БӘХЕТ КОШЫНЫҢ КАНАТЫ ТИЕП КИТКӘНДЕР...
Әйе. сәхнәгә гадәти бер профессионал музыкант кына түгел, ә бәлки моңга жаны- тәне белән гашыйк артист чыкса, ул инде тыңлаучыга илаһи сәнгать, аһәңле донья бүләк итә Виолончелдә уйнау остасы Лариса Маслова нәкъ менә шундый музыкант, тыңлаучының күнелен яулап ала белгән сере-сә- ләте бар анын. Концерт залында ул яшьлеккә хас эчкерсез халәт тудыра Маслованын. артистка буларак, үзенчәлекле бу сыйфатын аерым билгеләп китәсе килә: филармониядә егерме елга якын эшләп, ул артистлык хезмәтен гадәти һөнәргә генә әйләндереп калдырмаган (кызганычка күрә, артистлар арасында мондыйлар да очрый). Лариса музыканы чын ярату белән ярата, бәләкәй чактан ук моңга бай булып үсә Шул чакта ук ана бәхет ишекләре ачыла: Казан консерваториясе каршында талантлы балалар өчен махсус урта мәктәп музыка мәктәбе оештырыла. Лариса мәктәп оешкан елны ук Иршат Хәйретдиновның виолончель классына укыр! а керә Үзенең беренче укытучысы Иршат Насретдин улына виолончельдә уйнар! а өйрәткәне өчен генә түгел, ә татар музыкасына мәхәббәт уятканы өчен дә Лариса мсн-мен рәхмәтле. Әгәр репертуарында тагар музыкасы булмаса. Лариса Маслованын сәхнәдә! е ижаты үзенең иң гүзәл сыйфатларыннан, тулылыгыннан мәхрүм катыр иде
Бу мәктәпне тәмамлагач. Лариса Казан консерваториясенә укырга керә Шул чорда язмыш Лариса!а тагын бер бәхетле очрак бүләк игә дөньякүләм танылган мастер Мст ислав Ростропович тап берничә дәрес алырга мөмкинлек туа Күз алдына кигерегез: шундый мәшһүр музыкант белән якыннан очрашулар, аның киңәшләрен ишетү Ларисага нинди иҗат шатлыклары китергәндер, яшь музыкантын иңнәренә илһам канатлары үскәндер Лариса бүген дә әле Ростроповичтан алган дәресләре i урында куанып исенә төшерә, бу дәресләр аның ижаты формалашуга гажәеп күркәм тәэсир ясаган Маэстро Ростропович музыкада беренче адымнарын атлаучы яшь кыз балада чын музыкант күрә «Музыкада техника!а ирешеп була, нн әһәмият лесс музыкантның йөрәге, күңеле Музыкант кешелекле булыр! а тиеш Синең күңелең кешелекле Син музыканы данын белән тоясың», ди ул Лариса! а һәм Мәскәүгә килер! .1, үзенең шәкерте булырга тәкъдим итә Ләкин рәхимсез язмыш атаклы музыкант Ростроповичны ераклар! а илтеп ташлый, ул туган илен калдырып, чит илтә китәргә, эмигрант булып еракта гомер сөрергә мәжбүр була Лариса Маслова Казаннан китми консерваторияне бик яхшы тәмамлап, ин әйбәт билгеләр генә куелып кызыл диплом ала Аннары ассистентура-стажировка үтә. үтенең укытучысы профессор Хәйретдиновның тугъры шәкерте булып кала
Әле студент чагында ук Лариса Казан концертларында еш катнашып, үзенең ЭШЧӘНЛС1СН башлап җибәрә. кулына виолончель тоткан яшь кыш бала әледән-әлс сәхнәләрдә күренә, му тыка сөюче төрнең ш ьтнбарын жөлеп итә. Бөтен илгә танылган куренек le дирижер Haian Рахлин житөкләтән оркестр составында чыгышлар ясый оркестр солисткасы буларак. Чайковскийнын данлыклы «Рококо темаларына вариациялөре»н уйный Консерваторияне тәмамлагач. Филармония каршында! ы
шушы симфоник оркестрга эшкә керә «Үзен оркестрның аерылгысыз нерв күзәнәге итеп тою. артистлык сәләте, музыкага кайнар мәхәббәт, интонациянең чисталыгы, матурлы! ына ирешү -— Лариса Маслованың музыкант буларак, тумыштан килгән табш ый сыйфатлары», дип бәяли аны үзенең бер чыгышында Натан Рахлин
197S елдан Лариса бүгенге көнгәчә Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт филар-мониясендә солистка. Музыкант буларак, сәхнәгә ялгыз гына чыгып, йөрәге i үрендә тыңлаучыга җиткерер моңы барлыгын ул. мөгаен, күптән тойгандыр Дөресрәге, ялгызы түгел, үзенең якын дусты — виолончеле белән. Менә бер кичне симфоник оркестрда уйламаганда көтмәгәндә, шундый хәл килеп чыга: концертта виолон-челист-солист кирәк була. Рахлин оркестрдагы барлык музыкантларга мөрәҗәгать итә кем 1ӘВӘККӘЛЛӘП уйнарга алына9 Музыкантлар арасыннан яшь кенә кыз — Лариса торып баса Гәүдәгә дә җыйнак, яшь үсмер бала кыяфәтле генә Лариса, тәвәккәлләп, солист булырга ризалык биргәч, оркестр музыкантлары аңа ышанып бетмичә, гаҗәпсенеп, эчтән көлемсерәп карап куялар. Шактый дәү виолончель янәшәсендә Лариса сабый бала кыяфәтендә риясыз басып тора. Тәвәккәллек — ярты уныш. диләр. Лариса, тәвәккәлләп, Сен-Сансның «Аккош» дигән әсәрен башкара, бу әсәрнең нигезендә аерым бер символик мәгънә дә бар аккош бит ул шундый кош. аның ялгыз калган чагы кешегә көчле тәэсир итә. кешене сагышландыра. моңайта Ә көтү-көтү булып йөргән аккошлар кеше күңеленә артык тәэсир итми Лариса сәхнәдә «ялгыз аккош» булып чыгыш ясый. Тыңлаучыны уйландыра, сагышландыра, күптән хыялында йөрткән беренче адымын атлый.
СССРның халык артисты, профессор Рахлин кебек күренекле дирижер җитәк-ләгән симфоник оркестрда эшләгән еллары Лариса өчен зур мәктәп була. Кайтып- кайтып уйлана ул. оркестр аны зур музыка дөньясына әйдәде, хыялларына, өмет-ләренә канат куйды, тыңлаучылар белән очраштырды..
Натан Рахлин «тумыштан килгән табигый сыйфатлары»н күреп. Ларисага зур бәя бирсә дә. музыка дигән сәнгать шундый катлаулы сәнгать бит ул. анда табигый сыйфатлар белән генә уңышларга ирешеп булмый. Чын мәгънәсендә танылу өчен музыкант тир түгеп эшләргә, тырышырга, үз-үзен аямый хезмәт итәргә тиеш
«Чын профессионал музыкант тиз вакыт эчендә өйрәнеп чыгышлар ясарга, көтелмәгән кыен очракларда да сәхнәдә югалып калмаска тиеш», ди Лариса үзе Бу сүзләрне ул хәзер, инде күп еллар узгач, артистлык хезмәтендә зур гәжриба туплагач әйтә
Казан консерваториясе ректоры. СССРның халык артисты, профессор Нәҗип Җиһаиов үзенең бер чыгышында артисткага мондый бәя биргән иде «Маслова талантлы виолончелистка. Башкару осталыгы белән бергә, артист буларак ягым-лылыгы. эстрадада үзен тота белүе, эмоциональ уйнавы — менә аның уңышларының сере»
Әйе. Лариса Маслова сәхнәдә үзен гади, әмма ләкин бик сөйкемле тота. Тыңлаучылар аны яратып каршы алалар, алкышлап озаталар. Ул бер концерттан да баш тартмый, һәрвакыт, һәр концертта уйнарга әзер. Музыкадан яхшы хәбәрдар тамашачылар да. виолончель дигән инструмент турында ишетеп кенә белгән кешеләр дә яратып тыңларлык әсәрләр башкара ул. Бигрәк тә татар тамашачылары алдында чыгыш ясарга ярата. Ә бит виолончель татар халкы гомер-гомергә яратып уйнаган, яратып тыңлаган гармун да. скрипка да. курай да түгел Ул татар тамашачысы өчен яңа. хәтта ят уен коралы дисәк тә ярый Виолончель безнең татарларга революциядән соң гына кергән. Ә шулай да виолончель татар музыка сәнгатендә үзенең матур урынын яулап алды. Ул инструментның йомшак. я1 ымлы аһәңе татар халык көйләренең моңы белән ничектер бик тәңгәл, тылсымлы, сихерле көчкә ия шикелле Бер караганда виолончель белән татар халык көйләре, бигрәк тә борынгы көйләре арасында бернинди дә бәйләнеш юк кебек. Борыш ы бабаларыбыз бу инструментны күрмәг әннәр дә, белмәгәннәр до. Ә шулай да Лариса кебек оста башкаручылар бүген виолончель белән татар халык көйләрендәге ниндидер эчке бәйләнешне табып, бу уен коралын кыю рәвештә татар концертларында да яңгыраталар.
Виолончель Моннан биш гасыр чамасы элек дөньяга килгән кыллы инструмент Аның башка бер инструментка да охшамаган яңгырашы һәм матур даны бар.
Көнбатыш Ауропаның Ренессанс культурасы чәчәк аткан чорда туган виолон-чель (скрипка белән бер чорда), әкренләп виоланы (зур скрипкага ошаган кыллы инструментны) кысрыклый, виола урынын ала бара, кешеләр виолончель белән скрипканың гавышы матуррак яңгыравын аңлый баралар һәм виолончельне өстенрәк күрә башлыйлар Виолончель тавышы кеше җырлаган, кеше көйләгән тавышка охшаш, шуңа күрә дә ул кеше күңеленә тиз тәэсир итә. Бу уен коралының авазы
К узаклэрю үтеп яңгырый, ул күнсл ачу инструменты түгел, аны бер вакытта да кафе
I рестораннарда уйнатмыйлар.
Узган елның апрель аенда җәмәгатьчелек кинәт вафат булган шагыйребез Мәхмүт
Хөсәен жәсәде белән Язучылар йортында мәңгелеккә хушлашкан чакта Лариса
шагыйрьнең баш очында бик МОНЛы игеп татар халкының борынгы көйләрен уйнады
Күпләрнең кү зләрендә яшь иде Виолончель ирләрчә тыенкылык белән үкседе,
шагыйрьне соңгы юлга озатып, бәхилләшеп жылады. Шагыйрьне озатыр! а килгән халык
әнә шулай бәгырьне юаткан өчен Ларисага рәхмәтле калды
Лариса Маслова татар музыкасы өчен бик зур эш башкарды — виолончель өчен
язылган татар музыкасы антологиясен төзеде Татар дөньясында бу уен I коралы өчен
язылган барлык әсәрләрне җыеп, туплап, аларны тыңлаучыга җиткерде һәм бу милли
инструменталь музыка тарихында беренче тапкыр башкарыл!ан зурхезмә! иде Моңа
Лариса ун елга якын гомерен бирде Китапханәләрдә онытылып яткан кулъязмаларны
актарды, композиторларның архивларын өйрәнде, чын мәгънәсендә зур фәнни эш
башкарды Әгәр композиторларның басылып чыккан әсәрләрен генә җыеп, программа
төзегән булса. Лариса татар музыкасының гаять кыйммәтле энже-җәүһәрләрен туплап,
антология төзү бәхетенә ирешә алмаган булыр иде Аның бу эше көтелмәгән нәтиҗәләргә
китерде Татар музыкасында виолончель өчен махсус язылган әсәрләр бик аз диючеләр
гажәпкә калдылар, чөнки андый әсәрләр бар икән, күбесе онытылган, күбесе заманча
яңгырамый, искергән дип. игътибардан гошегг калганнар Ә чынлыкia алар үзләренең
күркәмлекләрен һич тә югалт маганнар, үз башкаручысын котеп ятканнар икән Шундый
әсәрләрдән, мәсәлән. Маслова композитор Мансур Мозаффаровнын кулъязмаларын
тапты Мозаффаров 1945 елда ук виолончель һәм фортепьяно өчен татар халык көйләрен
эшкәрт кон 1989 елда Маслова концертында «Ка зан сөлгесе». «Кара урман». «Яз да
була» көйләренең яңгыравы күпләр өчен яңалык булды
Лариса виолончельнең татар көйләрен матур, моңлы итеп яңгырата торган
мөмкинлекләре чикләнмәгән дип саный Виолончель кешесенә карап ачыла торган затлы
уен коралы. Лариса кулында ул нәкъ менә чын татарча «җырлый» башлый Чөнки Лариса
үзе бик кечкенәдән татар көйләрен тыңлап, яратып үскән Исеме, фамилиясе татарча
булмаса да (әтисе рус милләтеннән). Лариса милләте белән тагар Аның әнисе Франгизә
ханымның нәсел тамырлары Татарстанның Дөбъяз төбәгеңә барып тоташа. Ә бабасының
нәселе Зеленодол районыннан Миңсылу әбисеннән Лариса кечкенә ча| ыннаи ук та
борыш ы көйләрне шулкадәр күп белә, Ларисаның сабый күкеле барысын да үзенә җыеп
бара Лариса мәрхүм әбисен сагынып болай ди. «Минем әбием бик күп көйләр белә иде.
ул аларны кычкырып җырламый иде. әкрен генә, авыз эченнән генә бик йомшак тавыш
белән моңлы итеп көйли иде Радиодан Илһам Шакиров җырлавын ишетсә, җылый торган
иде Бик музыкаль кеше булган минем әбием »
Ә инде үзе артистка булгач. Лариса Илһам абыйсы белән якыннан таныша. Илһам
Шакиров аңар татар көйләренең моң хасиятләре турында бик кызыклы киңәшләр бирә
Лариса аны үзенең остазы итеп саный
Виолончельнең тагын бер кызыклы я>ы бар: ул койне аккопансмснтсыз. ЯЛ1ЫЗ
башкара торган инструмент. Ә бергавышлылык татар музыкасының иң әһәмиятле
үзенчәлеге. Шуны истә тогын. Р Калимуллин. Ф Әхмәгов. М Шәмсет- динова. Р
Әхиярова кебек копмозиторларның соңгы елларда бу уен коралы өчен күп әсәрләр
язулары очраклы хәл түг ел
Лариса Казанда, беренче яәрдән булып. Ауропа классик музыкасын виолончельдә
яңгыра!кан музыкант Классиканы уйна!анда. Лариса Маслова бүгенге көн сулышын да
исендә тота. Аның концерт программасында Барток, Кодай, Бриттен. Гобәйдудлина
әсәрләре бап Артистканы танылган Мәскәү композиторлары В Агафонников. А
Муравлев һәм В Брумберглар виолончель өчен язылган әсәрләрен беренче булып
башкаручы игеп еш кына чакыралар Бу музыкант өчен югары Смя әлбәттә.
Виолончель моңында кеше тавыш ,ары бар дидек. Чит төбәкләргә, зур шәһәрләр!
ә чыгыш ясар!а барган чакта Лариса һәрчак үзенең дусты, аерылмас юлдашы виолончель
белән бергә бу пар Тулы хокуклы «гражданин» санап ул виолончелью дә билет сатып ала
Самолетта яисә автобуста аны янәшә «утыртып■ сөеп, иркәләп кенә алып бара
Ил киңлекләрендә яшәүче төрле халыкларга Лариса татар моңын җиткерүче илче
Ул аны һәммә кешенең бәгыренә үтәрлек игеп оста башкара Менә шундый талан I на.
янам на кыз у i Татарстанның атказанган артисты Лариса М.к това