Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Хатын-кызларга
Вакланмагыз әле, хатын-кызлар. Бәягезне бераз белегез. Табигатьнең сез бер табышмагы. Бәлки, чишелмәгән билгесез.
Ул нәфислек, илаһи коч сездә! Урал тауларына торырлык. Бер сирпелеп каравыгыз кайчак Гаскәрләрне кире борырлык
Ә сабырлык?..
Кайдан килә дисең?
Ташкыннардай ярсу мәхәббәт? Мин кешемен дигән һәркемгә дә Насыйп булсын сездән мәрхәмәт.
Йомшак, бәрхет тавыш агылганда Сандугач та тына җиңелеп.
Кирәк чакта сез тартырга әзер Ил арбасын, аттай җигелеп.
Күзләреңдә сары ай сагышы Анасыннан калса баласы
Бөгеп салмас димә ир-егетне Хатын-Кыздан алган ярасы
Акыл да бар сездә, хәйләсе дә. Сөелергә гулы хакыгыз.
Ирне ир иткән дә. җир иткән дә Сез бит инде, шул ук хатын-кыз!?
Вакланмагыз әле. хатын-кызлар!
Яшәү мөмкин зиннәт, алтынсыз Кешелекнең иң зур зиннәте без Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз!
Вакланмагыз!
Фирдәвес БӘШИРОВА шл-ым/м. «Сезнең өчен тибә йөрәген». «Җы<ы сүз көтә.и» uccu.iv китап.tap авпюры. Казанда чиш
Чишмәм
Урал тауларының моңы, җыры — Чишмә агып ята ялтырап.
Җир җылысын куенына төреп Әнә бара чыңлап, чылтырап.
Кайда кабаланган була икән?— Тәвәкәлләп төштем артыннан. «Идел белән кавышырга бара...» Дип ишеттем авыл картыннан.
— О мәһабәт Идел!
Илне иңләп
Килеп җиттем айлы бер кичтә. Кургаш төсле тыгыз агымнарың. Меңәрләгән тәңкә өстеңдә...
Әйтче миңа: кайда минем чишмәм? Кайсы тәңкәң аннан яралган?
— Төш тә эзлә! Алар хәйран миндә Әнә, сары күпер. Ай салган.
— Суың, Идел, мин буйларлык түгел. Мин буарлык түгел агымың. Көмештәй саф, боздай сулы чишмәм Җыйган моңын Урал ягының.
— Минем өчен бар чишмәләр дә бер: Йотам! Килеп кенә җитсеннәр Гайрәт чәчеп ятам! Минем белән Кушылганга шөкер итсеннәр!..
һәм шаркылдап көлгән кебек Идел Борылышта зәһәр шаулады Котылмакчы тамчы атылды да... Тик тамчыны Идел аулады.
һай бу дөнья! Сикәлтәле дөнья.
Ак төсенә янәш карасы Тамчы белән тамчы язмышлары — Зәңгәр күк һәм Җирем арасы...
Идел төпләренә уй уелды. Кырчынташка бәрелеп чәчрәде. Кургаш дулкын ярдан ялап алды Кулымдагы тере чәчкәне
Беләсеңме?
Бер кеше дә эзсез китми Җирдән: Мәгърур сыннар, затлы әйберләр. Чүлдә чәчәк аткан гөлбакчалар. Җиргә суккан мөһер-каберләр Болар бар да кеше эзе Җирдә.
һәркем шулай үз мөһерен суга: Иҗат итә, төзи, җимерә Җинаят ьне изге санаганнар Кара эзен сала Җиренә.
Гөнаһым юк Җир каршында минем. Дигән әүлия дә гөнаһлы.
Бер гөнаһсыз булу мөмкин түгел — Шулай инде аның дөньясы.
Эзен сала Җиргә яхшысы да, Яманы да суга мөһерен.
Үз-үзеңнән сора: — Беләмме. дип. Үз әнкәмнең Җирнең кадерен?