Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФИКЕР ХӘЗИНӘСЕН БАРЛАГАНДА


1 QQ7ejl ахырында фәлсәфә фәннә- 1 ре
кандидаты Рашат Әмирха- новнын «Урта
гасырларда татар ижтимагый-фәлсәфи
фикере» исемле фәнни хезмәтенең беренче
китабы урыс телендә басылып чыккан иде Ул
хезмәтендә автор татар ижтимагый- фәлсәфи
фикеренең чишмә башын XI гасырда Кытай
Торкестаны һәм Урта Азиянен бер өлешен
биләп торган Ка- раханилар дәүләтендә ижат
иткән төрки шагыйрь Йосыф
Баласагуныйнын «Котадгу белек» әсәреннән
(1070 елда язып төгәлләнгән) дип саный Бу
бер дә гажәп түгел, чөнки Караханилар дә-
үләте ул чорларда төрки язма әдәбиятның
традицияләрен дәвам иттерүче бердәнбер
варис була Караханилар дәүләтенең бу
чорында күренекле төрки филолог Мәхмүт
Кашгарыйнын «Төрки сүзләр диваны»
исемле гаять бай эчтәлекле зур күләмле
сүзлеге төзелә. XII гасырда бу якларда ижат
иткән төрки шагыйрь Әхмәт Йүгнәкинсң
«Хакыйкать сые» әсәре, Әхмәт Ясәвинең (..
1166) хикмәтләре. Сөләйман
Бакырт аныйнын (... 1186) шигырь һәм
дастаннары безнең көннәргә кадәр килеп
житкөн Әдәбият галимнәре атаклы
«Кыйссам Йосыф» авторы Кол Галинең дә
ижатын шушы төбәк (Хорезмның коньягы)
белән бәйләп тә тикшерәләр (Наджиб Э. Н О
языке памятника начала XIII века «Кысса-и
Юсуф» Али ж «Советская тюркология. 1976.
№ 2. 74 88 бб )
1994 ел башында Р Эмирханов
монографиясенең икенче кисәге дә нәшер
ителде Хезмәтен бу өлеше Алгып Урда
(Дәшти Кыпчак) һәм Казан ханлыгы
дәверендәге фәлсәфи фикерләрнең
эволюциясен анализлауга баг ы- шланган
Совет тарих фәне Алтын Урдада үскән
мәдәниятне күрмәмешкә салышып. аны
төрле корамадан тегелгән юрган кебек дип.
түбәнсетеп, хурлан килде. Алтын Урданы
төрле халыкларның көчләп оештырылган
дәүләте итеп күрсәтергә көчәнде Хәлбуки.
Алтын Урда дәүләте көнчыгыш (Хорезм)
татарлары көче белән көнбатыш татарларын
(ягъни кыпчак-угызларны) кушуны гамәлгә
ашырган тарихи акт булды Мондый берләшү
процесслары һәм анын корбаннары булу
урыс, герман, француз дәүләтләренең
барлыкка килү тарихында да ачык күренә
Урыс князьлекләре исә Алтын Урдага ясак
белән генә бәйле булып яшәделәр һәм
герман-швед агрессиясеннән котылып
калдылар
Алтын Урданы төзегән Багый га-
скәренең абсолют күпчелеген тәшкил иткән
татарлар (кнмаклар яки кыпчаклар) Хорезм
дәүләтендә яшәп, анын бай культурасын
төзүгә зур өлеш керткәннәр Бердәм татар
дәүләте төзелгәч. алар үзләренең культура
традицияләрен Алтын Урданың бөтен почма-
кларында үстерәләр Йөзләрчә татар
шәһәрләре Хорезм традицияләрендә тә-
рбияләнгән осталар тарафыннан салына
Монгол экспанциясе вакытында төрки
татарлар өстеннән хөкем йөрткән Батый хан
һәм анын гвардиясе. Киев Русенда герман
князе Рюрик, варяглар ничек эреп юкка
чыкса. шуцдыЙ ук рәвештә гаип булдылар
Багый гаскәре килеп 30- -40 ел да тормый,
яна дәүләт ныклап яши башлый акча суга.
шәһәрләр кора, һөнәрләр үстерә, дөнья ци-
вилизациясенең бер казанышы булган Ислам
мәдәнияте белән ягмышын бәйләүне дәвам
итә. Алтын Урданын Шәүкәте дәверендә,
кыска гына вакыгга, бердәм тел ситуациясе
һәм тел белән бәйле фикер ядкарьләре туа
Сарай әл-жәдид. Гөлстан. Мажар.
Төмән. Татартөп. Укәк. Биләр. Болгар. Биш
тау һ б шәһәрләрдә ак таштан салынган биек
манаралы мәчетләр, мәдрәсәләр. сарайлар,
мунчалар һәм башка төрле биналар корыла
Шунысы игътибарга лаек татарлар үз шәһәр-
ләрен таш койма, сугыш манаралары белән
ныгытып, аны юлбасар һәм бандитлар
оясына әйләндермәгәннәр, чөнки бу калалар
жнрле халыкның сәүдә һәм һөнәрчелек
нхгыяжыннан чыгып төзелгән Кайдадыр
Кырым ягыңда гс- нуялылар колония корып,
анын стеналарының куәте белән мактанырга
те»
Китап
күзәтү
ләгәч, татар кешесе: «Крепостьларны
куркаклар гына кора»,—дип, бу эшнен
җинаятьчеләр тарафыннан эшләнүенә
ачыклык кертә. Менә шушы шартларда
Алтын Урда —Дәшти Кыпчак җирләрендә
поэзия, әдәбиятның төрле тармаклары үсә
башлый. Бер кызык мисал:
Гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута 1333
елда Дәшти Кыпчакка килгәч, Үзбәк хан
тарафыннан оештырылган мәҗлестә
шагыйрьләр бәйгесен күргән. Димәк, бу
илдә шагыйрьләр дә күп булган Шуңа
охшаш сүз Казан ханлыгы чоры шагыйре
Мөхәммәдьярда да очрый.
Ләкин ни аяныч: Аксак Тимернең кан
койгыч яулары һәм урыс патшаларының йөз
еллар буе алып барган мәдәни һәм биологик
геноцид сәясәте, нигездә. татар халкына
каршы юнәлтелгән иде. Хәтта ки, кабер
ташларына да ябышып, аларны буган эзләр
хәзергә кадәр сакланган. Бу хакта ташлар
сөйли.
Язма ядкарьләрне бары татар халкы
гына утлар, сулар кайнаган гасырлар
төпкеленнән алып килгән Цивилизацияле
Русь, татарга кагылышлы, аның
дәүләтчелегенә бәйләнешле ярлыкларны
хәтта архивларында да калдырмаган. юкка
чыгарган. Ә бит хәтта дәүләтчелеген
югалткан католик поляклар да Туктамыш
ханның ярлык-хатларын саклый алганнар.
Менә шундый золым сәбәпле, Алтын
Урда һәм башка татар дәүләтләре
дәвереннән әдәби истәлекләр чагышты-
рмача аз санда сакланып калган Язма
ядкарьләрнең сакланган кадәресе филолог
галимнәр тарафыннан өйрәнелеп, һәркем
аңларлык хәлгә китерелеп, матбугатта чыга
башлады Шул әдәби җәүһәрләрнең
басмалары буенча галимнәребез урта
гасырдагы татар фәлсәфи, эстетик
карашларын өйрәнә башладылар. Рашат
Әмирхановның бу хезмәте шушы
юнәлештәге беренче фәлсәфә тарихыбыз
сәхифәләрен ача
Р. Әмирхановның хезмәте нинди
чыганакларга таянып язылган соң? Мо-
нография Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф».
Котбның «Хөсрәү һәм Ширин». Мәхмүд әл-
Болгари әс-Сараиның «Нә- һжел-фарадис»,
Хөссям Кятибнең «Җө- мжөмә дастаны».
Сәйф Саранның «Гөлстан бий-төрки» кебек
XIV гасыр авторлары, Казан ханлыгы
чорыннан Мөхәммәдьяр поэмалары һ б
ярдәмче материаллар нигезендә язылган.
Монографиядә әлеге саналып ките-
лгән әдәби әсәр авторларының дөньяви һәм
суфыйлык карашлары системасына анализ
ясала. Хезмәткә нигез булып хезмәт иткән
әсәрләр нигездә, фарсы телендә ижат иткән
шагыйрьләргә ияреп язылган яки тәржемә
кылынган. Ләкин урта гасырларда гамәлдә
булган мондый ижат методының үз
нечкәлекләре бар. Татар шагыйрьләре,
фарсы телендәге сюжетларга үз
җәмгыятьләрендәге проблемаларны салып,
яңа уй-фикерлә- рен бәян иткәннәр
Монография авторы Алтын Урда һәм
Казан ханлыгы чоры татар шагыйрьләренең
әсәрләренә шушы ноктадан чыгып анализ
ясый.
Татар фикер тарихы XI XII гасыр
төрки шагыйрьләр Йосыф Баласа- гуный
һәм Әхмәт Ясәви фәлсәфәләре белән тыгыз
бәйләнештә. Аларның бе- ренчесе—төрки
дөньяның олы рационалистик фикер
системасын төзесә, икенчесе суфыйлык
карашлары системасын нигезли һәр ике
шагыйрьнең дә әсәрләре урта гасыр төрки
татар дөньясы өчен яхшы мәгълүм булган Бу
ике шагыйрьнең үсеп китүенә сәбәп — алар-
ның бай фарсы фәлсәфи әдәбияты һәм
мөселман мәдәнияте белән тирән таны-
шлыгында. XI—XII гасырлардагы төрки
дөньяның интеллектуаль өлгереше катлаулы
гакыл хәзинәләрен үзләштерүгә әзерлекле
була. Әлбәттә, моның өчен төрки дөньяның
меңнәрчә еллык тарихи тәҗрибәсе ныклы
нигез тәшкил итә. Йосыф Баласа! уныйның
әсәре рационалистик фикернең бай һәм
катлаулы системасына ия. «Котадгу белек»
авторы адәм баласына — хан булса да. кол
булса да, ярлы булса да, бай булса да —
гамәл итәрлек акыл хәзинәсе бирә Ә инде
Әхмәт Ясәви хикмәтләре мөселманнарны бу
фани дөнья белән мавыкмаска. хакны истән
чыгармаска өнди. Дөньяда белем алу кирәк,
надан кешенең кадере юк, ул кырык ишәк
йөген күтәрер, ди. Әхмәт Ясәвинең фәлсәфи
карашларын Кол Гали дә кабул итеп, үзенең
«Кыйссаи Йосыф» дастанында шуларны
уздыра Кол Галинең философиясе: сабыр
иткән теләгенә ирешер, һәр кыңгыр эшнең
җәзасы була дигән фикерләрдән гыйбарәт
Төрки поэзиянең титаннары Йосыф
Баласагуный белән Әхмәт Ясәви иҗаты
йогынтысы XIV гасыр шагыйре
Мөхәммәдьяргача дәвам итә
Рашат Әмирхановның XI XVI гасыр
татар иҗтимагый фикерен өйрәнү
чыганаклары итеп әдәби әсәрләрне алганын
алдарак күрсәттек инде
Биш гасыр дәвамында ижат иткән
шагыйрьләрнең, әдипләрнең ижатын ти-
кшерү өчен махсус методик алым кирәк
Шундый методологик алым итеп моно-
графия авторы проблемалы анализ методын
кулланган. Бу зур көч һәм тирән төпченүне
таләп иткән метод. Шул юл белән аерым
ядкарь авторының системалы фәлсәфи
карашлары ачыла. Әл-
бәттә. ЖИНСЛ юл белән киткәндә, әсәрдән
үзеңә кирәкле мәгълүматларны гына сайлап
алу методы белән эш итәр! ә мөмкин булыр
иде Ләкин ул чакта без әдәби-тарихи
процессны бозып, субъектив аңлаткан булыр
идек Ул чак га Йосыф Баласагуный. Әхмәт
Ясәви Сәйф Сарай һәм башка авторларның
карашларын без саектырып, гадиләштерү тө-
сендә аңлатып, кыйммәтле һәм югары фикер
байлыгына зыян китерер идек Тикшерүче
үзенең фәнни анализ объск ты итеп алган
әдәби ядкарьләрне тикшерүдә проблематик
өйрәнүне хронологик эзлеклелек
кысаларында алып бара
Әсәрнең керешендә шушы дәвер рухи
мирасының тарихи-фәлсәфи проблемаларын
барлауга һәм аныклауга игътибар ителә
Беренче бүлектә ижтимаг ый-мәдә- ни
аңның формалашуына алшартлар тәшкил
иткән социаль-икътисадый. сәяси вәзгыять
тәфтишләнә.
Икенче, өченче бүлекләрдә кереш
бүлектә куелган проблемаларның чыганак
материалы булган әдәби әсәрләрдә
чишелеше ачылган. Ә материал игеп
Хорезмда. Караханилар һәм Алтын Урда
дәүләте дәвереннән сакланып калг ан төрки
әдәбиятның үрнәкләре алынган
Р М. Әмирхановның әлеге фәлсәфи
хезмәте феодализм дәвере татар (төрки)
әдәбиятындагы ижтимагый-фә- лсәфи
мәсьәләләрне тикшерүдә беренче тәҗрибә
Монда аерым үзенчәлекләр бар Урта гасыр
горки дәүләтләрдәге әдәбият һәм фәлсәфи
(торки-тагар телендәге) истәлекләрдән тыш.
гарәп, фарсы һәм башка телләрдә укылган
әсәрләр хисабына тулыланып юрган Ләкин
хәзергә, бу җитешсезлсккә карамастан,
галимнең хезмәте XI XVI йөзләрдәге төрки-
татарларда таралган суфыйчы- лык һәм
гамәли фәлсәфәне шактый тулы күләмдә
аңларга ярдәм итә.
Әлбәттә, бу фәлсәфә бәген юрки дөнья
очен уртак хәлне чагылдыра Татарның үзе
яшәгән төбәкләрдә туган фәлсәфи
чыганакларын әйләнешкә кертү, бу
юнәлештәге фәлсәфи ачышларның эчтәлеген
тагын да баетачак Ә андый әсәрләр бездә юк
түгел, алар соңгы елларда гына ачылдылар
Урта гасырлардаг ы фәлсәфи фикер
тарихын һәм аның үсеш этапларын гулы
күрсәтү өчен аны монография рәвешендә
өйрәнү бик мөһим Хезмәттә фәлсәфәнең
дәвер очен гомуми һәм per ион өчен
үзенчәлеге булган аспект лары Кол Гали.
Котб. Сәйф Саран. Мөхәммәдьяр һәм башка
төрки-татар авторларының әсәрләре аша
ачыла. Әлбәттә, бу авто рларның фикерләре
алардан WICK бу лг ан гарәп-фарсы чыг
анакларыннан килә, ләкин урта гасырларда
татар әдәбиятында яшәп килгән ><нәзирә»
дип аталмыш иҗат методы җирле
үзенчәлекләрне күрсәтергә комачауламаган
Мәсәлән. «Йосыф вә Зөләйха» темасына
ижат иткән Иран шагыйре Фирдәүси белән
татар шагыйре Кол Гали версияләре
һәркайсы аерым фәлсәфи үзенчәлеккә ия
XI— XVI гасырларда ижат иткән авторлар-
ның әсәрләрен чагыштырма планда өй-
рәнгәндә г снә дә. аларның һәркайсынын
үзенчәлекле дөньяви карашларын, алар
күтәргән проблемаларны ачарга ярдәм итә
алыр иде. Әлбәттә, бу фәлсәфи карашларның
эчтәлеген, тамырларын тулы өйрәнү өчен
борынгы язма истәлс- кләребезнең
текстологик яктан эшләнгән басмалары
кирәк Шул ук вакытта теоретик планда та
тарный Ислам дине тарихы. суфыйчылык
мәсьәләләре. Коръән һәм аның тәфсирләре,
шәригать һәм хәдис җыентыкларына анализ
ясалырга тиеш.
Автор XI XVI гасырлардагы фәл-
сәфәнең яшәешен шул чорларнын уртак
төрки һәм татар әдәби ядкарьләре нигезендә
өйрәнә Йосыф Баласагуный һәм Әхмәт Ясәви
әсәрләрендә тулы система рәвешендә
чагылган дөньявилык һәм суфыйлык
фологфәсс. бу авторлардан сон ижат ИТКӘН
тагар шагыйрьләре вә әдипләре тарафыннан
кабул ителеп, кмн татар дөньясына үтеп кера.
Дөньявилык һәм суфыйлык фәлсәфәсе тагар
әдипләре әсәрләрендә саф һәм аерымланган
рәвештә чагылмый Урта гасырлардагы татар
чыганакларында алар бср-берсснә каршы да
куелмый, аерым өстенлек белән дә
ялтырамый.
Рашат Әмирханов үзенең хезмәтендә
урга гасырда яшәгән тагар фикер ияләренең
герле юллар аша булса да гомумкешелек.
гуманизм һәм нжгима гый тәрәккыятькә
хезмәт итканлежләрен күрсәтә Әлбәттә,
аларның карашлары лнкә ашмаслык рәвештә
күренсә дә, асылда бу фикер ияләре
кыерсытылганны яклаганнар, хакимнәрне
гаделлеккә, мәрхәмәтле булырга өндәгәннәр
Урта гасыр татар фикер ияләре гомумкеше-
лек гәрәккыя генә, гаделлеккә таба булган
юлны дошманлык, көчләү, сугышлар аны
түгел, ә бәлки гаделлек, адәмнәргә карага
мәхәббәт. җәмгыятькә хезмәттә, дип
күрсәтәләр.
Иҗтимагый фикер тарихыбызга
багышланган бу фәлсәфи хезмәт узганны
танып белү өчен генә түгел, ә бәлки бүгенге
хәлләргә дә җавап табарлык рухи хәзинә
булып җитешкән