ЮЛ ЧАТЫНДА КАБЕР
ПАРЧА-ИСТӘЛЕК
Сәйделгыйлем агай Зариповкя 73 яшь. Ул гомереа Мөслим районының Вәрәшбаш авылында үткәргән. Яргы гасырдан ар1ык балаларга немец теле һәм география укыта. Бу — аның төп һөнәре. Әмма җанында күп төрле тойгылар, тынгысыз уйлар саклаган Сәйделгыйлем агай кулына каләм яла, якташлары анын мәкаләләрен, очеркларын, □арчаларын «Авыл утлары» исемле район гәзите битләреннән даими укып баралар. Йөхчәгән мәкалә һәм парчалар анын каләме аша якташларына барып ирешкән. Алай гына да түгел, Сәйделгыйлем агайның хикмәтле сүзләре, якташлары хакында җан җылысы белән язган парчалары республикабыз гәзитләрендә дә басыла кмлгәи. Ул язган хәбәрләрдә Мөслим ягының данлы кешеләре дә, авыл тарихы да, укытучы-оедагогны борчыган тәрбия мәсьәләләре дә урын ала.
Авыл хәбәрчесенең тынгысыз каләме ирешкән әдәби-сәнгатьчеле- кне искә алып, мин аның бер парчасын яразкан журналыбызга тәкъдим итәм
Гариф АХУНОВ.
ау башындагы ул каберне мин балачактан бирле хәтерлим. Зөбәйдә кабере дип атала ул. Сабый чакта без юа җыеныннан кайтучы атлы кунакларны шул кабер торган тау астындагы басу капкасын ачып каршылый идек. Кунаклар чәчеп калдырган кәнфитләрне яшел хәтфә чирәм арасыннан җыен ашаулар инде еракта калган. .
Җиде юл чатындагы әлеге кабернең чардуганы чирәм тосле яшелгә буялган, урта бер җирендә зур ак каен үсеп утыра иде.
Шул тирәдән узучылар: «Монда нинди зат ята икән? Нигә ялгыз ул кабер?»—дип уйлагандыр, билгеле.
Мин дә сабый чагымнан ук моның серен белергә тырыштым. Тик аны үсеп җитеп, мәктәптә укытучы булып эшли башлагач кына ачык белә алдым. Балаларны да, география дәресләрендә сәйранга чыккач, шушы кабер янына алып килә идем. Ни әйтсәң дә, Зөбәйдәнең гомере мәктәп белән, мәгърифәтчелек белән бәйле.
Зөбәйдә...
Аның чын исеме Зинаида Васильевна Тутаева (Бочкарева). Ул Казан шәһәрендәге керәшен татары Василий Кузьмич Бочкарев дигән сәүдәгәр гаиләсендә туган. Зинаида үз заманына күрә укымышлы, зирәк кыз була. Ул үсеп җиткәндә, әтисе Василий Кузьмич йолым түләп керәшенлегеннән баш тарта һәм, ислам диненә кире кайтып, Госман Барбашевка әйләнә. Шул чагында кызына да Зөбәйдә дип исем куштыра.
Бераздан Зөбәйдәне Сабадагы зур бер сәүдәгәр Кәрамулла Тутаевка кияүгә бирәләр. Тик яшь кәләшкә ире белән озак яшәргә туры килми. Кәрамулла ярман сугышына китә, анда өлкән офицер дәрәҗәсенә күтәрелә, тик өенә кайту гына насыйп булмый аңа — сугыш кырында ятып кала. Сугыштагы батырлыклары өчен ул зур бүләк — икенче дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләнгән була. Бүләкне соңрак хатынына тапшыралар.
Т
Шул чорларда безнең авылда да бай сәүдәгәрләр яшәгән. Аларның берсе Хөрбәтулла Рәхимҗанов сәүдә эшләре белән Казанга йори. Шулай бер баруында аңа якын дусты Госман Барбашев сөекле кызы Зөбәйдәнең тол калуы турында әйтә.
— Әфәндем Госман, миңем бертуган энем Зарифулланың җәмәгате Фатыйма да гүр иясе булды бит әле...—ди Хөрбәтулла
Госман сәүдәгәр дустының тел төбен шундук аңлап ала, кулы белән ияген учлап, арлы-бирле йөренеп тора да әйтә:
— Әллә соң, кордаш, бу ике ятим җаннарны кавыштырып, башлы- күзле итәбезме?
Авыл сәүдәгәре моңа, әлбәттә, риза була.
Әнә шулай итеп, шәһәр кызы, укымышлы Зөбәйдә безнең авылга килен булып төшә. Ятим калган ике баланы, үз балалары кебек якын күреп, куенына сыендыра. Зарифулла белән бик матур, бик тату яши алар. Авыл кешеләре дә Зөбәйдәнең зирәклеген бик тиз таный Вәрәш- башта урысчаны «су кебек эчүче» бер Зөбәйдә генә була. Хатларга адресны ул яза, авылга урыс агае килсә, тылмачлык итүен сорал, Зөбәйдәгә йөгерәләр. Урыслар белән аралашырга туры килгән ул чакларда Ольгино, Яңа Маҗыи, Шуган, Зар Усы, Приют Шуран авыллары Вәрәш- башка якын гына. Маҗын, Шуган базарларына безнең авыл халкы еш йөргән Күрше тирәдәге урыслар да безнең авылга гел килеп торган. Менә шул чагында инде Зөбәйдәнең урысча белүе ярап куя
Бер мәлне хәтта авылның иң белемле кешесе Ризатдин мулла да Зөбәйдәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Хәлбуки, авылдан узып баручы урыслар, арба тәртәләре сынгач, Ризатдин мулланың ишегалдына кереп, ярдәм итүен үтенгәннәр. Тик мулла аларның үтенечен аңламый. Мулла абзый олы кызы аша Зөбәйдәне чакырып килергә мәҗбүр. Шуннан соң гына урысларның гозере аңлашыла, мулла абзый лапас түбәсендәге бер тәртәлеген тегеләргә биреп җибәрә
Тагын бер вакыйга. Көннәрдән бер көнне безнең авылның оч егете— Гаяз, Котдус, Фәтхелбаян — Пьяный Борга (аны совет чорында Красный Бор дип атадылар) ашлык илткән чакта урыс авылына чәй эчәргә керәләр. Фәтхелбаян исә, араларында урысчаны әйбәт белүче, арба тәгәрмәче ватылып артта калган була. Котдус белән Гаяз йомышларының ни икәнен әйтә алмыйча, байтак азапланалар Шулай да марҗа әби, самавыр сүзен ишеткәч, егетләрнең гозере ни икәнен төшенә. Әмма самавыр кайнап чыгып, чәй эчәргә керешкәч, егетләргә сөт тә кирәк булып чыга. (Авылларда бит татар гомер буе сөтле чәй эчә!) Ә менә сөт дигәнне егегләр берничек тә аңлата алмыйлар. Шунда аңлатып азаплана торгач, егетләрнең берсе — Гаяз дигәне, иелеп, дүрт аяклы мал булып баса да мөгрәп куя, ә Котдус аны савып күрсәтә Марҗа әби моны күреп башта бик аптырый, тораташ булып ката, тик бераздан гына мәсьәләнең асылына төшенеп, шаркылдап көлеп җибәрә, егетләргә сөт кертеп бирә.
Көлсәң кол, еласаң ела, дигәндәй, ул чаюа1ы авыл тормышыннан хәзер мәзәк булырдай нәрсәләрне күп сөйлиләр. Моыың белән әйтәсе килгәнем шул: Зөбәйдә авыр хәлдә калган кешеләргә һәрчак ярдәм итә. Ир-атларны ул урысча укырга-язарга өйрәгә Әйтик, I ыйздулла, Зиннәтулла, Әхтәм ише кешеләр нәкъ менә аның ярдәмендә урысча сөйләшә алучы булып китәләр. Киң күңелле, изге җанлы Зөбәйдә бик күпләрнең күңеленә мәгърифәт нуры сирпи. Ә үзенең язмышы —аянычлы..
Әнә шулай безнең якларда әйбәт кенә яшәгәндә ул кинәттән үлеп китә. Безнең авылга гына түгел, тирә-күрше авылларга да зур каш ы, авыр югалту була бу. Зөбәйдәне җирләргә иң мөхтәрәм кешеләр җыела Аңа кәфен тегәргә ситсы эзләп актарынганда сандык төбенә яшерелгән «тавык гописмнә —тәрегә күзләре төшә. Моны күргәч, кәфенлек эзләүче остабикә-абыстайның куллары калтырый башлый. Аның янына карчыклар килә Шунда араларыннан берсе: «Аллам сакласын1 Ул мөселман булмаган икән...»—дип, әлеге нәрсәкәйне башкаларга да күрсәтә.
Мәетне соңгы юлга озатырга килүчеләр, куркышын, берәм-берәм таралалар. Хәбәр яшен тизлегендә авылга таралып өлгерә. Әлбәттә, бу хәбәр олы муллага да барып җитә. Олы мулла катгый карар чыгара: «Кяферләрне мөселман зиратына күмү—харам!»
Авырлыкның башы Зөбәйдәне Зарифулла белән кавыштырган Хө- рбәтулла картка төшә. Мәетне аның подвалына төшереп, кар базыннан алып чыгылган «суыткычка» куялар. Карт исә шул ук көнне губернаторга китә: күмү өчен җир сорарга кирәк бит. Ничек итсә итә, рөхсәт язуы алып кайта,— бәлки, кодасы Госман сәүдәгәрнең дә файдасы тими калмагандыр.
Аны түземсезлек белән көткән халык:
— Йә, Хөрбәтулла, ниләр майтардың?—дип сорыйлар.
— Губернатордан рөхсәт бар. Зөбәйдәне җиде юл чатына күмәргә куштылар,—ди Хөрбәтулла вәкарь белән генә.
Авыл старостасы Зөбәйдәне күмү өчен урын күрсәтә, һәм ул без белгән өч юл чатындагы чокырлы урынга күмелә...
Дөньялар катлаулы. Авыл халкы Зөбәйдәнең кешелекле булуын да белә, халыкка никадәр файда китерүен дә аңлый, әмма дин кануннарыннан читкә дә китә алмый шул! Ә бит әлеге көмеш тәре иренең сугыштагы батырлыгы өчен бирелгән «Георгий тәресе» булган, һәм аны Зөбәйдә гаиләсенең якты бер истәлеге игеп саклаган...
Юл чатында Зөбәйдә кабере тора. Гүяки, ил кызының игелекле эшләрен онытмасыннар өчен язмыш аны үзе олы юл чатына чыгарып куйган.