Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ижтимагый-мддәни тормышыбыздан


МАТБУГАТ
КОНФЕРЕНЦИЯЛӘРЕ
17 февральдә Президент М Шаймиев
җитәкчелегендәге Татарстан деле! ациясе вә-
килләре Россия белән Татарстан арасындагы
Шартнамәгә кул куюга багышланган матбугат
конференциясе уздырдылар.
Матбугат конференциясен ачып, М
Шаймиев әлеге Шартнамә Россия Федераци-
ясе Конституциясенә һәм Татарстан Респуб-
ликасы Конституциясенә таянып, үзара та-
шламаларга ирешү нәтиҗәсендә кабул ите-
лүен әйтеп китте Бу Шартнамә күп кенә сәяси,
икьтисадый. социаль һәм мәдәни
мәсьәләләрне хәл итүдә яңа мөмкинлекләр
тудыра, яңа мөнәсәбәтләргә юл ача. Рес-
публикабызның дәүләтчелек үсешен ныгы-
тачак.
Аннары делегация әгъзалары эалдагы-
ларнын күп кенә сорауларына җавап би-
рделәр.
23 февральдә. Матбугат йортының пресс-
конференцияләр залында Татарстан
Президенты М Шаймиев район, шәһәр, рес-
публика матбагасының, радио һәм телеви-
дениенең күпсанлы мөхәррирләре, журнали-
стлары каршында матбугат конференциясе
үткәрде Конференцияне ТРның Мәгълүмат
һәм матбугат министры И Әхмәтҗанов ачты
һәм алып барды.
Сүзенең башында Президент сәяси һәм
икыисадый хәлләр, реформаларның бары-
шы, базар мөнәсәбәтләренә күчү һ б мәсь-
әләләргә киң тукталды Татарстан белән
Россия арасында төзелгән Шартнамә игъти-
бар үзәгенә әверелде Унитар һәм импери-
алистик дәүләтнең гомере кыска һәм гаугалы
булачак Безнең ике яклы Шартнамә менә
шушы куркынычлы факторга чик куя. диде
Илбашы.
Соңыннан Президент журналистларның
күпсанлы сорауларына җавап бирде
АКАДЕМИЯ НЫГЫЙ, ЯҢАРА
Февраль урталарында Татарстан Фәннәр
Академиясенең яңа сайланган әгъзалары
ачыкланды Академиклар арасында «Казан
утлары» журналының редколлегия әгъзасы,
күренекле галим һәм сәясәтче Та- һиров
Индус Ризак улы да бар Котлыйбыз
каләмдәшебезне* Шулай ук Фәннәр Акаде-
миясенең әгъза-корреспонденты булып га-
лим. Язучылар берлеге әгъзасы Әхмәдул-
лин Азат Гыйльмулла улы да сайланды
18 февральдә исә Татарстан Фәннәр
Академиясенең бер еллыгына багышланган
гомуми җыелыш булып узды. Төп докладны
ТР Академиясе президенты. Язучылар бер-
леге әгъзасы Хәсәнов Мансур Хәсән улы
ясады Фикер алышуларда академиклар И.
Таһиров, С Дьяконов. А Коновалов, әгъза-
коррсспонденг. армия генералы М Гәрәев һ б
катнашты Җыелышта ТР Президенты М
Шаймиев чыгышы зур кызыксыну уятты Ул
чыгышының зур өлешен Татарстан— Россия
Шартнамәсенең тарихи әһәмиятен аңлатуга
багышлады
Берьеллык юбилей утырышында ТР
Югары Советы рәисе Ф Мөхәммәтшин. ТР
Премьер-министры М. Сабиров катнашты.
МИЛЛИ МӘҖЛЕС ҖЫЕНЫ
19 февральдә Милли Мәҗлеснең
чираттагы корылтае булып узды Милли
Мәҗлеснең рәисе булып Язучылар берлеге
әгъзасы. ТР халык депутаты Фәүзия
Бәйрәмова сайланды.
ЯҢА ЛАУРЕАТЛАР
Мәгълүм булганча, һәр елны Татарстан
Язучылар берлеге һәм «Туган як» җәмгыяте
инициативасы белән оештырылган идарә
карары нигезендә лауреатлар билгеләнә.
Февраль аенда быелгы лауреатлар ачык-
ланды. Алар Башкортстанда яшәүче татар
шагыйре — Наҗар Нәҗми («Татар теле» ди-
гән шигыре өчен). Рахмай Хисмәтуллин
(«Кыйбла җиле» китабы һәм әдәби-иҗтима-
гый эшчәнлеге өчен). «Казан утлары» кол-
лективы лауреатларны—олы бүләк ияләрен
чын күңелдән тәбрик итә.
КОМПОЗИТОРНЫ ИСКӘ АЛУ
8 февральдә Татарстан дәүләт музеенда
күренекле композитор. «Шүрәле» балетының
авторы Фәрит Яруллиннын тууына 80 ел
тулуга багышланган кичә булды
Музей фәнни хезмәткәрләреннән Роза
Галимҗанова. Флера Степанова, язучылар-
дан Вакыйф Нуруллин һәм Рашат Низамиев I
иче номерлы гимназия укучылары алдында
композиторның тормыш һәм иҗат юлы. татар
сәнгатенең актуаль проблемалары хакында
сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.
ЯКТАШЛАР ОЧРАША. БЕРЛӘШӘ
К Тинчурин исемендәге тагар дәүләт
драма һәм комедия театры бинасында Апае
районында туып-үскән якташлар очрашты
Анда күренекле шагыйрь Шәүкәт Галиев,
җырчылар Фердинанд Сәлахов, Илсур Сафин
һәм Г Камал исемеңдәге татар дәүләт
академия театры артистлары Алсу Гайнул-
лина. И көя Гөхватуллина. Мансур Ибра-
Һимов якташлары алдында үзләренен җыр-
лары. шигырьләре белән чыгыш ясадылар
К Гннчурин исемендәге татар дәүләт
драма һәм комедия театрында Мамадышта
туып-үскән якташлар очрашуы булды Кичәне
шушы район егете язучы Ринат Мөхәммәдиен
истәлекләр сөйләп ачты Татарстанның
атказанган артисты Миңгол Галиев, районның
үзешчән җырчысы-сандугачы Гөлнәзирә
Талипова җырларын тамашачы яратып
каршылады
18 февраль көнне Теләче ягында туып-
үскән шәхесләр күренекле эшмәкәрләр,
галимнәр, язучылар, сәнгать осталары,
спортчылар һәм хакимият вәкилләре Казанда
якташлык җәмгыятен оештыру мәҗлесенә
җыйналдылар Әлеге җәмгыять -Теләче
йолдызлыгы» дигән исемне йөртәчәк.
Якташлык җәмгыятенең президенты итеп
нефть продуктлары белән тәэмин итү буенча
«Карамай» исемендәге тышкы сәүдә фәнни-
производство берләшмәсе генераль
директоры Алимас Вә тиен сайланды -Теләче
йолдызлыгы» март азагында Казанда үзенең
беренче кичәсен уздырыр! а җыена
СИБЕЛГӘН ТАТАР ХАЛКЫ
Мәскәүдә нәшер ителә торган «Российс-
кая газета» кайда күпме тагар яшәве турында
мәгълүмат бастырып чыгарды. Чыннан да,
кайларга гына сибелмә! әп татар халкы?!
Татарстан Республикасында 1.7 ми т-
лион. БДБ илләрендә һәм Рәсәйдә 5 мнл-
ЛИОН
Нижгар өлкәсендә 58603. Ульяновск
өлкәсендә 159093. Пенза өлкәсендә 81307.
Мордовиядә 47328. Волгоград өлкәсендә
25973. Әстерхан өлкәсендә
71655. Киров өлкәсендә 45666. Удмуртиядә
110347, Мари Элда 43741. Чуваши ядә 35689.
Башкортианда II2O7O2. Са
мара өлкәсендә 115280. Пермь өлкәсендә
150460. Свердловск өлкәсендә
183781. Орснбур! өлкәсендә 158564. Чилә бе
өлкәсендә 224605. Курган өлкәсендә 22567.
Төмән өлкәсендә 227423. Омск өлкәсендә
49784. Томск өлкәсендә 20812. Новосибирск
өлкәсендә 29428. Кемерово өлкәсендә 63116.
Красноярск краенда 54052. Иркутск
өлкәсендә 39609. Сахалин өлкәсендә 10699.
Мәскәүдә 157376. Санкт-Петербургта 43997
(Редакция бу мәгьлүмәтләрнен никадәр
дөреслеге өчен җавап бирми).
МӘЧЕТ МАНАРАЛАРЫ ИШӘЯ
Тиздән Казанда ике яна мәчет корылып
бетәчәк Дәрвиш (Дербышка) поселогында-
гысы «Ислам» мәчете дип йөртеләчәк Ул
Татарстанның Халыкка көнкүреш хезмәте
күрсәтү министрлыгының төзелеш идарәсе
матди ярдәме белән төзелә
Ә икенче яна мәчет «Горки-2» торак мас-
сивында Берләшкән Гарәп әмирлекләре эш-
мәкәрләре ярдәме белән төзелә
Берләшкән Гарәп әмирлекләре мөсел-
маннарының матди ярдәме белән җөмһүри-
ятебездә 12 мәчет төзелде инде
АВЫЛДА ЯҢАРЫШ
Изге рамазан ас алдыннан, җомга көнне.
11 февральдә Әлки районының Мулла авы-
лында яңа мәчет ачу тантанасы булды Әлеге
иман йортын «Алпар» совхозы (директоры
Әсхәт Шайдуллин) һәм район төзелеш
идарәсе (башльн ы Мәсгут Шәйлу шин) яр-
дәме белән авыл халкы төзеде Мәчетне ачу
тантанасына авылның яше-карты, читтән
кайткан кунаклар җыелды
Бәләкәй генә бу авылдан милләтебезгә
игелек китерердәй шактьтй гына зыялылар
үсеп чыккан «Казан утлары» журналының
бүлек мөхәррире, язучы Шамил Маннанов.
Татарстанның атказанган артисткасы, бию
остасы Гүзәл Вафина. -Мәгариф» нәшрияты
директоры, язучы Мөдәррис Вәлиев (Салих
Маннапов>. Татарстан социаль тәэминат
министры урынбасары Илдус Гима тдинов
әнә шундыйлар Алар яна мәчетне ачу
тантанасында чыгыш ясадылар, мәчеткә
бүләкләрен тапшырдылар
КОТЛЫЙБЫЗ!
Татар советы әдәбиятын үстерүдәге хез-
мәтләре өчен шагыйрә Энжс Һилалетдин
кызы Мөэминовага. ТР Президенты указы
белән. «Татарстанның атказанган мәдәният
хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.