Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАҖИГАЛЕ ЕЛЛАР АВАЗЫ


Безнең кулыбызда Татарстан китап нәшрияты 1993 елда чыгарган күләмле китап. Ул
«Болгар вә Казан терекләре» дип атала һәм бөек мәгърифәтче, галим, дин әһеле, философ
Рнзаэтднп бине Фәхретдин тарафыннан язылган. Китапны тәрҗемә итүче һәм төзүче — Әнвәр
әфәнде Хәйри. Халкыбызның борынгы чорлардан алып XX гасырның беренче яртысына кадәр
булган рухи тарихын барлау һәм өйрәнү юлында әлеге җыентыкның әһәмияте ифрат зур. Ул
бүгенге көндә дә күп кенә җәһәтләрдән кыйммәтле чыганак булып тора.
Китапның эчтәлегенә тирәнтен керүне максат итеп куймыйча, без аның иң әһәмиятле бер
состав өлешенә — «Болгар вә Казан төрекләре» бүлегенә генә тукталып китәрбез. Олпат
тарихчы, үзе инанганча, Болгар һәм Казан төрекләренең дөньяда гомер сөрүләрен түбәндәге
дәверләргә бүлә: 1) мөегәкымль хәлләрендә гомер сөрүләре; 2) татарларга (Р. Фәхретдин
биредә Бату яуларын, монголларны күздә тота.— Р. Ә.) тоткын булып, аларныц хакимлекләре
астында калулары; 3) урыслар тарафыннан басып алынып, урыс җәбере һәм золымы аегында
яшәүләре; 4) миссионерларның хакимлекләренә дучар булулары һәм һәртөрле чирканыч
чаралар белән чукындырылулары; 5) коммунистлар кул астында юкка чыгулары.
Мәкаләбезнең максатына муафикъ рәвештә без төп әһәмиятне шушы биш дәвернең
дүртенчесенә, ягъни мөселманнарның көчләп чукындырылуына юнәлтербез. Бу бүлекне
тулысынча Риза Фәхретдин вариантында тәкъдим иткәнче вөҗдан иреге мәсьәләсенең аерым
якларына кыскача тукталып китү урынлы булыр.
Сүзне халкыбыз тарихына, милләтебез тамырларына турыдан-туры мөнәсәбәте булган
Алтын Урда, хәтта ки Чыңгыз хан, аның атаклы «Яса»сына бәйле рәвештә башларбыз. Чөнки
кайсы гына җәһәттән алсаң да, халкыбызның борынгы чорын бу факторлардан аерып карап
булмый. Моны шәрехләп тору артык урын гына алыр иде. Зәки Вәлидигә сүз бирик: «Ул
(Чыңгыз хан. Р. Ә.) үзенең борынгы бабаларының динен алмаштырмады, ләкин һәммә дин
әһелләрен бер төсле ихтирам итә... иде». (Әхмәд-Зәки Вәлид и. Кыскача рәсемле төрек- татар
тарихы. Беренче җөзьэ. Казан, 1915,45 б.). Бу тарихчы янә болай дигән иде: «Чыңгыз вә аның
балалары иске диндә, шаманилыкта тордылар [...], дин әһелләренең һәммәсен дә ихтирам
иттеләр, һичбер дин әһелен дине өчен кысмадылар». (Шунда ук, 97—98 б. б.) Чыңгыз хан
(каган, кахан. каан,— ягъни иң олуг
Б
хан) үз динен беркемгә дә көчләп такмаган, бернинди мәзһәбне кысмаган булуы белән шөһрәт
алган иң бөек хөкемдарларның берсе. Диннәр тигезлеге аның мәшһүр законнар җыентыгы —
«Яса»да үзәк урыннарны тәшкил итә.
Чыңгыздан соң тәхеткә менгән каганнарның һәрберсе бабаларының юлын тоткан, диндә
иркенчелек ягыннан барлык Европа миссионерларын таңга калдырган. Мәсәлән, мәшһүр
сәяхәтче һәм миссионер Виллем Рубруквнс (1293 елда вафат) Чыңгыз ханның оныгы Мәнгу
каган алдында төрле дни әһелләренең бертигез дәрәҗәдә гыйбадәт кылуына шаһит була. Бу
фактны күренекле урыс тарихчысы С. М. Соловьев тасвирлавында китерәбез. Тәрҗемәсе болан
«Минорит Рубруквнс Мәнгу хан алдында башта несториан христианнары руханилары, аннары
мөселман муллалары, соңыннан мәҗүси каһиннары (җрецлары) дога кылуын үз күзләре
белән күрә. Рубруквнс хан әмере буенча өч төрле дин — христиан, ислам һәм мәҗүси мәзһәбе
руханилары арасында үткәрелгән кызыклы бәхәсне дә тасвирлый. Рубруквнс мәҗүси каһинына
каршы бәхәстә христианлыкны химая кыла (яклый), соңыннан хан аны үзенә дәштереп болай
ди «Без, татарлар, бер Аллага ышанабыз, аның белән яшибез һәм дөньядан үтәбез; ләкин кулга
төрле бармаклар бирелгән кебек, Алла кешеләргә дә үзләрен коткару өчен төрле юллар биргән:
сезгә Алла Китаи иңдергән, ә сез аны санламыйсыз; безгә шаманнар биргән, без алар әйткәнчә
эшлибез һәм тыныч га яшибез». (С М. Соловьев. Сочинения. Кн. II. История России с
древнейших времен. Т. 3. М., Мысль, 1988, 145 б.).
Хәзер инде урысның икенче бер олуг тарихчысы Н. М. Карамзинны тыңлап кары йк.
Чыңгыз хан варисларының дингә иркенчелек мәсьәләсендәге сәясәтен тасвирлап, ул болай ди:
«Гөек каган үз хозурында христиан руханиларын тота һәм аларга үзенең чатыры каршында
грек чиркәве ысулынча бар халык алдында гыйбадәт кылырга рөхсәт итә». (Н. М. Карамзин.
История государства Российского. Т. IV. М , Наука, 1992, 30 б.) Икенче җирдә ул болай дип
өсти: «Аларның Канунына килгәндә, болар Аллага, Галәмне Яратучыга табыналар [..] хәср-
хаһлык белән дан тоталар һәм үз Иманнарына дүндермиләр». (Шунда ук, 35
б.) Ягъни башка диннәргә юл куялар һәм үз иманнарын кочләп такмыйлар.
Инде Чыңгыз хан империясенең бер өлеше булып хисапланган Җуҗи олысына килик.
Нәкъ менә шунда Чыңгызның оныгы Бату соңрак Алтын Урда дип шөһрәт тапкан дәүләткә
нигез сала. Олыс (улус) хөкемдары булганлыктан, Бату фәкать «хан» исемен йөртә һәм
үзәктәге каганнар: Чыңгыз, Үгдәй, Гөек, Мән- гуларга буйсынып эш итә. Днн-днанәткә
мөнәсәбәттә шаманн мәзһәбендәге Бату тулысы белән Чыңгыз «Ясамсына таянып гамәл кыла,
ягъни диннәргә, нинди булуына карамастан, камил иркенлек бирә.
Мәгълүм булганча, барлык урыс язма чыганакларында Бату хан коточкыч бер юлбасар,
кан коючы итеп сурәтләнә. Әлбәттә, монда артык күпертү юк. Бу җиһангир кылыч тарткан
җирләрдә (сүз башлыча 1237 1242 еллар турында бара) кан елгалар булып ага, шәһәрләр вәйран
ителә, гөрләп торган илләр шыксыз сахрага әйләнә. Әмма дин-иман мәсьәләсендә хәтта бу адәм
дә траднгш- он хәср-хаһлыкка тап төшерми. Замандашыбыз Л. Н. Гумилев сүзләрен күздән
кичерик. «1240 елда Батый Владимир-Волынскнйггы «сөңге» белән ала, халкын «рәхимсез
төстә кыра», ләкин Богородица чиркәве һәм башкалар исәң кала, ә кешеләрнең байтагы,
соңыннан мәгълүм булганча, урманга качып өлгерә һәм аннары кире кайга» (Л. Н. Гумилев.
Древняя Русь и Великая Степь. Т-во Клышников, Комаров и К. М., 1992, 351 б.) Биредә кылт
игеп модһиш Иванның 1552 елның 2 октябрендә Казанны алгач, мәчетләрне җимереп, таш
өстендә таш калдырмавы искә килеп төшә.
Әле ул гынамы! Итальян сәяхәтчесе, миссионер Плано Карпинн 1246 елда Бату
хозурында кунак була һәм «вәхши юлбасар» дип хисапланган ханның барлык диннәргә дә
гаҗәп дәрәҗәдә лояль (уңай) каравына исе китә. С М. Соловьев бу фактны түбәндәге юллар
белән билгеләп үтә: «Бу юл кую канунга нигезләнә ханның үз гаиләсендә до христианнар бар,
ул грек мәзһәбендәге христиан руханиларын үз хисабына асрый, алар ханның зур чатыры
каршында урнашкан чиркәүдә ачыктан-ачык үзләренчә гыйбадәт кыла». (С М Соловьев.
Күрсәтелгән хезмәт., Т. 4, 154 б) Баксаң, яулап алган җирләрендә Бату чиркәү-монастырьларны
җимерү түгел. Урда башкаласында үзе чиркәү салдырган икән!
Алтын Урданың беренче ханнары Бату, Сартак, Улакчы вафат булганнан сон, тәхеткә
Батунын энесе Бүркә күтәрелә (1258). Бу хан ислам дннсн кабул ггтә һәм исемен Бәрәкәгә
алмаштыра. Бәрәкә хан үрнәгендә аның хатыны Чәчәк, бер тума энесе Тукай Тимер һәм башка
татар идарәчеләр катлавы ислам динен кабул
итә. Хәер, бу вакыйга Алтын Урда өчен искитәрлек яңалык булмый. Мәмләкәт халкының
шактый өлеше (мәсәлән, Идел Болгарстаны X йөздән) электән үк ислам динен тотып килә.
Ләкин хөкемдарлары һәм идарәче даирәләре (бигрәк тә Үзбәк хан дәверендә) Мөхәммәт
Галәйһиссәлам динен кабул иткәч кенә Дәште Кыпчак (Алтын Урда, Җуҗи олысы) чын
мәгънәсендә ислам мәмләкәтенә әйләнә. Югары катлауның ислам кабул итүе мәмләкәт
халкының да киң колачта мөселманлашуына җитди этәргеч бирә.
Алтын Урда дәүләтенең рәсми дине ислам булып киткәч, ханнарның вөҗдан иреге
мәсьәләсендә сәясәте үзгәргәнме соң? Бөтен хикмәт тә шунда шул: диннәр тигезлеге ислам
дәверендә дә Чыңгыз гасырыннан килгән кануннар белән гарантияләнгән. Объективлык
җәһәтеннән мөселманнарга мәхәббәтенең әсәре дә булмаган олуг урыс тарихчысы Н. М.
Карамзинның сүзләренә игътибар итик: «Александр (Невский.—Р. Ә.) Бәрәкә ханны Итилдәге
Сарай шәһәрендә тапты. Батуның бу варисы сәнгатьне һәм гыйлемнәрне ярата, галим-
голямага, рәссамнарга мәрхәмәт кыла иде, үзенең Капчак (Кыпчак) башкаласын яңа биналар
белән бизәде. Биредә яшәгән русиялеләргә христианнарча гыйбадәт кылырга шундый хөррият
бирде ки, митрополит Кирилл (1261 елда) биредә Сарская дип исемләнгән махсус Епархия
ачты, соңыннан бу Епархиягә Көньяк Переяславль Епископлыгын китереп куштылар». (Н. М.
Карамзин. Күрсәтелгән хезмәт. Т. 4, 1992, 54 б.)
Шушы ук фактны Л. Н. Гумилев болай тасвирлый: 1261 елда Сарайда Александр Невский
һәм монгол ханнары Бәрәкә һәм Мәнгу-Тимернең тырышлыгы белән православие епископы
чиркәве ачыла. Ул бернинди эзәрлекләүләргә дә дучар ителми: Сарский епископы Русьнең һәм
боек хан сарае каршындагы барлык урыс кешеләренең мәнфәгатьләрен күздә тотучы, яклаучы
булып хисаплана». (Л. Н. Гумилев. От Руси к России. Очерки этнической истории. М.,
Экопрос, 1992, 133 б.)
Моны инде Россия империясе башкаласы Мәскәүдә бөтен мәмләкәт мөселманнары өчен
мөфтият оештыру белән генә тиңләргә мөмкиндер.
Шушы ук җәһәттән С. М. Соловьевның да бик әһәмиятле нәтиҗәсен китерү урынлы
булыр: «Татарларның төрле диннәргә хәер-хдһлыгының икенче бер нәтиҗәсе шунда,
Сарайның үзендә, ханнар башкаласында, урыс митрополитына буйсынган православие
епископлыгы кафедрасы оештырыла; 1261 елда Кирилл Сарайга епископ итеп Митрофанны
куя; 1279 еллар тирәсенә караган бер хәбәрдә без Сарай епископы Феогностның Царь-градтан
өченче мәртәбә урап кайтуын очратабыз. Аны анда патриарх һәм императорга хатлар һәм
бүләкләр белән митрополит Кирилл һәм хан Мәнг у-Тимер юллаган була. Әлеге хәбәр Сарай
епископының христиан көнчыгышы өчен нинди әһәмияткә ия булуын күрсәтүе белән
гыйбрәтле». (С. М. Соловьев. Күрсәтелгән хезмәт. Т. 3., 145 б.) Икенче төрле әйткәндә, Алтын
Урда башкаласындагы православие руханилары вөҗдан иреге сәясәтенең бөтен
нигъмәтләреннән авыз итә.
Урыс чыганакларында Алтын Урда дәвере православиесенең гаҗәеп уңай шартларда
яшәвен күрсәткән материалларынын иге-чиге юк. Революциягә кадәрге Русия тарихы буенча
бик күп китаплар, дәреслекләр иҗат иткән атаклы профессор С. Ф Платонов та моны кат-кат
искәртә. Аерым алганда, ул менә нәрсә ди: «Әмма шуны истә тотарга кирәк, татар изүенең
беренче дәверендә дә Русьтагы чиркәвн һәм сәяси төзелеш үзгәрешсез калды. Татарлар Русьны
үзләренең «олыс»лары, ягъни үз биләмәләре дип атады; ләкин алар бу олыста аның иске
тәртипләренә кагылмады. Урыс иманына һәм урыс руханиларына, гомумән, барлык башка
диннәргә, рухи вәкилләренә караган кебек үк, аларга хәер-хаһлык һәм хөрмәт саклады.
(Ассызык безнеке.— Р. Ә.) Урыс митрополиты үзенең чиркәү кешеләре белән татарлар
файдасына булган салымыннан, башка төр түләү һәм йомыш-йолымнардан азат ителгән иде.
Урыс чиркәве ханнардан руханиларның хокукларын тәэмин итә торган махсус уңайлык
ярлыклары алып торды». (С. Ф. Платонов. Учебник Русской истории для средней школы. С.-
П., 1913, 87 б.) Урыс профессорына дәгъва белдерү, мөгаен, урынсыз булыр иде.
Әмма, безгә калса, татар хакимлеге чорында православиенең оҗмах шартларында яшәве
турында иң үтемле фикерне әлеге дә баягы Н. М. Карамзин әйткән. Башта ул Русьнең, урыс
кенәзләренең гомумән мөстәкыйль яшәүләрен, үз халкыннан Урда өчен дигән булып күпләп
салым җыюларын, бу керемне, ханнарны алдап, үз мәнфәгатьләре өчен файдалануларын
икърар итә, хәтта Мәскәүнең үсеп, күтәрелеп китүен дә Алтын Урда хөкемдарларының сәясәте
белән бәйли: «Ханнар фәкать ерактан гына (биредә һәм алдагы очракларда
курсив Карамзинныкы.— Р. Ә.) безнең хакимнәребез булып торырга теләде, гражданлык
эшләренә катышмады, кенәзләрдән бары тик комеш һәм буйсынуны гына таләп иттеләр...
Татар изүе боек кенәз казнасын кеше саны алу ысулы белән, моңарчы билгеле булмаган,
хан өчен дигән сылтау белән җыелган, ләкин кенәз- ләрнең хәйләләре аркасында аларнын үз
кеременә әйләнгән төрле салымнар белән баетты.. Мәскәү үзенең бөеклеге белән ханнарга
бурычлы». (Н. М. Карамзин. Күрсәтелгән хезмәт. Т. V. М., Наука, 202, 206, 208 б. б.) Аннары
тарихчы православие чиркәвенең һәм руханиларының нинди зур өстенлекләр һәм яклау
актлары белән файдалануын санап китә Кайбер икърарлар чыннан да шаккаттыргыч:
«Татарның Русия өстеннән хакимлегенең янә бер күренекле нәтиҗәсе - безнен
руханиларыбызның күтәрелүе, монахларның һәм чиркәү биләмәләренең ишәюе булды.
Ханнарның сәясәте халыкны һәм кенәзтәрне кысты, әмма чиркәүгә һәм аның әһелләренә ригая
кылды, аларга аерым бер игелек күрсәтеп килде; митрополитларны һәм епископларны
иркәләде; аларнын күндәм төстә дога кылуларына мәрхәмәт кылды һәм еш кына
пастырьларына хөрмәт йөзеннән мәхәллә халкына булган ачуын шәфкатькә алыштырды. Без
инде митрополит изге Алексийның Урдага махсус гозер белән барып, илне тынычландырганын
күргән идек... Ханнар, үлем белән янап, үзләренең буйсынучыларына керем, күчмә һәм күчмә
булмаган мөлкәтләр белән байый килгән монастырьларны талауны, борчуны тыйдылар».
( Шунда ук, 208 б.)
Христиан чиркәвенә, православие әһелләренә, урыс халкының иманына, яшәү һәм гамәл
кылуга тулы ирек бирелүнең иң ышанычлы шаһиты шул, Алтын Урда дәүләте ханнары берсе
артыннан берсе митрополит исеменә православнене саклау һәм хөрмәтләү буенча ярлыклар
тапшыра. Тарихта татар хөкемдарларының урыс чиркәвенә һәм иманына кылган
мәрхәмәтләрнең иң биек ноктасы булган Мәнгу Тимер (1269) һәм Үзбәк хан (1313) ярлыклары
безнең коннарга хәтле килеп җиткән. Аларның эчтәлекләренә киң тукталып тормастан, Үзбәк
хан ярлыгының бер-икс урыныннан гына өземтә китерәбез Бу юллар аерым аңлатуларга
мохтаҗ түгел. «Аларның дини кануннарына, чиркәүләренә, монастырьларына золым
кылмаска, яманламаска, кем дә кем аларның нманын хурласа яки кимсетсә, ул кеше һичничек
гафу кылынмас, бәлки яман үлем белән үтерелер». (Карагыз: Н. М Карамзин. Күрсәтелгән
хезмәт. Т. IV. М , Наука, 1992, 274 б.) Ярлыкта тагын мондый кисәтү дә бар. «Кем дә кем
чиркәүнекенә яки митрополитныкына кул сузса, аңа Алланың каһәре төшәр, безнең тарафтан
олуг җәза бирелер, ул һич тә гафу кылынмас, яман үлемгә дучар ителер». (Шунда ук.) Кыскасы,
берәр мөселман христиан диненә тел тидерсә, чиркәү әһелен берәр ничек кыерсытса, җаны
җәһәннәм китәргә тиеш була. Моны хәтеребезгә киртләп куйыйк та, сүзебезне дәвам итик.
Әлбәттә, Русия тарихларында мондый мәрхәмәтле ханнарга мәдхияләр күп. Мәсәлән,
урысның иң абруйлы энциклопедиясендә түбәндәге юллар бар: «Үзенең элгорсләре үрнәгендә
Үзбәк православие әһелләрен эзәрлекләү түгел, бәлки алар файдасына беренче ханнар биргән
һәм мәгълүм Мәнгу-Тнмср ярлыгы белән расланган барлык җиңеллекләрне саклый».
(Энциклопедический словарь Ф А. Брокгауза и И. А. Ефрона. С.-П., 1902, Т. XXX1VA, 610 б.)
С. М. Соловьевны тыңлыйк: «Татарлар электән үк төрле диннәргә юл бирә һәм ислам кабул
иткәннән сон да яңа дингә һәвәсләнми. Үзбәк (...) Кафадагы христианнарны үз канаты астына
ала, католик монахы Иона Валснсның ясларны һәм Кара диңгез буендагы башка халыкларны
христиан итүенә комачауламый» (С. М. Соловьев. Күрсәтелгән хезмәт. Т. 3., 223 б.).
Үзбәк ханшаң улы Җаннбәк турында да шундый ук раслаулар байтак. Шул ук Соловьев
болай ди «...ул христианлыкка бик мәрхәмәтле була һәм аның заманында Урыс җирендә зур
җиңеллек хөкем сөрә». (Шунда ук, 254 б.)
Шунысы бик гыйбрәтле урысның иң мәшһүр тарихчылары барлык Алтын Урда
ханнарының православнсгә карата олуг мәрхәмәтен кат-кат шәрехлиләр Ләкин Урыс
хөкүмәтенең мөселманнарга, аерым алганда, татарларга карата XVI XX йөзләрдә үткәрелгән
көчләп чукындыру сәясәтенең кешелексез икәнен икърар итү аларнын хәтта башларына да
килми Алар уенча, монысы инде «изге» гамәл, ягъни вәхши халыкларның күңелен православие
нуры белән сафландыру, иблискә табынган иманнарын, рухларын пакь итү
Бәлки православнсгә чамадан тыш хәср-хаһлык Алтын Урда чорына. Сарай
хөкемдарларына гына хас булгандыр? Бәлки Алтын Урданың берничә җәһәттән варисы Казан
ханлыгында христианнарга карата рәхимсезлек кылыктандыр, әенр төшкән урысларны гына
булса да мөселманлыкка чыгарырга омтылышлар ясалгандыр?
Хәер, нигә баш ватарга? Сүзне урыс тарихчыларының үзләренә бирик. М. Г. Худяков:
«Казан ханлыгы иҗтимагый хәятьшың иң якты якларыннан берсе — диннәргә тулы
иркенчелек бирү. Бу иркенчелек шәһәр халкының сәүдәгәрлегенә, Идел-Чулман Болгарстаны
традицияләренә, шулай ук Сарай идарәсенең дәүләти һәм иҗтимагый төзелешенә камил төстә
туры килүенә бәйләнгән. Казанның үзендә христиан храмы — әрмән чиркәве торган;
Казандагы әрмән зиратының кабер ташлары бүгенгә кадәр сакланып калган. Башка мәҗүси
халыкларга мөселманнар камил хәер-хаһлык кылганнар һәм аларны беркайчан да (астына без
сыздык.—Р. Ә.) көчләп мөселман итәргә омтылмаганнар^. (М. Г. Худяков. Очерки по истории
Казанского ханства. Репринтное воспроизведение Казань. Фонд ТЯК, 1990, 197 б.)
Очраклы өзекме бу, юкмы? Әлбәттә, юк. Икенче цитата калган шөбһәләрне дә
«тузгытып» ташлый. Биредә «иго» дигән төшенчәгә дә шактый ачыклык кертелә: «Хәтта татар
изүенең (иго) иң чәчәк аткан дәверендә дә татарларның Русия өстеннән хакимияте салым җыю
белән генә чикләнгән; татарлар бервакытта да урыс дәүләтенең сәяси автономиясенә дә, урыс
кенәзләренен хакимлегенә дә, алариың хәрби тәртипләренә дә, диннәренә дә, телләренә дә
(аегына без сыздык.— Р. Ә.) тыкшынмаганнар. Казан хөкүмәте Олуг Мөхәммәт заманында
Мәскәүнең Казаннан фәкать ясак түләү формасындагы бәйлелеген һәм татар шаһзадәләренең
биләмәләр алу хокукын гына дәгъвалаган; бу омтылыш та вакытлар үтү белән юкка чыккан».
(Шунда ук, 119 б.)
Алда күзәтелгән өзекләр Алтын Урда һәм Казан хөкүмәтләренең барлык диннәргә, шул
исәптән, православиега дә, уңай шартлар тудыруын, аларны махсус кануннар нигезендә
саклавын җитәрлек исбатлый торгандыр.
Инде ошбу мәкаләбезгә рухи этәргеч биргән материалны әйләнешкә кертү вакыты
җиткәндер. Сүзне бөек тарихчыбыз Ризаэтдин бине Фәхретдингә бирәбез.
4) Миссионерларның хакимлек итүләре, урыс хөкүмәте
тарафыннан мөселманнарның чукындырылуы
рыс кавемнең уртача фикерле һәм яхшы әхлаклы, төзек табигатьле булмаганлыгы
мәгълүм. Шуңа күрә һәр эшләре чиктән тыш түбән юллардан йоридер. Бу конгә кадәр
боларга шушы ике юл ур гасындагы зур юлдан йорү насыйп булмады. Моннан соң уңышлы
булу билгеләре дә күренми. Болар динле булсалар да, чамадан тыш кыйланалар, динсез
булсалар да, һәрбер динсезнең өстеннән таптап китәләр.
Урыс падишаһларының бу мәмләкәттә булган мөселманнарны чукындыру өчен
тырышулары ис китәрлек дәрәҗәдә булды. Бу маҗараны тәфсилләп язу — берничә кисәктән
торган китап язу белән бер. Безнең моңа көчебез җитми. Болар шушы дәрәҗәдә тырышып та,
бу илдә мөселман токымы югалмавы Аъзаһе Тәгаләнең ярдәме булса кирәк.
Дөрес, әгәр дә урысларның мөселманнарны чукындырырга тырышулары беркадәр
йомшак һәм уртачарак булса иде, урыс халкы бу дәрәҗәдә урчсмәс һәм күбәймәс, ислам халкы
да Болгар хөкүмәте вакытына караганда бу мәртәбәдә кимемәс иде. Болар мөселманнарны
көчләп чукындыру юлына керде һәм шул сәбәптән ифрат дәрәҗәдә күбәйде. Бу көндә
«керәшен» днп йортелә торган бер халык көчләп чукындырылган мөселманнардан таралган
халыклардыр. Боларны Казан алынганнан соң Иван Грозный шулай бик чиркәнсч ясады.
Урысларның бу җинаятьләренә мисал итеп бу урында кайбер вакыйгаларны күрсәгү дә
зарар булмас. Ләкин болар —диңгездән бер тамчы кебек кснәдер.
1. Кенәз Василий үз кулына төшкән мөселман ир һәм хатыннардан ике йөз әсирне
милади белән 1536 елда дингә көчләде, риза булмаганнарын үтертте.
2. Ярославль шәһәрендә тоткын булып торучы Күчем хан гаиләсен һиҗри белән 1048,
милади белән 1638 елда көчләп чукындырдылар.
3. Ханкнрмән (Касыйм.— Р. Ә.) шәһәрендә хан булып торучы Сәет Борһан бине Азып
Арслан бине Гали хан бине Күчем ханны һиҗри белән 1065, милади белән 1655 елда, бер нәрсә
дә аңламаган сабый вакытында чукындырдылар.
4. 1731 елда Казан һәм Нижний мөселманнарын чу кылдыру өчен «Свияжская
богородица-монастырь» да рәсми идарә оештырылды.
5. Чукындырылганнарны ислам диненә кире кайтарырга өндәүчеләрдән 47
мөселманны 1867 елның 28 гыйнварында Себердәге Ту рухан якларына сөргенгә җибәрү белән
хөкем иттеләр.
У
6. Берәр тор.те эш хакында гастшәнүче һәм дә өсләренә туләүләр төшкән
мөселманнарны, чукынсалар, гаепләреннән коткару, түләүдән азат итү хакында кануннар
игълан кылынды. Чукынучы мөселманнар гаскәрлек хезмәтләреннән азат HI ел ә иде.
7. Бик күн чакта базарда һәм халык күп җыелып торган җирләрдә поплар җыелып
торучылар өстенә үзләренең «изге суяларын бөркиләр иде дә, шу нын белән шул җыелган
урында, җыенда булган ха.1ык христ Haiti ык кабул иткән бу.тып хисаплана иде. Моннан соң
шул кешеларнен: «Минеи христиан бу .наным юк, үз динемнән чыкканым нж!я дигән
дәгъвалары ишетелмидер иде.
8. Урысларның талауларыннан, җәфалау һәм газаплауларыннан, үз диннәре нә кертер
очен көчләүләреннән йөдәгән мөселманнар бераз булса да тынычлык табу, до нь ал арын һәм
диннәрен төзәтү һәм саклау өмете белән башкорт сах- раларына күчә һәм авыллар корып гомер
сөрә башлат яннар иде. Бу эшләре белән мөселманнар шул җирләрдә берләшә, Төркестан һәм
Фирг анә мөселманнары белән мөнәсәбәткә керүләре ихтимал, аннары чукындырып булмый
башлар, дин фикер йөртеп, Романовлардан Алексей Михайлович һиҗри белән 1059, милади
белән 1649 елда христиан булмаган халыкларның башкорт сахраларыңда торуларын тыеп
фәрман игълан итте.
9. 1713 елда: «Җирләрендә православный крестьяннар булган мөселман җир хуҗалары
алты ай эчендә православный мәзһәбкә керергә тиешләр, шуңа риза булма! ан мөселманнарның
җирләре, йортлары һәм бөтен мөлкәтләре көчләп а.гы- начак», дигән фәрман чыкгы. Бу фәрман
1729 елның I мартында, 1743 ашын 28 сегггнбрендә тагын кабатланды.
10. Чукынырга риза булмаган мөселман алпавытлар үзләренең җирләрен һәм
мөлкәтләрен сатып вки залогка салып акчалы булып калмасыннар һәм чукынудан
котылмасыннар өчен, 1737 елның 21 окгнбрендә: «Мөселманнарның урысларга җир сатулары
тыела», дигән фәрман игълан ителде.
11. 1754 елда: «Чукынмаган мөселманнар тарафыннан урысларга сатылган яки залогка
салынган җирләрнең документлары һәм килешү кәгазьләре игътибарсыз калачак һәм җирләре
көчлән а-тыначак», дш ән аерым фәрман игълан ителде.
12. 1749 елда Казанда мөселман балаларын коч.гәп христиан дине мәктәп ләрендә
укыту юлына басканнар иде. Ләкин бу дәрәҗәлә хурлыкка һәм җәберләргә мөселманнар түзә
алмаштылар, «файдасы булса, булмаса, дип, шул вакыттагы хөкүмәткә каты сүзләр белән i
аризалар бирделәр. Хәтта бу хәл чит мәмләкәтләргә дә иреште, зур гына гауга күтәрелде.
Нәтиҗәдә, хөкүмәт мәчетләрне вапыру һәм җимертү, сабый бала.тарны христиан диненә
көчләп кертү һәм мәкгәтътәрдә көчләп укыту турындагы законын алмаштырырга мәҗбүр
булды.
13. Русиядә бушан урыс кснәзләрс һәм алпавытларының, дворяннарының күбесе
крестьяннарыннан яки җир-суларыннан һәм дөньяда тоткан урыннарыннан аерыласы килмичә
чукынган мөселман мирзаларының бер өлеше икәнлекләре мәгълүм. Ьоларныц күбесе
үзләренең мөселман вакытларындагы фамилияләрен ташлан, урыс фамилияләре а.иан булса
да, кайсыберләре эүвәлдәгс мөсс гман вакытларындагы фамилияләре белән ка.пян, урыс
фами.шясен алмаган. Бу сошы бүлем җөм тәсендә шун.тый фамилияләр бар: Абдуллин,
Абдсев, Апраксин, Ах- маметов, Астанков, Аксаков, Асгрутанов, Ахмедов, Измайлов,
Удеевский (>фа шәһәрендә мәшһүр), Ураков, Урысов, Батурлин, Башкиров, Балашов,
Поливанов (Пәһлеван), Богданов, Бикбулатов, Байтов, Нашил, Полванов, 1 агаринов, Гапштсв,
Тимашов, 1 имошкин, Чибиш, Чичиков, Черкасов, Дадишев, Дашко, Дәүләттил.1»- ев,
Денисов, Родаль, Рузаев, Шаховский, Шулашкин, Шихалсев, Ширинский, Соро кин,
Салатников, Суку ров, Годунов (Борис), Котков, Катушев, Карамзин (тарихчы), Карншев,
Карилин, Кангилсев, Калпаковский, Кутушев, Кагсмбск, Клинчин, Мамин, Мартин (Моргаза
исемле мирза балалары), Максудов, Мансуров, Мир- залнкнн, Нахимов, Ермолаев, Языков, Яш
а-тичсв, Юсупов. Бил арның күбесе зур мөлкәтләр)ә ия бушан алпавытлар, кенәзләр һәм
мирзалар.тыр.
14. Көчлән чзкындырыдг ан мөселманнар аһле ислам каршында «керәшеннәр» һәм
«мәкруһлар» исемнәре белән йөртеләдер. Урыс хөкүмәте тарафыннан «Новокрсшснская
контора» ячыл> аннан соң чукындырылганнар «мәкруһлар» дип, аннан элек
чукындырылтяннар «керәшеннәр» .тип аталалар. Бу икс төркем арясында аерма зур.
Кср.инсннәр үзләренең иске төрек телен, кием-салымнарын саклан килсә дә, ислам диненнән
һәм мөселманнар дан ераклашкан, христиан-тыкга торуларына артык пошынмый. Әмма
«мәкруһлар» үзләрен чын мөселман саный, әгәр дә аз тына форсат тапса, үзләренең
мөселманлыкларын күрсәтә. Б> уңайдан күреләчәк авырлыклар) а түзәргә дә хәзерләр.
Мәкруһлар турында һиҗри белой 1271, милади белән 1855 елның 29 маенда императорның:
«Назам диненнән христи
ан диненә мөрәҗәгать итмәгән мәкруһлар Казанным духовная консисториясе хөкеменә
җибәрелсеннәр, бармасалар, балалары ата-аиаларыннан полиция көче белән алынып,
чукындырылсыннар, христиан диненчә яшәмәгәе мәкруһлар чиркәүләргә яцадан христиан
руханилары тарафыннан йөртелсеннәр, әгәр дә бу эшкә риза булмасалар, ата-аналары
аерылсын, ирле-хагынлы булып тормасыннар!» — дш әв указы игълан ителде.
15. Шушы елларда мәкруһлар урыслашсыннар, чын христиан булсыннар өчен, ялгыз-
ялгыз гаиләләрне урыс авылларына таратып утырттылар, урыслар белән аралашырга һәм
барлык хәлләре урыслармын күз алдында булып торуга мәҗбүр иттеләр.
16. Мәкруһларныц ислам динендә көчле һәм ныклы булуларын муллалар һәм мәчетләр
тәэсиреннән күреп, урыс хөкүмәте мәчет салу эшләрен христиан руханиларына тапшырды.
Болар риза булса — мәчет салуга рөхсәт бирелә, әмма алар яраклы күрмәсә— рөхсәт бирелми
торган булды. Бу закон һиҗри белән 1188, милади белән 1774 елда гына үзгәрде. Ләкин бу
үзгәртү нигездән түгел, бәлки мәкруһлар тормаган һәм гомумән, христианнарга тәэсир итү
куркынычы булмаган урыннарга гына кагыла иде. Әмма христианнардан яки мәкруһлардав
бер генә гаилә булса да, ул урында мәчет салуга рөхсәт бирү яки бирмәү христиан руханилары
ихтыярында иде. Бу закон Икенче Николайның тәхеттән төшкән көненә кадәр дәвам итте.
17. Кыргыз, казакъ кавемнәрен урыслаштыру һәм христиан игү теләге белән 1223
һиҗри, 1808 милади елда император тарафыннан: «Фәкыйрь кыргыз һәм казакълар үзләренең
балаларын Төркестан, Хива, Бохара халыкларына сатарга тиеш түгел. Әмма урысларга саткан
очракта ярдәм ителә»,— дигән указ игълан ителде. Шушы указга таянып, сатып алу дигән
булып урыслар кыргыз һәм казакъ балаларын урлап һәм талап алып кайту юлына басты һәм
һәммасен чукындырып торды. Шунлыктан бу көндәге урысларныц ерак әбиләре һәм бабалары
мөселман булмаганы бик сирәк һәм аз табылыр.
18. Чукындырылу хакында мөселманнарның күргән бәлаләренең иге-чиге юк. Төрмәдә
ятучылар, ватаннарыннан сөрелүчеләр, үтерелүчеләрнең исәбен бер Ал- лаһе Тәгалә генә
беләдер. Бу турыда иске һәм зур архивлар түгел, бәлки Уфа шәһәрендәге Диния нәзарәте
архивында булган эшләр генә дә гакылларны хәйран калдырырлык дәрәҗәдәдер. Көчләп
чукындыру ту рындагы законнар императрица Екатерина тарафыннан юкка чыгарылган һәм
алыштырылган булса да, бу юкка чыгару һәм алыштырулар кәгазьдә генә булып, гамәлдә
һаман да үтәлеп торды.
19. Кырым ханы Моратгәрәй бине Мобарәкгәрәй тарафыннан Мәскәү кенәзе Федор
Алексеевичка һиҗри белән 1093, милади белән 1682 елның рабигыль- әүвәлендә, ягьнн март
аенда язылган хатта шундый җөмләләр бар: «Мәмләкәтегездә булган мөселманнарны көчләп
һәм кыстап христиан мәзһәбенә кертәсез икән. Мондый эшләр падишаһлар дәрәҗәсенә лаек
түгел Бу бик яман эш. Бездә һәм дә бәхетле солтан кул аегында хисапсыз дәрәҗәдә күп
христианнар бар, безнең тарафыбыздан алар турында шундый бер эш булганы юк. Сез
мөселманнарны дип мәсьәләсендә кыстамагыз, мөселманнар үз диннәрендә тыныч
торсыннар».
20. Кырым ханы Мөхәммәтгәрәй ханныц вәзире Сәфәргазн Ака тарафыннан Мәскәү
кенәзе Алексей Михайлович вәзире исеменә язылган хатта шундый сүзләр бар: «Падишаһыгыз
мөселманнарның мәчетләрен һәм мәдрәсәләрен ваттырып, Аллаһе Тәгаләнең сүзләре булган
изге Коръәннәрне утка яктырды. Тотсакларны (әсир төшүчеләрне. Р. Ә.) йолып алырга биреп,
кыйнап христиан итәсез. Андый эшләр белән генә христиан күбәймәс. Бездә дә христианнар
күп. Ләкин без аларнын диннәренә тыкшынмыйбыз. Кешеләрне көчләп христиан һәм көчләп
мөселман итү лаек эш түгел. Ханкнрмән солтанын да көчләп христиан иттегез!»
Әлбәттә, бу мисаллар, Риза Фәхретдин раслаганча, диңгездән бер тамчы кебек кенә.
Боларга меңләгән яңаларын өстәргә мөмкин булыр иде. Без тагын иң чирканчыкларыннан гына
берничәсенә тукталырбыз. Югыйсә манзара тулы булмаячак. Эш шунда ки, татар-мөселманны
көчләп чукындыру 1552 елдан соң гына башланган гамәл түгел. Мәсәлән, 1487 елның язында
Иван III Казанны алгач, Гали (Илһам) хан тәхеттән төшерелә, хатыннары, анасы Фатыйма,
сснелләре- энеләрс Мәлик-Таһир һәм Ходайкул белән берлектә Русиягә озатыла. Хан гаиләсе
гомерлек әсирлеккә хөкем ителә. Гали хан үзе Вологдада, Фатыйма ханбикә һәм шаһзадә
Мәлик-Таһир Карголымда үлә. Ләкин төп хикмәт анда түгел.
Төрле елларда Ходайкул— Петр, Мәлнк-Таһирның уллары — Василий һәм Федор исемнәре
беләи чукындырылалар. Христиан рухындагы иманын ныгыту өчен Петр-Ходайкулны
Василий III нең сеңлесе Евдокиягә өйләндерәләр. Боларныц һәммәсеннән яна буын урыс
кеиәзләре үрчи.
1533 елда Мәскәү хөкүмәтенә хыянәт итүдә гаепләнгән Шаһ Галннсн йөз- ЛӘ1ӘН
иярченнәрен төрмәләргә озаталар, каты газаплыйлар, ач үлемгә хөкем итәләр («үлемгә
утырталар», «болар көне-төне үлеп торалар»), христиан булудан баш тартучыларның җанын
кыеп, чукындыралар. Псков төрмәсендә генә дә 72 ир-атны буып, 50 хатын-кызны һәм бала-
чаганы көчләп христиан итәләр.
Казанный соңгы ханнарының язмышы да аяныч. 3 яшьлек Үтәмеш-Гәрәй 1551 елда
әнисе Сөембикә белән Русиягә әсир сыйфатында озатыла. 7 яшендә әнисеннән тартып алына
һәм Чудово монастыренда Александр исеме белән чукындырыла. Иманыннан, әнисеннән,
ватаныннан аерылган бу бала озак яшәми, 20 яшен дә тутырмыйча вафат була. Соңгы хан
Ядкәрне дә шул ук язмыш көтә: 1553 елның февралендә ул Мәскәү елгасы бәкесенә чумдырып
чукындырыла һәм Симеон исеме белән «бүләкләнә», һәр икесе чиркәүдә җирләнә Монда да
бер параллель уздыру соралып тора. 1445 елда Мәскәү кенәзе Василий II Казан хөкемдары
Олуг Мөхәммәт ханга әсир төшә. Кенәзне мөселманлыкка дүндерү түгел, шаһзадәләр Касыйм
һәм Ягъкуб аны, солых төзегәннән соң, Мәскәүгә кадәр озатып, тәхетенә үк утыртып куялар.
1552 елда Казан алынганнан соң көчләп чукындыру һәм урыслаштыру киң колач белән
җәелдерелә. Бер үтә әһәмиятле якны аерым искәртү зарур. Идел буе җирле халыкларына,
беренче чиратта, мөселманнарга карата үткәрелгән христианлаштыру сәясәте 1649 елгы
Соборное Уложение дигән документта закон төсендә раслана. Әлеге Уложение чукынырга
теләүчеләргә уңайлыклар тудыруны күздә тота һәм шул ук вакытта православиега күчүдән баш
тартучыларны кысу һәм эзәрлекләү челтәрен хокукый нигезгә сала. Әмма хикмәт шунда,
православие диненә иңдерү «изге» эш саналса да, урыс кешесен ислам диненә дүндерү
җинаятькә тиңләштерелгән. Уложение мондый «әшәкелек» өчен үлем җәзасы билгеләгән.
Тыңлап карыйк: «Бусурман (ягъни мөселман. Р. Ә.) берәр урыс кешесен нинди дә булса көчләү
яки алдау юлы белән үзенең бусурман иманына дүндерә яки үз бусурман иманы буенча
сөннәткә утырта икән, аны эзләп тапканнан соң җәзалап үтерергә, бернинди шәфкатьсез ут
белән көйдерергә» (сирәкләүләр безнеке. Р. Ә.) (Соборное Уложение 1649 г.. Текст,
комментарии. Л., 1987, Гл. XXII, 24 нче малдэ.).
Менә бит ул ничек! Урыс хөкүмәтенең 1649 елгы Соборное Уложеннесе татарга берәр
урысны исламга дүндергән өчен үлем җәзасы билгеләсә, Татар хокүмәте 1313 елда урыс
диненә сүз тидергән өчен генә дә үз мөселманының башын балта астына куйган. Хәер, «вәхши»
һәм «кыргый» татарлардан ни көтәсең инде!
Соңгы мисал итеп «хрестоматик» үрнәк сыйфатын алган Аксак Каратун (Лука
Канашевнч) «каһарманлыгын» искә алыйк. Бу бәндәнең башлангычы белән 1742 елда Казанда
һәм Казан өязендә генә дә 516 мәчетнең 418 е җимерелә. Ссбсрдә 136 дан 89 ы, Әстерхан
тарафларында 40 тан 29 ы харап ителә. (Г. Газиз. Татар тарихы М., 1925, 243 б.)
Ни өчен соң барлык мәчетләрне дә җир белән тигезләмәгәннәр икән, дигән сорау туарга
мөмкин. Ярамый. Исән калган мәчетләр мөселманнарны үзләрен көчләп чукындырган
хөкүмәткә ант иттерер өчен кирәк. Бөтенләй бетерсәң, мөэмин-мөселманның «ак патша»! а
итагать итми башлавы бар.
Чукындыру белән урыслаштыру зур сәясәтнең бер-берсснә һәрвакыт үрелеп бара торган
икс тармагы ул. Бер !енә мисал. Хөкүмәтнең төп максатын мәгърифәт калыбына салып,
Русиянең мәгариф министры граф Д. А Толстой 1870 елда ачыктан-ачык болай дип белдергән
иде: «Безнең мәмләкәт кысаларында яшәүче барлык ннородецларны мәгърифәтле итүнең ахыр
максаты, шөбһәсез, урыслаштыру һәм аларның урыс халкы белән кушылуы булырга тиеш».
(Аграр, вопрос и крест, двнж. 50 —70 rr. XIX в Ч. Т. М.-Л., 1936, 285 б.) Бу инде милләтләрне
халык буларак юк итү дигән сүз.
Хәер, җитеп торыр. Бүгенге укучы томана түгел, нәтиҗәләрне үзе чыгарыр Шуңа гына
игътибарны юнәлтик: менә шушы тарихыбызны дистәләгән еллар буена язарга түгел, хәтта
болар турында авыз ачып сүз әйтергә дә ярамады Нәтиҗәләре мәгълүм.
Хәзер керәшен кардәшләребез юлбашчылары: «Мөселман татарлар нишләп шул чаклы
христианлыкны күралмыйлар икән», дип уфтангалап куя. Гафил булмагыз, дуслар. Чын
мөселман татарның христианлыкка бернинди дошман
лыгы юк һәм булуы да мөмкин түгел, һәркемнең үз иманы. Аның каршында Будда дине дә,
яһүд дине дә, Гайса дине дә бертигез. Башка мәзһәЗләргә карашы да хәер-хаһлык нигезендә
генә. Ләкин эш татар-мөселманны халык, милләт буларак бетерү (денационализация) хакында
бара һәм бу теләсә нинди дин (христианлыкмы, буддачымы, яһүдме, кришнаитмы — барыбер)
байрагы астында эшләнә икән, бу инде икенче мәсьәлә. Моңа бер генә намуслы татар да
битараф булып кала алмас! Татарны милләт буларак тарих чүплегенә ташларга маташу
моңарчы Будда дине рухында да, яһүд дине рухында да алып барылмады, бәлки православие
җирлегендә, чукындыру юлы белән эшләнә килде. Мисаллар эзләп ерак барасы юк, керәшен
кордашларыбызның узаманнары үзләре үк: «Без татар түгел, без аерым керәшен милләте», дип
лаф оралар түгелме соң? Хәтта Идел Болгарстанындагы дин иркенчелегенә ишарәләп, үзләрен
Болгар заманыннан ук христиан булып килүләрен исбатлап маташучылар да очрый. Тукай
ничек дигән әле: «Сөйләве яхшы, күңелле, шагыйранә ялган ул», дигәнме? «Крещеный»,
«крещеный татарин». Тәрҗемә кылсаң, «чукындырылган», «чукындырылган татар» килеп
чыга. Моны кая куясың ди инде? Аннары урыс та, грузин да, украинлы да чукынган халык,
ләкин бит берсе генә дә «крещеный русский», «крещеный грузин», «крещеный украинец»
булып йөрми. Димәк, Болгар заманыннан килгән, үзе теләп христианлыкны кабул иткән халык
берничек тә «крещеный» титулын күтәреп йөри алмый.
Татар халкының, башкалар кебек үк, милләт буларак сакланып калырга тулы хокукы бар.
һәм ул шуңа омтыла да. Әгәр моны закончалыклы күренеш, табигый халәт Итеп кабул итсәк,
бернинди аңлашылмаучылыкка урын калмый. Биш гасыр элек үк көчләп чукындыру, телдән-
иманнан яздыру һөҗүменә юлыккан татар халкы үз фаҗигале язмышына аек караш ташларга
һәм аннан олуг гыйбрәт алырга тиеш.