Әмирхан ага Еники белән әңгәмә
ӘДИПКӘ 85 ЯШЬ ТУЛУ УҢАЕННАН
— Әмирхан ага! Сезнең белән менә шушы әңгәмәгә әзерләнеп йөргәндә мин, тагын да бер мәртәбә күздән кичерергә дип. әсәрләрегезне алдым. Исәбем аларга тиз генә күз йөгертеп чыгу һәм элек инде кат-кат укылган бу әсәрләрнең милләтебез өчен нинди рухи хәзинә икәнлекләрен тагын бер мәртәбә уз хәтеремдә яңарту иде. Әмма ләкин шунысы гаҗәп Сезнең кайсы гына әсәргә кагылсаң да, күз йөртеп алу нияте белән аларның беренче җөмләсен генә, тәүге сүзләрен генә укысаң да—шуннан соң инде аларны кире кую, алардан аерылып китү мөмкин түгел икән. Әнә шуңа күрә байтак кына әсәрләрегез үзләреннән үзләре өр-яңадан укылдылар, тулысынча укылдылар.
Әнә шундый әсәрләр — безнең татар укучысын озак-озак еллар буена соклан-дырырдай гүзәл хикәяләр һәм повестьлар иҗат итүегез өчен барлык укучылар исеменнән бик зур рәхмәт Сезгә, Әмирхан ага!
Ә беренче соравыбыз менә мондый.
Күз генә тимәсен - Сез шушы гаять давыллы, гарасатлы һәм бчк тә тотрыксыз Егерменче гасырның башыннан алып Ахырына кадәр үтеп киләсез. Бу гасырны иң хөрмәтле әдипләребезнең берсе булып йомгаклыйсыз. Менә шул гаять катлаулы юлларны кичкәннән соң Сез уз күңелегездә туплаган иң зур хакыйкатьләр алар ниндиләр? Алардан иң мөһимнәре, иң кадерле лоре?
— Минем әсәрләргә карата әйткән ихлас сүзләрегез өчен Сезгә рәхмәтемне белдереп һәм вакытны да ганимәт белеп, әңгәмәне турыдан-туры сорауларыгызга җавап бирүдән башлыйсым килә.
Мин гомерем буе рухи азатлыкка һәм фикри хөрлеккә сусап яшәгән кеше. Әмма яшәвем 8 яшьтән алып 80 яшькә кадәр тоталитар система шартларында узды. Бу системаның озак елларга сузылган бик әшәке, бик рәхимсез дәверен дә кичердек—Сталин заманын. Шулай ук аның йомшара, җылыта төшкән чакларын да күргәләдек. Ләкин, барыбер, алдау белән көчләүгә нигезләнгән систе- мага яраклашып һәм буйсынып яшәргә туры килде Сез сораган ин зур хакыйкать әнә шуңардан гыйбарәт Анын кадерле дип әйтерлек чагы булырга мөмкин- ме7! Әлбәттә юк!. Тик кайчандыр күргән бик матур төшләр генә узган гомернең кадерле бер мизгеле булып искә гөшкәли...
— Япон халкының атаклы язучысы Ясунари Кавабата бар Әнә шул прозаик әдипкә Нобель бүләге бирелгән вакытта мондый сүзләр әйтелде в Япон халкының рухи дөньясын тирән чагылдыручы әсәрләре өчен!» Әгәр дә бүген «татар милләтенең нинди уй һәм кичерешләр белән ялиәвен донья халыкларына танытырдай әдәби әсәрләр» дисәләр, минемчә, һич тә икеләнмичә. Сезнең хикәя һәм повестьларыгызны тәкъдим итәр идек. «Әйтелмәгән васыять» ләрне. «Тауларга карап»ны, «Матурлык»ны һ. б
Әмма безгә шуны белү кызык әдип буларак усу, җитлегү чорында үзегезгә тормышта һәм әдәбиятта нинди факторлар аеруча нык хәлиткеч дәрәҗәдә көчле тәэсир итте дип саныйсыз? Сезнең менә шушындый әдип булып формалашуыгызның иң мөһим алшартлары дип нәрсәләрне билгеләр идегез икән?
- Язучылык талантының табигый үзенчәлеге тумыштан килә торгандыр дип уйлыйм Минем атам мәрхүм нечкә күңелле кеше иде һәм каләм куәсе дә бар иде аңарда. Анам исә күп балаларын югалткан, хәсрәтен йота алган сабыр холыклы, кешеләргә шәфкатьле хатын иде. Алардагы бу сыйфатлар күпмедер дәрәжәдә миңа да күчкән булса кирәк. Аннары үзебезнең әдәбиятны бик иртә укый башладым. Татар жанлы. гагар телле язучы булып китүемә анын да тәэсире һичшиксез зур булгандыр дип беләм. (Бигрәк тә Тукайлар чоры әдәбияты). Шулар өстенә реаль гормыш йогынтысын да һич онытырга ярамый Без яшәгән кырыс, бәгырьсез бер заманда намуслы, миһербанлы саф кешегә кытлык бик зур иде Язасы килгәндә күңел һәм хыял күбрәк шуидый кешеләрне эзләгәндер ахрысы Гомумән, язучы булып формалашуның факторлары күп булырга мөмкин. гик язучы үзе аларның барысын да белеп бетерә алмый юргандыр Калганнарын, бәлки. Сез табарЛ.тз
— Оста хикәячеләр турында суз чыкса, урысның атаклы Чеховын Бунинын искә алалар. Бо ларның беренчесен Сез бигрәк тә яратасыз шике не Чыннан да. алар кеше җаны турында — аныз/ эчендәге төпсез упкыннар хакында — мәңге искерми торган әсәрләр иҗат иттеләр.
Хәзер безнең татар укучысы, үзен башкалар белән тигез һәм бәйсез күрергә теләгән ми ЛЛӘПЛ вәкиле, алар иҗаты белән Сезнең әсәрләрне ирексездән дияр лек чагыштырып карый, янәшә куеп карый Мактау очен генә әйтү түгел минемчә. Сезнең әс әрләр дә бер дә аларныкынназз клл.м түгел' Алар да олы сәнгатькә һә м тирән фәлсәфәгә ия Минем үземә, мәсәлән. Сезнең проза әле тегеләрнекенә караганда шигърирәк тә тоела. Ә бу сыйфат олы Гар маниягә якынлык дигән сүз бит у.л!
Тик менә шунысы гына бераз күңелегезне тырнап тормыймы теге ләрне бөтен донья диярлек укый бит Яисә инде Сез хәзер, о лы яшькә җиткәч, моньщ ише фани донья уйларыннан югарырак күтәрелдегезме ’ Моңа артык исегез китмиме? Хәзер инде бу хакта татар мил ләте | зе. ассың җитәкчеләре кайгыртырга тиеш ме икән әл.м?
- - Билгеле, мин Чеховны да. Бунинны да бик яратып укыдым Аеруча Чехов хикәяләренең һәм аның әдәби ижат зурында әйткән фикерләренең уңай йотын- тысы миңа зур булды. Ләкин бер вакытта да мин үземне алар рәтенә куеп карамадым Хәтта юри генә дә Чехов. Буниннар рус әдәбиятының боек вәкилләре. матур әдәбият нын дөнья күләмендә танылган даһи осталары Алар кебек танылыр очен ia1.1111 чамасы гурЫ ки ту i ен.* яки аерым әс.»рсннсн л.шфаты түбән булмау гына да җитми Моның очен беренче нәүбәттә татар халкының дәрәҗәсен һәм абруен күтәрергә кирәк Гатар халкы. Татарстан ют ары цивилизацияле демократик дәүләтләр рәтенә керергә тиеш Менә шуннан соң. ихтимал, безнең кебекләрне дә күрә, таный башларлар. Ләкин көтеп ятмаска* Талантларны габа да. күрсәтә дә белергә кирәк. Талантларны халык тудыра, талантлар исә ана дан китерә Күптәй билгеле шушы хакыйкатьне онытмаска кирәк
Озак еллар бус ко ллыкта яшәгән мил сәтнең холкы безнең татар язучы.ла-рында бик тә нык силе лә. t царда курку хисе аеруча коч ле Оно шу л хш к}п чагында ялагай зан\ met яшерү тудыра, төрле хәйләләргә этәрә Милләтнең намусы булырга тиешле язучы кешедә мондый җирәнгеч сыйфатларны күр} бигрәк лпә авыр тәэс ир калдыра Элеккерәк е л ларда өлкә комитеты тирәсендә көн tki. төн дә потере лгән җитди генә иҗат кешеләре хәзер, үзгәреш башлангач, шундый ук дәрпл һә м кайнар лык белән партияне с үгәләр
Ә Сез исә теге вакытта Намуслы Иҗат очен генә әллә никадәр кыенлык күрдегез. Милләтнең чын әдибе, сатылмас әдибе булып танылдыгыз. Хәзер Яңарыш килгәчтен дә. Сез иң алдынгы көчләр белән артык якынаймыйсыз. Ә киресенчә. аларны төзәткәләп. дилбегәне тарткалабрак киләсез. Алар белән ачыктан- ачык бәхәскә дә ташланасыз ... Менә болар барысы да Сезнең барыннан да бигрәк Намус кешесе булуыгыз хакында сөйли. Сез кемнәргәдер ярарга, ошарга тырышып түгел, ә уз иманыгыз кушуы буенча яшисез һәм язасыз.
Шу лардан чыгып мондый сорау күңелгә килә иҗат кешесе нинди шартларда үзен чын иҗатчы итеп тоя ала икән'' Безнең бүтән әдипләр дә бары тик Намус кушуы буенча гына язсыннар очен нәрсә эшләргә икән? Әллә без озак еллар буе мескен милләтнең мескен язучылары киеменнән, шундый язмыштан котыла алмабызмы әле?..
Татар язучылары арасыннан бары мине генә намуслы дип тану белән мин. әлбәттә, килешә алмыйм. Намуслы әдип, шагыйрьләр бездә аз түгел Саный китсәм, бик күпләрне искә төшерергә туры килер иде Дөрес, намус берәүдә күбрәк, берәүдә кимрәк булырга мөмкин, ләкин аның үлмәвен кем белә, кем үлчәп карый ала?.. Әйтик, намуслыны намуссыздан ничек аерырга? Намуссыз дип әйтергә мөмкиндер. бәлки, чеп-чи ялган язучыны, кешегә нахак яла ягучыны, яки үзеннән өстеннәргә ачыктан-ачык ялагайланучыны Ләкин моны да исбат итәргә кирәк бит әле. Хикмәт шунда ки. без озак еллар бер генә идеологиягә буйсынып яшәргә һәм иҗат итәргә мәҗбүр булдык Мондый шартларда бик намуслы әдип яки шагыйрьнең дә. үзе дә сизмәстән, алдануы да. ялгышуы да бик мөмкин иде Безнең әдәбиятта моның да мисаллары күп булды. Әмма ижат эше —ул асылда намус эше. Мәрхүм Такташның шигъри юллары искә төшә:
Анкеталарымда бик күп алласам да. Җырларымда - һичбер вакытта
(гКиләчәккә хатларядан)
Менә мин дә күпме-азмы язганнарым турында бары шулай гына дип әйтә ала.м.
- Шактый сәер күренеш килеп туды түгелме: хәзер без сүгә торган 70 ел эчендә татар әдәбиятында байтак кына чын сәнгать әсәрләре язылган. Алар арасында милләткә озак еллар буена хезмәт итәрдәйләре, искерми торганнары да байтак Ә менә үзгәреш. Яңарыш еллары килгәч чын әдәби әсәрләр бик аз языла башлады Сезнең үзегезнең дә иң яхшы әсәрләрегез «торгынлык» дип аталган елларда иҗат ителгән бит.
Сезнеңчә, болар безгә нәрсә хакында сөйли?
Җәмгыятьтәге сәяси-ижтимагый үзгәреш әдәбиятта һәм сәнгатьтә дә сизелерлек үзгәрешләр тудырмыйча калмый, билгеле. Сталин бу фани дөньядан китеп, житәкчелеккә Хрущев менеп утыргач һәм анын тарафыннан шәхес культы фаш ителгәч, җәмгыятьтә яна сәяси атмосфера туды, ә бу үз нәүбәтендә әдәбият- сәнгать өлкәсендәге һаваны да шактый жылытып җибәрде Аны «оттепель» дип атадылар Без дә күпмедер хөрлек сиздек, иркенрәк сулый башладык. Тормышны үзебез күргәнчә һәм үзебез аңлаганча яза алуга да ирешкәндәй булдык Дөрес, иске догмалар бик көчле иде әле. идеология сафлыгын теше-тырнагы белән сакларга әзер торучылар да җигәрлек иде ... Ләкин инде тормыштагы үзгәрешләрне гуктату яки кире! ә бору мөмкин түгел иде Хрущевтан башлап. 85 нче елга кадәрге вакыт безнең әдәбият өчен шактый уңышлы, бәрәкәтле бер чор булды дип әйтә алабыз. Әдәбиятка яңарак аяк баскан әдип вә шагыйрьләр бик тиз күтәрелеп киттеләр. Өлкәнрәк буынның да ижади активлыгы көчәйде. Сез әйткән байтак яхшы әсәрләр нәкъ шушы елларда язылып та калды. Минем дә ижади эшчәнлегемнең иң күп өлеше шушы вакытка туры килә.
Инде 1985 нче елның язы алып килгән сәяси-ижтимагый үзгәреш үзенең яңальи ы белән дә. зурлыгы белән дә һич көтелмәгәнчә булып чыкз ы Без аңа әзер дә түгел идек. Йә әйтегез, кем көткән иде хәбәрдарлыкны, фикер хөрлеген — ачыктан-ачык һәммәсен тәнкыйть итә алуны’’ Бигрәк тә, моңарчы тел-теш гидерергә ярамаган партиянең бөтен иске чирләрен, иске җинаятьләрен фаш и гүне, яңа хәрәкәт, яңа партияләренең туа башлауын кыскасы, безнең тимер- бетондай какшамас тоталитар системаның ишелә һәм демократиягә табан борыла башлавын, йә, кайсыбыз көткән идек?.. Боларнын барысын да тиз генә колачлау, аңлау, сеңдерү, бигерәк тә әдәби әсәрләрдә чаг ылдыра башлау мөмкин түгел илс. Моңа кимендә берничә ел вакыт кирәк иде. Шуңа күрә дә күп язучылар
әдәби әсәрдән тизрәк публицистикага күчте яки кайчандыр язып та басылмыйча яткан әсәрләрен чыгара башлады Мондый хәл барлык әдәбиятларда диярлек күзәтелә Минем белән дә шундый ук хәл хикәя-повестьларны онытып, мәкаләләр язарга тотындым. Элек куз!атырга мөмкин булмаган проблемалар да. әйтәсе килгән сүзләр дә күп җыелган иде Бәлки болай жанр алыштырунын кирәге дә һәм файдасы да булгандыр, әмма язучының үзе очен бары тик зарар гына Әдиплек (художниклык) сәләтеңне югалтуын бик мөмкин Мин инде мәкаләләрнең кабат укылмавын, тиз онтылуын, китап булып чыга алмавын әйтеп тә тормыйм
- Әдиплар озак еллар буена чын кеше, кешелекле зат тәрбияләү очен тырыш-ты Татар әдәбиятының максаты бигрәк тә шундый иде Чөнки аның нигезендә ук «әдәб» дигән сүз. төшенчә ята
Ә менә хәзер кино һәм телевидение /бигрәк тә Россиянеке!) яшь кешене зчтән җимерү эшен үтә актив алып бара. Экранда минут саен үтереш, талау, көчләү, секс. Бу инде хәзерге балаларны менә дигән бандитлар итеп үстерү дигән сүз' Масса күләм тәрбия менә шундый!
Биредә язучы нишли ала! Безнең татар зыялылары милләтнең киләчәген саклап калу очен мондый очракларда нәрсә эшләргә тиеш tap? Ә безнең җитәкчеләр. хөкүмәт’
- Бөтен әйткәннәрегез белән килешәм. Әйе. рухи җимерелү дәвам итә Россия җитәкчеләре аны күреп торсалар да туктата алмыйлар, хәлләреннән килми, бәлки әле туктатырга артык теләкләре дә юктыр Чонки бу рухи һәлакәт алар башлаган икът исади реформаның турыдан-туры нәтиҗәсе Реформа (базар мөнәсәбәтләренә керү) кешеләрдә тизрәк кенә акча жыю. баеп калу теләген уятты. Ә бу теләк һичбер нинди мораль кагыйдәләр белән хисаплашып тормый алдарга да. таларга да. үтерер!ә дә ярый Җинаятьчелекнең коточкыч артып китүе шуның бик ачык мисалы һәм иң куркынычы баеп калыр!а омтылу власть идарәләрендә! е номенклатурага да күчте, алар дәүләт милкен кулларында тотучы монополистлар, яңа бизнесменнар, һәр төрле җинаятьчеләр белән укмашып, үрмәкүчтәй биниһая олы бер мафиоиа әверелделәр Билгеле инде, алар!а хәерчелеккә төшкән халыкны ниндидер әхлакка өйрәтүнең һич тә кирәге юк Киресенчә, азгынлык, бозыклык, кансызлык, үтерү-талаулар экран-нардан халыкка ничаклы күбрәк таралса, аларга үзләренең кара эшләрен үтәү дә шул чаклы җиделерәк булачак
Безнең Татарстандагы хәлләр!ә килсәк тә шул ук нәрсәләрне күзәтергә була. Бөтен ил күләмендә барган процесслардан читтә торып калу мөмкин түгелдер, билгеле Шулай да икс нәрсә бездәге әхлакый атмосфераны беркадәр саклый иде кебек Беренчедән. Татарстанның базар мөнәсәбәтләренә йомшак керергә тырышуы. икенчедән, татар халкына электән үк күпме-азмы тыйнаклык, әдәплелекнен хас булуы. Әмма бу ике таяныч көчсез икән шул: «йомшак керү» барып чыкмады (тешләрне җимереп керә башлады), нәтиҗәдә бөлгенлек бик көчәйде, ә бөлгенлек ул иң элек әхлакка китереп суга. Шулай ук тыйнаклык, әдәплелек тә коннән-көн кими бара Экраннарда көн саен күрсәтелә торган җинаятьчеләрнең шактый өлеше яшь татар егемәрс. үсмер малайлар
Нәрсә илләр!ә соң?.. Әлбәттә, әдәбият һәм сәнгать үзенең төп бурычын халыкка рухи вә әхлакый тәрбия бирүен һичшиксез үтәргә тиеш Бу изге эшнең иң зур өлеше мәктәпләр өстснә төшә димәк, шу ларда тәрбия эшләре бик яхшы булыр! а тиеш. Дин көчәя, мәчетләр салына, мәдрәсәләр ачыла дн.мәк. менә шуларда халыктан беренче нәүбәттә ислам диненең әхлакый кагыйдәләрен һәр җирдә, һәр эштә даими үтәүләрен таләп итәргә кирәк.
Җитәкчелек ни эшли ала?.. Билгеле, җитәкчелек вә!азь сөйләп йөри алмый Әмма ул. әгәрдә ки халыкның гомумән әдәпле, мәдәниятле булуын теләсә, һичшиксез әдәбиятка, сәнгатькә, мәгърифәткә вә дингә һәрьяклап ярдәм итәр! ә, кайтыргыр!а. акчасын да кызганмаска тиеш Әхлакый яктан таза булуыбыз ул байсезле!ебезне ныт ыту очен лә. дөнья алдында абруебызны күтәрү очен дә бик кирәк те шәйдер. Тукайча әйтсәк
- Бүген, безнең көннәрдә чын һә м җитди иҗат өчен ниндидер бер этәргеч бетте кебек 01Ы бер стимул югалды сыман Сез моның белән килешәсезме' Татар әдипләренә мондый хәл белән ризалашырга ярыймы’
Иҗатка стимул бар. минемчә Ул безнең милләт буларак яңадан уяна башлавыбьн Беренче уяну үткән гасырның ахрында. бу гасырның башында булып y uan ндс Шу т кыска 1ына чор дәвамында татар халкы искиткеч зур бер
күтәрелеш кичерде. Бу хакта бәлки тагын сүз булыр әле, хәзергә исә бер генә мисал: нәкъ шушы беренче уяну вакытында безнең классик әдәбиятыбыз туды, үсте, танылды. Ул заманда яңа туып килгән төрки әдәбиятлар, бездән үрнәк алып, үсә башладылар алар моны үзләре үк әйтеп торалар.
Кыскасы, безнең милләт буларак яңадан уяна башлавыбыз иҗади көчләр өчен. Сез әйткәнчә, һичшиксез көчле этәргеч булырга тиеш. Моның инде галәмәтләре дә ачык күренә башлады әдәбиятка күп кенә яңа исемнәр килде, гәзитә- журналлар саны артты, халыкта үзешчән сәнгать бик җәелеп бара, тарихи эзләнүләр шактый ук көчәйде һәм боларның барсының да ншезендә милли азатлыкка сусау ята . Әмма зур үкенечкә каршы, безнең бу табигый омтылышны соңг ы еллардагы тирән икътисади бөлгенлек һәм иҗтимагый киеренкелек бик нык буып тора. Шуның аркасында киләчәгебез дә ачык кына билгеле түгел, сәяси хәлебез дә бик киеренке. Алда әле безне зур сынаулар көтә.
Дөнья үзгәрә! Бик нык үзгәрә ул һәм начар якка үзгәрә. Моннан күп еллар элек үк Сезнең әсәрләрегездә беренче чаткылары күрсәтелгән тенденциялр. кызганычка карты, тормышта тагын да көчәйделәр Әрсез тигәнәк кебек бөтен җирне, дөньяны басты алар Зөфәр Сабитовлар, Идеал Шәйхиевлар бүген дилбегәне кулда тота. Сезнеңчә, безгә нишләргә кала? Бирелергәме— ике кулны өскә күтәреп, ак флаг тотып, алар ягына күчәргәме?
Зөфәр Сабитов кебек бик сакланып кына, әз-әзләп кенә дәүләт милкен ташучы «инсафлы» тәэминәтчеләр заманы күптән узды инде. Мәгәр аның бик ачык, бик гади фәлсәфәсе калды: бәхет ул — байлык, ә байлыкны һәркем үзе табарга тиеш!.. Бу фәлсәфә хәзерге реформаторларның постулаты Шуңа таянып бездә яңа бер җәмгыять төзсмәкче булалар Идеал Шәйхиев кебек марксист галимнәрне шуның инициаторлары дип тә фараз кылырга була.
Ләкин ни өчен дөнья яхшырмый. Сез әйткәнчә, бары начар якка үзгәрә?.. Чөнки күптәнге иманнарыннан (социализм төзүдән) ваз кичеп «базар мөнәсәбәтләренә» керүне (ягъни капитализмга кайтуны) большевик җитәкчеләр башладылар. Ә большевикларга элек-электән үк бер сыйфат хас иде алар өчен халык бар, әмма кеше юк Алар һәр эшләрен халык өчен диделәр, мәгәр бер вакытта да аерым кеше турында уйламадылар, аның белән хисаплашмадылар. Менә алар- пың ашыгып башлаган реформалары да нәкъ шул юл белән китте - кешеләрнең иң зур күпчелегенә бөлгенлек газабы, аптырау-йөдәү, өметсезлек китерде.
Хәлбүки. әшәкелекнең, бозыклыкның, явызлыкның һәртөрле җинаятьләрнең күбесе хәерчелектән килә. Без моны көн саен күреп, ишетеп торабыз Инде хәерчелеккә милли шовинизм да өстәлсә, ул безне «базар мөнәсәбәтләренә» түгел, туп-туры фашизмга илтеп кертәчәк. Бу куркыныч хәзер көн тәртибендә— Ельцин артында әнә Жириновский басып тора!
Без бит гел алданып яшибез «Үзгәртеп кору» башланганнан соң да без инде әллә ничә тапкыр алдандык. Менә демократиягә бик ышанган идек, шуның тизрәк җиңүен көгтек Ә ул. большевизм карныннан туган «демократия», бик тотрыксыз, аумакай, гарип бер нәрсә булып чыкты. Әмма шуңардан башка нәрсәгә таяна алабыз? . Черчилль әйткән имеш: демократия начар нәрсә, ләкин кешелек дөньясы аңардан юньлерәкне уйлап тапканы юк әле, дип
Чынлап та. кире үткәнгә—тоталитаризмга кайтып булмас, иншалла! (Чөнки аргка борылу зур һәлакәт кигерәчәк.) Шулай ук реформадан да баш тарта алмыйбыз, ул безнең тормышыбызга шактый нык керде инде; упкын аша сикергәндә ярты юлда туктарга ярамый, дигән шул ук Черчилль әг|>әнде . Бәлки реформа, ахыр чиктә, илгә муллык китерер, муллыкка ияреп бәлки безгә тынычлык. иминлек, тәртип тә кайтыр.
Хәзерге шартларда каләм әһеле нәрсә эшләргә тиеш? Безнең белән бүген дә иске түрәләр идарә итәләр. Исемнәре үзгәрсә дә, гадәтләре үзгәрмәгәндер, мөгаен Язучының да бил бөгеп, «ләббәйкә» дип торганы, ихтимал, кулаерактыр аларга. Әмма без Исхакый-Тукайлар традициясенә тугьрылыклы булып калырга тиешбез. Алар шикелле бары тик үзебез дөрес дип тапканны, бары намусыбыз кушканны язарга! Башка чарабыз юк безнең бу болгавыр бер заманда да!
— Сез әле һаман китапның һәм китап сүзенең куәтенә ышанасызмы? Киләчәктә әдәбият халык тормьииында — татар милләтенең яшәешендә ниндирәк урын биләр икән?
- Әлбәттә, ышанам. . Ышанмаганда, каләмне сындырып ташларга гына кирәк Инде әдәбиятның милләт яшәешендә нинди урын готканын аңлар өчен 152
Тукайнын «Туган гел»ен генә искә төшерү дә җитә. Татарлар яшәгән бөтен авыл-шәһәрл.»р.һ) Һәр зур җыелыш-мәҗлесләрдән сон халык бердәм торып, бер дәрт белән «Туган тел»не җырлый һәм ул көчле яшәү гимны булып яңгырый. Гомумән, милләтләрне ике нәрсә саклый дин һәм мәгърифәт Ә әдәбият Мәгърифәтнең иң татлы вә әче җимеше ул!
— Дөньяда ыгы-зыгы, гауга-талаш нык артты Адәм балалары алны-артны белмичә чаба, даулаша, сугыша кан коя Меззә шушындый йөгәннән ычкынган, азган гавә.мне ничек итеп, нәрсәдән тотынып нидән башлап дорез н» зга кертергә дәрес яшәү рәвешенә иңдерерйә икән?
Тормыш яхшылык белән яманлыкның (яки явызлыкның) көрәшеннән гыйбарәг Бу бик күптән билгеле хакыйкать Төрле сәбәпләр аркасында әле берсе, әле икенчесе өскә чыга. Хәзер яманлыкның өскә чыккан чагы Әмма яхшылык бетте, җиңелде дигән сүз түгел Яхшылыкка омтылыш бер вакытта да бетмәячәк, чөнки ул кешелек җәмгыятенең нормаль яшәвен тәэмин итен торучы Яхшылык яманлыктан көчлерәк, чөнки ул кешеләргә кирәгерәк. Шуңа күрә яманлыкның (явызлыкның) хәзерге өстенлеге, һичшиксез, үтәр, ә яхшылык иртәме-соңмы. барыбер, өскә чыгар дип бик нык ышанып торырга була Башкача мөмкин түгел, башкача булганда дөнья бетәчәк.
Моңарчы без әдәбият һәм сәнгать кешеләрне бары яхшылыкка өнди дип ышана идек, хәлбуки алар яманлыкка да бик оста өнди беләләр икән Соңгы елларда безнең экраннарны басып киткән чит ил фильмнарының бөтен күрсәткәне -фәхешлек тә ерткычлык' һәм моның өчен беренче нәүбәттә дәүләт үзе гаепле, чөнки халыкның рухи тазалыгын саклау аның гөп вазифасы булырга тиеш иде. Хәзер ии язсаң да, ни күрсәтсәң дә ярый диләр әмма бу һәртөрле яманлыкка олы юл ачу дигән сүз бит Акны карадан аера белергә кирәк
— Бүгенге кешегә нәрсә таяныч, терәк була ала? Киләчәккә ышаныч нинди нигездә туа һә м үсә ала?
— Чиген сорау! Таянычны һәркем үзенчә таба торгандыр инде
Сайлау мөмкинлекләре хәзер бик киңәйде Мин тик бер нәрсәне белом кеше яшәргә тиеш. Менә шушы «тиеш» аның иң беренче таянычы Чөнки бу табигать законы зарурият!.. Икенчедән, яшәр өчен кеше гомер буена нидер эшләргә, нәрсәгәдер хезмәт итәргә, ниндидер максат өчен көрәшергә тиеш бит инде Бусы да зарури . Кеше матди вә мәгънәви терәк-таянычны бары эш- хезмәпән генә таба да ала. минемчә ... Кешелек дөньясының бәген тарихы шуны исбат итә түгелме соң?! Үзебезнең олы затларыбызны гына искә юшерик Маржани. Риза Фәхретдин. Исхакый. Тукай һәм башка бик күпләрнең яшәешендәге мәг ьнәви I аянычлары бары гик үг халкына армый-талмый хезмәт итүләрендә түгелмени?
Тукайның татар шәкертләренә: «Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә» дигән бик шәп өндәмәсе бар Менә шул өндәмәгә хәзерге герөк- гаяныч эзләүчеләр дә колак салсалар начар булмас иде' Хезмәттән дә тазарак нинди терәк булырга мөмкин, югыйсә?
- Моннан 37 ел элек язылган «Ялгызлык» хикәясе Тормышның бер-берсе белән гаять тә катлаулы мөнәсәбәттә булган ике зур көчен ачучы иң зәгәзз зчтәлеге белән хәтта ки романга тиң мәгънә сыйдырган оззызпылмш зык әсәр.
Бай рухи дөньялы Тамара Сергеевна һәм мәнсез шазопай Петр Копию Примитив оер адәм затыныз/ О зы Рухияпз кешесен халык алдында кө зкегә ка т- дыруы.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, рухи ярлы Һәм хәйзәкәр. шома кеше зәр бүгезз тулысынча диярлек тантана итә Менә шул чакны Сезнең әсәр исеме хәтердә өр-яңа яктан ачылып китә Рухи яктан бай яшәүче кеше зәр. бәлки. бх ffianu дөньяда гел әнә изх 'з Тамара Сергеевна хәлендә, гс з Аэ чзгыззыкпиз каза торгандыр? Бәлки бөек трагедия әнә шундадыр?! Бөек Тукай да. « шат яратса да. җиһанга ят яраткан», дигән бит.
Әйе. кызганычка каршы. Тамара Сергеевна кебек сизгер җаннар бешен арада сирәк очрый .• Петя Ко юн кебек гүбән бәндәләр ат лаган саен очрап гора Хикәя 1957 елда ягылган иде Дөрес текне яшерергә гадәтләнгән безнең Совет власте шартларында яхшы белән яман кеше мәсьәләсе мине һәрвакытта уйландыра, борчый юрган мәсьәлә иде Каядыр ягып кунганым да бар минем исәбемчә, ( оветлар Союзында халыкның 70 проценты яхшы да. начар да түгел Ягъни, бу халыкның яхшы яки начар булуы үзенә карага булган мөнәсәбәткә
карап йөри, яхшыга —яхшы, начарга начар! 25 проценттан юрганы начар халык, әшәкелек эшләүчеләр. Болар яхшылыкның нәрсә икәнен белми һәм белергә дә теләми Бары 5 проценты - яхшылар Болар күбрәк борыннан калган кешеләр иске зыялылар, авылның бозылмаган карт буыны, эшчеләрдән дә бозылмыйча сакланып калганнары булырга мөмкин. Болар начарлык эшли белмиләр, хәтта бүтәннәрдән начарлык күргәндә дә үзләренең кешелек сыйфатларын саклап кала беләләр. Тәрбияләре шундый, чыгышлары затлы ...
Минем бу исәпләвем чагыштырмача тук, тыныч заманда иде. хәзер исә процентлар тагы да үзгәрә төшкәндер, һәрхәлдә, «яхшылар» дигәнем, һичшиксез, шактый ук кимегәндер Вәхшилек бик көчәйде Кеше хәзер яхшы сыйфатларын көннән-кон югалта бара Минем үземдә дә шул ук кайгы: ничек итеп кешелек сыйфатларын сакларга, ничек кенә түбән төшүдән сакланырга?!.. Беләсезме, кешеләр хәзергедәй явызланып, усалланып беткән бер заманда, яхшы булыйм дисәң дә, яхшы гына булулары бик читен. Моның өчен гаять зур рухи көч кирәк
— Сезнең буын белән совет чорында туып үскән бүгенге 60—70 яшьлекләр буынын без еш кына чагыштырып карыйбыз. Аерма шактый зур чыга. Кыскача гына әйткән вакытта аларда фани донья мәнфәгатьләре ныграк өстенлек ала кебек, шайтан вәсвәсәсе дә ешрак бутый шикелле аларны... Сез моны нәрсә белән аңлатыр идегез икән?
— Дөрес, безнең буын, аеруча бездән дә олырак буын белән Совет чорында туганнар арасында аерма шактый зур. Өлкән буын башлыча ата-ана кулында тәрбияләнгән, аларны апалары, әбиләре дә караган, шуның аркасында аларга ата-бабадан сакланып килгән күркәм гадәт-йолалар да күчеп өлгергән Аннары дини тәрбиянең йогынтысы бик көчле булган Шуларга тагын табигатькә, хайваннарга якын торуны да өстәргә кирәк. («Жигули»гә караганда ат кешене йомшаграк, шәфкатьлерәк итә.) Кыскасы, өлкән буынның холык-фигьглен беренче нәүбәттә ата-ана һәм дини тәрбия билгеләгән. Мин моны үземнән шактый олы Бакый, Нәкый. Риза һәм Гомәр абзыйларга карап та әйтә алам. Әгәр миндә дә ниндидер әйбәт сыйфатлар бар икән, мин аларны бары атам-анамнан күчкән дип кенә беләм.
Совет заманында туганнарга исә дини тәрбия бөтенләй эләкмәде. Киресенчә, балаларга яследән алып дингә нәфрәт кенә сеңдерелде. Шулай ук ата-ана тәрбиясе дә бик зәгыйфь булды. Чөнки көне-төне колларча эшләргә мәҗбүр булганлыктан, ананың баласын карарга җитәрлек вакыты да калмады
Әмма төп сәбәп аңарда гына түгел ... Ин төп сәбәп Совет тәрбиясендә. Советлар (дөресрәге, большевиклар) 70 ел буена кешене-кешегә каршы куйдылар (сыйнфый көрәш), кешегә ышанмаска, шикләнеп карарга өйрәттеләр. «Халык дошманы» дип миллионлаган кешеләрне кырып бетерү сыйнфый көрәш теориясенең гамәлдәге эше ул Шул ук вакытта бик күпләрне җан саклар өчен эчке уйларын яшерергә, ике йөзле булырга, яраклашырга мәҗбүр итәләр. Бу «тәрбиядән» без дә читтә торып калмадык, чөнки гомеребезнең иң зур өлеше шушы вафасыз заманга туры килде. Шулай да әхлак ягыннан карт буын Совет заманында туганнарга караганда ничектер инсафлырак, тыйнаграк дияр идем Ләкин моңардан гомуми кагыйдә ясарга җыенмыйм — картның кеме юк та. яшьнең кеме юк! Әмма хәзерге вакытта элеккеге Советлар Союзының бөтен почмакларында хөкем сөргән вәхшилек, ерткычлык, кансызлвк әнә шул 70 еллык «тәрбиянең» нәтиҗәсе ул!..
— Хәзер. 85 яшьне тутырганда. Сезне язучы буларак биләгән иң зур уйлар нинди?
- Бу яшьтә кеше үзенең үткәне турында күбрәк уйланырга мәҗбүрдер, ахрысы ... Йомгак ясыйсы килә торгандыр ... Бик күп картларның истәлекләр язарга керешүе дә шуңардан киләдер дип уйлыйм. Мин үзем дә еш кына үткәнемә кайтам, әмма ләкин уйларым бүгенге хәлләрдән ычкына алмый — ничектер ике уртада яшим кебек.
— Сез татар халкының ике бөек әдибе Исхакый һәм Тукай бүләгенә чыннан да лаек булган һәм аларны алган мөхтәрәм язучыбыз. Ничек уйлыйсыз бу ике шәхеснең гражданлык батырлыгы барыннан да бигрәк нәрсәгә нигезләнгән?
һәм шуңа ук ялганып китә торган аерым сорау: ни өчен нәкъ менә Тукай? Ни өчен нәкъ менә Исхакый?
— Нәрсә дим?.. Бу махсус өйрәнүне, тирән уйлануны таләп итә торган бик җитди сорау Ләкин Сез инде шундый сорау куйгач, мин кыскача гына шуны әйтә 154
алам Була һич үзгәрми торган кешеләр Үзгәрә тарихи вакыйгалар, үзгәрә тормыш шар 1 лары, ә ул. үжәт кеше, һич кенә дә үзгәрмичә үзенең төп мәсләгендә кала бирә. Хәтта вакытлы мавыгып китүләре булса да. андый кеше, барыбер, үзенең баштагы иманына кайтып төшә. Исхакый белән Тукай, минемчә, әнә шундый үзгәрә белми торганнардан. Күрәсең, бу аларнын какшамас, тайпылмас нык характерларыннан килә торгандыр Әгәр алар безнен заманда яшәсәләр, кичә большевик, бүген милләтче, иртәгә демократ була алмаслар иде Чөнки вөҗдан бар. вөҗдан кушмый төрле кыяфәткә керергә Андый кешеләр. гадәттә, сирәк очрыйлар.
Инде ни өчен Тукай, ни өчен Исхакый дисәк Монын җавабы, миңа калса, бик ачык алар икесе дә татар халкының уяну дәверендә мәйданга чыккан шәхесләр, икесе дә шул уянуның иң кыю, иң туры сүзле таңчылары Нәкъ менә мәсләк- иманнары какшамас, үзгәрмәс булуы өчен дә заман үзе аларны сайлап алды һәм «кул җитмәс» биеклеккә күтәрде
Язучы кешенең дан. дәрәҗә артыннан кууы аны ялгышрак юлга алып кереп китми микән? Бу очракта Олы Намус. Олы Гаделлек. Югары Кеше лек te и:к таләпләре бер читпюрәк торып кала ич.
— Дан-дәрәҗә артыннан гына куучыларны китап, әлбәттә, мактамый Ләкин бит кеше үзе алай уйламый, ялгыш юлга кердем дип тә үкенми намусы аның тыныч Андый кеше үзен аклый белә.
— Әмирхан ага' Сез шәхсән нинди кешеләргә, ничек яшәүчеләргә чын-чын tan кызыгасыз? Матур мәгънәдә көнләшәсез?
Эшли һәм яши белүе белән мина аеруча Бакый абзый Урманче ошый иде. аңа бик соклана идем. Ул. мәрхүм. 90 нан узганчы армый-талмый эшләде һәм тормышның ямен-тәмен белеп яшәде дә. Менә аңардан үрнәк аласы иде дә бит. тик ходай безне аның төсле үк итеп яратмаган
— Сез Аллага ышанмыйсыз шикелле. Ә менә бәрәкәт te иҗатыгыз нигезе булган эчке Ныклыкны, әхлакый һәм рухи тотрыклылыкмы Сезгә нәрсә бирә'’
- Минем Алланы инкарь иткәнем юк Инкарь итәрлек көчем дә юк Иксез- чиксез галәмнең бик күп яшерен серләрен адәм акылы тәмам ачмыйча горып. Алланың (ниндидер кодрәт иясенең) юклыгын исбат итү .мөмкин түгелдер дип уйлыйм. Ә барлыг ына әле бик күп галимнәр дә ышаналар. Дөрес, большевиклар безне Алладан аердылар, әмма Алла исеме белән күңелгә сеңеп калган кешелек сыйфатларыннан бөтенләй үк аера алмадылар. Иҗатларыбызда. ихтимал, шулар ча)ыла торгандыр
Язган әсәрләреннән чыгып карап без куп чагында әдип кешене идеи t ипи- тырабыз. Аны дөньядагы иң яхшы кеше итеп күрә башлыйбыз Ә баксаң, aunt ук булып чыкмый ... Шул уңайдан Сез иҗатчы кешенең, язучы кешенең әхлакый ягы иҗат өчен ни дәрәҗәдә мөһим дип саныйсыз? Ә иҗатчының гражданлык хисләрен һәм аның бу яктан өлгергәнлеген? Ә бәлки без Иҗатка гап-гади эш дип кенә карарга тиештер* Иҗат кешесенә артык югары таләп ләр куймыйча ына ’ Әмма бу очракта
Язучы би I үзе әхлакка өндәүче, бәс шулай булгач аның әхлакый HI ы мотлак таза булырга тиештер инде. Ләкин язучы да кеше ич. ул да хатадан хали түгел Мисаллар кигереп торырга кирәкмәстер Әмма намуслы язучы үзе белә кылган хатасын яки гөнаһсын. Шуның өчен газаплана үкенә һәм иҗат иткәндә мөмкин кадәр саф-пакь булырга тырыша (Гүя юынып, ап-ак күлмәк-ыштан киеп, эшкә утыра.) Язучыны да аңлый һәм ярлыкый белергә кирәк
— Сез хәзер күбрәк нәрсә top нинди характердагы язмалар укыйсыз. Күңелегез нәрсәгә ныграк тарта’ Нәрсә укудан уз күңелегезгә иң зур канәгатьлек аласыз?
Көтелмәгән үзгәрешләр башлангач, күбрәк вакыглы матбугатны укырга туры килде Бәген яңалыкларны һәм кызыкларны шуннан таба идек Аннары кайчандыр язылып га дөньяга чыга алмыйча яткан яки чит илләрдә басылган әсәрләрне өлгергән кадәр укып бардым Әйтергә кирәк. \кыр нәрсә бик күбәеп китте, ә күзләр начарлана башлады Хәзер инде бик сайлап кына укырга гуры килә Гәзиг-журналларны ташласам, мазур әдәбиятның бик әйбәтләрен генә укын ягар идем дип хыялланам, вәләкин көндәлек матбугаттан бер дә аерыла алмыйм шул Он ашап өйрәнгән эт тегермән ташын яламыйча тора атмын ли та гар мәкале
— Кайчагында шулай да була: зур шау-шу куптарган Лә.и олы гына бүләкләр алган әдәби әсәрләр еллар узу белән үзләренең кызыгын югалталар, искерәләр. Безнең тарихи-революцион тема/а. нефть турында һәм КамАЗга багышлап, шулай ук эшчеләр сыйныфы һәм Совет Армиясе турында дип язган байтак кына әсәрләребез әнә шундый язмышка очрады Кызганычыбызга күрә, алар арасында Г Тукай исемендәге бүләкне алган әсәрләр дә бар Шул уңайдан беренче сорау әдәбиятка мондый карашның бездә һаман да өстенлек итүе һәм бүләкләрне дә шуннан чыгып бирү безнең яшь язучыларыбызны иҗатта ялгыш юлга юнәлтә түгелме?
— Әдәбиятта конъюнктура дигән нәрсә бар, чонки аңа сорау бар. Сорау булгач, тәкъдим итүчесе дә табыла, билгеле. Социаль заказ дигән төшенчә дә бар иде безнең әдәбиятта Бу инде турыдан-туры Ленинның «әдәбият партияле булырга тиеш» дигән таләбенә туры килә. Менә шундый таләп (заказ) буенча язылган әсәрләрнең дә әдәби яктан оста эшләнгәне булырга мөмкин. Оста эшләнгәне шунда ук югары бүләккә дә тәкъдим ителә. Әмма әдәби әсәрнең чын бәясен бүләк билгеләми, вакыт билгели ... һәм күпмедер вакыттан соң әсәр искерә, онытыла башлый икән, димәк ул чын сәнгать әсәре түгел Әкренләп аның укучы өчен кызыгы беткән макулатурага әйләнүе дә бик мөмкин (Хәер, китап озак саклана торган нәрсә, укылмаса да тузан жыеп ята бирә ул.) һәрбер әсәр иртәме-соңмы вакытның әнә шундый каты сынавын үтәчәк
Инде бүләк мәсьәләсенә килсәк, монда сүз, бәхәс күп булачак. Бүләкне һәрвакытта, һәр очракта да дөрес, гадел бирәләрме — бу бик бәхәсле мәсьәлә ... Бу эштә кешеләрнең характерлары да бик нык чагыла Берәүләр бүләкне сабыр гына көтә, икенчеләр исә аны тизрәк алыр өчен зур активлык, өлгергәнлек күрсәтә. Сабыр гына көтүчеләр еш кына бөтенләй алмыйча да калалар- андый- лар безнең әдәбиятта аз түгел. Әмма бу язучыларның әдәбиятта тоткан урыннары һәм абруйлары бүләк алучыларныкыннан һич тә ким түгел, бәлки әле артыграктыр да. Мин моны Нурихан Фәттах белән Шәриф Хөсәеновны истә тотып әйтәм.
Бездә Тукай бүләген алучылар бик күп җыелды. Арада күбрәк лаек, азрак лаек булганнары да бардыр. Әм.ма мин хаксыз алганнары бар дип әйтә алмыйм, чөнки минем моңа мораль хакым юк.— үзем дә бит «алучыларның» берсе. Тик шуны гына әйтәсем килә, бүләкләр өләшкәндә, яки исемнәр биргәндә абсолют гаделлек була алмый торгандыр Хәтта Нобель бүләген биргәндә дә!..
— Иҗади мөхитебездә соңгы елларда яңадан группачылык, әшнәлек баш калкыта башлады. Сезнеңчә, бу ямьсез күренешнең тамырына ничек итеп балта чабып була икән?
— Группачылык минем өчен бик ят нәрсә. Берсенә дә катнашмадым, берсенә дә мине тартмадылар. Шуна күрә мин группачылыкның нәрсә икәнен белмим диярлек Группачылыкны әшнәлек нигезендә уртак мәнфәгатьләр туды ра булса кирәк. Кул-кулны юа дигәндәй, группага керүчеләр бер-берсен яклыйлар. мактыйлар, һәм эштә бер-берсенә ярдәм итешәләр Шуның аркасында алар максатларына да тизрәк һәм җиңелрәк ирешәләр. Ә ялгыз кешегә читен, ялгыз кеше берәр теләгенә ирешер өчен күп көч сарыф итәргә мәҗбүр, күп кенә очракта аны әлеге «группа» читкә дә кага ... Әлбәттә, бу ямьсез күренеш. Моның җәфасы күбрәк эчкерсез, хәйләсез кешеләр өстенә төшә. Мондый күренеш элек тә бар иде. хәзер исә ул ачыграк та, әрсезрәк тә бута башлады Билгеле, моның ише үзара нык береккән һәм зур урын биләүчеләр белән әшнәләрчә бәйләнгән группачылыкны бетерү, мөгаен, бик читендер. Шул ук вакытта без яхшы мәгънәдәге иҗади дуслыкны да инкарь итәргә тиеш түгелбез. Тик бу очракта берсен икенчесеннән аера белергә кирәк.
— Сезнең үз әсәрләрегез бик тә шигъри. Ә менә үзегез Сез шигырьләр укый-сызмы? Элегрәк укыдыгызмы7 Яшьрәк чагында шигырь язганыгыз булдымы7
— Яшь чагымда шигырьне күп укыдым, хәзер дә укырга тырышам. Шигырь сүзне дөрес кулланырга өйрәтә ... Шулай ук үзем дә язгалап карадым яшьлек бит шигырь язудан башлана. Ләкин миннән шагыйрь чыкмасын тиз сизеп, вакытында туктый белдем.
— Шигырь дигәннән, бу тормышта Сезнең нинди үкенечләрегез бар?
- Үкенечләре булмаган кеше дөньяда бар микән? Миндә дә бар алар. Ләкин, һәрбер кеше шикелле үк, мин дә үзем генә беләм аларны Гөнаһыта батып беткән бу заман кешеләре алдында ачылып бетү нигә кирәк'” Бер ходай үзе генә белсен дә, үзе ярлыкасын!..
— Элек әйтелгәнчә. Сез бу гасырның башыннан алып ахырына кадәр ) пеп киләсез Күз генә тимәсен! Әмма Сез авыз тутырып «Бу минем гасыр булды!» — дип әйтә аласызмы? Ә Сезнеке диеп әйтерлек гасыр нинди булырга тиеш7
— Гасырны кеше үзе сайламый туа. кайсында туа. шунсында яшәргә мәж- бүр. Әлбатгә. бу XX гасыр мин теләгән гасыр булмады (һәм күпләр өчен булмагандыр ул), ләкин чырай сытып зарланасы да килми. Бер-бер артлы килеп торган шаккатыргыч вакыйгалары белән бу гасыр монарчы кешелек дөньясы кичергән барлык гасырлардан да аерылып тора, минемчә Шушы гасырда яшәргә туры килгән икән, моның өчен үкенүдән бшерәк горурланырга кирәктер бәлки Кем белә, киләчәк гасырларның бәхетле, тыныч яшәүдән туйган кешеләре безгә әле «кызык» заманда яшәгәннәр дип көнләшеп тә карарлар Ләкин бөтен хикмәт шунда ки. сугышсыз, һәлакәтсез, фаҗигасез гасырлар моңарчы булмаган шикелле, моннан сон да аларнын булуына ышануы бик читен. Оҗмахтан куылган адәми затның азгын-бозык токымы үзара кырылышмыйча тора алмый ул.
— Татар милләтенең иң нкындагы 50 елын Сез ничегрәк итеп күз алдына китерәсез:’ Фараз итеп карасак
— Татар милләтенең 50 елдан соң ни хәлдә буласын, ай-һай. кем генә әйтә алыр икән?' Мин үзем 5 елдан соң ни буласын әйтергә дә кыенсынам Без бик хәвефле бер заманда, бик гогырыксыз һәм ышанычсыз гаять зур дәүләт эчендә яшибез Язмышыбыз шушы дәүләт белән бик нык бәйләнгән, аның кулында диярлек, ә бу дәүләттә 5 айдан соң ниләр буласын әйтүе дә читен Менә шушындый шартларда нәрсә теләргә һәм нәрсә эшләргә мөмкин’’
Минем өчен иң төп, иң зарури геләк -бөтен Россия күләмендә тагар халкының бөтенлеген һәм бердәмлеген саклау!.. Революциягә кадәр ул бөтен һәм бердәм бер милләт иде Монархия шартларында Петербургтан алып. Ерак Көнчыгышка чаклы үзенең динен, телен, гореф-гадәтен саклап яши алды Хәтта милли мәдәниятен үстерүдә зур уңышларга да иреште
Әмма Советлар вакытында без бу бердәм бөтенлекгге бик тиз югалта башладык Сугыштан соң инкыйразга табан йөз тотуыбыз аеруча көчәйде Әйтик, мишәрләр илендә татар халкы милләт буларак югалды дисәк тә була Ул төбәктән Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин. Һади Такташ кебек олы әдип-шагый- рьләр бүтән чыкмаячак инде Мондый хәлне күп җирләрдә күзәтергә мөмкин
Соңгы елларда гына Советлар Союзының таралып китүе халкыбызның шактый өлешен бездән аерды Инде Россия эчендәге халкыбыз өчен дә бүлгәләнеп. югалып бегү куркынычы туды. Бары Татарстанда гына торып калсак, вак. зәг ыйфь бер милләткә әйләнүебез бик мөмкин, чөнки халыкның сан яг ыннан кими баруга да иртәме-соңмы инкыйразга (бетүгә) китерә Мондый фаҗиганы кичерүче халыклар Рәсәйдә аз түгел. Сәбәпләре билгеле, күп язылды, кабатлыйсым килми.
Әйткәннәрдәй нәтиҗә Татарстанның киләчәге һәм татар халкының язмышы бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгән Аларны аерып карарга ярамый Татарстанның үз җирендә мөстәкыйль, көчле дәүләт булып яшәве, ә читтәге татарларның бөтен бер милләт булып саклануы өчен алар бер-бсрсенә таянырга һәм терәк булырга тиешләр Менә шул бердәмлеккә хәзерге Россия шартларында ничек, нинди юллар белән ирешергә бу инде үзенә аерым бик җитди, зур мәсьәлә. Ул хакта да уйлануларым бар. тик хәзергә сөйләп торуны кирәк тапмыйм
Соңгы сүзебез итеп хөрмәт te укучыларга нәрсә әйтик икән7
— - Әйдәгез, күпне күргән-кичергән халкыбызга киләчәктә дә һәртөрле авыр сынаулар аша исән-сау үтүен, бөтен иҗади көчләрен таза-сәла.мәт килеш саклавын һәм һәр җәһәттән до үсүен, күтәрелүен. чәчәк агуын теЛик Амин, шулай була күрсен1
Әңгәмәне Мансур ВӘЛИ алып барды