Логотип Казан Утлары
Публицистика

Һибәтулла Салихов шигырьләре

Һибәтулла Сәедбаттал угълы Салихов 1794 елда Оренбургтан ерак түгел Түбән Чебенле авылында мулла гаиләсендә туа. Аның әтисенен бабасы Бикмәт Атамагов бу якларга XVIII йөзнең урталарында Катан губернасы Чисгай өяте Иске .Адәм авылыннан күчеп килгән була. Шагыйрьнең әтисе. Каргалы мәдрәсәсен тәмамлагач, Түбән Чебенлегә мулла итеп җибәрелгән. Һибәтулланың яшьлек еллары шунда үткән, ул анда ишан Дәүләтша бине Гаделша мәдрәсәсендә укыган. Һибәтулла Салиховнын остазлары арасында Каргалыда яшәгән һәм 1832 елда вафаг булган шагыйрь Вәлндетднн Багдада да телгә алына. Күрәсең, шагыйрь Карг алы мәдрәсәләрендә дә укыт ан.
Һибәтулла Салихов шәкерт вакытында ук шигырьләр яза башлый. Аның газәлләр, касыйдәләр, мәрсияләр, мөнәҗәтләр, шигъри трактатлар ижат иткәнлеге мәгълүм. Безнең көннәргә анын XIX йөгнен 10 нчы еллары ахырында язган «Төхфәтел-әүлад» («Балаларга бүләк») һәм 1839 елда язган «Мәжмугыл-әдәб» («Әдәп турындагы җыентык», 1900 елда Казанда басылып чыккан) китаплары килеп -җиткән. Кайбер галимнәр 1856 елда Казанда басылып чыккан «Дөррел- кәлям» («Сүз энҗеләре») китабының авторы да Һибәтулла Салихов булу их- гималын әйтәләр. Аерым шигырьләре кулъязмалар хәлендә дә халык арасына таралган.
Һибәтулла Салихов иҗаты — яңа дәвер татар поэзиясендә демократик, гуманистик, сулышчан шигърият буларак күренекле урын альш тора.

Һибәтулла Салихов 
...Ирермән бән дә һәм бәндә. Бәне нәфсем садыб бәндә. Къәбаих җөмләсе бәндә, һидайәт бир бәңа, йаррабб.
Бәшәрмән һәм бәшәр мәил, ирермен шәрмемә каил. Улыбмән мәгърифәт саил,— һидайәт бир бәңа. йарабб..
Алар уртасында бән зар: телем баглы, элем — би кяр, Йөзем мәхҗүл, эчемдә нар,— һидайәт бир бәңа. йаррабб...
Тышым мәгъмүр. эчем вәйран, эшем тәзүир, хушым сәйран. Гакыл мәгълүб, башым хәйран—һидайәт бир бәңа. йаррабб...
Йөзем алда, күңел артта, башым җирдә, күңел шүрдә, Бәнем тик булмагай бер дә,— һидайәт бир бәңа йарабб...
Бәнем уш бер йулыи шашмыш, хатасы башыдин ашмыш, Хәтәрдин йөрәге ташмыш,— һидайәт бир бәңа йарабб...
Ирерсез җөмләңез шаһбаз, сайд әйләргә үрдәке, каз — Чөйәргә бездә һиммәт аз,— һидайәт бир бәңа. йәрабб

Бона сез улмагыз канигь, ки кыйлмаң вакътыгыз заигъ. Улыйлар һәр
тараф саригъ.— һидайәт бир бәңа йарабб
Араныз мөршиде кямиль. хакның бойырыгы илә гамил. Гъөлүме
шәргъийә шамил,— һидайәт бир, бәңа йарраб.
Булып ирсә әгәр надан, йакын вармаң. качын аннан. Качар кеби
арысланнан, һидайәт бир бәңа. йарабб.
Җәһаләг-гъәйне золмәтдаж. хуарикъ аңа истидраж. Кирәк заһид,
кирәксә хаҗ, - һидайәт бир бәңа йарабб...
Бу кәз сезгә нәдер чара? У лыкмаң шимди әуара.
Киләлем жөмлә бер ара. һидайәт бир бәңа, йарабб
Улалем та ки жәмгьийәт. каму тәсхих идеб нийәт. Куйыб дилдән
инанийәт, һидайәт бир бәңа йарабб.
(Хәзерге телга тәржсмәсс)
Мин дә кеше генә, мине дә нәфсем тышаулаган.
Бар әшәкелекләр миндә, дөреслек юлына сал мине, ходай.
Кешемен һәм «кешеилеккә авышучан. оятсызлыгыма мәгърур.
Булдым мәгърифәт хәерчесе, дөреслек юлына сал мине, ходай
Алар арасында мин зарлы: телем бәйле, кулым эшсез.
Йөземдә оялу, эчемдә — ут. дөреслек юлына сал мине, ходай
Тышымнан төзек, эчем хәрабә, эшем алдау, хушым гизә.
Акыл җиңелгән, башым хәйран, дөреслек юлына сал мине, ходай
Йөзем алда, күңел артта, башым - жирдә, күңел әшәкелектә. Минем кебек
берәү дә юктыр, дөреслек юлына сал мине, ходай.
Мин ул юллан язган, хатасы баштан ашкан кеше.
Куркынычтан йөрәгем ташкай, туры юлга сал мине, ходай
Сез барыгыз да лачын, үрдәк-каз ауларга:
Кош чөяргә бездә тырышлык аз, дөреслек юлына сал мине, ходай
Сез миннән канәгать булмагыз, вакытыгызны әрәм итмәгез.
һәр тарафка юнәлегез, дөреслек юлына сал мине, ходай
Әгәр надан булса, якын бармагыз, аңардан качыгыз.
Арысланнан качкан кебек, дөреслек юлына сал мине, ходай
Наданлык караш ылыкның үзгенәсе. гажәп. аны югары күтәрүче
Изге дә булса да, хаҗи да булса да. дөреслек юлына сал мине, ходай
Бу юлы сезгә ни чара? Инде әварә булмагыз.
һәммәбез бердәмлеккә килик, inpcc «ек юлына сал мине, ходай