Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Яшь бытбылдык
Үләннәргә ятын үбешмәгәч.
Ни рәхәте җирлә яшәүнең’!
Йөз елдан соң үлән арасыннан Яшь былбыллык булып дәшәрмен!.
Йөгертермен сине сукмак буйлап.
Менә-менә тота.м! дигәндә. Җәйге шәфәкъ алсуланган чак га Саф җырыңны отам, дигәндә.
Югалырмын арыш арасында.
Урман аланында чүт әрмен
Сиңа охшатып, башка бер җир улын Үлән арасында үбәрмен!
Яшь бытбылдык булып гүләрмен
Арыш бөртеге
Туган йортның кайттым кочагына Икмәк пешкән кайнар учагыма Гүя гашлар авырлыгын саклан. Гади орлык ята учларымда!
Нәни генә үзе. әмма саллы!
Кояш аңа коч-куәтен салды
Арыш башагында үскән орлык
Нәни җир шары бу' дип торырлык!
Туфрак. Кояш, олы Диңгез тыны Үзәгендә Арыш орлыгының!
Җир шары һәм салкын чык тамчысы Орлык! Минем җырның илһамчысы'
Арыш икмәген ал аша. сыйлан! Аңа Җирнең бар гарихы сынган'..
Камыш
Кара башлы яшел камыш. Кыяк чыжлаган тавыш. Камышлар пышылдый кебек:
Исмә, Җил! Очма, Сагыш! Камыш чыжлаган тавыш...
Кыяклар яшел иде дә:
— Тирбәлеп яшим! диде. Камышлар бирде тавышын:
— Дулкынга дәшим! — диде. Кыяклар яшел иде...
Болгана су. кага дулкын, Ява яңгыр, су салкын... Җилдә чайкалган камышның Сагышы җанга якын...
Яңгыр ява, су салкын!
Кара башлы яшел камыш. Үрдәк кычкырган тавыш. Моңнардан ташый күңелем.— Кагыла күрмә ялгыш!
— Исмә, Җил! Очма. Сагыш!.
Яңа көз
Өр-яңа Көз
Текә тауга менеп бара.
Май йомгагы —
Ягымлы Җәй сүнеп бара...
Тау битендә ят учаклар яна балкып:
Каеннарны
Чорнап алган сары ялкын!..
Торналарга карадым да.
Болгадым кул:
— Китәсездәмени инде?! Хәерле юл!
Килер язга
Кире кайтсын барчагыз да!
Сандугачлар
Кайтарыгыз бакчабызга!.
Оча яфрак
Җил иркендә талгын гына.
Сулып барган үләннәргә яулык булып.
Алда кышлар...
Без көтәбез яңа язны:
Күрешергә язсын кабат, саулык булып!..
Өр-яңа Көз
Тәрәзәмә яфрак сона:
Сары яфрак тере ялкын төсендә ул.
Имин булсын Дөнья' Тормыш гөрләп торсын -
Янып яшәр.
Янып язар өчен дә ул!
Күз яшьләре дигән яңгыр бар...
Әнкәем юк инде. Кайгы килсә, кем иркәләп мине юатыр'’ Болыт, болыт! Әнкәм каберенә ландыш чәчкәләре коя тор!.
Март җилләре! Ярсып искән чакта, аның каберендә 1ыныгыз!
Сайрар кошлар, яз җиткәнен әйтеп, зираг миләшенә куныгыз!
Мин килгәнче газиз әнкәемне борчымагыз, явар яңгырлар: Әнкәм каберенә түгелер өчен күз яшьләре дигән яңгыр бар. борчымагыз аны. яңгырлар'.
Утыр әле яшел үләннәргә
Утыр әле яшел үләннәргә, ак каеша терән аркаңны! Тыңлыйк әле сөзәк яр чигендә ак ташларга дулкын какканны'
Тыңлыйк әле икәү кырмысканың үлән сабакларын июен.
Ишетәсеңме, яшел яфракларның бер-берсенә нәрсә диюен?!
Бу Табигать. Тузаны да гере, яшәү дымын илтә Терегә'
Бер уйласаң, вөҗдан авырдыр күк үләннәргә басып йөрергә!
Җир аегында яткан тамырларның чәбәләнгән очы дым lapibin Алар саклый Җирне, язлар саен яшел табигатьне яңартып
Бала көткән матур яшь килендәй безнең бу Җир сакла, кадерлә' Киләчәк тә анда, бүгеше дә. без ятасы йомшак кабер дә.
УI ыр әле яшел үләннәр! ә, ак каеша терәп аркаңны тыңлыйк әле Җирдә мәңге icpe гомер елгалары акканны'