Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӨХӘММӘТЕ АЯЗ ӘФӘНДЕ

Сәгыйть Рәмиев,
Габдрахман Хөсәенев

татарларның тупас телләрен матурлатып, аны үзенең кыйммәтле әсәрләре белән зиннәтләгән Гаяз әфәнде Исхаков жәнабләре 1878 елның 10 февралендә Яуширмә авылында дөньяга килгән. Үзенә башка куәтле бер мөхәррир булып, атасы Чистай тарафларында гыйлеме белән шөһрәт тапкан Гыйләҗ хәзрәт вә анасы — шул ук тарафның иң зур нәселе булган мулла Морад баба угылларында Мөсәлим Вәли хәзрәт кызы Камәриядер.
Гыйләҗ хәзрәтнең башка балалары туганы бере үлә барып, бер Гаяз әфәнде генә исән торганга, үзе дә ата-анага тәрбия вакытында бердәнбер генә бала булып, ата-анасы аны бик кадерләп кенә үстермешләрдер.
Гаяз әфәнде бик яшьли үк үзе кебек балалар арасындан үзенең яхшылыгы, үткенлеге, тугрылыгы белән бик күп аерылып торган һәм дүрт-бишәр яшендә вакытында ук атасындан ишеткән пәйгамбәрләр тарихын сөйләп, карчыкларны егьлата торган булган.
Биш яшендә Гаяз әфәнде укырга тотынып, иң әүвәл үзенең анасының анасы Мәхфүзә остазбикәдән ул заманда «Әлифба» йә «Иман шарты» днп йөртелә торган китаптан сабак башлап, шул елны Гаяз әфәнде иҗекләр, сүрәләр укып, төрки танып, гарәп китаплардан ул вакыттагы бик мәгьруф' «Кырык хәдис» кә җиткән.
Шуннан соң дүрт-бнш ел атасындан гарәп, фарсы китапларын укып, унынчы яшендә сарыфка төшеп, иң иске ысул берлә сарыфны8 9 һәм нәхүдән10 11 «Кауагыйде әл-гарәп» белән «Гауамел»не дә күргән, унике яшендә вакытта 1890 елда Чистай мәдрәсәсенә кереп, «нәхүхан» булган. («Нәхүхан» дип мантыйкка төшмәс борын нәхү укып йөргән шәкертләрне әйтәләр.) Бу вакытларда Чистай мәдрәсәсендә шәкертләр арасында үзенчә бер революция булганга, бу революция унике яшәрлек бала —Гаяз әфәндегә дә тәэсир иткән.
Шунысы шаять дикъкатьдер ки, унике яшәрлек бала Гаяз әфәнде ул вакытта да мәдрәсәнең низаматенә* разый булмаган суллар тарафында булган.
Гаяз әфәнде шәкертләр арасында нң әхлаклыларындан вә шәрикләре арасында ин зиһенлеләрендән булса да, шәкертләрнең гомерләренең иң күбесе мәдрәсә тартышуларына китү сәбәпле, мәдрәсәдә уку бик начарланганга, Гаяз әфәнде Чистай мәдрәсәсендә өч ел торуында артык файда итә алмаган.
1893 елны Чистайиың Закир хәзрәтнең вафатыны бәһанә итеп (хәйлә ясап), Гаяз әфәнде «шәмсияхан» булып Казанга, Күл буе мәдрәсәсенә килгән һәм дә Һади әфәнде Максудовтан укый башлаган. (Әгәр Закир хәзрәт үлмәсә, Гаяз әфәнденең атасы «хәзрәт фатыйхасы» дип Чистайдан җибәрмәячәк икән.)
Гаяз әфәнде укырга бик дәртләнеп килгәнгә, бик тырышып укый башлап, үзенең гайрәте, иҗтиһады берлә иптәшләренең исләрен китәрә торган вә һич көнне калдырмыйча дәресләрен бик күп итеп ала барса да, арымыйча, көн саен хәлфәсен «дәресне күбрәк бир» дип йөдәтә торган булган.
Ул вакытларда Күл буе мәдрәсәсендә «Җәдитне өркү» дигән кабахәт бер гадәт була иде.
Шәкертләр яңа шәкертне паднуслар кагып, кәвешләр, утын агачлары белән бәреп, кыйнап-сугып җәберлиләр иде. Мәдрәсәнең мөдәррисе Галим хәзрәт идарә-фәлән дигән нәрсәне белми торган кеше булганга, шәкертләрнең бу золымнарыннан, бу җәберләрендән һич бер төрле котылу мөмкин түгел иде.
Шул вакытларда, мәдрәсәдә золымнар бик куәтле булганда, Гаяз әфәндене дә бик каты җәберләгәннәр. Залнмнәрнең бу золымнары, бу җәберләре Гаяз әфәнденең күңелендә бик ямьсез җәрәхәтләр калдырганга, Гаяз әфәнде әле дә бу хәлләрне онытмыйча, татар мәдрәсәсендәге тормышлар мөзакәрә1 кыйлыиганда бик ачыиып-ачынып сөйләштергәли.
Озак та үтмичә Гаяз әфәнде мәдрәсәнең ин укучы, иң моназыйр1 шәкерте булып, үзенең игътибары арта башлагач ук мәдрәсәнең дәхли12 13 14 эшләренә катыша башлаган, шәкертләрнең күңелләрендә бетмәслек җәрәхәтләр калдырып, аларны чыдар хәлдән чыгарганчы этли, җәберли торган залимнар белән тартыша башлаган вә ахырда үзен генә җәберләтмәүдән дә үтеп, һәр мәзлумны15 да химая3 кыла башлаган.
Мәдрәсәгә килүенең өченче елында Гаяз әфәнде шул мәдрәсәнең диктаторы да булып, дәрес укымыйча, гел эчеп кенә йөрүче шәкертләрне бер дә яратмаганга, «тнбү»не үзенә мәсләк итеп тоткан бәгьзе бер «мәхдүм хәзрәт»ләрне мәдрәсәгә кергезмичә тышта кундыргалаганы өчен, хәзрәтләрнең кырын күзләре астына да төшкәләгән.
г Бу вакытларда моназарәт бик модада булганга, Гаяз әфәнде Казанның бөтен мәдрәсәләрендә моназарә кылышып йөри башлаган һәм тиз заманда моназарәт гыйлемендә шөһрәт тоткан. Начаррак мәдрәсәләрдә моназарә өчен аны кергезми дә башлаганнар.
Бу вакытларда Казанда ысулы җәдндә, ысулы кадммә тавышлары да чыгып, Галим хәзрәт мәдрәсәсе иң иске мәдрәсәләрдән була торып, шул мәдрәсәнең шәкерте Гаяз әфәнде ысулы җәдидә тарафдары булган. Мәдрәсәдәге бетмөгән-төгәммәгән моназарәләрдә Гаяз әфәнде искеләр берлә кычкырышып, үз тарафына шактый гына иш җыйган. Шул вакытларда Гаяз әфәнде «Тәрҗеман» гәзитәсе укый башлаган. Аның соңында акыртынлап төрек гәзитләре, төрек әдәбиятлары укый башлап, 1897 елны үзенең хәлфәсе Һади әфәнде Печән базары мәхәлләсенә мөдәррис булып күчкәнгә, Гаяз әфәнде дә зур шәкерт булып Печән базарына күчкән Анда мәдрәсәнең хәлфәсе һәм зур моназыйры булып, шул мәдрәсәнең алга баруына бик зур хезмәт иткән Бу елны Гаяз әфәнде иске мантыйклардан туеп, яңа фәннәргә бик ихлас куйганга, ләкин яңа фәннәрдән күзгә алырлык бер китап та булмагач. Гаяз әфәнде тагы чынлабрак төрек әдәбиятлары укырга тотынган. Казанда булырга мөмкин булган төрек китапларының бик күбесен укыган. Ләкин төрекләрнең төпсез әдәбиятлары Гаяз әфәндегә канәгать итәрлек бер мәгълүмат та бирә алмаганча, анарда хассият кенә арттырган.
Гаяз әфәнде фән белер өчен урысча белү кирәклек икәненә бик ышанып, урысча укырга карар биргән. Урысча укыр өчен ул вакытларда Татарский учительский школа гына булганга, Гаяз әфәнде шушы школага кермәкче бушан. Ләкин язга таба бик каты тиф белән авырганга, үзенең сәламәтлеген төзәтер өчен кымызга китәргә мәҗбүр булган. Кымызда, татар гадәтенчә, соңгарып кына кайтканга, Гаяз әфәндене школага алмаганнар. Шулай булса да Гаяз әфәнде, мәдрәсәдән чыгып, хосусый учительдән урысча укырга тотынган
Шул көннән башлап Гаяз әфәнденең тормышы бөтенләй башкага, ул бу көнгә кадәр белмәгән дә, күрмәгән дә урыс галәменә атыла. Ул, фәкыйрь бер шәкерт, шул вакыттагы фанатизмга каршы сугыш ача...
Гаяз әфәнде бер яктан укырга, бер яктан укытырга вә бер яктан акча табарга, дип Яңа бистәдә мөгалгшм була Шул вакытта Гаяз әфәнденең Габдулла хәзрәттә торганда язгаи «Тәгаллемдә сәгадәт» исемле әсәре мәйданга чыга, китап галәмендә һичбер тәэснрсез-ниссз югала.
Яңа бистәдә Гаяз әфәнде бөтен Казанда беренче мәртәбә буларак ысулы саутия кергезә. Үзенең иҗтнһады, иптәше Хөсәен әфәнденең гайрәте саясеидә мәктәп бик тиз тәрәкъкый игеп, барлык кешене хәйрәткә" калдыра. Монда Гаяз әфәнде үзенең «Кәләпүшче кыз» исемле әсәрен яза башлый һәм шул елны ук җәй көне басылып та чыга, һәм «Кәләпүшче кыз» китап базарында бик зур роль уйнап, мөхәррире Гаяз әфәндегә «татар әдибе» исемен алып бирә һәм мөхәррир таҗын кигезә. Шул елны Гаяз әфәнде «Бай углы» исемле әсәрен яза. ләкин ул вакытга андый китапларны бастырырга һәвәсле кеше булмаганга, 1903 елга кадәр басылмый кала. Шул ук елны Гаяз әфәнде «Гаҗәп бер вакыйга» нсеме берлән төрекчәдән тәрҗемә кылып, үзеннән төзәтеп, тагы бер хикәя яза да, ләкин ул хикәя әйләнеп кайтмыйча, цензурада югала.
12 Мөзакәрә фикер алышу
1 Моназыйр бәхәсче
14 Дәхли эчке
15 М а з л у м җәберләнгән.
’Химая яклау.
• Хәйрәт аптыраш, хәйран булу
1898 елны Гаяз әфәнде мәзкүр Татарский учительский школга кергән, ләкин мөгаллимлеген ташламыйча, Яна бистәдә мөгаллимлеген дә дәвам иткән.
Гаяз әфәндегә үзе укыр өчен шәкертләр укытырга тиеш булганга вә шәкертләр укытыр өчен сарыф кыйлган вакыты бик күп булса да, алган вазифасы ашарга да җитмәгәнгә, бу ел Гаяз әфәнде өчен бик авыр булган. Шуның өстенә аны тагы язга таба мөгаллимлектән дә чыгарганнар.
Гаяз әфәнде үзе тырышып мәйданга китергән вә никадәр гайрәтен сарыф кыйлган мәктәбендән һәм сөекле шәкертләреңдәй аерылырга мәҗбүр булган. Ләкин Гаяз әфәнде балаларның күңелендә гомергә бетмәслек бер мәхәббәт калдырган. Шәкертләр Гаяз әфәндедән күз яшьләре белән еглый-еглый аерылышып калганнар.
Мондай соң Гаяз әфәнде вакытларын ачлы-туклы көенчә генә үткәреп, беренче сыйныфтан күчкән. Шул мәшәкатьләргә Гаяз әфәнденең нервасы чыдый алмыйча, авырый башлаган.
и Икенче елны Гаяз әфәнде аталарыннан качып килеп, тагы укырга тотынган. Йокысызлык ауруы пәйда булып, тагы авырый башлаган. Ул елның кышын бик көчкә генә үткәреп, җәен кымызга киткән. Шул вакытларда Пушкинның әсәрләреңдәй «Капитан кызы» исемле бер әсәрен тәрҗемә иткән.
Өченче елны Гаяз әфәнденең сәламәтлеге шактый гына төзәлгән. Бу елны Гаяз әфәнде школаның пансионында торган. Бу елны Гаяз әфәнде үзенең «Ике йөз елдан соң инкыйраз»XVI XVII исемле әсәрен яза башлый. «Ике гыйшык» исемле әсәрен язып бетерә, «Өч хатын берлән тормыш» исемле әсәрен бастырып чыгара.
Дүртенче класста вакытта Гаяз әфәнде башка кешеләр берлән бергә шәкертләрдән мөрәккәб2 «Шәкертлек» исемендә бер җәмгыять ясыйлар. Шул елларда әллә никадәр тавышларга сәбәп булган «Тәрәкъкый» гәзитләрен шул җәмгыять чыгара.
Мөфтине урыныңдай төшерү «Шәкертлек»нсң беренче эше булганга, «Шәкертлек» Руснянең бөтен тарафына мөфти төшерү хакында хатлар таратып, йоклаган татарларны уятты. Шул елны Гаяз әфәнде Гогольнсң әсәрләреннән «Борынгы алпавытлар» дигән бер хикәясен тәрҗемә кыйлган («Әл-гасрслҗәдит» журналында басылды). Шул ук елны Гаяз әфәнде үзенең «Теләнче кызы» исемле әсәрен яза башлаган. 1902 елны Гаяз әфәнде школаны бетереп, җәй көне үзенең «Очрашу» исемле әсәрен язып бетереп, көз көне Оренбурга, безнең мәдрәсәмез «Мәдрәсәи Хөсә- ения»гә мөгаллим булып килде.
Гаяз әфәнде безгә мәдрәсәгә килгәч тә, мәдрәсәмезнең һәр тарафыңдай начарлыгын күреп, гаҗәпкә калды. Безнеңчә, мәдрәсәмезнең һичбер җитешмәгән җире юк иде.
Дәресләребез һәр каюсы расписаниегә язылып, стенага эленеп куелган, шәкертләр хәлфәләр сүзеннән чыкмаска, мәсҗеткө бар кешедән элек кереп, бар кешедән соң чыгарга, дип язылган низамнамә путаллы рамкалар белән рам- каланып, классларымызга асылган, шәкертләр дәрес китапларыннан башка китапка күз салмаска, атна кич өйләренә кайтканда кулларына бирелә торган рөхсәт кәгазендән башка кәгазь кулларына тотмаска, дип өсләрсмездән Назыйрлар куелган һәм шәкертләр мәдрәсә ишек алдындан башка һичкая да аяк атламасын өчен капкаларымыз даимән йозакланган иде. Шушы кадәр монтазам3 мәдрәсәмезне яратмыйча гаҗәпкә калган Гаяз әфәндегә без дә гаҗәпкә калдык.
Без Гаяз әфәнде килгәнчегә хәтле, эчемездән булган хакыйкатьне күнелемез- дә яшереп, ул хакыйкатьнең хилафын күргәзеп, хилафларымызга ярал, сөекле булып йөри идек. Гаяз әфәндегә ярамадык. Гаяз әфәнде бездән хакыйкатьне хакыйкать көенә сорый башлады.
Без Гаяз әфәнде килгәнчегә хәтле күңелемездән бернәрсәгә ышанмасак та, хәлфәләремезнең хәтере өчен «Әйе, тәкъсир, шулай» дип йөрүемез белән алардан рәхмәтләр ала идек. Гаяз әфәндедән ала алмадык. Ул эшемез өчен Гаяз әфәнде бездән көлә генә башлады.
Шуннан соң без дә: «Юк, болай булмый икән. Бу хәлфәмезнең башка хәлфәләремез шикелле, үзләре хакыйкатьне өйрәтсәләр дә, хилафы белән эш кыйлырга кушмый икән, бу хәлфә хакыйкатьне хакыйкать көенә сорый икән», дип белеп алып, Гаяз әфәнде белән ачыктан-ачык хакыйкатьне генә сөйләшә башладык, бер-берләремезне аңлаштык вә чын күңелдән Гаяз әфәндегә ихлас куйдык.
1 И н к ы й р а з—бетү.
XVII М ө р ә к к ә б — кушылган. л Монтазам—тәртипле.
Теше-тырнагы белән тотынып, Гаяз әфәнде мәдрәсәмезне ислях'ка кереште: нн әүвәл мәдрәсәбезнең китапханәсеннән тотынды. Шкаф-шкаф тулып яткан «китап»ларны идәнгә актарып ташлады да араларын дан китап эзли баппады «Хөсәен әл-Мөшәрраб», «Аталы Гали әл-изһар», «Тәҗвид корәбаш», «Ибнәи бәни бәшәр» китапларыннан башка бер китап та таба алмагач: «Ни укыйсыз сез?» —диде. «Ә?» дидек тә башка сүз әйтә алмадык. «Әй мескеннәр, кашки татар булып тумаган булсаңызчы!» — диде дә ул да башка сүз әйтә алмады. Тик шул «китапмларны рәте-рәте белән нумирладык та яңадан шкафка салып бикләп, ачкычын Гаяз әфәнде хәзрәткәме, әллә кемгә бирде дә куйды.
Шуннан соң Гаяз әфәнде мәдрәсәмезнең ашханәләренә, йокыханәләренә тотынды. Аларга тотынгач ук инде мәдрәсәмезне бөтенләй бикләп, ачкычын бер кеше кулына бирә дә куямы, дисәк, хәлфәләр, мөдәррисләр Гаяз әфәндегә ул кадәр үк ирек бирмәделәр, тик үзләре генә йокыханаләрнен тәрәзәләренә азрак форточкалар ясап, ашханәләрдә поварга итне азрак салкын суда тотынкырап, исен вә күгәргәнен бетеребрәк пешерергә куштылар.
Шуннан соң Гаяз әфәнде шәкертләрне укытырга башлап, әллә никадәр яна фәннәр, әллә никадәр яна китаплар укытты. Атна кич саен әдәбият ахшамнары’ ясап, мәдрәсәгә әллә никадәр рух кергезде, шәкертләрдә кешелек хисен уяндырXVIII ды, барысының да мәхәббәтен үзенә җәлеп итте
Шәкертләрнең Гаяз әфәндене бнк яратканыннан куркып, хәлфәләр Гаяз әфәндене алдагы елга мәдрәсәгә китсрттермәскә уйлый башладылар һәм төрле- төрле хәйләләр белән Гаяз әфәндене киләсе ел1а килмәскә ясадылар. Май житте Шәкертләрнең имтиханы бетте. Гаяз әфәнде дә безнең мәдрәсәдән китте. Шушы елны Гаяз әфәнде үзенең «Ике йөз елдан соң инкыйраз» исемле әсәрен язып бетергән иде. 1903 елны Гаяз әфәнде бездә булмады. Шәкертләрнен күңелләре Гаяз әфәндене эзлиләр, хәлфәләр Гаяз әфәндене үзләре китерттер мәсәл әр дә, алар да юксынып-юксынып куялар, аны матур-матур остроумие,чәре белән искә төшереп, сагынып-сагынып сөйлиләр иде.
Бу заман хәлфәләр үз хәлләреннән зарланып «Урыс халкының учительләре, ичмаса, картайгач пенсия аламыз, дип күңелләрен юаталар. Без картайгач нишләрбез икән9» дип сөйләшәләр икән. Гаяз әфәнде «Нигә? Без дә. табигый, татар мөгаллимнәре, татар мөдәррисләре ала килгән пенсияне алачакбыз. Агарган сач белән бөкрәйгән җилкәне кайда китәр дип уйлыйсыз?» дигән. Хәлфәләр рәхәтләнешеп бер көлешкәннәр. Гаяз әфәнденең шуның ксби остроум не ләре, мәҗлесенең хушлыгы, сүзгә осталыгы белән хәлфәләр дә аны бик сш-еш искә төшерәләр вә шәкертләр дә аның чын хәлфәлеге белән аңарга мәхәббәт утыртып калып, дәрес сәгатьләре саен аны сагыналар иде. 1903 елны Гаяз әфәнде Казанга китеп, университетка хәзерләнергә тотынды. Ләкин а галары аналары килеп, акырып-бакырып, әллә нпндн хәйләләр берлә Гаяз әфәндене өйгә алып киткәннәр Гаяз әфәнденең агасының указы алынганга, авыллары Гаяз әфәндене мулла ясыймыз дип, Гаяз әфәнде Орынбурда вакытта ук аңарга эш йоретеп, указ да алып куйганлар икән. Гаяз әфәнде авылга кайткач, үзенең киявен шунда мулла ясап китәр өчен тырыша башлаган. Ләкин эш озакка тартылып. Гаяз әфәнденең елы үтеп киткән. Гаяз әфәнде бу е шы авылына яңа мәктәп салдырудан башка бер эш тә эшли алмаган. 1904 елны Гаяз әфәнде Казанга килеп тора башлап, бу елларда хөррият хәрәкәтләре дә башланганга, Гаяз әфәнде хөррият хәрәкәтләренә кереп китте Шул елны Чист айдан җибәрелгән мөселман делегатлары арасында Петербурга китте.
Андан кайткач, 17 октябрь манифест ыннан сон, Гаяз әфәнде Чистай өязе авылларында митинглар ясап йөреп, андагы авылларның куштаны Шәйхи исемле бер кешенең һәм күрше Дүртөйле авылының мөәзинс Котбинсң донослары1 берлә Гаяз әфәндене стражниклар тота башлагач, Гаяз әфәнде тагы Казанга китте. Казанда уникенче декабрьдә шәкергләр мәҗлесендә Гаяз әфәнденең остснә полиция басып, аша тотмакчы булсалар да, Гаяз әфәиде качып котылды. Кич берлә полиция квартирына барса да, Гаяз әфәндене өйдә очрата алмаганнар Бик озак көтеп Гаяз әфәнде кайтмагач, аның чәен-шикәрсн, күмәчләрен ашап-эчеп чыгып киткәннәр.
Шул көинән башлап Гаяз әфәнде «нслсгальный»лыкка чыгып, качып йөри башлый
XVIII И с л я х үзгәртү ’ Ахшам кичә ’Донос — әләк, чагу.
Гаяз әфәндене «Казан мөхбире» гәзитенә язучылыкка чакырсалар да, гәзи- тәнең мәсләге бик уң булганга, Гаяз әфәнденең язган бер нәрсәсен идарә сызгалап бетергәнгә, Гаяз әфәнде үз мәсләгендә иркенләп язар өчен үз иптәшләре берлә үзләренә махсус гәзитә чыгарырга уйларга тотынды һәм Гаяз әфәнде исемендән «Таң» исемле гәзитәгә рөхсәт сорадылар> Ләкин Гаяз әфәнде «нелегальный» булганга, гәзитәгә рөхсәт бирелмәде. Гәзитәне Фуад әфәнде исеменә күчерделәр. Аңарга да рөхсәт бирелмәде. Гәзитә «Хөррият» исеме берлә яңа бер кеше исеменә бирелде. Ул кешенең редакторлыкка правасы булмады. Ниһаять, Гали әфәнде Путилаков исеменә «Таң йолдызы» гәзитәсенә рөхсәт алынды. Моңарга рөхсәт алынганчы да бик күп вакытлар үткәнгә, «Таң йолдызы» гәзитәсе 1906 ел унсигезенче майда гына чыга башлады.
Гаяз әфәнде «Таң йолдызымның фактический мөхәррире булды. Гәзитәнең иң күп җирен ул язды. Гәзитәгә рух ул бирде, һаман да туйганчы яза алмады, алтмыш нумир гәзитә чыгаргач та, 30 Октябрьда Гаяз әфәндене арестовать иттеләр. Көтмәгән җирдән, берничә көннән чыгарсалар да, Казанда торгызмыйча, авылына җибәрделәр.
Гаяз әфәндене авылына кайту белән тагы арестовать иттеләр. Ләкин бер тәүлектән чыгарып, поднадзор тотып, һич кайда җибәрмәделәр.
Егерме өченче декабрьдә тагы тотып, Чистай төрмәсенә илтеп яптылар. Кызылъяр волосте аны үзе төрмәдә вакытта уполномоченный итеп сайласа да, комиссия тәсдикъXIX XX итмәде.
Ике ай чамасы төрмәдә ятып, анда үзенең ошбу «Зиндан» исемле әсәрен язып, унсигезенче февраль 1907 елны төрмәдән чыгып, тагы Казанга килде. Озакламыйча «Теләнче кызы» исемле әсәрле бер романы басылып чыгачак.
Гаяз әфәнде кебек сирәк бер әдилнен, Гаяз әфәнде кебек сирәк бер мөхәррирнең һәм Гаяз әфәнде кебек сирәк бер кешенең һәрвакыт бар булып торуы безнең татар халкы өчен минут саен кирәк булганга, без бөтен татар күңеле белән Гаяз әфәнденең күп еллар яшәмәген телимез вә аның, яшәгән сурәттә, һичбер арымыйча, һәрвакыт халык файдасына тырышып хезмәт итәчәгенә чын-чыннан ышана- мыз вә халык та үз алдына тырышып, Гаяз әфәнде кебек егетләр белән кул-кулга тотынышып, алга таба омтылсалар, шөбһәсез, сәгадәткә чыганакларында һич шик тотмыйбыз!
Яшә, халык! Яшә, Гаяз әфәнде!