Логотип Казан Утлары
Роман

АФӘТ

Кара болыт таралгач
Беренче бүлек
әкъдирне алдап булмый. Ул сиңа түгел, сии аңа буйсынасың. Тормышта капыл үзгәрешкә күнегү кыен. Гомер юлында бар нәрсә буталган, чәбәләнеп чуалган, чияләнеп төйнәлгән...
Идел, apy-i алуны, кыска мизгелгә генә дә туктатып ял итүне белми торган чал Идел, синең өстеңнән мин янә билгесезлеккә юл ярам. Тәүге кат без, сугыштан соң, мин Кизләүгә Моталлап абыйларга кайтканда очрашкан идек. Үзгәрмәгәнсең, һаман шул ук син, Идел. Әмма күренешең никтер моңсу, басынкы синең. Ярларыңда юан арканнарга җигелеп таудай баржаларны агымга каршы сөйрәүче йончыган бурлаклар күптән җәфаланмыйлар бит, югыйсә. Хәсрәтле чыраең уңъяк ярындагы урманнарны ярым шәрәләп, яфрак ясагы җыйган көз шәфкатьсезлегеннәндер, бәлки? Аңарга микән? Юктыр. Тик миңа гына син шулай тоеласындыр? Моңа мин үзем, нахакка рәнҗетелүемнең кап саркыткан авыр ярасы сәбәпчедер, мөгаен...
Пароход түбәнгә, агым уңаена, җай гына йөзә. Мин аның коерыгын- да борт читенә таянып, күбекләнеп як-якка йөгерешкән соры дулкыннарны күзәтәм...
Тоткынлыктан котылуым инде бәхәссез, шулай да иректә икәнемә һаман ышанып җигмим әле. Кемнәрдер искәрмәстән яныма килерләр дә аркама корулы пистолет терәп тагын төрмәгәме, колониягәме алып китәрләр кебек. Дөрес, инде кесәмдә минем дә узганнары тапсыз кешеләрнеке кебек үк паспортым бар. Ләкин хикмәт паспортта гынамы? Киләчәгем билгесезлек эчендә минем. Беренче чиратта үземне асрар өчен акча эшләргә ниндидер эш табасым бар. ә белгечлегем урам себерүче яки каравылчы булудан узарлык түгел. Берничә кен Казан урамнарында белдерү такталарын каран йөрдем. !ик минем ише дипломсыз сукбайларны эшкә чакырган бер генә өндәмәгә дә юлыкмадым. Кайда да инженер-лар. конструктор.lap. бухгалтерлар, токарьлар, фрезерчылар, шоферлар, төзүчеләр. монтажчылар, кранчылар, тәҗрибәле бетончылар гына кирәк
Иреккә чытуымның беренче көнендә үк. кулга алынганчы тулай торакта бер бүлмәдә яшәгән элекке курсташым Салих Хәкнмов мине үзенә сыендырды Ул хәзер ки ran нәшриятында өлкән мөхәррир, гаилә корган, улы бар Чемоданымны Карл Маркс урамындагы милиция бүлегендә калдырып. Матбугат йортына баргач, бәхетемә. анда у i очрады. «Син төрмә жене», дип миннән йөз чөермәде, очрашуыбызга балаларча шатланды Салих. Ул аз гына да үзгәрмәгән, шул ук гади, эчкерсез холыклы Узган төнне тимер юл вокзалында үткәрүемне ишеткәч.
Мин. бүлек мөдиренә керен, китәргә рөхсә! алам да. безгә кайтабыз Гүрнәчә күк фатирым барда син дустымны теләсә кайда кундырып йөртсәм, кем диярләр мине, диде
Салихның фатиры эше урыныннан ерак түгел икән, гиз кайтып җит г ек. Юл уңаенда дустым, кибеткә кагылып, аракы һәм тагын нәрсәләрдер алы п ч ы к г ы Ул
Синең котылуны бүген әйбәтләп юабыз. Ирек Яңадан очрашуыбызны әтердә калырлык итеп билгелибез, боерган булса, диде, иңемә кулын салып.
Дустымның хатыны Рәйсә ханым да ачык йөз белән каршылады мине. Салих аңа хәлемне кыскача гына аңлаткач
Тартынмагыз, күпме кирәк, шул кадәр торырсыз бездә. Үзегезне өегездәге кебек хис итегез, диде
Аларда атна буе кунак булдым. Дустым үзе лә. хатыны ла мине туганнары күк күрделәр. Кунак өч көнгә кадәр генә кунак, аннары имгәк, дигән борынгылар Алла күңелем ягкан берәр ипкә керергә өметем, ышанычым булса икән, юк бит.
Менә мин. иреккә чыгарга булышканы өчен рәхмәт әй гергә. О 1я янына барам Эчкерсез Рәйсә ханым бу сәфәремне хупламады хуплавын
Очрашкач, ул сезгә сагыз күк сыланачак, аңардан аерыла алмаячаксыз. Ирек Ул кызга җылы гына хаг языгыз да. шул җиткән Сезгә анда барып вакыт үткәрмәскә, киләчәгегезне кайгыртырга кирәк Сөйләвегез! ә караганда, ул кызны сез рәтләп белмисез дә. яратмыйсыз ла биг һаман электәтечә үк беркатлы кыздыр дисезме аны? Шик.юном моңа. Кеше яшәү юлында яхшыдан бигрәк яманга үзгәрә Сезне тозактан коткаруны Олягыз үз файдасын күздә готын ипләгәндер, минемчә Сутыннан сон хатын-кызларга ир те булу кыенлашты. Ирләргә кытлык хәзер. Хатын-кызларның омтылышларын, физик һәм рухи таләпләрен кешедән сорыйсы гүгел миңа, үзем хатын-кыз, диде Рәйсә алардан ки г кәндә
Юк. ул хаклы гүгел. Оляны бел мәет әп үлчәп ялгышадыр Салихның җәмәт are
Пароход артында ургылып кайнаган су уйларымны ерак Себертә, берничә ел гомеремнең каһәрле кабере булган колониягә и .иеп тоташтыра. Йөрәгем авыртып кысыла, күзләремне яшь пәрдәсе томалый
Чынында нинди соң ул мин «халык дошмапы»на хыянәтсез калган чая да. тәвәккәл тә кыз? Оляны мин күз алдыма кигереп бастырырга тырышам. 1ӘКИН булдыра алмыйм. Аның гере төсмере куе томан итендәге шикелле тоныкланып, күңелемнән эзсез шыпан. онытылган Күзләре. иреннәре. кашлары, карашы, елмаюы нинди и ге соң әле аның9 О ля урынына, ни гаҗәптер, күз алдыма Рәйсә ханым килә Аны ничек бар. шулай күрәм: каратут йөз. юан кара толымнар, килешле юка борын, калын иреннәр, сөйкемле елмаю. Оля исә капма-каршысы ак чырайлы. аксыл чәчле, җитди карашлы иде бугай
Иреккә чыкканнан бирле мин үземне кая куярга белмим, нәрсәмнедер габалмаслык югалпым шике г ге Кеше тор арасында үземне артык. кирәксез итеп си тәм Бәлки, бу янымда якыннарым юкка, бербашым гына булганга шулайдыр? Я пызлык яман чиргә бәрабәр, дигәне бар
иде колониядә чакта элекке мөһажир Арон Маиевичның. Ул аны Ерак Көнчыгыштагы төрле илләрдә. Ватаныбызга әйләнеп кайтырга форсат эзләп ялгызы каңгырып йөргәндә, башыннан кичергәнгә әйткән булгандыр. мөгаен. Минем дә менә бәхет тәрәзәсенең эчкә түгел, тышка ачылуына иманым камил инде хәзер...
Идел өстендәге кичке эңгер куера башлагач пароход эченә кердем. Пассажирлар, кара көз башлангангамыдыр, күп түгел, берән-сәрән генә иде. Дүртенче классның машина бүлеге белән янәшә өлешендә көрәк сакаллы бер агай янында аулак урын бар иле. шунда барып утырдым. Агай миңа сагаюлы караш ташлады, әмма сүз катмады. Бәлки, ул өстемдәге койты киемнәремне һәм кулымда бернинди дә йөгем юклыктан шөбһәләнгәндер, кем белә. Каракмы мин. җүнле бәндәме, маңгаема язылмаган бит. Агай бераздан янындагы капчыгыннан ипи. казылык, суган чыгарып ашарга әзерләнә башлады. Мин юлга берни дә алмаган илем, күршемнең тәмләп ризыклануын күрмәс өчен читкә борылып утырдым. Озак та үтмәде, хәлемне аңлатыр, агай миңа сүз кушты.
—Энем, борыл әле бу якка, сөйләшик.
Борылдым.
Минем белән бергә тамак ялгарсың, бәлки? Сакаллы агай без утырган эскәмия-ятакка икебезнең арага газета җәеп, табын әзерләгән иде. Әйдә, җитеш.
— Рәхмәт, үзегез генә ашагыз, мин тук.
— Карышма, күрәм туклыгыңны, аша. тартынма. Ризык монда миңа да. сиңа да җитәрлек.
Артык кыстатмадым, кулыма бер телем ипи һәм суган алдым.
Казылык ал. чучка ите ашаудан курыкмыйсыңдыр бит?
Курыкмыйм. өлгерермен
— Кайдан син. энем? Кая барышың?
— Казаннан. Алексеевскига барам.
Агай миңа текәлеп карады.
Төрмәдән күптән чыктыңмы?
Бер атна элек.
— Ни әчеп утыртканнар иде?
Әйттем. Үзем турында атты кызыксындырган башка сорауларга да җавап бирдем.
— Гафу ит. мин сипе карактыр бу дип уйлаган идем, диде агай ахырда...
Мин үземә һич көтмәгәндә гел сәер, үзенчәлекле кешеләр очрауга гаҗәпләнәм. Күптәнме әле Столыпин вагонында Казанга кайтканда «ба-шындагы шөрепләре тиешле юнәлеш тә әйләнмәгән» юлдаш туры килгән иде. Ул үзенең «фикерләүләрен» алла барлыкка ышанмаучы кешегә төшенүе кыен дип кисәткән иде. ә бу сакаллы агай аны-моны әйтеп тормады, бүленгән сөйләмен дәвам иткәндәй
Кеше катлаулы һәм аңлаешсыз зат. диде, яңалык ачкан һәм башкача уйларга урын калдырмаслык итеп. Галимнәр аксымнар һәм углеводлар кушылмалары структурасы дип кенә санап, аңардагы гаҗәеп энергетикага күз йомалар. Алар аксымнарның кодка салынган энергия дәрәҗәсенә тәңгәллекләрен исәпкә алуны да кирәк тапмыйлар. Ә бит кеше әнисе карынында чакта ук анык энергия билгеләмәсе ала. Аны ул тормышында кулланамы, юкмы —бу икенче мәсьәлә. Туганда игелекле, миһербанлы булып туган бәндәнең ахырда усал, явыз адәмгә әверелүе момкин. Кешенең тууы белән үлеме генә үзенә бәйләнмәгән, калган бәген нәрсәләрне ул үзендә яшәгән мохито факторлары йогынтысында формалаштыра. Кеше тормышында барлык нәрсәләр алдан билгеләнеп куела, аның үзеннән гомер юлында очраган хәлләрдән дөрес һәм i иешеңчә файдалана белү генә таләп ителә. Рухын кеше матди байлыклар туплауга һәм тормыштагы төрле рәхәтлекләргә алмаштыруга, йә үз асылып саф килеш саклап калу өчен тормышын кызганмый фида кылып.
утта янып, катыйль балтасы астына ятып, хачка кадакланып, үлеме белән Изге фикерне мәңгеләштерүгә бирә. Кешеләр нәкъ менә шуңа күрә йә тиңдәшсез фидакарьлекләр, йә чирканыч җинаятьләр эшлиләр. Сөйләгәнем сезгә аңлашыламы'.’- дип агай мина текәлде Бәлки, юкка акыл сатамдыр, ничек уйлыйсыз?
Аңлашыла. Бүленмәгез, дәвам итегез, сезне мин кызыксынып тыңлыйм,- дидем.
Әйе. берәүләр тормышта рәхәт чигүне генә хуп күрәләр, икенчеләр гомерләрен Изге фикерне мәңгеләштерүгә багышлыйлар. Акыл ияләре арасында, кеше мәңгелекме, түгелме, дигән бәхәс бара Берәүләре кеше мизгел җимеше генә, ул атомнарның бер-берләренә тоташулары нәтиҗәсе, ә кешелек дөньясы үзе эволюцияләр сөземтәсе, диләр. Икенчеләре, кеше мәңгелек, тәңре аны үзенә, үзенең төс-кы- яфәтенә охшатып яраткан, ул үлгәннән сон материаль дөньяда ниләр кылуы турында. үзен барлыкка китергән тәңре алдына, хисап бирергә баса һәм аның тарафыннан йә мәңгелек рәхәткә, йә мәңгелек газапка дучар ителә, диләр. Бу бәхәскә хәтта төрле җәбер-золымнар, ирексезләүләр дәлил итеп файдаланыла, әмма ана карап хакыйкатькә ирешелми. Фән казанышлары, кешеләрнең гыйлем ягы чикле булганга күрә, тегесен дә, бусын да исбатлый алмый Дип. мәңгелек хакыйкатьне үзенә кирәккәнчә аңлатып, ахыр чиктә үзгәрмәүче кануннарда тәмам буталып, үзен фәнгә каршы куя. Хакимият вәкилләре исә теге яки бу фәлсәфәне үз мәнфәгатьләренә яраштырып, мәгълүм бер дәвердә рәсми хакыйкать дип игълан ителәләр Бу электр тогындагы «плюс» бер үк вакытта хакыйкатькә исәпләнеп, «минус» каһәрләнүгә, яки. киресенчә, «минус» хакыйкатькә исәпләнеп «плюс» каһәрләнүгә ошар иде Ә бит «плюс» белән «минус»тан башка злектр юк һәм була да алмый.
Фәндә, философиядә, идеологиядә ниләр эшләнүгә күз салыйк Гаять көчле фикерләү спектрыннап ниндидер бер тармак сайлап алына да калганнары кире кагыла Ләкин кире кагылып спектрда калган тармаклар да ятим-ябага түгел, сайланылган тармак кебек үк тулы канлы лар Алардан ла шул ук хакыйкать нурлары бөркел.», алар тик бераз баш- качарак кына Гыйлем ияләре нинди генә басым астында да үз хакыйкатьләреннән баш тартырга тиеш түгелдер. Бу аларнын үзләре хакыйкатькә санатан нәрсәләргә инанганнары өчен генә түгел, ә инанган хакыйкатьләрен кешеләргә җиткерүләре өчен зарур Бу а тарның Җирдә изге вәкаләтләре. Өлешенә мул гитән зат тан күп таләп тә ите тә. Кешелек дөньясы гыйлемлекләрне үзенә ничек кирәк, шулай квалификацияләп, берәүләрне бүгенгенең күрәзәчеләре, икенчеләрне кичәге һәм туасы көннәрнең йә каһарманнары, йә җәфа чигүләре итә Безнең көннәрнең хакыйкате ялганнар һәм ялгышлар җыелмасы
Сакаллы атай, үзен дикъкать белән тыңлавымны күреп, таша кадәр сөйләүдән туктамады Иртәнге сигезләр тирәсендә мин аның белән са-убуллашып. Мурзиха пристаненда пароходтан төшеп калдым, ут ары кипе. Аның кая баруын, кем икәнлеген сорашмадым Ничек очрашсак, шулай аерылыштык га.
Болын өсләп салынган такыр сукмактан А.тексеевск поселогы ятына атлаганда пароходта агай сөйләгәннәрне күңелемнән янә үткәрдем һәм. һәртөрле ышану-инанулар кечкенә бер төркем фән һәм сәнгать әһелләре яки белдек те гүрә-чиновниклар тарафыннан расланырга да. кире кагы- лырта да тиеш түгелләр булып чыга, дигән нәтиҗәгә килдем
Кеше тормышының мәгънәсе, яшәү рәвеше хакында уйланырга, анын йокыдан уятырга, уй-фикерләренә алга талпынырга бу.тышырта. шәхси толып кеше компасына ияреп салудан баш тартырга һәм иң мөһиме, ү з асы лып юшки т итәр тәи сыйфат ларын ка тку тандыра барырга тиеш Максатка ирешү чарабыз төрле, әмма юлыбыз барыбызның да уртак бит. уртак, дидем мин үз-үземә.
Мурзиха белән Алексеевск арасы ун чакрым. Тәҗсл адымнар оелән байтак юл узгач, сукмак читендә кешеләргә хаҗәте калмаган иске жил тегермәненә юлыктым Мине ул: кая ашыгасың, билгессзлсккә кабаланып бармыйлар, дип озатып калды кебек.
Алексеевск — Кама буендагы тигез уйсулыкта ярыйсы ук зур мәйданны биләп утырган чибәр генә поселок икән, һава сүрән, салкын, якшәмбе көн булгангамыдыр. аның урамнарында миңа бер генә кеше дә очрамады. Оляның адресын яхшы белсәм дә. ул яшәгән урамны һәм йортны табуы авырлашты. Сорашыр кеше юк. Нишләргә белми аптырап калдым. Берәр йортка кермичә булмас. Чү. алда әнә геге карсак таш бина — кибет бугай бит. Әйе. кибет. Ишеге дә ачык, кердем. Сатучы хатын түрдә ике ир-ат беләгг нәрсә турындадыр сөйләшә иде. мине күргәч, әңгәмәләре өзелде. Исәнләштем. Сатучы хатын җавап кайтарды. Ирләр күзләре белән үземне, хөрти өс-башымны капшадылар.
— Әйтегезче. Фрунзе урамы кай җирдә моңда? Аны ничек табарга?
Өстенә мех якалы җылы куртка кигән урта яшьләрдәге ир:
— Сул якта бу урамга параллель өченче урам Фрунзе урамы, дип. кулын сул якка изәде...
2
иһаять, мин Оля яшәгән фатирның ишеген шакыдым. Эчтән хатын-кыз тавышы:
Керегез.—диде.
Кердем. Анда, кысан коридорда, чәче малайларныкыча кыска калдырып кыркылган яшүсмер кыз кер юа иде.
Исәнмесез.
— Исәнмесез.- Кер юуучы шакшы сулы таз өстеннән башын күтәрде.
Миңа Ольга Викторовна Пенькина кирәк иде. Өйдәме ул?
— Ирек, син бит бу. син!.. Танымадыңмыни мине, бәгырькәем?..- - Кер юуучы кыз, сабын күбекле куллары белән муеныма сарылып, мине шашынып үбәргә кереште.
Ул йоннан дүрт ел элек ике көннең берендә Казандагы Вахитов лагерена килеп мине бимазалаган Оля түгел, бөтенләй башка кеше булып тоелды миңа. Нигә аның кыяфәте шулай үзгәргән? Чәчен кыска калдырып кыркыткангамы? Башы йодрык кадәр генә кебек. Муены нечкә генә, гәүдәсе такта сыман, күкрәкләре юк Яшүсмер дә яшүсмер, ул да. Электәгедән күп үзгәргән, урамда очраса, аны танымый да узар идем...
Кочагыннан ычкындырмыйча.
- Мин шат. чиксез шат синең иреккә чыгуыңа, диде Оля. әсәрләнеп. Аннары, миннән аерылып, артка чигенде һич ышана алмыйм, син түгелдер бу. Ирек, синең урыныңа башка кешедер. Үзгәргәнсең, нык үзгәргәнсең. Йөзең кырыс, чәчләренә чал керә башлаган .
Төрмә курорт түгел бит. Тышкы үзгәрүем мине борчымый. Ул табигый. Җәфа-михнәтләрдән инде арындым, алардан син коткардың. Мин сиңа миңа ирек яуларга булышканың өчен чиксез гур рәхмәтемне әйтергә килдем. Рәхмәт сиңа. Оля. барысы өчен дә зур рәхмәт Эшләгән яхшылыкларыңны. кешелеклегеңне. олы жанлылыгыңны гомерем буена онытмам, үземне сиңа һәрвакыт бурычлы итеп тоярмын
— Ул турыда оныт, бәгырем, булды, бетте. Иң мөһиме хәзер без бергә. Әйдә, үт бүлмәгә. Утыр, ял ит. Мин тиз генә кибеткә барып киләм. аннары бу яңадан очрашуыбызны әйбәтләп билгеләрбез. Бу көнне ничек көткәнемне үзем генә беләм. Син китаплар караштыра гөр. мин озак йөрмәм, тиз әйләнеп кайтырмын
Оля кер юган күлмәге өстенә плащын киле дә каядыр чыгып йөгерде
Н
Бүлмәдә ялгызым гына калгач, тирә-ягыма күз салдым Олянын фатиры авыл өендә бердәнбер тәрәзәсе урамга караган, зур санлыкка охшаган кечкенә генә аралык икән Ул олы яктан фанера белән бүлеп алынган Бүлмәнсн яртысыннан күбрәген карават һәм мич почмагы били Түрдә бәләкәй генә өстәл белән икс урындык. Өстәлнен сул ягындагы стенада Максим Горькийнын утыз томлык әсәрләр җыелмасы һәм төрле дәреслекләр тезелгән китаплар шүрлеге. Ишек катында берничә чөйле агач элгечкә ниндидер киемнәр эленгән. Алар өске өлеше бөгелеп бау үткәрелгән ак җәймә белән капланганнар Өстәлдә тәртипсез рәвештә кәгазьләр, газеталар, китаплар чәчелеп яга. Мин урындыкларның берсенә утырып, өстәлдәге бер калын китапны кулыма алдым «Лобачевский» Гигул биген ачкач: «Хөрмәтле Ольга Викторовна, сез улым Алешага өлгергәнлек аттестаты алуда зур булышлык күрсәттегез Алдыгызда баш иеп сезгә олы рәхмәтемне белдерәм. Ихтирам белән Иван Забогин. 17 авгусг 1953 е г Казан» дигән язуны укыдым.
Институт га чакта Оля. киез итек-фетр фабрикасында эшләү өстснә. кемнәргәдер дәресләр дә биргән, димәк. Мина ярдәм игәр, булышыр әчеп эшләгән ул аларпы <Иң мөһиме хәзер без бергә Бу көнне ничек көткәнемне үзем генә белом» Аның бу сүзләрен ничек аңларга? Ул мине үз янына әллә өйләнергә килде дип уйладымы?.. Миңа бүген үк Казанга кайтып китәргә кирәк Иректәге яңа тормышымны мин кемнеңдер булышлыгыннан башка ялгызым башларга тиеш...
Оля озак йөрмәде, тиз әйләнеп кайт гы.
Бераз капкалап алыйк- та. минем элекке фатир хуҗабикәм Поля түти мунча яккан, мунчага барырбыз
Мунча кереп юанмам мин. Оля. берничә сәгатьтән Казанга кайтып ки г әрмен Юл кешесенең юлда булуы хәерле.
Оляпың кашлары маңгаена менде.
Минем яннан бүген үк тыракларлык булгач, ни өчен генә кайт тын сон син монда?
Мина иреккә чыгарга булышканын, иткән яхшылыкларың өчен рәхмәт әй герю.
7ик шуңа гына кайт паңмы?
Шуңа г ы на, Оля
Тиз котылмакчы буласың миннән, тиз. җанкисәгем Белмәсен бел. мин сине иреккә рәхмәт ишетер өчен генә чыгармадым бит Сине гомер юлдашым игәр өчен чыгардым.
Бу сүзләре белән Оля башыма, гүя. таш белән орды.
Мин синнән үземә ирек юллашуыңны сорамадым. Оля һәр хатымда дияр гек. үзеңә иптәш тап. дип әйтә килдем. Өйләнү, кияүгә чыгу уен ип түге г Минемчә, никахлашучылар бер-берләрен яхшы белергә. яратырга тиешләр
Безнең бер-беребезне биш елга якын белүебез азмыни сиңа’ Минем кемлегемне, турылыклы тормыш игпәшең булырымны аңлагансың, шәг. Мин тоткынлыктан сине кемгәдер бирергә, кемнедер бәхетле игәргә араламадым. Син минеке'
Очрашуыбызның мондый юнәлеш алырын көтмәгән идем, югалып калдым.
Икебезнең дә әле тормыш игәрлек рәтебез юк бит. Оля Мин институтны тәмамлап эшли башлыйм хег. ашыкмыйк, дидем, үртәлеп () гя исә үзенекен сукалады.
Институтны да бетерерсең, эшкә дә урнашырсың, алар алда Хәзерю мин гапкан да җигәр безгә Яшен итне олыгаеп бара, мин дә өченче нгегәнең соңгы яртысын үтеп барам, уртак гаиләбез, балаларыбыз булуын телим Бөгеп курсташларымның гаиләләре, бала тары бар. мин алардан кимме?
Миңа гаилә корырга иргә, аңла шуны. Төрмә, колония мәхшәрләрен онытасым. иректәге тормышка күнегәсем бар Моңа, аз ипәпдә.
берничә ел китәчәк. Сиңа мин бурычлы, әлбәттә, әмма яңадан бәйсез* легемне югалту бәрабәренә түгел, үпкәләмә. Иң авыр вакытларымда тәмгысыз (бескорыстно) булышуыңны мәңге онытмам Без бер-беребезнең холык-фигылен, мәнфәгать-омтылышларын чыпчык борыны кадәр дә белмибез, ашыгып ялгышлык эшләмик.
Оля сүзләремне колагына да элмәде.
- Бер-беребезне бергә тора башлагач өйрәнербез, диде, кырт кисеп.
— Бергә тора башлагач кына өйрәнергә калдыру җүләрлек бит ул.
— Син мине яратмыйсың. Ирек.
Ярату изге хис. Ул нәрсә миңа әле таныш түгел бугай. Оля.
Ә мин сине өзелеп яратам. Сиңа шул җитмимени?
— Җитми. Оля. Мин кеше, курчак түгел. Үзеңә мәгълүмдер, сабый курчагын башта чиксез ярата, аның белән мавыгып уйный, чишендерә. киендерә, ашата, йоклата, үзе белән урамга алып чыга, хәтта мунчага да алып бара. Аннары акрынлап курчагыннан гуя һәм бер дә бер көнне аны каядыр ташлап оныта да соңыннан ялгышып та исенә төшерми. Минем киләчәктә шундый хәлгә каласым килми.
- Биш ел буена сине онытмадым, кулымнан килгәнчә булышырга тырыштым Моннан соң ла читкә тибәрмәм, курыкма. Ярату, яратмау буш нәрсә ул, минемчә Яратуны кемдер — гадәтләнү, дигән. Без дә иртәме-соңмы бер-беребезгә күнегербез дип уйлыйм. Әле күптәнме егет белән кызны әти-әниләрс кушылдырганнар. Өйләнешүчеләрнең күбесе булачак хәләл җефетләрен, тәүге кат. никахлашканда гына күргәннәр. Аңа кадәр бер-берләренең хәтта дөньяда барлыкларын да белмәгәннәр. Кушылгач яратышканнар, гөрләтеп гомер сөргәннәр, балалар үстергәннәр.
— Ләкин алар минем күк тоткынлык газапларын татыган, үз күлә-гәләреннән дә курка торган бичара бәндәләр булмаганнар бит.
Оляның мине күндерә алмавына түземе төкәнде, күрәсең, ул:
Бер дә харап, син бүтәннәргә охшамаган үзеңә бер төр аерым зат инде, диде, җене чыгып — Күрерсең, мин барыбер үз дигәнемне итми калмам. Ирек, хәтереңә уй моны.
3
ннан-моннан гына ашап алгач, Оля мине мунчага алып китте.
Юлда барганда ул:
Мин хәзер синең тәнеңә тоткынлыкта сеңгән бөтен керләреңне юып чыгарам, - диде, серле елмаеп.
Әллә син мунчага минем белән бергә кермәкче буласыңмы?— дидем, тукталып.
Нәрсә, мунчага парлап керүебезгә каршымыни син?
- Оятыңны син бөтенләй үк югалтмагансыңдыр әле. шәт!
— Бәлки күпләрне чиркандыра торган оят дигән нәрсә булмагандыр да миндә...
— Ярар, мунчага үзең генә кер. мин Казанга кайтам, хуш...
Оля шаркылдап көлде. Ләкин аның көлүе ничектер ясалма чыкты.
— Шаярттым мин. тынычлан. Мунчага син минем белән түгел, Поля түтинең ире Ваня дәдәй белән керерсең. Казаныңа иртәгә китәрсең, тотмам сине
Бу миңа бүтән бәйләнмәскә тели икән. дип. эчемә җылы керде. Оля мине үзенең элекке фатир хуҗалары белән таныштыргач, каядыр китте. Ваня дәдәй белән без мунчада бер-беребезнең аркаларыбызны юышып, ләүкәгә кат-кат менеп чабына-чабына рәхәтләнеп юындык.
Мунчадан соң Оляның фатирына каЙ1мадым. Ваня дәдәй. Поля түти һәм Оля минем тоткынлык газапларыннан арынуымны әйбәтләп «юдылар». Минем табында авызыма бер генә грамм да аракы уртламавым аларның берсенә дә ошамады.
А
Кыланасын булыр син. Иркуша. дөньяда эчмәгән ир юк ул. диде миңа кинаяләп Поля түти.
Ваия дәдәй исә
Эчмәсен лә. безгә күбрәк тияр. диде.
Ул. мин аны агулар, дип курка, шуңа эчми, диде Оля. миңа каш аегыннан карап
Тустаганнар тутырыла һәм бушатыла тордылар. Хужабикә белән аның ире Олянын уңганлыгын, булганлыгын, юмартлыгын мактадылар. Аларнын өчесенең дә ярыйсы ук башларына кит ге.
Оля. укучыларыңнын сине ничек атаганнарын беләсеңме? диде Поля түти, бераздан Шөпшә диләр алар сине
Пигә шөпшә?
Зәһәр булганга.
Юк. шөпшә кебек бернәрсәсез саран түгел, киресенчә юмарт, киң күңелле кыз Ольга Яшь чагым булса, мин аңа гашыйк булып, башкаларны аңа якын да җибәрмәс идем. Шөпшә булса, бодай сыйлар идеме ул безне? Юк. Әйдәгез, сөйләшүне калдырып, җырлыйк әле. Мин башлыйм, сез кушылыгыз.
Шумел камыш, деревья гнулись.
А ночка темная была
Одна возлюбленная пара
Всю ночь гуляли до утра
Мәҗлес озакка сузылды. Тагын бай гак башка җырларны да җырладылар Мин гаң алдыннан г ына йокларга яттым
Оля тәки үз дигәнен иг ге. Мин Ваня дәдәй белән мунча кергән арала ул. район ЗАГС бюросы мөдирен очратып, безнең никахлашуыбызны хәл игеп куйган булып чыкты. Иртәгесен, ашап-эчкәч. сәгать тугызлар гирә- сендә ул минем янга Поля түтиләргә килде.
Ирексезләп сөйдереп булмый, ди халык Әгәр син мине аз гына хөрмәт итсәң, тыңла сүземне, язылышыйк Аннары китәрсең Казанына, rm карламам сине. Минем ир хатыны исәпләнәсем. шуны паспорт та билгеләтәсем килә.
Моны син ихлас күңелдән әйтәсеңме?
Әйе, ихлас күңелдән.
Аңа гына мин риза. Әйт. язылышкач бу сүзләреңнән кире кайт-массыңмы?
Кайтмам Олянын күзләреннән яшь бәреп чыкты. Ул мина кызганыч булып кит ге. Ләкин ни хәл итим, тамчы ла яратмыйм бит аны ЗАГС бюросы мөдире никахлашучылар кенәгәсенә бани • миннән кул куйдырды, аннары Оля. минем алдыма чыгын, кенәгәне , генәрәк тартты. Мин аңа комачауламас өчен арткарак чигендем. Оля. ручканы кулына алгач, миңа борылып
Ник өркәсең. кил янәшәмә Без бүгеннән бер бөтен булабыз, хәзер үк бөтен тәшкил итик. диде, боерулы тавыш белән
<‘Кәләшем»нен дорфалыгы, кимсегүле әрсез мөнәсәбәте кәефемне кырды Гүя. аның өчен мин мин түгел, дәресләренә нн җитте генә әзерләнеп ки тын бер аңгыра укучы илем
Язылышуыбызга шаһит булырга килгән укытучы кызлардан уңай-сызланып. яңадан өстәл янынарак килдем О ля мине, җиңемнән гартын, үзенә якын ук китерде дә үкчәләре белән аякларыма басып, кенәгәгә мцнем имзам янәшәсенә кулын куйды. Аннары мина
Йә. когда мине үбеп, шушы минуттан безнең чәчләребез чәчкә бәйләнде, диде, мәкерле елмаеп
Мин иреннәремне аның бигенә тидереп алдым
Юк. юк. мин мондый кысыр үбүгә риза түгел, җаныкаем. син мине иреннәремнән. озак тан, суырыл үп
Сабыр ит. анысын без синең белән икәүдән-икәү генә калгач эшләрмен.
Тимерне кызуында сук диләр, хәзер үп!...
Ачуым чыкты.
Аякларымнан төш баш га. Кенәгәгә минем аякларыма басып кул кую нигә хаҗәт булды сиңа?
Гаиләбездә өстенлек һәрвакыт минем якта булсын өчен.
Бүгеннән башлап син патриңиянка, мин — кол, димәк?
Оляның чырае чытылды.
Калдыр, ул турыда кайткач сөйләшербез.— диде ул. кашларын җыерып.
Район ЗАГС бюросы мөдире безне законлы никах белән тәбрикләгәч. икебезгә дә бәхетле, куанычлы озын гомер геләп кулларыбызны кысты. Язылышуыбыз вакытында шаһитлар сыйфатында катнашкан Оляның иптәш кызлары да безне кайнар котлады.
Кайтырга чыктык. Район ЗАГС бюросы урнашкан бинадан Оляның фатирына кадәр ара шактый җир. «Кәләшем», кулымнан тотып, миннән үзен култыклатты. Язылышканда ул оештырган кәмиткә җенем чыкканга мин. янәшәмдә беркем дә юк чактагыча, үз уйларыма бирелеп атладым. Артык бер генә минут та монда тормаска, тизрәк китәргә кирәк миңа Алексеевскидан...
Бераздан Оля. кулымны ычкындырып, алдыма чыкты.
— Син нәрсә, кушылуыбызга шатланмыйсыңмы әллә?
Миңа шатланыр сәбәп юк. син шатлан.
Укытучы кызлар йөзләрен читкә бордылар.
Йә.те алайса, күтәр мине кулларыңа. Җүнле ир хатынын кулларында күтәреп кенә йөртергә тиеш.—Оля муеныма сарылды -- Фатирыбызга кадәр җиргә бастырмый күтәреп кайт.
Акылыңа кил. Оля. кеше көлдермә. Тузга язмаганны таләп итмә миннән.
Шулаймы? Кайтма алайса безгә ияреп, олак теләсәң кая!..
— Паспортымны бир.
— Мә! «Кәләшем» паспортымны плащ кесәсеннән чыгарып йөземә бәрде. Моннан ары күземә күренәсе булма. Син мине белмисең, мин сине белмим.
Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа. Оля. Хуш.
Яхшы чак га югал күземнән, кире уйлавым бар. Йә!.
Мин борылып китеп бардым.
Икенче бүлек
1
ТТәрсә булды бу? Нигә Рәисәне тыңлап, хат кына язмадым л\Х1Оляга. ә янына килдем?» дип уйладым, болын аша салынган сукмактан пристаньга атлаганда. Ни өчен түбәнсетергә, мыскылларга, мәсхәрәләргә тырышты мине Оля? Иптәш кызлары алдында ул мине түгел, үзен уңайсыз хәлгә куйды бит. Ничек аңларга аны. ничек?..
Көн сүрән, күңелсез. Кама ягыннан салкын җил исә. Кыш инде үзенең якын икәнен, кешеләрнең ишек төпләренә үк килгәнен хәбәр итә. Көтмәгәндә өстемнән, ямьсез каркылдап, ялгыз карга очып үтте Кешеләр өсләреннән карга кычкырын узуны яхшы хәбәр алачак ларына юрыйлар. Миңа исә карга миннән көлә кебек тоелды. Бәлки бу карганың ялгызлыгына зарлануы, инде борып төбендәге кышның аңа михнәтләр китерәссн уйлап сагышлануы булгандыр?.. Мин соңгы биш елда тик үз
шәхесем белән генә булышканга, уйларым үз тирәмдә генә буталганга, башкача фикер йөртерлек һәм әйләнә-тирәмдәге күренешләргә тәңгәл аек бәя бирерлек хәлдә түгел идем Хәтта сукмак читендә утырып калган теге иске жил тегермәне дә минем бәхет сезлегемә сөенә кебек күренде мина...
Җил оясындагы ышыксыз пристаньга баргач та җан тынычлыгы г алмадым, айда да очсыз-кырыйсыз уйларым бимазалады Өстемдәге киемнәрем койтыга күрә, пристань эчендә хуҗасы әшәке көнне өеннән сөреп чыгарган бүлмә этенә охшап, бөрешеп, калтырандым Казан ягына пароход килергә дүрг сәгать вакыт бар иде әле, дебаркадер чигеннән Каманың болганчык дулкыннарының түбәнгә ялкау гына агу ларын күзәтеп бераз басып торгач, яр чигендә янган зур учакны һәм аның тирәсендә утырган дүрт-биш кешене күреп, җылынырга шунда ашыктым
Исәнмесез, бәхетле бәндәләр! Мине дә арагызга алыгыз әле. туңдым, тешләрем тешләремә тими, дидем учак тирәсендәгеләргә.
Күңелебез киң. рәхим ит. диде учак кырыена башкаларыннан аерым утырган, уң күзенә ак төшкән утыз-утыз биш яшьләр тирәсендәге берсе Тик башга ягарга нәрсә булса да алып кил. Озак янарлык коры әйбер ran
Пристань тирәсеннән утта янардай нәрсә эзләп як-ягыма карандым Әмма угын булырдай берни дә күзләремә чалынмады Шуннан сон. кая баруыма хисап биреп тормастан. пристань янәшәсендәге авыл ягына юнәлдем. Бераз баргач юл чигендәге казылмада тәгәрмәчсез ватык агач тачка ятканын күрдем. Булды, бәхеттән бик үк мәхрүм түгел икәнмен әле. шуны алып барам, дидем үз-үземә. ягардай нәрсәгә гиз юлыгуыма шатланып
Ватык тачканы өстерәп учак янына кайткач, мине утын юнәтергә җибәргән кеше.
Ягар әйберне гиз таптың, егет икәнсең, диде, мактап Болай җиңел генә киенеп кая барышың?
Бәхет эзләргә.
Кая баруым белән кызыксынучы мина сынаулы караш ташлап, үз янәшәсендә утырырга урын күрсәтте.
Әйдә, шушында кунаклап җылын. Туңуын инде чикчән ашкан бугай, иреннәрең күм-күк. төсен дә мәетнеке белән бер
Булыр, дидем, киң күңелле бәндә янәшәсенә урнашып Таш кентның нәкъ үзе монда, рәхмәт сезгә.
Ялтышмасам. син казна йорты белән әле бик күнгән саубуллашмаганга охшыйсың*.
Ялгышмыйсың, нәкъ өстепә бастың.
Күпме утырдың?
Мин ун кулымның бармакларын җәеп күрсәт тем
Аз түгел 1Гәрсә өчен абындырганнар иде?
Гел гаепсез!ә. дин елмайдым, ачылып сөйләшергә теләмәвемне сиздереп «Уркавлар булырга охшыйлар учак тирәссндәгеләр, а тар белән уртаклыгым юк ич минем
Анык җавап бирергә теләмисең, ихтыярың Мин үтем дә такыр юлдан тына йөрүче түгел. Сталин бабайның «Макар бозау тарый да көтәргә уңай булмаган» кәттә санаторийларында инде өч тапкыр хәл «җыйдым» Менә синең шикелле үк бәхет эзләргә чык г ым әле. Бәлки аны бергәләп >з гәрбез. ничек уйлыйсың?
Туңдым, башымның уйлар рәте юк әле. гафу иг. яхшы бәндә дидем, туры җавап ган качып
Джентльмен син. күрөм. хәйләкәр джентльмен, гиде күршем Бүген ашамаган да бугай бит әле үзең?
Хәтерләмим. бәлки шу лай дыр
Миндә ашарга бар. биримме'
Нәрсә кирәк ана миннән, ник бәйләнә.’ 2. -к У • М- 2
17
Син мине, бәлки «Маша» итәргә ниятлисеңдер? Ниятең эшкә ашмас, кирюха. темиең сузма...
Шөлләмә, агаңның андый түбәнлеккә төшкәне юк әле.
Шулчак пристань күршесендәге авыл урамын, әйләнә-тирәсен иләмсез тавышына күмеп, бишекле мотоцикл килгәне күренде. Аның руле артына милиционер, бишегенә башына жылы шәл бәйләгән хатын-кыз утырган, җилдереп киләләр. Чү. Оля бугай бит хатын-кызы!.. Курыкканга куш — койрыгы белән биш. диләр, күңелемә шом керде. Олядан. миһербанлылыгы белән бергә үк. теләсә нинди этлекне дә көтәргә мөмкин икән бит. юкка килүе түгелдер...
Мотоцикл, яр белән дебаркадерны тоташтырган күпергә җитеп кире борылгач, туктады. Бишекiә утырган хатын, чыннан да. Оля булып чыкты. Ул аннан төшеп, ашыгып дебаркадерга үтте. Мине юллап килгән ул. һич бүтән түгел, дигән борчулы уй миемне көйдерде. Алда үземне ниндидер күңелсезлек көткәнен сизеп сагайдым. Ике-өч минут үтүгә Оля. дебаркадердан чыгып, без утырган учак ягына күз ташлады. Аннары моторы сүндерелмәгән мотоциклының руле артында утырган милиционер янына килеп нәрсәдер әйтте Милиционер, мотоциклыннан төшеп, ялкау адымнар белән учак янына килде. Аңа күршем:
Гражданин начальник, бүген җил. суык, тырылдыгыңда өшегәнсең. әйдә җылын безнең белән. — диде.
Милиционер сүз катмады, учак тирәсендә утырган һәммәбезне дә каш астыннан берәм-берәм күздән кичерде. Ул пошмас кыяфәтле, таза бәдәнле ир уртасы кеше иде. Бераздан карлыккан тавыш белән:
— Монда сезнең кайсыгыз Кадыйров?—диде.
Кадыйров мин. Нәрсә булды?
Нәрсә булганын миннән түгел, сездән сорарга кирәк. Киттек, миңа сезне район милиция бүлегенә алып кайтырга куштылар, анда ачыкларлар.
— Мин беркая да бармыйм.
Урлаган әйберләрегез үзегез беләнме? Кайда алар?
Кем урлаган? Нинди әйберләр?
Әнә мотоцикл янындагы гражданканың әйберләрен урлагансыз, алар кайда?
Сезнең ул корчаңгы гражданкагызны да. аның ниндидер әйберләрен дә белмим һәм белергә дә теләмим. Минем гомеремдә инә дә урлаганым юк. Гражданкагыз саташа булыр...
Саташамы, саташмыймы, милиция бүлегендә ачыкларбыз. Әйдәгез!..
Мин беркая да бармыйм.
Барырсың!.. Милиционер, килеп, мине җиңемнән тотты.
Кара әле. начальник, җылынырга комачаулама безгә. Ник гаепсез кешегә бәйләнәсең? Минем гомеремдә инә дә урлаганым юк. дип чатнатып әйтте ич ул сиңа. Җибәр аны!—дип. күршем миңа ярдәмгә килде.
Милиционерның яңак мускуллары биеп алды.
Сез бер шайкамыни? Теләсәгез, сезне дә монда калдырмам, үземә ияртермен.
— Хакыгыз юк. начальник, кулыгыз кыска. Кешене кулга алыр өчен прокурор рөхсәте кирәк. Шундый рөхсәт кәгазегезне күрсәтегез, аннары сезгә ияртербез. Безне артык бимазаламыйча, таегыз яхшы чакта бу тирәдән. Юлыгызга ак җәймә, начальник, үтенәм. нервыда уйнамагыз. Без монда алты кеше, сез бер үзегез, эшнең үтә күңелсез бетүе бар. Бәлки, сез чибәр бичәгез, мотоциклыгыз белән бергә балыкларга азык булырга. Камага чумарга телисездер? Без. начальник, ярдәмчел бәндәләр, сезгә ике дә уйламый булышырбыз. Йә. ничек килешәбез, ризамы? Дәшмисең? Яхшы чакта күзебездән югал, эт токымы!..
Чамалап ач авызың, йолкыш, төкерәм янауларыңа..
Күршем урыныннан сикереп торды.
Төкерәсең, фиргавен? Яхшы. Егетләр, кулларыгызга кисәү башлары алып, күрсәтегез мильтонга күрмәгәнен!
Күршемнең ипләшләре кулларына шундук утлы кисәү башлары элә-ктерделәр. Милиционер, кырт борылып, мотоциклына йөгерде. Аның артыннан, һавада зәңгәр төтен дугалары ясап, кисәү башлары очты. Оля. килгәндәгечә үк. гырылдыкның уңай бишегенә кереп оялаган иде. милиционер. йөгереп килгән шәпкә рульгә ябышып газ бирде дә. мотоциклын чак кына әйләндереп капламыйча, җәлт кузгалып китте.
Нашагыр кыстырдык милыонның койрык астына, көләргә кеше ген.» юк Күрегез, ар гына борылып га карарга куркып элдерә, җанын табанына гөшерлек кабахәтнең. Сарыклар арасында арыслан, арысланнар арасында сарык шушыдыр инде. .
Оля. нишләвең бу? Әллә нахак бәла тагып, мине яңадан рәшәткә артына тыгарга уйладыңмы? Ничек аңларга сине? Иреккә чыгарга миңа үзең булышкан идең бит. Инде менә гаделлеккә булган актык ышанычымны аяк астына салып таптадың. Иреккә чыккач, сине мин фәрештәгә тиңли башлаган идем. Сукырлык күрсәткәнмен Өс генә сарык тиресе ябынган бүре түгелсең ич син?..
Күршемнең:
Нәрсәләрен чәлдең соң син ул чәчбинең'.’ дигән соравына сискәнеп киттем Фамилияңне белә, нинди танышың ул синең?
Лагерьдагы бер фраерның сеңлесе ул. Фраер мина ана тапшырырга хат бирде. Мин аның әманәтен үтәдем Чәчби белән танышлыгым шул.
Ялганым үзеннәп-үзе килеп чыкты. Милиция мотоциклына утырып артымнан юллап килгән «чәчби» белән без моннан әле берничә сәгать элек кенә язылышкан идек, ул минем кәләшем димәм бит инде Учак янындагы күршем һәм аның иптәшләре мине үзләре күк блатнойга саныйлар икән, санасыннар, ни югалтам?
Милы он ияр теп артыңнан чыгарлык нәрсәләрен эләктердең аның?
Хатын-кыз елтыр-былтырлары инде
Кая соң ул ел тыр-былт ырлар? Үзең беләнме?
Юк. үзем белән түгел. Мин аларны монда килгәндә юл буендагы иске җил тегермәненә кереп күмеп калдырдым.
Балдак, алка, беләзек ише нәрсәләр геноме анда?
Алар гына түгел, алтын тәңкәләр, кашык-чәнечкеләр. чиркәү әйберләре дә бар.
Ярыйсы ук икән.
Күбрәк булды шул. Ялтыраулары кызыктырды. Чәчби сизмәсен өчен беразын калдырасы булган да. соң иде Рәхмәт сезгә, мент кулына бирмәде! ез.
Ташла, бүген сиңа без ярдәмгә килдек, бәлки кайчан да булса син дә безгә булышырсың, дөнья бу. Кайда юл тотышын’
Әлегә Казанга дим.
Безгә монда калырга ярамый, тизрәк табан ялтыратырга кирәк Фиргавен озакка сузмас, монда иптәшләрен ияртеп килеп җитәр. Алар- дан кисәү башлары агып котылып булмас Түбәнгә йөзүче пароход килергә шактый әле Бәлки көймәдә арты якка элдерербез. ничек уйлыйсыз. бөркетләр?
Үзен хәл ит. Карчыга. Ни әйтсәң дә. каршы килмәбез
Булды алайса Ишкәкләр эзләгез
«Карчыгамның бөркетләре ишкәкләр табарга авыл ятына йөгерделәр. Учак янында күзенә ак төшкән күршем белән икәү генә калдык
Төплә бу якка чытып, синең «хәзинәңне» алырга барырбыз. Аны яшерелгән җирендә озакка калдыру гөнаһ булыр дим мин
Син хаклы. Карчыга, тик безгә уяулыгыбызны икеләтә ар пыры- рт а кирәк булыр
Кинәт тирә-юньне яңгыратып сузып, пароход кычкыртты. Без. оер- беребезгә карашып, тавыш килгән якка борылдык. Түбәннән пароход күтәрелә икән. Миңа «бөркетләр» ишкәкләр табып килүләрен көтмәскә, килгән пароходка утырып гаярга кирәк. Казангамы, бүтән җиргә бараммы. барыбер ич. Кайда да зарыгып көтеп торучым юк. «Карчыгалны «бөркетләрме белән жил тегермәненә җибәрергә кирәк...
Мина Карчыга үзе ярдәмгә килде.
Син ычкын бу пароход белән, агайне. Хәзинәңне кайда, ничек яшергәнеңне тәфсилләп сөйлә. Әйт, нәрсәләр бар анда? Теләсәң, мин сиңа аларның хакын хәзер үк түлим.
Нигә сез дә минем белән китмисез? Хәзинәне аннары килеп алыр идек.
Безгә түбәнгә төшертә кирәк. Анда очратасы кешеләребез, майтарасы эшләребез бар.
Аңлашылды.
Хәзинәң тегермәндә кайда яшерелгән?
Мөшкәгә менә торган баскыч астына күмеп калдырдым.
— Анда нәрсәләр бар дидең әле?
Ике калын алтын балдак, өч пар алтын алка, асыл ташлар белән бизәлгән беләзек, алтын һәм көмеш кашыклар, чәнечкеләр, патша сурәте юшерелгән алтын тәңкәләр, хачлар һәм ниндидер чиркәү әйберләре. Монда артымнан бастырып килгән хатынның әтисеме, бүтән берәр кардәшеме чиркәү әһеле булган. Мин «аякландырган» әйберләр ул ха- гыиның үз әйберләре түгел, элек чиркәүдә эшләгән кешенеке булырга I иеш.
Карчыга мин әйткәннәрне чынга алды: аның күзләре ялкынлана иде. Оля монда милиционер ияртеп килмәсә. «Карчыгамның «бөркетләре» тәртип сакчысын утлы кисәү башлары атып пристаньнан табан ялтырат- I ырмаган булсалар, төшемә дә кермәслек уйдырмаларны сөйләр идемме мин ’ Сөйләмәс идем. әлбәттә.«Хәзинә» чәлү башымда ничектер үзеннән- үзе гуды. Ул минем батканда саламга ябышуым кебегрәк булды Беренчедән. готкынлыкта ни өчен булуымны яшердем.икенчедән. Оляның үземә кем булуын әйтүдән котылдым, өченчедән, ничек шуңа башым җиткәндер, яңа «әшнәләреммнәи арыну юлын таптым.
Карчыга куен кесәсеннән бер төргәк акча чыгаргач, аптырап калдым.
Күпмегә сатасың хәзинәңне, мә. күпме кирәк ал.
Үзең күпме бирсәң, мин шуңа риза. Көймәмнең комга терәлгән чат ы. гаепләмә. Өс-башым да. күрәсең, иң ялкау җилне лә тоткарларлык цгел Миңа бу пароход белән Молотовка элдерергә кирәк. Анда Дима i I рюмыйны тапсам, диңгез тубыктан миңа. Аның катына буш кул белән бару уңайсыз уңайсызын, эшнең мондый юнәлеш алырын кем белгән. Әҗәлең якаңнан тотса, чүмечтәге суга батасың, дип юкка әйтмәгәннәр.
Ярар, мин сиңа бер тулы калҗа (полный кусок) бирәм. бәхиллә. Димага сәлам тапшыр, аны мин ишеген белем, ул бөтен Уралны йодрыгында тота, синең янга килергә мина Кылый булышты, диярсең. Мин законниклар арасында. Карчыгадан бигрәк. Кылый буларак мәш- һүрмен. Җил тегермәне мотоцикллы мильтон киткән яктамы’ Моннан еракмы аңа?
_ Шул якта Биредән бер җиде чакрым чамасы җир аңа Бу авылны чыгу белән кукраеп күренеп тора, аны озак эзлисе түгел.
Карчыга миңа, санап, ун йөзлек тоттырды.
Мә. Әнә пароход дебаркадерга якынлаша, син. аңа утырып, шыл. Киләчәктә әле күрешербез дип ышанам.
Мин «Карчыга»ның хатын-кызларныкы кебек йомшак кулын кыстым.
Мә. ал минем сырманы Пароходта барганда хет җәеп ягарга ярар
Кирәкми, үзең киемсез каласың бит.
Кирәк икән, кореш, мондый сырманы бу авылда мин унны табармын Хәерле юл сипа Синдәй мут егеткә берни кызганыч түгел
- Син Кеше. Карчыга Рәхмәт
Мин. иңемә яна «әшнәм» бүләк иткән сырманы элеп, дебаркадерга юнәлдем Һич көтмәгәндә мондый сукыр бәхет каян килде мина: кесәмдә акча өстемдә начар гына булса да киемем бар. Тукта, ата каракның биргән акчасын, кияргә сырмасын алып дөрес эшләдемме мин? Биргән акчасын аямасам. анарда шик туачак, мине мәнсез фраерга санаячак иде ул. Ә фраерлар белән ул «суык аяк»лар исәпләшмиләр: алдашса яи- гыгына йә пычак төртәләр, йә бүтән җәза табалар. Бүген мин йокымнан сул аягым белән гордым, күрәсең, әнә нинди хәлләргә тап булдым, аларны искә төшерү генә дә чәчләрне үрә торгызырлык Бәлки гөш- ләнәмдер мин?..
2
ебаркадерга керүемә, аны иләмсез чайкалдырып, пароход килеп тук гады Кассага чират юк иле. Молотовка кадәр дүртенче класска билет алдым һәм күпергә чыгып, учак янында ялгызы калган Карчыгага кул болгадым Эшем кәттә, минем өчен борчылырлык түгел, янәсе. Карчыга исә кул болгавымны әллә күреп юри күрмәмешкә салышты, әллә чыннан да күрмәде, тыныч кына утыра бирле Анын өчен, әйтерсең, мин инде дөньяда юк идем. Башыма, белешим әле. пароход монда озак торыр микән, дигән уй килде. Бәлки гнома егетләрнең берәрсе Карчыга белән калырга теләмәс, миңа иярер
Йөк ташучылар пароход эченнән, тәжелләнсп. оч зур сыра мичкәсе тәгәрәтеп чыгардылар Аннары үтә кабаланып ниндидер зур гаргм.г тар ташырга югындылар. Мин янә касса тәрәзәсенә барып
«Вера Фигнер» озак горырмы? дип сорадым
Кассадагы агай
Менә-менә кузгалырга тиеш. Ул болай да ипле өч сәгатькә соңарып ки где. Сез Молотовыгызга вакытында барып җитәрсез, борчылма! ыз. диде.
Рәхмәт яхшы сүзегезгә
Озакламый пароход бер-бер артлы оч гудок бирле Мин кулымдагы билетымны алга сузып гранка йөгердем Пароход эченә үткәч, як-ягыма карандым, дулкынланудан йөрәгем еш-еш гипге. тыным кысылды. Хуш. Оля. гаеп итмә, сине минем бу актыккы күрүем булсын Изге җанга саный идем үзеңне, ялгыштым Чын йөзеңне күрсәткәнең өчен рәхмәт сиңа Кемлегеңне озакка сузмый вакытында ачтым. Эшләгән яхшылыкларың белән бергә, сәер кыргый, на кларганны да гомерем буена онытмам Сиңа ир була алмадым, бигайбә Паспортым пычран ты пычрануын өйләнгән исәпләнәчәкмен, әмма аны зыянга санарлык гүгел. бүтән пычраклар да түбәмнән ашкан ич әле. иш янына куш кына ул паспортым таплану. аны үземнән бүтән кем беттә1.’ Белсәләр соң. өйләнгән саналырмын, «халык дошманы» булдым бит әле ана каран маңгаема мөгез үсмәде, буйдак килеш «өйләнгән» исемен ку гәру тән тә берни дә булмас
Пароход кузгалып киткәч койрыкка чыкiым. Әнә мин Алекссев- скидап пристаньга килгән болын юлы Әнә анын чигендә хәзинә «яшереп ән» иске җил тегермәне Бичара Картлач, шома егет гәрне «хәзинә» алырга сиңа юнәлткәнем өчен кичер, орышма мине Гаделлек белән гомер сөрү кыен бу дөньяда Хәйләсез дөнья файдасыз, диләр биг Чу. Мурзиха ягына машина җилдерә ич анда' Ул бәлки мнлиңия машинасы пар’ Мине кангырырга ашыксагыз, соңардыгыз, менг ингәш гәр. мин инде сезнең гирәдән табан ялтыратып Молотовка юл готам Тукта, чыннан га. кая барам соң әле мин1’ Бә гки. алдагы беренче пристань га ук төшен ка наргадыр Расписаниене каралым, алда Балык Бистәсе. Чист ай.
Д
Бсрсут пристаньнары.. Шуларның кайсында төшсәм уңармын? О.тяга, «Карчыгамга һәм шома егетләргә аю төбәгендәге ниндидер караңгы авылда яшеренсәм генә мине эзләп табу кыенлашыр. Алар исә. һичшиксез. эзләячәкләр мине. Кама буенда туктасам, уңмаячакмын. Студент ча< ымда бер җәйне Иделдәге Маркиз утравына барганда бер хатынның күзләренә чәч пәкесе белән сызган кесә карагы әнә һич истә-санда юкта Вахитов колониясендә очрады бит. Дөнья—уңмаганнар өчен иркен түгел. кысан, үтә кысан ул. Хәтта үз күләгәмнән дә куркып яшәүдән хикмәт чыкмас, ни булса шул. пароходтан Балык Бистәсендә төшеп калам. Аннан Казанга да ерак түгел, җәяү дә тәпиләрлек. Миңа, беренче чиратта. читтән торыпмы, яңадан керепме, институтны тәмамлап, диплом алырга кирәк һич югы кесәмдә, институтта дүрт ел чамасы укыды, дигән кәгазь булдыру һәм фиркалегемне кире кайтару. Төрмәдән чыкканда бирелгән белешмә миңа иң хөрти колхозда дуңгыз көтәргә ялланырга да ярарлык түгел.
Пароход эченә кергәч бик нык аруымны тойдым. Ятып ял итәсе иде хәзер, юкка билетны каютага алмадым, дөньяда ике яшәргә килмәдем бит. дип уйладым. «Карчыга» биргән акчаны саклап тотсам, бер айга җитәр, шәт. Әмма өстемә кием-салым аласым бар. киң күңелле «суык аяк» сырмасы белән генә кышка кереп булмас. Болай эш сорап кайда гына барсам да. йолкышка санап, ышаныч күрсәтмәячәкләр. Урыслар юкка гына «встречают по одежде» димиләр...
Уйга чумып, аркамны машина бүлегенең кайнар стенасына терәп, йокыга талуымны сизми дә калганмын. Күпме йоклаганмын, белмим, кинәт сузып пароход кычкыртуга сискәнеп, күзләремне ачтым Башта, йокы аралаш, кайда икәнемне шәйләми тордым. Берәм-берәм янымнан кулларына йә капчык, йә төенчек, йә чемодан тоткан кешеләр уза башлагач кына пароходта икәнем исемә гөште. Кайсыдыр пристаньга җиттек ахры. Тордым. Тьппта караңгы, берни күренми Кешеләргә иярен ярга чыктым. Кай җир бу? һәй. кан җир булса да барыбер түгелмени! Шушында калам, утырмыйм пароходка бүтән..
Мин сөзәк ярдан өскә күтәрелүче берничә кешегә ияреп пристань янәшәсендәге авылга юнәлдем Янәшәмдә кулына калын портфель тозын атлаган берәүдән:
Алдыбыздагы авыл ничек атала3 4 5 6 7 8 9—дип сорадым.
Балык Бистәсе.
Кунып чыгар җир бармы анда9
Колхозчы йорты бар. Балык Бистәсе район үзәге бит.
Бу жавап миңа, «һәр ләкләк үз сазлыгына мөкиббән» әйтемен хәтеремдә яңартты. Янәшәмдә атлаган портфельле адәм әйтмәсә. Кама буендагы өтек кенә авылның район үзәге икәнен белер идемме? Юк, әлбәттә.
3 К олхозчы йортын, төн булса да. озак эзләмәдем, тиз таптым.
Бәхетемә, анда кырык биш-илле яшьләр тирәсендәге бер Хагыннан башка кеше юк иде. Ул колхозчы йортының хуҗасы булып чыкгы. Паспортымны бик җентекләп тикшергәннән соң. ул миңа.
Паспортыңда пропискаң юк. мин сине кундыра алмыйм, диде.
- Мин халык дошманы саналып нахакка утырдым, апа Күрегез, башымда әле адәм рәтле чәч тә юк. зинһар, сез дә кыерсытмагыз инде, дип үтенгәч, ул:
Милициягә барып рөхсәт алып кил. болай үз өстемә алмыйм, бәлагә тарыйсым килми, диде.
Ярар, кертмәсәгез кертмәссез кунак йортыгызга, авылыгызда бар кеше дә сезнең шикелле таш йөрәкле түгелдер әле. өй борынча эзләсәм, кундырып чыгаручы табылыр, шәт. дип. ишеккә юнәлдем
Утырганлыгыңа язуың бармы.’
Бар Анда «биш елга якын КГБның эчке төрмәсендә утырды» диелгән Мәгез. карагыз.
Ул төрмә Казанның кай төшендә0
Сезнең Казанда булганыгыз бармы сон. апа ?
Ник булмасын, сугышка кадәр гордым мин анда
Ул гөрмә Черек күл буенда.
Утыз җиденче елны кешеләрне нахакка ташыган җир инде ул. алайса. Аннан да исән чыгамыни кеше?
Башкаларны белмим, мин чыктым менә
Директор апа эчке төрмәдән бирелгән белешмәне миңа кире кайтарды.
Паспортыңны миңа бир дә. әнә стена буендагы аулак урынга ятып йокла.
Колхозчы йортында күзләремә тоне буе йокы кермәде, уйланып яттым. Оляның кыланышларын ничек бәяләргә, нигә юрарга белмәдем. Бәлки арабызда тyi ан күңелссзлекләртә ул түгел, үзем гаепледер'’ Никахлашып янында калырга ризалашмыйча анын хатын-кыз горурлыгын кимсеттем бит. Миннән ул үзен Алексеевск урамы буйлап фатирына кадәр күтәртеп кайтырга теләде. Анын теләген үтәсәм, укам коелыр идеме? Ул өтек киемле Кичәге ристан минем белән ЗАГСка язылышырга барырга хурланмады. Таләбенең үтәлмәвен урынсызта кимсетелү, көтмәгәндә янат ыиа чалтырату итеп күрде һәм шуның өчен үч аллы Әйе. таен анарда түгел Ул аш атканда мин тинтәк ана таш аттым Олянын таләбенә ризалашсам, бу анын кубызына бию. үз-үземә хыянәт игү булыр иде.
Өченче бүлек
1
ин яңадан Казанга, киң күңелле дустым Салих фатирына кайттым. Ул үзе эппә. өйдә тик Рәйсә ханым гына иле
Сүзегездә торасыз икән, тиз йөрдегез. Ирек, юлыгыз уңганга ошый, дип каршылады ул мине
Уңды. Рәйсә ханым, уңмаган кая. хәтта хатынлы ла булдым инде мин. дидем.
Котлыйм, егет икәнсез, тиз тоткансыз. Олягызга өйләнгәнсездер инде?
Шуңа Тинтәккә акыл кирәкми. Рәйсә ханым, качтым мин хатыннан.
Ник бик тиз?
О такка сузсам, кызыгы калмас дидем
Чәй куям, ачыккансыздыр. Чәй эчкәндә башыгыздан кичкән хәлләрне сөйләрсез, теләсәгез
Сөйләрмен. Рәйсә ханым Тик Салихны котик Чәй куеп мәшәка-тьләнмәгез Бераз урамда йөрен керим ә те мин
Урамнарда кичкә кадәр киләп сарды м Юрганыңа каран аягын суз. ди ха тык. Минем юрганым хәзергә аякларымны канлар тык түгел, кыска Яшәр өчен >ш табасым бар Институтка яңадан алса тар эшлән читтән торып укыйсы булыр Газеталарда әнә Куйбышев ГЭСы төзелү уңае белән Казанны судан саклау буенча инженерлык корылма тары төзелеше баруы турында яталар Шу т төзелешкә эшкә керсәм, пичеләр тулай торагына урнашырмын «Карчыгамның мен сумын туздырмаска тырышырга кирәк Анын шома егетләре белән һич көтмәгәндә очрашын куюым да бар. дип уйлана-уйлана Салихларга кант тым
М
Дусгым эштән кайткан иде инде. Ишекчән керүем белән яныма килеп кул бирде. Рәйсә ханым: ,
— Әйдәгез, кулларыгызны юыгыз да өстәл янына узыгыз. Эштән кайткач Салих ашамады әле, Ирек, сезне көтте, диде.
Өчәүләп табын тирәсенә урнаштык. Өстәлдә аш тәлинкәләре, ка- шык-чәнечкеләр, тәбәнәк матур кәрзинтә телемнәргә кисеп өеп куелган ипи белән бергә махсус савытларда серкә, борыч, аракылы графин һәм өч чәркә дә бар иде. Салих графиннан чәркәләргә аракы агызды.
— Әйдә, Ирек дус. синең гаилә бәхетең, киләчәк уңышларың өчен канлыйк әле бу хәерче малайларын.
Чәркәләрне чәкештек. Салих белән Рәйсә ханым эчтеләр.
— Әйдә, назланма, капла син дә, илле граммны кеше гүгел тавык та эчә.— дип кыстады мине Салих.
— Рәхмәт, дус, эчмәвемне беләсең, кыстама.
Уңайсыз бит. без хуҗалар эчәбез, син каран утырасың. Болай бер дә килешми инде.
Рәйсә ханым миңа ярдәмгә килде.
— Ирексезләмә. Салих, үзенә карасын. Күңелсезгә күлмәк кидермиләр. дия иде безнең әти. Ашыгыз. Ирек, ашыгыз суына.
Табыннан торгач хуҗаларыма Алексесвскига баргач үзем кичергән күңелсезлекләр турында сөйләдем.
Гаиләбездә өстенлек миндә булсын дип. никах кенәгәсенә имзасын аякларыгызга басын салды, дисез. Адәм көлкесе, шул кеше укытучы— яшь буын тәрбиячесе саналсын инде. Коточкыч бит бу!..
Анысы бер хәл. загстан чыккач фатирына кадәр күтәртеп кайтар- макчы булган ич әле. Аның яныннан күпкә сузмый таеп дөрес эшләгәнсең, дус. Анда калсаң, ышанып әйтәм. ике дә уйламый башыңа да җи гәр иде ул.
Сезне Олягыз тынычлыкта калдырмаячак, монда эзләп киләчәк әле.
Килсен, мин аның белән барыбер бүтән аралатмаячакмын.
Алла диегез,— диде бу сүземә Рәйсә ханым, тирән сулап. Халыкта ип әйбәт хатын да ирен суярга төнгә җиде тапкыр тора, дигән гыйбарә бар Сез. Салих әйткәнчә. Олягыз яныннан китеп дөрес эшләгәнсез. Ләкин ул сезне бимазаламый калмаячак әле. Без. хатын-кызлар, бик гарьчел бит Үзебезне кыерсыткан, рәнҗеткән, хәтеребезне сакламатан кешеләрдән үч алуны изге эшебез саныйбыз. Ачуын Олягыз сездән бише белән кайтарачак
Сез әллә нинди коточкыч нәрсәләр сөйлисез. Рәйсә ханым Бу үзегезгә дә кагыламы?
Нәрсә сез. мине хатын-кызга санамыйсызмы әллә?
- Саныйм, ник санамыйм. Сез акыллы, күркәм, ачык йөзле, кешелекле хатын. Шуңа күрә үзегезне яңа гына сурәтләнгән дию кыяфәтендә күзаллый алмыйм
Рәйсә ханым күзләремә гуры карап хәйләкәр елмайды.
Аз беләсез әле сез мине. аз. Ирек.
— Димәк сездән дә теләсә нинди явызлык көтәргә мөмкин?
Әйе. миннән дә сакланыгыз. Ирек. Юкка гына, сыер дуласа аттан уздыра, димиләр. Салкын самавырдан болайрак кайныйм мин дә...
— Үзеңә эчкерсез мөнәсәбәттәге хатын-кызлардан да мәкер, ниндидер усаллык көтәрлек булгач, дөньяда яшәвең корсын
Күңелегезне юкка төшермәгез. Ирек, шаярттым мин. Азрак салсам. гел шулай кемгәдер бәйләнә, кемнедер ирештерә башлыйм Курык- магыз. тормышта яман хатын-кызлар яхшыларының йөздән бере дә юк. Теләсәгез сезне мин бер дигән хатын булырлык кыз белән таныштырам.
Зтшһар. кирәкми. Рәйсә ханым. Минем инде хатыным бар. күп хатынлыкта гаепләгәсегсз киләме әллә мине?
Юкка өркемәгез. сезне кем беләндер таныштыру өйләндерү дигән сүз гүгел әле ул.
Бу вәсвәсә ле уегызны онытыгыз. Рәисә ханым Тормышта чишәсе табышмакларым түбәмнән ашкан, үтенәм, аларга яңаларын ла өстәмәгез, шнһар Миңа, беренче чират та. эш. фатир табуымны, алда ничек көн игәремне кайгыртырга кирәк Кеше гүгел бит әле мин ноль. Ә ноль, сез математик, беләсез, берәмлек түгел
Сезгә әйттек ич инде, менә фатир, торыгыз, безгә комачауламассыз. дидек. Эш тә табарсыз Кем әйткәндәй, муеныгыз бар. камыт табылыр. Башта сезгә институтка кайгырта, диплом алырга кирәк Дипломсыз сез чыннан да ноль. Бездә дипломы булса ишәк тә шәхес. Дипломлы ишәкләрне күп беләм мин. Үзем эшләгән мәктәптә дә алар дүрт-биш баш Шулар әле балалар «тәрбиялиләр». Үзләрендә юк белемне укучыларга «бирә гәр»
Рәйсә ханым белән без кич буе сөйләштек Салих теле белән тегермән тарга белми, аз сүзле кеше, безнең әңгәмәгә катнашмады, тыңлап кына утырды. Ул. гомумән, корыны бушка аударуны өнәми, әйткәнең бер алтын булса, дәшмәвен ун алтын, диптер, бүтәннәр сөйләгәнне тыныч кына тыңлауны яхшырак күрә Рәйсәсс аның капма-каршысы. Бәлки, ул укытучы булганга, укыткан фәнен укучыларына чәйнәп каптырырга өйрәнгәнгә шулайдыр’ Аның белән теләсә нинди темага җәелеп әңгәмә куертасың. Ул игыибарлылыгы. ягымлылыгы, эчкерсезлеге белән магнит күк үзенә тарта. Ләкин шунысы бар. үзе берәүгә дә ярарга, җайлашырга тырышмый, ут сыйфат тар аңа чит. кемгә дә ни уйласа шуны әйтә
Мин Алсксеевскидаи кайтуымның өченче көнендә Салихларның фо-тоальбом парып каран утырдым Анда язучыларның, шагыйрьләрнең, артистларның, галимнәрнең, рәссамнарның Салих белән Рәйсә ханымга истәлеккә бүләк иткән фотоларына юлыктым Минем гаҗәпләнүемә Рәйсә ханым.
Безнең фатирыбыз дусларыбыз өчен бер-берләре белән риясыз очрашу, аралашу урыны кебетрәк җир Безгә бер тапкыр аяк баскан кеше яңадан килми калмый, диде горурлык белән Сез дә безгә фотог ызны бирерсез дин ышанам Иртәгә үк фото ательега барып тошен кайгыгыз, ядкарьгә шушы кыяфәтегез калсын. Еллар үткәч. Ирекнең менә нинди вакытлары бар иде. дип искә алырлык булсын
Ничек итеп мип аларнын альбомнарына Гали Хуҗи Бари Рәхмәт, Сәхаб Урайский. Ибраһим Нуруллин. Салих Сәйдашев. Гамир Насрыи. Әнәс Камал. Рәфкать Бикчәнтәен. Мәхмүт Хәсәнов. Харис Якупов. Илдар Юзеев. Хисам Кама тон. Зәет Мәҗитов. Шамил Бикчурин кебек мәдәният әһелләре арасына килеп керим’’ Кем мин*’ Нахакка кулга алынып, инде гулысынча акланган «халык дошманы» титулы хокук бирәме мина шундый кешеләр арасына керергә? Юк. бирмидер
азанны судан саклау буенча инженерлык корылмалары төзелеше идарәсенә эш белешергә баргач үзем элек укыган педагогия институтының гөп бинасына да кагылдым Анын ишеген ачып, бусагасын атлавыма дулкынлану дан тыным кысылды Анда бөтен нәрсә элеккечә, бернинди үзгәреш тә булмаган төсле күренде миңа Гүя. ул мөкаг г.к йортка соңгы керүемә әле гик берничә кой генә үткән иде Дивар ларында соңгы кат керт энемдәгечә үк төрле плакатлар тозунглар, расписание тәр. портрет тар. тре те на к гы белдерү юр тленен гора Вестибюльдә гамьсез студент tap арлы-бирле йори.
К
Канцеляриягә кереп. Йосып Әхмәтҗаповинның урынындамы икәнен сорадым
— Институт директоры ойдә юк. Кавказда ялда.— диде машинистка кыз.
Элек монда машинистка булып бик җитди карчык эшли иде. ул инде мин юкта пенсиягә киткән, күрәсең, дигән уй узды башымнан.
— Аны кем алыштыра хәзер?
Урынбасары Илья Иванович Мельников
— Аңа керергә буламы миңа?
— Йомышыгыз нинди? Ашыгычмы?
- Ашыгыч. Миңа яңадан институтта укырга кайтырга кирәк.
Машинистка кыз гаҗәпләнде.
— Н игә сентябрь башында килмәдегез? Кайсы курстан киткән идегез?
Тарих-филология факультетының дүртенче курсыннан. Мин сентябрь башында монда килә алмадым, ул чакта төрмәдә утыра идем әле.
Кызның күзләре шар ачылды
— Төрмәдә идегез?..
— Әйе. Черек күл буендагы эчке төрмәдә. Анда илленче елның кышкы сессиясеннән соң утыртылдым.
Кыз директор кабинетына кереп китте һәм. аннан шундук әйләнеп чыгып:
— Үтегез.— диде.
Ишекне ачып эчкә уздым. Директор кабинеты да үзгәрмәгән, элеккечә үк. Тик анда Йосып Әхмәтҗанович кына юк. аның урындыгында бүтән кеше. Исәнләшүемә ул салкын гына җавап кайтарды
- Илья Иванович, миңа укуыма кайтып институтны тәмамларга кирәк. Йосып Әхмәтҗанович ялда икән, эшемне бәлки сез ансыз да хәл итәрсез?
— Фамилиягез ничек әле сезнең?
— Кадыйров.
- Сезгә бәйләнешле матавыкларны хәтерлим мин. яхшы хәтерлим. Кайчан азат ителдегез?
Мин кесәмнән мәгълүм белешмәне чыгарып директор урынбасарына бирдем. Ул аңа озак кына карап у(ырды. андагы саран юлларны кат-кат укыды булса кирәк.
Сез гел эчке төрмәдә генә утырдыгызмыни. Кадыйров?
— Юк. Ссберне дә күрсәтеп кайтардылар Ангара буенда яңа шәһәр салдык, шул шәһәр янәшәсендә үк химия гиганты төзүдә катнаштым. Быелның июль аенда эшемне яңадан тикшерергә Казанга кайтардылар һәм җинаятьче түгеллегемә инангач, иреккә чыгардылар.
— Белешмәгездә нигә аларның берсе дә күрсәтелмәгән соң? Ул нәкъ ребус кебек.
— Аны мин язмадым бит. Илья Иванович, ниндине бирделәр, шуны күрсәтәм. Гомумән, серле ул дәүләт иминлеге комитеты исемен йөрткән оешма. Төшегездә генә дә күрергә язмасын аны сезгә.
— Бик куркынычмыни?
— Куркыныч түгел, чирканыч.
Ишетеп бераз белом ул оешманы. Кадыйров. Сезне ирек алуыгыз белән чын күңелемнән котлыйм. Ә институтта яңадан торгызылу мәсьәләсен мин безнең спецчасть аша белешермен һәм уңай якка хәл итәргә тырышырмын Монда тагып бер өч көннән керә алырсызмы.’
Керермен. КПСС өлкә комитетына барын партиягә кайтарылуымны да хәл итәсем бар әле минем.
— Башта сез безнең райкомга керегез. Райком секрегаребез кыю һәм яхшы иптәш. Ул сезгә ихластан булышыр дип ышанам
— Фамилиясе ничек аның?
— Габдерәшит ов.
— Рәхмәт сезгә. Илья Иванович.
ездә җитәкче постларда бюрократлар гына түгел, игелекле, миһербанлы бәндәләр дә барлыкка мин Казан шәһәрендәге Дзержинский райкомының беренче секретаре Нәҗип ага Габдерәши- гов янына кергәч ышандым Нәҗип ага мине бик җылы кабул итте. Ишектән керүемә өстәл артыннан чыгып яныма килде, кул биреп исәнләште. Аннары йомшак диваныннан урын күрсәтте.
Әйдәгез, утырып сөйләшик.
Мин. һаман ристан киемле кеше, үземне бу оешмада болай каршылауны көтмәгәнгә, югалып калдым
Кем дип белик сезне9 дип йөземә текәлде бүлмә хуҗасы.
, Ана мин кесәмнән эчке төрмәдән бирелгән белешмәне чыгарып бирдем Райком секретаре, аны укыгач, аякларына калыкты.
Төрмәдән чыгарганда гик шушы өтек кәгазьне генә бирделәрмени сезгә?
Әйе.
Кулга ни өчен алынган идегез? Мина йомышыгыз нинди'* Ярдәм кирәкме?
Кулга алынганчы мин партия әгъзасы идем. Утырыр алдыннан, нахак бәла тагып, партиядән чыгардылар. Мина янадан партиямә һәм институтка кайтырга кирәк
Парг иядән кайчан чыгарылдыгыз? Райком бюросы аны расладымы? Партиядән педагогия институтында кырык тугызынчы елнын декабрь аенда куылдым Җыелыш карары раслангандырмы, юктырмы, белмим
Хәзер беләбез аны. Сез утырып горыгыз, мин илленче ел башында үткән райком бюросы утырышлары беркетмәләрен таптырыйм.
Райком секретаре җиңел адымнар белән бүлмәсеннән чыкты һәм берничә минуттан ике бармак калынлык соры папка тотып кире керде
Хәзер тикшерәбез. Райком секретаре, алып кергән папкасын ачып, актарырга кереште. Январь аенда эшегез бюрога куелмаган. Февраль беркетмәләрендә дә фа мидиягез күренми. Инде мартны карыйк, һе. март беркетмәләрендә дә сез юк. Әһә. райком бюросы илленче елның унберенче апрелендә педагогия институты партия җыелышының сезне партиядән чыгарырга дигән карарын раслаган Сез курсташ ишәюләрегезне «репрессияләшән буржуа» милләтче әдип» Галимҗан Ибраһимен- нык реакцион әсәрләрен өйрәнергә чакыргансыз, имеш Шуның өчен сезгә партия җәзасы өстене төрмә Шәрәфләрен дә татыт каннар булып чыга Райком секретаре папканы шапылдатып япты Шайтан да аңламас заманда яшибез Таир мәдәниятенең иң якты йолдызларының берсен, контрреволюцион мп л легче гекгә гаепләп, таш капчыкта гомерен чиклиләр, ул шәхеснең кемлеген дә анык игеп күз алдына кигермәүче икенче берәүне, аның «зарарлы» әсәрләрен өйрәнергә чакыруда гаепләп, башга партиядән сөрәләр, аннары төрмәгә тыгалар Белешмәгездә язылганча. сез тел эчке төрмәдә генә утырдыгызмы?
Мин райком секретарена да башымнан кичкәннәрне кыскача гына сөйләп бирдем
Иреккә чыгарганда КГБда сездән гафу үтенүче булдымы ’
Юк.
Күпме маг ди ярдәм бирделәр?
Андый нәрсәне анда берәү дә искә алмады Хәтта кулга алынгач, тентү вакытында кесәмдә табылган ун сумны да кире кайт армадылар
Хәзер нәрсә хисабына яшисез сон?
Фатирына сыйдырган сабакташым җилкәсендә утырам Якын көннәрдә эшкә урнашырга уйлыйм Илдә чыпчык үлми.
Рәхәт тә күрми, диде каный игеп райком секретаре. Болай килешик, мин бүген үк КГБга да. партия өлкә комитетына да шал-
Б
тыратырмын. Ышанып әйтем. партиягә дә кайтачаксыз, институтта да укырсыз. Минем янга гагын ике көннән керегез.
Зур рәхмәт сезгә. Габдерәшитов абый...
Чыкмый торыгыз, мин оештыру бүлегенә шалтыратам, анда сезгә бераз акча бирерләр.
Миңа уңайсыз булып китте.
Кирәкми, Габдерәшитов абый, мин сезгә материаль ярдәм өметләнеп кермәдем. ~
Җүләр сатмагыз. Сез коммунист, райком сезнең гөп йортыгыз. Ярдәм игү безнең кешелек вазыйфабыз.—Ул телефон аша кем белендер миңа акча бирү турында сөйләште.— Сез. иптәш Кадыйров. миңа тагын ике көннән керегез. Хәзер оештыру бүлегенә кагылыгыз
Райком секретаре мине бүлмәсенең ишеге төбенә кадәр озатып:
Яңадан күрешкәнгә кадәр, иптәш Кадыйров.—дип кулымны кысып калды.
Дүртенче бүлек
1
айкомга керүемнең икенче көнендә Рәйсә ханым, эштән кайткач. Салих белән миңа:
— Егетләр, апагызны бүген, зур илтифат күрсәтеп, джен-тельменнарча. икегез ике ягымнан култыклап, театр каратып кайтыгыз әле.—диде.
Салих, борчылып:
Нигә алданрак әйтмәдең соң аны? Рәтле урын калгандыр дисеңме инде партерда? — дип. кашларын җыерды.
— Анысы инде сезнең эш. җаныкаем. Театрга көн дә бармыйбыз, мине хөрмәт итсәгез, табарсыз җүнле билет. Сез — икәү...
Кичке аштан соң җыенып өйдән чыктык. Минем театр карарга бернинди дә теләгем юк иде, хуҗаларымның хәтерен саклап кына аларга иярдем.
Инде октябрь урталары җитсә дә шәһәрдә көз әле кырыслыгын сиздерми, һава тын. урамнарда фонарьлар яна. Без өчебез дә һәркай- сыбыз үз уйларыбызга бирелеп тигез тротуардан атлыйбыз. Шактый җир үткәч. Рәйсә ханым, канәгатьсез тавыш белән:
— Нигә сез икегез дә авызларыгызга су каптыгыз? Бүгенге кичегезне әллә бүтәнчә үткәрергә планлаштырган идегезме?—диде
Аңа ире:
Мин кичке урам карап хозурланып барам, гел генә такылдарга димәгәндер.— дип җавап кайтарды.
— Әйттең сүз. башка вакытта күп сөйлисең инде син. бер дә харап. Сез дә. Ирек, шушы тын кичтән башыгызны югалттыгызмы’
Мин нинди спектакльгә тап булырбыз икән дип уйланып барам.
— «Идел буенда» диелгән афишада. Аны «Алтын көз» музыкаль комедиясе дә диләр.
Шәп. көзне урамда гына түгел, театрда да карыйм икән әле.— диде Салих, көлеп
Театрга барасы булсам, мин Мирхәйдәр Фәйзинең «Галияба- ну»ын исемә төшерәм.—дип сөйләп китте Рәйсә ханым, уйчан i ына.— Мин сәхнәдә беренче кат караган спектакль ул. Авылыбыз яшьләре куйган иде аны. Исмәгыйль булып уйнаган егет Хәлпл бу 1ып уйнаган егетне сәхнәдә чын-чынлап атып үтерде. Хәлил ролен башкарган гармунчы егет ядрәләр урынына кадаклар турап корган үзе ясаган наганыннан атты аны Исмәгыйль булып уйнаучы, диделәр соңыннан Шул фаҗига 28
Р
гомерем буе китми күз алдымнан Хәлил ролен башкарып һәлак бу тган erci Гали исемле иле һәм ул безгә бер генә өй аша яши иде. Кечкенә сабый илем әле ул чакта, карашы төшкәч, сәхнәдә җан биргән Гали абый килеп тотар дип, өйдән бусаганы атлап чыгарга курка илем Чыксам, баскыч төбендә генә Гали абзый көтеп торадыр, у т мин өйалды болдырына эз басу белән эләктереп алыр кебек иде
Рәйсә ханымның тәүге кат караган спектакле калдырган күңелсез истәлеген тынлап, театрга барып җитүебезне сизми дә калдык Тышкы ишектән кергәч. Салих билетлар алырга кассага юнәлде Анда егермеләп кеше чиратка баскан иде
м Салих, син бездән аерыласыңмыни'.’ дип гаҗәпләнгән бу пы Рәйсә ханым. Әйдә безнең белән, я п ыз калсаң адашырсың, өйгә кайта белмәссең бит. Ул реликюленнән билетлар чыгарып, миңа бирде. Мә, Ирек, джентельмен бул. уздыр безне аллан
Театр фойесы инде халык белән шыгрым иде Мин бәйремчел. ваемсыз кешеләр арасында күптәннән булма! анча үземне уңайсыз хәлдә сиздем. Күз алдымда өстемдәге кебек үк «шайтан iиресе»ннән тете пән тупас ристан «костюмнары» кигән зэклар яңарды Тормышта шу ларның кайсы чын биредәге үз-үзләреннән канәгать, иртәгәсе көннәре кирәгенчә тәэмин ителгән шушы ваемсызлармы, әллә тамак хакына лиләп, ачлы-туклы гомер сөрүче ирек тән мәхрүм зэк-коллармы?
Тамаша залына керергә чакырып кыңгырау шалтырады Фойедагы кешеләр киң мәрмәр баскычтан ашыкмый тына күтәрелеп, тамаша залына керү ишекләренә юнәлделәр Бет дә а.тарга иярлек Урыныбыз партерның бишенче рәтендә иде Рәйсә ханым башта Салихны урынына у ткәр- де. аннары аның артыннан үзе. Мина
Ә сезнең урыныгыз миңа бер кеше аша. диде Әнә ул үзе лә килә инде.
Безнең рәткә эре дулкынлы кошырт чәчте, мөлаем йөзле, уртадан бераз калкурак буйлы егерме биш-сгерме сиге» яшьләр гирәсендәте туташның килгәне күренде. Мин аны Рәйсә ханым янәшәсенә үткәрдем
Таныштырыйм сезне. Ирек, бу медицина фәннәре кандидаты Мөнирә иптәш. Ә бу. Мөнирә. Салихның элекке сабакташы, безнең кунагыбыз, күптән түгел генә Ссбердә сират күперләрен кичеп кайткан Ирек
Без. яңа танышлар, бер-беребезгә баш кактык
Спектакльне барыбыз да тын тына карадык Ул. артык шау-шулы булгангадыр, миңа ошамады Анда гәүдәләндереп әп вакыйгалар тормыш ган ерак, ясалма һәм примитив иде
Дүртәүләшеп кайгырта чыккач. Рәйсә ханым миңа:
Сез егет кеше, Ирек. Мөнирә гул ашны өенә кадәр озатып куярсыз. бәлки? диде.
Туташ үзе каршы килмәсә. мин әзер, рәхәтләнеп озатам. тигән булдым Үзем исә: мина шул гына җитми иде. шп уй тадым үртәлеп.
Мөнирә, назланып.
Мин бик еракта торам бит. үкенмәссезме соң’’ диде Фатирыгыз Столбите районында ук түтелдер бит’* Анда ук түгел, мин Кабан күленең арт ы ятында юрам Килештек. Кабан кү тләре өчәү, а тарның иң арт ысы читендә яшәсәгез дә курыкмыйм. барам Вакытым сакаулы түге т
Ярый алайса, үзегезгә карагыз
Салих белән Рәйсә ханым. Пушкин урамында Мөнирә гугаш бе тән саубуллашып, өйләренә юнәлделәр А.тардан аерылгач, мин
Култыкласам, үпкәләтмәмме сезне. Мөнирә туташ.’ дидем Кодрәтегез җитсә, култыклагыз, диде ул. көлеп
Нитә аңа кодрәт? Мин кемнән куркырга тиеш'’
Минем танышларым очраудан
Зарар юк. сез үзегез курыкмасагыз. мин курыкмыйм. Рәисә ханым безне таныштырганда, бу -Себердә сират күперләрен кичен кайткан Ирек, диде бит. Ә сират күперләре Казан урамы гына түгел, күпкә хәтәррәк.
- Нәрсәне аңлата соң ул сират күперләрен кичү? Бәлки, төшен-дерерсез?
Рәисә ханым сезгә минем турында берни дә сөйләмәдемени? Яшермәгез, турысын әйтегез. Безнең бу очрашуны ул махсус оештырды, шулаймы?
Туташ боргаланып торуны кирәк тапмады.
— Сөйләде. Шулай,— диде гади генә итеп.
— Мин куркыныч кеше, Мөнирә. Сез фәннәр кандидаты, врач. Мин — дипломсыз сукбай. Черек күлдәге төрмәнең ялгыз камераларында каңгырап. Гулаг колонияләрендә кандалалар, черкиләр симерткән, җәһәннәмнең түрен күреп кайткан йолкыш. Эшем дә. торыр урыным да, сыенырга якыннарым да юк. Иртәгәм нәрсә алып килер, бу бер аллага гына мәгълүм Тормышымда миңа бөтен нәрсәне нольдән башларга кирәк. Менә без бүген спектакль карадык. Минем күзләрем сәхнәгә төбәлгән булсалар да. башымдагы уйларым әллә кайларда буталдылар. Сәхнәдәге корама сюжет га, артистларның тамашачыларны көчәнә- көчәнә көлдерергә тырышулары да. башкарган тозсыз җырлары да күңелемә үтмәделәр. Мин. гомумән, тормышыбызны аңламыйм. Ул, миңа калса, сәләтсез рәссам эшләгән корама декорация кебек...
Мөнирә сүземне бүлми тыңлап кайтты. Болак күперенә җитәрәк:
— Төрмәне мин күз алдыма китерә алмыйм, нәрсәгә охшаган ул? — диде.
Менә ишетмәсәң ишет! Дөньяда төрмәнең нәрсә икәнен дә белмәүче бәндә дә бар икән ләбаса. Гаҗәп...
— Пушкинның «Мәхбүспен исегезгә төшерегез. Мәктәптә укыганда ятлаганыгыз хәтерегездәдер, «сижу за решеткой в темнице сырой»... Төрмә — безнең иң койты демократиядән дә мәхрүм илебездә кеше шәхесен түбәнсетү, кимсетү, җәберләү, газаплау, деградацияләү урыны. Сез аны белмисез икән, шатланыгыз гына, белмәвегез хәерле. Сез, минемчә. тормышта мин очраткан иң бәхетле кеше. Әйдәгез, бу күңелсез теманы калдырып, башка нәрсә турында гәпләшик.
— Үзегез турында сөйләгез әле, кайдан сез, кемнәрегез бар?
Бу туташ миннән сорау ала башлады түгелме соң? Кызыксынуына чик куйыйм булмаса.
— Кемнәрем бар дисез? Хатыным бар.
Туташ кинәт тукталды.
— Арттырасыз булыр?
— Нигә арттырыйм, паспортымны күрсәтә алам.
- Кайчан өйләнгән идегез, кулга алынганчымы?
— Төрмәдән чыгуыма атна тулганда язылыштык.
Тормыш иптәшегез хәзер кайда? Әле генә сыенырга хәтта якыннарым да юк. дидегез бит. Хатыныгыз ул исәпкә кермимени?
— Керми. Мөнирә, керми. Чөнки хатыным минем тик кәгазьдә генә. Бар да ул, юк та...
Пушкин урамыннан ук башланган әңгәмәбез шунда өзелде. Минем күз алдымда кинәт Мурзиха пристане, анда яр буенда янган учак. «Карчыга», аның «бөркетләрле һәм бишекле милиция мотоциклына утырып килгән Оля яңарды...
— Менә без кайтып җиттек.— дигән сүзләр уйларымны бүлде.
Без революциягә кадәр үк салынган ике катлы иске агач йортның алгы подъезды алдында туктадык.
— Сез мине кешеләр ачыктан-ачык сөйләү түгел, хәтта уйларга да өнәми торган нәрсәләр турында гакылдан килгәнем өчен кичерегез. Мөнирә туташ Замандашларым белән бер калыпта фикер йөртә бел-
мәгәнем. аларча эзгә-эз басып якты киләчәгебезгә атламаганым өчен зиндан «рәхәтләрен» татыдым инде татуын. Әмма ул. күрәсез, файдага ки I мәде Бу кичегезне мина багышлаганыгыз һәм минем «фәтнәчел» лыгырдавымны түземегезне төкәндерми тыңлаганыгыз өчен рәхмәт Инде кайтыйм. Гыныч, тәмле йокы телим сезгә. Хушыгыз
Мөнирә мине җибәрмәде, җиңемнән тотты
Ишегем гәбенә кадәр озаткач, фатирыма керми китмәгез. Әйдәгез. керик, мин сезне чәй белән сыйлармын.
Вакыт соң инде. Мөнирә. Истә-санда юк1а. төн уртасында, сезгә иярен кайткан HI кеше өегездәгеләрне өркетер, кермим
Минем өемдә сез кергәнгә өркерлек беркемем дә юк. Мин бер- башым горам. Әйдәгез, назланмагыз, керик
Икеләнә калдым. Әмма яна танышымның фатирына керергә ихлас күңелдән чакыруы мине җиңде. Кереп чыгыйм сон. ни югалтам, дип дәртләндердем үземне
Фатирына кереп ут алгач. Мөнирә
Үзегезне өегездәгечә хис итегез, тартынмагыз. Мин хәзер чәй куям, сез әнә китаплар караш гыра торыгыз. Тартасыгыз килсә, тартыгыз. Төпчек савыIы шунда өстәлдәдер. диде.
Рәхмәт, мин тартмыйм
Ә мин. гөнаһлы бәндә, хатын-кыз булсам да. оялмый тәмәке пыскытам. Алай берөзлексез тартмыйм тартуын, көнгә дүрт-биш сигарет кына, әмма тартам Врач әсәре би т. Тартмаган медицина хезмәт көрләрен медиклар үз араларында «ак карга»! а исәплиләр Бу ла сәбәп түгел, әлбәттә. Тартырга институт та укыганда, моргка мәетләр анатомировать итәргә йөргәндә өйрәнелде Ташларга вакыт тими, ташла, сиңа тарту килешми, дип тыючы да юк. өстәвенә ихтыяр көчем дә өчле-тугызлы гына Мөнирә боларны кухнясында нидер кайнаша-кайнаша сөйләде Мин атты тынлап, фатирына сокланып утырдым. Бер кешегә болын күк зур бүлмә Дүрт стенаның берсен китап тарстс т тажы биләгән. Анда Пушкин. Лермонтов. Толстой. Достоевский. Гоголь. Тургенев. Горький әсәрләре, күп томлы Эфрон һәм Брокгауз энциклопедиясе, төрле медицина китаплары. Әдәби китапларның күбесе революциягә кадәр нәшер ителгәннәр Стеллаж алдына ук барып, кайбер китапларны кулыма алып карый башладым һәм көтмәгәндә Галимҗан Ибраһимов. Гаяз Исхакый. Риза ФәхретдИнов әсәрләренә дә юлыктым Алар ничек сакланганнар һәм кем саклатан ул гарәп имлясындагы тыелган китапларны0
Мөнирә кухнясы белән бүлмәсе арасында тыз-быз йөреп өстәл хәзерләде.
Сез бу тәмәкече чәчбигә мондый фатир ничек эләккән икән, дин уйлыйсыз булыр. Сере юк аның Монда элек бабам белән әбием яшиләр иде Бөтен тәмерләрен балалар укытуга, мәктәпкә батыш.таган кешеләр иде алар Кемнең лә гомере, үзегез беләсез, мәңге т үт ел. өзелә Бабам, моннан дүрт ел элек, көтмәгәндә дөнья куйды. Әбием, бабамнан калгач, монда елт а якын я п ызы каңтырады да. бер көнне безгә килеп, үлсәм- нпгеәм фатирым юкка чытар, тип мине бу бүлмәтә күчәргә кодалады Мондагы барлык китаплар, җиһазлар, савыт-саба барысы да әбием белән бабамныкы. Өемдәге уз әйберләрем әнә теге төпчек cani.iiы белән аякларымдагы үкчәсез чүәкләрем генә Әйдәгез, кухняда к\ парыгызны юын чыгытыз да. табыша утырыйк Керүегез әйбәт булды әле мин бүлмәмә аяк басу бе тән сигарет кабызыр идем. Ялгы злык чир белән бер. үзеңне кая куярга белмисен, күп вакыт нәрсә эшләргә, кулларына нинди шөгыль табарга аптырыйсың.
Мин кулларымны юган арада Мөнирә ике бәллүр чәркәгә мөлдерәтеп коньяк са пан иде Өстәл артына утыргач, чәркәләрне кулларыбызга алып чәкештердек һәм хуҗа гуташ:
Танышуыбыз хөрмәтенә' дип. чәркәсен төбенәчә бушатты Мин иренемне генә чы тат тым
Әллә эч.мисездәме сез. алла бәндәсе? дип гаҗәпләнде туташ.— Кыланмагыз, зинһар. Бусы бетсә, икенче шешәне ачарбыз. Исерсәгез, әнә диван, ятып йокларсыз Ул үз чәркәсенә тагын коньяк салды. Сез, бу нинди инсафсыз чәчби, тарга, эчә, ди торгансыз. Сез әнә монда кайтканда ялгыз камерада утыруыгызны сөйләдегез. Ялгыз камераның нинди икәнен мин күз алдыма китерә алмыйм, кош ябарга махсус эшләнгән читлек кебегрәк нәрсәдер инде ул һич арттырмыйм, мин дә үземне гар читлектә итеп тоям. Өемнән кая да булса чыгып китсәм, яңадан кайтып керәсем килми
— Шуның өчен тәмәкедән, аракыдан юаныч эзлисезме?
Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума Бу —шул гына. Ул «бозыклык» тарым миңа, доя үркәчләре кебек, инде гомерем буена аеры-лмаслык ябышканнардыр, дип уйламыйм.
Тормышка чыгарга кирәк сезгә,— дидем мин аңа турыдан-гуры. һәй. кемгә хаҗәтем бар минем? Ирләргә пар табуы җиңел, хатын-кызга алай түгел. Кеше белән танышасың, сиңа аның йә бер ягы. йә икенче ягы ошамый, йә ул сине ошатмый.
Сезнең ошамас җирегез юк. минемчә. Буегыз-сыныгыз, төсегез* бнтегез сокланырлык, белгечлегегез бер дигән, баш өстегездә түбәгез бар, фикерләвегез төпле, аек...
— һәй. күкләргә күтәрмәгез мине, җиргә төшерегез. Мине бөтенләй белмисез сез. мактамагыз, зинһар. Үземнең кем икәнемне мин яхшы беләм. кешедән сорыйсым юк. Турыдан-туры биргән соравыма шулай ук туры җавап бирегез. Әйтегез әле, менә сез миңа өйләнер идегезме?
Кызык сорау бирде туташ. Бер сүз белән «әйе» дисәң дә, «юк» дисәң дә. ул аңлатып бирүемне көтәчәк. Җавабымны бераз уратып бирим, булмаса...
— Минемчә, кешеләр уртак тормыш төзер алдыннан бер-берсен күпмедер өйрәнергә, белергә тиештер. Өйләнешү ир кешегә дә . хатын- кызга да базарданмы, кибеттәнме нәрсәдер сатып алу гына түгел бит. Әйбер сатып алганда да кеше күрү белән күзләренә чалынган нәрсәне түгел, күңеленә хуш килгән нәрсәне сатып ала. Мин сезнең холкыгызны, интересларыгызны, кешелек сыйфатларыгызны бөтенләй белмим. Чагыштыруым урынсыз тоелса, гаепләмәгез: елан, беренче карашка, бик матур, әмма готсаң. ул сиңа агулы тешләрен батыра. Кешеләр арасында да андый хәл юк түгел. Күрер күзгә берәү коеп куйган, ә эчендә агу. Бәлки, мин дә шундыйдыр? Тормышт а чын йөзләрен яшерергә тырышып артистланучылар аз түгел Аннары, өйләнешер өчен минем сезне ошатуым гына аз. сезнең дә мине ошатуыгыз, ризалыгыгыз кирәк бит әле.
— Мин язмышымны сезнеке белән бәйләргә риза. Ирек.
Без пар түгел, Мөнирә. Аннары мин буйдак түгел ич инде, хатыным бар.
Кәгазьдә генә дидегез түгелме соң ул хатыныгызны?
— Ул кәгазь рәсми документ бит.
— Хатыным бар дип юкны сөйләмәгез, мин сезне инде бераз беләм, Ирек. Рәисә ничек өйләнүегез т урында да, каһәрле тормышыгыз турында да түкми-чәчми сөйләде Менә үзегезне күрдем. Яшермим, ошадыгыз миңа. Сезгә мин аякка басарга, үткәнегездәге күңелсезлекләрне онытырга, сез инде ятсынырга өлгерт әп ирекле тормышка борчу-мәшәка т ьләр- сез яңадан чумарга булышырга телим. Сезнең дә үземә арка таянычым була алырыгызга шикләнмим.
Кара, киләчәгем инде ничек хәл ителгән!. Кемнәр өчендер пешка хезмәтен үтәүдән кайчан туктармын мин?
Рәйсә ханым мине бик аз белә. Мөнирә. Аның сүзләрен чын хакыйкатькә санап ялгышкансыз сез. Миңа ышаныч күрсәтүегез, язмы-шыгызны икеләнүсез минеке белән бәйләргә, үзегезне күрелмәгән авыр-лыкларга дучар итәргә әзер торуыгыз өчен баш иям алдыгызда Җиде кат үлчә бер кат кис, дигән борынгылар. Ашыкмыйк, өйрәник бер-
берсбемк Мин паргбилетымны кире алыйм, эшкә урнашыйм, ипеппуг* ка кайтып, аны бетереп чыгыйм. Аларны мин кемгәдер ышыкланып түгел, ялгызым эшләргә тиеш. Хәләл көчем куеп тапкан акча урынына кемнеңдер хәер-сәдакасы исәбенә көн итә башласам, мин үз-үземнән җирәнәчәкмен.
Минем хәлемә керергә теләмисез, димәк?
Хәзергә үз хәлем хәл әле, Мөнирә, үпкәләмәгез.
Мондый катгый җавап көтмәгән идем сездән. Ирек, гафу игегез. Түбәнсетмәгез үзегезне, кирәкми Горур булыгыз, имәгез башыгызны.
һәй, горур булудан, башны югары тотудан ни отам? Минем хатын-кыз бәхетен татыйсым бала табасым, бала үстерәсем килә Иптәш кызларымның, сабакташларымның һәммәсенең балалары дәвамчылары бар. Мин генә төнге ябалак күк бербашым. үртәләм.
Гаҗәп. Мөнирә дә Оля әйткәннәрне үк сүзгә-сүз диярлек кабатлады. Алар нәкъ сүз куешканнар диярсең, ә бер-берләрен бөтенләй белмиләр үзләре...
Мин китим. Мөнирә, йоклагыз.
Куныгыз монда гына Кайтуыгызны дүрт күз белән көтеп торучыгыз юк бит. Минем өчен борчылмагыз, йокларга өлгерермен, иртәгә лекцияләрем гөштән соң гына.
Рәхмәт, мин китим.
Җансыздыр сез. Ирек, валлаһи, ялгызым калсам, төне буе керфек тә какмаячакмын бит мин..
Тагын бер кат тыныч төн, тәмле йокы телим сезгә. Хушыгыз Хушыгыз.
атир хуҗаларым инде йоклаганнар иде. әмма ишекне үземдәге ачкыч белән сак кына ачып, бусаганы атлавыма Рәйсә ханымның:
Өйгә кем керде, сезме. Ирек? дигән соравы ишетелде.
Әйе, мин кайттым, борчылмагыз, йоклагыз, дидем Мин дә менә чишенәм дә ягам.
Сезне без Мөнирәдә кунасыздыр дип уйлаган идек инде. Нәрсә, бер-берегезне оша гышмадьн ызмы әллә?
Менә сиңа мә!.. Мине Рәисә ханым үземнән сорамыйча әйләндертән булган, димәк. Ачуым чыкты Мине кемгә саный ул? Аларга комачаулыйм икән, ачыктан-ачык әйтсен, фатир табыгыз. Ирек, без үтебезне кысрыклап сезне асрый алмыйбыз, дисен.
Бу сезнең, безгә күз көеге булмагыз, сездән тарсынабыз, тиюегезме?
Рәисә ханымга җавабым ошамады, ул аны күкерт күк кабызды
Акылыгыздамы сез, кем тарсына, кем куа сезне? Бездә күнме теләсәгез, шулкадәр торыгыз, дидек бит инде, нигә һәр сүздән таен эзлисез?
Мине Мөнирә белән таныштыру, аны озаггырын кую нитә кирәкте соң сезгә? Кем өчендер уенчык хезмәтен үтәргә теләмим мин.
Сүзләремне тавышымны кысмый әйттем. Салих караватларыннан торын яныма килде.
Ярар. дус. шаулама, аңлыйм хәлеңне, ир бул Чишенеп ят. йоклыйк Рәисә белән иртәгә тел чарларсыз, диде ул. иңемнән кагын
Хуҗабикә аклануны кирәк татны.
Гафу игегез. Ирек, сез ике ялгызакны таныштыруым хәлегезгә керергә тырышуым иде. Бер-берегезгә, бәлки. таяныч булырсыз дигән идем Мөнирә бер дигән кыз. ә парсыз Мин аның бәхетен тизрәк табуын
Ф
телим. Сезне дә бәхетле дия алмыйм. Бәлки уртак гел табырсыз дигән идем...
Мөнирәгә мин пар түгел. Рәйсә ханым. Без аның белән икебез ике дөнья кешеләре. Ул буй җитмәс югарыда, мин исә тирән упкын төбендә. Язмышын минеке белән бәйләгән кеше бәхетле булмас дим мин.
Мөнирә ошадымы соң сезгә?
— Сезнең һаман үз туксаныгыз, Рәйсә ханым. Мин инде хатынлы кеше, миндә кызлар кайгысымы?
— Ярар, бүгенгә җитсен, вакыт соң инде, йоклыйк, дип тыйды безне Салих.
Рәйсә ханым.
Сез ашап алыгыз. Ирек. Кухняда әнә үзегезгә кирәк нәрсәләрне табарсыз. Зинһар, миңа үпкәләмәгез, яман уй белән очраштырмадым мин сезне, дип. бүлмәләрендәге утны сүндерде.
Ашап тормыйм, рәхмәт, Мөнирәдә сыйланып кайттым. — дип, өстемне чишенергә керештем.
Ничек келә тырышсам да таңга кадәр йокыга китә алмадым. Башымны төрле уйлар тинтерәтте. Ирекле тормышка җиңел генә кереп китә алмавыма үртәлдем. Үземне көткән билгесезлекләрдән тизрәк арынасым килде. Көннәр үтә тора, мин исә. үрмәкүч пәрәвезенә элегеп бәргәләнгән чебен күк. үткәннәрем тозагыннан котыла алмыйм. Иреккә чыкканнан бирле кыл да кыймылдатмый яшәвемә чик куеп, ниндидер эш майтара башларга кирәк. Райком секретаре берсекөнгә керергә кушты, эзләп кулай эш тапмасам. бәлки, аңа мөрәҗәгать итәрмен. Юк. эш мәсьәләсендә дә аны бимазаларга ярамас. Ул миңа бер булышты партия кассасыннан ике йөз илле сум акча бирдертте бит инде. Аңа эшкә урнашырга булышуын да сорап мөрәҗәгать итсәм, ул мине, якты йөз күрсәткәч, ямаулык теләнгән саилчегә охшатыр. Эшне мин. кемнеңдер булышлыгыннан башка, үзем табарга тиеш... Мөнирә йоклый торгандыр инде, бәлки йокламыйдыр, үзем генә калсам, күзләремә йокы кермәячәк, диде бит. Оля белән һич чагыштырырлык түгел аны. Оля дуамал, ә Мөнирә сабыр. Аларның икесенең дә табигать биргән ана булу вазифасын үтиселәре килә. Фәннәр кандидатлыгын, абруйлы белгечлеген, эшен Мөнирә чүпкә дә санамый кебек...
3
иһаять, эшкә урнаштым. Балалар бакчасын гөнлә саклау дәрәҗәле эш түгел түгелеп, әмма, бездә начар хезмәт юк. һәр эш күркәм һәм мактаулы, дигән атаклы гыйбарәгә турылыклы калсаң, ул хурланырлык түгел. Мин үзем саклаган бакчаның кечкенә генә бер караңгы бүлмәсендә торам да. Вазифам төнге каравыл гына түгел, бакча бинасы һәм аның янындагы хуҗалык корылмалары тирәләрен себерү җыештыру, машинада балалар өчен китерелгән азык-төлекне ашханәгә яки складка ташырга булышу, уеннар мәйданчыгындагы җиһазларны тәртиптә тоту да. Бу эшкә урнашырга миңа райком секретаре Габдерәшитов абый булышты.
- Сез анда үзегезгә үзегез хуҗа булырсыз, фатир да эзләргә туры килмәс. Мин балалар бакчасы мөдире иптәш Ишалина белән сөйләштем, ул каршы түгел. Аның сезгә төп тәлабе — төннәрен яныгызга хатын- кызлар йөртмәү. Андый катгый таләпне үти алырсызмы?
— Үтәрмен. Габдерәшитов абый.
Чокырны сикереп үткәнче үк һоп димәгез. Хәзер хатын-кызлар ирләрне үзләре аулыйлар, үзләре азындыралар, имеш. Сумкаларына ярты кыстырып, курчак кебек ясанып, күзләрен хәйләкәр майландырып килгән чибәрдән баш тарта алырсызмы икән? дип елмайды райком секретаре.
Н
Эчмим дә. тартмыйм да бит мин Намусыма хыянәт итмәм. Габдерәшитов абый
Шаярттым мин. барыгыз, уңыш телим сезгә Паргиягә кайтуыгыз мәсьәләсе тиздән хәл игеләр. көтегез,— дип озатып калды ул мине
Хатын-кызларның бәйләнчеклекләрен белә икән Габдерәшитов абый. Моңа мин бик гиз инандым. Эшли башлавымның өченче төнендә сәгать унберләр тирәсендә кемдер балалар бакчасы бинасының ишеген шакыды Милиционерлар килгәндер, хуҗаларча шакыйлар, дип барып ишек артында кем барын сорамый келәне күтәрдем. Тыштан ярым караңгы вестибюльгә балалар бакчасы пешекчесе калын гәүдәле, йөзе һәрвакыт ел маголы Роза керле
Хәерле кич. матурым
Хәерле кич. дип җавап кайтардым, апгырап Нәрсә булды, ник килдегез.’
Сине сагындым. Әллә бүтән кешене көтә идеңме0
Ни сөйлисез, мин берәүне дә көтмим
Сиңа монда ялгызыңа i ына күңелсездер, сөйләшеп утырырбыз иркенләп, дип килдем менә. Әйдә, тормыйк монда, ишегеңне биклә дә бүлмәңә үтик. Гомер бер генә килә кешегә, аның кадерең белергә кирәк. Кухняда минем яшереп куйган яртым бар. салырбыз, сөйләшербез. Син дә ялгыз, мин дә ялгыз.
Кермибез минем бүлмәмә, сөйләшмибез дә. Кайзып китегез өегезгә.
Кума, матурым Ир кеше ич син. Мин синең яныңнан тиз генә чыгарга килмәдем
Чыгыгыз. Роза, үгеном сездән.
Чыкмыйм.
Чыкмасагыз. мин милициягә шалтыратам.
Чынлап әйтәсеңме' Ахмак гүгелеен бит син?
Чынлап әйтәм, чыгыгыз моннан.
Мин менә, көчли, коткарыгыз. дип разбой салсам нишләрсең' Кычкырып карагыз, нишләвемне күрерсез
Роза гнул сүзләремне генә көткән кебек кинәт бар тавышына Каравыл!.. Ярдәм итегез. ү терә! дип сөрән салды.
Тыңламадыгыг. үзегезгә үпкәләгез! Мин төнге кунакны кулларын артка каерып гиз генә ишектән чыгарып җибәрдем
Ул ишегалдыннан миңа
Дурак син. потың бер тиен! Нишләр икән бу дип кенә кергән идем яныңа, алаша, дип кычкырды
Әллә инде дөньяда җүнле-башлы ояла, тартына белүче бер генә хатын-кыз да калмады микән, дип уйладым мин. ачынып Иреккә чыкканнан бирле пик гел тап булам шундыйларга’Эзләмим дә бит үзләрен Оля. Мөнирә. Роза Биш ел зчендә гормынпан бик нык арт га калганмын, күрәсен...
Пешекчебез Розаның төнлә балалар бакчасына килүен берәүгә дә әйтмәдем. Аның үзенең дә төнлә яныма керүен, икебез генә очрашканда да. бүтән искә алганы булмады, ү гкән зшко салават дин. ул турыда искә төшерүне мин дә кирәксенмәдем
Балалар бакчасына төн уртасында «адашып» килүче хатын-кызлар Розадан соң да буш алалы Ләкин мин а. тарның берсен гә бина зченә кертмәдем, ләчтит сатарга яннарына та чыкмадым Шуның өчен ә г лә нинди мыскыл таулар ише гергә туры килде Араларыннан берсе. ү гспечена колак са гмавыма җенләнеп, чәг га балаларның көндез йок гый юрган бүлмәләре тәрәзәсен таш агын челпәрәмә кигерде Иртәгесен колхоз базарын та пыя гачы табып аны ү з хисабыма куй тырдым Габдерәшитов абый а.тдында уңайсыз хәлгә калмас өчен, штемне төгәл һәм җиренә җиткереп башкарырга тырыштым Шуңа күрәдер, балалар бакчасы мо-
3* *5
дире — үзенә буйсынган һәр хезмәткәрнең эшеннән гаеп эзләүче Суфия Ишалинадан да бер тапкыр да тәнбиһ ишетмәдем.
Суфия Ишалина инде кырыкка якынлашып килгән, фронт юлларын үткән ике балалы тол хатын иде. Ул эшен һәркөнне. барлык бүлмәләрне тикшерүдән, бакчадагы җиһазларны барлаудан һәм миннән төннең пичек үтүен сорашудан башлый иде. Башта ул миңа ничектер шикләнеп, шөбһәләнеп карый иде кебек. Аннары көндезләрен институтка лекцияләр гыңларга йөрүемне, төннәрен баш күтәрми китаплар өстендә утыруымны белгәч, карашын үзгәртте. Хатын-кызлар көне 8 Мартта миң мөдирем турында «Кызыл Татарстан» газетасында «Фронтовик әле дә алгы сызыкта» дигән җылы гына мәкалә бастырдым. Мәкалә белән бергә газетада Суфия Илдархановнаның рәсемен дә чыгардылар. Бу аның күңеленә бик хуш килде. Шуннан сон берничә көн үткәч, ул:
Мин сезне эшкә кабул иткәндә, иптәш Габдерәшитов сезнең өчен җаваплылыкны үз өстенә алса да. ышанмаган, икеләнгән идем. Сынауны сез лаеклы үттегез. Розаны төнлә яныгызга «кәеф-сафа кылырга» мин җибәргән идем, гафу итегез.— диде.
— Әйтегезче. төннәрен мине бимазалаган бүтән төнге кошларны да сез яллыйсызмы? дип кызыксындым мин.
— Яныгызга Розадан бүтән кешене җибәргәнем юк...
Кеше намусын мәкерле, кабәхәт юллар белән тикшерүгә берәр вакыт чик куелырмы икән бездә?
Шушы тәкәллефле аңлашудан соң мөдиребез миңа үзенең тормышы, балалары, башыннан кичергәннәре, фронтта күргәннәре, белемен тирәнәйтәсе килүе, әмма көндәлек ыгы-зыгыда моңа вакыты җитмәве, көннәре анда чабып, монда чабып, йә тегене, йә моны юнәтеп үтүе һәм шуларга охшаш бүтән нәрсәләр турында сөйли торган булды.
— Мин кичергәннәр зур бер китап язарлык,— дия иде ул, серле итеп.
Бер сөйләшкәндә аңардан:
— Сезнең ирегез кайда?—дип кызыксындым.
— Ирем минем төгәллегемне, таләпчәнлегемне ошатмый качты.— диде ул. яшермичә.
Балалар бакчасына эшкә урнашкач, мин чәбәләнгән тормыш йомгагымны тәртипкә китерергә, аның үзәк җебен табып яңа йомгак урарга керештем, алда үтәсе юлым өстеннән томан тарала башлады диясем килә. Инде кабат партиягә дә. институтка да кайттым. Өс-башым да бераз рәтләнде. Күпмедер кеше кимәленә кердем. Ләкин яңа курсташларыма күнегә алмыйм әле. Мин алардан инде сигез-ун яшькә өлкән. Бу үзен нык сиздерә. Элекке курсташларым арасында да, мин берничә ел сугыш зилзиләсен үткәнгә, алар исә институтка тик әле мәктәп бусагасын гына атлап кергәнгә, ярыйсы ук олы идем. Инде менә казна исәбенә, ашыгу-кабаланусыз. ерак Себерие гизеп кайткач, яңа буын яшьләре арасында бөтенләй ак карганы хәтерләтәм булыр. Җитмәсә тагын уку программасына кертелгән логика, психология кебек элек безнең төшебезгә дә кермәгән фәннәрне укыта башлаганнар. Яңа курсташларым аларны инде күптән өйрәнеп, имтиханнар тапшырганнар. Мин әле ул фәннәрне өйрәнергә, алардан имтиханнар бирергә тиеш. Юкса «койрыклар» белән дәүләт имтиханнарына кертелмәячәкмен. «Койрыклы» студент булу күңелле нәрсә түгел. Мин—«бабай» студентка ул икеләтә хурлык.
Тау белән тау очрашмый, кеше белән кеше очраша, диләр. Ахмак тәгъбир бу. бер уйласаң. Ничек инде мәңге урыннарыннан кузгалмаган таулар очрашсыннар да. бер урында яткан ташка мүк үсә дип' хәрәкәтне бәрәкәткә исәпләүче кешеләр очрашмасыннар. Очрашалар, әлбәттә Күп очракларда аны бөтенләй теләмәсәләр дә, очрашалар. Очрашып кына калмыйлар, үзара аңлашалар да әле. Нигә бу юк кына нәрсә турында мин гәп кузгаттым диярсез. Аның сәбәбе бар. Бүген без институт бинасы вестибюлендә теге вакытта мине репрессияләнгән буржуаз милләтче Галимҗан Ибраһимовның зарарлы кадими (реакцион) әсәрләрен өй
рәнергә чакырды, дни партиядән кудырган һәм Татарстан югары суды хөкем и:кәйдә авызыннан күбекләр чәчеп шуны ук чатнатып әйткән укытучыбыз Җамал Гыйбатовна белән йөзгә йөз килдек. Ул. үткәнебездә һич нәрсә булмагандай:
Кадыйров бәгырем, исәнме! Сине яңадан студентлар арасында күрүемә мин бик шат Он аз гына да үзгәрмәгәнсең, гелләр элекке кебек, диде, юхаланып.
Бу сүзләрдән минем күз алларым караңгыланды, гасабнлануымнан сулышым кысылды Үземне ачудан көчкә тыеп:
Исәнмесез. Хамелеон Гыйбатовна. дидем Сез мине. бу. һичшиксез, дөмегер, без бүтән беркайчан да очрашмабыз, дигәнсез Ялгыш- I ыг ыз Әйе. ү йөрмәдем, һаман шул ук калдым. Мин. аллага шөкер, сезнен кебек җил кайсы якка бөксә, шул якка ава торганнар токымыннан түгел
Укытучым, эшләгән этлеге өчен, миннән гафу үтенде .дисезме? Юк. уйламады да. Ул. таш чыраенда бер генә мускулын да калтыратмыйча
Төрмә сиңа бераз акыл керткәндер дигән илем, юк икән, диде
Инстигутыбыз директоры Туишев белән очрашуым тагын да әкәмә- трәк булды. Ул:
Кадыйров. теге чакны сез кинәт кенә кая югалдыгыз? диде, кул к ысы шып исәп л әш кәч.
Курортка киттем ич Үзегез путевка юллашкан идегез, оныт-тыгызмыни? дидем.
Хәтеремнән чыккан инде. Институтта сез меңләгән бит. бөтенегезне дә истә тотуы авыр.
Арабызда сүз бүтән үрчемәде, кемдер яныбызга килеп әңгәмәбезне бүлде Директорның игътибары шундук миннән ул кешегә күчте Мин. саубуллашып, ки ген бардым
Теге чакта кая китүемне бик яхшы белә бит Йосып Әхмәтҗанович. әнә хәтта фамилияне да онытмаган. Ә нигә белмәмешкә салыша, нигә дип икейөзлеләнә? Аны бит. утыз җиденче елда узен дә кулга алып. берничә ай төрмә шулпасы чөмерткәннәр, диләр Нигә бетнең илебездә бар нәрсә ясалма, өч кешенең берсе алдакчы, бөгеп нәрсә тик ялганга, шапырынуга гына корылган икән? Әйтерсең, тормышыбыз тоташ сәхнә. ә кешеләр барысы да артистлар. Нигә без бер-беребезгә гамаша күрсәтүдән оялмыйбыз икән'.’
Бишенче бүлек
1
атбугат йортының беренче катындагы китап кибетендә Рәйсә ханым белән очрапп ык. Ул.
Эшли башлагач күзгә-башка күренгәнегез юк. безне бөтенләй оныттыгыз, диде, мине шелтәләп Хәлләрегез ничек’
Хәлләрем ярыйсы. Рәйсә ханым Сезгә бара алмавыма үзем дә уңайсызланам Беренче җай чыгу белән мотлак барырмын Институт белән арамны өзим инде, дидем
Килүегезне озак көтәсе икән әле Ял көннәрегездә нишлисез? Якшәмбе көннәрендә дә укымыйсыздыр бит?
Укыйм. Рәйсә ханым. Куп нәрсә хәтеремнән чыккан Бөтен буш вакытым шул онытылганнарны искә төшерүгә, хәтеремне яңартуга китә Имтиханнарда миңа, син институттан мәг ълүм сәбәпләр аркасында аерылып гордый. дип ташлама ясаучы булмаячак
Әмма г шнек хәгерегезне ямат анда безне исегездән чьи аруыг ызны гафу игеп булмый. Ирек Дусларыгызны, мнем муеннан дип. чит күрү әйбәт түгел.
М
Гаеп миндә, сез хаклы. Рәйсә ханым. Хатамны төзәтергә тырышырмын. Сездә нинди яңалыклар бар? Салих ничек?
Телгә алырдай якалыкларыбыз юк. Салих әүвәлгечә баш күтәрми эшли. Ул да. минем кебек үк. Ирек безне онытты, дип сезгә үпкәли. Кичә безгә Мөнирә килгән иде. ул. Ирек хәзер кайда, укыймы, әллә эшлиме, дип кызыксынды. Оша i кан ул сезне. Ирекне күргәннән соң тартуымны ташладым, исерткеч эчемлекләрне дә авызыма якын да китермәячәкмен, ди. Сезгә күп итеп сәлам әйтте. Очраса әйгегез. фатирымны белә, килеп чыксын әле, аның белән сөйләшәсем килә. диде.
Кинәт, идәннән тылсым көче белән калыккан төсле, искәрмәстән алдыбызга Оля килеп басты! Күзләре усал ялтырый, гасабилануы йөзенә чыккан.
Исәнмесез, сөекле хәләл җефетем Ирек, исәнмесез аның сөяркәсе димме, өстерәлчеге димме, минем өчен кеме булсагыз да барыбер. Сүзегезне бүләм. ачуланмагыз. Ирек җаным, сагындым сине, әле син мине бу юбкалы пәригә алыш i ырырга өлгермәгәнсең, шәт? Китик моннан. сул иңең аша төкер дә аңа...
Рәйсә ханым Оляның мәсхәрә сүзләреннән бер агарды, бер күгәрде. Әмма ләм-мим сүз катмады. Мина:
Ярый, комачауламыйм сезгә. Ирек. Онытма безне, вакыт табу белән кил.— диде, һәм китәргә борылды. Оля аны җиңеннән тотып туктатты.
Ашыкма, кәнтәй, ирем мине синең белән таныштырмады бит әле. таныштырсын башта.
Җибәрегез җиңемне! Мин сезне белмик» һәм белергә дә теләмим. Сезнең шикелле акылга туймас адәм актыгы белән танышуны гүбәнлек саныйм, диде Рәйсә ханым, ярсып.
Минме адәм актыгы?. —Оля Рәйсә ханымның чәчләрен эләктерергә теләп кулын сузуга, араларына кердем.
— Рәйсә ханым, бу ахмакның провокациясенә бирелмәгез, юлыгызда булыгыз. .
Оля лач итеп битемә төкерде.
Мине, законлы хатыныңны, күпме кеше алдында мәсхәрәләтәсең, җир бит! Мә сиңа!..—дип. «хәләл җефетем» яңагыма да чалтыратты.
Шөкәгсезләнүенне ташла! дип. мин аның кулын борып артка каердым. Ул бөтен кибеткә:
Ярдәм итегез, үтерә, үтерә кабахәт! дип кычкырып җибәрде.
Безнең янга шундук кешеләр җыйналды. Ниндидер бер ир-ат мине якамнан эләктереп алды.
Хәзер юк итәм сине, оятсыз!.
Тимәгез аңа. гражданка үзе гаепле. Башта ул иренең битенә төкерде, аннары яңагына чалтыратты, диде мине яклап, бездән берничә адым читтә касса аппараты артында утырган хатын.
— Сиңа да кирәкме, син дә аның өстерәлчегеме әллә?—дип. Оля кассир хатынга борылды.
Син тинтәкне кешеләр арасында йөртмәскә, акыл җыярга тилеләр йортына ябарга кирәк.—диде аңа кассирша хатын
Ишеттегезме, ул мине тинтәк дип мәсхәрәләде, шаһиг булыгыз, мин аны судка бирә.м. дип кычкырды Оля тирәбезгә җыйналган кешеләргә.
Дөрес әйтте кассирша сиңа, чыннан да. акылың тулы түгелдер синең, кызым. Акылы камил кеше җәмәгать урынында тавыш-гауга чыгарамы? Чыгармый. Үзара мөнәсәбәтегезне монда түге i. өегезгә кайткач ачыкларсыз, кешеләрдән оялыгыз, диде аңа йөзен җыерчыклар телгәләгән чал чәчле бер әби.
Мин аны монда сөяркәсе белән тоттым, дин акланды Оля
Димәк, син үзең гаепле. Бер генә ир дә әйбәт хатынын начар сөяркәгә алыштырмый.
У.I төрмәдә черергә тиешле кеше, мин аны барыбер утыртам.
Сүземә көферлек килмәсен диген. Бу заманда төрмә белән саилче капчыгы беребездән дә ерак йөрми Иренә баз казып, анда үзен төшә күрмә...
Ки ran кибетеннән Оля мина ияреп чыкты
Колониядә чагында кирәк идем си на. иреккә чыккач, хаҗәтем калмадымыни'*
Зинһар, саруымны кайнатма, кит янымнан, калдыр ялгызымны. Оля.
Көтмә, калдырмыйм. Хәзер син кая барсаң, сиңа тагылып шунда барам
Гигәнәк белән бер бу. пичек арынырга анардан, дидем үз-үземә. Аның уенда миңа нинди лә булса этлек эшләү хәзер Шуның өчен аңардан мөмкин кадәр ераграк булырга кирәк..
Матбугат йорты алдындагы тукталышта Ленин районына йөрүче троллейбус юра иде. гиз генә шуңа утырдым Оля да миннән калмады Без утыру белән троллейбус ипләп кенә кузгалып кипе Озакламый Кремль, Казансу елгасы аша салынган агач күпер, юлның ике ягында!ы су баса торган болын артта калды. Гривки дамбасы турындагы тукылышта мин троллейбустан төштем Оля да калмады, миңа иярле Мин. юлны аркылы чыгып, дамба буйлап Киров районы ягына юнәлдем Оля. эзгә-эз басын, миңа тагылды.
Без кая барабыз? диде Оля. сагаеп.
- Сип кая барасындыр, мин фатирыма кайтам
Дамбада бездән башка кеше юк иде. мин. иелеп, аяк астымнан йодрык зурлык таш алып. Оляга борылдым
Иманың укы тизрәк. күгәрченкәй, син миңа барыбер көн күрсәт-мәячәксең, дөнья белән бәхилләштерәм үзеңне, дидем, ташым белән аңа сугарга әзерләнгән шикелле як-ятыма каранып
Оля. күзләрен шар ачып, миңа текәлде, йөзе ai арынды, гәүдәсе кызганыч бөреште.
Ирек, җаныем, зинһар гафу ит мине, диде ул. калтыранып Итмим. Өчкә кадәр саныйм, йә яхшылык белән кигәссн моннан, йә дөмегәсең. Бе-ср. И-и-и-ке..
Оля өч дигәнне көтмәде, башын иңнәренә җыерып кырт борылды да кире троллейбус тукталышына элдерде Мин. кулымдагы ташны читкә атып, куаклар арасына кереп киттем
Тоткынлыктан мине ул аралады бит. нигә аның белән кешечә сөй-ләшмәдем. тыныч кына аңлашасы урында үтерү белән янадым, тип битәрләдем үземне Шундук күз алдымнан ничек язылышуыбыз, зат стан чыккач ятышсыз аерылышуыбыз. Мурзиха пристане, бүген ки fan кибетендә булган күңелсет текләр бер-бер арт лы кабатланын узды Алар барсы да төшемә генә кермәделәр, өнемдә булдылар бит дин уй талым, ачынып Бүген ярады, аңардан җиңел котылдым, әмма у т миннән моның үчен алмый калмаячак. ( ине мин төрмәдә черетәм. диюе юкка түгел аның. Казанга ул ник килгән? Уенда миңа татын нинди этлек тәр эшләү икән аның? Чыннан ла. акылы камил түгелдер Олянытт Мәктәптә укыганда ук әнисе белән уртак гел тапмавы, алагаем үҗәтлеге юкка түгелдер... Алай дисәң, ничек мәктәптә штли дә, ничек мине аклата алды ’ Мин бу сорауларга җавап габа алмадым Беләсе иле. тат ын ни тәр кичерәсем бар икән алда. Бәлки, яшәүгә карат анда үлү хәерлерәктер миңа? Тормышымның һәр адымында интегер, газапланыр өчен исән калдыммыни мин сугышта’. Инде кырыс кыш узын арпа калды, әнә табигать җанлана башлады, тиздән җылы яклардан кошлар әйләнеп кайтыр, җир яшеллеккә күмелер. Мина яз үзгәреш алып килерме, әллә ул килгәч тә бөтенесе хәзерге кебек буталчык, коточкыч чәбәләнгән кое калырмы? Азга гына булса ла онытыласы иде Юк. онытылу мөмкин түгел Әнә төннәрен балалар бакчасында китапларга, конспект тарта
күмелеп тә онытыла алмыйм. Үткәнемдәге бөтен мәхшәрләр. вәхшәтләр. чәнечкеле тимерчыбык киртәләре төшләремә кереп борчыйлар Йокымнан шабыр салкын тиргә батып уянам. Уянгач, үземне тулы канлы, нормаль кеше итеп тою җитми!
2
иһаять, максатыма ирештем: дәүләт имтиханнарын тапшыргач, педагогия институтын тәмамлавым турында диплом алдым. Ирекле диплом. Әлегә кайда эшләячәгем билгесез. Муеным бар. аца ничек тә камыт табылыр әле... Казанның үзендә генә дә мәктәпләр әнә йөздән артык. Аларда урын табылмаса. берәр редакциядә эшли башлармын. Илебез Америка түгел, социализм төзибез, эшсез калу куркынычы юк.
Хәерчегә җил каршы, дигәннәре дөрес икән, көткәнем акланмады, эш эзләргә керешкәч, аны табу җиңел түгел икәнен үз җилкәмдә татыдым. Инде август аеның икенче яртысы башланды, мин әле эшсез. Мәгариф министрлыгында, беркайда да вакант урыннар безгә билгеле түгел, үзегез эзләп карагыз, бәлки, табарсыз, диделәр. Министрлык булып министрлык таба алмаганны ничек мин табыйм инде’ Ә эшсез яшәп булмый. Кулымда дипломым була торып, балалар бакчасында һаман каравылчы вазифасын үтәргәме?
Казан районнарының мәгариф бүлекләрен янә бер кат әйләнеп чыгуым нәтиҗә бирмәгәч, бәлки, булышырлар, дип республика дәүләт иминлеге комитетына кагылдым Ишек төбендә кизү торучы старшина мине бина эченә үткәрмәде, пропуск таләп итте Пропусклар бүлегендә кем янына керергә теләвемне төпченделәр. Озак уйламый, кадрлар бүлегенә, дидем. Пропусклар бирүче офицер, телефоннан кемгәдер шалтыратып, миңа: w
Йомышыгыз?— диде.
Шәхси йомыш.— дидем.
Тырнак астыннан кер эзләмәсәләр, үзләрен иминлек сакчылары исә-нләмиләрдер алар, валлаһи!..
Озак та үтмәде, ыспай киемле, чытык чырайлы утыз ике-утыз биш яшьләр тирәсендәге берәү пропусклар бүлеге алдына чыгып мине бүлмәсенә алып керде һәм. өстәле янындагы урынына үтеп, төксе генә:
Тыңлыйм сезне.— диде.
Эшкә урнашырга булышыгыз миңа. Мин моннан ун ай элек сезнең учреждениенең эчке төрмәсеннән азат ителгән кеше.
— Документларыгыз бармы?
Дипломымны, паспортымны, партия билетымны, төрмәдән чыкканда бирелгән белешмәне бүлмә хуҗасына суздым.
Дөрес, бездән үткәнсез икән. Эшегезне кем алып барды?
Әйттем. Бүлмә хуҗасы шундук телефонында номер җыйды.
Семен Андреевич, исәнмесез. Кадрлар бүлеге борчый сезне. Минем янга үзен эшкә урнаштыруны сорап сездә тикшерү үткән Кадыйров килде. Ирек Сабирович Кадыйров. Ул инде яңадан партиягә кайткан, институт тәмамлаган... Әйе... Аңа Раифага барырга тәкъдим итегез, дисезме? Яхшы, әйтермен.
Телефон трубкасын урынына куйгач, бүлмә хуҗасы, башын бер яккарак салып, миңа текәлде.
Тикшерүчегез сәлам әйтте сезгә.— дип дәвам итте ул сүзен. - институт бетерүегез белән котларга кушты. Сезгә кулай урын да гапты. Раифага барырга тәкъдим итте. Анда эчке эшләр министрлыгына караган кече яшьтәге җинаятьчеләр колониясе бар. Шунда укытучы-тәрбияче кирәк Кием-салым, фатир, ашау-эчү мәсьәләләрен анда үзегезгә кайгыртасы булмас, эшегезгә керешү белән дәүләт тәэминәтенә күчәрсез. Безнең
Н
тәкъдимне хуп күрсәгез, республика эчке эшләр министрлыгына шалтыра гып. мин бөтенесен җайлармын Теләсәгез, бүген үк эш урыныгызга барып карап та кайтырсыз. Казаннан Раифа ерак җир түгел
Рәхмәт Сез миңа үз иркем белән яңадан төрмәгә керергә тәкъдим игәсез. Биредәге эчке төрмәгез дә әле көн аралаш төшемә керә Раифада эшләргә сез дөньяга тик кызыл күзлек аша гына караучы ике аяклы ишәкне эзләгез. Борчыганым өчен гафу итегез. Хушыгыэ. мин чыгам...
Бүлмә хуҗасы мәсхәрәле елмайды
Сабыр. Чыкканчы пропускыгызга кул куйыйм Биш ел чамасы биредә булып, тәртипкә өйрәнмәгәнсез, кызганыч
Нәрсәмне кызганды КГБ күсесе, аңламадым.
Раифа Раифа Ниндирәк җир икән ул Раифа? Элек анда монастырь булганын беләм. Революциядән сон андагы монахларның шу т гөбәк крестьяннары фетнәсен оештырулары да. фетнә вакытында Раифада берничә милиционерның үтерелгәне дә миңа мәгълүм. Анда хәзер кече яшьтәге җинаятьчеләр колониясе бар икән Утыз җиденче елның ахырында мине шунда алып барганнар идеме әллә? Алай дисәң, ул чакта анда мәктәп юк иде кебек. Бәлки, хәзер дә юктыр, мәктәптә укыту турында сүз булмады бит, укытучы-тәрбияче. диде теге күсе. Хәзер кече яшьтәге җинаятьчеләрне укыта да башладылар микәнни инде? Ләгънәтләнгән комитетка ксрмәсәм. кече яшьтәге җинаятьчеләрне укыта-укыга тәрбияләүне белми яшисе икәнмен.. Инде тагын эш эзләп кая керергә? Казан тирәсендәге районнарга барып белешсәм, ничек булыр икән' Якын тирәдә нинди районнар бар әле? Арча. Биектау. Питрәч. Столбите. Лаеш. Зеленодольск. Дөбъяз.. Аларның кайсына баруы җиңелрәк икән? Тукта. Питрәч, кем әйтмешли, борын төбендә генә бугай, тәвәккәлләп башта шунда юл тотыйм. .
итрәч Мишә елгасы буена урнашкан шактый ук зур авыл булып чыкты Казаннан килгәндә, сыртлык ит этендә утырганга күрә, ул үзенә тәмам барып җитмичә күзгә ташланмый Йортлары җыйнак, күбесенең түбәләре салам белән ябылтан Гаш яки кирпечтән салынган йортлар бармак белән генә санар тык Питрәчнең Ка таштан килгән юл өстендәге ягы яшеллеккә ярлы агачлар берән-сәрән генә Алары да йә Америка өрәңгесе, йә сәрби яки канәфер куаклары Мишәгә якын өлешендә карт тупылдар, юкәләр, таллар, бакчаларда җимеш агачлары..
Як ятыма карана-карана урам буйлап атлаганда каршыма очратан урта яшьләрдәге бер ир кешедән.
Район мәгариф бүлеге кайда монда ’ дип белештем
Райком бинасында.
Шәп. ютәл һәм кыска җавап Ул бина кайда соң монда, дип төпченеп тормадым, райком, гадәттә, район үзәгендә иң күркәм йорт та бу та. аңа ничек тә юлыгырмын, шәт. дин. юлымны дәвам ит тем Бара-бара карсак ашханә бинасын, икмәк кибетен, хуҗалык өчен төрле кирәк-ярак лар сата торган эреле-ваклы берничә ларекны, гөмбәзе сүтелеп түбәсе тигезләп ябылтан зур таш чиркәүне, алалы-колалы «Союзпечать» киоскысын. рәшәткә койма белән әйләндереп алыптан кызыл кирпечтән салышан кечкенә генә мәктәпне узып киткәч, өс генә кызыл байрак кадалган ике катлы тур йорт күренде. Башыма, әһә. Питрәчнең «кремле» менә кайда икән, дигәй уй килде
Район мәгариф бүлегендә, кон ярыйсы ук эссе бу тса да. өегенә җи I яңтырларда ат арып, таушалып беткән кожан, башына янчек салам ипләнә Kiii.Ni берәү, мин кергәндә, телефоннан каядыр шалтырата н.тс
П
Исәнмесез. Миңа роно мөдире кирәк иде,—дидем.
Салам эшләпәле, телефоныннан аерылмый гына:
— Ни йомыш? Мин — роно мөдире,— диде.
- Сезгә мин эш юллап килдем.
— Белемегез, партиялегегез?
— Быел Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамладым. КПСС әгъзасы
Документларыгыз үзегез беләнме?
— Рәхим итегез, менә алар.
Салам эшләпә, документларыма өстән-өстәп генә күз йөртеп чыккач:
— Безнең мәктәпләребез барсы да комплектлаштырылды инде. Ар- катово мәктәбенә директор табасыбыз гына калды, теләсәгез билгелибез сезне шунда.
— Нинди мәктәп ул? Еракмы район үзәгеннән?
— Җидееллык мәктәп. Моннан егерме чакрымда. Аркатово — чиркәүле урыс авылы. Анда барсагыз, поп атакайның көндәше булырсыз. Директорлыкны өстегезгә алырга тәвәккәлләсәгез, хәзер райкомның про-паганда бүлегенә кереп мәслихәтләшәбез.
Ашыктырмагыз, башта миңа ул мәктәпне барып карарга кирәк.
Мәйлегез. Сез миннән эш сорадыгыз, мин тәкъдим иттем. Сез анда барганчы ул урынга безнең башка берәүне җибәрү ихтималыбыз бар. йә. ничек, керәбезме пропаганда бүлегенә?..
Район мәгариф бүлеге мөдиренең тимерне кызмас борын ук сугарга ом т ылуы мине сагайтты. Монда нәрсәнеңдер очы-очка ялганмый шикелле. Я ңа уку елы инде борын төбендә, ә нигә моңарчы ул мәктәпкә директор итеп куярга район кадәр районнан кеше тапмаганнар? Мәктәптә эшләү тәҗрибәм булу-булмау белән бөтенләй кызыксынмыйча, нигә мине мәктәп һәм айдагы коллектив белән җитәкчелек итәргә кодалый роно мөдире?
Мин документларымны, өстәлдән җыеп алып, кесәмә салдым.
Ул мәктәпне, анда үз кул астымда эшләячәк укытучыларны күреп сөйләшми торып тәкъдимегезне кабул итә алмыйм, гафу итегез, дидем
— Җаваплылыктан куркасыз, димәк?
— Нәрсәгә таянып андый нәтиҗәгә килдегез, аңламыйм.
Салам эшләпә минем белән бүтән сүз куертуны артык санады, күрәсең, җавап кайтармады, телефон трубкасын яңадан кулына алып, каядыр шалтыратырга кереште. Мин, аның яныннан чыгып, ашханәгә юнәлдем.
Аркатово Аркатово... Чиркәүле авыл. Поп атакайга көндәш... Хәерле булсын, нәрсәнедер әйтеп бетермәде, яшерде мәгариф әһеле.
Юл уңаенда мәктәпкә кагылдым. Анда бер җыештыручы ападан бүтән кеше юк иде.
— Укытучылар, мәктәп җитәкчеләре кайда?—дигән соравыма ул:
— Белмим, алар кайда барасыларыи миңа әйтеп йөрмиләр,— диде, коры гына.
Түбәсе 1игезләп ябылган таш чиркәү яныннан үткәндә аның түр ишегенең ун ягында: «Җиңү байрагы» газетасы редакциясе» дигән язуга күзем төште. Менә кайда Аркатово турында мәгълүмат алып булыр дип уйлап, ишектән эчкә үттем. Анда редакция белән типография бергә булып чыкты, хәреф җыючы кызлар янында тукталмый, эчкә уздым. Урта буйлы кеше үрелсә буе җитәрлек биеклектә фанера белән генә бер-берләреннән аерылган кысан бүлмәләрдә кемнәрдер үзара сөйләшәләр, түрдәге ачык ишекле бүлмәдән машинка тавышы ишетелә иде, кая керергә белми югалып калдым Шулчак машинка шакылдаган бүлмәдән аксыл сары чәчле бер чандыр егет чыгып, миңа әйдәште
— Исәнмесез. Сез безнең хәбәрче бит. фамилиягез ничек әле?..
— Ялгыштыгыз, мин Казан кешесе.—дидем аңа Кемгә мөрәҗәгать итим икән, миңа Аркатово авылы һәм андагы мәктәп турында мәгълүматлар кирәк иде.
Әна I ere ишеге ачык бүлмәгә керегез, мин менә бу материалны жыярта бирәм дә сөйләшербез, .тиде егет
Берничә минуттан ул минем янга әйләнеп керле
Әдәпсез сорау бирәм. гафу итегез Аркатово авылы сезне нигә кызыксындыра' Сез кем. корреспондентмы әллә?
Мин педагог, дидем һәм роно мөдире белән бх.тган әңгәмәбезне егеткә бәян иттем
■мг Башта танышыйк, дип кулын сузды ул. Алексей Евстигнеев, «җиңү оайрагы»ныц җаваплы секретаре Бик койты авыл ул Аркатово. бармагыз анда, диде секретарь, кисеп Мәктәбе иске, җимерек. төртсәк авырга юра Аның элекке директоры бер эчкече иде. партиядән чыгарылып хөкемгә тартылды, хәзер төрмәдә Мәктәпкә капиталь ремой i үткәрү, аны кыш буена җитәрлек утын белән тәэмин итү авыл советының тәменә дә керми Укытучылар берсе өстеннән берсе төрле оешмаларга шикаять язудан бушамыйлар Боларны мин кая беләм. дисезме’ Күптән түгел райком мине аннан килгән әләк-шикая гъләрне тикшерергә җибәргән иде Арка говолы. тардан редакциябезгә килгән кайбер зар-инт изарларны сезгә күрсәтә дә алам, теләсәгез. Чәчегез үрә торырлык
Күрсәтмәгез, кирәкми, болай да ышанам. Сезне очратуым яхшы булды әле. мин анда әллә барып кайтыйммы дигән илем.
Инде нишлисез'.’
Кире Казанга кайтам
Бәлки, безгә эшкә керерсез'*
Кем булып?
Редакция эшен күз аллыгызга китерә аласызмы сез?
Алам Минем район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләгәнем бар
Безгә урысчаны татарчага, татарчаны урысчага аудара алган тәрҗемәче кирәк.
Куян артыннан чапканда, көтмәгәндә, мин әнә шулай «төлке» тоттым.
Алтынчы бүлек
I
шемә, редакция коллективына тиз күнектем Хезмәттәшләремне әйбәт кешеләр дия алам. А тар мине Я1 и i миләр, мөнәсәбәтләре дустанә, эчкерсез Сугыш зилзиләсендә исән калын, төрмә, колонияләрне үтеп, эчәргә дә. тартырга да өйрәнмәвемә генә гаҗәп тәпәләр Үзләре жай чыккан саен берәр ау тат рак җирлә ике-оч яки күбрәк кеше берләшеп, «котырган сыер сөте»ннән авыз итүне чит күрмиләр
Мин. эштән соң фатирыма кайтып, йә хужабикәм Марийша түти белән тән куертам, йә Мишә яры буйлап салынган сукмакка чыгып арлы-бирле киләп сарам. Фатирдан уңдым лия алам Марийша түти ачык йөз тс сүзчән карчык У т миңа кадәр болын кадәр өйдә бербашы гомер сөргән Аны. инде алтмышның өске ягына чыкса да. карчык дияр тек түгел әле үтә гере ипчән, тиктормас Я пызы гына яшәсә дә. сыер асрый Көннәрен шул сыеры сөекле Зойкасына кышка җигәрлек азык әтерләүгә сарыф итә Чокыр-чакырлардан, ташландык җирләрдән үлән чабып ташый Кыяфәте сөйкемле тснә Бер күтенә ак төшкән булса да. ул ашап мөлаемлыгын бозмый Хуҗабикәмнең тормышы ат та гөл җиңел генә булматан Ул яттызы өч б.т та үстертән Балалары күптәп шт те үт көннәрен үзләре күрәләр Улы Питрәчтә үк. үз өс белән юра Шофер бх лып эшли, хатыны, ике баласы бар У тәнисен эчәргә акча
Э
кирәк булганда гына искә ала. Кызларының берсе шушы ук районның Ходяш авылында кияүдә, ди. Икенче кызы төрмәдә. Анысы фронтта да булган. «Ксениям үтә чая, башсыз минем. Шул чаялыгы рәшәткә артына кертте дә аны»,- ди Марийша түти, ул кызы турында. «Ирем дә исән әле, тик аның Питрәчкә инде күптән эз басканы юк. Карелиядә яши бугай. Куып чыгардым да алимент-фәлән алмадым ул эттән. Күземә акны, бер эчеп кайткач, холыксызланып, икмәк кыерчыгы белән сугып, шул мәнсез төшерде. Салырга ярата, тик үзен генә кешегә саный, кулына ни эләксә, шуның белән уйламый ора иде, шуңа түзәлмәдем. дөбердәтеп куып чыгардым. Сыер дуласа аттан хәтәррәк, диләр бит. Мин дә шул дулаган сыер күк булдым. Балаларым өчесе дә холыклары белән шул мәлгуньгә охшадылар, өчесе дә базарлы көндә дә бер тиен торырлык түгел, тугач та һәркайсын, авызына мендәр каплап, дөмектерәсем калган. Кем белгән ул чакта аларның бу көнгә калдырасыларын...»
Ничек кенә булмасын, начар кеше дип белмим мин хуҗабикәмне, мине ул пичектер үз итә: «Син тора башлагач өемә ямь керде, торагым яктырып, киңәеп киткән төсле булды, гүя, аңа тагын бер яңа тәрәзә уелды».—ди.
2
окымнан уянгач, бүген ял көне, эшкә барасы юк, дип. урынымда шактый вакыт Тукай шигырьләрен укып яткач, торып ашадым да, Мишә буена балык каптырырга киттем. Балык белән сыйланасым килгәнгә түгел,— теләсәм, аны монда күпме кирәк сатып та ала алам,—талгын гына аккан су агымына карап утырасым килде. Бала чагымнан ук мин үз җаена гына дөрләп янган учакларны һәм салмак кына аккан инеш суын онытылып күзәтергә яратам.
Яр буена уңайлап урнашкач, кармагымны селәүчән кидереп тугайга аттым да, балык чиртүен көтеп, калкавычка текәлдем. Уйларым, иренеп кенә аккан су агымына ияреп, еракта Чуал буйларында адашып калган гамьсез бала чагыма кайтты. Күз алдымнан, кино экранындагы сыман, бер-бер артлы мәктәп дусларым. Чүлмәк тау, Миләүшә белән көтү кууларым, Хәйрүш абыйның курайда уйнаулары. Кәримнәрнең өе януы. Ярулла абзыйга бәйләнешле хәлләр, мәчет манарасын кисү һәм башка бик күп вакыйгалар кабатланып үтте.
— Сезгә минем тугаемда кармак салырга кем рөхсәт итте?—дигән сораудан сискәнеп киттем. Башымны күтәреп каршы як ярга карадым. Анда яшь кенә хатын-кыз басып тора иде.
- Сез кем? диде ул, өстендәге күлмәген җәһәт кенә салып — Хәер, шәһәр кунагыдыр инде, авыл кешесе җәйге челләдә көн уртасында кармак салмый. Кемгә кайттыгыз?
Мин җавап бирергә өлгергәнче, туташ суга кереп, минем якка йөзеп тә чыкты. Ул бюстгалтерсыз, тәне төсендәге җыйнак трусиктан гына иде.
- Мин — Зәйнәп,— диде ул, минем янга ярга күтәрелеп.- Әйдә, чишенегез, су керик. Балыкка иртәгә таңнан гөшәрсез. Кем диим сезне?
Мин исемемне, кайда эшләвемне, кемдә торуымны әйттем.
— Туры сүземә үпкәләмәгез, сүзләр белән сабын куыгы өрүче, кәгазь пычратучы икәнсез. Шәһәрдә җүнлерәк эш табалмадыгызмыии. безнең район газетасына килмәсәгез?
- Чамам шундый гына бит, туташ. Юрганыма карап аягымны суздым.
— Юрганыгыз шундый печтекмени сезнең?
— Әйе, дәү түгел.
— Әйдә, чишенегез, су керик.
— Рәхмәт, мин көндез түгел, кичке якта коенам.
Туташ, үҗәтләнеп, һаман үзенекен куды.
Й
Әллә батырыр дин куркасызмы? Бәлки, йөзә белмисездер'.’ Бел- мәсәгсз. ойрәгәм
Бүген түгел, башка вакытта. Зәйнәп Мин кайтыйм, хушыгыз.
Кунакка керсәм, ачуланмассызмы?
Шат булырмын, рәхим итегез.
Яргы чьи арырсызмы?
Карарбыз
Бу нинди сагыз? Кем ул? Бәлки, оятын югалтып, теләсә кемгә сыланучы бер сөмсез заттыр. Андыйга охшамаган. Күзләрендә ниндидер сагыш бар аның. Үзен артык иркен тотуы кемгәдер үч игептер, бәлки'
тна уртасында редакторыбыз Николай Ильич Малов, npiati ипкә килгәч, мине үз бүлмәсенә чакырын алды.
Каршы килмәсәгез. мин сездән районыбыздагы берәр хуҗалыктан умартачылыкка, бал җитештерүгә карата кеше кызыксынып укырлык материал әзерләвегезне сорар идем. Кортчылык тармагы сезгә таныш булмаса. аны белгән иптәшләр!ә мөрәҗәгать итәрсез, казынырсыз. эзләнерсез. Умартачы (урында очерк язасызмы, чүнниктән репортажмы. гади мәкалә генәме, бу үз иркегездә. Турысын әнгәм. мин сезгә бу йомышымны йөклән иҗади потенциалыгызны. журналистлык миендә нәрсәгә сәләтле икәнегезне сынамакчы булам. Сез мона ризамы'1
Мин хуҗабыз йөкләгән эштән, «чүлмәкне аллалар яндырмый» гшән эшемне хәтерләп, умартачылык турында тик ишетеп кенә бе.кәм д.» баш тартуны кирәксенмәдем.
Материалны кайчанга өлгертергә? Аның күләме нинди булырга тиеш? дидем.
Материал ашыгыч түгел, сезгә атна-ун көн вакыт бирәм. Күләме ничек язуыгызга карап
Сезгә берничә сорау бирергә мөмкинмс. Николай Ильич'.’ Мөмкин, сорагыз, дип елмайды редактор
Умартачылык белән бу районда кайнарда шөгыльләнәләр* Бу мәсьәлә тә кемнәр!ә мөрәҗәгать итәргә булыр’
Район үзәгенә янәшәдә үк «Колай» совхозында тына да ике йот баш умарта бар. Совхозның чүнниге Мишә аръягында, күн булса моннан чакрым-чакрым ярымда тынадыр Аны сез бүген үк барып каран каша аласыз Газетабызның иртәгә чыгасы санына керердәй ашыгыч материаллар кн leri чыкса, аларны кулдашытыз Кәтибә Бариевна тәрҗемә шор Беренче коймагыгыз iөерле булмасын, уңыш телим сезгә
Редактор бүлмәсеннән чыккач, башта кай якка юл тотыйм икән дип. берничә минут уйланып тордым Беренче чиратта, миңа умартачылык гурында азмы-күпме белергә кирәк Район советы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы бүлегендә кортчылык турында китап.lap бардыр, булмый калмас Нишләргә, башта умартачылыкка кагылышлы китаплар табаргамы, әллә чүнникне күрен кайгыртамы’..
Оүвәд чүнниккә киттем Мишә аша салынган агач күперне чытып, болын ю тына борылгач, шаулашып урманнан кайтып килүче бер iәркем мл tail чар очрады Алардан
Егетләр, совхоз чүнниге кайдарак монда, аны ничек табарга'* дин сорадым.
Чүнникне бик тиз табарсыз, абый Әнә теге печән кибәннәрен үткәч, урманга бер юл кереп китә Шул сезне кирәк җиретеи.» нп» гә кергә, диде миңа малай.тарнын берсе
Рәхмәт әйтеп юлымны дәвам иттем
Кон аяз Бөркү Төрле бөҗәкләр тавышыннан, һавада тирбәлешеп очкан тәкәрлек гәр чые ттавыннан әйләнә-тирә ниндидер илаһи музыкага
А
төрелгән кебек. Урман ягыннан искән талгын җил печәне инде чабылып алынган болын өстенә нарат чәересе исен тарата. Саф һавага жан рәхәтләнә, үпкәләргә шифалы һава үзе бәреп керә кебек Кара, шәп икән Мишәнең бу ягында. Питрәчкә килгәннән бирле тәүге кат аяк басуым ич әле монда.
Уйларым редактор йөкләмәсе тирәсендә буталды Мин балның бик затлы ризык икәнен, аның бик күп авыруларны дәваларга яраганын, инә күзе кадәр генә тамчылардан җыелуын, юкә, карабодай, тукранбаш чәчәкләреннән җыйналган төрле баллар барлыгын беләм. Язмамда миңа умартачылыкның икътисадый файдалыгына, әллә ни күп чыгымнар таләп итми торган табышлы тармак икәненә күбрәк басым ясаргадыр, бәлки9 Материалны, бәлки, кортчылыкның тамырлары бик борынгы заманнарга барып тоташуыннан башларгадыр? Ничек булса да миңа белгечләр белән сөйләшми торып эшкә тотынырга ярамас. Бөтен районда ничә умарта исәпләнә һәм һәр умартадан күпме бал алына икән?..
Уйларга бирелеп, чүнниккә аяк басуымны сизми дә калдым. Мине анда, калын тавыш белән һау-һаулап, бозау кадәрле эт каршылады. Кулымда аңардан сакланырга таягым-фәләнем булмаса да, шөлләмәдем.— колониядә чакта овчаркалар бу авыл этеннән күпкә явызраклар да, аяусызраклар да иде.— карашымны этнең ачу белән күмер күк янган күзләренә төбәп, юлымны ашыкмый гына дәвам иттем. Этләрнең кеше карашын күтәрә алмауларын, нинди генә ярсу, усал булсалар да, үз күзләренә кыю төбәлгән кешегә ташланырга җөрьәт итмәүләрен белә идем. Чүнник эте белән дә шулай булды. Ул башта, өрүеннән туктамыйча. башын читкә борып күзләрен миннән яшерде, аннары ул саклаган чүнник эченә минем аңардан курыкмый керүемне күреп, бераз читкәрәк китеп һау-һаулады.
Кинәт:
— Абрик, җитәр, тукта' Кил монда'. —дшән боерулы хатын-кыз тавышы ишетелде. Эт тавыш килгән якка чапты. Мин агачлар арасыннан чүнник читендә күренеп торган җыйнак кына өйгә таба атладым. Өй болдырында этне үз янына чакырган хатын-кызны күргәч, аптырап калдым. Ул моннан берничә генә көн элек миңа кармак салырга комачаулаган Зәйнәп иде. Эт аның янәшәсендә тыныч кына басып тора. аны. әйтерсең, алыштырганнар, ярсуының эзе дә калмаган.
— Исәнмесез. Зәйнәп. Сез вәгъдә итеп тә миңа кунакка килмәгәч, түзмәдем, сезнең янга менә үзем килдем. Кабул итәсезме?
— Исәнмесез. Ирек. Рәхим итегез. Әйдә, өйгә үтегез.
— Абрик өстемә ташланмасмы соң?
— Алдында җебеп төшмәгән кешегә ташланмый ул.
— Зур да. чибәр дә хуҗалыгыгыз. Чын җәннәт сезнең монда. Урман һавасы үзе генә дә ни тора .
- Бу җәннәтнең хуҗасы да ярыйсы гына, шулай бит. дип көлде Зәйнәп.
Нәрсәгә әйтте ул моны, гади хатын-кыз чытлыклануы гына булдымы. башкамы, аңламадым. Шулай да
— Әлбәттә,—дидем.
Зәйнәп җитдиләнде.
Дөрес, кортчылыкның нечкәлекләрен белмәүче, сәбәп юкта сәбәп табып, бал белән сыйланырга килүчеләргә җәннәт монда .
— Минем ишеләргә. димәк?
— Әйе, сезнең ишеләргә.
— Бетте, балыгыздан баш тартам, ул юктан сәбәп чыгаручыларга калсын.
Юк инде, килгәч сыйланмый китмәссез, сыйлармын
— Үзегезне сез чүнникнең хуҗасы кебек тотасыз, кемегез әтиегезме. абыегызмы, иптәшегезме эшли монда?
Зәйнәп мәсхәрәле көлде
Мин үзем эшлим монда, чүнник хуҗасы үзем Сез санаган беркемем дә юк минем. Әтием сугыштан кайтмады, абыемны әтием белән әниемә алла бирмәгән, иш эшем юк ул холкыма түзә алмый мине ташлап качты Умарталыкта хатын-кыз эшләми дип сезгә кем әйтте?
- Гафу итегез, сезне умартачы итен күз алдыма китермәгән идем мин.
Кем дип уйлаган илегез мине0 Җиңел акыллы җилбәзәк хатын дипме?
Әйе. теге көнне сез миндә шундыйрак тәэсир калдырдыгыз. Зәйнәп туры сүземә үпкәләмәде, шаркылдап көлле.
Мин дә сезне ул көнне, бу хатын-кызларга өркеп караучы дивана икән, дигән идем
Өстсцә анадан тума диярлек чибәр туташ давы лдай килсә, диванага әйләнми хәлен юк Хатын-кызлардан куркам мин. Зәйнәп Бер авызы пешкән салкын суны да өреп каба
Минем кебек чәчбиләрнең авызыгызны пешергәннәре бар. димәк ’ Бар. Зәйнәп, бар Дөнья бит Әйдәгез, ул турыда гәп куертмыйк, калдырыйк әле. Мине монда балга хирыслыгым түгел, редакция йомышы китерде. Редакторыбызга, газетага умартачылык турында материал кирәк, сез тиз генә «Колай» совхозы чүннигенә барып, аны карап кайтыгыз әле. дин җибәрде ул мине монда
һәй. шыр ялганчы икәнсез, кунакка килдем, дип күземә карап алдадыгыз Чыпчык борыны кадәр генә лә ышаныч юк икән сезгә.
Чыпчык томшыгы кадәр дә диегез. Зәйнәп, кошларның борыннары томшыкларында. Сүзне нәрсәдәндер башларга кирәк иде бит Шатланыгыз, газета кортын сыйлап маташмассыз, миннән чыгымсыз гына арынырсыз Кунак шайтан суы омег итә. ә гатетчыны сүз белән сыйласагыз ла. башы күккә тия
Зәйнәп яңадан җитдиләнде
Умартачылыкта нәрсәләр кызыксындыра сезне'.’ Сорагыз, белгән-нәрем не сөйләрмен
Сездә кортчылык турында китаплар бардыр миңа шу гарный эшегездә иң кирәклеләрен берничә көнгә биреп торсагыз, игм Б\ бер Совхоз эшегезгә пичек булыша, совхоз җитәкчеләренә нинди таләпләрегез, нинди үпкәләрегез бар? Кортчылык хуҗачыгыгызның ки тәчәген пичек күзаллыйсыз, нинди үзгәрешләр көтәсез? Бу ике Шушы сорауларыма җавап бирсәгез, хәзергә мина шул җитә
Бик гади сораулар болар Сез. журналист буларак, безнең тармак белән тирәнрәк кызыксынырсыз дигән идем Зарар юк. әңгәмә куертырга әлегә болары да җитен торыр Умартачылык турында китап ларым бар. «Корт чылык» дигән журнал да алам, г лнышырга аларны сезгә бирермен, ул зур мәсьәлә түгел. Совхозның кортчылыкка булышуына, аның җитәкчеләренең миңа мөнәсәбәтләренә килсәк. уңай сүз әйтә алмыйхГ Дөрес, совхоз җитәкчеләре бал яраталар, әмма алар кортларның бәген табышны г ик юкә чәчәгеннән генә җыюларын омег итәләр Чүнниккә якын җирләрдә карабодай, көнбагыш, ак һәм ал тукранбаш чәчүлекләре бу г- дыру. баллы башка төр үсемлекләр дә чәчү турында гамьнәренә дә кертмиләр Чүннигебездә умарталар санын ишәйтү мәсьәләсе дә проб темага әйләнде Умарта тарыбызның күбесе тузган, иске А гарны яңа гарта алыштыруга да совхоз җитәкчеләре каршы юра га р Корг ларга тннтгәт те сарайлар нигә, торыр урыннары бар. шул җиткән, дип карыйлар А тарның ул юрак тары күксегән яки жил уйнар. гык тишек-тошыклы, ярык гы булуларын ишетергә гә теләми гәр Үзләре исә бал җитештерүне елдан- ел арг Iыруны та гәп игәләр Алар өчен нн мөһиме табыш. кортларга кыш чыгарлык баз калмаса да. ике ягып бер юш гәрснә дә керми
Бу пыр дымсыз хатын чүнниктә ничек эшли башлаган икән, умар- галык өткән яшьтәге кешеләр урыны биг диясездер инде сез Башына төшсә башмакчы буласың икән Бат кортлары белән шөгыльләнергә
түгел, мәктәптә эшләргә, балаларга белем, тәрбия бирергә тиеш кеше мин. Университетны тәмамлагач, өч ел укыттым да мәктәптән куылдым. Элекке коллегаларым хәзер хәтта очрашырга куркалар. Мәктәптән сөрелгәч. иремә дә кирәгем калмады — ташлап китте Шуннан соң эшсезлек* тән. ялгызлыктан качу өчен монда умарталыкка килдем. Заманыбыз өчен, гомумән, типик зат түгел мин..
Чүнник тирәсе бал кортлары безелдәвеннән гөжләп тора. Ул тырыш, эш сөючән бөҗәкләрнең аяз. матур, җилсез көнне заяга уздырасылары килми. форса< тан тулысыпча файдаланып калырга тырышалар. Кортларның Зәйнәптә дә. миндә дә гамьнәре юк. үз эшләре эш.
— Сер булмаса, бәлки, әйтерсез, укыту эшеннән ни өчен җибәрделәр сезне?
Зәйнәп миңа сынаулы текәлде.
Үзе укытучы түгел кеше бүгенге мәктәп хәлләрен белми. Мәктәптә хәзер, балаларга белем бирүдән бигрәк, югары күрсәткечләр турында кайгыру өстенлек итә. Мәктәп бусагасын яңа атлап кергән сабый беренче адымнарыннан ук алдашырга өйрәтелә башлый. Укытучының бөтен буш вакытын төрле җәмәгать эшләре үтәү, дәрес планнары төзү, ведомостьлар тутыру, укучыларның өйләренә бару, дәфтәрләр тикшерү, ата-аналар белән очрашулар ала. Аңа белемен арт тырырга. дәресләргә әзерләнергә вакыт та калмый. Хезмәт хакы түбән. Авыл укытучылары мәктәп турында түгел, үз шәхси хуҗалыклары турында кайгырталар. Аларның күпчелегенә мәктәп әллә бар. әллә юк. Шуларга — торгынлыкка каршы чыкканым өчен миңа бүре билеты тоттырдылар.
— Нинди факульте! бетердегез сез?
— Биология факультеты. Алдаша дисезме әллә?
Аллам сакласын, алай димим. Мин үзем быел гына педны бетердем. Тарих-филология факультетын Әллә сез дә филологмы дигән идем.
— Ә сез нигә мәктәптә эшләмисез, редакциягә урнаштыгыз? Нигә бушкуык. шалтыравык язмалар белән тулган ялган, берәүгә дә кирәге юк газетаны чыгаруда катнашасыз?
Мин тирән көрсендем.
Язмышым шулай кушты.
Ничек алай, чүпрәк түгелсездер бит сез?
Бәлки чүпрәкмендер дә. кем белә?.. Сөйли китсәм, тормышым адәм ышанмаслык минем. Зәйнәп. Сөйләшмик ул турыда. Вакытыгыз кысан булмаса. бераз хуҗалыгыгыз белән таныштырыгыз мине.
- Әйдәгез, тик битлек киегез. Кортлар ят кешене яратмый. Бигрәк тә исерекләрне, тәмәке тартучыларны. Тагын тәннәреннән тир исе аңкыган шапшак кешеләрне.
- Битлек киеп тормыйм. Абригыгыз тешләмәде бит. бәлки, корт-ларыгыз да аяп чакмас.
- Кортлар. Абрик күк. әйткәнне тыңламаслар, алар миңа буйсын-мыйлар.
Ни булса ул. битлек кимим, корт чагуны тәңгә сихәт диләр..
Мәйлегез. Чаксалар, мин кисәттем сезне, үзегезгә үпкәләрсез.
Зәйнәп мине умарталары арасында шактый йөртте Кортлар безгә HI ыибар ит мәделәр, үз эшләрендә булдылар.
— Кара, кортлар сезне үз иттеләр бит. ник берсе шикләнеп яныгызга килсен. Монда аяк баскан начальникларның берсе дә алардан өлешсез китмиләр! Шуңа алар чүнниккә көн сүрелгәч, кортлар эшләп аргач, кичке якта гына күз салалар.
Кортлар минем монда бал өмет игеп килмәвемне беләләр булыр, шуңа тимиләрдер Ярар, кортчылык турында берәр китабыгызны бирегез дә, эшегездә бүтән комачауламам, китәрмен.
Без тыштан чүнник өенә кердек. Зәйнәп миңа тышлыгына «Кортчылык» дип язылган бер калын китап тоттырды. Аннары тиз генә идән астына төшеп, аннан ниндидер бер чүлмәк алып чыкты.
Көн бик бөркү, эчәсе килде, сусынны басыйк әле.
Ул ян стенага беркетелгән ябылмалы шкафтан ике стакан алып. алар1а чүлмәкчән шаулап күбекләнеп торган саргылт сыекча агызды.
Ачы балмы бу? дип кызыксындым мин. стаканнарга күрсәтеп шул. төчесен аның эчмиләр, ашыйлар. Йәгез, күгәрик
Мин күгәрмим. Зәйнәп, рәхмәт Балнын бик мәкерле эчемлек икәнен ишеткәнем бар. бодай да акыл ө төшкәндә йоклап калганмын шуна шәрәб. аракы, бал. сыра ише эчемлекләрне үземә дошман санап авызыма алмыйм.
Күңслсезгә күлмәк кидермиләр, мәйлегез. Ә мин. гөнаһлы бәндә, сусадым, дип. балын бик тәмләп эчте Зәйнәп.
Чүнниктән кайткач, Зәйнәп биргән китапны актарып утырганда, аның эченнән ике ягы да тутырып язылган бер дәфтәр биге килеп чыкты Анда эре йөгерек хәрефләр белән: «Юкә агачы 20 яшьтә чәчәк ата. 300 400 ел яши. Бер гектарда үскән 30 40 яшьлек юкәләрдән 1000 килограммга хәтле бал алып була. Андый кишәрлектән корт иле көнгә 10 15 килограмм бал җыя. Умарталыкта, гадәттә. 120 умарта була Бер гектар өрәңгедән бал кортлары 200 килограммага кадәр бал җыялар Районда ике мен ярымнан артык корт иле исәпләнә. Шулар 1956 е тда 284 центнер бал җитештерсәләр. 1957 елга ул 183 центнерга калды Шәмәхә чәчәкле Иван-чай үсемлеге гектардан 350 килограмм, кура җиләге 100 килограмм, фацелия 200 килограмм, карабодай 70 килограмм, тюцсрна 35 килограмм бал бирә. Ак һәм алсу тукранбаштан бал кортлары 100 килограммга хәтле татлы сыекча җыялар Көнбагыш, горчица, шепкән кебек культуралардан һәм кандала үләненнән дә шактый күләмдә бал алырга мөмкин. Кортлар бал гына түгел, бик кыйммәтле тару чима ты корг икмәге чырышна да җитештерәләр», дип язылган иде
Бу язуны мин. бәлки материалымны эшләгәндә яран куяр. дип. күчереп алдым.
Җиденче бүлек
едакторыбызның йомышын йөземә кызыллык килмәслек игеп башкарырга тырыштым. Башта умартачылык турында мәгълүматлар җыйдым, аннары район үзәгенә якындагы оч колхоз чүннигенә барып кайттым. Чүнникләр бер-берләренә охшамаганнар иде Аларның барысы турында да гомуми мәкалә язаргамы, әллә тик берсе турында гына сөйләргәме дип. шактый вакыт бер карарга килә алмый уйландым. Ахырда Зәйнәп эшләгән чүнник һәм аның үзе турында җитди мәкалә язарга булдым. Моның өчен Зәйнәпне шәхес буларак га белергә игеш идем Мәктәпкә барып, аның андагы эше гурынла сораштым Элекке коллегаларның барысы да Зәйнәпне дорфалыкта, тискәрелектә, үзсүзлелектә гаепләделәр Бездә эшләгәндә аның төн хәсрәте кол тек гивыбызда низаг аргы низаг тудыру иде. ул мәктәптән киткәч бет иркен сулый, тынычлап эшли башладык, чебеннән фил ясарга, тырнак астын нан кер эзләргә ярага иде ул. диделәр Ә аның укытуы ничек и те. бочки эшен дә аннан-моннан гына үтәгәндер у i. диюемә, у т яктан ана сүг әйтерлек, гөнаһына керерлек түгел, дәресләрен Зәйнәп бер шып итеп үткәрә, балалар аны яраталар иде. үтә таләпчән тете, һәрвакыт тик үтен генә хаклы санавы, бүрәнә аркылы бүре күрүе абындырды аны тиде тар Хәзер очрашканда беребез белән дә исәнләшми, мыскыл ты ел миен ЧИТКӘ каран уза. Педсовегларда ул яшь. аз тәҗрибәле укытучыларта тына гүгсл, карт, тәҗрибәле укытучыларта да «Ссзтә не т.н от исемен йөртү харам, сез балаларда әхлаксызлык тәрбиялисе <. төрсс төренә әзер,юнен
Р
килгән укучыларга да. әзерләнмәгәннәренә дә бер үк герле билгеләр куеп, укучыларыбыздагы тырышлыкка, кызыксынучанлыкка балга чабасыз. Укучыларыбызның кайберләре чирек буена фәннәрне «икеле»гә генә үзләштерәләр, ә чирек ахырында күз йомып шуларга «өчле» чыгарабыз Без кемне алдыйбыз шулай? Күрсәткечләребез гел туксан тугыз проценттан түбән төшми. Аны түбәнәйтсәк, мәктәбебезне төрле җыелышларда. киңәшмәләрдә начар дип чәйнәлүдән куркабыз», дип. директорыбыз Сафуан Галимовичның канына күп тоз салды. Хәзер инде, ялган күрсәткечләр белән мавыгасыз, эшемә аяк чаласыз, дип. совхоз җитәкчеләренең теңкәләренә тия. диләр. Акылы нормаль гүгел аның. Җүнле булса, аны ире ташламас иде. Бөтен коллективыбызны тик үз кубызына гына биетмәкче иде дә Зәйнәбебез, юл куймадылар, сөртен- дерделәр. Райкомдагы иптәшләргә рәхмәт, безгә аңардан котылырга алар булышты...
Нигә без башкаларныкыннан үзгә фикерле кешеләрне өнәмибез, арабыздагы андый «ак каргалар»ны нишләп сөймибез, күрәл.мибез — аңлашылмый.
Совхоз җитәкчеләреннән дә миңа Зәйнәпкә уңай бәя ишетергә туры килмәде.
— Гомәрова — үз дигәненә генә табынучы кире беткән зат. чүнниктән аны күптән тыраклатасы иде дә. тик анда Сирай бабайга ялгызына гына эшләве авыр булыр, дип. теш кысып түзәбез, диде совхозның партоешма секретаре Григорий Леушин. Зәйнәпкә характеристика бирүен үтенгәч. Кырларыбызга нәрсә чәчәсен игенчелектә бернинди мәгълүматы булмаган, бодайны арпадан аера алмаучы ул тилчә телме, махсус югары уку йортында укып кайткан тәҗрибәле агрономмы яхшырак белә? Гомәровага пеште дә төште булсын: карабодай да чәч син аңа. фацелия дә чәч. горчица да. көнбагыш та. ак һәм алсу тукранбаш та... Югарыдан төшерелгән планны без җиренә җиткерергә, аны бер генә карыш та читкә тайпылмый үтәргә л иешбез. Оялмый, чүннигегездә мии эшли башлаганчы күпме бал ала идегез дә. мин килгәч күпме бал аласыз, дип. күзләрен дә йоммый масая. Тыйнаклык, әдәп, башкалар сүзенә колак салу кебек сыйфатлар читләтеп узган аны.
Совхоз бухгалтериясендә һәр умартадан былтыр балны өченче ел- гьпа караганда утыз җиде килограммга артыграк алынганын әйттеләр. Сирай бабай, чүнникнең бөтен тоткасы Зәйнәп икәнгә, үзенең инде бөтен сәләтен җигеп кортлар белән эшләү хәленнән килмәүгә ышандырды
Зәйнәп сеңлем булмаса. чүннигебез быел кыш бетә иде. Kopi- ларыбызны ул саклап калды. Совхоз директоры көз кергәч, бал суыртырга кирәк, умарта хуҗалыгыбыз районда алдынгылыкка чыксын, дип теңкәбезгә тиде. Юк. диде аңа Зәйнәп сеңлем кисеп, кортлар да безнең күк үк җан ияләре, ашамый яши алмыйлар. Сыерларга совхоз кыш чыгарга күпмешәр центнер азык әзерләде? һәр сыерга берничә тоннамы? Бездә терлекләр өчен әзерләнгән азыкның яртысыннан күбрәге чери, черми калганы әрәм-шәрәм ителә. Бал кортлары ла үзләренә кыш чыгарлык азык тупладылар, без аларның җыйган балларын суыртып алдык инде. Кортларның үзләренә әзерләгән запасларына кагылсак, аларны һәлакәткә дучар итәчәкбез. Әйт. Сирай бабай, хаклымы мин. әллә ялгышаммы. диде. Мин дә чүннигебездә суыртырга мыскал да бал кал-мады. булганы күптән суыртылды инде, дидем. Быел яз көне Мишә ташыганда омшанникка су керә башлады. Зәйнәп сеңлем булмаса. умар- галарыбызның байтагыннан колак кага идек. Ул. совхоз ирләрен бөтенесен аякка бастырып, кортларыбызны һәлакәттән коткарды. Ут хатын ул Зәйнәп сеңлем, ут. теле борыч белән бер. әйтәсе сүзен, ике уйлап тормый, кемнең дә йөзенә бәреп әйтә...
Умартачылык турындагы мәкаләмне мин редакторга күрсәткәнче башта Зәйнәпкә укытырга булдым. Мәкаләмдә ул кортчылык гармагын- да югары күрсәткечләргә ирешү өчен җан атучы булудан бигрәк хаклык
эзләүче. торгынлыкка, сүлпәнлеккә каршы көрәтүче Дон-Кихот сымаг- рак килеп чыкты
~ Мин язмамны укытырга дип чүнниккә килгәндә Сирай бабай белән Зәйнәп икәүләп умарта карыйлар иде. Чүнниктә озак тукталуны кирәк санамадым
Зәйнәп ханым, бу көннәрдә гел тирәгездә буталганым өчен, зинһар. орышмагыз мине Чүннигегез турындагы язмам әзер. Шуны укып чыгып, фикерегезне әйтмәссезме дип килгән идем, күрәм. сез һаман эштә...
Язмагызны калдырыгыз, иптән бушагач карап чыгармын, дип жавап кайтарды Зәйнәп.
— Озакка сузмасагыз иде
Сузмам. Укып чыгармын да кич иптән кайтышлый керермен сезгә
Кич үтеп, карашы да төште Мин Зәйнәпне Мишә яры өстендәге сукмакта арлы-бирле йөрснә-йөренә көт тем Әмма ул нигәдер озаклады, күренмәде.
Димәк, язганым ошамады ана. Мәктәптә гаделлек өчен көрәшендә теләктәшлек тапмавын, укытучылар коллективын ничек үзенә каршы куюын, нәтиҗәдә укытудан китәргә мәҗбүр ителүен, совхоз умарталыгында ипли башлагач га хуҗалык җитәкчеләре белән тыныша, уртак тел таба алмавын язуым хәтерен калдырды, күрәсен
2
арийша түтинең печәнлегендә әле яна гына йокыга киткән идем бугай, кемнеңдер кулыма кагылуына уянып, башымны кү гар, ю»
Кем бар монда?
- Бу мин Зәйнәп Куркыг гым. ахры'* дигән җавап ишеттем.
Зарар юк. дидем Килерегезгә өметемне өзгәч. Йокларга яткан идем инде. Килдегез, рәхмәт. Инде фикерегезне әйтегез, язма барырлыкмы?
Ашыкмагыз, атны җиккәнче үк чыбыркылый башламыйлар. Ирек Бераз сулу а гырга бирегез Совхозда гомуми җыелыш булды, сезнең янга яктыда килергә шуңа тоткарландым Укыдым әйберегезне. Сезг ә бер-ике сүт белән әйбәт якгг начар язг ансыз дип. кенә җавап бирәсем килми Башта әйтегез, бүген мине печәнлегегездә кундырасызмы’
Кызык, нигә кирәк аңа минем янымда куну'.’
Печәнлек минеке түгел. Марийша түтинеке. Гайбәттән курык- масагыз. куныгыз.
Гайбәт төтен түгел, күзгә кермәс Марийша түш мина монда йокларга рөхсәт HI ге ип ie. Бәлки, сез куркасыздыр гайбәт тән?
Намусымнан бүтән беркем алдында да хисап бирәсем юк минем
Яныгызда кундырасыз, кумыйсыз, димәк?
Үзегезгә карагыз
Зәйнәп янәшәмә ятты. Күңелемдә, нәрсә кирәк ана. кемгә саный ул мине, дигән вәсвәсә борынлады
Ү зегез турында сөйләг ез ә. ге. мин сезне богенләй белмим би г Сез мине әнә биш бармагыгыз кебек өйрәнгәнсез. кунак ашы кара-каршы булсын, диде төнге «кунак», мина сыена төшен
Тормышым күңелсез минем. Зәйнәп, аның кешегә сөйләрлеге юк. дидем мин теләр-гегөмәс кенә Бетүегез кирәк микән аны'
Кирәк. Ирек Язмагызны укыгач, сеше якыннан беләсем килде Я гмам ничек, барыр гыкмы’ Ул нинди ьззенр калдырды'’
Әйбәт тәэсир. бершш ти я пан да кермәгән анда Ләкин аны газетагызда басгырсагыг. районыбыз җитәкчеләре сезне башыгыздан
М
сыйпамаячаклар. Хакыйкатькә көн юк Пшрәчгә. бөтен нәрсә ялганга, кода-кодагыйлыкка корылган. Бу язмагыз өчен, фиркале булсагыз, кызыл билетыгыз белән дә саубуллашуыгыз бар.
— Куркытасыз булыр? дидем, көлеп.
Куркытмыйм, уемдагыны әйтәм.
— Сез моннан бер ел чамасы элек кенә хадык дошманы саналган кеше янәшәсендә ятуыгызны беләсезме?
— Шаяртасыздыр?
Шаяртмыйм. Халык дошманы исәпләнеп, чәнечкеле тимерчыбык киртәләре артында, биш елга якын каты сак астында, казна исәбенә тереклек иткән мәхлук мин
— Нәрсә өчен утыруыгызны сөйләгез әле.
Аның өчен бөтен үткәнемне янә бер кат сөреп чыгарга кирәк миңа. Утыз җиденче елда кешеләрнең эзсез юкка чыгуларын, бәлки, ишеткәнегез бардыр? Минем дә кимсетелү-түбәнсетелүләрем шул елдан башланды.
Ничек алай, сез малай гына булгансыз ич әле ул вакытта?
— Минем әтием белән әниемне кулга алдылар, мин берүзем калдым.
- Гафу итегез, язмышы берәүнең дә маңгаена язылмаган. Әтиегез белән әниегез хәзер кайда. Казандамы?
Белмим, алар шул утыз җиденче елны кулга алынгач, юкка чыктылар.
Якыннарыгыздан хәзер кемнәрегез бар?
Мин дуадак каз кебек бербашым. беркемем дә юк. Тормышым — тәкъдир иркендә. Киләчәккә бернинди планнарым да юк. иртәгәм булса ни дә. булмаса ни. Йоклыйк. Зәйнәп ханым, иртәгә миңа да, сезгә дә эшкә барасы.
Мин төнге кунагыма аркам белән борылдым. Ул йоклыйк та. йокламыйк та димәде. Үз-үземне сүктем. Нигә дип очраган бер кеше алдында мескенләнәм. теләсә кемгә отчет бирәм мин? Юк. мескенләнмим, күрегез, абзагыз утны, суны кичкән бәндә, дип кукраям, шапырынып күкрәк кагам. Йә. ахмак дими кем дисең мине?.. Нигә бу хатын янымда ята? Нигә ул монда кунарга калды? Нәрсә кирәк аңа миннән?.. Бәлки, язмамны редакторга күрсәтмәскәдер, аңа. эшем барып чыкмады, кушкан йомышыгызны үти алмаганым өчен мин җебегәнне гафу итегез, дияргәдер? Алай эшләсәм, мәктәпләрдәге һәм совхоздагы үземә мәгълүм башбаштаклыкларга күз йомам, яшереп калам булыр...
Кинәт лапасның печәнлек янәшәсеннән Марийша түтинең әтәче карлыккан ямьсез тавыш белән:
Ки-и-кри-и-кү-ү-ук!..—дип бөтен Питрәчкә сөрән салды.
Печәнлектә йоклый башлавымның беренче төненнән үк мин ул әтәч белән көрәш башлаган идем. Мине ул печәнлеккә тәүге кат йокларга менгәч әлеге күк үк. искәрмәстән шыран ярып, уятты. Шуңа күрә моңарчы аны һәр төнне кичтән үк кетәктән алып чыгып лапасның бер почмагына бастырылган иске буш мичкә эченә иртәнгә кадәр утырта торган булдым. Бүген исә кич буе Зәйнәпнең язмамны кигерүен көтеп, йокымны бүлүче кушбугазны кисмәгенә утыртырга оныткан идем.
- Күңелле икән сезнең монда. Колак төбегездә үк төннәрен дөнья ярып, разбой акыруга ничек түзәсез? — диде Зәйнәп, иңемә кагылып.
— Әтәч белән без бер-беребезгә комачауламау, үзара тыныч, үпкәләшсез яшәү турында килешендек, игътибар итмәгез,—дидем мин. урынымнан торып.
Әтәч мине мыскыллаган төсле яңадан бар тавышына сузып сөрән салды. Аңа төрле тавышлар белән Питрәчнең башка әтәчләре кушылды. Мин печәнлектән төшә торган баскычка үрмәләдем.
Кая китәсез сез, ятыгыз, булмаса мин китим.
Китмәгез, мин әтәч белән сөйләшәм дә мепәм. азына ул явыз.
Әгәчне кетәгеннән алып чыгын, кисмәккә ятым. Аннары печәнлеккә менеп:
Гынычлап йоклагыз. Зәйнәп ханым, сезне бүтән борчучы булмас. дидем.
Минем йокым качты инде. Ирек. Сезнең турыда уйлап ятам менә. Сәер кеше сез Яныгызда әллә мин бар. әллә юк. аркагызны борып я г тыгыз да. шундук борыныгызны сызгырта башладыгыз Ярый әтәч уят 1ы әле сезне, аңа рәхмәт. Безнең печәнлектә икәүдән-икәү генә гөнаһсыз кунуыбызга берәү дә ышанмаячак бит
Сез әллә безнең бергә кунганны Питрәч буйлап сөйләп йөрмәкче буласызмы?
Аны мин сөйләп йөрмәсәм дә беләчәкләр. Авыл авыз, кыр күз, урман колак дигәнне ишеткәнегез бардыр, шәт
Сөйләсеннәр, намусыбыз пакь булса, ана бернинди кер дә кунмас
Әдәпсез соравым өчен үпкәләмәгез, сезнең яратканыгыз, моңарчы хатын-кыз куенында булганыгыз бармы ’
Андый нәрсәләргә миңа вакыт тигәне юк әле. Зәйнәп ханым Башта әги-әниемнән калгач яiимлек ачысын татыдым, аннары авыр фронт юллары үтелде, сугыштан кайткач, ачлы-туклы студент лык еллары. аннары төрмә, колонияләр. Сезне кызыксындырган гыйшык-гайш- рәткә вакыт тимәде.
Моңарчы хәтта үбешкәнегез дә юкмы әллә?
Бар дисәм дә ялган булыр, юк дисәм дә алдармын Хакыйкать шулармын икесе арасында, теләсәгез ничек аңлагыз.
Төнге кунагыма мин Оля турында сөйләүне кирәк тапмадым
Әтәчне кисмәккә утырткач, без йокламадык, тәп куерттык Зәйнәп үзенең бала ча1ы. мәк юш ә укыганда бәген буш вакытын рәсем ясауга багышлавы, хәзер, бик теләсә дә. буяулар белән кәгазь яки киндер пычратырга вакыты юклыктан зарланды.
Чүнниктә яраткан шөгылем белән мавыгырга вакыт юк Анда мин бәйдәге )г төсле Й«» теге, йә бу эш кичектерүне көтми алдыма баса Сүз барышында ул язмамның, аның чүннигеннән бигрәк, үзенә багышлануына уңайсызлануын әйтте.
Ничек уйлыйсыз, бәлки, анын мәктәпкә кагылышлы өлешен алып ташларгадыр? дидем
Кирәкми, язмагызның бәген тозы да шунда, дин. каршы килде Зәйнәп. Аннары ул моннан оч ел элек Пигрәчтән сигез километр чит юге Починок исемле инде бетүгә йөз тоткан урыс авылында бер укытучының классында чирек процент га өлгереш бирмичә бәген республикага м.к- хәрәтә калуын офтанып сөйләде.
Починок зур авыл түгел Нибары жиде-сигсз хуҗалык анда Кешеләренең күбесе картлар. карчыклар Яшь гаиләләрике-өч кенә Бөтен авылларына биш-алгы бала бар Аларны надан калдырмас өчен Починок мәктәбендә әле дә бер укытучы асрала һәр класста бер йә икс укучы исәпләнә Укытучы барлык классларын аерым-аерым гүгел. берьюлы укы га Өченче с г. анын бәхетсез тегенә.беренче классiа акылы ками i түте г бала укый башлый. Ел буе тырышса да. укыгучы аны санар!а га. хәрефләр танырга да өйрәтә алмый Шуңа күрә район мәгариф бүлегенә у г. Починок мәк гәбенең беренче классында укыган бердәнбер бала Фә гәп Фә. гонов с. г буена бер г енә фәннән дә ө п ермәде. шул сәбәпле у. г классында икенче елга калдырылды, дип отчет бирә Бу көлке һәм бер үк вакыт га аяныч 1.1 Укытучы үз намусына ran төшерергә теләмәгәне өчен гелгә кергс Шаккатыргыч хөбөрлер иләүче җилкуар бер журналист бу хаяш хәг га о гкә газетасында да ягын чыкты Ул укытучыны булдыксыз пакта, пешмәгән текю гаеплә гс. класста бердәнбер баланы га санарга, хәрефләр танытырга өйрәтәа гмау хурлык, циркта әнә эт гөр булып и ләр ломнарга өйрәтелә, лип я г ты Дебил баланы нәрсәгә өйрәтеп булсын, ул уйлый белү сәләтеннән гулысынча мәхрүм нч Исеме бала, җисеме гере бүкән
Зәйнәп белән без төне буена күп нәрсәләр турында сөйләштек. Иртән аерылганда, ул, мине үбеп:
Бу сиңа башка комагай ирләргә охшамаганың, янәшәмдә хатын кеше ята дип. миңа нәфесләнмәгәнең, кешегә исәпләгәнең өчен. диде.
3
едакторым язмамны минем алда ук укып чыкты да: Материалыгыз ошады миңа Тәрҗемә итегез, газетала- рыбызның икесендә дә киләсе санда бирербез.— диде.
Өстемнән, гүя. тау төште, иркен сулап куйдым. Әмма иртә тыныч-ланганмын булып чыкты Язмам газетабызда басылу белән редакторыбызны райкомга дәшеп алдылар. Аннан ул шактый озак торып, сөмсере коелып кайтты. Шуннан соң озак та үтмәде, газетабызның җаваплы секретаре Алексей Евстигнеев минем янга кереп
Сезне райкомның беренче секретаре иптәш Филиппов әңгәмәгә чакыра,—диде...
Райком секретаре таза бәдәнле, керпе инәләре сыман гырпаеп торган кыска кызгылт чәчле урыс мине өстәле янына баскан килеш, чыраен чытып каршылады.
Син яздыңмы бу саташуны? диде ул. өстәлдә яткан газетага ымлап.
Нинди саташуны? — дидем, нәрсә турында сүз барганны аңламаганга сабышып.
Аңгыра сарык булып кыланма, җавап бир!.
Ачуым чыкты, иң шәп саклану чарасы — үзең һөҗүмгә күчү, дигән тәгъбир хәтеремә килде. *
Җикермәгез миңа. Сез түрә, мин хезмәтче түгел. Сез дә. мин дә коммунистлар, тавышыгызны күтәрмәгез, мин чукрак түгел.
Райком секретареның күзләре акайды, яңак мускуллары биеп алды, йодрыклары төйнәлде. Ул тешләрен шыгырдатып өстемә килде.
Син мине ничек сөйләшергә өйрәтмә, җавап бир. хәсис!
Нинди җавап?
Менә моны син яздыңмы?
- Әйе. мин яздым.
— Ничек килеп эләктең син безнең редакциягә?
Мине монда партия өлкә комитеты җибәрде.
— Ә районыбыз мәктәпләренә яла ягарга сиңа кем кушты?
Кешечә сорашмасагыз. җикеренсәгез, мин сезнең белән сөйләшүне артык саныйм, чыгып китәм.
Куркыттың!.. Чык. дүрт ягың кыйбла, көчек. Башка күземә күренәсе булма. Олак бу районнан, монда бүтән эзең булмасын!..
«Әгәр сине түбәнсетсәләр, бу син күпмедер дәрәҗәдә хаклы дигән сүз».- дия иде колониядә инженер Арон Маневич.
- Яхшы, мин чыгам, әмма синең тәнкыйтьне кысуың, районны бөлгенлеккә алып баруың, бөтен башбаштаклыкларга үзеңнең дә күз йомуың һәм башкаларны да шуңа ук өндәвең турында бүген чыккан шушы газета белән бергә кичекмәстән иптәш Хрущев исеменә Үзәк Комитетка язам. Иптәш Хрущев синең ише икейөзле бушбугазларны гына түгел. ҮКны озак еллар эчтән таркаткан Молотов. Каганович. Маленков шикелле муртайган түрәләрнең дә. партия эшенә аяк чалганнары өчен, артларына типте. Сине дә шул көтә. Хуш!
Беренче секретарь, үз өстеннән Үзәк Комитетка хат юлласымны ишеткәч, күзгә күренеп шиңде. Нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачт ы. 1әкин сүзе чыкмады Мин, әңгәмәбезне төгәлләнгәнгә санап, ишеккә юнәлдем.
- Чыкмагыз, утырыгыз әле. сөйләшик.—диде беренче секретарь, артымнан килеп, үтенгән тавыш белән.
Р
Сөйләштек ич инде, җитәр. Мине эшем көтә. дип. мин ишекне шап итен ябып чыгып киттем.
Редакторыбыз, аның урынбасары, газетабызның җаваплы секретаре мине редакциябезнең ишеге төбендә каршылады лар
— Сезгә иптәш Филиппов райкомга яңадан килергә куша
Мин әле генә аның яныннан чыктым Кирәк булса, ул монда у зе килсен Аның белән бүтән сөйләшер сүзем юк.
Коллегаларымны киреләнүем гаҗәпләндерде Чебен дулап тәрәзә ватамы?. Райком секретаре теләсә сине җир белән тигезли бит. җүләр. дигән кызгану күрдем мин иптәшләремнең күзләрендә.
Райкомга барудан байт тартуыңны телефоннан иптәш Филиппов- ка үзең әйт алайса.
- Шалтыратыгыз аңа..
Николай Ильич үз бүлмәсеннән беренче секретарьга шалтыратты. Мин. трубканы үземә алып:
Сезгә миннән тагын нәрсә кирәк, иптәш Филиппов'’ дидем Мәкаләдә телгә алынган мәктәп администрациясен һәм умарта хуҗалыгының эшенә аяк чалучы совхоз җитәкчеләрен райком бюросында җәзага тартмый торып мин сезнең белән сөйләтмәячәкмен > геном, мине бү тән борчыматыз. һәм трубканы куйдым.
Телефоннан беренче секретарьга әйткән сүзләремне тынлап торган коллега ларымның күзләре мат айларына менде
Ут белән шаярасың, агайне Филиппов кем ю син кем’ диде редакторыбыз, тирән борчылып.
Кешелек сыйфатларын югалтмаган бу тса. у i әле бүгенге тәкол- лефсезлеге өчен килеп бездән гафу үтенер Николай И тьич Юкка борчылмагыз. дин тынычландырдым аны
Кич. эштән кайтканда, урамда Зәйнәпне очрат гым У л мине язмамның дөнья күрүе белән котлады. Аңа мин редакторыбызның һәм үземнең мәкаләм басы тын чыгу уңае белән райкомга чакырылуыбызны әнием Иптәш Фи Липпов белән булган ятышсыз сөйләшүебезне гетто алуны кирәк танмадым, райкомда язмам өчен бераз гына шелтә тәдсләр тилем
Районыбыз хуҗасы үз биләмәләрен юге җитешсез текләр, чатаклыклар турында тел тибрәтергә базучы тартты өнәми У т өеннән чүпне читкә чьпарган кешеләрдән тиз арына, күрерсез, сезне дә эшләгмәчок монда, диде Зәйнәп, хафаланып
Таяк икс баш ты. нш каршы төштем аты Банки мина i у i е т. \ I түрәнең үзенә районнан табан ялгыратырта туры ки терә те. белеп булмый
Оптпмист сез. опIимиет. диде әңгәмәдәшем, исе китеп
Газетабызда язмам чыккан атнада ук райком бюросы җыйналып, анда Зәйнәп эшләгән мәктәпнең директорына, мәктәпнең уку-укыту будете мөдиренә, совхоз директорына, совхозның баш агрономына һәм партоешма секретарена шәхси карточкаларына ятып каты шелтә бирергә, дигән карар кабул птелле Ул карарны газетабыз «Ьезнец материл т лар эзеннән» тигән баш астында урыс һәм татар те төрендә басып чыгарды Иптәш Филиппов Николай И п.ичтан ла. миннән дә мәкалә чыккач урыпсызта кызганы өчен телефон аша тафу үтенде
Мин. үзем дә сизмәстән, иптәш тәрем арасында каһарманга .«вере т- дом. Алар. Ш11ӘШ Филипповны ничек итә китерә а т тын син тип таҗән- ләпде тор Минем г урыла. югары га берәр таянычы бар тыр аның, шунсы г безнең беренче секретарьны игә китерә азмас и те тиюче тор тә табы т.гы
Бер көнне Зәйнәп, ист.«-санда юкта, редакциям кереп, миңа
Райкомнан кайтып килешем Ан та мине яналан мәк тонка әй юнен кайтырга шм тәдсләр. мин каршы ки т тем. ш тс өзатырта чыккач Печән.тетсбезнс оныта алмыйм, яныгызга бүген төнлә татын китом. KOICI ез.
Мин кырт кисеп:
Килмәгез, кирәкми. шлем
Сигезенче бүлек
1
айком бюросы, башка бик күп коммунистлар белән беррәттән, мине дә район колхозларының берсенә Бөек Октябрь социалистик революциясенең 40 еллыгына багышланган тантанада чыгыш ясарга җибәрергә карар чыгарганы мәгълүм булды. Чыгыш ясарга кайсы авылны сайлау һәр коммунистның үз ихтыярына куелган иде. Мин Питрәчтән егерме биш километр читтә урнашкан «Коммунизм» колхозына барырга булдым. Анда баруымның төп сәбәбе — ул колхозның газетабызда бик аз телгә алынуы иде.
«Коммунизм» колхозына барырга транспорт көтеп тормадым, җәяү киттем. «Коммунизм» колхозына юл сазлы болыннар аша үтә икән. Юлдашка миңа Казаннан әнисе янына кунакка кайтучы, аркасына дәү биштәр аскан, яше инде утыз тирәләренә якынлашкан, таза гәүдәле, чиртсәң кан чыгардай тулы түгәрәк йөзле, юл буе черт -черт сагыз чәйнәп кайткан сүзчән Әкълимә очрамаса. «Коммунизм» колхозына ул көнне, бәлки, барып та җитә алмас идем. Аңа рәхмәт.
— Казанда мин инде дүртенче елымны торам. Башта ипилек-тозлык га урысча белмәгәч читен иде. урысчаны әзрәк пупалый башлагач күнектем гагы Авылыбыздан элек тә туйган идем, инде шәһәргә күнеккәч, анда кайтып күренәсем дә килми, дип зарланудан башлады ул сүзен.
— Алайса иик соң, тездән саз ерып, үлә-бата кайтасыз анда?
Әни бар авылда. Яныңа үзем бара алмыйм, җаең чыкканда айга бер-кайда бер кайтып күренеп кит, дип хаты саен ялвара. Сәламәтлеккә туймый әнием, бүген бар ул, иртәгә юк. Үлеп-нитсп китсә, сүзен тыңламавыма ахырда үкенермен, дип. теләмәсәм дә юлга чыгам.
— Авылыгыздан җаныгыз нигә бизгәнне сөйләрсез, бәлки?
һәй, котырган этне бәйләп куйсаң, ул да бәен өзеп качарлык хәзер Салтышга. Колхозына «Коммунизм» исемен мыскыл итеп биргәннәр кебек аның. Аннан бер чыгып киткән кеше кабат әйләнеп кайтмый. Салтыш, шүрәле каргаган авыл күк. елдан-ел бетә бара. Кешеләр генә түгел, зиратына оялаган каргалар да башка авылларга күчеп бетте инде аннан.
— Авылдашларыгыз туган нигезләреннән берәм-берәм тайгач, хәзер кем эшли соң колхозыгызда?
Җирләрне. МТСтан килеп, сөреп чәчәләр. Игеннәрне урып-җыю да шул ук МТС өстендә. Терлекчелектә авылдан китми калган гарип- горәбә дә. карт-коры, малай-шалай һәм кыз-кыркын селкенә. Ышанасызмы. язын-көзен яңгырлардан, кыш көне салкыннардан ышыкланырлык кечкенә генә клуб әсәре дә юк Салтышга. Мәктәбебез дә җүнле кешенең мунчасы кадәр генә. Анда да укыр кеше санаулы гына—бөтен авылга унбиш-егерме бала бар
Районыгыздагы бүтән авылларда хәл сез сөйләгәнчә үк мөшкел түгел бит. туган авылыгызны сез ачудан хурлыйсыз булыр?..
— Менә барасыз анда, арттыраммы, киметәмме. үз күзләрегез белән күрерсез баргач,— диде юлдашым, үпкәләп. Алдашырга, туган авылыма күрәләтә яла ягарга мин тилебәрән орлыгы ашамаган ла...
— Гафу итегез, шигемне сезне рәнҗетим дип әйтмәдем.
— Сез нәчәлник кешедер әле. шуңа дөресне сөйләгәнгә ышанмыйсыздыр9
Начальниклар минем күк җәяү йөрмиләр, сеңлем. Мин дә сезнең кебек үк язмышым кыерсыткан гап-гади бәндә.
Юлдашым моңа ышаныргамы, ышанмаскамы дигән төсле мине башымнан аягыма кадәр күздән кичерде.
— Сез Салтышка кемгә барасыз9
Р
Фагирга кемгә кертерләр, шуларга Мине кабул итү колхоз җитәкчеләре эше.
Үзегез, мин нәчәлник түгел, дисез Йомышыгыз колхоз башлык- ларында булгач, нәчәлник инде, яшерәсез генәдер.
Ярар, сезнеңчә булсын.
Салтышка барып җиткәч, колхоз идарәсенә юнәлдем Ул йозакта булып чыкты Авыл кибете идарә янәшәсендә икән, анда кердем Кибеткә килгән кешеләр мина колхоз рәисенең Чыты авылына кайнап киткәнен әйттеләр Ул Чыты кешесе икән Анык гомеренең дүрттән оч өлеше Сал тыш белән үз авылы арасында үтә. кайчагында рәисебезне атналар буе күрә алмый зар-интизар булабыз, сезнең аны бүген монда очрата алуыгыз икеле, диделәр Колхоз партоешмасы секретареның биле кузгалган, авырып урында ята булып чыкты Хисапчының лаякыл исерек икәнен белдем Аллыма кемгәдер фатирга урнашу, кичен ниндидер бинага кешеләрне җыю бурычы килеп басты
Сал тышта эшемне нәрсәдәндер башларга кирәк иде. райком йөкләмәсен үтәми Питрәчкә тәпиләү турында уема да кертмәдем Авылдагы мәктәпнең ике укытучысының берсен эзләп табып, аның белән партоешма секрет арсттың өенә бардым Без килгәндә секретарьны хатыны кызган үтүк белән дәвалап азаплана иде
Мин. исәнләшкәч
Вакытсыз чирләгәнсез, иптәш секретарь, бик вакытсыз һич юты нда бәйрәм үткәнне көтәргә иде Болай авылдашларыгыз Боек Октябрь социалистик революциясенең кырык еллыгы тантанасын тиешенчә бил геләп үтүдән мәхрүм калалар бит. дидем
Секретарь миңа
Көнендә генә билгеләргә димәгән бит аны. дип каршы төште. Мин аякка баскач, шаулатып үткәрәбез без ул тантананы
Ә мин нишлим? Мин монда райкомнан ул тантанада чытыш ясарга махсус җибәрелдем бттт
Докладыгызны калдырыгыз мина, халыкны җыеп аны үзем укырмын, диде секретарь, исе китмичә
Докладым язы тматан. ул башымда минем, халыкны бүген җыярга кирәк Чәчәкнең иң күркәм чаты аткан көнендә Аннары аның нәфислеге кайтыша Бәйрәм дә шулай
Сез минем хәлемә керегез инде, иптәш, күрәсез, чирлим.
Урынбасарыгыз. партбюро әгъзалары! ыз юкмыни соң сезнең-’ Исәпкә урынбасарым да. бюро әгъзалары да бар. тик эш майтарыр! а гына кеше юк
Ә җыелышларны кайда үткәрәсез?
Колхоз идарәсендә.
Ул бикле икән бит
Аның миндә ачкычы бар Хатын, кесәдән алып бир әле аны Гаптсрию. ул ачар идарәне Җыелышка кешеләр җыюны та Т ап тери эшләр. Минем урынбасарым асылда уң кулым у т
Монда килгәндә үзенең партоешма секретареның урынбасары икәнен әйтмәде, астыртын. дип уйладым, инде чыгарга ишеккә боры н.ш укыт учыт а карап
Мине фа тир! а кемтә урнаштырырсыз икән’
Җые тыштан сон Гаптери әнә үзенә алып кайтыр сезне Кунакка ничек ю урын табар Бер кичкә кер мичкә, ди тәр
Кичен колхоз идарәсенә егермеләп кеше килде Җые тышка кадәр мин анар тан көндәлек тормышлары, ипләре турында сорашып утырдым Күбесе инде олы яшьтәге кешеләр җыйналган, араларында дүрт хатын да бар иде
Тормышыбыз, дөресен әйтер! ә кирәк. мактаныр тык түтел. иптәшкәй Ш те ара тан шәрә &»«' түб.кенә каеш танып беткән кара кәләпүш чәпәгән ямьшек борын ты атап, кайнарланып Авылда яшибез.
үзебез иген-гура үстерәбез, ә авыз тутырып ашарга ипи заты күрмибез. Колхозыбызда тегермән юк. авылыбызга он кыш көне юл төшкәч кенә кайткалый. Анда да кибетчебезнең дус-ишләре, таныш-белешләре. туган- тумачалары гына тәэмин ителә. Безгә он кайткач, кибеткә килеп өлгерсәк. он тия. өлгермәсәк. сакал сыпырып калабыз. Башка төр ашамлыклар белән дә шул хәл. Сугышка хәтле гөрләп торган авыл иде Салгыш. сугыш аны. үзе монда килеп җитмәсә дә. чүплек башына әйләндерде. Хәзер, бөтен бәлаләрне сугышка сылтавым көферлектер, елның елында авылыбызны район җитәкчеләре җибәргән әрәмтамак председательләр хәерчегә чагырдылар дисәм, расрак булыр...
Безгә 1сл. фәләнне эшләгез, төгәнне үтәгез, арышны фәлән вакыт- 1.1. сабан ашлыкларын кар китү белән чәчә башлагыз, дип күрсәтмә бирмәсәләр. без нишләргә белмибез кебек. Елның елында безгә вәкил булып район финанс бүлеге мөдире Гата Фәйрушин килә. Саламны печәннән аера алмый үзе. Авылыбыздагы тол хатыннарның итәк асларын капшарга гына мачтыр. Бер кызы, ике малае үсә инде Салтышта. Бүтән нәрсә кулыннан килмәсә дә, анысын булдыра, дуңгыз!..
Сәгать кичке җиде тулгач, укытучы Гаптери, җыелышны ачып, миңа сүз бирде.
Мин сезгә, иптәшләр, нотык сөйләмәм, ул эчегезне пошырыр, йокыгызны китерер дип куркам Бөек Октябрь социалистик революциясе I урында сезнең кайберләрегез белән җыелыш алдыннан гәпләшкәндәге кебек, гади генә итеп сөйләргә тырышырмын, дип башладым чыгышымны. Иске тормышка гирән кабер казып аны ләхеткә иңдергән Бөек Октябрь социалистик революциясе булуга иртәгә төгәл кырык ел тула. Берәүләргә кырык ел тик бер мизгел генә төсле тоела, икенчеләргә ул таять озын-озак дәвер булып күз алдына баса. Без революциядән соң тарихта күрелмәгән уңышларга ирештек. Электәге ач-ялангач Рәсәй иркен тормышта яши башлады. Илебездә социализм төзелә. Сезгә, менә монда утырган иптәшләргә ул файда бирдеме, зыян китердеме? Әлбәттә, файда китерде Без киң хокукларга ирештек, колхозлар төзедек, кулакны сыйныф буларак юк иттек Бөек революция капиталистлар өчен аяз көйне яшнәгән яшен кебек булды. Алар үз аяк асларындагы җирнең ир тәме, соңмы аяктан егасын. Октябрь җиленең үзләренә дә үтеп керәсең сизенеп, революция казанышларын юк итәргә омтылып ундүрт ил бергә берләшеп, илебез өстеиә ташландылар...
Чыгышымны кызыксыну белән тыңладылар, бүлмәдә чебен очкан тавыш та ишетелерлек иде Ахырда ярыйсы ук четрекле сораулар да бирделәр. Мин һәр сорауга мөмкин кадәр тулы җавап бирергә тырыштым. Җыелышка килүчеләр арасында миңа бу авылга килгәндә юлдаш булган Әкълимә дә бар иде. .
2
оммуиизм» колхозына Бөек Октябрь социалистик революци- ИХКясенең 40 еллыгы тантанасына багышланган җыелышта чыгыш ясарга баруым эзсез үтмәде. Кайткач, газетабызга Сал- гыштагы хәлләр турында зур мәкалә яздым.
Мәкаләм басылып чыккач, райкомның беренче секретаре Антон Егорович Филиппов мине, гадәтенчә, райкомга чакыртты. Бусында ул мине, түрәләрчә түгел, кабинетының ишеге төбендә, бүлмәсенә кергәч тә. кул биреп, якты йөз белән каршылады. Аннары, диванда утырырга урын күрсәтеп, үзе дә янәшәмә кунаклады. Баш га. тормышым, эшем турында сорашты.Сал тышка ничек барып чыгуым, андагы колхоз председателе белән райком вәкиле Фәйрушин турындагы мәгълүматларны кайдан алуым белән кызыксынды. Мин аңа Бөек Октябрьның 40 е.тлытын билгеләп үтү тантанасында чытыш ясарга райкомның пропаганда һәм агн-
1ация бүлеге тарафыннан җибәрелүем. ул колхозга баргач хуҗалык җитәкчеләреннән берәүне дә очрата алмавым, партоешма секретареның авыру булганын, ахырда андагы мәктәп укытучысы Гәрәйшин белән бәйрәм тантанасын билгеләргә колхоз идарәсенә гик егермеләп кешене генә җыя алуыбыз, мәкаләдә язылган хәлләрне шунда җыелган кешеләрнең сөйләгәнен, үземнең анда хәтта фатирга да урнаштырылмавым турында әйттем.
Авыл, андагы колхоз ошадымы соң сезгә? -диде миңа райком секретаре.
С алгышның үзенең дә. андагы колхозның да инде кешегә ошар- лыгы калмаган. Антон Егорович, дин җавап кайтардым, аның үземә мәкерле сорау бирүен абайламыйча
Шулай дисезме’ Ничек уйлыйсыз, ул колхозны рәткә кертеп юлга сала алыр идегезме сез'’
Эшче кочләр юк дәрәҗәдә ул колхозда. Антон Егорович Аны рәткә кертү асылда инде мөмкин түгел, мина калса.
Дөньяда җиңел эш тик майлы ботка ашау гына, иптәш Кадый- ров. Коч. тырышлык куймыйча берни дә майтарылмый. Менә без җитәкче иптәшләр белән җыйналып киңәштек тә «Коммунизм» колхозына председатель итен сезне җибәрергә кирәк дигән карарга килдек. Мона сез үзегез нәрсә әйтерсез?
Нәрсә әйтим. Нитрәч районы җитәкчеләренең, башлары белән гүгсл. утыра тортан йомшак җирләре белән уйлаулары шөбһәсез икән, диярмен Мин авыл хуҗалыгында профан бит Үзегез үк белеп торасыз, минем кулымнан килердәй >ш түгел колхоз председателе булу. Оештыру сәләте ток дәрәҗәсендә миндә.
Без беребез дә тут анда ук һәр нәрсәгә сәләтле булып тумыйбыз. Безне эшкә тормыш, зарурын тык өйрәгә. Райком секретаре булганчы әллә мин. шәһәрдә гуып үскән кеше, авыл хуҗалыгын белә идемме* Белми идем. Оештыру сәләтем дә чикле иде Эшли башлат ач өйрәндем. Без пар I ия солдат лары Партия кайда җибәрсә, шунда барабыз. Ул нинди эш йөкләсә, карышмый шуны үтибез Менә райком сезгә дә. коммунист буларак, койрыкта сөйрәлгән колхозны аякка бастыру бурычын йөкли
Моны сез һәрьяклап уйладыгызмы, Антон Егорович? дип, мин секрет арыгын йөзенә текәлдем Тәнкыйть мәкаләсе язган өчен миннән арыныр! а маташуыгыз түгелме бу? Нигә анда ул колхоздагы хәлләрне биш бармагыдай белтән райком вәкиле иптәш Фәйрушин түгел, ул колхозга очраклы рәвештә генә барын чыккан мин килергә тиеш.’ Сез миннән шулай котылырга, шулай үч алырга булдыгызмы? Ул хуҗалыкның көенечле хәле өчен кайгыргач, аны рәткә кертергә нигә үзегез алынмыйсыз? Авыл хуҗалыгын әйбәт бе түегез белән дә әле генә шапырындыгыз. күрсәтегез район коммунист тарына үрнәк Салтышти. райкомның беренче секретаре иптәш Филинповнын безнең колхозга аяк басканы юк әле. без аның нурлы йөзен күрергә зар-интизар, диләр. Ул авылга сез нинди юл алын барганын да белмисез булыр Моны райондагы чүпләрне читкә чыгарганым өчен сөргенгә җибәрергә омтылуыгыз дин аңладым мин Җитәкче кешетә үч тек те бу ту килешми. Антон Егорович Мин сезне .•.мә бераз акыллыракмы икән тигән идем яныштым, күрәсен Сез каршы кнлмәсәгс т. мин «Коммунизм» колхозы турындагы мәкаләмне о ткә газетасына җибәрәм аны анда бик геләп басарлар, дап уйлнйм Теләсәгез, анда сезнең ү земне ул мәкалә өчен шул колхозга председатель итен җибәрергә ният ләвегезне дә теркәрмен Нинди киңәш бирәсе т. җибәримме мәкаләмне олкә газетасына. ә тлә аны М»>скоүтә үк о тактырыйммы? Күрсеннәр ют ары гат ы ипнтш тәр районыбы тдат ы уңыш тарны
Райком секретаре йөзен чыгып читкә борылды
Җибәрмәгез Бешен арада бүген бернинди гәпләшү лә бу гмады дип санагыз. Беркая ла бармыйча, үз лиегездә тыныч кына ипләгез Хушыгы з.
Хушыгыз. Антон Егорович.
Мин беренче секретарьның йомшак диваныннан торып ишеккә юнәлдем. ул башын иеп утырып калды.
Гаҗәеп чикләнгәнлек, үчлелек, фикерләү кытлыгы каян килгән бу кешегә? Нигә ул үзен районда иң югары һәм шул ук вакыт га иң актык инстанция исәпли? Нигә нинди генә очракта да аның сүзе генә сүз булырга тиеш? Ник ул тик үзен генә хаклы һәм хөкемдар саный ’ Ни өчен аңардан бөтен кеше уттан курыккандай курка, аңа берәүнең дә. сез хаклы гүгел. ялгышасыз, дияргә кыюлыгы җитми? Түрәләрчә кыланыш аңа каян килгән, нигә аның сүзләре, кем әйткәндәй, бөереннән генә чыга? «Сезне без үзегез хурлаган «Коммунизм» колхозын рәткә кертергә, юлга салырга анда председатель итеп җибәрергә булдык», имеш Кемнәр ул без? Нигә башта ул турыда минем үзем белән сөйләшмәскә, әүвәл председатель булырга минем ризамы, түгелме икәнем белән кызыксынмаска? Партия бурычы, ди Кесәләрендә кызыл кенәгә йөрткән, һәйт диюгә шундук вәйт дияргә йоклаганда да әзер торучылар кайчандыр гөрләп чәчәк атып утырган соклангыч авылларны хәрәбә хәленә китерделәр. Шу ларның берәрсе кылган җинаятьләре, эшләгән башбаштаклыклары өчен вөҗдан газабы кичерәме, йокларга яткач төннәр буе бер ягыннан икенче ягына әйләнә-әйләнә уйлар, газаплар, үкенү, хәсрәт- офтанулар диңгезендә йөзәме? Юк. билгеле. Аның өчен җебен тартып хәрәкәткә китерелә торган тере курчак түгел, кеше булырга кирәк шул...
3
айчандыр студент Володя Ульянов сөргендә булган Кокушкино авылы янәшәсендәге Үшнә балык хуҗалыгы Татарстанда һәм аңа күрше республикаларда балык үстерү белән шөгыльләнүче колхоз һәм совхозларны ел саен миллионлаган маймычлар белән тәэмин итә. Анда бер үк зурлыктагы ясалма күлләрдә табан, сазан, киң маңгай балыкларының маймычлары үрчетелә. Ул маймычларны сату балык хуҗалыгына ел саен мул акча кереме бирә. Нәселгә калдырылган табан һәм сазан балыкларының кайберләре ундүртәр килограмм тарга. Алар- ны хуҗалыкта эшләүче ихтиологлар даими барлап-тикшереп торалар. Ана һәм ата балыклар бер-берләреннән аерым асрала. Алариын җенесләре саңакларының шома яки кы гыршылыгына карап, яшьләре тәңкәләрдәге сырлар буенча билгеләнә. Үзенә бер аерым сихри экзотик дөнья ул Үшнә балык хуҗалыгы. Мин анда, җәйгә кергәч, яңгырсыз көннәрдә атна саен бармый калмыйм Эшем чабуымнан тотмаганда, редакциябезгә Питрәчнең күршесендәге Күн авылыннан көн дә килеп эшләүче корректорыбыз Таҗи Галимовның велосипедына атланып. Үш- нәгә элдерәм Мин анда җилләп кайтырга, балыкларның ясалма күл ярына синең килеп басуыңны күреп, җим теләнепме, кызыксыныпмы, ябырылып мыжгуларын күзәтергә барам. Кулымны суга тыгуым була, балыклар шундук йомшак иреннәре белән бармакларымны кытыклый башлыйлар Бу. бәлки, аларның: табигатькә, тереклек ияләренә ваемсыз булмагыз, саклагыз безне. Җир шарына янаган экологик һәлакәткә юл куймаска өлешегезне кертегез, дип ялваруларыдыр, кем белә? .
Бүген, шактый вакыт Үшнәдә булып, редакциягә кайтуыма, велосипед хуҗасы, хәйләкәр елмаеп:
— Сөенчегә бер ярты синнән, агайне.— диде.
Гаҗәпләндем.
— Нәрсә! ә сөенергә тиеш мин. Таҗи дус?
— Нигә сөенәсеңне күңелең сизмимени?
— Сизми, сузма, әйт. ярты инде кесәңдә дип исәплә.
— Ха гының килде.
Оля килгән. Аркамнан, гүя. салкын тараканнар чабышып узды. Өнсез калдым.
К
Күптән килдеме? Кайда, редакциядәме ул? дидем телемне чак әйләндереп. '
Син моннан каядыр китү белән килде Монда түгел. Питрәч белән танышып йөри бугай әле Кайтмадымы дип инде ике-өч тапкыр кереп белеште
Җәнҗал чыгарырга, мине мәсхәрәгә калдырырга килгән Оля Пит- рәчкә. Монда эшләвемне кем әйтте икән ана? Хәер, монысы бу кадәр мөһиммени ’ Өлкә газеталарында. «Чаян» журналында ара-тирә мәкаләләрем чыга, яшеренеп яшәмим бит . Аның белән ничек тә монда редакциядә очрашмаска кирәк, аңардан тел.тсә нинди этлек көтәргә мөмкин Нинди уй белән килде икән ул Пигрәчкә? Гривки дамбасында арабызда яңадан бернинди бәйләнеш-аралашу да булмаслыгын төшенерлек иткән идем бугай ана югыйсә Юк. килүе тикмәгә гүгел Олянын. түгел
Эшкә кулым бармады, балык хуҗалыгыннан кайтканда табигатьне саклау турында мәкалә язарга ниятләгән идем, аны язуны иртәгә калдырып. хезмәттәшем Кәтибә ханымнан уртак лиебезне бүгенгә ялгызы гына башкара торуын үтенгәч, фатирыма кайтып киттем.
Ни гаҗәп, һава бозылырга чамалый, күрәсең, көн сүрәнләнгән, җил чыккан, күктә болыт өемнәре пәйда булган Мин Үшыәдән кайтканда көн искиткеч матур, тын иде Аз тына арада ул нәкъ минем кәефем кебек капыл үзгәргән... Алда мине нәрсә көтә, нәрсә.’ Эреле-ваклы күңелсез- лскләр мине гомерем буе борчырлар, вәрлекләрләр микәнни шулай’
Төрмә һәм колонияләрдә вакытта мин еш кына иреккә чыккач урманчы булу, карурманда кешеләрдән читтә тик җанварлар арасында тына яшәү, беркем белән дә аралашмау турында хыял тана идем Көннәрем тыныч, тәнтвиш-борчылуларсыз үтсә, бантка берни дә кирәк булмас, җанварлар кеше түгел, кыерсытмаслар, алар арасында гамьсез генә гомер кичерермен кебек иде. Тоткынлыкта бер мин генә түгел, бик күпләр тормышка ашмас шундый хыяллардан тәм табып, иреккә чыккач, йә кө т үче. йә каравылчы, йә урманчы, йә берәр тур елт ада маякчы, йә бакчачы будырта, фани тоньялан момкнн кадәр ерак ташырга, кешеләр белән бик сирәк алыш-биреш итәргә хыяллана иде Хыя т нинди генә матур, тат ты. мавыктыргыч булса да. тормыш, чынбарлык, гадәттә. көткәннән ачы. кырыс Язмышым ирек яулавымның гәүге сәгать i әреннән үк ү тәсссукмак ларыма киртә арты киртәләр сала, мине кайта-кайта ныклыкта, түзем тс- лектә. сабырлыкта сыный бантлады Халыкта, бәла аяк астыштан чыга, дигән тәгъбир бар Ярдәмчел, киң күңелле, беркатлы, тчкерсет булып күреш әп Олянын асылды мегера миһербансыз зат бу туы гамем.» тә кермәде бит Аны кемдер элек шундый пырдымсыз, дуамал, чолыксыз дисә, мин аның шундук якасына ябышыр идем Кем белгән Олянын игелекле. шәфкатьле бәндәдән шушы кон кебек кинәт үзгәрәсең
Фатирыма кайтып кергәндә, хуҗабикәм Марийпга түти белән Оля зур бүлмәдә өстәл янында гәп куерталар иде
Чакырылмаган кунакның тору урынымны эзләп табуына гаҗәпләнмәдем. аныц шулай буласы табигый и те
Исәнмесез, дип. үз бүлмәмә ү г тем
Оля шундук атылып яныма керле
Иркуша. мин бит бу. әллә танымадыңмы? Минем килүемә шат түгел кебек син?
Нигә шатланырта тиеш мин?
Беләсеңме, бик-бик сагындым сине. Иркушам Минем синнән дә якын беркемем дә юк бит. гаебем булса, зинһар, гафу иг мине
Куй. Оля. түбәнсетмә үзеңне
Кунакның күзләреннән яшь оәреп чыкты Күрәлмим күт яшен, ул җанымны кыйный, рухымны изә. күңелемне тетрәтә > и әргән Оля. күпкә үзгәргән Олыгайган ябыккан, күт гәпләрендә, ирен чит төрен тә җыер чык сызыклары бе тенә башлат ан. карашында сагаю, басынкылык. кыюсызлык сиземләнә
Мин монда укытырга килом. Алексеевскидан киттем. Ронога кереп сөйләштем, Питрәчнең үзендә үк урын бар. алырга биш куллап ризалар. Безгә кушылырга берни дә комачауламый хәзер. Син инде теге вакыттагы шикелле үз шәүләңнән дә өркә торган, ярдәмгә мохтаҗ мескен түгел, дипломың бар. максатыңа ирештең, эшлисең. Гөрләтеп яши башлыйк, мин шуңа килдем.
— Булмый, Оля. мин Питрәчтәи китом. Син кил. миңа карама.
— Кая китәсең?
- Әлегә билгесез, бераз ял итәргә телим. Сиңа барыбер түгелмени?
— Түгел. Син — минем ирем.
Кәгазьдә—ирең. Бәхеткә, ул гик кәгазьдә генә.
- Хәзер безгә бергә кушылырга, бер гаиләгә берләшүебезне чын-барлыкка әверелдерергә нәрсә комачаулый?
Холык-фигыльләребезнең төрлелеге, Оля. Миндә сиңа бернинди җылы хис тә, тойгы да, хәтта инде хөрмә! гә юк. Өзелгән бауны ялгагач, төен кала.
Оляның кашлары җыерылды.
Бу актык сүзеңме?
Актык, җанкисәгем. Үзеңне дә, мине дә газаплама син. Без бергә була алмыйбыз. Мин гаилә тормышымның төенсез булуын телим.
Оля, күзләрен мөлдерәтеп, миңа текәлде. Бу минутта аның кыяфәте гаҗиз, аяныч иде. Шулай бер-беребезгә карап байтак басып тордык. Аннары кунагым, ниндидер карарга килен, редикюленнән кулъяулыгы алып күзләрен тиз-тиз сөртте дә:
Нигә соң син минем белән аерылышмыйсың? — диде.
— Безнең кушылганыбыз юк ич. кушылмаган кешеләр ничек аерылыша алалар?
Без — деюра ир белән хатын.
Ә дефакто? Мин кем беләндер тормыш корырга җыенмыйм, сиңа аерылышуыбыз кирәк икән, мин каршы түгел. Бу очракта җиде кат үлчәп горасы юк.
— Мин аерылышуыбыз турында судта эш кузгатам, алайса...
Кузгат.
Кая. үбим сине соңгы тапкыр...
— Кирәкми, Оля.
- Озат мине, алайса. Автобус моннан Казанга ничәдә китә?
Кунагымның бернинди йөге дә юк иде. без. автобус тукталышына җиткәнче, сөйләшми тын гына бардык. Автобуска кертеп утырткач. Оля:
Ирек, ачуланма миңа, мин сине яратам бит. яратам, диде, йөзен читкә борып.
— Үпкәләмә миңа. Оля, без бер-беребезгә пар түгел, хуш.—дип. мин автобустан чыктым...
Бераздан автобус кузгалып китте һәм аның артыннан ук коеп яңгыр яварга кереште.
Тугызынчы бүлек
1
ляның Питрәч урамнарыңда калдырган эзләрен, мине тынычландырырга теләгәндәй, көчле яңгыр юды. Гүя, көн бары шуның өчен генә махсус бозылган иде. Ул иркә сабый күк азга гына көйсезләнеп алды да. кичкә аязып, янә купшыланды.
Оля, киткәндә, күңелемдәге тирән яраларны кабат әрнетеп, бөтен тынычлыгымны үзенә ияртте шикелле. Йөрәгем авыртып сыкрый. Оны-тылырга. берни турында да уйламаска тырышам, булмый. Мин урыным-
О
да бүлмәм тәрәзәсе аша караңгы күктә җемелдәгән йолдызларга карап ягам. Ьәлки, аларның кайсындадыр минем кебек берәү йоклый алмый газапланадыр Хуҗабикәм Марийша түтинең мич башыннан ипле генә гырлаганы ишетелә. Ул бөтен ел әйләнәсендә төннәрен шул сөекле мич башында үткәрә Идән астында базда нәрсәдер сак кына кыштыр тын Гычкан, ахры. Аңа. төнлә эч пошырмаса. көн җитми микәнни?.. Күз аллыма кинәт ни өчендер сугышның сошы елында Германиядә күргән җимерек немец шәһәрләре, ярым хәрәбә йортлар, ул йортларның исән калган фатирларында кемнәр тарафыннандыр актарылып идәнгә чәчелгән кием-салымнар, урын-җир әйберләре, бала уенчыклары, гөрле музыка кораллары, савыт-саба. китаплар, чит телдәге газета-журналлар. кәга-зьләр килә Шу тчак ирскссздәи үземнең абзар кебек иркен, тик шыксыз бүлмәм эченә күз йортәм Караңгыла берни күрмим, әлбәттә Әмма күрмәсәм дә. тирәмдәге котсыз.зыкны ап-ачык гоям Тормышым ла фатирыма тәңгәл минем. Кон саен бер үк нәрсә, һәр туган иртәмнсн кичәгем гөсле үк эчгюшыртыч буласын, һичнинди үзгәрешсез киләсен белен горам. Инде менә дүртенче дистәне ваклый башладым, ә нәрсәгә ирештем әле? Бернигә ирешмәдем һәм. ышанам, ирешмәячәкмен дә Шуңадыр яшәүдән, үз-үземнән тәмам туйдым, кайдадыр укыдыммы, кемнәндер ишеткән идемме, хәтерләмим, кеше кырыкка кадәр үз-үзен гапмаса. кырыктан узгач, танмый да тапмый. имеш Берәүләрнең бәхе т- ссзлегс икенче берәүләрне куандыра Нигә алай? Мин аны берничек гә аңлый алмыйм. Шуңа рухи газабымны тирәмдәт едәргә сигдсрмәскә. яшерергә тырышырга кирәк дип саныйм Дөньяны газап-иптегү гәр түгел, мәрхәмәт, игелеклелек, шәфкать. миһербанлылык бизи бит Газан- михнәгләрнс үзеңә нинди генә кыен шартларда да. тешләрне кысып, әйләнәңдәгелергә сиздермәскә тырышу хәерле. Тормыш тоткасы рәхимлелек. Ләкин аны күреп гә. капшап та булмый Аны сиземләр өчен үзен дә рәхим-шәфкатькә ия булу кирәк Без сш кына кемнеңдер хәленә керергә тырышабыз. Хәтта кемнеңдер кайгысын уртаклашканда бераз яшь сыгарга да сәләтчебез Әмма бу ихлас күңелдән ипләнми. хәсрәт сөременнән читкә борылу белән аны онытабыз
Шулай итеп тон арпа калды Иртән хуҗабикәм
Сип бүген гене буе аз гына да черем измәдең бугай? .диде Каян чыгып әйтәсез аны. Марийша түти, әллә сезгә йокы бирмәдемме? дидем
Миңа комачауламадың комачаулавын. Бер ягыңнан икенче ягыңа әйләнә-әйләнә караватың иружиннарын туктаусыз ыңгырашгыртаиыгьз әйтәм.
Мич башында хуҗабикәм ип те генә парлаган иде. тимәк. йокламый да гырлап була икән
Сезне инде алай күп тынычсызламам. Марийша түти. Питрәчтән мин китәргә җыенам.
Кая китәсең. Оляң янынамы? Ул үзе монда киләм тип учырлы ич миңа кичә.
Оля белой минем бернинди бәйләнешем ю булуы мөмкин түтел. Марийша түти. Ул теләсә нишләсен. Без аның белән ир һәм хатын була ЯЛмыйбыз. Мина тормышымда җан тынычлыгы кирәк
Тиледән туры хәбәр, ди гәр Мина да ошамады Оляң. угым Улым, диюемә ачуланма, сип үз балам күк хәзер миңа О тян үтә шикче т көнчел, гик үзен генә ярата ү ген генә хак ты саный торган кеше оу тын күренде. Миннән синен гурында, хөкем залындагы су тья күк җентекләп, бәйнә-бәйнә сорашты Нинди хатыннар белән бән тәнеш тота ку нарта кон дә кайтамы, янына кемнәр ки леп йөри, дин төпченеп тенкәм.» ти ь Чәч тәреңне аның чәчләре белән бәйләмәвен хәерле синен > т иренә көн күрсәтмәячәк Китсәң тә таштан бетермә мине кайчан теккән. шу т чакта әниен янына кайткан күк кайт монда Бәлки, китмәссең дә .ис Кичә дәҗҗалын килгәнче у т уеп юк иде бугай бит
Бар иде. Марийша түти, Оляның бернинди дә катнашы юк аңа. Мин башта берәр яры барын ял итеп кайтырга уйлыйм. Аннары, кем әйтмешли, алдагысы аллада.
— Кайчанрак китәм дисең соң ялыңа?
Атна-ун көннән.
— Янә убырлы карчык күк берүзем калырыма күп түгел икән инде. — дип, авыр сулады хуҗабикәм.
— Күңелегезне төшермәгез, Марийша түти. Мин киткәч кемне дә булса тагын фа тирга кертерсез, ялгыз булмассыз,— дип тынычландырырга тырыштым аны.
2
шкә барырга чыккач, урамда редакторыбыз Николай Ильич Маловка тап булдым. Безнең фатирларыбыз бер-берләренә орынып диярлек торсалар да, эшкә барганда да, эштән кайтканда да ничекiep очрашмый идек. Редакторым, мине көтеп алып, кул бирде.
Очрашуыбыз яхшы булды әле. дип, сүз башлады ул. Яңа гына райкомнан шалтыраттылар, бүген районга Брест каһарманы Гаврилов кайта икән. Мин сезгә ул мөхтәрәм якташыбыз турында газетабызга материал әзерләүне йөкләргә булдым.
Аны миңа түгел, иптәшләрнең берәрсенә кушыгыз, Николай Ильич. Минем турыдан бәрергә яратканымны беләсез, язганым тагын Антон Егоровичка ошамас. Нервларын кузгатмыйк аның,—дип. каршы килдем.
Зарар юк, материалыгыз объектив булса, аның кәефе кырылмас һәм аңа дуларга сәбәп тә чыкмас.
Материалымда мин районыбыз җитәкчеләренең Петр Михайловичны туган төбәген ташлап китәргә мәҗбүр итүләрен, аларның сугышның башында ук авыр яраланып фашистларга әсир төшкән каһарманны монда төрлечә мәсхәрәләүләрен телгә алмый калмаячакмын бит.
— Очрашу вакытында Петр Михайлович аларны үзе искә төшерсә, материалыгызга кертерсез ул хәлләрне, «онытса» сез дә яңартып тормассыз.
— Булды, килештек.
Көн матур иде. Герой белән очрашырга район культура йорты янына Пигрәчнең үзеннән һәм аңа якын тирә-күрше авыллардан меңнән артык кеше җыйналды. Кадерле кунак республикабызда тик партия өлкә комитетының иң зур түрәләре генә утырып йөри торган кара машинада кайтып төште. Аңа үз машиналарында Татарстан хәрби комиссариаты вәкилләре һәм унлаган газета хәбәрчеләре дә ияреп килгәннәр иде. Райондашлары Геройны бәйрәмчә киенеп, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре һәм ипи-тоз белән каршыладылар. Менә машинадан урта буйлы, хәрби киемле, түшендә Алтын йолдыз медале һәм ике Ленин ордены балкыган кеше төште. Культура йорты янына җыйналган кешеләр аны алкышка күмделәр. Вахитов исемендәге колхозның алдынгы терлекчесе Хезмәт Кызыл байрагы ордены кавалеры Минзифа Галимуллина. Герой якташына түбәнчелек белән баш иеп, чигүле сөлгедә ипи-тоз тәкъдим итте. Кунак ипине сул кулы белән бер кабарлык сындырып, тозга манып, бер уртлады. Шундук аның күзләре яшькә чыланды. Ул үтә дулкынланган иде.
Петр Михайлович, үзегезне әллә начар хис итәсезме9 - дип. аның янына район советы башкарма комитеты председателе Трусов килеп басты.
Борчылмагыз, Сергей Васильевич, әйбәт сизәм мин үземне Тик менә иң кыен чакта тәвәккәлләп үземә хет бер чиләк бәрәңге язып
Э
оирүстсзне теләнеп килгәч, сезнен: «Ашарына син бездән гүгел. фашист-ларыннан сора. Гитлер көчеге», дип кабинетыгыздан мәсхәрәләп куып чыгарганыгыз исемә төште. Шуңа күзләрем чыланды. Зарар юк, борчылмагыз. кибәр күз яшем. Ул чак га да мин шушы ук Гаврилов илем Ю1ЫИСӘ, тик түшемдә бу орденнар белән Алтын йолдыз гына юк иде Монда халык минем гүшемә тагылган дәүләт бүләкләренме, әллә минеме каршылый, гөшенә алмыйм Төшендерегез әле шуны мин тинтәккә. Сергей Васильевич.
Халык сезне каршылый. Петр Михайлович, сезне
...1956 елның урталарында күренекле урыс язучысы Сергей Смирновның «Брест крепосте» исемле китабы чыкты Кешеләр аны китапханәләрдә чира! торып алып укыдылар «Брест крепосте» Бөек Ватан сугышы башында беренче булып дошманга кискен каршылык күрсәткән совет сулышчыларының дәһшәтле язмышларын бернинди купайту, уйдырмаларсыз һәм чачаклы бизәкләүләрсез сурәтләгән тәүге гадел һәм кырыс китап иде. Әдип Брест крепостен фашист яуларыннан батырларча саклауны оештырган фидакарь COBCI офицерлары арасыннан Татарстанның Питрәч районындагы Әлбәден авылында туып үскән полк командиры майор Петр Михайлович Гаврилов турында аеруча сокланып язган иде. Шуннан соң озакламый Петр Михайловичка Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Ул легендар Брест крепостен саклауда гере калкан булучылардан исән калган бердәнбер Герой офицер иде. СССР Югары Советы Президиумының Гавриловка Герой исеме бирү турындагы Указын радиодан тапшыргач, газетабызга каһарман якташыбыз турында материал әзерләп кайтырга дин. мин Әлбәденгә бардым. Ул авылда аңа кадәр берничә тапкыр булсам да, Петр Михайлович Гаврилов турында берни лә ишеткәнем юк иде. Сораштыра торгач. Геройның бик яшьтән ятим калып, балалык һәм үсмер елларында җәйләрен авылларында көтү көтеп үткәрүен, кышка кергәч байлар! а тамак хакына кендекчелеккә йөргәнен, гра- жданнар сугышы чорында Кызыл Армиягә язылып. Әлбәденнән киткәнен һәм анда калган бердәнбер сеңлесс янына сирәк кенә кайткала гамын белдем
Шул үзе теләп Армиягә киткәненнән соң авылыгызга озакка кайтканы булмадымыни? дип кызыксындым мин
Сугыштан сон берничә ел кайтып торды ул Әлбәдендә Кырык яра алган, пленда булган, хатынын, улын югалткан, аксаклап көчкә йөри, уц кулы бөтенләй гарип иде. Аңа матди ярдәм күрсәтүче булмады, сугыштан соң. исән-имин кешеләр!ә дә. беләсездер, үтә авыр иде Петр Михайлович теркелдәп. у фалла арбасын көчкә гартын, ике кәшә бер урманга утынга бара иде. Авылыбызда ла. районда да аңа. пленда булганы өчен, син Гитлер зге. фашистлар ялчысы, дин игелек күрешмәделәр. Хәле бик мөшкелләшкәч. ул авылдан китте. ( угыштагы бинарлыклары өчен Герой исеменә лаек булырын кем белгән аның у i чама' Петр Михайлович үтә инсафлы, сабыр, тыйнак һәм (үзем бит Супанна ниләр ипләгәнен, нинди кыенлыклар кичергәнен берәүгә дә сөйләмәде Аның Герой икәне төшебезгә дә кермәде Искиткеч тотнаклы, әдәпле кеше ул Петр Михайлович. Җәрәхәтле күңеленә, кыйна нан җанына җылы эзләп туган туфрагына кайтты, без аны ярдәм куна сузмыйча мәсхәрәлән арабыздан кудык һичкайчан кичерм-к.дек xaia юк х.иа түгел, чын җинаять бу' диде миңа, намусның әле нәрсә икәнен онытмаган бер авылдашы, сызланып.
Питрәчкә Герой якташыбызның кайту тантанасы истәлекле сәхифә булып күңе I төргә уелды Петр Михайлович халык алдын та тәкәллефле җылы чытыш ясады, трибуна артыннан райондаш.ырын кызыксындырган бик күп сорауларга җаваплар бирде Аннары тутан аны тында кунак бу I U.I Кокушкппо.и Апанай авы панда «пыүчс Совет up Соклы I срос Галимҗан Камашев белой күрешеп сой Юппе
айон газетасында өч елга якын эшләү дәверемдә мин берәү белән дә әшнәләшмәдем. Хезмәттәшләремнең һәркайсының минекенә охшамаган үз үткәне, үз дөньясы, үз офьн ы. минем исә аларның барысыннан да аермалы үз үткәнем, үз дөньям, үз бүгснем иде. Хезмәттәш ит эшләремнең күбесе аралашырга атлыгып тормавымны өнәмәделәр Алар белән якынлашмавыма эчмәвем дә комачаулады, әлбәттә. Кыскасы, мин Питрәчтә иптәшләрем арасында үз кеше була алмадым. Язган һәр мәкаләмне диярлек райкомның игътибардан читтә калдырмавы да. район колхозларындагы башбаштаклыклар турында «Чаян» журналында чыккан «борычлы» язмаларым да хезмәттәшләремне үземнән ераклаштырырга сәбәп булды шикелле. Алар мине баш әйләнгеч биеклектә тартылган тимерчыбык аркан өстендә биюче акробат кебегрәк итеп күзаллыйлар иде бугай. Ул чыбыкка янәшәмдә биергә менәргә тәвәккәлләүче табылмады. Әйдә, биектән мәтәлеп гөшеп муенын сындырса. безгә түгел, үзенә үпкәләр, диделәр, күрәсең. Инде килеп, үткәнемдә минем биш елга якын халык дошманы исәпләнеп, i or кынлык шулпасы чөмерүем дә аларны сагайтырга мәҗбүр иткәндер. Безнең илдә кешене гел юкка гына кулга алалармы, аның гаебе булмый калмагандыр, ул аны әйтеп кенә бетерми, утсыз төтен каян килсен, дип шикләнделәр шикелле.
Питрәчтә минем бердәнбер үземә ошаган һәм күзгә күренгән эшем редакция һәм типография биналарын салуны башлап йөрү һәм аларны озакка сузмый торгызу булды. Бу эштә миңа райком да нык булышты Әмма Казанда редакция һәм типография биналарын салырга проект эшләтү, ул биналарны төзетү, осталар габу тулысы белән минем өскә төште. Редакторыбыз Николай Ильич, син бу эшне. Сабирыч. үзең башлап җибәрдең, үзең үк очлап чыгып ахырына җигкер инде. дип. тулысы белән минем өскә аударды. Дөрес, гөзелеШкә кирәкле материаллар кайтартырга колхоз һәм совхозлардан транспорт юллауны ул үз өстенә алды.
Июнь башында редакциябез һәм типографиябез кышларын күпме яксаң да җылынмый юрган чиркәүдән махсус проект буенча төзелгән яңа бинага күчкәч, без барыбыз да җиңел суладык. Төзелеш мәшәкатьләре арпа калды, эш шартларыбыз чагыштыргысыз яхшырды, барыбызның да аерым бүлмәләребез булды.
Унынчы бүлек
1
ичә ялга чыктым Көньякка барам, эшкә Питрәчкә яңадан кайтмаска уйлыйм. Редакция белән исәп-хисабымны әле өзмәдем өзүен. Аны эшләү кайчан да соң булмас дим. Китүемә берәү дә каршы төшмәс кебек Бүген төне буе йокламый шуны уйлап яттым. Аннары таң белән урынымнан торып, гадәтемчә. Мишә буена йөрергә чыктым. Офыкта йөрәкне җилкетеп ал нурлар уйный, елга аръягындагы болынны сыек томан каплаган, болын күкрәгендәге печән кибәннәре томанда сөт эчендә йөзәләр төсле. Аларның итәкләре күренми, очлы түбәләре генә төсмерләнә. Кибәннәр артында урман эчендә чүнник. Зәйнәп хәзер андамы, әллә өнендәме икән’ Хәтеремдә Питрәчкә килгәч тә. Мишә тугаена кармак салырга чыккач, Зәйнәп белән тәүге очрашуым, аның белән хуҗабикәмнең печәнлегендә сөйләшеп төн үткәрүем, аның үбүе яңарды. КеШе буларак та, башка күп яклары белән дә алтын бәясе хатын бит ул Мин аны урыпсызга үземнән читләштердем. Ул минем
Р
К
яныма ялгызлыктан, җанын кыйнаган бертөрлелектән качарга, теләктәшлек табарга өметләнеп һәм азга гына булса да күңеленә җылы эзләп килгән иде бит. Мин. әкәм-төкәм сыман, үз кабыгыма яшеренүне яхшырак күрдем. Баштарак миңа ул әле җан өрергә, иптәш булырга, мәрткә киткән хисләремне уятырга тырышып карады. Ләкин минем кыймылдарга да теләгем юклыкны, йөрәгемдәге боз кантарының эри башлавыннан шүрләвемне күреп кул селтәде. Ә миңа тик шул гына кирәктә иде. Арабызда очрашканда бер-беребезгә сүзсез генә баш кагып узудан бүтән нәрсә калмады. Бәлки, мина, моннан киткәнче, аңардан гафу Итенергә барыргадыр? . Бармыйм, ул үземнең дә. аның да күңелен кузгату гына булыр. Ничек булды, шулай калсын. Кемне дә бәхетле итәрлек хатын ул. Нигә үз бәхетемнән үзем үк качам мин.’ Инде дүртенче дистәмне ваклый башладым, әле һаман гаиләм дә. үз куышым да. күңелем яткан шөгылем дә юк. Мәшәкатьләрне мин һаман иртәгә калдыра киләм. Кем белә, бәлки акылым камил түгелдер?.
Алда әйткәнемчә, ялымны көньякта, диңгез буенда үткәрергә булдым. Кешеләрдән Кырым. Кавказ турында күп ишеткәнем бар. китаплардан да укып беләм. Көньякта ял иткәннәр аеруча диңгезне мактыйлар. Нигә миңа да күреп кайтмаска кешеләр авыз суларын корытып мактаган җирдәге җәннәтне, дидем үземә. Питрәчтән Казанга килгәч Казанда калсам, ялым барыбер ял булмас, пи фатирым, ни баш куяр урыным юк. саф һава сулап диңгезне күреп кайтыйм булмаса. Туры кая барырга, дип башымны тинтерәтмәдем, поездга билетны кая җиңелрәк алып булса, шунда юл тотармын, дидем. Кырымга барырмын, бәлки. Севастопольны. Ялтаны. Бакчасарайны. Балаклаваны. Аюдагны күрер-мен, кан кардәшләребез Кыры<г татарлары күп гасырлар дәвамында яшәгән урыннарны тамаша кылырмын Берәү кассага берсекөнгә Казаннан Евпаториягә китәсе поездга алган билетын ничек тапшырырга белми каударланып йөри иде. сатып алдым шуның билетын Ә ул билетның язмышымны кинәт йөз сиксән градуска борып куясы уема да кермәде. Көньякка китәсе көнемә кадәрге вакытым ял өчен кирәкле әйберләр алуга, юлда ашарга вак-төяк юнәтүгә кипе Ниһаять, чемоданымны күгәреп, тимер юл вокзалына килдем. Әллә ялга барам, әллә командировкага. күңелем йолкынмый, гыныч иде Менә радиодан Казан- Евпатория поездына уiыргу башлануны белдерделәр. Мин ашыкмый гына, анекдоттагы теге ваемсыз чуваш сыман, «пилит кесәмдә, соңка калсам та поез мннсез китә алмый», дигән төсле, билетта күрсәтелгән вагонга юнәлдем Менә ул сигезенче ват он Аның ишеге төбенә пассажирлар һәм аларпы озата килүчеләр җыйналган
Төркемдәге хатып-кы т ларның берсе миңа
Исәнмесез. Ирек. Ни хәлләр? Ай күрде, кояш алды сезне теге вакытта, юкка чыктыгыз. Үзегез каядыр юл тотасызмы. кемнедер озатырга килдегезме монда? диде.
Чү. Кабан күле буенда яшәүче, шәп фатирлы медицина фәннәре кандида т ы ич бу!
Исәнмесез. Мөнирә туташ. Югалмадым. Питрәчтә мин Берәүне дә озатмыйм, үземнең Кырымга ялга барышым
Урыныгыз шушы вагондамы?
Шушында.
Юлдашлар икәнбез Мин чиксез шат сезне очратуыма
Мин дә шат. Мөнирә туташ
Безнең урыннарыбыз да. алдан сөйләшенгән кебек, бер үк ку пела булып чыкты Татып икс урыша Харьковка баручы кытлар урнашты.
Кайларда һәм ничек кенә бер-берләре белән очрашмый кешеләр' Теге тәүге очрашудан соң аз гына да үзгәрмәгән кебек Мөнирә Шул ук тыйнак уйчанлык, шул ук гөнаһсыз караш, шул ук ирен читләре белән генә сизелер-сизелмәс елмаю Мине очраткач ул ничектер ют алып ка тды кебек. Тормышында әле бернинди дә үзгәреш булмаганга ошый Үз- 5* 67
I >peiii булса, ялгызы бармас иде көньякка. Үзен туташ диюемә да каршы килмәде.
Ник мина бүтән юлыгыз төшмәде. Ирек?
Вакыт тимәде, уңайсызландым да. Башта укып һәм эшләп йөрелде. аннары Казаннан киттем. Питрәчтә эшләдем.
Мин сезне гел искә төшердем. Рәйсәдән. очрашканда, сезнең турыда сораша идем.
— Рәхмәт.
Матбугатта чыккан әйберләрегезне Салих җыеп бара, аларны укыдым Путевкагыз кайчаннан башлана сезнең?
Путевкам юк минем. Кырымда «кыргый» хәлдә күпме теләсәм шулкадәр калырга исәбем. Ә сез?
Минем Евпаториядә дус кызым яши. шуның янына кунакка барам.
Мин көнләшеп куйдым.
Сез бәхетле кеше. Мөнирә туташ.
Юлдашымны бу сүзләр сагайтты. Ул:
Көлүегезме бу? Әйткәнегезне ничек аңларга? тиде, үпкәле тавыш белән.
— Көлмим, нигә көлим. Теге яки бу нәрсәгә һәркем үзенчә бәя бирә бит. шул гына. Бәхетне без икебез ике төрле аңлыйбыз булыр.
Ялгызлыктан, үз-үземнән туеп, бераз онытылып тормаммы, дип барам мин Кырымга. Ә сез мине бәхетле дисез. Эһ. Ирек. Ирек.
Мөнирә белән без бөркү вагонда юлда барганда өч тәүлек буена күп нәрсәләр турында сөйләштек. Евпаториягә барып җиткәндә бер-беребезгә тәмам ияләшкән, күнеккән илек инде. Евпатория вокзалында Мөнирәне дус кызы каршылады. Ул ачык йөзле, теле азга гына да тик тормый торган такылдык ханым иде. мине дә вокзалда ялгызымны калдырмады, үзләренә ияртте.
— Казан кешеләре миңа туганнарым күк. әйдәгез, әйдә, карышмагыз Мөнирәнең хет кайда тукталганын белерсез. Юлда талашмаган- сыздыр. шәт. үзара Теләсәгез, бездә үк тукталырсыз. Теләмәсәгез. мин сезгә фатир табарга булышырмын. Буш кеше түгел мин монда, врач әсәре, мондагы кешеләрнең яхшыларын да. яманнарын да беләм. авыр хәлгә куймам, курыкмагыз. Үземдә үк тә торырга мөмкин. Мин көне буе эштә, ирем Атлантикада балык тота, өем буш. Миндә тукталсагыз. Мөнирәгә дә күңеллерәк булыр, бергә ял итәрсез.— дип тезеп китте.
Гайшә ханым, аларга кайтып бергәләп ашап-эчкәч. мине беркая да җибәрмәде.
Менә сезгә ябык веранда, түләү-фәлән сорамыйм, торыгыз. Ирем җәһәннәм артына олагып, романтика эзләп йөргәндә, фатирыма хет ир-ат исе керер. Алтышар ай өйдә булмый ул. Кайтып атна-ун көн юра да. монда миңа иркенлек юк. дип. янә сәфәргә әзерләнә башлый Инде күптән үз телебездә сөйләшергә зар-интизар идем, менә сезнең икегез белән татарча сөйләшеп ләззәтләнермен...
Көн кызуы басылгач. Гайшә ханым Мөнирә белән мине Евпатория белән таныштырырга алып чыкты. Ахирәтләр бер-берләрен сагынганнар иде. күрәсең, туктаусыз гәп куерттылар, аларның сөйләшүләренә комачауламыйм дип. мин берничә адым арткарак калып атладым. Евпатория гадәт п шәһәр. Урамнарында автотуристлар машиналарын кирәккә дә. кирәкмәскә дә туктаусыз кычкырталар. Гудоклар тыелулы зур шәһәрләрдән соң алар монда үзләрен чикләүне кирәк санамыйлар шикелле. Тротуарларда курортка килүчеләр арлы-бирле тулгана. Аларның барысының да башларында читләре чачаклы йомшак пляж эшләпәсе, күзләрен ялтыравыклы кара күзлек каплаган, күбесенең кояшта тиресе купшыган борыннарына кәгазь ябыштырылган. Ул кешеләр кай яклары беләндер дәү чикерткәләргә охшыйлар. Шунысы гаҗәпләндерде: әбиләр яшенә җитеп килгән бичәләрне алардан егерме-утыз
яшь кече ирләр
култыклаган иде. Моны мин. һәр төбәкнең үз тәртибе, күрәсең. дип кабул иттем
Евпаториянең үзәге миңа ярыйсы ук төзек һәм чиста төсле күренде Анда күбрәк диңгез кабырчыгыннан салынып акка буялган кибетләр, ашханәләр. гөрле дәүләт учреждениеләре, санаторийлар, кинотеатр, музей урнашкан булып чыкты Диңгезгә якынлашкан саен өйләр кечерәя барды Алар бер-берләренә орынып диярлек салынганнар иде һәр йорт алдында бакча бар. аларда озын торыклы үтә жете чәчәкләр утыртылган. Ул чәчәкләр, үзләренә иркенлек сораган төсле, башларын урамга сузганнар. Агачлардан кипарислар, сәрби куаклары, магнолияләр күп очрый.
Урам сулга борылып сөзәкләнгәч, куе сәрби агачлары арасыннан диңгез күренде. Башта ул тар гына сызык булып төсмерләнде, аннары киңәйгәннән-кинәя барып, караш иңли алмастай иркен дәрьяга әверелде Минем ирексезләп сулышым кысылып, йөрәгем тибүдән тукталгандай булды. Диңгезнең мин башта нинди төстә икәнен шәйли алмый тордым Ул куе яшел дә. ачык зәңгәр дә кебек иде. Бәлки яшькелт-зәңгәр булгандыр, төшенмәдем. Әмма исеме Кара дип аталса да. ул һич тә кара түгел иде.
Вак дулкыннар яр читендәге комга тәгәрәп менәләр дә. өсләрендәге ак күбектән арынып, артка чигенәләр. Күбсрәк. гәрәбә төсле яр комына сеңеп, мизгел эчендә юкка чыга
Мин диңгезне тәүге кат күргәнгә, нык сихерләндем Гайшә ханым, шаяртып:
Егетебез диңгезгә мөкиббән китеп, безне бөтенләй онытты бугай Зөмрәг дулкыннар гәмам сихерләгәнче, аңа ярдәм кулы сузыйк Су кызлары буйдак егетләрне көтеп кенә торалар монда. Бег ул кызлардан кай ягыбыз белән ким? Әйдә әле чишеник, карасын башта безгә. Су керик Ирек, ишетәсезме безне’ диде.
Ишетәм. Гайшә ханым, бик яхшы ишетәм
Ишетсәгез, чишенегез сез дә Диңгезнең иң җылы чагы хәзер, кереп калыйк.
Юлдашларым, коену костюмнарыннан гына калып, акрын гына ягымлы вак дулкыннар арасына кереп киттеләр Мин дә өстемне чишенеп. плавкидан гына калгач, дулкыннар кочагына атылдым
2
иңгез буеннан кайткач. Гайшә ханым кадерле кунагы Мөнирә туташ хөрмәтенә мул табын әзерләде. Анда герле ризык- пигъмәгләр. тәм-томнар уртасына кукыраеп бер шешә әрмән коньягы да менеп утырды.
Әйдәгез, өнә ул шешәне ачып мәҗлесебезгә хуҗа булыгыз әле. диде ул миңа
Аптырап калдым. Телемне чак әйләндереп:
Гайшә ханым, гафу итегез, сез йөкләгән бурычны үтәү минем кулымнан килмәс, дидем.
Мөнирә туташ миңа ярдәмгә килде
Тынычлыкта калдыр аны. Гайшә, ул эчми дә. тартмый да
Ха г ыннарны да кочмыймы? дип. уенчак елмаеп, хуҗабикә миңа төбәлде.
Хатын-кызлар кочарга аның вакыты булмаган
Ут г.г гт а жиг симе? Базда гомер кичергәнме әллә ул?
Базда гомер кичермәгән, аңа Сталин заманында халык дошманы исәп гәнегг. баздан хәтәррәк җирләрдә булырга туры килгән
Гайшә ханымның күзләре дүрт булды Мин өстәл яныннан торып, верандама юнәлдем Хуҗабикә каршыма чыкты
Д
Гафу итегез мин пырдымсызны. Ирек. Чыкмагыз, утырыгыз урыныгыз!а. —Ул шешәне үзе ачып өстәлдәге өч рюмканың өчесенә дә коньяк салды.— Әйдә, чәркәләрегезне тотыгыз әле, айныганчы, килүегез хөрмәтенә каплыйк бу «агулны. Ялыгыз күңелле узсын.
Без рюмкаларыбызны чәкештердек.
Гайшә ханым рюмкасын каплады Мин рюмканы иреннәремә якын китердем дә өстәлгә куйдым. Мөнирә туташ та уртламады, иснәгәндәй генә итте.
Әллә син дә монашкага әверелдеңме? - дип гаҗәпләнде моңа хуҗабикә. - Назланма, чибәркәем, эчмәсәң. үпкәлим.
Мөнирә кызарынды.
— Үпкәләмә, Гайшә, инде мин дә ничә ел исерткеч эчемлекләрне авызыма алганым юк. Тартмыйм да.
Хуҗабикә карашын бер миңа, бер Мөнирә туташка күчерде.
Зиһенем җитми аңларга сезне, бу «агумны каплыйк әле диюемнән курыктыгыз, ахры. Ярар, эчмәсәгез эчмәссез, мин кыстый белмим Әйдә, ашагыз, монда төн озын, ачыгырсыз. Сезнең килүегезгә шатланып бетә алмыйм, рәхмәт икегезгә дә. эштән буш өйгә кайтмам. Ялгызлыктан башымны кая куярга, нишләргә белми идем...
Нигә эчкән, тарткан кеше генә кеше дә, исерткеч эчемлекләрне авызына якын китермәгән, организмын тәмәке төтене белән агулауны кирәк санамаган бәндә чак кына мөртәт исәпләнми бездә? Татар халкы гомер-гомергә эчмәгән дә. тартмаган да бит. Аңа карап деградациялән- мәгән, үз йөзен югалтмаган. Нигә хәзер кая гына барсаң да, иң олы сый булып табын уртасына аракы менеп утыра? Эчү. исерү әхлаксызлыкның иң чирканыч нокталарыннан берсе икәнен аңларга теләмибез без. Хатын- кызлар булып хатын-кызлар да аракыдан ләззәт эзли башлагач, кая барып чыгарбыз без? Бәлки инде барып чыкканбыздыр да? Киләчәктә безне кабат маймылларга әверелеп яңадан агач башларына үрмәләү көтмиме, дип уйладым мин. верандада үземә билгеләнгән урынга яткач, борчылып. Мөнирә туташ молодец, үз-үзен җиңгән—ара-тирә аракы белән шаяруын да. тартуын да ташлаган. Исерткеч эчемлекләрне инде өч ел авызыма якын китергәнем юк. диде ул. никтер кызарынып. Тартмый да икән. Теге вакытта, минем ихтыяр көчем өчле-тугызлы гына, дип үзенә ул яла яккан булган Димәк, кемнәрдер инанганча, эчү дә, тарту да гомергә төзәлмәслек чир түгел икән...
Гайшә ханым иртән санаториена эшенә китте, өйдә без Мөнирә туташ белән икебез генә калдык. Мин аңардан:
- Бүгенгә сезнең планнарыгыз нинди?—дип кызыксындым.
— Ә сезнең?—диде ул.
Кичәге кебек пляжка барырга, диңгез белән хозурланырга уйлыйм.
— Мин дә сезгә иярсәм, ачуланмассызмы?
Киресенчә, шатланырмын гына.
— Пляжга барганчы башта без. базарга чыгып, помидор, кыяр кебек нәрсәләр алып кереп тамак ялгыйк. Сез моңа ничек карыйсыз?
Мин биш куллап риза. Мөнирә туташ.
- Исемемне «туташ» коерыгын кушмый атау авырмыни сезгә. Ирек?
— Туташ диюем мәсхәрәлимени сезне?
Мөнирә, уңайсызланып, кызарынды.
— Бер сез генә атыйсыз мине шулай. Миңа сез алай көлеп әйтәсездер кебек.
— Аллам сакласын, андый нәрсәнең күңелемдә йогы да юк. Мөнирә... _
Без базардан үзебезгә кирәкле нәрсәләр алып кереп, җиңелче генә ашап-эчкәч. сөйләшә-сөйләшә пляжка юл тоттык Эшенә киткәндә, Гайшә ханым безне:
Хәтерегезгә нык беркетегез, кояшта берьюлы унбиш-егерме минуттан артык кызынмагыз, коньякта кояш мәкерле, янарсыз, карагыз аны. дип кисәтте.
Пляж бүген кичәге шикелле иркен һәм буш түгел, анадан тума диярлек калын кояшта кызынучы егетләр, кызлар, ир-атлар, хатын- кызлар, төрле яшьләрдәге бала-чагалар белән тулы булып чыкты. Анда хәтта әбиләр һәм бабайлар да бар иде. Мин. җирдәге җәннәт тә. мәхшәр дә шушында, күрәсең, дип уйлап алдым. Күктә ялкау гына канат җилпеп акчарлаклар оча. диңгездән су коенучыларның чыр-чуы. көлешүләре ишетелә. Кая күз салма, анда ал, кызыл, ак. зәңгәр, сары, яшел һәм башка бик күн исемсез төсләрдәге җыйнак һәм купшы резин башлыкларны күрәсең. Пляждагылар инде барысы да кояшта чуен күк янарга өлгергәннәр.
Без Мөнирә белән пляжның бер читендә бушрак урын табып, өс киемнәребезне салдык һәм бер-беребезгә карап, уңайсызланып калдык. Безнең тәннәребез мондагы бронза төсендәге гәнлеләрдән ап-ак булулары белән аерыла иде. Пляждагы бөтен кешенең игътибарын үзебезгә юнәлттек бугай, дип уңайсызландым мин. Мөнирәнең дә уе минеке кебек үк икән. Ул:
Без монда. Ирек, нәкъ «ак каргаиларга охшап калдык, диде.
Зарар юк. Мөнирә, без тормышта да «ак карга»лар бит борчылмагыз. дидем.
Ун-унбиш минут комда аунагач, янәшәбездә утырган яшүсмер бер кызчык тан өс киемнәребезгә күз-колак булуын үтенеп, диңгезгә коенырга кердек.
Диңгез суы. һичшиксез, тылсым көченә иядер Аңа бер кергән кеше күп тапкырлар тагын керерг ә омгыла. Ул сине чын мәгънәсендә сихерли, үз игеп коча, җай гына тирбәтә, яратып иркәли. Аңардан чыгасы, аерыласы килми. Диңгез кочагында тормыш чатаклыкларының бөтенесен оныгын, үзеңне чиксез бәхетле итеп гоясың. Без диңгездән еракта яшәүчеләр (еүз биредә Кара диңгез турында бара), күпме хозур гыктан. искиткеч ләззәттән, төшләребезгә дә кермәгән рәхәтлекләрдән мәхрүм икәнбез... Халык, күрми күргән, үпми кочкан, ли. Минем белән дә шулайрак булды Мин диңгезне беренче күрү, аның күкрәгенә тәүге кат колач салу белән дөньямны онытып гашыйк булдым һәм. бу тойгыны миңа пигә иртәрәк кигермәдең, дин язмышыма үпкәләдем.
Без Мөнирә белән, ике атна эчендә кояшта сәгатьләр буе ягмасак га. ярыйсы ук яндык һәм пляжга йөрүче башка күпләрдән беренче көннәрдәге төсле бәген игътибарны үзебезгә юнәлдерүдән инде арындык шикелле. Ял игүчеләрдә, поездлардагы юлдашлар кебек, гиз танышып, гиз аралашып китәләр икән. Беренче көннәрдән үк пляжда безнең белешләребез барлыкка килде, алар пляжга соңарыбрак килсәк, анда үзләре тирәсендә безгә урын алын куя горган булдылар. Без Мөнирә белән яна бслешләребезгә кушылып карт сугарга да өйрәндек Белешләребез безне ирле-хатынлы исәплиләр иде. Пляжда мин ялгызым гына күренсәм, белешләребез, хатыныгыз кая. сырхауладымы әллә, дип кызыксына лар иде Соңыннан белдем. Мөнирәдән дә пляжга үзе генә килсә, ирегез кая. әллә эчелештегезме, дип төпченә торган булганнар.
Кырымда без көннәребезне гел комда гына аунап, кәрг сугып, диңгездә коенып кына үткәрмәдек. Көн аралаш тиярлек Кырым шәһәрләренең йә берсенә, йә икенчесенә барып кайттык Акмәчеттә дә (Сим- феропо п. тә). \кьяр та та (Севастополь тә). Бакчасарай ы та. b.i гык lay та да. Ялитәдә (Ялтада). Мансарда та. Евпаториянең күршесендәге ук диңгез ләме белән дәвалау урыны Сакида да бу i тык Кон саен диярлек кон кызуында һава cyi.ipiкычлар өзлексез иплән юрган җиләс залга кино карадык Анда Лев Голсюйның мәшһүр эпопеясы буенча америкалылар ипләгән «Сугыш һәм донья» фильмы да күрсәтелде Аны карагач. Мөнирә
Ha iаша Ростованын авызында папирос кына җитми бу картинада. калганы барсы да бар. Толстой үз романын мондагыча бозганны күрсә, бөтен әсәрләреннән ваз кичәр иде, — диде.
Бер көнне. Кавказда. Сочида да булып кайттык Кавказ безгә Кырымнан ныграк ошады. Кырымда яздан бирле яңгырлар яумаган, җир гаш кебек каткан, кая карама үләннәр саргайган, агачлар дым юклыктан шәлперәйгәннәр, юлларда тубыктан тузан. Әз генә җил иссә, ул тузан дәррәү күтәрелеп, сулышны каплый, күзләргә, колакларга тула иле. Кавказда бөтенләй башка дөньяга юлыктык, анда безне суларга рәхәт дымлы һава, һәр җирдә җете яшеллек каршылады
Фатирда мин Гайшә ханым белән Мөнирәгә, алар миңа комачауламый Без. хәзерге сәяси җитәкчеләр әйткәндәй, бер-беребезне уңайсызламый янәшә гыныч яшибез. Йокларга яткач, мин урамнан үткән машиналарның. фара утларының йорт алдында үскән агачларның куе ботаклары аша веранда түшәменә төшкән сәер шәүләләрен күзәтәм. Алар минем уйларымны еракта калган дәһшәтле сугыш кырларына, иксез- чиксез себер тайгаларына, чәнечкеле тимерчыбык киртәләре артында үткән тоткынлык көннәремә алып кайталар. Ул сәер шәүләләр веранда түшәмендә капыл гына туалар да. адашып үзләрен хасил иткән машиналарыннан аерылып калмаска геләгән шикелле, мизгел арасында юкка чыгалар. Төнлә йөргән машиналарның мотор тавышлары көчле түгел, кешеләрне тынычсызламаска теләп сагайган кебек басынкы. Ә менә күршедәге иске агач амбарга оялаган цикадаларның бер-берләрен уздырырга тырышып чәрелдәүләре, өзлексез сызгырган милиционер сыбы- 31 ысын искә гөшереп. саруны кайната. Шуңа мин кичтән бик озак йокыга китә алмый азапланам. Йоклагач та теләгәнчә ял итә алмыйм, зиһенем уяу кала, гөшләнәм. Төшемә үткәннәрем керми, никтер гел пляж, шаян дулкыннар, краблар, медузалар, эреле-ваклы балыклар керә. Моннан берничә көн элек Мөнирә белән радиодан тол хатыннарның да. хәтта иң ямьсез кызларның да игътибарына лаек була алмаган бер бичара буйдакның. аптырагач, үзенә кардан кыз әвәләве һәм кар кызның, буйдак каядыр чыгып киткәч, эреп юкка чыгуы турында шаян украин җырын тыңлаган идек. Кичә төшемдә үземне шул беркемгә дә кирәксез бичара буйдак итеп күрдем. Имеш, мин кардан бик чибәр кыз әвәләп. Марийша Iүгинең өенә керткәнмен дә кайтуыма кар кыз эреп идәндә күлләвеккә әверелгән. Шуның өчен нишләргә белмим, бик нык хәсрәт чигәм, имеш. Каяндыр Мөнирә пәйда була һәм күзләреннән яшь түгеп:
Кар кызы урынына мин бар бит сиңа, ярат мине, юкка кайгырма. дип юата. имеш.
Кинәт, якында гына бик ямьсез итеп мәче мыраулауга йокымнан уянып, күзләрем ачтым. Верандада ул-бу юк. бөтен нәрсә кичтәгечә: әнә бер-берләреннән уздырырга тырышып, цикадалар чәрелди, веранданың ачык тәрәзәсеннән эчкә үтәргә кыймыйча канатларын җилпер-җилпемәс ярканатлар тулгана, төнге караңгылыкта яктырткыч коңгызлар сүрән генә аркылы-торкылы эзләр сызалар. Гайшә ханым белән Мөнирәнең шыпырт кына сөйләшкәннәре ишетелә. Мин аларның гәбенә ирексездән колак салам.
Гайшә ханым Мөнирәдән минем турында төпченә иде. Кем мин. аның белән арабыз ничек, бер-беребезне күптәннән беләбезме, нигә мин өйләнергә ашыкмыйм һәм башкалар, һәм башкалар. Мөнирәнең җаваплары кыска булды, җәелеп сөйләмәде. Моннан өч ел элек театрда танышуыбызны әйтте. Гайшә ханым аңа. ул болай яман кеше түгел кебек, кулыңнан ычкындырмаска тырыш син аны. инде укаң коела бара. уйла, файдалан форсаттан, кушылыгыз, дип киңәш бирде һәм шунда ук:
Төптәнрәк уйлаганда, син бәхетле. Мөнирә. Дөньяң иркен, берәүгә дә хисап бирмисең, җаның тыныч, фәнни дәрәҗәң бар. минем белән сине һич чагыштырырлык түгел... — дип. үз тормышыннан зарланырга кереште.
Ни сөйлисен, аңламыйм, акылына кил. Гайшә, син бәхетсезмени? Мин синен тормышыннан, үзеннән көнләшәм, беләсең килсә. - диде ана Мөнирә
Кенте хәлен кеше белми үз башына төшмәсә. дип зерәгә җырла-мыйлар. Мөнир.» Син мине, бу ирле, эше тыныч, тормышы курорт шәһәрендә үтә, бәхете түм-гүгәрәк дисендер. Алай уйласан ялгышасын, ахирәткәем Бәхет өләшкәндә үз өлешемнән коры калган мәхлукмын Ирем, дөресен әйткәндә, паспортымда гына. Аның үз кыйбласы, минем үз кыйблам. Рафисымны ел әйләнәсендә бер айдан артык күрмим, гомере диңгездә үтә. Уртак тормышыбыз юк. анын ике ягып бер төшенә дә кермим, дисәм, ялган булыр. Тапканын җилгә җибәрми анысы, өйгә кайгара. Әмма тормыш акчада гына түгел бит. Матди муллык рухи фәкыйрьлекне алыштыра алмый. Рафиснын өйгә ялга кайткан арасында да миндә кайт ысы аз. уйлары тик диңгездә генә. Телендә т ик фәлән җирдә булуы да. төгән гаҗәеп урыннарны күрүе. Үзем дә. эшем дә. тормышым да аны аз кызыксындыра. Курорт шәһәрендә яшәвемнән дә канәгать түгелмен Менә син эш урыныннан аерылып, һава алмаштың, монда килен кешечә ял итәсең. Ә курорт шәһәрендә «рәхәттә яшәүче» минем син кунагым белән иркенләп эчем бушатырга хәтта вакытым да юк Көннәрем дөнья куып уза Монда инде ничә ел яшәп, әле бер тапкыр да ялга килүчеләр шикелле, дөньямны онытып, пляжда аунап кояшта кызынганым да. үзем теләгән чакта диңгезгә керен алдым-артым карамый иркенләп коенганым да булмады. Тормышым түгәрәк түгел, өчпочмаклы минем. Мөнирә. Өем. эшем, кибетләр һәм базар керә ул өчпочмакка
Ник китмисен, нәрсә тота сон сине монда?
Нәрсә тота? Гайшә ханым тирән көрсенде, аннары Мәсләгем тота, диде Уйлап кара, монда инде эшем дә. яшәү рәвешем дә эзгә салынган. Фатирым, хезмәттәшләрем арасында күпмедер абруем бар Әйтик, моннан Казанга кайтсам, миңа барысын да яңабаштан башларга кирәк булачак. Минемчә, бер урыннан икенче урынга күченеп йөрү яшь. яшел чакта тына берни түгел, акылы бар кеше олыгайгач, һавадагы нип/гидер дәү торнага алданып кулындагы кечкенә чыпчыкны ычкындырмый. Бу фатирымны югалтуым тына да мине акылымнан яздырачак Моннан кайда тына китсәм дә. бер җирдә дә мине колач җәеп каршы алучы булмаячак. Без язмыш коллары
Син. Рафисыңнан зарлансаң да. аны яратасың бит Ярагмасан. санаториегызга килүчеләр арасыннан ук берәүне инде үзеңә каратыр илен.
Ярату кейгене яшь чакта гына иләсләпдеро. Мөнирә. Миңа Рафис күптән бары таяну ноктасы гына. Санаторияга килүчеләр арасыннан кемне гер үземә каратуны күрәләтә мәсхәрәләнү саныйм мин Бездә ир-атлар ла. хатын-кызлар да килгән көнне үк бер-берләренә пар табалар Өйләрендә аларны хатыннары, ирләре, балалары көтә, ә алар, бәйдән ычкынг ан аш ырлар һәм бияләр күк. i ыйшык-гыйшрәт өянәгенә биреләләр Кайберләре санаторийда егерме дүрт кон ял итү. дәвалану дәверендә парларны ике көннең берендә алмашалар. Әхлак, лика, әдәп кануннары юк ул кешеләргә. Турысын әйтәм. ирләргә дә. хатын-кызлары да хөрмәт калмады миндә Ярар, җитсен бүгенгә, сүзне иртәгә дәвам итәрбез, торып миңа эшкә барасы, йоклыйк әйдә
Мина бәлага тармый яшәү язмаган, күрәсең Кош ә меннәрчә кешеләр бертуктаусыз диярлек арлы-бирле мыжгыган диңгез читендә мине үткен кырлы кабырчыкмы, кемдер ваемсыз ташлатан шешә ватыгымы, башка хәвефле әйбердерме кетен яткан икән. Ана берәү дә басмады, мин бастым. Габанымнан шарлан кан кит те һәм ярам йөрәгемә төшен әрнеп сызлый га башлады Мин шулай һич уй таматанда көньяк кояшы назыннан һәм 1ШГГСЗДӘ коену рәхәтеннән мәхрүм калдым Ашыгыч ярдәм машинасын га килгән врачның мине шифаханәгә илтү ниятен.) Мөнирә, каршы килеп:
Мин врач Авыруны дәвалауны үз өстем» алам. Сез безгә фатирыбызга кайтырга гына булышыгыз, диде. ~
Столбнякка каршы укол биреп (ярамны юып бәйләгәч, ашыгыч ярдәм машинасы безне фатирыбызга кайтарды) Мөнирә мине урынга салып, култык (аяклары һәм ярамны дәваларга кирәк булачак дарулар юнәтергә аптекага китте. Ялгызым калгач, мин башым әйләнә һәм күңелем болгана башлавын тойдым. Миемдә, шушы гына җитми иде миңа, дигән борчулы уй борынлады. Хәтеремдә бала чагымда Бәеш тегермәнендә кадаклы тактага баскач шактый вакыг титаклап йөрүем. Камали бабай, аның белән атларга ашатырга кәрешкә печәне чабарга басуга баруларыбыз. Чуал буйлары. Бәеш өстеннән аэроплан очып үтүе һәм үземнең очучы булырга карар бирүем яңарды. Башым әйләнү сизелерлек көчәйде Күзләремне йомсам, тирәмдәге нәрсәләр зырлап бөтере-лгән кебек булды. Тәнем хәлсезләнгәннән-хәлсезләнә барып, акрынлап тәмам онытылдым.
Борынымны нашатырлы спирт яруга аңыма килдем. Инде кич булган. хуҗабикәбез Гайшә ханым эшеннән кайткан иде. Бәген гәүдәмдә ару-талчыгу. алҗу, йөгенү, иләмсез авырлык тойдым.
Сезнең аягыгызга без операция ясарга булдык, диде Мөнирә, маңгаема кулын куеп, һуштан язган идегез шикелле, температурагыз кырыкка якынлашкан, аны үлчәвебезне дә сизмәдегез Ярагызга пычрак кергән булырга тиеш: аягыгыз гөбе күк шеште. Ничек, нык сызлыймы ярагыз?
Түзәрлек бодай Ярамда кызган кадак бар кебек. Мөнирә, эчәсем бик килә, су бирегезче. зинһар...
Салкын су йоткач, хәлем бераз җиңеләйгәндәй булды.
Сез аягыгызны монда калдырып китәргә ниятлисез, ахры. Тирәгездә шәрә хатын-кызлар йөрүгә күзегезне тондырмаска, алдыгызны- артыгызны карап йөрергә кирәк иде Бала белән бер сез.— диде моңарчы сүзсез торган Гайшә ханым.
Аягымны гына түгел, үзем монда калсам да исем китми. Гайшә ханым. Яшь сыгар кешем юк. хаҗәтем ни аллага, ни муллага...
Хуҗабикә кырысланды.
— Җүләр сатмагыз. Мөнирә, чиш әле аягын, карыйк ярасын, бу (әмуг кисәүлегенә кандидатның.
Ярамны бәйләгән бинтны чишкәч аларның кашлары җыерылды :
Яраны (еккән җөйдән арындырып, тиешенчә чистартыйк. Гайшә. Аны башкарып чыгарлык кына инструментларың һәм антисептика даруларың бардыр бит синең?—диде Мөнирә. Ул бу минутта җитди һәм таләпчән иде.
Мин аны андый базымлы һәм катгый итеп белми идем әле.
Табарбыз Мин инструментларны кайнатып стерильләштерим, син авыруның аяклары астына әнә теге шкаф өстендәге клеенканы җәеп кулларың юа гор...
Бу матавык миңа нигәдер көлке тоелды. Мин аңа. әйдә теләсә нишләсеннәр, дип карадым. Бәлагә тарыган аягыма наркоз ясагач, аның сызлавы бөтенләй тынды. Аңа жгут салгач, ярам тирәсен юып. йод сөрген зарарсызландыргач. Мөнирә кулына скальпель алды.
Гайшә, күр. ярага җөй ничек салынган, ташкулчим бит. дип сукранды ул.— Аз гына арада никадәр үлек җыелырга өлгергән. Димәк, пычрак кереп калган ярага. Тампон бир әле.— Ул ярамда нәрсәдер кайнаттырды. Аннары миңа: Авыру үзен ничек хис итә?- диде.
— Ничек бар. шулай...
Пульсын сана әле. Гайшә.
Пульсы нормада. Эшне гиз тоттың. Мөнирә, молодец. Бәлки китмәссең, калырсың, диде хуҗабикә кунагына.
Калмыйм. Гайшә, аллам сакласын. Казаным, эшем, фатирым көтә мине. Синең көньягыңнан өч атна эчендә дә инде гарык мин.—
Аннары, аягымдагы жгутны чишеп, .миннән:— Ничек. Ирек, бераз басылдымы яран сызлавы’’ дип кызыксынды
Басылды Сезнең икегезгә дә эш ясадым. гафу итегез
Ниндидер ачы төймәләр йоттыргач. Мөнирә белән Гайшә ханым мина гыныч йокы теләп ялгызымны калдырдылар Инде караңгы төшкән иде Ярамда казыныр алдыннан аягыма кадалган өшетү у-колынын куәте төкәнә бара иле бугай, акрынлап аягым сызлавы янә сизелә башлады Күңелемне төшенкелек биләде. Үземне ярдәмгә мохтаҗ хәлдә гомерем буе ягам кебек тойдым. Әмма, ни гаҗәптер, аңа көенмәдем
Мөнирә төнлә биш-алты тапкыр яныма килеп, маңгаема кулын куеп, хәлемне белеп китте. Уяу ятуымны, онытыла алмавымны ана сиздермәдем. Иртән аягымның шеше кайтмавы, температурам төшмәү Мөнирәне борчуга салды. Ул:
Пляжда нәрсәгә басканыңны тикшерергә, аның чистамы, түгелме икәнен аныкларга тиеш идем мин. Аягыңнан шарлап кан агуны күрүгә югалып калдым. Мин врач этикасына хыянәт иттем. Врач беркайчан да тойгыга бирелергә тиеш гүгел, дип шелтәләде үзен.
Мин бәлагә тарыганның икенче көнендә үк без бер-беребезгә «сез» дип рәсми дәшүне гап-гади «син»гә алмаштырдык
Борчылма, сызлап туйгач гөзәлер әле. төзәлми калмас, дип. ты-нычландырырга тырыштым мин Мөнирәне Мине саклап утырма син. һавага чык. пляжга бар. коен Диңгезне, ял итүне бөтенләй оныттың бит
Диңгезгә ялгызым баруның кызыгы юк миңа. Ирек Мин сине ничек тизрәк аякка бастырырга икән дип баш ватам, аяксыз калуыңнан куркам..
Унберенче бүлек
1
азанга мин култык таякларына таянып кайт гым. Ул гына түгел. Мөнирә белән без көньякта башлы-күзле булдык. өйләнештек Капылт кына никахлашуыбызга үкенмәм дип уйлыйм Шат мин. замат арасында хатынлы да. фатирлы да булдым. Әмма үземне бик уңайсыз хәлдә сизәм. Никтер Мөнирәнең ышанычын акламам кебек Ул күңелемне мөласмлсге белән генә түгел, ксшелеклелсгс. эчкерсезлеге, гадилеге белән яулады. Вагонда көньякка барганда ук мин тормышымда яңа сәхифә ачыла башлавын тойдым Мөнирә мине чын-чынлан сихерләде сыман, уйларым гел анын тирәсендә буталды. Кырымга килгәч, у т рухи кояшыма әверелеп, мине өзлексез җылытты, иркәләде Үтемдәге бу сәер халәтнең мин беркайчан да бетмәвен, даими дәвам итүен теләдем Диңгез читендә аягымны яраламасам. Мөнирәгә тәкъдим ясарг а батырчылык итә алыр идемме, белмим Паспортымда хатынлы илем бит әле мин арабызда Оля бар иде Безнең үзара ашышуыбызга минем бәлагә таруым аягымны имгәтүем ярдәм итте, дисәм хакыйкатькә хыянәт итмәм кебек Мин култык таякларына калгач. Мөнирә янымнан бөтенләй китмәле диярлек. Шул рәвешчә без, үзебез 1ә сизмәстән бербөтенгә әверелдек Бу үзеннән-үзе килеп чыкты Паспортымның пычранган булуына Мөнирә
Паспортыңдагы rail мине борчымый, аны син юк тип сана Бетне ниндидер рәсми кәгазь кисәге кушмый, беребезнең беребезгә ихтыяҗыбыз. бер-беребезне ошатуыбыз, яратышуыбыз куша, диде
Казанга кайтуыбызның икенче көнендә үк мин Матбугат йортына эш белешергә бардым Анда китап нәшриятында эшләүче бер иптәш «Кызыл Татарстан» газетасының партия бүлегенә әдәби хезмәткәр кирәген әйтте Мин газетаның баш мөхәррире Галим ага Рябков янына керде м I әзерем т те әй т кәч. ул:
К
— Партия бүлегенә кереп, аның мөдире иптәш Гобәйдуллин белән сөйләшегез, ул сезне үз бүлегенә алуны хуп күрсә, мин каршы килмәм,— диде.
Кирәкле бүлмәгә кердем. Бүлек мөдире урынында иде. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан офицер икән, түшендә ике орден һәм берничә медаль ялтырый. Кыяфәтенә караганда бик җитди кеше күренә. Йомышымны әйткәч, мине башымнан аягыма кадәр күздән кичереп, ашыкмый гына тәмәке кабызды.
— Эшкә алсак, сезгә авыл районнарына командировкаларга чыгу авыр булмасмы?—диде, авызыннан төтен өреп.
— Булмас, култык таяклары миңа вакытлы юлдашлар, - дип җавап кайтардым.
— Авыллар тормышы танышмы сезгә, газетада эшләгәнегез бармы?
Таныш. Мин авылда үстем. Газета эшен дә беләм шикелле: инде менә өч ел Питрәч район газетасында эшлим.
— Аннан нигә китәсез?
- Мин анда, хатыным монда, шуңа күрә.
— Сынау шарты белән бездә бер ай эшләп карагыз, аннары күз күрер Гариза язып, кадрлар бүлегенә кертегез. Киләсе атнада эшкә керешерсез. Менә шул.
Юк. зур гәүдәле, такыр башлы, чытык чырайлы бу агай белән эшләп булмас, бик төксе кешегә ошаган, дип. уйлап газетаның партия бүлеге мөдире утырган бүлмәдән чыктым. Сынау шарты белән бездә берәр ай эшләп карагыз, имеш. Казанда бер «Кызыл Татарстан» гына түгел бит. монда эшләгән арада башка җирләрдә эш белешә торырмын, андый тәҗрибәм бар ич инде минем. Чытык чырайлы агай биографиям белән дә. фиркалегем белән дә кызыксынмады, тикмәгә түгел бу. туктамас бездә дигәндер...
Питрәчкә бардым. Култык таякларына таянып редакциягә килеп керүемә андагы хезмәттәш иптәшләрем:
— Нәрсә булды сиңа9 —дип гаҗәпләнделәр.
— Егылдым.—дидем, ваемсыз күренергә тырышып. Ничек бәлагә таруымны, аягымның һаман шеше кайтмавын, ярамның үлекләвен сөйләп торуны кирәк санамадым. Хезмәттәшләрем белән бераз гәпләшкәч, редакторыбыз янына кердем. Ул эшләп утыра иде. сәламемне алу белән ниндидер конверт чыгарды һәм.
— Бу хат сезне инде шактый көтеп ятты. - дип миңа сузды.
Конвертка күзем төшүгә үк аның Олядан икәнен күрдем. Хатны ачып тормадым, редакторга рәхмәт әйтеп кесәмә салдым.
— Нигә култык таякларына калдыгыз, ялыгыз ничек үтте?—дип кызыксынды Николай Ильич.
— Рәхмәт, шәп ял иттем.— дидем. Аягым турында аңа да хезмәт-тәшләремә әйткән егылдым сүзен кабатладым. Аннары—Районда эшләр ничек, нинди яңалыкларыгыз бар? дип кызыксындым.
Районда да. бездә дә күзгә күренерлек яңалыклар юк диярлек. Наборшицабыз Надя Трусованың туе булды, шул гына яңалыгыбыз. Райком тирәсендә иптәш Филипповны Питрәчтән Казанга алалар, дигән сүзләр йөри, аның урынына безгә яңа беренче секретарь киләчәк, имеш.
— Иптәш Филиппов монда мәңге утырыр кебек иде бит?
— Монда без беребез дә мәңгелек түгел.
— Антон Егорович моннан китәсе булгач, сез мине дә эшемнән азат итегез инде. Николай Ильич.
Редактор көлде.
— Монда ул булмагач, сезгә күңелсез булыр дисезмени?
— Юк. минем Казан һавасын сулыйсым. Себер колонияләреннән соң бераз кешечә гомер сөрәсем килә.
— Казанда нинди эшкә урнашырга исәп тотасыз?
Тәгаенләгән урыным юк әле Муеным бар, берәр оешмада ана кулай камыт табармын дим
Табарсыз билгеле, бирсен ходай. Сез киткәч газетабыз күпкә тешсезләнәчәк. кызганыч Аңа җан өрүчеләрнең берсе сез бит
Николай Ильич, сезнең белән килешмим мин. Газетаның юнәлешен билгеләү дә. аны үзгәртү дә редактор кулында, минемчә
Бәлки, китәргә ашыкмассыз, биредә тагын берәр ел эшләрсез?
Кыстамагыз. Николай Ильич, минем теләгәнчә яшәп карыйсым килә.
Ә ни комачаулый монда сезгә?
Башка нәрсәләрне инде әйтеп тә тормыйм, хәтта мунчаның да булмавы. Авылларда һәм вак поселокларда яшәүчеләрнең тормышлары төрмәдәгеләрнске белән бер биг. Күп авыллар әле радиодан да мәхрүм, электрны да төшләрендә генә күрәләр, культура учагы исәпләнгән клублар онытылганда бер ачылалар. Казанда мин хет тубыктан пычрак ермам, асфальтла йөрермен.
Мин кесәмнән пиемнән азат итүне сорап язган гаризамны чыгарып, редакторга суздым Ул аны кулына алып укып чыккач, расчет бирергә, дигән резолюция салды.
Өч ел буе бергә эшләп иркенләп сөйләшеп утырырга ла туры килмәде безгә. Эшкә кайда урнашсагыз ла чын күңеллән уңышлар телим сезгә Питрәчтә бүген куна калсагыз, кичен миңа рәхим итегез.
Рәхмәт. Бухгалтерия тоткарламаса. бүген үк китәргә тырышырмын. Мина, һичшиксез Казанга кайтып җитәргә кирәк Монда килми тормам, килермен әле. күрешербез дә. гәп тә куертырбыз Хәзер мин. фатирыма кайтып, кайбер нәрсәләремне алып киләм. расчеты, приказны юткарламасагыз иде. Николай Ильич
Барыгыз, сез әйләнеп килүгә барсы ла әзер булыр
Марийша түти, минем кайтуымны күргәч, шатланган иле Бүген үк Питрәчтән КИ1ӘССМНС әйткәч, кәефе кырылды
Шуны иртәрәк әйтергә ярамадымы сиңа, алла бәндәсе, диде ул. үпкәләп. Менә кешечә озата да алмыйм бит инде Нишлим хәзер, улым белән бер бит син миңа, бәлки, бүген кунарсың, иртәгә генә китәрсең, ә?..
Иртәгә кадәр кала алмыйм. Марийша түти, үпкәләмә. Мин инде элеккечә ялгыз түгел бит. Казанда хатыным көтә.
О ляңмы?
Юк. Мөнирәм
Ул ксмсә тагын? Аны каян таптың?
Мөнирә врач, мин аны түгел, ул мине тапты. Бер дигән кеше ул.
Сукага җигеп сынамый атыңны, биш ел юрмый хатыныңны мактама, дигән борынгылар. Кәләшеңә мәдхияне бик иртә җырлыйсын, авызың пешмәсен Хатыныңны беренче көннәрдән үк мактап узындырма, улым Муеныңа менеп атланыр да. сине чүпрәккә әйләндерер, уйла шуны Хатыннарның чәче озын, акылы кыска. Дөньяда җүнле хатын- кызлар йөзгә бер генә. Җүнле дигәннәренен дә әле икесенең берсе җил тегеләй иссә алай, бире иссә болан Күптән белә идегезме бер-берегезне?
Күптән, моннан өч ел элек танышкан идек
Берни аңламыйм, синең ул булачак хатының турында телең тибрәтеп бер кәлимә сүз катканың юк иде бит Аягың нишләде, ник култык таякларына калдың?
Егылдым.
Дөрес аңласам, кемдер сине үзенә өйләндергән, егылып аятың имгәткәч, башың миңгерәүләнгәндер, улым, башка түгел бу Китәргә ашыкма әлс. иркенләп сөйләшик, хатының әллә кая китмәс, көтәр
Мин хуҗабикәмне тыңламадым
Булмый. Марийша түти, китәм Әйберләремне җыештырып тормыйм. аларта Мөнирәне ияртеп килермен, шунда сөйләшербез
— Башыңны тәки бутаган чәчбиең. Тагын сорыйм әле, ниндирәк нәмәрсә соң ул?
— Игелекле, инсафлы, фатирлы кыз.
Ничек, син аның үзенә өйләндеңме, фатирынамы?
Хуҗабикәмнең мәсхәрәле бәйләнчек сораулары ачуымны китерә ба-шлады.
— Үзенә. Марийша түти, үзенә. Менә синең дә фатирың бар югыйсә. мин сиңа никахлашырга тәкъдим ясамадым бит.
Хуҗабикәм бу сүземнән рәхәтләнеп көлде.
— Теләсәң өемне мин сиңа никахлашусыз-нисез бирәм, ал.
Якын иткәнең, үз улың кебек санаганың өчен рәхмәт. Марийша түти. Ярый, мин китим, әйберләремне алырга, аягым төзәлгәч, иркенләп килермен. Бүген кайбер алмаш кием-салымнарым белән иң кирәкле кәгазьләремне генә алам Исәнлек-саулык телим сиңа. Бигайбә, Марийша түти. Хуш хәзергә.— Мин хуҗабикәмнең иңенә кулым салып, битеннән үптем.
Сау бул. улым. Син мине онытып бетермә, кайчан теләсәң шул вакытта кил миңа. Сине мин улымны көткән кебек көтәрмен.
Алып китәсе әйберләремне кечкенә чемоданга тутыргач, карчык мине урамга кадәр озата чыкты. Бераз киткәч, артыма борылып карадым һәм хуҗабикәмнең керле алъяпкыч итәге белән күзләрен сөртеп торуын күрдем Моңа йөрәгем авыртып кысылды.
Редакциягә кереп, хезмәт кенәгәмне алгач, өч ел бергә эшләгән иптәшләрем белән саубуллашып, автобус тукталышына титакладым. Башымда, менә Питрәч белән дә арам өзелде, киләчәктә монда үткән тормышымны ла сагынып искә алырмын, ядкарем булып биредә редакция һәм типография биналары кала, мин бу район үзәгендә бәлки бер Марийша түтинең генә түгел, кайбер башка берәүләрнең дә исенә төшәрмен, дигән уйлар буталды...
2
ляның кесәмдәге хаты Казанга өебезгә кайткач кына исемә 1өште Әмма мин аны. юньле нәрсә язылмагандыр, кәефемне кырмыйм, дип ачып укырга ашыкмадым. Конвертны кесәмнән чыгаргач, уйларым ирексездән Оля тирәсенә кайтты. Күз алдымнан аның белән беренче очрашуыбыз, икәүдән-икәү генә сөйләшә-сөйләшә, мин кулга алынган елның январь кичләрендә Казан урамнарын таптауларыбыз. минем кулга алынуым алдыннан аның елап, тыны-өне кабынып Васильево ял йортыннан кайтып тулай торактагы бүлмәмә атылып килеп керүе, син исән. исән, дип бернинди тартынусыз муеныма сарылып, бит алмаларымны, күзләремне, иреннәремне тәүге кат шашынып үбүе, хөкем залына килүе, судтан сон эчке төрмәгә «хатыным» сыйфатында күрешергә кергәне. Вахитов лагеренда чакта яныма көнаралаш килеп, авыр эштән соң ял итәргә ирек бирми йөдәтүләре, хатлары бер-бер артлы ап-ачык булып кичтеләр...
Мөнирә каядыр киткән, өйдә юк иде, тормышымда Оляга бәйләнешле сәхифәләрне барлау мине булыктырды Үземне ул эшләгән яхшылыкларга тик яманлык белән генә җавап биргән мәнсез итеп сиздем. Ул мине, тоткынлыктан аралап, яңадан ирекле тормышка кайтарырга күпме көч. тырышлык куйды, аның аяклары астында туфрак буласы урында, аңардан йөз бордым. Шундый әдәпсезлектән соң кешеләр арасында оялмый яшим, хәтта менә өйләндем дә. Чыннан да. миңгерәүдер мин. хак1ыр Марийша түтинең әйткәне...
Мин шулай ут йотканда Мөнирә кайтты һәм ишектән керү белән хәлемне чамалап алды.
Нәрсә булды сиңа, әллә юлың уңмадымы? дип. яныма килде.
О
~ Син нәкъ балтасы суга төшкән кеше күк Кая карыйк әле, аягын борчымыйдыр бит? Әле ашамагансың да бугай.. Йә, әйт. нәрсә булды? Сөйлә, кәефеңне кырган нәрсә, бәлки, игътибарга да лаек түгелдер'.’..
Олядан хат алдым
Борчылдырырлык нәрсә язган ул? Белмим, укымадым әле хатын
Гаҗәпләнүдән Мөнирәнең күзләре шар ачылды.
Ә нигә соң сомсерен коелды'’
Үземнең тере күләгә булуымны төшендем. Зинһар, гафу ит мине Оляңны читкә кагып, миңа өйләнгәненә үкенәсеңме әллә?
Мин. урынымнан торып. Мөнирәне күкрәгемә кыстым
Сөйләм.» юкны, син кояшым минем Ү|кәннәрне күңелдән сызып гашлавы авыр һәм ул мөмкин дә түгел. Алар мине гомерем буена борчырлар, йөдәтерләр күк
Ярар, онытып гор хәзергә ул турыда Ничек. Пнтрәчтә юлың уңдымы
Уңды. Мөнирә.
Мин ашарга әзерлим, син хатыңны ач. сузма, укы. күңелеңне тынычландыр, дип. Мөнирә, кочагымнан чыгып, кухняга кереп кипе
Сина киңәш бирүе җиңел, дидем аңа эчемнән генә. Оляны үзең кебек тыныч, сабыр холыклы дисендер син Ул вөҗдансыз кыбырсык бит. Соңгы очрашуыбызда Питрәчгән тыныч кына киткән иде кебек бит инде, тагын нинди әйтәсе сүзләре калган? Аңламаса аңламас икән кеше..
Конвертын теләр-теләмәс ачып, хатка күз салдым. Нәрсә, әллә яңгыр астында булганмы ул? Андагы күп юллар җебеп җәелгәннәр Ни гаебем бар, нигә мине газаплаудан тәм таба ул? Бәлки, укып та тормый утка ягаргадыр бу хатны? Юк. укыйм әле
«Хагымның сине шатландырасына шикләнмим, аны мин ин те күптән я тарт а гнеш идем, әмма, нәрсәгәдер омег бат.тап димме, уйларымны кот азы ә күчерергә ашыкмадым. Монда язылганнарны син үз каршың та минем тәүбә-иегиг т.фарым дин исәплә. Бешен, чыннан да. икебез бер бөтен тәшкил итә алмавыбыи а инде тулысынча инандым. Мина син тик ү зеине генә яратасын кебек тоелган иде, ток икән. Уйлана торт ач. тон гаепнең үземдә икәнен танырга мәҗбүр булдым. Мин — хыял колы. Хыял белән чынбарлыкның икесе ике нәрсә икәнен бутавым, хыялымны чынбарлык итен күрергә тырышуым синең белән бәхетемне табут а киртә булды мина. Синең тоткынлыкта вакыттагы булышлыгыма мохтаҗлыгыңа инануым, сине инде, бернинди нигезсез, үземнең бүленмәс яртыма санавым, сине O4.ie-i.vi ы злы т ьша белүем ялт ыштырлы мине. Мин, әле соң түгел, ял- тышымпы төзәтергә, арабыздагы фиктив никахны су т аша юкка чыт арыр- та карар бирдем. Эшебезне Казанның Киров районы халык су ты карарт а тиеш. Аерылышачагыбыз турында газетага белдерү бир тем, ул озакламый чытар. Судка сине, элекке рухи яраларыңны кузгатып әрнетмәс өчен, чакыртып тормам, дим. Анда аерылышуыбызга рнзалытын турын та мөһер сутын имзаң раслаш ан язуыңны җибәрсәң, җитәр. «Насильно мил не будешь»,— дип бик дөрес әйткәннәр. Эгле-мәче.те яшәвебезгә чик куеп, кешеләр булып калыйк. Рәсми аерылышкач, сине бүтән беркайчан та борчымам. Хатны миңа тлавпочтамгка язарга мөмкин. ( тша эшеңдә һәм тормышында уңышлар телим. Оля».
Бу юлларны укыт ач. Оля кызганыч булып китте. Ләкин бу тойгы мине исертергә өлгермәде, хәтерем шундук тоткынлыктан азат ителгәч Алексеевскит а кангуым. загста язылт ..... уыбыз минутлары, загстан кайту
ыбыз. Мурзиха пристане. Казанда китап кибетендә аның урынсызта Рәйсәне мәсхәрәләве, халык алдында битемә төкерүе яңарды Оля бер каратанда бодай, икенче караганда тегеләй бит. нәкъ хамелеон күк үзгәр.) Тимерне кызуында сугарга аерылышырга риза икәнлегемне
нотариуста раслатып тизрәк судка җибәрергә кирәк. Өйләнгәнемне белеп алса, аның, мин сине готкынлыктан кемнедер бәхетле итәр өчен араламадым. дип аерылышуыбызга аяк терәп каршы килүе бар...
Мөнирә кухнядан чыгып, миңа:
Ирек. әйдә, юын да ашарга кер.— диде.
Табын янында Мөнирә, кирәк тапса үзе сөйләр диптер. Оляның хатында нәрсә язылу белән кызыксынмады. Ул сүз арасында Рәисәне очратуын, аңа өйләнешүебезне сөйләвең һәм аларның Салих белән икәүләп иртәгә кичкә безгә киләселәрен әйткәч:
Синнән узып эшләдем моны, ачуланмыйсыңмы? — диде.
Нәрсә өчен ачуланыйм, нигә син мине теге яки бу теләгеңә каршы килер дип исәплисең? Сине мин чикләүле кысага ябарга тиешмени’’ һәр мәсьәләдә үзеңне мин яныңда юк чактагыча иркен тот. мин синең бер генә ниятеңә дә каршы килергә җыенмыйм, чөнки аларның барысы да дуамаллык җимеше булмасларына шикләнмим. Әгәр без бер-беребезнең иреген чикләсәк, тормышыбызның кысыр, күңелсез, эчпошыргыч булачагы көн кебек бит.
Мин. ир белән хатын үзара киңәш-табыш итеп яшәргә тиешләрдер. дип карыйм. Ирек. Кеше үзенең кылган гамәлләре өчен намусы алдында хисап бирергә, яшәү мәгънәсе турында уйланырга, ялгышларын кабатлаудан сакланырга тиеш, минемчә.
Тормыш кеше өчен үкенечләр җыелмасы, дия иде минем бер дустым. Мөнирә.
Дөньяда үзең теләгәнчә яшәү мөмкин түгел бит.
— Әйе. тормыш без уйлаганнан күпкә катлаулы, шуның нәтиҗәсендә кешеләр арасында мөнәсәбәтләр дә тотрыклы т үгел.
Мөнирә сагайды.
Безнең мөнәсәбәтләр дә шундый булыр дисеңме әллә син?
Аллам сакласын! Икебез дә—яңа гына балигъ булган җилбәзәкләр түгел, тормышның ярыйсы ук ачысын-төчесен татып, күпмедер тәҗрибә туплаган кешеләр. Безгә кешеләрчә көн итәргә берни дә комачауламый. Менә Оля минем белән рәсми аерылышырга судта эш кузгатырга җыенуы турында язган һәм минем аның ниятенә каршы килмәвемне үтенгән. Озакламый мин тулысынча синеке генә булачакмын. Мөнирә.
Минеке түгелмени әле син?
Арабызда Оля бар иде ич...
Ул минем өчен инде күптән киртә түгел, син — тик минеке генә.
3
. ызыл Татарстанмда эшем тиз җайга салынды. Миңа яңа ^КЛА.эшемдә турыдан-туры җитәкчем, газетаның партия бүлеге мөдире Насиб ага Гобәйдуллин белән бүлектә инде берничә ел эшләгән кулдашым Габдулла Шәрәфетдинов ярдәм итте. Насиб ага башта уйлаганымча туң күңелле, тупас һәм чикләнгән кеше булмады. Ул кем белән дә бик җиңел аралаша алучы, редакциягә килгәнче Кама аръягындагы районнарның берсендә райкомның беренче секретаре вазифаларын үтәгән булган икән. Аны хатын-кызларга талымсызлыгы. «киң күңеллелеге» өчен эшеннән алганнар. Насиб аганың ул «йомшаклыгы» районда калмаган, ияреп Казанга. «Кызыл Татарстан» редакциясенә дә килгән иде. Чибәррәк, мөләемрәк хатын-кыз күрсә, яшьме ул. инде олыгаеп чәчләре чаллана башлаганмы, талымлап тормый, кабына һәм дөньясын оныта иде. Көчең барда үзеңне хатын-кызларны яратуда чикләмә. үкенерсең, электә майтарырга җай чыкмаган күңелеңә хуш гөнаһны форсат килсә үтә. дигән китап, ди иде ул Габдулла белән миңа. Бүлектә күпмедер эшләгәч, миңа Насиб аганың усал-усал юмористик һәм сатирик
шигырьләр язуы мәгълүм булды. Анын шигырьләрен үз газетабыз гына түгел. «Чаян» журналы да теләп баса иле.
Бүлектә минем кебек үк әдәби хезмәткәр вазифаларын үтәүче ку т- дашым Габдулла да жор сүзлектә мөдиребездән калышмый, әмма ул анын кебек орып-бәрми. жинелчә сүз уйнату белән канәгатьләнә иде Мина анын әдәбиятка малай чактан ук гашыйк икәне, шигырьләр язуы газетада эшли башлавымның беренче көннәрендә үк мәгълүм булды Мин килгәндә ул үзенең бөек адашына ияреп язган «Багыр егет» исемле әкият-поэмасын нәшриятта аерым кигап итен чыгарырга әзерли иде Соңыннан аның гәүге кат 1941 елда «Яшь ленинчы» тазе тасын да басылып чыкканын белдем Габдулла дуслыклы, үгә тыйнак егет Берәүнең дә үтенечен кире какмый, сүз тыңлаучан.тыт ын белүчеләр анын бу күркәм сыйфатын оятсызларча файдаланалар. Ул үзенә йомыш белән кергән кешегә мөгез читле калын күзлеге өстеннән текәлеп каран, щкькать беттән тытитый һәм нинди генә ашыгыч эшен дә читкә куен, үтенечне үтәргә керешә иде. Мин аңардан пөхтәлеккә, төгәллеккә, кыскалыкка. Әйбернең гөп асылын ансат кына тотып алырга өйрәндем
Кулдашымның эштән гәм табуына сокланырлык иде Дөньяның ачысы н-т«чесен ул күп татыган, сугыш башлангач, укуын ташлап эшли башлаган, аннары жиде ел солдат хезмәтен үткән. Япония! ә каршы сугышларда катнашкан. Армиядән кайткач, биш ел электромонтажчы булып эшләгән, кичке урга мәктәпне тәмамлан. Казан университетын бетергән егет иде. Без аның белән, бер-беребезгә ярдәмләшеп. бик i.iiy эшләдек
Шулай елга якын вакыг үтте. Имгәнгән аягым инде күнгән төзәлде, Оля белән шау-шусыз, тыныч кына аерта.тыштык Ата булу бглстеть» ирештем Мөнирә миңа үзе кебек үк чибәр кыз тудыр па ll.iv.ir па мине эшкә алганда командировкаларга чыга алу-алмавым 6i I.HI кы« .тк- сынгап иде Әмма унбер ай эчендә минем Казаннан читкә чыкканым булмады. Шәһәрдәге төрле партия оешма тарында үткән отчет сан тау жыслышларыннан репортажлар бирү. Казанны төтек төйдерү, шәһәр транспортының ихтыяҗлары, урамнарны яктырту, халыкны азык-то тек. яшелчә, жиләк-җимеш белән тәэмин игү турында эреле ваклы мәкаләләр язу белән чикләндем. Казаннан читтәге нинди дә булса берәр авыл районына җибәрүен сорат анда Насиб ага. һәр нәрсәнең үт вакыты бар. ашыкма, өлгерерсең, дия иде.
һич көтмәгәндә миңа газетадан «үз теләгем белән китәргә» туры килде.
Газета эше катлаулы һәм үтә четрскле эш. Газетаның бер санын чыгаруга да йөзләгән кеше катнаша. Анда бастырыр!а әтерләшән материаллар унлаган кешеләр тарафыннан җентекләп каралып, уплатан кешеләр кулыннан үтә, аларны җыйганда җибәрелгән хаталар кат кат төзәтелә. Шуңа да карамастан, нинди генә газетаның да хаталарсыз чыккан санын табу ы кыен. Бу ашьн у-кабалану. каударлану аркасында ки леп чыта Каймакта газетаның бер’ бите дә иртәдән кичкә кадәр кырыкка төр төнә. Ә тазе тала бер генә түгел, дүрт полоса. Йә бик җитди хөкүмәт белдерүен бирергә, йә полосада урнаштырта нан нинди дә булса материал обкомдагы югары түрәне канәгатьләндерми, йә газетада макталасы кешенең көтмәгәндә ниндидер ярамас эше бе тенә. йә теле тайн тан кичектерергә ярамый юрган бик мөһим материал килеп төшә. Нәтиҗәдә полосаларны, туктаусыз үзгәртүдән соң газетаны басарга рөхсәт тик ярты тон авышкач кына бирелә Бу аерым тинонисл катар китү корректорлар. метранпажлар, чыгаручы, курьер, җаваплы секретарь урынбасары, газетаны басучылар һәм «саф баш» бергә әвәрә ки ген. тон уртасына кадәр аяк өстендә булалар
Миңа унбер ай эчендә «саф баш» ватнфасын күп тапкыр тар ү тәртә туры килде «Саф баш» тазетаның соңармый чытуын тәэмин түтә җаваплы кизү хезмәткәр Кизү көнне «саф баш» эшкә яхшы тан я т итеп
төштән соң гына килә. Килү белән ул баш га полосаларның бөтенлеген, аларга нинди үзгәрешләр кертелгәнен, искәрелгән хаталарның ни дәрәҗәдә төзәтелүләрен, кайсы полосаларда күпме эш калганны, эшне озакка сузмас өчен кемнәрне ашыктырырга кирәген барлый. Аннары полосалардагы әзер ма г ериалларны дикъкать белән укырга керешә.
Газетада мин соңгы кат саф баш булганда анда КПССның Генераль секретаре II С Хрущевның зур чыгышы басылды. Ул чыгышның эчтәлеген һәм кемнәр алдында сөйләнүен инде хәтерләмим, телетайпта ул бик соңга калып тапшырыла башлады һәм безгә чыгасы номерның макетын баштанаяк үзгәртергә туры килде. Чыгышны тәрҗемәче тәрдән Габитов белән аның кулдашы Әскәров үтә кабаланып татарчага аудардылар һәм бер-берсенен тәрҗемәләрен карап чыкмыйча ук. кисәкләп- кисәкләп наборга озата тордылар. Алар нәкъ янгын сүндерүчеләр кебек ашыктылар, каударландылар. Аннары тәрҗемә ителгән материал җыелып версткага салынгач, аңа кат-кат төзәтмәләр кергелде. Мин. «саф баш» буларак, анда сәяси хата китмәвен гөп вазифама санап, һәр кертелгән төзәтүнең яңадан җыйганда хәвефсез үтәлүен күзәттем. Газета, графиктан күпкә соңарып, сәгать өченче киткәч кенә басыла башлады. Мин өемә таң алдыннан гына кайттым.
Иртәгесен эшкә килүемә:
— Сезне редактор эзләтә, аның янына керегез, диделәр.
Кердем. Редакторның йөзе кара коелган, алдында бүгенге газета ята. Ул, исәнләшүемә җавап бирмичә, канәгатьсез тавыш белән:
— Кичә редакциядә «саф баш» сез идегезме? дип миңа текәлде.
— Мин идем. Галим абый.
Редактор урыныннан торып, газетаны сул учына бөгәрләп, яныма килде һәм аны миңа сузды.
— Бу газетаның редакторы кем?
Сез. дидем, берни дә аңламыйча.
Кайдан белеп була аны? Редакторы юк бу газетаның, менә карагыз.
Үземә сузылган газетаны кулыма алып, аның ахыргы битенә күз салдым. Гадәт и урында, чыннан да газетаның җаваплы редакторы Галим Рябков дигән сүзләрне күрмәдем, алар төшеп калган иде.
Кичә мин газетаның алдагы өч полосасы белән әвәрә килеп, соңгы полосага игътибар итмәгәнмен, гаеп миндә, дидем.
Гаепне тану гына җитми, аны төзәтергә дә кирәк. Обком алдында сез минем дә. газетабызның да абруен төшердегез. Бүген йокыдан торуыма агитация һәм пропаганда бүлегеннән, сез газетаның редакторы түгелмени nine, анда имзагыз юк. дип шалтыраттылар Инде нишлибез?
Мин аны-моны уйлап тормастан:
Газетабызның бүгенге санында, газетабызның кичәге санының да редакторы Галим Рябков иде. дигән төзәтү бирик, дидем.
Мәсхәрәләргә ничек җөрьәт игәсез, югалыгыз күземнән! дип акырды редактор, аяк тибеп.
Мине редактор бүлмәсеннән куып чыгаргач, бер ун-унбиш минуттан, тиз арада газета хезмәткәрләренең гомуми җыелышы җыйналды. Җыелышта сүз шәхси җаваплылыкмы. сәяси сизгерлекне икеләтә, өчләтә көчәйтү, эшкә минем бармак аша каравым, җинаятьчел ваемсызлыгым аркасында газетабызның соңгы санында гафу ителмәслек хата җибәрелү, мине эшемдә калдыру, калдырмау турында барды.
Редакторның имзасын куймый газета чыгару сәяси аңгыралык кына түгел, зур җинаять тә. Моның өчен Кадыйровны партиядән куарга кирәк, диде совет-хуҗалык бүлеге әдәби хезмәткәре, керфекләрсез кабаклы. зур шәмәхә борынлы Хан Җәмил
— Бик дөрес әйтәсең, дип хуплады аны газетаның әдәбият-тәнкыйть бүлеген җитәкләүче, шагыйрьләр һәм әдипләр арасында дуамал тупаслыгы өчен Кабан дуңгызы дигән кушамат алган, өске тешләре
ямьсез булып авызыннан тышка тырналган каратут йөзле, мәрхәмәтсез Фатих Мөсәгыйт. Мондый хәлнең бездә Ибраһим Үзбәков бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинга адресланган хатта аны мәсхәрәләгәне, яла якканы өчен арабыздан куылганнан соң булганы юк иле. Кадыйровка кичекмәстән, бүтән бер генә матбугат органына да якын бара алмаслык бүре билет ы тоттырып, арабыздан куарга кирәк
Җыелыш озак барды. Мин анда үз адресыма бик күп мәсхәрә сүзләре ишеттем. Ахырда редактор миңа үз теләгем белән эшемнән китәргә теләвем хакында гариза язарга кушты
Җыелыштан соң кулдашым Габдулладан мин
Ибраһим Үзбәков редактор чакта газетада нинди хата киткән булган, белмисеңме9 дип кызыксындым
Кулдашым, гадәтенчә, елмаеп, як-ягына каранды да
— Хәтәр хата. Ирек дус. бик хәтәр, ул чакта «сезгә» дигән сүздә «з» хәрефе төшеп калган Сталинга язган хатта.- диде
Мин шулай үзем лә сизмәстән «Кызыл Татарстан»нан китеп бардым. Газетадан куылуыма кайгырмадым, эшемне партия җыелышына куймауларына, учет карточкамның чиста калуына шатландым. Бүлектә Насиб агай мәкаләләргә, укучыда күз төшерү белән кызыксыну уятырдай, үзенчәлекле исем эзләтеп, көн дә тинтерәтә иле. менә хет ул бәладән котылдым, дип үземне юаттым Кызык кеше ул Насиб ага. бер мәкаләгә унлап баш таптыра да шуларның син иң уңышсыз дип санаганын сайлап ала. Каршы килсәң, әйбернең кыйммәте исемендә түгел, җисемендә, ди. Ходайга шокер, мин партия эшенә кагылышлы эчпошыр- гыч мәкаләләргә оригинал башлар эзләп бүтән беркайчан да саруымны кайна гмаячакмын.
Уникенче бүлек
I
Т/* ы тыл Татарстан» белән арам өзелгәч, берничә көннән сон «ГХ Матбугат йортына килеп, дустым Салих Хәкимов утырган бүлмәгә күтәрелдем.
Уз түргә, әнә урындык, утыр Баедың син. бер бинада эшләсәк тә. күзгә-башка сирәк күренәсең, дип. үпкәләп каршылады ул мине
Мин бу бинада эш тәмим инде. дус. ки ием. дидем, ул күрсәт көн урындыкка утырып
Киттең? Кайчан, кая киттең? дип төпченде сабакташым. ышаныр! а теләмичә.
Шушы көннәрдә. Мөнирә янына.
Шаяртма!
Мин ничек эшсез калуымны җәелми генә бәян иттем.
Инде нишләргә уйлыйсың?
Белмим, дустым, ул турыда уйлар!а вакыт итми әле.
Карале, бәлки, безгә нәшриятка килерсең1
Мине кем ала монда? Газетадан, сездән ул ник кипе, тин сорасалар, ул ваемсыз, эшкә бармак аша карый, нәшриятка якын китермәгез аны. диячәкләр.
Салих, ниндидер карарга KIT.леп. урыныннан торды.
Син утырып тор. мин җәһә! кенә Гаип абын янына кереп чьиыйм әле. ул җитәкләгән редакция! ә редактор кирәк иде шикелле, бәлки сине алыр.
Кем сон ул 1Гани абый ’
Нәшриятның ноли!ик редакция мөдире
Салих бүлмәдән чыгып китте. Мин дустымның Гани абыйсын борчуы корыны бушка аудару гына булыр, политик редакциягә мине инде якын да җибәрмәячәкләр, дип уйладым.
Озак та үтмәде, Салих мөлаем йөзле, илле яшьләр 1ирәсендәге бер кеше белән бүлмәсенә әйләнеп керде.
Менә «Кызыл Татарстан»ны мөхәррир имзасыз чыгарган иптәш шушы инде, Гани абый,— диде ул, үзе белән кергән кешегә мине күрсәтеп.
Мин аягүрә бастым.
Әйдәгез. Салихка комачауламыйк, минем бүлмәгә керик әле,— диде дустым Гани абый дип атаган кеше миңа. Бүлмәсенә кергәч:- Минем фамилиям Гыйльманов. сезнең Кадыйров бугай? дип аныклады,— Сез партиялеме?
— Әйе.
— Белемегез?
— Югары Моннан дүрт ел элек педагогия институтын тәмамладым.
Бсләм. беләм, диде бүлмә хуҗасы сабырсызланган кеше кебек —Сез менә бу кулъязманы өч көн эчендә редакцияләп китерегез әле. Эшкә алу-алмауны редакцияләвегезнең сыйфатына карап хәл итәрбез.
Редакция мөдире миңа бармак калынлык кына папка тоттырды.
Сезнең фатир ягыгыз ничек? Гаиләгез бармы?
Фатирым да. гаиләм дә бар.
Әйбәт, әйбәт. Өч көннән керерсез. Кеше кирәк безгә. Сезнең белән уртак тел табарбыз, дип уйлыйм. Хәкимов миңа йөзенә кызыллык китерердәй бәндәне тәкъдим итмәс, ышанычлы егет ул. Булды, барыгыз...
Гани аганың бүлмәсеннән чыккач, мин тагын Салихка кагылдым.
Йә. ничек. «Беләм. беләм» белән уртак тел таптыгызмы?—дип каршылады ул.
Таптык шикелле. Рәхмәт сиңа, дус. Нигә аны алай атыйсың?- дидем, аптырап.
Нәшриятта кушаматы шундый аның, гаҗәпләнмә. Хәтта урысларда аны яратып «Блям. блям» дип йөртәләр. Эчкерсез, әйбәт кеше Гани абый. Сөйләшүегез ни белән төгәлләнде?
— Менә өч көн эчендә редакцияләп китерергә кульъязма бирде. Эшегезнең сыйфатына карап, эшкә алырлыкмы, алмаслыкмы икәнне чамаларбыз, диде.
— Беренче карашка Гани абый сиңа ашыга, каударлана кебек күренгәндер Уртак тел табарсыз сез. Гомере хәрби хезмәттә үткән аның Фронтта булган кешене туганы кебек күрә. Сугыш елларында фронт газетасының мөхәррире булган. Ленин ордены белән бүләкләнгән...
Гани ага ипле, җыйнак, тыныч кеше. Ул берәүгә дә тавышын күтәрми. Авторларга үтә таләпчән.
Нәшриятның политик редакциясендә эшләгән редакторлар янында буш өстәл юк иде, Гани ага мине фән-техника редакциясе бүлмәсенә кертеп утыртты һәм;
Монда әйбәг егегләр эшли, сезгә алар белән күңелсез булмас, диде.
Ул бүлмәдә миңа кадәр ике редактор Мәҗит Рафиков белән Адлер Тимергалин бар иде. мин өченче кеше булдым. Яңа хуҗам ул егетләр янына мине юри утыртты, дип уйлыйм. Чөнки 1950 елның башында без өчебез дә республика дәүләт иминлеге министрлыгының эчке төрмәсе җылымына эләккән идек, язмышлары аларның беркадәр уртак, әйдә бергә-бергә эшләсеннәр дигәндер...
Эчке төрмәдән соң. безнең язмышларыбыз өчебезнең өч юлдан киткән булып чыкты. Мәҗитне, махсус киңәшмә карары белән ун ел биреп. Тайшет-Братск тимер юлы төзелешенә алып киткәннәр. Адлерны эчке төрмәдә ике елга якын тинтерәтеп тә гаебен икърар иттерә алмагач.
шым гына иреккә чыгарганнар. Мине, инде беләсез. Менә без элекке ич тоткын, укуыбыз берничә елга өзелеп торгач, өчебез дә югары белем алган өч «халык дошманы» бер бүлмәгә -җыйналдык Мәҗит белән Адлер ничек булгандыр, белмим, мин алар белән бергә эшли башлавыма чиксез шатландым
Бер көнне, исгә-санда юкта, безнең эш бүлмәбезгә кин елмаеп, башын егетләрчә югары тотып, язучы Мин Шабай килеп керде.
Исән генә яшисезме, асыл егетләр, хәл-әхвәлләрегез ничек? Мнн менә нәшрият бухгалтериясенә килгәч махсус сезгә комачауларга кердем Башкорт әйткәндәй, бүз егетләр алларындагы кәгазьләренә кадалып утыра-утыра күзләрен талдырганнардыр, сафсатамны тыңлатып аларны әзрәк ял иттереп чыгыйм дидем. Кая. бер очрашкач куллар да кысышыйк, әдәп кагыйдәләренә туры килсен Булды, кулларыгыз рухыгыз кебек үк көчле сезнең, аллыгы гда баш иям. ихлас менә, дип гөрелдәде ул. безнең өчебез белән дә исәнләшә-исәнләшә
Йөзе һәрчак елмаю.ты. җор сүзле, теләсә кем белән уртак тел таба белә юрган бу әдип Матбугат йортына (Ул Матбугат йорты минем Мәккәм, мин монда хак мөселман хаҗга килгән кебек киләм. ди) килсә, газета-журналлар редакцияләрендә һәм нәшриятта эшләүче бәген үз күргән кешеләрен барлап чыга Мин ага хәрбиләрчә пөхтә киенә, башында һәрвакыт Сталин сугышка кадәр кияргә яраткан фасондагы фуражка була, өстендә төймәләре чишелеп җилбәгәй җибәрелгән кара күн пальто, пальтосы астыннан зәшәр галифссе һәм биле солдат каешы белән буылган гимнастерка күренеп тора, аякларында ыспай хром итекләр. Кыяфәте егетләрчә, йөзе шат елмаюлы. зур борыны астындагы мул. калын мыет ганың бер чигендә һәрвакыт папирос төти Беренче күргәндә мин аны. бу отставкадат ы югары чинлы офицер, ахры, дип уйладым. Аның белән мнн «Кызыл Татарсганида эшли башлагач ганышгым Ул мине коридорда
Сезне дә минем шикелле академик диләр, дөресме ул? иш туктатты, киң елмаеп
Аптырап калдым. Аннары:
Гафу итегез, иптәш, сез мине кем белендер бутыйсыз бугай, дидем
Танышыйк Мин язучы Мин Шабай. Утырдыгызмы сез?
Утырдым.
Ста гьяг ыз нинди иде.’
58 10
Бутамыйм, димәк. Кардәшләр без Гулаг академиясенең гамәли әгъзалары Күптән түгел генә халык дошманнары исәпләнгән кешеләрне хәзер халык арасында академиклар дип атауларын ишетмәгән идегезмени әле сез?
Беренче сездән ишетүем.
Академик төшенчәсенең бездән татарлардан алынганын да бе-лмисезме9
Мин. белмим дигәнне аңлатып, кулларымны җәйдем
Академик ахак димәкнен урысчалаштырылган варианты ул. Сталин илебездәге ип асыл шәхесләрне юк игү. аларны тамырдан корыту сәясәте а тын барды бит Аңлашылдымы инде. брат, безгә каты тышлы академик сүзенең гөп мәгънәсе, ә? Бу мин уйлап чыгарган нәрсә түгел, бу хакыйкать! Ул бөтен коридорны яңгыратып, шаркылдап көлде
' Шуннан соң без Себерләге ин хәтәр лагерь һәм колонияләрдә у нлүрг ел буе газап чиккән, әмма рухы сынмаган авырлык тар алдында биле бөгелмәгән бу оптимист бәндә белән, у т Матбугат йортына килгәндә, очраша, аралаша башладык. Аның эчкерсез е тмаюы күпвакыт мина рәнҗүле кайнар күз яшен яшерә кебек тәктгр кал тыра иде _
Бүлмәбездәге буш урынлыкка утырып алгач. Мин агабыз безгә
Тышчагыз эте. бер гыйбрәтле мәзәк сөйлим сезгә, диде, барыбызга да берьюлы хәйләле күз кысып.
Рәхәтләнеп тыңлыйбыз, сөйләгез,— дидек.
Кичәгенәк мин. хатын колхоз базарына ит алып кайтырга чыгаргач. бер кыргыз, бер казакъ, бер әзербайҗан һәм бер татар агаеның үзләрендәге күлләрнең зурлыгы белән мактануларын ишеттем. Иң зур күл беләсезме кайда булып чыкты?
Белмибез, кайда?
Казанда, агай-энеләр.
Кабан күлеме?
Юк, Черек күл.
Ул күл юк ич инде, дидек бертавыштан.
Бар икән ул, агайнеләр. бүлми тыңлагыз әле. Сүзне кыргыз башлады Ул: «Безнең Ыссык-күл гаять зур. аны җәяүләп бер атна эчендә көчкә әйләнеп чыгасың», диде. Аңа казакъ «Бер атна эчендә җәяү әйләнерлек күл зурмыни ул? Безнең Арал күлен, ат менеп, бер айда көчкә әйләнәләр. Менә ул күл дисәң дә күл», дип каршы төште. «Ә мин үзебезнең Каспий күлен, машинама утырып, ел дәвамында көчкә әйләнеп чыгам», дип мактанды аларга әзербайҗан. Татар агае аларны тыңлап бетерде дә: «Илебездәге иң зур күл — безнең Казандагы Черек күлдер. Чөнки минем бер туганымны инде утыз җиденче елда ук Черек күлгә алып киткәннәр иде. әле һаман кайтканы юк һәм кайчан әйләнеп кайтасы да берәүгә дә мәгълүм түгел». — диде. Йә. егетләр, татар агае хаклымы, ничек уйлыйсыз?—дип, кунагыбыз урыныннан торып, тәмәке кабызды Без:
Хаклы, бик хаклы,— дидек, көлешеп.
Черек күлне — эчке төрмәне искә төшерү минем күңелемне тырнады. Чыннан да. зур да, тирән дә ул «Черек күл», әнә әти белән әнине йотуы гына җитмәде, куенында мине дә «иркәләде». Мин Шабай ага бу мәзәкне кешедән ишетмәгән, үзе тудырган булыр...
Мәҗит күңеленә хуш килгән яңа гына сөйләнгән мәзәкне өстәле тартмасында саклана торган биш-алты кесә дәфтәренең берсенә тиз-тиз генә теркәп куйды.
Мин ага безнең янга керсә, кызык сөйләми калмый. Күп чакта ул үз-үзеннән көләргә тырыша. Ә көлүе астына аның үзен бимазалаган тормышы чатаклыклары яшерслә.
Беләсезме, мин бит күптән инде ике хатынлы карт хәзрәт хәлендә. башымда тик яшел чалмам гына юк. дип сөйләп китте ул. бүлмәбезгә бер керүендә. Мин өемдә һәр төнне ике хатын арасында үт- кәрәм. Бер караватка өчәүләп вальтом ягабыз да. берәребез идәнгә егылып төшмәсен өчен бер-беребезнең аякларын кочабыз. Гөнаһсыз сабыйлар кебек үзара төрт кәләшә-типкәләшә рәхәтләнеп йоклыйбыз шулай. Андый бәхеткә ничек ирештегез дисезме? Авыр булмады миңа аңа ирешү, хатыным, улым һәм балдызым алты квадрат метрлы тавык кетәгедәй зу-у у-ур бүлмәдә гомер сөреп яталар иде. яннарына ундүрт ел югалып торып, онытылып беткәч тып итеп мин кайтып төштем. Фатирлары тар булса да күңелләре киң хатыным белән балдызымның, сиңа баш төртер урын да юк бездә, аны бүтән җирдән эзлә, дип куып чыгармадылар. Малайны яннарыннан өстәлгә күчереп, бердәнбер караватка үз араларына мине дә сыйдырдылар Яшибез шулай, чучкалар кебек мыркылдашмыйбыз гына Рәхәт, валлаһи' Ничек һәм кайда язасыз сез. дисезме? Өйдә язам. Көндез безнең кысан бүлмәбез, иркенәя, малай мәктәпкә, хатын белән балдыз эшкә китәләр, караватыбыз көндезгә минем үземә генә кала. Шуңа ипләп кенә менеп, аякларымны төрек солтаны күк бөкләп утырам да. иҗат ләззәтенә чумам «Кызыл Татарстан» берәр колхозга миннән мәкалә әвәләгергә. катык ашарга җибәргәндә. аннан нәрсә дә булса әмәлләп кайтам
Язучылар союзыннан сезгә фатир вәгъдә итмиләрме соң?
Итәләр. Таудан кысла сызгырганны көт. ул сызгырган көнне үк өч бүлмәле, бөтен уңайлыклары булган фатир алырга килерсең, диләр... 86
Кышка кергәч Мин ага шактый ара югалып торды. Күптән күренми, берәр авылга «катык ашарга» киттеме, әллә басылып язып утырамы икән ул. дин юксындык аны Кар эреп, табигать җанлангач кына күрү бәхетенә ирештек Мин агабызны.
Бер көнне бүлмәбездә мин ялгызым гына эшләп утырганда кемдер сак кына ишек шакыды. Эшемнән аерылмый гына
Керегез. - дидем.
Кермәгез, монда эзегез булмасын, дисәгез дә керәм мин сезнең бүлмәт ә. Mai ниты бар аның хәерсез, шул тарта, дип ишектән гадәтенчә шаулап Мин ата керде
Мин урынымнан сикереп тордым, кочаклашып күрештек
Кая ют алдыгыз сез. кыш буе күренмәдегез? дидем
Кыр казларына ияреп җылы якларга киткәнемне белмәдегезме- ии? Яз җиткәч менә кайттым, әйләнеп, дип шаркылдады кунагым Шаяртам, диде аннары, җитдиләнеп, хәстәханәдә аунадым
Анда шулай озак аунарлык нинди яман чиргә юлыктыгыз?
Минем аякларның рәтләре юк бит. брат Кайчандыр алар тайгадагы аю төбәгендә бер кышны мина үч итен өшегәннәр иде Татарстан туфрагын кайтып таптыйсыгыз килмәсә. икегезне дә кистереп шушы җәһәннәм астында калдырам сез тонсезләрне. дип куркыткач кына әзрәк игә килгәннәр иде. Монда кайткач тагын назлана, кәҗәләнә башладылар. Минем эшләр шулай, брат, сезнен нинди яңалык.тарыгыз бар монда? Мәҗит белән Адлер кая. ник син үзен генә?
Безнең якалыкларыбыз юк диярлек. Мин ага. Адлер бу арада башлы-күзле булырга йөри Бүген, редакцияләре мөдире инендә юклыктан файдаланып, үзәк китапханәгә гашыйкасы янына китте, отакламый кайгыр Мәҗит университетта. Анда ниндидер мөһим очрашу булачак, диде
Үзеңнең бернинди дә яңалыкларын юкмыни’
Минем яңалыгым шул кызым тәпи йөри башлады.
Әфәрин! Котлыйм. Бәхетле син. брат Ә мине менә у тымны куанып үстерү читләтеп үтте...
Елан га үтә көн. көлен тә үтә. терәлеп тормый Син еласаң яшенне сөртү түгел, аңа игътибар да итмиләр; көлсәң, хәл икенче, сиңа кушылып елмаялар, дияргә ярата ул Аның күңеле төшеп, кәефе кыры тын йөртәнен беркайчан да күрмисең
Җәй уртасында беркөнне, төш авышкач, минем янга, гадәтенчә шат елмаеп. Мин ага керде.
Брат, бүген төнгә Идел буена һава суларга чытуга син ничек карыйсың’ диде ул. кул биреп исәнләшкәч, тирләт он маңгаен чиста кулъяулыгы белән сортә-сөртә.
Анда хәзер кешечә төн үткәрер урын табуы кыен инде. Иделнең бу як ярларының хозурланырлык җирләрен су басты, теге якка чыксак кына,-дидем
Чытарбыз сон. безне нәрсә тоткарлар"’ Су трамваена утырырбыз да Байраккамы. I ашовкагамы. Шелаш атамы элдерербез Үтебез белән бәрәңге, башка кайбер ашамлыклар алырбыз, саф һавада, ү тсн өсләсен, аппетит кузгала. Сәйранга чыккач, көлдә пешкән бәрәңге үзе генә дә корольләр сыена тиң Анда балыкчыларда очрар, бә тки А тарны очратсак. дөньябыз тәмам түтәрәкләнер. әйләнә-тирәдә бездән дә бәхет те кеше булмас Уха хәстәрлән, талгын гына яшан учак янында Идел дулкыннарының ярга бәрелеп чупылдауларын тыңлый-тыңлый. төне буе иркенләп тән куертырбыз. Синең белән бер утырып тәмлән сөйләшәсем, эчемне бушатасым килә...
Кичен, кирәк кадәр азык-төлек, чиләк, табак һәм кашыклар алын, елга трамваенда Шелашата юл гогтык
Трамвай тан төшкәч яр буенда тын. аулак урын табып төне буе учак сүндермәскә җитәрлек утын әзерләдек. Утын юнәтеп йорт әйдә балыкчы оч ир-а т ка ю. тык тык
Менә алланы юк диген инде. диде, аларны күргәч. Мин ага һәм балыкчыларга, егетләр, сез без сукбайларга бер уха пешерерлек балык сатмассызмы? Без. шәһәр хәерчеләре, монда уха кесәнеп килдек бит. каһәр. Үтенечебезне кире какмассыз, бәлки? дип мөрәҗәгать итте.
Балыкчы ирләрнең арада иң тазасы:
Акчага салмыйбыз балыкны, аракыга алмашабыз. Яртыгыз булса. бер ухалык кына түгел, биш ухалык бирәбез, жәл түгел. - диде.
Мин аганың балыкчылар белән моңарчы да алыш-биреше булган, күрәсең, ул:
Бар ярты. браг, бар, сездәй киң күңелле бәндәләргә үзебезгә дигәне дә кызганыч түгел, дип. рюкзагы янына йөгерде.
Ул аракы алып килгәч, газа гәүдәле балыкчы:
Әнә сезгә балыкның нипдие күпме кирәк, алыгыз көймә төбеннән. диде Бәлки яртыгыз бер генә түгел, тагын бардыр? Өч кешегә бер ярты авыз чылатырлык кына бит.
Юк шул. брат, булса сездәй кин күңелле бәндәләргә һич кызганмас идек, дип җавап кайтарды аңа Мин ага. көймәгә балык сайларга барышлый.
Уха искиткеч тәмле булды. Мин ага аны бөтен шартларын китереп, кул астыма кереп мишайть итмә, браг, дип учак янына мине якын да китерми, үзе генә пешерде. Мин аның чиләккә нәрсәләр салуын, нәрсәләр белән тәмләндерүен күрмәдем.
Балыктан да шушындый шәп ризык әзерләп булганын уема ла кертми идем инде, дидем, ухапы ашаганда. Мин агата. Колониядә череп сасыган балык ашатып теңкәбезгә тиделәр безнең. Шуннан бирле балыкны авызыма алу түгел, аны ашаучыны тына күрсәм дә күңелем болгана иде. Ә сез пешерт әп бу уха кайчандыр мин жирәнә-җирәнә ашаган балык шулпаларыннан гади судан татлы ширбәт ничек аерылса, шулай аерылып тора. Мең рәхмәт сезгә сыегыз өчен. Мин ага. чын күңелдән рәхмәт Тылсымын беләсездер сез уха пешерүнең.
Мин ага көлде.
Урысларның, «анаңны кыш көне салкын кар өстеннән яланаяк йөгертим» диюгә ошаган шакшы «догаларын» укып түгел, бисмилла әйтеп пешерелде бу уха Үзебезчә мөселманча пешерелде. Бөтен хикмәт шунда, миндә түгел, брат.
Юк, тыйнаклык күрсә ю әдип ага. Куллары алтын аның, нинди генә ишсә тотынса да. аны сокланырлык игеп башкарып чыга ул.
Сез пешерт әп балык шулпасының бар күркәмлеге бисмилла әйтүгә генә кайтып калса, ашаганда гелие йотарлык булмас иде ул, - дип. каршы төштем ана.
Мактама мине, җитәр, сөймим үземне мактаган кешене, дошман-лашуыбыз бар Бөтен хикмәт монда минем чын табигать баласы булуымда. брат, лиде Мин ага. тирән көрсенеп. Табигатьнең улы булуым бүгенгә кадәр яшәтте. Югынса туганнан бирле инде йөз генә түгел, мең тапкыр аякларымны сузар идем. Сабый чагымнан ук үз көнемне күрәм. Бала чагым, ба та чагым тына түгел бөтен гомер юлым меңләгән сикәлтәләрдән тора минем. Киләчәк буыннарга гыйбрәт өчен кәгазьгә күчерәсе иде дә баштан кичкәннәрне, әмма вакыты түгел әле аның. Хәзергә халтура белән шөгыльләнүдән уза алмыйм. Халтурага тотынмасаң. ач утырырга кирәк Шулай да урамыбызга бәйрәм килгәнен көтмичә, инде җитди нәрсә әвәли бантларга чамалыйм, брат. Аттың урысча исемен дә таптым инде «Сохатый» ул Исеме нигә урысча дисеңме'.’ Ә. тегә шуңа тәңгәл татарча исем табылмаганга. Сохатый күп чатларга аерылган авыр мөгезле тәкәббер поши үгезе алдындагы барлык ки ртә-ка ритмлыкларны җиңәргә үзендә коч тә. куәт тә. тәвәккәллек тә. сәләт тә таба, юлын кармалап түгел, иң куе чытырманлыкларны да бар дип тә белми кодрәтле күкрәт с белән ерып үтә. Әйберем шул сохатыйга тиң көчле рухлы кешенең язмышы, рухи дөньясы турында булачак.
Кемнәр сатты сезне? У ндүрi ел гомерегезне у рлаган хаиннар белән очрашасызмы, сөйләшкәнегез бармы. Мин ага? дни кызыксын гым мин
Браг, әйдә аларны искә алын бу матур төштең ямен лә жибәрмик. авызыбызның юмен дә бозмыйк. дип, кырт кисте әдип агам озын куе чәчләрен ун кулының бармакларын жәеп артка гарап Йә. хәзер син сөйлә үзең турында.
Мин ага белән мина шул төннән соң якадан иркенләп юн куертырга туры килмәде. Шуңа күрә аның «Сохатыен» кәгазьгә күпме күләмдә күчерергә өлгергәнен белмәдем. Coin ы очрашу тарыбыз вакытында ул турыла үзе сүз кузгатмагач, мин оятсызланып сорарга кыймадым. Кызганыч. сорыйсым калган Кем уйлаган Мин аганың бары илле беренче яшендә кой с бер матур көнне бакча) а ял итәрг чыккач кинәт кенә юнья куярын.
едакциябезнең чираттагы планеркасы бер сәгать чамасы барды Гани абый анда лиебездәге күп җитсшсездекләрнс ге нә алды. «Безнең иң зур кимчелегебез авторлар белән пассив эшләү», диде ул. басым ясап Узган ел ук нәшриятнен тематик планына «Җидее г лык маяклары» рубрикасы аегында республикабыr.raiы Социалистик Хезмәт Геройларына багышланган брошюра тар ссриясы чыгару кертелүен, ләкин бүгенгә кадәр редакциягә ул гсмага бер генә кулъязма ла килмәвен ачынып искә алды
Болай ярамас, иптәшләр. очерк язу. һич шик ишмим. сезнен һәркайсыгызнын кулыннан килә Шуңа күр.» «Җидееллык маяклары» сериясендәге брошюраларны жиң сызт анып башлан жибәрсрсс г дим мин Кайсыгыз кем турында язарга алына, уйлашыгыз. Ка I.III югы Хезмәт Геройларыннан башлыйсызмы, районнарда горучыларданмы. анысын үзегез карагыз. Брошюраны үзегез язасызмы, әллә берәр автордан HI- дырасызмы. карагыз, минем өстәлемә оч ай яендә һәркайсыгыз бер кулъязма ca.ii.ipia гнет.
Гани абый безнең алга мәсьәләне шу ran кабыргасы бс гән купты Кемнәрнеңдер чиле-пешле кулъязмаларын күпме loroien чи төнерю бу га. тотынсам мин дә кайбер падан авторлардан да койты язмас и тем, ш< дип уйладым мин. Ләкин кем турында язарга’ Брошюра га кешенен ничек юрой булуын гына күрсәтмәскә, анып »ш южрнбәссн тә бирерю кирәк бит Ә мин нин ш ипне белом? Ангор ү те cypoi.ioi.iii кешене, у i башкарган хезмәтне биш бармагы кебек белергә гисш Кем гурында язарга’ Бәлки, мина нефть районнарына барын каннаргадыр? Үзем яза аямасам, анда нефтьчеләр һәм а.чарггын лиләре белән яхшы таныш берәр журналистны язарга күндерермен Күнме генә уйлансам га мин ныклы бер карарга килә а гмадым Шуңа күрә бу мәсьәләдә ре гакниябез мөдире Гани абый белән киңөшерг ә булдым Фикеремне тын.г.пач у i
Чыннан да. нефтьчеләр янына барып каш син Анда урыннардагы җитәкчеләр белән очрашып сөйләшерсең. Бет монда утырып кемнең кем икәнен бөтенләй белмибез бит. Берәүнең гупгень» \ пып Йолдыз. .» тормышта, гаиләсендә у г телгәләп гмастык з.и бу гуы мөмкин бучыларга без тәкъдим иткән Герой һәрьяктан yuan һәм керсез бу нарга тиеш ( инс 1ениногорскигамы Әлмвткәмсикт атнагаг жибәт
гурында С i.iiix Борһановнч белән сөй гәшәм OHI к.ш ы барырга телисең*
Нинди җавап бирергә’ Минем ул әйткән яшь шәһәр .әрнең икесендә дә булганым юк. кайсына барсам унасымны бетмим 1әкин гурыдан- туры куелган сорауга ачык жавап бирергә кирәк
Озсп фә тән шәһәргә бара пш урынын анык ымын гына нефть районнарына нәшрият йомышы белән жгюәретә. лиен о\ 1мыймы?
Була, ник бу ямасын
Р
Унөченче бүлек 1
эропортта билетны Бөгелмәгә алдым. Июнь башының иң матур көннәренең берсе иде. Самолетта урыным иллюминатор янына туры килде. Иллюминатордан юл буе җир өстен күзәттем. Самолет. очмады, бер урында торды төсле. Әмма җирдәге күренешләр даими алмашындылар. Казан чигендәге төрле зурлыктагы яшел ямаулыкларга охшаган урман кишәрлекләрен соргылт кырлар, кечкенә генә болынлыклар алмаш гы. Кырлар уртасыннан бормаланып-бормаланып аккан инешләр. ямьсез яра җөенә охшаган коры чокырлар, анда-санда эреле-ваклы күлләр, сулыклар, тирә-якка киң җәелгән Кама елгасы, анын аръягына сибелгән кәрке-бөкре урамлы авыллар артта калды. Аннары кырлар киңлегендә челтәрле вышкалар, утлы ялларын як-якка җилфердәтеп күксел төтен бөркеп янган факеллар пәйда булды. Мин аларны кызыксынып күзәттем һәм үземнең инде нефть районнары өстеннән очуымны аңладым. Челтәрле вышкалар да. купшы факеллар да отыры ишәя бардылар. Хәтеремдә. 1959 1965 елларда СССР халык хуҗалыгын үстерүнең контроль саннарында билгеләнгән «1965 елда нефть чыгаруны 230—240 миллион тоннага яки 1958 елдагы белән чагыштырганда ике тапкырдан күбрәккә арттыру, газ чыгару һәм газ җитештерүне 1958 елдагы 30 миллиард кубометр урынына 150 миллиард кубометрга җиткерү яки чама белән биш тапкырга үстерү күздә тотыла», дигән сүзләр яңарды.
Бөгелмә аэропортында самолеттан төшкәч, беренче очраган машинага утырып. Лениногорскига килдем. Анда партиянең шәһәр комитетын эзләп тормадым, туры шәһәр газетасы редакциясенә юнәлдем. Ниндидер эчке сиземләвем миңа, журналистлар тормышны да. кешеләрне дә партия эшкуарларыннан яхшырак та, якыннанрак та беләләр, әлегә партия шәһәр комитетына кереп вакыт сарыф итмәскә кушты.
Бәхетемә, редакциядә, кулга алынуыма кадәрге студентлык елларымдагы дустым Мәүлә Хәсәнов белән бергә театр училищесында укыган Шамил Бикчурин очрады. Без аның белән якын танышлар булмасак та. ике-өч тапкыр күрешеп сөйләшкәнебез бар иде.
Ирек, син түгелме соң бу? — дип. каршыма килде ул. мин редакциянең дубляж бүлмәсенә барып кергәч.
— Әйе. Шамил, мин бу. исәнме,— дидем, аңа күрешергә кулымны сузып.
Сине нинди җилләр ташлады монда? Кайда туктадың?
Беркаяда туктамадым, әле килешем генә.
Шамилнең озынча ябык йөзендә елмаю, көләч соры күзләрендә шатлык очкыннары кабынды.
— Булды, миндә тукталасың. Миңа кайтабыз.
Мин берничә көнгә генә түгел, озакка килдем бит. Шамил.
Хет ел буена кил. үземә туктыйсың, сине мин беркая да җибәрмим. Фатирым шәп өч бүлмәле. Гайшәм, балаларым белән танышырсың. Миндә сиңа комачаулаучы булмас. Әйдә хәзер үк кайтабыз безгә.
Туган, ашыкмыйк, зинһар. Миңа бераз сулу алырга бир Башта мин партиянең шәһәр комитетына кереп, төп йомышымны йомышлыйм, бәлки монда тоткарланырга да туры килмәс миңа.
Ул нинди йомыш? Сер булмаса әйт.
Шамилгә мин Лениногорскига ни өчен килүемне озынга сузмый гына сөйләп бирдем
Горкомга кагылуның һич кирәге юк сиңа. Тот та әнә вышка төзүчеләр бригадиры Социалистик Хезмәт Герое Александр Григорьевич Тимченко турында яз. Үзе коммунист, үзе шәһәр советы депутаты, һич арттырып әйтмим, кристалл кебек кеше. Гаиләсе дә бер дигән.
А
Хатыны Анна Павловна белән гөрләтеп дүрт бала үстерәләр. Өстәвенә, күптән түгел үзенең алдынгы бригадасын ташлап, ул артта сөйрәлгән бригадага күчте, аны җитәкли башлады. Александр Григорьевич iурында мин үзем күптән язарга кыҗрый идем инде, синең килүен әйбәт булды әле, өстемнән ул йөк гөшәчәк. боерган булса.
Мин сиңа комачауламам, яз соң. сиңа нәрсә комачаулый'’
Булмый. Ирек, мин инде күптәннән башка эш белән мәшгуль. «Тальян гармун» исемле музыкаль комедия өстендә утырам Сиңа материаллар җыйнауда кулымнан килгән кадәр булышырмын. Менә бүген кич үк Тимченконың үзен күреп сөйләшеп, иртәгә бригадасының эш урынына барырбыз, һич тә борчылма, очрашуыбыз әйбәт булды әле. Иркенләп сөйләшербез Х,әзер безгә кайтабыз.
Шамил нефть төбәгендә туып үскән егет. Әлмәттә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң ул икс ел Казанда театр училищесында укыган һәм училищены бетергәч Әлмәт драма театрына актер булып кайткан Аннары дүрт ел чамасы Совет Армиясендә авиация частьләрендә хезмәт иткән Армиядән кайткач Әлмәттә алгы елга якын төзелештә эшләгән. Инде менә дүрт елдан артык Лениногорскида чыга торган «Ильич васыятьләре» исемле шәһәр газетасы редакциясендә промышленность бүлеге мөдире вазифаларын үти икән.
Без аның фа т ирына кайтып, ашап-эчкәч, мин партиянең шәһәр коми-тетына кереп командировка кәгаземә билге ясатып чыктым Аннары Шамил мине Лениноторск белән таныштырып йөрде Шунда нефтьчеләр һәм вышка төзүчеләр турында да сөйләде
Менә син үзеңнең брошюраңда вышка төзүчеләргә, образлы игеп әйтсәк, «албастыларны йөтәпләүче»ләргә мәдхия җырлаячаксың. Ә бит нефть бораулау вышкаларын бер урыннан икенче урынга күчергәндә табигатькә никадәр зыян китерелүен, вышкаларның юлларында очрат ан бөтен каршылыкларны җимереп үтүләрен, чәчелгән күнме иген кырларын аяусыз таптауларын, урманга юлыкканда йөзьяшәр агачларны вәхшиләрчә аударып, вышканы үткәрергә утыз-утыз биш Метр киплектә сукмак салуларын мактаячаксың. Бер уйласаң, нефть каза ул безнең Татарстанга Республикабыз аңардан зыяннан бүтән нәрсә күрми Киләчәк буыннарга без үзебездән соң вәхшәт тән башка нәрсә калдырмыйбыз Аянычлы бу Әмма без. Татарстан илгә һәр кон фәлән мең тонна кара алтын бирә, дип ахмакларча лаф орабыз Безне талыйлар, без шуңа куанабыз. Ннк беребезнең моңа йөзе кызарсын да. намусына хилафлык килсен. Беребез дә төнлә йокысыннан куркып уянмый, беребез дә ба талькыбызның талануына борчылмый, һәммәбезнен җаны сабый зарныкы күк тыныч. Ә бит безгә күптән разбой салырга, талыйлар, коткарыгыз, дип каравыл кычкырырга кирәк Инде күпме бер дигән чәчүлек җирләребез әрәм булды, күпме елгаларыбыз, күлләребез пычранды, төкереп тә бирмибез аңа. бер көн белән яшибез Нефть бездә мәңгелек түгел. күп дигәндә тагып кырык-илле ел чыгар Аннары ул хәзинә чишмәсе корыр Туган төбәгебездә тик бернигә яраксыз җирләр һәм бары шымытыр ты на калдырганыбыз өчен безгә оныкларыбыз ләгънәт укырлар Син брошюраңда шул турыда да телгә алырга онытмассың, шәт ’
Алдыш 1.1 тәҗрибә турында язуның мәгънәсе юк дисең син. алайса? дидем мин. сат аеп.
Син мине дөрес аңламадың, дип каршы килде миңа Шамил Алдынгы тәҗрибә, фидакарь кешеләр, ирешелгәп уңыш лар турында язарга кирәк Ләкин шул ук вакыт га хакыйкатькә дә күз йоммау, аны да читләтеп үтмәү чәерле Әнә факелларда кон саен меңләгән кубометр кыйммәтле чимал нефтькә иярен чыта торган таз яна Газ түтет. күз аллыбызда бернинди файдасызга акча-валюга көлгә оча. шагыйрьләребез моңа зар с тыйсы урынга, ахмакларча куаналар Газ факелларыннан алар и тһам ала тар Ә бу төбәктәге авылларда гомер сөрүче кеше тәр торакларын утын ятып җылытырга мәҗбүрләр. Сөйли китсәң күн ул
бездәге җитешсезлекләр. Шуларга үзебезнең битараф калып күз йомуыбыз чыгырымнан чыгара мине. Хәлне кемнеңдер читтән килеп үзгәртүен. төзәтүен көтәбез. Ә аның алай булмасын, бөтен чатаклыкларны үзебезгә юк игәргә туры киләчәген уйларга куркабыз...
Шул рәвешчә күп зарланды Шамил. Мин аны бүлми тыңладым. Ул тормышның үзәгендә кайный, мин мондагы җирле хәлләрне бөтенләй белмим, ни әйтим; Дөрес сүзгә җавап юк. диләр бит Уйланырга шактый азык бирде миңа Шамил, ләкин сөйләгәннәре турында нигә үзе беркая да язмый икән, аңлашылмый.
Шамилнең ай-васна карамыйча кунак йортына урнаштым. Сөймим кемгәдер бәйле булуны, кемгәдер комачаулауны. Кунак йорты кеше фатиры түгел, анда син үзеңә-үзең хуҗа, теләгән вакытыңда теләсәң нишли аласың, кемнәндер тартынасы юк. Аннары безнең халыкта «кунак— өч көн генә кунак, өч көннән сон имгәк» дигән әйтем дә бар.
2
ичен булачак героем Александр Григорьевич Тимченконың өенә бардык. Партиянең шәһәр комитетыннан ана минем килүемне һәм аның белән сөйләшергә теләвемне инде хәбәр иткәннәр иде.
Герой тыйнаклыгы, гадилеге белән миндә уңай тәэсир калдырды. Шамил белән минем үзен нигә борчуыбызны әйткәч, ул уңайсызланып:
- Мин 1927 елның мартында Краснодар краендагы Ильская станицасы казагы Григорий Тимченко гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Утызынчы елны әти-әниләрем станицадан Грозный шәһәренә күчкәннәр һәм әтием анда нефть промыселында тракторчы булып эшли башлаган. Кечкенәдән үк мин әзмәвердәй таза агайларның ничек нефть скважиналары бораулауларын, биек-биек буровой вышкалары төзүләрен дөньямны онытып күзәтергә ярата идем. Әмма бала чагым бөтенләй булмады диярлек. Кырыгынчы елны әнием үлеп китте, тагын өч елдан әтисез дә калдым. Тәрбиячеләремне югалткач, әтинең дуслары мине һөнәр мәктәбенә урнаштырдылар. Мәктәпне бетергәч. Г розный нефтегазразведка конторасында вышкалар төзү бригадасында эшли башладым. 1950 елның җәендә без - өч аерылмас дус Коля Ли i овченко. Саша Зайцев һәм мин эшкә монда—Татарстанга килдек. Кыскача биографиям минем шундый Тормыш юлымның калган өлешен әнә Нюра сөйләр, ул аны биш бармагы кебек белә. Бүгенгә сүзне шуның белән төгәллик Иртәгә таңнан ук сез автовокзалга килегез, мин шунда булырмын, бригадам членнары белән танышырсыз, бергәләп вахта машинасында эш урыныбызга барырбыз, - дип. Александр Григорьевич сүзен тәмамлады.
Александр Григорьевич Тимченко, беренче карашка, башкалардан аз гына да аерылып тормый. Уртачадан аз гына калку гәүдәле, нык бәдәнле. озынчарак йөзле, киң маңгайлы, калын иренле бу кешенең уйчан соры күзләре һич онытылмас булып күңелгә уела Геройның хатыны Анна Павловна да аның турында, уены-чыны белән:
Ул мине күзләре белән сихерләде.— диде.
Мин Александр Григорьевич белән тиз дуслашып китеп уртак тел таптым. Ул. башта уйлаганча, сүзгә саран булып чыкмады. Үзе турында:
Мин 1954 елның май аенда вышка төзүчеләр бригадасына җитәкчелек итә башладым. Озакламый безнең бригадага Татарстанда беренче тапкыр 111 иче буровойны сүтмичә борыслар ярдәмендә күчерергә рөхсәт иттеләр. Куанычым эчемә сыймады, дин. сөйләргә кереш ге ул үзенең үткәне турында. Әмма буровойны күчерә башлаганчы зур әзерлек эш- тәре үткәрергә, яңа ысул белән кешеләрне яхшылап таныштырырга кирәк иле. Әзерлек эшләренә бер атна вакы г бирелде, ләкин ул аз булып чыкты. Коллективта бердәмлек тә. тәҗрибә дә җитәрлек түгел иде. Шуңа күрә беренче коймагыбыз төерле булып чыкты, уңышка ирешмәдек...
К
Уңышсыз л ыкка очрау Тимченконын рухын төшерми, ул шунда ук икенче 104 иче буровойны күчерү эшләренә хәзерләнә башлый. Төннәр, көннәр буе бу авыр бурычны ничегрәк унышлы башкарып чыгу турында уйлана Александр Григорьевич 104 нче буровойны иске бораулау торбаларыннан әтмәлләнгән чана-чангыларда күчерергә карар бирә
Ниһаять, әзерлек эшләре тәмамлана Вышканы күчерергә сигез трактор бирелә Кешеләр эшнең башлануын түземсезлек белән көтәләр Бар кешедән бигрәк, Тимченко үзе дулкынлана
Менә тракторлар да. вышкачылар да үз урыннарында. Александр Григорьевич, дулкынлануын җиңеп. күчерүне башларга боерык бирә. Трак-торлар. әйләнә-тирәне дер селкетеп, урыннарыннан акрын гына кузгалалар Бөтен кешенең күзләре вышкага төбәлә Ул. очын күккә сузып, урыныннан һич тә кузгалмас төсле утыра. Кинәт иләмсез дәү вышка, бөтен гәүдәсе белән калтыранып куйгач, тракторлар артыннан шуыша башлый Шулчак тракторларның көчле гөрелтесен басып «ура» яңгырый Кешеләр бер-бер- ссн кочаклыйлар, сабыйлар күк бии-бии вышка артыннан йөгерәләр.
Сәгать ярымнан буровой үзенең яңа урынына барып төпләнә. Бу Татарстандагы нефть мәйданнарында вышкалар төзү эшен яңа юнәлешкә борып җибәрүнең башы була.
Соңгы өч елда Тимченко бригадасы 145 вышка гөзи Ә 1951 елда исә бу бритада эшләгән конторада нибары 10 вышка монтажланган булган
1959 елның 20 мартында Александр Тимченко һәрвакыттагы кебек эш урынында була. Ул үз коллективы белән Анатолий Криушин җитәкчелегендәге бригадасына буровой әзерләү белән шөгыльләнә Көтмәгәндә алар янына җиңел машина килеп туктый һәм аннан КПССнын шәһәр комитеты секретаре белән вышкалар монтаж, тау кон торасы начальнигы төшә. Алар Тимченко янына килен, аны ип югары бүләк Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелү белән котлыйлар
Александр Г риг орьевич Тимченко белән элемтәм көтмәгәндә өзелде. Аңа Ставрополь краена нефтьчеләрнең ниндидер киңәшмәсенә кичекмәстән барырга кушкан телеграмма китерделәр и
Менә, тел шулай, мина тыныч кына эшләргә мөмкинлек юк Йә бер җиргә, йә икенче җиргә «туй генералы» сыйфатында барырга боералар. диде миңа Герой, үртәлеп. Сез үзегезгә кирәк кадәр материалны инде 1 уңлагансыз, шәт? Безнең аралашуыбыз хәзергә шушының белән төгәлләнсен Үтенәм сездән, язмагызда мине күкләргә чөеп мактап, хакыйкатькә, зинһар, хыянәт итмәскә тырышыгыз
Александр Грит орьевичка телеграмма китергән машинада мина урын табылмады, мин вышкачы егетләр янында кыр уртасында басып калдым
Герой, бригадасына ашыгыч күрсәтмәләр биреп, каба танып китеп барды Аны. кем әйткәндәй, ай күрде кояш алды Мин эшемнең капыл гына өзелүенә борчылмадым Тимченконын үзе турында да. эше турында да инде шактый материал тупларта өлгерт он идем Кырлан шәһәргә кайткач, озак уйлап тормас тан. Герой кайдадыр «туй генералы» вагын- фаларын башкарып йөргән арада Каран районына кайтып килү турындагы күптәнге хыялымны тормышка ашырырга, ике-өч көнгә Баешкә барып килергә булдым
Ундүртенче бүлек
I
ефтьчеләр төбәгендә үзем сошы көннәрдә генә күргән Бәгетмә. Лениногорск. Ә.тмәт кебек чәчәкләргә күмелеп утырган шәһәрләрдән сон Каран миңа кечкенә дә. артык ябай да булып күренде. Әмма, шунысы да бар. ул бала чагымда актык кат күргәндәгедән ярыйсы ук төзекләнә төшкән. күпмедер киңәйгән дә иде
Н
Каранга килгәч, күңелем тизрәк Бәсшкә барырга атлыкса да. бәлки Гайфине очратырмын, дигән өмет белән башта райкомга кагылырга уйладым. Райком моннан әле берничә~ел элек кенә салынган ике катлы матур бинага урнашкан булып чыкты. Бинаның беренче каты буш иде. анда беркем дә очрамады. Йомшак, киң палас җәелгән баскычтан икенче калка күтәрелдем. Баскычның уң ягындагы бүлмәләрнең берсендә кемнеңдер телефоннан ярау тавыш белән сөйләшкәне ишетелде. Хуҗаларча сөйләшә бәндә. Сөйләмендә тартынып тормый, әдәпсез, тупас, я тышсыз тәгъбирләр дә куллана. Мин. кулымдагы кечкенә юл чемоданымны куяр урын эзләп, як-ягыма карандым. Коридор икенче катта да шып-шыр иде. Телефоннан сөйләшүче, кызганнан-кызып, кемнеңдер тетмәсен тетүен дәвам итте:
Миңа синең кемлегеңне кешедән сорыйсы юк. аклануыңа үз тизәгеңне ашап күрсәтсәң дә ышанмыйм. Икейөзлелекне җенем сөймәгәнен беләсең. Сиңа районыбызны бүтән артка сөйрәргә ирек куймам. Хатының зарланып хат язган миңа, өстемнән йөри, тәртипкә чакырыгыз, түземем төкәнде, печегез ул мир үгезен, дигән. Бер мәкәеңә хуҗа була белмәгән нинди ир син?..
Ирексездән ишеккә бардым. Ул яртылаш ачык иде. Аңа беркетелгән пыялага бик матурлап «Райкомның беренче секретаре Гайфетдин Баһа- ветдинович Бәдретдинов» дип язылган булып чыкты. Димәк, бөтен райком бинасын шаулатып, телефоннан кемнедер Гайфи сүгә! Юк. ул булмас, ул түгелдер. Балалык дустымны мин мәрхәмәтсез түрә итеп күз алдыма китерә алмадым. Гайфетдин Баһаветдинович Бәдретдинов, бәлки. Гайфи түгел, бүтән кешедер?. Шулай уйлап та бетермәдем, ишекне шар ачып башындагы кызгылт чәчләре керпе инәләре күк тырпаеп торган таза, нык гәүдәле кеше коридорга атылып чыгып, миңа:
- Сезгә нәрсә кирәк, нигә минем ишегем төбендә шпионить итәсез?— дип акырды.
Мин ихтыярсыздан артка чигендем.
Миңа берни дә кирәкми. Җирән, тынычлан. Шпионлык итү минем вазыйфам түгел.
Тукта, син Ирек бит? Ирек Кадыйров...
Булсам соң!..
Син исән, димәк?! Әйдә, кабинетка үтик, сөйләшик. Бир чемоданыңны миңа.
Кабинетка кергәч, кочаклашып күрештек.
Син кайда, нинди эштә хәзер? Нинди җилләр ташлады безгә?
Мин синең кебек зур кеше түгел, Гайфи. Нәшриятта мөхәррирмен. Торуым Казанда.
Кабинет хуҗасы тиз генә барып ишекне бикләде һәм китап шкафыннан коньяк шешәсе чыгарып, икс бәллүр чәркәгә коньяк койды.
Әйдә очрашуыбыз хөрмәтенә каплыйк әле шуны.
Чәркәләрне кулларыбызга алдык.
Синең исәнлеккә, Ирек, бүлмә хуҗасы коньякны күз ачып йомганчы эчте. — Әйдә сузма, син дә түнтәр.
Рәхмәт, дус, эчмим бит мин, үпкәләмә.
Ни дигән сүз ул —эчмим? Эчмәгән кеше юк ул дөньяда. Кыстасаң, хәтта тавык та эчә.
- Ә мин эчәргә өйрәнмәдем, дус.
Гайфи миңа сынаулы текәлде.
Эчмим дигәнеңә ышанмыйм. Ирек. Ярар, эчмәсәң эчмәссең, әйдә сөйләшик әле. Очратмавыбызга өч дистә ел бит инде. Монда күпмегә кайттың? Ниләр майтармакчы буласың?
Без кара-каршы утырдык. Мин озынга сузмый гына үземнең нефть районнарына нинди йомыш белән килүемне, анда эшемдә көтелмәгән өзеклек тугач, форсаттан файдаланып, берочтан Бәешкә дә кагылып китәргә дип монда кайтуым, җай килсә өлкә газеталарының берәрсенә бу
райондагы берәр кеше турында очерк язарга ниятләвем зурында сөйләп бирдем.
Бөкерене кабер генә төзәтә, диләр, рас ул. Моны мин Гайфигә карага әй тәм. Ул малай чактагы дуамаллыгыннан һаман арынмаган күренә. Районыгызда син кем турында язарга киңәш итәр илен, дигәч, уйланып га тормый
Тот га менә минем турыда яз. диде турыдан-туры. Районым Татарстанда алдынгылар рәтенә үк күтәрелә алмаса да. арт га сөйрәлми, уртада бара. Республикабыз җитәкчеләре алдында йөземне кызартырлык эшләмим, менә тиздән бу эштә унбиш ел инде, партия өлкә комитеты бюросына чакырып ник туганыма үкенерлек итен сүккәннәре юк әле. Тыныч елларда да инде икс орден алдым. Чынлап әйтем. яз минем турыда. Бала чакта аерылмас дуслар идек, бары Бичура гына аерды безне. Биш бармагың күк беләсен син мине.
Кайда икән хәзер ул Бичура, белмисеңме'’ дидем
Исән әле ул. исән эт җан Гайфи урыныннан торып тәрәзәгә барды. Бәештә ул. Сугыш вакытында үзе тәмам аяктан еккан аны ты- бызны калдырып китә алмый, әле дә кисәү башы кебек пыскып ята
Бәеш не ул ничек аяктан екты-’
Сугыш башлангач. Зиннәт абый урынына аны колхоз председателе итеп куйдылар. Аннары аны райком секретарына күтәргәннәр. Шунда бирепме-биртән районның кирәген. Дәүләт йокләмәләрсн даими арттырып үтәп, республика җитәкчеләре алдында яхшы атлы танып талаган колхозларны Районыбызны дәү тәткә ашлык, ит тапшыру йөкләмәләрен бер ярым-ике тапкырга арттырып ү тәткән Урыслар, ахмакны чукынырга кушсаң маңгаен яра. диләр. Бичура ла шулай чукыныпмы чукынган. Алдын-артын уйламый һәр кушканда ләббәйкә дип. түрәләргә тугрылыклы хезмәт итүче андый ахмакларны югарыдагы иптәшләр яраталар. хуплыйлар. Кырык сигезенче ел йомтаклары өчен Бичура хәтта Почет билгесе ордены белән дә бүләкләнә Бүләкләмәскә. районны тәмам хәерчелеккә чыгарт аны өчен, стенага терәп бөтен халык алдында агарта кирәк иде аны. Юк. атмыйлар, бүләклиләр. Аттың эшчәнлегенең җимешләрен мин менә әле дә гатыйм. Районыбыз тиешенчә тернәкләнә алмый, әҗәл чире йоккан хаста шикелле иза тана
Хәзер ни эшли Бичура Бәештә’
Берни дә эшләми Ходайдан кылган гөнаһларын, кеше тәртә эшләгән этлекләрен ярлыкауны соран намазлык өстендә г.гсбих гарта, диләр. Бәеш кешеләренә әллә ул бар. әллә юк. да Чинары бүгенте Бәеш элек син белгән Бәеш түте.т инде. Баргач күрерсең, бетте ул
Мин Һаҗәр апаны намазлык өстендә тәсбих тартын утыра итеп күзалларга тырыштым, әмма булдыра алмадым
Диннән җан тынычлыгы эзләргә утыргач, коммуниеглыгы, кы-зыллыгы шулкадәр ген.) булт ан инде аның.
Без бала чакта ук үз йөзе юк иде бит Бичураның Ролен ятлау кулыннан килми юрган хәтерсез артистка кебек иде ул Хәтерендәдер, дәрескә таушалып беткәй «әфт пятен» а тын кереп шу на каран безгә «белем» бирә иде Күрсәң т анымыйсын син атты. Элек сыра кебек кипкән, көчле жн. т очырып а тын ки тәрдәй арык иде. хәзер сыра мичкәсе белән оер. ана үрдәк төсле әле уңга, әле судта янтаеп көчкә йөри Мине элеккечә үк күрәлми. төкерекләрен чәчә, тәһарәте бозылып, үткән юлын юешли- юеш ти. күзе кая караса, шул якка терке тли Габбасы сугыштан кайтма ты. фашист тарт а әсир төшен дөмеккән шләр Гайфи. сәйләненнән бүленеп. тәмәке кабызды. Сип. кем турында языйм, дисен Яз менә Бичура турында Сиңа мин аның стартыннан финишына ка гәр бөтен үткән юлын күта тларта булышырмын Үг «геройларын» бе тсен халык Ки теттекме’
Юк. дус. килешмәдек, мин үләксә козгыны гүте.т
С әер кешегә әйләнгәнсең син. Ирек тус У i хәшәрәтне үлгәч түгел, исән чатында хурлык баганасына кадак.тарта, аның гомер юлының
чирканычлыгын бәген кабахәтлеге белән ачып салырга кирәк. Менә без хәзер Сталинга нинди генә ләгънәтләр яудырмыйбыз. Даһи атабыз үзе исән чакта кайда булган бүген аңа. каһәрле каргыш яудыручы акыллы башлар’ Бу бит сугыш төкәнгәч, җиңелгән дошманның чыраена лач итеп төкереп үч алуга бәрабәр Ярый. Бичара турында ни өчен язарга теләмәвен аңлашылды, ә минем турыда нигә язарга теләмисең?
Синнән аллы-гөлле куык өрәсем килми.
Балачак дустым миңа сынаулы текәлде.
Аңлат, пи дигән сүз ул аллы-гөлле куык9
Гомере чикле, үзеннән-үзе шартлап юкка чыга юрган куык. Сабын куыгы Менә мин әле генә синең кемнедер телефоннан пешекләвеңне ишеген iордым. Кешеләргә дә. үз-үзенә дә хөрмәтең юк синең.
Син үзеңне минем урынга куеп кара, шунда хөрмәтнең нәрсә икәнен бәлки аңларсың...
Кеше кайда да кеше булып калырга тиеш. Агым иркенә бирелү берәүне дә бизәми.
III.ит сөйләштек, әйбәт бәя бирдең син миңа. Ирек дус. рәхмәт. Кеше күзендәге тузан ясмык кадәр булып күренгәндә үз күзеңдәге юан бүрәнә чәч калынлыктан артмый, дия иде безгә Камали бабай Ничек акыллы әйткән ул зирәк карт, диде уйланып кабинет хуҗасы... Эчмәдең син минем коньякны, кая. әрәм булмасын, салыйм әле мин аны.
Камали бабай исән түгелмени инде?
Исән түгел, үлде ат җанлы риясыз карт. Аның сыңар бәбәге йомылгач. Бәештә атлар да калмады, бетте.
Кинә! йөрәгем кысылып куйды. Күз алдыма төнге урман, алан урI асында янган зур учак, әйләнә-тирәдә ара-тирә пошкыргалап керт- керт үлән кыркучы атлар, учак янына тезелеп утырган малайларга сул кулын ялкау гына селтәп ашыкмый гына нәрсәдер сөйләүче сыңар күзле карт килде ..
Балачак дустымның:
Районымда минем куык булмастай кешеләр дә бар. дигән сүзләре уйларымны бүлде. Әнә элекке сабакташыбыз Сәлмәнне «Правда» газет асына язарлык. Бәештә ул хәзер шикәр чөгендере үстерә, һәр елны гек1 ардан дүрт йөз центнердан артыграк уңыш җыеп ала. Быел мин аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирергә тәкъдим итәчәкмен. Ул элеккечә үк мыштым булса да фронттан да түшендә орден ялтыратып кайггы Хатыны Таифә дә аңардан калышмый. Анысы алдынгы сыер савучы. Икесенең дә рәсемнәре район мактау тактасында, һич икеләнми яз шулар I урында. Күрерсең, ике куянны берьюлы тоту булыр бу сиңа: бүгенге Бәешнс дә күрерсең, кешеләр күңеленә хуш килердәй әйбер дә язарсың.
Мин китәргә дип урынымнан тордым.
Олылап каршылавың өчен рәхмәт, дус. Сине бераз эшеңнән бүлдем, ачуланма. Юлчының юлда булуы хәерле, ди китап. Мин Бәешкә юнәлим булмаса.
Сине эшеңнән бүлдем, ачуланма. . Нинди сүз ул? Бүген мин сине беркая да җибәрмим. Угыз елдан соң бер очраш та. ай күрде, кояш алды кебек аерылыш. Син үзең турында. Сабир абый. Мәликә апа турында ләм-мим сүз әйтмәдең бит әле. Хәзер менә миңа кайтабыз, хазыным. балаларым белән танышырсың. Син миңа иң якын туганымнан да арлык, бел. Еш искә алам мин безнең үткәнне. Кәрим сугышта бегге. Сөләй утырып кайтты да, авылда төпләнмәде, читкә, шахтага олагасы HI ге. Аның белән күрешмәгәнгә дә инде биш былтыр. Син дә менә күпме югалып торгач кына пәйда булдың Мин безнең бу очрашуыбызның чынлыг ына ышанып бетә алмыйм әле. Бәлки, бу күңелле төш кснәдер?
Төш түгел, өн бу. Өндә очраштык без. Гайфи дус.
Әйдә, киттек миңа...
айфи мине өенә алып кайткач, Бәешкә җибәрмәде, кунарга калдырды, Без төне буе черем итми сөйләшеп чыктык Иртәгәсен. ашап-эчкәч, балачак дустым мине райком машинасында Бәешкә илттереп куйдырды. Гайфи белән без өч көннән очрашырга килешеп аерылыштык
Бәешкә яңадан аяк баскач мин үз күзләремә ышанмадым. Балачагым эзләре гирән уелган, кайларда гына булсам да үзен сагындырган, нинди I енә кыенлыклар кичергәндә дә күңелемдә нурланып, үзенә тартып торган авылны мин. аңа кабат аяк баскач, танымадым. Бәешнең электәге җисеме инде юк. тик исеме генә калган булып чыкты Авыл урамына яңадан аяк басуымның беренче минутларында ямьсез төш күрәм кебек хис иг гсм. Аптырап, як-ягыма карана-карана. электән таныш нәрсәләрне эзләдем. Әнә Каршы тауның Кәңгелде борыны, әнә Кызылъяр Чыннан да. алармы сон? Кәңгелде борыны сөзәкләнгән. Кызылъяр ничектер тәбәнәкләнеп, басылып калган күк Авыл читеннән бормаланып аккан Чуал да үзе түгел сыман. Ярлары шәрә. Мин белгән Чуал ярларының икс ягында да шаулап таллар, шомыртлар, зирекләр, тупылдар. миләшләр үсә иде, кая киткән алар, аңлый алмадым. Күп еллар элек Ярулла абзый бүре өне тапкан тын коры чокыр тирәләре дә шып-шыр. анда да тик күңел өчен ник бер агач түгел, койты гына куак әсәре саклансын' Әнә чокыр үзе иләмсез дәү ямьсез яра җөенә охшап калган Тәкәрлекләр, кыр үрдәкләре, тузбашлар патшалыгы Чәтертән дә юкка чыккан, аның өстендә кайчандыр яшел зифа камышлар үскәнгә ышанырлык та түгел, сазлыкны табигатькә гүя үч итен киптергәннәр. Аны кыл урталай ярын. Чуалга таба киң һәм тирән канау ерылган. Бәлки кыр уртасындагы борышы кабер өстендәге ялгыз карг нарат та юктыр, ул да кемгәдер комачаулаган, аны да вәхшиләрчә кискәннәрдер инде? Юк. ул бар. тарих шаһитенең яшәвен чикләргә мәнсез залимнәрнең ничектер куллары җилмәгән, әнә аның еллар инде шактый сирәкләгән ябалдашы миңа ерактан сәлам бирә. Тук га. авылда өйләрнең яртысыннан күбрәге кая киткән* Нигә урамнар тешләре санаулы гына калган әби авызына охшыйлар анда бер өй. монда бер өй Санап бетергесез бушап калган пуҗымнарны тигәнәк, алабуга, билчән, әрем, кычыткан кебек фәкыйрьлек үләннәре баскан. Бәлки Бәешкә түгел, бөтенләй чит-ят авылга ran булганмын мин?.. Юк, бу Бәеш мин юкта үзгәргән яна Бәеш. Әнә манарасы кисеп төшерелгән мәчег-мәктәп. Эх. әти, әти, шундый матурлыкны бозарга ничек кулың барды синең? Бәлки. Бәешнең йөзен үзгәртүгә беренче булып син өлеш керткәнсең, мондагы бөтен вәхшилекләр шуннан башлангандыр һәм син шуның игешле җәзасын алгансың, ә? Җинаятеңә күрә җәзаңны Мәчег-мәктәп бүгенгегә үткәннең шелтәле һәйкәле булып, ишелергә ниятләп янтайган. Аның таш агып бала-чага өлгеләрен койган чепи тәрәзәләре дөньяга битараф, бернинди кызыксынусыз карый тар. Тирәсендә түбәләрен тубал-тубал карга оялары бизәгән карт тупы i тарның инде берсе дә юк. алар кая киткән? Бәлки, ул тупылдар корыганнар һәм утынга туралганнардыр?
земә бөтенләй ят, таныш түгел Бәешкә юлыгуыма аптырап, мин бер урында озак басып тордым. Башлап кай тарафка ю т тотарга. базын кем ишеген шакырга белмәдем Зада апа тар өенең куе кычыткан баскан урыны гына калган, без торган ой дә юк. таш амбар га каядыр юкка чыккан Ярулла абзыйлар өс урынында яны белән салынган алты почмак лы. шифр түбәле яңа чибәр йорт калкып чыккан Чү. ул ой алдында кайчанЛыр мин утырткан өч миләш атачының икесе исән икән
Г
Ү
бит!.. Алар ничек үскәннәр, биегәйгәннәр! Үзем бала чакта утырткан миләш агачларын күргәч, дулкынланудан тыным кысылды, тамагыма тозлы төер бөялде. Мин аларның дөньяда барлыкларын бөтенләй оныткан идем бит инде. Шуларны күрер өчен генә дә кайтырлык булган миңа балачак сукмакларыма. Ә Ярулла абзый белән икәүләп утырткан шомыртларыбыз юкка чыкканнар, сакланмаганнар...
— Сәлам сезгә, ерак үткәнемнең җанлы шаһитләре. сәлам, миләш-кәйләрем!..
Яна йортка якынрак миләшнең коңгырт төстәге шома кабыклы кәүсәсен учым белән сыйпаганда, күзем ике тәрәзә арасына беркетелгән кара мәрмәр тактага төште. Анда, чокып алтын хәрефләр белән: «Биредә Советлар Союзы Герое Ярулла Габделмалик улы Маликов яшәде. Ул. шушы нигездән фронтка китте һәм 1943 елның сентябрендә. Днепрны кичкәч, батырларча һәлак булды», дип язылган иде Гаҗәпләнүдән авызымны ачып катып калдым. Үз-үземә ышанмый язуны кат-кат укыдым. Бу минем өчен көтелмәгән бик зур яңалык иде. Нигә аны теге вакытта миңа Сөләй. кичә Гайфи әйтмәде? Ул аны инде күптән белә булыр дигәннәрдер, бәлки? Күңелле хәбәрне соңарып ишетсәң дә шатландыра. Молодец. Ярулла абзый, кыю һәм батыр сугышкансың син. «аерым хуҗалык Бүре Ярулла» дип. үзеңне өнәмәгән авылдашларыңа алардан тамчы да түбән булмавыңны үзеңә бүтән тел-теш тидермәслек игеп исбатлагансың Без. Ярулла абзый, синең белән бер үк тирәләрдә сугышкан булганбыз, күрәсең. Мин дә Днепрны кичү сугышларында катнаштым бит. Бәлки, частьләребез дә бер үк булгандыр әле. Мин танкист идем, син кем идең?
Ашыкмый гына, алдымдагы чибәр йортның киң болдырына күтәрелеп. өйалды ишеген шакыдым. Бераздан ишек төбенәчә ачылды.
— Нигә шакып торасың, кер. рәхим ит...
Тагын аптырап калдым. Бусага артында Хәбибә түги басып тора. Чәчләренең тоташ көмешләнүләренә күз йомсаң, ул. әз генә дә үзгәрмәгән. элеккечә кебек.
— Ирек үскәнем, син түгелме соң бу? .
— Мин. Хәбибә түти, мин
Тиз генә бусаганы атлап кереп, гаҗәпләнүдән күзләрен зур ачып үземә текәлгән тутамны күкрәгемә кыстым.
— Ник бу көнгә кадәр күренмәдең, кайда югалган идең? Бәеш, без ике ятып бер төшеңә дә кермәдекмени. Ирек? Әйдә, өйгә керик. Салып торма аяк киемнәреңне, салма, салма...
Бәешкә әле килешем генә, берәүгә дә туктарга өлгермәдем, менә килә-килешемә туп-туры сезгә кердем.
— Рәхмәт үз итүең өчен, үскәнем. Исән булса Ярулла абзац шатланып бетә алмас иде килүеңә. Бик ярата иде бит ул сине, бик-бик ярага иде. Сугыш ган кайта алмады мескенем Хәбибә түти яулык чите белән күзләрен сөртеп алгач, сөйләнә-сөйләнә чәй куйды Фатир эзләп беркая да барма, күпме теләсәң, шулкадәр монда iорырсың Менә бер атнадан оныкларым кайтыр, алар белән танышырсың. Әлфия белән Рәүф. Игезәкләр алар. Әби дип өзелеп торалар. Бала-чагагыз юк иде бит сезнең, оныкларың каян килде сиңа дисеңме? Ярулла абзаң сугышта башын салгач, бер ятим малайны үземә иптәш булыр дип уллыкка алдым мин. Әлфия белән Рәүф шуның балалары Зурлар инде, унынчы яшь белән баралар. Әтиләре — Якуб җир мае бораулый, әниләре укыта. Яшәүләре Әлмәттә. Якуб улым, әнкәй, кил безнең янга шәһәргә, ятма Бәсштә бербашын. дип үзләре янына бик чакыра, минем гомер иткән нигеземә хыянәт итәсем килми. Мин китсәм. Ярулла абзаң монда кайгыр да мине эзләп бимазаланыр кебек. Ихлас менә. Мин. урман тавыгы сыман үз җырыма мавыгып, сиңа авыз ачарга да бирмим Йә. сөйлә, кайда яшисең, гаиләң, балаларың бармы’’ Әтиең белән әниең синең беләнме?
Яшәвем Казанда. Хәбибә түти. Хатыным һәм кечкенә кызым бар. Әти белән әнинең кайда икәннәрен белмим. Алар икесе дә утыз җиденче елны эзсез юкка чыктылар
Хәбибә 1 үгинең күзләре дүрт булды.
— Әтиеңне азат и г мәлеләрмени синең?
— Юк. Казанга баргач, әнине дә кулга алдылар.
- Гиле кешедәй сорыйм, аларга нинди гаеп яктылар?
Их. Хәбибә түти, бүгенгә кадәр минем әле әтинең дә. әнинең дә гаепләрен белә алганым юк
Хәбибә гүти. ничек гер күзгә күренеп үзгәреп, басылып калды. Ул. самавырын өстәлгә утырткач, табын әзерләде
Мин йорг хуҗасының стенадагы зурайтылган фотосына, аның янындагы шүрлектә кечкенә пыяла тартмадагы Советлар Союзы Герое дипломына. Ленин ордены белән Алтын йолдыз мелалена сокланып карадым. Мине моңарчы Ярулла абзый турында бернәрсә дә белмәвем борчыды Татарлар арасында Геройлар һәр ун кешенең берсе түгел бит югыйсә, ничек аның фамилиясенә тап булмадым икән9 Үз кайгым гына кайгы булу, башкалар белән кызыксынмау бәласедер инде ул. Аннары шул да бар. Ярулла абзыйны мин беркайчан да башкалардан аермалы итеп күрми илем биг
Безнең Бәешнең. күргәнсең, норы бетте. Ирек үскәнем. Бусаганы атлап урамга чыгарга тартынам, җаным әрни. Шүрәле каргаган авыл күк хәзер Баеш. Сугышка чаклы соклангыч иде ул. хәтерендәдер Гитлер зәхмәте Бәегшге дә читләтеп үтмәде, дим мин
Авылыгызның үз гитлерлары да өлеш кертмәлеләрмени аңа?
Кертмәгән кая. керттеләр. Иманны, оятны бетерделәр халыкта. Зада анаң белән без ике аңгыра кортка, инде ахырзаман якынлашамы икән әллә, дип төннәр буе борчылып сөйләшәбез Аңлый алмыйбыз бүгенге тормышны
- Зада апа күренми, кая сон әле ул?
Йә Хәйрүшенең чишмәсе янында кайнашадыр, йә бакчасында казынадыр, йә бүтән берәр җирдә нидер майтарадыр. Мин генә өй гавыгы күк өйдә утырам, кайдадыр буталып йөрүне сөймим.
Хәбиб») түти, ачуланмагыз, мин элек йөргән сукмакларымны чыгып барлап керим әле. дип. урынымнан тордым.
Мин буеннан-буена тирән һәм сай казылмалар, төрле чүп-чар өемнәре белән чуарланган урам буйлап Чүлмәк тау ягына атладым Бәген әйләнә-тирәмдә ниндидер .әсәрү бар кебек иде. Нәрсә җитми, нигә тирә- юньдә сәер тынлык? Чү. элек авылга үзенә аерым бер хозурлык биргән, аны җанландырган тегермән буасы арыгының шавы ишетелми түгелме? Әйе. тегермәннең салмак кына эшләве ишетелми, ул тынган Шуңа авыл мәет озаткан чакгагы шикелле моңсу, басынкы
Аякларым ирексездән тегермән урнашкан җиргә а глады Тегермән юк. кая ул, монда мин әллә ялгыш килдемме'.’ Буа да юк. ул кая киткән'* Тегермән тирәсенә урнашкан ындыр табагы, рига, сушилка һәм башка корылмаларны әллә җир йотканмы ’ Гегермән кемгә комчаулаган. аның тирәсендәге хуҗалык каралтыларын сүген шәрәләү кемгә кирәк булган. Аңлашылмый. Бәлки Чүлмәк тау да тигезләнгәндер, юкка чыккандыр инде'’ Аллымда яткан көтелмәгән бушлык мине шыксызлыгы белән мәсхәрәләгән кебек бүлды. кәефемне кырды, рухымны рәнҗетте Монда инде тормыш туктаган, калмаган иде Мин кайчандыр гөрләп тегермән эшләп утырган. Бәешкә үзенчәлекле ямь. җанлылык биргән, инде тик минем хәтеремдә генә электәгечә сакланган урынла артык калын җанымны әрнетүне кирәк санамадым, борылып, башым иеп. авыл гченә атладым һәр адымымда үзгәрешкә юлыгуым мине инде борчымады Бәешкә килгән бәлаләрнең Мирсәет абыйның көйле хуҗалыгын читләтеп үтүләре, ул хуҗалыкка бернинди дә зыян ясамаулары мине гаҗәпләндерде. Әнә аның өе үз урынында У г инде шактый искереп, чүгә-басыга
төшкән, Әмма әле күңел кайтарырлык ямьсез лә, яшәмәслек тә түгел. Аңардан ишегалды белән аерылган җимеш бакчасындагы алмагачлар, караҗимеш, чия куаклары элекчәгечә үк күз явын алырдай матурлар. Алар хуҗа ларына "мул уңыш вәгъдә итәләр, ботаклары тулың килүче җимешләреннән хәзер үк инде сыгыла башлаганнар. Җимеш агачлары араларына урнаштырылган такта умарталар күпкә ишәйгәннәр элек алар бишме-алтымы гына иде. хәзер ике дистә чамасы күренәләр. Умарталар төрле төсләргә буялган: ал. зәңгәр, кызыл, сары. күк. ак. яшел Бер төстәгеләренең алларына йә чәчәк, йә агач яфрагы, күбәләк, гөмбә, йә кошлар сурәтләре ясалган. Бу балкорглары үз умарталарын бүтән умарталар белән бутамасыннар, танысыннар өчен эшләнгән, күрәсең.
Мин урамнан рәшәткәле тәбәнәк койма аша Мирсәет абыйның җимеш агачларына, аллы-гөлле умарталарына сокланып басып торганда өйалды болдырына хуҗа үзе чыкты. Ул. чәчләре чалланып сирәкләнгәнен. гәүдәсенең юкаруын, аркасының бөгелә төшүен исәпләмәгәндә, күп үзгәрмәгән төсле күренде миңа.
Кунак нигә урамда тукталды, керми, әйдә өйгә үтегез, диде ул. ипләп кенә ишегалдына төшеп.
Үтәрмен. Мирсәет абый, рәхмәт Борчуым, тынычсызлавым өчен алдан ук гафу итүегезне сорыйм.
Булмаганны сөйләмәгез, без кунакка һәрвакыт шаг. Әйдә керегез. өйгә узыйк — Мирсәет абый килеп урам капкасын ачты. Кем дип әйтим сине? Тукта, әйтми тор. үзем ганыйм . Карт укытучы инде күрәкарауга әйләнә барган соры күзләрен миңа текәде. Безнең элекке мәктәбебез өстендәге манараны кисеп аударган директорыбыз Сабир дисәм, ялгышырмын күк. Ул да. еллар үткәч, минем шикелле үк олыгайгандыр инде, картайгандыр Аның улы. минем кайчангыдыр шәкергем Ирек бугай син?..
Шулай сойләшә-сөйләшә өйгә үттек. Мотаһара апа өстәл әзерли иде. Мирсәет абый аңа:
Күр. карчык, безгә кем килде, таныйсыңмы? дип сүз кушты.
Мирсәет абыйның карчыгын еллар аямаган төсле. Электә һәрчак елмаюлы мөлаем йөзен тирән җыерчыклар чуарлаган, коры сөяккә диярлек калган кулын бүртеп өскә калыккан калын көрән тамырлар ямьсезләгән. Күзләре генә электәгечә үк яшь калганнар, картаймаганнар.
Синең ишегалдында шар ярып сөйләшкәнеңне ишетеп тордым. Мәктәбегез өстендәге манараны кыеп төшергән директорыгыз Сабир малае Ирек дидең бит. Кара, тач атаң икәнсең, балакаем. Әти-әниләрең, ничек, әле сау-тазалармы? Кайда алар?..
Мин җавап бирергә өлгермәдем. Мирсәет абый карчыгын ашы- кт ырды:
Әйдә чоланнан балыңны алып кер. атка җиккәнче үк чөңгермиләр. Башта өстәл янына ут ырыйк. сорауларыбызны чәйли-чәйли бирербез.
Чәй янында сүз башта җәйнең быел бик матур килүе, бакчаларда яшелчә-җимешләрнең мул булачагы, бал кортлары турында барды Аннары әңгәмәбез мәктәп тормышына кайтты. Мирсәет абый инде байтак еллар укытмый, пенсиядә икән. Бәештә югары класслар бетте, башлангыч класслар гына калды, авылда балалар бик аз. алар бармак белән генә санарлык, ди.
Хәзер Бәештәге балалар! а нибары ике укытучы белем бирә. Беренче, икенче сыйныф укучылары бер бүлмәдә ике класс бергә, өченчеләре — анысы чыгарылыш классы исәпләнә, аерым укый. Әйтергә оят. өч класска җәмгысе ундүрт бала. Өченче классны тәмамлагач, алар Чокырлыга китәләр. Анда сугыштан соң урта мәктәп ачылды. Ничек без бу көнгә калдык, башым җитми Урысларның: «Моя хата с краю», тигән тәгъбирләре сиңа таныштыр, улым, соңгы егерме елда мин үзем дә, Бәеш
тормышында нәрсә булса шуңа ризалашып, аны хәзерге жан әрнеткеч хәленә китерергә булышучы ларның берсе бугай
Внешне лә, мәктәбегезне дә адәм мәсхәрәсенә калдыруны һажәр башлады Аны. ни кыланса да сүз әйтми, сез узындырдыгыз Хәзер әллә кайчан китеп күздән югалган пароходка аулык болгап азапланма инде, карт,- дип иренә шелтә белдерде Мотаһара апа
Ярар, син һәрвакытта! ыча хаклы, карчык, сүз көрәштермим, дин тынычландырды Мирсәет абый карчыгын һәм миңа борылып, бүленгән сүзен дәвам итте. Мәктәбебезнең һәлакәте синең әтиеңне кулга алу көненнән башланды тип исәплим мин Әтиең кулга алынгач, директорлык вазыйфасы һажәр!ә күчте. Без. укытучылар, аның наданлыгын, кирсле-морлы холкы белән ана җитәкче >шне ышанып тапшыру ярамаганны белә юрый, район җитәкчеләренә, безгә һажәр күк дуамал алми- нистратор кирәкми, дип беребез дә бармады. Коллективыбыз акрынлап таркалды, укучыларыбыз, мәктәптә сабак тыңлауга караганда, урамда трай тибүне артыграк күрә башладылар, мәктәптән күңелләре суынды «Таләпчән» директор аларның укудан җаннарын биздерде Сугыш башлангач. аны мәктәптән алып колхоз председателе иттеләр. Күпме кешене төрмәгә тыкты, күпме кешенең төрлечә теңкәләренә тиеп зар елатты ул. моны бер алла гына белә. Кемдер аңа ачулан өенә ут төрне, шунда ул чак янып үлмәде. Әмма янгыннан исән котылуы да акылга утыртмады аны Аннары Һаҗәрне, каты куллы җитәкче дип. райком секретаре иттеләр. Анда да Бәештәгс күк дуамаллы! ын. пырдымсызлыгын куды. Кырык тугызынчы елның язында. Киртәлсдән Карайга кайтканда, кемдер атты ана Шайтан таягына кырау гияме. үлмәде, аксак булып кына калды Шуннан сон. больницада дәваланып чыккач, райком секретарьле- геннән төшеп. Бәешкә кайтып төпләнде. Хәзер дин юта башлаган диләр. Үземнең аңа барганым да. аны якыннан күргәнем дә юк
Карт укытучы, сүзеннән бүленеп, чынаягындагы суыныш чәен урт-
Мирсәст абый, каһәрләмәгез үзегезне, кирәкми. Заманы шул Һаҗәр апа ише «чаяларяны узындырган заман иде бит Дөрес, кояшлы көйне күләгәбезне ничек кенә узырга теләсәк тә уза алмаган шикелле, үткәндә ипләгән ялгышларыбызны да күпме тырышсак га оныта алмыйбыз. дигән иде миңа акыллы бер агай Әйдәгез, һажәр апаны читкә куйыйк, кола! ы шауламасын явызның. Сезнең менә дүрт улыгыз бар иде. алар хәзер кайда, дүртесе дә исән-иминнәрме.’
Мирсәе! абыйны бу соравым җанландырды
Кая. карчык, чәең суынды, самавырыңны яңарт әле. кунакны сүз белән генә сыйламыйк, диде ул хатынына. Аннары миңа боры тды Исән-иминнәр, малай ырыбыз шокер, әмма дүртесе дүрг яры Өлкән улыбы з Ә тмәт тә. Ул минем һөнәрне сайлады Педаг от Абаныбыз галим. Новосибирскида! ы академ! ородокта Алмазыбыз Карайдагы үзәк шифаханәдә баш врач. Төпчегебез Альберт авиконструктор. Иркутски та яши Бакча, хуҗалык, умарталар булмаса. кунактан кайтып керерлек түгел без! ә. улларыбыз берсе артыннан берсе ү з яннарына чакыра лар I аш. iai ы з шул чүплек башы Бәешие. күченегез теләсә кайсыбыиа. ү г өегездә ничек яшәсә!ез. безнең янда да шулай иркен яшәрсез, лиләр Әмма Мотаһара апаң белән без Бәеннән йөз чөерергә, аңа хыянәт итәргә теләмибез. Гомеребез шушында үл ie. дөньялыктан да шушыннан китәрбез. дибез
Чәйдән сон хуҗалар әти һәм әни белой кызыксындылар
Исән түгелләр, ахры, a тар. дидем мин. авыр сулап, әти да. әни дә утыз җиденче елны төрмәдә беттеләр шикелле
Нәрсә, әниеңне дә у iwpi ты лармыни’ дип гаҗәпләнде Мотаһара апа. Сип кем кулына ка пың? Кай та үстең соң'*
Башта халык дошманнарының балалары асралган махсус юр- мәгә урнаш гырдылар Бәхетемә мине аннан Кәбир исемле олы җанлы бер абый аралады
Син кем сон хәзер? Кайда яшисен, гаиләң бармы?
Картларга үземнең Бәештән киткәннән соңгы тормышым турында озынга сузмый гына бәян итәргә туры килде.
һәй. ниләр генә кичермәгәнсең яшь кенә башың белән, балакай* гынам!.. Сугыш дәһшәтен дә үткәнсең, укыгансың да. өтермәндә дә утыргансың Алда бәхеттән генә мәхрүм булма инде, кана, - дип. йомгак ясады мин сөйләгәннәргә Мотаһара апа. яулыгы чите белән күзләрен сөртел.
Мирсәет абый исә сөйләвемне дә бүлмәде, карчыгы кебек юк-бар сораулар да бирмәде, тый гына утырды. Аннары сүз Казан хәлләренә күчте Мин үземнең нефть районнарына нәшрият йомышы белән килүемне һәм форсаттан файдаланып Бәешкә дә кагылуымны әйттем. Бөгелмә. Азнакай. Леииногорск. Әлмәт тирәләрендә чәчүлек җирләрне нефтьчеләрнең кыргыйларча яраксыз хәлгә кигерүләреннән, нефтькә ияреп чыккан газның еллар буе факелларда әрәм януларыннан зарландым.
Әйе, бихисап кыйммәтле чимал күк җылытуга исраф ителә. Нефтьнең үзен дә дәррәү кубының түгел, ашыкмыйча, план нигезендә, ипләп кенә чыгарасы бит югыйсә. Кабаланыпмы кабаланабыз. Әйтерсең, озакламый дөнья бетәчәк, өлгерми калачакбыз. Артыбыздан бастырып куып киләләр кебек. Минемчә. Татарстан хәзер турыдан-туры талана, нефть чыгарудан зыяннан башка нәрсә күрми. Бездә алга карау юк. Иртәгәсе өчен ишәк кайгырсын дип. бүгенебездә бернигә дә борчы лмый гомер сөрәбез. Начар, бик начар чир бу. Мин инде алты дистәмне тутырдым, үз гомеремдә мин илебездә чәчләрне үрә торгызырлык әллә никадәр башбаштаклыкларга юл куелуга шаһит булдым Тормышыбызда нинди генә тәҗрибәләр үткәрелмәде! Көчләп күмәк хуҗалыклар оештырулар. крәстиянне игенчелектән биздерүләр дисеңме, диннән ваз киптерүләр. мәчетләрне, чиркәүләрне җимерүләр лисеңме — барысы да булды Өлкәннәргә, ата-анага хөрмәт көннән-көн югала бара. Менә Әлмәт гә яшәүче педагог улым Азатның бер атна элек кенә яныбызга кайтып киткәнен әйттем бит әле. аңа да зарландым шушылай Көлә. Аларны син генә үзгәртә дә, төзәтә дә алмыйсың инде. әти. юк-барны күрмәскә тырыш, ди. Каян килгән аңа шундый пошынмау, гамьсезлек, битарафлык? Аның өчен миңа оят булды, үртәлдем, һәр нәрсәне йөрәгенә якын кабул итмә, әти, җиргә мәңгегә килмәгән син. болай да какшаган нервларыңны бетермә, сафтан чыккан нерв күзәнәкләре кире яңармый, яшә тыныч кына, дип үгетли, җитмәсә. Кем өйрәтте сиңа ул мәгънәсез юату сүзләрен, кайчан сукыр обывательгә әверелдең, улым. дим. Тормыш. яшәешебез өйрәтте, ди. күзен дә йоммый
— Карт, чамадан ашасың түгелме син, ә? дип, йомшак кына иренең сүзен бүлде безнең әнгәмәне игътибар белән тыңлап утырган Мотаһара апа.
— Чамадан ашсам, тыңлама, карчык, сиңа сөйләмим. Азатның рухи гариплеге безнең икебезнең ике төрле тәрбиябез нәтиҗәсе ул. Бер дә бүтән түгел.
Мотаһара апа көлде.
һәй. карт, гомер иттек, дүрт бала үстердек, аларга синең уңай, минем ялгыш тәрбия биргәнемне, әйтмәсәң, белми идем Рәхмәт күзләремне ачуыңа. Мирсәет...
Хуҗа белән хуҗабикә арасында тынычлык урнаштырырга кирәк, табак-савыт шалтырый башларга чамалый кебек, дигән уй узды башымнан. һәм:
Мирсәет абый, улларыгызның фотолары булса күрсәтегез әле. миңа алар ни гаҗәптер, һаман электәгечә кечкенәләрдер шикелле,— дидем.
Булырлар кечкенәләр, алар әтиләрен күптән узып киттеләр инде. диде мина Мотаһара апа, горурлык белән. Күрсәт, атасы, альбом әнә синең янәшәңдәге шкафтадыр.
Мирсәе! абый альбомны миңа алып биреп, яныма килен утырды да андагы һәр рәсемгә аңлатма бирә башлады.
Менә бу Мотаһара апаң белән мин туган авыл Бусы минем әти кар! Дин әһеле иде ул. шуңа башына чалма урап төшкән. Бу минем Минзәлә псдтсхникумына укырга кергәч алдырган рәсемем Авылдан икәнем, гыйбаглыгым йөземдә. Обьсктивка күзләремне шар ачып ^көлгәнмен дә. авызымны да ябар!а онытканмын әнә. Ничек булганмын, шулай гөшелгән Бусы инде Мотаһара апай белән гыйшык-мыйшык уйнаганда алдырган сурәтебез. Бусы менә өйләнешкәч төшкәне Инде балаларның бәләкәй чактагы фотолары Монысы менә Азат, монысы Абан. бу икесе Алмаз белән Альбер!
Ә бу төнчек улыгыз Альберттыр инде’’ Анарда Мотаһара апа чалымнары Ә Алмаз. Абан, Азат сезгә гарт каннар. Мирсәет абый. Мин альбомның соңгы биген яптым Нигәдер сезнең мәктәптә эшләгәндә төшкән фотоларыгыз күренмәде монда'’
Син безнең гаилә альбомын карадың, ә мәктәп ю эшләү елларын, укытучы иптәшләрем рәсемнәрен бүтән альбомга жыйдым мин Менә рәхим игеп аны да кара
Мирсәет абый шкафтан мина яна альбом алып бирде Аны актарганда мин күп кенә таныш кешеләрнең сурәт ләренә юлыктым Алар арасында сабакташларым да. кайчандыр үземне укыткан укытучыларым да очрады Менә Нәмә Нурулла абый, менә Зиннәт абыйның хатыны урыс теле укытучыбыз «Прокурор» Хөршидә апа. менә «Мишәр» Җамалын абый, һажәр апа. Чү. бусы утыз жиденче елның март башында кулга алышан Фәсхи абый бит! Молодец. Курыкмаган Мирсәе! абый. Фәсхи абыйны халык дошманы булды димәгән, аның фотосын башка хезмәттәшләре рәсемнәре арасында кадерләп саклатап Менә хезмәт укытучыбыз Кәшиф абый. Оркыя. Нәгыймә апалар Альбомның яна битен ачкач, мин әтием рәсемен күреп өнсез калдым Ул миңа кинәт кенә, исәнме, улым, менә без. ниһаять, очраштык дигән кебек булды. Дулкын-ланудан күзләремне яшь томалады, берни күрмәс хәлдә калдым Әмма бу озакка бармады гиз үие. Әти фотога бүлмәдә түгел, АИ тле көнне тышта гөшкән булган, күрәсең, озын чәчләре тәртипсез тара гып тузгыган. Карашы уйчан кашыннан иягенә таба сузылган ямьсез яра җөе аермачык. Түшендә орден балкый Фотоны альбомнан алып артын карадым Анда берни дә язылмаган булып чыкты Аны яңадан өс ятына әйләндереп, әтинең уйчан йөзенә гекәлдем Чыннан да. охшаганмын икән мин аңа Тышкы охшашлыгыбызга гомер сукмак ларыбыздагы кыен охшашлыклар да өстәлде Бәештә искәрмәгәндә аерылышып. Бәсштә үк көтмәгәндә очраштык та Дөрес, моны очрашу дияр тек ю түгел, шулай да озак еллардан соң фотоңны гына күрү дә миңа әйтеп бетергесез шатлык, әти. Иркенләп гәпләшергә, уй-фикерләребезне уртаклашырга иде хәзер. Син дошман булма!ан кебек мин ю коточкыч ГУЛАГ колонияләрен үлсәм дә. дошман түгел бит. түгел
Мирсәет абый иңемә кулын салды
Теләсәң, әтиеңнең сурәтен үзеңә ал. диде у т. хәлемне аңлап Чын ихластан хөрмәт игә идем мин Сабирны. Аның дошманлытын.т да. корткыч икәненә дә ышанмадым, шуңа сурәген югалтмый сакладым Алтын кеше иде әтиең. Ирек улым, тәвәккәл иде Бәешнстт көнчел, тун күңелле кеше кыяфәтле этләре күпсенделәр аны Әтиеңне кулга алу Бәешнеңбу көнгә калуының, мәктәбебезнең токка чыг уынып башы булды.
Мин Ьәешне бүген, яңадан аның урамына аяк баскач. танымадым. Мирсәет абый Аның кайсы кая тарал тан кетне тәренең, тут ан нигезләре юкка чыгуга, аз гына ла эчләре пошмый микәнни ’
Аларның туган төбәкләренә ваемсыз карау чарына мин үземне дә гаеплим. Ирек улым. Әйләнә-тирәгә, туган габитатькә мәхәббәт оеткысын җитәрлек кадәр сала алмаганмын, дим
Мин аңа каршы килдем
— Таякның юан башын зерәгә үз аркагызга төшерәсез, Мирсәет абый. Сез түгел, җепләре чәбәләнеп сүтелмәслек чуалган йомгакка охшаган тормышыбыз гаепле ул гамьсезлеккә. Без үткәннәребезне, изге гореф-гадәтләребезне, йола-ышануларыбызны оныттык. Хәтта татар икәнебездән гартына, ояла башладык. Якын тирәдәге башка авылларның да бүгенге Бәеш хәленә калуларына да сез гаеплеме? Кешеләребезнең алга карамый, тик бер көн белән чикләнеп яшәүләре, хәтта үз күләгәләреннән дә өркеп, тик бүгеннәре турында гына кайгыртып гомер сөрүләре гаепле. Безне моңа нәрсә китергәнен беләсез булыр...
Ярар. Ирек улым, килеп хәлебезне белгәнең өчен рәхмәт сиңа. Моннан соң элемтәдә торыйк инде, хатлар яз. Сине без улларыбыз белән дә таныштырырбыз, теләсәң алар беләы дә хатлар алышырсың.
Без Мирсәет абый белән альбомнар караган арада Мотаһара апа, бакчаларына чыгып, җиләк җыеп керде.
Менә абыең сине сүз белән сыйлады, мин бакчабызда үскән җиләкләребез белән дә кунак итим әле,— диде ул.
— Рәхмәт, Мотаһара апа, сыйланыр урыным калмады инде минем. Мең рәхмәт сезгә.
— Бездә ашамасаң, үзең белән алырсың. Бәсштә кемдә туктадың соң әле син?
Туры Ярулла абзыйларга кердем. Хәбибә түти әнием кебек кар-шылады. Алар белән без теге чакта күршеләр идек бит. Мин Ярулла абзый белән Хәбибә түтине наданлыкны бетерү чорында укырга-язарга өйрәткән идем. Кунак иттегез, иркенләп гәпләштек, сезгә рәхмәт яусын. Китим булмаса. Сезнең эшегезне шактый калдырдым шикелле, ачуланмагыз.
— Сөйләмә юк сүз, дип каршы килде миңа Мирсәет абый. Килүең бик әйбәт булды әле, эчемне бушаттым. Менә әтиең белән әниеңнең безнең өчен бүгенгә кадәр сер булган фаҗигале язмышларын ачыкладың, үзеңнең исән-иминлегеңне күрдек, тормыш сикәлтәләрендә абынып калмыйча кеше булуыңа сөендек. Мин шат синең өчен, Ирек улым.
Мотаһар апа, җиләкләрен пыяла банкага салып, газетка төрде дә:
— Ал моны, тартынма. Үзең ашамасаң, Хәбибә тутаңны сыйларсың,— дип кулыма тоттырды.
Унбишенче бүлек
1
әбибә түти:
- Югалт тык сине, кайда йөрдең, иртәдән бирле ач бит син, кунак,— дип битәрләп каршылады мине.
— Мирсәет абыйларга бардым, борчылмагыз, мин тук. Менә сезгә Мотаһара ана күчтәнәч җибәрде,— дип. кулымдагы газета төргәген Хәбибә түтигә тоттырдым.
— И-и-и. мине танымыйсындамы әллә. Ирек? Хәбибә тутаң әйткәч, көтә-көтә көтек булдым бит инде. Сине чыгып эзләп тә кердем, —дип, каршыма басты Зада апа. Ул, элек тә бәләкәй хатын, бөтенләй кечерәеп калган, иреннәре бөрешкән, чәчләре, кашлары ап-ак.
— Таныдым. Зада апа, ник танымаска, үзгәрмәгәнсең син.
И. Ирек. Исән кеше бер кайта шул, кайтмый калмый. Бәлки. Миләүшә дә кайтыр әле. ә?
— Кайда соң ул. Зада апа? Миләүшәне әйтәм.
Син белмисеңмени аның сугышта булганын? Кырык бишенче җылны, «батырларча һәлак булды», дигән хәбәр килде аның турында. Нишләп син күзгә-башка күренмәдең моңарчы? Нигә Бәеннән киткәч,
Х
бер хәбәрегез дә килмәде? Миләүшә белән без сездән көн дә хат көттек бит
Мин хатлар язарлык хәлдә түгел идем. Зада апа. Нишләп?.
Хәбибә түти сөйләшүгә катнашмады, табын әзерләде.
Аштан соц Зада апага мин әти белән әни һәм үзем турында аңа кадәр Хәбибә түтигә һәм Мирсәет абыйларга сөйләгәннәрем не җәелмичә генә кабатладым. Аннары Зада апа мина Миләүшә турында сөйләде, аның фронт 1 а төшкән фотоларын күрсәтте.
Миләүшәне мин фоторәсемнәрендә!ечә хәрби орден һәм медаль таккан медицина лейтенанты иген берничек тә күз алдыма кигерә алмыйм. Ул хәтеремә кечкенә буйлы, чандыр гәүдәле, йөзен сипкелләр чуарлаган кызчык булып уелган. Фоторәсемнәрдә Миләүшә бүтән. Җиг- ди. уйчан. Аңарда сабыйлыкның эзе дә юк Кайчандыр минем белән бер нар гада утырган. Баештәге соңгы кичемдә Җидегән чүмече сабында мин билгеләгән йолдыз янәшәсендә үз йолдызын билгеләгән сыек толымлы Миләүшә сабый гына иде. Фотоларында толымнары юк. Бәлки, аларда аны кыска чәчләре олыгайтадыр? Ләкин, ничек кенә булмасын, фоторәсемнәрдәге хәрби киемле Миләүшә белән минем белән укып йөргән үсмер кыз Миләүшә арасындагы уртаклык аларның карашларында, юка борын яфракларында, ирен читләрендә, бит алмалары урталарындагы мөлаем чокырчыкларда, иякләрендә, күзләрендә, бигрәк тә сипкелләрендә ярылып яга. Миләүшәнең сипкелләре үскәч гә бетмәгән булганнар. Зада апа аны:
Әрмиягә киткәндә бик тә чибәрләнгән иде инде ул. ди. Эх, кайсы анага үз баласы чибәр күренми?! Бала чактагы. док i ор булам, дигән хыялын тормышка ашырган сабакташ күршем Әнисенә генә түгел, миңа да чибәр күренде ул. Сугышта һәлак булмаса. бүген ул кем булыр иде икән инде? Әлбәттә, ул яки кыз үстерер, халык арасында игыибарлылыгы, иглеклелеге, ягымлылыгы, осталыгы белән дан тот кан бик яхшы врач булыр иде. Бәлки, берәр медицина учреждениясенә җитәкчелек игәр яки укытыр иде. Үзенең тыелгысыз омтылышлары, дәрте, ли сөюе белән Бәешкә генә сыен калмас иде Миләүшә .
2
әлмән янына барыр алдыннан Зада ападан
Сәлмән Яңа урамдагы шул элекке өйләрендә торамы?
дип сорагач, ул:
Элекке өйләре күптән жук инде аларның. Алты почмаклы шыңгырдап юрган өр-җаңа нарат өн салып керде Сәлмән. Андый өй Бәенпә бер генә. Матурлыгы белән әллә каян үзенә тартып юра Авылда ин хәлле кеше хәзер Сәлмән. Эшләгәненә акчаны көрәп ала. трактор үзендә. Аңа бар син. Ирек. бар. иркенләп үткәннәрегезне искә алырсыз Сәлмән әйбәт ул. кешегә ачык, җәрдәмчел. кече күңелле, ыхтымат. дип тезеп китте.
Сәлмән бала чакта йомыкый гына малай иде Хәзер бөтен Каран районының горурлыгына әверелгән I айфи мине аның турында очерк язарга тикмәгә кызыктырмаган булыр
Мин Сәлмәннәргә килгәндә, алар өйдә иде Ишекләрен шакуыма
Кем бар анда. кер. шакып азапланма, диде эчтән ир-ат тавышы. Ишекне ачып бусаганы атлауга, аптырап калдым Бәген ой җиһаз- лары, гиблк-савьплар. урын-жир айберлвре идаида члчелеп MI.I СОЛ- мән аны мин инде шактый үзгәрсә дә таныдым. гүрдәге урта тәрәзә пәрдәсенең бавын чишеп азаплана, хатыны бүлмә ишеге яңагына сөялен, аны күзәгә иде. Исәнләшүемә теләр-теләмәс кенә җавап бирде гор Шунда башымнан, вакытсыз килдем боларта. дигән уй узды
С
Күңелсез чагыгызга юлык i ым бугай, гафу итегез, дидем, уңай-сызланып.
Бик гә күңелле чакка |уры килдең, рәхим ит Без театр куябыз, әйдә тамаша кыл.- диде, хатын, борыстан аерылмыйча.
Юк. театр түгел, тормыш бу. Кәтибә жаным, ялгышасың, диде аңа Сәлмән.
Ул мине таныдымы, танымадымы, белмәдем. Бусага төбеннән ары үтмәдем, туктап калдым. Хужа исә өйләре эченә үтәргә чакырмады.
Вакытсыз кереп комачауладым сезгә. Зинһар, тафу итегез, дип. ишеккә борылдым.
Нинди гафу ул. ташла, безнең аерылышуга шаһит булырсың, чыкма, диде хуҗа, тәрәзә пәрдәсе бавын шартлатып өзеп.
Мин өйдән чыгарга да. чыкмаска да белми туктап калдым Нинди аерылу, нәрсә сөйли ул? Нинди аңлашылмаучылык килеп чыккан алар арасында, дип уйладым.
Райкомнан миңа Гайфи синең кагыласыңны шалтыратып әйтте. Безнең бүгенге бу тамашаны күргәч, сиңа кәгазь пычратырга туры килмәс. яшьтй
Нәрсә булды сезгә?—дидем өй эченә борылып.
Мин колхозда артык калмыйм, шәһәргә китәм. Сәбәп көчемне. тырышлыкларымны алда да җилгә җибәрәсем килми.
Аңламадым. Ачыкларсың, бәлки9
Арты белән киртә жимермәкче ул. Нишләвен үзе дә белми. — дип сүз кыстырды хуҗа хатын. Адәм көлкесе бит. ир уртасына җиткәч, яшь гидайлар күк. аерылабыз, дип дулый. Маена чыдый алмый, пәрие котырта үзен. Мине ташлап, яшь бикәч алыргадыр уе...
Эх. туган, ни өчен борчылуыңны, кыбырсынуынны гомер иткән хатының да аңларга теләмәсен инде! Аянычның да теге ягы бит бу. Яшь бикәч алырга чамалыйм, имеш. Хурланып үләрсең. Берәүдә әнкәй, икенчедә җәйкәй кайгысы, тьфү!..
Мин. идәндә чәчелеп яткан әйберләргә ымлап:
Өегездәге бу тәртипсезлекне ничек аңларга? Ни өчен, сезнең турыда язып кәгазь пычратмаска, дисең? Колхоздан нигә китәргә булдың? дидем
Әйттем ич. колхозда бүтән эшләмим, китәм авылдан. Менә аерылышабыз. Әйберләребезне тигезләп бүләбез. Мин үз өлешемне Чуал буена алып төшеп яндырам.
Аларны тулысы белән хатыныңа калдырырга ярамыймыни?
Ярамый. Мин моннан тамырларымны тәмам өзеп, яңадан бу йортка әйләнеп кайтмаслык men китәргә тиеш.
Сәбәбе?
Сәбәбе гади аның. Хезмәтем җилгә очу. Елның җиде-сигез аен кырда тир гүгеп эшләп үткәрәм. Районыбызда явд культура шикәр чөгендере үстерәм мин. райком секретаре әйткәндер. Елына карап һәр гектарчан өч йөз илле-дүрт йөз центнер уңыш алам. Яныма әйләнә- тирәдәге колхоз-совхозлардан. хәтта күрше районнардан эш тәҗрибәмне өйрәнергә, хезмәт алымнарына карарга кешеләр килә. Көзен, җәен үстергән уңышны буйлары ун. иңнәре өч-дүрт, калынлыклары ике-ике ярым метрлы өемнәргә туплыйбыз. Аларны буртлар дип атыйлар. Җыелган уңышны шунда ук тәҗел генә шикәр заводына ташырга транспорт булмый Көз1 е яңгырларда чөгендер өемнәре үтәли чыланып, кышын шакыраеп каталар. Язга чыккач, мин үстергән чөгендер шикәр ясарга яраклы булу түгел, герлекләргә ашатырга да ярамый, бозыла. Ул хәл ел саен кабатлана. Быел да шулай булачак. Ә иптәш Бәдрстдиновка мактанырга булсын. Сине мин Герой итәм. даныңны бөтен илгә таратам, дип лаф ора. Кешеләргә файда бирмәгән хезмәт өчен бирелгән Алтын йолдызны ни йөзең белән тагып йөрергә кирәк? Китәм колхоздан, көлмәсен миннән райком секретаре. Эз басмыйм Бәсшкә бүтән.
Аерылышмыйча хатының белән бергә китәргә ярамыймыни соң сиңа’
Булмый Кәтибәнең кендеге ябышкан авылга Мин Бәешне үлсәм до ташлан кит мим, ди Моңарчы аны тыңлан, аның коен көйлән яшәдем, җитте. Гүземем төкәнде, аерылышабыз. Ул Бәенпә яшәсен, мин шәһәргә сыптырам.
_ Менә ир дисәң дә ярый Сәлмәнне. дидем үз-үземә. Эше кешеләргә файда бирсә дә, бирмәсә дә каерып акча алу турында гына кайгыртучылар бихисап бит. Сәлмән не ң юкка көч түгүенә үстергән чөгендеренең әрәм булуына эче поша, җаны әрни. Ул шул турыда уйлап күпме төннәрен йокысыз үткәргәндер, хатыны белән аерылышып. Бәеш белән саубуллашу карарына да бүген генә килмәгәндер
Тәвәккәллегеңне хуплыйм, сабакташ, дөрес эшлисен, дидем мин әле һаман гәрәзә пәрдәләре белән кайнашкан хуҗага Эшегез кызу чакта килеп борчыдым сезне. Китим, хушыгыз.
Хуш. Ирек. Яхшылап сөйләшә алмадык, гаепләмә. Миңа тимерне кызуында сугарга, кырт кисәргә кирәк
әлманнәрдән чыккач, мин Чуал буена элек үзебез балык каптыра торган тугайны карарга юнәлдем Уйларым Сәлмән тирәсендә буталдылар. Бәлки, язаргадыр мина аның турында? Әле генә бер дигән материал бирде бит ул миңа. Андый материалга юлыгу зур бәхет журналистка. Әмма берничә мен тонна шикәр чөгендеренең ел саен дәү-дәү өемнәрдә файдасызга черүен фаш итсәм. Гайфине кыен хәлгә куям, аның карьерасын бозам була. Нәтиҗәсез хезмәте өчен Сәл- мәнгө ул хәтгә орден да бирдергән бит Инде Герой итәргә яскына Язасы иде моны, хакыйкатьне гәүдәләндергән гале т мәкалә чыгар иде Сәлмән кебек үз хезмәтләрен нан тәм танмаучы тар аз гүгс.т бездә Төптән уйласаң, кешеләребезнең дүрттән өче шундый тардыр бит Хезмәт кешесен кол хәлендә бушка диярлек эшләтү нәтиҗәсе бу. Кешеләр туган нигезләрен ташлап шуңа качалар Күпме сагынып җирседем. балалык сукмакларыма яңадан әйләнеп кайтырга күпме хыялландым мин монда Менә кайттым да. Ә Бәеш минем дөньяда барлыгымпы да оныткан инде Ул әҗәл чиреннән бетерешкән хастага ошап калган. Мәктәбе юк дәрәҗәдә, әйләнә-тирәсе үзгәреп танымас тыкка әйләнгән, үткәндәге истәлекләрне яңартырдай Каршы тау һәм Кызыльяр гына калган Алар да инде электәге төсле күркәм түгел, алмашынганнар, тәбәнәкләнгәннәр кебек Безнең малай чак тат ы уеннарыбызның мәркәзе Чүлмәк тау да электәге соклангычлыгыннан бөтенләй мәхрүм калган Анын өстенә нефть вышкасы менгереп утыртканнар У i тинтәклек кайсының башына килгәндер, билгесез. Тирәндәге девон кат тавына тишек ясарт а Бәештә соклангыч Чүлмәк тау түбәсеннән дә кулайрак җир тапмаганнар. күрәсең.
Мин. үргәлеп. Каршы тау итәгенә юнәлдем. Күр Хәйрүш абзый чишмәсе янындагы тирәкләр ничек картайган! Уй тарым ерак үткәнемә кайттылар, күз аллыма дәртләнеп курай уйнаучы Хәйрүш абзый, тау буена таралган көтү килде. Колак төбемдә курай тавышы яңаргандай булды, йөрәгем рәхәт кысылып алды. Тирәкләр мин Бәешгән киткәндә нибары ундүрт тон иде. инде утыздан артканнар Кем өстәгән а тарны һәм нитә өстәгән?.. Чишмә шул ук. эттек ничек акса, хәзер дә шу тай ук шарлан ага Улагы да җимерс тмәгән. гирәсенә түшәлгән таш тар да урыннарын 1.1 Әйтерсең. Хәйрүш абзый мои га әле теттә о\ тын киткән
Чишмәдән аерылып, мин. үзем дө сизмәстән. Кызы.тьярта күтәрелә баш талым Гүя. \л мине сихерләде Гик ана мин малай чактагы кебек елгыр менә алмадым Ун-унбитн метр күтәре пән саен туктап ял иттем
С
Гыным кысылып, йөрәгем шашынып типте. Шулай да кире борылмадым. таш билбауга менеп җиттем
Бәешлеләрнең уйган хатирәләрен үз күкрәгендә саклаучы таш билбау. сәлам сиңа! Синең белән күп еллар күрешмәдек без. Ләкин кайда гына музей сүзен ишетсәм дә мин сине искә ала. уйларымда сиңа кайта идем Күрсәт мина яңадан күкрәгеңне, укыт үзеңә уелган язмаларны.
Әһә. байтак үзгәрешләр булган монда да. Таш стенада хәтта бармак төртер урын да калмаган бугай. Кая. карыйм әле. Миләүшә белән минем теге вакыт тагы ядкарь-язуыбыз сакланды микән? Менә ул. Әле кичә генә язылган күк. һәр хәрефе аермачык. Чү. бу нинди язма?..
Сөям сине, сөям сине.
Сөям сине. Ирегем — Сине уйлап утларга да. Суларга да керермен...
А/. 1942 e.t. Сентябрь.
Мина атап Миләүшә язган ич моны! Миләүшә.. Миләүшә Бала чакта Сөләйнең чәчәкләр белән бизәкләп язган гыйшык хатын укыганнан соң аңа биргән соравыма җавабы ич бу партадашымның. Ул чакта Миләүшә «Сөям шул. .».— дип. Чуал буена йөгергән һәм берничә көн минем белән очрашырга оялып йөргән иде. Ә монда, таш билбауда, ул үзенең керсез хисләрен берәүдән дә яшерми уеп калдырган. Минем Бәсшкә киләсемне. монда менәсемне. аның бу язуын кайчан да булса укыячагымны каян белгән ул? Каян?.
Ташта Миләүшәнең үземә атап язган юлларына машаемны куеп күпме басып торганымны хәтерләмим. Ул минутларда башымда нинди уйлар куерганы да исемдә калмады Хәзер беләм. Бәештән киткәннән соң да монда мине юксынучы, сагынучы, минем турыда уйлаучы булган Үземне мин Миләүшәне еш искә ала идем дия алмыйм. Җай чыгып, күзләремне төнге күктәге Җидегәнгә төбәгәндә, тадәтемчә. Гайфине. Кәримне. Сөләйне искә ала. урманга ат сакларга барган төннәрне хәтеремдә яңарта ирексездән гамьсез бала чагымны сагышланып күздән кичерә идем. Шунда кайчакта күз алдымнан Миләүшә дә чагылып уза иде. Әйе. Миләүшә уйларымда чагылып кына уза. чөнки хәтеремдә аның сурәте яңаргач, курае белән күңелемдә Хәйрүш абзый гәүдәләнеп, аны арткы планга чигереп оныттыра иде.
Гомер, һәркөнне зур һәм кечкенә үкенечләрдән, дәү һәм бәләкәй шатлыклар һәм борчылулардан торган гомер, миңа сине татын бер кат үтәргә туры килсә, үткән дөгеләрем не кабатламас, башкача үтәр идем. Минем тормышым тоташ табышмак бит. Нигә әти-әниләремне югалттым. белмим. Нигә әни белән Баештән сөреп җибәрелгәндәй киттек, нигә Моталлап абыйларда гүгел. әллә кайда үстем, нигә әле дә моңа үземне канәгатьләндерерлек җавап таба алмый? Ул чакта да шушы ук совет власте, бүген очрашканда минем белән бик геләп сөйләшүче шул ук кешеләр иде ләбаса —мин малай чакта да...
Сугыш. Сугышта мин гомеремне ничек тә сакларга тырышып, кем-нәрнеңдер аркасына посып сугышмадым. Тирәмдә усал кигәвеннәр күк пулялар өзлексез сызгырганда да. кайда кушсалар карышмый шунда бардым. Миңа үлсәм дә. исән калсам да барыбер иде. Кайдадыр төннәр йокламый минем турыда уйлаучы, минем исән йөреп сау кайтуымны көтүче кешем булмаганга, тормышымның кинәт киселүеннән курыкмаганмын мин Шулай да үлемне үзем эзләмәдем. Сугышта биш танк югалттым. . Дөньяда минем турыда уйлаучы, мине көтүче кеше юк дип ялгышканмын мин. Эттә булган ул. Миләүшә уйлаган. Миләүшә көткән. Ә мин аның дөньяда барлыгын да хәтерләми идем. Атта тик бер генә хат язсам сон! Юк. язарга күңелем дә тартмады, кулым да бармады Үз кайгым гына кайгы иде минем. Халык дошманнарының улы идем бит Шуңа
күрә, берәүгә дә хаҗәтем юк. дип дөньяда барлыгымны кемнеңдер исенә төшерүне үзем өчен артык саный идем
Миләүшә. Миләүшә, кичер мине изге хисләреңне сизмәгәнем, керсез сөюеңне юнмаганым өчен кичер! Безне малайлар «кияү-кәләш» дип үртәгәндә, сине кәләш сүзен ишетү, бәлки, куандырган, канатландырган булгандыр Мине исә кияү дип атаулары үтә гарьләндергәнгә, мин сине бәген барлыгым белән күрәлми идем. Соң булса да кичер, гафу ит мине. Миләүшә Мин гомерем буена тун йөрәк булдым, кемне дә булса сөюдән урман җанвары уттан курыккан кебек курыкгым. Мин. хатыным булса, аны тол. балаларым булса, аларны үзем ятим үскәнгә ятим итүдән курыктым Әти кулга алынгач, әнинең ничек бәргәләнгәне, күпме төннәр күзләрен.) йокы кермәгәне, тамагына ризык үтмәгәне хәтеремнән беркайчан да чыкмады Ятимлек ачысын үзем татыганга, кемнедер бәхетсез игү юлына басу миңа төпсез упкынга мәтәлү белән бер иде. Үкснәмме моңа хәзер’ Юк. үкенмим. Үземне мин аңлы тормышымны ялгышларсыз ү|тем дип юатам. Озак вакытлар, дөньяда үземнән соң улым яки кызым калмый икән, кемгә зыян, дип каралым. Моны сугышта шәһит киткән миллионлаган буйдак егетләрнең кемгәдер тормыш бирә алмау тары кебек игеп санарга була иде.
Уналтынчы бүлек
I
әбибә т үт и белән Зада апа икесе дә өйдә юк. каядыр йөри гәр мин Ярулла абзыйның фронттан язган хатларын караштырып утырам. Алар барысы да Хәбибә түтигә исемләнгәннәр, башларыннан ахырларына кадәр гап-гади сүзләр белән юлланган кайт ыргу чан. үлә җылы хаглар Менә шуларның 1943 елның башында язылган берсе
«Исән-нмингенәме син, Хәбибә канатым!
Сагынычлы сәламемне кабул игеп ал, җанашым. Мин исән, ходайга шөкер, имин, злеккечә үк сугышта.
Сиңа ялгызыңа гомер кичерүләре бик авырдыр, җанашым. Хлсалар, мине көтеп торма* кер колхозга. Жүләр булдык без, накыгынга ана кермичә. Колхоз себеркедәге чыбыклар күк нык бит ул. Аны күпме боргалама, сразы гына сындырам тимә. сынмын, туктаусыз бөгелә тә юра Ә аерым хуҗалыкта яшәү, без аны үз җилкәбездә гаты тык. ялгыз чыбык күк аз г ыиа бок, шартлый га сына. Дулкынга каршы йөзүе авыр, аны син мин әйгмәсәм гә беләген. Хәзерге акылым булса икән минем злек... Аллаһы теләсә, киләчәктә үткәндәге ялгышларыбызны кабатламабыз. канатым. Кайгырам, синен өчен бик кайгырам, канатым. Хатларыңны загырып когәм. < ип бит минем дөньяда бердәнберем. Бер рәхәт гә күрсәтә алмадым сиңа, үпкәлисеңдер. Әмма терсәкне тешләргә тырышу тан инде фай га юк. Исән кайтуымны кот.
Мине искә алучыларга. Бәетебезгә, Чуалга, Кызылъярга. Кәшелде борынына. Чүлмәк гауга, Хәйрүш күршебез чишмәсенә ми...............ж сәлам
диген.
Кочып, сине өзелеп сагынучы Яруллаң».
Х.гг чат гы-ботлы гигезссз хәрефләрдән оештырылган Кайчандыр мин өйрәткән .ытми хәрефләре белән Аны укыганда күзләремне берничә тапкыр яшь пәрдәсе юмалады. Нинди нечкә хисле, олы җан ты кеше булган Яру г га абзый, дип гаҗәпләндем ирексезләп Хәбибә гүгипс ничек яраткан, аның очен ничек борчылган, үткәндәге ялгышлары өчен үзен ничек битәрләгән ул
Х
Стенадан мина Ярулла абзыйның зурайтылган рәсеме карый. Ул ничектер аңа охшаган да. охшамаган да кебек. Минем хәтеремә ул мыексыз уелган. Рәсемдә исә Ярулла абзый калын мыек җибәргән, йөзе җитди, күзләре уйчан. Аны Хәбибә түти Ярулла абзыйның фронт газетасында чыккан кечкенә генә рәсеменнән зурайттырган. Минем алдымда яткан, инде саргаеп беткән ул газетада Ярулла абзыйның фидакарьлеге турында җыйнак кына очерк га бирелгән. Ул рәсемен алдырганда нәрсә уйлады икән булачак Герой, беләсе иде.
Газетадагы очеркка.—мин инде аны берничә кат укыган идем.— яңадан күз йөртә башладым. «Н-че укчы дивизия пулеметчысы Ярулла Маликов чал Днепрның уңъяк ярына расчеты белән беренчеләр арасында кичте. Ул. икенче номерлы Геннадий Перминов белән, яуланган плацдармда дошманга сиздерми уңайлы урын сайлап. «Максимны» тиешенчә урнаштыргач, фашист ларның һөҗүмен кире кагарга әзер иде инде...»
Кайчандыр гулы хокуклы булып авылдашлары арасына керергә, үзе белән бергә үскән, бер үк туфракны таптаган, бер үк суны эчкән, бер үк һаваны сулаган кешеләр белән кулга-кул тотынып эшләргә йөрәге җитмәгән «ялгыз хуҗалык» Ярулла абзый башкалардан берние белән дә аерылып тормаган бит. Бәештә аңа шәхес итеп карарлык югарылыкка үсмәгән булганнар, күрәсең. Кызганыч, андый стереотиплык чире әле дә бар. яши. Кешегә кайчандыр бирелгән бәя гомере буена ябыша. Ярулла абзый үзенең башкалар әвәләнгән үк камырдан әвәләнүен сугыш кырында илебез бәйсезлеге өчен барган аяусыз орышта, гомерен биреп, дәлилләгән. Ул үз частьларында беренчеләрдән булып шанлы Днепр елгасын кичкән укчы взводның пулеметчысы булган. Взвод сугышчылары караңгы сентябрь төнендә дошман искәрмәс урында елганы көймәләрдә һәм аннан-моннан укмаштырылган кечкенә салларда мыштым гына кичә башлыйлар. Шул мәлдә үк. фашистларны буташтыру өчен. Ярулла абзыйлар взводы Днепрны кичәргә керешкән урыннан дүрт-биш йөз метрлар тирәсе өстәрәк чын мәхшәр куба. Фашистларның уңъяк ярдагы тимер-бетон ныгытмаларын йөзләгән туплар, минометлар, самолетлар дәһшәтле утка тоталар. Ул мәхшәр ун минут чамасы дәвам итә. Фашистлар көтелмәгән һөҗүмнән югалып калалар. Ярулла абзыйлар взводы, форсаттан файдаланып, бернинди югалтуларсыз уңъяк яр1а чыгып, плацдарм яулый. Куркудан җаннары үкчәләренә киткән фашистлар үзләренең борын төпләрендә нәрсә булганын абайламый калалар Ләкин аларнын миңгерәүләнүләре озакка бармый. Безнең сугышчыларның берсе, уйламаганда. яхшылап яшеренгән җир куышына юлыга Анда дүрт фашист. дер калтырап, артиллерия, миноментлар. бомбалар мәхшәренең ахырын көтеп утырган булалар. Сугышчы аларга озын автомат чираты бирә. Шул ату тавышы башка куышлардагы фашистларны аякка бастыра Шундук тәртипсез атыш башлана. Дошман паникага бирелеп, запас позицияләренә чигенә һәм совет сугышчылары яулаган плацдармны бик хәтәр утка тотарга керешә. Снаряд һәм миналар кыю взвод өстенә дә. шаулы Днепр өстенә дә. безнең гөп көчләр тупланган сулъяк ярга да мул ява. Дошман батыр сугышчылар өстенә. атака арты атакасын кабатлап, туктаусыз һөҗүм итә. Әмма уңышка ирешә алмый, күп корбаннар биреп, һәр тапкырында хурлыклы рәвештә кире чигенә Шундый тигезсез сугыш тәүлек ярым дәвам итә. Төп көчләр взвод яулаган плацдармга кичеп чыккач, анда бердәнбер исән калган кешене — пулеметчы Ярулла абзыйны гына табалар. Аның әйләнә-тирәсе фашист мәетләре белән түшәлгән, ул үзе берничә тапкыр авыр яраланып, бик күп канып югалткан була. Аны шундук сулъяк ярдагы кыр госпиталенә озаталар. Ләкин Ярулла абзый, врачлар күпме тырышлык куйсалар да. яңадан инде аякка баса алмый, сүнеп, күзләрен йома.
Газетадагы ашыгып язылган җыйнак кына очерк мине үткәндәге дәһшәтле елларга алып кайтты, ирексезләп, инде онытылган авыр сәхи-
фәләрнс хәтеремдә яңартып, берни белән дә чагыштыргысыз җирәнгеч сугыш гөрелтесен колак төбемдә яңгыраткандай булды
Ярулла абзый, исән булса, күп. бик күп нәрсәләрне искә алыр, күп нәрсәләр турында гәпләшер идек без. Синдәй эчкерсез, киң күңелле, саф намуслы батыр йөрәкле, үзләре турында кайгырта белмәүче затларны гомер юлымда бармак белән санарлык кына очраттым мин
2
ашында акылы бар кеше күптән сүнгән учак көленнән очкын эзләми Бәешкә кайтып, бала чагымда йөргән сукмакларны бар- ~ лавым салкын көлдән очкын эзләү белән бер түгелме? Әйе. шулайдыр. Ләкин күпме генә казынсам да тапмам мин ул очкынны, акылга килергә вакыт, тыйлыгыйм. Булдым Бәештә. күрдем аны. җитте, инде саубуллашыйм. Нәшрияттан Гани абый мине сайранда йөрергә җибәрмәде, эш майтарырга җибәрде. Мин. тезгенемне чорнап тотучы булмагач, дөньямны оныттым Миңа, йә хәзер үк Лениногорскига барырга. йә тизрәк туры Казанга кайгырта кирәк
Иртән торып, ашап-эчкәч. Хәбибә түти белән Зада апага юлга кузгаласымны әй iтем.
Кигәсеңнс кичтән үк әйтсәк, кешечә булыр дидеңмени? Юлда ангарыңа, хатының белән кызына күчтәнәчкә берни дә әзерләмәдек бит Ничек була инде ул? дип үпкәләде Хәбибә түти
Берни дә кирәкми. Хәбибә түти, рәхмәт Мин туры Казанга кайтмыйм. Лениногорскига кагылам бит әле. Анда тоткар тануым да мөмкин.
Тонлә көчле яңгыр явып үткән, юл җебегән иде Мин. басарга корырак җирләр сайлый-сайлый. Каранга юнәлдем Йөрәгемне кузгатмас өчен әйләнә-тирәмә күз ташламыйча, башымны күтәрми атладым
Баештән шактый җир киткәч, мин юл читенә чытып туктап ка ттан «Запорожец» машинасына тап булдым Машинаның ишекләре ачык, хуҗасы башын рульгә терәп тын тына утыра иле. Нәрсә булган ана. бәлки авырыйдыр, дип уйладым.
Иптәш, ни булды сезгә, бәлки, ярдәм кирәктер? дип. барып, аның иңенә кулым салдым.
Машина хуҗасы рульдән башын аерып миңа каралы Арбамның көпчәге тишелде.
Ә запас көпчәгегез юк. шуңа балтагыз суга гәпнеме’’
Запас көпчәк бар. тик аны һавасы бушаган көпчәк урынына куярлык чутым юк
Агай исерек кебек түгел, ник чуты юк икән, дип гаҗәпләндем
Машина хуҗасы миннән күзләрен алмады Бераздан
Сезне Сабир Кадыйрович дисәм, яшь күренәсез, у т лимәсәм нәкъ апа суеп каплаган күк охшагансыз. Әллә улымы сез аның? дип кызыксынды
Әйе. УЛЫ
Әтине белгән бу кешегә текәлебрәк карадым Чү. теге чакта түшенә нинди значогы бар. шуларнын барысын да тагып «җанарал» бу тын Йорт әп авы т советы рәисе Әюп Мул тип абый бит бу Картайган, йөзен тирән җыерчыклар телгәләгән, арык, бөтенләй такырлыгы калматап аның. Ул машинасыннан көчкә төште Мин аның ике аягы та протез икәнен шәйләдем. Әһә. менә аның көпчәген алыштырырга чуты нигә юк икән .
Йә. күрешик тә инде Исемең ничек иде әле синен'’
Ирек. Әюп абый
Кара, таныдың, онытмагансың Әтиең исәнме әле. ул хәзер кайда'’
Б
Әти. кулга алынгач, хәбәрсез юкка чыкты.
— Юкка чыкты? Булмас, ышанмыйм...
Анысы сезнең эш. Әюп абый, мин алдашмыйм. Запас көпчәгегез, инструмент ларыгыз баг ажниктамы?
Багажникта. Мәгез, ачып алыгыз,—дип, Әюп абый кесәсеннән ачкычлар чыгарды.
Көпчәк белән мин озак булышмадым, биш-алты минут эчендә алы- шгырып куйдым. Эш беткәч:
— Инде безгә кайтабыз, утыр янәшәмә.— дип боерды миңа элекке авыл советы рәисе.
— Булмый. Әюп абый.
- Зерә. Әтиеңнең Бәеттәге соңгы сәгатьләрен беләсең килми, күрәсең. Хәтереңдәдер, аны кулга алганда мин дә бар идем бит. Әтиеңнең ордены миндә калды, ул исән. Мин аны сиңа бирергә телим, кайтыйк.
Мин ризалаштым.
Этең бик тәвәккәл, кыю кеше иде синең, дип башлады сүзен Әюп абый, машинасын Чокырльпа кайтырга кузгаткач.— Эшемдә гел киңәшләре белән ярдәм итә иде. Ялгышуы җиңел, халык әнә. «дүрт аяклы ат та сөртенә», ди. ялгышны төзәтүе авыр, кешеләргә ышан, аларга таян, тупас булма, дип үгетли иде ул мине Берәр чатаклык эшләвемне күреп, ачуы чыкса, гадәтенчә, гади генә Әюп дими, рәсмиләшә. иптәш Муллин, диюгә күчә иде. Ул тормышында күпне кичергән гыйлем кеше, мин туган авылымнан кырык чакрымнан ары китмәгән надан гыйбаг идем бит. рәнҗеми идем аңа. Сабирга. һәрвакьн яхшы, файдалы киңәшләр генә биргәне өчен, әлегә кадәр рәхмәтле мин. Хәзер, сугышка кадәр авыл советы рәисе чагымда, төрле значоклар җыярга, аларның барын да түшемә тагып йөрергә хирыслыгымны да шул наданлыгым чагылышы булгандыр, дим. Турысын әйтәм. жүләр идем, ниндидер өстенлегем булмагач, шул төрле төсләрдәге значоклар белән аерылып торасым, гыйбатлыгымны каплап каласым килә иде...
Менә Әюп абыйның ул вакытта Камали бабайга «жанарал» булып күренүенең сәбәбе нәрсәдә булган икән, дидем үз-үземә.
Әгиең кулга алынасы көнне мин эш белән Каранга райбашкармага барган идем. Анда районыбызың ул чактагы милиция начальнигы Сәхапов очрап, мине коридордагы бердәнбер диванда тәмәке пыскытып утырган хәрби киемле өч кеше янына алып барды да. сиңа поручение. Муллин, бу иптәшләрне кайтканда үзеңә иярт, алар зур йомыш белән Бәешкә баралар, диде. Ияртүен ияртермен, ну минем трантаска без дүртәү ничек сыярбыз икән, дидем. Ул турыда башың авыртмасын, аларның үз транспортлары бар. дип тынычландырган иде мине Сәхапов. Бәешкә нинди йомыш белән баралар алар, дип кызыксынмадым, була, ияртермен, дидем. Әюп абый, сөйләгәннән бүленеп, тирән көрсенде. Аннары, сул кулын рульдән алып, кесәсеннән сигарет чыгарды, әмма аны авызыма капмады, бармакларында йомшартты-йомышартты да машина тәрәзәсеннән тышка чөйде. Хәрбиләрне ияртеп кайттым Бәешкә. Яхшы атлар җигелгән ике трантаста иде алар. ОГПУ вәкилләре икәннәрен, аларның әтиеңне кулга алырга килгәннәрен мин ахырда гына белдем Бәешкә кайткач, колхоз идарәсендә хәрби юлдашларымны Зиннәт белән таныштыргач.— хәтереңдәдер. Зиннәт абыең ул чакта колхоз рәисе дә. партоешма секретаре да иде бит Бәештә. сезне теләгән җирегезгә алын кайттым, сау булыгыз, иптәшләр, мин өемә Чокырлыга кайтыйм инде, диюемә, хәрбиләрнең күзләрен каш астыннан гына караучы җитди кыяфәтле берсе, син китәргә ашыкма әле. рәис, эшебездә син дә булышырсың безгә диде. Аннары ул Зиннәтне читкәрәк алып китеп, аның колагына нәрсәләрдер пышылдады. Зиннәт шундук идарәдәге йомышчыны эшең урынына мәктәп директоры буласы Һаҗәр Хаҗиеваны чакырырга җибәрде. Хаҗисва идарәгә килгәнче, без колхоз фатирына кереп, кичке ашны ашадык. Зиннәт аш алдыннан хәрбиләр, юлда килгәндә ярыйсы ук
өшедек оераз җылынып аласы иде. дигәч, ал арга ике яргы аракы салдырды Караңгы төшкәч. хәрбиләргә ияреп, сезгә киттек. Сездә ниләр булганын искә алып тормыйм, аларны син үзен күрдең, онытмагансың.
Әтиең ордены синен кулга ничек керде, дисенме’’ һич уйламаганда, Ирек гнем Мина ияреп кайткан кунакларның Зиннәт эчергән ике шешә аракы аппетит ларын котырткан булып чыкты. Әтиеңне ияртеп колхоз идарәсенә кайткач, теге каш аегыннан гына караучы җитди кыяфәтле хәрби мине ишегалдына алып чыгып, хәзер син безгә тәҗел генә өч литр аракы табып кигер, тапмасаң сине дә контрик директорга ияртербез. Яргы сәгать вакыт сиңа, мин ике сөйләшмим, аң бул. тиде. Адәм ышанмас бик хәтәр заман иде бит ул. эткә сан бар. кешегә юк иде. кинәт кеттә өтермәгә утырасым килмәде, йөгердем кибетче Бану янына. Төн уртасы, кесәмдә сукыр бер тиен акчам юк Зинһар, хәлемә кер Бану, язмышым синең кулда, бир оч литр аракы, бәһасен иртәгә таңнан китереп түләрмен, дигәч, шулкадәр аракының сиңа нигә алай бик ашыгыч кирәге чыкты, дип төпченмәде кибетче, бирде. Башка вакыт та аңардан түләүсез инә дә алып булмый иде. хәлемнең мөшкеллеге чыраема чыккан булгандыр. мен рәхмәт аңа. өтермәдән йолып калды. Мине әтиеңә ияртү белән янаган хәрбигә таләбен үтәвем хуш килде, күрәссн. киткәндә, егет икәнсең. рәис, менә моны да мине бер искә алып мидалларың арасына татарсың, дин. түш кесәмә нәрсәдер салды Аның, аракы тапмасаң сине дә... дип янаганы котымны алган иде. кесәмә нәрсә салуын тикшермәдем.
Озакламый хәрбиләр үзләре янына Сабирны утыртып. Карайга юл тоттылар. Мин. алардан җиңел генә котылуыма шөкер итеп. Чокыр- лыга өемә кайгып киттем Җәлладның аракы өчен миңа әтиеңнең орденын калдырганын икенче иртәне кибетче Бануга аракы өчен акча ил I ерт ә барырга чыкканда кесәмә тыгылгач кына белдем Ышанасыңмы, орден кулымны өтеп алгандай булды, үземне әтиеңне рәшәткә артына мин дә кертештем итеп тойдым. Күз алларым караңгыланды, аякларымның хәле бетте, чайкала-чайкала сәкегә барып утырдым Бану янына үзем бармадым, улым Әнвәрне җибәрдем У i орденны значокларым арасында минем беркайчан да тагын йөрт энем булмады. Турысын әйтәм. значокларга хирыслыгым да шул көннән сүрелде. Хәзер әнә сугышта кан түгеп алган хөкүмәт бүләкләрен татып йөрүне дә хуп күрмим. Алар әллә бар миңа, әллә юк. Башта теге хәрбиләр әтиеңнең орденын алырга килерләр, килми калмаслар, дип көттем Хәтта. ул-бу булса ярап куяр, дип хатыннан бер капчык сохари да китерттем. урамдагы һәр яг тавышка дерт игеп төннәр йокламадым, тамактан калдым. Алла саклады, килүче булмады Аннары Сабир иргәме, соңмы кайтыр, орденын җылы кулдан аның үзенә тапшырырмын дип хыялландым Сабир кайтмады Орден намусымны борчып, өсчемә капланган авыр таш кебек бүгенгә кадәр миндә сакланды Ярый, ходай кушып, мине ул җанымны талаучы йөктән арындырырга син очрадың...
Чокырлыта кайткач, аннан тизрәк китәргә кыбырсындым. Әюп абый миңа
Кабаланма. Ирек энем, килен әнә чәй куя. юлга кузгалганчы, чәй эчеп, бераз хәл алыйк. төпләшик, артыбызга ут капмаган Сине мин кая теләсәң шунда илтеп куярмын, борчылма Өемә көчлән тиярлек алып кайткан кунакны чәй дә эчерми җибәрсәм, ни йөз белән кешеләргә күренермен? шде
Без өстәл янында сәгатьтән артык утырдык Хуҗа юна чыт арт а ашыкмый төсле иде Минем тәкатем тәмам төкәнде Ахырда, түземсезләнеп:
Әюп абый, сыет ыз өчен рәхмәт, мин юл кешесе бит. бәлки о татып куярсыз инде мине ’ тидем
Хәзер, хәзер диде хуҗа, әмма урыныннан калыкмады, утыра бирде.
Килене өстәл җыярга кереште Шулчак Әюп абый, көтмәгәндә мина
Минем килендә кемнвр чалымы бар. бәлки чамаларсың? дигән сорау бирде.
Мин үземә бөтенләй таныш түгел яшь хатынга теләр-теләмәс кенә күз ташладым. Күпчелек авыл хатын-кызларына хас озын һәм юан кара толым, мөлаем караш, шомырттай кара күзләр, килешле борын, өлгергән чия I өсендәге тулы иреннәр, каратут йоз. тулы күкрәкләр, зифа гәүдә...
Әйтә алмыйм Аның кемнәр кызы булуы минем өчен бик мөһим микәнни, дигән уй узды башымнан.
Ул Бәеттәге элекке колхоз рәисе Зиннәт абыең белән укытучыгыз Хөршидә апаңның гәпчек кызлары.
Мине, әйтерсең, янтыгыма төртеп йокымнан уяттылар
Исеме Иркә түгелме аның? дидем күзләремне шар ачып.
- Иркә. Син аны белә идеңмени9
Белмәскә, аның кендек абыйсы ич мин. Аны беренче кулыма тоткан, тәүге i авышын ишеткән кеше.
- Шулай булса да кем икәнен чамаламадың, дип шаяртты Әюп абый, киң елмаеп.— Киленнең үз сабыена минем оныкка өч яшь инде. Гомер уза. тукталып тормый. Иә. килен, кул биреп күреш кендек абыең белән
Чәй эчү җиһазларын урыннарына куярга шкаф янына илткән яшь хатын томырылып миңа карады. Аннары ул:
Мин сезне күрергә бала чактан ук хыялландым. Ирек абый. Әни мәрхүмә миңа сезнең гурыда сөйли иде. Минем исемем сезнең исемнән алынган бит. дип килеп күреште.
— Әниегез исән түгелмени инде?
Әтинең сугышта юкка чыгуы кайгысын күтәрә алмады әнкәй, җир куенына керүенә тугызынчы ел китте инде.
Мин Иркә белән сөйләшкән арада Әюп абый кыршылып беткән иске чемоданнан әтинең берничә кулъяулыкка пөхтәләп төрелгән орденын сүтеп алып:
Мә. Ирек энем, әтиеңнең каһарманлык билгесе бу. күз караң күк сакла аны. югалтма.— дип. миңа тоттырды.
Мин. чиксез дулкынланып:
Эшемә карата кешелеклелегегез. аны их шрам иткәнегез, оныт-маганыгыз өчен рәхмәт яусын сезтә. Әюп абый. дип. аны күкрәгемә кыстым.
Әюп абый мине Каран аэропортына кадәр озатып куйды. Мин вакыт уздырып Гайфи янына кереп тә. яңадан Лениногорскига барып та тормадым, шул көнне үк самолетка утырып Казанга кайттым.
Унҗиденче бүлек
1
лександр Тимченко турындагы брошюрам басылып чыгып, инде күптән сатылып бетге. Гани абыйга йөкләгән эшен озакка сузмый башкарып чыгуым ошады. Ул. брошюрам чыккач, кулымны кайнар кысып:
Каләмең бар. Ирек, тагын яз. кая теләсәң шунда җибәрәм, вакытыңны бушка үткәрмә, эшлә. диде...
Соңгы вакытларда миемне бертуктаусыз, яшәвемнең мәгънәсе нәрсәдә. дигән тыйгысыз сорау яңадан бораулый башлады. Инде дүртенче дистәне ваклыйм, әмма һаман күңелемә хуш килердәй эш майтарганым юк әле. һәр туган көнем эзсез үтеп юкка чыга тора, хезмәтемне тоталитар аждаһа ничек теләсә, шулай файдалана. Бу күпме шулай дәвам итәр.
А
аңа чик куелырмы берәр? Безнен илдә дә кете кайчан да булса үзе теләгәнчә. үзе кирәк санаганча яши алырмы'’ Дөньяга ул кемгәдер бил бөгәргә, кол булырга килми, үзенә ничек кирәк шулай яшәргә, -җирне бизәргә, эзен ярырга килә бит Без исә әйләнә-тирәбездәге бәген нәрсәне бозабыз, ватабыз, җимерәбез, пычратабыз, башкача әйткәндә, туган көнебездән башлап гомеребез буе үзебезгә һәм бездән соң туачак буыннарга кабер казыйбыз, шуннан тәм табабыз Ана чик килерме, нокта куелырмы берәр вакыг?
Бәхетемә димме, очраклы рәвештәме, бер көнне нәшриятка Казанда әле күп гәп түгел генә яңадан эшли башлаган документаль фильмнар студиясенең баш редакторы Виталий Гузанов килеп, безнең редакциягә сектантлар турында бармак калынлык кулъязмасын калдырып кит те Редакция мөдиребез Гани абый аны карап чыгып, фикереңне әй г. дип мина бирде.
Йөгерек тел белән бәян ителгән мавыктыргыч эчтәлекле кулъязмалар безгә сирәк керә иде. мин Гузановиын кулъязмасын, ярыйсы ук күләмле булса да. баш күгәрми бер угыруда укып чыктым Аны киң массага авыр аңлаешлы дини терминнардан, горле кабатлаулардан, таркаулыктан арындырганда, сектантлыкның чын асылын һәм зарарын аныклыйрак төшкәндә. һичшиксез, бастырырлык иде. Ләкин брошюраның автордан кала тагын кемгә хаҗәте булыр? Сектантлар безнең Татарстанда бөтенләй юк та бугай бит әле. Шуңа күрә, олы кубып, алар турында китап чыгарсак, безнен баштан сыйпамаслардыр, дип уйладым мин. Икенче көнне, кулъязма турындагы фикерләремне кәгазьгә теркәп. Гани абыйга керттем Ул. минем белән килешеп, кулъязманы авторга кире кайтарды. Әмма эш шуның белән бетмәде, берничә көн үткәч, Гузанов. телефоннан шалтыратып, мине күрергә теләвен әй ire һәм без киностудиядә очрашырга килештек.
Киностудиянең баш мөхәррире искиткеч киң эрудицияле әйбәт әңгәмәче булып чыкты. Ул хезмәтенә мин биргән бәя белән килешмәс, дәгъвалашыр дигән идем, ялг ышканмын. Кульязмасын нәшрияттан кире борганым өчен Виталий Григорьевич, гаҗәп хәл. миңа хэгы рәхмәт гә әйткәч, күзләрем дүрт булды Сез минем язмам гурында мәскәүлеләр әйткән фикерне үк кабатлагансыз, димәк, әйбер әле тиешле кондициягә җитмәгән, диде ул. сүзне бүтән озайтырга урып калдырмаслык игеп
Мин сезне безнең студиягә эшкә күчәргә колаламакчы булдым Ничек карыйсыз моңа'.’
Мин, уйлап га тормый
Берничек тә карамыйм, дидем
Ашыкмагыз, тип текәлде мина Гузанов Мина сезнең ординар фикер йөртмәвегез ошады. Студиябездә әйберләргә тәнкыйть кү з- тегеннән карый белүче, анык фикерле бер ярдәмче кирәк мина
Киноның үз хосусияте, аңа тына хас үз кануннары бар бит. Виталий Григорьевич, барып чыкмас миннән киночы
Аю тикле аюны да оперт ә өйрәтәләр, акрынлап өйрәнерсез Эшегездә баш-күз а нанчы үзем булышырмын Чүлмәкләрне аллалар түгел, кешеләр яндыра бит Икеләнмәгез, ризалашыгыз, агайне I уза- нов урыныннан горды Әйдәгез әле. без бергәләп берничә киножурнал карыйк Әңгәмәбезне кече залда жран алдында дәвам игәрбез Китәргә ашыкмасаг ыз. дим
ин. нәшрияттан китеп. киностудиягәкүчгем. Яңа эшемдә Виталий Григорьевич белән өлкән режиссер Виктор Петрович мине чын мәгънәсендә шефлыкка алын андагы мөхәррирлек пиемнең беренче көннәреннән үк зур булышлык күрсә! ге төр Шуңа күрә мин яңа урындагы вазифаларымны гиз һөм авырлыксыз үзләштердем
М
Көннәр бер-бер артлы арт га кала горды. Миңа кино ыгы-зыгысында кайнау гормышымда бернинди үзгәрешләр дә китермәде дисәм, ялган булмас Студиядә дә. нәшрияттагы кебек үк. чынбарлыкны бизәкләп күрсәтүнең беренче планга куелуы, булмаган уңышлар турында шапырыналар. чебенне дөягә әверелдерүләр тынычлыгымны гөкәндереп эчемне пошырды. Без документаль фильмнар эшлибез бит. нигә алар ялганга, күрәләгә алдауга корылырга тиеш, нишләп моңа өлешемне кергәм дип. мин үз-үземне таладым. Бу турыда Гузанов белән дә сөйләштем. Ул исә:
Утырып чыгуың сиңа берни дә бирмәгәнгә ошый. Шуны аңла, кеше үзе яшәгән заманның җимеше. Аңарда заманның бөтен уңай һәм тискәре яклары көзгедәге кебек чагылыш таба Без бөек чорның бөек документларын кинотасмада теркибез. Киләчәк буыннар без яшәгән бу заманны шул документлардан карап билгеләрләр. Уйларыңны, үзеңә яңадан да күңелсезлек килүен теләмәсәң. бүтән берәү белән дә уртаклашма. Кино-сәнгать купайтуларсыз, бизәкләүләрсез яши алмый, үлә. Борынгы юнан һәм рум сынчыларының кайсы безгә ямьсез сыннар ясап калдырган? Алар ясатан сыннарның барысы да соклангыч. Ул сынчылар тирәсендә гел магур затлар гына булгандыр дисеңме? Алар тик гүзәллеккә генә табынганнар, без шул бөек сынчылардан үрнәк алабыз, аң бул. диде.
I .запов күн сәләтләргә ия: язучы да. артист га. режиссер да, рәссам да. бик шәп администратор да. заман белән эзгә-эз басып атлаучы патриот та Ул Бөек Ва тан сугышы вакытында. малай килеш. Соловкида илебезнең Хәрби диңгез флоты командованиссе оештырган юнгалар мәктәбендә укыган һәм сугышта катнашырга өлгереп, хөкүмәт бүләкләре алуга да лаек булган. Студиягә баш мөхәррир еш кына түшенә орден һәм медальләр тагылган капитан-лейтенант погонлы диңгезче кителен киеп килә. Аның иң яраткан шөгыле тарихи китаплар җыю. Бу эштә мин дә аңа кулымнан килгән кадәр булыштым.
Кинода эшли башлавыма өч ел тулганда, безгә Мәскәү кинемато- I рафия институтын тәмамлаган бер егетне мөхәррир игеп җибәрделәр Чиксез шатландым моңа. Икенче көнне үк. үземне мөхәррирлектән картина директоры итен күчерүне сорап, язган гаризамны тотып, студия директорына кердем. Ул гаризамны укыды да:
Турыдан-туры начальнигың баш мөхәррир риза булса, мин каршы түгел, диде...
Мин чирле үгез шикелле гомерем буе гомуми көтүдән читтә калдым Моңа бәлки, тиешенчә аралаша белмәвем, эчмәвем комачаулагандыр, әйтә алмыйм. Кайда ла ялгызлыктан иза чиктем Ялгызлык авыр, бик авыр нәрсә ул. Аны үзе кичергән кеше генә белә Агачлар булып агачлар да ялгызлыкны өнәмиләр, яннарында ишләре була. Ялгыз агач корый...
Киногруппа белән Каспий диңгезенә Казан мех комбинаты турындагы фильм өчен тюлень көчекләрен аулау күренешләрен төшерергә барган командировкадан арып, талчыгып, җен ачуларым чыгып кайтып төштем. .
Өйдә, мин юкта, гадәттәгечә, бер кочак газета-журналлар җыйналган Иртән, хатынымны эшкә, кызымны мәктәпкә озаткач, шуларны карарт а утырдым Мине, беренче чиратта. Татарстан яңалыклары кызыксындырды. Нефтьчеләр элеккечә үк «удар темплар белән» эшлиләр, терлекләрне кышлату уңышлы бара, колхозлар һәм совхозлар язгы чәчүгә әзерләнәләр, партия укулары һәрвакыт гагыча «тиешле югары- тыкта үтә» икән Кинәт кенә «Кызыл Татарстан» газетасында кара рам эченә алынган «Гайфетдин Баһаветдин улы Бәдретдинов» дигән некро- тогка юлыгып, өнсез калдым. Гайфи бит бу' Ул үлгән? Кайчан.’ Ничек’ Некрологка кабаланып күз йөртә башладым. Казаннан кайтканда. машинада Кама аша чыкканда, һәлак булган. Машина, астында кинәт боз җимерелеп, пассажирлары белән бергә су аегына киткән. Ул фаҗига инде моннан ай ярым элек булган. Димәк. Гайфи юк инде. Нигә
анын урынына боз аегына мин китмәдем, мин исән? Гайфи урынына мин үлсәм, гаделрәк булыр иде.. Гайфи. Гайфи. кем уйлаган сина тормышка чын-чыниан гашыйк затка шундый мәгънәсез әжәл килерен . Синен елмаю.гы йөзен гел минем күз алдымда. Арабызда син ин бәхет лебез идеи бит. Кәрим сугыштан кайтмалы Сөләй. фашист концлагерен үткәч, үзебездә дә биек коймалары катлап-катлап чәнечкеле тимерчыбыклар белән бизәлгән «жәннәт»не татыды, хәзер жаныи асрарга кайдадыр жир астында күмер чаба, мин юк исәбендә тышкы кабыгым бар. эчем буш жил иркендәге тамырсыз дүңгәләк белән бер. Бала чакта урманда атлар саклаганда, күктә үз йолдызларыбызны билгеләгәндә, алдагы язмышыбызны беребез дә куе томан эчендә күзалламаган булганбыз, якты, матур, шатлыклы итеп күргәнбез Их. тәкъдир, тәкъдир, алдап булса икән сине
Мин киностудиядән киттем, хәзер эшсез. Алда кайда һәм нинди эшкә урнашырмын билгесез. Әлегә ял итәм. кем әйткәндәй, «баш-күз алам». Кая барабыз без. кая. аңлый алмыйм, башым житми. зиһенем чуалды..
Редакцияләп. Роман-г рилог нянсн I һәм II кисәкләре журналыбызның г 3- 4 иче саннар һәм 1491 ел. 10 11 нче саннарында басылып чыкты