Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘХЕТ КОШЫ КАЯ КУНА?

Оҗмах кошын күрү һәркемгә дә насыйп
түгел, ләкин кем дә кем күрә ул инде,
һичшиксез, бәхетле була... диелә татар
риваятьләрендә. Мин үзем күрәзәче түгел,
әмма рәссам Ринат Насыйровның учында! ы
тормыш сызыкларына ул үткән бөтен
юллар, борылышлар да язылган, ул оҗмах
кошына тап булган шәхес, дип уйлыйм.
Үзен сәнгатьтә, шигърияттә, архитектурада
тапкан, шундый кызыклы язмышка дучар
кеше инде ул.
Ринат Насыйров белән мин күптәннән
таныш. Кыю фикерләве аркасында күпләрне
аптырашта калдыручы кабатланмас шәхес,
танылган архитектор ул. Шунысы гаҗәп:
тынгысыз холыклы булуга карамастан, ул
зур урыннар биләп, башта проектлау буенча
баш архитектор, аннары Чаллының баш
архитекторы һәм Татарстанның Госстрой
рәисе булып ничек эшләде микән? Иҗат
кешесе буларак, ул өстән төшерелгән
күрсәтмәләрне бик өнәп бетерми, үз
мәсләгенә каршы килгәнне бөтенләй дә
кабул итми иде Ул эшкә кайнарланып
тотынган җирдә, һичшиксез, бәхәс куба,
түрәләр анын көтелмәгән яңалык уйлап
чыгарасын алдан белеп, «утны» сүндерергә
әзер торалар, һәм аны «чәчәк атучы» совет
чынбарлыгы сукмагына төшерү өчен күп көч
куялар иде
Сиксәненче еллар азагында Ринат
Насыйров бөтенләй яңа яктан ачылып китте.
Ул сәнгатьтә хөкем сөргән рәсми агымга
бөтенләй капма-каршы мәсләк белән рәссам-
авангардист булып мәйданга калыкты. Аның
әсәрләре кыюлыгы белән аерылып тора иде.
Әгәр архитектор дигән рәсми статусы күлә-
гәләп тормаса, анын бу иҗат юнәлеше әллә
кайчан инде күпләрне җәлеп иткән булыр
иде.
«Арсенал» галереясында без анын -
әсәрләрен беренче мәртәбә күреп шаккаттык.
Хәер, аның «билгесезлек» ки- мәлендә йөрүе
болай гына иде, рәссам буларак, безнең илдә
генә түгел, хәтта чит илдә дә танылып
өлгергән икән бит ул.
Ринат Сәхиулла улы Насыйров-
Насыйри Башкортостанның Авыргазы
районы, Толбазы авылында 1942 елны
дөньяга килә. Татар мәктәбендә укып белем
ала. Аның Фин һәм Бөек Ватан
сугышларында катнашкан әтисе урта хәлле
җир кешесе була. Әнисе исә мәктәптә
балалар укыта. Ринат үзенең 105 яшькә
җиткән дәү әнисен яхшы хәтерли. Ул
үләннәрнең «телен белә», авылдашларын
һәртөрле чирдән дәвалый торган була. Ә
бабасы тнрә-якта билгеле хаҗи
мөселманнарның изге бишеге — Мәккәгә
барып хаҗ кылган изге затлардан.
Иҗат әһелләренең, гадәттә, рухи
тамырлары балачак дөньясына барып
тоташа. Ягымлы, дини мөнәсәбәт хөкем
сөргән шамаилле йорт, табигать белән
янәшә, бер сулышта яшәгән ата- анаң, әбн-
бабаңның җиһан нурыннан
О
алган итагатьле тәрбиясенең шифалы
йогынтысы — иҗади киләчәккә шулар
бәрәкәтле нигез булып ятмый дисеңме!
Татар әдәби һәм мәдәни хәятына
күпләр Башкортостаннан килә. Алар — Уфа
губернасы татарлары. Большевиклар
дәверендә милләтнең төш- үзәгеннән ясалма
чикләр белән бүленсә дә, рухи җепләр
өзелми, төп тамырның сулкылдавын тоеп
тора. Тормыш тәҗрибәсе алып, язмышың,
иртәме-соңмы, барыбер, үз ярларына кайтып
төшә икән... Ринат Насыйров белән дә шулай
булды. Үсмер чагы турында ул болай сөйли:
«мәктәпне бетердем, башка түбәтәй, өскә
куртка кидем дә, фанер чемодан тотып,
Свердловск шәһәренә, политехника
институтына укырга керергә дип киттем.
Акчам, чама белән, ун көнгә җитәрлек иде».
Ә нигә Свердловскига? Чөнки Урал
төбәгендә илгә билгеле зур белем учаклары
урнашкан. Ринат архитектура факультетына
имтиханнар бирә. Ни дисәң дә бу
факультетта, кем әйтмешли, «фи- зик»лар
белән «лирик»ларның тәңгәл берлегенә
бөтен мөмкинлекләр бар: техник белем алу
өстенә, тагын рәсем, нәгышле сәнгать һәм
архитектура фәннәре дә күп урынны алып
тора. Ә Ринатның бәләкәйдән үк сурәт ясарга
хирыслыгы бар, үзенең беренче укытучысы
итеп ул район театры рәссамы Галиевне
саный. «Бөтен буш вакытымны аның
эргәсендә үткәрә идем»,— ди ул.
Свердлау каласы мәһабәтлеге белән
аны таң калдыра. Бер катлы тәбәнәк авылга
күнеккән егеткә биек колонналы,
«сталинчыл» рухта төзелгән биниһая эре
биналар бик көчле тәэсир итә. Биш катлы һәм
шул биеклектәге колонналары белән гаҗәеп
зур Урал политехника институты бинасын
күргәч, егетнең кулыннан дыңгырдап фанер
чемоданы төшеп китә. Әмма ана шәһәр
күренешләре белән артык хозурланырга
вакыт калмый: көнне төнгә ялгап ул
имтиханнарга хәзерләнә башлый.
Сәламәт җирлектә чыныгып үскән
авыл егете ала алмаган биеклекләр була
димени! Менә ул, бөтен киртәләрне дә
уңышлы үтеп, архитектура факультеты
студенты булуга ирешә (1959 ел).
Урал гидрометереологик үзәк
проектын эшләү һәм шуны диплом эше итеп
кую аның иҗат язмышында олы вакыйга
була. Алышан темасы катлаулы, мондый
бина төзү технологиясе эшләнмәгән. Шуңа
күрә ул Мәскәүгә, Киевка барып шушыңа
охшашлы төзелешләрне өйрәнеп тәҗрибә
туплый. Объектның бик мөһим-җитди
булуын искә алып, студентның проектына
академик үзе кул куя. Диплом эше менә
дигән итеп яклана, Ринат Насыйров- ның эше
шәһәр төзелеше совегында хупланып кабул
ителә. Шулай итеп, иҗади хыяллар белән
янган егет заманына күрә шактый
кыерсытылган архитектура өлкәсен үзенең
кыйбласы итеп сайлый. Уңышлы яклаудан
соң аңа киң юл ачыла Свердловскиның өлкән
архитекторы урынын да тәкъдим итәләр.
Әмма егетне туган яклары тарта. Уфага
кайтып, ул проектлау буенча баш архитектор
булып эшкә урнаша. Озак та үтми,
архитекторлар союзына әгъза итеп алына.
Инде хәзер Башкортостанда иҗатын
җәелдереп җибәрергә, үсәргә бөтен
мөмкинлекләр дә бар, эшлә генә. Ләкин шул
чорның астыртын сәясәте аңа да китереп
суга: теләгән максатыңны гамәлгә ашырып,
шәп яшисең килә икән, син паспортыңа «нә-
ни» генә үзгәреш кертергә тиешсең.
Милләтне алыштыру, башкорт булып язылу
хакында югары оешмаларда да аңа тәкъдим
итәләр Ринат гариза яза, милләтен
алыштырырга түгел, ә аспирантурага
керергә. Мәскәүдә ул бер ел укыганнан соң
күптәннән яратып йөргән якташ кызы
Светланага өйләнә.
Ринат Насыйров яшьтән үк Казанны
күрергә хыялланган була. Мәктәптә укыган
елларында Тукай, Такташ кебек классиклар
әсәрләре аша ул татарның мәркәзе —
борынгы, серле Казанны яратып өлгерә.
Шушы һәртөрле милли сөремнәрдән азат
башкалада яшисе, иҗат итәсе килү теләге
күңелендә уянган икән — гаҗәпмени, Ринат
архитектор Үзбәк Алпаровка күңелен- дәген
ачып хат юллый һәм, көттермичә, Казаннан
җавап-чакыру ала. 1969 елда ул тәвәккәлләп
К азанга ыргыла.
«Гасыр төзелеше» — КамАЗ Ринат
Насыйровның язмышын көтелмәгән юллар
чатына китереп чыгара. 1973 елдан ул —
Чаллы шәһәренең баш архитекторы. Дөресен
әйткәндә, монда инде архитекторларга
иҗади эшкә мөмкинлек калмаган, шәһәр
гигант йокы урыны итеп, шул чорның
стандарт үрнәгендә, Мәскәүдән үк алдан
проектлаштырылып куелган. Ләкин әзер кы-
саларда гына яшәргә күнекмәгән, тынгысыз
Ринат Насыйров иҗади акылын бер
хәрәкәтсез тота алмый Илнең иң югары
иерархиясендә расланган проектны
үзгәртергә берәүнең дә кодрәте җитмәсен дә
белә. Әмма бик теләгән очракта мәйданнарга
һәйкәл-монумент- лар куеп, фонтаннар
ясатып, шәһәрне «җылытырга», кешелекле
тойгылар уята торган сәнгать ансамбльләре
төзетергә була бит!
Балачак хыяллары
Шулай итеп, баш архитектор Мэ-
скәүдә яшәүче скульптор, заманмын бик
кызыклы шәхесе Илдар Ханов- ны чакыртып
китерә. Мексиканың боек художнигы Давид
Сикейросның укучысы буларак, Илдар
Хановка нәкъ менә Чаллыда үзенең
монументаль сәнгатен киң колач белән
җәелдереп җибәрергә мөмкинлек туа.
Баш архитектор белән скульптор
арасында иҗади дуслык тиз урнаша. Берсе
урын сайлый, әсәрнең күләм- зурлыгын
чамалый, икенчесе булачак скульптураны
образлы итеп күзаллый, кәгазьгә төшерә.
Мин Ринат Насыйров белән быел
Чаллы мәйданнарында йөреп чыктым,
кайчандыр шушы ике шәхеснең, кулга- кул
тотынышып, рухи бергәлектә ясаган
скульптура әсәрләрен тамаша кылдым.
Кайчандыр «буржуаз зәвык» белән төзелгән
бу сәнгать әсәрләре минем өчен үзе бер ачыш
иде. Әйтерсең лә бу һәйкәлләр күк
катларыннан төшерел! ән дә, үз тирәсенә
шәфкатьле нур чәчеп, шәһәр кешеләрен
һәртөрле явызлыктан саклаучы калкан булып
үрә басканнар.
Чаллыга килгән бер кешенең
игътибарын җәлеп итә торган скульптура
әсәре бар. Сугышта үлгәннәр хөрмәтенә
куелган бу һәйкәл заманында хакимн
даирәләр югарылыгында шактый кайнар
бәхәсләр куз!ата. Казаннан да, Мәскәүдән дә
бер-бер артлы комиссияләр килә, һәйкәлме
шартлатырга кирәк, дигән фикерләр дә
калкып ала. Ринат Насыйровны партиядән
чыгару белән яный башлыйлар. Җитмеш ел
буена партия каһарманнарына табыну,
догматик зәвык белән тәрбияләнгән, аң-
белем дәрәҗәсе ягыннан да тар карашлы
бәндәләр белән көрәштән «янып» чыккан
Ринат Насыйровның чәче көмеш көл төсенә
керә.
Ә сәер монумент караган саен яңа
яклары белән ачыла, фәлсәфи уйларга этәрә.
Бәлки ул Җнр-Ана символыдыр...
Чнксезлектә очып баручы хатын- кыз
тормышка мәңгелек тере сулыш бирүче,
аның белән бергә яугир балалары...
Кешеләрнең йөз-кыяфәтләрс бозылган, яшәү
мәгънәсен аңлау юлында алар әле
камиллеккә ирешмәгән, шунлыктан интегүче
гарипләр... Җир- Ана шушы рухи
җитлекмәгән балаларын канат астына алып
яктылыкка, яхшылыкка таба очып бара.
Скульптураның асыл мәгънәсе әнә шундый.
Бу монумент җитмешенче еллар
идеологларын куркыта, һәр көнне тукып,
аңга сеңдерергә тырышкан идеалларын
кимсетә-мыскыллый. Ярый әле ул чорның
кайбер шәһәр башлыклары киңрәк фикерли,
дөньяда барган үзгәрешләрдән әзме-күпме
сабак алырга күнегеп килә. Чит илдән килгән
белгечләрнең дә бу монументны мактап китү-
ләре үз йогынтысын эшли. Ләкин Ринат
Насыйровның югары кабннстлар-
да туктаусыз аңлатма бирүе, яңа төр
сәнгатьне аңлатырга теләп үз-үзен аямыйча
йөрүе эзсез калмый, ул йөрәген тотып егыла
Шактый озак вакытларга тормыш
агышыннан аерылып, түшәмнең өметсез
аклыгына карап ятарга туры килә.
Аны остазы булып өлгергән Илдар
Ханов хәтәр үлем тырнагы астыннан йолып
ала. Шәрык медицинасына нигезләнгән
катгый тәртип-күнегүләр ясап Ринат
Насыйров аякка баса Дөньяга ул гүя рухи
яктан да икенче кабат туа. Мең еллык һинд
фәлсәфәсен өйрәнеп, ул тормышында яңа
борылыш ясый, үзалдына галәми максат
куеп, шуңа ирешү юлында моңарчы күрел-
мәгән ихтыяр көченә ия була.
1990 елда ул бөтен эш урыннарына кул
селтәп, тулысынча ирекле иҗатка бирелә.
Архитектор буларак, үз фикердәшләре белән
бергә иске Чаллы төбәгендә бик югары катлы
итеп түгел, ә коттедж тибындагы йортлар
төзетүне гамәлгә ашыралар.
Ринат Насыйров Чаллыда оешкан
Махариши университетында лекцияләр укый
башлый. Идеал шәһәрләр, вед архитектурасы
кануннары буенча, табигать белән тәңгәл
ярашып, табигый әйберләр генә кулланып,
кояш тәэсирен искә алып төзелергә тиеш.
Насыйров үз укучыларына тормышны, әйлә-
нә-тирәне әнә шулай чиксез галәмнең
аерылгысыз бер өлеше нисбәтендә карап
өйрәтә. Ринат Насыйров вед белеменә үзенең
авыру стадиясен җиңеп үтү юлында, акыл-
аңнан өстен булган яңа, серле дөньяларны
үлеп-терелү мизгелендә ача.
Ул—бәхет кошын күргән шәхес.
Үзенең картиналарында ул җиһан киңлегенә
таралган төрле дөньяларны тасвир итә. Аның
әсәрләре Европаның затлы илләрендә
күргәзмәләргә куела, хәзер аны вед
белеменең үзәге—һинд- стан һәм Азиянең
башка илләре көтә.
Ринат Насыйров сәнгатьтә яңа дөньялар
ачарлык акыл кодрәтенә ничек ирешкән соң?
Оста, рәссам, кабатланмас бу иҗат әһеленең
гомер китабына иелик тә, яңа битеннән укый
башлыйк әле. ткерә. Архитектор чагында
җиңә алмаган яссылыкны ул рухи иреген той-
ган рәссам буларак җиңүгә ирешә.
«Кайчан рәсем ясый башладың?»—
дип сорагач, ул миңа болай дип җавап бирде:
«Үземне белә башлаганнан бирле.
Табигатьне ярата идем. Авыл кырыенда бик
матур өч күл бар иде. һәр татар өендәге кебек,
безгә дә сәнгать җиле кагылган иде. Әбием,
әнием, сеңелем палас, келәм тукыйлар иде.
Әтием җәнлек рәсемнәре ясарга бик ярата
иде. Энекәшем дә рәссам-графнк. Мине
рәссам итәр өчен табигать үзе тырышты».
Насыйровның үсмер чагында ясаган
бер картинасы сакланып калган. Зәңгәр күк,
биек агачлар белән каймалан- ган күл. Илаһи
тынлык. Бу тынлык мәңгелек белән
бәйләнгән. Табигать, рәссам уенча, дөнья
яралышының тере үзәге.
Студент елларында тыелган әдәбият
уку Ринатның карашын баета, дөньяны
фәлсәфи тирәнлектә аңлауга китерә.
Мавыгып китеп, ул үзе дә поэзия хәятенә
омтыла, шигырьләр яза башпый
Мадонна
Аның әле без күзәткән тәрҗемәи хәле
янәшәсеннән икенче гомер җебе сызылып
бара. Башта сизелер-сизелмәс кенә үзенең
чалымын сиздергән бу юл эчке «мин»не
калку итеп, отыры күтәрә барып, шәхес
буларак, Ринат әфәнде На- сыйровны галәми-
космик аң-акыл кодрәтенә ия булырлык
дәрәҗәгә илтеп җи-
Рннат Насыйровның «Агыйдел» дип
аталган беренче зур картинасы 1965 елда
Уфада, республика күргәзмәсендә күрсәтелә.
В. Чюрленисның атаклы «Мәңгелек
яңгырау» әсәре рухында эшләнгән бу
картина Татарстанда берничек тә кабул ителә
алмас иде. Бурдюк кебек авангард остасы
яшәгән, аның тәэсирендә яңа омтылышлы
рәссамнар төркеме баш калкыткан Баш
кортостанда сәнгатьнең һәртөрле агышына
караш ул кадәр үк каты булмый.
Таир Салахов рекомендациясе белән
Ринат Насыйров 1983 елда СССР
художниклар берлегенә әгъза булып керә.
Шуннан сон анын әсәрләре төрле
күргәзмәләргә куела башлый. Хәтердә
калырдае Дюссельдорфта була Аның график
рәсемнәре һәм эскизлары танылган немец
рәссамы Юкер остаханәсе- ндә күрсәтелә.
Зур белгечләр тарафыннан югары бәяләнә.
Сәнгать белгече, коллекционер Вальтер
Лоссен анын ике картинасын сатып ала,
рәссамның иҗаты хакында зур сүзләр әйтә,
мондый фантастик чынбарлык алымы белән
дөньяда ике генә рәссам эш итә, аның берсе
Парижда иде, икенчесе—Казанда икән, бу
безнең өчен көтелмәгән ачыш, ди.
Нинди рәссам ул Ринат Насыйров?
Аның иҗаты кайнар бәхәсләр уятырга
мөмкин, ә инде «социалистик чынбарлык»
сәнгате рухында тәрбияләнгәннәр бөтенләй
дә кабул итмәскә мөмкин. Насыйровның
иҗатын нннди дә булса стиль кысаларына
сыйдыру мөмкин түгел, гәрчә аны чит ил бел-
гече, фантастик чынбарлык алымына кертсә
дә, мин үзем, шәхсән, аның фәлсәфи
(медитатив) экспрессионизм стилендә эшли
дип әйтер идем. Аңа яңалыкка омтылу хас.
Архитектура ягыннан бертөрле, типик
кысаларда биналар төзетү белән
шөгыльләнгән Насыйров, социалистик
реализм киртәләреннән чыгып, сәнгатьтә үз
юлын даулаган рәссамнар рәтенә килеп баса.
Мондый диссидентлар плеядасына бары тик
абстракт, экспрессионистик яисә бүтән төрле
яңа алымнар белән эш иткән рәссамнар гына
керә ала.
Ринат Насыйров рәссам-авангар- днст
булып Чаллыда формалаша. Казан һәм
Мәскәү биеклегеннән күзәтеп торган
идеология бурзайларының үткен
карашыннан ерак булганга күрә, Чаллыда
һәртөрле экспериментлар өчен шартлар
чагыштырмача уңай була. Яңа шәһәр
төзелешендә үзгә мөмкинлекләр ачыла.
Минем уйлавымча, нәкъ менә скульптур
образлар белән эш итү кеше уй-фикерен,
интеллектын бер тошкә туплау ягыннан,
рәссамның дөньяга, сәнгатькә фәлсәфи
карашын үстерү өчен иң шәп мәктәпләрнең
берсе. Оч яклы яссылык художникның код-
рәтен бергә туплый һәм аны әйләнә- тирәгә
чәчә. Ринат Насыйров бу кодрәтне нке
яссылыклы киндергә күчерә Аның
интеллектуаль фантазиясе мизгеллек
илһамга гына буйсынмый, ә озын-озак
вакытлы танып белү юлына чыга. Борынгы
Шәрыкнын философлары югары акыл
тавына омтылган бу юлга Ринат Насыйров үз
язмышының борылышлары аша килә. Аның
беренче укытучысы—Илдар Ханов. Хәзер-
гесе—Махариши Махеш-йога — бөтен
дөньяга танылган дин белгече, философ,
җәмәгать эшлеклесе. Анын белән Насыйров
Голландиядә таныша, һәм ул аңардан
фәлсәфә фәннәре үзәге вед университеты
проектын ясарга заказ ала.
Чиксез күк астында нинди генә уйлар
килми кеше башына. Яңа кояш табарга
хыялланган, «кеше ни өчен туган, ни өчен
яши?» дигән мәңгелек сорау белән изаланган
Рннатнын уй-га- мьгә чишмәсе балачак
дөньясына барып тоташа. Аннары... клиник
үлем кичерү, әнә шул үлеп терелү мизгелендә
ул җанның икегә аерылганын, дөньяның сул
ягын күрә. Ак һәм карадан торган икс
бүленеш. Теге дөнья чагылышында да ул
бизмәннең бер ягында яманлык, нкенче
ягында яхшылык тантана итүенә төшенә. Бу
капма-каршылык һәрчак булачак, Дон-Кихот
сыман, җил тегермәннәре белән көрәшүнең
һич тә хажәте юк, моңа көчеңне, хәтта
гомереңне бирү акылсызлык, чөнки бу
көрәштә җиңүче була алмый, дип югары
көчләр менә шушы хакыйкатьне
төшендерәләр аңа. Күбрәк яхшылык кылсаң,
гаделлек артыр. Ринат Насыйров үзе ачкан
сурәтле дөньялар аша кеше җанын
матурлауны яхшылыкны арттыру юлын
сайлый
Сихерчеге сеяхет
Борынгы философларның хезмәтләрен
өйрәнеп, бигрәк тә Сент-Экзюпс- рннең
«Цитадель»ен укыгач, ул серле
дөньяны ачуга якыная, Хатхм-йогадан
Рамачарака һәм Вивекананда Раджа- йога
өйрәтүләреннән соң ул үзе сайлаган юлга олы
ышаныч белән чыга. Ринатның хатыны,
фикердәше, иҗади эзләнүләрдә рухи
ярдәмчесе, кайбер әсәрләрне бергәләп
эшләүдә таянычы — Светлана ханым да
һичбер икеләнүсез шушы кыйбланы сайлый.
Светлана — әнисе ягыннан Башкортостанда
элек-электән билгеле татар укытучылары
Тәбризләр нәселеннән. Менә шулай ир белән
хатын, ике бала үстереп, иҗатташ булып,
рухи бергәлектә бе- лем-акыл дөньясыннан
янәшә атлыйлар. Иҗатта бу — ир һәм
хатынның бергәлеге, илаһи чиста күңелнең
башлангычы. Ринат Насыйровның шушы
башлангыч сурәтләнгән ике картинасы бар:
Инь—«Ачык капка», Янь — «Мәңге тере»,
моны галәми-фәлсәфи яссылыктан торып
аңларга кирәк.
Без Ринат Насыйровның иҗатын
сәнгатьнең образы һәм символы булган
Хакыйкатькә күтәрелү юлында дүрт чорга
аерып карый алабыз.
Беренчесе —1965—70 еллар. Рәссам б у
чорда дөньяны чынбарлыктагыча образлар
аша күзаллый, монда һәртөрле шартлылык,
абстракт чалымнар шәйләнә генә. Аның
«Мәңгелек», «Ай кызы», «Пейзаж» һәм
башка күп кенә рәсемнәре шуны раслый. Бу
аның Башкортостанда яшәгән, ижат иткән
чорына туры килә. Ә инде Чаллыда үткән
шактый катлаулы еллар (1978—84) аның
сыналу дәвере. Сәнгатьнең дә, тормышның
да асыл мәгънәсенә төшенеп, чынны
ялганнан аеру чоры аның әсәрләрендә тышкы
ялтыраудан, төче матурлыктан әкренләп
котыла барып (андый әсәрләре: «Энергия»,
«Карина», «Биюче днско», «Гаилә» һ. б.),
кискен контрастлардан ул инде нечкә нюанс-
Эдельвейс
Җиһан ничек яратыла, галәм нәрсә ул,
дөньяларның бер-берсенә тәэсире ничек —
рәссам буларак, Ринат На- сыйровнын сюжет
нигезендә шушындый сораулар ята. Аның
эволюциясе төсләр ярдәмендә сәнгать
«телен» камилләштерүдә генә түгел, ә фикри
үсеш югарылыгына җитүдә чагыла.
Рәссамның иҗатын чорларга бүлеп карарга
була. Иҗат әһеле һәм шәхес буларак
камилләшә барган саен, аның әсәрләре дә
тирән мәгънәле, югары ки- мәлгә ирешә бара.
ларга күчә башлый. Ә инде өченче этап
(1884—1990)--«Көч», «Тәэсир», «Гармония»)
дип аталган триптих язылудан башланадыр,
мөгаен.
Ринат Насыйровның әсәрләре хакында
фикер йөртү шактый катлаулы, аларны
күрергә, күңел күзең аша үткәрергә кирәк.
Чөнки аның картиналары тасвирлап бирә
торган сюжетка корылмаганнар. Аның
картиналарында фон-җирлек гадәти түгел,
галәми яссылык булып, тере агым, хәрәкәт
тудыра. Төсләр, чатнап таркалалар да,
яктылыкны төрле рельефларда кабул итеп,
бер-берсе белән кисешеп уйный, яссылыкны
колачлап хәрәкәткә китерәләр. Безне чолгап
алган гамәли донья Ринат Насыйров
әсәрләрендә Рерихча монументаль формалар
ала. Гүя рәссам читтән торып, үзе дә
сокланып күзәтә, анда үзе тудырган модель-
элпә төтенсез рәшә эчендә коена, һәр сызы-
гын йөрәге аша үткәреп, сурәтнең эченә
кереп бетә. Бу яссылык энергия дулкыннары
аша үз сүрүенә алып, дөнья әйләнешенә
бөтереп алып кереп китә.
Киндернең рәссам-оста буяу белән
салган һәр күзәнәгендә биокыр тибрәнеше,
яссылык хәрәкәте ачык сизелеп торган әсәр
— «Мадонна» 1987 елда ясалган. Аида,
рәссамның кискен бер хәрәкәте белән,
контрастлы түгәрәкләр һәм сызыклар аша
көч-кодрәт тупланышы бирелгән һәм алар
бердәм космик хәрәкәткә кушылып китә Ма-
донна пәйда була, төрле сызыклар ташкыны
арасыннан аның түгәрәк йөзен шәйлисең,
кара чәчләр шарлавыгы, иңнәре һәм галәм
тирәнлегендә яралган планеталар кебек
түгәрәк имиләре күренә. Бу — бөтен тереклек
ияләрен бар итүче изге Әнкә, галәм
Мадоннасы. Аның сабыйларының берсе
Җир- планета.
Ринат Насыйровның иҗади өченче
этабы—галәм һәм кеше арасындагы
багланышны, акыл һәм гөман, тән һәм җан,
матдә һәм аң арасындагы бәйләнешне эзләү
чоры. Тумыштан ук кешене чолгап алган
кануннар кысасыннан чыгып, һәрторле
хорафатлардан арынып, ирекле фикерләү
офыг ына нинди сикереш ясаганын аңлау
өчен рәссамның күргәзмә залларына куелган
әсәрләрен тамаша кылыр! а кирәк. Аларда
үзгә, кабатланмаган төсләр яңгырашы.
Рәссам үзе иҗат гомерен өч дәвергә
бүлеп караса да, минем фикеремчә, 1991
елдан казна эшен ташлап, хатыны Светлана
белән бергә ирекле иҗатка күчүе аның
дүртенче чорын билгели. Бу чорда Ринат
Насыйров халыкара масштабка чыга,
Европада танылып өлгерә. Анда имтиханны
уңышлы үтә, хәзер инде рухи яктан шактый
югары баскычта торган Шәрыкны «яулыйсы»
кала. Рәссамның бу этабын эзотерик дип
атарга мөмкин. Космосның серләренә төшенә
барып, үз күңеле тирәнлегендә галәмнең
чагылышын аң-фн- кер аша сурәтле
образларга күчереп, рәссам аны киндергә
төшерә.
Ринат Насыйровның «Серле теләк» дип
исемләнгән әсәре оч эштән тора:
«Тынычлык». «Моң». «Минем стихиям».
Соңгы картина үзәгендә кояш, җәядән
атылган ук һәм якты түгәрәккә таба омтылган
өчпочмак. Тормыш көче, иҗади илһам биргән
бу хәрәкәт һәм омтылышта рәссамның эчке
асылы гәүдәләнә. Әмма рәссам үзенең эчке
«мнн»ен галәм белән бәйләнештә ачарга
омтылып кына калмый, ул заманның -
бәгыренә кагылган идеяне алга куеп,
кешелекнең киләчәге өчен борчу-гамен дә
белдерә. «Символ» (1992) дигән картинада
без лалә сурәтле агач ботаклары арасында
кыңгыраулар күрәбез. Алардан як-якка тү-
гәрәк дулкыннар тарала. Лалә — төрки
дөньясы белән бәйле, яңадан туу символы.
Лалә, әйтерсең лә икегә аерылып, биеккә
омтыла, әмма аның омтылышын, үсешен аска
төшеп баручы кыңгыраулар рәте туктата.
«Снм- вол»да төрки-христнан багланышла-
рын чагылдырган тарихи мәгънә бар. Бу әсәр
халыклар арасында золым-фа- җигаләрнең
кабынып китәргә мөмкинлеген кисәтә.
Тукай-Кырлайдагы скульптур ко-
мпозициягә боек шагыйребезнең «Югары
ашсаң, канатың ач, вакыт җитте бүген»,-
дигән алдан күреп әйтелгән хикмәтле сүзләре
чокып язылган. Менә ул: җирдән күтәрелергә
җыенган сыман үсмер егет, кулына күк
гөмбәзен күтәргән, ә анда әллә инде
болытлар, әллә инде бер-берсе белән
чуалышкан әкияти образлар Гүя Тукай
образы аша бөтен бер татар халкы үзенең
фаҗигале тәкъдире өстеннән калка,
канатларны җәеп, җанны киереп, киләчәк
язмыш кочагына талпынырга, бәхст-кош
булырга чакыра.
Бу скульптураның авторлары Ринат
Насыйров, бертуган Илдар һәм Илгиз
Хановлар.
Аның остаханәсе үзе яшәгән күп- катлы
йортның чардагында урнашкан Монда енн
табигать манзаралары чолганышында
каласың. Серле дөньялар, галәми киңлек, сүз
белән аңлатыл бирүдән өстен сәер
күренешләр, гарәп хәрефләренең илаһи
тәэсире, борынгы Шәрык фәлсәфәсенең
тылсымлы билгеләргә сыйган кодрәте... Әйе,
Ринат Насыйров әсәрләрен күрергә, алар
белән бергә-бер калып, аң белән, җан белән
кабул итәрлек халәткә килергә кирәк. Шул
чакта картиналардан синең күңелеңә гадел
мизгел, акыл яктылыгы күчәр.
Рәссамга бу мәлдә канатлар үсеп чыга
һәм ул җирдән күк катларына күтәрелә. Шул
мәлдә галәми Акыл иясе аның баш түбәсенә
учын куя...