Логотип Казан Утлары
Шигърият

АККАН СУЛАРГА КАРАП


1993 ел — җөй башы
Сибәләп ява яңгырлар
Чылата жир күкрәген.
Никтер яшеннәр яшьнәми.
Ник 1 ер күкләр күкрәми.
Тетрәтеп бар җаннарымны.
Давыллап, җилләп килеп.
Хет коеп яусын иде дә
Әүвәлге чакта кебек.
Күкрәккә кыскан шилыкның
Котларын алсын иде.
Җандагы сагыш юшкынын
Суларга салсын иде...
Ә ул. үч иткән шикелле.
Сибәли, пыскый бары.
Балкымый күкләр гүрендә
Салават күперләре
Ничә көн инде то «аннан
Әрни җан, кибә җилек.
Билгесез халәт күңелдә
Илдәге хәлләр кебек
Шигырьсез яши замана Җыр-бию. «буг и-вут и» Мәҗнүндәй «ашыйк шагыйрьләр Дөньяга кабат үги Илаһи сүзләр кирәкми. Күңелләр ашмын күккә. Спидтан кәгәр чир йоккан. Әйтерсең, кешелеккә.
Ыштансыз марҗага карап. Мөкиббән киткән дөнья Нигә игътибар итсен ул. Шагыйрь, дип. сиңа. миңа.
Күр. әнә. татар баласын - Өнәми милләт җырын. Коръәнне ятлар урында.. Ул укый «Декамерон»
Рәсемнән карый даһилар Таң калып мондый эшкә, Көнләшеп «Анжелика»лар Ирешкән казанышка
Язалар такмак-реклама, Искесен җырның сипләп Пушкиннар сүзен беркем дә Утырмый бүген җөпләп
Үпкәләп безнең заманга.
Ләгънәтләр ора-ора Китап киштәсе артыннан Тукайлар карап тора.
Үзгәрә дөнья, диләр дә ..
Үзгәрми әле бик үк Бүгенге кичә кебек тә. Иртәсе бүген кебек.
Сукрана-сукрана кеше Гел дөнья куа тора Бер патша үлсә, урнына Яңасы туа тора.
* * *
Яманлыкны борын заманнардан һаман җиңә килгән яхшылык. Дөнья күптән камил булмакчы да. Тик камиллек кенә... юк та юк.
* * *
Кай тарафтан соң бу сихри аваз?
Ни тели ул адәм затына?
Хәбәр булып ерак дөньялардан.
Йолдыз арты йолдыз атыла.
Юату сүзе
Шул кадәр дә якын булган икән — Ансыз күңел ничек түзәр инде?! «Сеңелем. дип әйттең өзгәләнеп.
Уңган иде бигрәк, гүзәл иде...»
Ул синнән дә гүзәл илемени?
Ул да сине шулай сөйдемени?
Аһ. бу дөнья, язмыш кыраулары. Сезгә дә соң. килеп тидемени?
Ник каныга дөнья матурлыкка'1 - Гомер буе шуны аңлый алмыйм И Йәибикә. мондый халәтеңдә Ничек итеп тыныч кына калыйм?!
Чибәрләргә бәхет күп тәтеми. Көнләшмәсен кеше булмаганга. Такмасыннар юкка нахак бәла. Гөнаһлы, дип. гөнаһ кылмаганга.
Аларда да йөрәк бер генә бит Яралана торган, сызлый торган: Бушанасы килгән чакларында Битарафлар китеп торсын юлдан
Ул көн миңа гаҗәп мизгел иле.
Күңелеңдә болыт йөзә иде: Сеңелеңне сагынып сөйләдең син Елавын да синең гүзәл иде
Әле кичә генә
Таңнар аткан чакта гөлләр тирбәләләр. Гөлләр тирбәләләр, җилләр иссә генә; Күңел күкләремдә кояш көлә иде.
Кояш көлә иле әле кичә генә
Нәрсә булды бүген, нәрсә булды бодай Нигә каплый болыт күңел кояшымны; Яра салдың җанга, авыр сүзләр әйтеп. Авырлыгын ләкин үзең тоясыңмы?!
Әле кичә генә, әле кичә генә
С өям дидең бит сшг. гомерлеккә дидең. Күзен карашлары үпкә гулы нигә. Нәрсә булды бүген, ишә башың идең’1
Әйтче, бәгърем, миңа, әнгче ачык кына. Нигә моң эленде шаян күзләреңә ’ Кояш келә иде әле кичә генә.
Әле кичә генә. ә. ге кичә генә 1
' Әнвәр Бакиров музыкасы
Аккан суларга карап
Ага сулар, үтә гомер.
Үтәр дә китәр инде: Яшәмәдем түгел җирдә. Яшәдем — җитәр инде.
Арылды ыгы-зыгыдан. Көнкүреш ваклыгыннан. Ирешлемме, тик. хыялга. Теләгән чаклы гына?
Мин сөйдем дә. сөелдем дә — Ят күрмәде чибәрләр: Мин үлгәч, кемнәрдер мине Әле сагынып сөйләрләр.
Гөнаһлар, әйе, булгандыр. Савап та аздан түгел — Фәрештә кебекмен, димим. Тик юлдан язган түгел.
Мин яшәдем ходай биргән Нигъмәтне татый-татый...
Булганы булды, ә алда Аерылган юл чагы. Тәмугкамы, җәннәткәме - Анысы инде... «тегендә» Нәкир белән Мөнкир әйтер Сорау алу көнендә.
Кызарып кояш батканда, Дулкыннар чәчен тарап. Гомерем уйлап утырам. Аккан суларга карап.
Мин финишка якынайган саен. Гомер чытырманы арасыннан Соңгы адымнарын саный-саный Йөгерүче марафончы сыман...
Юкса мин — стайер.
Маршрутым озын —
Чабам. . чабам түзсен генә йөрәк. Яшәлгән ел ни ул?—минем яшьне Берничәгә тапкырлар! а кирәк.
Мин инде карт, яшем йөздән ашкан. «Картлач» диләр мина, кем дәшмәсен... Гомер юлын җилеп кенә үткән Сирәк бәхетлеләр көнләшмәсен.
Мин дусчыма гүгел, дошманыма һич теләмәс идем мондый язмыш.
һәр адымым саен югалтулар, һәр адымым саен — хата, ялгыш
Иң таяныр затлар кирәк чакта Атам-анам үлгән, сеңлем үлгән... һәм дусларым китә берәм-берәм. Ә аларны табып булмый җилдән.
Җил каршыга исә. ә мин чабам. Туктан калсам, нидер булыр кебек. Бу дөньяның бөтен аһ-зарлары Күкрәгемә кереп тулыр кебек
Арыдым мин марафончы сыман..
И и яшәтә мине сүгеп-кыйнап?
Каршымда бит алдай, ымсындырып Рәшә уйнап ropian офык кына...
Төшләремдә... очам
Төннәр буе очам юшләремдә... Очам. . очам... очып туялмыйм.. Бу гөнаһлы җирдән чиксезлеккә Алып менә мине хыялым.
Нәрсә соң бу
Бер яралган җанның.
Җирдә черер тәннән ваз кичеп.
Башка хөньяларга ашуымы?
Ә кирегә кайтам мин пичек?
Яшьлегемдә очыйм, дигән идем.
Очалмадым
Сынды кана 1 лар.
Төшемдәге сәер очуларым Шул хыялны мәллә кабатлау?
Сәгать суга гомер чикле, димә.. Суксын. Анысы мине борчымый. Чикләнмәгән гомер KOI ә алда Api га калыр Җирнең чыр-чуы
Артта калыр, үткәннәрдә калыр.
Боген рухны Ходай яңартыр: Җан бирү ул әле азак түгел Алда, бәлки, бүтән гаң атыр?
һәм онытып Җирнең газаплары Йөрә1емә уйган яраны. Яшәештән тәмам юга панчы Кош буласым минем бар әле.