«Китап тотып ант итәм...»
Быел Татарстан китап нәшрияты үзенең 75 еллыгын билгеләп үтә. Эл- гәрерәк юбилей
уңаеннан әйтелә торган сүз ирешелгән уңышларны санап китүдән һәм алда башкарасы
эшләргә күз ташлаудан гыйбарәт була торган иде Заманалар үзгәреп, яшәү рәвеше бүтән төс
ала барган саен, тел очына килә торган сүзләр дә икенчерәк була икән... Мин дә менә,
калыптан баш тартып, бүтәнчәрәк фикер йөртергә—ачы хакыйкатьне күздән кичерергә мәж-
бүрмен.
Моңа кадәр дә күпне кичергән татар китабы гаять катлаулы, авыр чорга килеп керде.
Аның язмышы кыл өстендә торган чак Бу чорны ул исән-имин уза алырмы, китапсыз
калмасмы милләтебезнең килер буыннары? Әлегә моңа берәү дә өздереп кенә җавап бирә
алмастыр, мөгаен Ә менә язучыларны гына түгел, киң катлау җәмәгатьчелекне дә тәшвишкә
төшергән кайбер сәбәпләрне әйтеп китәргә була.
Беренчедән, китап индустриясе базар мөнәсәбәтләренә әзерлексез килеш килеп керде.
Ничәмә-ничә еллар буена бөтен татар дөньясын китап белән тәэмин итеп килгән бердәнбер
Татарстан китап нәшрияты да икътисади яктан якла учысыз калды. Икенчедән, китап
бастыруга тотыла торган чыгымнар бик нык артты, ул бүген дә айлап түгел, атналап
«үсештә». Бу, үз чиратында, китапның үзкыйммәте артуга китерде Нәтиҗәдә, укучының
күңеле китаптан сүрелә төште. Өченчедән, коммерциягә генә йөз тоткан яңа басмаханәләр
барлыкка килде һәм көндәшлек көннән-көн үсә бара. Ә ныклы полиграфик базаң булмаганда
һәм кесәңдә җилләр уйнап торганда әллә ни ерак китә алмыйсың икән Дүртенчедән... Әйе,
алга таба тагын да санарга булыр иде. Әмма китапның бүгенге хәлен күз алдына китереп
бастыру өчен югарыда телгә алынганнары да бик җиткән. Шулай да безне кыен хәлгә
төшергән сәбәпләрнең иң зурысын җәмгыятебездә әдәбиятка, мәдәнияткә, сәнгатькә тиешле
игътибар бирелмәүдән эзләргә кирәктер Китапка рухи азык, тәрбия чарасы итеп караудан
бигрәк, аны табыш алу чыганагына әйләндерергә омтылыш көчлерәк бүген Нәшрият цемент
яки аракы заводы белән бер дәрәҗәгә куела. Хәзер без 22 төрле налог түлибез. Базар
икътисады шартларында яшәүче чит илләрдә китапка налог 7 проценттан артмый. Ә бездә
ул табышның 85 процентын тәшкил итә. Моның нәтиҗәсе күз алдында. Кайбер саннарны
к үздән кичерик
Әйтик. 1913 елда ук инде татар телендә бүгенге кадәр үк китап чыгарылган. 1932 елда
исә 831 исемдә татар китабы дөнья күргән Моңа яңадан ничек ирешербез әлегә билгесез.
Соңгы елларда Татарстан китап нәшриятының китап бастыру күләменә игътибар итегез 1980
85 елларда 340—350 исемдә китап чыккан булса, 1988 дә ул 300, 1989 да 280, 1990 да —279,
1991 дә —252. Ә 1992—93 елларда, дәреслекләрдән тыш. 131 -152 китап дөнья күрде.
Быелгы юбилей елында бу сан 100 дән артмый Чөнки пландагы 186 исемдәге китапны
бастыру өчен 3 миллиард сум акча кирәк була торып та, бү1 енге көндә нәшриятка 300
миллион сум чамасы гына акча бүлеп бирелде (Чагыштырып карау өчен шунысын да әйтеп
үтик: быел Башкортстаннын «Китап» нәшриятына 180 исемдәге китапны бастыру өчен
дәүләт тарафыннан 2,5 миллиард сум акча бүленгән.) Хәзер 600 битле китапны зур булмаган
тираж белән бастырып чьи ару нәшриятка 40 миллион сумга төшә. Китапның үзкыйммәте,
әйткәнемчә, елдан-ел арта бара
Б
Угучы китапны сатып ала алмаслык хәлгә килде Шигърият, сәнгать, әдәбият белеме буенча
китаплар дөнья күрә алмыйча ята. классикларны кабат бастырыр мөмкинлекләр юк һ. б
Бүгенге язучыларыбызнын. яшьләрнең әсәрләре чыгу сирәгәйде, укучыга балалар китабы
җитми Икътисадчылар исәпләвенчә, хәзер халыкның да 30 проценты г ына китап сатып
алырлык дәрәҗәдә икән
Әйе. болар бәйрәм рухына туры килә торган сүзләр түгелдер Әмма дөреслектән качып
котылып булмый шул
Ә бит татар халкы борын-борыннан китап укучы халык буларак танылган Ул үзе генә
укып калмаган, бәлки китапны тугандаш халыклар арасында да тараткан. Татар өендә китап
икмәк белән янәшә торган Бүгенге көндә исә ул «кирәксез товаряга әйләнеп бара Бер көн
килеп, касафәтен күрмәбез микән моның, җәзасын татымабыз микән?!
Менә шундый кыен шартларда яшәүгә карамастан, без татар китабын яшәтергә тиешбез.
Әлбәттә, дәүләт ярдәменнән башка моңа ирешү мөмкин түгел. Әлегә ярдәм кулы сузу төрле
сәбәпләр аркасында кичектерелә килсә дә. мәсьәләнең җитдилеге югары даирәләрне дә бер
сискәндерми калмас дип уйлыйм. Әмма бүгенге базар икътисады шартларында без саламга
гына түгел, нәрсә туры килсә, шуңа ябыша-ябыша булса да базмый калу юлларын үзебез
эзләргә мәжбүрбез. Заман шуны таләп итә.
Беренче чираттаг ы бурыч укучы күңеленә хуш килердәй, аның күзе төшәрдәй һәм рухи
ихтыяҗын канәгатьләндерердәй китаплар чыгару Соңгы елларда нәшриятта барган үзгәртеп
корулар шуңа гонәлтелгән Әйтик «Мирас». «Сәнгать» редакцияләре ачылып, алар үзләренең
эшчәнлекләрен җәелдереп җибәрделәр. Фәнни-популяр әдәбият һәм крайны өйрәнү
редакциясе дә яна кадрлар белән ныгытылды, әзер китапларны сату бүлеге барлыкка килде
Тольяттида. Удмуртиядә. Башкортстанда. Ульяновскида. Самарада татар китабын тарату
белән шөгыльләнүче үз вәкилләребезне булдырдык
Куйг ан тырышлыкның күркәм нәтиҗәсе буларак, күп еллар буена исемнәрен дә телгә
алырга ярамаган авторларның әсәрләре берәм-берәм халыкка барып җиттеләр. Соңгы икс
елда гына да. мәсәлән. Риза Фәхретдинен. Шиһабетдин Мәржани. Һади Атласи, Зәки Вәлиди.
Фатих Кәрими. Гаяз Исхакый. Газиз Гобәйдуллин һәм башкаларның китаплары дөнья күрде.
«Татар поэзиясе антологиясе». «Балалар фольклоры», бәйсез дәүләтләр бердәмлеге
халыкларының әкиятләре сериясе, фразеологик сүзлек, урысча чыккан татар грамматикасы
өчтомлыгы һ б. мәдәни тормышыбызда вакыйга буларак кабул ителделәр Татар халкы тарихы
буенча да байтак кына китаплар дөнья күрде Халыкның рухи тормышына уңай йогынты ясый
торган дини китапларның укучыга барып ирешүе дә игътибарга лаеклы күренеш Бу серияне
зур тираж белән басылып чыккан «Коръән тәфсире*». «Иман». «Пәйгамбәрләр тарихы» кебек
китаплар башлап җибәрде. Ярты гасырдан артык вакыт эчендә беренче тапкыр ■■Мөселман
календаре» пәйда булды
Халкыбызның тарихы, әдәби мирасыбыз никадәр генә бай һ.»м гыйбрәт гс булмасын,
бүгенге язучыларыбызнын әсәрләрен укучыга җиткерү нәшриятның төп вазифаларыннан
берсе булып кала. Мирас һәм бүгенге әдәбият басмаханә- иең икс канаты кебек ул. Ул
канатларның берсе сынса да. алга таба очып булмаячак Тик аларны бар колачка җәеп
җибәрергә мөмкинлекләр генә җигәрлек түгел. Шуны гына әйт ү дә җитә; хәзер Тат арстан
Язучылар берлеге әг ъзалары арасында әлегә кадәр китабы дөнья күрмәгән яшьләр дә байтак
Бүгенге кнгап чыгару темплары белән чамалап караганда, язучыга кнгап бастыру мөмкин теге
4 -5 елга бер тапкыр гына туры килә. Бу бик аз. әлбәттә Каләм хакы да шәптән түгел Еллар
дәвамында язган романы өчен язучы хәзер берничә ай тык хегмәг хакы күләмендә генә
гонорар ала Мәсьәләне беркадәр җанлап булмасмы дигән өмет белән узган ел республика
хөкүмәтенә каләм хакларын арттыру буенча проект эшләп тәкъдим ителгән иде. Әлегәчә ул
хәрәкәтсез килеш кала бирә Ә язучыларыбызнын матди хәле көннән-көн начарая бара Алга
таба инде болан яшәп булмаслыг ы кон кебек ачык Безнең тәкъдим шул кнгап бастыруны
җайга салу эшен нәшрият Язучылар берлеге белән бергәләп кайгыртырга тиеш Ул безнең
уртак мәнфәг атебез.
Кыен мәсьәләләрнең берсе сәнгать осталары әсәрләрен. сәнгатебез про блемаларына
багышланган хезмәтләрне, халыкның көнкүреш гамәли сәнгате әсәрләрен басмаларда
деньжга аүрсотү Дөресрәге. сошы еллар аны әнә шундый кыен проблемага әйләндерде.
Татар халкы бай сәнгатьле халык Профессиональ музыка халык җырлары. сурәтле
(сынлы) сәнгать. театр, эстрада, гамәли сәш ать әсәрләре болар-
ның барысын да тиешле югарылыкта торган нәфис басмалар хәлендә дөньяга китерү бик зур
чыгымнар таләп итә. Мәсәлән, 1996 елда 90 еллыгы билгеләп үтеләчәк татар театры яисә
татар халык милли киемнәренә багышланган һ. б. альбомнарны әзерләп бастыру өчен
(әзерлек бара инде) һәрберсенә йөзләрчә миллион сумнар кирәк. Әле без соңгы елда
күренекле композиторларыбыз Мансур Мозаффаров, Әнвәр Бакиров, Сара Садыйкова.
сынлы сәнгатебезгә нигез салучыларның берсе рәссам Бакый Урманче турындагы
китапларны да зур авырлыклар белән чыгара алдык Чөнки һәрберсенә кайдандыр, ничектер
финанс чьи ана! ы табарга кирәк. Дотация-фәләнгә ышаныч аз. Ә нәшриятның сәнгать
китаплары, альбомнар һ. б басмалар чыгару планнары зур, сәләтле авторлары, китапчы
рәссамнары, мөхәррирләре бар. Без музейларда үз чиратын көтеп яткан ■ мәдәни хәзинәләр,
шулай ук ерак гасырлардан килгән (яисә безнең көннәргә килеп җитә алмаган) төрле-төрле
мәдәният-сәнгать мирасыбыз, сәнгатькәрләре- безнең ижат җимешләрен дөньяга күрсәтү
өчен аларга багышланган альбомнар, буклет бәйләмнәре, монографияләр һ. б. шундый
басмалар әзерлибез.
Нәшрият эшчәнлегенең тагын да бер зур юнәлеше — төрле күләмле, төрле максат-
юнәлешле сүзлекләр чыгару Урысча-татарча һәм татарча-урысча гына түгел, ә башка күп
телләр - «якын» һәм «ерак» чит ил телләре белән татар теле арасында күпер булып хезмәт
итәрлек сүзлекләрне дә нәшер итү Болардан һәм башка ярдәмче әсбаплардан башка татар
телен дәүләт теле итеп күз алдына китерүе дә кыен.
Яна редакцияләр ачылу турында алдарак әйтеп үткән идем инде. Шуларнын берсе—
фәнни-популяр әдәбият редакциясе.
Ул шактый катлаулы һәм күпкырлы мәсьәләләрне хәл итүне үз өстенә алды. Әлбәттә,
иң әүвәл редакциянең төп вазифасы фән казанышларын халыкка җиткерү, бигрәк тә
үзебезнең бай тарихыбызны популярлаштыру, халкыбызның үзаңын үстерү, туган як
турында үтемле китаплар бастырып чыгару булып тора. Бу җәһәттән инде әзерләп
җитештерүгә тапшырылган берничә китапны атап үтәсе килә. Әйтик, тарихчы-галим С.
Алишевның урысча язылган «Казань- Москва межгосударственные отношения в XV—XVI
вв.» дигән китабы аерым игътибарга лаек Анда XV — XVI йөзләрдә Казан ханлыгы белән
Мәскәү дәүләте арасында барган катлаулы мөнәсәбәтләр җентекләп анализлана, күп кенә
гыйбрәтле фикерләр әйтелә. Шулай ук татарның күренекле галиме, дин әһеле һәм
мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиннең «Казан ханнары» һәм «Алтын Урда ханнары» исемле
мәгълүматларга бай ике китабы укучыларның күңеленә хуш килер, борынгы тарихыбызны
ачыграк күз алдына китерергә ярдәм итәр, дип өметләнәбез. Ике китап та матур итеп
бизәлгән, ханнарның портретлары, сугыш кораллары, төрле тарихи сурәтләр белән
баетылган. Алтын Урда ханнарының тазар һәм урыс телләрендә чыгуы аңа киң катлау
укучының игътибарын җәлеп итәр, дип уйлыйбыз.
Балалар китабын бастыру буенча килеп туган кыенлыклар аерым бер сөйләшүнең
темасы булырлык. Бүген шуны гына әйтеп китәм: без яшь буынның китапка булган
ихтыяҗын тулысыңча канәгатьләндерерлек хәлдә түгел. Балалар китапларының саны елдан-
ел кими, алар елдан-ел юкара, төссезләнә баралар. Инде ачык балалар китабы, гомумән,
милли китап белән зур керемнәр эшләп булмый Балалар әдәбияты сәясәте тулысынча дәүләт
заказы буенча алып барылырга тиеш Яңа. яшь буынны тәрбияләүне икътисадын кануннар
нигезендә түгел, бәлки, сәяси пәйгамбәрлек белән хәл итәргә кирәк' Шуна күрә милли
мәсьәләне, суверенитет мәсьәләсен принципиаль хәл итүгә хезмәт итүче татар китабын
хөкүмәт «бюджетчы»лары махсус статья буенча үткәрергә тиешләр. Моның өчен Президент
аппаратында да. Министрлар Кабинетында да. Югары Советта да нәшрият эшләре буенча
шөгыльләнүче махсус киңәшче-референтлар, кураторлар, белгечләр булырга тиештер. Әнә
бит. күрше Чувашия республикасы бу юнәлештә инде матур мисал.
Сүзне нәшриятның юбилееннан башлап киткән идем. Фикерләремне йомгаклаганда да
шуңа кайтып төшәргә туры килә. Бүгенге көндә ерып чыккысыз авырлыклар алдында торып
калса да. басмаханәнең 80 еллыгы да. 90 һәм 100 еллыгы да килеп җитәр бервакыт Теләгем
шул: ул чакта юбилей уңаеннан сүз алган нәширләргә зарланып чыгыш ясарга туры килмәсен
иде! Укучыларны бары тик бу өлкәдәге матур казанышлар белән генә сөендерсеннәр иде
алар. Гасырлар буена үзенә юлдаш итеп алган китаптан аерылмас, халкыбызның моңа акылы
һәм ихтыяры җитәр дип ышанам Кулына китап тотып ант итә алган, аны шулай изге дип
санаган милләт үзенең бу инануын килер буыннарга да исән-сау килеш тапшыра алсын иде.