ШИГЫРЬЛӘР
Ачы язмышлар
Уя елларда һәркем — туган якта Күз яшьләре белән бит юган.
Идел буе ачтан үлгән чакта Якты өмет белән кем туган?
Күзләрдә моң булган, маңгайда сыр...
Алабута баскан бусага.
Бәлки, мин дә кирәк булганмындыр. Бер елмаер өчен булса да...
Намус качты илдән, иман качты. Бәйрәм итте заман ялгышлары.
Җан өстенә Дәҗҗал менеп басты — Даһиларның ачы язмышлары!
Елмаючы кирәк заманны аңлап. Күзе тонган кызыл мәхшәрдә.
Күпме мөмкин илне-көнне алдап.
Ялган иман белән яшәргә!
Кем гаепле — без гаепле инде, Күзе тонган кара сарык булдык.
Әллә Намус, әллә Иблис көлде — Ялган диңгезендә гарык булдык.
Гамил АФЗАЛ (1921)—шагыйрь, күпсанлы китаплар авторы. У/ Татарстанның Г. Тукай бүләге лауреаты. Әлмәттә яши.
Камыр батыр
Ялыктырды бурыч, налог, план. Реализм дигән фәлсәфә.
Шүрәлеләр йөргән кара хрман Шаулап торыр. Алла теләсә
Камыр багыр сөйли Әй. билләһи.
Каракошка угым тимәде.
Тугыз башлы дию белән гәки Сугышырга туры килмәде.
Җен карчыгы әйтә: Хәтәр юлың, һәр тарафтан шомлы жил исә.
Ак бүрегә атланып бар. улым.
Башың исән кайтмас югыйсә
Урман кызы Юха Елан булды. Бик куркыныч, хәтәр кон булды.
Таракны ыргымым урман булды.
Көзгене ыргыттым күл булды.
Панна кызы утыра чәчен тарап.
Юлбасарлар тулы урман, ди.
Хан да карак, вәзире дә карак. Сиңа гына ябышып чыгам, ди.
Җиде диңгез кичкән җирән агым Ефәк яллы, көмеш юяклы.
Бик үз итте багыр татар халкын.
Оҗмах итеп күрде бу якны
Каф г авыннан килгән Аҗдаһаның Карурманда башы киселгән.
Соры бүре ялый кара канын Курыкмыйбыз кара песидән
Алып батыр биргән алмаз кылыч
Чөйдә тленен юра шулай да
Иген яхшы уңган, еллар гыныч.
Уракка төшәрбез бу айда
Яңгырлы көз
Өстәл тулы газет, китап гулы киштә.
Күңел бармый эшкә, илһам килми һич гә
Кемдер алга киткән, кемдер калган арма
Дөрес бардыммы дип. күңелдә шик арга.
Алга бару кыен, гукгап артка кара.
Юкмы гуры бер ю г. юкмы изге чара?
Кайда синең кәгъбәң, кайда нурлы кыйблаң.
Көзге яңгыр ява. шаулый шәрә урман
Көзге яңгыр ява көзге шыксыз кичтә, Гомер үтеп бара, даһилык юк һич тә.
Кайда кояш чыга, кайда кояш бата — Бөтен күкне каплап соры болыт ята.
Дымлы, салкын һава, үзәннәрдә томан, һаман яңгыр ява. һаман шаулый урман.
Кемдер алга киткән, кемдер дошман булган, Ямьле чорлар үткән, шомлы шаулый урман.
Шундый инде безнең озын гомер юлы: Мәшәкатьләр тулы, борчылулар тулы.
Космонавтлар әйтә: «Тереклек юк Айда...» Даһи шагыйрьләрнең васыятьләре кайда?
Алга бар. ди Тукай. Алла бар, ди мулла,— Бу газаплы юлда, бу каһәрле юлда
Бүләк бирмәсеннәр, рәхмәт димәсеннәр. Синең арттан килер иманлы нәселләр!
Дога
Балкып торган идеал бир. Ходай. Ак кыйбласы булсын сөремсез. Икьтисад-фәлән дип. алай-болай
Акча санап тору күңелсез.
Базар сәясәтен эт ашасын.
Бу йөрәккә нәфис моң кирәк, ТабигатыЕ күреп ямь табасың.
Сәясәтсез үсә тал-тирәк.
Спекулянт булып тумадык бит, Кесәләргә ваучер куймадык.
Кояш нурын күреп туймадык без. Чәчәк исен иснәп туймадык...
Сәясәт
Сәясәттә сай йөзәсең, җаным. Сәясәтнең төбе тишек аның.
Сөйләгәндә сүзе дөрес кебек.
Ә битлеген салса тирес кебек.
Ә чынлыкта, ул сәясәт, иркәм, Сине көчләү өчен кирәк икән.
Кара таплар
Татар тарихында күп гер Ак таплар, кара таплар. Кара таплар белән никтер Бизәгән безне ятлар.
Бизәгән дә. әйтеп куйган:
Бу тапка кагылмагыз! Ханыгыз, даныгыз булган Заманны сагынмагыз!
Җырлагыз гыйшык турында Әнә бит. үсә арыш.
Бәхетле колхоз кырынла Социалистик ярыш!
Күңел белән ераклардан урап.
Башта фикер туа. аннан сүз.. Замандашка ак бәхетләр юрап
Кара күзләр талган кара көз.
Интернационализм
Сез әшәке, без әшәке дими.
Нух пәйгамбәр кебек урыс каргы Татар малаена кызын димли Өстәлендә яргы.
Миннән беркем план көтми хәзер. Пенсияңне ал да. тик ят. диләр. Коммунизм әле ерак, диләр
Тарих төпкеленә чумармын да. Йөз ел үгкәч калкып чыгармын. Бер иркенләп һава сулармын да. Алдыгызга килен сорармын
Ниләр кырып ягу. оланнар, дип. Нинди хәзер сезнең планнар, дип. Символыгыз чүкеч-уракмы. Коммунизм әле еракмы?
Тантаналы, барабанлы чорлар.
Кан калтыран торыр дошманнарың.
Сине зурлап халык җыру җырлар, һәм үтәлер барлык кушканнарың.
Кабереңнән чыгарып ыргытырлар Коерык болгап торган куштаннарың...
* * *
Җиде бабаң хәерче дә ишәк. Шулар каны синең тамырда. Ничек итеп, оста хәер эсгәп, Тарихларга кереп калырга? Күсәк тотып алга барырга да, Кеше сатып медаль алырга. Бүтәннәрне янган утка салып. Үзең герой булып калырга!..
Тәүбә ит
Бер алдын, бер — артын күрсәтте. Кырыкка кырланды бу заман.
Бу кадәр дәһшәтле, күсәкле Кыргыйлык тарихта булмаган.
Бер алдын, бер — артын күрсәтте.
Кырыкка кырланды бу донья.
Тәүбә ит. тешлә дә терсәкне.
Валлаһи йөрмәм, дип. бу юлда!
Бөгелә-сыгыла таллар тирбәлә, һайт.
Табигатьнең рәхәт, мул чагы. Читтә йөрмә, энем, илеңә кайт.
Безнең илләр җәннәт почмагы.
Көмеш айны алтыннарга маныйк.
Җанда кинә тотмый бер тамчы. Илдә иркен сулап яшәп алыйк.
Тагын берәр Дәҗҗал чыкканчы
Чүплек башы
...Табигатьтән хәер сорамыйбыз. Кирәк чаклы каерып алабыз.
Гигант адым белән барабыз, дип. Акыл сатты пеләш бабагыз.
Шундый иде безнең «изге» бурыч. Шулай яздык ватан ташына.
Исерек татар белән исерек урыс Бәйрәм итте чүплек башында
Безнең уй-фикерләр чуар инде.
Кемдер әйтер, «донья куласа» Даһи фикерләр дә туар иде.
Бәрәңге кайгысы булмаса.
Кеше булып яшә, өлкән әкә. Агу чәчеп, давыл урганчы. «Татар белсен» дигән сәясәткә Икс куллап ябышып юрганчы!
Яңа юл
Большевиклар искелекне җиңде.
Яңа юлга чыгып шат булдык.
Яңа юлдан барган идек инде.
Колыма! а килеп тап булдык
Ат аунаган җирдә төк калды. Урманны кистеләр, гөп калды Ton астында тирән ламырлар. Шул тамырдан безне танырлар