Логотип Казан Утлары
Шигърият

САГЫНУ ТУДЫРГАН ҖЫР


Фәрдия Сәфәргалиева — Арча якларында туып үскән кыз. Әмма язмыш аны озак вакытлар туган җиреннән аерып, «читтә йөртә»: ул Ульяновскида яши. урыс мәктәпләрендә—ма-тематика, әмма үз балаларына туган җиргә, Татарстанга мәхәббәт һәм ана теле дәресләре бирә. Тутан телдән читләшкәннәрне дә кабат уянырга, җыр-моңга чакырып яши: татар теле түгәрәкләре оештыра, Сембер ягында узган җыр конкурсларында катнашып, җиңүче була. Аннары хисләре шигырьгә күчә — көндәлек матбугапа күренә башлый... Бүгенге кондә ул—газиз мәркәзебез Казанда. Фәрдия хәзер— Милли мәдәният үзәгендә, гомер буе ом- гыл1ан — үз халкына, туган телгә хезмәт итү мәйданында.
Шшырьләре турында шуны гына әйтеп буладыр: тугай җирне сагыну, мәхәббә! хисе уяткан сурәтләр. Аларда читтә яшә1әннәр халәте! Гыйбрәтле язмыш сәхифәләре, бәлки...
Бу — аның шигъри юл башы.
Ә дәвамы — хәзер яшь шагыйрәнең үз кулында. Ныклы адымнар өчен дә Фәрдиянең тумыштан сәләте бар дип саныйм. Шул ышаныч белән язам бу кереш сүземне.
Рәдиф ГАТАШ.
Фәрдия
Бәлки...
Мин дә юк буласы — мәңгелектә.. Мин дә кушылырмын — Җиремә. Тик. нигә соң, кабат яшәр кебек. Киләчәккә күңел җилкенә? «Бүгенгесе әле чын түгелдер. Ямьлерәге әле алдадыр».— Әнә шундый яшерен уй-хыялга Гомер буе күңел алданыр.
Мин дә юк буласы. Җирдә — гөлгә Әйләнермен аннан, кем белә? Бәлки әле башка бер сурәттә
Кабат кайтырмын мин илемә?
Кабат йөгерермен тар сукмактан, Ялан тәпи, инеш буена Кабат шашып-шашып сөенермен Таң атуга, сабан туена Кабат сокланырмын. Төнге күкнең Шаян йолдызларын санармын. Язын кабаз залның «песиләрен» Гаҗәпләнеп, үбеп назлармын Бәлки, кабатланыр яшьлек язы. Бәлки, кабатланыр ул гаңнар?. Бәлки әле минем шатлыг ымны Кабат уртаклашыр бу таулар?
Белеп яшә
Болыннарга күз сал,
шатлана бел.
Чәчәкләргә карап
соклана бел.
Кош сайранып тыңлап
моңлана бел.
Гомеркәйләр уза.
кадерен бел.
Ялгыз картлык күреп
кызгана бел.
Сабыйларга каран
уйлана бел Тормыш яме гел өстәлен торсын. Шатлана бел,
сөя-соклана бел!
Туган якта
Үләннәрнең иң яшеле анда Чәчәкләрнең иң гүзәле анда. Таңнары да аның башкачарак, Язларның да ямьлерәге анда Җилләрнең дә иң җылысы анда Көйләрнең дә иң моңлысы анда. Төше йолдызлары да якгырак. Санду! ачлар өздереп сайрый анда Тазлы сулы чишмәләр дә анда Җыр-биюле кичәләр дә анда Серле күзләр карашы да анда. Туган җирне cai ы ну безнең канда
Адаштырды
...Адаштырды әллә синен кү зләр. Ки! |см мә Iлә юлдан чизкәрәк’ Йә сукмакларыңмы таррак бу мы. Узалмаслык булды бергәләп?!
9. «К. У.»№ 3.
Сәламемне тапшыр
Ай йөзә, аны болытлар Иркәлиләр, ярышып... Ай гынам, син сәламемне Тапшыр, үтеп барышлый. Минем туган авылыма,— Аның урамнарына. Туган йортның тәрәзәсен Тор син ак нурларыңа?! Минем сәламемне тапшыр, Сагыну-сагышларымны... Мин сиңа өзелеп карыйм,— Җиткер карашларымны?!
Елларымны югалтма
Аптырама ни булды дип. Бик сагышлы көннәрем: Гүзәл җәйләр үтеп бара, Шиңәр инде гөлләрем.
Гаҗәпләнмә уйларыма. Тынычлан, дип юатма.
Тик... сиңа бүләк ителгән Елларымны югалтма!..
Читкә киткәннәр сүзе
Таңнарында моңаябыз. Карап туган якларга. Тын кичләрдә дә ямансу Бик сагынган чакларда. Туган-үскән җиребезгә Без мәңге бурычлылар. «Кайтырбыз»,— диеп яшибез Без, читтә торучылар... Шул өмет чаткысы безнең Җылыта күңелләрне.
Кичер, туган-үскән җирем, Бездәй читтәгеләрне...