Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Ашкынулар юшкыны Машиналар ташкынында Сөйгәненә ашкынды. Ашкынуы үтге дә бит. Үтми икән юшкыны. Шәһәрснен урамында Үлеп тыны кысыла Җаннары белән тартыла Хыялда! ы кызына: Ераклардан, томаннардан Нәние кулын болгый Очар иде яннарына! Булмый шул Булмый! Булмый... Бала киемнәрен карый Кереп кибетләренә Йөрәккәен ялкын ала. Каба ул битләренә Аяклары үзе илгә Бала табу йортына.. Бала loiuepiepia чират Тора йөкле хатыннар. Күрәсең, балага узу Алар өчен «зур бәла» Ә ул ходайдан ялвара: «Бирче, ди, бала, бала!..»
...Үксез песи дә бәхетле. Ул да бит, әнә. ана. Балалары имеп ята... Көнләшеп куя аннан
Бала имезгәнен күреп, Төшләрендә юана Ә аннары уяна да. Яше белән юына
Машиналар ташкынында Сөйгәненә ашкынды — Ашкынулар ялгышының Үтми икән юшкыны
Сөям сине!
Сөям сине — тыпырчына йөрәк Сабый сыман дөнья карнында. Мине сөймәгәннәр хурга калсын Олуг мәхәббәтем каршында.
Синең сурәт инде ераклаша: Томаннарга кереп адаша. Ә мин калам — яшьле күзләремдә Нәфрәт белән сөю алыша.
Йокысыз төн
Күзем кызыл. Күгем кызыл. Кемдер миңа Кабер казый Баш очыма Как бер казык: Бәлки, чәчәк Атыр язын.
Синең яшьлек - Минем яшем. Күзләремдә Ачы яшем.
Еллар буе Синсез яшим. Сөясең ич! Яшер... яшер...
..Күгем кызыл: Таңмы?.. Канмы'’ Йөрәк каным— Сиңа данмы9
Калдыр мине! Калдыр гомерлеккә. Алай гына түгел мәңгегә Ак аракы гына синең кыйблаң, Өстерәмә, зинһар, мине дә
Корбан итиммени үз-үземне Шул агулы шешә хакына? Көнең-төнең синең саташулы. Назыма да җанын... абына
Мин кызганам сине үлә язын. Синең канын гына кызадыр Мин кызганам сине, бәгырькәем.
Ә мине соң кемнәр кызганыр1
Тынлык
Әллә нәрсә булды әле Күңелем кинәт сынды. Шигърият дигән чишмәнең Моңлы җырлары тынды
Тынды 1авәм. нанлы ia юм Куркынычмы, рәхәтме’. Рәнҗүләрең тонне микән?
Әллә, синең рәхмәтме?
Елау
Сөйгәнемне кайтар миңа, йа раббым!
Ялгыш юлларда йөрмәсен, йа раббым!
Гомерлеккә ярым булсын.
йа раббым'
Бәбкәемә әткәй булсын.
йа раббым'
Сөйгәнемне кайтар миңа.
йа раббым!.
Аны мина күкләр бирде.
йа раббым'
Әрвахлар да риза булды, йа раббым!
Төшләремә кереп әйтте, йа раббым!..
Сөйгәнемне кайтар миңа, йа раббым!..
Мин бит аның бердәнбере, йа раббым!..
Иманына кайтар аны, йа раббым!..
Күңеленә сал шул арны, йа раббым...
Сагышлы җыр
Кара урманнарга керсәң, Кыен була кайтырга.
Инде беркемем калмады «Җаныем!» дип әйтергә.
Күз яшьләремне юарга Төшәм әле күлләргә.
Ярың җуйсаң, мөмкин икән Мәхәббәттән үләргә.
Ерак коеларга барам Тирәннән су алырга. Теләмәс идем беркемгә Япа-ялгыз калырга.