Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Була торле чаклар
Сөенгән чак та була, Көенгән чак та була. Сөенсәм гамь. Көенсәм кан Йөземә килеп куна.
Җырлаган чак та була. Елаган чак та була. Җырласам дәрт, Җыласам яшь Йөземә килеп куна
Атлыккан чак та була. Абынган чак та була. Атлыксам дан.
Абынсам кан Йөземә килеп куна.
Егылсам да. Еласам да Түзәрмен мин барсына. Үҗәтләнеп таш ыргытмам Кешеләр бакчасына.
Елмаеп кына барырмын Дусларым каршысына, Чәчәкләр генә бирермен Мин алариың барсына.
Чит утлар җылы түгел
Канәгать булып яшим мин Туган ил бирнәсенә, Җылынырга сырышмыйм мин Чит утлар тирәсенә.
Урман-кырым, болын-суым Иңләп бетәрлек түгел,
Офыгыннан — офыгыма Барып җитәрлек түгел
Чит җирләрнең мөлкәтенә Исем китәрлек түгел. Туган илем хәзинәсен Әйтеп бетәрлек түгел.
Үзең кабызган утлардан Чит утлар җылы түгел, Үзең аттырган таңнардан Чит таңнар нурлы түгел.
Җылынырга сырышмыйм мин Чит утлар җылысына. Чөнки мин яшим илләрнең Хозуры, олысында
Ышаныч
Күп вакытта була күңелем Кайгыдан мөлдерәмә. Төннәр буе кайнар яшем Коела мендәремә.
Кичергән шул кайгыларны Үлчәп лә булса әгәр.
Җирдә булган бер үлчәү дә Күтәрмәс иде мәгәр.
Авыр кайгыларны куып Килмичә калмый шатлык. Гамьсез генә яшәгәнче Кайгырып яшәү артык.
Кайгыдан ник баш ияргә. Кайгысыз булмый тормыш. Егет булсаң син кайгыны Җиңеп чыгарга тырыш.
Күп вакытта була күңелем Кайгыдан мөлдерәмә. Ләкин ышанып карыйм мин Туасы көннәремә.
Гөлгә мансам иде
Дөнья кичәр өчен. Юллар ү гәр өчен. Кеше килә җиргә;
Умырзая кебек.
Бик аз гына көлеп Яши икән нигә?!
Күңел уятырлык, Кеше елмайтырлык. Җырлар язсаң иде; Язган җырларым да Теләк, уйларына Күпер салсам иде.
Алсу яшен кебек. Зәңгәр күкне телеп, Балкып янсам иде. Шушы газиз җирне, Туып үскән илне Гөлгә мансам иде.
Сагындырырмын
Ялган белән мавыкмадым. Сүз белән каратмадым. Игелек кылдым кешегә. Яман атны сатмадым.
Булмады түгел, булды бит Ялага тарыганым, Ә шулай да беркемгә дә Шикләнеп карамадым.
Имән кебек сабыр булдым. Усак кебек шауладым. Эшнең җиңеле димәдем. Иң авырын сайладым.
Эзләнеп юлларда үтте Иртәләрем, кичләрем. Яктырттым гомерем буе Нәниләрнең хисләрен.
Әйтер сүзем булган чакта Яшереп сакламадым. Тырыштым мин кешеләрнең Җылытырга җаннарын.
Арган-талган чагымда да Уфылдап суламадым, Түземлегемне югалтып Йөз сытып сызланмадым.
Җирдән киткән чагымда да Көлеп кенә китәрмен. Сабыр, тыйнакльп ым белән Сагынырлык итәрмен.
Күбәләк булып куна
Үлгәч кешенең җаны күбәләк булып кайта, диләр. '
Саубуллашу көне җиткәч Хушлашмыйча да булмас. Ләкин минем һич кайчан да Яшәүдән җаным туймас.
Сау чакта да кайгы белән һич кемне борчымадым. Соңгы сәгатьләрем сугып Сүнгәч тә борчымамын.
Ничек итеп Сет дусларны Ташлап китәсең инде?!.
Җаннан якын җирдәшләрне Ятим итәсең инде?!
Кайтырмын сезнең арага Күбәләк булып кына. Йөрермен сезнең тирәдә Гөлләргә кунып кына.