ШИГЫРЬЛӘР
Кырык яшьтә
Пәйгамбәр яры яшендә Минем иң пешкән чагым. Үзем теләп учларыңа Өзелеп төшкән чагым.
Минем әле шундый чагым: Ут булып янам кебек. Кыраудан соң көз башында Балланган балан кебек.
Минем әле шундый чагым Дөньяга алкышым бу. Үкенечкә калган язның Көзендә балкышым бу
Пәйгамбәр яры яшендә — Хисләрне тыймас чагым. Кадереңне белеп сөяр. Сөелеп туймас чагым.
Ташлар җыям
Ташлар җыям, төсле ташлар. Дөнья гүзәл, дөнья садә. Тормыш кебек чал дулкыннар Бер тына, бер ярга бәрә.
Дулкын чигә, юеш ташлар. Берсе якут, берсе алмаз. Йә зөбәрҗәг кебек яна. Кем иелеп аны алмас.
Халисә
Мөдәррисова
Мин әкияг дөньясында — «Асылташ» дим. аяк аста. Тик тамчылар кибәләр дә Әйләнә ул чуерташка.
Үлә нурлар, сүнә төсләр, Таш—таш булып кала бирә, Ә битараф бу дулкыннар Яңа ташлар кага бирә
Асылташ, дип. чуерташка Алданулар булды инде.
Бер балкысам, мең сүрелдем, Күңел әрнеп тынды инде.
Кесәм тулы, учым тулы, Җанда ята күпме ташлар. Җыйдым үзем, бәрде кеше Яраланды җаннар, башлар.
Ташлар ява. ташлар авыр. Күңелемне китеп килә, Гомер үтә, шул ташларны Санар вакыт җитеп килә.
Ташлар җыям, тик дөньяга Мин таш түгел, аш агырмын. Ә ташларны..
Күңелемә атканнарын. Йөрәгемдә ятканнарын Җырларымда балкыт ырмын.
Үз илендә пәйгамбәрләр булмый. Булалмадым мин дә пәйгамбәр. Булды алар, булды, тик мин түгел Өлешенә көмеш тигәннәр
Мин яраттым сине әрнү белән, Биш Iазапка булды бер рәхәт. Булдың миңа ятлар яры кебек. Бер җавапсыз гүя мәхәббәт.
Сөйкемле зат булалмадым синдә. Ни кылсам да күңел кителде. Үз өендә ү| и ана белән Үсеп килгән бала шикелле.
Денем өчен дисәм, көнем өчен «Әпипә»гә дөнья биетте.
Гөрләп юрган табын гүрләремдә Җыен әрсез җырлап туй итте.
Җыр башласам, җырны гайбәт күмде. Сүз сөйләсәм, кабер салкыны.
Йә битараф тынлык, таш коймадай, «Син чит, син ят»,— диеп талкыды.
Ә шулай да юка иңнәремдә Пәйгамбәрләр йөге йөретәм. Кабатланмас фани бу дөньяның һәр мизгелен бакый җыр итәм.
Үз илендә пәйгамбәрләр булмый, Булмасам да мин дә пәйгамбәр. Минем авыр йөктән хәзинәсен Үзе алыр,— үзенә тигәннәр.
Очкынлана яфраклар
Офыкларда көзге кояш Сүнде сибеп ал нурын. Баш очында ак торналар Калдырып үтте җырын. Алар алып китә сине, Торналарда — канатлар, Ә усакта, хушлашкандай Очкынлана яфраклар. Хушлашма үткәннәр белән, Син минем күрәчәгем. Мин синең үткәнең түгел, Бүгенгең. киләчәгең. Язлар алып кайгыр сине, Мәхәббәттә -канатлар. Тик усакта, хушлашкандай, Очкынлана яфраклар
Яңа ел алдыннан
ҖЫЛЫ да юк күңелемдә, Салкын да юк. каргыш та юк. Күңел ап-ак кәгазь сыман, Юксыну да. табыш та юк. Үткәннәр юк. киләчәгем — Башланмаган бәхет кебек, Учак кына берчә алтын, Берчә куе кара дегет, Очкын гына ялтлап сүнә, Синең таныш сының кебек. Төшме, өнме бүгенге кич. Сагышларны утка салам, Бөтерелеп, ялкын ялмап Югалганын карап калам. Сабыр гына искә алам. Тыныч кына хатлар ягам. Башланмаган бәхет кебек Яңа елны каршы алам.
Кайларда йөрдек икән без. Нинди сулар эчкәнбез Гомер үткәч, кичләр җиткәч. Бер учма нур микән без9 Кайларда йөрдек икән без. Сак белән Сок микән без, Әллә, язмышка үч итеп. Так белән җөп микән без? Кайларда йөрдек икән без, Үкенечкә микән без. Әллә бәхетнең үземе. Бәхетсезлек микән без9
Таң алдыннан тагын буран. Март аеның соңгы җиле. Карамыйча тамчыларга Ак кар белән күмә җирне Өерелә, бөтерелә, Әйтерсең лә кыш арада. Күңелемә карлар ява Салкыннардан кем аралар9
Яз яз булыр, соңгы буран. Соңгы тапкыр бөтерелер. Күңелемә яуган карлар Кайчан туктап, кайчан зрер?
Кара кош
Әйтерсең тәүге югалту. Йөрәк әрни дә тора. Кайгы кара кош шикелле Күңелгә оя кора.
Әйтерсең кыш уртасында Яз кабатланган иде.
Ак күгәрчен кебек сөю Бер канатланган иде. Бөтерелде, талпынды да Югалды зәңгәр күктә. Сызланма, күңел, син белдең. Килмәсен аның күпкә.
Хәзер күңел гүрләремә Кара кош оя кора. Бу соңгы югалту кебек Йөрәк әрни дә тора.
Вакыт урманымда яфрак туе.
Ә күңелдә гөлләр бәйрәме.
Ә күңелдә хисләр тантанасы. Әйтеп бетергесез хозурлык.
Сип бар миндә, шуңа гомер көзем Барлык язларыма торырлык
Иртә иде әле көз булырга. Июльләрдә йөрәк тавышым. Күңелемдә әле җәй уртасы. Ә көзләргә кереп барышым
Кагылалар минем яңакларга Ут-кипарис, миләш бәйләме.