Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


ИСӘНМЕ, ИСПАНИЯ!
Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев
җитәкчелегендәге Республика делегациясе
гыйнвар аеның соңгы ункөнлегендә Испаниягә эш
визиты белән барды. Делегация составына хөкүмәт
әгъзалары, зур предприятиеләр, банк һәм
фирмалар җитәкчеләре, журналистлар кертелгән
иде.
Визит көннәрендә сәяси эшлеклеләр,
промышленность һәм финанс даирәләре вә
киллере белән эшлекле очрашулар булды.
Испаниянең төп банклары, сәүдә-промыш-
ленность палатасы белән икътисадын, финанс
фәнни техник хезмәттәшлек турындагы килеш
үләргә кул куелды.
Ф. мөхәммәтшин —
СОГУД ГАРӘБСГАЛЫНДА
Татарстан Югары Советы Рәисе Ф. Мө-
хәммәтшнн гыйнвар азагында кайбер рес-
публикаларның җитәкчеләре һәм күренекле
мөселман дине эшлеклеләре делегациясе со-
ставынд^король Фахд Бен Абдель-Азиз чакыруы
буенча дүрт көнлек визит белән Согуд
Гарәбстаяында булды. Делегация составында
Казан шәһәре хакимияте башлыгы К. Исхаков,
«Татнефть» бегләшмәсе генераль директоры Р.
Галиев т бар иде.
ТАТАРСТАН ДЕЛЕГАЦИЯСЕ
УКРАИНАДА
15 гый шарда Татарстан Республикасы
Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров җи-
тәкчелегендәге хөкүмәт делегациясе Украина
башкаласы Киевта булды Анда ике республика
арасында сәүдә, фән, техника, мәдәният һәм
сәнгать өлкәсендәге үзара файдалы хезмәттәшлек
турындагы шартнамәгә кул куелды.
ТОРЕК МӘДӘНИЯТЕ ҮЗӘГЕ АЧЫЛДЫ
24 гыйнварда Казанның Г. Ибраһимов
проспектындагы 85 А йортта Төрек мәдәнияте
үзәге ачылды Тантанага «Төрек дөньясы
араштырмалары» вакыфы башканы, Ис- танбул
университеты профессоры Туран Язган, Татарстан
Югары Советы Рәисенең беренче урынбасары
Зилә Вәлнева, Татарстанның халык язучысы
Әмирхан ага Еники, Язучылар берлеге идарәсе
рәисе Ринат Мөхәммәдиев, шәһәр һәм район
хакимиятләре вәкилләре, галимнәр, укытучылар,
журналистлар килгән иде
«КАНАТЛЫ БАРС» КОНКУРСЫ
ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ АТЫЙ
Билгеле булганча, Татарстан Республи-
касының Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы
узган ел «Канатлы барс» дигән исем астында
иҗади конкурс игълан иткән иде Конкурсның
максаты Татарстан Республикасының
суверенитетын ныгытута, халыкара мәйданда аның
абруен күтәрүгә, демо- кратик-хокукый дәүләтнең
оешу ын, республикадагы халыклар дуслыгын һәм
икътисадый реформаның барышын күрсәтүгә
булышлык итү иде
Иҗади бәйгедә республикабызның танылган
бик күп язучылары һәм журналистлары катнашты.
Матбугатта чыккан язмаларны, эфирда яңгыраган
тапшыруларны — конкурска тәкъдим ителгән
материалларны карап чыкканнан соң, җюри.
беренче бүләкне берәүгә дә бирмәскә, дигән
нәтиҗәгә килде.
Икенче акчалата бүләккә язучылар Марсель
Галиев һәм Рашат Ниэамиев язмалары лаек дип
табылды.
Өченче бүләкнең хуҗалары Владимир
Белосков, Марсель Зарипов, Мидхәт Мин- шин,
Венера Якупова. Кызыксындыру бүләгенә әдип һәм
журналистлардан Алмаз Алиев, Рәшит
Әхмәгҗанов, Флүс Латыйфи, Ринат Якуш,
Мөхәммәт Мәһдиев, Илдар Низамов ня булдылар
Татарстанның мөстәкыйльлеген ныгытута хезмәт
иткән күп кенә язмалары өчен Тәлгать Бариевка
иҗади бәйгенең махсус бүләге бирелде
«ФЛАМИНГО» БӘЙГЕСЕ
ЛАУРЕАТЛАРЫ
Чаллыда озак еллар дәвамында игелекле
эшләр башкарган Социалистик Хезмәт Герое
Равил Низаметдиновның улы «Фламинго» кече
предприятиесенең генераль директоры Фәнис
Низаметдннов, әтисе васыятен үтәп, «Фламинго»,
ягъни «Кызыл каз» иҗади бәйгесен ачып җибәргән
иде. Күптән түгел генә аңа йомгак ясалды
Балаларны, яшүсмерләрне иң яхшы әсәрләре
белән куандырганы өчен, җюри «Фламингомның
беренче бүләген «Самира чәчәк исеме» һәм «Кеп-
кечкенә бака» дигән нәсср-хикәяләре өчен язучы
Ркаил Зәйдуллага бирергә булды. Икенче бүләккә
«Чикерткә» дигән лирик хнкәясе өчен Мөдәррис
Әгъләмов лаек булды Өченче бүләк ихлас-самими
шигырьләр бәйләме өчен шагыйрә Резидә Вәлнева
өлешенә тиде.
ТАНЫШТЫРУ КИТАБЫ
Татарстан газета-журналлар нәшриятында 10
мең данә тираж белән «Кем ул кем?» («Кто есть
кто?») дигән китап басылып чыкты. Анда
җөмһүриятебездәге күренекле дәүләт һәм җәмәгать
эшлеклеләре, галимнәр һәм язучылар, сәясәтчеләр
һәм эшкуарлар турында, фоторәсемнәре белән, өч
йөзгә якын белешмә бирелгән. Китапта урын алган
танылган шәхесләр арасында Татарстан
Президенты Минтимер Шаймиев, Татарстан Югары
Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, тышкы
икътнеадый элемтәләр министры Шәүкәт Арсланов,
«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Равил
Файзуллин, Татарстан китап нәшрияты директоры
Харис Әшрафжанов, «Казанэнергоком- маш»
берләшмәсенең генераль директоры Рөстәм
Шакиров, Республиканың газета журналлар
нәшрияте директоры Дилбәр Хайруллина һ. б. бар.
«ДЕЛОВЫЕ ЛЮДИ» —
ТАТАРСТАН ТУРЫНДА
«Деловые люди» журналының Татарстанга
багышланган махсус саны чыкты. Анда
республикабызның икътнеадый потенциалын, базар
мөнәсәбәтләренә күчүнең барышын,
эшмәкәрлекнең гамәлгә керүен күрсәтүгә урын
бирелгән.
Журналның авторлары арасында респу-
бликабыз Президенты М. Шаймиев, Югары Совет
Рәисе Ф Мөхәммәтшин, Премьер- министр
урынбасары Ф. Хәмидуллин, авыл хуҗалыгы һәм
азык-төлек министры Ф Си- багатуллин, тышкы
нкътисадый элемтәләр министры Ш Арсланов,
язучы Туфан Миң- нуллин һ. б. бар.
Журнал 100 мең данә тираж белән рус һәм
инглиз телләрендә басылган.
Басманың спонсоры Җөмһүриятебезнең Баулы
районында туып үскән күренекле эшмәкәр Әнис
Мөхәммәтшин җитәкләгән «Анис» фирмасы
ОЛУГ ЯЗУЧЫ ЮБИЛЕЕ
Күренекле әдип, проза остасы, фронтовик
язучы Рафаил Төхфәтуллинга 70 яшь тулу уңае
белән Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында
зур иҗат кичәсе уздырылды.
Кичәне Әлмәт язучылар оешмасының
җитәкчесе Разим Валиуллин ачты һәм алып барды
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Ринат
Мөхәммәднев юбилярны Татарстан язучылары
исеменнән каннар котлады, адрес тапшырды
Татарстан Республикасының халык язучысы Гариф
Ахунов юбилярның тормыш юлы һәм иҗаты туры-
нда кыскача кереш сүз сөйләде. Шагыйрә Клара
Булатова Рафаил Төхфәтуллинга багышланган
балладасын укыды
Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Сарман, Азнакай
хакимиятләренең җитәкчеләре, «Татнефть»
производство берләшмәсе, «Та- тнефгегазетрой»,
«Татнефтеремсгрой», радиоприбор заводы, Зәй
технологик транс-
дылар. ' '
ШАГЫЙРЬГӘ ХАЛЫК ХӨРМӘТЕ
К. Тинчурнн исемендәге Татар дәүләт драма
һәм комедия театры бинасында күренекле шагыйрь
һәм җәмәгать зшлеклссс — Татарстан Республика
сынын Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе,
Татарстан комсомолының М Җәлил премиясе
.лауреаты, Татарстан халык депутаты Равил
Фәйзуллин- ның тууына 50 ел тулуга багышланган
тантаналы кичә бу лып үтте Шагыйрьне котларга
республикабызның иҗат берлекләре рәисләре,
Мәгълүмат һәм матбугат министры Ислам
Әхмәтжанов җитәкчелегендә газета-журналлар
мөхәррирләре, шагыйрьнең авылдашлары,
райондашлары, сабакташлары һәм хезмәттәшләре
килгән иде
Тантанада Татарстан Югары Советы Рәисенең
беренче урынбасары Зилә Вәлиева, Татарстан
Премьер-министры урынбасары Илгиз Хайруллин,
Республика Фәннәр Академиясе президенты
Мансур Хәсәнов катнашты.
ШАГЫЙРЬ ТУГАН КОНДӘ
Моннан төгәл 13 ел элек, 1981 елның
гыйнваренда Мамадыш районының «Чулпан»
колхозында шушы төбәкнең Тулбай авылында туып-
үскән күренекле шагыйрь Шәйхи Маннур
исемендәге махсус премия булдырылган иде. Ул ел
саен олуг әдипнең туган көнендә—15 гыйнварда бер
төркем хезмәт алдынгыларына һәм балалар өчен
яхшы әсәрләр иҗат итүче язучыларга бирелеп килә.
Быел Ш. Маннур исемендәге мактаулы бүләккә
уңган механизаторлардан Мәҗит Шакиров. Рәшит
Шәрәфисв, Миннехахи Даутов, алдынгы
терлекчеләрдән Нәзимә Җиһаншина, Суфия
Миннсханова .лаек булды. Язу чыдардай исә
Мамадышта яшәүче Вәкил Ахунҗановка, Казаннан
Рәниф Шә-' рипов белән Ләбиб Леронга шулай ук ак-
чалата бүләкләр һәм Почет дипломнары
тапшырылды
Яна лауреат ларны котларга Казаннан
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе
урынбасары Зиннур Мансуров, «Казан утлары»
журналының бүлек мөхәррире, III Маннурның иҗат
мирасы комиссиясе сәркатибе Шаһинур Мостафин.
Мамадыш районы хакимиятеннән Револь
Гыйззәтул- лин, Фаяз Габдрахманов, Маннур
Газизов иптәшләр килгән иде.
ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАН И
МУЗЕЕ ОЕША
Этна районының Комыргуҗа урга мәктәбеңдә
күренекле галим мә!ърифәтче Шиһабетдин
Мәржани музеен оештыру буенча эш башлашты
Укучылар хәзер бөек якташ дары тормышына бәйле
экспонатлар җыю белән мәшгульләр Алар галимнең
өченче буын оныгы Суфия ханым Мостафина белән
очрашып, кызыклы истәлекләр язып алганнар
Иҗтимаг
ы
ЯЗУЧЫЛАР САФЫНА
Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең 24
декабрьдә булган чираттагы утырышында
каләмдәшләребез сафына бер төркем талантлы
әдипләр, шагыйрьләр кабул ителде. Алар
арасында Казаннан Наил Касынмов, Индус
Сирмагов, Заһид Фәйзи, Түбән Камадан Таһир
Набиуллин, Мизхәт Хәбибул- лин, Хатыйп
Касыймов, Кырымнан Днлә- вер Осман һәм
Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрьләрдән
Халисә Мөдәррисо- ва, Рәшит Гатауллин, Рим
Идиятуллин бар. Шулай итеп, Татарстан Язучылар
берлегенә әгъзалар итеп, беренче мәртәбә, күрше
республикада яшәүче милләттәшләребез алынды
Хәерле сәгатьтә булсын!
ТАТАР ЗЫЯЛЫЛАРЫ КЛУБЫ
Мәскәүдә Бөтендөнья татар зыялылары клубы
ачылды. Аны нигезләүчеләр — Халыкара
коммерция үзәге президенты Рәшит Ахунов,
Мәскәү дәүләт университеты профессоры Зөфәр
Фәтхетдинов, Россия Югары суды рәисе
урынбасары Ренат Смаков, Татарстан Язучылар
берлеге рәисе Ринат Мө- хәммәдиев, Россия
телевидениесе рәисе урынбасары Рифат Сабитов,
танылган кинорежиссер Булат Мансуров,
биотехнология институты директоры, профессор
Раиф Васыйлов, бөтен дөньяга мәгълүм академик
Роберт Нигьмәтуллин.
Клубның максаты: татар халкын һәм Та-
тарстанны киң таныту, татар мәдәнияте үсешенә
ярдәм итү.
Күптән түгел әлеге клубны ачу тантанасы
булды. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург
шәһәрләреннән һәм чит илләрдән килгән ике
йөздән артык татар зыялысы катнашты. Алар ара-
ында галимнәр, язучылар, сәнгать э зеклеләре
дә бар иде.
Тантанада кызыклы очрашулар, фикер алышулар
булды, максаТлар билгеләнде. Соңыннан алар
Мәскәү, Казан, Уфа шәһәрләре сәнгать осталары
катнашында зур концерт карадылар.
ПОЛКОВНИК ЖУРНАЛ ЧЫГАРА
Кыргызстанның Бишкек шәһәрендә яшәүче
полковник Хәйдәр Габдрахманов (тумышы белән
ул Мамадыш районындагы Ямаш авылыннан)
«Өмет» исемле журнал нәшер итә башлады.
Әлеге хәрби эшлекленен «Борынгы һәм
бүгенге татарлар» дигән китабы да биредә яшәүче
милләттәшләребез арасында зур кызыксыну
уятты.
КОТЛЫЙБЫЗ!
Әдәбият һәм сәнгатьне үстерүдәге хез-
мәтләре өчен, шагыйрә, «Мәгариф» журналының
бүлек мөхәррире Шарифуллина Эльмира
Мөхәммәт кызына «Татарстан Республикасының
атказанган сәнгать эшлсклесе» дигән мактаулы
исем бирелде.
Полиграфиядә озак еллар нәтиҗәле эшләгәне
өчен, Татарстан газета-журнал нәшрияты
директоры Дилбәр Талип кызы Хайруллина,
Татарстан Президентының 1994 ел 17 гыйнвар
указы нигезендә, Татарстан Республикасының
Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.
САЙРА, САНДУГАЧ!
24 гыйнварда Г. Камал исемендәге татар
дәүләт академия театры бинасында Россиянең
һәм Татарстанның халык артисткасы, Г. Тукай
бүләге лауреаты Әлфия Афзалова- ның сәхнә
эшчәнлегенә 40 ел тулуга багышланган иҗат
кичәсе булды.
Мәшһүр җырчыбызга Татарстан Респуб-
ликасының Мактау грамотасын мәдәният
министры урынбасары И. Тарханов тапшырды. Ә.
Афзалованы балалары, якташлары,
сәхнәдәшләре һәм дуслары котлады. Тама-
шачылар халкыбызның сөекле сандугачына көчле
алкышлар белән аның моңына, иҗатына
мәхәббәтләрен һәм тирән ихтирамнарын
белдерделәр.
Кичәдә Югары Совет Рәисе Ф Мөхәм- мәтшин
һәм Премьер-министр М. Сабиров катнашты.