Логотип Казан Утлары
Публицистика

Муса Акъегет


(1864—1923)
ңа заман әдәбиятыбызның беренче романчысы Муса Акъегетнең тууына быелгы 3
декабрьдә 130 ел тулды.
Ул элекке Пенза губернасы Чембар (хәзерге Белинск) шәһәрендә хезмәткәр
гаиләсендә дөньяга килгән. Мусаның бабасы Алтынбай Акъегет Чембар өязенең Мәчәли
авылында туып-үскән, 25 ел солдатта хезмәт иткән, Наполеон гаскәрләренә каршы сугышта
батырлык күрсәткәне өчен прапорщик һәм дворян дәрәҗәләренә ирешкән. Әдипнең атасы
Мөхәммәтҗан башта Мәчәлидә, аннары Чембарда дүрт сыйныфлы урыс мәктәбендә белем
алган. Әнә шундый тырыш, зиһенле һәм гайрәтле нәсел баласы Муса яшьтән үк гыйлемгә
һәвәслек күрсәткән — башта ул атасының туган авылында татарча укырга-язарга өйрәнгән,
аннары Чембарның дүрт сыйныфлы урыс мәктәбендә тәрбияләнгән, 1878 елда Пенза
шәһәренә килеп, беренче гимназиядә гыйлем эстәргә керешкән. Ул монда да сабакташлары
арасында тырышлыгы, зирәклеге белән аерылып торган урыс телен камил үзләштерүе
өстенә, французча да өйрәнгән Урыс һәм Европа әдәбиятларын уку белән бергә, татар
мәдәнияте белән дә даими кызыксынган. 1884 елда гимназияне барлык фәннәр буенча
«яхшы» билгесенә тәмамлагач, Мәскәү. аннары Казан университетларына керергә
тырышкан, ләкин патша хөкүмәтенең урыс булмаган милләтләргә ка рата уздырган чикләү
сәясәте Муса Акъегеткә дә югары белем алу юлын кискән.
Шуннан соң егет иҗат эшенә керешкән һәм 1886 елда Казан университеты
типографиясендә үз нәширлегендә «Хисаметдин менла» романын бастырып чыгарган.
Аннары Кырымга китеп. Бакчасарай шәһәрендә «Тәрҗеман» гәзитендә эшләргә тотынган.
Ләкин ул монда озак тукталып тормаган, 1888 елда Төркиягә күчеп киткән. Истанбул
шәһәрендәге Мөлкия мәктәбен тәмамлаган, аннары шунда ук урыс теле укытучысы итеп
калдырылган. Ул монда да матбугат эшләре белән кызыксынып яшәгән, 1908 елгы Яшь
төрекләр буржуаз инкыйлабыннан соң. «Мәтин» («Текст») исемле гәзит чыт арырга
керешкән. 1914 елда Төркия вакыфлар идарәсе Казаннан сатып алган Катанов китапларын
тәртипкә салу эшен башлап җибәргән Гомере азагынача шунда көч түгеп, 1923 елның 24
сентябрендә Истанбул шәһәрендә вафат булган
«Хисаметдин менла» әсәре яңа дәвердәге беренче татар романы булуы белән генә
түгел, халкыбыз тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрүе һәм аны заманы өчен
сәнгатьчә камил гәүдәләндерүе белән дә әдәбиятыбыз тарихына кереп калды. Әсәрнең
үзәккә куелган мәсьәләсе — көнкүреш һәм мәдәният өлкәләрендә феодализм
калдыкларыннан арыну өчен көрәш. Романның баш каһарманы Хисаметдин менла «кеше
тормышында бер бәһале һәм яхшы нәрсә - хөррияттер», дип белдерә. «Хөрриятсез яшәү
авыр икәнлеген мин дә беләмен»,— ди ана каршы Хәнифә. Романда әнә шулай иреккә,
хатын-кыз азатлыгына ирешү үзәккә куела. Ләкин бу дәвердә татар тормышында моны
чынга ашыру бик кыен була. Көнкүрештәге хорафатлар, мәгариф тармагындагы дини
фанатиклык, дөньяви белем алуны тышаулаган схоластика татар тормышын яңартуга
комачаулый Яшь әдип әнә ул искелекне фаш итүгә бөтен көчен һәм сәләтен бирә, яңалык
тарафдарларын мәхәббәт белән сурәтли. Хезмәт сөюне, тормыш итәргә булышырлык белем-
тәрбия алуны яклый, күркәм әхлаклы каһарманнарның тулы бер төркемен күз алдына
бастырып, аларны укучыларга үрнәк итеп куя, милли һәм дини идеалларын замандашлары
күңеленә дә сеңдерергә тырыша.