Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕ ӘНИСӘ, БЕР МӘХМҮТ


Беренче имтихан тарихтан иде. Ишек төбендә башкаларның чыгуын борчылып, куркып көтеп торырга Әнисәнен сабырлыгы җитмәстер кебек тоелды. Шуңа да имтиханга беренче төркем белән үк кереп китте ул.
Бу төркемдә алар бишәү иде: ике егет, өч кыз Башлап билетны егетләр алды Чем кара чәчле, каракучкыл йөзле, тәбәнәк буйлы егет билетын укый-укый тәрәзә буендагы өстәлләр рәтенә таба атлады. Ә озын буйлы, коңгырт чәчле ыспай солдат ишек янындагы рәткә, икенче өстәл артына килен утырды. Әбисеннән өйрәнеп калган бар яхшы сүзләрен эченнән генә кабатлый-кабатлый. Әнисә дә билетка үрелде. Алды да, сөенеченнән чүт кычкырып җибәрмәде. Нинди бәхет белгән сораулар чыкгы бит! Беренче сорау: «Петр патшаның урыс дәүләтен киңәйтүдәге өлеше» Икенчесе: «РСДРПпың II съезды» Әзерләнеп тормыйча да җавап бирергә була, димәк!
Билетына карап әле һаман урыныннан кузгала алмый горган Әнисәгә укытучы
Утырыгыз, диде.
Кыз. солдат каршысындагы урындыкка килеп утырды Сорауларны кабат укып, белгәннәрен күңеленнән барлап чыкты Җавапларны тулысы белән язып тормыйча, бик мөһим дип 1апканнарын i ына кәгазьгә теркәде
Озак та үтмәде, тәрәзә буендагы егетне беренче булып билет алучыны җавап бирергә чакырдылар Җавапка Әнисә дә колак салды әйбәт, гнома сөйли иде егет Шулчак укытучыларның берсе икенчесенең колагына нидер пышылдады. Ничәдер секундлык пышылдау вакытында Әнисәнең өстәленә бөкләнгән кәгазь кисәге килеп төште Ачып караса Үз күзләренә үзе ышанмый торды, гаҗәпкә калды Түп-түгәрәк хәрефләр белән язылган бик гә таныш кулъязма иде бу! Ул «ялг» итеп ар гына борылды «Мәхмүт!» дип сизелер-сизелмәс кенә кыймылдады иреннәре Менә сип нинди икәнсең. Мәхмүт! Сержант Мәхмүт Саттаров!»
Сәйдә ЗЫЯ шигын/м. проза әсәрtope чза Берничә китап авторы Татар-станның атказанган иәдәничт хезмәткәре Казанда чши
Б
Алар бер ел буе хат алышканнар иде. Ул — Апае районы егете. Әнисә Мамадыш ягыннан. Адресны егет кызның авылдашы Хәбирдән алган булырга тиеш. Сержантлар әзерли торган курста алар бергә укыганнар Адресны сорап алганмы Мәхмүт, әллә Хәбир аңа үзе тәкъдим иткәнме бу кадәрлесе Әнисәгә караңгы. Курсны тәмамлагач. Хәбирне Биробиджанга җибәрделәр. Мәхмүтнең беренче хаты Төмәннән килде.
Читтән торып танышуны Әнисә өнәп үк бетерми иде. тик бу юлы тотты да Мәхмүткә җавап язды. Егетнең хатлары гади, тормышчан иде. Дуслары белән төшкән рәсемен дә җибәрде. Чаңгы ярышыннан соң төшкәннәр икән. Уч төбе хәтле кәгазьдә алты егетнең сурәте. Фоторәсемнең артына Мәхмүт: «Сулдан өченчесе мин булам, сагынганда карарсың». дип тә куйган. Шушы сүзләр Әнисәнең җенен чыгарды. «Ясмык хәтле чыккан йөзеңнең кай төшенә карарга кушасың соң син?! Кызларга шундый фото җибәрәләрмени!» —дип үпкәләп йөрде.
Берничә көн үткәч, тынычлангач, үзе дә рәсем җибәрүне кирәк тапты. Тик үзенекен түгел, апасының рәсемен. Сурәт тонык чыккан иде. томан эчендә торган шикеллерәк — өйрәнчекләр эше иде. Хатына: «Без- иен авылда фотога төшә торган урын юк. гаеп итмә инде».— дигән сүзләрне дә өстәде.
Апасы белән Әнисә бср-берсенә һич охшамаган, белмәгән кеше аларның бертуган булуына ышанмый да Апасының кара толымнары иңенә төшеп тора. Озынча йөз. сызылып киткән каш. килешле туры борын. Авылда аның турында: «Хәдичәнең матур кызы».— дип йөриләр. Әнисәнең йөзе түп-түгәрәк. күзләре зәп-зәңгәр. чәчләре бөдрә, җирән.
Фотодагы Әнисә Мәхмүт күңеленә хуш килде, күрәсең. Хатлар тагын да назлырак, тагын да җылырак була башлады. Ике арада шулай матур гына хатлар йөреп торганда, аралар өзелде... Анысы болай булды: укырга теләге барлыгын Мәхмүт гел искәртә иде. Әнисә аңа үзе белгән уку йортларының адресларын җибәрде. Кызның уенда да уку теләге көчле. Китапханәдә эшләп йөрүе вакытлыча гына Менә шулай уртак уйлар, уртак хыяллар җылысына төренеп, күрешү көннәрен күз алдына китереп юанганда Мәхмүттән озын бер хат килде. Егет бу юлы әнисе, апалары, туганнары турында тәфсилләп язган. Әниләре тол калып өч бала үстергән икән. Олылары кызлар. Мәхмүт исә төпчек. Кечкенә апасы күптән түгел кияүгә чыккан Әниләре хәзер ялгыз. Мәхмүтнең хәрби хезмәтне тутырып авылга кайтуын биш күз белән көтәләр. Ә аның укыйсы килә. Ул юллар чатында. Әнисен рәнҗетүдән дә курка, югары хәрби училищега керү теләге дә җанына тынгылык бирми икән. Нишләргә? Әнисәгә мөрәҗәгать итүе нәкъ менә шушы хакта Аннан ярдәм сорый, аңлавын тели. «Кадерлем. бу хатым өчен ачулана күрмә, һәр сүзем йөрәгемнән чыккан хисләрем белән сугарылган. Шунлыктан, төннәремне йокысыз иткән уйларымны сиңа җиткерергә җөрьәт итәм. Әнисәм. үтенәм синнән, чык миңа кияүгә. Мин укыган арада әни белән икегез торыр идегез. Беләм. син дә уку хыялы белән янасың. Апае белән Казан арасы ерак түгел, читтән торып та укырга мөмкин. Ризалыгыңны белдергән җавабыңны көтәм. Сине бик күрәсем килә, рәсемеңне үпмичә йокыга кит кәнем юк».
Көтмәгәндә, уйламаганда килгән бу хәбәр тәэсиреннән Әнисә ни көләргә, ни еларга белмәде. Аңларга тырышып карады, тик нихәтле тырышмасын аңлый алмады. «Күреп, күрешеп бер тапкыр да сөйләшмәгән кыздан ничек инде кияүгә чык дип сорарга кирәк? Моңа, әнисе белән торып торырга, аңа булышучы кеше кирәк. Укып чыккач, авылның беркатлы баласын аерып җибәрү читенмени'’ Бәлки, ул мине шулай сыный торгандыр? Ризалашкан сурәттә дә мин аның әнисенә түгел, үзенә чыгам бит! Бер эгоисттыр бу!
Бер-ике көн уйланып йөргәннән сон Мәхмүтнең дуслары белән төшкән рәсеме өстенә «җүләр!» дип язып, кире җибәрде Рәсемне кайтарып бирү алар арасындагы элемтәнең өзелүе билгесе иде...
Әнә шул егет хәзер Әнисәнең артында утыра, сулышы анын чәч бөртекләренә кагыла. Алдында берсеннән-берсе назлы хатлар язган кешенең кулъязмасы Анда бер генә сорау язылган: «Советларның II съезды турында ниләр беләсез?» Боларны, әлбәттә, белә Әнисә. Белгәннәрен язып та бирә ала тик ул чагында Мәхмүт тә аның кулъязмасын таныячак бит. Юк. язарга ярамый
Ни сәбәпледер, имтихан алучыларның берсе бүлмәдән чыгып китте Икенчесе, тәбәнәк буйлы егетнең җавабын тынлый-тыңлый. тәрәзә каршына килеп басты. Шул берничә секунд, берничә сулыш арасында Әнисә сумкасындагы дәреслек Мәхмүт ягына таба шуышты
Әнисәнең имтиханнан чыгуын Мәхмүт көтеп торган иде
Йә, ничек? — дип атылды ул аның каршысына
— «Бишле», диде кыз. сөенечен яшереп тормыйча
- Шәп! Котлыйм үзегезне!
— Сезгә ничәле куйдылар?
- «Дүртле»
— Мин дә котлыйм!
- Рәхмәт. Сездә китап булмаса. көймә комга терәлгән иде.
Алай ук түгелдер лә.
Чынлап. Армиядә китаплар урысча иде. Хәзер тел ни урысчага, ни татарчага бармый.
һәрчак шулай: имтихан биреп чыкканнан соң күңел күтәрелә, канатланып очасы килә башлый. Әнисә дә нәкъ шул халәттә апаларына гизрәк барып, шатлыгын уртаклашасы килә аның
Мин китим, сау булыгыз, диде ул.
Ә мин сезне ашханәгә чакырмакчы идем
Мәхмүтнең эчкерсез, самими карашы Әнисәне үзенә тартты
Мин каршы түгел, дип ризалашудан башка чарасы калмады аның.
Университет бинасының дүртенче катыннан алар йөгерешеп диярлек төштеләр.
Без таныш та түгел бит әле. диде егет, урамга чыккач Мин Мәхмүт булам. Мәхмүт Саттаров.
Әнисә, диде кыз керфекләрен сирпеп.
Бу исемне ишеткәч. Мәхмүт барган җиреннән гукгалып калды. Гаҗәпләнүдән түгәрәкләнгән күзләре гуп-гуры кышың йөзенә төбәлде Фамилиягез Төхфәтуллинамы? дип әсәрләнде
Әнисәнең ирен читләре йомшарды менә келәм, менә елмаям дип җәелеп ки 1 әргә i ора Тик нык булырт а. ничек тә сиздермәскә, белдермәскә кирәк! Шуңа ул кашларын җыерды, йөзенә сәерсенгән кыяфәт чыгарды
Нигә әле мин Төхфәтуллина булырга тиеш, ди Минем фамилиям Гаязова. Ә сезгә Төхфәтуллина кирәк идеме’ Хәзер бераз чытлыкланып. егетне үртәп алырга да була инде Исемемне ишеткәч, төсегез үзгәрде. Аңлавымча, Әнисә Төхфәтуллина сезнең котыгызны алган
Кызлардан тел куркам мин Юаш. диде Мәхмүт сүзне шаяртуга борып
Кыз тыйнак кына көлемсерәде.
Кызлардан курыккач, нинди сержант ди инде ул?
Сержантлыкка укыталар бит Кызлар белән сөйләшү фәнен беркайда да өйрәтмиләр.
Ярар алайса, сезнең хәлегезгә керәм Миңа хезмәтегез турында гына сөйләгез.
- Солдат тормышының кай җирен сөйлисең. «Тор!» дисәләр торасың, «Ят!» дисәләр ятасың Үз нркеңдә түге i
Кайда хезмәт итгегез? Нинди җирләр күрдегез’
Амур өлкәсендә укыдым. IOM.HUә сержант булып килдем диде егет сүзен кыска тотып Үзегез кайсы яктан? Кайсы елгаларда коенып, нинди чишмәләрнең суын эчеп үегегет.’
— Эчкән суым тау чишмәсеннән, коенуларым Мишәдәдер, туган төбәгем Шәле булыр.— диде Әнисә күзләрен уйнаклатып.
— Теге кызлар урлый торган Шәлеме?
Мәхмүтнең бу соравыннан икесе дә кычкырып көлеп җибәрделәр. Бу хәбәр Әнисәнең үзе өчен яңалык иде. Хәзер! е егетләр кыз урлау түгел, кызлар өчен сугышмый да! Рыцарьлар заманы күптән узды. Шәледә нинди гадәтләр яши торгандыр анысы Әнисәгә караңгы. Мамадыштан Казанга килгәндә юл буенда сузылып кала торган авылларның, мөгаен, иң зурысы Шәледер. Төзек, матур авыл. Шуннан артык мәгълүматы юк аның бу авыл хакында. Тик белмәгәнне белдерергә ярамый.
— Урлатсаң урларлар ул. дигән булды кыз җитдиләнеп.
— Мин тагын шушы зәңгәр күбәләкне урламыйча, ничек Казанга җибәргәннәр дип торам. Мөгаен, сакчың ныктыр? ~
— Сакчыларыма сүз тиерерлек түгел,— дип елмайды Әнисә.— Иң элек әни. Соңга калып кайтсаң, кирәгеңне бирә. Чыда гына.
— Тагын?
— Тагын абый белән апам бар. Җиңги. Тагы да бер яшь сакчым үсеп килә иде,—дип авыр сулады Әнисә.— Ике айлык иде инде... Абыйның малае.. Җирләдек Өч ай була инде.
Мәхмүткә уңайсыз булып китте Кызның сагышын, сабыйны юксынуын оныттырырга теләпме, армиядә булган бер хәлне искә төшерде.
— Шулай бер чакны Амур өлкәсендә подвал казыдык. Шунда кеше чыкты.
— Кеше! Нинди кеше?
— Скелет. Кеше скелеты. Борынгы кабер урыны булган күрәсең. Янәшәсендә кылычы тора.
•— Бик куркынычмы?
— Юк. Тик, әллә ниткән уйлар килде башыма.
— Нинди уйлар?
— Менә без дә йөгерәбез инде. Тегесе кирәк, дибез. Монысы... Шулай йөри торгач, бөркән үлеп тә китәсең.
— Табигать кануны катгый. Берни эшли алмыйсың. Туу — очраклылык, үлем чарасызлык. «Үлемнән калмак юк».— ди безнең әни.
— Әйе инде. Тик шунысы кызык бит: кеше дөньяга үз теләге белән килми. Әмма дөньяга килгәч, синең тууыңа без гаепле инде, дип берәү дә әйтми. Киресенчә, «син тиеш, син — бурычлы», дип тинтерәтә башлыйлар. Мин, мәсәлән, үз теләгем белән туа торган булсам, гомумән, монда тумас идем.
Егетнең фәлсәфәсе кызга кызык тоелды.
— Кайда туар идегез? — диде ул елмаеп.
— Табар идем әле. Ә монда ягарыңа угын әзерләп, малыңа печән эзләп җан чыга. Әни колак итемне ашап бетерде инде. Син укырга киткәч, печәнне кем чабар, урманны кем кисәр, ди.
Мәхмүт әйбәт әңгәмәдәш иде. Кайбер егетләр шикелле сүз таба алмыйча интегеп тормый. Гади. Тормышны белә Кыланчык та түгел, уйлаганын уртага салып әйтә. Бу сыйфатлары аның Әнисәгә бик ошады.
— Мин тагын. Америкада туасың калган дип торам
Ул шулай Мәхмүт белән үз итеп сөйләшә торгач, син дип эндәшүен тоймый да калды.
— Америкада тусаң ярар иде ул. Американы куып җитәбез дә узып китәбез, дип күпме сөрән салдык ич.
— Анда сугышлар булмаган шул,— дип каршы төште Әнисә.
— Юк, юк! Мин бүген синең белән тарихтан бәхәсләшә алмыйм,— дип елмаеп, Мәхмүт ике кулын да югары күгәрде. Син хаклы!
Түбән төшкәндә, җаен туры китереп, уң кулы кызның биленә кагылып алды. Тәннәр буйлап рәхәт дулкын йөгерде. Күңелләр бу дулкынның тукталмавын, берөзлексез тирбәлүен теләде. Егетнең хыялы назның татлы ширбәтендә йөзә иде. «Мамадыш Әнисәсе дә шулай чибәр микән?
Хәер, аның турында уйлануның кирәге юк. Очрашырга үзе теләмәде ич' Кайдан килеп башка керде соң әле.. Янәшәмдә хыял үзе бүген...»
Хәрби хезмәткә киткәннән бирле кызлар биленә кагылмаган куллар менә-менә кызны куенына кысар да. иреннәр иренгә кушылыр шикелле иде...
Тик кыз кырыс Ул җитди булырга тырыша. «Бер озатудан үземә караттым, дип уйламасын әле. Егетләргә ялындырсаң яхшы. .»
Әнисә егетнең тәкъдимнәренә ипле җаваплар таба торды.
Мәхмүт аңа
Әйдә кино карыйк бүген. Имтиханнан соң ял итәргә безнен хакыбыз бар. диде.
Икенче юлы инде,— диде кыз кабат очрашырга мөмкинлек кал-дырып. Бүген вакытым юк.
Ашыгасыңмыни?
Каравайга ук барасым бар Апаларга
Мин сине озатам
Юк. юк Мәхмүт. Рәхмәт. Мин икс көннән кайтам! Әнисә рәтләп хушлашып та тормыйча, трамвай тукталышына таба йөгерде.
Әллә нәрсә булды Әнисәгә. Үз-үзенә урын тапмады Читтән торып танышкан егет белән очрашырмын да. ул минем күңелемә керер, дип башкайларына да кермәде бит! Уйлап та карамады Уйлап караса соң «Җүләр!» дип фотосын кире җибәргән булыр идемени' Йөрәкнең үрсәләнүенә каршы, ул арала, икенче «мин» башын күтәрә «Тукта әле. ул хәгле вәсвәсәләнмә, дип киңәш бирә. Бәлки укырга керә алмассыз...»
Тулай торакка тагын ике көннән соң гына кайтасы Әнисә, апаларындагы беренче төнне үк көчкә үткәрде. Әйләнде-тулганды. керфегенә йокы кунмады, иртүк торып киенә дә башлады Моны күргән апасы:
Бу вакыттан кая барасың'* дип гаҗәпсенде.
Өч коннән имтихан. Укыйсым күп.
Алайса үзеңә кара.
Алар төш вакытында очраштылар Бер шешә кефир белән гәзиткә төрелгән пәрәмәчләр кочаклаган Әнисә буфеттан чыгышлый Мәхмүткә килеп бәрелде
Кайттыңмыни!? дип. егет сөенеченнән балкып кызның кулын тотты.
Китабым калган.
Каушаудан Әнисәнең бит урталарына ут капты. Колак яфраклары чеметтереп кызышты. Мәхмүт исә сорап калырга ашыкты
Кич кая барасың?
Бармыйм.
Кич утыра керергә рөхсәт булырмы?
Кер.
Нәрсә дисең инде? Кермә, дип әйтеп булмый әйтә дә алмый Аны күрер өчен ашкынды ич. Уенда һаман ул. Әллә бер күрүдә ташыйк булу дигәннәре шушы микән? Моңарчы бер егет кулы да тотып карамаган кыз түгел ич ул! Авыл егетләре озатып карады, кунакка килгәннәре дә мәхәббәтләрен белдерде Тик берсе лә аттың күңелен ныклан яулый алмады
Әнисә бүлмәгә йөгереп керде дә сирт мәле караватка ахылдап килеп утырды Шул вакыт «кылт» иген исенә төште: бәй. бүлмәдә бүген берүте ич ул' Ашау онытылды. Ут ашыт ып-кабаланып бүлмә җыештырырга тотынды Артык-портык күлмәкләрен шкафка элде. Китап-д.тфтәр.тәрен чемоданына тутырды. Мамадыш районы, дин язылган кәгазь-мазар күз алдында кала күрмәсен
Кичке сәгать җиде тулганда Мәхмүт ишек шакыды I әү итсенә сы танып торган хәрби кием, күкрәктәге значоклар аңа килешә, йөзенә җитдилек өсти
Чәй эчкәндәй булып, өстәл артында озак утырылды. Караган кинолар, укыган китаплар, истәлекләр искә төште. Чәйнектәге су күптән суынды. Әнисә чәйнекне кабат кайнатып керергә ниятләп, өстәл яныннан кузгалганда Мәхмүт түзмәде, аның биленнән кочып үзенә тартты.
— Әнисә...
Кыз елмаеп, егетнең иреннәренә имән бармагын куйды:
— Я-ра-мый!
Кызның кулын Мәхмүт учына алды. Бармак битләрен берәм-берәм иреннәренә тидерә-тидерә пышылдады:
— Сөеклем минем... Кадерлем... Син бит хыялымда йөрткәнем...
Әнисәнең күзаллары пәрдәләнә, зиһене чуала... Ул аңа һаман ныграк елыша.. Баш миенең үзәгендәге нәни бер күзәнәк кенә, өзек-өзек дулкыннарын җибәреп, йөрәк белән тартыша: «Кочакка керүгә эреде, йомшак кыз икән димәсме? Егетләргә сөюеңне белдермәү язшы... Аның хатларын көтеп алган Әнисә икәнлегеңне белми ич ул! Сиздермә... Сиздермә... Бәлки... хат алышкан кызлары да бер син генә түгелдер...»
Тамчы таш тишә, диләр. Тәки шул нәни күзәнәктән килгән дулкыннар, тирбәлә торгач чәйнекле кулны кузгатырлык, әз генә булса да, читкәрәк тартылырлык көч бирде. Билне кыскан егет кулы бераз йомшарды. Әнисә кочактан ычкынып, ишеккә атылды. Ярый әле аш бүлмәсендә берәү дә юк иде.
Чәйнегенә су агызып, плитәгә куйды, газын әз генә чыгарды. Салмак утта иркенләп кайнасын, дип уйлады. Әнисә ашыкмый. Аңа зиһенен тупларга, үзен кулга алырга кирәк. Җете кызыл тиз уңа, диләр. Кинәт кабыну, тәкатьсезләнү килешмәс.
Аш бүлмәсендә юанып Әнисә ялгышмады. Ул кергәндә Мәхмүт тә тынычланган иде. Кулында гәзит. Шуны караштыргалап утыра.
Сүз тагын уку турында башланды.
— Синең урыс теленнән дәреслекләрең бармы? Җөмлә тикшерүне мәктәптә укыганда да яратмый идем, диде егет, гәзитен өстәл читенә куеп.
— Тарих-филология факультеты булгач, яратмасаң да өйрәтерләр...
— Мин бит диңгезче офицер булырга хыялланган кеше, Әнисә.
— Хыялыңа нишләп хыянәт иттең соң?
— Әни каршы килде. Теләгән кешегә Казанда да укырга була, диде.
— Үкенмәссеңме икән?
— Белмим.—диде ул. Күзләреннән бөркелгән сагышын яшерергә теләп. Егетнең эчке моңын бар тулылыгы белән сизде Әнисә.—Юк, үкенмимдер,—диде ул үзен кулга алып.— Ә менә сине очрата алмасам, үкенеч булыр иде!
- Очратканыбызга үкенсәң, нишләрсең? — дип көлде кыз.
- Әнисәкәй, мин чынлап әйтәм. Әллә нишләдем мин. Сине күргәннән бирле исереп йөрим менә. Күңелемдәген аңлатырга сүзләр эзлим, табалмыйм.
- Егетләр гел шулай инде... Тасма телле...
— Алай димә, Әнисә...
- һай, Мәхмүт! Яшенле яңгыр тиз уза...
«Яшенле яңгыр тиз уза...» Бу сүзләрне элек тә ишеткәне бар аның. Таныш сүзләр.. Кем әйтте соң әле?..»
- Ачуланмасаң, бер сорау бирер идем,— дип дәвам итте Әнисә.
— Рәхим ит.
— Имтиханнан соң... исемемне ишеткәч, нишләп йөзең үзгәрде?
— Үзгәрдемени?
— Ничек кенә әле!
— Бер кызык халәт булды ул...
— Сөйлә, ә?
— Әнисә исемле кыз белән хат алыштым мин. Сине шул дип торам.
— Ул кызны танымыйсыңмыни?
Тонык кына фотосын җибәргән иде Үзен күрмәгәч, ялгышырга да мөмкин
Армиядәге егетләр бер-берләренә кызлар адресы бирә икән дип ишеткәнем бар иде минем дә
Ул кызның адресын мин үзем алдым
Кайдан?
- Хәбир исемле егет белән бергә укыдык Мамадыш егете.
Мона авылдаш кызы хат яза Йөргән кызы түгел, дус кызы Сөйләшәбез шулай Хәбир мактый моны Акыллы, кешелекле, ди. Хәбирнең кайсы авылдан икәнен беләм ич мин Сержантлар мәктәбен тәмамлап. Төмәнгә килгәч, хат яздым
Очрашырга теләмәдеңме?
- Ара өзелде безнең.
— Очрашсагыз, кызык булыр иде,— дип балаларча куанды Әнисә.
Ну хәйләкәр дә инде син! дип көлде Мәхмүт
— Нишләп тагын?
Миңа әллә ниләр сөйләттереп утырасың биг
- Синең турында күбрәк беләсем килә.
«Тагын таныш җавап»
Кайчакг а өйдә берәр нәрсәгә күзең төшә дә. шуңа исең китеп карап торасың. Әйтерсең, син аны беренче тапкыр күрәсең Мәхмүтнең хәзерге халәте дә шулайрак иде. Әнисәнең һәр җавабы аңа нидер хәтерләтә сыман Әллә укыган романнарындагы геройлар теле белән сөйләшә инде, дип тә уйлап алды егег. тик ачыклый алмады
Үз бүлмәсенә кергәч, йоклый алмыйча озак уйланып ятты Мәхмүг. Бүгенге әңгәмәне күңеленнән кабаг-кабаг кичерде Мамадыш Әнисәсе язган хатлар исенә төште. «Көннәр шундый әкрен уза. Хезмәтне бүген үк тәмамлап, туган якларга кайтасы килә. Ичмаса кыска ял да бирмиләр Тавык төшенә тары керә, диләр Мин дә синең белән күрешү мизгелләремне күз алдыма китереп хыялланам Имеш, миңа ял бирәләр дә. тиз генә сиңа хәбәр салам: «Төмән Мәскәү поезды белән шул көнне Казанда булам. Каршы ал!» —дим. Әмма бу бары тик татлы хыял гына», дип язган иде ул бер хатында Аңа каршы Әнисә «Яшенле яңгыр тиз уза Мин дуслыгыбызның озын булуын телим», дип язган иде Фикерен шигырь белән дәлилләп тә куйган
Олы хислор күңел түрлорендо.
тел очында йерсо. жил алыр Яратуын артык тирән булса, «яратам» дип «тйтү бик авыр *
Мәхмүт кинә! маңгаен тотты. «Соң. тиле баш' Икесе бер Әнисә ич инде! Вәг җүләр! Шә-ә-әп! Кызык итте бу кызыкай мине »
Имтиханга әзерлек көннәрен алар бергә үткәрделәр Тик бер-бер- ләрсн белүләре турында икесе дә ләм-мим
Урыс теленнән имтиханга Мәхмүт соңга калын килде Әнисә «дүртле» алып чыккан, борчылып Мәхмүтне көтә иде
Имтихан бегә ич инде, диде ул Мәхмүтнең килгәнен күреп алуга, каршысына чыгып. Өч кенә кеше калды. Менә дәфтәр. Бәлки, кирәге чыгар.
Имтиханны егет «өч»кә бирде Болай булгач конкурстан үтүе икеле иде аның Ул үзе дә моны чамалады Әмма ни өчендер аның моңа исе китмәде. Әллә инде чынлап га гуманитар фәннәр өйрәнергә күңеле тартмады. «Бишле»гә биргән кешедәй шаярды, көлле Алар кич буе Казан урамнарын урадылар Тик. егет теленнән «яратам» дигән бер кәлимә сүз төшмәде Куллары Әнисәнең биленнән кочмады Кызларның төшенә генә керердәй гаҗәеп егет иде ул бүген Әйе. арып-галып тулай
* Саҗидә Сөләйманова шигыре (автор искориәее
торакка кайткач, ишек гәбендә бер тапкыр тәмен белеп, суырып үпте ул аны. Аннары «кырт» борылып, үз бүлмәсенә китте. Ярату теләгенең татлы газабыннан котылу өчен, аның үз өстенә салкын су коярга ашыгуын Әнисә башына да китерә алмады..
Иртәгесен. Әнисә нихәтле генә көтсә дә, егет ишек шакымады. Аптырагач, кыз үзе аларга керергә уйлады. Бүлмәдәшләре аның китүен әйттеләр. Кызның күзләре мөлдерәмә тулды, тамагына төер утырды. Кеше алдында сытылудан куркып, тизрәк чыгып китү ягын карады. «Димәк, киткән... киткән...» Теле һаман бер сүзне тәкърарлады.
Тулай торак диварлары аның йөрәген кыса шикелле. Сулыш җитми, гын алуы авыр Әнисә тизрәк урамга чыгарга уйлады. Бәлки, хәле анда бераз җиңеләер, авыр уйлары бераз таралыр...
Чыгышлый, хатлар куела торган киштәгә күзе төште. Анда Төх- фәтуллина Әнисәгә дип адресланган хат ята иде. Түп-түгәрәк хәрефләр белән энҗедәй тезелгән матур, тигез кулъязма. Әнисә ашыгып-кабала- нып ачты хатны. «Кадерлем, болай китеп баруым өчен мине гаепләмә. «Өчле» белән мин конкурстан уза алмаячакмын. Хезмәтемне тутырып, тизрәк кайтырга кирәк миңа Язмыш синең белән күрештерде. Иң мөһиме шушы. Көт. Тагын икс айдан яныңа бөтенләйгә кайтам. Мәхмүт.»
Бу юлы Әнисәнең башы әйләнеп киткәндәй булды. Ә бераздан теленә җыр килде, күңеле кош сыман җилкенеп зәңгәр күккә күтәрелде, хисләре диңгез дулкыннарыдай чайкалды... Кыз күңеле шул!