ШИГЪРИЯТ
«Язларында ялгыз йөрсәң, Йөрәкләр яна инде...» — дип, Җырлама миңа, җаным! Минем менә көзләрдә дә Йөрәкләр янган чагым.
Сары яфраклар санынча Уйлар уйлаган чагым,— Яфраксыз агачлар кебек Шәп-шәрә калды җаным...
«Мәхәббәт — язларга тиң...» — дип Кемнәр әй ткән, ни сәбәп? — Сагышыннан җан саргайган Сары көз ул — мәхәббәт...
Бәхе т гәп әйләнсә башларың, Шатлыктан буталса хисләрең,— Сагышлы моң булып, төннәрдә Мин синең исеңә төшәрмен.
Сагыштан саргайса йөзләрең. Мин кабат исеңә төшәрмен,— Иң кирәк, шифалы сүз булып. Наз булып җаныңа күчәрмен.
Ахыргы сулышың алганда Соң кабат исеңә төшәрмен,— Гомерем учагын сүндереп. Мин синең яныңа күчәрмен...
Үзең килгәч күрерсең
Башкаемда синең өчен Агарган чәчләрем бар. Күзләремдә синең өчен Коясы яшьләрем бар.
Бары синең өчен генә Тибәсе бар йөрәкнең.
Белсәң иде ничек сыкрап
Өзелгәнен үзәкнең?!
Агын-карасын онытам. Уйласам синен хакта. Сөсп-сеелеп туймам кебек. Ничә гомер торсак та...Син дә шулай өзгәләнсәң. Хәлемне белер идең.— Агын-карасын уйламый Яныма килер идең. Әллә ниләр бирер булам
Сине бер күрер өчен...
Калганнарын әйтеп тормыйм —
Үзен килгәч күрерсең.
Мин күкләргә шундый якын идем: Очып кына мен дә... үрел дә... Җиде күкнең сихри бар балкышын Мөлдерәмә тутыр күңелгә.
...Очтым, очтым хыял канатында, Тик күкләргә җитә алмадым... Ялгыз канат көчсез икәнлеген Шунда гына... шунда аңладым...
Мин күкләргә шундый якын идем - Җиткән булыр идем югыйсә...
Бары да бетте... Күшек күңелемнең Яраларын телеп җил исә...