ШИГЫРЬЛӘР
Язганым савап булырмы?
Язгандыр ачтан үләргә Бу зәхмәтле заманда. Шагыйрьләрнең бәһасс юк. Баш имәсә яманга.
Булган бит шулай элек тә: Ханнарның, әмирләрнең Исеме кергән гарихка.
Үз ИТСӘ шагыйрьләрне.
Тырышкан шагыйрь асрарга Империя, халифәтләр Үгкәннәр әллә терелә.
Бүген шул ук гадәтләр:
Сыеныр куен кирәклек Суга каләмле кулга. Кичәге дуслар, дошмандай. Тарткалый уңга-сулга.
Җан кибә тулай торакта.
Кысынкы ул. караңгы Үрелгәч калжа сузалар. Тик ак дисәң караны.
Язса да ачтан үләргә. Баш имәмдер ялганга. Язганым савап булырмы Бу гөнаһлы заманга?!
Сез кайларда, татар угланнары?
Чорлар аша. әрнеп, үткәннәргә. Халкым тарихына карадым: Җил-давыллы язмыш йомычкадай Җилтерәткән милләт корабын.
Сез кайларда, татар угланнары. Җан асрыйсыз кайсы илләрдә?
Кан тартмаса, бәлки, җан тартадыр. Сөйләшәсез нинди телләрдә?!
Яр ташына кораб сугыла да Чигә кабат упкын-диңгезгә. Фәләстиннәр кебек, бәйсез илен — Үз дәүләтен йөри ул эзләп.
Сез кайларда, татар угланнары. Кайсы кыйтга, кайсы җирләрдә?!
Кан тартмаса. бәлки, җан тартадыр, «Әнкәй!» дисез нинди телләрдә?!
Дулкын куган кораб адашмасын— Акчарлаклар булып ялварам «Җил-давылда маяк кабызыйк без. Очрашырга, ерак ярлардан!»
Сез кайларда, татар угланнары?! Калдырасыз мирас кемнәргә?!
Кан тартмаса. бәлки, җан тартадыр. Җыр җырлыйсыз нинди телләрдә?! «Әнкәй!»—дисез нинди телләрдә?!
Кайту өчен асылыма
Калса тормыш давылында. Кайта кеше авылына — Яшел үлән куенына, Саф суында коенырга...
Килү өчен акылына Кайта кеше авылына — Туган теле — толпарына, Изгелекле туфрагына...
Кайту өчен асылыма Кайттым менә авылыма — Гасырларның хәтеренә. Бабаларның каберенә...
И бу яшәү кануннары! Кояш көлеп нур койганда Кар гомере киселә... Суы кибеп саекканда Агыйдел дә төшерәдер Боз калканын исенә.
И бу яшәү кануннары! Җәйләр язга ук атканда Көзләр барлый керешен... Саргаеплар коелганда Яфраклар да хәтерлидер Бөреләрнең күз яшен...
И бу яшәү кануннары! Елап туган нарасыйны Ак биләүдә юату!
Карт ананы кәфен көтү. БуЙ1 а узган яз анага Ләззәттән соң ут йогу... И бу яшәү кануннары
Ирмен дигән ир-егет
Ирмен дигән ир-егет Җитез була җил кебек.
Юлсызлыкта юл таба, Каф тауларын актара. Сулар ярып, ут эчеп. Җитмеш җәһәннәм кичеп
Ирмен дигән ир-егет Чая була җыр кебек Канатына иш эзләп. Күңелләрне тигезләп. Айкап чыга җир йөзен. Калдырып нурлы эзен
Ирмен дигән ир-егет - - Җәлилләрдәй хөр егет. Күк тезгене билендә. Ил язмышы иңендә.
Матурлыкта бер егет Батырлыкта бер егет.
Син түгелме бу егет?
Ф г.
Талантларга ирек бирсәң. Шашар, имеш, зарарлы: Шагыйрьләргә күптән әзер Бездә хөкем карары:
«Ярамый — нельзя!» мөһерен Маңгаена басарга.
Зиндан-читлек өркетмәсә. Атарга йә асарга!..
Яшәүдән һич туймамын.
Йорт-кура инде җиткердем дип Эшләүдән туктамамын.
Ә торырмы үземнән соң Корган оям — кулым эще?
Яшәүдән һич туймамын.
Яшьлек ярым картайды дип
Сөюдән туктамамын.
Тик карасын гомерем буе Сөеп миңа — сөйгән кешем!
Яшәүдән һич туймамын.
Бакчалар инде тергездем дип
Зшләүдән туктамамын.
Ә ни шытар үзем киткәч, Ядкяр иткән орлыклардан? Яшәүдән һич туймамын. Алкын алмаш үстердем дип Яшьнәүдән туктамамын.
Тик язмасын бу дөньядан Соңрак китү—оныклардан!
Кайчагында...
Дүрт аяклы ат та абынганны. Гаҗәпмени бәндә абынганы?
Бер хатаның гына зыяннары Мотлак югалттырмый абруй-данны.
Кайчагында ләкин гомер буе Ул сөйрәлеп бара арттан, аңдып...
Туфаннарның чәчендәге аклык Кар гынамы9
Ул бит ут һәм куз.
Шагыйрьләрен зинданнарга япкан Ил бәхетсез, халык хокуксыз.
Кораблар адашмас өчен давылларда Учак кабызырга тиеш кемдер ярда.
Сынатмаммы зур сынауда алда торган?
Күпме юл күрсәтер маяк - мин яндырган9
Башкалар атласын өчен такыр эздән Башлап көрт ерырга тиеш кемдер тездән.
Үзем сөрлекмәмме — сукмагым да гап-тар? Юл ясармы аны арттан килгән сафлар?
КУ»