Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘҢГӘЛЛЕК...


Рәшит Госманның акварель парчаларына караганда, бу ябалдаш агачлардан, күл тирәли,
мәрҗән кебек, тезелешеп утырган төнбоеклардан, баскыч-баскыч ефәк зәңгәрсу күк тавына
менеп киткән шәфкатьле авыл йортларыннан гыйбарәт мөлдерәмә тулы самими дөньяның
җанлы матурлыгына гаҗәпләнеп, шөкранә кыласың Теге-яки бу җирдә капылт гына чагылып
киткән шәүләләр, нурланып, тирә-якка сибелгән яктылык агышы, яфрак-агачларны
кыймылдаткан җил аһәңе, бу могҗизаны тоташ бер тотрыклы күренешкә әйләндергән һава
катламы һәм әсәрләрнең теге-яки бу өлешенә җай гына иңдерелгән кеше сыннары рәссам
нәкышьләгән манзараның әллә нинди мәңгелек мәгънәне аңлатуына ишарәлиләр Иҗатчының
әйтергә теләгәне: табигатьтән. аның хозур гүзәллегеннән дә кыйммәтле бөек әйбер юк Ул илһам
чыганагы һәм бәрәкәтле тема; анда портрет һәм риваять, дастан һәм бетмәс -төкәнмәс им-том,
ырым, сихернең мәҗүси матдәсе, бәхет һәм фаҗига. Яшәү - үлем Иҗат энергиясе
Чыннан да. рәссамның кайбер кара-коңгырт. яшел-зәңгәр төсләрнең нечкә җепселләреннән
«чигелгән» пейзажларына багасың да, аның теләге шушы тасвирланган күренеш белән
чикләнмәгәнен, манзараларның тирәнлеге аның күңел тирәнлегенә, уй-фикер чикссзлегенә
тәңгәл килгәнне аңлыйсың
Мәдхия тәмам!. Әлбәттә, бу осталык артында күп көннәр, тө ннәр эчендә барган
мәрхәмәтсез хезмәт, олугь табигатьне шәкертләрчә өйрәнү, йөз-мең данәләрчә экспериментлар
ята Шул хезмәт һәм шәхсән фидакарьлеге Рәшит Госманны беренче дәрәҗәле акварельче һәм
нәкышьче — җанлы язу остасы итеп җитлектерде дә 1970— 1990 еллар эчендә аның әсәрләре,
хаклы рәвештә, иң абруйлы Бөтенсоюз. Бөтенрус- сия. Олы Идел зонасы, үз җөмһүриятебездә
оештырылган иң әһәмиятле күргәзмәләргә куелдылар Сынлы сәнгать музее, милли мәдәни
мәркәз экспозицияләрен бизәделәр Мәскәү, Петербург һәм башка сәнгать мәркәзләренең
коллекцияләрен баеттылар һәм йөзләрчә әсәре элита вәкилләре, зыялылар, фәнни хезмәт
кешеләре, хәтта президентлар, сәяси эшлеклеләр, илчеләр тарафыннан дулкынланып кабул
ителделәр.
Инде чит илләргә килгәндә, аның иҗаты һәм исеме океан артында һәм Аурупа илләрендә
Франция. Алмания. Италия. Австрия. Венгриядә көнчыгышта Төр - кия. Япония, Кытайда үз
илебезгә караганда да популяр дияргә була Рәшитнең әсәрләре егермеләп илдәге музей-
коллекцияләрдә саклана Америка Кушма Штатларында гына да эшләре Сан-Франциско,
Филодельфия. Сан-Диего. Питцбург шәһәрләре сәнгати тупланмалары арасында мәгълүм
Нәзәкатьлс акварельләр һәммә кешедә дә соклану, сөю хисләре уята Бу хакта Рәшиткә аның бер
төркем әсәрләрен бүләк рәвешендә кабул итү бәхетенә ирешкән Америка Кушма Штатларының
президенты җылы итеп махсус хатын да язып җибәрә.
Менә шулай, һава чөмерүче атлар, суда тибрәнгән ялгыз көймәләр. Идел- Чулман
офыклары, меңъеллык авыллар, «галибанә» гүзәл кояш батулары, моңлы шофакълар. карлы
иртәләр, урман чатырлары Мәңгелек моңлы, илаһи тирәлек Комеш-соры, көрән-алсу төсләргә
өретелгән җәүһәрләр
Рәшитнең әсәрләр панорамасын карыйсын да, аның пейзажчы офыкларының киңлегенә,
игътибарының иксез-чиксезлегенә шаккатасын Монда Америка күренешләре, аның елга-
күперләре. җанлы урамнары, яшеренеп калган тын пейзаж базис лары, Себер-Алтай таулык-
бозлыклары, «кирегә агучы» елгалары, переваллар, Кав- каз-Кырымның илаһи матурлыгы.
Казакъстан тозлы такырларының кырыс экзотикасы. ата-бабаларыбызның ихласын биләгән
дала-авазлары, иреклс-кодрәтле дөнья. Чиксезлек Болгар сериясе, Идел-Чулман сулары, унбиш
яшеннән ятим калган малайның аяк сеңерләрен шактый кискән, тигәнәк-тузганаклы
«Татарстан» Пейзажлар дастаны, әйтерсең лә, Рәшитнең одиссеясе.. '