Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ХП СЪЕЗДЫ АЛДЫННАН


Инде хәбәр иткәнебезчә, 1994 елмын май аенда Татарстан азучыларының чираттагы XII
съезды җыелырга тнеш. Шул уңайдан редакция язучыларга берничә сорау белән
мөрәҗәгать итте:
1. Язучыларыбызның XI съезддан соң үткән биш елдагы иҗатына һәм
аерым әсәрләргә карата Сез нинди фикердә?
2. Әдәби процессны оештыру ягынмам бу елларда Татарстан Язучылар
берлеге һәм әдәби басмалар башкарган эшләрдән Сез канәгатьме? Сезнеңчә,
XI съезд карарлары ни дәрәҗәдә үтәлде?
3. Әдәби фондның алдагы зшчәнлеге нинди булырга тиеш?
4. Алда торган съезддан Сез нәрсәләр котәсез?
5. Иҗат берлегебез татар әдәбиятын тагын да үстерү очен нинди моһим
чаралар үткәрергә тиеш дин саныйсыз?
Түбәндә редакциягә килгән җавапларны тәкъдим итәбез.
Миргазимы Юныс:
1. Татар язучыларыныц нкс съезд арасындагы иҗатларында икс зур уңыш шиксез,
халкыбызның тарихын яктыртуга керешү һәм бүгенгенең иң актуаль проблемаларына
багышланган публицистик әсәрләр. Бу ике хәрәкәт Язучылар берлеге Олкә комитеты
камчысыннан котылганнан соң барлыкка килде. Өметләнәсе килә, тарихны халыкка җиткерү
һәм публицистика киләчәктә дә дәвам итәчәк һәм, әгәр бүгенге көндәге кимчелекләрне җиңә
алсак, һичшиксез, ике тармакны да зур уңышлар көтә.
Кимчелекләр нидән гыйбарәт? Тарихи әсәрләргә чыганакларны җентекләп, фәнни
өйрәнү җитми. Әсәрләрдә «су», хәтта «сабын күбекләре» күн Моңа кадәр татарларга геноцид
оештыручылар язган «тарихиның үзен, аның эзләрен юкка чыгарып, Хакыйкый Тарихны
тергезү һәм пропагандалау буенча гомуми концепция кирәк.
Публицистикабыз шактый зәгыйфь, тешсез, куркак. Аңа тирәнлек, тиешле анализ
җитми. Сәбәбе татар язучылары арасында чын-чыннан мөстәкыйль фикер йөртүчеләр,
яшәешне, көнкүрешне социология, социаль психология ысуллары белән коралланып, фәнгә
таянып тасвирлаучылар чиктән тыш аз булып чыкты. Алган белем шулай сай булдымы икән,
әллә нжатны фикер белән, философия белән бәйләү татар әдәбиятының традициясендә
булмаганлык ганмы? Бу мәсьәләне махсус өйрәнәсе бар.
Тарихи әсәр иҗат итә алган барлык татар язучыларыныц уңышлары бәхәссез, әмма
тарихның мөгезеннән эләктереп тота алган икс язучы мине горурланды ра «Шәҗәрә» иҗат
итә алган Нурихан Фәттах һәм Болгар белән Алтын Урда хакыйкатен халкыбызга җигкерә
алган әдибебез Равил Фәхретдннов. Равилның татар әдәбиятына керткән өлешен күрә һәм
андый алмаган берләшмәне тәнкыйтьләп тә булмый, чөнки бу кара сакал булып безнең
язмышыбызга береккән фаҗига.
Публицистика өлкәсендә нәкъ шул ук хәл. Татар публицистикасын әле шушы конга
кадәр беркайчан да нрешелмәгән иң югары ноктага, дөнья әдәби- 11* 163
И
ятындагы иц мәшһүр публицистлар белән мәйдан тотарлык дәрәҗәгә ирештергән Әгьдәс
Хөсәен улы Борһанов берләшмәбезнең әгъзасы да түгел, аныц турында матбугатта да бер
җөмлә әйтелмәгән. Ә бит аның иҗаты филология һәм журналистика факультетларында
җентекләп өйрәнелергә, Борһанов тәҗрибәсенә таянып киләчәк өчен публицист кадрлар
әзерләнергә тиеш иде.
Аерым әсәрләргә карата булган фикерләремне монда әйтмәү яхшырак булыр дип
уйлыйм. Ни өчен? Татар әдәбиятында ак тәнкыйтьне кара тәнкыйтьтән аера белү критерие
өлгермәгән әле. Шуңа күрә, каләмдәшеңнең иҗатына карата әйтелгән бер кәлимә сүз газаплы
рәнҗү, гауга, итәк астыннан ут йөртүләр уята. Бүгенге көнгә кадәр матбугатта күбрәк
комплиментар тәнкыйть яшәп килде. Ул әле озак яшәячәк.
2. Язучылар берлегенең эше турында берни әйтә алмыйм. Кемнеңдер кодрәте әдәби
басмаларны искиткеч авыр шартларда газета һәм журналлар бастыруны, китап чыгаруны
саклап кала алды. Менә шушы эш кенә дә зур ихтирамга лаеклы. Матбугатның
кимчелекләренә килсәк, бу инде мәңге яши һәм яшәвен дәвам итәчәк проблема: халтураның
таланттан көчлерәк булуы һәм һәр очракта халтураның талантны җиңеп чыгуы.
Үткәй XI съездның карарлары ничек үтәлгәнен беләсездер. Шул карарларның үтәлешен
оештырырга, әдәби процесс белән җитәкчелек итәргә сайланган язучы Мәскәү фетнәләре
вакытында актив катнашып вакытын исраф итте. Җитәкченең ярдәмчеләре, урынбасарлары
арасында ихтирамга лаеклы шәхесләр дә җитәрлек иде. Ләкин минем утыз елга якын диңгездә
күзәтеп йөргәнем бар: әгәр капитан үз вазифасын ярдәмчеләр җилкәсеиә ташлый икән, кораб
батарга мөмкин...
3. Әдәби фонд бар көчен, эшчәнлеген, тырышлыгын татар язучыларына иҗат йорты
салып бирүгә тотарга тиеш. Хөкүмәттән акча сорарга, спонсорлар табарга, язучыларның
үзләреннән акча җыярга һәм төзелеш башлангач, һәр язучы күпмедер вакыт төзү эшенә
катнашырга тиеш. Татарстан азучыларының иҗат йортлары булса, путевка алышу юлы белән
элеккеге СССР җирендәге теләсә кайсы иҗат йортына барып булачак. Татлы хыял бит, әй!
4. Күпне көтмим. Әнә, башкорт язучыларының съезды узды Үзгәреш булдымы? Бездә
дә шулай булачак. Бу ике тугандаш һәм күрше республикаларның галимнәре һәм язучылары
арасында бәхәс барса да, берлекнең җитәкчеләре, марионетка курчак шикелле, бер җепкә
беркетелгән булалар. Эш менә нәрсәдә. Язучылар берлеге дип аталган оешма - ГУЛАГ
лагерьлары, НКВДга, соңрак КГБга ялланып эшләүче шымчылар армиясе белән бер анадан,
бер вакытта туган оешма. ГУЛАГны тараттылар, КГБның структурасын үзгәрттеләр. Хәтта
партия хакимияте дә таратылды. Бер анадан туган балаларның бары тик берсе—күп кенә
республикаларда Язучылар берлеге генә исән калды. Бу оешма, структураль берәмлек
буларак, идеология чылбырының сыңар боҗрасы гына иде. Белмим, киләчәктә ничек яши
алыр ул?
5 Иҗат берлеге алдында торган иц мөһим чараларнын беренчесе — Берлек урынына
законга таянып эш итүче, цивилизацияле илләрдәгечә Пен-клуб оештыру. Пен-клуб эшли
башлагач, бүгенге көндә Татарстан хөкүмәте биргән дотацияне йотып торучы идарә аппараты,
«Волга» машинасы, миллион артыннан миллион йотып торган кабинет биналары, киңәшмәләр
үткәрү, җитәкчеләрнең күрше берлекләргә кунакка йөрүе өчен киткән чыгымнары тулысынча
татар язучыларының иҗат мохтаҗлыкларына тотыла башлаячак. Татар язучыларына чит ил
әдипләре белән аралашу, чит илләрдә китаплар бастыру мөмкинлеге туачак. Әдәбият
өлкәсендә Тукай чорындагы Яңарыш кабат җанланып китәчәк.
Миндә донкихотлык чиктән тыш көчле. Шуңа карамастан, алдан әйтә алам: татар
язучыларын басып киткән мең тонналы битарафлык Пен-клуб оештыру мәсьәләсен дә сытып
үтерәчәк. Бу турыда мин бик күп уйладым, баш ваттым, мәгьлүматләр җыйдым. Тик вакытым,
көчем, теләкләрем исраф булачак... Нишлисең— без шундый инде...
Декабрь, 1993 ел,
Вавилон.
Мөсәгыйт Хәбибуллии:
1. Большевиклар идеологиясенә еллар буе йөз тоту сәбәпле татар язучылары гына
түгел, башка тугандаш халыкларның әдипләре дә, тышауланган аяк- куллары чишелүгә, уй вә
аң-гамънәре ирек алуга шактый каушап калдылар.
Йөргән юлын, югалткан кыйбласын эзләгән мосафирдай кайгырып калган иҗат кешеләрен әле
дә булса күрергә була. Мәгәр шунысы куанычлы: татар язучылары арасында коммунистик
идеология коткысыннан арынучылар ишәйгәннән-ишәя бара. Җәбер-золымга йөз тоткан
тоталитар совет режимы җимерелүгә, татар әдипләренең күбесе үз кыйбласын эзләргә
ташланды Әмма безнең арада хәтта бүген дә коммунистларның буш идеологиясенә мөкиббән
киткән, шушы яман чирдән арына алмый интеккән, шул сәбәпле бер юл да яза алмый йөдәп
йөргән, үткәнне сагынып, тансыклап, сагышланып яшәгән әдипләребез бар әле Ләкин татар
язучылары ошбу яман чирдән кыенлык белән булса да арына баралар, аларның әсәрләрендә
милли хис, милли аң, милли горурлык кебек татар халкы өчен изге сыйфатлар һаман күбрәк
к үренә.
2. XI съезд карарларына кабат кайтып карыйсым килми. Ә менә киләчәк Татарстан
язучылары җыелышын күрәсем килә. Мин күрәзәче түгел, алдан ни буласын әйтә алмамдыр,
гәрчә Татарстан язучылары оешмасы хакында әйтер фикерләрем булса да. Мәгәр бер нәрсәгә
иманым камил, дөнья тыныч вә имин булган хәлдә, җыелыштан соң азучыларыбыз яхшы якка
таба үзгәрер.
3. Әдәби фонд, нәкъ менә Советлар Союзы таркалгач, без бахырыгыз аркасында
Бөтендөнья әдәби фондына әгъза итеп кабул ителде. Гәрчә моның өчен мине Татарстан
Язучылар берлеге идарәсе җыелышыннан куып чыгарыр хәлләр булса да. Мин үз
Вазыйфамны эшләгән идем инде бүген Татарстан Әдәби фонды рәсми төстә Бөтендөнья әдәби
фондында Рәсәй кебек үк тулы хокуклы әгъза булып тора. Шул сәбәпле ниндидер күләмдә
финанслана да. Хәзер татар язучыларына бермә-бер күләмдә арзанрак бәһагә үзе теләгән иҗат
йортына барып, иҗат итәргә мөмкинлек бар. Рәсәй әдәби фондына йөз тоткан элеккеге бүтән
автономияләр исә Рәсәй кул астында калдылар. Аларны Рәсәй Әдәби фондының бер дә
җибәрәсе килми, һәм җибәрмәс тә. Чөнки Рәсәй дәүләте, аның оешмалары өчен бу нәрсә гайре
табигый хәл. Шуннан һәркем үзенә нәтиҗә ясасын.
4. Татар язучыларының булачак җыенын ул кадәр атлыгып көтмим. Әдипне Җыен
әсәр язарга утырта алмый. Татар халкының бер язучысы буларак, мин бүген алны-артны белми
үз халкым өчен иҗат нтәм. Гәрчә хезмәтемә нәширләр чамадан тыш аз түләсәләр дә.
5. Берлек ни ул?! Бер сум акчамы яисә бер төрле уйлап, бер табактан ашарга табынга
утырган адәмнәрме? Әллә булмаса, бер фикергә килеп, гел бер төрле итеп, бер темага
язучылармы? Мина калса, исеме җисеменә зуры килми ләбаса! Без ул чорны мүкәләп булса да
үттек түгелме соң инде!.. Бит һәр әдип үзе бер дөнья, үзе бер кабатланмас шәхес. Ул илаһи
галәмнең рухыннан азык алган варис. Минем исә халыкның мәнфәгатен, рухи вә илаһи
дөньясын күпкырлы итеп сурәтләгән яңадан-яңа авторларны күрәсем килә алмашны. Шөкер
кылырлык, соңгы елларда татар халкының күркәм сыйфатларын сурәтләгән әсәрләр туа
башлады. Җирлекле алар, рухи яктан байлар, көнләшерлек байлар, чөнки кемгә дә сер түгел:
тагар язучылары Шәрыкъ вә Ауропа тарихын, мәдәниятен һәм әдәбиятын күптән үзләштереп
киләләр. Алар шушы байлыкны гамәли әдәби агышка кертеп, энҗе-мәрҗәннәргә әверелдереп,
үз халкына күбрәкне бүләк итәр, дигән өмет бар
5. Тагын бер теләк мондый:
Миңа калса, бүгенге Татарстан Язучылар берлеген тамырдан үзгәртергә кирәк. Хәзерге
Союз аппараты гамәли тереклек итүен үзе үк ирекле рәвештә җыелыш сайлаган варисларга
тапшырса әйбәт булыр иде. Ләкин каршылар булуы бар. Чөнки әле искегә ябышын ятучылар
бик күп
Аннан соң болай эшләргә: Язучылар җыелышында сайланган варислар Җыенны канчан
уздыру хакында сөйләшерләр һәм бер фикергә килеп, бүтән язучыларга белдерерләр.
Бөтснтатар Язучылары берлеге булырмы ул, Җыенымы, Мәҗлесеме, Оешмасымы, Диванымы
мәгәр ул яна типтагы беренче җыен булыр, һәрхәлдә, Җыенны 1994 елның беренче
яртысыннан да калмый уздыру хәерлерәк булыр иде.
Рөстәм Кутуй:
1. Язучы шәхес буларак та, гражданин буларак та ин бәйсез кешедер, мөгаен Ләкин,
шул ук вакытта, ул җиңел яраланучан һәм социаль яктан бөтенләй сакланмаган да. Соңгы биш
ел эчендә менә шул хәл бик ачык КҮЗГӘ ташлана Әлбә п ә, һәрбер яңа тәртипкә бик тнз
җанлашучылар да бар һәм мондый
шартларда алар үзләренә шактый гына табыш та эшлиләр. Әмма, минем ышануымча,
мондыйлар әдәбиятка файда китерми. Чөнки чын әдәбият өчен мондый «хезмәт күрсәтү»,
ялагайлану вазыйфасы бөтенләй чит, ят нәрсә.
Чын язучылар бишьеллыклар белән яшәми, «съезддан съездга хәтле иҗат» дип хисап
бирми. Алар — мәңгелек рухи һәм әхлакый кыйммәтләр өчен тир түгә, шулар хакына иҗат
утында яна.
Әгәр дә инде соңгы биш елны алсак, бу елларда болгану һәм өметсез ыгы-зыгы гына
көчәйде. Язучы ул профессия түгел бит, ә тормышның сыйфаты ул. Менә шул хакыйкатьне
без тирәнтен аңласак һәм үзебезгә иман итеп алсак иде. Шул ук вакытта, бу — башкалардан
аерылып тору да дигән сүз, чөнки сүз талант турында бара. Биредә инде суррогат белән алдап
булмаска тиеш! Без андый адымнардан кискен рәвештә баш тартырга тиеш. Әмма бездә әле
конъюнктура бик көчле. Соңгы биш елда менә шул да нык сизелде.
2. Оештыру эше йомшак булды. Яшьләр картаеп киткәнгә ошый. Эшләгән кыяфәт
чыгару — эшләмәүдән дә начаррак. Аннан соң иҗатчы шәхес өчен һәртөрле депутатлыклар
җимергеч тәэсир ясый бит ул. Данга, дәрәҗәгә омтылу ахыр чиктә начар нәтиҗәгә илтергә
мөмкин.
3. Әдәби фондның киләчәген мин дәүләт кайгыртуыннан башка күз алдына да китерә
алмыйм. Коммерсантлар ярдәм итәргә ашыкмас алар... Ә акчасыз нинди Әдәби фонд инде ул?!
Безне бик нык адаштырдылар шикелле. Хәтта басылып чыккан китапларга хәтле кеше
кызыктырырдай матур итеп эшләнмәгән бит. Сатып алучы алырга теләмәгәч, менә шунда
чылбыр өзелә инде. Ягъни «язучы—нәшрият — сатучы—табыш» дигән чылбыр өзелә.
4. Шулай да мин нәрсәдер көтәм, нәрсәгәдер ышанам әле. Моның кимчелек икәнен
белсәм дә, миндә оптимизм бетмәгән әле. Минемчә, якындагы Съезд иҗат берлегебез
аппараты турында бер фикер әйтергә тиеш. Ныклап, һәм безгә нинди иҗат берлеге кирәк булу
турында әйтергә кирәк. Ә ахыр чиктә язучылык нәрсә соң ул? Президиумнарда утыру,
хакимлек исе килгән бөтен җиргә ашыгу кайберәүләргә бәлки ошыйдыр да, ләкин бит безгә
язу, иҗат турында уйлаучылар, шуның өчен тиешле шартлар тудыручылар ныграк кирәк.
5. Дөнья әдәбиятының бөтен үсеш юлы шуны күрсәтә: бик еш битлек алмаштыруга
корылган бу фани дөнья тормышына чын язучы кеше җайлашмаган була, шуңа күрә ул чынлап
та бәйсез хәлдә иҗат итәргә тиеш.
Әхәт Гаффар:
1. Татар язучыларының соңгы елларда матбугатта һәм китапларында нәшер ителгән
әсәрләренә канәгатьмен. Бүтәнчә була да алмыйдыр инде ул. Чөнки татар язучылары,
кулларына каләм тоттылар исә, фәкать үз халкыбыз, милләтебез мәнфәгатен кайгыртып язды.
Әлегәчә мин үз әдипләребезнең: «Дөнья начарайсын, бетсен!» дигән нияттән язганнарын
белмим. Халык арасында йөргән чакларда да татар язучыларының абруе зур икәнен ишетеп
беләм, шуңа сөенәм.
Ахыр килеп, дөнья татар язучылары шундый бер алама чиккә китереп терәде ки, безнең
бәгъзеләребез кулларына каләм алудан гаҗиз калды. Халкыбызга бүген үтә кирәкле уй-
фикерләребезне гәҗитләрдән җиткерергә ашыктык. Ә шул арада кайберәүләр үзләренең бер
көнлек әсәрләре белән дөнья тутырдылар. Тик бу —безнең уртак бәлабез.
Кыскасы, махы бирмәбез, җәмәгать. Тугры, чиста, көр рухлы, эшчән татар халкы бар
икән - аның рухи хәзинә сандыгы буш булмас. Уй-ниятләрсбез, фикерләребез чишмәсе
ургудан туктамас. Югыйсә—фаҗига!
2. Әдәби басмалардан —«Казан утлары» журналы, «Ватаным Татарстан», «Шәһри
Казан» гәҗитләре, аларның кече туганнары «Идел», «Мирас» журналлары, үз мәсләкләре, үз
маяклары буенча барып, иман, хөрлек, азатлык фикерләре чәчә. Алар халык рәхмәтенә лаек,
халык рухына әҗәтле түгел.
Инде «Язучылар берлеге» дигәндәме? Аны бетерергә, авызын томаларга теләүчеләр
ишәйде. Яхшы, шартлатып бикләп куйдык, ди. Соң, иптәшләр, әгәр дә халкыбызның рухы —
керсез, шәфкатьле, нурлы рухы бар икән, нәкъ менә шул һәм шушы рухның, шул рух сандыгы
йозагының ачкычы саналган Язучылар берлеген ничек һәм нинди оят белән кара бәкегә
ыргытмак кирәк?
Ә шушы берлек белән идарә итүчеләргә килгәндә —уйлансыннар. Эшне, эш ысулын
заманча итү турында уйларга вакыт җитте. Соңарсалар, аларны һичкем гафу итмәстер.
_ 3. Бүгенге җәмгыятьнең ин яклаучысыз калган кешеләре без — язучылар
булып чыктык. Кайбер вакытны төннәрен уйлап ятам, мәйтәм, Президентыбызны каршыбызга
утыртасы иде дә, киңәшеп бер зарланып утырасы иде...
Адәм хуры: җир йөзендә дип әйтерлек нн имин, нн бай бер төбәк азучыларының, бөтен
дөньядан гарык булып беткәннән сон, җаннарыбызны өстәлләргә чыгарып салып сөйләшердәй
бер Иҗат йорты юк бит, ә?!
4. Гаделлек һәм тугрылык. Каһарманлык һәм җинү. Ахыр килеп, без әйткәнчә булыр,
Аллаһы теләсә.
5. Язарга, язарга иде. Их, тугарылып бер язасы иде ул!
Ә чаралар көн, заман кушканча. Тик, бу аралардагы шикелле, мыштым һәм шыпырт
кына йөрсәк, безне халкыбыз гына түгел, ә бәлки Тарихыбыз да гафу итмәс.
Җәмит Режимов:
1. Әлбәттә, ике съезд арасында безнен проза сизелерлек үсте. Байтак кына кызыклы
әсәрләр күренде. Кайсыбер роман һәм повестьлар тирәсендә хәтта шактый гына сүзләр дә
булып алды. Дискуссия дә булып узды. Ләкин, шулай да, күнел нәрсәдәндер канәгать түгел.
Сыйфатның тагын да яхшыруын күрәсе килә Талымсызлык бетсен иде. Ә бәлки соңгы елларда
редакцияләргә әдәби әсәрләр дә күп килми торгандыр. Ул чагында берни дә эшләп булмый
шул инде...
2. Ике съезд арасында язучылар даирәсендә оештыру эше булмады диярлек. Язучылар
үз язмышлары белән күзгә-күз калдырылды. Бигрәк тә язучыларны социаль яктан яклау
турында уйлау җитми.
3. Әдәби фонд, һичшиксез, кирәк. Ләкин аның эшен оештыру турында бик ныклап
уйлыйсы бар.
4. Оешканлык булсыи һәм замананы андап эшләүче җитәкчеләр сайлансын. Гомумән,
иҗат берлеге иҗади оешмага, эшлекле оешмага әверелсен иде
5. Чын әдипләр белән язмаучы «язучыларины аеру һәм чын язучылар турында чынлап
кайгырту кирәк дип саныйм.