Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Шүрәле
«Былтыр кысканга ник быел Кычкырасың соң?» димә.- Ул кысуның авыртуы Үткәнгә бәгыремә..
Шүрәлесең, тик көлмә!
Җанымны кыегы ул чөнки. Телемне, ил-көнемне, Кысты, кысты газизләрдән Газиз булган дснсмне.
«Биш йөз былтыр кысканга ник Кычкырасын?» да димә Ул үт кәйнең авыртуы Үткәнгә үзәгемә..
Шүрәлекәем, көлмә!
Гафу ит, яшьле күзләрең Сөртәсең яшерен генә. Яшәр монда тетрәнмичә Таш йөрәк ише генә
Урман сарыгының әллә Каргышы төшкән микән?!

Афәтләрнең иң ачысы Сезнең башлардан кичкән.
Әй. кайгы-хәсрәт казаны, Фаҗигый Казан арты Шүрәленең күршеләре— Түбән, Югары-Аты.
Кырлай, Өчиле . башкалар- Шуңа шөбһәм бар әле. Сезнең җирдә яши алыр Иде микән Шүрәле?!
...Янымдагы сабый бала Искә килде, ниһаять:
— Абый, шүрәле турында Әкият бу,
әкият...
Унҗиде яшь тулган көн
Төнге яңгыр, төнге күкрәү.
төнге яшен.
Тәүге сөю,
тәүге иңрәү,
тәүге яшем, «Сөймим!» диеп ташлап китте сөйгән кешем,- Бу—унҗиде тулган чагым, тик унҗиде яшем.
Кара болытларның бәгырен яшен телде. Әллә яшен койды күкләр, әллә көлде. Ялгыз кәккүкләрдәй ялгыз иде башым.— Бу—унҗиде тулган чагым, тик унҗиде яшем.
Гомер булмаганча ул төн койды яңгыр. Гомер булмаганча бәргәләнде бәгырь Күпме гомер юрыйсың, әй. яшьнә, яшен,— Бу — унҗиде тулган чагым, тик
унҗиде яшем.
Ухылдап ауды еракта ялгыз имән.
Ялгыз булу ахыр чиктә үлем икән.
Исәп күпме? Әллә илле, алтмыш яшең?! — Бу — унҗиде тулган чагым, тик унҗиде яшем.
Төнге яңгыр, төнге күкрәү, төнге яшен.
Тәүге сөю, тәүге иңрәү, тәүге яшем. «Сөймим!» диеп киткән иде сөйгән кешем, — Бу — унҗиде тулган чагым, тик унҗиде яшем.
Өзелгән җыр
Без икәү бер җыр идек шул, әйе. Мин- сүзләре идем, ә син — көе .
Язмыш ахры җыр ертыгы итте Яшәвемнең бөтен көе китте
Синдә дә ул булмас эзсез генә. Түзәсеңдер бары сүзсез генә...
Күпме мөмкин яшәү. аһ. бу көе. Мин сүзләре булсам, син биз — көе!
Бүре баласы
Шәһри Казан каласы, Шәһри Казан каласы. Циркларга китергәннәр Бүз бүренең баласын..
«Мин җанварлар патшасы!» дип Күкрәк каккан арыслан да Монда боҗра арасында..
Туп уйныйлар юлбарыслар.
Песи кебек ул барыслар Тыңлаучаннар. карусызлар.
Тавыш килә дөп-дөп иткән. Аю мескен бии икән.
Язмышына башың игән .
Җим чукыйлар бөркет кошлар Тик бу хурлыкларга төшмәс Безнең башлар бүре башлар.
Бие. сикер, йөгер, имеш. Тырышлыгың өчен калҗа. Алкышлар вә һай-һу. көлеш
Ләгънәт сиңа, салкын дивар.
Бу кадәрле сызлануга Бәндә түзмәс, бәндә авар...
Рәхмәт сиңа, каты дивар.
Сиңа орам газиз башым. Таш бәгырең, бәлки, чыдар..
Шәһри Казан каласы. Циркларда кан эчендә Бүз бүренең баласы.
Уйлану
Көндәшем юк.
Сердәшем юк.
Ни яр, ни дус бер кешем юк. Бу ят шәһәр, Өлешемә
Тияр хәләл өлешем юк.
Аһ, бернисез буламы соң?
Буп-буш кына...
Юк, юк, ялгыш. Монда миңа тигән өлеш — Сагыш, сагыш, янә сагыш!
Сагын, сагын, янә сагын. Әмма кемне? Тик кемнәрне?! Әллә хыянәт һәм мәкер Тулы булган ул көннәрне...
«Буп-буш кына буламы соң? — Димә, күңел: Ялгыш, ялгыш!»
Анда миңа тигән өлеш — Каргыш, каргыш, янә каргыш!
Җиде ятларга
Газизләрем минем, жиде ятлар. Кан елаткан чакта кандашларым. Сез булдыгыз җаннар аткан затлар.
Ул кочаклар, ул кул, ул карашлар Тансык,
тансык,
йөз, мең кәррә тансык!
Аерыла калсам, бер көн түзмәс
Бу йөрәгем ярсып,
ярсып,
ярсып...
Бәгырьләрем минем, җиде ятлар, Рәхмәт дию генә язык булыр. И җанымны сихерләгән затлар.
Ятлар күңелен яулап алу кыен. Ишетүе, гәрчә, рәхәттер дә, Насыйп булса икән сезнең кебек «И газизем!»
сүзен ишетергә.
ЙОЛДЫЗ
Щәрекъ кызы кебек хәйләкәр ул, Шәрекъ кызы кебек оялчан.
Исемең ничек? — диеп сора кичен Зөһрә, дияр
гаңда ул—Чулпан...
Апалары кебек яшь кызларның
Тәрәзснә чиртә дә кичен
Чык, егетен килгән.- диеп, үзе Югала ул кая. ни өчен?
«Әткәң сизәр» диеп иртә таңда
Кызын эзләп чыккан анадай
Юри әрли: Күрше-күлән күрсә..
Әле дә кермәгәнсең... w
Йа ходай!..
Шәрекъ кызы кебек хәйләкәр ул.
Шәрекъ кызы кебек оялчан
- Исемең ничек? — диеп сора — кичен
- Зөһрә, дияр,
таңда ул— Чулпан...
Дастан
Бу дастанга монда бу туфракта Язмагандыр мәңге онытылу Баксаң, дастандагы Ана бүре Үзе икән ләса Анадолу!..
Борын-борын заманнарда диеп Сөйлисе юк. әле кичә генә Түрк илләрен дошман берәм-берәм Аткан иде гарих чүплегенә.
«Анам!» диеп дәште кан елаган Идел-Урал. Кырым, бар Туркестан, һәм шул чакта Тәңре тауларында Каба гланды иске, изге дастан.
Бу дастанга монда бу туфракта Язмагандыр мәңге онытылу Чөнки дастандагы Ана бүре Үзе ләса, үзе Анадолу!
Дала уртасында ике акбүз. Безне көтә, гүзәл, безне көтә.
Тояклардан гирә-яклар тетри: «Ашыгыгыз, яшьлегегез үтә!»
Бер очасы, бер очасы икәү. Ак болыгны сикереп узып кына Дисеннәрче, пар яшеннәр яшьни. Әйтсеннәрче. бак. пар йолдыз яна.
Безгә кадәр шулай булган дөнья Бездән соң да шулай дәвам итәр... Дала уртасында ике акбүз Безне көтә, бәгырь, безне көтә.
Аллы-гөлле утлар белән бизәп Куйган чыршы сымак бу дөнья да. Көннәр-төннәр. язлар-кышлар булып Кабына да сүнә.
Кабына да...
Төне буе янган йолдыз сүнсә.
Таңда керфек ачар төнбоегы.
«Бер гүзәллек ким» дип әйтеп өлгер — Гүзәллекләр чәчә бүтән ягы.
Дөнья шулай мәңге үзгәрештә Кабына да.
Кабына да сүнә...
Серләр белән тулы чиксезлекне Без күрмибез.
Без күрмибез генә...