Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГЪРИФӘТ НУРЫ ЧӘЧӘР...


■W--W--W- әхес формалашуында тәрбиянең, белемнең хәлиткеч урын тотуы бәхәс-
И сез Халык моны 1ади генә изеп «Беләге юан берне егар, белеме бар унны егар», дигән Борынгы цивилизация туган жирләрдә Ассирия. Вавилония, Фәләсгин, Мисыр. Греция. Рим, Гарәбстан. Кытай, һиндстанда фән, халык мәгарифе бик нык алга кигкән булган. Әле бүген дә Мисырдагы пирамидалар, сфинксларга карап, бөтен дөнья хәйран кала, ничек шундый хикмәтләрне гөзи алдылар икән, дип шакката. Җавап бер генә: ул илләрдә белемгә зур игътибар бирелгән Ә бу исә турыдан-туры мәгарифкә бәйләнгән Мәсәлән, борышы һиндстанда моннан меңнәрчә еллар элек үк инде һәрбер авылда мәктәпләр булган. Бай катлам балалары шәһәр мәктәпләрендә, храмнарда белем алганнар Бүген бик белемле, акыллы булып кылансак та. ул чакта ук Кече Азия. Африка (Мисыр) мәктәпләрендә астрономия, геометрия, арифметика, философия. этика (әхлак) кебек фәннәр укытылган Бүгенге медицина, дөресен генә әйткәндә. Көнчыгыш. Тибет медицинасының кискән тырнагына да тормый
Инде Грециягә килгәндә, борынгы Элладаның укыгу-тәрбия системасыннан бүген файдалансак та күпкә отачакбыз Анда кеше үтерү, акча сорап ата-ананы буу кебек нәрсәләр бөтенләй булмаган! Спарта (Греция) дәүләте мәктәпләрендә физик тәрбиягә, музыкага, жырга. биюләргә аеруча зур урын бирелгән. Кызлар да тиешле күләмдә тәрбия алганнар.
Совет укыту-тәрбия системасы яшьләрне һәрьяклап алга киткән, гармоник үсешкә ирешкән шәхесләр итеп формалаштыру турында хыялланды Әмма бу прогрессив омтылыш күбрәк коры сүзгә, файдасыз акыл сатуга, күз буяуга, процентомания! <> кайтып калды Сүз уңаенда һәрьяклап алга киткән шәхес тәрбияләү өлкәсендә борынгы Афина дәүләтендә зур уңышларга ирешкәннәр Афиняннар, моннан икс-оч мең ел элек, кеше физик як ran да. әхлак ягыннан да матур, камил булырга тиеш, дигәннәр һәм шуңа ирешкәннәр дә Кызганыч, бүген балаларның 80-85 проценты авыру булып гуа (исеректән авыру тумый кем тусын) Акыл ягыннан зәгыйфьләр дә күбәя бара Зур авылларда днбеллар мәк гәбе ачарга була Армиягә алырлык яшьләрне табу кыенлашканнан-кысн таша. күбесе авыру, физик яктан чыныктырылмаган. Әхлак ягына килгәндә, халык деградация юлына ныклап басты Кызганыч, кем килеп йолкыр безне'”
Афинада бала 7 яшькә кадәр гаиләдә тәрбияләнгән. Аннан сон 7 ел буена грамматика һәм кифаристлар мәктәбендә белем-тәрбия алган, укырга, язарга, исәп-хисап эшләренә өйрәнгән. Эстетик тәрбиягә зур әһәмият бирелгән Бу бик дөрес юл, чөнки кеше шәхесен техник фәннәр түгел, гуманитар фәннәр, эстетик карашлар формалаштыра. Үкенечле ки, совет мәктәбе моны бервакытта да санга сукмады. Эш менә нәрсәдә: һәр мәктәптә техник вузларга керерлек яхшы- әзерлекле, алар белән кызыксынучы укучылар була. Шуңа күрә әдәбият-сәнгать, мәдәният, музыкага вакытны кызганмаска иде Ә безнең уку планнарында киресенчә булды: күпчелек вакыт физика, математика, химия кебек фәннәргә генә бирелде Шуңа барып җиттек ки, техник югары уку йортларында, училищеларда укытучылар булып психология, педагогика фәннәреннән бөтенләй хәбәрдар булмаган педагоглар эшли. Шундый хәлне сөйләгәннәр иде: Казандагы бер техник вузда (элекке КАИ) имтиханнар барганда, профессор карчыкның ачуы чыккан да, бер кызның зачеткасын тәрәзә аша ыргыткан. Менә сезгә педагог! Мәсьәлә анда гына да түгел, инженермы ул, техникмы, төзүчеме, белгечкә кешеләр белән эшләргә, аралашырга туры киләчәк. Димәк, психология, педагогика кебек фәннәрне биш бармагың кебек белергә кирәк Үзебез надан икәнбез, башкаларның тәҗрибәсенә күз салырга була ич. Мәсәлән, чит илләрдә капиталист үзенең предприятиесендә педагог һәм психолог профессорлар тота. Бу тикмәгә генә түгел, капиталист юкка 1ына акча түкмәс.. Ә безгә нәрсә? Бүрек чөеп, кешедән көлү —безнең каныбызда. Җир шарының алтыдан бер өлешен биләгән урыс империясендә яшәүче без мәхлуклар, «капиталистик илләрдәге ач-ялангач, бәхетсез балаларны» кызганып яшь түктек, МОПРга акчалар җыйдык, дөньяда ин бәхетле ил — Советлар иле генә, дип җырлар җырладык: әтисен, бабасын харап иткән Павлик Морозов һәйкәленә чәчәкләр салдык. «Бөтен дөньядан технология сатып ала, кирәкмәсә дә. бөтен халкына урта белем бирә, югары белемлеләре эшсез йөри»,— дип. Япония хакында әллә никадәр гайбәтләр саттык. Ә шул ил — бөтенләй җир асты байлыклары булмаган, картадан карасаң, бармак башы зурлыгы гына булган җөмһүрият — тиз вакыт эчендә (ә бит ул икенче бөтендөнья сугышында җинелеп. исәпсез-хисапсыз күләмдә контрибуцияләр түләде) дөньядагы иң бай, иң алга киткән илләрнен берсенә әверелде. Ни өчен9 Чөнки Япония халкы төпле белем, тәрбия алды, бик тырышып эшли. Ә безгә килгәндә, бездә плебей-батрак психологиясе: күршеләрдән көнләшеп йокыбыз кача, кайгыдан эчәбез дә эчәбез, эшләү урынында урлашабыз. (Дөньяда бездәге кебек караклык бар микән?) Бездән торсамы, ул япошкаларны, ул «буржуй калдыкларын» сәгать тә яшәтмәс идек. Күршеләрнен матур яшәвен күрү авыр безгә.
Кибернетика фәнен җенебез сөймәде, янәсе ул магиягә бәйләнгән. Чынлыкта без үзебез магиягә — хөрәсән ялкаулык авыруына дучар булдык. Дөрес, сугыш кораллары ясауда махы бирмәдек. Зельдович, Харитон, Сахаров кебек яһүд кешеләре бу өлкәдә безгә зур уңышлар китерде. Шулай да бөтен байлык, чит ил экономистларының фикеренә караганда, һәр сумның 90 тиене хәрбиләрне тоту өчен китте. Заводлар, шахталар, төрле корылышлар кырык-иллешәр ел буе ремонт күрмәде. Ә үзебез 80 нче елларда коммунизм төзүне тәмамларга, бушлай ашарга, киенергә, яшәргә хыялландык. Американы ике-өч елда куып җитәбез, дип шапырынып, ике елда мал-туарны суеп бетердек Тундра җирләренә кукуруз чәчеп, илнең гөлбакча булуын көттек. Кемдер. Россиядә революцияне очраклы хәл, дип уйлыйдыр. Классик схема буенча, революция алга киткән илләрдә җиңәргә тиеш иде. Ләкин бездә җиңде, чөнки безнең буын коммунизмда яшәргә, хажәтенчә байлыкка ия булырга теләде һичбер төрле экономик исәпләүләр алып бармау күрше-тирәне санга сукмау, кыскасы, күптәнге хыялыбыз — эшләмичә бай булу теләге харап итте безне Акылга сыймас нәрсәләр: революциядән сон. вандаллар сыман, алпавыт утарларын яндыру, бай йортлардагы зиннәтле әйберләрне, антикварларны вату-җимерү китте «Мы были никем, мы стали всем» Ярый шулай да ди. Ә нигә ил байлыгын юк итәргә? Үч итеп, үч итеп байларга! «Яна. бәхетле ил» безне дә бай итәргә тырышты академик Лысенко «күптармаклы бодай» (ветвистая пшеница) үстереп, илне бодай белән күммәкче иде. Памир тауларыннан китерелгән кечкенә буйлы үгезләр белән Холмогор сыерларын кушып, куе сөт белән илне коендырмакчы булдык Шундый хыялый ниятләр күп булды «бәхет илендә».
Совет педагогика фәне ниндидер мифик «коммунистик җәмгыять төзүгә» яраклаштырылган методик алымнар тәкъдим итте. Дөресрәге, галимнәрне шу; лай уйларга һәм сөйләргә мәҗбүр иттеләр «Совет педагог икасы»ның (әйтерсен лә педагогика формацияләргә карап билгеләнә инде ) методологик нигезе — марксизм-ленинизм тәгълиматы: шулай булгач, бөтен нәрсә, шул исәптән, педагогия теориясе, методика да коммунизмга хезмәт итәргә тиеш,— дип аңлаттылар. Әлбәттә, коммунизм теориясе халыкара характерда булгач, халык традицияләре, гореф-гадәтләр дигән «вак-төякләр»гә урын калмады Диссертацияләр бары тик «комсомол, пионер, партия, Ленин, коммунистлар һ б традицияләрендә тәрби-
ялаү» дигән темаларга гына багышланалар, җәмгыятебездә халыклар да. милләтләр дә юк иде Балаларны «шпиономания» белән агулау китте Бүгенге мәктәпләргә, тәрбиячеләргә әнә шундый авыр мирас калды. Үткәннәрнең һәммәсе дә начар иде. дигән нигилистик юлга басу шулай ук дөрес булмас иде Ләкин «сыйнфый көрәш», «социаль заказ» дигән шаблоннар үзенең эшен эшләде
Халык традицияләренә, революциягә кадәр булган мәктәпләрнең уңай тәҗрибәсенә таяну дөрес булыр иде. Ләкин шуны да онытмыйк революциягә кадәр татарның дөньяви мәктәпләре, гимназия, лицей кебек уку йортлары аз санлы булган. Чөнки аларны ачарга рөхсәт итмәгәннәр Аз санлы мәдрәсәләр генә хәзерге мәктәп моделе була алмый. Бүген модага кереп киткән гимназияләр, әлбәттә, яңа нәрсә түгел. Беренче гимназияләр Афинада барлыкка килгән, аларда философиягә, сәясәткә, әдәбиятка, гимнастикага, музыкага зур урын бирелгән. Борынгы Рим республикасында балалар элементлар (башлангыч), грамматика (урта) мәктәпләрендә белем алганнар. Югары мәктәпләрдә, мәсәлән, риторика мәктәбендә (ораторлар) булачак дәүләт җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре матур сөйләмгә, музыкага өйрәнгәннәр Философия, хокук фәннәре, грек теле, математика кебек фәннәргә гаять күп вакыт бирелгән Күренекле рим педагогы Марк Фабий Квинтилиан (42—118 еллар) укытучыларга мондый киңәшләр биргән: «һәр бала нәрсәгәдер сәләтле була, шул сәләтне вакытында ачарга һәм үстерергә, укучыларны яратырга, физик җәзага тартмаска кирәк Педагог һәрьяклап белемле булырга, даими үз өстендә эшләргә тиеш». Әйтерсең лә бу сүзләр әле генә әйтелгән. Бу фикерне китерүнең мәгънәсе шул: педагогика кануннары мәңгелек, алар үзгәрми диярлек.
Бүгенге кон укытучысы Урта гасырлар. Яңарыш чоры (Ренессанс) галимнәре. XVII -XIX гасырның боек педагоглары (алар берүк вакытта философлар, язучылар да) Я Коменский, Дж. Локк. Ж Руссо. И Песталоцци. И Гербарт. А Дистсрвег. Кытай, һиндстан, Гарәбстан педагогларының мираслары белән таныш булырга тиешләр. Боларга татар педагогларын да өстәргә кирәк
Псдагогика кануннары халык традицияләренә бәйләнгән Моны тоталитар система гына танырга теләмәде һәм «сыйнфый тәрбия» дигән ялган постулат белән бик нык оттырды, һәр халыкның үз тәрбия алымнары бар. Мәсәлән, кытайлар балаларын бары тик уңай үрнәктә генә тәрбиялиләр. Япониядә дә шулай. Бездәге кебек, аларда да бала кыйнау юк Чөнки, әнкәй мәрхүмә әйтмешли, кыйналган баланың оят битлеге ертыла. Ә вөҗдансыз кеше нәрсә эшләргә дә сәләтле. Христиан дине, киресенчә, баланы физик җәзага тарту файдалы дип саный. Янәсе, Адәм белән Хава гөнаһ кылганнар (Алланы тыңламаганнар) икән, алар кавемендәге балалар да гөнаһлы булып туалар. Ә физик җәза гөнаһларны киметергә ярдәм итә. Ислам дине исә моның киресен раслый. Инглиз мәктәпләренең кайберләрендә укучыны физик җәзага тарту каралган Урта гасыр монастырьларында балаларны укытканда: «малайларның колагы аркасында» дигәннәр. Бүгенге Германиядә ата-ананын үз баласын кыйнап үтерү очраклары бар. Бөек немец педагогы И Гербарт балаларны җәзага тарту (штраф системасы) шкаласын эшләгән һәр халыкның үз тәрбия методлары бар шул Әмма, күршеләренә ияреп, татарларның да аларның гореф-гадәтләрен, мәсәлән, эчү һәм сүгенүләрен кабул итүе бик тә аяныч Күршсләребезнен мен еллык эчү тәҗрибәсе. димәк, алкоголизм авыруына каршы күпмедер күләмдә иммунитеты бар Ә татарда ул — юк. Аракыга тотынган әллә никадәр татар хатыннарының терелмәслек дәрәҗәдә алкоголизм авыруына дучар булулары әнә шуның белән аңлатыла Мин яши торган сиксән фатирлы йортта 50—55 яшьләр чамасындагы өч татар хагыны җирдә аунап яту дәрәҗәсендә эчәләр, чөнки алар алкоголиклар. Әгәр милләтебезне саклап калырга телибез икән, үзебезнең гореф-гадәтләргә күчәргә, асылыбызга кайтырга кирәк Боек рус педагогы Ушинский, тәрбия милли характерда гына булырга мөмкин һәм ана телендә алып барылырга тиеш, дигән Үзенең бу фикерен ул төрле халыклар мисалында дәлилләгән
Күптән түгел «Останкино» телевидениесе «Нәрсә ул урыс маты?», дигән TCM.IIа сөйләшү уздырды. Анда катнашучыларның иң зур күпчелеге «Сүгенүсез урыс була да. яши дә алмый, бу безнең милли яшәеш формабыз», дигән нәтиҗә ясады Менә шуннан соң балаңны алар халкына куш инде син Күзәткәнем, ишеткәнем бар урыс кызы яраткан егетен ияртеп кайта Бер бүлмәдә алар, икенчесендә ага-анасы Егет үпкәндә, кочаклаганда, кыз чыелдый башлый. Бу аның ага-анасына да ошый, егет кызыбызны ярага икән, ди төр Шул ук шартларда татар кызы үзен бөтенләй башкача тота тешен кысып, иренен тешләп булса да түзә, эндәшми Гадәтебез шулайрак инде Болар вак-төяктер, әмма халыкның характеры туларда да күренә
Кемне тәрбияләргә телибез? Эчкече каракнымы, ялкаунымы, әллә эш сөюче, инсафлы, кешелекле шәхеснеме? Мәсьәлә шулай гына торырга мөмкин. Бервакыт миңа лекциядән сон (Казанда мин лекция укымаган берәр предприятие, учреждение, сәүдә оешмасы калды микән?), тыңлаучылар болай дигәннәр иде: «Беркемне дә алкоголик итеп тәрбияләмиләр, ул үзе шундыйга әйләнә». «Бәлки шулайдыр, әмма әхлак нормаларын онытмаганнар эчү белән мавыкмаслар, эчү- җирәнгеч эш, әхлаксызлык билгесе»,— дип җавап биргән идем мин ул чакта. Кемнәрдер меңәр еллар буе эчкәннәр — моны белү өчен күршеләребезнең әдәбиятына мөрәҗәгать итү дә җитә. Ә безнең халыкта революциягә кадәр эчү бөтенләй булмаган. Сугыштан сон да ул сирәк күренеш иде. Әмма «яна тарихи бердәмлек» — совет халкының бер өлешенә әйләнгәч, без күршеләрдән дә уздырып җибәрдек Бәлки бу сүзләр кемгәдер ошамас, гел эчү турында яза. дияр. Мин моны аңлап эшлим, рефрен формасында кабатлыйм, чөнки бүген татарны харап итүче ин явыз дошман — хәмергә табыну. Әгәр без бу яшел еланны буып ташламасак, бәйсезлек, суверенитет дип «аһ» оруларыбыз буш аваз гына булып калачак Эчү — халыкны һәлакәткә илтә. Бу бәхәссез. Шуна ачынып, Лермонтов болай дигән:
Я хочу сказать великому народу: Ты пустой и жалкий народ.
Күренекле рус әдибе А. Мережковский да, уфтанып, урыс пычракка чумган, карак, ялкау, исерекбаш, дигән Күренекле галим һәм теолог Николай Бердяев. «Урысча ялкаулык, пошынмау, һәвәслек булмау, җаваплылык хисенең җитенкерәмәве шундый сыйфатлардандыр», —ди Мин үз халкымның бу баткаклыктан чыгуын, яңадан чын татар булуын телим. «Элек тә эчкәннәр, муллалар самавырдан чөмергәннәр»,— дигән сүзләрне наданнар һәм явыз карашлы кешеләр генә сөйли. Онытмыйк: революциягә кадәр татар авылына бервакытта да аракы, гомумән, эчемлек кермәгән! 400 ел буе искиткеч колониаль изү шартларында да татарлар милләт буларак сакланганнар икән, монын төп сәбәбе шунда: аларда милли аң, милли хисләр көчле булган: бер милләт кешеләре икәнен белгәннәр һәм үзара тату яшәгәннәр Аек булганнар. Бер дә юкка гына Максим Горький «Татарлар иң яхшы, иң намуслы халык, кешеләр арасында әйбәтләрнең дә ин әйбәте»,— димәгән инде. Казан университеты профессоры, милләте белән немец Карл Фукс. татарлар эчми-тартмый, бик эшчән һәм гаҗәеп кунакчыл халык, дигән Мин бүген дә шулай булуын телим. Монын өчен гаиләдә, мәктәптә, вузларда укыту-тәрбия системасын өр-яңадан карап чыгарга, тәрбия эшен халкыбызга хас юнәлештә алып барырга кирәк. Бу җиңел булмаячак Чөнки һаман да инерцион фикер йөртүләр, Мәскәүгә карап торулар бар. Бу да гаҗәп түгел: дистә еллар буе Мәскәүгә. «бөек рус халкына» дан җырлаучылар әле дә түрәлек итәләр. Андый кадрларның тиз генә үзгәрүенә исәп тоту беркатлылык булыр иде. Шул уңайдан борынгы бер хикмәтне искә төшерик әле: Муса пәйгамбәр үзенен яһүд кавемен Мисырдан алып чыккач та, туп-туры Израильгә алып кайтмаган, 15—20 тәүлек юлны 40 елга сузган, халыкны уратып йөрткән дә йөрткән Коллыкта яшәгәннәр үлеп беткәч кенә, аларнын иректә туган балаларын гына туган ягына алып кайткан. Бик гыйбрәтле һәм акыллы вакыйга бу: коллык, курку психологиясен бетерү бик кыен эш. Әмма тарих безгә үзгәрү өчен 40 ел түгел, бик аз вакыт биргән Рус шовинизмы көч җыйса, безнең кебекләрне яңадан коллык читлегенә ябып куячак...
Бу язманы эшләп утырганда. Мәскәү телевидениесе (1994 ел. 11 июнь) «Уходящая натура» дигән тапшыру күрсәтте. Аны күренекле шәхес Лев Аннинский альт барды «Венедикт Ерофеев» дигән кинофильмның авторы белән сөйләште (фамилиясен хәтерләмим) Алар Россиянең киләчәге, реформаның нигә ике аякка да аксавы турында фикер алыштылар. Фильмнан фрагментлар күрсәтелде. Мин аларга тукталып тормыйм, кыскача эчтәлеген генә әйтәм: «Венедикт Ерофеев коеп куйган рус кешесе. Ике вузга кереп карый, әмма аларны ташлый. Чөнки уку— күп көч куюны сорый Ә Венедикт ата-бабаларының гадәтен куа эшләми, бары гик эчә генә. Эчкән чагында хисләргә бирелә, бөтен дөньяны кочмакчы була Әмма аз гына айныдымы, кәефе кырыла Башында бер уй: хәмер табу. Шешәне эләктергәч, тиз генә бөкесен теше белән ача һәм тамчысын да калдырмый хәмерне эчеп бетерә. Елмая Бу минутларда ул дөньяның иң бәхетлесе һәм акыллысы! Уе да бер генә «Работа дураков любит», «Работа — не волк, в лес не убежит» Ләкин бу «идеологик концепцияләр» Ерофеевны коткармыйлар, ул фаҗигале рәвештә үлә «Нигә реформа бармый?» — дигән сорауга, әнгәмәдәш-
лар: ^Эшләмәгәнгә, эшләргә теләмәгәнгә, тик эчү белән шөгыльләнгәнгә», дигән гомумиләштсрелгән жавап бирәләр. Мөгаен, бу жавап дөрестер, чөнки элекке «социалистик илләр», базар мөнәсәбәтләренә күчкәч, нык алга киттеләр Тырыш кешеләр!ә кин юллар, зур мөмкинлекләр ачылды. Ә бит уйласаң. аларда жир асты байлыклары да бик аз. Ә Россиядәге кадәр жир асты байлыклары, иң яхшы кара туфраклы жирләр башкаларда юк! Шулай да халык ач-ялангач, чөнки эшләргә теләми, тәмле ашарга, эчәргә, киенергә тели, димәк, урлашу юлына баса дигән сүз Кешеме соң без? Японнарның уртача гомере — 84 ел. бездә 58. аның да бик күбесе авыру, инвалид Япон эшчесенә елына ике атналык ял бирелә Ул шуның яртысын файдалана да. эшенә йөгерә. Димәк, яраткан эш авырлыгыннан беркем дә вакытсыз дөнья куймый икән
Лев Аннинскийның. русларны жид-большевиклар гына эчәргә өйрәттеләр, дигән сүзләре дөреслеккә туры килми Урыс халкы гомер-гомергә эчкән, эшләргә яратма!ан. Мисалы крепостное право башка бер илдә дә булмаган. Россиядә генә кертелгән Сәбәбе: крестьяннарны эшләргә мәжбүр итү Әмма моннан бер ни дә килеп чыкмаган. Болар- тарихи чынбарлык һәм аны үзгәртеп булмый Бу халыкны аракыдан аерып алсан, бәлки эшкә тотыныр иде Моны әйтүемнең сәбәбе шул: татар халкы бервакытта да эчмәгән, шуңа күрә бик тырышып эшләгән Шуның аркасында милләт буларак сакланып калган Әгәр без күршеләргә иярүне тукгатмасак. алар хәленә калачакбыз. Бу арттырып, күпертеп әйтү түгел. Аракыга каршы көрәшне мәктәптән үк. бала парта артында утырганда ук алып барырга, хәмергә, аракы эчүләргә нәфрәт тәрбияләргә кирәк. Минемчә. моны дин ярдәмендә генә тормышка ашырырга мөмкин Күптән түгел гагар милләтеннән булган бер профессор: «Дин куркытып тәрбияли, без моңа бара алмыйбыз», диде Мин аңа сорау куям кайсы закон куркытмый икән9 Тәрбия кагыйдәләре шул ук законнар ич Сезнең «куркытмый тәрбияләнгәинәрегез» бүген урам, йорт басалар, аларны тагын ничек гәрбияләргә уйлыйсыз9 Төрмәгә утыртыпмы9 Алар анда тәрбия алмый, әшәкелек курсын үтеп чыгалар Мөселман илләрендә хәл бөтенләй башка, чөнки тәрбияләре шулай Иракта машина урлаучыларның кулларын, аякларын кисәләр дип куркыталар безне Белешмә XVII гасырда Англиядә бер кисәк икмәк урлаган өчен хатыннарны ла асканнар. Финляндиядә дә каракларның кулларын кискәннәр Мин бүген бездә дә кул-аяк кисү кертелсен димәс идем, ул чакта бөтен Рәсәй кулсыз-аяксыз калыр иде Тел төбем шул: тәрбия нигезендә куркыту, мактау элемент лары да бар
Бу бәлки бераз темадан читләшү булып тоелыр, ләкин беренче карашка гына Чөнки без сөйли торган мәсьәлә шулкадәр җитди ки. бераз читкә китми дә булмый Сүз дөньядагы иң көчле идеология дин турында бара Ул шулкадәр куәтле, аның конкуренты-көндәше дә юк Чөнки дин берьюлы аша һәм хисләргә тәэсир игә. Ә инанулар шул чакта гына формалаша Марксизм-ленинизм да шуна омтылып карады Әмма ул хисләргә йогынты ясый алмады Дөньяда оҗмах Iөзүне вәгъдә итсә дә. чынбарлыкта моның киресе килеп чыкты Илнең иң затлы 60 миллионга якын кешесе ГУЛАГларда череде, атылды, асылды. Чын мәгънәсендә коллар хәленә төшерелгән халык «мин бәхет илеңдә яшим» дип җырларга мәҗбүр ителде.
Инде конкрет мәсьәләгә татар мәктәбен бүгенге кон таләпләре IOI арылыгына күтәрүгә килгәндә, аның ике гөп юлы бар: аларда уртаклыклар ла. аерымлыклар да җигәрлек Шуларның берсе Татар иҗтимагый үзәге төзегән «Татар милли мәктәбе, укыту-тәрбия концепциясе» Бу концепция-программа үз вакытында матбугат битләрендә дөнья күрде, аның турында сүз күп булды (Шуның бер чагылышы буларак. Татар милли университеты оешты) Шуңа күрә бу язмада аңа анализ ясау ихтыяҗы юктыр Икенчесе рәсми документ. Республикабыз Президенты кул куйган (1993 ел. 19 октябрь) «Мәгариф турында Татарстан республикасы законы» Ул 6 бүлектән. *^6 маддәдән юра Табигый, бу закон татар мәктәбе турында тына түгел Принципта бу дөрестер дә сүз күп милләт ле республика халкы турында бара Әмма да ләкин әлеге документ та тагар мәкт«эбенә аерым бер бүлек багышланса, закон отар гына иде Ни өчен9 Ул хакта сүз алда булачак әле Мәсәлән, моңа кадәр татарча укытыла торган мәк гәпләр дә Россия империясенең сәясәтенә хезмәт итә торган уку йортлары булып килделәр Татар мәктәбендә «татар-монголларның» тетмәсен теттеләр, «боек прогрессив рус халкын» күкләргә чөйделәр Моны укыту программалары таләп игге Аларның ничек үтәлүләрен җирле Рәсәй сатраплары (аларнын да монда әллә ни гаепләре юк Яшәргә, ашарга кирәк ич ) мәгариф түрәләре туктаусыз күзәтеп тордылар «Коммунизмга якынайган саен», республикада загар балалар бакчалары, мәктәпләре саны нык кимеде, шәһәрләрдә. район
үзәкләрендә исә бөтенләй беттеләр. Рус мәктәпләре чәчәк аттылар. Менә шул шартларда татар мәктәбен рус мәктәбе белән бер рәткә кую дөрес булыр микән9 Минемчә, милли мәктәпләр үссен, рус мәктәпләре дәрәҗәсенә күтәрелсен өчен, милли мәктәпләргә өстәмә шартлар тудырылырга тиеш Аңлашыла ки. моңа шовинистларнын кәефе китәчәк Яна мәктәп биналары, уку әсбаплары, дәреслекләр, компьютерлар, төрле яңа уку программалары белән иң беренче чиратта милли мәктәпләр тәэмин ителергә тиеш, чөнки һаманга кадәр аларның укыту-материаль базалары бик зәгыйфь, мескен хәлдәләр, шуңа күрә, түрә балалары тик рус мәктәбендә генә укыдылар.
«Мәгариф турында»гы закон татар мәктәпләренә нәрсәләр вәгъдә итә соң9 5 нче маддә «Татар милли мәгарифе» дип атала (шундый бердәнбер статья) Анда мондый сүзләр бар: «Татар милли мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеге кешелек хәзинәләренең өстенлеге нигезендә шәхеснең милли үзаңын торгызуга юнәлдерелә. Татар халкының милли мәгариф учреждениеләрендә укыту һәм тәрбия татар халкының милли мәгърифәте үсеше концепциясе нигезендә алып барыла» Бу статьяның эчтәлеге белән килешергә була, әмма ул—декларатив характерда. Укыту материаль база турында аерым маддә кирәк иде Әмма иң аянычлысы башкада: халык мәгарифе кебек киләчәккә хезмәт итә торган оешмалар белән «партия мәктәбен үтүчеләр» җитәкчелек иткәндә, әлеге закон төгәл үтәлмәячәк, объектив рәвештә алар моңа комачаулык итәчәкләр Менә бер мисал: Казандагы 6 нчы урта мәктәптә укыту рус телендә алып барыла. Мәктәп директоры Тан Мәхмүт улы Еникеев моннан 5 ел элек үз инициативасы белән, барлык классларда да татар телен өйрәнүне кертә. Татар теле укытучыларын таба, алар өчен кабинет җиһазлана, дәресләр уңай вакытка куела Бер татар хатыныннан башка («Баламның башын татар телегез белән катырмагыз».— ди ул хатын), беркемдә бу яңалыкка каршы төшми. Рус балалары да тәнәфес вакытында татарча сөйләшергә тырышалар Бу хәл кайбер агай-энене кара кайгыга сала. «Элекке заманнар кайтса — нишләрбез»,— дип курка алар. Ләкин директор туктап калмый. чөнки заманаларның үзгәреп баруын ул үз мәктәбе үрнәгендә тоя Күп еллар буена бу мәктәп базасында педагогик класслар эшләп килде, балалар бакчалары өчен тәрбиячеләр әзерләнде. «Ә нигә шундый белгечләрне татар балалар бакчалары өчен әзерләмәскә?»—дип уйлый директор һәм уен тормышка ашырырга була, радио аша унынчы классны бетергән татар кызларын педкласска чакыра Бу нәрсә түрәләргә бер дә ошамый, андый педклассларны ачарга Мәскәү кушмый, акча бирми, диләр. Ә директор «Мәскәү бездә татар тәрбиячеләренә кытлык икәнен беләме соң?» — ди һәм педклассны ачып җибәрә. Әмма ул моның белән дә чикләнми, мәктәп базасында колледж оештырып, рус мәктәпләре өчен татар теле укытучылары әзерләмәкче була. Казан дәүләт педагогия институты ректоры Р А. Йосыпов мәктәпкә педагогик кадрлар-укытучылар белән ярдәм итәргә ризалык бирә Моңа бәлки, кеше ышанмас та. әмма мәгариф министрының урынбасарлары бу идеягә бик нык каршы төшәләр. Чиновник шуңа күрә чиновник инде ул, «не пущу»ны тормышка ашыру өчен йөз төрле сәбәп таба Шундыйларның берсе: «Таң Мәхмүтович. нигә нервыгызны туздырып, әллә нәрсәләр эшләп йөрисез. Саклагыз үзегезне»,— дип. «акыллы киңәш» тә бирә Киңәш киңәш тә бит. ә татар теле укытучыларын каян алырга? Вузлар, училищелар генә бу эшне тиз вакытта хәл итә алмый Әйтүе кыен нәрсә күбрәк икән кайбер агай-энедә: куркумы, элеккечә уйлаумы, әллә башка берәр нәрсәме? Тик шунсы хак, андыйларга иң беренче чиратта милләт, халык мәнфәгате түгел, йомшак кәнәфиләре кыйммәт Хезмәт хакы килә, көн үтә. «тегенди-мондый хәлләр килеп чыкса, мине гаепли алмаячаклар», дип уйлый бу ташбаш Әмма шуны да онытмыйк: Мөхәммәт пәйгамбәр үзенең гаскәр башлыгына мондый язу уелган кылыч бүләк иткән: «Курку намуссызлыкка алып бара, ә дан һәрвакыт алга илтә. Куркаклык кешене үзенең язмышыннан беркайчан да коткармаячак». Юк инде, туганкайлар, «тегенди-мондый хәл килеп чыкса», беребезгә дә мәр-хәмәт булмаячак Ә чын күңелдән тырышсак, тарих аренасыннан төшеп калуга дучар ителгән халкыбызны элекке хәленә кайтарсак, бөек дәрәҗәсенә күтәрсәк, безне беркем дә. беркайчан да җиңә алмаячак Вакыты шундый Менә бит директорның бик нык тырышлыгы аркасында. 6 нчы мәктәптә татар лицей класслары ачылды, алар быелгы уку елын уңышлы гына тәмамладылар.
Мәскәү телевидениесенең «Панорама» тапшыруында (быелның 13 июне) Португалия президенты Мариу Соареш чыгышын тапшырдылар Ул: « Моннан 20 еллар элек кенә Португалия артта калган ил иде. Бүген ул — дөньяда иң алга киткән дәүләтләрнең берсе. Төп сәбәбе: белемле, милли үзаңлы кадрлар әзерли алдык Алар югары технология белән эшләү серләрен үзләштерделәр», диде
Шундый ук уй-фикерләрне Кипр, Тайвань. Сингапур. Малайзия, Көньяк Корея президентлары авызыннан да ишетергә мөмкин. Югары квалификацияле кадрлар әзерләү алга кигүнсн ышанычлы юлы. Татарстаныбыз да шуна омтылырга, халык мә1арифен үстерүгә көчен кызганмаска тиеш. Татар балаларына үз телендә белем бирү шулай ук иң мөһим бурычларның берсе Кайберәүләр, бала нинди телдә укыса да. барыбер түгелмени, диләр. Болай уйлау тамырыннан ялгыш, чөнки бала тулы канлы шәхес булып формалашсын өчен конкрет мөхит- тә. конкрет халык традицияләрендә тәрбия алырга тиеш Бу дөнья күләмендәге аксиома Үз теленнән, үз халкыннан аерылган бала дөрес тәрбия алалмый Бер ярдан кузталып киткән корабның икенче ярга барып җитә алмавын хәтерләтә андый балалар. Күп кенә татарларның шапшаклык юлына басуы еш кына әнә шуның белән аңлатыла. Андыйлар эчәләр, тарталар, сүгенәләр Ә болар исә безнең халыкка ят сыйфатлар
Күп кенә мәктәпләрнең, роно. гороноларнын эше белән танышкач, шундый тәэсир кала: безнең республика шартларында мәгариф оешмалары, шул жөмләдән балалар бакчалары, урта уку йортлары белән төп халык вәкилләре җитәкчелек итәргә тиешләр Чөнки, кагыйдә буларак, алар рус халкының да. татар халкының да мәгариф өлкәсендәге ихтыяҗларын әйбәт беләләр Ә күршеләр башкаларның хәлен белмиләр генә түгел, белергә дә теләмиләр. Бу аларның канында. Татарстан радиосы, телевидениесе «Татарский язык для вас» дигән тапшырулар башлангач, андыйлар радиоалгычларын. телевизорларын сүндереп куялар Шулай булгач, алардан нәрсә көтәргә мөмкин сон? Аларда империяче.т караш, башка телләргә кимсетеп карау формалашкан. Бу —аларның хатасы түгел, фаҗигасе Күршебездә татар агае марҗа белән яши Тату яшиләр кебек Әмма марҗа түтәй 40 ел буена 40 татар сүзен дә өйрәнмәгән «Нигә алай булгач, татар белән торасың?»—дип сорыйлар безнең түтәйләр аңардан. «Сез иремнән сорагыз, нигә ул минем белән тора икән сон? Мина татар теле кирәкми, шуңа балаларымны да татарчага өйрәнмәсеннәр дидем-. дип жавап бирә ул Ә бит бу хатын татарларның дошманы да түгел, әмма идеолог ик шаблон «телем өстен, үзем өстен» дигән шаукым аны шулай игә Моннан чыгып нинди нәтиҗәләр ясарга булыр иде'.’ Шовинизм тиз генә бетә торган күренеш түгел: катнаш никахтан бервакытта да татар тумын
Иң үкенечлесе шул: татар милләтеннән булган шактый ата-аналарныц балаларын ана телендә укытырга теләмәве. Бу унар еллар буена үткәрелгән сәясәт, «бөек рус халкы»на, «бөек рус теле»нә мәдхия җырлау нәтиҗәсе «Яна тарихи бердәмлек совет халкы туды», дигәнне халык урыс халкы гына яшәрг ә хаклы дип аңлады, һәм болай уйлау нигездә дөрес тә иде 50 ел эчендә СССР дип аталган урыс империясендә яшәүче 194 халыкның 93 е юкка чыгу шуның дәлиле түгелмени ’ Хрущев партия мөнбәреннән торып: «Рус теле коммунизм теле» дип игълан и не. Балаларыбызны урыс мәктәбенә биреп, аларга коммунизм оҗмахында урын хәзерләдек ВУЗларда да укыту гел рус телендә генә барды. Дәүләт учреждениеләрендә, бигрәк тә партоешмаларда русча сөйләшү биемил- лаг а тиң булды. Кыскасы, татар теле кухня теле дәрәҗәсенә төште Хәтта карчыклар да. вата-кыра булса да. оныклары белән русча сөйләшергә тырыштылар Безнең күрше Майтап апа 10—15 рус сүзен белә микән, әмма ул да эте белән тик урысча гына аңлаша . Әнә шул җирлектә «ата-ана теләге <»сләп --. ••татар мәктәпләре урыс мәктәпләренә» әверелделәр дә инде Бу «механизмны» яхшырак күз алдына китерү өчен, мәшһүр язучыбыз, шагыйребез Айлар Хәтимнең "Cai run китабы »н укып чыгарга кирәк Кыскасы, кем килеп йолкыр безне
Бүгенге көннең иң мөһим бурычларыннан берсе халкыбызның милли үз аңын уягу. милли хисләрен баету. Моның өчен гагар үз халкының бай. данлы, фаҗигале гарихын. боек татар кавеменнән икәнен белергә тиеш Шу т чак га гына ата-ана баласын ана теле мәктәбенә бирәчәк Коменский. кеше үз гомерендә дүрт баскыч мәктәп үтә. ди һәм аларны санап та чыга аналар мәкгәбе. башлангыч, урта, югары мәктәпләр. Аналар мәктәбе дип. баланың мәктәпкәчә чорда ана кулында гәрбия-бе тем алуы аталган. Бу вакытта бала мәктәпкә әзерлек «курсын» үтә. Л Н Гояс г онның (ул бөек язучы гына түгел, талантлы педагог га булган), оч яшькә кадәр бе тәннәремне соңыннан тулыландырдым гына, дигән мәшһүр сүзләре бар Әлбәг гә. ана баласын үз телендә тәрбияли һәм үз телендәге мәктәпкә бирә Рус телендә укыганнар гына олы тормыш юлына ныклап аяк басалар, дип уйлау урынсыз Әрмәннәр үз телләрендә генә укыйлар Шул ук вакытта җан башына салып исәпләгәндә, глекке СССРда бик күп атаклы галимнәр, композиторлар, рәссамнар, язучылар, архитекторлар, скульпторлар һ. б әр
мәннәр иде Хәрби өлкәдә дә шул ук хәл. Ни өчен шулай соң? Бу халыкның бай традицияләре бар, балалары шулар нигезендә белем һәм тәрбия алалар. Рус телен белү әле үзе генә бер нәрсә дә бирми, киләчәкне билгеләми. Моны элекке СССР составындагы союздаш республикаларның теләсә кайсысы үрнәгендә дә расларга була...
Бүген Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан. Төрекмәнстан. Әзербайҗан. Молдова. Украина. Беларусь кебек илләрдә укыту үз телләрендә алып барыла. Шигем юк: бу илләр тиз арада ныклап алга китәчәкләр Моны мин цивилизацияле илләр тарихына таянып әйтәм...
Инде бүгенге Татарстанда мәгариф мәсьәләләренә килгәндә, эшләр болайрак тора Принцип буларак, мәктәпкәчә яшьтәге балалар гаиләдә ана кулында тәрбия алырга тиешләр. Бу бөтен дөньяда шулай. Мәсәлән, гарәп хатыны өендә балаларын тәрбия кылган өчен, яхшы түләү (ире хезмәт хакының 70 процентына кадәр) ала. Совет җәмгыяте, ирләр белән хатын-кызларны тигез итәм дип, аларга ике камыт: өй һәм дәүләт эше камытларын кидерде. Бу шуңа китерде: бер яктан, бала табу бик нык кимеде, икенчедән, балалар ана җылысыннан, дөрес тәрбиядән мәхрүм ителделәр. Дәүләт җитәкчеләре моны ике төп сәбәп белән аңлаттылар: акча юк, хатын-кыз эшләүдән туктаса, илгә бик зур зыян киләчәк, имеш.
Әйдәгез, шул уңайдан үзебезнең республикадагы хәлләргә күз төшерик әле.
1994 елның уртасына Татарстанда 2510 балалар бакчасы бар иде Аларда 220 меңгә якын бала тәрбияләнде Шуларның 927 се — татар балалар бакчалары, аларга 36 мең бала йөрде. Кайбер рус балалар бакчаларында татар группалары оештырылып, аларда 7700 бала тәрбияләнде Җыеп әйткәндә, татар балалар бакчаларында, аерым группаларда 56 мең, рус балалар бакчаларында 164 мең бала тәрбияләнүен әйтергә була Республика халкының яртысы татарлардан торганын истә тотсак, бу нисбәтне, әлбәттә, мактап булмый. Әмма шулай да. элекке еллар белән чагыштырганда, үсеш бар... Моннан берничә ел элек кенә Казанда бер генә татар балалар бакчасы да. группасы да юк иде. Бүген дә мактанырлык түгел, әмма Саннар китерик. Казанда 410 балалар бакчасы бар, шуларда 55 мең бала тәрбияләнә. Шуның 15 е — татар балалар бакчалары, аларга 1300 бала йөри. Бу хәл өчен конкрет кешеләр-сәбәпләр бар Мәсәлән, үзе рус мәктәбен тәмамлаган милли ата-ана баласын татар балалар бакчасына бирергә ашыгып тормый, бу хакта хәтта уйламый да. Әмма татар мәктәпләренең, балалар бакчаларының дәрәҗәсен күтәргәндә, материаль базасын ныгытканда, әйбәт тәрбиячеләр белән гәэмин иткәндә, аларга ата-аналарның да карашы үзгәрер иде. Киләчәктә татар милли кадрларына ихтыяҗ үсү дә татар мәктәбенә, балалар бакчаларына мөнәсәбәтне, һичшиксез, уңайга үзгәртәчәк Моны да уйлыйсы иде: татар мәктәпләрен тәмамлаучыларга вузларга кергәндә аерым льготалар каралса, керү имтиханнары ана телендә барса, әлбәттә, милли мәктәпләр ачу проблемасы бетәчәк. Бу юнәлештә республикабыз халык мәгарифе министрлыгы эшләргә тиеш нәрсә күп әле. Бәхеткә, халык мәгарифе министры булып Васил Габдуллович Гайфуллин, профессор, киң диапозонлы. тирән белемле. акыллы, татар мәктәбе мәсьәләләрен биш бармагы кебек белгән кеше эшли Моңа кадәр булган кайбер министрлардан аермалы буларак, ул нәкъ үз урынында Халкыбызның, милләтебезнең киләчәге халык мәгарифенә бәйле икәнен ул яхшы аңлый һәм үзе җитәкләгән өлкәне үстерүгә күп көч куя Шулай да мөхтәрәм министрыбыз үзе бу эшкә килгәнче тупланган министрлык аппаратын яңадан карап-барлап чыкса, эш тагын да алга китәр иде. Мин бу сүзләрне күп кенә мәктәп директорлары, укытучылар фикереннән чыгып әйтәм
Билгеле булганча, җитмешенче еллар уртасына Казан кебек шәһәрләрдә генә түгел, башка бик күп урыннарда да татар мәктәпләре ябылып бетте. Сәбәбе дә билгеле «партиянең милли сәясәте уңышлары» шуңа китерде Аның нигезендә бик гади нәрсә — рус шовинизмының чагылышы ята иде. Әлбәттә, бу коточкыч I аделсезлек кенә түгел, дөнья цивилизациясе өчен зур югалту да иде. Сүз тел бетү турында гына бармый, бөек рус педагогы Ушинский әйтүенчә, тел бетү белән шул телдә сөйләшүче халык та бетә. Әнә шуңа күрә Аурупа. Азия. Америка һ. б. кыйтгаларда иң кечкенә халыкларның да телләрен саклау өчен тырышалар. Финляндия. Норвегиядә гомуми саны 5 меңнән дә артмаган саамнар үз телләрендә укыйлар, әсәрләр язалар, сәнгатьләрен үстерәләр, фольклорларын туплыйлар. Кесәләрендә коммунист партбилеты йөрткән рус шовинистлары нәкъ шуның киресен эшләделәр. Ниһаять «бөек Рус империясе» җимерелә башлады, шактый көчсезләнде. Әмма ул юкка чыкты дигән сүз түгел. Шулай да әлеге форсаттан файдаланып, үлем дәрәҗәсенә җиткерелгән халкыбызны терелтергә, аякка басты
рырга кирәк Моны үтәрлек потенциаль көчләр бар бездә Татар халкы, феникс кошы кебек, көлдән дә адәмгә әйләнергә тора. Л. Гумилев кебек бөек шәхесләр бер дә юкка гына татар халкынын киләчәгенә зур өмет багламаганнар инде (кара А. Н Гумилевның пассионария теориясе). Татар халкының үсешен тәэмин итәрлек төп көчләрнең берсе халык мәгарифе. Монда Америка ачып торасы юк.
Югалтуы гына жиңел. шуны табуы, аякка бастыруы гаҗәеп авыр, катлаулы процесс Ләкин мөмкин булмаган нәрсә юк. халык: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», дигән. Моннан 3000 еллар элек рим легионерлары тарафыннан тар-мар ителгән Израиль дәүләтенең аякка басуы шуның бер үрнәге түгелмени? ЯҺүдләр бүген үз дәүләтләрен гөлбакча иттеләр, халык мәгарифен нык үстерделәр Без дә мөстәкыйльлек турында хыялланабыз, суверенитет алдык, дибез Ә аның эчтәлеге нидән гыйбарәт булырга тиеш сон?
Халык мәгарифен генә алсак та. ниндидер нәтижәләр ясарга буладыр: 1994 елның август ына Татарстанда 2440 мәктәп бар иде. Шуларның яртысы чамасы тагар мәк гәпләре. Татар мәктәпләрендә 90 мең. рус мәктәпләрендә ярты миллион чамасы бала укыды. Моннан тыш. Татарстанда 88 чуваш. 19 удмурт. 15 мари. 1 мордва мәктәбе бар. Республика мәктәпләрендә эшләүче укытучыларның гомуми саны 50 мең тирәсе Татарстан республикасының мәгариф министры В Гайфуллин Бөгелмәдә (1994 елның апрелендә) уздырылган шәһәр мәгариф ида-рәләре һәм район мәгариф бүлеге мөдирләре киңәшмәсендә түбәндәгеләрне әйтте республикада 59 татар гимназиясе һәм мәктәп-гимназиясе (мәктәп-гим- назиянең мәгънәсе болай: гадәти урта мәктәпләрдә гимназияләр программаларына таянып укытыла торган класслар да була) ачылды. Республикада 1218 рус мәктәбе бар. шуларның 296сында татар сыйныфлары ачылган, аларда 100 меңнән артык татар баласы укый Бу саннар — өметле күренеш, ләкин әлеге татар классларында татар телен һәм әдәбиятын ничек үзләштерәләрдер, әйтүе кыен Тик шунысы билгеле Казандагы татар гимназияләрендә укучы балалар тәнәфестә русча гына сөйләшәләр. Бу да гажәп түгел алар моңа кадәр өйдә, балалар бакчасында, урамда гел русча гына сөйләшкәннәр ич. Әлегә татар теле аларга инглиз, француз, гарәп теле кебек үк чит тел Моңа балалар гаепле түгел Үкенечле шул: Финляндия. Америка. Германия, хәтта Австралиядә, бөтенләй чит мохитта яшәгән тагарлар бер дигән итеп татарча сөйләшәләр Чөнки балалар кечкенә яшьтән үк гаилә шартларында татарча сөйләшеп үсәләр Уйлап карыйк әле: Татарстанның башкаласында (халыкның яртысына якыны татарлар) татар балалары татарча белми! Сәбәпләре югарыда әйтелде инде
Республикадагы рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүгә игътибар үсә башлады. Мәсәлән. 783 мәктәптә 243 меңнән артык укучы рус һәм татарча белмәгән татар балалары татар телен предмет буларак өйрәнә Республикабыз парламентының чираттан тыш бер сессиясендә, депутат Ефремов (Бөгелмәдән), мәктәпләрнең киләчәге балалар бакчасында, дип дөрес әйтте Чыннан да. балалар бакчасында, өйдә татарча өйрәнеп килгән балалар гына татар гимназияләрендә, лицейларында уңышлы укыячаклар Шуны истә тотып. Мәгариф министры һәр татар гимназиясенә, лицеена шул тирәдәге өч балалар бакчасын беркегге Мәгь- нәсе: гимназия, лицей үзенә беркетелгән балалар бакчаларында тагар группалары оештырып, берничә ел балаларны татарча укырга, язарга, сөйләшергә өйрәтергә тиеш Ул балалар киләчәктә газар уку йортларына укырга керергә мөмкиннәр Бик акыллы уй бу Әмма күп кенә балалар бакчаларының мөдирләре, төрле сәбәпләр табып, бу гшкә каршы чыгалар Татар милләтеннән булсалар, бәлки алай кыланмаслар иде дә би г Кабатлап булса да. нәтиҗә ясарга гуры килә: әгәр татар мәктәпләрен, балалар бакчаларын тиз арада аякка бастырырга телибез икән, мәктәпләр, балалар бакчалары, гомумән, барлык халык мәгарифе учреждениеләре. оешмалары белән бер үк дәрәҗәдә татар һәм рус телләрен яхшы белүчеләр җитәкчелек итәргә тиеш Шовинизм (әйдә без аны бытовой, көнкүреш шовинизмы дип. йомшак кына итеп атыйк) озак яшәячәк әле Казанда беренче гимназияләр ачылгач, күлмәкләренә сыймаган кайберәүләр Америка журналистларына кадәр барып җиттеләр. Казанда урысларны кысалар дип. шау күтәрделәр. Әйдәгез, тагын чынбарлыкка саннарга, фактларга мөрәҗәгать итик әле. Казанда 162 мәктәп бар. шуларның 23 - татар мәктәпләре (гимназияләр, мәктәп- гимггазияләр. лицейлар) Алар да әле яна гына борынлап, аякка басып киләләр. Тәҗрибәләре бөтенләй юк тиярлек. Урысларны менә шулай «кысалар» Казандагы татар бала ларын ы гг нибары 15 проценты гына үз телендә үкый (моннан өч ел элек оч мәртәбәгә ким иде), рус балаларының һаммвое дә рус телендә укый! Едельштейн Жириновский кайберәүләрнен йөрәгенә нәрсә май булып ягылуын
яхшы белә һәм татар белән башкортны «сифилислы, пычрак Монголиягә» озат- макчы була..
Тагын шул ук аваз: урындагы җирле мәгариф оешмалары җитәкчеләрендә, ата-аналарда милли үзаң, хисләр үсмәсә, укыту-тәрбия өлкәсендә уңышларга ирешү авыр булачак. Көн-төн: «Татар теле — дәүләт теле».—дип, сөйләп торабыз торуын, әмма әле дә Аксубай. Базарлы Матак, Биектау, Кама Тамагы кебек район үзәкләрендә, Минзәлә, Норлат шәһәрләрендә. Урыссу эшчеләр поселогында, хәтта гел татар яши торган Ютазыда да татар мәктәбе юк. Роно җитәкчеләренең җавабы — Явыз Иванны куандырырлык могҗиза булып, бу тиран терелсә, андыйларны ирененнән суырып үбәр иде: янһсе, «ата-аналар татар мәктәбе ачылуын теләмиләр». Югары Ослан, Лаеш, Спасс. Чирмешән кебек район үзәкләрендә бер генә татар класслары да ачылмаган, ә аларның һәрберсендә 250—500 татар баласы бар Лениногорск, Чистай. Зеленодольск, Бөгелмә. Әлмәт шәһәрләрендә. Югары Ослан районындагы мәктәп яшендәге татар балаларының нибары 6—8 проценты гына ана телендә укый Әгерҗе. Аксубай, Алабуга, Кайбыч. Октябрь. Чирмешән һ. б татар телендә укучыларның саны кими бара Ә бит моңа кадәр дә аларда эш әйбәт тормый иде. Моңа кем гаепле соң? Шомабаш татар үзе генә! Ул, беләсегез килсә, үз телләрендә укый торган грузин, әрмән, азәрбайҗан, молдаван, үзбәк, казах, кыргыз, төрекмәннәрдән акыллырак та. өстен дә икән, шуңа күрә баласын русча гына укыта, янәсе Ә дөресе шул: куркытылган, өркетелгән, кысылган, кимсетелгән, изелгән, мескенгә әйләнгән татар, совет власте елларында «сыйнфый тәрбия», «интернационал тәрбия» дигән олы кармакка капты, баласын тизрәк рус мәктәбенә олактырып, «коммунизм кырына» ашыкты. Ул әле бүген дә үзенең шул сатраплык халәтеннән чыга алмый. Ярамый болай. туганнар: белә торып үзебез һәлакәт упкынына ыргылмыйк, кеше булып калыйк, халкыбызны саклыйк.
Казанда гади татар урта белем мәктәпләре түгел, гимназия, лицейлар ачылу- дөрес юл. Бу тактика түгел, ә стратегиягә әйләнергә тиеш Казан татарының идеологик карашлары бүген шулай, ул гади татар мәктәбенә үзенең баласын бирмәс иде. Моны хәтта фараз итеп торасы да юк. Сәбәп нәрсәдә? Фәндә юнәлгәнлек («направленность») дигән төшенчә бар. Анын мәгънәсе: кеше нәрсәгәдер инанган икән, ул аннан тиз генә котыла алмый. Бу аңның бер сыйфаты, консерватизмы Татар дигән бәндә: «Баламны урыс мәктәбендә укытсам гына, ул бәхетле булыр. ВУЗга керү өчен дә юл ачык булыр»,— дип уйлый, һәм шулай фикер йөртергә урын да булган: бөтен җирдә рус теле генә өстенлек иткән. Бу нәрсә аңлы рәвештә, татарны үз милләтеннән аеру, суындыру өчен эшләнгән Үзәкнең бу сәясәтенә халкыбыз берләшү, үз телен, мәгърифәтен, мәдәниятен терелтү, аякка бастыру юлы белән җавап бирергә тиеш!
Татар гимназияләре, лицейлары ачыла башлагач, аларнын перспектив якларын аңлагач, агай-эненен бер өлеше баласын шул уку йортларына бирергә кирәк, дигән нәтиҗә ясады. Яңа уку йортларына керергә теләүчеләрнең саны нык арту сәбәпле, конкурс үткәрергә, укучыларны сайлап алырга туры килде Бу да дөрес юл, чөнки бөтенләй татарча белмәгән баланы класска кертеп утыртудан ни файда9 Ләкин Югары Советыбыз ике дәүләт теле турында Закон кабул иткәч, татар гимназияләре белән кызыксыну, эйфория күзгә күренеп кими, кайберәүләр балаларын рус мәктәбенә бирү турында уйлый башладылар. Җил каян исә, «интернационализм бакчасы кошы» — татар шул якка аварга гына тора. Бу — әйбәт симптом түгел. Республикада ике дәүләт теле кертелгәнче, Казандагы күп кенә вузларда, техникумнарда татар телен өйрәнү курслары оешкан һәм алар яхшы гына эшләп тә киткәннәр иде. әмма ике дәүләт теле турындагы документның матбугатта чыгуы булды, түгәрәкләрдән җилләр исте. Хәлебез шулайрак шул, югыйсә өйрәнерлек урыннар, мисаллар да бар Мәсәлән, урыслар күпләп яши торган Казакъстанда, Кыргызстанда казах, кыргыз телен белмәүчеләрне җаваплы эшкә алмыйлар Кыргызстанда марҗа белән торган кыргызларга да җаваплы эш тапшырылмый. Үзбәкстанда. Төрекмәнстанда да. кыскасы, элекке союздаш республикаларның барсында да дәүләт теле — үз телләре генә Чөнки башка юл юк Балтия илләрендәге тавышның да сәбәбе бер — руслар ул илләрдәге төп халыкның телләрен өйрәнергә теләмиләр. Безнең хәл катлаулы, әлеге илләр юлыннан китеп булмый. Әмма татар телен саклап калу өчен, гадәттән тыш чаралар да кулланырга кирәктер.
Нәрсә ул гимназия һәм башка уку йортларыннан ул кайсы ягы белән аерыла? Мондый сораунын тууы гаҗәп түгел, чөнки татарда бервакытта да гимназияләр булмаган. Совет чорында, гомумән, алар юк иде Революциягә кадәр Россиядә, реаль һәм хатын-кызлар гимназияләре булуы билгеле Беренче гимназияләр
борынгы Афинада (Греция) барлыкка килгән. Аларда хәлле кешеләрнен балалары урта белем алган. Патша Россиясендәге классик гимназияләр («классик» сүзе грек, латин, француз һ. б. классик телләрне өйрәнүгә кайтып кала) тәмамлаучылар. чыннан да. күпкырлы тирән белем алганнар Совет власте гимназияләрдән көнләште, аларны яратмады. Монын да гажәбе юк: дәүләт һәм партия белән «без башлангыч белемле» дип мактанучылар житәкчелек итте Сталин вуз бетергәннәрдән «институтка» (проститутка сүзенә ишарә) дип көлде Инде гимназияләргә килгәндә, алар төпле белем бирү белән бергә, университетка керергә юл да ачканнар. Реаль гимназияне тәмамлаучылар гадәттә техник вузларда укыганнар. аларны шуна әзерләгәннәр. Хатын-кызлар гимназияләрен тәмамлаучылар «институт благородных девиц» дип аталган уку йортларына укырга керә алганнар. Әлбәттә, бүгенге гимназияләр злеккеләрнен күчермәсе була алмый Шулай да аларнын тәҗрибәсен өйрәнү һич тә зыян итмәс иде Бер жөмлә белән генә әйткәндә, гимназия ул югары типтагы урта мәктәп Гади мәктәпләрдә моңа кадәр укытылмый торган күп кенә фәннәр (предметлар) гимназиянең уку планына кертеләләр Мәсәлән, «Информатика». «Базар мөнәсәбәтләре нигезләре». «Экология», «Ритмика», «Этика», «Философия», өч чит тел (урта мәктәптә бер чит тел өйрәнелә). «Дин тарихы», «Риторика». «Практик психология». «Милли сәнгать». «Гражданлык һәм хокук нигезләре» (юриспруденция) кебек фәннәр шундыйлар Сүз уцаенда булса да. лицейлар турында берничә сүз әйтү кирәктер Лицейларның уку планы да гади урта мәктәпләрнекеннән шактый аерыла Лицейның гимназиядән аермасы шунда: гимназия белгечлек бирми, ә лицей ниндидер белгечлек бирә, мәсәлән, башлангыч класс укытучылары әзерли Шуңа күрә лицейларда практикага, методикага, семинарларга зур урын бирелә. Лицейны тәмамла!ач, һичбер чикләүләрсез вузга да керергә була. Элек, техникумны тәмамлагач, өч ел эшләү таләп ителә иде
Республикабызда 47 тагар. 36 рус телендә эшләүче гимназияләр. 28 лицей бар Әйткәнебезчә, бу яңа типтагы уку йортларында эшләү тәжрибәсе әлегә бик аз. хәтта юк дәрәҗәсендә һәр педагогик коллектив эзләнә, экспериментлар үткәрә, әкренләп булса да тәҗрибә туплый. Әмма бу гына җитми, тәҗрибәне уртаклашырга кирәк Бу яктан Казандагы 5нче гимназия күпләр! ә үрнәк бу .лып тора Фарис Фахраз улы Харисов житәкчелек иткән бу педколлектив олы бер фәнни лабораторияне хәтерләтә. Бу язмада ул хакта сөйләп чыгу мөмкин түгел, аның өчен махсус сүз алырга кирәк Тик шуны гына әйтик рус мохитендә эшләгән рус мәктәбе урынына татар гимназиясе ачу батырлык түгелмени'.’ Директор Харисов- ның, берничә татар укытучысының тырышлыгы белән, моннан 4 ел элек 2 нче рус мәктәбендә 40 баланы туплаган беренче татар классы ачыла. Кайберәүләр өчен бу хәл аяз көнне яшен суккандай тоела. Ләкин әнә шулай игеп булачак гимнази* ят ә нигез салына Ике елдан соң 2 нче мәктәп 5 нче гимназия итеп үзгәртелә Мәктәптәге рус класслары, күрше рус мәктәпләренә күчерелә Бөтен нәрсә ата- аналар, җәмә! атьчелек белән килешеп эшләнә. Монда Мәскәү районы роносы мөдире 3. Садыйкованың роле зур булуын әйтер! ә кирәк Ул. кайбер роно мөдирләре кебек түгел яңалыкка омтылган директорга комачауламый, киресенчә, аларга ярдәм итә Бүген 5 нче гимназиядә 550 бала укый Ләкин бу да чик түгел Әле күптәнме. «Ата-аналар балаларын татарча укытырга теләмиләр», дип авыз тутырып сөйләүчеләр бар иде.
5 нче гимназиянең недаго!ик коллективы бөтен республика өчен беренче дәрәҗәдә әһәмиятле проблемалар өстендә эшли. Бу укучыларда милли үзаң һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү мәсьәләсе Милли үзаңга ия булганнар i ына Татарстаныбызны халыкара арена! а алып чыга алачаклар Хәлбуки. бу гимназиянең эш тәжрибәсе күпләр!ә таныш. Мәсәлән. 1993 елда Татарстан мәгариф миниегрльн ы. Татарстан фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр бүлеге. Татар гимназияләре директорлар советы. 5 нче гимназия базасында. «Укучыларда милли үзаң формалаштыру һәм ижади фикерләү сәләтен үстерү» дигән темага республика фәнни-пракгик конференциясен үткәрделәр 1994 елның май аенда Татарстан фәннәр академиясе. Татарстан республикасы татар гимназияләре директорлары советы инициативасы белән. 5 нче гимназия базасында. «Милли мәгариф оештыру тәжрибәсе, тикшеренү проблемалары һәм нәтижаләре» дигән тема! а Халыкара фәнни-практик конференция уздырдылар! Ә «Мәдәни инициатива» (Сорос фонды) Халыкара фонды 5 нче гимназия коллективына зур бүләк (гран) тапшырды Шул хактагы грамотада бу педагогик коллективның зур. уңышлы тәжрибә тикшеренү үткәрүен хуплау турында әйтелә
5 нче гимназиянең »ш тәжрибәсе байый, бу хакта монографияләр язарга булыр иде Ә хәзергә андый мөмкинлек юк Шуна күрә коллектив үткәрә торган 10 «КУ-ЫИГ 145
класстан тыш эшләрнең кайберләрең санап чыгу белән чикләнергә туры килә- укучыларның хореография, театр, әдәбият, музыка секцияләре; фольклор ансамбле; волейбол, атлетика, татарча көрәш, шахмат, радиосөючеләр секцияләре. Мәктәп күләмендә чыгарыла торган стена газетасы, күчермәләр алу юлы белән — классларга таратыла. Этнография музее төзелгән, анда даими рәвештә төрле темаларга багышлап күргәзмәләр оештырыла. Укучылар дөнья мәдәнияте үрнәкләре белән дә даими рәвештә танышып баралар. Кыскасы, республикада 5 иче гимназия коллективы кебек тырышып иҗади эшләүче башка урта мәктәп юк бугай...
Казандагы 2 нче гимназия педагоглары коллективына Татарстанның атказанган укытучысы Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина җитәкчелек итә. Кызганыч, моңа кадәр 2 нче гимназия таркалу, ябылу алдында торган. Чөнки директор итеп эшне белмәүче, эшләргә теләмәүче кешене билгеләгән булганнар. Моннан чыгып шундый нәтиҗә ясарга булыр иде. бу җаваплы чорда, яна типтагы мәктәпләргә директорларны «Энә күзе аркылы үткәреп» сайларга кирәк. Югыйсә булдыксызлар аркасында, гимназияләрнең абруе төшәр! ә, укучыларның укуны ташлап китүләре ихтимал. Бу — хакыйкать.
А. С. Макаренко, укыту-тәрбия эшендә уен элементлары булырга тиеш, чөнки ул укучыларның табигатенә туры килә, дигән иде Моны 2 нче гимназиядә бик белеп, урынлы итеп файдаланалар. Мәсәлән, класс бүлмәләрен «хосусыйлаштыру» бүлмәләрне чиста тотарга, тәртип сакларга нык ярдәм иткән «Хезмәт биржасы» дигән яңалык та укучылар күңеленә хуш килгән балаларны файдалы эшләргә тартырга булышкан. Класслар үзара ярышалар, җиңүчеләргә бүләкләр бирелә. Мәсәлән, быел ике класс укучылары бушлай төрле шәһәрләргә экскурсиягә барып кайттылар Казандагы 15 нче гимназия. Кукмара районының Зур Сәрдек мәктәп-лицей коллективларының укучыларны татар халкы традицияләрендә тәрбияләү тәҗрибәсе шулай ук һәртөрле мактауга лаек.
һәм соң! ысы. Гимназияләрнең, лицейларның киләчәге, язмышы, һичшиксез педагогларга бәйле. Шуңа күрә милли үзаңы үскән, тирән белемле, методик яктан оста булган укытучылар әзерләү — вузларның һәм педучилищеларның, колледжларның изге бурычына әйләнде Алабуга. Чаллы, Казан педагогия институтларын ел саен йөзләрчә кеше тәмамлый Әлбәттә, барысы да ал да гөл дип әйтеп булмый. Мәсәлән, ир укытучылар әзерләү эше һаман проблема булып кала бирә. Казан дәүләт педагогия институты (ректоры академик Р А Йосыпов) педагогик уку йортлары арасында флагман ролен уйный. Институтта 21 белгечлек буенча 7000 мең студент укый Чит телләр (инглиз, төрек, кытай, гарәп, һинд телләре) өйрәнүгә зур әһәмият бирелә; үз чиратында бу чит илләр белән экономик, мәдәни һ б. бәйләнешләр урнаштыруга булышачак Тагын бер яңалык: берничә факультетта студентлар музыка һәм эстетика буенча тулы курслар үтәләр. Моның әһәмияте шунда авылларда аз комплектлы мәктәпләр саны шактый Ал арны музыка-эстетика укытучылары белән тәэмин итү кыен: сәгатьләр аз булгач, музыкантлар кечкенә мәктәпләргә бармыйлар. Ә берничә белгечлек алган педагоглар, төп фәннән тыш, музыка, эстетиканы да укыта алачаклар.
Нәтиҗә. Татар халкы мөстәкыйль үсеш юлына басты. Димәк, халык хуҗалыгы өчен күпсанлы белгечләр кирәк булачак Бу үзе турыдан-туры халык мәгарифенә бәйләнгән. Шуңа күрә Республикабыз җитәкчеләре, киң җәмәгатьчелек халык мәгарифен үстерүгә көчләрен дә, вакытларын да кызганмаслар дип ышанасы килә.