САБЫР САВЫТЛАРЫ БАР ИКӘН...
Ул сабыр булды, бик сабыр булды. Кайбер яшьтәшләре, каләмдәшләре кебек беркайчан да данга омтылмады. Дөресен генә әйтим: кеше белән аралашырлык урыннарда утырса да, аерымрак яшәде, ялагайлана да белмәде. Үзенчә, үзенең холкына яраклы рәвештә яшәде, язды.
Мин үзем дә Харрас Әюп ижаты- на артык игътибар итми генә, кулга эләккән әсәрләрен укып, күргән чакта исәнлек-саулык сорашып, шулай гына бер-беребезне белеп яши идек. Менә хәзер минем кулда аның «Сабыр савытлары» дип исемләнгән китабы!
Башта болай уйлыйм: мәйтәм, са-быр савытларымы соң бу? Алай гына булса, шагыйрь моның белән нәрсә отар икән, нәрсә майтарыр икән? Шундый икеле-микеле уйлар белән ачтым мин бу китапны. Ә ачсам, беренче бүлек донья алдында бер дә аптырап кала торган кешенеке кебек аталмаган. Турыдан-туры «Дөнья яратылу» диеп куелган аның исеме
Кайберәүләр холай яраткан ди. Яралгандыр дөнья белмим нидән? Тик нигәдер миңа бу тереклек Башлаш андыр сыман безнең өйдән.
Биредә «тереклег»еннән башка ба-рысы белән дә килешәм. Чөнки Дөньяны тереклек итеп кенә карап булмыйдыр. Тик монысы әле башка мәсьәлә Әмма Дөньяның безнең өйдән башлануы, кая куясың инде — хак нәрсә ич! Аннан соң шагыйрь өй тирәсендәге гади генә әйберләрне, мохитне Дөнья яратылу кебек илаһи бөеклек белән бәйли
Ходайныкын белмим, әммә миндә
Дөнья әнә шулай яратылган
Әнә шундый бик самими һәм шул ук вакытта житди нәтиҗә ясала. Үз йортың, аеруча ата-бабалар йорты, кай чакларда бөтен Дөньядан да кадерлерәк шул «Ура! За родину! За Сталина!» -дип әллә нәрсәләр кырмаганбыз икән!
Гомумән. Харрас нинди генә темага тотынса да аның таяну ноктасы, басып торган жиренең кендеге — шул ата- бабаларынын изге туфрагындагы нигез ташьГ әтисеннән калган истәлекләр, авыл картлары, авыл карчыклары һәм аның өчен иң кадерле Әнкәсе.
Әткәй үлгән көнне язмыш мине Иске каеш биреп алдаган..
/« Мирас»/ ...Газиз әнкәй!..
Бала чактагыча син. житәкләп.
Алып киттең
Инде адашмам:
Кыйбламны мин туган туфрагымны Бүтән кыйблаларга алмашмам!
/«Кайтып барган чакта Мослимгә»!
Сабырлыкны ходаеннан сорап алдың. Сабыр савытларын тулса, елап алдын..
«Авыл карчыклары»/
Картлар гына ишетә ала торган Моңнары бар, ахры, кичләрнең. Гомер дигән төш күргәннәр бугай. Бүлдермәдек микән төшләрен?..
/«Авыл картлары»!
Менә ул каян килә истәлекләр, юк-сынулар һәм. ниһаять. Олы Дөнья ту-рында уйланулар!
Харрас әллә нинди югары матери-яләр турында язмаса да. Зур Дөньяга бик гади генә булып тоелган капка ба-ганалары аша керә белә. Мин аның «Капка баганасы турында баллада»- сын баллада дип түгел, ә бәлки шигъри повесть дип атар идем Гомумән, Хар^ рас шигъриятенә бу табигый күренеш Аның күпчелек шигырьләре /поэмалары турында әйтеп тә торасы юк/ сюжетка корылган. Баллададагы баганалар — алар шартлы баганалар да, шартлы түгелләр дә. Монда баганаларны, минемчә, нигез ташы дип тә аңларга буладыр. Әмма, алай дисәң, ата-баба- ларның нигез ташын күчереп йөртеп тә булмый Менә шулай күпне уйлап, ап-тырашта калдыра торган баганалар ул. Хужалыгы янып, алырга бер нәрсәсе дә калмагач, хәзрәт «күмерләнгән ике баганасын. .» казып алып китә дә «Яңавылга» күчереп утырта. Әнә шул баганалар тол калган мулла кызының сугышча үлгән иренә тугрылыгы кебек. «Баганалар калды туры килеш. »
Китапта бу рухтагы шигырь, бал-ладалар житәрлек. Хәтта кайвакытта бер-берссн бераз кабатлыйлар да шикелле. Әмма шагыйрь аларнын һәрберсенә яңа төсмерләр табарга тырыша һәм моңа ирешә дә.
Мин Харрас турында: бу кадәр авылын сагынып, аны «үлеп» яраткан кеше шәһәрдә ничек яши ала икән, дип тә уйлап куям. Ләкин бер яты бар бит әле. Әгәр дә читтә яшәмәсә. атчы ничек сагыныр иде икән тпагыйрь? Ул шулай кирәктер дә, донья шулай корылгандыр ул. Аеруча шагыйрьләр гомер буе сагынып, юксынып яшәрт ә тиешледер Әйе. безнең күбебез авылдан чыккан, авыл турында ялганнарыбыз да шактый. Әмма без хәзергә авылның хәлен аңлыйбызмы, хәзергә авыл кешесенең психологиясен беләбезме’ Авылча барып клуб сәхнәсеннән биш-алты шигырь укып төшкәннән соң мул табында фәлсәфә сатып утыру тына авылны һәм аның кешеләречт белдем дигән сүз түгел бит әле ул! Шагыйрь әйтмешли
Шәһәрнеке булып беталмадык.
Түгел инде авылныкы да син.
Менә шундыйрак хәлдә без. дуслар. Ни саланыкы, ни каланыкы Авыл турында Харрас шикелле шулай борчылып, ачынып, аның киләчәген кайгыртып язчан шагыйрьләребез бар барын Ләкин:
Күнме өй урыны..
Елый торгач.
Сукырайган күзләр сыман алар.
Ое неон чакта никадәрле
Күңел нуры, жылы сыйган кадәр”
дип ялганнарыбыз күпме соң?
Әйе. соңгы елларда авылларыбызда күпме өйләр, йорт урыннары бушап калды, аларны әрекмәннәр, тегәнәк- ләр, шайтан таяклары басып кичте Бу мин үскән авылга да кач ыла. Чул- ман елгасында ГЭС төзе чер алдыннан «авылны су басачак» дип күпме кешене кендеге белән береккән нигезеннән куп-тардылар. Аларны чын мәч ьнәсеггдә моһәжир иттеләр, зират ларыбызны сө-реп ч ашлап, жир белән тигезләп куйды-лар. Бу сүзләрне Харрас үзенчә куәтли:
Чит җирләрдә ни көткәнен белми.
Туч ан телебезне алып кич чек
Шагыйрь хаклы! Әгәр авылларыбыз бетә икән гуган тел дә үләчәк Ярый әле безнең кебекләр аны алып киген. үстерергә дә ярдәм иткәннәр. Юкса «Телен сатып түре» бу нан »- нар, вазып жимереп урысча маташтыручылар аны каберлеккә озатырга тырыша иде бит
Ләкин таралып бетмәгән авыллар калганда да. андагы табигатьнең төс-сезләнеп. таланып бетүе бик борчый шагыйрьне:
Урман булып урман яна сымак Ярдәм сорап безгә кычкыра ул. һаваларга менеп сөрән сала: Гөнаһыбыз шулай зур микәнни'’ Кыр казларын кемдер корбан чала
Ут күршеләр дә инде элеккечә бер-берсенә ярдәм итешеп яшәми, ә бәлки «Көнләшүдән коеп шартлый хәзер».
Ут күршеләр
Ата аналары
Бер-беренә элек утка кергән Инде хәзер чёрт та кире чыкмас Урыс капкалардан, юкка йөрмә!
Шулай, coin ы елларда авыл кеше-сенең дә психологиясе, холкы нык үз-гәрде. Ә бит заманында:
Ничә еллар авылымнын жаны Безнең тәрәзәдән карап торган! Йокыдагы шәһәр өсләренә Җан яктысын сирпеп таң аттырган
Чыннан да. безнең авылдан чыккан Мәржәниләребез. Насыйрилары- быз. Исхакыйларыбыз, Тукайларыбыз булмаса. татарлар «йоклап яткан» шә-һәрләргә кемнәр килеп кемнәр генә «Җан яктысын сирпеп тан аттырган» булыр иде! Ә би ч безнең шәһәрләрдән чыккан шәхесләребез бик күп булмаган Хәзер инде аларнын татарча белгәннәрен бармак белән генә санарлык Әйе. авыл жаны ул тәрәзәдән генә карап тормаган. Ул Җан шәһәрләргә килеп телебезне, иманыбызны саклап калырга нык ярдәм иткән. Чөнкии моны безгә агаларыбыз, аналарыбыз теләгән: «Тел ачкычы тели иде әнкәй, берә- ребез юлга жыснсак».
Ләкин шагыйрь очен ата-ана те-леннән башка әлс табигать теле дә бар икән «Иң кадерле серен сөйли урман Халыкара боек тел белән».
Харрасның, әлбәттә, төп темасы авыл һәм анын кешеләре. Тик чын шагыйрь болар белән генә чикләнеп каламы соң'’ Бөтен нжатыгшы шуңа гына кайтарып калдырсаң телисеңме. теләмисеңме, үз-үзенне кабатлый башлыйсын. Кай очракларда Харрас белән дә шулай килеп чыга, һәм шагыйрь болардан котылу өчен яшәешнең мәгънәсен, үзенең кемлеген жил-давыллардан. Кояшчан һәм, гомумән, табигатьтән эзли башлый «Бу
яшәү гаташтан жил икән», «Без Кояштан Кояш яктысыннан». «Кояш белән бергә яшим мин», «Яфрак булып ярыл киләчәккә, «Тамыр булып тарал үткәнгә» һ. б.
Турыдан—туры әйтмәсә дә, ку-лыннан килсә шагыйрь учакка да канат бирер иде кебек Менә бу юллар шуңа ишарәли сыман:
Кемнәре бардыр биектә.
Ник талпына бу чаклы?
Ана учактан яктылык булып кемдер карап тора сыман була да. кинәт кенә аның башына: «Кайсыбыз яна далада учак микән, мин микән?..»—дигән уй китереп суга Менә учакка ни өчен канат кирәк икән Учакның бит ша- I ыйрь үзе булуы да ихтимал. Тирән һәм. шул ук вакытта, тормышның үзе кебек каршылыклы шигырь бу.
Шагыйрь Харрасның романтика бәреп торган һәм бер үк вакытта моңсу йөзен күргәч, мин: «Бу кеше йә мәхәб-бәттә рухи тетрәнү кичергән, йә Блокча тормышка ашмый торган Олы мә-хәббәтне эзлидер».—дип уйлаган һәм аннан бик күп мәхәббәт шигырьләре көткән идем Әмма тормышның үз ка-нуннары барлыгын онытып жибәрт өн-мен икән Фаразым бик үк акланып житмәде. Соңыннан аның бу моңсулыңа, сагышлы карашы шул таркалып барган авыллар, караучысыз калган карт корылар һәм, гомумән, дөнья I урында уйланудандыр, дигән үземчә бер нәтиҗә ясарга этәрде. Бәлки, мин бу юлы да хаклы түгелмендер «Кеше күңеле чиксез дала»—диләр бит. Шагыйрьнеке бигрәк тә.
Харрасның мәхәббәт турында аз булса да «тәмле» шигырьләре бар, әл-бәттә Ул сөю—мәхәббәт турында яз-ганда да үзенчә ачышлар ясый, аннан фәлсәфи тирәнлек эзли, аны халык яз-мышы, ил язмышы белән бәйләп бирергә тырыша. «Авыл картлары». «Сөю», «Мәхәббәт биргән каләм иде» кебек шигырьләрен укыгач, моңа Tai ы да ышана төшәсең. «Авыл картлары» ши!ыре дә гадәти мәхәббәт шигыре генә түгел. Ул үткән гомерне, димәк яшьлекне кайчандыр булган беренче мәхәббәтне искә төшерү-юксыну да. гомер азагына якынлашканда гомер төшегг күреп аптырап та калу кебек.
Пар толымга таккан чулпыларның Чыңгылдавы, ахры, жаннарда - Сөю шулай сарылып калган бугаю Гомерләрдән узып барганда
Алдарак әйткәннәремне раслау өчен пкпыйрьнең менә мондый юлларын кабатлыйсы килә:
Гөлләр беткән жирдә телләр беткән - Вакытларга нинди буйсыну!
Йөзеп йөри Вакыт өсләрендә Пар канатлар булып бу Сөю. .
Менә шундыйрак Харрасның мә-хәббәт шигырьләре Бу инде «Мин сине яратам, приходи к воротам» түгел. Әйе. безнең шагыйребез мәхәббәтен тукып-тукып кабатламый, аны көчләп тә такмый, аны «пошлятинага»да әве-релдерми. Аның максаты бар. аның иманы бар, аның туган жире бар. аның халкы бар Димәк туган теле бар. аның Сөюе—Мәхәббәте бар!
Харрас шигырьләренә кем өчендер. нәрсә өчендер туктаусыз борчылу хас. Әйтерсең, ул берүзе дөньяның бөтен авырлыгын өстенә алган да, мыштым гына күтәреп бара. Яисә үзенең бер шигырендәге Чаң кебек:
Яралы бер тимер йөрәк кебек. Авыл уртасында иске чан;
Җирләр—күкләр тетрәп китәр сыман. Шул йөрәккә әгәр кагылсаң...
Ул вакытта:
Без — сугышлар күргән буын түгел. Сискәндерә ботак сынса да...—
ди Әмма, без күрмәсәк тә, кайдадыр, бик еракта да түгел, бара ул сугышлар...
«Су хәтере» поэмасы башта халкы-бызга үпкә белдерү беләнрәк башлана:
Кеше түгел бит ул онытырга— Хәтере бар суның, хәтере бар Безнең ише хәтерсезләр өчен Кире кайта кайта әйтерс бар.
Хактыр, безнең хәтерне алып бетерә яздылар шул. Айтматовча әйтсәк манкортлар итеп бетерә яздылар. Ярый әле авылдан килеп шәһәрдә яшәүче саф татарча белгән татар зыялылары исән һәм бар! Аллага шөкер, соңгы елларда хәтер уяна башлады, димәк, ул бөтенләй үк сүнмәгән, ә халыкның чын милләтпәрвәрләре күңелендә чит- ят күзләрдән сакланып, яшеренеп кенә яткан булган.
Су хәтере — безнең хәтер!
Туфан булып калкачак...
Калкачак ул, калкачак Калкып та килә бугай инде. .
«Көзге» поэмасы белән пнпыйрь Харрас Әюп үзенең ижатын бер фокуска жыеп I омумиләштерә. Поэмада без- нен үткәнебез дә. хәзер! е көнебез дә, киләчәгебез дә көзгедәге кебек чагыла.
Алларында гади көзге түгел
И л халкыннын намусыдыр ул.