«ИКЕ ЙӨЗ ЕЛДАН СОҢ ИНКЫЙРАЗ» БУЛЫРМЫ?
ЯКИ УРЫОТЛТАР МОНаСӘКӘТЛӘРЕНӘ КАРАТА Бердәмме син, татар?
.уТЯГ кс йөз елдан сон инкыйраз» лаклы <>лнбсбсз Гая1 Исхакый үэенен ЛЛЖД публицистик әсәрен әнә шулай атаган Татар-болгарның (автор шулай ди) фаҗигале язмышын йөрәгеннән кичереп һәм тирәнтен борчылып, мәшһүр әдип, гыйлем иясе әлеге хезмәтен 1902 елда иҗат иткән. 1903 елда бастырып чыгарган. (Кара «К У.» журналы 1990. № I һәм 2.)
Әсәрдә татар халкынын XIX гасыр ахыры. XX гасыр башындагы хәл-әхвәле бәян ителә һәм. әгәр шундый тизлек белән барса, егерме беренче йөзнең ахырында, төгәлрәге 2098 елларда татар милләтенең бетү ихтималы барлыгы фараз кылына. Автор язганча, ул шулай булып чьи а да. 2098 елда үткәрелгән сан алуда нибары 3800 татар кешесе калу мәгълүм була.
Гаяз Исхакый әлеге әсәрендә татарның милләт буларак бетүенең (инкыйраз) төп сәбәпләрен саный. Бүгенге көн күзлегеннән караганда ул сәбәпләрнең кайберләре хәзер үзләренең әһәмиятләрен югалткан. Чөнки мәкалә язылганнан сон 100 елга якын үткән вакыт яңа сәбәпләр килеп чыгуга китергән
Әмма милләтебезнең бетүенә китерүче сәбәпләрнең ин беренчесе һәм иң олысы. Гаяз Исхакый язганча, татарларның үзләре арасында чын дуслык, бердәмлек, гатулык булмауда Әлеге сәбәп әле бүген дә үзенең кире тәэсирен югалтмаган Башка сәбәпләрдән исә автор түбәндәгеләрне саный
Беренчесе дин әһелләренең һәм галим-толәмалөрнең кирәкле югарылыкта булмавы, милләтне үстерү җәһәтеннән аларның җитди игътибар күрсәтмәүләре Икенчесе мөктәп-мадрөсәләрнсн эшенә әһәмият бирмәү, аларда өйрәнелә торган белемнәрнең тормыш очен яраксызлыгы Өченчесе милләтебездәге хезмәткә яраклы шәхесләрнең фәкыйрьлеге. Дүртенчесе башлаган чараларны ахырына җиткермәү, башлаганны ташлап янасына тотыну Бишенчесе урыслардан курку, аларнын һәммә эшенә шикләнеп карау, урыс кавеме ирешкән гыйлемлекләрне файдаланмау
Автор милләтнең зәгыйфьләнүенә китерүче сәбәпләрне алга таба да бәян итә. Мәсәлән, аналарны тәрбияләүнең кирәклеге Чөнки яхшы ананың балалары да яхшы була, ди ул Минбеләмлек авыруы белән һавалануның да зарарын тәнкыйть итә һ. б.
Тора-бара милләт арасында ниндидер бер йогышлы яман чир тарала, ди Исхакый Ул чирдән һәр көнне йөзләгән мөселман кешесе кырыла Ниһаять, татарлардан Җәгъфәр исемле бер тарихчы гына кала Ул тарихи китаплар яза.
үткәннәрне өйрәнә. Татарлар яшәгән барлык төбәкләрне йөреп кайта. Бар жирдә җимереклек, тормышның әсәре дә юк. Хатыны Сөембикә белән малае Үтәмешнең дөнья куюларын Җәгъфәр аеруча авыр кичерә Аннары апгырап, Казан Кремленә күтәрелә, Сөембикә манарасына якыная Әмма «бетте» дияргә дә өлгерә алмый, манара авып соңгы таз арны да. ягъни Җәгъфәрне дә басып үтерә. Автор язганча, татар-болгар халкының фаҗигале язмышы шулай тәмамлана.
Гаяз Исхакый — татар милләтенең яшәү-яшәмәү проблемасын матбугатта күтәргән беренче автор. Шунлыктан үз дәверенең күренекле шәхесләре әлеге хезмәткә югары бәя бирәләр һәм алга таба башка авторлар да мәсьәләне читләтеп узмыйлар.
Бу көннәргә 100 елдан артык вакыт бар әле Татар халкын алга таба нинди язмыш көтә? Гаяз Исхакый үз буыны өчен бу язмышны тасвирлаган. Моңа җавап шулай ук безнең буын кешеләренең дә изге бурычы булып тора Сорау бик күпләрне борчый һәм ул борчырга тиеш тә.
Ләкин татарның милләт булып сакланып калуында, инде әйтелгәнчә, Гаяз Исхакый күтәргән проблемалар урынына яңа. тагын да катлаулырак проблемалар калкып чыкты. Хәзер алдыбызда шул проблемалар турында сөйләшү һәм бәхәсләшү ихтыяҗы туды
Аларның иң беренчесе һәм иң әһәмиятдесе— татар белән урыс арасындагы мөнәсәбәт Бу проблема үзе дә шул басып алу нәтиҗәсендә туган проблема! Әгәр колониягә төшмәсәк, әлеге проблема да булмас иде. Чөнки моңа кадәр булган кебек, татарның яшәү-яшәмәвендә безнең чорда да. киләчәктә дә урысларның шаукымы төп рольне алып тора.
Бу җәһәттән шуны әйтү урынлы булыр: һәр халык, барлыкка килгән чорыннан алып, үзенең иминлеге турында туктаусыз Кайгырта, яшәве өчен көрәш алып бара. Иминлек дигәннән, теге яки бу халыкның иминлеге яшәү халәте аның күршеләренең ниндилегенә бик нык бәйле. Безнең әби-бабаларыбызның көнбатыштагы күршеләре—славяннар диикме яки урыслармы күп санлы гына түгел, бәлки гаять мәкерле юлбасар булулары белән дә башкалардан аерылып торганнар Алдау-йолдау, буш вәгъдәләр бирү аларның канына сеңгән.
Тарихка күз салсаң, иң күңелсезе шунда безнең ерактагы, борынгы диик, ата-бабаларыбызның, төгәлрәге, власть башында торучы түрәләрнең үз араларында дуслык, татулык, бердәмлек кебек уңай сыйфатларның һич тә җитәрлек булмавын кабатлап әйтергә туры килә. Түрәләрнең һәркайсысы дошманнарының аңа гына ярдәм итәчәгенә өметләнгән. Шуның белән алар үз араларына урыс кенәзләренең үтеп керүенә, эчке эшләренә тыкшынуларына җирлек тудырганнар.
Менә бер мисал Ибраһим хан вафат булгач, аның икс хатыныннан ике улы калган—Гали Илһам белән Мөхәммәд Әмин Боларнын кайсысын хан ясау турында татар түрәләре арасында низаг чыккан Шушы уңайдан файдаланып, Мәскәү кенәзе 1487 елның 9 июнендә Казан шәһәрен басып ала һәм Мөхәммәд Әминне хан итеп утырта Әнә шул вакыттан дияргә була, урыс кенәзләре Казан ханльпының эчке эшләренә оятсызларча тыкшынуны гадәткә керткәннәр
Моңа охшаш башбаштаклык уннарча тапкыр. Казан ханлыгының соңгы көннәренә кадәр альт барылган Мәсәлән. Сөембикәдән соң бушап калган тәхеткә Әстерханнан Ядкәр исемле 19 яшьлек үсмерне чакырганнар Ләкин Казан өчен барган сугышта ул яралана һәм дошман кулына әсир төшә Аны Мәскәүтә алып китәләр һәм көчләп чукындыралар Аңа Семен дип яна исем кушалар. Бушап калган тәхеткә Касыйм шәһәреннән дүртенче тапкыр хыянәтче Шаһгалнне китереп утырталар.
Күршеләрнең мондый тыкшынуларына. «Болгар вә Казан төрекләре» исемле китабында мәшһүр галимебез Ризаэтдин бине Фәхретдин түбәндәгечә бәя биргән: «Бу дөньяда рус кавеме кадәр вәхши вә әхлаксыз, залим вә бәнү бәшәргә (адәм балаларына Ф И.) шәфкатьсез бер кавем булмаса кирәк Боларны тәгъриф итәргә (аңлатырга) телләрнең вә келәмнәрнең көчләре җитәрлек түгел» (237 бит). Ышанам, галимне урыс кавеменә шулкадәр каты бәя бирергә гасыр-ларга сузылган ачы тәҗрибә мәҗбүр иткәндер, күрәсең!
Шуны әйтик, йөз елдан артыграк (1438 -1552) яшәү дәверендә Казан дәүләтенең башында беркайчан да. бер тапкыр да хан булып җирле татар кешесе тормаган. Ханнарны читтән — йә Кырымнан, йә Әстерханнан, йә Нугайлардан яки Касыйм ханлыгыннан китереп куя торган булганнар
Моның сәбәбе түбәндәгечә булса кирәк беренчедән, әгәр җирле татарны хан итеп куйсаң, аның көтмәгәндә, җәбер-золымга җавап игеп, урысларга каршы борылуы ихтимал. Икенчедән, күренгәнчә, җирле түрәләрнең үзара дуслыгы булмаган. Хәтта алар өч-дүрт төркемгә бүленеп, хан сайлауда үзара низаглашып, 144
сугышып яшәгәннәр Өченчедән, олы бәкләр, морзалар арасында көнчелек хөкем сөргән «Нигә ул хан булырга тиеш9 Мин фәләннән кайсы ягым белән ким . янәсе Шушы җирлек гә урыс кенәзләренең күзенә карап торырга, аларнын яклавына өмет итәргә мәҗбүр булганнар Мондый бәндәләр турында Һади Атласинын «Сөенби- кә» исемле китабында түбәндәге сүзләр бик урынлы Явыз Иван Төрле бүләкләр бирмәкче булып, тегеләрне кызыктыра иде Казан качкыннары Нугай йортында гына булмаенча. андыйлар Мәскәүдә бигрәк тә күп иде. Буйларда Иванны Казан өстенә йөрергә димлиләр, котырталар иде Айларның һәрберсе «корсак колы- булып, һичберсендә йорт кайгысы (дәүләт кайгысы Ф И ) булмаганлыктан. тамак өчен йорт сатуны бер нәрсәгә дә санамыйлар иде» (18 бит)
(Гафу итегез, шушы унай белән түбәндәге очрак исемә төште: мин бер авылны бсләм Бу авылда гомер-гомергә колхоз яки авыл советы рәисен читтән китереп куйдылар. Үз кешесен куйган очракта исә ана озак эшләргә ирек бирмәделәр. Гаебен табып, эшеннән кудылар. Шул авылнын бик акыллы, бик тыйнак бер кешесеннән моның сәбәбен сорадым
— Үз ксшеннс куярга ярамый, дип җавап бирде ул Авылда анын атасын да. бабасын да. аларнын яхшы ягын да. начар ягын да беләләр Кай ягы белән ул миннән артык, ни өчен ул миңа баш булырга тиеш әле .)
Менә хикмәт нәрсәдә икән! Монын нигезендә әлеге дә баягы көнчелек ята икән. Көнчелек, һәрхәлдә, бердәмлеккә китермәгән
Сөембикәм-гүзәлем
рысларның шаукымыннан иң нык җәфа чигүче татар кешесе Сөембикә булган дисәк, һич тә ялгыш булмас Моны без алга таба күрербез Хәзер сүзне шуннан башлыйк.
Казан мәмләкәтендә ханлык итү нәселдән-нәсслтә күчмәгән Бу хәл татар түрәләренә һәм урыс кенәзләренә сатылучы теләсә кемне хан яса pi а иксез-чиксез мөмкинлекләр биргән. Сөембикә моның i адслссзлегсн анлап эш иткән Ул ире Сафа Гәрәй урынына тәхетнен варисы итеп улы Үтәмеш Гәрәйне билгеләтүгә ирешкән'
Сафа Гәрәй үзен сәләтле хәрби, каты куллы җитәкче итеп таныткан Казан капкасы төбенә килеп җиткән дошман гаскәрләрен өч-дүрт тапкыр куып җибәрү гә ирешкән Урысларга каршы берничә тапкыр яу бар|ан Шунлыктан Үтәмеш Гәрәйнең әтисе урынына хан булып калуына татар морзаларының күпчелеге каршы килмәгән Әнә шулай Казан мәмләкәтендә ханлык итү нәселдән-нәселгә күчәргә тиеш булган.
Тол калгач, улы Үтәмеш Гәрәй исеменнән хан вазифасын үтәгән Сөембикә иренең сәясәтен дәвам иттергән Моңа явыз Иванның ачуы бик нык кабарган Ул Казанны басып алырга, мөселманнарның динен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен юк итәргә, илнең байлыгын галарга, ханбикә белән аның улы Үтәмеш Гәрәйне Мәскәүгә әсир итеп алырга тәреләр үбеп ант иткән
Халык мәнфәгатен сатучы олы бәкләр, морзалар, урыслар! а каршы ropupi a көчебез җитмәс, дип тетрәп калганнар Сөембикәне улы белән икесен Явыз Иван кулына тапшырыр! а карар кылганнар Зур корбаннар бәрабәренә күршеләребез белән дуслашырбыз, дип өметләнгән алар Урыс кенәзе Иван исә. Казан ханлыгын башсыз-житәкчессз калдыргач, аны басып алу ансатрак буласын күз алдында тотып эш иткән
Урысларның илчесе Петр Серебряный дигән кеше Сөембикәгә Дүртенче Иванның таләбен җиткереп
Әгәр Мәскәүгә бирелсәң, гаскәрләребез Казан җиреннән китәчәк, сугыш куркынычы бетәчәк, дигән һәм ышандыру өчен патша исеменнән тәре тотып ант иткән
Шомлы хәбәр яшен тизлеге белән таралган Милләте хакына үзен һәм улын корбан итәргә мәҗбүр булган Ханбикәне яклап, гади халык күтәрелгән Кешеләр кулларына пычак, балга, сәнәк, чалгы, күсәк, таш-кирпеч тотып урамнарга ташлаш ан Кибетләр, китапханәләр ябылган, мәктәп-мәдрәсәләр. мәчетләр 6\ шап калган Халыкны куып таратырга чыгарылган атлылар өстенә таш кирпеч яуган түрәләр, мирзалар, бөкләргә пычрак атканнар
Кабахәт җаннар! Ханыбызны саттыгыз' дигән тавышлар шәһәр урамнарында яш ырап торган
Сөембикәнең урыс патшасына бирелмәскә мөмкинлеге булган билгеле Вә ләкин ул Казанга кул тидермәү, мөэмин-мөселманнарның канын койдырмау
10 ..К У-№ 12
У
145
шарты белән үзен-үзе корбан итәргә ризалашкан. Сөембикә, икебез хакына халкым кан коюдан котыла икән, алла савабын бирсен, дип үзен дә, халкын да тынычландырган.
1551 елның 11 августында ханбикә белән тәхет варисы Үтәмеш Гәрәйне Идел буенча Түбән Новгород аша Мәскәүгә алып киткәннәр.
Мәскәүдә татар ханы Үтәмеш Гәрәйне көчләп, куркытып чукындырганнар. 6 7 яшьлек сабыйның мулла кушкан исемен дә алыштырганнар. Александр булырсың, дигәннәр Әгәр Үтәмеш Гәрәй булып калса, кем белгән, алай-болай җае чыкса, аның Казан тәхетен дәгъвалавы да ихтимал, дигәннәрдер инде. Әмма Үтәмеш Гәрәй дә озак яши алмаган. 19 яшькә житәр-житмәс һәлак булган Аның каберен Мәскәү Кремленең «Архангель» чиркәвендә әле хәзер дә күрергә мөмкин.
Сөембикә көчләү-куркытуларга бирешмәгән Чукынудан баш тарткан. Ислам диненә (угрылыклы, мөэмин-мөселман булып калган Ләкин, үкенечкә каршы. аның Мәскәүдәге язмышы төгәл билгеле түгел. Берәүләр аны. Шаһ Галигә көчләп кияү! ә биртәннәр. ләкин иләмсез ямьсез кыяфәтле һәм хыянәтче Шаһ Гали белән килешеп яши алмаган, ачудан Шаһ Гали аның борынын кискән, кайгы-хәсрәттән Касыйм шәһәрендә вакытсыз һәлак булган, дип сөйлиләр Икенчеләре бу имеш-мимешне шик астына алалар, үзләренчә фараз кылалар Ни генә булса да аның кайгы-хәсрәтләргә, авыр кичерешләргә түзә алмыйча вакытыннан элек дәнья куюы шик-шөбһә тудырмый.
Халыкта «Татар башын татар ашар» дигән тәгъбир бар Аның шушы вакыйгалар уңае белән әйтелгән булуы бик тә ихтимал
Явыз Иванның мәкерле сәясәте нәтиҗәсендә Казан ханлыгы җитәкчесез калган Дүрт тапкыр тәхеттән сөрелгән Шаһ Гали, сатлыкжан Булат дигән шәхес һәм башка морзалар, бәкләр, үзләре хан булуга өметләнеп, кара теләкләренә ирешергә тырышканнар Әмма алар хан да була алмаганнар, үз дәрәҗәләреннән дә мәхрүм калганнар. Явыз Иван берсен дә кызганмаган Үз башларына үзләре житкән. Бу игелексез бәндәләр, ит яхшылык, көт явызлык, дигән акыллы сүзләрнең мәгънәсенә бик соңга калып төшенгәннәр шул.
Кем соң ул Сөембикә? Аның чын исеме дә ачыкланмаган. Тарихчы Һади Атласи үзенең китабын «Сөембикә» дип түгел, бәлки «Сөенбикә» дип исемләгән Ул Сөембикәнең берничә исемен саный: «Сөмбик». «Самбик». «Сөен-бик». «Сө- мөек». «Сөенбөк». Халык телендә аны Сөембикә дип йөртү гадәткә керде.
Казан өчен кырылыш.
1552 һәм аннан соңгы еллар
рыс патшаларының иң явызы Дүртенче Иван (1531—1584 еллар) мәкерле генә түгел, залимның да залиме булган. Моны аның һәр эше. һәр хәрәкәте, һәр адымы раслаган. Шуның өчен урыслар үзләре үк ана Грозный (залим, явыз, рәхимсез, кансыз) дигән кушамат такканнар. «Бөек» димәгәннәр. Урыс кенәзләреннән беренче булып ул үзенә патша дәрәжәсе биргән. Казан ханлыгын буйсындыргач. Болгар һәм Казан патшасы дигән исемнәр дә таккан.
Иван Грозный. Үтәмеш Гәрәй белән әнисе Сөембикәне әсир иткәч. Казан тирәсеннән үзенең гаскәрләрен чакырып алгандыр. Ханбикәгә биргән вәгъдәсен үтәгәндер, дип уйларга мөмкин.
Юк шул. үтәмәгән! Үтәмәгән генә түгел, татар халкына карата яңадан- яңа залимлекләр эшләвен дәвам иттергән. Вәгъдә биреп, ант эчүгә елдан артык үтәр-үтмәс. Казан янына яңадан-яңа гаскәрләрен җибәргән Зоя крепосте аша килгән солдатлар (гаҗәп хәл. Иван Грозный Казан ханлыгының уртасына килеп крепость төзегән. Казан ханлыгын юк итүдә Зөянен (Свияжскиның) кире роле 1аять зур булган. Казан каласын төрле яктан камап алганнар, хәтта Арча якларына кадәр барып җиткәннәр Шәһәргә беркемне дә кертмәгәннәр, шәһәрдән беркемне дә чьи армаганнар. Кремль өчен сугыш башланганчы ук үтерү, талау, яндыру аркасында шәһәр урамнарыңда кан дәрья булып аккан, солдатлар мәетләр өстеннән йөргәннәр Кремльгә 150 дән артык туптан атып торганнар.
Махсус альт килгән немец һәм итальян инженерлары, сукыр тычкан кебек. Кремль стенасы астына үтеп кереп чокырлар казыганнар һәм шул чокырларга тутырыл! ан дарыларга ут төрткәннәр. Моңа Размоссель дигән немец җитәкчелек игкән дигән хәбәрләр бар.
У
30 мен чамасы татар сугышчысы саклаган Кремль шартлаганда барлыкка килгән ярыклардан 150 меңнән артыграк урыс солдаты бәреп кергән Игътибар итегез: 5 урыска I татар! Кремль эчендәге кырылышта фронт кебек нәрсәнен булуы мөмкин түгел. Дошман яклар бер-бсрсен киемнәрен яки коралларын шәйләп кенә сугышканнар. Болай да кечкенә мәйданлы Кремль эче чын мәгънәсендә мәхшәргә әйләнгән.
Безнекеләр иксез-чиксез батырлык күрсәткән. 1552 елгы кырылышта урыс солдатларының «тиңдәшсез батырлыгы» турында ничәмә-ничә еллар буена башыбызны катырып килделәр. Басып алучыларга Казан капкасы төбендә һәйкәл салдылар. Татар сугышчыларының батырлыгы турында сүз әйтүчеләрнең күзләрен ачырмадылар Хәер, мөмкинлек тугач та кадерле Ватаныбызны саклап шәһит китүчеләргә һәйкәл торгызу турында ничә еллар буена сүз куертудан ары китә алмыйбыз Моннан да зур гаделсезлекнең булуы мөмкин түгел. Әлеге гаделсезлеккә гасырлар буена түземлеккә күнектерелгән без татарлар гына түзәбездер
Сугыш сугыш инде ул! Бу кырылышта Дүртенче Иван башкисәрләре дә аз дөмекмәгәндер 30 меңнән ике мен чамасы исән калган татар сугышчылары. Кремльдән бәреп чыгып. Иван Грозныйны эзләргә ташланган. Әмма, моны сизенгәндәй. Явыз Иван Зоя шәһәренә качып өлгергән
Сугыш мәйданында шәһит булмый калган каһарманнар Казан артындагы кара урманнарга кереп югалганнар. Алар анда, партизан отрядларына берләшеп. 6-7 ел буена басып алучыларга каршы сугышканнар Бигрәк тә авыл халкы Иван Грозный гаскәрләренә тынгылык бирмәгән
Иң көчле сугышлар татар ханлыгын бөтенләй буйсындырып бетергәнче 1552—1557 елларда дәвам иткән Сонга таба да азатлык өчен сугышлар туктап тормаган
Куркыныч беткәч, Иван Грозный явыз ният белән, кылырга теләгән барлык теләкләрен җиренә җиткерүне максат итеп куеп, яңадан Казанга килгән һәм инде хәрби булмаганнарны хатын-кызларны, бала-чагаларны, карт-корыларны, арба үрәчәсеннән биегрәк булган барлык ир затын кырып бетерергә боерган. Алдагы басып алу яуларында каршылык күрсәтү ихтималы булган көчләр юк ителгән. Арба үрәчәсеннән тәбәнәк балалар кайчан үсеп өлгерер әле. янәсе. Үсеп өлгерсәләр, аларггы да ага-бабаларынын ачы язмышы көткән, билгеле! Боерык тайпылышсыз җиренә җиткерелгән Җиңүчеләр хатын-кызларны кабахәтләрчә мыскыл иткәннәр, көчләгәннәр. Мәскәү җиренә алып китеп кол ясаганнар. Ислам диненнән яздырырга кушып, христианнарга хатынлыкка биргәннәр һәр христианда татар каны ага. дип әйтелгән сүзләрнең нигезендә шушы вакыйгаларның ятуы шиксез. Хәер, моннан соң андый вакыйгалар гадәткә әйләнгән
Нинди оятсызлык, нинди кабахәтлек, нинди хайванлык, нинди кансызлык бит бу!
Без. гитлерчыларның ерткычлыгын үз күзебез белән күргән хәзерге заман кешеләре, ул ерткычлыклар исебезгә төшсә дерелдәп китәбез Гитлер үзенең явызлыкларын Иван Грозныйдан өйрәнгән, күрәсең Әмма йөз мең герле җәзалау чаралары кулланган фашистларның кешене сусыз кайнар мунчага ябып яки кабыргаларыннан асып куеп үтерүләрен, никтер, хәтерләмим Явыз Иваннын түрәләре мондый җәзаларны безнең әби-бабаларыбызга карата шактый сш куллана торган булганнар!
Ton максат -татарларны юк итү булган
ерничә гасыр дәвамында Көнчыгыш Европада күршеләр булып көчле ике дәүләт яшәгән Аның берсе гатар-болг ар дәүләте, икенчесе урыс дәүләте.
Күрше чор арасында төрле хәлләр булып торган ( урышканнар да. дуслашканнар да Бик кызык хәл берсенең шәһәренә икенчесенең (яки киресенчә) яу белән баруы, күршесен галап, халкын үтереп, коллар алыгг кайтуы у т дәверләрдә шактый сш каба г ланып г орг ан Икенчесе дә җавапсыз калмаг ан Шулай г асырлар узган. Тора-бара татарларнын таркаулыгы үзен сиздергән. Урыс кенәзларе өстенлек ала башлаган.
Сонга габа Явыз Иван дип танылган кенәз. яшь булуына карамастан, моңардзн бик өс га файдаланган Ул Казан ханлыгын басып алуны, әбн-бабала- рыбызны туктаусыз чукындыруны һәм үтерүне, мәдәниятебезне юкка чыгаруны, байлыкларны талауны, шул юл белән татарны милләт буларак бетерүне урыс дәүләтенең гөп бурычы игеп куйган.
Б
Явыз Иваннан сонгы патшалар да аның сәясәтен алып барганнар, иктяорь- дән соң да шушы ук сәясәт дәвам итте, татарны бетерүнең тагын да мәкерлерәк методлары вә ысуллары кулланылды Озак еллар буена алып барылган сәясәт аркасында, чыннан да, тагар халкы кимегәннән кими барган Кайчандыр икесе бер чамада булган ике халыкнын бүгенге нисбәте кем файдасына булуы берәүдә дә шик-шөбһә тудырмый.
Явыз Иван боерыгына буйсынып, колонизаторлар башта тереклек ияләрен бөтенләй диярлек кырып бетергәннәр, аннары гасырлар буена тупланган байлыкны тартып алырга керешкәннәр Казан урынында кара кисәү һәм көл өемнәре генә калган. Мөселманнарның бөтен гыйльми һәм дини китапларын, шул җөмләдән Коръән белән һәфтиякне дә шәһәр һәм авыллардан олау белән жыеп Мәскәүгә озатканнар һәм ут төртеп яндырг аннар.
Идарәче хөкемдарлар мөселманча язылган уч төбе хәтле кәгазьләрне дә юкка чыгарганнар. Әле басып алу суг ышлары барганда ук ханлыкның гажәп бай китапханәсен юк иткәннәр. Халык исә китапларны мәчет, мәктәп, мәдрәсәләрнең чормаларында яшереп сакларга мәжбүр булган. Бу әле китапларны кулдан күчереп яза торган чор типографияләр булмаган. Әнә шул аз санлы, таралырга өлгерми калган китаплар мәчет һәм мәдрәсәләр белән бергә харап ителгәннәр Колонизаторлар өчен мәчет-мәдрәсәләрне яндыру гадәти күренеш исәпләнгән, алар урынына чиркәүләр салганнар.
Берәү дә котылып калмаган ул заманнарда. Авылларда йөреп крестьян хуҗалыгын талаганнар, йорт-жирләренә, каралты-кураларына ут төрткәннәр, хайваннарын куып алып киткәннәр Авылны көтмәгәндә колонизаторлар 100 — 150 кешелек хәрби команда белән әйләндереп ала торган булганнар Авылдан бер кешене дә чыгармаганнар Мондый шартларда бик сирәк кешеләр генә котылып кала алган.
Вәхшилек шуңа барып җиткән ки, хәтта каберлекләрдәге язулы ташларга да кул салганнар. Шәһри Болгарда булучылар бу кыргыйлыкны әле хәзер дә үз күзләре белән күреп ышана алалар Болгар шәһәренең үзәгенә салынган Успенский чиркәве нигезендә язулы кабер ташларына карап ничек борчылмыйсың да, эби-бабаларыбызның ачы язмышын һәм кимсетелүен күреп, ничек йөрәгең әрнемәсен?!
Явыз Иван гомер-бакый мөстәкыйль яшәгән татар-болгар дәүләтен Рәсәй составына кушып, аның ханын да, хөкүмәтен дә, байрагы белән гербын да, ниһаять, гимнын да юк иткән. Соныннан бу җирләр Казан губернасына әйләндерелгән.
Хәзер дә безгә шундый ук куркыныч яный Россиянең хәзерге хәрәкәттәге конституциясендә урыстан башка милләтләргә ихтирам бөтенләй юк Бу инде Рәсәйдәге вак милләтләрне санламау дигән сүз. РСФСР дигән тарихи төшенчәне дә хәзер мыскыллап кына әйтәләр.
Казан ханлыгының иң жайлы. иң уңдырышлы җирләренә, зур елгалар, олы юллар буйларына, матур урманнар кырыена күчеп утырган урыс крестьяннары (гомумән, урыслар басып алган җирләренә күчеп утырырга яратканнар) налог түләүдән азат ителгәннәр. Алар түлисе налогны тагар игенчеләре түләгән Мондый гаделсезлек татар авылының ярлылануына китергән. Менә ни өчен безнең халыкның башы бөлгенлектән чыкмаган.
Шуны әйтү дә урынлы булыр: чыннан да, әле 1926—1930 елларда, колхозлар оешканга кадәр, авылның хәле бик мөшкел иде. Авыл төрле катлаулардан, ягъни ярлы, урта хәлле, таза тормышлы кулаклардан тора, болардан башка тагын батраклар һәм көнлекчеләр дә була торган иде. Батраклар —атсыз, сыерсыз, йортсыз, кулакларга ялланып, аларда ук торып эшләүчеләр Көнлекчеләр исә байларда кыска вакытка ялланып, нигездә кышын бурычка алган икмәкне эшләп түләүчеләр иде. Әгәр колхозлар таралып һәр кеше үз көнен үзе күрә башласа, авыл халкын, тора-бара. һичшиксез, шул ук язмыш көтә Ярлылану бик ансат иде: берәүнең йә аты үлә. йә сыеры югала, йә йорты яна Яңаларын алыр>а хәле булмый, урта хәлле кеше менә шулай ярлы була да куя. .
Кара пәрдә ачылганда
езнең үзкәнебез гомер-гомергә калын кара пәрдә артында тотылды. Аны кайберәүләр «ишерелгән тарих» диләр Бу кара пәрдәне аз гына ачарга да рөхсәт ителмәде Аның урынына безгә «Татар-монгол иго- сы»н өйрәттеләр. Үткәннәребезгә әнә шулай күзебезне каплап тоттылар.
Б
Бар икән бит безнең үзебезнең тарихыбыз да! Демократия жилләре исә башлагач. кара пәрдә дә урыныннан кузгалды, ачыла башлады Сәлам Алишев. Равил Фәхрстдинов. Вахит Имамов. Равил Әмирханов. Дамир Исхаков кебек галимнәребез татар халкының басып алучыларга каршы көрәш тарихын бәян итеп күзебезне ача башладылар.
Бу көрәш Казаннан алып көньяк-көнчыгышка таба Әлмәт. Бөгелмә аша Уфа. Оренбур. Җаск елгасы аралыгында. Урал таулары битләрендә һич тә тынып тормаган икән. 15 20 ел узуга ул әле тегендә, әле монда кабынып торган һәм шактый көч белән дөрләп киткән. Явыз Иван иярченнәрен койдереп-көйдереп алган.
Хәзерге Зәй. Әлмәт. Каратай, Чыршылы. Чирмешен. Ютазы. Баулы. Азнакай. Сарман. Минзәлә. Мөслим. Актаныш тирәләрендә яшәгән якташларыбыз патша хөкүмәтенең җәза отрядларына каршы көрәштә зур корбаннар биргән Р Әмирхан белән В Имамов, бу сугышларны гомумиләштереп. «Татарларның Ватан схтышы» дип атыйлар.
Әлете көрәшләргә җитәкчелек итүчеләрнең кайберләре билгеле дә Менә алар; Мамыш Бирде. Җансәед. Җан-Гали. Кара-сакал. Батырша. Теләкәй-Сә- гыйдь. Алдар-Күчсм. Акай-Килмәк. Канкай углы Бәхтияр һ б. Әйтергә кирәк, бу фамилияләрнең күбесе псевдоним булуы бик ихтимал. Чөнки заман шуны таләп иткән.
Без инде даңпы тарихыбызга керә барабыз Торган саен яшерслгән тарихыбызны күбрәк белә барабыз.
Алда тагар халкының героик үткәнен дөрес һәм гомумиләштереп яктырту бурычы юра Бу изге һәм игелекле эшне милләтебезнең ин талантлы га лимнәре үз кулларына алырга, бәлки, инициатива төркемнәре төзеп, дөреслекне, бары тйк дөреслекне генә бәян итеп халкыбызны шатландырырга бурычтылар Чыннан да. Бөек Болгар дәүләте җимерелгәннән алып (1236 ел) безнең көннәргә кадәр арада булган вакыйгалар турында гомумиләштсрелгән хезмәтнең дөнья күрүе зур җиңү булачак.
Фаҗигаләр белән тулы 450 ел вакыт узган Бу дүрт ярым гасыр дигән сүз' Аннан элек гасырлар буе күршеләр булып яшәгән икс халык Иван Грозный юлбашчылыгында бер-берсенә дошман булып әверелгән Бер якта басып алучылар колонизаторлар, икенче якта аларнын коллары татарлар' Бер як га дип әйтү дөрес булмас чөнки басып алу белән бергә үк Казан ханлыгы җирләренә урыслар, җирле халыкны кысрыклап, күчеп утыра башлыйлар. Хәзер аларнын саны, әйткәнебезчә, җирле халыклар гагарлар белән бер чамада дияр тек'
Ә бит болгар-та тарларның күршеләренә ачлык килгәндә икмәк белән ярдәм кулы сузуы да. күрше хакы тәңре хакы. дип. кунакчыллык күрсәтүләре дә тарихта мәгълүм нәрсә Боларның барысы да беткән, элеккеге дуслар дошманга әверелгән' Соңыннан татарларны нинди генә кыерсытулар, мыскыл итүләр булмаган!
Татарлар бер генә хокуктан хөкемдарлар белән бертигез файдаланганнар. Ул - солдат хезмәте! Урыс түрәләре алып барган барлык сугышларда, шул җөмләдән Левон сугышында һәм Наполсонга каршы сугышта да татарлар сынатмаганнар
Телиме-теләмиме. һәр татар гаиләсе Рәсәй империясен саклау һәм яна сугышлар алып бару өчен солдат бирер) ә мәҗбүр ителгән Теге яки бу сәбәп белән солдат бирә алмаган гаилә өчен күрше егетен солдатка җибәргәннәр Мондый гаделсезлек әле хәтта XIX гасыр урталарында да сакланган Ә ана кадәр ниндиләрс генә булмагандыр Шиһап Мәрҗани әлеге искиткеч гаделсезлекне үз күзләре белән күргән «Шуның аркасында, ди галим «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» дигән хезмәтендә. Чираттагы кешене кулга алып, качмасын дин богаулап куегг. ун-унбиш кон. хәтта артыграк га каравыл астында тоталар иде Хәтта безнең заманда да мондый законсызлыклар ЭШЛӘНӘ. чираты җиткән кешене, качмасын дип. һичнинди гаебе булмаган икенче берәүнең аягына богаулап куялар һәрвакыт пи генә ниләргә туры килсә дә. хәтта йоклаганда да һәм бәдрәфкә чыкканда да икесе бергә булалар. Бу үз күзебез белән күргән хәлләрдән».
Тарихыбызны кем урлаган?
ушы яргы мен ел вакыг аралыгында безнең бер генә күренекле шәхесебез дә булмады микәнни? Бер генә әдибебез дә. бер генә күренекле җырчыбы з да. бер генә фән нплеклссс дә. бер г снә динчебез дө. бер генә тарихчыбыз да булмады микәнни'1!
Ш
Гажәп хәл Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы дәверләрендә Кол Гали, Мөхәммәдьяр һ б., соңыннан Утыз Имәнм, Шиһаб Мәржани, Каюм Насыйри. Ризаэтдин бине Фәхретдин, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый. Галимжан Ибраһи- мов. Мирсәет Солтангалиев, Нәкый Исәнбәт кебек тиңдәшсез талантларны биргән бөек татар халкы, «олы туганыбыз» кул астына төшкәч, талантсыз бер мәхлукка әйләнгән диярсең! Моңа кем ышаныр икән?
Халкыбызның тарихы да булган, аның эшлеклеләре дә булган, әлбәттә. Моның кайберләрең күреп тә үттек инде. Ләкин шунысы хак — талантларга ачылырга ирек бирмәгәннәр. Талантлары ачылганнарын йә юк иткәннәр, йә аларның иҗат җимешен бетереп ташлаганнар Чөнки үзенең тарихын белгән халыкның баш иеп тормаячагын колонизаторлар яхшы аңлап эш иткәннәр. Чын тарихыбызны язарга кулына каләм алган тарихчыларны М Г. Худяков язмышы кебек ачы язмыш көткән*.
Фикеремне раслар өчен күренекле галимебез Риза Фәхретдиннең түбәндәге сүзләрен китереп үтәсем килә. «Тарихыбыз булмауның, ата-бабаларыбызның, кавем һәм кабиләбезнең хәлләрен һәм гомер сөрүләрен яхшы белмәүнең сәбәбе. ди галим,- үткәндәге галимнәрнең тик торулары, халкыбызның тарих гыйлеменә бәя бирмәүләре түгел, бәлки бу эшкә мөмкинлек булмау һәм заман тарафыннан ярдәм ителмәүдер». Моннан да төгәл әйтелү мисалын тагын каян аласың!
Әдипләребезнен беркайчан да ижат итүдән туктап тормауларын күрсәтү өчен кулыбызга «Борыш ы татар әдәбияты» исемле җыентыкны алыйк Авторлар коллективы аны «Борынгы әдәбияттан дәреслек-хрестоматия» дип тәкъдим итә. Ул «VIII—XIII йөзләр», «XIII—XVI йөзләр». «XVI— XVIII йөзләр» әдәбиятлары тарихын эченә ала. Болар инде иң борынгы чор. Болгар чоры, Казан ханлыгы чоры әдәбиятлары дигән сүз. Хрестоматиядә берәр төрле романнан, повестьтан, хикәяләрдән бөтенләй өзекләр юк Анда нибары өч-дүрт авторның (Мөхәммәдьяр, Мәүлә Колый, Утыз Имәни) и жаты тасвирлана, шигырьләре китерелә Китапта иң күпчелек әсәрләр әкиятләр, шигырьләр, легендалар, риваятьләр, бәетләр, мөнәҗәтләр, мәсәлләр, табышмаклар, җырлар. Болар үзләренең характерлары белән нәселдән-нәселгә, телдән-телгә күчеп безнен дәвергә килеп җиткән әсәрләр Билгеле ки. зур күләмле чәчмә әсәрләрнең телдән-телгә күчеп килүе мөмкин түгел. Андый зур әсәрләрдән кайберләренең безгә исемнәре генә килеп җитүе әнә шул хакта сөйли. Татар халкының язмышын чагылдырган зур әсәрләр, күрәсең, онытылганнар. Димәк, Утыз Имәни белән Шиһап Мәржанигә кадәр булган чор безнең өчен кара пәрдә артында калган Төгәлрәк әйткәндә, хөкемдарлар татар халкының иҗат байлыгын урлаган булып чыга түгелме соң бу?!
Шушы ике галимебез, кара пәрдәне ача төшеп, үткәндәге ижат байлыгыбыз- нын шактый өлешен яктыртканнар. Алардан соңгы чор азмы-күпме үзенең эзен язма әдәбиятта калдырган. Соңга таба аларның хезмәтен Ризаэтдин бине Фәхретдин һәм башка галимнәр дәвам иттергән
Тикшеренүләр күрсәткәнчә. Утыз Имәни үзенең әсәрләрендә урта гасырдан яна гасырга күчү чорын чагылдырса. Шиһаб Мәржани исә татарның рухи тормышында революция ясаучы шәхес буларак күз алдына килеп баса.
Шиһаб Мәржани XIX гасырның икенче яртысында ижат итә «Мөстәфадел- әхбар фи әхвәли Казан вә Болгар» исемле ике томлы тарихи хезмәтендә Болгар халкының әдәби һәм дини әсәрләренә, шулай ук галим-голямаларына махсус бүлек багышлаган. Боларда ул борынгы татар жирендә зур роль уйнаган махсус шәхесләр турында бай һәм кыйммәтле материал туплаган Ләкин, әйтергә кирәк, материаллар булмаганлыктан, ул да иң-ин борынгы чорларга кереп җитә алмаган.
Шиһаб Мәржани турында сүз барганда бик әһәмиятле бер мәсьәләгә тукталып үтү урынлы булыр Безнең бабаларыбыз, бабаларыбызнын бабалары үзләренең нәсел-нәсәпләрен хөрмәт иткәннәр. Алар жиде бабаларын да белгәннәр.
Ш Мәржани аерым шәҗәрәләрне санаганда жиде баба белән генә дә чикләнеп калмый, аннан артыгракларны да китерә, жиде буынга кадәр әти- бабаларыбызның исемен белү элеккеге буыннарда гадәти күренеш булган Безгә дә олы буыннардан үрнәк алу бик кирәк. Ул өлкәннәрне хөрмәтләү бит! Бу мәсьәлә белән мәктәп-мәдрәсәләрдә шөгыльләнү кирәклеге турында уйланырга вакыт
1 Михаил Григорьевич Хуляков 1894 елда Малмыж шәһәрендә туган. Пслагогия институтында хезмәт юлын башлаган Фәннәр докторы, профессор «Очерки по истории Казанского ханства» исемле китап язган. 1936 елда атып үтерелгән.
111. Маржами «Мөстәфадсл-әхбармда, инде әйтелгәнчә, мәшһүр шәхесләребез турында бай һәм кыйммәтле мәгълүматлар китерә һәм аларнын эшчәнлегея калку игеп күрсәтә Биредә ул үзләре ижат иткән яки Көнчыгыш мөселман дөньясыннан гәржемә ясалган 170 китапнын исемен телгә ала.
Кая киткән менә шушы шәхесләр, аларнын эшчәнлеге, кайда ул кешеләр язган китаплар? Китаплар гына түгел, аларнын авторлары да безгә килеп җитмәгән! Аларны урлаш ан дими ни дисең!
Бәхетлеме, бәхетсезме яки нәрсә ул милли үзаң?
илләтләр турында мондый сорау кую беренче карашта урынсыздыр шикелле Әмма безнең бабаларыбызның дәүләтен тар-мар иткәч, көнбагыштагы күршеләребезне яңа басып алулардан тоткарлап торган көчле буа ерыла Казан ханлыгыннан көньяктагы, төньяктагы һәм көнчыгыштагы. шулай ук Урта Азиядәге жирләргә кул сузу өчен мөмкинлек ачыла Чөнки, Казан ханлыгы кебек. Рәсәйгә каршы торырлык икенче бер куәтле дәүләт кал-мый Урыслар ничәмә-ничә халыкны, шул исәптән Әстерхан хантыты белән Себер ханлыгын да басып алалар, ерак көнчыгышка Камчатка ярымутравына һәм Сахалинга кадәр барып җитәләр
Кызганычка күрә, буйсындырылган вак милләтләрнең күбесе бүгенге көндә инде үзләренең мөстәкыйльлеген дә. телләрен дә. горст})-гадәтләрен дә. мәдәниятләрен дә. ниһаять, диннәрен дә югалтып бетергәннәр диярлек Әлеге халыклар үз җирләренә дә үзләре хуҗа түгел Бу халыкларны бәхетсез дими ни дисен!
Безнең терәлеп тора горган иң якын күршеләребез белән эш ничетрәк булган сон? Башкорт лар Казан ханлыгы җиңелгәч тә үз ирекләре белән Рәсәйгә кушылганнар чуваш, мари, мордва, удмуртларның һәммәсен дә Россиягә буйсындырганнар һәм көчләп чукындырганнар. Чувашлар, төрки халык булуларына карамастан. Казан ханлыгы вакытында Ислам диненә тартылмаганнар Бу инде татар халкының инсафлыгы, гуман гылыгы турында сөйли Күрше хаыклар ярасында бүгенге кәшә кадәр христианлыкны кабул итмәгән мәҗүсиләрнең ка туы чукындыру процессының бик җиңел бармавын раслый
Безнең татар халкына карата бәхетле диеп то. бәхетсез дип тә әйтергә җирлек бар. Иң беренче без үзебезне мөстәкыйль дәүләт дип игълан иттек Күпме еллар басып алучылар кул астында изелүенә карамастан, татар милләт буларак сакланып кала алды. Ягъни, нигездә, телебез дә. мәдәниятебез лә. тореф-талоэләребез дә. ниһаять, динебез дә юкка чыкмады Моның төп сәбәбе ис там дине, сөекле телебез, мәктәп-мәдрәсәләрсбез. кардан ак. сөттән пакь гореф-гадәт тәребез төп таянычыбыз шулар булган Дөрес, соңгы елларда культурабыз тореф- гядөтпәребпз үсешенә зур зыян килгән Бер генә мисал безнең халыкта, мәэмин- мөселманнарда. аракы эчү. тәмәке тарту, сүгенү гадәтләре бөтен-той юк нде Әлеге гадәтләр безгә урыслардан кергән һәм бездә дә хәзер тому ми күренешкә әйдәш ән
Тагын бер бәхетебез шунда: тагар халкы, көчләп чукындырылган керәшеннәрне исәпкә алмаганда, бер генә дин тота ул ислам дине Әгәр шулай икән, милләтмен дини җирлектә үз эчендә талаш-ызгышның булу ихтималы юк Ислам дине белән христиан дине арасын га да низаглар өчен сәбәпләр күренми шике Lie Ә бит күп кенә милләтләр, әйтик, грузиннар, литвалылар, татын кемнәр икс гнн тоталар Безнең күрше тәребездән удмуртлар һәм чувашларның, инде әйтелгәнчә, бер о н ик мәҗүсиләр булып калган
Тагын бәхетебез шунда, безнең югары культурабыз, мәдәниятебез, ә т.юн- ятебег бар Теләсә кайсы халык алдында мактана алырлык иҗади интеллигенциябез бар ГотI бәхетсез зегебез исә шунда без икенче милләт кул аегына эләккәнбез, гасырлар буена халыклар төрмәсендә яшәргә мәҗбүр булганбыз \ з арабыз да бердәмлек булмауны каг-кат әйтергә туры килә Сугыштан сошы елларда халкыбыз арасында эчүчелек бик нык таралды Бу ямьсез күренеш белән ирләр генә түгел. хәтта хатын кызларның һәм яшьләрнең бер өтеше дә шөгыльләнүе күңелдә тирән рәнҗү һәм ризасызлык тудыра
Без кайсы яктан карат анда ла урыс гар шаукымында яшибез Әнтерг ә кирәк урыслар уйлаганча у И найбыз урыс гар эшләгәнчә эшлибез \ т шу тан булырга тиеш, дибез Монын сәбәбе тиунда ки. без бик озак еллар буена урыс чот танышында яшибез.
М
Бер гена минутка күз алдына кигерик: әгәр күршеләр кул астына_ төшмичә, азат булып, мөстәкыйль рәвештә яшәгән булсак, үз көнебезне үзебез көткән булсак, без бүген нинди дәрәҗәдә булыр идек' Безнең икътисадыбыз да. культура мәдәниятебез дә. фәнебез дә бөтенләй диярлек башка әйтеп бетергесез югары дәрәжәдә, телебез исә гажәп бай булган булыр иде. Бу шиксез. Мин уйлыйм һәм ышанам: безнең арабызда иң беренче нәүбәттә, манкортлар бул.мас иде Гаяз Исхакый манкортларга үз вакытында бәя биреп, үз милләтеннән үзләре качкан тагарлар, дигән.
Манкортлар хәзер урыслар белән аралашкан һәр милләттә дә бар. Ул һәр милләтнең чиренә әйләнде. Ләкин безнен татарларда манкортлар башка милләтләргә караганда күбрәк һәм алар үз милләтләренә караганда урысларга ныграк бирелгән.
Манкортлар күп булунын нигезендә, башка кайбер сәбәпләр белән бергә, катнаш никах яга дияр идем мин. Ә) әр урыслар кул астында калмасак, катнаш никах ул дәрәҗәдә үк булмас иде. Югыйсә, элекке СССРда яшәүче төрки халыклар арасында катнаш никах буенча без. татарлар, беренче урында идек бит. ул бүген дә шулай дәвам итә. Урыс егетләре татарның иң чибәр кызларын алырга тырышалар, ә безнең егетләргә марҗа да ярый!
Катнаш никах' Монда эш мәхәббәттә түгел, гөп гаеп үзебездә. Тәҗрибә шуны раслый: безнең аерым интеллигенция вәкилләре гомер-гомергә гади халыкка үрнәк күрсәтүчеләр булып килделәр. Октябрьдән соң бигрәк тә. Акланмыйк. тагын әйтәм. эш мәхәббәттә түгел, ул югары сүз аклану өчен генә әйтелә. Татарның үзендә дә Мәйсәрәләр. Галиябанулар, Сәлимәләр. Гөлсемнәр, Хәдичәләр. Асылъярлар аз түгел. Алар Татьяналардан. Марусялардан. Майялардан бер яклары белән дә калышмыйлар. Эш башкада үзеңне урысларга якын кеше итеп, «культуралы» (күрәсезме мин нинди!) игеп, ниһаять, ялган интернационалист итеп танытырга омтылуда.
Бик хөрмәтле бер артистыбыз үзенең олы кызын революциядән сон ук Мәскәүдә яшәүче урыс кешесенә кияүгә биргән Әнисе, урыс хатыны булса да. кызып гагар җанлы игеп тәрбияләргә тырышкан. Ул моңа баштарак ирешкән дә. Әмма Әмма . Көннәрдән беркөнне хөрмәтле артистыбызның оныгы, мәктәптән бик кызып кайткан да. портфелен карават өстснә ыргытып әнисенә:
— Мин синең татарың булмыйм! Алар русларны үтергәннәр! — дип кычкырган.
Укучылар ул көнне дәрестә «Татар-монгол игосы» дигән теманы өйрәнгәннәр икән! Бу бер генә очрак Ә Октябрь революциясеннән сон әлеге теманы өйрәнгәннән соң ничә татар баласы урыслашты икән'” Моны бер алла гына беләдер!
Яки менә икенче бер очрак Бер танышым, ул хәзер инде шактый олы кеше, үсмер чакта ук марҗа кызына өйләнгән булган Яхшы гына яшәгәннәр Балалары үсеп җиткән. Марҗа балаларны урыс патриотлары итеп тәрбияләгән. Хәзер танышым.
Миннән дә бәхетсезрәк берәр кеше бар микән. Фатих дус,— дип зарлана Бактың исә балалары әтиләрен санламыйлар икән санламыйлар гына гүгел, татар дип көләләр, хәтта мыскыл итәләр икән Татарча радио тыңлый башласа, тартып өзәләр дә русчасын тоташтыралар икән Телевизор белән дә шундый ук хәл Өйдә татарча сөйләшмиләр. «Сирәк оулса да кечерәк кенә әсәрләрем газета- журналларда басылып чыга»,— ди танышым—Аларг а да рәт юк. Күрсәтсәм, атып кына бәрәләр», ди
Менә гаиләдә дуслык, татулык булмау нәрсәгә китерә Яшь чагында күңелле генә булса да олыгая төшкәч, ике милләт арасындагы каршылыклар, гореф- гадәтләр, әйтергә кирәк, диннәрнең төрлелеге үзен ныграк сиздерә бара һәм хәзер олы яшькә баручылар арасында аерылыгпучылар нәкъ менә төрче милләттән никахланышучылар арасында күбрәк дип сөйлиләр.
Шуның белән бергә, катнаш никах милләтне корытучы сәбәпләрнең берсе. Гаиләдә беренче каршылык беренче бала тугач башлана Балата исем кушарга кирәкме, кирәк! Ата белән ананың һәр икесе үз милләтенә якын булган исем кушарга тели. Әгәр алай барып чыкмаса (монда әти-әннләре дә зур роль уйный), уртак исемнәр өстенлек ала. Әйтик: Лариса. Регина. Люиия. Индус һ 6 Кайбер гаиләләрдә беренче балага урысча исем, икенчесенә татарча исем кушу юлы белән бәхәсне чишәләр Әмма бу бәхәснең башы гына Аның дәвамы алда булачак әле.
һәр милләтнең уңай яклары булган кебек, кимчелекләре дә аз түгел. Татарларда бердәмлек, татулык җитәрлек түгел./дидек Шуның остенә тагын, бездә
көнчелек бик көчле. ди.т.зр Бигрәк тә иҗат әһелләре бу кимчелек тән зарланалар Эзләсәң, башка кимчелекләр дә аз түгелдер. Димәк, агарту-информацияне шул кимчелекләр! • каршы юнәлдерү зарури Анын күптөрле юллары булырга мөмкин. Әйтик, сәхнә аша күрсәтү, фельетоннар. газета-журнатларда яктырту, кари катура һ б.һб Болар, билгеле милләтебезнең үзанын үстерер! ә ярдәм итәчәк
Соңгы елларда тагар халкының үзанын үстерү юнәтешендә шактый ип алып барыта Әмма һич тә җитәрлек түгел диясе килә Милли үзаннын булмавы төрле фаҗигаләргә китерер!ә мөмкин
Бер мисал китерергә уйлыйм. Хаклы булмасам, укучылар гафу итсеннәр Мәсәлән бөтен илебезгә хаклы рәвеш ы даны таралган җырчы Ренат Йбраһимов бар. Без анын белән горурлана идек. Менә шул Ренат Йбраһимов үзенен ис гам динен, мөселманлы! ын ташлап, яна дингә Баһаулла дигән дингә чыккан Баһа- улла динен тотучыларны бахаистлар дип йөртәләр Энциклопедия!ә керерлеге дә булмаган әлеге дин нәрсәсе белән Ренатны кызыктырган сон9 Ренат. Америка ачкан диярссн. зур шатлык белән, бу диннен принцибы «бердәмлек, тигезлек» ди Менә һәммәсе шул! Ул инде бу динне берничә ел тота икән Яшь кәләше дә шушы диндә ди. Америкага алар икәүләп шул диннен конгрессына махсус барганнар Минем Ренатка шундый сорау бирәсем килә ислам дине тигезлек һәм бердәмлек принципларына каршы киләмени.’ Килми бит! Нишләмәк кирәк, ашыйсы килгән елан ите ашаган, ди халык Бс з хәзер, милләттәшебез дип кенә, динебезгә хыянәг иткән җырчы белән горур гана алабызмы ’ Минемчә, юк. билгеле!
Әзәрбайҗаннарның Мөслим Могамаевы белән кыргызларның Чынгыз Айтматовы мөселман динен гашлал икенче дин кабул нгмәде шикелле Ә безнен Рснаг Йбраһимов үз диненә кара!а хыянәтче булып чыкты
Мондыйлар тагын да бар Раифа монастеренда бер татар егетенең монах булырга әзерләнүен әйттеләр (Монах булу очен башта әзерлек үтәр!.' кир--к икән ) Бу кешеләрдә мин милли үзан бар дип өйгә алмыйм
Нәрсә соң уч милли үзаң9 Милли үзан. минемчә, үзеңнең татар милләтеңне бөтен тирәнлеге белән тану аны ярату, яктау. ихтирам итү Туган телеңне, гореф-гадәтләреңне. ниһаять, динеңне чын-чынлап белү һәм алариы үтәү, ми i- ләтеннең мәнфгм агьләре галоп иткәндә сугышчанлык күрсәтә белү.
йомгак ясап шуны әйтәсе китә халкыбыз тагын шуның белән бәхетле ул гаять ушан. эшлекле, булдыклы, чисталык яратучан, гадел булыр!а омтылучы талантлы халык Шундыи авыр чорда да бирешми Тормышны матур гына алып бара Монда җитәкчеләрнең булдыклы булуы гына түгел, бәлки халыкның ушан булуы төп урын тота
Урыс кешесе татарча өйрәнерме?
ик матур бер мәҗлестә утырабыз. Унлап кеше булыр Арабызда урыс ксшесс гә бар Гадәттәгечә, гәпләшү анын телендә бара Аллан ук әйтеп куйдылар: үзебезчә сон төшмәү хәерле. Югыйсә, «олы туганыбыз»нын үпкәли горган гадәте бар икән
Ул ир кеше Өйләнешү i -реи., HI ҺНИ анын бик матур тагар IJM.I.KI ӨС ion аралашуына. 30 еллап вакыт у пан Ләкин, кызганыч, пгтарча бер сүз дә өйрәнм., гәп Киресенчә. ул гаилә! ә үзе урыс ic-лен т.н арга тырыша икән Балаш Кәрим дип исем кушканнар -MI ынны .«пич Кирилл шп йөртә Гаиләдә, баланы ә шее ү ICHCH туган җиренә алып кигеп чукындырып кайтмадымы икән, дип ю шикләнәләр
Кәрим ике уз арасында. Әтисеннән лә курка Әнисе-әбиссннән дә уңайсызлана.
Татар гаиләсенә килеп кергән урыс кешесенең хәле шундый
Мәкерле сәясәт Ногинске
Р!ы мен ел чамасы без руслар бетон бер илдә, бер хирдә аралашып яшибез Б\ vnafi белән сөеклебез Тукай да үзенен фикерем белдергән Романовлар ипссленск 300 еллык юбилеена багыштан язган халык ОМПЛОПС ГУРШ1ЖШ.1 И.ММГ» “Г >!'ПЮМ.Чи« НСЧК.ИСК Һ..М «.,»
белен ике халык ;|Г.к ь..иыгымШ1 ................. .... мцм омн HIK..H .........................................
Икс халык t.iiip.iitibin гормыш кичерсә дә. сут ышга ю юарыс tan м ■ к .. да тынычы airan apiuK -ч. •• >■ ч-i..c нлында халкыбызның хакы шлкч.ш
булса да. iатарлар монгс михнәттә, мәше рәнҗеп яшәде, ди бөек Гукай
Б
Я
1552 елдан булган аралыкта ничәмә-ничә буыннар бу фани дөньяга килеп, ничәмә-ничә буыннар бу фани дөньядан киткән Шушы дәвердә ничә урыс кешесе татарча сөйләшергә өйрәнде икән? Күреп торабыз, аз. бик аз. юк дәрәҗәсендә.
Күршеңнең телен белү, өйрәнү өчен, беренче нәүбәттә, аны олылаганда, үзең белән тиң күргәндә, хөрмәт иткәндә генә мөмкин. Урыс түрәләре штарларны буйсындыруның беренче көннәреннән үк үз халкын татарларга каршы юнәлдергәннәр Тигезлек турында әйтәсе дә юк, бу хәл бүген дә дәвам итә
Мәсьәләнең икенче ягы да бар: тарихтан күренгәнчә, урыслар татар телен белмәгән кебек, элегрәк татарлар да урыс телен өйрәнергә ашкынып тормаганнар. Моңа, бердән, халкыбызның горурлыгы, икенчедән, ислам дине сәбәпче булган Дин җәһәтеннән караганда христианнарның күп нәрсәләре мөэмин-мөселман әһелләренә гөнаһ саналган Өченчедән, мәк гәп-мәдрәсәләребез туган телебездә укытканнар. Туган телебез булганга милләтебез сакланган.
Безнең кешеләр азапланса азапланган, ләкин сер бирмәгәннәр. Күз алдына китерик: авылда азмы-күпме урыс телендә сукалаучы, озак еллар буена солдатта йөреп кайткан берме, икеме кеше була торган иде Алар да язу-сызуны танымый иде. Мондый хәлне мин үзем дә күрдем Берәр кәгазь яздыру ихтыяҗы туса (ә хөкемдарларда татарча язылган кәгазьләр йөрми иде) бөтен волостена бер писарь була торган иде Шуны эзләп китәләр иде. Шулай да урыс телен өйрәнүгә исләре бик китми иде
Татарга тылмач кирәкми, дигәннәр борынгылар Моның Казан ханлыгыннан сон, урыслар кул астына төшкәч, әйтелгән булуы ихтимал, минемчә Горурлык әйттергән аны Сездән башка да яши алабыз, янәсе Сояга таба урыс телен үзләштерә төшкәч, бу тәгъбир хәзерге мәгънәсен алгандыр, бәлки.
Чыннан да. урыс теле борынгы мәктәп-мәдрәсәләрдә гомер бакый укытылмаган. Тик XIX гасырның җитмешенче елларыннан, җәдит мәктәпләре барлыкка килгәч кенә, урыс теле фән буларак азмы-күпме укытыла башлаган. Әмма мона каршы туктаусыз шау-шу алып барганнар
1918 елдан хәл үзгәрә төшкән, ул фән буларак башта өлкән сыйныфларда, соңга таба беренче сыйныфлардан ук укытыла башлый. Тора-бара урыс теле тагар телен бөтенләй кысрыклый. Татар мәктәпләрендә барлык фәннәрне дә урысча укытуга күчелә. үз телебез фән буларак кына укытыла Ахырдан шуңа барып житслә ки, Казан шәһәрендә, әгәр шулай әйтергә яраса, нибары бер татар мәктәбе кала.
Татар мәктәпләрен, аерым алганда туган телебезне кысрыклау, урыслаштыру сәясәте бик нечкәртелгән методлар белән алып барылды Шуларның берсе колхоз-совхозларны эреләндерү, кечкенә авылларны бетерү, икенчесе — ата- аналар теләге дигән ялган сәясәт үткәрү; өченчесе ана теленә сәгатьләр санын елдан-ел киметә бару булды.
Татар авылларындагы колхоз яки совхоз иң күпчелек очракларда урыс авылларындагы колхозга яки совхозга кушылды. Әнә шулай татар мәктәбе урЫё телендә укыта торган мәктәпләргә әйләнде. Балаларыбыз үз туган телендә, үз әлифбасы, үз уку китаплары белән укудан, үз ана телендә белем алудан мәхрүм калды. Колхозда яки совхозда җыелышлар, киңәшмәләр, эш кәгазьләре, нәкъ патша вакытындагы кебек, урыс телендә алып барылды. Татар теленең кулланыш мөмкинлеге көннән-көн тарая барды.
Шунысын әйтеп китү урынлы булыр: күпме татар кешесе, урыс телен камил белмәг өнлектән, урысча сөйләшсәм көләрләр дип. үзенең уй-фикерен, тәнкыйть- тәкъдимнәрен әйтә алмый гаҗиз булды. Күп кенә актив шәхесләр пассивлашты. Ата-аналар. минем кебек мескен хәлдә калмасыннар, ичмасам, дип балаларын урыс мәктәбендә укытьгрг а мәҗбүр булдылар.
Әлеге мәкерле сәясәт үзенең тискәре тәэсирен елдан-ел ныграк сиздерә. Җөмһүриятебездә югары уку йортлары күп булуга карамастан, институтларга кабул ителгән татар яшьләренең саны «олы туганнар» белән чагыштырганда нибары 40 процент чамасы гына тәшкил итә Югары белем алучылар саны ягыннан да без башка милләтләрдән шактый артта калдык
Хәер-сәдака исәбенә...
атарлар патша хөкүмәтенә салым түләп торганнар Әмма властьлар татар мәктәп-мәдрәсәләрен, гомумән, мәгърифәтен алып бару чыгымнарына, уку-язу әсбапларын бастырып тарату өчен беркайчан да. бер төбәктә дә сукыр бер тиен дә акча бирмәгәннәр Татар халкы гомер-бакый
Т
финанс ярдәменнән мәхрүм яшәргә мәҗбүр булган. Укыту-мәгърифәт эше бөтенләе белән халкыбызның үз җилкәсенә авыр йөк булып төшкән Безиен 1асырнын утызынчы елларына кадәр диярлек (совет власте елларында әле) укучы-шәкерт- ләр көн саен өйләреннән култык астына утын пүләне яки салам көлтәсе кыстырып. кулларына мөгаллимгә хәер бирергә дип. 2-3 тиен акча учлап барганнар, мөгаллимнәрнең бөтен хезмәт хакы әнә шул хәердән торган
Чагыштырып карыйк урыс авылларында исә дәүләт салдырган берсеннән- берсе яхшырак мәктәпләр тирә-юныә ямь биреп торалар иде Учительләргә шул ук дәүләт менә дигән жалованье түләп килгән.
Озак, бик озак еллар буена безне ышандырып килделәр янәсе «Олы туганыбыз» безгә, татарларга, өзлексез ярдәм итеп тора, булыша, без булыш.масак сезгә, мөэмин-мөселманнарга бик кыен булыр иде. диделәр Монын өчен без аларга, ягъни урысларга, иксез-чиксез рәхмәтле булырга тиеш идек Ләкин бу ярдәм дигәннәре сүздә генә булып чыкты Искә тешсрик
1918 елларга кадәр безнең профессиональ композиторларыбыз яки профессиональ рәссамнарыбыз бар идеме’’ Филармониябез яки берәр төрле ансамблебез бар идеме? Фән өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләребез бар идеме’’ Юк иде, әлбәттә. Театр сәнгатебез дә нибары 1906 1907 елларда гына калкып чыккан
Аралашып яшәүче татар халкына ярдәм итәргә күршеләребезнен мөмкинлеге биниһая зур булган бит' Бөек рәссамнар (Алабуга кешесе) Иван Шишкин Илья Репин, композиторлар Петр Чайковский. Сергей Рахманинов, бөек җырчы якташыбыз Федор Шаляпин кебек даһилары булган милләт ни өчен күршесенә булышмады икән?
Татар милләтенең Абдулла Кариев. Галиәсгар Камал. Солтан Габәшн. Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче кебек талантлы уллары, тырыша-тырыша, театр һәм рәсем сәнгатьләренә, музыкабызга нигез салганнар гына түгел, җитди уңышларга әйдәгәннәр
Шунысы гаҗәп: Л. Толстой. В Ленин, урысларнын шушы мәшһүр шәхесләре. татарлар арасында яшәп гә татар халкы турында, үзләре яшәгән Казан шәһәре турында ләм-мим бер сүз әйтмәгәннәр һәм бер сүз язмаганнар.
В Климентовскийның «Русские писатели в Татарии» (1974) дигән китабында 28 урыс язучысының безнең җирләрдә яшәве бәян ителә Аларнын күбесе бик теләп татарлар яшәгән илдә алган тәэсирләре белән уртаклашканнар Максим Горький белән Федор Шаляпин Казан белән горурланганнар М Горький татар халкының чисталыгы, пөхтәлеге, эш сөючәнлеге. булдыклылыгы турында рухланып язган Ленин белән Толстойга татар бармы, тагар юкмы барыбер булган. Икмәген ашап, суын эчеп, изге җирен таптап йөргән шушы бәндәләрнең безнең халыкка булган игьтибарсызлыгы гаҗәпкә калдыра Ә менә Александр Пушкин, болардан аермалы буларак, татарларга карата үзенең сүзен әйткән Чакырылмаган кунак татардан да яманрак, дигән ул. Халык хәтле халыкка мондый авыр сүз әйтергә ничек теле барды икән анын”
Иске яцадык
атарстан җөмһүриятендә ике телнең, ягъни татар һәм урыс телләренең тигезлеге турында Закон кабул ителде Туган телебез дә җөмһүриятебездә дәүләт теле дип танылды. Ләкин бу безнең өчен иске яңалык иде
Ни өчен? Чөнки Татарстан Үзәк Башкарма Комитетының 1921 ел. 25 июнь Декреты белән гагар теле республикада урыс теле белән бертигез хокук алган җирле халык теле дә дәүләт теле дип игълан ителгән иде һәм әлеге Декретны гамәлгә ашыру юнәлешендә шакгый гына чаралар да билгеләнгән иде
Иң беренче нәүбәттә Декрет кына булып калмасын, телебез чын мәгънәсендә тиешле югарылыкка күтәрелсен өчен махсус комиссия төзелә. анын положениесе раслана Икенчедән, белмәүчеләрне татар телен.» өйрәтү өчен дәреслекләр, методик кулланмалар булдыру юнәлешендә зур эшләр башкары га
Менә шуларнын кайберләре та гар телен белмәгәннәр өчен махсус програм малар төзелә, татар булмаган җаваплы работникларның курс тары өчен гагар теле программасы, урысларга татар телен өйрәтү буенча кулланма һәм ь.рсс гек булдырыла һ б. һ б Болар өстене, Декретны тормышка ашыруның 5 еллык конкрет планы да төзелә
Белмәүчеләрне гагар теленә өйрәтү өчен дөреслекләр һәм методик ку »тан малар ижат игүдә күренекле педагог, җәмәгать эшлеклесе, профессор Мөхетдин
Т
Корбангалиев зур тырышлык күрсәтә. Хәтта татар телен читтән торып өйрәнүчеләр өчен дә кулланмалар, махсус сүзлекләр чыгарыла.
Җитәкче даирәләр башка милләттәгеләрне татарча сөйләшергә өйрәтүгә җитди игътибар биргәннәр Әлеге мәсьәлә 1927 елда Үзәк Башкарма Комитетының III сессиясенең көн тәртибенә куеп тикшерелгән.
Шулай да зур инициатива белән башланган җитди эш көтелгән нәтиҗәне бирми 1930 елларда урыслаштыру сәясәте көчәйгәннән көчәя бара Татар интеллигенциясенең бер өлеше юк ителү дә моңа зарар китерә. Милли мәктәпләр, мәдәния г учаклары, газета-журналларның шактый өлеше ябыла. Мондый шартларда башка милләт кешеләренә татар телен укыту түгел. 7 миллионлы халыкның туган телен саклап калу зур куркыныч астына куела.
Татар телен урыс теле белән бер дәрәҗәгә күтәрүнең бүгенге максаты — тарихыбызда икенче омтылыш. Икенчесе беренчесеннән шактый кыенрак булачак Чөнки хәзер үз телен белмәүчеләр саны күбрәк. Шулай ук инициатива да сүнә төште. Икенчедән, үз арабызда манкортлар күбәйде. Алар үз телләрен өйрәнергә башка милләт кешеләренә караганда да ныграк каршы торалар Өченчедән, теге еллардагыдан бүген башка милләтләрне татар теленә өйрәтү түбәнрәк дәрәҗәдә, шундый әһәмиятле чараны тормышка ашыру, аңа җитәкчелек итү, минемчә, бүген юк дәрәҗәсендә. Берәр абруйлы җитәкче җитәкчелегендә комиссия-фәлән төзеп, аңа шушы эшкә җитәкчелекне тапшыру ярашлы булыр иде. Югыйсә. Республика халык мәгарифе министрлыгына гына бу гаять катлаулы эшне җиренә җиткерү бик авырга киләчәк.
Белмәүчеләрнс татар теленә өйрәтү буенча берәр төрле конкрет план яисә npoi рамма юклыгы да эчне пошыра. Махсус методик кулланмалар һәм дәреслекләр чыгару юнәлешендә дә активлыкны арттырырга кирәктер.
Наданлыкны бетерү вакытындагы кебек, кешеләрне татарчага өйрәтү өчен курслар һәм түгәрәкләр оештыру турында уйларга вакыт. Хәзер дә элеккеге тәҗрибәдән файдалану ул вакыттагы кебек уңай нәтиҗә бирер кебек Тик түгәрәкләргә йөрүчеләрне туплау ирекле булырга тиештер.
Ихтыяҗ булганда гына...
уңа ирешергә кирәк ки, татар телен белмәүчеләр аның кирәклегенә тәмам төшенсеннәр, татар теле дә урыс теле кебек үк кирәк икән, дигән нәтиҗәгә килсеннәр иде. Кеше үзенә файдалы нәрсә белән генә кызыксына Әгәр ул ана кирәкми икән, ихтыяҗы төшми икән, нигә ул ана көч салсын, вакытын әрәм итсен икән! Менә бер мисал:
Татар телен дәүләт теле итеп кабул иткәч, депутатлар өчен татар теле курслары оештырылган иде Депутатлар башта татар теле кирәк булыр, дип, буган, курсларга бик теләп йөргәннәр. Тора-бара, бу телне белмәсәң дә эшләп булуына тәмам төшенгәч, курска йөрүдән акрынлап туктаганнар.
Ни өчен дигәндә, кайбер депутатларның. Югары Совет утырышларын ике телдә дә алып барырга кирәк, дип керткән тәкъдимнәре игътибарсыз калдырылды Югары Совет рәисе Фәрит иптәш Мөхәммәтшин әлеге тәкъдимне шудырып кына ү I кәреп җибәрде. Бик матур алып барабыз сессияләрне, диде ул Аныңча, бәлкем, ма турдыр, әмма дәүләт теле итеп танылган ике телнең берсен санламау гафу ителерлек нәрсә түгел, һррхәлдә, сессияләрнең аерым утырышларын булса да тагар телендә алып бару делегатларның җаваплылыгын ниндидер дәрәҗәдә күтәрер иде шикелле Гомумән, туган телебезнең дәүләт теле буларак функциясен күтәрү җитәкче оешмалар алдында даими бурыч булып торганда гына нинди дә булса нәтиҗәгә өмет итәргә мөмкин.
Күптән түгел мин шундый очракка тап булдым. «Манара» исемле кибеттә олырак яшьтәге ике ханым эленеп тора торган пальтоларның үлчәмен һәм буен белергә телиләр. Сатучы яшьрәк кенә урыс егете һич кенә дә боларга аңлатып бирә белми бит Аңлату өчен миңа тылмачлык итәргә туры килде.
Татарстанда мондый хәлләр көн саен күпме урында кабатланып тора! Мәскәү радиосыннан ике-өч тапкыр хәбәр иттеләр халык белән шөгыльләнүчеләрнең украинча сөйләшә белү-белмәвен ике тапкыр тикшерәләр дә. икенчесендә дә белмәсә, эшеннән азат итәләр икән. Безгә Украина артыннан җитәргә ерак әле. Әгәр хәзерге темп белән барсак, 10 ел түгел, 20-30 ел да аз булыр.
Республикада шундый шөгыльләр бар: ике телне дә белмәгән кешеләр, гомумән, андый урында эшли алачак түгел. Әлеге хезмәтләргә медицина эшчеләре. сәүдә эшчеләре, милиция органнарында эшләүчеләр, почта эшчеләре,
Ш
китапханәче юр һ б. кер.) Шулай булуга карамастан берәр җирдә халык белән көндәлек эшләүчеләрне берәр курс га яки берәр түгәрәктә татар теленә өйрәтүче бармы"* Юк әлегә. Ә үтебез урысларны татарча өйрәтергә кирәк дибез Өйрәтмичә, кем ойрәнсен'*
Халык белән сөйләшеп эш итүче һөнәр ияләрен эшкә кабул иткәндә шулай ук ике теллелек мәсьәләсенә җитди игътибар бирергә, эшкә ике телне белүчеләр I снә кабул ителә, дип басым ясап әйтү зарури Андыйларнын хезмәтләренә күбрәк түләү турында да уйларга кирәк Тик шул вакытта гына татар телен белү кирәклеге, аңа ихтыяҗ һәр кеше алдына бөтен кискенлеге белән килеп басачак.
Игътибар итик көнкүрештә кулланышның кайсы ягын гына алып карасак та. бездә урыс теле өстенлек итә Югары Совет сессияләрен генә күз алдына китерик Сөйләргә чыгып баскан һәр депутатның (ике-өчсссннән башкасының) беренче сүзе «Хөрмәтле депутатлар!» Аннары урысча китә Әгәр киресенчә булса нинди әйбәт булыр иде
Күп очракта урыс кешесенең гади гына сүзне дә аңламавына исен китеп карап торасын Ул: «Я по-татарски не знак»», дип жавап бирә Ул моны шундый горурлык белән әйтә ки. аның татарча белмәве белән мактануы сизелеп тора
Телләр белү кешенең югары культуралы булуын күрсәтә Кеше моның файдасын да күрә. Урысча белмәгән татар кешесе еш кына уңайсыз хәлгә калган кебек, урыс кешесенә дә татарча белмәүдән кызарырга туры килә. Мәсәлән. «Кырык кәжәоне ул «Киррик кажа» ди, «Дуслык» дигән сүзне. «Дуслик», «Рәхмәт»не «Рихмст» ди һ б Менә шуннан соң бу кешене культуралы диген инде
Инде нишләргә? Әйтергә кирәк, бу юнәлештә җәмәгать оешмалары тарафыннан кайбер нәрсәләр эшләнә Мәсәлән, радио һәм телевидение татар теле дәресләре оештырып бик әйбәт инициатива күрсәттеләр Татарстан китап нәшрияты да үзеннән өлеш кертергә тырыша «Уроки татарского языка». «Татарча-русча уку-укыту сүзлеге» дигән китаплар әнә шундыйлардан. Кайбер газеталарда да материаллар оештыралар Трамвай-троллейбус идарәсе дә тукталышларны татарча әйтү буенча кайбер эшләр башкара шикелле Сирәк булса да кайбер тукталышларны татарча да әйткән тавышларны ишетеп шатланып куясың. Әмма барганда ишетсәң дә. кайтканда бу белдерүне инде ишетмисең Күрәсең, мәшәкатьләнәселәре килми, борып куялар да эшең бетте, вәссәлам Ә җитәкчеләре тикшереп тормыйлар. Тимер юл вокзалында да нәкъ шундый ук хәл
Монда әйтелгәннәр белән генә урыс кешеләрен татарчага өйрәтеп булмавы һәркемгә билгеле Мондый чараларның төрләрен ишәй төсе, яңаларын эзләп табасы иде.
Газета-журналлар һәм радио-телевидение әлеге теманы игьгибар үзәгендә тотсалар, бу өлкәдә туган тәҗрибәне гомумиләштереп, уңай якларны яктыртып барсалар уртак эшкә зур файда кигерер иде
Минемчә. 4 5 кешелек тапкырлар төркеме оештырып җибәргәндә ничек булыр иде икән? Аларга. әйтик, башка милләг кешеләрен татарча сөйләшергә өйрәтү юнәлешендә яңа алымнар эзләп табу бурычы йөкләнә ди (мәсәлән, татар телендә бара горган спектакльләргә, җыелышларга, концертларга чакыру һ. б ). Бу беренче карашта елмаю уятса ла тормышта уңай нәтиҗә, гаҗәп әһәмиятле эшебезгә оешканлык төсе бирүе мөмкин.
Тагын щуны әйтәсе килә. Аптекада сатыла торган култык таягы беренче карашта бик куркыныч күренә Әмма кулгык таякларына ихтыяҗы төшкән кеше аларны сатып ала һәм җайлылыгына бик гиз төшенә Татар теле белән до башта шг шулай тора Аны белмәгән кеше куркырга да мөмкин Әмма татар теле бүкән түгел Аңардан куркырга урын юк Теләгән кеше аны шактый тиз өйрәнә ала Безнең тел башка телләрдән чагыштырмача җиңелрәк.
Нәтиҗә. 30 40 яшьтән өлкәнрәк булган урыс кешесенең татарча сөйләшә белүенә өметләнү үзсн-үэс акламас шикелле Моны мәкаләнең башындагы мисалда да күрдек Тон ышаныч яшьләрдә Хәзер мәктәптә укучы урыс балалары, һичшиксез, мәктәптә бешен телебезне өйрәнеп чыгалар Башына төшсә, башмакчы буласын, диләр бит Сөекле Тукаебыз әйткәнчә, урыс белән сайрашып гормыш кичерергә, тел. лөгать, гадәт вә әхлак алмашып яшәргә насыйп итсен Аллаһы Тәгалә
Исемең ничек, улым? Ә фамилияң?
илләтебездә исем-фамилияләрнең торышы турында газета-журиаллардан шактый еш укырга туры килә. Әмма хәл үзгәрми, кимчелекләр дәвам итә. Моның төп сәбәпләреннән берсе татарларның исем-фами- лияләренә урысларның шаукымы аеруча кочле булу белән аңлатыла.
Бала! а исем сайлаганда кайбер ата-аналар гарәпчә исемнәрдән качарга тырышалар, исемнең урысларныкына якын булуын, күбрәк русча яңгыравын күз алдында тоталар. Бездә исем-фамилияләр шулкадәр чуарланган ки, икенче бер андый милләтне мин белмим.
Мәгълүм ки, безнең исемнәребез, нигездә, ислам дине белән бергә гарәпләрдән һәм фарсылардан килеп кергән Шул исемнәрдән ата исемнәре һәм фамилияләр ясала Исемнәр үзебезнең телебез үзенчәлекләренә яраклаштырмаган.
Шушы уңай белән безнең татар халкына гына хас булган бер мәсьәләгә тукталып узасы килә. Ислам динен кабул иткән башка халыкларда да гарәп һәм фарсы исем-фамилияләре аз түгел. Шулай да алар моның белән артык мавыкмаганнар Күп очракта үз исем-фамилияләрен саклап калганнар Безнең татарларда исә башкачарак Иң күпчелек урынны гарәпләрдән, фарсылардан кергән фамилияләр альт тора. Хәтта башкортлар да бу мәсьәләдә бездән күпкә калышканнар.
Әмма бездә үзебезнең сүзләрдән ясалган һәм борынгы болгарлардан үк килә торган исем-фамилияләр дә аз түгел. Аларга Биктимеров (Биктимер), Алтынбаев (Алтынбай), Башмаков. Юлдашов (Юлдаш). Исәнбаев (Исәнбай) кебек исем-фамилияләр. Айсылу. Миңсылу. Арыслан. Мулланур, Илнур кебек исемнәр керә. Соңгы елларда Илсөяр, Ирек. Илгиз, Илнур. Иркә, Энже. Бәйрәм. Сирин. Урал кебек чын татар сүзләреннән ясалган исемнәрнең дә шактый ишәюен әйтү урынлы булыр.
Алга барган саен хәл катлаулана, кыенлаша бара
Жданов Мөдәррис Исмәгыйль улы, Беляев Гәрәй Галлям улы, Орлов Сәлим Ибраһим улы. Рябков Айдар Салман улы һ. б Болар үзләре чын татарлар, урыслар да. керәшеннәр дә түгел. Урыс фамилияләре ерактагы бабалары чукындырылып та соңыннан кире ислам диненә кайтучы кешеләр яки урыс писаре татар фамилиясен бозып язган яки башка сәбәпләр белән урыс фамилияләре тагылучылар булуы мөмкин
Менә болары тагын да катлаулырак Аларнын күпчелеге катнаш никах нәтиҗәсендә туган балалар булса кирәк Ниндиләре генә юк аларнын! Степан Хәлимович Гайнетдинов дисеңме, Самат Михайлович Сабировмы, Иван Салихович Михайловмы. Гайшә Сидоровна Фәхретдиновамы. Мария Петровна Баһаве- тдиновамы, Галия Гайсиновна Ивановамы, тагын әллә кемнәр шунда
Яки менә үзләренең исемнәрен урыслаштырып йөрүчеләр Федя (Фәрит), Надя (Наҗия), Маша (Мәрьям), Оля (Айсылу) һ б һ б. Татарча нинди матур, килешеп тора торган исемнәрен шундый ят исемнәргә бозудан нинди канәгатьләнү алалар икән әлеге яшь җилкенчәкләр! Хурлык, билгеле
Менә без — беребез малай, икенчебез бабай дигәндәй, кранга су алырга килгәнбез. «Исемең ничек, улым?» —дип сорыйм әлеге малайдан Җавап кыска: я по-татарски не знаю. Русчалап сорыйм: как тебя зовут? Вовка, ди. Җавап белән канәгатьләнмим. Бик тә татар малаена охшаган «Как твоя фамилия’’» — дим Кәримов, дип җавап бирә бу Әнә шул Вовка Кәримовлар белән дөнья тулды инде безнең татарда.
Күптән түгел радиодан яңгырады: Чаллы шәһәрендә, мәсәлән, бер ата белән бер ана улларына «КамАЗ» дигән исем кушканнар Гаҗәп, машина да «КамАЗ», кеше дә «КамАЗ»!
Октябрь борылышыннан соң татар интеллигенциясе вәкилләре үз балаларына берни аңлатмый торган ясалма исемнәр кушу гадәте шактый зур урын алды: Әнсар, Факус, Юнир, Ардина. Фиал, Раина. Флюзә. Лимус, Термус. Миндел. Флада. Анталчак. Вил, Фәнәил, Самдун. тагын кемнәр шунда. Әлеге исемнәр исем булудан бигрәк, кушаматларны хәтерләтәләр. Бу исемнәр эткә кушсаң да матур булмас иде. Кеше эт түгел ләбаса!
Мин китергән исемнәрне үземнән уйлап тапмадым Үзебезнең «Ватаным Татарстан» газетасында соңгы ике-өч айда басылып чыккан «Котлыйбыз». «Мактаулы исемнәр» дигән исемлекләрдән алдым.
Исемнәребез белән эш шулай тора Әмма, кызганыч ки. исемнәребез тарихы өйрәнелмәгән Гомәр Саттаровнын бер-ике мәкаләсеннән башка, бу гаҗәеп әһәмиятле өлкәдә фәнни-тикшеренү эшләре бөтенләй юк Димәк, бөтен эш үз агымына куелган. Әһәмият бирүче дә. юнәлеш бирүче дә юк
М
Фәнни-г икшеренү эшләрен исем-фамилияләребезнен кайдан, ничек килеп чыгуын, мөселман исем-фамилияләренә ни өчен һәм кайчан күчүебезне, бу өлкәдә башка халыклардан ни өчен аерылып торуыбызны, исем-фамилияләребезнен шулай чуарлану сәбәпләрен ачыклау юнәлешендә алып барх максатка ярашты булачак.
Юнәлеш дигәннән, газета-журнал редакцияләре бу мөһим эшне оештыруны, исемнәр кушуда дөрес юнәлеш бирүне үз өсләренә алырга бурычлы, минемчә Икенчедән, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар булуын ата-аналар1а ашлату-төшендерү Тууны теркәү орг аннары хезмәткәрләре өстенә төшә. Өченчедәй, милләтебездә иссм-фамилияләрнең чуарлануында, загс хезмәткәрләре һәм табиблар белән рәттән, укытучыларның да жаваплылыгы зур булуын басым ясап әйтергә туры килә Чөнки ата-аналарга ин якын торгап. ин эрудицияле шәхесләр алар бит! Бала1а кушарга матур-магур исемнәр тәкъдим игү алар вазифасына керә
Бала> а исем кушу бик җаваплы эш. Бу хакта шактый еш язуның сәбәбе менә шунда. Чөнки исем гомерлеккә кушыла. Ул бер кешене икенчесеннән аерып тора Мәсәлән, бездә бер үк фамилияле өч язучы бар. Әгәр шәхси исемнәре булмаса. без аларның әсәрләрен ничек аерыр идек икән? Галиәсгар. Шәриф. Әнәс дигән исемнәр кайсы әсәрнең кайсы Камалныкы икәнен әйтә дә бирә Исем җиңел дә. матур да булсын! Кушаматка тартым исемнәр, гадәттә, кешене бала чакта гына түгел, олыгайгач та кимсетәләр. Исем эзләгәндә туганнарың, дус-ишләрен. күршеләрен белән киңәшү дә зарури
Тагын бер нәрсә. 1973 елда Казанда «Справочник татарских личных имен 1965 елда Мәскәүдә «Справочник личных имен народов РСФСР» дигән китаплар басылып чыккан иде. Хәзер шул китапларны (икенчесеннән татар исемнәре бүлеген) яңадан бастырып чыгару ихтыяҗы үзен бик нык сиздерә
Исемнәребездә!е моңа кадәр булган чуарлыкны, исем кушудагы җавапсыз- лыкны бетерергә, ясалма, милләтебезгә хас булмаган исемнәр белән мавыгуга чик куярга бик вакыт Ниһаять, милләтебезнең абруен балаларыбызга исемнәр кушканда да төшермисе иде. Бу һәрбер татар патриотының изге бурычы'
И милләтем, сине ни көтә?!
нануыбызча, Гаяз Исхакый «200 елдан соң инкыйраз» дигән хезмәтендә татар милләтенең бетү вакытын чама белән ике мен дә йөзенче, төгәлрәге ике мең бер йөз өченче еллар тирәсенә билгеләгән Хезмәтнең дөнья күрүенә 90 елдан артыграк вакыт узды Димәк, татар ха якынын инкыйраз булуына, яг !.ни юкка чыгуына тагын 10S 106 ел вакыт калган. Лз түгел. 100 ел эчендә ни генә булмаска мөмкин
Дөрес, бүгенге татар милләтенең хәле, торышы күңелләрне төшерерлек түгел. Тирә-якка күз салсаң һәммәсе дә әйбәт шикелле. Телевидение һәм радиотапшыруларда эшләүче егетләргә һәм кызлар!а игътибар итсәң, халкыбызның күз алдыбыздагы вәкил лоре буларак, ике телне дә су кебек эчәләр (җәя >чсндә генә әйтик, шулар арасында vic эшләүче урыс иптәшләр, кызганыч, татарча бер сүз дә белмиләр Әгәр текст арасына берәр тагар сүзе керсә, алар аны бозып әйтәләр).
Газета-журналларда. китап нәшриятында эшләүче иптәшләр дә канәгатьләнү хисләре уята Театрларда да берсеннән-берсе галантлырак артистларыбыз да безне куандыра.
Фәнебез дә яңа биеклекләр яулый Республикабызда Фәннәр академиясе, академикларыбыз бар Югыйсә, күренекле галимебез Гыйлем Камайны еллар буена СССР Фәннәр академиясенә сайламый йөдәттеләр Казанда урыс галимнәреннән академиклар бар. ә татарлардан бер генә академик та юк иле Гыйлем Камай кандидатурасын СССР Фәннәр академиясендә тавышка куйганда академик Арбузовларның бер сүз дә дәшмичә утыруы хакында үз вакытында сүз күп йөрде Ботки. бу имеш-мимешләрдә хаклык зур булгандыр
Татар телен үстерү буенча да күп кенә эшләр башкарыла Телебез күрәләтә байый Тарихыбызда икенче тапкыр татар теле дәүләт теле итеп игълан ителде Күп кенә яңа газеталар һәм журнал rap чыга башлады Тарихыбызны иж.гг итү г • озак еллар бүе дәвам иткән кысынкылык бетерелде Татарстан респуо шкасы хөкүмәте телебезне гамә и ә кертү буенча махсус карар кабу г иг ге Карар нитеэс ндо ике тешен тигезлеген тәэмин игү өчен кайбер чара лар би тгелән к \рыс мәктәпләрендә татар теле фон буларак укытыла башлады Мәктәпләрдән урыс балаларының татар телен яратып өйрәнүләрен хәбәр итәләр Димәк алга таба
И
татарларның үз балаларыннан манкортлар чыкмас дигән өмет туа. Әлеге чаралар. иртәме-соңмы, урысларның татарча сөйләшергә өйрәнүләренә уңай тәэсир ясар кебек.
Әмма хәзерге уңышлар һәм казанышлар белән бергә, татар халкын милләт буларак саклау һәм үстерү өчен күп. бик күп эшлисе бар әле. Шунысы кызганыч, алда нинди проблемалар торганын җентекләп өйрәнгәнебез дә, алдагы конкрет бурычларны билгеләгәнебез дә юк
Берьяктан караганда, инде әйткәнебезчә, туган телебез чәчәк ата шикелле. Ул байый Дәүләт теле буларак, аның кулланылу мөмкинлеге артканнан арта- барачак. Икенче яктан күз салганда аның язмышы, төгәлрәге — киләчәге, мине бик тә борчый Чөнки әлегә гаилә теле буларак, аның вазифасы тарайганнан- тарая шикелле. Ни өчен дигәндә, бигрәк тә шәһәр җирләрендәге гаиләләрдә, үз телебезне санламау, гаиләдә урысча сөйләшү гадәткә кереп китте Биредә, урысча сөйләшмәсәк, бала урыс телен белми калыр, дип кайчандыр актуаль булган сәбәпнең яшәве дә бар шикелле. Бу хәлнең балалы гаиләләрдә кире йогынты ясавы һәркемгә аңлашыла.
Менә шундый гаиләләрнең берсе. Ә андый гаиләләр 6—7 миллионлы милләтебездә аз түгел. Әлеге гаиләдә бер генә түгел, берсеннән-берсе чибәррәк өч бала үсә. Әти-әниләре үз тугдн телендә сөйләшмәгәч, балалар татар теленә өйрәнмиләр һәм аны белмиләр генә түгел, белергә дә теләмиләр Барыннан да бигрәк, андый гаиләләрдә телебезгә ихтирам да. ихтыяҗ да тәрбияләнми Туган телгә мондый карашның ярты гасырдан артыграк тарихы бар. Ничек килеп чыкты соң әле мондый караш? Барысына да без үзебез, ата-аналар гаепле.
Ярый! Без, ходай мәрхәмәте беләндер инде, сугышта исән-сау калганнар, туган җирләребезгә, өйләребезгә әйләнеп кайттык. Сугыштан кайткач, буйдаклар өйләнеште. Балаларыбыз булды. Болар сугыштан соңгы беренче буын.
Без. сугыштан кайтучылар, беренче көнне үк балаларыбызга жил-яңгыр тидермәскә тырыштык. Ни өчен дисезме? Үзебез бик авыр шартларга тап булдык, рәхәт-фәлән күрмәдек. Үзебез рәхәт күрмәгәч, балаларыбыз бәхетле булсын. алар рәхәт күрсен иде, ичмасам, дидек. Бөтен кыенлыкларны үз өстебезгә алдык. Бөтен тәмле-томлыны аларга ашаттык, әйбәтрәк киемнәр кидерергә тырыштык. Авыр эшләрне үз өстебезгә алдык. Ата кеше балага берәр авыр сүз әйтсә, ана кеше, ана кеше әйтсә, ата кеше баланы яклады.
Сугыштан соңгы беренче буын әнә шулай жил-яңгыр тимичә үсте. Без, сугыш чоры солдатлары, үзебезнең бала тәрбияләүгә, бер табактан ашарга, гаиләдәге кыенлыкларны бергә күтәрешергә тиеш икән!
Икенче буын болар өстенә үз ялгышын өстәде. Ул чорда илдә урыслаштыру сәясәте көчәйде. Бөтен эшләр урысча алып барыла башлады. Туган телебез гаиләгә куып кертелде. Әмма урыс теле дигәнебез татар телен гаиләдә дә кысрыкларга кереште. Хезмәт урынындагы гадәт белән, урысча сөйләшү өйгә дә ияреп кайтты Без моны, ничектер, сизми дә калдык Дөрес, икенче буыннар гатарчадан бөтенләй мәхрүм калмады. Әти-әниләреннән. әби-бабаларыннан. туган-тумачалардан ишетеп татарчаны азмы-күпме сукалап үстеләр. Ә .менә өченче буын болардан бөтенләй мәхрүм үсте Әти-әниләре үрнәгендә урысча I ына сөйләшүче, әги-әнисенең телен бөтенләй зурламаучы, ихтирам итмәүче буын булып китте Болар инде Гаяз Исхакый әйткәнчә, үз милләтеннән үзләре качкан татарлар, Чыңгыз Айтматов сүзләре белән әйтсәк — манкортлар.
Шулай итеп, урыс теле татар телен кысрыклаганнан кысрыклый барды. Чөнки чорыбыз шундый иде Гаиләдәгеләр урысча сөйләшүгә гадәтләнеп китәләр. Стенадагы радио тәүлек буена туктаусыз урысча такылдап тора. Телевизор да радиодан калышмый Гаиләдә дә. урамда да, мәктәптә дә урыс мохите. Җыелышлар, киңәшмәләр урыс телендә алып барыла Сөйлисен килсә урыс телендә генә сөйлә. Тагын, тагын әллә нәрсәләр! Кайчандыр бездә баланың урысча сөйләшә белмәү куркынычы бар иде Ул дәвер узды Безнең көннәрдә, киресенчә, ана телеңне белмәү куркынычы туды.
Тагын кабатлыйк. Сугыштан соңгы икенче буын ата-аналардан башланган татар теленә игътибарсызлык һәм битарафлык өченче буында тагын да көчәя төште. Ә менә аларның балалары дүртенче, бишенче буыннар туган телләрен кемнән ишетерләр һәм кемнән өйрәнерләр икән? Алдагы буыннарга әти-әниләре- нең. әби-бабаларының телен бөтенләй ишетмәү, белмәү куркынычы яный Бу зур фаҗига.
Милләтебезнең киләчәге өчен моның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын күз алдына китерүе дә кыен. Бу хәл бигрәк тә шәһәрләргә кагыла Ә җөмһүриятебездә шәһәрләр, шулай ук урысча укытуга күчкән район үзәкләре аз түгел. Татар- 160
станнан чипа яшәүче татарларның хәле ничек булачак’’ һәрхәлдә, читтәге туганнарыбызның балаларына шулай ук зур өмет баглап булмый
Хәзер без шундый ноктага килеп җиттек ки. татар теленнән, татар әдәбиятыннан. татар мәдәниятеннән, татарның гореф-гадәтләреннән, ислам диненнән хәбәрдар булмаган буыннар ишәю алдында торабыз
Мондый хәлдә алга таба .милләтебезнең 25—30 проценты чамасы югалу ихтималы бар Әгәр шулай була икән, аллаһы тәгалә сакласын, үз ана телендә сөйләшә белүче татарларның 4—5 миллион чамасы гына калачак Бу хакта безгә кычкырып сөйләшергә, моңардан котылу юлларын бергәләшеп эзләргә кирәк
Әлбәттә, бу барлык татар балалары да туган телебезне бөтенләй белмәсләр дигән сүз түгел Татар теленә гомуми игътибар арту уңае белән балаларына туган телебезне өйрәтүче ата-аналарның саны торган саен арта бара Казан урамнарында нәниләре белән татарча сөйләшеп баручы атаны яки ананы очратканда күңелләр шатлык белән тула Андый мәрхәмәтле әти-әниләр туктаусыз арта торсын иде дигән изге теләктә калабыз
Йомгак урынына
нде нишләргә? Бу бик катлаулы һәм авыр сорау Ана күмәкләп җавап эзләргә кирәк Шулай да. минемчә, урыс иптәшләргә хәзер «олы туган» да. «кече тугаи» да юклыгын, һәр ике милләтнең дә хокукы бер тигез булуын аңлатырга, төшендерергә зарур Югыйсә, «олы туганнар* әлегә моны аңламыйлар, үзләрен бер башка югарырак итеп хис кылалар
Менә бер мисал. Алабуга шәһәреннән өч урыс хатыны “Вечерняя Казань» газетасында (3.02.94) соңгы вакыт га Татарстанда гомумән милләтчелек чире (урысларга каршы) бик нык көчәюе турында язалар Алар, татарча радиотапшырулар исәбенә урысча тапшырулар бик азайды, дип зарланалар Шуны әйтик, монда гузан бөртеге хәтле дә хаклык юк
Дөрес, соңгы бер-ике елда татарча радиотапшыруларның вакыты беркадәр озынайтылды Ләкин моның өчен безне милләтчелектә гаепләргә нигез юк Ник дигәндә, беренчедән. Татарстан радиосыннан урысча тапшыруларның вакыты бер минутка да кимемәде, ничек бар шул килеш калды Икенчедән. Мәскәү тапшырулары гел урысча алып барыла Тәүлек буе рәхәтләнеп тыңла ла тыңла Юк. урыс иптәшләрнең тапшыруларны озайтканга эчләре поша
Тагын бер мәсьәлә. Монысы беренчесеннән дә катлаулырак һәм четерек- лерәк. Сүз 450 ел буена урыс халкының татар милләте өстеннән хакимияте турында бара. Без, халык гаепле түгел, дигән карашта торабыз. Дөрес! Әмма бит бер генә урыс кешесе дә бу хакимлеккә каршы бер вакытта да бер генә сүз дә әйтмәде һәм хәзер дә әйтми Басып алган яхшы җирләргә урыс кешесе бик рәхәтләнеп килеп утырган. Шәһәрләрдән татарларны кысрыклаганнар Хәгср дә шәһәрләрдә алар күбрәк Бөгеп алдынгы илләр күптән вакытлы матбугат чыгарып килсә дә. безгә 1905 1906 елга кадәр тазета-журналлар чыт арырт а да рөхсәт итмәгәннәр. Мәчетләребезне, мәктәпләрне җимергәннәр һ б
Урыс түрәләренең татарга каршы барлык эшчөнлсгси урыс кешеләре дәшми-тынмый хуплаганнар. Әле күптән түгел «Советская Татария газе гасында. Фәүзия Бәйрәмованы булмаган гөнаһларда гаепләп, урыс кешеләренең хатларыннан тулы бер бит басып чыгардылар Ә татар кешеләренең Фәүзияне яклап язган хатлары җавапсыз калдырылды
Урысларның 4 5 гасыр буена татарларга каршы кылган гөнаһларын үзләренә ничектер аңлатасы иде бит!
Күренә ки. Гаяз Исхакый күтәргән проблемалар вакыт узу белән гагын да катлаулана төшкәннәр Бу. күрәсең, шактый вакыт үтү һәм урыс хакимияте шаукымының гагын да көчәя төшүе белән аңлатыла
Ә шулай да. Гаяз Исхакый фараз кылганча, тагар милләте XXI гасыр ахырына бетәрме соң? Юк. бетмәс' Чын күңелемнән ышанып әй тәм
Татарстан җөмһүрияте алга таба да үскәннән үсә. тәрәккый иткәннән тәрәккый итә барачак Ни өчен дигәндә, милләтнең язмышын кешеләр, шәхесләр хәл итә. ,
Ә хәзер, минемчә, бу язмыш алга карап эш итә белә торган көчле шәхесләр кулында Бүгенге буынның тырышлыгын, һичшиксез, алдагы буыннар дәвам иттерочәк