Логотип Казан Утлары
Шигърият

КИЛӘЧӘКНЕ УЙЛАП

Арттагылар инде куып килә. Булмый хәзер юлла тукталып. Кая таба бара күрә микән.
белә микән бүген бу халык?
Упкын тирән алда..
Ярлар биек...
Бер ычкынып китсәк түбәнгә, башлар бетәр безнен эз дә калмас.
сөякләр дә калмас күмәргә.
Нигә сөяк? Нигә мәет? Кабер?
Кемгә кирәк булсын күмүләр? Сибелербез тагын томан булып Яшәү булып сибелер үлүләр.
Яңа түгел Котылгысыз.
Безнен кич тә булыр, булгач таңыбыз Сыеп булмас Җиргә Галәм иркен азат булыр безнен җаныбыз.
1991 Бу күкләрне нигә ачтың миңа? Йолдызларны нигә күрсәттең? Уй-сагышлар. ашкынулар икән яшәргә дип биргән рөхсәтең...
Бер сәбәпсез җаннар ашкынмыйдыр. Сәбәпләрен кайдан эзләргә?
Нигә йөрәк ешрак тибә башлый, йолдыз нуры төшсә йөзләргә?
Нигә кирәк андый ашкынулар, яшәр өчен Җирдә ярасам?
Шунда менеп китәселәр килә — күтәрелеп Күккә карасам.
Мең ел элек сүнгән йолдыз яна.
Яктылыгы килә нур булып... Бу галәмдә без бик кечкенә шул. ә яшисе килә зур булып.
1990
Яшик
Меңәр еллык тарих та бар. Исем дә бар, ат га бар. Милләт тә бар. халык та бар, хокук та бар. хак та бар.
Инде без ярлы да түгел, үтте бездән фәкыйрьлек. Инде без мескен дә гүгел. Горур диеп әйтерлек.
Барысы да үзебездә Бөтенесе бирелгән. Әллә нәрсә эзләгән күкбашлар гына иелгән
Түбән карап эзлибезме? — Яшик лә ансыз гына Милләт бөек, халык бөек.— бары тик сансыз гына.
1989
Намус
Бик әйбәт булыр күк бу тормыш тигез дә, дөрес тә. гадел дә., һаман да җитешми бер нәрсә бүгенге кешелек гамендә.
Берәүләр интегеп эзлиләр Булмаса. ул эзләп табылмый. Булганда күренә. Беркайчан намус ул - өстенә ябынмый
Намуска кагыла, намуска: кыйныйлар, сүгәләр, хурлыйлар... Кемнеңдер үзендә булмаса. намусны кайвакыт урлыйлар.
Берәүнең җанына орына: намусны асалар, аталар... Кешегә тынгылык бирми ул. Шуңадыр намусны саталар
Бернәрсә тормый ул кемгәдер сытарга намусны, таптарга. Бик кирәк вакыты булыр дин. тырыша кемнәрдер сакларга.
Кешегә бирелгән чамалап. Кешегә күптәннән җитмәгән. Караган ул теге дөньяга, бусыннан гаделлек көтмәгән
Намуска бәйләнгән, намуска: йә өстә дөреслек, йә ас га. Намусның кирәксез чат ы юк. Намусны тотмыйлар запаста.
1989
Безнең инде азмы таңнар аткан Азмы өмет туган таңнарда! Кайсылары чынлап эшкә ашкан, җитәр, дидек, безгә алар да.
Безнсн өчен әле таңнар белән офыкларның күнме янасы...
Юк.
җитмәгән икән.
таңнар атса.
өметләрнең туа яңасы.
1986
Мин икенче кабат яшим бугай: җире бүтән.
һава.
кон бүтән
-Мондый түгел иде минем гомер, бер яшәгән идем мин күптән.
Без үлчибез кеше гомерләрен Әнкәсеннән туган көненнән. Үлә. диләр, кеше бер мәртәбә, ничә тапкыр туа - кем белгән?!.
1989
Ирләр елый
ЕЛЫЙМЫ ирләр? дисәгез, сорагыз, әйтер сезгә... (Аңлашылып бетмәс, бәлки, җансызга. бәгырьсезгә.)
Әйтер сезгә Әфганстан. әйтер Пишаварлары Унсигез яшьлек улларын югалткан аналары.
Керегез госпитальләргә: егегләр нык хәтерләр. Ирләр елыйлармы бүген'.’ Инвалидлар әйтерләр.
Мәет булып кайтканнарның I ыңлагыз каберләрен.
Исән-сау кайтканнарының җаннары җәберләвен.
Күрделәр алар үлемне, үтерүне күрделәр. Иптәшләрен генә түгел, җанны ярып күмделәр.
Бармадылар бәхет эзләп.
Илдә урын тармыни?
Үлем алып баручыга читтә тормыш бармыни?
Унсигез яшьтә уйланмый кеше гомере бер генә.
Шул бер гомер күпме тора: алар шуны белделәр.
Еламый дип беләсезме Әфганның егетләре? Илгә тешләрне батырып суырдык җелекләрен.
Елады безнең малайлар, елады безнең ирләр.
Бәгырьсезләр аркасында елады безнен җирләр
Коточкыч булыр иде ул егетләр еламаса.
Үлем түгел. үтереш бит’ Мөмкинме еламаска?!
Еларга кирәк, еларга Елау көчсезлек түгел. Елый-слый үсә кеше, елап чыныга күңел.
Күз яшьләренә буылып, елый-слый аттылар.
Күз яшьләрен сөрго-сөртә. олыгаеп кайттылар.
1989
Көннәр туа.
Безнен көннәр туа
Үткәннәрен озатып каласын.
Бик беләбез
туган көннәр белән гомерләрнең кая барасын Коннор безгә.
шокер.
буш килмиләр.
Уйландырмый гына китмиләр.
Йөрәкләргә керә.
җаныбызга
Кояш нурын әрәм итмиләр. Гомер безгә күптән бирелгән ул. Күптән куйган инде исәпләп.
Көннәр алар гомер алып килми, алып кына китә кисәкләп.
Яна Кояш
Яна көннәр.
гомер..
Исәндер без янып.
яндырып...
Нәрсә ала.
ү ге нәрсә габа
кигә барысын ла калдырып Килер бер көн .
Безне килеп алыр
Җисмсбезне кире кайтармас
Сез караг ыз
балкып Күклә калыр безнен җаннар китмәс, карганмас
198 7
Арал
Әлсерәгән комнар. Янып ята сулышлары кайнар ярларының. Табигатьне тагын кайгы баоы хәле начар бүген Аралының.
Чирен аның кеше өсти тора. Табибына мохтаҗ, даруына. Бер тамчы су кирәк, бер тамчы су ирен чылатырга авыруга.
Диңгезгә дә сулар җитми әнә. гомер буе әгәр таласалар.
Эчеп калыйк! Безнең гомерләргә җитәр әле диеп карасалар.
Комсызлыкның чиге булмый калмас Андый чаклар килеп җитә икән. Гомер иткән үз ярларын сулар андый чакта ташлап китә икән.
Диңгез китәр. Китәр барлык сулар, һавасы да калмас суларына Кайнар комнар гына сибелеп ягар бүген чәчәк үскән юлларына.
Кырын ята ярда кораблары һава җитми үлгән балык кебек. Балыкчылар йөри башын иеп. үле җиргә кайткан халык кебек.
Кайнар комга басып үтә кеше. Дулкыннары килеп күмми эзне.. Шул кораблар кебек калырбыз без. барысы да ташлап китсә безне
1989