Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАНЛЫ ЕЛЛАР АВАЗЫ


Журналның алдагы саннарының
берсендә («Казан утлары». 1993. № 4) атаклы
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллимнәренең
күмәк фоторәсеме басылып чыккан идс.
Әйтергә кирәк, анда сурәтләнгән кешеләрнең
күнчеле! е татар һәм кардәш мөселман
халыкларының мәдәнияте турында якты эз
калдырган шәхесләр Шуңа булса кирәк, әлеге
басма журнал укучыларда зур кызыксыну
уятты һәм редакция тарафыннан әлеге
шәхесләрнең язмышы турында тәфсиллерәк
мәгълүматлар бирүне үтенеп сораган күп
кенә ха i-хәбәрләр алынды. Бүген без.
аларның теләген искә алып, рәсемдә
сурәтләнгән күренекле шәхесләрнең берсе
Закир Шакировның кыскача гәржемои хәле
турында сөйләп үт мәкче булабы г
Башкортстаннын Бөре каласыннан
ерак түгел генә урнашкан Карага елга
авылында, хәлфә гаиләсендә туып-үскән
Закир 1898 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
буса! асын атлап керә. Сәләтле яшүсмер,
шәкертлегенең беренче көннәреннән башлап,
уку-укыту кысаларында гына чикләнеп
калмыйча, һәрдаим үзенең белемен күтәрү
белән шөгыльләнә Ул Каюм Насыйрн. Н
Катанов. Фатыйх Әмирхан. Вафа Ьәхтияров
кебек остазлары һәм дуслары белән тыгыз
аралашып яши «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә,
алдан килгән гадәт буенча, киң эрудицияле
һәм алдынгы карашлы шәкертләр, өлкән сый-
ныфларга күчү белән, мөгаллимлек Ва-
зыйфаларын үти башлаганнар Шул рәвешле.
Закир да география, урыс һәм төрек теле
буенча дәресләр бирә Аның география
дәресләренең берсендә Габдулла Тукай да
була һәм эпидиаскоп, диапозитив кебек
техник чаралар куллануына аеруча басым
ясап, яшь мөгаллимнең педагогик сәләтенә
югары бәя бирә Гажәп тә түгел. 1909 елда
Закир Шакиров тарафыннан төзелгән геогра-
фия дәресле! е революция! ә кадәр берничә
тапкыр нәшер ителә. Белемгә омтылу аны
1912 елда Шанявскнй исемендәге Мәскәү
университетының тарих- философия
факультетына (бу демократик рухтагы югары
уку йортында Русия халыкларының бик күп
алдышы карашлы вәкилләренә олы фән
дөньясына юл ача) алын килә 1915 елдан
Закир Шакировның ижат эшчәнлеге
Башкортстан белән бәйле Биредә ул
күренекле тел белгече булып таныла,
профессор дэрә- жәсенә ирешә, республикада
беренче булып «Атказанган фән эшлеклесе»
дигән мактаулы исемгә лаек була. Аның тара-
фыннан 100 дән артык китап һәм мәкаләләр
һәм дистәләгән уку әсбаплары нәшер ителә.
«Совет мәктәбе» журналында басылып
чыккан истәлекләренең сөт ы хезмәтенең
Тукайга ба!ышлануы да. безнеңчә, эчке бер
мә!ънәгә ия Ул күп санлы шәкертләр
тәрбияләп үстерде. Кызы Л 3 Шакирова да
башлаган эшен дәвам итте, ул озак еллар
дәвамында Казан педагогия институтында
фәнни һәм методик эш алып барды
Булат СОЛТАНБӘК