Логотип Казан Утлары
Роман

ИРТЕШ ТАҢНАРЫ РОМАН


24
ир шары олы бер йомгак ул, тарих әнә шул йомгакка елларны урый. Кайларда нинди сугышлар, күтәрелешләр, бәрелешләр булган да. кайларда яшәп илләрне шаулаткан бөек шәхес-ләр дөньядан киткән. Кайсы илләрдә хакимнәр алышынган, кайларда илләрне су баскан, зилзиләләр кубып шәһәр-авыллар балчык астында калган, кайсы айларда янар таулар ут төчкереп, халыкларнын котын алган. Кайсы илләрдә хан-корольләрнең сылу бичәләре нинди күлмәк киеп бүтәннәрне сукырайткан да. кайсы гарәп илләрендә нефть бәреп чыккан... Кыскасы, күзгә ташланырлык вакыйгаларның эресс-вагы гари- хтан ычкынып төшеп калмый, йомгак һәммәсен җыя. эрли. урый, онытмаслык итә.
һәр авылның, һәр төбәкнең үз йомгагы була. Татар авылларында тарих ел исәбе белән йөрми, анда күп очракларда тарих аерым вакыйгаларга берегеп, сеңеп кала.
Ә, син аны әйтәсең икән! Борчак уңган иде ул елны!
Юк ла. мин теге, боз гашып ярларны җимереп, кантарларның бәрәңге бакчасына менеп җиткән елны әйтәм.
Син карабодай чәчкә аткан дәвердә тудың'
Теге, фәләннәрнең, мунчасы янып ки1кән елны булган иде бу хәл! Үләт чыгып, мур таралып терлек-туар егылып үлгән идеме? Шул елны иде ул!
Авыл йомгагы шул хәлләрне җыеп килә-килә дә берзаман буыннар алышына, һәм «тәгәри китте йомгагым!» ди татар һәм авылның яңа йом1агы Iөрелә башлый
Кырык дүртенче ел Ялан авылын дәү йомгак итеп төрде, бик г үгәрәк түгел иде бу йомгак, төрле куллар чорнаган, аннан-моннан бүселеп чыккан яклары да күзгә бәрелеп тора иде, әмма йомгак Ялан авылыггцң хас үзенеке иде Бу елда Булат Омскига барып самавыр булып иңрәп яткан Шәүкәтне алып кайтты. Быел Миңнурый Ялан авы пан i ашлап китәргә мәҗбүр булды. Быел Ташкәй каты сугышларда кашашып «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Быел Мөхәммәт Уразаев озак вакытлар госпитальдә иза чигеп, ниһаять, туган төя1енә кайтып төште. Кырык дүртнең декабрендә, чатнама зәһәр салкыннарда егерме гаилә калмыкларны китереп ташладылар. Быел, быел Әле сугыш бетмәгән, ләкин күңелләрдә «тиздән бетәр», дигән ышаныч ныгыган..
Хәзер, хөрмәтле укучым, синең белән икәүләп Ялан авылы ураган йомгакны сүтә башлыйк, җепнең очын сиңа тоттырам'
Әгәр тормыш адәмнәр теләгәнчә генә барса! Алай түгел шул. Адәм уллары берчакта да үз язмышларына үзләре хуҗа була алмадылар. Быел да аларны бәхетсезлек дулкыннары йотып кына алды. «Егылган өстенә йодырык». дигәндәй табигать усалланды, бөтен җәй буена бер-ике тапкыр яңгыр сибәләп узды да — вәссәләм! Үлән калкынмады, болыннар кабармады, башта кашлак урыннар, тау битләре саргаеп кипте. Начар эшкәртелгән, сыер җигеп кенә җылытып сөрелгән басуларда язга саран дым белән калкынган арыш-бодайлар кашык сабы буе калкындылар да шыкыраеп каттылар Бүтән елларда ат биленнән печән үсә торган болыннар да куандырмады, июль үтте, август, кешеләр өметләнебрәк элегрәк күккә карап болыт килгәнне көтсәләр, хәзер бер Аллага табына башладылар: «Ярабби, нигә шул кадәр җәфалыйсың үзеңнең тугыры улларыңны?»
Башка җәйләрдә Иртеш буйларындагы ярларда котырып юа үсә торган иде. чык та чабып ал! Чабып ал да аша! Урман авызларында нинди генә чәчкә-үләннәр үсми иде. иел дә өз, өз дә аша! Быел какылар да үсә алмады, чыкты да катты, кузгалакларны эскәк белән генә өзәрлек булды. Әрсез кычытканнар да тыкырыкларның коры кабыргаларын тишеп борын тыктылар да. шулай кәрлә килеш калдылар. Авыл арасында «елына күрә инде», дигән сүзләр ныгыды. Гектарыннан ике центнер ярым уңыш алдылар. «Елына күрә» диделәр. Сыер кәҗә хәтле, кәҗәләр песи яларлык кына сөт бирделәр — «елына күрә», диделәр. Бер нәрсә бар. сугыш чыккан елларда халык зарлана белә иде. кырык дүрттә зарлануның да файдасыз икәнен аңлады адәмнәр. Гомумән, адәм балалары аз сөйләшә, күбрәк уйлый башладылар.
Беркөнне Булат Шәгъбикәдән сорап куймасынмы:
Минем сугышка кадәр үк бер чемоданым бар иде. Кайда икән ул. беләсеңме?
Чумадан белән кая бармакчы инде син?—Шәгъбикәнен әзрәк тынычлана башлаган йөрәге дерт итеп куйды.
Кирәк иде.
Чормада түгелме?
Булат чормага менеп китте, колакларына пәрәвез элеп, муенына, чәчләренә тузан җыеп, капкачы каеш белән беркетелгән, җәлпәк почмаклары күгәреп калҗайган чемоданны алып төште. Сөйләшмәделәр, алай да Шәгъбикә сагайды. Булат чемоданны юды, тазартты, кояшка чыгарып элде.
Кипсен, диде ул хатынына карамыйча гына.
Икенче, өченче көннәрдә хатын иренең каядыр әзерләнүен чамалады. Булат чемоданга алмаш күлмәк-ыштан салды, бритвасын урнаштырды, шырпы кабы хәтле генә сабынны да шунда тыкты.
Ник әйтмисең? Кая барасың син° дип бәйләнде Шәгъбикә.
Булат ашыгып жавап бирмәде, элеккечә кашларын җыерып, иреннәрен ныгытып кысып хатынына үз яныннан урын күрсәтте
Утыр әле. сөйләшик, диде. Мин. Шәгъбикә. Шәүкәтне алырга барам.
Мәүлиха куштымы? дип сорады Шәгъбикә җәһәт кенә Ул кушарлык булса, үзе баргач алып кайткан булыр иде.
Кая алып кайтмакчы инде син аны, Булат жаныкаем?
Үзебезгә алып кайтам. Теге вакытта әйткән идем ләбаса, оныт-тыңмыни?
Мин онытмадым аны. Булат бәгырем, әмма синең тилелегең үтәр дип уйлап йөрдем. Син бит аны контузияле башың белән ычкындырдың Хәзер терелдең, исәрлегең үтте.
Булат башын чайкады һәм хатынына үз ниятенең ныклыгын тагын бер тапкыр ышандырырлык итеп кабатлады.
Мин монда ике кешене кызганам! —диде ул уйчан кыяфәт белән. Мәүлиханымы?
Булат кызып китте:
Нинди Мәүлиханы?.. Аны кызганырга кирәк түгел, тәпәләп акылга өйрәтергә кирәк ул шәфкагьсезне!. Үз ире бит. ире' Баласының атасы Мин Шәүкәтнең үзен һәм улын кызганам? Менә шул! . Мин анда булдым, күрдем, күпме ир-егетләр ятып калды. Сугышта дим' Без бит меңнән бер исән калганнар! Шәүкәт исән, яхшымы-яманмы балага ата! Беләм, уйлыйм, бәлки аның әткәсенә карыйсы да килмәс, куркыр. Мин үзем дә Шәүкәт белән очрашудан шүрлим Валлаһи, шулай Тик мин исән калдым, меңнәр арасыннан Ходай мине саклады Мин өйдә синең бот араң белән кысып җыйган байлыгыңны ашап я!ам' Күпме иптәшләрем гүрдә, ә мин өйдә! Төшләремә керәләр. «Нинди яхшылыкларың өчен сиңа Ходай гомер бирде.’» дип сорый-лар. Чыннан да, нинди яхшылыклар хакына яшим мин'’ Ашаган ризыгым харам, эчкән суым агу булып тоела кайчакта. Мәүлиха димәк- тән, мин аңа әйтеп, төшендереп карадым Миңа ышанмады, көлле генә! Менә син дә ышанма, әллә ниләр әйт. тик көлмә ниятемнән, минем уемнан көлмә. Әле сугыш бетмәгән, мине тагын алып китәрләр Аңынчы мин Шәүкәше үз түремә алып кайтам.
Шәгъбикә күзләрен шарландырып, ияген чак-чак кага-кага ирен тыңлап горды һәм аның йомарланган йодырыкларыннан күзен ала алмыйча каршы сүз әйтергә кыймады
Ни күрсәк тә күрербез инде, дип кенә куйды
Озак барды Була! Омскига. юлның һәр минуты ел булып тоелды Вокзаллар халык белән тулган, бөтен ил урыныннан купкан, ары габа да. бире таба да хәрби эшелоннар ниндидер яшерен серләр сөйрәп йөреп торалар, расписаниесез генә йөреп маташкан хәлсез пассажир поездлар аларны үткәреп җибәрә. Кайда вагон түбәсенә менеп, кайда вагон баскычларына ябышып, җил күзендә ыжлап-ыжгырып бара-бара. Булат үзенә салкын тидерде, ютәлли башлады Тик аңа фронтовик язмышын яхшылыкка борып җибәрергә ниятләп сәфәр чыккан фронтовикка бүген чирләр! ә дә. йомшарыр! а да ярамый иде. Булаг бер йодырык булып йомарланырга тиеш! Ул шулай эшләде дә. станңаларның берсендә, зарыгып поезд көтеп торганда медсанчас!ька барып керде, «суык тигәннән» дарулар сорады Бик ялынып сорагач, кая. нинди йомыш белән йөрүен белдергәч аңа бер кап ак төймәләр тоттырдылар тоттыруын Булаг даруларны учына салды да һәм бөтенесен берьюлы йотын җибәрде Ходаның хикмәте, даруның файдасы тиде, ютәлен юып алгандай булды, бет те...
Булат белән Шәүкәтнең очрашуын тасвирларга сүзем җитми Бу очрашуны сурәтләргә корыч сүзләр, курганнан койган фикерләр кирәк булыр иде. Ике авылдаш, ике чордаш, ике фронтовик' Янәшә басарлар иде аяклар юк. кочаклашырлар иде дөнья куллардан да мәхрүм иткән Бер мәлгә сөйләшер сүзләр дә булмый торды, сүзләр табылмады Дүрт күздән аккан кайнар яшьләр генә очрашуны җилемләп Iордылар Шәүкәт, инде дөньядан өметен өзгән егет. Булат әйткән сүзләр!ә ышанмады. ышана алмады
Йәле. йәле. Булаг! Тагын бер генә кабатла әле сүзләреңне, шп ялварды.
Булат күз яшьләреннән оялмады, җылый-җылый:
Сине алырга килдем. Мин сине үзебезгә алып кайтам.- диде. Шәүкәт күзләрен Булаттан читкә алып озак кына дәшмичә ятты, аннары суык, төшенке тавыш белән:
- Юк, дускаем, юк. Кая ул! Мондый мәшәкатьне өстенә алып син яхшылык түгел, җүләрлек кенә кыласың,— диде - Ярый, кайттык, ди. Ярты елдан син мине шифаханәгә тапшырачак бит! Юк, юк Өстәмә хәсрәт китермә син миңа, Булат! Мине карауның бүтәннәр өчен җәһәннәм икәнен аңла. Ята-ята Мәүлиханы аңладым мин, башта үтә нык рәнҗесәм дә хәзер бәхиллим, рәнҗемим... Юк, Булат, мине шушы палатадан куып чыгармасалар, рәхмәтлемен, шөкерана итеп ятам. Бу палата минем соңгы станциям. Алай да... Рәхмәт сиңа! Көтмәгән идем!
Булатның Шәүкәтнең туганы түгеллеген, гап-гади авылдашы икәнен белгәч, госпиталь хадимнәре ышанмадылар. Госпиталь башлыгы — юантык, йомыры бүксәле Моисей Израилевич аның кулын озак кысып торды: «Татарларда туганлык, яхшылык хисе көчле икәнен белә идем, мәгәр бу дәрәҗәгә җиткәнен күргән дә. ишеткән дә юк иде!» — диде.
Күндерделәр Шәүкәтне, бөтенесе җыелып, кат-кат үгетләп: «Әгәр анда яшәргә риза булмасаң. җайсыз тоелса, кире килерсең, борып чыгар* мабыз!»—дип вәгъдәләр бирделәр.
Шәүкәткә бер носилка җайладылар, вокзалга кадәр төшереп куйдылар һәм Яланга кадәр озата барырга бер кызыкайны беркеттеләр. Бу бер күзе сизелер-сизелмәс кенә чагыр булган сылукай Омск татары кызы икән, Шәүкәтне бик хөрмәтләп баккан, төннәрен дә янына кереп йөргән Мәрзия исемле әүлия иде. Хагы шул: әгәр Мәрзия булмаса, Шәүкәтне исән-аман, ватмый-нитми алып кайтып җиткерәчәк түгел икән Булат Әйтергә генә ансат, ун көн дәвамында алып кайттылар алар Шәүкәтне туган төягенә. Булатның хәлсезләнеп, иреннәрен канатканчы кысып, югалып калган мизгелләрендә дә Мәрзиянең кәефе үзгәрмәде, ул һәрчак ачык чырайлы, тәмле телле, җитез һәм пакъ булып кала алды. Мең бәла белән азык-төлек таптылар, станцалардагы комендатураларның ишеге кай якка ачылганын өйрәнеп остарган Булат та чаяланды, аяк терәп ярдәм сорады, булышмасалар үгетләде, үгете дә үтмәгәч ачуланды, хәтта каргады да. Сугыш еллары адәмнәрне изеп, җаннарын тырышып- тырышып карага буяса да, әле җирдә шәфкать-мәрхәмәт калган икән. Ай милләттәшләрнең булуы! Татар татарга барыбер якын шул! Инде өметләр чартлап өзелә дигәндә, Булат станцалардагы кеше кайнаган урын-нарда: «Татарлар бармы монда? Якташлар бармы?» — дип татарча кычкырып йөрде. Табылды татар, ярдәмгә килеп җитте Омскидан өенә кайтып җиткәнче Шәүкәт йөзләгән кешеләр кулы аша үтте..
Ун көн буе бергә, бер мәшәкатьләр сынавын кичереп, вакыт сыйдырганча үзара сөйләшеп. Шәүкәт бичараны кайгыртып кайта-кайта Булат белән Мәрзия якынайдылар, юлга чыгар алдыннан бер-берсенә шигәебрәк карасалар да шикләре күккә очты. Мәрзия шунда, Омскида туып үскән кыз икән. Әтиләре сугышта вафат булган, әнкәсе дүрт бала белән калган, иң зурысы шушы Мәрзия икән. «Әнкәй таза түгел, буыннары сызлау, эшләве заводта, төнге каравылда тора Булган терәкләре мин!»—диде кыз. «Балаларны таптап ерак юлга ничек чыгасы иттең алайса?»—диде, гаҗәпләнеп Булат. «Ә Шәүкәт абый? Аны миннән башка кем карасын!—диде Мәрзия һәм өстәп куйды
— Без барыбыз да эшләп үстек. Сеңлем карый. Аңа да унбиш тулды инде.
Мәрзия берара сорап-белешеп алды.
— Сезнең җәмәгатегез бармы соң? — дип кызыксынды. Булат нигәдер икеләнеп торды, җавап бирәсе, хакны әйтәсе килмәде
— Бар шул,—диде салкын гына.
- Сездәй ирне яратадыр инде, кадерлидер?.. Мондыен да шәфкатьле җаннарны кадерләргә кирәк! — Соңра Мәрзия шаяртып та куйды 6
Хатыныгыз булмаса. мин Омскига әйләнеп кайтмас идем. Шәүкәт абыйны карап калыр илем! диде.
Мондый фикер, мондый уй Булатның әсәренгән башына да килеп киткән иде инде юлда. Станцаларнын берсендә туктап поезд көткән арада, Булат белән Мәрзия Шәүкәтне юындырып алырга булдылар. Шунда Булат Мәрзиянең кулларының осталыгын, аның һәр хәрәкәтенең назын, иркәләвен карап торып сокланган, шаккаткан иде...
Шәүкәтне урнаштырырга Булат юлга чыкканчы ук урын хәстәрләгән иде. Йомыш-юлына йөртергә дә чиләген, комганын әзерләп куйган иде. Шәүкәтне көтеп юрган ятакка шул йомшак урынга кертеп салганчы Шәгъбикә беркавым ишегалдында йөреп торды, өйгә керергә, Шәүкәткә төбәп карарга курыкты Булат та аны кыстамады, кер димәде Мәрзия барында, әлегә Шәгъбикәнең кирәге юк иде.
Шәгъбикә йортка нинди мәшәкать өстәлгәнен, алда бу гаиләне ни көткәнен аңлады Аның шушы хәтле авыр уйлар чоңгылына тап булганы юк иде Кая барырга? Кемгә зарланып дәшергә? Кире беткән ире Булатны ничекләр җиңәргә?.. Гобәйдә буйдакка барырга һич ярамый, анда барсаң, үзеннән-үзе аракы эчелә һәм ул барыр-бармас атлап, чирле кеше сыман аякларын сөйрәп, урам тузаныннан нидер эзләгән төсле Мәүлиха янына китте. Барды, керде, артсыз урындыкка җәелеп утырды. Мәүлихага карады, дәшмәде. Бераз көттереп кенә:
— Алып кайттылар, диде.
Тынлык Озакка сузылды бу авыр тынлык!
- Бер хатын да иярә килгән
Шәүкәткәме? дип Мәүлиха атылып торды.
Шуңа ияргәнме, озатып кына килгәнме, белмим
Ничегрәк соң? Шәүкәтне әйтәм
- Синең янга килеп сыенган икән, чамала үзең! Карарлык түгел инде, куркыныч!
Мәүлиха җиңел сулады. Шәгьбикәдөн башка уй көтмәсө дә. ул әзерәк шигәеп утыра иде Мич тирәсендә мәрәкәләнеп, үзенә уен табып уйнап йөргән малай, борынын тартып килеп чыкты да, әнкәсенең итәгенә башын куйды
Әни. әллә атамны алып кайтканнармы9 дип сорады
Юк ла, диде Мәүлиха улын читкә куып.
Кайтканнар, кайтканнар, диде бала үртәлеп. Аны Рәхимҗан әкә миңа әллә кайчан әйтте инде. Син генә әйтмисең. Сип атамны яратмыйсың.
Шәгъбикә белән Мәүлиха бер-берсенә караштылар.
Малай сыктаудан туктамады, тузанлы йодырыклары белән кайгы сарган күзләрен шатырдатып уды. күз яшьләре иягенә хәтле агып төште. Менә ул капылт кына сикереп торды һәм
Мин атам янына барам, мин аны яратам! дип кычкыра-кыч- кыра чыт ып йөгерде Мәүлиха
Бар. ку атты, тот! Атасын күрсәтмә берүк! Болай да төннәрен саташып, куркынып уяна Астына сия' дип тезеп киткәч. Шәгъбикә дә итәген җыеп малай артыннан чыгып йөгерде Шулай бер-берсен куалап урам буйлап йөгерешеп кайттылар Үз йортында шактый чая күренгән малай, чит ишегалдына бәреп кергәч, юашланып калды, борын тишегенә имән бармагын тыгып, йөгерүдән кызарган, шактый калын Шәгъбикәгә карап җавап көтеп горды.
Кермә, кайт! диде ана Шәгъбикә Аннары малайны җитәкләп, җилтерә теп әйтә барып керде. Керсә исе китте Мәрзия юл киемнәрен салып ташлаган. Шәгъбикәнең алъяпкычын бәйләп җибәргән, нәзек билен кыскан, имиләре калкып күтәрелгән Ак яулыгы читеннән кара бөдрәләре сибелеп тора Каян онын тапкандыр да. каян җаена төшенгәндер, чыжлатып төче коймак пешереп ята Коймаклары түм- түгәрәк Шәгъбикә кайтып кергәндә ул кин тәлинкәгә коймак чүмәләсе
өеп Шәүкәт янына килеп утырды һәм бичараны кулдан ашата башлады. Керүчеләргә иң әүвәл Булат игътибар итте, ул малайның башыннан сыйпап:
Ә, килдеңме, балам,—диде.
Шәүкәтне мендәр-ястыклар арасына салганнар, кул 1өпләрен ак чүпрәк белән каплаганнар, аяклары юклыгы беленми дә диярлек Малай ишек катында торды-торды да җыларга кереште Шулвакыт Шәүкәт күзеннән ике эре бөртек — борчак хәтле күз яше сыгылып чыкты.
Кил, улым. Исәнме. Әйдә, сыйлан, коймак аша, диде ул.— Менә Мәрзия апаң бик тәмле коймак пешергән.
Күрде Шәгъбикә. Мәрзия дигән кызның нәзек билен дә күрми калмады. буй-сынын кат-кат үлчәде, Булатның гашыйклар күзе белән сәфәрчесенә карап торуын да аңлады, һәм беренче мәртәбә суыксып калтыранып алды: үз йортында ят иде ул бүген. Моңа кадәр ул Мәүлихадан гына көнләшә иде, ул елгыр хатын Булатын тартып алырдай тоела иде. Мәүлиханың юлына аркылы төшәрлек көче булганлыгына да ышана иде. Менә бу. керер-кермәс өйдә хуҗа булып алган сылу хатынны бөтенләй көтмәгән иде ул...
Шәгъбикә бер карады, ике, күзен Шәүкәттән алып читкә карарга тырышты. Кая караса да күзе ял итәр почмак калмаган иде аның үз өендә...
Коймакка карап тамагына су утырса да. малай атасына бик якын бармады, кырт кына борылды да чыгып китте. Шәүкәт күкрәк тавышы белән:
Улым! дип кычкырып калды.
Шәгъбикә малайны куып бармады, ул аны бу юлы күрмәде дә, аның күзе алдында хәзер өч кеше шәйләнә иде: салкын карашлы Булат, ике күзе дә мөлдерәп тирән чокырларга баткан Шәүкәт һәм бөдрә чәчле, ниндидер сихри яктылык сибеп йөргән Мәрзия...
Ул үзенең хәзерге мәлдә шулар арасына сыя алмаслыгын аңлады, дөп-дөресен әйткәндә, сыярга да теләмәде. Мәрзия китәр, алдыннан арты матуррак. Булатын да армиягә алырлар. Юкка гына өзмәс чакырып йөрмиләр ләбаса аны! һәм шушы «самавыр», шушы адәм имгәге белән генә калып гомерен заяга уздырырмы'.’. Нигәдер ул үзен Шәүкәтне мунчада юа дип күз алдына китерде. Кулы гарипнең нәзек җиренә тиеп китсә... Абау.
һәм ул, бу юлы инде ашыгыч, нык адымнар белән Гөбәйбәләргә китте. Гөбәйбә буйдак ике дә уйлап тормады, аны кочагын җәеп каршылады.
25
рак та түгел өскә аварга әзер кедр урманнары җәелеп ятканда Ялан халкының, тирә-яктагы авылларның ачыгуына ышануы да кыен кебек. Әмма ул шулай булды, алдагы елларда чикләвек уңмады диярлек. Ходайның каргышы төштеме, әллә табигать үзе адәм балаларына үпкәләдеме, сугышка кадәрге елларда ишелеп уңыш биргән агачлар рәттән өч ел кысыр калдылар.
Әле шунысы бар, булган чикләвекне дә җыеп ала алмады Ялан халкы. Ир-атлар юк дәрәҗәсендә, ә хатын-кызлар урман ешлыгына карап алалар да: «Аллам сакласын».—дип көрсенәләр Урманда качкыннар ята. Җитмәсә, соңгы елларда бүреләр азынды. Алар кыш буе \рман авызларына чыгып сузып-сузып улыйлар, җаннар өшеп китә Иртәләрен аларның зур-зур эзләрен авыл башында да. фермалар тирәсендә дә күрәләр.
Бериш комсыз бәндәләр качкыннар, бүреләр турындагы куркыныч имеш-мимешләрне бик теләп үзләре үк тараталар. Халык әзрәк йөрсә.
Е
урман хәзинәсе чикләвек аларга мулрак эләгәчәк Бар шундыйлар, алар чикләвекне ерак калаларга илтеп сата да күз күрмәгән, колак ишетмәгән мал җыеп кайта, дип сөйлиләр.
Чикләвек дип барып бүре өне тирәсенә юлыксаң? Энекәй генәм!
~ Быел Чырык Абдрахманы да җанланды. Шәгъбикә белән Гөбәйбә буйдак та учларын бер-берсенә ышкыйлар, кич утырып капчык ямыйлар. Чикләвек өлгерә, чикләвек! Бара-бара Шәгъбикә белән Гөбәйбә теләкләренә ирештеләр, ничарадан-бичара. өйдәш булдылар. Булат хатынына өзеп әйтте:
- Сиңа бер сүзем юк. әмма син дә, мин дә Шәүкәтне Мәрзия кебек карый алмыйбыз, әлегә ул бездә кала,—диде.
Шәгъбикә:
Ул калса, мин монда тормыйм! - дип пыр тузып чыгып киткән иде. әлегәчә кайтып кергәне юк. Мәрзия Омскига кайтып, эшенә үзе урынына сеңлесен урнаштырып килде. Ни әйтерсең, кыз җитез булып чыкты, колхоз эшенә дә чыга, авыл арасындагы өмәләргә беренче булып барып җитә, Шәгъбикәнен түшәмнәре каралган өен ялт иттереп юып чыкты.
Шәүкәт белән күрешергә Яланнан гына түгел, күрше-тирә авыллардан да килеп йөриләр, татар бәхетсезләр янына буш кул белән киләме?.. Кем бәрәңгесен китерә, кем бер янчык он кыстырган була. Аерата истәлекле вакыйга шул булды: Сәрвәр, Мәүлия. Миңнурый Шәүкәтне кул арбасына салып мәктәпкә, укучылар белән очрашырга алып бардылар. Шәүкәт башта карышса да соңрак ризалашты. Ул яткан килеш кенә фронтта күргәннәрен, фашистларның явызлыгын, үзе белән бергә булган татарларның батырлыгы хакында сөйләп балаларның һушын алды Бу хәбәрне башта район гәҗитендә, азакта Төмән өлкә гәҗитендә дә бастырып чыгардылар Гәҗитләргә Шәүкәтнең үзеннән бигрәк Мәрзия сөенде, ул Шәүкәтнең күз төбенә китереп
Менә күр. күр! Сине «Ил багыры» дип атаганнар. Сине хәзер бөтен өлкә, ил белә! дип кабатлады.
Эх. Мәрзия сеңел! Ичмасам сыңар кулны гына кайтарсыннар иде алар! Сул кулны гына. Әнә Булат, арба ясап бирәм. ди...
Булат, чыннан да. лапас астында нидер мәтәштерә. ап-ак итеп такталар юна. алачыкка төшеп тимер кисәкләре бөгә. Эзли. таба, мавыга.
Мәрзияне, аерата нык яраiкан тагын ике кеше табылды Яланда. Аларнын берсе Миңнурый булса, икенчесе нәни Фаягөл иде.
Мәрзия апа. син минем әниемә охшагансың! дип. Мәрзия апасының кочагына керә дә чума иде кызыкай. Мәрзиясе дә төче тел. ясап куйган, нинди генә тәмле-татлы сүзләр белән сыйламый Фаягөлне
Колыным минем, бәләкәчем! Ефәгем минем, карлыгачым' Кошчыгыбыз безнең, матурыбыз'
Фаягөлгә шул i ына кирәк тә. әнисе югалды, әтисе һаман лазарет тан кайтып керә алмый, бала күңеленә шифалы яңгыр ул татлы сүзләр! Зарыккан бала андый йомшак, канатлы сүзләргә. Гыйззетбану түти дә ярата Фаягөлне, яратса да Мәрзия апасы әйгкән сүзләрне бөтенләй белми Сәрвәр. Мәүлия. Миңнурый апалары да ярата кызны, ә Мәрзия апасы барыбер якынрак Мәрзия анасы гарип кешене. Шәүкәт абыйны карый Дөрес. Фаято т Шәүкәт абыйсы янына ук барырга курка, ул бер читтөрәк Мәрзия апасының күлмәк итәгенә чолганып карап тора Ә Мәрзия апасының күлмәгеннән тәмле исләр тенә килә «Син чәчәкме әллә. Мәрзия апам?» дин сорый Фаягөл Бу сорауны интегеп калган Булат сөенә: «Чәчәк ул. чәчәк! Болындагы ак чәчәк'» дин. Фаягөлнең сүзен хуплый.
Миңнурыйның мәшһүр сыеры да исән-сау. чиләкләп бирмәсә дә сөт бирми калмый, бозавы да күзгә күренеп исәеп килә Фаягөл бозауга исем дә тапты, аны «Гөлем» дип атый Сөтне бүлешеп ашыйлар. Шәүкәткә дә
өлеш чыга, Булатка да. Фаягөл бозауны яратып, муенына тасмалар тагып, колагына әллә нинди тәмле сүзләр әйтсә дә сөтне ярат мый.
Булат башта читләтеп, аннары турыдан-туры. Мәрзияне яратуын белдерде, мәхәббәт тирәсендә сүзгә оста булмаса да. берчак
- Алдагы тормышым Шәүкәт белән бәйләнгән, һәм мин ул алдагы тормышны синнән башка күз алдына да китермим диде. Мәрзия кыланмады, назландырып машатмады:
Булат абый! Мин сине беренче күргәннән үк үз иттем. Мин сиңа сөенә-сөенә кияүгә чыгар идем. Шәүкәт абыйны бергәләп карар да идек. Мәгәр син өйләнгән кеше. Шәгъбикә апа усал, көннәрнең берендә кайтып керер дә безнең татулыкны пыр туздырып ташлар, дип куркам.
Көз якынлашты, кедр урманнарында быел мул чикләвек өлгерде. Аны җыеп, хәстәрләп киптереп, быелгы дәһшәтле кышка әз-мәз өмет салып керәсе иде. Фронтлардан көн саен диярлек яхшы хәбәрләр килә. Дошманны бөтен тарафларда куалар. Кайда йөри икән Ялан егетләре? Кайтыгыз, кайт! Исән-аман йөреп кайтыгыз да җирдә тереклекнең дәвамы итеп өйләнешегез!..
Урманнарга кереп карасаң, хәйран каласың! һәрбер агачтан өч-дүрт капчык чикләвек җыеп алырга була, һәрбер агачтан! Ә агачлар Иртеш тайгасында сансыз-исәпсез! Яман хәбәрләр дә ишетелә: ниндидер әрсез бәндәләр кедр чикләвегенең тулганын-тулышканын да көтмичә биек-биек агачларны балта чабып егалар да чикләвек күркәләрен ашык-пошык капчыкларга тутырып, хәзинәне олаулап-олаулап кайларгадыр алып китәләр!
Быел урманга барып керүләре үк рәхәт! Кай якка карасаң да караку- чкыл куе яшел ылыслар арасыннан ботак очларында йодырык-йодырык зурлыгындагы йөзләрчә күркәләрнең тезелеп киткәнен күрәсең. Табигать гамәлләренә исең китәрлек: кошлар очлы томшыкларын батырып, тиеннәр ал тәпиләре арасына күркәләрне кыстырып тиз-тиз чүплиләр, кимерәләр Варапкошлар һәм тиеннәр чикләвек-йодырыкларны читкәрәк алып китеп тә «сүтәләр», тиеннәр ризыкны кышка яшереп тә калдыралар. он иләгендә онны чәчмичә иләп булмаган кебек, таза, ядрә кебек тыгыз орлыклар төрле урыннарга төшеп калалар Карыйсың, шушы ноктада берничә елдан соң кедр агачы, себер тайгаларының патшасы шытып чыга. Калка, үсә, бәрәкәтле, юмарт могҗизага әверелә.
Сезон ачылды, яхшы хәбәрләр яшен тизлеге белән ерак-еракларга таралды, урманнарга кеше агылды, алар җилдән, салкыннардан сакланырга куышлар, алачыклар корып шунда яттылар.
Дәүләтшә әкә туплап оештырып алып килгән Ялан кешеләре бер тирәдәрәк булырга тырышалар, янында авылдашыңның булганын тою рәхәт тә. куркынычсыз да. Кедр чикләвеген җыю — үзенә күрә бер бәйрәм дә ул! Карының тук, аша чикләвекне егылганчы!
Ялан кешеләре йодырык-күркәләрне нәни чүмәлә итеп кояш төшә торган алан читенә өеп куйдылар, ул күзләрне рәхәтләндереп балкып утыра. Дәүләтшә әкә өем янына килә дә, елмаюын сеңдерергә теләп мыекларын өзмәс сыпырып тора. Дәүләтшә әкә мыегына тотынган икән, эш пешә дигән сүз! «Шөкер, нихәтле ризык җыелды», дип кабатлый ач колхозның рәисе ач кешеләренә карап Чикләвек туклыклы азык, егерме беренче елда да бик күп адәмнәрнең җанын саклап калган ул. Кай тарафлардадыр адәм балаларын саклап калган, олы һәлакәтләрдән коткарган затларга -этләргә, казларга, үсемлекләргә һәйкәлләр коялар хәтта бакага да һәйкәл бар җирдә Әгәр Төмән-Тубыл якларының рәхмәте итеп тарихта билге калдырырга уйласалар, әйдә, кедр чикләвегенә һәйкәл койсыннар. Бу бик хаклы гамәл булыр!
Өч елдан артык дәвам иткән сугыш тирә-як адәмнәрен тәмам бөлдерде. азык запаслары арасында чикләвекнең булмавы, аларның аңын томалады, яшәү рәвешләрен үзгәртте
Быел эш башка, дәү-дәү кедр агачларына ялганып адәм балаларының өмете дә үсте, тармакланды. Әле язын гына көзге чеби сыман йөргән ак чырайлы, җеп беләкле малайлар ике-өч көн эчендә күзгә күренеп үзгәрделәр, беләкләре ныгыды, унбиш-егерме метр биеклектәге агачларга үрмәләп менеп кенә китәләр. Әллә җитез тиеннәрдән өлге алалар инде, шулардан өйрәнәләр? Ә тиеннәр быел бихисап! Тиеннәр кайсы урманда чикләвек уңганлыгын әллә нинди кодрәт белән ишетәләр, йөзәр, менәр чакрым араларны үтеп килеп җитәләр Аларның отряд-отряд булып төйнәлеп күчеп килүләрен күрсән. ул үзе бер тамаша. Тере елга булып ага җитез җәнлекләр.
Сәрвәр. Мәүлия. Миңнурый. Зиләләр монда, алар үзләренә өлкән класс укучыларын да иярткәннәр Фаягөлне дә үзләреннән калдырмыйлар кызлар, кичләрен. Фаягөлне җылы йомгакны кочаклап йоклар өчен нәни генә бәхәсләр дә булып ала. Фаягөл матур йоклый, тыны тигез, апаларының муеннарын кочып ала да кузгатып та карамый Кызлар җиткән, аларнын күптән бала сөяр, ир иркәләр чаклары, муеннарына сарылган нәни куллар да аларда әллә нинди хисләр уята.
Дәүләтшә әкә кичке учак яннарында, ай яктысында аларга гел бер сүзне әйтеп куя:
Ну, кызлар! Сугыш бетәргә бара. Сугыш артыннан, гадәттә, бәхегле еллар килә. Сезнең бәхетегез үзегезгә ияреп йөри икән Чикләвеге булгач, егете дә табылыр! Кайтырлар лачыннарыбыз! Күп калмады түзегез, янкәләрем.
Әйткәнең килсен, авызыңа май, кадерле әткәбез.
Чәй эчәргә утырганда ипекәйне үбеп алу гадәте чыкты Өч ел күргәннәре юк бит аларның чын икмәк йөзен Өч ел! Юа. кычыткан, ләпәтәй. юкә яфрагы тутырып шырчай эчеп гомер иткән кешеләргә икмәк ашаудан да олырак бәхет бар микән? Быел, шөкер. Дәүләтшә әкә. шул җылан кына чәчкән кырлардан җыелган арыш уңышының нәни генә өлешен районнан килгән буржуйлардан яшереп алып калып, өй борынча кисәгеп чыкты да бөртекне бүлен бирде «Телегезне биктә тотыгыз, зинһар. Бала-чагаларга белдермәгез, үгкән-сүткәнгә сиздермәгез, югыйсә, мине алып китеп атарлар, алган ризыгыгызны сыпырып алып чыгарлар!» дип кисәтте.
Хәерле булсын, яши-яши Дәүләтшә әкә авыл арасында яхшы ат казанды, ил агасы булды Менә бүген дә сылу кызлар, өметле киленчәкләр аның авызыннан нинди акыллы сүз чыгар икән, дин көтеп сагайдылар. Ил агасының авызыннан бары тик мәгънәле сүз чыгарга тиешлеген чамалый иде Дәүләтшә әкә!
Кызлар, сезнең йөгенеч ястык турында ишеткәнегез бармы? - диде ул күзләрен хәйләкәр генә кысып.
Син дә инде. Дәүләтшә әкә, гелән кызларга атап эндәшәсең.
Сезнең арага керергә куркам, тереләй тотып ашарсыз! дигән булды рәис, күзен һаман кызлар тирәсендә йөгертеп йөртеп. Без яшь чагында яңа төшкән киленнәрнең башын йөгенеч ястыкка ике тапкыр орып алу гадәге булган Килен төшкәч, кияве белән йокларга тиешле сәкегә, яшьләрнең аяк очына махсус әзерләнгән йөгенеч ястык салалар икән. «Сезгә, ата-анама. бер вакытта да тел тидермәм, гомер буе хезмәт и юрмен һәм хөрмәт күрсәтермен!» дигәнне белдереп, иртән яшьләр татлы йокыдан торгач, сәкедә тезләнеп, шул ястыкка ике тапкыр рәттән баш орын ала торган булган Аннан соң сер. вәгъдәләр сеңдергән теге истәлекле ястыкны киленгә бүләк иткәннәр Ул аны йоклаганда баш астына куеп яткан һәм ястык гомер буе иренең ата- анасына биргән антын исенә төшереп торган. Сугышның аргы очы күренә башлады, бәлки, кемдер сезгә атап йөгенеч ястыгын әзерли башлагандыр?
Безнең телләр озын бит. Дәүләтшә әкә. диештеләр кызлар, аны йөгенеч ястык кына кыскарта алмас
— Тел озынлыгының зыянын күрмим, мәгәр кулларыгыз җитез, күңелләрегез саф!—дип җорланды Дәүләтша әкә. Кызлар янында аның мондый кыю сүзне ычкындыра алганы юк иде әле.
Кызлар тагын нидер өстәделәр, көлешеп алдылар, рәис аларга карап тагын сорау бирде, тиз генә кызлардан аерылып йокы белән кочаклашып ятасы килми иде аның.
- Ә картларга хөрмәт шулай да кирәктер бит? Анысы дөрес инде,— дип килеште кызлар.
— Дәүләтшә әкә, тагын берәр гыйбрәт сөйлә инде.— дип ялынды кызлары. Чикләвек белән сыйланып күңелләре күтәрелгән кызларның да тәмле сүзләрдән, җанлы әңгәмәдән аерыласы килми иде.
— Ярый, күндердек дип санагыз...
Малайлар сүрелә башлаган учакка коры ылыс кисәкләре, ботак- сатак китереп салдылар, ут гөлт кабынды һәм сылу кызларның күзләрендә шаян очкыннар бии башлады.
Шактый җор бер шәкерт, ә җор кеше хәйләкәр дә була ул. анысын беләсез, мәдрәсәне тәмамлап кайтып килешли бер авылда кунарга туктаган. һәм йорт хуҗасына: «Син, агай мине таңнан уят инде!»—дигән. «Нигә таңнан, йокла рәхәтләнеп!»—дигән тегеңә хуҗа. «Мин гыйлемлекнең барчасын алып бетердем, инде йортыма ашыгам».—дигән шәкерт. Аксакал моны тыңлаган да; «Ай-Һай. улым, бер фәнне өйрәнеп җитмәгәнсең икән шул. күренә», дигән. «Теләсәң ул гыйлемгә мин сине үзем өйрәтә алам»,—дип өстәгән. Егет уку җәһәтеннән бик комсыз икән, кызыксынган бит. «Белгеч барында белергә кирәк», дип бабайда торып калган.
Көн үткән, атна үткән, егет йорт арасында уралып йөри, ә бабай берни дә өйрәт ми икән. «Бабай, мин ашыгам тизрәк укыт сабагыңны!»— дип аптырата башлаган шәкерт. Карт моңа гел бер төсле: «Сабыр ит, улым, сабыр ит!»—дип җавап кайтарган. Кайчан гына сорамасын, «Сабыр ит, егет!»—дип кабатлаган. Шулай ай үтә, ел уза. Шәкерт үз хәленә күнегеп, сабыр итә башлый. Көннәрдән бер көнне аксакал шәкертне үз янына дәшеп ала, «Инде, балам, укымышың тәмам җитте, кайтырга мөмкин»—ди. «Ничек?» дип гаҗәпләнә шәкерт. Карт төшендереп бирә: «Син минем янда торып төп тормыш сабагын алдың, сабыр итәргә өйрәндең. Сабыр төбе—сары алтын! Хәерле юл. балам. Әткә-әнкәңә сәлам күндер»,— дип. аксакал шәкертне озатып җибәрә, хәер-фатихасын бирә. Менә сезгә гыйбрәтле хикәят шул булыр.
Дәүләтшә әкәнең бу хикәятне юкка гына сөйләмәгәнен аңлаган кызлар тынып калалар, тагын да ныграк уйчанланалар. Әйе. бу авыр сугыш заманында сабырлык иң зур байлык, дип бер-берсенә баш кагалар. Сугыш еллары төрле төбәкләрдәге, шул төбәккә хас үзенчәлекләре булган ерак авылларны да байтак җәһәтләрдә бүтәнчә яшәргә, бүтәнчә уйларга өйрәтте. Халык үз тарихына, тарихы тудырган батырларга әйләнеп кайтты. Онытылып торган Күчем хан турындагы риваятьләр, бәетләр телләрдә яңарды. Урысның бөтен сугышларына чакырылган, урыс данын күтәреп төрле җирләрдә һәлак булган татар солдатларын догалы сүзләр белән яңача яд иттеләр. Ялан якларыннан Наполеонга каршы сугышка бик күп асыл ирләрне озатканнар. Арадан берә^. Миңнулла әкә. шул орышларның берендә вафат булган Аңа багышлап авылдашлары «Миңнулла бәетен» чыгарганнар. Бу бәетне Ялан авылы кешеләре гасыр дәвамында телләрдән-телләргә күчереп 1апшыра килгәннәр. Соңгы елларда аны авыл белән «онытып» торалар иде. бүген шунда, Күбек чикләвеге урманында, учак яктысында, учак җылысында Дәүләтшә әкәнең теле язылды. Ул әле аның көен дә белә икән. Соңгы сүзе итеп шул бәетне әйтте:
Наполеон әйтә икән, минем теләгем диеп. Русиянең җир-сулары илгә бүләгем, диеп. Әй, Наполеон, мәкерле җан. явыз икән теләгең
Ятимнәрнең K\1J яшьләре — шулмы иленә бүләген? Наполеонны кызыктыра Русиянен маллары. Шул малларны алыр өчен басып керде яулары. Наполсонга каршы китте безнен авыл Миңнулла. Канлы көрәш кырларында ул газиз башын сала Миңнулланың балалары әткәләрен көтәләр. «Кайтыр әле әткәбез!»—дип. ихлас өмет итәләр. Әй. балалар, көтмәгез сез. әткәгез юк инде, Русияне саклаганда ул корбан булган инде
Баипа бәетне әйтте, аннары көйләп бирде. Көйгә ияләнгәч, кызлар картка иярделәр, җырга кушылдылар. Зилә үзе янында һәрвакыт кәгазь- каләм йөртә, ул шунда учак уты яктысында бәетне язып та алды
Чатырларга таралыштылар. Дәүләтшә әкә егет-малайларны барлап алачыкка кереп кунаклады. Учак янындагы әңгәмәләрдән шактый җанланган иде, озак кына йоклый алмыйча ятты
өндезен агач башыннан үсмернең шат тавышы ишетелде:
Әй, Дәүләтшә әкә! Кызлар! Атлар килә, атлар'
Зарыгып көткән атларның килү хәбәре бер мәлгә Фаягөлнең юклыгын да оныттырып торды Шунда уралып йөргән бала кая китсен. Менә атларның килеп җигүе шәп булган! Чикләвекне вакытында келәтләргә алып кайтып җиткерергә кирәк Инде Әссә> тә агач башыннан төште, юл борылмасында атның дугасы, башы күренде, арба шытырдады. күзләр шул якка төбәлделәр Әссәт «Атлар!» дип урманны яңгыратса да, берәү генә булып чыкты һәм арбада бөтенләй ят. чит кешеләр утыра иде. Аты таныш, дилбегәсен тез өсләренә ташлаган Туктасын әкә дә Яланныкы. Иллә мәгәр аның янында утырган ят кешеләрне күргәч, чикләвек җыючылар нидер көтеп югалып калдылар. Тук- тасынның ясалма тавыш белән юри кычкырып биргән сәламен дә алмадылар.
Ат. «Күркәләр» чүмәләсе янына килеп җитәр-җитмәс тукгады, теге ят адәмнәр икесе ике якка шома гына сикереп төштеләр һәм Дәүләтшә әкә каршысына килеп бастылар. Туктасын арбада утырып калды
Рәис синме9 дип сорады килүчеләрнең берсе, планшетыннан кәгазь кисәге чыгарып
Мин Дәүләтшә әкә күзгә күренеп каушады
Без сине кулга алабыз. Менә ордер.
Җыелганнар ах итгеләр. Читтәрәк баскан, ваемсыз тына торган яшь-җилкенчәк «ордер» сүзен дә юньләп анлап бетермәде, мәгәр Дәү ләттә әкә дә. Миңнурый да бу кыска сүзгә никадәрле бәхетсезлек сыйганын яхшы беләләр иде Дәүләтшә әкә ык-мык торган арала, аның каршысына Миңнурый чытып басты.
Ни өчен? Аның ни гаебе бар? Яланның карап торган бер әүлиясен нитә алып китәсез?
Гетеләр ашардай булып Миңнурыйга каралылар да бер-берсеннән Кем бу? Кем рөхсәте белән койрык күтәрә9 дип сораштылар. Миңнурый кыю гына
Укытучы мин. Миңнурый
Ордерны җилфердәтеп кулында гот кан кеше, ул килүче төрнең башлыгы иде булса кирәк, усал карашын рәистән алып Мтшнурыйта кадады Ә сиңа нәрсә кирәк? дип сорады
Беләсем килә. Нитә алып китәсез аны’
Ниһаять. Дәүләтшә әкә дә һушына килде. Миннурыйнын иңбашыннан сөеп
К
— Бер-бер аңлашылмау килеп чыккандыр, кызым. Барырмын да әйләнеп тә кайтырмын.
Бүтәннәрнең дәшми-тынмый торуларына ачуы килгән Миңнурый укытучы кызларга карап:
Бер гаепсез кешене күрәләтә биреп җибәрәбезме9 дип сорады. •Кызлар сүз эзләп таба алмыйча гасабиланып авызларын да ачарга өлгермәделәр, теге ике кеше, Миңнурый белән әрепләшеп торуны файдасыз санап, рәисне арбага утырттылар да, үзләре арбаның ике ягына басып, олаучыга:
— Әйдә, кузгат! Киттек!—дип боердылар.
— Ә чикләвек?—дип кычкырды нәзек тавышлы Әссәт.— Аны кая куябыз?
- Балалар, диде Дәүләтшә әкә, утырган җиреннән - Шәт, мине авылга кайтаралардыр башта. Ул ягын үзем карармын Сез борчылмагыз. бар да көйләнер. Күрмәгән баш түгел.
Килүчеләрнең башлыгы ат кузгалгач арбага ияреп ике-өч атлады да борылып килде. Миңнурый каршысына басып:
— Ә синең исемең таныш безгә,—диде.— Хәбәрләргә ышанмаган идем. Дәүләтшә әкәң янына утыртып сине дә алып китәсе булган. Телең бик озын икән, кыскартырга кирәк аны, кыскартырга! — дип янады.
Ат китте, арбадагылар да күздән югалды, безнең чикләвекчеләр ни кылырга, ни уйларга, ни әйтергә белә алмыйча, нәүмиз хәлдә, туплаудагы сарыклар кебек, сүзсез-өнсез бер ноктага җыелдылар. Шулчак Әссәт әлерәк кенә төшкән озын-озын кедр башыннан бер күркә очып төште дә аяк астында тәгәрәп китте. Шулчак Мәүлия:
— Фаягөл!—дип кычкырып җибәрде.
Әле аның әйткәнен аңлап, кабул итеп бетермәделәр. Күңеленнән теге явыз карашлы кеше белән бәхәсләшеп торган Миңнурый. уйлаганын кычкырып тышка чыгарды:
— Хәзер үк торага китәм. прокурорга керәм Лапиковны күрәм. Әгәр Дәүләтшә әкәне йолып алмасаммы?.
— Ә Фаягөл? Фаягөл?—дип кабатлады Мәүлия.
Туплау кинәт таралды, малайлар: «Фаягөл! Фаягөл!» дип як-якка йөгерделәр. Ләкин урман җавап бирмәде. Урман да, яланлылар сыман, каушап телсез калган иде.
26
аягөл, күп нәрсәне аңлап бетермәсә дә, ятим калганлыгын сизенә иде Аны үз араларына алган укытучы апалар бер чакта да телдән әйтмиләр, Фаягөлнең әти-әнисен искә алганда алар- ны исән итеп, саулар итеп сөйләшәләр. Бер Гыйззәтбану түти генә кызның җылы чәчләрен сыйпаганда ни өчендер яулык чите белән күзләрен сөртеп-сөртеп ала да: «И балакаем минем, моңлы кызым», —дип кабатлый. Фаягөлгә мондый минутларда ямансу була, җылыйсы килә, ә Миңнурый апасы аны җыламаска өйрәтә. «Күз яше белән күзнең нуры агып бетә»,—ди ул.
Җыламый Фаягөл, әтисе госпитальдә ята, әнкәсенең эзе-тавышы юк. алай да кыз өметен өзми. «Әткәсе менә-менә кайтып җитәргә тиеш!»— Монысын мөгаллимә апалар да шулай ди, Гыйззәтбану түти дә шул сүзләрне куәтләп юата.
Аерылганнарына байтак вакыт үткәндер шул, Фаягөл әти-әнисенең йөз-кыяфәтләре төсмерен оныта башлаганын да тоя Фотоларына карап кына исенә төшерә ала. Гыйззәтбану түти аның фотолар ябыштырылган альбом өстенә иелеп уйланып утырганын күрсә: «И. балакаем, балам! Киткәннәренә күпме вакыт үтте, үзгәргән инде алар, күрсәң танымассың да!»—дип куя.
Ф
Быел яз аның күңеленә бер уй килде, җәйге каникулларга, иркенлеккә чыккан бу уе ныгыды. «Мин — ятим»,— диде көннәрдән бер көнне, альбомын тәрәзә төбенә куеп карап утырганда. «Мин ятим, атам да. анам да илгә кайтачак түгел».
Бу сүз бик таныш иде Фаягөлгә, сугыш елларында телгә кергән ин нык кулланышта булган сүзләрнең берсе иде ул. Авылның бик күп балалары белән аның арасында тигезлек куелды. Ятимлеген белгәч, шуны ачыклагач. Фаягөл йомылыбрак калды, урам уеннарына сирәгрәк чыкты. Уенга катнашсаң шаярасы була, көлергә кирәк анда, ә ятим балага артыгын көлергә дә. шаярырга да ярамый. «Гөнаһ була» Моны да ишеткәне бар Фаягөлнең
Җәй әнә шулай, яңарак халәттә үтеп бара иде инде, тиздән мәктәпкә барасы булыр.
Күбек урманына чикләвеккә барабыз дигәч, иң нык сөенгән кеше Фаягөл булгандыр. Аның җаны бер урында торырга яратмый, ул каядыр тартыла, аны бу, күнегелгән урыныннан әз-мәзгә генә булса да ычкынып торасы, иркенәясе килә. Элек, бик бәләкәй чакларда ул тайгага әги-әнисе белән баргалый иде. Печән чапкан чаклар әле дә хәтердә. Йөнтәс аю белән очрашканы бар кызның! Анысы да онытылмый Печән теземнәре өстенә чәчелеп яткан, кояшта кызган кып-кызыл җиләкләр тәмле дә иде соң!..
Бу юлы ул Күбек чикләвеге урманына әти-әнисеннән башка гына килеп керде. Алар бу килүләрендә күбәү иделәр, мөгаллимәләр монда, классташлар, югары сыйныфларда укучылар. Әти-әнисеннән башка килгәч Фаягөл үзендә ниндидер моңарчы татылмаган иркенлекне тойды Урман бүтән иде бүген, аның белән килүчеләр дә бүтән иде. Мәсәлән. Фаягөл моңарчы авыл урамнарында аягын артка сөйрәбрәк йөргән Дәүләтша әкәнең бөтенләй үзгә кеше икәнен урманда гына күрә аллы Шук икән ул. җор икән ул. сөйли-сөйли дә көлдерә .
Бераз утырып торды Фаягөл. Уйларыннан аны бер сорау айнытып җибәрде Тукта! Каян килеп керде соң әле ул бу аланчыкка9 Кайсы яктан9 Моннанмы9 Әллә әнә теге биек-биек кедрлар уртасындагы каеннар арасыннан үттеләрме? һәм Фаягөл «Әни!» дип кычкырганын абайламый да калды. Тик тынлык кочагына чумган урман кызның әрнеп кычкырган I авышын ишетмәде, ишетсә дә җавап бирмәде. Балалар бәхетсезлеккә Iарыганда, якындамы ул. ерактамы, беренче итеп әнкәләренә дәшәләр. Әнкәсе җавап кайтармагач Фаягөл «Гыйззәтбану түти!» дип кычкырды Аннан: «Мәүлия апа!». «Миңнурый апа!». «Сәрвәр апа!». «Зилә апа'» дип рәттән тезен санап чыкгы. Мөгаллимәсенең исемен атаган саен ул үз тирәсендә, аны тыгызлап урап алган зифа кедрларга каралы Кедрлар да эндәшмәделәр, алардан җавап ала алмагач, дәү агач кәүсәләре арасында тагын да бәләкәйрәк булып калган кыз үксеп, үрсәләнә-үрсәләнә җылый башлады һәм басып торган урында кала алмыйча торып йөгерде
Кая барганына бәя бирмәде, уйламады, аңа хәзер барыбер иде. ул тик торыр! а тиеш түгел иде Тик тора алмый иде.
Беркавым бар!ач Фаягөл арды, ботакларга абынып ике тапкыр мәтәлеп кипе һәм чалкан барып төшеп күтәрелеп каралы. Кояш баткан, агач очларына эленгән юка кара пәрдәләр әкерен генә тирбәләләр иде
Ai ачларның гыгыз күләгәсендә ятып, көндезләрен дә әлләни җылына алмаган җир кинәт салкынайды, кыз туңа башлады Ул. корырак бер агач төбен сайлап алды да. утырып, як-ягындагы ылысларны, шиңгән үлән сабакларын ике куллап җыя. итәгенә тарта башлады Инде ылыс дулкынына чумам дигәндә генә якында гына сәер кыштырдау ишет те Күтәрелеп караса аның әзер ятагыннан ерак та түгел аю шәүләсе селкенде Артаякларына баскан да кызга ачуланып карап юра Шул эңгер-меңгердә дә кыз аюның ачулы күзләрен күрде шикелле Өстенә ябарга җыенган ылысларны, яфрак-үлән калдыкларын учына җыйды да аюга таба чәчеп ыргытып җибәрде Кызга таба атлый башлаган тайга
хуҗасы әллә шушы сәер бураннан туктап шигәеп, тыелып калды. Ул арада Фаягөл сикереп торды да, агач араларыннан йөгерергә тотынды. Борылып карады, аю аның артыннан килә! Тагын чапты кыз тагын егылды, куллары, тез башлары, бите сыдырылды. Җыламады кыз, куркудан узган иде.
Аюлардан куркырга кирәклеген Фаягөл бик яхшы белә иде, аю — ерткыч, көзләрен, тук чагында да урман хуҗасының, бары шуклык өчен генә гөмбә, җиләк-җимеш җыярга килгән хатын-кызларны тотып ботарлаганын ишеткәне бар иде кызның. «Куркырга кирәк алардан, сак булырга», -дип сеңдерделәр. Ничек сакланырга, урман уртасында кая качарга кирәклеген әйткән кеше генә булмагандыр шул. югыйсә Фаягөл ул әмәлләрне хәзер исенә төшерер иде...
Байтак йөгерде шикелле Фаягөл Аю беразга күздән югалып торды да тагын күренде. Тагын йөгерде Фаягөл, җан-фәрманга чапты. Су эчәсе килгәнгә чыдый алмыйча үлән сабакларын чәйнәде, аңкаулары яргаланып канады. Башта кедр чикләвекләрен туймас сымак ашаган иде. хәзер күрәсе дә килми аларны Фаягөлнең, кулына тотуга укшый башлый. Эх. пар атып торган кайнар бәрәңге булсын иде хәзер! Гыйззәтбану түти каз канаты белән майлап арыш кабартмаларын өеп китереп утыртсын иде. Башка чактагы кебек назланып, кыстатып утырмас иде Фаягөл, тау кадәр өеп китерсәләр дә бөтенесен сыпырып бетерер иде..
Фаягөл, кояштан кодрәтле әмер көткәндәй, күккә текәлеп баскан урынында әйләнгәләде, тик күк тә. җир дә, урманнар да өнсез иде. Шулчак кызның күзе сизелер-сизелмәс кенә салынган эз-сукмакка төште. Моңарчы күпме урман үтеп бер урында да кеше эзен күрмәгән иде кыз. ә бу чын сукмак, әнә, балта белән чабып каенның башын кыеп төшергәннәр. әнә ылыс келәме купшакланып калкынган. Ул сукмакны күздән югалтмаска тырышып йөгерә башлады. Бара-бара ап-ак сөяк өеме күзенә чалынды. Тукталып, курка-курка гына сөяк таучыгы янына килде. Дәү бер сөяктән мөгезләр чыгып тора иде. Сыер сөякләре! дип уйлады кыз һәм бер читтәрәк дәү генә учак урыны күрде. Учакны кеше якканлыгы мәгълүм иде кызга, ул сукмакны күзеннән югалтмаска тырышып тагын йөгерде. Эченә җылы керде. Тик сукмак та аны кара төнгә генә китереп җиткерде. Агач очларына эленгән моңсу ай урагы күренеп калды, тик Фаягөл аны күрмәде. Ул дымлы ылысларга төренеп арып-талып йокыга талган иде...
Сукмак аны үлән-камышлар белән капланган күлгә китереп җиткерде. Аяклары чыланганын да сизмәде кыз, туп-туры суга кереп китте. Су тезенә җитте дигәндә иелеп су эчәргә тотынды. Су шактый җылы һәм тонык иде. Ул күл уртасына шопырдап килеп кунган үрдәкләрне күреп сискәнеп китте. «Әни!»—дип кычкырып җибәрде. Үрдәкләр аңа карап- карап тордылар да, җан иясенең бала гына икәнен чамалап, үзара нидер сөйләшә-сөйләшә чума-калка йөзә башладылар. Фаягөл үрдәкләрне ачыграк күрергә теләп эчкәрәк атлады һәм ике аягының да сазга батып керүен абайламый да калды. Җылы, йомшак саз аны түбәнгәрәк суырды, су күкрәккә менеп житте. Хәлсезләнгән кыз терсәкләре белән суга таянырга теләде, хәле китте. Фаягөл тәүге тапкыр: «Үләм икән инде!»— дип уйлады. Артына борылып карады, яр да якында гына, әнә генә! Фаягөл үткән сукмак та моннан ап-ачык шәйләнә икән Хәзер борыласы да... Карана торгач Фаягөл янында гына су өстендә йөзеп йөргән шактый юан таякны күреп алды, ике куллап шуңа ябышуы белән, таяк шартлап сынды, чергән, суда ятып муртайган икән. Ә саз һаман аска тарта, сөйри, әкрен-әкрен су муен тирәсенә үрмәли башлады. Астагы саз салкын' аяусыз салкын иде. Аякларны, балтырны куырып алды Чарасыз калган кыз пырылдап очкан үрдәкләр артыннан күзен күтәрде һәм баш очына ук килеп җиткән каен ботагын күреп алды. Ботак шактый юан каеннан күл өстенә сузылган иде. Бер талпынды кыз. төпкәрәк китте, икс талпынды һәм бармак очларын белән ботакны эләктереп алды. Бер эләктергәч
ныграк ябышты, әкерен-әкерен саздан суырылып чыга башлады. Кыз күтәрелгән саен ботак иелде һәм ана коч биреп өскә тартылды Менә бу билдән түбән төште, тезләр дә ачылды һәм кыз соңгы көче белән ботакка ябышып ярга шуды. Үрдәкләр божра ясап әйләнделәр дә тагын шыбырдашып күл өстенә коелдылар. Кыз бу юлы аларга карап тормады инде, ярга чыгып ятты, күкрәк читлеген өзмәс каккан «чүкеч» тынганчы ятып торды. Инде ул моннан ары сак булыр, сазламыкларны урап үтәр.
Фаягөл аяк астында аунаган ботакларның берсен — юанын, тазарагын сайлап алды да шуны ике куллап кысып тотып күлне әйләнеп үтәргә булды. Бераз баргач аның күзенә төрле урыннарда аунап яткан ап-ак сөякләр, чәчелеп, өелеп яткан каз, тавык йоннары күренде Шаккатып, куркып вә гаҗәпләнеп тамаша кылып торгач, аның күзләре җир астына таба төшкән чокырга, чокыр азагындагы ишеккә төште. Ишекне тышкы яктан күсәкләр белән ике җирдән терәткәннәр иде
Фаягөл күсәкләрне алып ташлады, көч белән каерып ишекне ачты. Борынына тынчу ис. дым исе килеп бөркелде
Фаягөл үзе дә белмәстән Бүре Рәхмәтулладан калган, озак вакытлар яшереп тоткан Миша Сорокинның күп санлы өннәренең берсенә юлыккан иде.
27
нде госпитальгә аннан соң эләккәннәр әллә кайчан ташлап чыктылар, берәүләрне аннан-моннан ямаштырып яңадан фронтка «яраклы» дип таптылар. Икенчеләр сөснә-сөенә туган и тләренә кайтып китте. Кергәннәрнең яртысы әнә шунда, еракта да түгел, агач хачлар, кызыл йолдыз сурәте кагылган такталар сибелгән таучыкта ятып калдылар Мөхәммәт Уразаев һич котыла алмады шушы К шәһәре читенә урнашкан гвакгоспитальдән. Ул күргән-белгәннәрне бүтәннәр алыштырды. Ул агымнан да берәү дә калмады кебек, ә ул ята да ята Госпитальнең гере тарихына әйләнде Уразаев. врачлар, шәфкать туташлары тына гүгел, аны ат караучылар, пешекчеләр, госпитальгә терәлеп диярлек торган урамда яшәүчеләр дә белеп бетерделәр. Фронтка да ярамый Мөхәммәт Уразаев әлегә. иленә дә кайтарып җибәрә алмыйлар, инде генә «төзәлде» дип нәт иҗә чыт арырга җыеналар да нәни генә салкын жил исеп китә дә үпкәсе тагын шешә, чәчрәп температурасы күтәрелә. Юлга жыентан, юл капчыгын төйнәп маташкан кешене татын палатага кертеп яткыралар. Атна-ун көндә татын аруланган кебек була Уразаев.
Үз арадай гына әйткәндә, госпиталь башлыгының да, баш врачның да Уразаев белән гиз генә хушлашасы да, аерыласы да килми иде Чөнки аның кебек намуслы, карышусыз, эш сөяр адәм баласы дөньяда сирәк очрый һәм моны госпиталь Хадимнәре белеп бетергәннәр иде инде
Була, нәзберек, холыксыз яралылар була, алар ду килеп врачларны сүгеп ташлыйлар, шәфкать туташларын очыртып кына йөртәләр, яннарындагы яралыларның да каннарына тоз сибәләр Шундый чакларда Мөхәммәт Уразаевка ак халат китертеп, дулап котырган шаулы яралы янына дәшеп кертәләр. Каян жаен китерәдер, нинди сүзләр белән сихерлидер. тәртә арасына керергә теләмәгән чыгымчы ирләрне дә Уразаев ипкә китерә. Әз генә терәлеп. яткан урыныннан кубып йөри башлауга, госпитальнең тагын үз кешесенә әйләнә Ура таев. Кухняга су ташый, утын яра. коридорларны юарга, ишет алларын ару тайдырырга булыша, эшләгән өчен чак сорамый, мактау кәгеп тормый. Сукыр-бокырга чатларны ул яза, тәмәкечеләргә тартырта авыл кибетеннән ул ташый, аның мул, юмарт күңелендә һәркемгә җигәрлек юату сүзләре дә. жылы теләктәш-лек тә бар.
И
һәр яраланган ир. гайрәтлеме, көчсезме ул, сабый балага әйләнә. Әнә шул. яра алганнан соң, гариплекне кичерүче сакаллы сабыйларның нәнкәсе дә иде Мөхәммәт Уразаев.
Дөресен әйткәндә, хәле шәптән дә түгел иде аның, үпкәсенең капризланып торуын һәммәсе дә беләләр, Уразаевны терелтер өчен күп тә кирәкми икән югыйсә! «Җылы диңгез ягасында: әйтик, Кырымда. Ялтада. яңа сауган сөт эчеп, кавын-карбыз. йөзем ашап ике-өч ай дәваланса йөгереп кенә китәсе икән дә бит!» Кырым кайда да, Уразаев кайда... Кырым дип кәҗәләнмәс иде әле. Уразаев. үз аягы белән Иртеш буйларына кайтып, кедр урманнарының куе, тыгыз һавасын сулый алса, күз ачып йомганчы тернәкләнеп китәр иде дә.. Өмет шәме кабынып, яктырып яна гына башлый, тагын суык кагылып китә аңа. тагын егыла. Тагын температура...
Сугыш Европа-Азияне тетрәтте, халыклар кан дәрьясында йөзделәр, ачлыктан кырылдылар. Адәм балаларының язмыш җепләре өзелде, балалар аталарын, аталар балаларын югалттылар. Океаннан-океанга җәелгән сугыш кырларында кем кемне таба алмыйча гаҗиз булып тинтерәп яшәде.
Шулай да адәм ышанмаслык могҗизалар була икән.
Мөхәммәт Уразаев алдыннан яралыларның бөтен төрләре үтеп китте, аралашкан, якынайган кешеләре булды. Ул алардан мең кыйсса, мең әкият, мең тапкыр булган хәлләрне тыңлап яшәде. Атаклы ялганчыларны да бирелеп тыңлады ул, дөресен сөйләүчеләр белән дә уртак тел тапты, колакка ятмаган риваятьләргә дә түзем карады...
Ни хикмәттер, татарлар соңгы вакытта сирәгрәк очрый башлаган иде, бүген кергәннәр арасында татарлардан берәү булуын аңа госпиталь санитары, мари егете Кузьма хәбәр итте. «Синең якташын, сибиряк түгелме икән әле ул»,—диде мари.
Мөхәммәт минуты белән якташын эзләп китте, тапты, ләкин ул кергәндә ияген, яңакларын яңа кара сакал баскан татар йокыда иде әле. Аның сакалының куелыгын күргәч ул шикләнде: «Ай-Һай. куе сакал Себер татарларында еш булмый».— дип уйлады. Бер керде татар яткан палатага Мөхәммәт, ике керде, өченчесендә генә татар уянган иде. Җилкәсенә мендәрен бастырып куеп, ярым ягып тора икән. Күрештеләр. Татарча сөйләшә башладылар. Уразаев. үзенең кемлеген ачып бирсә дә. татар якынаерга ашыкмады, ипләп кенә, кеп-кечкенә сораулар биреп, шактый тикшерде, төпченде Мөхәммәт аның ни теләгәнен дә, сораулар биреп ни тикшергәнен дә белә алмады, бер нәрсә хак иде: татар сак. күпне күргән һәм шул күп күрүләре аркасында да шактый нык кыйналган җан иде.
Уразаев дөрес чамалады, үз янына килеп эләккән Сабирҗан атлы кара сакал, тәмугның җиде коесына төшеп, җидесеннән дә исән чыккан сирәк язмышлы бәндә иде. Әйе, бу —ул, Сания белән Бухенвальдта булып, аның һәлакәтенә шаһит булган сибиряк иде. Уразаев белән әз-мәз танышуга ук ул аның кемлеген, ягъни Саниянең ире булганын белде, ләкин ачылып китәргә ашыкмады. Ир-атның вафатына шаһит булып, ир-ат якыннарын очратса, ул ике дә уйлап тормас иде. белгән хәбәрләрен җайлап кына җиткерер дә иде Монда сүз хатын-кыз үлеменә бәйле иде. Кайгылы хәбәрне Уразаевка җиткерергәме, юкмы дип бик озак баш ватты Сабирҗан. байтак икеләнде, шуннан соң гына ачылырга мәҗбүр булды.
Сабирҗанның төп хәбәре бер булса да берәгәйле булды, моңарчы яңадан сугышка барып керергә ашыкмаган, алдын-артын уйлап куйган Уразаев. Саниянең үлемен ишеткәч, сыгылып төшмәде, җыламады. бер минутта аның кодрәтле көч иясе буласы килде. Әкияти батыр булып, давылланып сугышка барып керәсе иде дә гитлерчыларны кырып-себереп саласы иде...
Сабирҗан әсирлектән ничек котылган, ничек үзебезнекеләр ягына чыга алган болары Мөхәммәт Уразаев өчен сер булып калды Беләсе 18
килде килүен, кара сакалның кылын тартып-тартып та карады, әмма Сабирҗан тораташ каткан сүзсез кыя иде. ачылмады. «Әгәр исән-аман илгә кайта калсак, диде ул. дөнья давыллары тынса, берәр заман очраша калсак, минем сиңа сөйләр сүзләрем күп Әлегә ул сүзләргә мин хуҗа. Сүзләремнең телемнән ычкынып миңа хужа булып яшәрләрен теләмим. Авылда мине Хәмдиям көтә, балаларым көтә. Үз телемнен кайтыр юлыма аркылы яткан елан булуын теләмим! Җитәр, әче суны күп эчтем!»
Улы Шамилнең үкенечле үлеме хакында аңа Йосыф хәбәр итте.
Бу хәбәрне алуга. Мөхәммәт Уразаев госпитальдән чыгып ычкыну турында уйланды һәм шушы ниятен тормышка ашыру хәстәренә кереште. Элегрәк юри дә салкынга эләккән мәлләре булды аның, артыгын сакланмады да! Хәзер көне-төне үзен карады, ныклы тәртип белән яшәде һәм озакламый аңа өенә кайтырга да рөхсәт ителде.
Уразаев госпиталь начальнигы янына керле Тәбәнәк кенә, юантык кына, төн кага преферанс уйнарга яратучы яһүд иде начальник. Мөхәммәтне бик ярата иде Уразаевның өйгә түгел, бөтенләй кире якка, көнбатыш өлкәләренең берсенә барырга жыенуын. документларын «Шунда бара!» дип үзгәртергә дигән үтенечен тыңлагач, доктор Гершензон гаҗәпләнеп кашларын югары күтәрде. «Нигә алай, кире якка, пророк?» дип сорады.
Хатыным бар иде. аттылар. Улым бар иле. атканнар Анда оныгым калды, улым Шуны барып күрмичә өйгә кайтып керәсем килми. Шул хәтле кайгыны җиңәрлек бер таяныч онык кирәк ич миңа! Көнбатышка бару ансат булмас, шуңа күрә сезнең катка йөз суымны түгеп кердем. Юлларда, вокзалларда ярдәм итәрлек бер кәгазь бирегез миңа. Шул ук кәгазь белән оныгымны илгә алып кайтырлык та булсын.
Гершензон ярдәм итәргә яратучы, шул сыйфаты белән мактанып та җибәрә торган киң күңелле яһүд иде. Язды кәгазен, һәр алымда кулдан килгән ярдәмнәрен кызганмауларын үтенде һәм Мөхәммәтнең аркасыннан кагып: «Яһүдләр кайда да очрар сиңа, алар өйдә ята торган халык түгел, син шуларны иләп табарга тырыш Полковник Гершензон дисәң, белерләр. Бслмәгәннәргә кәгазьне күрсәт»
Тәвәккәллек кирәк, тәвәккәлләп чыкса сукыр да юлны таба «Егыл- масам гына! Егылмаска!» дип барды Мөхәммәт Уразаев. исәләр түзде, түбәсенә кундырганнарның эченә типте, көненә бер тапкыр тамак туйдырды, гөннәрен йокламады, көндезләрен аягүрә басып кына, кысылып черем иткән мәлләре булды. Әмма үз дигәненә иреште, адресы белән Зосяны эзләп тапты. Түбәсенә ничәмә мәртәбә ут кунып көйдергән, алмагачлары сынып-таланып беткән бакча гүрендә посып кына утырган бер тәрәзәле алачыкка барып кергәндә, өйдә бер яшь хагын белән өлкәнрәк апа агач тагаракта бәбәй юындыралар иде
Йортта ир-ат юк иде. Зосяның бабасы әле бер ай элек кенә вафаг булган икән Шул бабай, изге карт, бала агасының истәлеге булсын дип. бәбәйгә Шамил дигән исем кушып киткән икән
Уразаевның күңеле нечкәрде, ул Шамиленең Шамил исемле улын юындырганнан соң тәмле исләре килеп торган төенчекне кулына алды һәм әле җаны ерак га китмәгән картка. Зосяның сөекле бабасына оҗмах түреннән урын бирүләрен ялварды Күңеле нечкәргән иде Мөхәммәт Уразаевның.
Утырдылар, таныштылар, сөйләшеп сүзләре бетмәде, төн йокламадылар. Аз ризык белән күңелле табын ясадылар Уразаев юрган саен Зосяны ныграк яраны Икенче көннең таны яралганда гына йокларга ниятләделәр Мөхәммәт Уразаев шунда гына сәфәрнең максатын туп- туры әйтеп салды Хуҗалар, аналы-кызлы. гаҗәпләнмәделәр, сабыр гына тыңладылар. Югыйсә. Уразаев
Мин сезне алырга килдем, дип әйтеп салган иде
Тегесен уйлан, боларын исәнләп шактый баш ваттылар Уразаев ордым-бәрдем кыланмады, чамасын белеп кенә үз фикерен нигезләргә тырышты. Тышка чьи арып салмаса да. күңелендә бер шик бар иде аның: Яланда аны нинди хәлләр көтә? Йорт тоткасы. Мөхлисә әби. дөнья куйды. Сания чит җирнең иң каһәрләнгән төрмәсендә ятып калды. Йортка, кызчыгы Фаягөл янына бәбәй ияртеп яшь килен белән кайтып төшәрсең, һәр гаилә чатнаган, кителгән чак. киленне нинди йортка төшерә Уразаев9... Хәзер, мондагы нигезне тузгытып, күктәге торнага ышанып, әллә ниләр вәгъдә игәргә һич ярамый иде.
Зося төпле уйлы бала икән. Мөхәммәт моны тиз аңлады.
— Бабабыз сәламәт иде әле безнең, таза иде. «Йөз яшим әле мин!»—дип. саулыгы белән горурлана иде. Әнә шушы сугыш харап итте аны. Йорт калмады, ихата бетте, алмагачларны ботап-сындырып харап иттеләр Агачларны кисеп учак итеп якканда нишләргә белмәде бабай, бәргәләнде. Чия агачларын рәттән төпләделәр. Бакча урынына күз көеге генә шыраеп калды. Улым Шамил тугач, берара тернәкләнеп йөри башлаган иде. «Умарталарымны тергезәм, улыбызга бал ашатырбыз!»— дия иде. юк. мантымады бабай. Кайгы-хәсрәт алып китте аны.— дип сөйләп бирде Зося.
Мөхәммәт Зосяның сүзен эләктереп алды:
— Күрәм. нигезегездә ир-ат юк... Малайны ир-ат дип санап булмый әлегә. Дөнья янган, тормыш таланган. Әле таянырлык ир кеше булса, тормыш үз чиратында әкеренләп рәтләнер иде. Әйе. мин сезне алырга дип кердем. Бала анасына тәрбия кирәк, ансыз малай чирләшкә булып, боегып үсәчәк. Җыенабыз да юлга чыгабыз.— диде.
— Сез. папочка, өчебезне дә ияртергә телисез мени9 — дип сорады Зося.
Аеры-чөере йөри торган заман түгел. Бергә төйнәлсәк, юлда да җайлырак булыр.
Хуҗалар — аналы-кызлы уйга калдылар.
— Юк. папа. диде, ниһаять. Зося. — Йорт-нигезне бөтенләй ташлап китәргә ярамас. Мондагы тамырларны өзеп бетермик. Мин сезнең белән кайтырга риза, папочка. Ошаса, тормыш җайланса күз күрер. Мин башка кияүгә чыгарга җыенмыйм. Баламны чит ата кулына бирәсем килми.
Шулай килешенделәр: Мөхәммәт Зося белән Шамилне ияртеп алып китә, алар яңа урында яшәп, мондагы нужалардан, хәерчелектән котылып торалар. Күз күрер тагын, язмыш алдын күрсәтерме, артынмы, шуңа карап алдагы көннәрне билгеләрләр.
Уразаев оныгын кулыннан төшермәде, бала да аңа ияләшкәндәй булды.
28
аягөлне ике көн эзләделәр. Күбек чикләвеге тирәсендәге тайганы кишәрлекләргә бүлгәләп, аның карга-схемасын кәгазьгә төшергән булып, өчәр-дүртәр кеше төйнәлеп, таңнан кара төнгәчә эзләделәр. Кычкыра-кычкыра тамаклары карлыкты, тирә-юньдәге тавыштан Күбек чикләвеген тиеннәр ташлап качты, аюлар да колакларын торгызып тыңладылар да. балаларын ияртеп төньякка, тагын да тирәнрәк аулакка күчеп киттеләр. Кичке караңгыда, алдан билгеләнгән урынга җыелалар да күңелне тырный торган, сугыш заманының иң еш кулланган бер сүзен әйтәләр: «Юк » Уңнан килгәннәрнең телендә дә шул. сулдан әлсерәп кайтучылар да шуны кабатлый, бүтәннәр дә Эзләгән арада җыйган күркәләрне Яланга кайтарып келәт идәннәренә җәеп тараттылар. Буш амбарлар да калмады. Ул арада горадан боерык килеп
Ф
төште. «Дәүләткә фәлән кадәр чикләвек тапшырырга! Фәләненче числога тиклем план үтәлергә тиеш!»
Моңарчы җыелып, келәткә кайткан чикләвекне торадан килгән вәкил алдында үлчәделәр, ишеген бикләделәр, ачкычын һәм үлчәү исәбен вәкил алып китте, хәзинәнең күпме икәнлеген халыкка белдермәделәр дә. Ул «хәрби сер» итеп игълан ителде.
Дәүләтша әкәнс ике көн, ике төн көттеләр. Кайтмады. Җибәрмәделәр колхозның тугры рәисен, ил агасын. Чикләвекне каерып алырга килгән, өстәмә салым хәлләрен җиткергән вәкил, райкомның өченче секретаре Семенов, теш арасын казып, читкә карап «Рәис тиешлесен алды. Ул район рөхсәтеннән башка колхоз амбарында арыш уңышын яшерен калдырган һәм шуны үзенең якыннарына төнлә-төнлә тараткан Сугыш заманы законнарыннан чыгып, ул дәүләт милкен аерата зур күләмдә урлауда һәм таратуда гаепләнә», диде
— Күпме булачак инде аның җәзасы?
- Атачаклар, диде явыз тантана белән сөенеп Семенов.
Идарәгә җыелганнар чүгеп куйдылар.
Сәрвәр. Мәүлия. Зиләләр мәктәптә чакта бертигез күренәләр һәммәсе дә яшь мөгаллимәләр Сәрвәр директор булып саналса да. аның иптәшләреннән аерылганы, үзенә аерым хөрмәт таләп иткәне юк Киресенчә. ул кызларны үзенә якында гына тотарга тырыша һәм каяндыр сүзен дә уйлап чыгарды: «У нас коллективное руководство», диде ул. РОНО мөдире килгәч Бу сүзе өчен аны мөдир аулакта нык кына «пешереп» тә алды
Фаягөл югалган. Дәүләтшә әкәнс Тубыл төрмәсенә илтеп япканнар
Хикмәт шунда ки. кызлар һәммәсе дә Дәүләтшә әкә өчен дә кайгыралар. «ничегрәк йолып алырга соң ил агасын» дип баш ва галар Шулай да аларның күңеленең дәү өлешен Фаягөл хәсрәте биләгән Бигрәк тә Сәрвәр борчыла! Ага ягыннан бертуган булсалар да. Мәүлия дә ул кадәрле үк өзгәләнми. Сәрвәр бик күп. бик гирән кайг ы дәрьяларын кичкән җан шул, аның күңел кыллары соң дәрәҗәдә киерелгән, ул нәни генә хәсрәтне дә. кемнеке булуына карамастан кабул итә Кайгыларның гау кадәрлеләре дә кичте кызның яшь башыннан! Әле соңгысыннан айнып бетеп, гәмам акылына килеп бетә атнаны юк Йосыфның матәм хаты килеп җитеп. Шамилнең ничек-ничек дөнья куйганы мәгълүм бул-ганнан соң Сәрвәр агна-ун көн ут эченнән чыга алмады: янлы, көйде. Кайгысы сүзләргә сыймаса да кызны нинди уйлар биләгәнен аңлау, бәгыренең өзелеп-өзелеп киткәнен чамалау чиген түгел иле Кызны Таш- кәйдән килгән хатлар гына аяп калды дисәк гә хата булмас Егег гөрмә режимыннан, өметсез кара киләчәктән котылып сугышка барып керүенә чиксез шат иде. «Монда ла режим! Штрафбат майлы бутка ашау урыны түгел! Әмма бусы миңа бәхет китерә юрган режим, яманнардан яхшыны ясаучы режим, дип язды Ташкәй куанып Аның куанычы Сәрвәрнең авыр кайгысын җиңеләйтге. рух бирде, көчен-дәртен саклады Кыз белән егег арасында хатлар сш-сш йөри башлады, каян вакытын, кәгазь-каләмсн табадыр бу Ташкәй1 Аның авызыннан шундый йомшак, шундый җылы вә кадерле сүзләр чыга аладыр дип беркемнең дә моңарчы уйлаганы булмагандыр! Хәзер Ташкайдән озаграк хәбәр килми торса. Сәрвәр чыдамый, иргәме, кичме. Йомабикә абыстай катына барып җитә...
Кызлар мәкгәпгә тигез, мәктәптән тышкы тормыш дулкыннарында да тигез диярлек чайкалалар иде Фаягөл югалып, рәисне алып киткәннән соң язмыш тар ачыклык сорады һәм кызлар Миңнурыйның үзләреннән өстенлеген. җитлегүен күрделәр. Иленнән сөрелгән, бик яшьли үлем- җитемнәрне күргән, елга булып аккан күз яшьләрендә чак кына батып югалмаган, ачлыкны татыган, нужаны җилкәсенә асып интеккән Миң- нурыйны моңарчы иптәш кызлары белеп гә. бәяләп гә бетермәгәннәр икән! Кыз күзгә нык күренеп горырлык дәрәҗәдә җитдиләнде, уй-нияг-
ләре ачыкланды, сүзләре катыланды. Хәтта ки. усалланды дияргә була. «Сарыклар инде без. шунда урманда ук теге бәндәләрне бөтереп алырга иде! Әрәм итәчәкләр ил агасын. Зонада анда эш бар. карт, сырхау дип тормаслар, урман кисәргә җибәрерләр Бер уч арыш тараткан, имеш. Үткән кышны халыкның ничек үткәргәнен күргән ул, уйланган Быелгысының тагын да күбрәк нужа китерәчәген чамалаган. Ул әз-мәз арыш таратып авылдашларын алдагы нужаларга әзерләгән. Дәүләтшә әкә, зирәклек күрсәткән, колхозчыны саклап калуның чарасына керешкән. Ә без аны күрәләтә палачларга тоттырып җибәрдек» ~
Кызлар бүген кич. инде дөм караңгыда эш бүлешеп куйдылар. Миңнурый Тубылга бара, Дәүләтшә әкә белән күрешеп-сөйләшеп нишләргә кирәклеген киңәшеп кайта. Ә мондагы кызлар, үсмерләрне, олырак сыйныфта укучы малайларны җыеп эзләүне дәвам итәчәкләр. Сүз азагында кызлар Чырык Абдрахманы янына да кагылып чыктылар. Чырык кызларны сәерсенеп вә шигәеп каршылады..
Тәмле телле Мәүлия турыдан-туры йомышын әйтеп биргәч, җыерчыклар шакмаклаган нәзек муенын ышкып торды:
— Югалган кызның кайдалыгын әйтә алам, балалар. - диде.
— Урманны синнән дә шәп белүче юк дип сөйлиләр,— дигәч, Чыры- кның кәефе бозылды.
— Кем сөйли? Гайбәт! Дөрес, яшьрәк чакта тайганы аркылыга- буйга гизә идек тә. хәзер ни... Мылтык юк, мылтыкны алып киттеләр...
— Син. Абдрахман әкә. сүзне мылтыкка борма, син Фаягөлне эзләшергә чык! Балаларны ияртеп шунда йөр,— диделәр кызлар бер авыздан.
— Бик барыр идем, бик! Изгелек кылып яман эшләремнең җәзасын җиңеләйтер идем. Юк шул. баралмыйм. сөяк-санакларым үтереп сызлый. Ходай сезләргә булышсын, ә мин өйдән торып сезгә дога кылырмЪш,— дип ыңгырашты хәйләкәр карт
Миңнурый куе эңгер-меңгерне ертып юлга чыгып китте, туп-туры НКВДга кагылды, эш сәгатен иртә бетереп, начальниклары кайтып киткән булып чыкты. Миңнурыйга таныш апаларына барып кунарга туры килде. Танышларына баргач, өйгә керә алмыйча, капка төбендәге эскәмиягә утырып бер җылады. Ул өйгә кергәч тә күз яшен тыя алмады. Бар иде ич аның шушы йортта Ишморза Муллин белән очынып-очынып йөргән чаклары! Әгәр Ишморза исән булса. Миннурыйны бу көннәргә төшермәс иде. шунда ук ярдәм кулын сузып килеп җитәр иде!..
Ул НКВД капкасы төбенә барып җиткәндә көн яктыра гына башлаган иде. Ул шул тирәдә, якында гына әрле-бирле йөреп торды. Калын, юнылмаган кытыршы такталар белән томаланган подвал тәрәзәләре яныннан терәлеп диярлек ничә мәртәбә үтеп китте. Эх. шунда, подвал почмагы тирәсендәге суык идәндә юка пинҗәгенә төренергә тырышып, бөкшәеп һәм моңаеп Дәүләтшә әкәнең утырганын белсә! Тәрәзә ярыгыннан черки булып үтеп керер иде
«Начальник командировкада».—диде аңа НКВД ишегеннән кергәч тә унда, өстәл саклап утырган сары, сипкелле марҗа. «Кайчан кайта?» — дип сорады өметсезләнеп Миңнурый. Сары марҗа аңа гаҗәпләнеп һәм кимсетеп карады, аның бер күзеннән «Син нәрсә, шаштыңмы әллә? Начальникның кайда булуын, кайчан кайтасын урамнан кергән һәр эткә әйгеп торам ди мин!» дигән мәгънә аңлашылса, икенчесеннән: «Шушы күлмәге таушалып, туфлясенең үкчәләре ашалып беткән татарканы да берәрсе яратып йөридер әле», дигән ишарәләр ага иде.
Кайсы ишеккә барып кагылырга белмичә коридорда ары-бире сугылып йөргәндә начальникның үзе Лапиков килеп керде.
Кыз кыюланып аның каршысына килеп басуга. Лапиковның куе кашлары җыерылды, йөзе бозылды.
Ә сезгә ни кңрәк тагын? дип сорады.
- Мине Ялан авылы колхозчылары җибәрде. тиде Миңнурый. сүзен башлаганчы ук өметен өзеп.
— Йә. ни йомыш'’
Мин рәисебез Дәүләтшә әкәне алып кайтырга ла дип килдем Лапиков көлемсерәде.
— Син үзенне шундый кодрәт иясе дип беләсеңме’ Председатель сугыш заманы законнарын бозып монда эләгә. Аны суд хөкем итәчәк! Трибунал! Лапиков шулай диде дә үтеп китте.
Ул ишек артына кереп югалуга, сипкелле марҗа Миңиурыйны куа башлады:
Гражданка! Җавап алдыгыз, монда озак буталмагыз' Барыгыз, бар.
Миңнурый йокысызлыктан авырткан башын кая куярга белмичә, буш йодырыкларын һавада селки-селки. әллә кемнәргә нәләт юллап, коры барын Ялан авылына буш кайтты Кайтышлый ук Булат абыйсы янына кагылды. Бәлки ул бер-бер акыл бирер'’ Коткаруның бер-бер юлы калгандыр ич әле?! Бәлки. Төмәнгә үк барырга кирәктер? Әгәр Булат абыйсы, фронтовик: «Бар. Миңнурый!» дия икән, ул иртәгә үк юлга чыгачак
Ул өметсезлеккә уралып кайтты. Яланда да аны күңелсезлек каршылады Фаягөл табылмаган. Эзе юк әлегә бичара баланың..
Миңнурый күргән-ишеткәннәрен Булатка сөйлән кенә бетергән иде. почмактан, чаршау артыннан бер тавыш ишетелде Шәүкәт тавышы иде бу.
- Мине тыңлагыз сез. дип. Шәүкәт сүзгә катнашты Миннән башка эшегез барып чыкмас сезнең.
- Син ни әйтәсең инде? дип сорады Булат. Шәүкәтне яшергән юка пәрдәне тартып.
Иртәгә Тубылга мине алып барыгыз. НКВДга рәт тапмасак. райкомга керербез Яхшымы-яманмы коммунист ич әле мин' Җылы урын даулап, тәлинкә ялап кермәгән партиягә, каты сутыш башланыр алдыннан бирделәр мина кызыл билетны Дөрес, кайтуымны райкомда ишеткәннәрдер, учет карточкасы да әллә кайчан кайт ып җиткәндер 1 ик менә аптырап ягам, фронтта мин бик кирәк илем дә хәзер яратып бетермиләр, шиңгән кишерләр! Бер очтан анысын да әйтеп кайгырмый Миңа ни? Курыкмыйм'
Фронтовик, гарип, инвалидның чып-чыны Шәүкәтнең сүзендә бер акыл барлыгын Булат та. Миңнурый да гиз аңладылар. Тик менә ничек аны алып барып җиткерергә? Ат сорар илең, каян килсен ат!? Дәүләтшә әкә югында рәис булып калган Сәлимәне телефон аша көненә биш мәртәбә пешерәләр, ун тапкыр куыралар Чыдасаң чыда1 Чик тәвек салымының күләмен әллә ничә кат арттырдылар. Ат хакында авыз ачарга да ярамый, эт итәрләр, виноват ясарлар.
Булат төне буе йокламады, ике тәгәрмәчле ку т арбасын Шәүкәт ятырлык итеп көйләде, җайлады Азык, су алдылар Чиреге бе тән сөт күтәреп Миңнурый килеп җитте. «Бисмилла» әйтеп өйдән чыктылар. «Аллага тапшырып» кузгалдылар.
Алдан Булат белән Миңнурый бара, күчәре майланган арба җиңел енә тәгәри, арба төбенә җәелтән коры печәнгә чалкан ятып, башын 1омшак мендәргә салып Шәүкәт бара Аның мондый хозурта күнгән тыкканы юк Булат әллә кайчаннан вәгъдә биреп ки тсә дә вакыт тсткөзә лмады: Шәүкәтне Иртеш буйларына. Кыз Убасы тирәләренә алып бара лганы юк Хәзер \л мендәрне текәрәк утыртуларын сорап утырып иярчек бара, булдыра алганча як-ягына карана, яшьли йөргән юл ормаларын төбенә утырып ял иткән ялгыз агач тартты күреп сок тануын шыгып-ашыгып белдерә дә күз яшьләре килеп бөялгәч «Эх-х!» дип ер ярсын эндәшә. _
Байтак юл кит теләр. Шәүкәт күз яшьләре сеңгән тавыш белән
— Дускайлар, сез арбаның алдыннан түгел, артыннан, мине этеп барыгыз, —дип эндәште.
— Нигә. Шәүкәт абый?
— Минем сезне күреп барасым килә.
Тәртәләрне артка бордылар, хәзер Шәүкәт аларга карап, һәммәсен күреп, моңсулыгын белдермәскә тырышып, елмайгандай итеп бара. Тәгәрмәч кигиләре тузанга баткан, юл коры, арба артыннан нәни генә тузан болыты да сузылып кала.
— Кеше кыймылдарга тиеш шул, туганнар,— дип башлады Шәүкәт сүзен, әгәр аның кул-аягы юк икән, теле булса да хәрәкәтләнсен. Мин бит, туганнар, хәзер төшемдә генә яшим. Төшләремдә мин үземне төзек, сәламәт итен күрәм. Йөрим, йөгерәм, сикерәм, чумам Төннәр буе төш күрәм, еш кына мәтәлчек атам, салам эскертеннән шуып төшәм. Малай чакта атыбыз бар иде, Йолдыз кашка, атнага бер Иртешкә шуны алып төшәм. Төшәм дә юам, коендырам, иркәлим. Көндезләрен дә йоклыйм йоклавын, бүтән эшем юк. иллә мәгәр көндезләрен төш керми миңа, ни гаҗәп! Хатын-кызлар да керә төшләремә...
һәм Шәүкәт, заманында Ялан авылының иң сылу егете, иреннәрен кыса төшеп, әйтер сүзләрен интектереп кенә чыгара-чыгара бер җыр җырлады:
Иртән томан, кичен томан Күпсенмәгез, күп тормам. Җәйләр үтеп, көзләр җитәр. Сагынырсыз — мин булмам.
Юл үр менә башлады, монда арба авырайды Миңнурый белән Булат бер-бсрсенә иңнәре тия-тия тарталар, тирләделәр.
— Эх, арбадан төшеп шушы үрне йөгереп менәсе иде лә!—дип куйды Шәүкәт.
Йә, әйтегез: мондый сүзләр ишеткәндә таза кеше ни әйтеп бахырны юатсын да, нинди фикерләр белән аның яшәү өметен ныгытсын?..
Барып җиттеләр, төн кундылар, иртәнчәк кул арбасын НКВД ишеге төбенә тартып китерделәр.
— Сез мине начальник катына кертегез дә үзегез чыгып торыгыз. Мин аның белән ялгыз очрашырга телим.— диде Шәүкәт. Аның көчле тартышка әзерләнгәнен Булат та, Миңнурый да аңлап алдылар.
Шәүкәт абыйсының фикерен Миңнурый да хуплады. Ул:
— Кыеп, инде сезгә каршы чыга башлыйлар икән, без ярдәмгә килеп җитәрбез, ахыр чиктә дау күтәрербез.— диде. Булат көлемсерәп ана карады:
— Алай да чаманы онытып җибәрмәбез! — дип куйды. Аның ни өчен шулай дип әйтүе аңлашылып та бетмәде.
Шәүкәтне җәймәгә салып, ике башыннан, дүрт почмагыннан тотып Лапиков бүлмәсенә керттеләр. Шакымыйча-нитмичә килеп кергән төркемне күреп Лапиков: «Кая? Кая керәсез сез?»—дип әтәчләнә башлаган иде. Шәүкәтне өстәлгә китереп салып, җәймәне чишеп җибәргәч, начальникның күзе акайды, тавышы сынып тоныкланды
— Ашыкма, начальник, кабаланма,—диде Шәүкәт Тавышына караганда ул да шактый каушаган иде. Әллә юл килгәнгә генә тамагы йомшадымы? Булат белән Миңнурый Шәүкәтне калдырып аллы-артлы чыгып киткәч, Лапиков ни әйтергә, ни кылырга белмичә шашынып калды. Аның мондый бичаралар хакында моңарчы ишеткәне дә юк иде сыман. Ә монда., мә сиңа! Эш өстәлендә кешенең чирек гәүдәсе ята. Бүген сәгать унда ул участковыйларны җыеп киңәшмә уздырып алырга тиеш.
— Ни йомышыгыз бар миндә? — дип сорады ул, телен көч-хәл белән йомшартып.
Аларның ни сөйләшкәнен, Лапиковның каршы килгәнен. Шәүжәтнен шуннан соң котырын китүен сипкелле секретарь кыздан башка берәү дә ишетмәгәндер. Шәүкәт шул тиклем кычкырып начальникны өтә башлады. сипкелле кыз да чыдамады, итәген җыештырып ишегеннән читкә атылды. Анын артыннан ук диярлек ишегалдына Лапиков чыкты һәм Миңнурыйның каршысына басып
Син котыртып алып килдеңме бу инвалидны? Нигә минем янга керттең аны? Яралы кешене шифаханәгә алып барырга иде Мин больницага шалтыраттым, килеп хәзер үк алып китәрләр'
Лапиков һәм секретарен шунда калдырып. Булат белән Миңнурый атылып Шәүкәт янына керделәр.
Мине бер минут га монда тотмагыз, райкомга алып китегез! - диде Шәүкәт әллә кай җирләрдән чыккан каты тавыш белән.
Бу юлы Шәүкәтне чабып диярлек, дөбердәтеп алып бардылар. Ул бәләкәй арбага җигелгән «чаптармларын
— Тизрәк, җәһәтрәк! Кызган чакта чүкеп калыйк! Тизрәк, тизрәк! дип каулады Булатның аркасы манма су булды, күкрәге гыжлады. Райком капкасы төбендә байтак кына җигүле атлар тора иде. бүген бюро көне икән. Җәймәне дүрт почмагыннан тотып йөртергә өйрәнеп киләләр иде Булат белән Миңнурый. Шәүкәтне эләктереп алдылар да бер тында икенче катның кара елтыр клеенка белән тышланган ишеге катына идәнгә китереп тә яткырдылар Беренче секретарьның кабул итү бүлмәсендә яшьрәк кенә милиционер утыра икән, ул идәнгә яткан Шәүкәтнең гәүдәсен күреп әйтер сүзен дә әйтә алмады:
Иптәшләр, иптәшләр, дип ватык телефон сыман мыдыртап торды.
Шәүкәт:
Беренче секретарь мондамы? дип сорады
Чирек гәүдәдән мондый таләпчән сорауны көтмәгән милиционер ыкы-мыкы килде. Әзрәк торгач, хәлләнеп
Иптәшләр, иптәшләр! Бүген бюро! Бүген бик җитди мәсьәләләр карала. Зинһар, бүтән көнне килегез Менә иртәгә, юк берсекөнгә! Юк. юк. аша азагында шалтыратыгыз Мин беренчедән белешеп куярмын, дип бытылдады
Булатның мондый зур урыннарга кергәч каушый юрган гадәте бар, ул коелды да иңде Әле ярый Миңнурый монда иде Ул Шәүкәтне төргән җәймәне тарткалап:
- Бүгенге көндә иң олы мәсьәлә бер секретарь аны кабул итәргә тиеш. Шулай диде дә Миңнурый җәймәнең бер башына барып ябышты
Күтәр. Булат абый!
Әйтүләре булды, милиционер беренче секретарьның клеенка ишеген аркасы белән каплады Миңнурый аны очырып кына җибәрде, ишеккә аягы белән типте, ишек бу якка ачыла икән. Миңнурый җәймәне теше белән кысып күтәреп, бушаган кулы белән ишекне үзенә тартты Кемдер нидер кызып сөйли иде. бүлмә тәмәке төтене белән тыгызланган, алар да керде, телефон чылтырады. Кыска муенына өч-дүрт ияк элгән базык, юантык кеше, гимнастеркасын кысып бутан киң каешын тарткалап трубкага үрелде һәм «Әйе». «Тыңлыйм». «Алаймы’» дигән сорауларны шактый койгач, телефонын куеп, керүчеләргә карады Бюрога җыелганнар утырган урыннарыннан калкыттың идәндәге җәймәдә яткан Шәүкәтне карадылар... U1.D_
Миңа, диде беренче секретарь, әле генә НКВДдан шалтыраттылар. Бу иптәшләр анда хулиганлык кылып, тарткалашып чыт ып киткәннәр икән . Бюроны өзмибез Фролов!
Ул кычкыруга, җыелганнар алдында милиционер пәйдә булды
Иптәшләрне моннан чыгарып тор Карышсалар, конвой чакыр' Хәтта сугыш инвалидларына да бюроны өзәргә дигән сүз юк Барыгыз'
Ул. сүзне беткәнгә санап, аркасын керүчеләргә куеп тәрәзәгә оорыл- ды. Шәүкәт, иреннәрен чәйнәп, авылдашларына эндәште:
— Сез... чыннан да. чыгыгыз! Сездән гаеплене ясый күрмәсеннәр. Ә мин... мин алар белән үзем сөйләшермен!
Булат белән Миңнурый карышып тормадылар, башта кабул итү бүлмәсенә чыкканнар иде. бүлмәдәге тавышларның монда да чыгып җитүен чамалап аска ук төшеп киттеләр һәм ишегалдына чыгып бастылар Икенче кана күк күкри һәм аның дөбердәүләре монда да ишетелеп гөшә иде. Ачу килүнең төрле-төрле формалары бар һәм һәр очракта да адәм баласының ачуын белдерергә байтак әгъзалары ярдәмгә килә. Дошманының тапавы төбендә гайрәтле яшен яшьнәтергә йодырыгы бар аның, ачу уты чәчәргә күзләре бар! Ачу соңгы дәрәҗәгә җиткәндә вулканга әйләнә. Җиргә тибеп дошманының котын чыгарырга нык аяклар биргән Ходай бәндәләргә... Гомумән, сикереп куеп, иңнәрен уйнатып. үкчәләре белән тибәргә әзер булып адәм баласы гайрәтен төр- ледән-төрле ысуллар белән чәчә ала..
Бичара Шәүкәт НКВД бусагасы аша үтеп чыкканда ук дөрләп ут кабынган салам эскертенә әйләнгән иде. Эскерткә ут төшсәме? Аны сүндерер әмәл юк. андый эш бер Ходаның кулыннан килсә килер. НКВДдан райкомга кадәр араны «аргамаклар» юртып кына үтсә дә, салкынча жил Шәүкәткә кабынган утны сүндермәде, киресенчә аның дөрләвен генә көчәйтте.
«Бюро» дигәнне ул ишетмәде, мәгәр районның, тирә-юньнең баш кешесе катына барып кергәч, шактый кеше җыелганын һәм аларның инвалидны бик аптырап каршылауларын чамалады. Инде муенсыз секретарь аңа җилкәсен боргач. Шәүкәт күкрәгендә дөрләгән ут әллә нәрсәгә әверелде. Өч башлы дию пәриенең киң борын тишекләреннән атылган ут көлтәсе иде ул...
Шәүкәтнең ачуын белдерергә авызы белән теле генә калган иде. Ул бар нәфрәтен, ачуын, кимсенүләрен, гарьләнүләрен тавышына йөкләп кычкыра башлауга тәрәзә пыялалары зеңгелдәде, түшәмнән балчык коелды. идән такталары сыгылып-сыгылып алды...
Әгәр арадан бер кеше — К. авылыннан килеп бюрода катнашкан председатель Кәраметдин булмаса. белмим, бу ачыктан-ачык дошманлык. ызгыш-талаш. янау-куркьпулар ни белән бетәр иде икән. Чөй өстенә тукмак, сүз сөйләшүдән талашка әйләнгән бу әңгәмә дөрләгәндә секретарьга ярдәмгә Лапиков та килеп җитте. Ул. Миңнурыйны урамда күрүгә бармагы белән янап:
— Синең белән сүз бетмәде! Нокта куелмады! Сагай! —дип кычкырып узды.
— Нигә сиңа бәйләнә бу эт? — дип сорады Булат.
— Курка ул миннән, күп белә дип курка! Шуңа бәйләнә, — диде жене чыгып Миңнурый.
Шәүкәт тиз генә бирешмәгән, кадакка чүкеч белән бәреп торып, тәки кадак кереп беткәнче гайрәтен күрсәткән: «Әгәр авылыбызның күрке, толларның, ятимнәрнең өмете булган ил агасы Дәүләтша әкәне хәзердән азат изеп, бер гаебе дә юк дип Яланга кайтармасагыз, минем менә шушы яткан урынымнан кубачагым юк Теләсә нишләтегез!» — дигән.
Уйламагыз! Райком секретаре, шушы гадел сүзләрдән соң. үз хатасын танып үзгәргәндер дип өметләнмәгез! Алар ике башлык, ике үҗәт кәҗә тәкәләре — өстәл төеп парлап сайрадылар, хуҗаларына тәлинкә тотарга әзерләр бүлмәдә байтак иде. Куш кына, гарипне җәймәсенә 1өреп тә тормыйча баскычтан чыгарып атачаклар.
Ходай алдан ук һәммәсен күреп торган һәм шугһы мәхшәр кубачак урынга Кәраметдинне ирештергән.
— Туктагыз әле,—диде ул, маңгаеның сул ягындагы зәңгәрсу җәрәхәт эзләрен кулъяулыгы белән сөртеп. - Ашыкмыйк. Ипкә килик. Глеб 26
Иванович, сез дә тынычланыгыз! Архип Федорович! Сез дәүләт эшлек- лесе, депутат! Алай ярсып китү сезгә дә килешеп бетмәс.
Тәкъдимең ни9 Тәкъдимең? - дип парлап кычкырдылар НКВД башлыгы белән район хуҗасы
Дәүләтшә әкәне беләбез. Тырыш, итагатьле рәис. Инде бүтән юлы калмаган икән, әз-мәз игенне авыл арасына тараткандыр. Хәзерге көндә һәр колхозчы фронтовик ул! Ким дә түгел, аз ла түгел—фронтовик. Дәүләтшә әкәнең гамәлен шулай аклыйм мин. шулай гына кабул итәм дә. Тәкъдимем: хәзер үк рәисне азат итәргә, авылына кайтарырга, авылдашларын, бигрәк тә сугыш батырын тинтерәтеп йөртмәскә! —дип әйтеп салган Кәраметдин, һәм иелеп Шәүкәтнең тирләгән маңгаен сөртеп алган.. Берәү Кәрамны сак кына хуплаган, икенче берәү нык ук кушылган, тора-бара бюрога җыелганнар күмәк тавыш белән Дәүләтшә әкәгә «амнистия» сораганнар Лапиков белән Архип Федорович та жүлә- рләр түгел, эш болай көтелмәгән якка киткәч. «Азат итәргә», дигән карарга килгәннәр. Кәраметдиннең яхшылыгы моның белән генә бетмәгән. Булаттан сорашып. Шәүкәтне бәләкәй арбага яткырып алып килүләрен белгәч:
— Дәүләтшә әкә белән икесен дә ат белән озаттырам.- дигән. И-и. ниләр генә әйтсәләр дә. татарда бар инде юмарт күңелле тәвәккәл егетләр!
Дәүләтшә әкәне НКВДга барып алдылар. Үзенең котылып чыгуына да ул кадәр гаҗәпләнмәде рәис. Шәүкәтне күргәч исе китте, җылап җибәрде
- Ничекләр киләсе иттең син. бахыр?! Каян акылыңа килде бу? дип йөз тапкыр кабатлады. Сакалы җиткән, өс-башы таушалган, күңеле китек рәис, авылдашлары белән очрашкач, кайгыларыннан арынып, яшәреп, аруланып китте. Шәүкәтең аягы булырга тиешле урынга, кабык арба төбенә җәелгән печәнгә дә менеп кунаклагач, аның шатлыгының чиге юк иде.
Каян башыгызга килде бу, туганнар? Ничек Шәүкәтне алып киләсе иттегез? дип әче күз яшьләрен түкте Дәүләтшә әкә.
Тубыл-Ялан юлына, җәяүлеләрнен тузанлы эзләре өстендә озын сызык сузып арба тәгәри Арбада җәйрәп Шәүкәт ята. Аның хәлен сорашып борчымыйлар, ул юлдашларының ни уйлауларын болай да белә, һәм:
Арганнар онытылды, Дәүләтшә әкә! Нәни генә җиңү дә җанга ял өсти, көч бирә икән, икмәктер! дип әйтеп куя. Аның башы очына олаучы, курач кына үсмер утырган, артка йодырык булып йомарланган Дәүләтшә әкә сеңгән Булат белән Миңнурый аруларын онытып, талуларын саннамыйча. гүләп сызлаган аякларының авырлыгын сизмәмешкә салышып арба үрәчәсенә ябышып кайталар.
Ничек җиңә алдыгыз сез ул явы» секретарьны? Лапиковны ничек җиңә алдыгыз? дип инде ничәнче кат сорагандыр Дәүләтшә әкә. Сорый да җавап көтеп тә гормастан соравын тагын бер кабатлый
Күрәм. дары кебек кабынырга әзер секретарь! Хәзер шартлап ярылачак! Шунда мин ана балачакта ишет кән бер кыйссаны сөйләдем, диде Шәүкәт.
Кая. райком секретаре кадәр райком секретарен ипкә кигерә алган кодрәтле кыйссаны без дә ишетик, диде Миңнурый. чынлап ук кызыксынып.
Болай булган... Урманда гамьсез генә кура җиләге ашап йөргәндә дәү бер аюның түшенә һич көтмәгәндә әрлән сикереп кунган. Очлы, ерсез тешләрен аюның калын гнресенә батыра алмыйча яман ырылдый, талкына икән теге! Аю карап-карап торган да селкеп җиргә төшергән моны һәм әйткән «Аллаһе Тәгалә сине белеп гәүдәңне йодырык тиклем генә яра г кан икән Әгәр хаталанып минем гәүдә эләккән булса, син урмандагы бөгеп җәнлекләрне буып, пыран-заран китереп чыккан булыр
идең».— дигән. Менә син. секретарь, әле шушы бәләкәй генә төбәктә оаш булып утырасың. Зыян-зарар салырга хәлеңнән килә килүен. Әгәр сине Төмәнгә яки Мәскәүгә үк күтәрсәләр, ай-һай-һай! Син әрсез әрлән кебек кыланып илне харап итәр идең!» - дидем, һай, җене котырды секретарьның! Яраннары алдында әйттем бит!
Юлаучылар рәхәтләнеп шаркылдадылар, ат та күңеллерәк атлады, үзен әйдәп баручыларның күңел көрлеген ат та ярата, бахбайлар ул җәһәттән искиткеч сизгер җаннар.
«Дәүләтшә әкәне алып кайттылар! Дәүләтшә әкә кайтты!» — дип кычкырган Ялан малайлары янына тиз үк өлкәннәр дә чыгып җитте. Ат туктады, колакларын кайчыландырып, җыелган халыкка карады. Арбадан көч-хәл белән төшеп, оеган аякларын язарга теләп чүгәләгән рәисне апа-җиңгиләр кочаклап ук алдылар. Шуннан соң гына күзләр арбада тын гына яткан Шәүкәткә төште. Күпчелек аны беренче тапкыр күрә иде. сискәнделәр дә, сокландылар да. Каяндыр йөгерешеп мөгаллимә кызлар килеп җитте, алар сөенешеп Миннурыйны зыр-зыр әйлән-дерделәр.
Сөенче! — дип сикергәләделәр.
— Сөенче, сөенче!—дип сикергәләде малайлар.
Шулчак Дәүләтшә әкә дә, Миңнурый белән Булат та, чак егылып китмәделәр: арба янына, классташ кызлары белән җитәкләшеп. Фаягөл якынлаша иде.
29
убыл тирәсе авыллары гөж килде! Әле аның гөже күчә-күчә яңарып, яңа елларга кадәр адәмнәр теленнән төшмәде. Имеш, Ялан авылыннан бер кыз бала тайгада адашып чак кына үлми калган икән. Инде бетте, югалды, урман ашады, сазлык йотты дигәндә авылның бер әүлия карты төш күрә. Төшендә аның янына Җәбраил фәрештә иңә. һәм ул әүлия картны җитәкләп карурманга алып китә. Баралар болар, баралар, әллә нинди адәм үтмәслек чытырманлыкны аралыйлар, күлләрне кичәләр, бүтән чакта кош та кунарга базмаган сазлыклар да фәрештәнең аягы астында тирбәлеп-тирбәлеп кенә кала икән! Шуннан соң боларның каршысына бер иске йорт пәйда була. Ишегенә тай камыты хәтле алагаем зур йозак эленгән ди. Шунда фәрештә ак җөббәсенең кесәсеннән алтын ачкыч чыгара. Ул ачкыч каршысында ачылмый торган йозак юк икән, йозак шап итеп төшеп китә, ишек тә ачыла Керсәләр... түрдәге ап-ак җәймәдә ап-ак күлмәк кигән әкияти бер кыз бала йоклап ята икән. Әйтә икән фәрештә әүлия картка: «Менә, күреп бак. исән-сау. алып кайтып тапшыр ияләренә!»
Яланның үзендә бу хакта бүтәнчәрәк сөйлиләр иде. хәбәр авылдан чыгып киткәч аның рәвеше шактый үзгәрде һәм көннәрдән бер көнне шушы вакыйганы яланлыларга әнә югарыда язылганчарак кайтарып җиткерделәр.
Асылда бу имеш-мимешләрнең нигезе хак. дөрес тә иде
Көн эзләделәр Фаягөлне, иртә-кичләрен дә гик кенә ятмадылар, башта үзен, соңра ак сөякләрен күрә алсак та ярар иде дип тайгадан чыкмадылар. Тубылдан: «Чикләвек җыюны фәлән кадәргә арттырырга, фәләненче числога тапшырып бетерергә!» дигән күрсәтмә-янаулар тоташтан агылып торды. Алгарак китеп булса да әйтеп узыйк, шунсыз безнең язмаларда чишелмәгән бер мәсьәлә калыр: Дәүләтшә әкәне азат игеп, атка утыртып җибәргәч, райком секретареның атна буе эче борды, ә НКВД начальнигы Глеб Ивановичның теше сызлады.'Алар ике имза белән: «Халыкка законсыз таратылган икмәкне бөртегенә хәтле җыеп алып дәүләткә тапшырырга һәм сезгә элегрәк җиткерелгән чикләвек салымы планын өчләтә арттырырга боерыла. Сез әнә шул өчләтә арт
Т
тыруны күтәреп аласыз һәм. социалистик ярышка чакырып, район хезмәт ияләренә мөрәҗәгать кабул итәсез!» дигән катгый язуны җибәргәч кенә тынычландылар.
Бу боерык соңгы көннәрдәге Ялан авылын ураган тантаналы вакыйгалар арасында әллә ни колакны да ярмады шикелле: тапшырырга дигәч тапшырырга! Мөрәҗәгать белән чыгарга икән. әйдә, анысына да риза! Чукынып китсен!
Моңарчы Чырык Абдрахманнын күрәзә икәнен белмәгән икән яландылар'
Чыны шул: хикмәтле төш керде Чырыкка! Кабыклы яшь бәрәңге пешерт ән иде. аны бер габак чамасы төелә-төелә ашады да. рәттән биш чынаяк чәй эчте. Төнлә уянды, курка-курка гына ишегалдына чыгып нәни йомышын үтәде Күтәрелеп күккә карады, башы очыннан үтеп барган өзек-өзек болытлар кош өере булып күренде Аннан соң ашыгып-ашыгып өенә кердё дә иске юрганын башыннан ук бөркәнеп ятты Башын мендәргә салуга йоклан ia киме. Биек-биск бер йортта кемнедер эзли икән Әйбә1ләбрәк караса, чека йортында икән бит! Әнә. астан маңгай йолдызларын ялтырагын, бил кылычларын чыңлатып өч-дүрт кеше менеп киләләр. Ары тартыла Чырык. бире йолкына, һич качар, котылыр әмәл таба алмый. Текәлебрәк караса, бер гәрәзә шар ачык икән, шунда ташланды Чырык һәм тәрәзә янында гына үскән кәкере-бөкере каенны абайлады Кәкере булса да буйга үскән, озын, бик озын! Йортка терәлгән каенга Чырык үрелгән иде очын тотып га алды һәм каен кәүсәсенә күчеп аска карады., һәм ипләп кенә шуып та төшә башлады Бер бормага төшеп җитә, туктап асны тикшерә Бормаларның саны-исәбе юк. алай да Чырык туктап тормады, кәүсәне кулыннан ычкындырмады Тәки хафа- сыз-нисез шуып төште, җиргә баегы һәм шунда үзен Рәхмәтулла алачыгында дип белде. Озын каен алачык янында үскән икән. имеш. Хәл җыярга дип алачыкка керсә түр сәндерәдә бер кызчык йоклап яга Яхшылабрак караса бу кыз дигәннәре мөгаллим Мөхәммәт Уразаев- ныц адашып югалган кызы Фаягөл, имеш Тан йокысы сак була картларның. төше шушы урыша җиткәч, ул чәчрәп уянды һәм горып утырды, аркасын мендәргә терән калкынды һәм отак кына уйлады Күргән теше гаҗәпләндерде аны һәм ул төшен яхшыга юрады Чекадан качын каен башына очып дигәндәй кунды, һәм очы болытларга тигән биек-биек каеннан егылмыйча, имгәнмичә шуышын кагы җиргә төшеп җитте' Котылды! Рәхмәтулла карунның алачыгы да юкка гына кермәгәндер! Җитмәсә, адашын югалган кызны шунда дип күрде
Төше рас килер дип өзеп әйтә алмалы Чырык. әмма ләкин мәзкүр төшнең асылы бик кызыктыргыч, бик гә серле иле!
Соңгы вакытларда Чырыкның абруе какшап, нужа баскан авыл арасында барлыгы да онытылып торган чак иде Ир-атлар әз. карт-коры йөгәнгән. намаз-нияз кылып, сәхәбөләр тормышыннан бер-ике риваять сөйләп маҗикларның исен китерә юрган чак-заман түгел Туйлар юк. үлем-җитем булганда да исәп-хисап бик кечкенәдән бара, гүр сәдакасына бирелгән бер дистә күкәй белән сакал сыпырын куясын
Ә Чырык авыл арасында бәләкәй генә гаш кыя булып яшәргә күнеккән Начар сөйлиләрме аның хакында, яхшы гамәлләрен искә алалармы. аның өчен барыбер диярлек «Мин Фаягөлнең кайдалыгыи белом, төшемдә фәрештә белән очраштым Башымнан сөеп, сыйпап горды Җәбраи I вә әйтте «Ип Алла колы Абдрахмая! Син гомер •гомергә иманлы булдың, шуңа күрә Алла кушуы буенча бер изге хәбәр җигкерәм Авылыгызның адашкан баласы Фаягөл исемле кызның кандалыгын әй- тәм. Тыңла «Ул Бүре Рәхмәтулладан калган алачыкта, карурман эчендә!» Әгәр шушы хәбәрне чыгарсам’ Кыз анда булырмы, юкмы, ахыр чиктә моның кыйммәте дә шулкадәр генә Ә авы г арасында сүт таралачак! Очра гканнар Абдрахман әкәләре алдында бәге гә-сыгы га сә гам бирәчәкләр.. Әгәр шушы хәбәргә кушып тагын бер гайбәт өстәп җибәрсәм'*».
Абдрахманның юка башы уйлардан авырайды, зурайды
Ятагында тик кенә ята алмыйча сикереп торды, иске кәвешен уңын сулга, сулын уңга киеп интекте. Юка күлмәге өстеннән сидерәгән төссез иске чапанын салып урамга чыгып китте Бәхете, мөгаллимәләр үсмер балаларны ияртеп сәфәргә. Фаягөлне эзләргә китеп баралар икән -Кар- шыларына Чырык килеп чыгып, тын итеп алларына баскач, тегеләр тукталып калдылар. Тузган сирәк чәчләре өстенә майлы коймак кәләпүшен бастырып куйган, күлмәк изүе ачылган, чапаны төймәләнмәгән Чырык иртәнге сүрән яктылыкта әллә кайдан, тәмугтан качып чыккан албастыны хәтерләтә иле.
— Эзләргә китеп барасызмы? — дип сорады ул баллы-майлы тавыш белән.
— Эзләргә калды инде, - диештеләр кызлар.
— Ә мин, Фаягөл исемле кызның исәнлеген дә, кайда булуын да беләм!
Кызларның Чырыкны күргәч үк шикләнүләре бермә-бер артты, алар: «Тешләргә, чәйнәкләшергә тотынмасын тагын бу карачкы», дип, Чырыкны урап үтеп бер урынгарак җыйналдылар.
Кызларның өркеп читкә кагылулары Чырыкның кәефен генә күтәрде. ул. кыяфәтенә серлелек өстәргә тырышып, сары тешләрен ыржайтып, авызын ерды, колакларын селкетте.
— Әйе, беләм. юлын да күрсәтә алам.
Эзли-эзли гаҗиз булган, инде өметләре суына башлаган кызлар картның соңгы сүзләрен элдереп алдылар:
Соң алайса, алып бар безне. Абдрахман әкә!
— Үзең барып йөрмәсәң. юлын күрсәт! диештеләр.
Чырыкның бик күп әкәмәтләрен, этлекләрен белгән Сәрвәр ышанмады. башын гына чайкады:
Юри үрти ул безне! дип кулын селкеде
Бүген Чырыкны сүз белән ега торган көн түгел икән, ул җиңнәрен җилфердәтеп, кәвеше белән җиргә тибә-тибә:
- Аппарам дигәч, аппарам!—дип каурашты.— Менә хәзер өемә кереп, аны-моны хәстәрлим дә чыгам. Матри, мине көтегез!
Карт җилкенеп кереп китте, эзләргә баручылар төркеме икегә бүленде, сабыр гына барган кызлар ярсып бәхәсләшә башладылар.. Берәүләр ышана, икенчеләр «юк сүз!» дип кул гына селти. Чырык өеннән нәни генә капчык асып, нидер күши-күши килеп чыкты.
— Еракмы без барасы җир?—дип сорады Сәрвәр.
— Шактый ара булыр. Бала-чаганы ияртмибез. Ат җигәсе иде дә, каян аласың аны? Әйдә, күңелем һәрвакыттагыча бары тик яхшылык кына тели, Алла ярдәме белән барып та җитәрбез, алып та кайтырбыз, боерган булса.
Карт ышанып, ышандырып сөйләде ки, икеләнгәннәр дә барыр юлга төштеләр, авылны чыгып, кабалана-кабалана урманга барып керделәр. Абдрахман әкәнең үзе салган сукмаклардан йөргән кебек ышанып, һич икеләнмичә терек-терек атлавы, бераз барган саен итәген кайтарып танавын сеңгереп куюлары, җилкә капчыгына китап салып чыгуы, сәер дә. гаҗәп тә иде. Иң мөһиме, аңа ышанасы килә сәфәрчеләрнен. эзләүчеләрнең күңелендә өмет уятты карт, шул өмет аларга гуктап хәл алырга да рөхсәт бирмәде, бардылар да бардылар.
Абдрахманга таныш сукмаклар, таныш бормалар, таныш чокырлар иде бу тирәдә. Менә монда бер оя каз урлап алып кайтып суйганнар иде. Каурый-мамыкларын җил әле дә таратып бетермәгән! Симез каз ашап эче авырткан иде Чырыкның. Ел буена симез иткә карый алмыйча йөдәде карт. Хәзер менә салкын каз ите ашап бүксәне кашып утырасы иде Әйдә, менә Чырыкка ирешкән төнге фараз гына раска чыксын! Ярты авылның казлары аңа ризык булыр! Күрәзәчеләр, багучылар заманы Солдаткалар. толлар һәммәсе савылып аның катына йөри башлаячак! Барып
чыкмаса да ошбу спектакль аның данын күтәрәчәк. Шөһрәтен таратачак! Иншалла. алачыкны эзләп табарлар. Әнә теге каен чаукалыгында агарып поши башы ятып калды. Монда Березовка ягыннан урлап алып кайткан ике тайны кх иткәннәр иде.
Бу билгеләрне бары ул гына күрә, ул гына!
Кыз анда булмаса да. читенсеимәс Абдрахман. «Кыз монда булган!» дип, үз сүзен сүз итәрлек дәлилләр табачак
Юлдашларыннан берсе дә: «Абдрахман әкә, юлсыз урманнарда ничек шулай ышанып йөри аласың да, адәм күзенә чалынмаслык сукмакларны ничек күрәсең?» дип сорамады. Чырыкның моңа да җавабы әзер иде: «Фәрештәләр юл күрсәтә, балалар, барасы юлларымны да алар билгели!»—дип әйтәчәк иде.
Хикмәт-тамаша юл үткәндә булмаган икән әле. хикмәт җәйрап яткан күл кырын үтеп киткәч булды’ Кызлар тиз-тиз генә бит-кулларын юып алдылар, «инде озак калмады. Аллага шөкер!» дип әйткәч. Абдрахман әкәләренең изгелегенә, әүлиялегенә ышанып бетә язып Бүре Рах- матулладан калган алачык каршысына барып бастылар Абдрахман Чырык ишекне ачты һәм кызлар берьюлы куркынып кычкырдылар Алачык түрендә Фаягөл кызчык йоклап ята иде. Аны башта капшап карадылар: җылы! Тынын тыңладылар: сулый! Шуннан соң гына уяттылар. Кыз торып утырды, күзләрен уды һәм килүчеләрне күреп бер дә исе китмәде, әле йокысыннан айнып җитмәгән иде бала! Бераздан башланды ах-ухлар, тантаналы күрешүләр, кочаклашулар... Алачыкка тап булганчы ниләр булганын... Алачыкка тап булгач. Фаягөл үзенең күпме йоклаганын белми дә диярлек.
Ул:
Кердем. Өй булгач куандым. Хуҗалары кайтыр дип уйладым Күпме торсам да торам, хуҗаларны көтеп алам дип күңелеме ныгыттым. Төнлә аю килде. Якында гына йөрде, ишеккә якын килмәде, дип әллә ничә кат сөйләп алды. Ятып сөйләгәндә Фаягөл җанлы гына кыланган иде. торып аягына баскач ул чайкалып кит те. Сәрвәр апасына тотынды. Аны бу хәлендә үз аягы белән алып кайту турында уйларга да ярамый иде. Чырык та алҗыган иде. әмма тоташ мактаулар, хуплаулар. аның тапкырлыгына сокланулар аның күпне күргән башына баллы яңгыр булып яуды. Үз гомерендә шушы кадәр мактауны ишеткәне юк иде картның, ул сөенеченнән күз яше чыгармыйча гына җылап га алды.
Абдрахман Чырык әллә кай җирдән күгәргән балта габып чыгарды, беләк юанлыгы ике колга кисеп, иске бер җәймәне шулар арасына тарттырып бәйләделәр. Фаягөлгә носилка шул булды. Кызны алмаш- тилмәш күтәрергә булдылар.
Үзен тирә-якның әүлиясе дип игълан игәр өчен Фаягөлне эзләп табу гына җитмәячәген чамалый иде Абдрахман карт! Тагын бер гамәл кылып, изгелеген күрсәтеп өлгерәсе иде! Менә шуннан соң аның эш юре худка китәр иде. Таягы белән киң тайганы үлчи-үлчи кайтканда аның башына кыю гына бер фикер килде һәм ул. беренче форсат чыгуга ук. шуны сынап карарга булды.
Фаягөлнең никадәр вакыт югалып торып, янәдән исән-аман кайтуы авыл өчен тарихта күрелмәгән вакыйга булды
Фаягөлне төн ката карап чыктылар Уянып су сорагач, кайнар сөг бирделәр, гаң алдыннан мунча өлгертеп. Мәүлия белән С әрвәр алмаш- тилмәш чаптылар. Йомшак себерке Фаягөлнең гәнен рәхәт иркәләде. Зилә кызның аркасын йомшак мунчала белән сабын лап ышкыды юды
Кичкырын. үзегез белгәнчә. Дәүләтша әкәне алып кайтып җиткерделәр Бер-беренә ялганып киткән сөенечле хәлләр Я ган авылын ы күптән күренмәгән бәйрәм ясады һәм Чырык бу күңелле ыгы-зыгылардан, адәм балаларының УЯУЛЫГЫ кимегәннән файдаланып калырга, соңгы көннәрдәге вакыйгаларны үз файдасына борын җибәрергә уйлады «Җә
браил фәрештәне юлдашың итеп игълан иткәнсең икән, син анын исеме белән әллә ниләр кыла аласың. Абдрахман!» — диде ул үз-үзенә.
Дәүләтша әкәне каршылау вакыйгасыннан да файдаланып калырга кирәк иде аңа!
Ул бер читтәрәк йөргән Мәүлиха янына барып басты. Каушаган хатынның күзләренә карады. Туры карады, туры карап Мәүлиханы каушатты. Чырыкка әнә шул гына кирәк иде дә!
Омскига барып ирен лазаретта калдырып кайткач та авыл нык ук гөжләгән иде. Атна-ун көн Мәүлиха урамга чыгарга, кеше күзенә күренергә кыймыйчарак та йөрде. Авыл авыл инде, кая барасың да авылдашларыңнан башка башыңны кая бора аласың9.. Урамына^ да чыкты Мәүлиха. элеккечә артын уйнатып, түшен киереп йөри дә башлады. Авыл Шәүкәт белән булган хәлне онытмаса да телләрдән төшерде. Инде кайтып. Шәгъбикә белән еш-еш очрашып, колагы ишетә башлаган Булатның теле дә ачылганын белгәч. Мәүлиха ирен Омскида калдырып кайтуына сөенде. Кая ул, авыл арасында сасысы чыккан Шәгъбикә белән торамы соң аның яшьлек дусты Булат! Көннәрдән беркөнне барыбер Мәүлиха янына кайтачак әле ул. Шулай дип юатты күңелен Мәүлиха, шуңа ышанды, яман гамәлләрдән сагайды, күрше-тирәгә гел яхшылык, өзмәс эшләр кылырга ашкынды.
Каян, ничек Булатның башына ул тиле теләк килгәндер! «Булат Шәүкәтне барып алырга җыена икән».— дигән хәбәрләр таралгач, ул бот чабып көлде дә кинәт башын кысып тотып тирән уйга калды. Әгәр дә бу хәбәр чын булып чыкса9 Булат барып җитеп анын ирен алып кайтса?.. Мәүлиха йортына төшерерме ул аны, әллә башка берәр уе бармы?..
Булатның сәфәр чыгып китүен Мәүлихага көне-сәгате белән китереп җиткергәннәр иде. Иң читене Шәүкәтне авылга алып кайтып. Булатлар йортына кертеп салгач булды. Җитмәсә, бәла өстенә каза дигәндәй, аның аяксыз-кулсыз Шәүкәтен сылу бер татар кызы озата кайткан иде. Әнә шул кыз җан көеге булды да инде Мәүлиха өчен! Әле гарип-горәбә булса бер хәл. «аптыраганнан кодагый, иргә чыгасы юк. тагылып кайткан шунда бичарага!» дип юаныр идең, юк шул, кыз нәзек билле, сылу вә зифа иде. Урамнан үтеп барганда ир-ат кына түгел, хатын-кызлар да борылып карап калалар, «ай-һай!» дип тел шартлаталар.. Шул бала, мәрхәмәтле вә шәфкатьле кыз. тегендә дә караган аның ирен, үз иткән, җитмәсә ияреп тә кайткан. Авыл арасында: «кыз Булат абыйсына гашыйк булган икән»,- дигән гайбәтләр дә йөрде. Бу хәбәр дә Мәүлиха файдасына түгел иде. Көннәрдән беркөнне дөньялар үзгәрер дә Булат аңа борылып кайтмый калмас, дип уйлый иде Мәүлиханың әрсез күңеле...
Фаягөлнең табылуы. Дәүләтшә әкәнең котылып кайтуы, алда әйткәнебезчә. зур бер бәйрәмгә әйләнде. Бәйрәмнең үзәгендә Чырык Абдрахман да. Фаягөл кызыкай да, ахыр чиктә Дәүләтшә әкә дә түгел иде. Көннең батыры булып аның Шәүкәте калды. Аяксыз-кулсыз гарип ерак юлга чыгып китеп, бик күпләр ишеген кагарга да кыймаган НКВД, райкомнарга бәреп кереп, олы-олы начальникларны тез чүктереп, баш идереп, әллә нинди гамәлләр кыйратып кайткан лабаса! Хәзер, моннан соң, шушы кичтән соң бик озак вакытларга кадәр халык телендә аның Шәүкәте булачак. Сабан туе батырларын бер җәйдән икенче җәйгә кадәр телләрдән төшермиләр, мактап сөйлиләр, аларга атап җырлар чыгаралар. Ә аның ташлап калдырган ире Шәүкәт турында бәет чыкмас дисеңме? Шәүкәтне мактарлар, ә Мәүлиханы эттән алып эткә салырлар...
Ничекләр яшәрсең шул чагында?
Улы үсә һәм кон аралаш:
Әйдә, әни, әтине алып кайтабыз, дип җылый - Малайлар мине үртиләр, әтиегезне урамга чыгарып ыргыткансыз сез, диләр
Бүтәннәр дәшкәндә, башкалар тешләгәндә ырлашып җиңә алган Мәүлиха малае алдында көчсез, чөнки малай ни әйтсә дә дөресен әйтә...
Ул Чырык Абдрахманның күзләрен челт-челт йомып халык арасыннан кемнедер эзләвен тойды. Сизү әгъзалары сон дәрәҗәдә сагайган иде Мәүлиханың. Картның үзе янына килеп басканын да аңлады. Әйтер сүзе барлыгын да абайлады. Соңгы вакытта беркемнән дә ягымлы сүз ишетмәгән. колагы катылыктан саңгырауланган Мәүлиха йөгереп китәргә, качарга дип аягын атларга җыенган иде дә. урыныннан купмады . Соңыннан ул бу хәлне болайрак аңлатты: «Аяк табаннарымны ябыштырды да куйды Абдрахман әкә. Сүз дә әйтә алмыйм — телем аңкауга ябышты, авыз эчем эссе көндәге күлләвек кебек кипте. корыды. Кулым да селкенми, башымны ла бора алмыйм, валлаһи! Илаһым дим. жанымны ал шушы минутта, коткар минек тәмут җәзаларыннан дип ялварам. Юк. Чырык янымнан китми, караган да каткан Ә күзләрендә әллә нинди утлар яна. чәчләре кыймылдый явызның. Иелде дә колагыма пышылдарга тотынды. Тыны—ут. сүзләре таш. «Тыңла мине, и Алла колы Мәүлиха!» диде. Тыңлыйм. Тыңламыйча кая барыйм «Син. ди. бик зур языклысың! Сугыш корбаны тәрбияләүдән баш тартты синең гөнаһлы җаның' Сугыш корбаннары алар Ходайның күз уңында торган якыннары, ди. Бу языгыңны юар өчен бер генә юлы бар. ди Ишетсен колагың: бер генә!» ди. Нинди юл ул дип тә сорамыйм, телем әйләнми, дер-дер калтырыйм. «Ирең Шәүкәтне үз йортыңа алып кайтып аның гомере азагына чаклы тәрбия кыласың, ди. Бу минем әмерем түгел, мин сиңа үземә тапшырылган Җәбраил фәрештәнең әмерен генә житке- рәм».— ди.
Хикмәги Хода. Дәүләтшә әкә өенә кайтып китте. Фаягөлне Мин- нурый җитәкләде. Әнә Дәүләтшә әкәләрне кайтарган олау китеп тә бара, атның койрыгы гына җилдә җилферди. Тирә-юньдәге базар таралды. Мәүлиха белән Чырык урам уртасында икәүдән-икәү генә басып калдылар. Иң гаҗәбе шул булды ки, аларны беркем дә күрмәде, берәү дә атап эндәшмәде
Бәләкәй арбага салып Шәүкәтне дә алып кайтып киттеләр. Булат белән Мәрзия елмаешып аңа ниләрдер әйттеләр Ә Мәүлиханы күрмәделәр бугай, югыйсә кул арбасының бер тәгәрмәче аның башмагының башын таптап узды. Берзаман Мәүлиха исенә килеп Чырыкка караса. Абдрахманның эзе дә юк. Ялан авылы йортларының өстеннән, түбәннән генә бер койрыклы йолдыз очып үтеп бара
Мәүлиха белгән догаларын кабаглый-кабатлый җан-фәрманга өенә чапты.
Төне буе йокламады бичара хатын, төн шактый салкын булса да манма тиргә батып яткан урынында боргаланды, чүмече-чүмече белән салкын су чөмерде Күкрәгендә әллә нинди сызлау яралды, ул дым гы куллары белән имиләрен уып карады, чалкан ятты, әйләнде, тәненнән өзмәс тир акты. Тагын торып рәттән ике чүмеч су эчте Башын бер уй тукыды: «Иртәгәдән сиңа тыныч яшәмәк юк. бел. моннан ары син авыл арасында тәмуг кисәве! Халыкның каргышы башыңа төшкәнче, иреңне алып кайт, тәрбиялә!»
Караңгылы-яктылыда ишек шакыганны еи эчендәгеләр берьюлы ишеттеләр. Ин әүвәл Шәүкәт бахыр ишетте Булатны йә Мәрзияне уятырга дип җыенганда. Мәрзия үзе «Ишектә кемдер бар!» дип. Булатка эндәште. Булат барып оялды ишеген ачып җибәрсә, ишек борысына сөялен тын гына Мәүлиха басып тора «Юк. Булат, сине эзәрлекләп йөрмим каушама, зинһар Мин Шәүкәте алып кайтырга иш килдем Бар сораш’, белеш кайтырга ризамы ул, юкмы’ Рига икән, халык кузгалганчы озатыш. Теге кыз да барсын' Ничек, ничек багарга кирәклеген өйрәтсен Кыз бераз бездә торып торса да ярый», диде Киенеп өлгергән Мәрзия дә ишеккә килеп җиткән иде. ул Мәүлиханын соңгы сүзләрен ишетеп кычкырып ук җибәрде «Барам, бармыйлармы соң’ Шундый изге т слоте булган кешегә булышмыйлармы соң?» дип такмаклап диярлек җылап алды
Ни өчен бар булган ир-атларның Мәрзиягә тартылуларын, аңа талпынуларын шунда гына аңлады Мәүлиха: тавышы матур икән кызның, һәр сүзе йөрәккә үтен керерлек ягымлы икән!
Шәүкәт, чиста урында, тәрбиядә яшәсә дә, гомеренең азагы (урында да уйлый иде, үткәннәренә түгел, алдагы тормышына барып-барып кайта иле. Бүгенгә ярый, Мәрзия дә янда, Булат та түзем, әмма ләкин гел-гел болай булып тормас ич! Шәүкәтнең чирләп авырып китүе дә ихтимал. Картлык килер, көч китәр, ул чакларда кемгә таяныр ул бичара?..
Борын очын тешләп өзүгә үкенгән вакытлары булса да. ул киләчәк тормышын Мәүлихага китереп җиткерә ала иде. Уртак балалары бар ич аларның. уллары! Менә кемдә Шәүкәз бичараның соңгы өмете! Соңгы куанычы әнә шул бала аның! Тик аның өчен бала ата янында, аның белән бергә үсәргә, атаны яратып өлгерергә тиеш Ә баланың мәхәббәтен яулап алу җиңел түгел. Гарип ата белән бала арасы үзе бер табышмак ул!..
Шулай итеп. Мәүлиха да Булатның биек бусагасын атлап керде, һәм менә өйдәгеләрнең өчесе дә көтеп торган сүзне әйтә алды .
Булатның куанычы бөтен түгел иде. Шәүкәт хатыны янына кайтып киткәч. Мәрзия нишләр? Шул сорау аны сагайтып, борчып тора иде.
Сораулар сорау белән, әмма ләкин тормышның һәркемгә кулай кануннары бар. Аларның берсе, беренчесе- шәфкатьлелек. Бүген Булат нигезендә шул гамәл берләштерә иде аларны
Шәүкәтнең озын-озак җыенасы юк, инде сыналган кул арбасына мендәр юрганы артыннан үзе дә чыгып ягкач, бер генә сүз әйтте ул:
— Азагы хәерле булсын, азагы!..
Мәрзия Мәүлихаларда атна чамасы яшәде, Шәүкәтне ничек юындырырга, ничек йомыш-юлларын үтәргә кирәклеген өйрәтте, ризыкның төрлесен ашатып күрсәтте Мәүлиха аның хәрәкәтләрен кабатларга теләсә дә әллә ни бүрттерә алмады, кашыгыннан шулпасы урынга түгелде, юынырга дип чишенгәч, иренең җәрәхәт эзләрен күреп, ирексездән күзләрен йомды.
- Мин шуның өчен ашыгып китеп бармадым. Мәүлиха апа,— диде Мәрзия, икәү генә ишегалдына чыккач, аның җәрәхәтләренә күнегү кыен. Мин байтактан яралылар арасында! Жәллим мин аларны, жәлләгәнемне белдермәскә дә көчем җитә. Син дә белдермә!
Мәүлихалардан ул тагын да чибәрләнеп кайтып керде. Булат кызны дүрт күз белән көтә иде, кайткач өрмәгән җиргә дә утыртмады. Менә. Булат өендә, икәүдән икәү генә калдылар. Кара-каршы утырыштылар. Сүзләре тиз генә ялганмады, кыз да. Булат та бер-берсен түгел, үз- үзләрен сыныйлар кебек иде
Булат абый! —дип башлады сүзен Мәрзия.—Син мине әйбәтләп кенә озат инде Озак кунак булдым. Болай ук торырмын дип уйламаган идем, торылды. Мәшәкатьләр чиксез булса да зарланмыйм, мин шушы бәхетле мизгелне — Шәүкәт абый белән Мәүлиха апаның кавышуларын көттем. Беләсеңме. Булат абый, кичә аларның уллары нәрсә диде?..
— Нәрсә диде, Мәрзия җан?
— «Әти, башта мин синнән бик курка идем. Ә хәзер мин сине бик яратам! Әтиле булдым ич. Теге очта бер малай бар, бездән олырак инде, усал малай. Әтисе дә бар аның. Аны сугышка алмаганнар. Ә безнең беребезнең дә әтиебез юк иде. Тукмый малай безне! Бакчаларына алып керә, бездән бәрәңгеләрен утата!.. Хәзер менә тиеп кенә карасын! Син, әти, аның арт сабагын укытырсың бит?» Улы авызыннан шушы сүзләрне ишеткәч. Шәүкәт абыйның ничек куанганын белсәң син! Мин дә сөендем Хәзер Шәүкәт абыйның гаиләсе бар: хатыны, улы үз янында Инде миңа кайтып китсәм дә була
Булат акылсыз ир түгел. Мәрзиянең 1ел төбендә әйтеп бетерелмәгән, үзе өчен бик кадерле ымнар барын сизә. Эх. хәзер аның күңеленә ачкыч яратып, юл салып, дөньядагы иң кадер.ie сүзләрне ишеттереп. \йларын
тушы Ялан ягына гына юнәлтәсе иде' Булат сизә хәзер иң кирәкле вакыт җитте, шушы кадерле мизгелдән файдаланып калса кала Булат, юк икән. Мәрзия китеп барачак. Булатның җибәрәсе килми Мәрзияне, шушы кыен вакытларда Шәүкәтне багып кыз үзенең күңел дәрьясының киңлеген, бөеклеген күрсәтеп өлгерде Кемгә тәти тагын мондый хатын? Мәрзия белән булганда киләчәктә әллә ниләр көтсә дә куркыныч түгел. Яхшы хатын уртача ирне дә кеше итә. яхшы хатын ин ышанычлы терәк. Мәрзия шикелле кызлар йөз елга берәү генә туадыр
— Йә, Булат абый Мин синең сүзеңне көтәм. Ни уйлыйсын?
- Мәрзия кадерлем Уем бер генә: ничек итеп сине куркытмыйча, өркетмичә төп сүземне әйгим икән, дип баш ватам
- Әйт. Боргаланма, сыргалама, әйт тә бир. Булат абыем!
Мәрзия! дип эндәште дә Булат, тотлыкты. Әйтерсең бер сүз ярамас, икс сүз ычкындырырсың — - бөтен эшне бозып куярсың
Әйтеп бетер. Булат абый
— Китмә, кал минем янда. Гомерлек ярым бул.
Күтәрелеп бәрелмәде Мәрзия, җавап бирергә дә ашыкмады, аның йөзен тагын да матурлап, баетып нур йөгерде, күзеннән дөньяны яктыртып очкыннар чәчелде, ул җавабын әзерләп тирән генә көрсенеп тә алды.
— Ир-атларны беләм дип әйтмим, минем аралашкан ирләремне үзең күрдең. Мәҗрүхләр, моңлылар иде алар Миңа алардан «яратам» дип әйткән ир-ат булмады. Әтине дә ай күрде кояш алды Без йорт ia. әни канаты астында ятим үстек. Якыннан белгән, төрле гамәлләр башкар! анда күргән бердәнбер ир-ат моңарчы син булдың. Булаг абый Мин сиңа ышанам! Ни әйтсәң дә, әллә нинди тузга язмаган әкиятләр уйлап чыгарсаң да синең сүзең миңа акыл, гыйбрәт. Синең белән яшәгән хатын бик бәхетле булырга тиеш. Син ялгыз кеше булсаң, ике дә уйлап тормас идем, Булат абыем, хәзер үк муенына асылыныр идем Әйе. әйе. син мине аңларсың, әле дә кулларым янып-кычытып юра
— Соң, эш нидә? Әгәр син риза булсаң’.
Юк. Булат абыем. Начармы-яхшымы. Шәгьбикә апа синең хатының. Син аның хаталыкларын гафу ит. түреңә алып кайт Бергә-бсргә яшәгез... Әгәр яши алмасагыз. соңгы чигенә җитсәң, хәбәр сал шунда ук килеп җитәрмен.
һәм Мәрзия беренче вә соңгы мәртәбә Булатны кочаклан алды, егет куенында эреде, әмма онытылмады. Иреннәр иреннәрне яндырып мәхәббәт очкыннары чыгаргач, ул җитезләнеп аның кочагыннан чыкты
Шул көнне үк Булат Мәрзияне юлга озатып калды
Яхшылык бакчасында һәрвакыт шәфкать агачлары җимеш бир.» Яман чирләр генә түгел шәфкать-мәрхәмәг хисләре дә йогышлы була, тирә-якларда. күршеләрендә яхшылык күреп яшәгәндә яманнарның җаны да агара, арулана Мәрзиянең кайтып китүе дә. Булатның аны калырга үгетләве дә, кызның китәр алдыннан Шәгъбикәгә күрсәткән изгелеге дә авыл арасына чыкмады гүгел, бу хәбәрләр, гадаттәгечә, бераз үзгәртелеп, чак кына арттырып япа-ялгыз яшәп яткан Йомабикә абыстайның мүк үсә башлаган колагына барып ирештеләр Бер яктан Чырык кылган изге гамәлләр. Мәүлиханың ирен үз йортына алып кайтып тәрбия итәртә тотынулары. Миннурыйның. Булатның чаялыклары Йомабикә абыстайның йөрәген ярсытты, йокысын качырды.
Уйлады, төрлечә үлчәп, кисеп азапланды, уйлаган саен башы ныграк буталды, ахыр чиктә, бисмилласын әйтеп I обәйбә буйдакларга китте Барып керсә, йорт хуҗасы өйдә юк. тәрәзә пәрдәләре төшерелгән. Шагъбико бер башы, кырыйлары качан агач бадьяннан төе.га-пх-ла ботка ашап утыра Күреннелор. ары-бире сей ..................................................................... пслор авыл х.нх.р i..pt
тирженнон йөгерен кено утдылар Йомабика чойдан баш гарггы һ..м Шәгьбик.на якынрак күчен утырып, ике-оч кон ахряаген ногыгын башлады.
- Нинди чибәр пар идегез бит сез, Шәгъбикә! Булат белән урамнан узып китсәгез бөтен кешенең күзе кызыгып яна иде. Унган бит син. Шәгъбикә! Дөнья көтә ала торган булдыклы хатын. Авылда гына түгел, тирә-юньдә син бер генә. Гыйззәтбану түтине баладан йолып алуыңны авыл бүген дә сөйли И. мин кылган яхшылыкларны саный башласаң... Менә шул. буласы булган—буявы уңган. Интектермә Булатыңны, кайт янына. Гомерләр бик кыска, үтә дә китә. Булат ир итмәслек ир түгел, бергә яшәгез, син аның хаталарын оныт, ул да синнән гелән яхшылык күрә башласа, гөнаһларыңны ярлыкар. Бел—ирләрнең кадере арткан замана! Булатның базары төшкәне юк. Кайт өеңә.
Шәгъбикәнең әллә шушы сүзләрне ишетергә зарыккан идеме күңеле, аны әйтү кыен, аның Гобәйбә буйдак белән эч серләрен ачып сөйләшкәне булмады. Йомабикә абыстай авызыннан чыккан сүзләрне шешә кочаклап кына йокларга күнеккән Гобәйбә белми дә иде шикелле. Йомабикәне Шәгъбикә бүлдермәде, тыңлап бетерде дә җыена да башлады.
Шәгъбикәне Йомабикә өенә кадәр озата барды, үз кулы белән хатынын Булатка тапшырды. Хатынының бер әйләнеп кайтасын белә иде Булат, аны-моны әйтмәде. Ак димәде, кара димәде, алар ипләп кенә яши башлагандай иттеләр. Күрше-тирә бер нәрсәгә игътибар итте: Булат хатыны белән мунчага бергә барып йөрмәде...
Йомабикә Булатлардан туры гына өенә кайтмады, уйлаган эшләренең һәммәсен дә җиренә җиткереп бетермәгән иде әле.
Ул барып кергәндә Мәүлия мәктәптән кайтып җитмәгән иде. кызын сабырсызланып көтеп алды Йомабикә. Көтеп алды да аның ай-ваена карамыйча алып та кайтып китте.
— Сугышлар бетәр, аеры-чөере килеп йөри торган дәверләр артта калыр. Кавышу-күрешү заманы килер. Адашкан казлар сыман икебез дә ике читтә йөрмик әле. Фаягөл белән булам дисәң, үз йортыбызга ал. мин каршы түгел. Карармын, багармын. Мин синең анаң булудан туктадыммы әллә? Әнә, Ташкәй дә шуны яза: «Бергә торыгыз, мине бергә каршылагыз. Югыйсә, кешедән оят», ди.
Мәүлия яшьле күзләрен сөртеп, әнкәсенең кочагына кереп киткәнен абайламый да калды.
Йосыф та нәкъ шушы сүзләрне язган иде аңа.
30
ртеш дулкыннарын ярып килүче пароходны күргән Ялан халкы яр буена агылды. Сугыш чыкканнан бирле пароходлар бик сирәк сәлам бирә иде Ялан авылына. Бердән, бүген пароход килергә тиеш һәм шуңа утырып Ялан фронтовикларыннан берничә кешенең кайтуы көтелә!
Ир хатыны булган көннәреннән чордаш кызларыннан бераз читкә тартылган, ал белән ялны оныткан, нужа камытын киеп көне-төне эшләп, йөзен сары баскан, ияк асларына күгелҗем сырлар йөгергән Сәлимә дә бүген җанланган Ул яшьлек дуслары янына ерактан ук кулларын бол- гаштырып килде, ябыклыгын, муен сырларын күрсәтмәс өчен кояшка арты белән басты. Әнкәсе янында күбәләктәй уйнаклаган кызы Гөлчәчәкнең күзе карлыгачларда. Ярны чуарлап оя тишкән бу кошлар кешеләрдән куркып та i ормыйлар, яр буена җыелганнарның колак төпләреннән выжлап очып узалар, канат очларының сызгырганы да ишетелеп кала. Кошлар хәрәкәттә! Кояштан күзләре чагылмый торгандыр шул. кояшка карап кинәт текә күтәрелеп китәләр дә. аска томырылып төшәләр, ярны эре шадралы бит кебек чуарлаган тишекләрнең берсенә кереп югалалар.
Сәлимә кызлар белән сүз дә алыша, ә күзе яр кырында ялгыз торып калган өянкене беренче тапкыр күргәндәй озаклап карап та тора. Язгы 36
И
ташкын сулар аның тамырын юып-юып шәрәләгәннәр, шуңамы аның оч ботаклары корый да башлаган. Түбәндәрәк куыш яралганга яр ыржаеп ярылып та киткән. Шатлыктан кәҗә бәтиедәй сикергәләгән кызыен Сәлимә кулыннан тартып туктатты.
Гөлчәчәк, ярның ярыгын күрмәдеңме? Якын йөрмә, җимерелеп төшмәсен. Барма анда!
Якынаеп ук килүче пароход палубасында яшел гимнастеркалар күренүгә, яр буена сибелгән каршылаучылар яулыкларын чишеп болгый башладылар. Гөрле төстәге яулыклар җилфердәп болын чәчкәләренең җилдә бөгелеп-сыгылып тирбәлүләрен искә төшерде. Кемдер гармун сыздырып җибәрде, берәү ау мылтыгыннан атты. Бүгенгәчә мылтыгын кем саклады икән? Мылтыкларны НКВДга җыеп алдылар, урманнарда бандитлар күренә башлауга. Тубыл тирәсендә мылтык тотарга рөхсәт юк иде.
Пароходның борыны ярга терәлүгә, олысы-кечесе этешә-төртешә шунда ябырылды. Тар траптан чайкала-чайкала төшүчеләрне кочаклан алып китә тордылар, һәркем үбә. коча, җылый. сораша.
Исән-сау кайттыңмы?
— Безнекеләрне күрмәдеңме?
Балам очрамадымы?
Туктасын әкә җавап бирү урынына җиргә егылды, йөзтүбән капланды, җир туфрагын үбәргә тотынды.
Туган туфракка кайтып егылыр көннәр дә бар икән.
Аннан соң гына халыкны ерып үтеп сыңар кулы белән хатыны Өннәне кочагына алды, аның кар яуган, кар төсенә кергән чәчләрен үте. Гөлчәчәк йөгереп килеп бабасының муенына сарылды. Сәлимәнең күз яшьләре дә елга булып акты, ул: «Әткәем, әткәем!» дип кабатлады.
Туктасын күз яшьләрен ерак яшерергә өйрәнгән иде инде, кызының аркасыннан кагып, юатып:
Бетеренмә, кызым. Кайтыр, насыйп булса. Маннур кияү дә кайгыр. дип кабатлады.
Алинең хатыны тәбәнәк буйлы ирен култык астына кыстырды да. читләр каптырып китә күрмәсен дигәндәй, тизрәк кайтырга ашыктыра башлады. Әтиләре исән-сау пароходтан төшкән бала-чаганың түбәләре күккә тиде, әткәләренә ятсынып караучылар да. бөтенләй танымаучылар да бар иде. Гөлчәчәк белән Фаягөлгә әлегә бәхет тәтемәде. Алар көткән кешеләр бу пароходта юк иделәр.
Туктасын әкә артыннан, култык таягына авырлыгын салып, уң аят ы тездән өзелгән Сәмукъ чыга иде. абынды да егылып ук китте Аны күргән Гөлсем әби әйтә куйды
— Ә-ә-ә! Сәмукъ икән! Утызынчы елда безне раскулачивать итеп, сыерыбызны галап чыгып барганда мине тибеп еккан аягыңны калдырып кайтып киләсең икән. гуй. Каргышым белеп төшкән икән Балаларымны сөтсез калдырдың, икәвесс ачтан үлде, җаннары оҗмахта булсын бә- бекәйләремпең. Күз яшьләремне Аллам күргән, сине җәзасыз калдырмаган!
Күкрәгендәге Ленин орденын ялтыратып, ике рәт игеп тезелгән медальләрен чыңлатып пароходтан иң соңгы кеше булып Айсетдин төште. Гимнастеркасы таза гәүдәсенә ятып-сыланып тора, хром тегенең кунычлары кояппа елык-ялык килә, маңгаена кызыл тасма беркетеп баш очына бөдрә бәрән бүрек чәпәгән, киеме, тотышы тирә-юньгә ямь биреп тора иде Башта аны танымадылар. кулын каш өстенә куеп төшүчеләрне берәмтекләп күздән үткәреп торган Гыйззәтбану түти беренче булып төсмерләде. _ .
Бәрәкәт укытучы Айсетдин түгелме соң оу Кара син аны. кияү егете булып кайтып килә Өч елдан артык хәбәрен булмый горды, кайларда сугышып йөрдең шулай озак’ Пик хат язмадың’
Айсетдин рәхәтләнеп елмайды
— Үлеп терелдем диярлек. Партизаннарда булдым,— диде егет, каушавын белдермәскә тырышып.— Партизаннарда идем.
Теле тотлыкмады, әмма йөзе куырылып китте, куллары тирләде. Аның дымлы учын кысып күрешкән Гыйззәтбану түти дә аптырабрак калды. Бәлки әле кешенең бөтәеп бетмәгән яралары сызлыйдыр, ә мин җүләр юк-барны сорашып торам, дип эчтән үзен тиргәде. Шуннан соң гына Айсетдиннең күкрәгендәге тәрене төртеп күрсәтеп сорап бакты:
— Монысы нәмәстәкәй була инде, балам?
Польша партизаннарының бүләге.
Алай икән! Син фашистларны нык кырган, ахрысы, мондый бүләкне күргән юк иде.
Кызлар Айсетдинне урап алдылар, Айсетдиннең орден-медальләрен саный-саный телләрен шартлаттылар.
— Айсетдин абый, нинди герой булгансың син! Күз тимәсен! — диде үзенең кыюлыгынн^ң кызарынган Мәүлия.
Тырыштык, сеңлем, тырыштык!—дип кабатлады кызлар боҗрасына эләккән Айсетдин. Ул Гыйззәтбану түтидән ятрәк ычкынырга маташты, ләкин түтәйнең суы саекмаган иде әле, ул Айсетдин барган шәпкә адымнарын ешайтты.
Ашыкма әле, Айсетдин улым. Йосыфым турында сорашырга өлгермәдем. Аның да быел хәбәрләре аксап-туксап кына йөри... Сәгьдетдин әкәңне дә алдылар, карт дип, сырхау дип тормадылар. Трудармиядә генә булса да, бәлки, күзеңә чалынгандыр? Менә сине дә үлде дип язганнар иде, томтап торган егет булып кайткансың, сөбханалла.
Айсетдин юлына туры килгән таш кисәген алып Иртешкә ыргытты.
Әнә шуның кебек югала инде адәм баласы. Кеше — тузан бөртеге ул. Әйттем ич, мин дошман тылында, партизаннар арасында сугыштым. Ялан кешеләрен түгел, якташлардан да берәүне дә очратмадым.
Гыйззәтбану түтинең төпченүеннән туйган Айсетдин кызлар арасына кереп шылырга ашыкты. Ачуы кабарган түти мөгаллимнең дорфалыгын, үзен саннамавын бер дә кичермәде, әйтәсе сүзен Айсетдиннең артыннан кычкырып калды:
Юк. минекеләр тузан бөртеге дә. суга төшеп югала торган таш та түгел. Аллаһы боерса, һәммәсе дә кайтырлар. Мөхәммәт тә кайтып керер, менә күрерсең.— Гыйззәтбану түти Фаягөлне үзенә табарак тартты да баш түбәсеннән үбеп алды Кайтырлар, кызым, әниең дә кайтыр!
Өч-дүрт кенә бөртек ир-ат кайтса да, авылның рәвеше үзгәрде, аңа төс кунды. Эшкә сусап кайткан солдатлар, сыңар куллысы да. аксагы да ясканып эшкә тотындылар. Сука башына, чабагач сабына ябыштылар. Сәлимәнең генә сәламәтлеге начарая барды. «Яраландым. Госпитальдә. Ковров каласында ятам», дип язгач, ул Маннурын шушы араларда нык көтә иде. Ире кайтып җитмәгәч, аны көтелмәгән кара кайгы басты. Сәлимә мае беткән шәмдәй көннән көнгә күзгә күренеп сүнә бара иде. Врачлардан юнәткән даруның да файдасы тимәде, багучылар, им-томчылар да яшь хатынга булыша алмадылар. Кан төкерүен ул әнисенә дә сиздермәде. Әтисе белән әнисенең очрашу шатлыгына күләгә төшерәсе килмәде. Сорасалар: «Хәлем әйбәт, бик әйбәт!» — дип кенә җавап бирде. Әмма ана йөрәге сизми каламы соң? Сәлимәнең тамагын аерып куйдылар, аны сөт-майдан өзмәскә тырыштылар. Үзләренең авызларыннан өзеп булса да бар булган ару ризыкны аңа гына тоттылар. Белгән им-томнар — берсе дә калмады, ырымын ырымга туры китерделәр, хәт- тә кәҗә сөтен дә юнәтеп эчерттеләр. Сәлимәнең чире турында йортта сөйләшмәсәләр дә. бөтен борчылулары, мәшәкатьләре ул булды. Беркөн аргы йортларның берсеннән кәҗә сөтен алып кайтканда Өннә әбинең күзе томаланып, башы чатнап китте, ул аны яманга юрады. Чыннан да. Сәлимә аны яңа сүз белән каршылады
— Әни, Гөлчәчәк минем янга кереп йөрмәсен, яме. Чирем йогар!
Шул төнне Сәлимәнең ютәле кызып китте, әнкәсе төн ката анын янында утырып чыкты Иртәгесен ул түшәктән күтәрелә атмады Сәрвәр белән Мәүлия аны шәһәр хастаханәсенә кереп ягарга димләделәр
Мәүлия белән Сәрвәрнең карт-карчыкларнын вафатына шаһитлар булганнары бар. анда, ичмасам, юатырга да. әз-мәз ялган катнаштырырга да ярый, О монда, күз алдында япь-яшь. әле яши генә башлаган ана кеше яга. Нинди сүзләр табып аңа көч өрергә сон9
Кымызга җибәрикме әллә сине. Сәлимә’
— Соң инде. Сәрвәр бәгърем. Җан эреп бетеп бара Иң соңгы зур теләгем берәү генә Маннурымны бер генә күреп китсәм лә мен риза' Кайтсын иде тизрәк!
- Чакырып телеграмма сугыйкмы әллә?
— Савыкса үзе дә кай гыр иде лә!.. Юк. юк. чирем хакында язмагыз Үзенең сәламәтлеге кире китәр. Сәлимә бераз уйлагач өстәп әйтте
Сез мондагысын кайгыртыгыз! Мен газап белән үстергән игеннәрне җыеп алыр көн җитә. Дәүләтпгә әкә бик йөгәнгән. дөньяга чыгып йөрер хәле дә юк Аның Тубылдан рухы сынып кайтты Идарә җыегыз да яңа рәис сайлагыз! Миннән булмый инде Болан да беркемне дә рәхәтләндерә алмадым
Рәис итеп Айсетдиннс сайлап куйгач, адәмнәр бер-берсенә караштылар. Ничек алай булды әле? Җыелыш алдыннан Айсегдин хакында бер дә сүз булмады лабаса! Ялт-йолт итеп торган медальләр җые.тыштагы- ларны сукырайттымы? Сугыш каһарманы бит. Ленин ордены таккан кеше... Айсетдинне персидәтел итәргә нык гырышкан кешеләрнең берсе Булат бичәсе Шәгъбикә иде. Орден түге т. күгәргән калай такса да. Шәгъбикә өчен кеше беренче сортлыга әйләнә иде. «Сайлыйбыз, сай тынбыз! Безгә дә бер юньле рәискә тиенергә вакыт'» тип ул кычкырды
Айсетдиннең һич карышып тормыйча, икеләнмичә, колхоз хәле белән юньләп танышмыйча тирән кесәсенә печәт шудырып куюына гаҗәпләнгән кешеләрнең берсе Дәүләтшә әкә иле. Ул каршы сүз әйтергә җыенып аягына басты, залга җыелганнарны күзе белән барлап чыккач, кулын селтәде дә урынына утырды.
Айсегдин рәис булгач, икенче көнне үк керфекләрен каралтып, иреннәрен мөлдерәп пешкән гөлҗимеш төсенә кертеп, герман җиреннән килгән матур крепдишин күлмәген, анын өстеннән нәзек би т тс бәрхет камзулын киеп, көмеш чулпыларын чылтыратып идарәгә Шәт ьбнкә кереп утырды. Аның гаңнан торып печтәнләвен, бизәнүен, көтте каршысы- нда капчыклавын астан тына күзәтеп йөргән Булат «Нәрсә, табан астына тагын ут каптымы?» дип сорамыйча булдыра алмады
Яна рәистән кулайрак берәр эш белешергә барам' диде Шәгъбикә.
Бармагы саен алтын балдак елтыраган нәфис кулын өстәл өстенә сузып куйды. Күлмәк җиңеннән кояш нурларында җемелдәп кип алтын беләзеге елкылдап тора иде. Ул ары-бире каранды ла. аулак булуын күреп, сүзне кыю башлады
йә, нәрсә диярсең: чибәрлеген җуймаганмы Шәтьбнкә апаң'
Айсегдин анын бәби табып интекмәгән гәүдәсенә, a icy йөзенә күзен майландырып карап торды, авызы җыры тды
— Ничего не скажешь' Баба в соку' дип урысча тагып җавап бирде. Әле хатынның гел төбен аңлап бетермәгән рәис җит ти төс а тды
Ярый, шутканы кырыйга алып ташлыйк Ни йомыш ’
Шәгъбикә киң ачык изүле күлмәген юри киеп кинән иле Айсет диннең хатын-кызга ач күзе хатынның шоп-шома муенына, кам ту тын төртеп торган күкрәгенә төште Әйдә, карап рәхәте килсен дигәндәй Шәт ьбнкә кыйшаебрак утырды Айсетдингә аның кайбер татлы маҗаралары турында әйтеп өлгергәннәр иле инде
Йомыш дин. Айсегдин итем, үзен бе юсең Хатын кыт арасын та көнләшү бетәме? Башта юк-бар сәбәп табып. Сәлимә ге т миңа кадалып
килде... Инде Гыйззәтбану дигән әрсез кортканың күзенә чүп булып утырдым. Гел минем белән булыштылар! Яклаучым юк. иремне ишеткәнсеңдер, акылы җиңеләеп кайтты сугыштан. Янвалид. Хатыннар үзләре кешечә яши алмыйлар, кулларыннан килми! Ябыгып, чабактан корышкан Сәлимәгә кем күз салсын? Бөтенесенең күзе миндә, менә көнләшә Сәлимә! Көйләшеп кенә калса бер хәл иде үчегә! Хәерче көненә калсам әй сөенерләр иде дә, тутаң андыйлардан түгел! Үз башыма көн күрергә өйрәндем, биргәненә шөкер.— Ул тагын күкрәкләрен тирбәтеп алды, керфеген сирпеп елмаеп куйды. Айсетдиннең әлеге тук күкрәкләргә үрелеп карыйсы килде, кеше-кара күреп сүз итмәсеннәр, дип тартынды. Эшли башлаганда ук гайбәткә дучар булудан сакланырга кирәклеген уйлап куйган иде егет. Хәзерге авылда хатын-кызның чуты-кырые юк. Шуларны уйлап, ул сүзнең җебен үз кулына алды.
— Төшенеп җитмим, йомышың ни-нәрсәдә соң синең?
— Гел авыр эштә изеләм бит. Гел авыр эштә йөреп билләрем сызлый. Янвалид Булат әкәңне каравым үзе ни тора! Мине берәр җиңел эшкә куйсаң, яхшылыгыңны мәңге онытмас идем.— Аннан өстәп куйды.— Буш итмәм.
— Түләве дә булыр дисең алайса? Акчалатамы, натура беләнме? — Айсетдиннең итләч битләре елмаюдан җәелде, ямьсезләнде.
— Шаяртмасана! дигән булды чая хатын битен каплап. Үзе бармак аралары аша яңа рәискә ашардай булып карап торды. Аннан чем кара күзләрен майландырып бик матур итеп бер көлеп җибәрде.
Айсетдиннең тәне котырды, ул байтак кына вакыт икеләнеп утырды. Шәгъбикәнең ирләрне аздыра алучы иблис икәнлеген ул тиз үк аңлады, әмма ләкин үзенең дә шайтан коткысына бирелгән азгынлыгын тыя алмады, торып, тәрәзәләргә карый-карый Шәгъбикәнең тирәсендә юр- галанды, әле имиләренә кагылып китте, әле артын кытыклады.
— Ярый, Шәгъбикә апа димәсәм, үпкәләмәссеңме?
— Ниткән үпкәләү тагын? Үзем дә саный-саный килдем әле, нибарысы биш яшь кенә икән аермабыз!
Айсетдиннең кыяфәте җитдиләнде:
— Иң әүвәле әйт,— диде ул,— синең тешләрең сирәк түгелме?
Башта Шәгъбикә кинәяне аңлап җиткермәде, тешләрен елтыратып авызын ачты, бармагы белән сыдырып күрсәтте. Шунда гына Айсетдин әйткән сүзнең асылына төшенде.
— Кирәк икән, валлаһи дип әйтәм, авызыма капкан суны озак тотам мин! Беркемгә берни чыгармам, валлаһи шулай.
— Алайса, бик игътибар белән тыңла. Мин сине теге сугыштан кайткан Аляитдин урынына хат ташучы итеп куям. Аның аягының авыртуына сылтарбыз. Ул ат сораган иде, мин «юк» дидем. Сиңа соңы- рак. тел-теш басылгач, ат та бирермен. Син шуңа ризамы?
— Булдырам мин ул эшне. Айсетдин туган.— диде Шәгъбикә эш турында түгел, ат турында уйлап,—Лисапедым да бар, шуңа атланып йөрермен.
— Инде икенче шарты шул: Уразаевлардан һәм Сакин Йосыфтан килгән хатларны миңа гына тапшырасың. Моннан аларга китәчәкләре дә минем аша узар. Аңладыңмы?
Ник аңламаска? Барысы да көндәй ачык. Син авылның башы икәнсең, бөтен хатларны да әүвәл башлап сиңа китереп бирсәң дә «эһ» диюче дә булмас.
— Бигрәк тә хөкүмәт оешмаларына: НКВД. райком, прокуратура ишеләргә адресланган хатларны онытып җибәрә күрмә! Ярый, уңышлар телим,- диде рәис, идарәгә якынаеп килгән адәмнәрне шәйләп.
Шәгъбикә әрсез чыгып сызарга ашыкмады, рәиснең каршысына ук басып, күзенә керердәй булып сөзеп карады:
— Кая медальләреңне җентекләп күрим әле. Тьф\. тьфу, күзем тимәсен’ Хәрби кием сиңа шундый килешә, баш-аягын бёзән бер кашык суга салып йотасы килә.
Аларның танышлыгы шул көннән башланып китте Сак Айсетдин Шәгъбикә янына барырга бик ашыкмады әле. Халык теленә керүдән тартынды, икенчедән, ни дисәң дә инде ул таушалган товар, ә рәис кешегә ул гына җитми, андыйлар әнә буа буарлык
Кирәкле документларны юнәтеп, түшне орден-медальләр белән бизәгәч, Айсетдин мөнәсәбәтләрнең һәр тармагын, эчен-тышын исәпләгәч «Кая кайтырга?» дип баш ватты. Ялан халкының гадилеген, хәтта ки сәяси мәсьәләдә беркатлылыгын да уйлап, шунда кайтам дигән карарга килде. Ул, кайтып укытканда яшәгән фатирына төшеп урнашкач та. эчтән генә бик куркып һәм кылт-шылтка колак салып яшәде. Ямьсез төшләр кереп интектерде. Бер уйласаң, аның җинаятен әзме-күпме белгән кеше Сания Уразаева гына иде Айсетдин аны Бухснвальдка дөмектерде Ай-Һай. аннан котылып иленә кайта алган кеше бар микән? Шулай да ул әллә нәрсәдән курка. Ахыр чик. җинаятьләренең тамчысы гына ачылып китсә дә — үлем аңа Әгәр шуны алданрак сизенеп калса. Айсетдин анда да югалып калачак түгел, очсыз-кырыйсыз тайга аны йотып кына алачак Эх, теге Колгасар исән-сау булса! Кызганыч, аны да харап итеп ташлаганнар Чырык Абдрахман да бик үзгәргән, ике сүзенең бере «Ходаем» ди. «Аллаһс Тәгалә ни язгандыр», дип күккә бага. Бер күрде, шикләнде Айсетдин. Югыйсә ул картның да кирәге чыгар чаклар булыр иле
Гел дер-дер килеп яшәгәнче, өйләнү җиңеллек бирмәс микән, дип уйлады ул. ниһаять. Хагын белән тигез тормыш итә башлагач кеше күзе дә төшеп йөдәтмәс иде. Өйләнеп авыл арасына сеңгәч, яна тормыш башланып киткәч, үткәндәге гөнаһлы гамәлләрне дә оныттырып торыр иде. Хәерле булсын, Сания аңа бик ошаган иле ошавын, кулга төшерерлек мал гына булмады, һәм Айсетдин Сәрвәрнең кылын тартып карарга ниятләде. Тиз арада авылның дилбегәсен үз кулына алып кысып тоткан Айсетдин киенеп-ясанып медальләрен чыңлатып Сәрвәрләр йортына аяк басты
Рәиснең алай тиз генә тәртәгә тибәргә шгяге юк иле. Сәрвәрнең һич буйсынмыйча күзгә каран горуыяа ......... ............... Аисе.днп .шыгыннан бу
сүзләр уйламыйчарак ....... ...... лы. бераздан кннәг ычкынган сүзләре өчен
Айссишн каба.-каба. үкенде, әмма .... узган, кулга керергә , иешле .ггрна чамадан тыш ерагайган иде ni.UL1 _.й...гзгз
Оятсыз' Сәрвәрнең .авг ............ а көр һәм усал иде Шуны әйтергә
кердеңме' Бар югал күземнән' Сәрвәр у ген-үге оелешгермәс .ек л.грә- жәдә кы ...... кн. ге. Ялан авылында аның йөрәк «расын ку на,кап кеше юк иде әле Чыгып кит диләр бит сина!
Исәнме. Сәрвәркәй!
«Сәрвәркәй» дип барып керү үзе үк кызга нидер аңлатырга тиеш' Исәнме’ Кызның сәламне кабул итүе бик салкын тоелды
Сәрвәр Айсетдипнсң яхшы ният белән йөрмәвен абайлады, ишек янында!ы сәке астында яткан балтага күз iашлап алды. Узып утыр диюче булмады. Сәрвәр баскан җирендә басып тора бирле Айсетдин якындагы урындыкка җәелде, елмайгандай итте
Туган җир сагындырды, бигрәк тә сине сагындым, дип. куштанланып сүз башлап кипе Айсетдин Бер-бер ярдәмгә мохтаҗлыгын юкмы дип сугылуым әле. Кирәк нәрсәләрең юкмы'
Игътибарыңа рәхмәт! Күрәбез, ил өчен кан койгансың. Юкса
Юкса нәрсә? дип сагайды рәис
— Мәктәптә эшне бутап кит ген
Да-a! дип сузды җиңеләеп, ияге дерелди башлаган Айсетдин Син һаман шул тигәнәкле кызыкай булып калгансың икән һаман борын чөеп, плп сөйләшү. Итак асты юеш булса ла. һаман сер бирмәскә
Кызма. Сәрвәр! Әйдә ипләп кенә сөйләшик, киңәшик! Тиешле уртак фикергә дә килербез. Мин ышанам.
Сәрвәр үзен тынычланырга мәҗбүр итте:
Ни йомыш? дип сорады.
Мин. Сәрвәркәй. синең кулыңны сорарга кердем.
Сәрвәр лып итеп урынына утырды, әллә ниләр уйлап бетерсә дә, үтерсәләр дә. мондый сүзне көлмәгән иде. Башка сыймаслык тәкъдим!
- Сиңа дигән кул юк миндә. Айсетдин. Белмәсән. бел. Минем сөйгән егетем бар. Ул—Таштимер. Ташкәй. Син аны хәзерлисеңдер?
Кыланмасана! Син хәзерге хәлеңдә кемгә кирәк? Кемгә ярыйсың? Мин сине хурлыгыңнан коткарырга дип кердем. Шул гына. Кем син?
Бу сүзләр Сәрвәрнең сизгер җанына туры барып тиде Аның күзләрендә нәфрәт чаткылары уйнады. Ул куркыныч кыяфәттә:
Йә. әй I Кем мин’’ - дип. Айсетдиннең авызын ертырга үрелде.
Синме? Син вәхши Үлмәстән калган хатын. Әйттердең!
Айсетдин канәгать иде. кире беткән Сәрвәр үзенең кирәген алды. Күп карышып маташса. Айсетдин күп сорамас, аны әллә кайларга. Боз диңгезе тирәләренә дөмектерер! Канлы күз яшьләреңне коясың алда әле, кызый!
Сәрвәр үзен-үзе көчкә тыен, бая күзе белән әзерләп куйган балтага карады. Айсетдин аның карашының кайда тукталганлыгын аңлады, кызның кулын читкә кагып җибәрде.
Ярар. Беренчесе-соңгысы шушы булсын. Черт побери! Чыннан да. сылу син! Ачуланганда бигрәк тә матурланасың икән! Бел: мин синең янга начар ният белән килмәгән идем. Үзең котыртканга гына ямьсез сүзләр ычкындырдым. Миңа тормышка чыксаң—отасың.
Сәрвәр соң дәрәҗәдә гарьләнде. Айсетдиннең кызны бу хәлендә ташлап чыгасы килмәде, ул юмаларга кереште:
Сәрвәр, котыл син бу кире җүләрлегеңнән Барыбер миннән артыкны тапмассың. Теләсәң, хәзер үк өйгә алып кайтып китәм үзеңне. Болай ачлы-туклы яшәмәссең. Председатель буларак, мәктәбеңне рәтләргә дә ярдәм итәрмен. Уйла әле, уйла! Дәрт итеп кабынма! Чыннан да нинди шәп булачак. Син олы бер авылга баш булган түрәнең сылу хатыны! Көне килер, дип көтеп ятмабыз, үз җаебызны үзебез карарбыз! Колхозның аргамакларын симертербез, елкылдап торган чаптарларда буран уйнатып туйдан-туйда гына йөрербез. Тагын бер кат, ашыкмыйча гына уйлачы. Сәрвәркәй!
Күрегезче моны, ниндәен купең! Аргамак, тезелеп киткән туйлар . Сүз өчен генә «мәктәп» тә бар! Менә Мөхәммәт абый кайтып җитсен, чаптар атларда ничек-ничек йөрергә кирәклеген ул сиңа өйрәтер...
Мөхәммәтнең исеме Айсетдиннең йөзен куырып алды, авызы чалшаеп кипе Әллә Сәрвәргә генә шулай күрендеме?
Көт. көт Уразаеңны! Бетле шинелен, тезе ямаулы галифиен киеп кайтып керер. Үпкәсе череп беткән ди аның! Кислород мендәрен имеп кенә яга. ди. Кашыклап ашаталар икән ул батырны!.. Нигә моңарчы кайтмаган? И кайтмый да ул!
Мөхәммәт абыйны кайтмый дисәләр. Иртеш кирегә ага башлар. Боерган булса, кайтып та керер һәм. Сәрвәр бүлмәне тутырып көлеп тә җибәрде —Сине тәхетеңнән тотып та атыр!
Сәрвәр, үзе да сизмәстән. Айсетдиннең иң тирән ярасын тырнап канатты Тегенең иң курыккан кешесе Мөхәммәд Уразаев иде... Бәлки нинди дә булса әмәлен, юлын табып Сания аңа бер-бер хәбәр җиткергәндер? «Шикле шикләнер, чикмәнен бөркәнер», -дигәннәр. Айсетдин авыл, колхоз белән генә чикләнеп калмады, ул капшагычларын районга да сузды. Йомыш тапкан булып райкомга да барып керде. «Үтешли генә кагылдым», дип. НКВД ишеген дә юри киереп ачты Ленин ордены аңа теләсә кая юл салды. Аны һәр урында ачык чырай белән каршы 42
аллылар, зурлап озаттылар. НКВД начальнигы Глеб Иванович Лапиков аны аерата үз итте. Бер баруында икәү генә ашханәнен арт ишегеннән керен, югары дәрәҗәдәге затлар эчен махсус тәгаенләнгән аулак бүлмәдә сыйланып та утырдылар Җәл. затлы аракылары юк икән, начар гына җирле аракыны берәр стаканнан бөкләп куйгач. Айсетлиннен теленнән чак кына үз-үзенә хөкем карары ычкынмады Теленә юк сүз килде аның, мактанасы килде һәм чүт кенә: «Менә немецларда ул аракы' Эчкән саен эчәсене генә китерә!»—дип ычкындырмады
Утыруның файдасы шул булды Айсетдии Лапиковны кунакка дәшеп кайтты «Ул бездәге күлләр' Ул безнең күлләрдәге үрдәкләр' » «Барам, барам», диде Лапиков калайланган күзләре белән яшь. өметле рәисне ашап.
31
аягөлне эзләп табып алып кайтканда, арада Миңнурый юк иде Аннан соң да Миңнурыйның кызлар белән арасы әз генә суынгандай булды Юк, суынды дип әйтсәң дә дөрес үк булмас, шулай ук күп вакытларда алар үзгә юллардан, тарайган үзләренең Сукмакларыннан йөри башладылар Мәүлия Йосыфына көн саен диярлек җавап яза, хатлары торган саен серлерәк була бара, кызлар элекке кебек язганнарын бер-бсрсенә тулаем укып, күрсәтеп тормыйлар Мәсәлән «Йосыф бәгырем! Бүген гаңдагы татлы йокым вакытында төшемә кер-дең.. Кайнар кочагыңа суырып алгансың икән дә » Боларны иптәш кызларга ничек укыйсың? Сәрвәр белән Ташкәйнең арасы да җылынганнан җылына бара, алар да мәхәббәттә аңлашып, инде вәгъдәләшеп тә тә табып алды. Өзмәде
Мәүлия белән Сәрвәр исә атты читләмәскә, аннан ерагаймаска тырышалар. кулларыннан килгәнчә мәктәпне әз-мәз караштырып, мич-мор- җаларын гөзәткәләп, ярыкларын сылап агарттылар Кирәк әйберләрнең чиге юк дәреслекләр юк. әсбаплар юк, китапханәгә өч ел рәт тән бер генә яңа китап та кайтмады Бигрәк тә татарча дәреслекләрнең юк паты изә
Ялан халкы булып узган могҗизаның асылын кайчанрак аюлап бетерер икән? Әлеге һәммәсе да сер. чишә алмаслык авыр .абышмак и ie Җәбраил фәрештә китә Чырык Абдрахманны й,»ларча кеше арасыннан санлап альш. анык гешенә икгән? Яланда фәрештәләр белән аралаш ,ык итәрлек бүтән кешеләр юк иде мени’ Әйгик Гыйиагбаиу түганен гоше-
Ф
Бөтен җирдә Айсетдингә ишекләр ачык, бөтенесе аның белән дус булырга, якынаерга тырышалар... Ә бу... Үлмәс исемле егетнең калдыгы!. Үлмәс аны иптәшләренең күзе алдында алган, «шаһитлар ясап» энҗе сандыгын ваткан, диләр.
_ Авыл урамы куе караңгылыкка күмелгән иде. Ирлеге котырган Айсетдин Сәрвәрләрдән чыккач туп-туры Шәгъбикәләргә таба а глады Колхоз белән мәктәп арасына шул кичтән башлап авыр кара таш кереп ятты.
өлгерлеләр Ташкәй күкнең җиденче катында оча. яшьли сөеп, ничә каг читләшкән, бер-берсен бөтенләй югалткан өметсез мәлләрдә кайгы-хәс- рәт дәрьясында чак батып югалмаган егет, үзенең моңарчы бер тарафта да исраф ителмәгән сөю ялкыннарын Сәрвәргә белдереп, хатларына ут-ялкыннар тугырып җибәрә иде
Миңнурыйның мәхәббәте монда, якында гына яга. Ул агна-аралаш аның каберенә барып йөри, сирәк кенә булса да Коръән укыта, кабер өстенә кыр чәчәкләреннән бәйләмнәр куеп Ишморзасы белән озаклап- озаклап сөйләшә Ул шыпырт кына сораш тырып. якыннарыннан белешеп һаман-һаман Ишморзаның югалган әткәсен дә эзли Сәрвәр Мәүлиядер янында хәзер үзгәрәк, өлкәнрәк, уйчанрак Беркөнне көзгелән каран утырганда, маңгаена сүтеп тараткан чәчләр арасыннан ике бөртек көмеш
нә керсен, ди. Яки сердәш итеп бахыр Шәүкәтне сайлап алсын, ди. Ә Чырык. Гөнаһлары авыр Чырыкның. языклары күтәрә алмаслык, ә төшенә Җәбраил фәрештә кереп, югалган кызның адресын дөп-дөрес итеп әйтеп бирә!..
Фаягөл кайтып кереп, Чырыкның төшендә күргәннәрен раславы гаҗәеп хәл булса да. кызның табылу шатлыгыннан әле берәү дә төпченеп, чын җавапны табарга тырышып баш ватып тормаган икән. Югалдымы югалды, табылдымы — табылды.. Әмма ләкин тормыш үзенең гадәти эзенә төшеп утыргач, мөгаллимә кызлар берсе өстенә икенчесе юшкын булып утырган гаҗәп хәлләргә җавап эзләргә керештеләр. Тапмадылар. Динне белмәгән. Җәбраил фәрештәнең миссиясен дә юньләп аңламаган комсомолкаларга бу яңалыклар үтә гаҗәп булып тоелды. Аларның уйларына үзгәреш, иманнарына икеләнү кертте.
Белгәнегезчә. Миңнурыйның ерактан ук ияреп килгән сөтләч сыерыннан кызлар бергәләп файдаландылар. Савып сөтен дә эчтеләр, катыгын да оеттылар, сөзмә-каймаклардан да баш тартмадылар. «Бары бергә— югы уртак», дигән канунның тарафдарлары булган кызлар кышлык курмы ягын да бергәләшеп кайгырттылар. Көннәрдән беркөнне Кызлар убасыннан ерак та түгел түгәрәк күл Тирәсендә печән чабып, киптереп, бәләкәй арбаларны тартып кайтырга җыенганда, күл өстенә бер оя кыр үрдәкләре төшеп кунды. Ары-бире йөзеп чупырдаштылар да үрдәкләр очып та киттеләр. Бөтен ягы куаксыз шәрә күлне өнәмәделәр шикелле Шунда. Фаягөлнең серле сәяхәте турында әңгәмә куерткан кызлар Чырык Абдрахманга ияреп тыр-тыр барганда күзләренә чалынган күлне хәтерләренә төшерделәр.
Менә ичмасам, күл дисәң дә күл! Үрдәкләр анда мыжлап тора!— диештеләр Мәүлия белән Сәрвәр.
Нигә үрдәк атарга бармыйбыз соң без?—дип сорауны турыдан- туры куйгач, Сәрвәр белән Мәүлия Миңнурыйга җавап та бирә алмадылар.
— Әләй! Ничек йөрәгең җитеп кош атмак кирәк?—диде Сәрвәр.
— Хатын-кыз мылтык күтәреп ауга йөриме?—дип, аңа кушылды Мәүлия.
Сәлимәгә үрдәк ите бик ярап торыр иде!—диде Миңнурый.
Сәлимәнең көннән көн сыза барып, чирләп ятуын хәтерләренә төшергәч. Мәүлия белән Сәрвәр җиңелделәр. Печәнне сыртлап төяделәр. Алдан Миңнурый белән Мәүлия тартты, арттан арбаны Сәрвәр этеп барды. Юлда кайтканда сүз гел үрдәкләр, үрдәк бәлешләре тирәсендә йөрде.
Мөхәммәт Уразаевның ау мылтыгы исән иде әле. Миңнурый вакыт- вакыт аны чолан почмагында сөялеп торган җиреннән алып керә, шыбын башына чүпрәк урап көпшәләрен чистарта, патроннарын барлый. Менә хәзер мылтыктан файда күрер көн дә җитте.
— Үрдәк атканым да бар. кышын куянга чыгып кыска койрыкларның берничәсен билгә тагып кайтып әнкәйләрне шаккатыргалаганым да булгалады, диде Миңнурый, печәнне лапас астындагы бушлыкка тутырып бетергәч.
Ир гә таңнан юлга кузгалдылар. Моңсу һәм тын урман аларны кочак җәеп каршылады, юлда килгәндә авызлары тик тормаган кызлар, урман тынлыгы тәэсире астында юашланып, югалып калгандай булдылар. Унда да. сулда да кеше тавышлары ишетелде, агачларда күркәләр нык кимесә дә, соңарып җитешкәннәрдән кышка запас әзерлиләр иде әле кешеләр.
Сунарга йөреп ауның мәшәкатен дә, рәхәтен дә татыган Миңнурый күл өсгенә килеп чыгып, тип-тигез су өстендә өер-өер йөзеп йөрүче үрдәкләрне күргәч сөенеченнән сызгырып ук җибәрде. Күл артык киң түгел, озынлыкка шактый озын, сулъяк чиге күренми дә диярлек иде
чыгарды.
Ау әкәмәт шәп башланды, үрдәкләрне күзәтер өчен чатыр корып та маташмадылар, салның да хаҗәте булмады Миңнурый белгән сунарчылар бер-ике үрдәк өчен әллә никадәр җәфа чигә торганнар иде.
Кызлар аръяк ярны җентекләп күзәтергә тотындылар һәм су кырыена терәп салынган камыш шалашны абайладылар. Баягы мылтык тавышлары шуннан яңгыраган икән. Шалаш тан атылып эт чабып чыкты һәм күл өстенә егылган үрдәкләрне берәм-берәм ташырга ла кереште
— Кузгалмыйбыз, шушында гына сагалыйбыз. Teic як сунарчылары аткан саен үрдәкләр бу якка очарга гисш. аларның бүтән барыр җире юк. диде кызлар тарафыннан «мәшһүр сунарчы» исемен алын өлгергән Миңнурый
Үрдәкләрнең байтагысы күл өстеннән пыр итеп очтылар да түгәрәк ясап әйләнделәр, канатлары белән суны кисеп төштеләр дә куанышып бакылдадылар, югалган кардәшләре турында унлап та карамадылар Ваемсыз кошкайлар!
Муен тирәсендәге шәмәхә каурыйларда җемелдәгән кан тамчыларына күз төшкәндә генә кызлар үзләре кылган гамәлдән чирканып киюләр, бер-берсенә карашырга өлгерделәр. Иреннәрдән ирексез «Сәлимәгә » дигән сүз кысылып чыга. «Шәүкәт абыйны да үрдәк ите белән сыйлыйсы иде бер!» дип пышылдый Сәрвәр
һич көтмәгәндә аргы яктан тагын аткан гавышлар яш ырады. үрдәкләр бср-берссн куәтләп бакылдаштылар, ләкин һавага күтәрс тмәделәр, җанлы чуар ташкын булып күлнең озын ятына таба йөген киттеләр Миңнурый түзә алмады, үрдәкләр!ә һич тиярлек булмаса да атып җибәрде. «Тисә тиенгә, тимәсә ботакка», дип ычкындырды Сәрвәр Мин иурый ачуланырга да өлгермәде, теге яктан, камыш шалаштан ике кеше агылып чыктылар да каядыр йөгерделәр Ул да булмады, куаклар ешлыгы эченнән әкрен генә гөрләп ачык өсле «Виллис» машинасы килеп чыкты да күл әйләнә болай таба килә башлады Курыкмады тар кызлар, алар өчәү, кулларында мылтык, ышанычлырак булсын өчен Миңнурый корулы патроннарны ояларына эгеп кертте, күзләр машина килгән якка борылды, ишелеп йөзеп йөргән кыр үрдәкләре онытылды
Машина якынлашты, кызлар утырган җирләреннән тордылар, поскан ешлыктан чыктылар Машинада өчәу у пара тар иле. кыг тар шоферга карап тормадылар, чөнки арткы урыша сеңгән. ку г тәре бетән кыг тарны ашардай булып текәлгән ике кеше кыз тарта яхшы ук таныш иде Айсетдин белән НКВД начальнигы I леб Иванович у тыртай и те машина•
........ Ик,- як ишек тә берьюлы ачы тды. Айсетдин нын арткы утыргычына, икс як ишек •
белән Лапиков берьюлы җиртә сикереп төштеләр
Әһә эләктегезме! дип кычкыр гы Аисег тип ишәдер нәзек, ямь- см гамда белән. Лапиков ............................. ен тарма .ы цх- >|х-... ..... Мн.н.урыйнын
явы “барып җитте һәм кулыннан мы иыкны .ар.ын т. аллы
Болай итәбез! диде Миңнурый кызларының кулына озын чыбыклар тоттырып Сез икәүләшеп теге як ярга чыгасыз һәм үрдәкләрне бх якка таба куа торасыз. Ә мин аларны каршылый белермен!
Үрдәкләр өер-өер чуар утраулар булып теге як ярга якынлаштылар һәм шул чак га. Мәүлия белән Сәрвәр, агач-куакларга ышыкланып алар янына кузгалабыз дигәндә, аръякта мылтык шартлаттылар Миннурын- нын исәпләвенчә теге ярда мылтыклар берәү генә булмаска тиеш иде Алар бирге ярда чикләвек куакларына ышыкланып торалар иде. баш очыннан пыр-пыр килеп үрдәк өере үтә башлагач. Миңнурый IHK карап тормады, мылтыг ын күкрәгенә терәде дә ике көпшәдән лә ут гөрселдәтте
Очып барган төркемнән икесеме, өчесеме аларның аяк очына гына лыпылдап төштеләр дә. яраланган кошлар 1ырпылдап ята башладылар Җәрәхәтләнгән кошкайларның җирдә тәгәрәшеп ятканын күреп. Сәрвәр җылап җибәрде. Мәүлия аңа караганда кыюрак икән, тырпылдаган ике үрдәкне Миңнурыйның алдына китереп салды. Кыз кесәсеннән пәке
— Кем рөхсәте белән кайда яшеренеп яткан бу мылтык? Сугыш чорында рөхсәтсез корал саклаган өчен беләсезме ни була?
Айсетдин Миңнурыйны урап, алдын-артын карап чыкты.
— Кем бу? Әй син, кем син?
Лапиков мылтыкның корулымы-түгелме икәнен тикшергәч кенә Ай- сетдинга аңлатып бирде:
Әгәр алдан ук чарасын күреп, бу кызыйның мөгезләрен сындыр- масаң, алдагы көнеңдә сиңа рәхим-шәфкать күрсәтмәс бу бәндә! Сукыр черки булып кадалачак, кермәгән тишеге, сыймаган ярыгы юк аның! .
— Шулай да, кем?
- Ялан мәктәбендә укытам мин,— диде Миңнурый ушын җыеп.— Исемем Миңнурый.
— Как так. моңарчы сине күрмәгәнмен мин?—дип кабатлады Айсетдин иреннәрен ялап. Аннан аракы исе бөркелде, танавының канатларында тир бөртекләре елтырады.
Ауга чыгарга рөхсәтегез бармы?—дип, соравын дәвам иттерде Лапиков.
Кызлар каушап бер-берсенә карадылар һәм күңелләреннән генә ка- ра-каршы баскан төркемдәге кешеләрне санадылар. Ир-атлар өчәү һәм кызлар да өч бөртек. Ни телиләр алар? Куркытырга гына җыеналармы? Лапиковны табигать кочагында бер тапкыр да очратмаган Миңнурый аның күзләренең явызлыгын, кулларының озын, нык икәнен күрде. Миңнурый мылтыгын кулында әйләндергәләп куйганда, ул нәкъ аңа карап тора икән. Шунда ук чамалады, Айсетдин рәис тә аннан күзен алмый, кулын суза, әллә тотып капшап та карыйсы килә инде?
— Нинди рөхсәт кирәк соң аңа?—диде бераз аңга килгәч Сәрвәр. Ул ике ирнең әрсез күзе Миңнурыйны чишендергәнлеген абайлады, кызны ничек тә коткарып калырга, мылтыклы ирләрне ничек булса да «коралсызландырырга» кирәк иде.
— Нигә мин сине моңарчы күрмәдем соң? Качып йөрдеңме?—дип сорады Айсетдин.
- Нигә качыйм? Минем гөнаһ кылганым, закон бозганым юк ич!
— Ә бу?—дип кычкырды Лапиков.— Рөхсәтсез корал белән рөхсәтсез ауга чыккансың!
— Глеб Иванович,— диде Айсетдин аңа борылып карамыйча гына Кыз минем колхоздан. Мылтыгын син ал, ә кызны миңа калдыр. Без үзебез тиешле чарасын күрербез. Кирәк санасак, җәзасын да бирербез.
Әлерәк кенә Айсетдин алып килгән аракыны чөмереп, ул алып килгән иттән пешерелгән куырдык ашап кәефләнгән Лапиков артыгын бәхәсләшеп маташмады.
— Мәйлең, Айсетдин! Бүгеннән мин синең аркаңа, күлмәк эчеңә керпе салам. Чыдарсыңмы, юкмы, карарбыз. Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый. Бу кызыйның тешләренең аклыгына карама, очлы аның тешләре һәм тыгыз да! Бик күптәннән җыелып килә зур гөнаһлар аның артыннан!
Мәүлия белән Сәрвәр алгарак чыгып, янәшә басып ахирәтләрен ирләр күзеннән капларга тырышсалар да, Миңнурый үзе дә, иптәш кызлары да яхшы ук нык эләккәннәрен, бәлагә тарыганнарын аңлыйлар иде.
Лапиков хәлне ярты сүздән аңлап алды, үзенең дә шулай юк кына гаеп өстендә тотып, законны белмәгән кешеләрне ансат кына өркетеп, күпме кызларны тозсыз-борычсыз кабып йотканы бар. Айсетдингә карап. эченнән генә: «Ава кайбер кешеләрнең башына әкәләле имәннәр!»— дип куйды һәм үрдәкләрне дә алырга дип җиргә иелде. Инде Миңнурый- га чират җитте, ул:
— Тимәгез! Кагылмагыз үрдәкләргә! Аларның берсе Сәлимәгә, икенчесе Шәүкәт абыйга!—дип кычкырды. Кызлар аның белән бер булып 46
үрә баскач һәм шактый усал кыяфәт белән кулларын бугап-бутап кыч- кыргалагач, Лапиков үрдәкләрне кире куйды. Айсетдин исә ныклы карарга килгән тәвәккәл кеше кыяфәтенә кереп, машина янына тиз-тиз барды да аннан тагын ике үрдәк күтәреп килде.
— Берсе Сәлимәгә, икенчесе Шәүкәткә булыр,— диде ул күкрәген киереп. Ә хәзер Бар. таегыз моннан
Шулай ансат кына ычкындырасыңмы9— диде Лапиков, кашларын җимереп.
Глеб Иванович! Үз кадрларыма үзем хуҗа булып карыйм әле,- диде Айсетдин кыланыбрак.
— Ярар әйдә! Түзә алсаң, ал керпене! Күлмәк астыңнан чыгарып кара.
Миңнурыйның Мөхәммәт абыйсының мылтыгын урманда ят кулларда калдырып кайтасы килмәсә дә, ул. әгәр карышып, ныкышып маташса, эшнең зурга китү мөмкинлеге барын уйлап, тыелып калды
Алар күл буеннан артларына карый-карый. ашыгып, кабаланып, тигезсез урыннарда абынып-сөртенеп кайтырга чыктылар
Үрдәкләрне йолкып, пешекләп алгач, бер түшкәне Сәлимәләргә илттеләр. Ул җылый-җылый кызларга рәхмәт укыды Үрдәкне күргәч Мәүлиха да чиксез сөенде, йортның гүрендә, Булат ипләп биргән агач караватта, ак җәймәләр, ак мендәрләр эчендә яткан Шәүкәт исә торып утыргандай булды. Кызлар
Бик арып кайттык. алҗыдык, дисәләр дә. Мәүлиха белән Шәүкәт бер авыздан кыстадылар, кызларны чәй эчертмичә җибәрмәделәр.
Бер үрдәкне сугыштан кайт каннан бирле рәтләнә алмаган Туктасын әкәгә илттеләр. Ул да дога кылып, күп рәхмәтләр әйтеп, шаккатып, гаҗәпләнеп калды.
Дүртенче үрдәкне Гыйззәтбану түти, Фаягөл. Миңнурый. Мәүлия. Сәрвәр җыелып ашадылар. Бәйрәм сые җыйганнарга бәйрәм төсе керт те. Үрдәкнең иң тәмле җире күтиге, әлбәттә, Казанның иркә кызы Зиләгә эләкте. Гыйззәтбану түти үрдәкнең канат очларын сындырып алды да берәм-берәм Мәүлия белән Сәрвәргә тоттырды:
Дәүләтша әкә «Чикләвек уңган елны кызлар кияүгә китә торган була», ди Менә сезгә канатлар, очыгыз рәхәтләнеп! дип хәер-фатиха- сын бирде.
Зилә һич иренмичә кабатлап-кабатлап борышы тагар җырларын җырлады Аны яратып, үз итеп тыңладылар.
32
әгъбикәпең башы күктә: авыл арасында нинди кара гайбәтләр генә йөрмәсен, армас телләр, әйдә, аны язгы пычракка, җәйге туфракка салып таптасыннар, әмма ул бүген бәхетле. Айсетдин рәис аңа моңарчы татымаган бәхетне китерде Кем дигәндә рәис! Ленин орденлы егет!
Менәкәчәйләрем. дип төкереген чәчә-чәчә мактанды ул I обәй- бә буйдакка Жаныңны чыгарып сал дисә салам Башыңны кисәргә бир дисә бирәм. Айсетдин өчен җаным фида Ул. җаныкаччасм. бешен ирләрнең төшенә дә кермәгәннәрне белә! Ә минем күңел төрлелек эз
Ш
ләгән икән. ~ -
Гобәйбә буйдак берс-нче тапкыр ахирәтеннән көнләште Сон. унлап кара йортында менә тигән ире. Бу таты бар. аның сәламәт лете торымнан торымга гел арулап.1 III.» ьбика берар яманлык ,н, ton. су , ая.ы 6,- йокыдан iopi.ni ачуын чыгармаса. ,с , кеше 1ИН айгарлскка ап-нны
Бүген Гобойбе буйдак ир,.,1ан шяр ,ек коефссд шяр ,ек иле Су., ягыннан ла ,ормады нн,.„и... мче ,м............. 4'иыратн.н
кеше ла буямады. а каефе юк. ү шм-у и сонма бүген I ооайбе буйдак Чаче
киезләнгән, күз төпләренә сары эрен касмакланып каткан, яңарак кына Өннә карчык бәйләп биргән оегы тишелгән. Бердәнбер соңгы тавыгы лапас артына, бәрәңге ызанына чыгып үлгән. Бүтән көн булса да Гобәй- бә буйдак тавыкны йолкып, пешекләп берәрсенә тондырыр иде, ә бүген юк, кулы бармый, гарьләнә. Берәүләргә ике ир язган, ә Гобәйбәгә берсе дә юк. Әйе, чәчәк зәхмәтеннән шадра калды Гобәйбә, сул аягы да уңыннан кыскарак, уң колагы, сулыннан аермалы буларак, жилпуч булып тырпаеп тора. Ә бүтән яклары кемнән ким? Биле юкмы аның, артка такканнары кыймыл-кыймыл килеп, ирләрне аздырып йөрмиме?.. Түше дә буш түгел, сөбханалла! Ә яратам дигән кеше юк, булмады, инде хәзер булмас та! Хатын-кыз күзе төшәрлек ирләрне герман муры кырды. . Кешесенә карап инде, бәхеткәйләрең бер дә юк икән, ник асты-өскә килми шунда дөньясының...
Шәгъбикә исә бәхетне үзенчә аңлый иде һәм. чыннан да. бәхетле булуы белән куана иде. Рәис кадәр рәис, орденлы егет аның артыннан йөрсен әле!
Юк, җанын чыгарып салырга да, башын бирергә дә туры килмәде Шәгъбикәгә, бүтән бер яхшылыгы белән Айсетдиннен күңелен яулады ул.
Ат ярата иде Айсетдин, начар булса да, яманлыклары чутсыз булса да татар баласы иде ул, затлы бер малга хуҗа булу аның иң зур хыялларының берсе иде. Күрше авыл урысларыннан берәү чаптар ат сата дигәнне ишеткәч, ул шул сәгатьтә үк күрше авылга торып чапты. Озын торыклы, киң күкрәкле, нәзек муенлы айгыр, чыннан да. күзне кыздырырлык сылу иде. Бәясе дә майлы иде каһәрнең! Урыс күпмегә сатарга уйлавын әйткәч үк, Айсетдиннен сөмсере коелды. Андый акча үзендә дә. колхоз кассасында да юк иде. Кайтып кергән көннән бирле эшләр гел уңайга барып, борын чөяргә дә гадәтләнгән Айсетдин авылга пошаманга төшеп, тешен кысып кайтып керде Авылга кергәндә генә почтадан менеп килүче Шәгъбикәне куып җитте. Алар авыл урамын, идарәгә кадәр бер арбада утырып үттеләр. Айсетдин үзенең ни йомыш артыннан йөрүен сөйләп бирде. Шәгъбикәгә шул гына кирәк тә, ул дөньясын онытып:
Мин бирәм сиңа ул акчаны!—дип кычкырып ук җибәрде.
Мин аны сиңа кайчан һәм ничек түләрмен?- диде Айсетдин, сүз өчен генә.
— Түләмәссең!—диде Шәгъбикә.— дуслар арасында андый гына хәлләр була ул!
Тимерне кызуында сук, акча кулга керүгә Айсетдин шул кичтә үк урыс авылына кире чапты һәм бөтен тирә-якның күзен кыздырган чаптар айгырның иясе дә булды, һәм атны колхозныкы санап, «фәлән-фәлән сумга, фәлән авыл урысыннан сатып алынды», дип документлаштырып та куйды. Сатып алуның суммасын өчләтә арттырып күрсәтте
Әвендә очрашты Айсетдин Абдрахман әкә белән. Бабай колхоз орлыгын киптереп, җилгәреп, тиешле рәвешенә җиткереп дәүләткә озатып тора икән. Чырык белән якынаерга бик вакыт иде. ни әйтсәң дә. иске таныш! Серләре килешә иде элек! Картның да үзенә тартылмавын, алай гынамы сиңа, читтәрәк йөрергә тырышканын зирәк рәис абайлаган иде инде. Хәзер очрашсалар да була: рәис кара айгыр җигелгән тарантаска утырып килде бүген. Җиргә казып кертелгән зур мич авызына яртылаш кереп, чи утыннарга ут йөгертә алмыйча өреп маташкан картның чалбар төбендәге чәчәкле ямавыннан көлеп тә җибәрде рәис, кычкырып сәламен дә бирде:
Исәнлекме, Абдрахман әкә!
Бабайның тавышы ишетелде, сүзләре аңлашылмады.
Нидер мыгырдый Чырык, яртылаш мич авызына кепгән кар1ның сүзләре генә аңлашылмый.
Исән-аман гына яшисеңме дим!
Мич авызы нидер улый, ә карт һаман мич авы?ында.
- Нарсә. башын кысылдымы әллә анда’- Айсетдиннсн тавышы шактый коры вә кырыс яңгырады, ул ботинка башы белән Чырыкнын тез аСТЫ^и«ай.иДЫ‘ аНЛа” аЛДЫ Чырык анын чаптар атта җилдерүен күргәч кенә мич авышына кереп киткән, анын яңа рәискә ниндидер үпкәсе бар. хәзер дә аннан качып маташа, имеш.
кыстырды:
- Хәтәр кеше булган син!—диде
Чырык, чыннан да, Фаягөлне эзләп алып кайтып, фәрештәләр боерыгы белән сугыш гарибен хәләл хатынына тапшыргач, якын-тирәдә даны таралгач, үзен бөтенләй бүтән кеше итеп сизә һәм бүтәннәрдән дә шундый мөнәсәбәт көтә идс
Айсетдин урнашып ныгыгач, үзен кәнсәләргә махсус чакырып алыр да бер-бер бүләк бирер, һич югында исемен «кызыл тактада» балкытып куяр дип йөргән иде. Баксаң, үз данын гына гел өскә күтәреп йөри икән рәис! Тирә-якта дан тоткан чаптарны иярлекләп алган әнә. ә Чырыкка һаман шымытыр!
Айсегдин бабайга папирос сузды, алар бер читкәрәк барып утырдылар, тәм ләп-тәм ләп төтен суыра башладылар Бабай Айссг диннең сүз башлавын көтеп тынып калды. Үзенә калса, рәис нәрсәдер әйтергә теләп килгән иде кебек Ул Айсетдиннең тап-таза. соңгы көннәрдә тагын да тулышып киткән гәүдәсенә карады да көрсенде «Булса да булыр икән! Сугыш кырында бер Ялан авылыннан күпме кеше ятып калды, күпмесе гомерлеккә гарипләнде. Бүгенгә кырык өч кеше үлде' Бала-чагалары ятим, бичәләре гол калды, гомергә нужа күрәчәкләр' Толга һәм ятимгә бер чакта да кояш яктырып чыкмаган! Ә моңа елан да сыгырмаган! Пәри калтырчасы булып кайтып га кергән!» дип уйлады
Айсетдин дә аңа карап уйларның төрлесен күңеле аша үткәрде «Җәнҗалчы, астыртын, әләкче, шымчы бер адәм иде Үзгәргән бу чепи күз! Теге чакта мин ана байтак сүзләр ычкындырг аладым бугай һәммәсен хәтерендә бикләп юрадыр әле! Җаен сагалыйдыр' Бу бәндә мине төчкермичә дә сатып җибәрәчәк! Әгәр минем өскә сыек кына кү тегә төшсә дә... Ярамый! һич ярамый! Төген тарала башласа, аның уты да бәреп чыгачак! Авылдан качып китүемне моңарчы искә алган бер генә кеше булды! Сәрвәр генә. Сәрвәр явыг түгел, әйтер дә бетерер дә' Әмма ләкин, бу үзен әүлия санаган иблискә күчәр башы кагылып китсә Эх, шушы мичкә тыгып яндырасы иде үзен!»
Утыралар ике кеше тәмәке пыскытып, читтән караганда «Менә дуслар ичмасам болар! Ничек матур итеп гәп сугалар!» дип уйларга
₽ L. Син дв, Айсетдин туган, ару гына хезмат иткансен икән! Рахмат.
Айсегдин Чырыкның аякларыннан эләктереп сөйрәп чыгарды Абд- рахманның көлгә, корымга буялган иреннәре нык кысылган иде. үл күзләрен челт-челт йомган булып, тез башларын какты, йөри-йөри табаннары ялтырап беткән кәвешләрен киде. Шуннан соң гына, кулларын бер-берсснә бәргәләп кагып рәискә карап бакты.
Ә’ә’ бу син йөрисең икән. Айсегдин туган Китергәннәр утын, лычма чи. Урманда коры агач таба алмаганнар мени?.. Үзен йөрмәсән. берәвесенең дә кулы җитми, миннән киткәнче иясенә җиткәнче дип кенә эшлиләр. Замана үзгәрде, замана кешене дә үзгәртте.
— Әллә игеннәрнең бөтенесен сушилка аша үткәрәсез инде’
Урман ягасындагы дымлы җирләрдән урганны киптермичә кабул итмәделәр. Өченче көнге янгыр көлтәләрне суга салгандай иткән,- дип аңлатты Чырык. Анын үзен җаваплы, җитди кеше итеп тотарга тырышуын чамалап алган Айсетдин картның салпы ягына салам
мөмкин г м
Уйларның карасын уйладылар, телләр генә бүггәнчә сөйләде Әле колхозга да булышып йөрисен икән. Аодрахман әкә Ярый.
рәхмәт!
Айсетдин сугышта булганнарны, күргән-белгәннәрне сөйләргә һич яратмый иде. ике-өч сүз белән генә сүзне кыскартты.
— Тырыштык, Абдрахман әкә, сынатмадык.
Ә Чырыкнын гел шул хакта сорашасы килә, тотты да:
Бу Уразайны әйтәм. ранный булганына кайчан, һаман кайтармыйлар үзен.
— Сугышка бармас өчен госпитальдә качып ята ич ул! Йә бер-бер әгъзасын бозгандыр. Уразай җүләр түгел!
— Булмас, энем.
— Ник булмасын?
Уразаев кебекләр алай итсә, шулкадәр көчле фашистны кем куар дисең! Куалар бит, выжгытып куалар! Син, энем, хәзер олы кеше. Кеше сөйләсә дә тузга язмаганнарны теленнән ычкындырып, алдагы тормышында көлкегә кала күрмә!
Айсетдин башын күтәреп үзен көтеп торган кара айгырына карады: бу карт тәре акылыннан шашканмы әллә?.. Рәис белән дошманлашырга телиме? Кем рөхсәт иткән аңа рәискә акыл өйрәтергә! Тубыл кадәр Тубылда аңа «ләббәйкә» дип тәлинкә тоталар, янында юргалыйлар, ә бу нидер кыландыргандай итә Берәрсе котыртамы9 Айсетдингә каршы чыгарга оешып маташалармы? Бүген аның килүенең максаты бик гади һәм ап-ачык иде. Беркөн Шәгъбикәне ире яныннан өерләп алып чыгып киткәч, Булат хатынны нык кына ярган икән Сыртын ачып күрсәтте, камчы эзләре бөгәрләнеп-бөгәрләнеп яткан хатынның ап-ак. йомшак тәненә! Айсетдиннең чибәр Миңнурый артыннан кыдырып йөргән көннәре. Ачуың да килерлек шул. валлаһи, шашарсың да: биш көн мөгаллимә кызның артыннан чаба, ә тегенең качуы качу! һич койрыгын тоттырмый Юньләп сөйләшми дә... Менә шушы тинтәк Чырык ишеләр сүз тараталар, кызга гайбәт ирештерәләр булыр! Ирлеге кызган Айсетдин Миңнурый тирәсендә ялманып, күңеле басылмас.тыгын аңлагач. Шәгъбикә белән тагын очрашырга теләгән иде. Авыл арасында, адәмнәр күзе алдында очрашырга ризалашмады Шәгъбикә: «Тап бер җайлы урын!»—диде. Айсетдин Шәгъбикәне шушы тирәгә алып килеп гыйшык- гыйшык уйнарга ниятләгән иде, бу килүе аның нәни генә разведка кебегрәк иде! Бакса, монда бер карачкыны аның юлына чыгарып бастырып куйганнар.
Бу әңгәмәнең уңай ягы да булды, «разведка»сының максатын Чы- рыкка ычкындырып ташламады Айсетдин. Яшерен гамәлләр ярдәмчеләрсез барып чыкмый, гомер-гомергә шулай килгән. Айсетдиннең һәр тармакта үз кешеләре, «уң куллары» булырга тиеш. Чырыкнын соңгы вакытларда нык үзгәргәненә тәмам төшенде Айсетдин. Юк. бу кеше ул белгән Абдрахман түгел, авызыңны үлчәп ачмасаң, телеңнән каптырып алыр бу әрлән! Күр инде, гомергә дошманы санаган Уразайны яклап маташа! Уразай кайтсын гына! Каты көрәш заманасы икәнен Айсетдин аңлый... Уразайның Колчак белән сугышып йөргәндә бик шикле рәвештә исән калганын хәтерли Айсетдин! Шул бер гамәлен казып чыгарып кәҗә җиктерәчәк ул Уразайга! Кайтып кына карасын!..
Ярый. Абдрахман әкә. эшләрең уң булсын! Район кыса, һәр эшне тизләтергә кирәк.
һәм рәис капылт кына китеп та барды. Трантас артыннан күтәрелгән әче тузан Чырыкның борын тишекләрен эзләп тапты, озак кына төчкертте картны! Айсетдиннең кытыр-мытыр гына сөйләшүе, саубуллашмыйча да кичеп баруы аны нык кына рәнҗетте. Ләкин рәнҗерлек сәбәпләр алда булган икән...
Өч көннән соң. өенә кайтып йокларга ятыр алдыннан гына Абдрахман әкәнең мич кырыйларына кыздыргычка чыра таратып кибәргә куймавы исенә төште. Ул эшне мич җылы чакта башкарырга кирәк иде. Кипкән чыраң юк икән, көне буе мичкә утын үрләтә алмыйча җыгың чыга. Ул кырык ямаулы кыштыр тунын киеп, аягына кәвешен элдереп
кыбырсып чыгып киле. Әвен ишегеннән кереп, һичбер шөбһәсез-нисез сукыр лампасын кабызып җибәрде. Кыштырдаган ят гавышка борылып караса, ни күзе белән күрсен ләүкәдә Айсетдин белән Шәгъбикә сөешеп яталар икән. Башта карт югалып калды, тез буыннары бушады, аннары тамагын кырып куйды. Соңыннан бер-ике сүз әйтергә дә кыюлыгы җитте.
- Икмәк ята торган урында’ Ходай орыр үзегезне. Җир йотар' Айсетдин чалбар балагына аякларын тыга алмыйча сикергәлән:
- Артык күпне күрәсең! Онытма телеңне тыймасан. җаныңны җә-һәннәмгә олактырырмын! Киптерер иген юк. кайсы шайтан кушып монда тилереп йөрисең’ Минем арттан шпионлык итәсеңме, карт пәри*”
Айсетдиннең соңгы сүзе аерата нык рәнҗетте Абдрахман Чырыкны Әлерәк кенә аны әүлия санадылар, көлчә пешереп, баллап чәй эчерттеләр. Ә монда гөнаһлы гамәл кылып, ир хатынын монда сөйрәп китереп аздырган албасты ни ди бит!
Кем кемнең җанын җәһәннәмгә олактырыр бит! Синең дә кем икәнлегеңне беләбез'
Абдрахман әкә. чыннан да. чыгып чапты, бу языклы урыннан тизрәк ераклашырга тырышып йөгерде. Эсселәп, кыптыр тунын чишеп, җилбәгәй бара башлады, бер кәвеше төшеп калды, иелеп аны алмады Тыны бетеп, күкрәге кысылып тыкрык башына туктап калды Кабырга араларын дәү келәшчә белән кемдер кыса кебек тоелды Атларга тырышып карый, нидер җибәрми Авызын зур-зур ачып күкрәгенә һава тутырырга тырышып азаплана ачык авызга һава керми'
Ә күңеле һаман рәис Айсетдин белән тарткалаша! «Зинахур!» дип атый ул аны «Анау елны да Уразай хатыны артыннан ятсызларча сөйрәлгән идең гуй!.. Булатын әйтер идем, шул ачкүз хатынына хуҗа була алмады' Боерган булса, мин моны болай гына калдырмам Иген өстендә, җир-суларны мәсхәрәләп Иртәгә үк Тубылга барам' Рәиснең чаптар айг ырын җиктереп. Нибуч җигәрсең! Күчер итеп кузлага утыртам әле мин ул йолкышны!»
Уйлары чәбәләнгән карт аңына килә, күкрәген, җилкәдә калак сөяге асларын чолгаган авыртуга чыдый алмыйча ыңгырашып га ала
Гыйззетбану түти шул көнне генә Сәгьдетдиннән сөенечле хат алган иде «Сүзләр йөри, безнең ише карт-корыларны илгә озаталар, дип сейләшәләр Бирсен ходай! Исән-аман илгә кайтып күрешергә насыйп итсен!» дин язган Мондый хат алган кичтә Гыйззетбану түти өйдә
Айсетдин бер сикереп карт янына килеп җитте, таза, көчле бармаклары белән Чырыкның гел сеңердән генә торган нәзек муенын буа башлады Шәгъбикә килеп җитеп ике арага кермәсә. белмим, бу очрашу ничегрәк тәмамланыр иде икән9'
Абдрахман әкә Айсстдиннең кыланышларыннан таң калды, бу хәлләрне акылына сыйдыра алмады. Аның уенча, язык кылганда тотылган адәм, җирдә аунап аннан гафу сорарга, кат-кат тәүбәгә килергә тиеш иде!..
Айсетдин бөтенләй бүтәнчә уй йөртте: «Колхозга, авылга, кешеләрнең һәрбарчасына ул хуҗа! Кешеләрнең кылган гамәлләренә дә ул хуҗа' Бу тиле-миле кар| рәисне күрүгә, ук булып агылып чыгын чабарга һәм теленә катлы-катлы бик салырга тиеш иде! Ә ул. әче әрем, әрепләшеп маташа бит әле!»
утыра алмады, җыенды ла кызлар янына киг ге
Тыкрык башында караеп юрган багананы күреп ул әсәреп тукталды Ничәмә вакытлар көн-юн үтеп йөри, бер дә багана шәйләгәне юк ич аның Чекерәеп, караңгылыкны тишеп-тишеп карый ГыЙззәтбанү түти, кара багана тигәне кымшанган да кебек, тавышы ла бап сыман Үз авылында кемнән курыксын Гыйззетбану, җил җи.г атлап килен «иген караса багана сүгел. Чырык Абдрахман атынып
тора, имеш 4*
Нишләп монда торасың, Абдрахман әкә?— диде ул каргны таныгач.
Абдрахман җавап бирергә, хәлен аңлатырга итенә, бугазыннан ата каз ысылдавына охшаш бер 1авыш кына чыга Кайда култыклап, кай араларда биленнән тотып Гыйззәтбану түти Абдрахман әкәне үз өенә алып керде, сәкегә яткырды, баш астына мендәр салды.
Шунда, баш астына йомшак мендәр таралып яткач, картның сызлаулары сүрелгәндәй булды, калак сөякләре тирәсе сулыгып-сулыгып авыртудан туктады, һәм Абдрахман карт үзенең әҗәле килеп җиткәнлеген аңлады. Гомеренең азагына кереп баруын төшенде. Уразай мөгаллимне нык көтә иде карт! Элек кылган хаталары өчен аннан гафу үтенергә тиеш иде. Фаягөлне эзләп табуы белән дә озаклап, тәмләп сөйли-сөйли мактанасы килә иде аның. «Мин дә төшеп калганнардан түгел, мөгаллим, халыкка, авылыма байтак яхшылык эшләдем!»—дип үз-үзен аклыйсы килә иде. Уразай мөгаллим аны аңларга тиеш! Аңлар да! Инде Җәбраил фәрештә белән дуслашып кына килгәндә, каян шулай ашыгып килеп җитте соң бу Газраил дигәннәре...» Карт бер минутка гына онытылды һәм Газраил дигәннәре, рәис Айсетдин кы-яфәтенә кереп, аны тотып алды, бугазын буа, типкеләп эчен изә башлады.
Гыйззәтбану түтинең үзе кебек үк өлгер самавыры кайнап чыкты, капкач тишекләреннән сызгырып пар ургылды һәм шул тавышка Абдрахман әкә аңына килде. «Минем гомер дә шулай сызгырып бушана бара», дип уйлады ул һәм гагын бер мәл иссез ятты. Гыйззәтбану түти аңа бал каптырды, кайнар чәй йоттырды, карт чалкан ятып күзләрен йомгач җәһәт кенә чыгып китте. Гыйззәтбану түти күршеләргә дәшеп, аларның олы кызларын мөгаллимәләрне алырга җибәрде. «Булган даруларын да калдырмасыннар. Абдрахман әкәнең хәле бик яман!»—дип әйтеп калды.
Абдрахман әкәнең авыртулары кимеп, җиңеләеп калгандай булса да, һушы таралган, зиһене томаланган иде. Ул Гыйззәтбану түтинең аяк очларына гына басып чыгып киткәнен дә, мышкылдап кайтып кергәнен дә ишетте. Әйтер сүзләре тел очына килде, әмма көче-куәте җитмәде. Күзе ачык булса да, йомылса да каршысыннан Газраил-Айсетдин китмәде. «Айсетдин белән Шәгъбикә». дип кычкырырга теләде ул. тавышы чыкмады, шөкер, Гыйззәтбану түти аңа иелә төшеп карап тора иде, картның «Айсетдин . Шәгъбикә...» дигән сүзләрен аермачык ишетте.
Айсетдин белән Шәгъбикәгә әйтеп калдырыр сүзләрең бармы әллә, Абдрахман әкә?— дип сорады ул һәм күңеленнән рәнҗеде: «Үләр алдыннан шул кара йөзләрнең исемен яд итеп ятмасаң!»—дип уйлады.
Айсетдин белән Шәгъбикә дияргә тырышты тагын Абдрахман.
— Нигә шул ике исемне бергә кушып кабатлыйсың?—дип сорады Гыйззәтбану түти. Ләкин картның теле юк иде инде.
Анпан-моннан гына киенгән мөгаллимәләр ашык-пошык кереп җит-кәндә Ялан авылында шактый еллар яшәгән, кайгысын да. хәсрәтен дә мул кичергән Абдрахман Чырык өзелгән иде инде.
«Котылган инде, әйдә, авыр туфрагы җиңел булсын».— диде күпчелек халык. Айсетдин бу әҗәлгә астан гына чиксез сөенде. Ләкин мәрхүмнең соңгы сүзен Гыйззәтбану түти, төрле юраулар катнаштырып, укытучыларга чишкән иде. Әллә үзенең авызыннан чыгып ычкынды, әллә бүтәннәр бик теләп бу хәбәрне тараттылар: картның әҗәле рәис белән аның мәгъшукасы исеменә барып ялганды. Хәбәр коры саламга барып ябышкан ач ут кебек кайта-кайта, арта-арта авыл арасына таралды һәм Айсетдин белән Шәгъбикәнең арасын ябыштырды.
Яландылар Айсетдин дисәләр. Шәгъбикә исемен кушып җибәрделәр. Шәгъбикә дигәндә, рәис исеме аңа үзеннән-үзе кушыла торган булды. Айсетдин мондый халәткә- «агылый-тагылый» кушаматына чик куярга
булды. Миинурыйнын бер генә минутка да үзе янында ялгыз калырга теләмәвен дә ул Шәгъбикәдән күрә иде. и
Шәгъбикәнең кыланмышына читтән генә карап түзеп торган кеше Яланда бары тик ире Булат кына калды Гайбәтләрне җылы килеш ана да китереп җиткерделәр. ул аларны исе китмәгән кыяфәт белән тыңлады Ләкин Булат та тик ятмаган икән Омск каласына. Мәрзияне чакырып телеграмма суккан. Почта алырга баргач, җавап телеграммасын беренче булып Шәгъбикә укыды «Фәлән числода юлга чыгам Сагындым Үбәм» дигән иде Мәрзия
Шәгъбикә иренең сүзсезлегенең серен аңлады. Телеграмманы тап-шырыргамы. юкмы дип шактый баш ватты, ахыр чиктә. Булатка кайтарып тоттырды.~ Булат эндәшмәде, аңлатмалы, укып телеграмманы кесәсенә салып куйды да Шәгъбикәгә тирән мәгънәле, кискен, үтә кискен карашын ташлады.
33
ең бәлаләр белән төсен үзгәртеп, ялган, әмма ышанычлы документлар юнәтеп Ялан авылына кайтып тукталырга карар кылган Айсетдин үз тормышы болай башланып китәр дип күз алдына китермәгән иде, әлбәттә. Юлдашлары, үзе шикелле үк гитлерчылар ягына үз ирекләре белән авышкан сатлык җаннар. сугышның немец файдасына борылмаганын күрүгә, җайлап-жайлап төрле илләргә сытгырта башладылар. Айсетдин чит илгә китеп олагырга теләмәде, үтә куркак иде ул. үз илендә жиңсллск көтмәгәнен белгән хәлдә, очраклы гына бик ышанычлы кәгазьләр юнәтеп Себертә кайткан иле. Себер татарлары арасына. «Үз татарың үз татарың булыр әле. бер тукмаса бер сыйпар!» дип юатгы ул күңелен Кайтты, менә дигән игеп каршыладылар. Бусы ул көткәннән дә артыграк булды, яши. ләкин гор- мышы бер дә ул уйлаганча түгел Документлар, үткәндәге гамәлләр тулысыңча алышынып бетсә дә. Айсетдин бер нәрсәне искә алмаган иде чир китсә дә. гадәт китми икән!
Үзенең гөнаһсызлыгына бүтәннәрне ышандыра-ышандыра Айсетдин үзе дә шуңа күнегеп килә иде. инде күпме авыр юллар үткән, үзе авыр юлларга ничаклы адәмнәрне дучар итеп, упкынга ггеп гөшергән кеше яши-яши тагын хаталар кылып ташлады. Шәгъбикә белән нигә тагын кети-кети уйнап маташырга иде? Беткән идеме аңа Яланда иссме-чабы чыкмаган мыймылдык хатыннар?!
Чырык Абдрахманны җиренә җиткереп күмделәр, җеназа чыгым нарын Шәгъбикә янчыгыннан алып Айсетдин түләде Карт гүрдә, е тавышы көннән-көн ныграк арттырып кайтаваз булып яңгырый
Айсетдиннең тынычлыгы тәмам югалды. Ой ишеге ачылган саен аның бите тартыша башлый, йөрәген нидер чеметеп ала Төннәрен мич арасында гаракан кыштырдаса да. мендәр аегыннан парабеллумын гар тын чыгарып, караңгылыкның күзенә текәлеп ниндидер хәвеф, әшәкелек көтеп юра Ничәмә-ничә кешенең башына җиткән коралның тимер суыгы, кулы аша йөрәк бәгыренә күчә Аны калтыравык а га Караклардай ары-бире ялт-йолт карана, ишегалдына чыгып китә, капка бикләрен кат-кат тикшереп, ишек келәләрен тартып-гартын күздән үткәреп чыга Озак йокыга китә алмаса. эчне җылытырлык игеп әз-мә» салгалап куя
Гади шул кешеләр, аны-моны уйламыйча орден медальләрнең гари хын белергә телеп сораулар биреп куялар! Айсет тин һәр 6ү такка ү , легендасын әзерләде. «.панын алганга кушып. гора-бара үтенеп сой лагашшрепо үзе да ыш.ша бара Ана хатар затираларлап арыныр,а. .на легендалар яктылыгында яшәргә кирәк иде
Башынны балага тыгын, ку........ <ны иблис» готтырсан. муеннан „ыч
ракка батасын икән! Волхов фронтында беренче бәрелештә үк ул үзе
М
теләп немецлар ягына чыкты. Фашист көчле иде, ул бөтен фронтларда җиңеп Мәскәү янына ук җитеп куйды. Кырды немецлар Рәсәй халкын, сугышта да кырды, өйдәгеләрне дә жәлләп тормады. Айсетдин яшь иде, аның яшисе килде, әле дөньяның нинди рәхәтен күргәне бар аның?
Фашистларның ыжгырып, урыс гаскәрен өзгәләп. теткәләп килгән чагында Германиянең җиңеп чыгачагы аңарда һичбер шик тудырмады.
Чолганышта калган иптәшләре барлы-юклы патроннарының соңгысына хәтле сугышып, кан койганда, Айсетдин немец шпигы мул сыланган ак күмәчне мүкелдәтеп утыра иде. Куеныннан Геббельс листовкасын чыгарып салгач, немецлар «гут-гут!» дип аның аркасын кактылар...
Күпмедер вакыт ул немецларның тугры ялчысы булды.
Ниләр күрмәде сугыш елларында ир-атлар! Хәзер ни тырышсаң да, никадәр сак вә акыллы булсаң да җилкәңә Гитлер ябыштырган бөкерене селкеп кенә төшереп, аннан котылып булмый икән. Дөрес, әлегә Айсет- динне куркуга салырлык тикшерү дә, шикләнү дә юк. Инде каһәр суккан Шәгъбикәгә бәйләнмәгән булсачы Миңнурыйны дөбердәтеп куенына ала торган көннәр иде ләбаса!...
Кара айгырның башын баганадагы тимер боҗрага тарттырыбрак бәйләп калдырган, ахрысы, чаптар башын чайкап авызлык тимерләрен чылтырата, тоягы белән каткак җирне казый. Айсетдиннең чыгып тезгенне бушатасы килми, авыр уйлар бөтен барлыгын ялмап алган егетнең кузгаласы да килми. Бәхетсезгә вакытсыз, дигәндәй, бүлмәгә Сәрвәр килеп керде, ипле генә итеп сәлам бирде, утырыр урынын бармагы белән сөртеп карагач кына утырды, рәискә карады
— Айсетдин иптәш,— диде ул шактый нык тавыш белән.— РОНО- дан телефонограмма килде. Безнең мәктәпкә дә китаплар, әсбаплар бүлеп биргәннәр. Кичекмәстән килеп алыгыз, дигәннәр.
- Шуннан9 диде төксе Айсетдин
— Шуннан шул, ат кирәк
Ат? Каян алыйм ди мин аны? Сез. хөрмәтле иптәш, колхозда ничә ат барлыгын, аларның хәзерге сәгатьтә нинди эшләр башкаруын беләсез булыр. Атлар дәүләткә ашлык илтә киттеләр.
Хисапчы Шәехов. кара җеп белән колак артына тарттырып куйган, бер пыяласы чатнаган күзлеген рәтли-рәтли чут салуыннан туктады да рәискә таба борылды. Ертык авызлы кесәсеннән каңсасын алып, аны бармагы белән баса-баса эре йомычкалы самосад белән тутырды, кабызырга дип Айсетдин янына килеп басты. Шырпы рәистә генә бар иде. Рәис хисапчыга карамыйча гына янган папиросын аңа сузды. «Беломор» очындагы утны каңсасына терәп хисапчы шактый вакыт пыс-пыс итеп торды. Тәмәке зәһәре Шәеховның арган миен ачып җибәргәч, хисапчы тыңкыш авазлар белән сүзен кыстырды:
- Җирән кашка өйдә бит, Айсетдин. Аты юаш, ипле, адымы да нык. Бир шуны.
— Ул атның почта йөртергә билгеләнгәнен үзең беләсең.
- Моңарчы почтаны җәяү генә барып алалар йде түгелме?
Нибарысы ике чакрым юл үтәсе. Почтасын әйтер идем гуй, ике гәҗит, ярты хат! — Шәехов курка-курка гына үзенең әйткәнен яклады.
— Шәехов!—диде Айсетдин тавыш күтәреп Карыйм мин сиңа һәм гаҗәпләнәм. Председатель юк ди икән, араныңда ник утыз ат тик тормый, син аның сүзен куәтләргә тиеш ич!
Шәеховның юаш кына теләктәшлеге дә Сәрвәргә көч бирде.
- Айсетдин. диде ул, директор кеше тавышы чыгарырга тырышып,—Шәехов абый дөрес сөйли, әлегә кадәр бер генә рәис тә почтага ат кумады. Шәгъбикә эшкә алынгач кына почтаны җәелеп утырып бары ул ала. Ни өчен аңа шундый өстенлек бирелә әле?
Анысында синең эшең булмасын.
. РСМ Ө',СН соРамЬ1йм Болай да китап-дәфтертт эт
ааига Кенснла барып адмасац. акла1 ы башлыкларнын ла 11|.« >.6их., ■>- бар. Шундук йомдырып куялар Йөр соңыннан эзләп кизапларпы1
- Жиран кашка бик ипле ат!-дип өстәде Шәехов кансуын суым- суыра.- - Адымы да җитез!
— Юк кына нәрсәдән проблема ясарга яратасың син. Сәрвәр
Айсетдин. Заманында син мөгаллим идең. Шул чакларны истә тотыл әитәм. авыл арасында яманатын таралып ята Кайберләреңә ышанмый да идем, хәзер күрәм: дөрес сөйли халык һәм син аларнын авызын тегеп куя алмассың. Абдрахман әкә сезнең исемнәрне бергә тегеп җан биргән. Аның ни әйтергә теләгәнен халык төрлечә фараз итә' Мин бәләкәй арба тартып Тубылга ки тәм. РОНО белән райком янәшә, шуны оньпма. Мин әләк-чәләк белән йөри торган җан түгел, әмма тәкин мәктәп, укучылар дигәндә мин синең белән дә тартышырга әзер!
Сәрвәр ишекне шапылдатып ябып чыгып киткәч. Айсетдин ачуыннан буылып Шәеховны камап алды.
- Син нәрсә, ишек колагы! Кычытмаган җирне кашып, ат дагалаганда танавыңны сузып кыстырып утырасың! Күрәсең ич. Сәрвәр мөгаллимә бер дә аттан ким түгел! Подумаешь, барыня! Утынын китер ана ремонт ясат, атын бир!.. Шәехов. бар, ай-ваена карама. Шәгъбнкәне идарәгә алып килеп җиткер1
— Шәгъбикәне? Шәеховның бу соравында күпме ачу барлыгын Айсетдин дөп-дөрес аңлады һәм икеләнергә урын калдырмастан итеп
— Әйе, почтальон хатынны алып кил
Шәгьбикә агын җигәргә ниятләп, киенеп-ясанып почта алырга барырга җыенып йөри иде. «рәис чакыра», дигәч, бераз аптырап калды Рәиснең аның белән бүген очрашырга теләге юклыгын хәйләкәр хатын чамалый иде. Айсетдин тәрәзә каршысына басып, туктаусыз папирос пыскытып каршылады аны Шәгьбикә артыннан ук килеп кергән авыр аяк Шәеховка чыгып торырга кушты. Алар идарәдә икәү генә кал ты тар
— Шәгьбикә! Айсетдин җайлы сүз эзләп кесәсенә керте, аннан таушалган «Беломор» кабы тартып чыгарды, калтырашан бармаклары кесәсеннән сүз эзләп таба алмады
Хәзерге мизгелдә икесенең дә язмышы хәл ителергә тиеш Шул сүзне эзләп табарга, ана тиешле юнәлеш биреп, язмышын җиңеләйтер! .• итеш Айсетдин. Шәгьбикәгә дә хәсрәт төшкән бүген' Булатның бер кызын китсә, иңе белән таулар күчерәсем белә ул хәзер, әтәр Мәр тиясе ки теп төшсә, йорт та аңа урып калмас! Калса да. ул хезмәтче хәлен ы яшәртә мәҗбүр булыр! Моңарчы үз тормышының тоткасын у зе кысып тоткан үзсүзле, текә хатын Булат белән Мәрзия хезмәтчесе булып яшәртә рита түгел! һич! Күзен чокып алыр Мәрзиянең. Булатның таматына оалык кылчыгы булып кадалыр' Тик Айсетдин генә аны ташламасын' Ник кырык чөйләре кырылып бетми яланлы тарный, ник Шәгьбнкә тк.мх-н тәсбих итен тартын көне-төне телләрендә әвәләмиләр Айсетдин тени аны ташламасын! Ялан гына димәгән ич. тарсынса тар. тораыт күч.»р < у Төмән-Ишим якларына ки ген барырлар Тик бергә тепә бу кыннар Байлыгы да җитәрлек Шәгьбикәнен! Кайда да югалмаслар
Рәиснең ут-сөрем томалаган чыраен күрүгә. Шәгьоикәнен ба и.кы суга төшеп китте: татын нидер булган. Шәгьбикә Айсег ишмен куркак котам батыр икәнлеген аныша башлатан иде инде 1атын өркеткәннәр рәисне Аның мондый пошаман кыяфәткә керт эне юк иле моңарчы
Безгә сөйләшер!ә кирәк, диде Аисетдин Гәрчә аның кыяфәте бер дә сөйләшергә, аңлашырга әзер кебек туте т и к
- Ни булды? шде Шәгьбикә тавышын чак-чак ишегтерен
- Эшләр харап! Чырыкнын үлеменнән гаеп табарга тырыша тар һеМ Тапсыннар айда. Җитмешне үткш «ртнм..
ме кемтә тигән икән'.’
— Аның үлеме бер сәбәп кенә. Асылда сине-мине яратмыйлар. Сине күрә алмыйлар!
— Мине?- Шәгъбикәнең чырае ямьсезләнде, муенын сарган җыер-чыклары чәчрәп беленә башлады. «Шушы әбигә бәйләнмәгән булсам- чы!» — дип уйлады Айсетдин әрнеп.
— Үзең дә беләсең, авыл хатын-кызлары арасында тормышын алып бара, авырлыгын җиңгән бердән-бер хатын син булып чыккансың. Ирең дә бар — Айсетдин елмаерга теләде, елмаюы барып чыкмады.— Сөяркә дә тотасың. Әнә шул хәлләр адәмнәрнең тамагыннан үт.мәде Хәзер Чырыкның теленнән ычкынган сүздән гаеп тапмакчылар. Миңа әлерәк кенә прокурор шалтыратты. Без иртәгә торага, аның катына барырга, җавап тотарга тиеш.
— Барырбыз соң,—диде исе китмичә генә Шәгъбикә.
— Күрерсең күркәңне алар кулы арасына барып керсәң!
— Син ни кушасың соң?
— Безнең беребезгә авылдан югалып торырга туры килер.
Шәгъбикә танавын тартып куйды.
— Миңа югалырга кушасындыр инде? Үзең югалам дисәң, мине чакыртып тормас идең.
— Сиңа, Шәгъбикә, сиңа! Хәзер болай ит: Сәрвәр мөгаллимә кул арбасын тартып РОНОга китте. Атыңны җик. аны куып җит. «Минем дә Тубылга барасым бар», - диген. Торада атны Сәрвәргә калдыр да. күзгә күренмичә генә берәр яры тай. Югалып тор. зинһар Үз вакытым белән мин сине эзләп табармын.
Шәгъбикә көлеп куйды.
— Ни кызык табып көлә аласың?
— Юк инде, Айсетдин рәис. Картның бугазыннан мин алмаган, буарга ябышмаган. Аның муенында синең бармак эзләрең! Эзләп ала, имеш. Юк, минем кирәгем калмады сиңа. Синең Миңнурый гүзәл артыннан сөйрәлүеңне ишетмәдем дисеңме? Барысын да беләм. Мин сине тыңладым, мине тыңлап бак: китсәк, икебез дә авылдан китәбез! Бергә! Минем синнән аерылыр мәлем юк. Шул менә сиңа
Айсетдин тагын бер мәртәбә: «Ник бәйләндем мин шушы убырлы карчыкка!» — дип сызанып уйлады, һәм Шәгъбикәне үгетләргә кереште «Яратам» диде, «Миңнурый сине алыштыра торган хатынмы соң?» дип тасма телләнде. Җыламсырады, ялган антлар эчте.
Шәгъбикә аның сыңар сүзенә дә ышанмады. Тик бер нәрсәне ачыклады: үҗәт кеше икән Айсетдин, бер кискәнне кире ябыштырачак адәм түгел! Муенына бау салсаң да моннан ары ул Шәгъбикәгә борылып карамас!
Булат яшь кәләш алып кайтса... Айсетдин өйләнәме-юкмы, моннан ары ул Шәгъбикәгә юл биреп, якын итеп торачак түгел. Утыртып куярга да күп сорамас бу кансыз зобани. . Китәр Шәгъбикә. тик үзенең көче барлыгын, көчен сиздереп китәр!
— Бел! Үз сүземнән кайтырга яратмыйм. Әйе. тавыш-гауга тынганчы китеп торам. Сәгате суккач хәбәр итәрмен: килеп алырсың мине!
— Кайда булырсың соң син?
Шәгъбикә сөенгәндәй көлеп җибәрде:
— Анысы инде, бөркетем, әлегә сер! — диде.
Айсетдиннең хатынны эттән алып эткә саласы килде, дәшмәде, кай ара телне тешләп торуның иң уңай гамәл икәнен әллә кайчаннан үзләштергән иде ул. Әмма иске холкы үзенекен итте, хаталарны тагын ясап ташлады.
Гобәйбәнең күзен кыздырган ундүрт чемодан, чыннан да. Булатларның чоланында тезелеп тора иде. Базга күмелгән алтын-көмешләре дә бар иде Шәгъбикәнең. Иренең йортта юклыгыннан ул тулаем файдаланды, яшерелгән хәзинәсен казып алды, атын җикте, чумаданнарны әйбәтләп. баулар белән ныгытып бәйләп арбага төяде һәм сәфәр чыкты.
Булат Мәрзияне алып кайтып өйгә кергәндә чолан ишеге шар ачык, өй ишеге дә ябылмаган, өй эчендә дә әйберләр күзгә күренерлек кимегән, ә чолан бөтенләй буп-буш иде.
Йортта Шәгъбикәнең бердәнбер истәлеге булып пианино гына калган. Җиһазлар тыгыз чакта ул әллә ни күзгә бәрелми торган иде. хәзер кап-кара булып ялтырап, хатынының кара язмышы булып кәперәеп утырган кара тартма Булатның күзен кисте. Ул тешен кысып урамга чыгып китте хәллерәк абыстайларны җыештырып кайтты, алар пианиноны кул арбасына чыгарып утырттылар һәм сәгате-минуты белән мәктәпкә илтеп бирделәр. Казан кызы — иркә Зилә, пианиноны күргәч, кулларын чәбәкләде
Балаларга бездән бүләк. Мәрзия белән икебездән* — диде Булат
Зилә ак-кара клавишларга баскалап пианиноны көйләргә кереште Аның бәхетенең чиге юк иде
Шәгъбикә исә бөтенләй бүтән якка. Тубылга артын куеп юлга чыкты һәм күңеленнән генә: «Биргәннәр иде ди сиңа ат Кара айгыр сиңа миннән бүләк иде. җирән ат синнән миңа бүләк булсын'» дип кабатлады.
34
. л газабы гүр газабы!» дигән безнең борынгы бабалары-
* AXVF быз. Бу хикмәтле сүзләрне алар бик белеп, күп сынамышлар кичергәннән соң гына әйткәннәр! Татарларның ташкын булып илләр гизгән чаклары булган, тарих битләрен актарсаң, анда татарның бик күп юл-сукмакларын күрербез Татарны данга күмгән юллар да байтак булган, милләтне оятка калдырганнары да очраган. Дөнья ул!
Килен-бала гөшеп өлгерә алмаган, ул Шамиле белән язылыпгмаса да аннан ир бәбәй тапкан, тәвәккәл, сөйкемле, теле җырлап, күзе колен кенә торган Зосяггы ияртеп ерак-ераклардан. Белоруссиядән Көнбагыш Себер якларына. Иртеш үзәнлегенә ерак сәфәргә чытып киткәндә Мөхәммәт Уразаев үзенең хәгәр юлга тешәсен чамалый иде. әлбәттә. Уй бер нәрсә, уйны да тиз-гиз артка калдырасың, тормышның чынлыгына батсаң.. башны еш кына кашырга, аптыраудан телсез калырга да туры килә
Ни әйтсәң дә сугыш чоры көзе! Немецларны Рәсәй киңлекләреннән пыр туздырып куа башладылар, инде җиңүнең кайсы якка булачагы ачыкланган диярлек. Әмма Берлин фашистларның мәркәзе әле ерак- еракта, аңа кадәр солдат гәүдәләреннән бик озын күпер саласы бар Тимер юл армиянең төп таянычы, ул гаскәрләрне, коралларны әллә кайлардан төяп чыт ып һәркөн. һәр сәгать фронтка җан. мылтык-тупларны биреп торырга тиеш. Тимер юл гүр газабы гына түгел, сугыш чоры тимер юллары җәһәннәм астының үзе. станцалар тирәсендәге буталышларны бәян итәр өчен сүзләр бер теллә дә яралмаган
Поездлар, поездлар Тәүлекнең кайсы вакытында карама поездлар үкереп, ашыгып, шаулап әрле-бирле, бирле-әрле чабышалар, һәммәсе фронт өчен, ил өчен!
Аерым кеше ул көннәрдә чүп! Аны исәпкә тыккан, санаган кеше лә юк бер генә кагыйдә, бер генә канун да аны якламый Ул тарих тәгәрмәче астында калын изелгән ком бөртеге, очып барган чыпчыктан төшеп калган каурый кисәте Ызгыш-талаш. минут саен тарткалашын, чәкәләшеп алулар, вагон өсләренә, баскычлар!а төялешеп, андагы һәр карыш җир өчен сугышып ки түләр, урлашулар, көчләүләр, вокзал хәдимнәренең оятсызлыгы адәм улларының бәхетссзлегеннән файдаланып катырта омтылучы тыл күселәре гаскәриләр, хәрби комендатура ишеген кат ты катлы камаган гартш-горәбә солдатлар, сукырлар, чукрак гар Сират күперен ул елларда Рәсәй кинлегенен һәр тарафында очратырга була, оҗмахы да. җәһәннәме дә монда иде
Юл газап кына түгел икән, озын юл сыналу күпере да икән әле ул' Моны Мөхәммәт Уразаев белән Зося кайта-кайта, Рәсәйнең очыннан* очына кадәр үтеп кырык тапкыр сынадылар.
Нәни Шамилне күтәреп юлга чыкканның беренче тәүлегендә үк Мөхәммә! Зосяны татарча өйрәтә башлады.
Өйрән, безнең телне ятрак бел дип әйтмим, мәгәр миңа «әти» дип эндәш. Минем өчен дөньяда иң-иң якын сүз ул «әти!»
Зосяның телгә дә маһирлыгы бар икән, шул сәгатьтән ул Уразаевка тутырып ачык итеп «әти» дип эндәшә башлады. Бик борчылган, гасаби- ланган мәлләрдә генә «папа, папочка!» дип ычкындыра иде. Андый мизгелләр юлда әз булмады, мәгәр Мөхәммәт килененә рәнжемәде, аның үзенең бүре булып улардай чаклары әз булмады шул. Уразаев бер чакта да сер бирмәде, элек тә үтә сабыр, чыдам кеше иде ул, хәзер ят яклар!а баручы Зосяны һәм томырылып карап яткан нәбәрәсе алдында бигрәк гә сынатасы килмәде. Аның югары дәрәҗәдә тәрбияле, киң күңелле, тәмле телле булуына Зосяның исе китте Себер татары моңарчы Зося укыган китапларда, телләрдә йөргән зәһәр анекдотларда кысык күзле, кәкре аяклы, чыгынкы яңаклы, саргылт чырайлы, төтенле чумнарда яшәп ятучы ярым кыргый бер халык иде. Зося укыган дәреслекләрдә дә алар кәрлә, капкорсаклы, кәкре кылычларын болгап тәбәнәк арык алашаларга менгән, очлы бүрек кигән вәхшиләр иде. «Ермакның Себерне буйсындыруы» дигән рәсем ул укыган дәреслекләрдә дә бар иде... Нинди мескен, ярдәмчесез, куркак итеп сурәтләнгән иде андагы татарлар!
Озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, киң җилкәле, ирләрчә калын тавыш* 1ы Мөхәммәт Уразаевны белгән саен аның зиһене ачыла барды. Юк. юк, бу татар урыс кич алларында тасвирланган адәмнәргә бөтенләй охшамаган иде Теләсә нинди һөнәр иясе белән сүзен таба, чатырдатып урысча сөйләшә, немецчә дә аңлый икән, солтанатлы олпат ир иде аның кайнатасы. Көймәләре комга терәлгәндә, ашарларына ризык тәмам беткәндә, ул кыю рәвештә ишекләрен ачып вокзал комендантлары янына барып керде, интендантларны эзләп тапты, адым саен очрап документ сорап, I икшереп борча эзләгән патрульләр белән дә елмаеп кына гәпләште, вокзал начальниклары белән йомшак кына бәхәсләште, сүзнең кадерен белеп, иң кирәклесен әйтә алды. Кырыс ачулы, ярсыган начальниклар көчле, нык I авышын ишетүгә аның һәр үтенеченә дикъкать иттеләр. Инде бетте, инде өзелдек дигәндә складлар ачылды, балага кирәкле ризыклар табылды, юл документлары рәтләнде. Ата-анасы. әби-бабасы эшлекле кешеләр иде Зосяның. Ул эш арасында, адәмнәрне эштә-хезмәттә танып үсте. Мөхәммәт Уразаевны да ул нужа диңгезен кичкәндә мең кат сынады. Шулай белеп бетергәч кенә, якынайгач, яратып бетергәч Зося аңа эч серен әйтеп салды.
— Әти. диде ул тавышына яңа аһәң өстәп. Безнең ерак бабаларыбыз да татарлар булган ич Без кайчандыр белорус татарлары идек. Бик күптән, бик еракта Сез бабамны күрә алмадыгыз. Ул нәсел тарихыбызны Шамилгә дә сөйләп өлгермәде Менә ул сезгә бик күп гыйбрәтләрне ачып бирер иде!..
Сөенде Мөхәммәт, Зосяның ачылып бетәргә теләп эч серләрен ачуына да сөенде, нәбәрәсенең тамырларында татар каны катнашуына да шатланды.
Юлда бик киеренке мизгелләр дә булды, билетләр алгач, инде кереп утырабыз дигәндә аларның борын төбеннән генә поездлары узып китте. Нәни Шамилнең «йомышы» килеп җитеп, тәпи тотып соңгарак калдылар. Кайсыдыр станцада, кайнаган казанда сикерешкән ярма бөртекләре кебек чәбәләнгән чегән хатыннары Шамилнең чүпрәкләре салынган гөенчекне сугып киттеләр. Төннәрнең берсендә ике хулиган корал, акча сорап Мөхәммәт Уразаевның касыгына пычак терәделәр. Ике якта ике бандит алар вокзал янындагы куаклыкта төн кунарга җыенганнар иде—караңгы. Уразаевның ике касыгына очлы пычаклар кадалырга
тора Шунла да каушап калмады ул, пычак арасыннан ничек шуып чыккандыр, бандитларның икесен ике якка сугып очыргач кына. Зося аңына килде. Бала кычкырып җылап жибәрде. Зося ачыргаланып
Папочка, сез пичек түзәсез?! дип сорады
Мөхәммәт баланы үз кулына алып, вокзал ишегенә якынрак урынга, сыек кына яктылык төшкән мәйданга алып чыкты. Теге явызларның кабат бәйләнүләре ихтимал иде. Нык төшергән иде аларга Мөхәммәт Уразаев, Себер татары.
Баланы кулында гирбәтә-тирбәтә, күзен тирә-яктан аера алмыйча Мөхәммәт Зосяга болай диде.
һөнәрем буенча мин укытучы бит. кызым. Ходай мине дөньяга укытучы итеп китергән, бабам да мине укытучы итеп тәрбия кылган. Әбием миңа акыл биргән. Коръән сурәләрен ятлаткан. Әти-әниләрем дә минем тәрбиячеләрем булганнар икән! Бөтен авылга аларга киңәшкә килә, өметләнгән ярдәмнәрне ала торганнар иде. Кем ул укытучы? Мин шушы сорауга җавапны бер генә эзләмәдем һәм мондыйрак фикергә килдем. Укытучы шәфкать иясе ул. мәрхәмәт сакчысы Укытучы җирдә яшәүче адәмнәрне сез барыгыз да тигез, әнә шул гадел билгеләмәне сакларга тырышыгыз, дип халыкларга акыл биреп кенә утырмый, үз яшәеше, тормыш-әхлак нормалары белән бүтәннәргә мисал була алучы!.. Буш вәгъдәләр бирмәскә, кеше хакында фикер йөрткәндә һәрчак сак булырга, ялгышканда хатаңны таный алырга Менә аның, ягъни минем тормыш кагыйдәләрем шулар. Гайсә пәйгамбәр. Мөхәммәт пәйгамбәр, Будда. Гандилар үз халыкларының мөгаллимнәре, остазлары булмаган мыни?, һәр укытучы- ниндидер бер дәрәҗәдә пәйгамбәр дә ул...
Юлның зур кыенлыкларына, авыр мәшәкатьләренә, вак-төяк ыгы- зыгыларына баш бирмәгән Мөхәммәт Уразаев белән Зосянын исемнәрен якты сүзләр белән яд итик гә, мөхтәрәм укучым, вакланмыйк Алар кичергәннәрне өр-яңадан кабатлап, нечкәлекләренә кереп тормыйк Чөнки Зосянын да «Нитә чыктым инде бу юлларга?» дип офтанган мәлләре булгандыр. Мөхәммәтнең дә: «Бу баланы сәфәргә өндәп хата кылмадыммы?» дип уйлап икеләнгән мизгелләре дә очрагандыр Кеше тигез юлдан да шома гына, гигез генә атлап бара алмый! Була, гәүдәсен нык тотарга бик теләсә дә. юлдаш итеп Хозер Ильясны сайласа да чайкалган чаклары була! Аларын бүген телгә алмыйк. Бәби тотып сугыш еллары юлын исән-аман үтә алган Ана язмышы ул үзе бер маҗаралы китап булыр иде. Алдагы көннәрдә, ходай насыйп итсә, бәлки андый китап та язылыр..
Мөхәммәт белән Зосянын сөйләшеп сүзләре бетмәде Вакыт-вакыт бу ике изге җан юлны түр газабын шатлыклы аңлашу минутларына әйләндерделәр Башта күбрәк Зося сөйләде. Хәтере шәп кызның, шуның өстенә тәрбияле бала, үткәннәрнең кадерен белергә өйрәнгән Чират Мөхәммәт Уразаевка җитте, хәзер ул да нәсел җепләре, ата-бабалары. гаиләсе белән яшь киленен таныштырырга тиеш... Каян башларга? Бөтенесен сөйли башласаң Белоруссия белән Себер арасын үтү генә җитмәс, җир шарын биш-алты тапкыр урап чыгарга кирәк булыр
Гомеренең кайсы мизгелләре аерата кадерле аңа? Тарихның кай төшләре акылын аерата нык тәрбияләгән?
Зося Уразаевның җавап бирмичә шактый озак баруын үзенчә аңлады һәм:
Сез. әти. мине без барасы ил белән бераз таныштырыгыз! һич бер нәрсә белмим икән ич мин себер татарлары турында
Мөхәммәтнең йөзе ачылды:
Беләсең киләме, кызым? дип сорады ул. канатланып
Белсәм шәбрәк булыр иде. Югыйсә, сезнең авылдашлар белән очрашкач, чукрак-сукыр булып утырырга туры киләчәк бит! Мәктәпне әйтер идем, бер дә. бер дә дөреслеккә укытмаганнар инде!
Туган җир хакында Мөхәммәткә сөйләргә куш инде! Госпитальдә чакта ул үзе янында яткан яралыларга тулы мәгълүматләр биреп еш кына аларны гаҗәпкә калдыра иде. «Ничек? Шулай булган мыни9 Белми идек!» — дип шаккатып тыңлыйлар иде аны...
— Себер халкы, себер татарлары тарихы әз өйрәнелгән, өйрәнелгән кадәресен дә әдәбиятта сирәк кулланганнар. Алтай. Казакъстан архе-ологлары. тел галимнәренең язмаларына караганда. Көнбатыш Себергә, Казакъстан далаларына күчмә тормыш белән яшәп яткан төркиләр VI VII гасырларда күчеп килгәннәр. Иртеш буйларына килеп төпләнгән шул төркиләр безнең төп бабаларыбыз була инде. Беренче елларда алар шактый таркау төркемнәр булып яшиләр дә, унберенче гасырда акыллы кабиләләр берләшеп, беренче дәүләтләрен төзиләр. Кызганыч, аның нинди исем йөртүен чагылдырган мәгълүматләр калмаган. Үзәгенең Кызыл Тора дип аталуы гына билгеле.
— Кызык, дәүләт булган, исеме сакланмаган! — диде Зося.
— Нишлисең, тарих кайвакытта аяусызлык күрсәтә. Дәүләт Ишим елгасы буенда булган, ул хакта Абрамов фамилияле тарихчы язып калдырган. Беренче ханының исемен дә тарих йоткан! Ә икенче хан аның улы Кызыл Төн була. Дәүләт үсә, ныгый, көчәя. Он Сон дигән хан заманында аның дәүләт чикләре Тура елгасы буена кадәр сузыла. XIII гасырда Көнчыгыштан калкып чыккан татар-монгол яулары Иртеш тирәләренә килеп җитә. Чыңгыз хан гаскәрләре белән орышта Он Сон ханы үтерелә, аны җир-сулары Алтын Урда империясенә кертелә.
XIII гасыр азакларында XVI гасыр башында Алтын Урда таркала һәм аның йомшаруыннан файдаланып, себер татарлары үзләренең Төмән ханлыгы, дигән дәүләтләрен игълан итәләр. Ирекле чакларын сагынып яшәгән татарлар беренче мөмкинлекләрдән үк файдаланалар! Ханлыкның үзәге хәзерге Төмән утырган җирдә була. Уналтынчы гасыр азакларында Махмет хан дәүләтнең үзәген Иртеш елгасы буена күчерә. Аны Искер дип атыйлар. «Искер» — «Иске җир» -«Элеккеге җир» мәгънәсендә була.
Шулай итеп. Себер ханлыгы дөньяга ярала. Авыллар ныгый, калалар төзелә, ханлык бик күп дәүләтләр белән багланышка керә Урта Азия, Ерак Көнчыгыш купецлары кәрван-кәрван маллар белән Искергә килеп, мәһабәт кәрван-сарайларда яшиләр. Әмма Себер ханлыгы озак яши алмңй, тарихи лаеклы урынын дөньяга танытырга өлгерә алмый. 1852 елның 26 октябрендә Ермак отряды яу булып килеп Күчем ханны җиңә. Искергә урыслар керә. Шул вакыттан башлап Себер ханлыгы тар-мар ителә, аның булуын, яшәешен урыс тарихчылары онытырга, исемен сызып ташларга тырышалар. Татар җире урыс дәүләтенә кушыла һәм бәйсезлеген югалта.
Җәгрәфия ягына килгәндә, Себер татарларының иң зур күпчелеге Иртеш. Тобол, Тура. Вагай. Исәт елгалары һәм аларның кушылдыклары тирәләренә урнашканнар. Хәзер дә шунда яшәп яталар Мөэмин мөсел-маннарны урыслар тарих буенча кысканнар, асканнар-кискәннәр. җирләрен тартып алганнар Нәтиҗәдә Себер якларына Татарстаннан. Баш- кортстан мәмләкәтләреннән бик күп татарлар күчеп килгәннәр Дин кардәшләр гомер-гомергә тату, дус яшәгәннәр...
Уразаев вагон тәрәзәсенең каралып-калҗаеп беткән пыяласы аша авып-авып калган агачларга, баганаларга карап бара иде. сүзеннән туктап Зосяга күз салды...
- Ә Искер? Ул борынгы башкаладан ни дә булса калганмы? — дип сорады бала имезеп утырган яшь килен.
— Искер. Искер! Барып җиткәч күрерсең. Иртеш ярларны яз саен ишә-күчерә торган көчле агымлы елга! . Ярлар ишелә, ишелгән җир катламнары арасыннан сансыз-исәпсез мамонт сөякләре юылып чыга. Елга ярлары буйдан-буйга сөякләр белән тулган Мамонт калдыклары чыга, ә менә Себер ханлыгының мәркәзе Искер тарихта югалган. Кай-
сыдыр бер чорда Кашлык дип атаганнар аны. иллә мәгәр башкалабыз- Н’Я|‘ гөзелҮ еяЬ| да- бетүе вакыты дә билгесез. Бер нәрсә ачык мәгълүм: 1587 елда Данил Чулков җитәкләгән урыс гаскәрләре Иртеш тирәләрен яулап алалар, әмма Искер урынында шәһәр торгызмыйлар. Себер татарларының башкаласы урнашкан калкулыклар читтә кала, анда яшәп, соңгы гомерләрен үткәрүче татарлар шәһәр хәрәбәләрен ташлап урыслардан еракка, горле төбәкләргә таралалар. Шәһәр үле шәһәргә, караңгы хатирәләр сакчысына әйләнә һәм җимерелеп бетә, югала.
Нинди кызганыч хатирәләр.— диде Зося офтанып.
Мөхәммәт юри күтәренке күңел белән:
— Зося. халык калган! Татарлар әле бетмәгән! Иртеш агып ята, барыннан да бигрәк гайга бар. Ә тайгада биеклеге кырып метра җитә торган мәгърур кыя агачлар кедрлар үсә. Сигез йөз ел яши таза кедрлар. Ел саен күпме чикләвек кенә бирәләр алар! Чикләвекнең файдасы,— Мөхәммәт ак чүпрәкне кайтарып нәни Шамилнең йөзенә карады, сөйләп бетергесез. Северней атаклы мех хуҗалары - кеш җанварлар чикләвек уңган елларда гына бала китерәләр һәм балалары таза- сәламәт була.
Барыннан да бигрәк Иртеш таңнары матур була, кызым! Менә җыйнаулашып Иртеш ярына чыгып басарбыз Мине өйдә көтеп, зарыгып торган Фаягөлем юл күрсәтүче булыр Таңны каршылар өчен ул безне иң гүзәл урынга алып барыр... Эх. Иртеш таңнары! Гомерләрне озайта ул, гашыйкларга җан азыгы, өлкәннәргә сихәтлек, моңлыларга сөенеч китерә ул таңнар!..
35
л ярым чамасы госпиталь койкаларында аунаганнан соң Маннур терелде. Мина ярчыгы <убык сөяген чәрдәкләп бетергән иде. Башта «аякны саклап алып калабыз, ярасы төзәлер!» дигән ышаныч белән тотынганнар иде. гора-бара эшләр кәкәйләнде: яра йомылмады, ая кара көеп чыкты. Маннурны җылатып. куркуга салып кистеләр аякны. «Хәзер куркыныч бетте!» диделәр аңа врачлар Тик аяк төзәлмәде, өркетеп, бәгырьне көйдереп тагын карала башлады. Үлекләде. Аякның ун сантиметрын тагын кисеп ыргыттылар Тагын операция, тагын наркоз, операция соңындагы авыртулар, йокысыз төннәр, газаплы көннәр. Тәки төзәлмәде аяк! Ел эчендә Маннурга җиде операция ясадылар, сул аяк нык ук кыскарды, соңгы операция тездән шактый югарыда үткән иде. Өметсезләнгән, чарасыз калган мәлләре дә булды Маннурның Шул өйдән, сөекле Сәлимәсеннән өзмәс килеп торган хатлар, аның йөрәккә ягышлы кадерле сүзләре иң бәрәкәтле дәва булды Маннурның кәефе төшенке икәнен Сәлимәсе әллә ничә чакрымнар аша да тоеп торды. Аның хатлары иң авыр сызланган, үзен өметсезлек упкынында хис итә башлаган минутларда гына килеп керде Чалкан яткан килеш укый-укый йокыга кит гс Маннур, палатада беренче булып уянып тагын шул хатларны укырга тотынды «Сәлимәм булды минем иң яхшы табибым!» дип кабатлады Маннур, хатирәләрне сүтеп-сүтеп сөйләшкән әңгәмәләрдә Күпләр аңа көнләшеп карыйлар: «Повезло тебе, бра-ток!» диде аңа Пермь урысы, крупно повезло! Не у всякого такая добрая жена' Урыс хатларны өч айга берне ала иде
Ни гажәп: соңгы вакытларда Сәлимәнең хатлары сирәгәйде, килгән- нәреннәп дә әллә нинди ят битарафлык сизелеп-сизелеп китә иде. Хат азагына төшенке күңелләрне кысып жылата торган җырлар өсти Сәлимәсе. Солдатка җылак хатлар түгел, аңа сөенеч төялгән, бәхет-шатлык тутырылган хат лар кирәк шул!
Әмма Маннурның теләге кабул булмады, хатлар җылынмады, алар торган саен хәвефлерәк, серле-сөремлерәк була бардылар Маннур Сәли-
Е
мәсенә ниндидер бәла-каза килгәнен аңлады. Сәлимәнең соңгы хатларында «гомернең азагы», «үлем-җитем», «зират-каберләр» дигән ят сүзләр кушылгач кына егет чынлап торып борчыла башлады. Врачлар да: «Сиңа ни булды, солдат? Ару гына төзәлеп килгән яраларың шикләндерә»,— дип төпченделәр Ни әйтсен Маннур? Ни әйтә ала да. ни белә? Сәлимәсенә хәвеф яный, шуннан бүтәнне аңлатырлык дәлилләр аңарда юк иде.
Маннур Хода хәзрәтләренә ялварып карады, үзенә тизрәк савыгу сорады. Ахрысы, догасы кабул булды, егеткә: «Өйгә!» дигән язуны тоттырдылар. Госпитальдән котылып чыккач өенә ашыкмаган солдат була димени? Маннур да ашыкты, аның хәлен сизеп поездлар да ашыктылар. сәгатьләр дә ашыкты, календарьлар да кабаланды, ниһаять, егет туган төягенә кайтып элгәште. «Сәлимәгә сөенеч булсын әле бер!» дип, хәбәр биреп тә тормады, телеграмма да сукмады. Сәлимәсен. Гөлчәчәген, әткә-әнкәсен, Яланын, Иртешын, Ялан сазлыгындагы түгәрәк түмгәкләрне, түмгәкләргә оя типкән озын торыклы торналарны да өзелеп сагынды ул.
Сыңар аяк белән дә яшәп була ич! дип юанырга тырышты ул. Хәленә кереп колхозда эш бирерләр, йә каравылга куярлар, йә ничек. Сәлимәсе ел саен бәби алып кайта торыр! Малай! Сугыштан соңгы елларда күбрәк ир балалар туа диләр ич. Малай кирәк Маннурга! Бер оер малай! Күрегезче. сыңар аяк белән дә ул ничек җитез йөри: тук та тук! Җилкәгә элгән капчык та булмаса. . Ашыгып атлап кайтып та килә иде Маннур, абынып егылды, тәгәрәп китте. Күр инде, үзен сынар өчен ул чакрымнарны җәяү үткән иде, авыл урамына кергәч тәкмәрләде. Ул тук-тук басып өйгә кергәндә Өннән түти уяу иде.
Аллага мең шөкер, кияү кайтты! диде ул һәм шунда ук балавыз сыга башлады. Аның белән исәнлек алышкач. Маннур эчке бүлмәгә үтәргә ашыкты. Анда җәелеп-таралып дүрт яшьлек кызы Гөлчәчәк йоклый иде. Маннур аның караваты янында озак кына елмаеп, онытылып торды. Кашлары, чәчләре, маңгае нәкъ әнисепеке. ирене, борыны, битләре аныкы. Маннурныкы. Нарасый иреннәрен кыймылдата, елмая, тәмле төш күрә, ахрысы. Маннур шинелен салуга. Өммә апа килеп җитте, кияве кулыннан шинелен алып чөйгә элергә ашыкмады, тукталды, көтеп калды Маннур Сәлимәсе белән йоклый торган карават куелган бүлмәгә кече якка таба атлады. Тук-тук дип сәлам бирде култык таяклары. «Тук, тук! Уян, Сәлимә!»
Керде, як-ягына каранды, карават буш. ятак сап-салкын иде. Ман-нурның йөрәге жу итеп китте, стенадан Сәлимәнең кара кайма белән чолганган сурәте карап тора иде Маннур өйдәге салкын тынлыкны бозып тук-тук йөренә башлады. Сәлимәсенең сурәте каршысына килде дә тораташтай катып калды. Әнә мавылга Сәлимәнең күлмәкләрен тезеп элеп куйганнар. Ишегалдындагы колгага мендәр-ястыкларны, юрганнарны җилләтергә чыгарганнар икән! Аларны да керешли күреп үткән иде Маннур, игътибары гына җитеп бетмәгән икән. Ни гаҗәп. Маннур боларның һәммәсен дә үзе аңлады. «Син мине мәңгегә ташлап киттеңмени?»— дигән кара уй йомгагы аның муенына уралды. Аның гомердә булмаганча үкереп-үкереп, башын ташка ора-ора җылыйсы килде, ләкин тыелды. Маннур Сәлимәнең өйләнешкәндә, күбәләктәй очына-очына кунакка йөрешкәндә, сугышка озатканда кигән күлмәкләрен берәм-берәм кулына алып, иреннәре яныннан үткәрде.
Кесәсеннән хатынының соңгы хатын табып алгач, аны өр-яңадан әллә ничә кат укып чыкты. Хатка сыйган ымнар, ишарәләр менә хәзер генә тулысынча аңлашылды. Сәлимәнең әҗәл чире белән шактый вакытлар тартышып ятуы мәгълүм булды. Ак кәгазь кисәге өстенә тамган яшь аның үзен дә сискәндерде, яшь тамчысы башта җәелеп китте, аннан хатны эретеп, тишеп үтте. Шулкадәр ачы иде солдатның күз яше!
Аның кайтканын күреп күршеләр килеп керде, ерак өйләрдән ишетеп өлгергәннәр җыелды, өйдәге кырыс ыгы-зыгыга Гөлчәчәк чәчрәп уянды.
Нәни йодырыклары белән ике күзен уды. Башта бик ятсынып карап торды да. әбисе:
— Әтиең кайтты, балам, тор!—дигәч, ике кулын сузып:
— Әгтәү. миңа курчак алып кайттыңмы? Әннәм «алып кайта!» дигән иде. дип әтисенең муенына сарылды
— Алып кайттым, кызым, алып кайттым!
Минуты җитте, кызының тургай булып сайрап, янында уралганын күргәч Маннур түзмәде, күз яшьләре тау елгасы булып агарга тотынды
Йә, сабыең «Әннәм дә синең белән кайтмадымы?» дигәндә, ничек түзәсең ди инде? Гөлчәчәк бүлмәдәге кешеләр арасыннан әнисен эзләде. Сәер иде бүген солдатны каршылау1
Маннур калтыранган куллары белән бәләкәй генә юл капчыгын актарырга тотынды. Аннан күзләрен бер ачып, бер йомып торучы курчак чыккач. Гөлчәчәкнең йөзе яктырып китте, курчагын кочаклап әтисенең алдына менеп утырды, шунда гына әткәсенең аягы юклыгын абайлады.
— Әттәм, син аягыңны кайда калдырдың? —дип сорады.
Сугышта, кызым, сугышта, диде Маннур калтыранган иреннәрен көч-хәл белән җыеп - Әле шөкер, үзем исән калдым Бер аякны алып калдылар да. икене биреп җибәрделәр
Гөлчәчәк йомылып әттәсенең алды нан шуып төште дә култык таякларын берәм-берәм тотып карады
Гөлчәчәкнең бабасы эштә иде. менә ул да тыны бетеп, ахылдап кайтып керде. Аңа авыл картларыннан ике-өч кеше ияргәннәр Өй эче Сәлимәне озаткандагы кебек тулып, тыгызланып калды. Кызчык курчагын соенә-сөенә күрсәтеп аларга да мактанып алды
— Әттәм алып кайтты, диде ул кат-кат.
Әнкәсе, чәй куеп җибәр,—диде, бүтән сүз тапмаган, кияве белән юньләп сәлам дә алыша алмаган Туктасын әкә. Кичә генә Сәлимәнең өчесен укытып, бүген беренче мәртәбә эшкә чыгуы иде аның
Маннурның гамагыннан аш үтмәде, ул кергән кешеләр белән бер-ике сүз алышып, юлда кайтканда кичергәннәрен сөйләп утырды Хәзер аңлады: юлда кичергәннәре хәсрәт булмаган икән әле. сугыштагы авырлыклар да алай ук кыйнамаган икән аны. менә монда, бабай йортында көтеп торган икән хәсрәтнең олысы, мәңгелеге!
Кешеләр керә торды, күрешеп, хәл белешеп чыга торды. Маннур моңарчы таныш булмаган халәт кичерде хәл белешергә кергәннәр белән күрешә, кул алыша, хәл-әхвәл сораштыра, алар нидер сөйли. Маннур да кушылып ки!кәйдәй итә. ә күңеленә бер генә уй хуҗа Сәлимәсе' Ни әйтсәләр дә, сүз кай гыкырыкка гына борылып кермәсен. анда да. монда да Сәлимә каршылый аны!.
Кич җитте, иренеп кенә караңгы төште, сөхари кисәген тәмләп- тәмләп авызында эретеп яткан Гөлчәчәк сабый да эреп йокыга кипе, әбисе Маннурга урын җәйде.
Сәлимә бәгырькәем, гел сине көтеп ятгы. кияү Дүрт көн элек кайткан булсаң, күз гересенә килә идең, дип кабатлады Өннә апа
Маннурны йокы алмады, торып утырып карады, күзләрен кысып йомып урында аунады, күз алдында тере Сәлимә гәүдәләнде. Ул каядыр эш белән киткән"дә менә әле генә кайтып керер кебек иде
Менә идәнне тукылдатып Маннур түр як бүлмәгә чыкгы. Туктасын әкә дә, Өннә апа да әле йокламаганнар, берсе ияген учлап өстәлгә таянып нидер уйлый, икенчесе мич тирәсендә кыштыр-мыштыр нидер эшләп йври. , ,, _ _
Пичекләр бу хәлгә төштегез? Чухут алырлык ни булды Сәлимәгә? , _
Маннурның әрнеп соравы аларны сискәндереп җиоәргәндәи булды, бер-берсен бүлә-бүлә, бер-берсен куәтли-куәтли алар байтак нәрсәләр сөйләделәр кияүгә Бу сүзләрне хатларда язмадылар шул. бу хәлләрне
Маннур күз алдына да китерә алмаган иде. Туктасын әкә сак. сүзне сатып кына бирә, аның каравы Өннә апаның теле язылды.
Шул, Алланың каһәре төшкере калхуз гаепле инде. Шул җитте Сәлимәбезнең башына! Ничә айлар балам йокы күрмәде, инде генә кайтып ятты дисең, выжлатып алып чыгып киттеләр. Әле җыелыш, әле утырыш! Рәис чирләп китте исә, бар эшне аңа йөкләделәр. Салымнарны ул җыйды, заем кәгазьләренә өй борынча йөреп ул кул куйдырды... Йөрсә дә вай. йөрмәсә дә вай. гуй. Көзге яңгырлар, язгы пычраклар... Чиләк судан, ишәк эштән бушамас, диләр. Ишәк итте калхуз кызыбызны! Бүтәннәр галуш башына тутырып булса да бөртек алып кайткалады- лар. ә аңа ярамый, актив янәсе! Ал-ял белмәде, үзен карарга, кайгыртырга җае калмады. Шул каһәр суккан калхуз ашады баламның башын!
Туктасын әкә карчыгын тыярга маташмаган булса, ай-һай. авыл тормышының бөтен күзәнәкләрен күреп бәгыре көйгән Өннә апа ниләр сөйләмәс иде икән?
Әкерен, әкерен, әнкәсе! Телеңне тыя төш. Тыелу белмәгән телнең кая барып кысылганын беләсең гуй! — дип, әйткәләп утырды Туктасын.
Маннур авыл хәлләрен сораштыра башлады, Айсетдиннең рәис булып йөрүен ишеткәч:
Тоттырганнар икән кәҗәгә кәбестә бакчасын! — дип куйды. Нигә шулай диде, ник яратмаган ул рәисне. Туктасын әкә белән Өннә апа сорашырга базмадылар
Маннур үз ягына чыгып киткәч Туктасын да теленә бөялгән сүз ташкынына арык ачмыйча түзә алмады.
Телгә бик остаргансың әле, карчык. Дөньядан сагай, аның төрле чаклары була. Утыз җиденче елларда нишләткәннәрен беләсеңме? Авылдан уннан артык кешене алып киткәннәр иде, әлегәчә эзләренең табылганы юк. Сугышта бер авылны алгач, «ур-ра, ур-ра!» дип тамак яручыларга арабыздан бер солдат: «Бер авыл өчен ярты сәгать акырабыз, ярты илебезне дошманга биргәндә авыз да ачылмады!—дигән иде, чирек сәгать эчендә трибунал җыеп, чыгарып аттылар бахырны Сагырак бул,— дип үгет-нәсихәт кылып ятты.
Иртәнге чәйне эчеп, Өннә апа пешергән төче коймак белән кинәнгәч, Маннур Гөлчәчәкне алдына утыртып озак кына сөйде дә, туп-туры Шәүкәт янына китте. Шәүкәт тә аның кайтканын ишетеп, ах-ух килеп, Маннур янына барырга җыенып ята икән. Озаклап, сугыш җәрәхәтләрен телгә кертмичә генә, дустанә сөйләшеп утырдылар. Мәүлиха аш өлгертте. батырларны һәйбәтләп сыйлады. Шәүкәтнең эчемлектән авыз иткәне юк диярлек иде. бу юлы Маннур кайткан хөрмәткә нәни генә чеметеп тә куйды. Гобәйбә буйдакның самогоны сасы, әмма куәтле иде.
Озак кына утырып, бик күп сүзләр сөйләшеп, телләре аргач кына Маннур кайтырга чыкты.
36
өхтәрәм укучым, син Миңнурыйга ияреп йөргән сыер турында онытып та бетергәнсеңдер әле! Сыер исән-сау. таза диярлек, сәламәт, ел саен бер бозау алып кайтып бирә. Бозауны гына түгел, сыерны да җыйнаулашып багалар. Сыер да, үзенә нинди «җаваплы бурычлар» йөкләнгәнен аңлаган сыман, елның-елны шактый мул сөт бирә! Кемнәр генә эчмәде инде аның сөтен дә. авылның карт-корыларыннан кемнәр генә аның куе катыгын ашап кинәнмәде. Күрше-тирәләргә уратты сөтен Миңнурый, чирлеләрнең өенә илтеп биреп йөрде, балчык чүлмәкләргә тутырып мәктәпкә алып килде, сөтне кашыклап диярлек балаларга өләште. Печән өстендә балалар үзләре да бурычлы булып калмаска тырыштылар, кем бауга бәйләп, җилкәсенә йөкләп, кем рәистән качырып култык астына кыстырып сөтлебикәгә кышкы ризык
М
ташыдылар Сыер мәшһүр хайванга әйләнде, үткән-сүткән атлылар да, күт асларына салып кайткан колхоз саламыннан да аңа өлеш чыгардылар, соңгы кәжә-сарыкларын суеп ашарга мәжбүр булган ярлы- хәлсезләр дә агач табакларга салып сыерга бәрәңге кабыгы ташыдылар, яши-яши сыер да Миңнурыйның гына түгел, ярты авылның сөйгәненә әйләнде
Мәшһүр сыерны адәм улларыннан берәвесе генә яратмады Бу кеше колхоз рәисе Айсетдин иде. Ул. Шәгьбикәне авылдан куып чыгаргандай озатканнан соң, төрле фронтларда алып барган «мәхәббәт көрәшләрен» бермә-бер киметте, тол хатыннарның капкаларын кагудан туктады, җитеп килгән кызчыкларның түшләрен керле кулы белән пычратмады, капшамады Ул Миңнурыйны кулга төшерергә һәм эше уңай барып чыкса аңа өйләнергә ныклы рәвештә карар кылган иде. Сүзләре әзер, тәкъдимен дә теле ятлаган, вакытында ул боларны Сәрвәргә әйтеп караган иде инде.
— Мин сине ефәккә төрермен... Балда-майда йөздерермен! Кара эш эшләтмәм, абруйлы рәиснең хатыны булып аштан-ашка. кунактан-кунак- ка гына йөрерсең. Сугышлар бетәр, дөнья тынычланыр Ә син Ленин орденлы батыр сугышчының бичәсе булып. Кара диңгез курортларында гына ятырсың!
Бер тыңлады Миңнурый шушы татлы әкиятләрне, икс тыңлады, өченчесендә тыңлап бетермәде: «Сыер савасым бар», дип ашыгып кайтып китте.
Айсетдиннең җене котырды дисәк, бу бәя бик аз булыр Миңнурый ташлап киткән көнне җене котырган иде Айсетдиннең. кызның ачык таначык качып йөри башлавын белгәч, аның күкрәгенә сигез убыр, унике шайтан кереп оялады. Ике сүзнең берсенә урысның дөньяга бик киң таралган, милләтара аралашу чарасына әйләнгән оятсыз сүзләрен кыстыргалый башлады. Хатын-кыз дип тормый, өлкәннәрне саннамый. Сүгепме сүгә! Кемне сүксә дә сүзләре Миңнурыйга адресланган!
Ниһаять. Айсетдин Миңнурыйны сындыру әмәлен тапты, әлеге дә баягы торадагы якыны Глеб Иванович Лапиков ярдәмгә килде Көннәрдән бер көнне ресторан дип йөртелгән ашханәнең арткы, яшерен бүлмәсендә (бу бүлмәдә райком секретарьлары, райбашкарма хуҗалары һәм прокурор гына иркенләп утыра ала. Лапиков белән аралашканнан бирле орденлы Айсетдин өчен дә аның ишекләре һәрчак ачык иде) шешәләрнең икесен бушаткач, кәефе килгән Лапиков Айсетдинне үзе белән ияртеп алып кайтты һәм ике катлы ишекле тимер сейфтан бер «Дело» тартып чыгарды.
Утыр. Укы Таныш. Тик тавыш-тын чыгарма' диде
«Дело»ның тышын карауга Айсетдин айныды, ул йотлыгып киләчәктә үзенә ярдәм итәчек «данныйлар» белән танышып чыкты Аллакай- гынам. менә кем икән бу буй бирмәс тәкәббер Миңнурый дигәннәре Сөргендә яшәп яга икән ич! Мәэзин бабасы белән куылып килгән икән! Еш кына советка каршы шикле сүзләр ычкындыручы бәндә икән ул! Аны мәктәптән куарга да күптән вакыт икән ләбаса'
Үзәге черек агачны аудару берни түгел, төртәсең дә егасың! Ләкин. . Лапиковтан шүрли Айсетдин. «тавыш-тын чыгармаска» кушылган аңа! Миңнурыйның якасыннан алырга иртәрәк . Сак эш итәргә кирәк..
һәм ул Миңнурыйның үзенә түгел, сыерына бәйләнә башлады. Миңнурый колхозчы гүгел. колхозда эшләми, ә малын колхоз басуында йөртә, кышлык курманы да колхоз җиреннән әзерли. Идарә утырышын җыйды Айсетдин һәм ике-өч куштан сүзенә таянып, «укытучы Миңнурыйның сыерын колхоз кырларында йөрттермәскә. кышка азык әзер- ләтмәскә». тигән карар чыгартты Шул кичне, капка гәпләрендә саклап торып. Миңнурыйга үтеп китәргә юл бирмәде Кызны куркытты, өркетте. дулады 5. «К У-М I-
65
— Мин сиңа оҗмах вәгъдә итеп, мәңгелек яр булырга чакырдым,— диде ул тамак төбе белән сөйләшеп - Тыңламадың. Ир-атларга кытлык заманы. Минме сиңа тиң түгел9 Менә сайла: йә миңа кияүгә чыгасың, йә мин сине дөньяда яшәтмим! Кем икәнеңне белмиләр дисеңме? Артыннан кара койрыгың сөйрәлә синең, мәәзин токымы!
Шушы бер сүз җитте Миңнурыйга. ул барысын да аңлады: Айсетдин аның үткәннәре белән танышкан, анда теләгән кешегә бәйләнер урыннар күп. моннан ары рәис ялынып, ялварып торачак түгел, ул аны чека гармунына, райком кубызына биетәчәк...
һәм Миңнурый Яланнан чыгып качарга булды. Тик Айсетдиннең һәм аңа булышырга әзер торган көчләрнең күзе төшмәслек итеп кая качарга?
Шул чакта кыз өзелеп-өзелеп Ишморза Муллинны хәтеренә төшерде. Ишморза табигать тарафыннан аңа билгеләнгән егет булган икән шул! Ул исән булса, алар әллә кайчан өйләнешерләр иде, Миңнурый мондый бәла-казаларны күрмәс тә, ишетмәс тә иде.
Хәзер котылу юлы бер генә: моннан китеп. Айсетдиннең күзеннән дә, үзеннән дә югалырга кирәк!
Төмәндә бабасының бертуганы Хаҗи бабай яши иде. Хәзер ул вафат, әмма аның нәсел-нәсәпләре шунда берегеп калдылар, кузгалмадылар. Алар һөнәр ияләре Миңнурый, якыннарын җирләп япа-ялгызы калгач алардан бер-бер артлы хатлар килеп торды. Алар ятимә кыз баланы үз яннарына чакырдылар. «Монда татарлар бик күп, эш тә җитәрлек. Шәһәрдә халык ишле, теләсәң, югалырга да була. Яшәү кыенлашса, ике дә уйлап торма, ют та үзебезгә кил!»
Миңнурый шушы җепнең очына тотынды һәм Төмәнгә барып югалырга, карар кылды. Мәүлия. Сәрвәрләр аяк терәп каршы төштеләр:
— Уку елы башлана дигәндә ничек безне ташлап китәсең? Кемнән шулкадәр куркасың! Без бергә булганда әллә нинди куркынычларны да җиңә алабыз! Тиздән Мөхәммә! абый кайтып җибәр Аңа ни диярбез9 Китмисең дә, бу хакта уйламыйсың да!
Дөресен әйткәндә, үҗәтлек дигәндә Миңнурый да төшеп калганнардан түгел иде. кызлар ни үгетләсәләр дә ул үз сүзен сүз итте, китәргә тәвәккәлләде. Тик сәфәренең көнен дә. кая барырга җыенганын да чишәргә. авыл арасында да сиздерергә ярамый иде...
— Сез. дускайларым, китеп атна узып, эшләрем суынгач кына бу хакта Шәүкәт. Булат абыйларга белдерерсез. Мәрзиягә, Гыйззәтбану түтиләргә сөйләрсез Шулай кирәк Яхшы чакта мин моннан котылыйм инде.
Шулай сөйләшенделәр, төрле юлларын уйлап бактылар да. иртәләр- нең берсендә, инде уку елы башлана дигәндә Миңнурый кыз сыерын җитәкләп Тубылга чыгып китте. Ул кызларның берсенә дә үзен озатырга рөхсәт итмәде. «Болай сыерын ашатырга чыккан кеше рәвешендә генә булыйм әле мин. Айсетдин шайтаннан куркам!» диде.
Юк сер ул, табышмак ул, алда сине ниләр көтәчәген һич бер чакта тулысынча белеп булмый икән! Миңнурый да кунакчыл Ялан авылыннан чыгып күп тә бармады, үзен көтеп, сагалап торган маҗараларга юлыкты
Күрше авылның көтүен олы юлга якын гына җиргә чыгарганнар икән. Миңнурый аны-моны уйламыйчарак бара иде, көтүдән ике-өч сыер аерылып, ж сыерны күрүгә, сөзәргә килә башладылар. Мөгезләрен турылап куйганнар, мин сиңа әйтим. Миңнурыйның сөтбикәсе дә усал икән, ул да мөгезләрен тегеләргә төбәп куйды. Миңнурыйның коты чыкты, әле ярый пеше генә талчыбык алган иде, шуны селтәп һөҗүмгә омтылган малларны куа башлады. Бәхете, көтүче уяу икән, чыбыркысын шартлатып ул килеп җитте һәм үз сыерларын куалып читкәрәк алып китте.
Миңнурый сыерының каны кызганын күреп, беренче очраган күл янында туктап малга су эчерде, аны сыпырып-сыпырып үлән ашаганын 66
кәгеп iорды. Кичкә таба, чираттагы авылда кунарга тукталганда, урамда адашып мөгрәп йөрүче үгез аның сыерына гыйшык төшереп, алар тирәсендә юргалый, әйләнгәли башлады Миңнурыйның коты калмады, үгез шәп, симез, тиресе елкылдап тора, иснәнә-иснәнә яратты Ялан сыерын! Сыер да аңа мәхәббәтле күзләре белән карый... Сыерны тизрәк яшерим дип, бер капкадан кереп, җәһәт кенә келәне төшергән иде. мәхәббәттән исергән «үгез-егет» очлы чөй мөгезләре белән капканы тишә, җимерә башлады. Ярый әле хуҗалар чыгып өлгерде, алар «кунак егетен» таяклый-таяклый куалап җибәрделәр...
Тубылдан Төмәнгә кадәр сыерны алып китәргә пассажир пароходының капитаны, чәчрәп торган җирән чәчле калынча марҗа, ришвәт сузгач кына риза булды Миңнурыйның өр-яңа. күз явын алырлык ырынбур шәле бар иде, тоттырды Миңнурый марҗага
— Коерыкта барырсың. Сыерыңның астын сәгате-минуты белән чистартырсың. Мөгрәмәсен, шауламасын! Пассажирлардан бер шикаять булса да сыерың белән үзеңне дә куармын!
Шаркылдап, бот чабып көлгән кешеләргә игътибар итмәскә тырышып, алдан әзерләгән ике капчык коры печәнен йөкләп, сыерын җитәкләп өченче класс коридорын үтте һәм коерыкка чыкты
Көз булса да көннәр эссе иде. Сыерына еш-еш су эчертте Миңнурый. астын карады, өстенә су сибеп коендырды. Ресторан кухнясыннан калдык-постык аш-сулар алып чыгып ашатты, авызыннан өзмәде малкайның. Тамагы тук сыер иртә-кич чиләкләп сөт бирә башлады. Балалы хатыннарга сөтен бушлай өләште. Алар, рәхмәт йөзеннән, пароход туктап торган пристаньнарда ярдан үлән йолкып керттеләр Пароход командасы кешеләре һәм хәллерәк пассажирлар җылы сөт сатып ала башладылар, шулай итеп юллык акчаны чак юнәтеп, сәфәргә чыккан Миңнурыйның байтак сәрмиясе тупланды.
Ул үзен бай, акчалы кеше итеп хис изде һәм үз тамагын теләгәнчә туйдырырга булды. Сугыш башланганнан бирле мондый кәтлитләрне, мондый суганлы-борычлы шулпаларны ашаганы юк иде шикелле кызның...
Кызның сыер җитәкләп килеп керүен күргәч, Төмәндәге туганнары да аны ачык чырай белән каршыладылар
37
өхәммәт Уразаев кайтып төшкәч, Ялан авылы кешеләренең олысы-ксчссе җиңелрәк сулап куйды дисәк тә һич хата булмас! Моңарчы кайтканнарны багарга, тәрбияләргә, үз авызыннан соңгы ризыгын бүлеп бирергә тырышкан адәмнәр Уразасвны яклаучысы, булышчысы, киңәшчесе игеп кабул итте. Төрле яктан авылның аегын- өстен талаган вәкилләрнең исемен атап әби-бабайлар «Тукта, менә Уразай кайтты! Ул сиңа күккә сикереп азынырга ирек бирмәс!» дип тешсез авызларын киңрәк ачып, көр тавышлар чыгарып, үзара сүзләшергә тотындылар Шыпырт кына булса да рәис Айсег динне дә теш арасына да кыстырдылар Кибәк чәйнәп май чыкмаганын белсәләр дә. шулай сөйләшеп күңелләренә тынычлык г абалар иде. Кызлы йорт хуҗалары йодрыкларын бушлыкта болгап: «Уразай кайтты, шәт-иншалла, ул сиңа да чарасын табар!» дип әйтеп юанлылар. Үксезләрнең, голларның, чирле-чирләшкәләрнен авызында Уразай гына булды һәм һәркем диярлек алдагы гормышын Уразайга бәйләде. Ни хакында сөйләшсәләр дә. нинди мисаллар китереп каһәрле тормышларыннан зарлансалар да хәзер уй вә сүзнең азагы иген Ураганның исемен тәкърарлап. җиңел сулап куялар иде
Авыл арасында Мөхәммәтнең абруе шулкадәр зур иде. моңарчы аннан көнләшебрәк йөрүче калдык-постык ир-атлар да. салым түли-гүли 5* ’ 67
М
кара жәяүгә калган гаиләләр дә ул кайтып төшкәч өсләреннән йөк төшерделәр. Агай-энене, күрше-күләнне әйткән дә юк инде, алары ул сәгатьләрдә бәхет дәрьясында йөзде! Әйтерсең лә Уразай оҗмах ачкычын готын кайтып кергән дә моңарчы җиде кат бик астында торган капканы киереп ачып җибәргән.
Мөгаллимә кызлар Фаягөлне җитәкләп янып-пешеп килеп керделәр. Табигать сихри көчләр тапшырган, җыланның җир астыннан җиде кат тирәнлектә йөргәнен дә сизә торган Гыйззәтбану түти ах-ух мышкылдап килеп җитте. Тәүге кунакларны Зося һәм аның сабые Шамил белән ныклап таныштырырга да өлгермәде, шактый хәлсезләнгән, бит очлары тартылып эчкә суырылган, күз кабаклары агарып шешенгән Дәүләттә әкә килеп керде. Таянган таягын кайсы почмакка куярга белмичә аптырап каударланды, ул арада таяк җитезләнеп кулдан ычкынды, шапылдап идәнгә барып төште. Иелеп алыйм дигәндә Дәүләтшә әкә чайкалып китте. Сәрвар тотып калмаса, бөтенләй егылып ук китәчәк икән. Аягында олтан салынган, кунычларын көя ашаган киез итек, башында колакчын бүрек
Җылыга туймыйм, Мөхәммәт,- диде ул, ашъяулык чаклы кулъяулыгына кылыч булып калган борынын сеңгереп.
Чыр-чу килсәләр дә шактый җанланган, күзләренә якты ут эленгән мөгаллимәләр олы кеше, ил агасы килеп кергәч, тавышларын нык кына сүндерделәр, кече якка, агач караватта улын чишендереп салган Зося янына чыктылар. Сәрвәр Зосяга кызыксынып һәм үтә жәлләп карады. Зося татарча бик әз белсә дә кергән һәр адәмнең аның «папочкасы» кайтуына ихлас сөенгәнен белеп, аңлап торды, юл газаплары, юл җәфалары бердән югалды, ул куанычларның уртак икәненә төшенеп, улына иркәләү сүзләрен яудырды.
Менә, улым, син әткән йортына кайтып җиттең. Монда сине зарыгып көтеп торганнар. Күрәсеңме, улым, бабаңны ничек сөенеп кар-шылыйлар... Сау яшә, үс. ныгы,— дип кабатлады.
Яше ягыннан мөгаллимәләрнең тиңе булса да, күргән-кичергәннәре җәһәтеннән ул алардан күпкә өлкән, күпкә өстен иде.
Фаягөлнең әткәсе яныннан һич чыгасы килмәде, ул аның тез араларына кереп кысылды да, әтисенең чыршы ботагына охшаган кытыршы. чәнечкеле ияген кулы белән сыпырды, бил каешын тартып- тартып карады, ниһаять, гүзмәдс. теге якта бәбәй сөйгән җылы тавышлардан исереп, кече якка чыгып басты. Урысчасы бик чамалы иде Фаягөлнең, ул Зося апасы белән мөгаллимәләр арасында кызып барган сүзгә катнаша алмады, томырылып карап яткан бәләкәч Шамил өстенә иелде һәм теттереп сабый белән татарча сөйләшергә-гөрләргә тотынды.
Башкалар югалып калса да, үз гомерендә күпме кешене озатып, күпмесен каршылап, тәҗрибә туплаган Гыйззәтбану түти җәһәт кенә төп хуҗа булып алды, йөгерә-чаба өенә кайтып килде, күрше Челәкә әкәне дөбердәтеп чакырып алып, күкәй салмый торган чуар тавыкны «кых» иттеләр. Кай арада тавыкны йолкып, юып эшен бетерделәр. Кар өстендә казан кайнатырга сәләтле уңган куллар Мөхәммәтнең моңарчы ятим- ялпы өе эченә җылылык өстәп, тавык ите исен тараттылар.
Кем су җылытты, кем сабыйның кайта-кайта шактый керләнгән чүпрәкләрен юарга кереште. Сәрвәр белән Мәүлия мунча ягарга йөгерделәр. мичләрдә ут кабынды, күңелләр җылынды, эш кызды.
Мөхәммәт белән Дәүләтшә әкә тереләрне вә үлгәннәрне искә ала- ала Ялан авылын иңләп-буйлап өй борынча йөреп чыктылар Дәүләтшә әкә төсне нык ташласа да. xoiepe ачык икән әле. әллә кайчан үткәннәрне искә төшереп утырды, сөйли башлагач яшәреп, көрәеп киткәндәй булды. Инде бөтен йортларга кагылып үткәч. Дәүләтшә әкә күкәй салырга йөргән тавык сыман каударлана башлады. Нидер әйтәсе дә бар кебек, сүзне башлый да. кулын селкеп читкә борылып га куя.
Айсе i дин ни хәлләрдә? Рәис итеп сайладылар, дигән хәбәрне хат аша белдерделәр, берәү дә чынлап торып, аңларлык итеп язмады дисәң дә ярый
Дәүләтша әкә калкынып, күтәрелеп үк китте.
-Менә, менә!—диде ул —Үзем дә баядан бирле шул хакта сүз башлый алмый утырам, ярый әле үзен ызанга керттең Башыбызга бәла булды, әй. ул бәндә! Башка сыймаслык эшләр кыдырып ташлады Моңарчы без күргән мөгаллимнәр бер дә андый сыйфатларны белмиләр иде Бу. ничек дип әй гергә? Адәм балалары хакында бер дә яман сүз әйтәсем килмәсә дә әйтәм. Уразай!
Дәүләттә әкәнең аскы ирене калтырады, ана көч-куәт биреп Уразай сүз катты:
- Йә, йә. Дәүләтшә әкә! Мәктәпне ташлап качкан адәмнән мин болай да әллә ни көтмәдем көтүен. Сөйлә, тайчынма!
— Хатыннар белән ямьсез чуалды, мөртәт. Рәис булып алганнан бирле танымаслык булып үзгәрде эт... Алай текәлеп карама миңа. Мөхәммәт!.. Халыкның күңелен каралта ул мәлгунь! Колхозчыны кол итеп йөртә! Сөйләгәнен эт җыймас ул кара йөзнең!
Мөхәммәт Дәүләтшә әкәне бүлдермичә, сабыр гына тыңлап утырды. Дәүләтшә әкә кулларын җәеп, нигәдер бик аптырап аңа карады
Менә! Әллә ниләр сөйләмәкче булып тотынган идем, сүзем бетеп тә куйды гуй. Бер караганда гаепләрлек сәбәпләрдә юк кебек, төптәнрәк уйласаң, кеше җанын каралта аның кыйлган галәмәтләре! Изә ул безнең кешеләрне. Болай да боек күңелләрне аяк астына салып таптый.
Ә районда моны беләләрме? Алар ни карый?
— Эх, Уразай! дигәч. Дәүләтшә әкә тагын кулъяулыгына тотынды. Түшендә Ленин ордены елтырый шул Күзләрне шул сукырайта. Валлаһи газыйм дип әйтәм. әгәр аның шундый буласын белсәм, үлгәнче рәислектән китми идем. Район башында да аның ишеләр утыра Бар белгәннәре аракы эчү дә, хатыннарны кармау. Тотанаклы кешеләр сут ыш- ка китеп гаип булды. Калды монда сөзелеп җыен әтрәк-әләм Быел чикләвек уңды. Инде генә тамаклар тук була дигәндә, өй борынча йөреп булган запасларыбызны «фронтка кирәк!» дип сыпырып алып чыктылар
Ике арада сүз шактый озак дәвам итте, ул арада мунча да өлгерде, тавык шулпасы да пешеп табын уртасына чыгып утырды. Дәүләтшә әкә күчтәнәчкә бер бәләкәй «акбаш»ны да иярткән икән. Йолага туры китереп аны да йоткалап куйдылар. Мөгаллимәләр Мөхәммәт абыйларын тизрәк мәктәпне үз кулына алуны үтенеп, тагын килергә вәгъдә биреп кайтып киттеләр. Дәүләтшә әкә дә артыгын юанмады. Уразаевка сәламәтлек теләп, сабый Шамилнең ияк астын кытыршы бармагы белән кытыклап кайтып кит те. Мөгаллимәләр капканы ябарга җыенганда гына болдыр башыннан Мөхәммәтнең тавышы килде
Кызлар, кызлар! диде ул. Мин сантый, сүзгә мавыгып онытып җибәргәнмен! Миңнурый кайда соң’’ Нигә күренмәде'’ Чир тән ятмыйдыр ич?!
Туры куелган сорауга анык җавап кайтарасы урынга, кызларның аптырашта калулары, кемнәндер курыккан кебек бер-берсенә карашып ык-мык торулары Уразаевны соң дәрәҗәдә гаҗәпләндерде Алай гына да түгел: «Әллә вафатмы'.’» дигән уй солдатның йөрәген телеп үтте Ул арада булмады, урам уртасыннан шәп аг җит елт он кара гран тас үтеп китте, гран таска җәелеп утырган ир бу якка карап башын бормады, сәлам тапшырмады, атлытты күргән кызлар шыбырдашып киредән ишегалдына керделәр һәм абыйларына ияреп өйгә үк үттеләр.
Шунда тына Мөхәммәт Митцтурыйның Айсетдин комсызның эзәр-лекләүләренә түзә алмыйча. РОНОдан расчет га алмыйча, авыл-кон белән саубуллашмыйча карак рәвешендә авылдан качып китү хәбәрен ишет те «Минем кайдалыгымны. зинһар, беркемгә лә әйтмәгез!» дигән икән Миңнурый.
Кызлар китте, тирә-як тынып калды, шул аулак чакны көтеп кыбырсыган Гыйззетбану түти Уразаев янына якынрак килеп, ишетелер-ишете- лмәс кенә пышылдады:
Рәислекне үз кулына ал. Мөхәммәт, югыйсә, эшләрлек кешеләр авылдан качып бетә. Боз диңгезе ярларына Салихардка, бүтән шәһәрләргә күченә кеше. Айсетдиннең сүгенүләрен, янауларын, кызларны изүләрен кем тыңлап яшәсен. Тормышыбызны тагын да ямьсезләде шул өстерәлчек. Каян башыбызга бәла булып кайтып төшкәндер. Авылыбыз белән ләгънәт укыйбыз шул явызга! Миңнурый сабыр, түзем җан, ул да чыдамагач инде. Булатның Шәгъбикәсен аздырды, бичара хатын качып китәргә мәҗбүр булды Ямьсез булса да арага сыя иде әле. Әллә читтә әзерләп куйганнармы? Көтеп торалармы?
Гыйззетбану түти Шәүкәт. Мәүлихаларны. Булатның күргәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде Булат янына ерак Омскидан бик чибәр кыз бала кайтуын хәбәр итте. Теге кара шайтан хәзер шул Мәрзия артыннан өстерәлә башлаган икән. Хәл белешергә дип кич керә дә ярты төнгә кадәр Булатларда утыра икән... Азгын шайтан!
Кунаклар таралып, мунча кереп, юл пычракларыннан тәмам арынгач Фаягөл. Зося, нәбәрәсе Шамил белән дүртәү генә калгач, килен, йортка хуҗа булып, табак-савытларны юып, табын урынын җыештыргач. мепдәр-ястыкларны барлады һәм: «Иртәгә өйне арулап, идәннәрне юып чыгарырга кирәк булыр».— дип уйлый-уйлый кайнатасына карады.
Әти. диде ул татар колагына иң ягымлы сүзне әйтеп Сезне монда бик яраталар, үз итәләр икән.
— Сугышка кадәрге елларда да, аннан элек тә татарлар укытучы мөгаллимне бик югары күтәреп йөртәләр иде. Аның һәр гамәлен үрнәк итеп санаганнар, әйткән сүзен тоталар иде. Татарлар бик борынгыдан укый-яза белгән аңлы, укымышлы халык булганнар! Аларның күңелләренә кара таш бастырып торучылар гына тулы хокуклы булып яшәргә ирек бирмәгәннәр...
Сүз өзелмәде, әңгәмә шактый озынга сузылды.
Мөхәммәт, гадәтенчә, бүген күргән-белгәннәренә йомгак ясап озак кына йокысыз яп ы. Хәбәрләрнең, ишеткәннәрнең сөенерлекләре дә байтак иде! Никадәр авыр, буталчык булса да, тормыш дәвам итә, теләсәң- теләмәсәң дә алга бара Ташкәй маҗараларын ишеткәч. Мөхәммәт таң калды, Сәрвәрнең егет белән языша башлавын белгәч, шатлыгын кая куярга белмәде Ул эченнән генә: «Үлмәснең һәлакәтендә, ахыр чиктә, Ташкәйнең гаебен йомшарта торган сәбәпләр шактый күп ич. Сәрвәрне үлемгә кигереп җигкезә язган явыздан егет кеше бүтәнчә ничек үч алсын?» дип уйлаштыра иде. Хәзер дөреслек урнашкан диярлек. Сәрвәр дә Ташкәйдән баш тартмаган, аның котылуына сәбәпче булган диярлек Ишморза Муллин хакында кайбер сүзләрне ишеткәч, аның Миңнурыйны күрәсе килүе бермә-бер артты.
Юлда чирләмәгән, чирләмәскә тырышкан, үпкәсеннән ничәмә-ничә тапкыр җыелган суларны суыртып, шактый йончыган Мөхәммәт, кайтканның икенче көнендә урыныннан тора алмады. Арганлык, берсе өстснә икенче өелгән мәшәкатьләр аны тагын урынга яткырды Авырткан җире дә юк сыман, торып йөреп китәргә теләге дә зур. ә гәүдәне нидер бәйләп гота. Фаягөл гел ятып торган әтисе янына килеп, гел әнисе турында сорашты.
— Кайтмыймы инде безнең әниебез? — дип зурларча җылап та ал- галады. Башта Зося «тетясыяа» ятсыныбрак карап торган кызчык берике көн эчендә аңа күнегеп өлгерде. Бәләкәч Шамилнең кул. аяк бармакларын кат-кат санады, аннары:
Ул мине Фаягөл апа дип йөрерме?—дип әтисенә иркәләнде.
Шәүкәт янына барасы килде Мөхәммәтнең, кузгалып китә алмавына уфтанды Ике кич кунгач, аның хәлләнә алмыйча, караватта ятуын ишетеп. Шәүкәт үзе кыбырсый башлады, аны төрле сәяхәтләргә алып
чыккан кул арбасына чыгарып салуларын үтенгәч. Мәүлиха Булат янына китте, Мәрзиясен ияртеп Булат килде, алар Шәүкәтне арбага салып Мөхәммәт янына алып бардылар. Алар ишегалдына кереп барганда, култык таякларын канаг иткән Маннур да күрешергә килеп җитте. Яралы ике солдатның килеп җиткәнен ишетеп. Мөхәммәт урынында яга алмады, табаннарын ышкып атлап болдырга чыкты. Алар шунда, лапас ышыгында, бер түгәрәк җыйналып, сагынышкан күңелләрен бушатып озак кына сөйләшен утырдылар. Сөйләшеп сүзләре бетмәде. Зося самавыр куеп. Гыйззәтбану кигереп киткән оннан коймак пешереп кунакларга чыгарды Шәүкәтнең хәлен, бүрәнә башы буйлап арбада җәйрәп ятканын күргәч, өйгә кереп сиздермичә генә яшь коеп та алды Кунаклар таралышырга торганда гына, капкадан Йомабикә килеп керде. Баксаң, ул тавык суеп, шулпасын да, тавыгын да Мөхәммәткә күчтәнәчкә алып килгән икән. Табынның ярлылыгын күреп, эчтән генә көеп утырган Мөхәммәт, күчтәнәчләрне күреп. Йомабикә абыстайга кат-кат рәхмәт укыды Мәрзиянең бер бөртеген коймыйча, бер тамчысын читкә түкмичә Шәүкәткә ашатканын карап торгач
- һай, кызым, син үзең бер хәзинә икәнсең! димичә булдыра алмады. Мәүлиха көнләшмәде, мөгаллимнең сүзен куәтләде:
Хәзинә генәме сиңа, алтын ул безнең Мәрзия! — дип куйды.
Татулык белән, бер-берсен кадерләп шулпаны да ашадылар, тавыктан да берәр кисәк чеметеп алдылар
Болары киленгә. Фаягөлгә һәм үзеңә булсын! дип. якты чырай күрүгә бәхете арткан Йомабикә абыстай калган ризыкларны өйгә кертеп үк куйды.
Бүтәннәр таралышты, тагын кемнәрдер кереп. Мөхәммәт белән күрешеп чыктылар. Инде килер кешеләр калмагач, көн кичкә тартылгач. Фаягөлне ияртеп кече якка чыгып ки ген Зося сабыен имезә башлагач, баскычган менәргә иңен куеп торып булышкан Йомабикә абыстай. Мөхәммәт яткан киң карават кырына урындыгын тартып китереп, эш арасында бүселеп чыккан, көмеш йөгергән чәчләрен яулыгы астына җыеп тутырды да хуҗаның күзләренә карады. Сорап куйды.
Мөхәммәт... Җәмәгатеңнең үлем хәбәре дөрескә чыктымы? диде.
Кызганычка каршы, дөрескә чыга шикелле. Хәбәр-мазар алма- сам да, аның үлемен үз күзләре беттән күргән кешене очраттым.
Алай, алай, дип утырды, үзенчә нидер уйлап Йомабикә Үзең пи хәлләрдә яшисең?
Йомабикә Мөхәммәтнең соравын ишетмәде дә бугай, ул йомшак, назлы тавыш белән.
Фаягөл сабый әле. Аңа әнкә кирәк булыр. Безнең уртак балабыз бар. Мөхәммәт Әллә мин әйтәм. ике түбәне берләштерәбезме? Мәүлияң дә үз янында булыр иде, «кызым» дин аны законлаштырыр идең. Мәүлиягә Йосыфтан хатлар килеп тора Чит тән генә булса да мин барысын да күзә тәм. Мөхәммәт Өлкәнәйсәм дә әле минем егәрем бар. һәммәсенә дә ярармын, үкенмәссең! Төп теләгем: Мәүлияне ата йортыннан тапшырасым килә.
Йомабикә абыстайның шулай ачылып, уен нигезле итеп, яшермичә тормыш иткән, ачыны-төчене татыган хатын булып сөйләшкәне бар идеме икән?
Әллә моңарчы Мөхәммәт аны бары тик Ырсытдиннең бичәсе санап, өстәнрәк каран йөрдеме?
Әйе. тормыш фронтта тына түгел, монда да адәмнәрне чарлаган, ахрысы, менә шушы кыска гына арада ничаклы авылдашлары белән очрашты алар элекке кебек тә. түгел дә. барысы да акыл ягыннан олыгайганнар, аларга уй төгәллеге иңгән Авылдашлары арасына кереп китү Мөхәммәтнең үзенә дә ансат булмас Чөнки авыл халкы аннан кодрәт кәгә, җиңеллек китерер, дип уйлый. Сугыш бер заман бегәр.
тормыш сукмаклары үзгәрер, киңәер. Шул яңалыкларга әзерме Мөхәммәт?
Тагын ике көн үтте. Зося да. нәни Шамил дә яңа урынга, яңа шартларга күнегеп киләләр. Фаягөл кич житте исә, әткәсе янына үрмәли, йокыга киткәнче нәзек беләге белән әтисен кочаклап ята. Мөхәммәт аның сулышы тигезләнгәнен кәгеп, татлы уйларга чумып, көндәлек мәшәкәтьләрдән арынып ял итә. Шәфкатьле табиб Гершензон биреп җибәргән, хәзерге заманда сирәк очрый торган дарулардан бигрәк. Уразаевны әнә шул сабыеның тылсымлы, татлы тыны дәвалады бугай.
Иртәләрнең берсендә Фаягөлне җитәкләп, бәбәй күтәргән Зосяны ияртеп Иртеш буена төшеп китте Мөхәммәт. Көннең шундый чагы туры килде, урамда кешеләр әз иде. юлда тоткарланмыйча гына яр буена барып бастылар. Уймакланып аккан җитез елга, яр буе таллары, аръяктагы күз күнеккән кадерле манзаралар Мөхәммәтне йотып алды, ул ни әйтергә дә белмичә күзләрен рәхәтләндереп туган төбәге күренешләренә текәлеп карап торды.
Матур сезнең яклар, әти.— диде Зося. ап-ак тигез тешләрен ел-тыратып—Безнең яклар да ямьсез түгел иде, сугыш имгәтте җирләребезне. сугыш яралады...
Мөхәммәт «Үтәр, тормыш аруланыр!» дип ансат кына сүз кыстырып Зосяны юатырга теләгән иде, сүзләренең купшы вә кирәксез буласын чамалап телен тешләде, нәни Шамилнең башын сөеп, бигеннән үбеп алды. Озак басып тордылармы, әзме, берзаман яр буеның борма юлыннан атлы килеп чыкты. Уразаевлар төркеменә җитәрәк. камыт бавы чишелдеме, аркалыгы бушадымы, трантастан төште, текәлеп карап атның уң-сул якларына чыкты, текә атлап, җитез кыланып трантасына сикереп менде, кулындагы камчы очын атның сыртына тигезде. Ат ыргылды, һәм трантас Уразаевлар яныннан дөбердәп узып китте.
Мөхәммәт нигәдер Зосяга карады һәм куркып китте килененең чырае бозылган, күзләре зур булып куркынып ачылганнар, бәбәй тоткан куллары дер-дер калтырый иде.
— Папа, папочка! - диде ул ят тавыш белән. «Папочкасы» киленнең соң дәрәҗәдә каушавын, алай гына да түгел, әҗәл белән очрашкандагы кебек чиксез куркуын сөйли иде.
Ни булды, кызым? —диде. Зосяга йоккан каушау, нигәдер Мө-хәммәтнең үзенә дә ябышып, ул Зосяга татарча эндәшеп бакты, аннан соң гына урысчага күчте.
— Әти! Бу немец офицеры сезнең авылда нишләп йөри?
- Нинди немец булсын ди ул? Үзебезнең як кешесе. Шушы колхозның рәисе.
Юк. юк. папочка.—диде Зося ашыгып.— Мин беләм. Мин күрдем аны. Безнең хутор читендә, чүнниктән ерак та түгел балчык базлары бар Шунда бер көнне өч партизанны аттылар. Икесе ир. берсе хатын-кыз иде. Атучылар арасында әнә теге ир кеше дә бар иде. Мәетләрне күмеп тә тормадылар, өсләренә ярны ишеп кенә төшерделәр. Мин куе агачлар арасыннан карап тордым. Качып китә дә алмадым! Немецлар көлешә- көлешә машинага төялделәр. Кат-кат карадым, үләрдәй булып курыксам да немецларны хәтерләп каласым килде... Сез рәис дип әйткән кеше мин яшеренгән куакка таба килеп чәптерде... Оят булса да әйтәм! Сул колагы янындагы миңенә хәтле күреп калдым...
Мөхәммәт Зосяны тынычландырырга теләде, сүзен, әмәлен тапмады. ачыкларга җыенып сорау арты сораулар гына яудырды.
Кызым, гаепнең зурысын әйттең. Уйлап бак. чыннан да шул кеше идеме?
Чыны шул. әти.
Ялгышмыйсыңмы? •
— Андый сүзне әйтер өчен күзнең җете. хәтернең нык булуы кирәк. Бөтенесен дә үз күзләрем белән күрдем, карап тордым. Буе да шул, сыны да шул.
Тынычлыгын җуйган Мөхәммәт. Зосяны Айсетдин белән күзгә-күз очраип ырмаса да. тагын бер тапкыр читтәнрәк булса да күрсәтеп кайтты.
Шул, үзе,- диде Зося ышаныч белән.
Мөхәммәт Уразаев. ике ут арасына кысылып, кечерәеп калды. Ай- сетдиннең юньсез бәндә икәнен белә иде ул, авылдашлары да беравыздан шуны раслап торалар. Авылда кылган галәмәтләре дә. иш янына куш булып, рәиснең явызлыгын ачыклыйлар иде Тик бер нәрсә борчыды Мөхәммәтне: арты таза булмаган хәлдә, ниндидер оста хәйләләр аша. орденнар тагып, ялган кәгазьләр юнәтеп авылга кайтып оялаган бәндә, урысча әйткәндә, «тише воды, ниже травы» булырга тиеш иде. өненнән томшыгын чыгармыйча гомер сөрергә тиеш иде дә... Ә ул монда адым саен абынган, үзе абынмаган очракларда бүтәннәрне абындырган. ямь- сезлекләрен яшереп тормаган, киресенчә Шәгъбикә белән көпә-көндез буталган, бик сәер рәвештә Чырык Абдрахманнын вафатына да кагылып узган Сәрвәр белән талашкан, Миңнурыйны авылдан китәргә мәҗбүр иткән?. Нәрсә бу? Чамадан тыш ахмаклыкмы? Тик тома ахмак кеше арыслан авызыннан, тәмугның җиденче базыннан исән-аман котылып чыга алыр идеме? Йөзен Ленин ордены белән каплап илгә кайтып төшә алыр идеме?. Чи> илләрнең берәвесенә ялланып, астыртын заданиелар гөяп кайткан дияр идең Андый йөкле адәм Яланга ник кайтсын? Ни хезмәт күрсәтсен ул моннан торып?
Шунысы да бар. Айсетдиннең авылга кайтып төшкәннән бирле кылган гамәлләрендә ниндидер яшертен бер система да шәйләнә иде
Тагын бер авыр сорау Мөхәммәтнең аңына хуҗа булып өлгерде гомере буе бер кеше өстеннән әләк-чәләк йөртмәгән, зарланыр чакларында да авырлыкны бүтәннәргә йөкләмәгән, адашканда юлны һәрчак үзе эзләп таба алган Уразаев. бүгенге шартларда. Зося сөйләгәннәрне кая да булса җиткерергә тиешме? Әгәр барып чыкса, белдерсә. Зося сөйләгәннәр расланмаса?.. Расланса?.. «Уразай мөгаллим кайтып кына Айсетдин- нең башына җитте!» дигән хәбәрләр кара койрык булып Уразай артыннан сөйрәлеп йөри башласа?. Айсетдин хыянәтче булган тәкъдирдә дә Мөхәммәтнең НКВД ишеген шакып, әләк өстерәп килеп керәсе килми иде.
Җайсыз иде аңа ул кара вә шакшы ишекне кагып керү
Юлда кайтышлый ул быел язын, май аенда. Кырым татарларының илдән сөрелүе хакында ишетеп калган иде Башта курка-курка гына, пышылдап кына, ышаныр-ышанмас сөйләнгән сүзләр, бер Казан татарын очраг кач чын. дәһшәтле хәбәр булып оештылар Казан татары әнә шул, Кырым I ат арларын куу операциясенә катнашкан, сугышка кадәр ветеринария институтында эшләгән аңлы егет булып чыкты
Пычрак эш дигәндә урыс татарны җигә! Арыслан читлегенә әвәл башта татарларны өерләп кергә Урта Азияне кемнәр буйсындырды’’ Татарлар. Ил хуҗалары татарларны да Кырымнан казанлылардан кудырды диярлек.
Егетнең әрнеп, үкенеп. Рәсәйдәге язмышын каһәрләп сөйләгәннәре Мөхәммәтнең кайнар йөрәгенә боз булып төшеп утырды.
Айсетдиннсң татар. Себер гагары булуы да аның рухын рәнҗетә иле Ботсн фронтларда чамасыз батырлык кылган меңнәрчә татарларны пычрата иде Айсетдин Татарларның батырлыгын күрмәскәрәк маташкан урыслар Айсетдин-хыянәтчене каптырып алгач, моннан усал рәвешгә файдалана башларлар «Әһә. Кырым татарларын дуылдатып куган идек, хаклы булганбыз! Хыянәтче алар татарлар!» дип дөнья сасытмаслармы? Әллә Айсетдиннсң үзен генә очратып «Егет, тай моннан! Күземнән югал!» дин серне ачып салыргамы’’
Уразай кичкырын Дәүләтша әкә янына китте һәм Зосядан ишеткәннәрен түкми-чәчми аңа сөйләп бирде. Икәүләшеп, уйларны бер ноктага юнәтеп, шактый вакыт баш ватып утырдылар. «Әйтергәме, хәбәр итәргәме?» дип, Уразай Дәүләтшә әкәдән, ил агасыннан киңәш сорады.
Дәүләтшә әкә озак мәшәләнергә ирек бирмәде.
Әйдә әле! -дип, Мөхәммәтне җәһәт кенә ияртеп чыгып китте. Алар туп-турЪ! җаны көеп яткан бичара Шәүкәт йортына барып керделәр.
- Менә! — дип күрсәтте Дәүләтшә әкә Шәүкәтне. Аны кем шушы хәлгә җиткергән?..
Юл уңаеннан гына аяксыз Маннурларга да кагылып үттеләр.
— Чибәр, уңган, сылу егетнең аякларын кем тураклаган? Кем аның ярты саулыгын алып калган9 - диде Дәүләтшә әкә тыела алмыйча ярсып.
Мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителде: иртәгесен Мөхәммәт Уразаевны РОНОга чакырып телефонограмма килеп төште. Коммунист Уразаев- ның райкомга да керәсе бар иде. РОНОдан да чакырып торалар, ул кыска гына арада Айсетдин рәис янына кереп чыкты, сүз тиз хәл ителде, икенче көнне кара айгырны җигеп, трантас кузласына утырып бер үсмер Мөхәммәтләр капкасы төбенә килеп туктады.
Әтисенең торага барасын белгәч, Зося кистереп әйтеп куйды:
— Әти. син мине ачуланма. Әмма ләкин син югында мин теге бәндә белән авылда кала алмыйм. Куркам..
Улын күкрәгенә кысып кочкан ананың шушы шомлы сүзләре Мө-хәммәтнең күңеленә дә ачыклык кертте Ул Тубылга барып кергәч райкомга ашыкмады. РОНОда да көтәрләр, дип уйлады һәм иң әүвәл туп-туры НКВДга барып керде.
♦ * *
йсетдин бәдбәхетне ай күрде кояш алды Үзе бик яратып җигеп йөргән кара айгырына утыртып, дөбердәтеп алып киттеләр коры куыкны. Кулларына тимер беләзек кигерттеләр, ике ягына ике милиционер утырды. Авылда гайре табигый хәлләргә юлыкканда, бөтен халык урамга чыгып, йә күз белән, йә куллар болгап китүчене озатып кала торганнар иде. Гөнаһ шомлыгы, сәгате шундый булдымы, кара айгыр урам буйлап юртып барды, «Айсетдинне камарга килгәннәр!» — дигән сүз яшен тизлеге белән йорттан-йортка таралып өлгергән булса да, мөртәтне озатырга беркем дә чыкмады.
Китте, югалды, авыр эзе генә калды. Айсетдин ясаган яралар кеше күңелләрендә әле бик озакка чаклы сыкрап тордылар. Иң авыры Зосяга төште, аны атна буе торага чакырып җәфаладылар, сорау алдылар Сүзендә нык торды немецлар кылган явызлыкларны үз күзе белән күргән чая кыз.
Мөхәммәт Уразаевның абруе көнләп түгел, сәгатьләп үсә торды. Яланлылар беравыздан:
- Кайтып та төште, авыл өстенә албасты булып сузылып яткан Айсет динне чөеп тә ыргытты! — дип куаныштылар.
РОНОда Ялан мәктәбенең директоры итеп билгеләнүе турында боерык кәгазен алып кайткан Мөхәммәткә ял итү насыйп булмаган икән. Дәүләтшә әкә. Булат. Мәүлихалар авыл 6eiepen, өй борынча йөреп чыкканнар, аякта басып тора алганнар мәктәп залына җыелганнар Мөхәммәт килеп кергәндә, аны колхоз рәисе итеп сайлау турында сүз куерган иде инде. Мөхәммәт, бүген генә РОНОдан алган боерык кәгазен әләм итеп селкеп, карышырга тырышып маташса да. аңа йомгакларга мөмкинлек бирмәделәр.
А
- Әнә Дәүләтшә әкә булышыр. Булат та терелеп, савыгып килә Аның да кулыннан килмәгән эше юк. Беләбез, тәнеңнең телгәләнгән, яраң газапларының үгеп китмәгәнен дә беләбез. Иллә мәгәр без синең сүзлән чыкмабыз, һәр кушканыңны үтәргә тырышырбыз Зинһар. Ялан авылы таралып, җиргә сеңеп бетмәсен дисәң, мәктәбен дә. колхозын да үз кулыңа ал! дип тоташтан җылый-җылый ялынгач. Мөхәммәт икенче камытны да кияргә ризалашты. Күпне күргән, кай араларда җинаятьләрне дә раслаган, йөри-йөри таушала башлаган түгәрәк пичәтне икс куллап Уразаевка китереп тоттырдылар.
Мөхәммәг авыл язмышын хәл итә торгән ике пичәтне өстәл тартмасына салып куйгач, сорау тулы күзләрен үзенә текәп торган Зосяга кыска-кыска сүзләр белән җыелышта булганнарны бәян итеп бирде. Яшь киленнең Мөхәммәт язмышына ныграк катнашасы, һәммәсен белеп, бәя биреп яшисе килә иде. Аның яшь җанының терелеген күреп Мөхәммәтнең килененә булган аталарча мәхәббәте көннән-көн арта, ул нәбәрәсе Шамил өчен чиксез сөенә, куана иде Яхшы ана кулындагы бала балавыз ул. аннан оҗмах җимеше дә. тәмуг кисәве дә ясап була
Инде дөнья тынычлана төшкәч, менә җимереләм. менә авам дип торган мәктәп бинасында яңа уку елын башлап җибәргәч, мөгаллимнәрне барабан кагып, быргы кычкыртып каршылагач, юлбашчыбыз Сталинга багышланган шигырьләрне бик кычкырып. Мәскәүдә дә ишетелерлек итеп укыгач. Мөхәммәтнең исенә Миңнурый килеп төнне Айсетдинне алып киткән көнне үк Сәрвәр. Мәүлия. Зиләләр Мөхәммәт абыйлары янына килеп Миңнурыйның кайдалыгын белдереп, адресын биргәннәр иде. Уразаев кызга телеграмма сукты Кыз озак көттермәде, пароходларның берсенә утырып, мәшһүр сыерын җитәкләп. Ялан авылына кайтып та төште! Аны шау-гөр килеп, сөенешеп, кадер-хөрмәт белән каршыладылар. Сыер чиләк-чиләк имиләрен селкетеп урам буйлап барды-барды да элек яшәгән Сәрвәрләр йортына борылды Шулчак аның мөгезеннән Миңнурый тотып алды
Чү. диде ул. мине Мөхәммәт абый чакырып кайтарды Мөта- ен. әгәр ул каршы килмәсә. мин аларда яшәрмен.
Кызлар, һәрберсе күз карашына үзенчә мәгънә кушып, бер-берсенә карашып алдылар.
Миңнурыйның үз гүренә кайтып төшүенә Мөхәммәг чиксез шаг иде. Бердән, аның йортына уңган, аш-суга оста, сабыр канатларын сындырмаган сылу кыз гөште. Икенчедән, тернәкләнергә, тезләнгән җиреннән калкынырга тырышкан мәктәп менә дигән укытучылы булды'
Менә кич җитте Иртеш дулкыннарын каралгып-кабаргып йөгергән җилләр тәрәзә капкачларын кагалар, кагалар да ындырларга, бәрәңге сабаклары таралып яткан ызаннарга кереп сүнәләр. Җил кермәс җылы абзарда сыер күшәп ята. Күк читенә поскан ай урагын мөгезенә эләктереп югарырак чөясе килә аның. Җил тавышын ул да ишетә... Сәяхәтче сыер! Алда озын, дәртсез, салкын кыш киләсен белеп яга ул
Ой эчендә, авыр аяклы дәү өстәл тирәсенә һәммәсе җыелганнар Мөхәммәт булачак мәктәпнең сызымнарын караттырып утыра Миңнурый белән Фаягөл дәрес әзерлиләр. Лампа калфагының күләгәсе төшкән ярым караңгы почмакта Зося улын, татар малае Шамилне имезеп утыра.
Мөхәммәтнең күзе Миңнурыйның иелгән башына, чәчләренә гөш- кәч. ул сискәнеп кипе Миңнурыйның күпереп торган чәчен бизәп (не. бизәп!) киек каз юлы кебек ак тасма яткан иде
Сугыш бетәр, яралар йомылыр Мөгаен генә, сугыш елларында яшәгән адәм балаларының бер елын ике. өч. хәтта биш елга исәпләргә кирәк булыр Миңнурыйга ничә яшь икәнен бүген кем әйтә а тыр? Мөхәммәт эшен куеп кызның сөйкемле сызыкларын, ак юл салынган кара чәчләрен күзәтеп утырганда. Миңнурый да башын күтәреп карады Алар- нын күзләре очраштылар, очраштылар да җылындылар. Күзләре бер-
берсеннән аерылырга теләмәделәр, алар берсе эченә икенчесе чумып озак кына серләштеләр, аңлаштылар. «Мөхәммәт абый, мин сине яратам бит!» диде Миңнурыйның күзләре. Мөхәммәт олпат ир. сабыр ир, уен сүзгә чыгармады, әмма аның күпне күрсә дә сүрелмәгән якты күзләре, кыз җаны гына аңлый торган телдә әллә нәрсәләр сөйли иде...
38
ырлач. Аяусыз декабрь суыклары. Төкерек җиргә төшеп җитми, боз кисәгенә әверелә. Җилсез, аяусыз коры суык. Агач ботаклары бәсәргән, күгәрчен тәпие юанлыгы ботаклар да арканга әйләнгән Дөнья, мөхш, тирә-як шул кадәр тоташ салкынга, бозга әверелгән ки, география дәресләре алып барып, кайдадыр канны куыра торган эссе чүлләр, җылы сулы дәрьялар барлыгына ышандыру кыен. Сыйныф бүлмәләренә ягу әз эләккәнгә, укучылар дер калтырап, кәгазь- каләмгә үрелердәй элек тыннары белән кул-бармакларын җылытырга тырышалар. Җылылык энергиясе бирүче ашказаны буш булгач каян килсен ул тәнгә җылы’’ Тәнәфескә чыккач балалар ач-ялангач икәнлек-ләрен онытып дөбердәтеп әүмәкләшәләр, юк. күңел ачмыйлар, шул рәвешле аз-мәз җылынырга телиләр.
Түбән сыйныфларның арыклыгы, кием-салымнарының теткәләнеп бетүе ул кадәр гаҗәпләндерми, күзне иң нык кискәне, күңелне кычкыртып талаганы үсмер кызлар. Алар егет-җиләнне тәрбияләргә, каннарын арлы- бирле куып йөртергә тиешле зифа буйлар, сызылып киткән җәя кашлар, дөньяның бар моңнары сыйган кап-кара күзләр... Алар өтәләнгән киемнәр арасында югалып калалар. Үсмерләрнең исе китми, ә җиткән, тупырдап юрган кызларның тәннәре ояла. Алар көзгегә багарга да. бер- берсенә үтәли карарга да читенсенәләр...
Мөхәммәт күбрәк вакытын колхоз эшләренә бүлеп куйды. Мәктәпкә кереп дәресләрен укыта да туп-туры идарәгә чаба. Миңнурыйны кайтаруның бәрәкәтен хәзер татый директор, ул югында мәктәпнең хуҗасы булып Миңнурый кала. Мөхәммәт кайткач, балалар арасында онытылып торган түгәрәкләр эшли башлады. Аерата җыр түгәрәгенә бик теләп йөри кызлар. Шәгъбикә пианиносы эшкә ярады. Зилә генә түгел, үсмер кызлардан Гөлбикә белән Нурлыкыз да шактый йөгерек уйныйлар хәзер Зилә дигәндә, ашарына бирмә, чәй эчертмә, аңа җыр-моң гына булсын Шопенын да уйнап җибәрә. Рахманинов көйләренең ноталарын каяндыр табып Казаннан салдылар үзенә. Салкын, котсыз мәктәпкә ямь өстәп, уйнап җибәрсә, дөньяны онытып тыңлыйсың.
Хәзер бөтен мәктәп Яңа елны каршылау концерты белән мәшгуль.
Ә дөнья ага! Сугышның соңгы пәрдәсен алып баралар, азагы да шәйләнә аның! Тормыш нужалары гына бугазны буа. адәмнәр чынлап торып шатлана да алмыйлар. Җыелыш азакларында «ур-ра, ур-раларны, яшәсеннәрме» көчләп кычкыртсалар да күңелләр боек, борыннар салынган...
Декабрь урталарында буралар бушады, фермаларда курма калмады диярлек. Хәллерәк апаларны урак-чалгы тоттырып якындагы күл өстенә чыгардылар, камыш урып, коры кура чабып үрәчәле тәртәләр белән ташыдылар. Яландылар хәзер вакытны көннәр-атналар белән түгел, сәгатьләп кенә саный башладылар. Шушы сәгатьтә егылып үлмәдеңме, димәк, өмет бар әле дигән сүз! Бүген кичкә кадәр яшәп, төндә җан бирмәгәнсез икән, Ходага шөкерана ит. Әнә. Таифә карчык таңда җан биргән, Миңнулла бабай телдән калган. Атна буе тамагына ризык капмаган икән бичара.
Ләхет алып тормыйлар, каберләрнең ике көрәк тирәнлеге генә булуы да тормышның хәерчелек ярының читенә килеп басканнан соң килеп чыккан бер чарасы иде. Таңнар кара, көннәр караңгы, кичләр шомлы.
К
Шундый иртәләрнен берсендә Зося соран куйды
— Әти. Сез һәрвакыт «Безнең Иртеш якларының таңнары бик матур», дип сокланып, сагынып әйтә идегез. Кайчан ата инде ул таңнар? Кайчан килер ул кояшлы көннәр? диде.
Исемем Мөхәммәт булса да, мин кодрәт иясе Мөхәммәт пәйгам-бәребез түгел шул, кызым Кулымнан килсә, бар халыкларга рәхәт тормыш китертеп Иртешнең гүзәл таңнарын бүген үк аттырыр идем - диде.
Ач кешенең ачуы яман, ач кешенең ачулы чагына юлыкма икән! Моңарчы күрше-каршы, ахирәг-бавыр. сердәш-өйдәш булып сабыр гына яшәгән хатыннар үзара чәкәләшә, ызгыша, тарткалаша башладылар. Толлар ирлеләрдән көнләште, ирлеләр тол хатыннарны күрә алмас булдылар. Халык арасына көннән-көн ныграк кереп барган яман бу чирне дәваларга Мөхәммәттә дә көч-куәт юк иде Юк кына нәрсәдән тавыш чыга да. тавыш гаугага, гауга давылга әйләнә. Икенче көнне кочаклашып тәүбәгә килер хатыннар Әмма бүген кулларындагы ураклары белән бер-берсен кадап үтерергә әзерләр. Дөнья кешеләрне алыштыра, дөньяның барыр юлын Иблис мәлгуньгә бирә
Мөхәммәтнең түрендә әлегә татулык. Зося Миннурыйны үз итеп кабул итте, Миңнурый исә Зося дигәндә чәчрәп китәргә әзер Шамил сабыйны иркәләп кулдан-кулга тына йөртәләр..
Әнә шундый хә!әр көннәрдә яшәп-интеген маташканда алдан хәбәр итеп тә тормыйча Ялан авылына егерме гаилә калмыкларны китереп ташладылар. Себер якларындагы салкын көннәрнең дә салкыны иде Әллә нинди желекне суыра торган сыкылы, гөманлы суык. Адәмнәр ишекләрен кул яссылыгы киңлегендә генә ачып өйдән атылып чыгалар да лапас-кура арасына кереп йомышларын үгиләр, тагын өйгә, җылыракка томылалар Очкан җирдән чыпчыклар таш булып мәтәлеп җиргә егылалар. Сабыйлар өйдә, югары сыйныф балаларын гына берән-сәрән мәктәптә күрергә була .
Идарә каршысына атлылар килеп туктаганын ишетеп. Уразаев шунда ашыкты. Җылы толыплар, өр-яңа киез итекләр кигән, билләрен киң каешлар белән кысып буган солдатлар шактый көр. коры тавышлар белән чаналарга төялгән ят адәмнәрне идарә баскычы тирәсенә җыйнарга тырышалар иде Чанадагы ярым ялангач, бүрек урынына чүпрәк- чапрак бәйләгән мыексыз ир-атларны, бозланган күлмәк итәкләре тирәсенә өчәр, дүртәр баланы җыйган, арык, күзләре эчкә баткан каракучкыл хатыннарны күргәч. Мөхәммәтнең йөрәге жу игеп кит ге
Калмыклар! диде җылы бияләе беттән төркемне күрсәтеп, кып- кызыл чырайлы тәбәнәк майор Ил хыянәтчеләре! Cai тык җаннар! Хөкүмәт карары белән үз илләреннән куылып. Себертә, мәңгелек сөргенгә җибәрелделәр. Кабул итеп алыгыз.
Идарәгә керик, диде Мөхәммәт Мин колхоз рәисе Уразаев булам Майор бияләен салмыйча тына Уразасвка кулын сузды
Бик шәп. диде ул, керәбез, бик керәбез. Ялан авылының булачак коменданты да монда. Лейтенант!
Аргы башта, соңгы чана янында солдатлар белән нидер сөйләшеп юрган озынча буйлы, какча лейтенант ул арада йөгереп килеп тә җитте
Ни бар анда? дин сорады кырыс майор Ни мыштырдыйсыз'* Мәетләр, иптәш майор Тагын өчәү үлде
Читкә ташлап торыгыз. Үлгән икән синен бәхеткә, мәшәкатьләрен кимрәк булыр Менә рәис Фамилиягезне ничек дидегез әле'* Кстати, сез Кырым татары түгелме’
Уразаев мин Себер та тарымын
Бик яхшы.
Өчәүләп идарәгә керделәр, моңарчы карлы тәрәзәдә имән чикләвеге зурлыгында тишек-күз ясан калтырап басып юрган хисапчы, тегеләр ачкан ишектән чыгып та сызды
Майор купшы планшетыннан шактый ишле кәгазьләр чыгарып салды һәм исемлеккә тук бармагы белән төртеп күрсәтә-күрсәтә сөйләргә тотынды.
Иң элек комендантны урнаштырасыз. Аны азык-төлек белән тәэмин итәсез. Менә исемлек. Син, рәис, буларак, калмыкларны җан башыннан санап кабул итәсең. Алар шушы авыл территориясеннән читкә чыкмаска тиеш. Радиус — биш чакрым Кем шул сызыкны үтеп чыга — атарга. Судсыз-нисез. һәркем йоклар алдыннан комендантка явит булып тамгасын сала. Кем дә кем кача икән, син җавап бирәсең! Комендант Зозуля белән кулга-кул тотынып эшлисез. Сораулар бармы?
Мөхәммәтнең уйлары бер-берсен кисеп башын бутадылар.
Ә ризык? Кем ашата аларны?
Син нәрсә, председатель, хыянәтчеләрне. Ватанны саткан кал-мыкларны ризык белән дә тәэмин итмәкчеме әллә? Үзләре эшләсеннәр. Эшләсеннәр, файда китерсеннәр, ризыгын да тапсыннар.
- Ничек алай?—Мөхәммәт «Без, җирле авыл халкы да көч-хәл белән җан саклыйбыз».— дип әйтергә теләде, телен ачмады, курыкты. Майор артык тупас, лейтенант аңгыра кебек тоелды аңа.
Майорны өйгә алып кайтып кайнар чәй белән сыйлап озатырга туры килде. Аңынчы калмыклар туплауга җыелган сарык көтүе кебек булып бергә укмашып көтеп тордылар. Майор кул биреп саубуллашты, Зозуля белән Уразаевка карап:
— Бу бандитларны саклау, эшләтү сезнең өскә төшә. Тикшереп, белешеп торырмын! —дип кисәтте дә чанага кереп чумды. Озын толыбының итәге әле байтак вакытларга кадәр юлда сөйрәлеп барды.
Моңа кадәр Ялан өстенә төшкән нужалар, бәла-казалар, кимлекләр чут та булмаган икән әле! Әле башланды нужаларның унике башлысы, тармаклысы. Майор күздән югалуга, лейтенант Зозуляның тавышы үзгәрде, биле турайды.
- Кая куярга бу бичараларны? — дип сорады тәмам башы буталган Уразаев.
— Ишеттең ич, майор сиңа йөкләде: әмәлен тап!
— Бүгенгә мәктәпкә кертеп торыйк. Төн эчендә уйлашырбыз тагын, диде Уразаев. Зозуля һәр адымында үз сүзен өстен чыгарасы килеп кыҗрап торса да бүген ул Уразаевтан читкә китә алмады. Катып- калҗаеп беткән калмыкларны мәктәпкә алып керделәр. Ул арада аннан- моннан суыкка баш бирмәгән чаярак хатыннар җыелган иде, алар йөге- рә-чаба өйләренә кайтып, пешкән нинди ризык бар, шуларны мәктәпкә китерә башладылар. Алар килүчеләрнең кем булуларын аерып та тормадылар. Балаларның ач бүреләрдәй ризыкка ташлануларын, ипи кыерчыгы өчен талашуларын күргәч, яланлылар исәңгерәп калдылар.
«Фашистлар алар, хыянәтчеләр! Илне дошманга сатучылар!» — дип атады аларны бая авызы чәй белән җылынган майор.
Сөрелгәннәр арасында балаларның күпчелек булуы беренче күргәндә үк Мөхәммәтне гаҗәпләндергән иде, хәзер коты чыгып уйлады: әниләренең итәгеннән әлерәк кенә төшкән бала-чагалар нинди хыянәтче булсыннар да, бәлтерәп беткән тешсез карчык-корчыклар илне кемгә, ничек итеп сата алсыннар икән?...
Гомере буе балалар тәрбияләп яшәү тәме тапкан педагогның бөтен күзәнәкләре дерт итеп уянса да, ул шушы газаплы сорауга җавап таба алмады. Бер яктан аның мәктәпкә керәсе, калмыклар белән әйбәтләп сөйләшәсе, сорашасы, аңлашасы килә, ә комендант Зозуля аның итәгенә ябышкан, бер адым читкә китәргә ирек бирми. Дөнья күргән Уразаевның беренче көннән үк комендант белән талашасы, әчелешле буласы, ямьсезләнәсе дә килми иде. Комендантларның нинди зур хокуклар белән эш йөрткәнен ул моңарчы бик күп мисалларда күргән иде инде. Белорус ягыннан Иртешкә кайтып җиткәнче байтак эчте андыйлар Мөхәммәтнең канын.
Ул беренче тапкыр укытучы һәм рәис булуның үзе өчен күпме кыен китерәсең аңлады. Мөхәммәт мәктәпкә борылып кына карый, артыннан: «Кая. кая? Идарәңдә утыр Тәртип билгелик, хыянәтчеләрнең исемлеген тагын бер кат күздән үткәрик!» дигән закон тавышы яңгырый.
Комендант белән янәшә баскан рәис-директорның бер дә. бер дә хокукы калмый микәнни?!
Мәктәптә мәхшәр
Берәү бәхетсезлеккә очраганда аны юатып була, әгәр бәла-каза аерым гаиләгә килсә, аларны коткару җае табыла. Әгәр бәла, бәхетсезлек тоташкан халыкка килә икән бу тиңсез зур афәт, һәлакәт, бетү.
Калмыклар ике көн мәктәптә яшәп калдылар, өченче көнне таң алдыннан ут чыгып, коп-коры бүрәнәләре чери башлаган иске бина сәгать эчендә янып бетте. Әле ярый мич арты бүрәнәләре төти башлауга олылардан берәү уянган да сыйныф ишекләрен ачып ташлап, бар көченә разбой салган. Калдык-постык киемнәрен, корымлы кәтилүкләрен. чиләкләрен элдереп калмыклар ишегалдына чабып чыга алганнар. Мәктәп соңгы җылысын зыкы салкын Себер төбенә биреп бетереп җиргә иңде, утырып янды. Мөхәммәт Уразаев янына хәллерәк кешеләр җыйналды, арада Булат белән Мәрзия. Гыйззәтбану түти. Мәүлихалар, мөгаллимә кызлар, өшәнгән ике-өч ир-ат бар иде. Чайкала-чайкала атлап, бүрек колакчыннарын күтәрергә дә оныгын Маннур да килеп җитте. Нишләргә? Калмыкларны кая куярга? Җитмәсә эч пошырып, әтәчләнеп, муенын куян шарф белән ураган Зозуля буталып йөри.
Иптәш Уразаев. дип такылдый ул. хәзер калмыклар теләсә кая таралган. Юлларга сак куярга кирәк. Качып китүләре ихтимал.
Уразаев түзә алмады, авызыннан ачулы сүзе ычкынды
Куып җибәрсәң дә качмыйлар алар! Адәм склетларының качканны кайчан күргәнең бар?!’
Зозуляның камыл мыеклары тырпайлы. ул вакыттан файдаланып рәисне пешереп алырга авызын ачканда, идарәдәгеләр. бер авыздан рәисләрен якларга тотындылар Нәтиҗәдә. Зозуля да телен тыйды.
Биш-алты жанны өебезгә без алабыз1 диделәр Булат белән Мәрзия бер авыздан. Мәрзия шактый калынайган корсагын иске бишмәте белән капларга тырышып:
Күп балалы берәр гаиләне безгә кертсәгез, бергәләп яшәрбез. - диде иренә кушылып.
Бүтәннәр дә: кем күбрәк, кем әзрәк балалы калмык гаиләләрен үзләренә ияртеп алып кайтып киттеләр Бу эш шактый озакка сузылды вакчыл комендант Зозуля һәр каюсынын исемнәрен сорашып, кемнең кемгә фатирга керәсен җентекләп дәфтәргә теркәп утырды.
Эш-мәшәкатьләр дәвам иткән арада калмык карчыкларыннан тагын берәвссе җан тәслим кылган иде. аны да элеккеге мәетләр янына, мәктәп утыны саклана торган тәбәнәк сарайга, әрдәнәләр янына кертеп салдылар
Әзрәк баш-күз алгандай булдылар
Хуҗалары кайсы-кая таралып, инде өч-дүрт ел буш торган вагык- какшак йортларны аннан-моннап ямаштырып калмыкларны шунда дыңгычлап тыктылар. Бер гаилә башлыгын ат караучы итеп билгеләделәр, аларны ишле гаиләләре белән ат абзары янындагы камыт-бөят ямаштыра торган алачыкка урнаштырдылар. Бала-чага өзмәс кереп-чыгып йөргәнлектән, алачык эче бу-томаннан тыгызланып торды, әче пар арасыннан кәкере аяклы, ыштансыз малайларны аермачык күреп тә булмый иде Дыңгычлап тутырылган йортлардагы кайбер гаиләләр үзләренә карлы тау итәгендә землянкалар казып, шунда күченделәр Йөткерек кизүе, кан төкереп түшәктә ятучылар саны көннән-көн арта торды.
Болай да такы-токы яшәгән, бетешкән Ялан халкы өстенә кара яу булып килеп төшкән калмыкларга һәммә кеше дә сөенде дисәк, хата йомгак ясаган булыр идек Беренче атнада чак-чак яңгыраган зар-моң
тавышлары, сукранулар тора-бара тоташ каргануларга әйләнде, авыл халкы белән килүчеләр арасында ызгыш-гаугалар ешайды. Калмык бала- чагалары ачлыкка түзә алмыйча кулларын озайттылар. Дымлы землянкалар тирәсендә тавык йоннары очып-бөтерелеп йөрде.
Җирле халыкның калмыкларны төрле тойгылар белән каршылавы нигезсез дә түгел иде. Тормыш итү ысуллары, гореф-гадәтләренең аерымлыгы торган саен үзен ныграк сиздерде. Ул халыкның яраткан сыйлары күсәбәсе белән пешкән ит тә, тозлы чәйгә май салып ашау икән. Ялан халкы тозны кайдан алсын да, җыбыр булып килгән әрсез бала-чагага майны каян юнәтсен? Мөхәммәт Уразаев «Әгәр хөкүмәттән әз-мәз паек булмаса, калмыкларның берсе дә язга чыга алмас!»—дип дау күтәреп Тубылга барып, бик күп ишекләрне кагып карады. Тук ачны аңлый мени, Мөхәммәттән көлделәр генә. Кайберләре авызларын аның колагына якын китереп: «Кычытмаган җирне кашып йөрмә, Уразай! Хыянәтчеләрне оҗмахка җибәргәннәр дисеңме әллә? Әйдә үлеп бетсеннәр, дәгъвәсе кимрәк булыр!»—дип пышылдадылар.
Хыянәт тә хыянәт дип дөньяны сасытсалар да, бу гаепнең төбенә төшенә язды сизгер Уразай. Калмыкларның атлы сугышчыларын немец танкларына каршы җибәргәннәр икән Бу тигезсез һәм хаксыз бәрелештә кем кемне җиңгәнен, сугышның ничек тәмамлануын күз алдына китерү өчен әллә ни зур акыл вә сугыш тәҗрибәсе кирәкми!...
Чырык Абдрахманның йорт-җире таза һәм бөтен диярлек иде әле. «Шул йортны иң ишле балалы гаиләгә бирик!»—дип, Зозуляга тәкъдим ясаган иде Мөхәммәт рәис, лейтенант йортны барып карады да., үзе кереп утырды. Чырыкның капка башына «Комендатура» дип язылган такта очып менде.
Болын кадәрле йортта ята Зозуля киерелеп...
һәр көн, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән могҗизалар китереп чыгара иде. Сигез-ун градустан артык салкыннарны күрмәгән, Азов буе далаларында гомер сөргән кешеләр, чатнаган, аяусыз гыйнвар суыкларын күтәрә алмадылар. Ачлык аларны аяткан екты, күтәрәмгә калдырды Көн саен диярлек үлем-житем булмый калмады. Тоташтан дәвам иткән каты салкыннарда туңып тимергә әйләнгән җирне казырлык хәлле адәмнәр Яланда калмаган иде инде. Мәетләрне зират итәгендәге кар көртләренә илтеп күмделәр. Ачлыктан тилмергән, акыллары жиңеләя башлаган калмыклар нәрсә эләкте, шуны ашады. Авылда булган эт, мәчеләргә көн бетте. Фермада сыерлар еш кына бозау ташлыйлар иде. Кешеләр әнә шул үләксәләрне, хәтта сыерларның чүбен-соңгылыкларын көтеп торалар, кайчакта шул «мөлкәт»не эләктерер өчен якага-яка килеп сугышып китәләр иде. "
Мөхәммәт Уразаевны соңгы ишетелгән хәбәрләрдән берсе аерата сагайтты һәм ул үзенең шикләрен Зосяга һәм борынгы дусты Дәүләтшә әкәгә генә сөйләде.
Безнең төбәккә сөрелгән калмыкларны бары тик татар авылларына гына таратканнар!
Зося. мәсьәләнең асылына төшенеп житмәсә дә, монда ниндидер хаксызлык барлыгын аңлады. Дәүләтшә әкә авызын ныграк йомды...
һәр нәрсәдән гыйбрәт алырга, нәтиҗә ясарга остарган Уразаев, Айсетдиннән мирас булып калган кара айгырны җигеп күрше-тирәдәге урыс авылларына юнәлде, анда рәисләрне эзләп табып, идарә әгъзаларын җыйнап-ялварып, кемнән ни, әз-мәз фураж оны. кедр чикләвеге, өшегән бәрәңге алып кайтты, яланлылар һәм калмыклар арасында тигезләп таратты. Электән таныш, тавык күзе булганга сугышка алынмаган Ефим Александровчи Малов атлы рәис, зур колхозның җитәкчесе, атлан май белән ярты түшкә сарык ите дә биреп җибәрде. Сарык маен чәйдә йөздереп кинәнде калмыклар!
Соңырак. авылның яшүсмерләре белән бергә, кайбер калмыкларны да леспромхозга агач эшенә җибәрделәр. Моңа рөхсәт алу ифрат катла-
улы, четерекле булып чыкты. Леспромхоз авылдан унике чакрымда иде. Калмыклар исә биш чакрымнан ары китә алмыйлар, рөхсәт юк! Гобәйбә буйдакның базында теге бишьеллыктан бирле качып утырган ике-өч шешә сасы самогон булмаса. комендант Зозуля һәрбер хохол шикелле утлы «первач»ны яратмаса. калмыкларга балта-пычкы эләгәсе түгел иде. Урыс илендә самогон көчле корал ул, капкалардан үтеп керә ул. йозакларны ача, дошманнарны дуслаштыра.
Районга агач кисү планын квартал саен арттырып торганга, калмыкларга да леспромхозда эшләргә рөхсәт ителде Анда эшләүчеләргә әз-мәз ипи бирәләр иде Далаларда үскән, гомерләрендә бер агач та егып карамаган кешеләр, очына карасаң башыңнан бүреген очып төшәрлек биек, юан кедр-наратлар янына барып баскач, тәмам аптырашта калдылар. Агач егар өчен дә әмәлен белү кирәк ләбаса! Агачның кайсы якка авышын үсүен дә еккач кая барып тешәсен дә. җилгә юнәлешен дә исәпкә алырга кирәк. Агачның кайсы якка егыласын төгәл билгеләмәсәң, ул әле төбеннән өзелгәч тә «биимбашлый Син һич уйламаган якка авып китә! Ун-унбиш метрлы юан кәүсә барын җимереп-аударып сызгырып төшә башлагач... калмыкларың укынып кайсы-кая чаба башлаганнар Ике кыз шулай һәлак булганнан соң Мөхәммәт тагын уйга батты һәм «урман кисү белгече» итеп әлеге дә баягы Дәүләтша әкәне билгеләде.
Үләргә дә вакыт юк инде! дип. Дәүләтшә әкә зарланмыйча гына чир-чорларын, картлыгын онытып урман кисәргә чыгып китте
Әлегә мең бәла кичереп тә исән калган калмыкларны ничек яшәтергә? Авыл халкын ни әмәлләр аша түздерергә? Фронтка ничекләр ярдәм итәргә? Заемга ничек яздырырга да салымнарны ничек итеп җыеп алырга? Гуҗ Зозуляның тамагын ничек капларга? Тамагын капламасаң. аның күзе дә йомылмый. Ә аның күрмәве әйбәт. Кирәкмәгән җиргә барын тыгылуы бер дә кирәкми! Леспромхоз егетләре калмыкларны жәлләп трактор чанасына төяп коры-сары, ботак-сатак кигереп киткәннәр иде, Зозуляның сырт йоны кабарды. Ничек? Нигә? Кем рөхсәт биргән’’
Адәмнәр арасыннан иң кирәген сайлап алырга остарган Мөхәммәт бу мәсьәләне дә тиз үк җайга салды. Ул Гобәйбә буйдакка Зозуляны тәрбияләү эшен кушты Гобәйбә буйдакның аксаклыгын, шадралыгын, чагыр күзен онытып, Зозуля аны кочагына да ала башлады Ахыр чиктә Гобәйбә буйдак Чырык өендә куна-төнә ятып лейтенантны бакты Гобәйбә буйдакның иңе-буе шактый зур булган йортын сыйныф бүлмәсе иттеләр.
Мәктәп булган урын яныннан үткәндә Мөхәммәтнең тешләре сыкрый . Директор өстенә төшәргә тиешле бик күп мәшәкатьләрне Миңну- рый сылу үз кулына алса да, уку-укыту эшләренә төп җаваплы кеше булып Уразай калып килә Янган кисәүләрне, бүрәнә башларын кыюрак бәндәләр әллә кайчан ташып яктылар. Вак-төяк чокырларны беленмәслек итен калын кар каплады Уразаев үзенең йортын да мәктәп итте: иртә-кичен алмаш-тилмәш укыйлар хәзер, өйнең бер башында Бу хәлләргә Фаягөлнең куанганын күрсәң!. Кулларын чәбәкләп сикергәләде кызчык.
Миңнурый апа. мин беренче класста да. икенче дә дә, өченчедә дә укыйм хәзер! дип куанды
Булат белән Мәрзия дә үз йортларын мәктәп иттеләр.
Мөхәммәт леспромхоз җитәкчеләре белән киңәшеп-сөйләшеп йөри башлады, алар карлар китеп, юллар төшкәч тә мәктәплек бүрәнә әзерләп бирергә вәгъдә иттеләр..
Мәк гәп салырлык, укырлык, тормышны алга алып барырлык көчләр генә исән-аман язга барып җитәрме’’
Бсрзаман Мөхәммәт Уразаевка. К унда н күлендә боз астыннан табан балыгын күпләп тоталар икән, дигән хәбәрне ишеттерделәр Мондый җылы хәбәр колагына эленгәч, һәр эшне печеп эшләргә өйрәнгән Мөхәммәт. атна дигәндә әргил оештырып, үзләре белән калмыкларны да ияртеп, чаналарга елымнарын. сөймәннәрен, нурәтәләрсн төяп юлга
6. «К. У.» № 12 81
чыктылар Ашыгычрак та китәселәр иде. әлеге дә баягы. Зозуляның кирелеге тоткарлады. «Калмыкларны җибәрергә рөхсәт юк!»—дин карышып катты. Өч көн үгетләде явызны Уразаев. «Балыкның симезләрен, ин зурларын сезгә ташып торырбыз».— дигәч кенә, башын кашып рөхсәт бирде.
Шул күл янына юл тоттылар яландылар, балык салып кайтырга чыпта капчыкларын да алдылар.
Алар килеп төшкәндә өч әртил Кундан күлендә балык тотып ята иде Уразаев әртиле дә канатланып эшкә ябышты. Боз кантарлары кисеп җилдән ышыкланырлык эскимос өе — иглу ясадылар. Бик калын бозны кисеп зур гына кое казыдылар. Аннары ярым боҗра ясап вак-вак бәкеләр тиштеләр һәм елымның бер башын Нуриләргә беркетеп коега чумдылар Нуридә дигәне озын, шома колга була инде аның. Ул боз астыннан йөзеп күрше бәкегә килеп җиткән саен, аны махсус агач ыргаклар ярдәмендә алдагы бәкегә шудыра тордылар. Иң соңыннан йөзеп күрше бәкегә килеп җиткән саен, аны махсус агач ыргаклар ярдәмендә алдагы бәкегә шудыра тордылар. Иң соңыннан дәү коеның почмагында нуриләнең башы күренде Аңа тотынып елымга бәйләнгән бауны тартып чыгара тордылар. Шулай итеп, елым байтак арадагы суны өереп сөзеп, сары алтындай елтыраган симез табаннарны капчыгына—мәтичәгә җыя барды, ниһаять. елымның ике як канатыннан өскә күтәреп алдылар...
Сөйләгәндә җиңел сыман тоелган бу гамәлләр, чынлыкта бик күп вакыт, көч сорадылар Бер бәкедән икенчесен эзләп тапканчы өс-баш юешләнеп күл өсте җиленлә шыкранлап катты, куллар күшекте. Елым савылып коедан чыгып бетеп, табаннар боз өстендә тупырдашып ята башлагач, нәзек муенлы яланлылар кыл калынлыгы тавышлары белән «ур-ра!» кычкырдылар. «Әртил» белән бергә Сәрвәр һәм Миңнурый да барганнар иде Алар балыкны күреп күз яшьләрен тыя да алмадылар, кочаклашып җылап та алдылар Әртил күл өстендә кала торды. Мин- нурый белән Сәрвәр бер чана балык төяп кайтып киттеләр. Кайтышлый. Мөхәммәт абыйлары өйрәткәнчә, балыкны иң әүвәл Зозуляга күрсәттеләр. Ул иң эре. иң симез табаннарны чиләк ярым үзенә алып калгач, калган хәзинәне исемлек төзеп авыл арасында бүлделәр. Татарларга да. калмыкларга да өлеш бер тигез иде. Икенче таңда Сәрвәр кайткан атка бер үсмерне утыртып күл ягына озаттылар.
Авыл белән күлнең арасына сукмак салынды. Ходайның рәхмәте белән көннәр җилсез, бурансыз торды. Бер яктан леспромхозда эшләүчеләрдән акмаса да гама, коры утын кайтып тора Бүген бер өйгә, иртәгесен күршесенә җылы чыганагын кайтарып аударалар.
Эшләр көйләнгәч, әртилдә ныклы тәртип урнашкач. Булатны баш изеп калдырып Мөхәммәт Уразаев Яланга кайтты Кайтып, ашап-эчеп тамак ялгагач. Зозуля янына кагылды.
Тәртипме?—дип сорады ул.
- Тәртип, тәртип Атна инде үлүчеләр юк. качмыйлар да. дип мыгырданды махмырдан башы авыртып интеккән комендант. Ул арада авызы ерылган, чамасыз сөенгән Гобәйбә буйдак лейтенантның тар маңгаена юеш сөлге китереп салды.
Мәктәп сыйныфларында эшләр ару гына бара икән, дәрес калдырулар кимегән, татарча белмәсәләр дә. калмык балалары да дәресләргә кереп утыра башлаганнар, аерата зирәкләре телне дә үзләштереп киләләр икән...
ырлач Җиргә тиярлек булып янган йолдызларны туңдырып- калтыратып. Иртеш өстеннән куе салкын ага. Мөхәммәт белән Миңнурый Шәүкәт янына барганнар иде. шуннан кайтып килеш- ли. капка төбендә тукталып калдылар. .
К
— Вакыт исәбен оныта язган идем инде, Мөхәммәт абый,—диде Миңнурый һәм үзенең өлкән дустына сыенды Шәүкәт безнең Ялан авылының күзе дә. колагы да. хәтере дә булып яши икән Ә без көн-төн нужа куып яз якынлашканын да онытып җибәргәнбез. Бүген ул: «Яз килер юлга чыкты, төньяк бозларның шатыр-шотыр уянуын ишетеп ятам мин», дип әйтеп, шаккатырды мине.
— Әйе, яз якынлаша. .
— Бүтән язларга бер дә ошамас инде ул. иеме. Мөхәммәт абый.
- Шулай булыр төсле, Миңнурый
Яз үзгәрмәсә дә, без аны үзгәреп, бөтенләй бүтән кешеләр булып каршылыйбыз түгелме?..
Миңнурый мамык шәлгә төренгән башын Мөхәммәт Уразаевнын күкрәгенә куеп, күзләрен күтәреп абыйсының күзләренә бакты Өлкән иптәшенең кыюсызлыгын күреп, аның нык муенын кочып алды да суырып үпте. Мөхәммәтнең тәне буйлап ут йөгерде, ул Миңнурыйның чакыруын кабул итеп, кызның сизгер, елгыр гәүдәсен кочагына сеңдереп бетерде.
Өйгә керделәр. Зося улын йоклатып, чүпрәк-чапракларын юыштырып, чәй кайнатып аларны кәгеп тора иде. Бүген генә җиргә иңгән тантаналы тынлыкны сүз белән бозарга теләмичә чәй эчтеләр
Бүген кичен ишегалдына чыккан идем, кош сайравын ишеттем, песнәк булды бугай, диде Зося Әллә яз якынлаша инде?
Мөхәммәт белән Миңнурый берьюлы көлеп җибәрделәр
Зосяның сүзе тәмамланмаган икән әле, ул әтисенә елмаеп карап:
- Әти... Син миңа Иртеш елгасының сихри таңнарын күрсәтергә булган идең. Кайчан атар инде ул җиргә сөенеч китерер таңнар? дип сорады.
Хәзерге заманның һәр соравына сак карарга гадәтләнгән, җавапларын җиде кат үлчәп кенә бирә Topian Мөхәммәт Уразаев килененең бу соравына өзеп кенә сүз әйтмәде, әйтә дә алмады. Йокларга яткач та ул бу хакта озак итен, уйларын бик тирәннән казып чыгарып газапланып ятты.
Иртештә таңнар атар анысы, шәфкатьле Аллаһе тәгалә татар ягын бөтенләй ятим игеп өметсезлек дәрьясына агызып җибәрмәс. Тик ул таңнарда хәзер газапланып яткан калмык халкы бәхетле булырмы? Әгәр алар бәхетсез, йортсыз-җирсез байгыш язмышлы икән. Иртеш таңнарының яме җитәрлек булырмы? Ташкәй, Йосыфлар исә Мәүлия. Сәрвәр туташларның куанычына исән-аман кайта алырлармы? «Сәгьдетдинем кайтты, ашка килегез!»—дип. Гыйззәт бану түти өйдән-өнгә өндәп йөрерме?.. Булат-Мәрзияләрнең уллары iуармы, кызларымы? Шәүкәтне бага- бага Мәүлиха артыгын алҗып калмасмы9 Фаягөл Миңнурый апасына кем дип дәшәр?.
Тагып бик күп, бик авыр сораулар Мөхәммәтнең киң маңгаена яңа сырлар сызган төн авыр гына үтеп бара иде. Юк. Мөхәммәт элеккечә ансат уйламый иде инде. Ул таңнарга хуҗа булып үзен алда көтеп торган мәшәкатьләр, нужалар, хәсрәтләр хакында да уйлый хәзер. Шамил үсә төшкәч Зося кая таба борылыр9 Мөхәммәте борчыт ан сораулар арасында бусы да бар иде. Бәлки иң мөһиме шул булгандыр да әле?
1980- 1990 еллар.
Хуҗайлан- Тубыл.