Логотип Казан Утлары
Шигърият

КОЕНА КАЛӘМ ЯКТЫЛЫКТА

Үкенмим

Үтелде, күп юллар үтелде.
Өстәге киемнәр тетелде:
Кай көннәр яшь булып түгелде.
Кай көннәр гөл булып сибелде
Кичелде. дәрьялар кичелде.
Иелеп сулары эчелде.
Өсләргә тау-ташлар ишелде.
Тауларга менелде, төшелде.
Янылды. туктаусыз янылды. Гел ялкын эченнән барылды Ут алып йөрәгем-учактан Күкләрдә яшеннәр кабынды
Күрелде, барсы да күрелде.
Өметләр мең үлеп терелде.
Үкенмим, бар утым, бар көчем һәммәсе халыкка бирелде.
Юнәлеше үзгәрүчән җил
Синоп(иклар хәбәр итә еш кына: «Юнәлеше үзгәрүчән көчле җил!» Кайсы яктан ышыкларга соң өйне. Җилләр шулай борылгалап торгач гел?!
Әллә барлык тәрәзәсен кадаклап. Качаргамы, башны алып, өйләрдән?

Бик арыдык, бик алҗыдык бит инде Юнәлеше үзгәрүчән җилләрдән
Кайчан әйтер синоптиклар ышанып. «Алда матур, аяз көннәр көтелә...» Ә хәзергә готырыксыз салкын җил Тузан сибә кешеләрнең битенә.
Ыргыттылар эткә әйбәт сөяк. Ә эт аны тик бер иснәде. Кимермәде,
Башын читкә борлы. Юк иде шул анын тешләре.
С искәндерде мине этнең күзе. Ул күзләрдә тирән моң иде. Бер якта эт. ә бер якта сөяк. Ә арада
Гомер дигән озын юл иде. Кирәклек
Бакчачы җәй буе. тырышып, Чәчәкләр үстерде түтәлдә: Утады, йомшармы, су сипте Күңелен куймады бүтәнгә.
Гөлләре үстеләр шәп булып. Бакчага таратып сихри ямь. Рәхәтлек өстәлде күңелгә Аларны хәт1а бер күрүдән.
Ә менә беркөнне бу турга Туктады бер олы машина.
— О-о. тирес килгән! дип. бакчачы Йөгерде машина каршына
Нишләргә? Бушатыр урын юк.
Бакчасы сыйдырмый кечкенә.
Аудартты Хуҗа бу байлыкны Чәчәкләр түтәле өстенә...
Рәнҗемә, әй күңел, дөнья бу!
Ә анда еш җиңә кирәклек Кирәклек өстенлек иткәндә Югала акыл һәм зирәклек.
Кешеләр бик вакланды дип. Күңелем, гаҗәпләнмә: Аккан сулар да сает а. Тау да тәбәнәкләнә
Мәңгелек түгел икән шул Биеклек һәм олылык.
Шушы хаклыкны аңларга Җитми бары кыюлык. Язны чакыралар алар. Күмәкләшеп каркылдап. Ала каргалардан урман Көлеп тора шаркылдап.
Әйе. көлә, чөнки белә — Урман хәтере нык әле Ала карга кычкырганга Яз килгәне юк әле.
Без генә ул — күмәкләшеп
Каркылдаса каргалар. Кушылабыз каргаларга. Яз китерер дип a'Jiap.
Шуңа шөкер
Хыяллар хыянәт итте.
Өметләрем алдады Инде яңа хыялларга Җанда урын калмады.
Данлы юллар үтәрмен дип Йөрәк күпме янмады Мин керәсе лап сараен һәрчак ялкын ялмады.
Ярый инде, өметләрем Алдаса гел аллады
Данлы эзләр калмаса да. . Канлы эзләр калмады
Бүген кемнәр?
Бер ак каурый алып кайт тым Су буеннан, чирәмнән Каурый калган, ә сон кошын Язмыш кая җибәргән Туган-үскән җирләрдән?
Кулларымда ап-ак каурый. Әйтерсең ак кулъяулык Ярым киткән, истәлеккә Калган бары шул яулык Бер ярата ябарлык.
Ак каурыйның ап-ак төсе Сакла пырмы озакка?
Бүген кемнәр, каурый тотып. Аккошларын озата Кайтмас җнртә. еракка’
Юллар авыр, юллар ерак.
Ко I кара тик юлда җыр: Мәңге җырлар җырым бул ла. Юл газабын оны пыр.
Мин суларын эчкән саен Чишмә булып тулып тор: Башка чишмәләрнең тәмен Оныттыр син. оныттыр.
Баш өстемә болыт килсә Җилләр булып куып тор Җилләр булып куып тор да. Хәсрәтемне оныттыр.
Йә гөл булып, йә көн булып. Гел яңарып туып гор- Табындырып. кабындырып. Бар дөньямны оныттыр!
Үлчәү юк
Нурсөягә
ҖЫЛЫЛЫКНЫ үлчәр өчен үлчәү бар. Олылыкны үлчәр өчен үлчәү юк. Шуңа ахры кешедәге олылык Ята күпчак бәяләнми, онтылып.
Авырлыкны үлчәр өчен үлчәү бар. Сабырлыкны үлчәр өчен үлчәү юк. Данланса да. макталса да сабырлык. Сабырлыкның ни даны бар калырлык?!
Ныклыкны үлчәр өчен дә үлчәү бар. Тугрылыкны үлчәр өчен үлчәү юк. Шуңа ахры бәрелеп гә сугылып Күпвакытны җанда үлә тугрылык.
Мәрхәмәтне үлчәргә дә бизмән юк. Мәхәббәтне үлчәргә дә бизмән юк... Иң-иң асыл затларның да алдына Әле зурлап гөлчәчәкләр тезгән юк.
Синең яктылык
Шигырь дәфтәремә бер нур төшә. Ул. ахыры, синең яктылык. Утырамын шигырь язарга мин. Шушы яктылыкка тартылып.
Коена каләм шушы яктылыкта. Әверелеп сылу аккошка.
Аккош канатыннан тамчы чәчрәп.
Күл өсләрен күмә балкышка.
Әллә нинди бер ашкыну белән Сиңа бара җаным тартылып: Сөю турындагы шигырьләргә Сеңә бары синең яктылык.
Оныттыр