МОНА ЛИЗА ҺӘМ ЗӘЙТҮНӘ
Чыт ыз Габдрахман улы Әхмаров төрки дөньясында танылган рәссам, нәгыш- лы
сәнгать җәүһәрләрен искә алганда аның хезмәтләрен читләтеп үтү мөмкин түгел.
Чыңгыз Әхмәров —Үзбәкстанның һәм Татарстанның халык рәссамы. СССР Дәүләт
премиясе лауреаты.
Озак еллар ул Урта Азиядә. Навои. Улугбәкләр рухы калган борынгы җирдә яшәп.
Шәрекънсң миниатюралары алымын сәнгатьтә яңадан торгызды һәм монументаль
бизәк сәнгатен үстерүдә зур өлеш кертте Ташкентның А Навои исемендәге зур опера
һәм балет театры А. Бируни исемендәге Шарекь институты бинасы. Сәмәркандның
Улугбәк исемендәге музее биналары аның талантлы кулы белән бизәлгән
Чыңгыз Әхмәров Казанның М Җәлил исемендәге опера һәм балет театры
диварларын бизәүдә дә зур осталык күрсәтә
Татар темасы рәссамның нәгышлы әсәрләрендә бик ачык чагыла. Ул үзенең
картиналарында бүгенге заманны гына сурәтләп калмый, ә ерак тарихыбызга да
мөрәҗәгать итә Милләтнең могьтәбәр шәхесләре—III Мәржани, Г Тукай. Г Исхакый. Б.
Урманче иҗатларын ул яхшы белә, аларнын сүз кодрәтеннән рух алып аны төсләр аша
бирә, киндергә күчерә Рәссам иҗатында үткән һәм бүгенге заманны гына бәйләп
карамый, ә төрки галәмендәге мәдәниятнең уртак берлеген бәян итә.
Тугандаш үзбәк һәм татар халкының арадашчысы булып нәкъ менә Чыңгыз Әхмәров
хезмәт итә.
Без аның күпкырлы бай иҗади хәзинәсеннән аерып алыйк та җәүһәр кебек бер
әсәренә игътибар итик әле Бу рәсем гүя татарның Джокондасы Мәңгелек гүзәллеккә
табыш ан Леонардо ничә еллар буе үз Мона Лизасын тудыра Шуның кебек Чышыз
әфәнде дә бу картинасына үзенең бар илһамын сала
Зәйтүнә Тукай язмышы, аның йолдыз атылган мизгелгә сыйган гомерендәге
үкенечле гыйшкы аша бу гүзәл кыз гадәти яссылыктан нәүмизле легенда биеклегенә
күтәрелә Зәйтүнә Кайнап торган фирүзә-яшеллек арасында ул аккош кебек, моңлы
күзле, нәзберек ак дөнья булып басып тора. Алдагы бәхеткә омтылганга күрә анын
күзләрендә!с мон хыял рәшәсе аша тыенкы дәрт-кайнарлык белән алмашына. Рәссам
бер нәрсәне интуитив рәвештә тотып алган Зәйтүнәнең торышы, күз карашы, гасыр
башында дини тәрбия алган, азан моңнарын җанына сеңдергән мөселман кызының
мөлаем чагылышы Заман-чор кешенең күз карашына үзенең мөһерен сала күрәсең Без
бу сурәттәге гүзәлгә карап ислам дөньясында шигъриятне җанлы иткән күпме
чагыштыруларны күңелдән пышылдыйбыз Хәер, бу мизгелдә сүзләр көчсез күңелнең
өнсез генә тантана иткән мәле
Шәрекътә әйтелгәнчә, Ләйлә гүзәллегенә Мәҗнүн күзләре белой карарга кирәктер
Монда да шулай, гүя Шагыйрь кодрәте рәссам кулыннан тотып үзе йөртә, төсләрне
сайларга булыша Рәсемнән әйтеп бетерелмәгән матурлык сирпелеп тора
Чыңгыз Әхмәров картиналарында сурәтләнгән образлар тышкы кыяфәте белән бер-
бсрсенә охшаш кебек, алар сюжеты белән бердәм мотивны чагылдыралар сыман Гүя
ул портретларында да чынбарлыкта билгеле булган кешене ясамый, ә «халык сурәте»н
бирә, милләтнең, гомуми символын тудыра
Чыңгыз Әхмәров бәхетле язмышка хөкем ителгән рәссам Ул ике халыкның да
кадерле улы Ул төсләргә, дастаннарга бай борынгылык бишеге урта Азиядән Казанга
килә дә, Ауропа белән Шәрскъ кисешкән төбәктә үзенә яңа төсмерләр, яңа рухи азык
алып тагын кайтып китә. Ә күңелендә шушы ике араны тоташтыручы Салават күпере,
мең төскә таркалып, аңа илһам бирә