Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ ЕЛЛАРДА...


ШАМИЛ УСМАНОВ КӨНДӘЛЕГЕ ТУРЫНДА ГАЛИМ ФИКЕРЕ
еше көндәлеген укыган чагында үзең дә сизмәстән серле һәм тулысынча анлап җитү
өчен шактый катлаулы да булган үзгә бер дөньяга килеп эләгәсең. Әлеге серлелек һәм
катлаулылык, күрәсең, шуның белән аңлатыла: көндәлек алып барган кеше үз күңелендәге иң
ихлас хис-кичерешләрен язып калдырырга тырыша һәм. шуның белән бер үк вакытта, үз
язуларының кайчан да булса ят укучы кулына эләгәсен белеп, аның алдында яхшырак,
акыллырак та күренергә тели.
Язучы-әдип кеше өчен бу бигрәк тә шулай дип уйлыйм. Үзенең һәр язганын укучыга
адресларга каләм иясе бигрәк тә күнеккән бит инде. Ә Шамил Усманов шикелле тоталитар
система шартларында яшәгән язучы хакында инде әйтеп тә торасы юк. Аның эчендә инде
берьюлы әллә ничә «цензор» утыра, һәм, әлбәттә, әлеге эчке цензорлар каләм тибрәтүче
кешегә бу язуларның кайчан да булса суд тикшерүчесе өчен бик шәп материал булып
торачагын да даими искәртеп тора Моны, билгеле, Шамил Усманов да белгән, аңлаган. Шул
чорның бик зур сәяси вакыйгалары уртасында һәм күп кенә күренекле шәхесләре янәшәсендә
кайнаган шәхес моны сизми, күрми кала аламы соң?!
Ләкин, шулай да, язучы кеше, барыбер, язучы булып кала. Тере кешенең кайнар хисләре
аны барыбер үз артыннан ияртеп алып китә, саклык турында күпмегәдер оныттыра Бу
көндәлекләрне укыган чагында сез аны күп урында күрерсез, сизәрсез, мөхтәрәм укучылар.,
Башта автор һәм аның язмышы турында берничә сүз әйтеп китик Безнең еллар кешесе
Шамил Усманов турында нәрсәләр белә? Әйе. ул Казан шәһәрендә шундый бер урам
барлыгын белә, монысы дөрес Ләкин бит язучының гражданнар сугышына багышланган
әсәрләренең инде менә ничә дистә еллар үтсә дә яңадан басылганы юк.
Сталинның шәхес культы фаш ителгән елларда без гаепсез корбан булганнарның бик
күбесен хәтеребездә яңадан торгызу өчен, аларны фәрештәләр кебек пакъ итеп күрә
башладык Аларның тормыш, гомер юлларын да гел алсу-матур буяулар белән генә бизәп
чыктык. Бәлки ул чакта шулай эшләмичә дә булмагандыр. Чонки ул гаепсез корбаннарны
аклау башланган елларда әле безнең илдә һәм безнең аңыбызда ленинчыл идеяләр гантана
итә иде. Теге яки бу кешене аклау өчен, аның партия тоткан төп юлга бик тә тугры икәнен
раслау сорала иде. Димәк, кешене сөттән ак, судан пакь итеп күрү һәм күрсәтү котылгысыз
эш иде Әгәр дә шулай эшләнмәсә — акланырга тиешле теге яки бу шәхеснең вак-төяк
кимчелекләренә игътибар ителә башласа— гомумән аклау процессы үзе үк тукталып калырга
мөмкин иде.
Мондый мисаллар бик күп Мәсәлән, минем күз алдымда әле хәзер дә Мәхмүт ага
Бөдәйленең моңсу, кайгылы карашлары тора Әдәби иҗат белән дә шөгыльләнгән һәм
күпмедер дәрәҗәдә сәясәткә катнашы булган бу кеше турында бүгенге укучы шулай ук бик
аз белә. Ә бит ул Беренче бөтендөнья һәм г ражданнар сугышын башыннан алып ахырына
кадәр үткән кеше иде Ленинның үзе белән дә әллә ничә мәртәбә күрешкән булган ул Бүтәннәр
сыман конференциядә делегат булып, ерактан гына күрмәгән ул аны. ә Ленинның
кабинетында утырган. Шулай ук РСФСРның Хәрәзмдәге илчесе дә булган иде Мәхмүт ага..
Ләкин менә шушы олы шәхескә теге елларда «солтангалиейЧе» дИГәнкара ярлык шуның
хәтле нык беркетелгән иде ки. соңрак аны барча хөкем органнары аклап чыкса да. рәсми яктан
караганда ул тәмам акланып бетсә дә. гомер юлынын ахырына кадәр, барыбер, аңа
шикләнебрәк карадылар. 1918 елдан бирле большевик булган кешеләргә бирелә торган әз-мәз
өстенлекләрдән дә ул мәхрүм иде Мәрхүмнең холкында сарказм да көчле иде инде-
Брежневның үзенә ул менә мондыйрак хат язган бит эше ни хәтле генә күп булса да мине
Ленин кабу з итә алды дигән, ә менә Татарстан өлкә комитеты секретаре Табеев вакьп 1.10.1
алмый, дигән Аларның «якты киләчәкне» төзү мәшәкате, чыннан да. бик к^п булгандыр гцул.
Югыйсә. Мәскәүдәге генеральный секретарь. Казандагы Табеев ны мәҗбүр итә алган булыр
иде.
Менә шуларны искә төшерсәң. Шамил Усмановка үзе үлгәннән соң булса да олы дан
эләкте дип тынычланырга була. Аның исеме беренчеләрдән булып һәм
аргьтк^мәшәкагьсез генә акланды Билгеле, моның да үзенә күрә объектив һәм субъектив
сәбәпләре булды Болары турында сонрак фикер йөртербез. Ә хәзер исә көндәлектәге язуларга
күчик
Көндәлекне укыган чагында ин злек шул күзгә ташлана: анда без белгән байтак тЦ|Ща_шәхесләргә
бүтәнчәрәк бәяләр бирелә_ Без хәзер тудырган хыялый күзаллаулар белән"1Памил Усманов
көндәлегендә язылган тәэсирләр, нәтиҗәләр еш кына очракларда бер-берсенә туры килми. Усманов үзе
дә бу хатирәләрдә безкен хыялдаг ы_бакыр һәйкәлдән шактый ерак тора
Шуна күрә, әйдәгез, ин башта менә бу сорауга җавап эзләп карыйк: гражданнар сугышы һәм тыныч
төзелеш чоры сәясәтенең югары катлау вәкилләре арасында Шамил Усмаңрв чынлыкта ниндирәк урын
биләгән9 Ягъни, бүгенге төшенчәне кулланып әйтсәк, аның сәяси «рейтингы» ниндирәк булган?
Әлбәттә, ул чорда бүгенге шикелле сәясәт тирәсендә йөреп гамак туйдыручы социологлар өере
булмаган. Аннан сон социолог эше ул үзе дә шактый четерекле нәрсә -синең алдан күрәзәлек итүләреңнең
чын нәтиҗәсе ничек буласын беркайчан да белеп булмый. Хәзерге социологлар да. әнә. Жириновский
брзнен җәмгыятьтә артык зур уңыш казана алмаячак дип әйтеп нинди җитди ялгыш җибәрделәр ич әле!
Ләкин, шулай булса да. ул чордагы кайбер мәгълүматларга таянып. Шамил Усманов шәхесе хакында
шактый объектив фикер тупларга мөмкин дип уйлыйм Ягъни, аның ул чактагы сәяси көчен билгеләргә
була
Менә бер генә факт. 1923 елның май башында аяз көнне яшен яшьнәгән шикелле вакыйга була:
Сталинның ин якын ярдәмчеләреннән берсе Мирсәет Солтангалисв кулга алына Бу хәбәр ишетелү белән
үк Мәскәүгә -партиянең Үзәк комитетына. Халык Комиссарлары Советына һәм Ленин. Сталин. Троцкий
исеменә хат китә Бу хатка кул куйган республиканың 15 ин зур сәяси эшлеклес? Солтангалиевне азат итү
таләбен белдерә Менә шушы Т5 сәяси эшлекле арасында ТатЦЙКТггъзасы Шамил Усманов имзасы да
бар Шул ук елның июль аенда Казанда Мирсәет Солтангалиев эше буенча җыелган «аны кулга алу дөрес»
дигән фикер белдергән киңәшмәдә дә Шамил Усманов катнаша
Болардап чыгын шундый нәтижә ясарга мөмкин димәк.Шамил Усманов Мәскәу өчен_бик билгеле
кешеләрнең берсе бу- гган Бодай дип уйларга багнка дәлилләр дә бар Гражданнар суг ышы елларында
Шамил Усманов актив рәвештә Татбригада оештырып йөри Ә әлеге Татбриг адалар исә революция
ялкынын Шәрскъка нитте, анда да «ялкын» кабызды Шамил Усманов исә әлеге бригадада үзе до сугыша.
Гражданнар сугышында катнашкан байтак кына ветераннар өчен Урга Азиягә революция ялкынын
илтү бик тә мәртәбәле бер эщ булып күренде^ Алар Моның белән озак еллар буена горурланып йөрделәр
Ләкин бүген Урта Азия җирендә төзелгән бәйсез мөселман дәүләтләрендә яшәүчеләр ни өчендер моны
горурланырдай эш дип санарга ашыкмыйлар
Яшерен фондларның берсендә сакланган Мидхәт БОРЫНДЫКОВ истәлекләреД буенча тагын шул
да бңлгеде Берникадәр вакыг Сталинны» секретаре булып \ ипләгән М Ьорындыков белән соңрак
һеджасга илче булган Кррцм Хәкнмов I һәм Шамил Усманов өчәүләп Татар республикасы төзү һәм
Шәрекь ком- J мунистларының Икенче съездын җыйнау фикерен күтәрәләр Ә татар белән башкорт
xajiKbirr бер республикага берләштерү уенда йөргән Мирсәет Солтан- галиевкә jjy фикер бер дә
ошамый Башкорт ларның ул чактагы башлыгы Зәкң' Вәлиди истәлекләреннән күренгәнчә (Уфа.
«Китап» нәшрияты. 1994 ел) ул чакга!1 У Шамил Усмановка. Борындыковга һәм Сәитталисвкә Сталин
үзе шундый әмеп бирә Калинин янында киңәшкән вакытта татарлар белән башкортларның бер|
республика! а берләшү фикеренә каршы төшәргә!
Әлбәттә, бу фактны хәзер, күп еллар үткәннән соң. нәкъ шулай булгандыр диеп ышандыруы кыен.
Аннары, моның ише яшерен әмерләрнең, гадәттә, кәгазь- ,1.1 ка ГМЫЙ торг »н бу I.i Чонки бу ч кеше
гаренә хас бу пан кара ип гәр . рәтенә керә Әмма гәкин моннан чыгып шуны кистереп •HieifCy.ra Шамил
/ Усманов ул чор сәяси тормышында күренекле фигура исәпләнгән һәм большевик у юлбашчыларына
шәхсән таныш булган Ә бит шунысы кызык Ш Усманов үзе! (цгргия һәм дәүләт даирәләрендә югары
урыннар ла биләмәгән
Ут актив катнашкан тагын берничә вакыйганы күрсәтеп үтәргә мөмкин Әлеге факт гарда
Усмановны» бик тмоциональ һәм импульсив холкы да чагылыш габа (Сугышта алган контузиясе,
бәлки, моңа бер сәбәп булгандыр) |£айчагыдда аның ип хәпәгю1-ЮР<,-цдә илеклелек тә югалып китә
Мисал очен. Мирсәе! Со гтангалиев язуына караганда. Шамил Усманов'ТЗЗбелны» августын - да
күренекле сәясәтче һәм публицист Бари Багталның концлагерьдан качуына
булыша Бари Баттал, шул елның язында Себердән кайткач. Башкортстан боль- I шевиклары
тарафыннан кулга алына, аны Зәки Вәлиди азатдпу Шуннан _£Q« Ьа гтал Казанга килә, биредә татар
коммунистлары аны яңадан кулга алдыралар, һәм «1ражданнар сугышы беткәнче» дип төрмәгә
утырталар.. Ә качкач инде, Бари Баттал чит илгә, Финляндиягә китә, гомеренең ахырына кадәрдиунда
яши, тарих һәм сәясәткә багышланган дистәләрчә китаплар, мәкаләләр чыгара. Әгәр бу хәлләр чыннан
да дөрес икән, моның өчен без бүген Шамил Усмановка бары тик рәхмәт кенә әйтер! ә т иешбез. Чөнки
Бари Баттал бу илдә калган булса. 1937 елга кадәр дә яши алмаган булыр иде.
1936 елда Шамил Усмановнын үзенә ачылган «эш»тә бу факт искә алынмый алынуын»
ләкин мин әлеге фактны язган М Л'олтага алиевкә ышанырга мө.мкин дип саныйм Чөнки
ул чорда Мәскәүдәге һәм Казандагы олы сәясәтнең «сәхнә арты»н татар арасында аннан да
яхшырак белүче башка беркемдә юк бит Солтангалисвнең үз остазы Сталинның да моның
ише мәсьәләләрдә бик тә югары дәрәҗәдәге белгеч булуын истән чыгармыйк. Бу дөнья
белән саубуллашып ятучы В И Ленин бердә юкка гына Сталинның сәясәттә дә Кавказ
халыкларына хас булганча ачы һәм борычлы ризыклар әзерләргә маһир булуын искәртеп
китмәгәндер ич Лншлисен, тау халыкларының кухнясы шундый инде аның! Бүген дә бик
нык сизелә бит әле бу.
Шушы урында аз гына тукталып тагын бернәрсәне ассызыклап үтик Мирсәет
Солтангалиевнең ул елларда үз остазы Сталинга каршы чыгуы сәяси «камикад- зе»ны
хәтерләтә иде. Генсекның милли сәясәтен ачыктан-ачык тәнкыит ьләргә Фрунзенын да,
Затонскийның һәм Мдиваниның да, шулай ук башка оппонентларның да, хәтта Ленинның
үзенең дә кыюлыгы җитмәде бит. Шулай икән — алардан түбәнрәк баскычта торган Шамил
Усманов нишли ала инде?1
Егерменче елларның уртасы Усмановнын дөньяга карашына зур гына үзгәрешләр алып
килә. Шуларның берсе мондый Шамил Усманов РКП(б) Үзәк Комитетына җибәрелгән «39
кеше хатын»нан үзенең имзасын кире ала. (Бу хат соңга таба, «татарның уң капитулянтлары
программасы» дип игълан ителә ) Ә Усмановнын әле1 е адымын аның дуслары куркаклык дип
бәяли. Ләкин, минемчә, биредә сәяси реализм дип әйтү дөресрәк булыр төсле Чөнки әлеге
хатка кул куйган 39 кеше Мәскәүдән вак-төяк мәсьәләләр буенча Үзәкнең опекасын бетерүне
сорыйлар Без бүген әлеге мәсьәләдә мондыйрак. нәтиҗә ясасак дөресрәк булмас микән: ә
бәлки Шамил Усманов тормышта барган үзгәрешләрне алдан- рак аңлагандыр, гражданнар
сугышы чорында милли төбәкләргә бирелгән ирек- J нен Үзәк тарафыннан акрын-акрын
кысыла килүен ул бәлки алданрак сизгәндер? Солтангалиев фажигасы да бик күп нәрсә
турында искәртә бит Бары тик, «кайчан чират җитәр?» дип кенә торырга кала иде ич.
Күңеле белән әнә шуларны сизепме. Шамил Усманов бу елларда иҗатка һаман ныграк
тартыла бара Иҗаттагы аның беренче адымнарын барысы да хуплый Армия белән араны өзү дә
(бу юнәлештә югары күтәрелү өчен аңа . мөмкинлек тә калмаган була инде) Усмановка
җәмәгать эшчәнлеген көчәйтергә булыша Ул яңадан-яңа идеяләр белән мавыгып йөри башлый;
латин язуын кертү тарафдары булып Галимҗан Ибраһимовка актив рәвештә каршы гөшә. Бу
мәсьәлә турында сүз барганда 1926 елда Баку шәһәренлә пупып узган төркине өйрәңучеләрнең
Беренче съезды i ыибрәтде. Анда чыгыш ясаган Ш Усманов Г Ибраһимовны латин язуының
прогрессив ролен төшенмәүдә гаепли. Ә бит бу съездга барыр алдыннан Г Ибраһимов партия
өлкә комитетыннан шундый 1 яшерен күрсәтмә алган була: татарга латин язуын кертү буенча
бернинтн дә йөкләмәләр алмаска! Шамил Усманов, әлбәттә, бу хакта белә алмый. Хәер,
сәясәттәге күп эш-адымнарның әнә шундый яшерен, күзгә-күз карап кына әйтел- • гән
күрсәтмәләр буенча эшләнүе һәр чор өчен дә гадәти күренеш шул инде ул!
Ә аннары Ш. Усманов тормышның бөтен тармакларына радио кертү фикере белән
канатланып йөри башлый. Ул елларда радио «җене» хәзерге компьютер- лаштыру шикелле
үк. бик тә киң канат җәя Аның белән күпләр мавыга Шулай ук ясалма тел «эсперанто»ны
җәелдерү буенча да шактый көч түгә Усманов.
Ә гомумән алганда, сез укып чыккан бу көндәлек язулар - шул чор чынбарлыгыннан
алынган менә дигән документ Ул безнең үткәнебез, һәм хәтта әле. күпмедер дәрәҗәдә,
бүгенгебез дә. Чөнки үткәннәр белән бүгенге тормыш бик тыгыз рәвештә бәйләнгән. Әнә
шуңа күрә, укыйк та уйланыйк. Уйлаган уйларыбыз бик үк татлы булмаса да. моңа артык
борчылмыйк Алар янәшәсендә безнең күңелне күтәрердәй, йөрәкне дәртләндерердәй
күренешләр дә бар ич әле Әнә шулар ту рында да онытмыйк.