Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОМАНДОР

Авыр, богаулы елларда да без булдык, яшәдек, өмет агачыбызны корытмадык дияргә ярый Хикмәт нәрсәдә? Булды, адәм балалары үзләре теләгән якка чак кына тартылсалар да аларны төпсез упкыннар, һәр тере жанны йота-рга ашкынган баткаклар сагалап торды «Стой! Кая каерыласын9 Ни эзләнәсең? Уңга-сулга бер адым атласаң—конвой кисәтеп тормый, ата!» Уеңа иңгән тере сорау-табышмаклар жаныңда тилмереп җавапсыз кала. син. бичара бөжәк. винтик, туа-туышканнан бирле вак күзәнәкле жәтмәдә тырпылдыйсың. Баш түбән иелә, бил сына, яшәү кырын үтеп чыкканчы син йомык күңелле бичарага әйләнәсең Буең кыска. уен биктә, юлыңны исә партия сызып куйган
Бәхетлемен. Ленин идеяләренең ха-лыкларны бары тик һәлакәткә генә илтәчәген. телләрнең болай барса бетәчәген, большевизмның кешелек тарихына иң кара чорны алып китүен тирәнген аңлаган. ВКП(б) белән КПССның бер- фәлсәфәсснә баш бирмәгән гажәеп кеше нинди акыл белән чикләнмәгән дуамал ләрне тормыш юлымда байт ак очрап ым мин Байтак фикердәшләремнең кадерле исемнәрен дөньяга да чьи ардым Бүген сүзем Марсель Хәким улы Сәлнм- жанов хакында булыр
Дөрес, һәр кешегә төрле яктан бәя бирергә була, адәм баласы күп кырлы табигать могжизасы Бүтәннәр Марсельның башка якларына игъгибар итәрләр, кай яктан Iына карасалар да аның тормыш юлыннан байтак гыйбрәтләр, хикмәтле мисаллар табарлар Ул спорт остасы, кылыч селтәп Европаның. Рәсәйнең байтак бәйгеләреңдә ут уйнаткан егет, ул Идсл-Нократ тирәләрендә дан казанган мәшһүр балыкчы, балык дигәндә апа тиңнәр юк! Ул галим, дөньяның бик күп тармакларына ерып кереп китеп, мәҗлестәшләрен егып салучы моназарачы Ул төн ката керфек какмыйча карта чөеп утыра алучы преферанс остасы Тәмле ашарга яратучы, ризык кадерен бүтәннәр дә аңларлык итеп сөйли алучы тәмле тамак. Урыс-гатар вә дөнья әдәбиятының иң гүзәл мисалларын өзлексез укып баручы, театр сәнгатенең хикмәтен, серләрен бик яшьли күңеленә үткәргән зирәк ирешкән зат. кешелекле, таләпчән педагог, оста, кыю оештыручы, иманын яманнарга тоттырмаган гаярь вә тәвәккәл татар да ул
Сүз-бәяләремнен һәммәсе хак. дөрес, олуг юбилей уңае белән сүз алган зирәк замандашларым, шәг-нншалла. егетләрнең егете, ир-атларның асылы булган Марсель Сәлимжаиов турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирерләр әле Алай да. Марсель байтак еллар дәвамында минем иң якын дусларымның берсе, әйтергә яраса, карашы офыгымның кояшы булды Тормә-лагерьлар белән тулып-ташыган, иреккә чыгып илгә кайткач кысылган җаным, аны күргәч, җиңел сулап куйды Казаныма кайтып төшкән мәлләрдә мин бераз югалып та калган идем! Кая карама — кызыл авызлар, телләрдә ялган вә ялагайлык, һәркем кыеп сүз әйтердән элек партия күрсәтмәләрен ачып карый, гәҗит-журналларның баш мәкаләләренә табына иде. Төрмә-лагерьдагы рухи хөрлекләрдән соң Казан һавасы тынны кыса иде әле. Ничек килеп чыккандыр, башлангычы хәтердә калмаган, бер-ике очрашуда ук мин аны үз иттем. Хәтеремдә, әле аның да эзләнгән, ныгып килгән яшь чагы иде Тирә-Я1 ымдагы байтак кошлар, бигрәк тә житәкче саналганнар, миңа бераз шикләнеп, сагаеп караганда, ул «во весь голос» үзенең кемлеген, иманын, тоткан мәсләген, илгә-көнгә мөнәсәбәтен ачып салды.
Марсель тормышның бөтен якларын аңлаган, коммунистлар партиясенең илгә күпме бәла-каза, жәбер-жәфалар өйгәнен дәлилле белүче, илебездә кеше хокукларының кысылуын ап-ачык күрә алган, чын кешелек сыйфатларына ия булган гуманист шәхес Мондый кискен хөкем-фикерләр жанда ялгыз гына яши алмыйлар, көч көчне эзли, хөрлек таләп итә алган бөтен күңел үз ишләрен табарга тырыша. Марсельның миңа кадәр дә ышанычлы, төпле фикердәшләре булгандыр, без очрашканда ул әзерлекле, кыю, үз халкының чын улы иде инде. Ул минем эзләнгән, соңга калыбрак өлгергән рухымны ныгытты, үз-үземә. иҗатыма ышанычымны арттырды. Уйларыбыз бер булды, без бер үк әдипләргә, сәнгать әһелләренә табындык. Мәсәлән. Василий Макарович Шукшинның вакытсыз вафатыннан соң ул миңа «Соңгы вакытлардагы иң авыр үлем бу!» — дип шалтыратты Безнең арадашлык сүзләрдә генә калмады Марсельның мөмкинлекләре күбрәк булгандыр, ахрысы, ул миңа ул заман өчен үтә кадерле китапларны биреп торды Александр Солженицынның «Роковый корпусмын мин аның жылы кулыннан алдым. Бу әсәрнең беренче варианты бездә зур теләктәшлек уятып, без Олег Костоглотов язмышына бәйләп, тормыштагы гыйбрәтләрне табып, дөньяның бик күп каршылыклы мәсьәләләрен чишә торган идек Ан- тонов-Овсеенконын дөньяны тетрәткән мәшһүр «Портрет тирана»сын да мин аннан алып укыдым Антуан де Сент Экзюперинең фәлсәфи уйларын, фәнни карашларын эченә алган «Цитадель» әсәрен дә без бер вакытта укыдык Китапны миңа Марсель табып бирде.
Шул чакта ук, әле Сәлимжановның сәнгать биеклеге расланып кына килгәндә, тоткан юлын, мәсләген, кем мәнфәгатен кайгыртканын дөрес шәйләргә була иде! Ул үз фикерләрен кыю рәвештә күпкырлы эшчәнлеге белән раслый килде. Чуар, кысынкы еллар дәвамында да бу рухы үтә көчле, иманы бөтен адәм милләтебезнең олы улы булып китте, аның баһадирына, халыкка көч бирерлек шәхескә әйләнде. Татарны төрле тарафтан камап-эләктереп. тәмам изеп бетерергә йөз тотканда, ил хужасы булып утырган акыллы, көчле Табеев татар әдипләрен жыеп: «Нәрсә юкка көчәнеп маташасыз инде, татарларның егерме еллык гомере калса калгандыр!» — дип милләткә инкыйраз юраганда, татар театры биек мөнбәрле университет, якты белем учагы булып кала бирде. Әгәр дөньяның дүрт тарафын аңлаган татар улы Сәлимжанов дилбегәне үз кулына алмаса. театр Михайловлар кулына төшеп, сәхнәбезгә большевистик курчаклар мәңгелеккә менеп утырачак иде.
Театр — татарның җыелу, аң-белем алмашу урыны да ул. Безнең бердәмлекне күрсәтә торган иң мөкәтдәс ике мәйданыбыз гына бар. Берсе аның Сабан туе мәйданнары, икенчесе театр сәхнәләре. Марсель Сәлимжанов татарларны театр тирәсенә туплый алды, дибез икән, без артистларны гына түгел, тамашачыларны да истә тотабыз. Марсель — тамашачыны театрга якынайту, туплау, аның ышанычын югалтмау өчен әллә ничә тармакта эш башкарды. Шуңа барып житте ки, моны аерып, басым ясап әйтергә кирәктер! Театрларның ишек өстендә «Уналты яшькәчә балалар кичке спектакльләргә кертелмиләр» дигән кисәтү эленеп торса. Марсель Сәлимжанов академия театрына хужа булып килгән көннән башлап, ишек катына басып, әле яңа тәпи йөри башлаган татар бала-чагаларын, үсмерләрне елмаеп каршылап, башларыннан сыйпап, тамашага килүләре өчен рәхмәт әйтеп торды. Җылы баш түбәләрендә дәү бер абыйның кайнар учын тойган балалар бүгенге көннең иң актив, ин аңлы, иң әзерлекле милләтпәрвәр тамашачылары түгел дип кайсыбыз әйтә ала?
«Марсель Сәлимжанов —егерменче гасырдагы иң абруйлы милли каһарманыбыз»,—дип. бүген, юбилей уңае белән генә кабатламыйм. Татарстан жирен талаган, мал-мөлкәтне юк бәягә дөньяга таратканнары өчен Татарстанның «курчак хөкүмәте» тарафыннан макталып. Рәсәй «Алтын йолдызмын түшләренә кадап, макталып йөргән зур түрәләр заманында ук академия театры сәхнәсеннән халыкка бу фикеремне җиткергән идем
Табига гьнең серле, көчле яклары бар. Ул бушлыкны яратмый, вакытын белеп кенә, ин зарур чагында милләт улларыннан берничәссн сайлый, аны күз уныннан ычкындырмый гел-гел ана ярдәм итеп килә Милләт улларыннан, милләт каһарманнарыннан башка халык бөтен булып, бер булып бер чорда да яшәмәгән Табигатьнең кодрәте белән Марсель үскән, ир узаманы, акыл иясе булып ныгыган. Әти-әнисе. туганнары, якыннары, фикердәшләре, чордашлары аның юлын турылап коч биреп киленнәр Югыйсә. Марсельның гадәти бер бушбугаз, кызыл авыз булып китәргә җай бик булган лабаса!
Ул 7 ноябрьдә туган. «Бәйрәм шау-шуы. кызыл әләмнәр, демонстрацияләр минем туу шәрәфенә уздырыла дип. байтак еллар ышанып йөрдем әле мин'» диде Марсель берзаман Революцион Марсель шәһәре, ул заманнарда күкләрне тетрәткән -Марсельеза» җыры Бу уйларның гомергә дәвам итү мөмкинлеге булган ич' «Октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы-
Бәхеткә күрә. Марсельның бабасы бер чакта да Ленин булмады Мөхтәрәм Хәким аганың әткәсе Йосыф Әтнә ягы Бәрәскә авылы кешесе җир эзләп, киңлеккә зарыгып Орск ягына чыгып китә Елгыр, намуслы егетне Яушев байлар эшкә алалар, кибет, сату-алу эшенә өйрәтәләр. Казакъ арасында тире-яры жыя Йосыф, хужалары алдында абруй казана, эшендә сенә. ныгый, өйләнеп жибәрә Алар, җәмәгате белән (урыннары оҗмахта булсын, ярабби!) сигез бала үстерәләр. Төпчек уллары Хәким аерата елгыр, җитез, һөнәргә-белемгә әвәслеге белән аерылып тора Кибеттә йомышчы малай була, бик яшьли кул арасына керә, татар мәдрәсәсендә күркәм белем ала. бер очтан урысның «церковно-приходская школасыи» да тәмамлап куя. «Урыс арасында сәүдә иткәч, телне белү зыянга булмас», дип исәпли Бәрәскә татары Йосыф
Орскига драматург Мирхәйдәр Фәйзи килеп тошә һәм шәһәр тормышын кайнатып, кайнарлатып жибәрә Сәнгатькә тартылучы яшьләр аның тирәсенә тупланып спектакль куялар. Яна дөнья, икенче тормыш башлана* Шәһәргә татарның бөек улларыннан берсе Габдулла Карцев килеп китә, яшьләргә анын йогынтысы да гаять зур була. Хәким Сәлимжаиов бу хәлләрнең уртасында була, аралаша, мәшһүр татарлар елгыр егет күңеленә тәүге бәрәкәтле орлыкларны чәчеп китәләр.
Алла һе тәгалә инде моннан ары егетне күзеннән ычкындырмый, ана яр булырлык кызны да әзерләп куя
Бәрәскә тирәләреннән Орскига Йосыфтан да әлегерәк күченеп, шунда төпләнеп, ныгыган татар гаиләләре байтак була. Арадан берсе, Нигъмәтулла исемлссе. тиз арада үз тырышлыгы. бетмәс-төкәнмәс көче белән «Беренче гильдияле куггсц» дигән абруйлы дәрәҗәгә ирешә Нигъмәтулла гаиләсендә дә сигез бала үсә. Китапханә салдыра Нигъмәтулла. Хәким-егсг китапханәгә йөри, татарчасын укый, урысчаны да су кебек эчә. Нигъмәтулла оясында төпчек игезәкләрнең берсе. Галия исемлесе. үзенә яр булыр дип уйлап та карамый Ниһаять. Тәңре кушуы буенча. Хәким белән сылу Галияне Казан, туган яклар гартын кайтара һәм алар татар театр техникумында очрашалар Егерме дүртенче елда өйләнеп тә куялар. Мәшһүр Казан артында, татарның бәгырь үзәгендә тибеп чыккан чишмәләр, әллә никадәр күчеш, сикерешләр ясаганнан соң. борылып үз төбәкләренә кайталар A-а. аларны кемнәр каршылый. кемнәр дәрес бирә, нинди якгы. олы затлар аларга акыл өләшә! Фатих Әмирхан. Кәрим Тинчурин. Салих Сәйдәшсвләр' Алар шушы пәйгамбәрләр. Хәким белән Галиянең кырын бәрәкәтле, шифалы дым белән сугарып кына калмыйлар, алардан туачак малайга да якгы. игелекле юл сызалар Ту. үс. ныгы татар дөньясы талантларга һәрвакыт мохтаҗ'
Сәнгать тарихында күренекле урын алган В Бебутов академия театрында А Островскийныц Котырган акчалар» пьесасын куя. Сәхнәдә татар күгенең ахак йолдызлары: Ф Ильская. X Әбҗәлилов. Г Шамуков. Ш Әсфәндиярова
Театрга терәлеп торган янәшә йортта яшәүче Марсель-малай репетицияләрдән чыкмый да диярлек, кайчан карасаң да аяк арасында урала. Театрны ярата, актерларны ошата, гик бер дошманы бар. ул режиссер' Инде кызып кына уен башлана, режиссер дигәннәре уенны туктата да. нидер сөйли, «акыл сата» Малай уенны бүлгәннәре өчен режиссерны пыр туздырып та ташлый Аны выжгытып залдан куып га чыгаргалыйдар
Хәким белән [алия, татар сәхнәсенең шөһрәтле актерлары булып китсәләр дә. Марсельның театрга тартылуын хупламыйлар «Нитә» дигән сорауга җавап үзеннән-үте табылып тора Уты гынчы. кырыгынчы елларда ил өстендә котырынган кара гавыл күпме сәнгать әһелләренең башын кыймагандыр, санап бетергесез! Сизгер ата улын шул хәвефле хәгәр юлдан аеп алып калырга теләгәндер.
мөгаен. Улының юрист булуын теләгәндерме-юкмы Хәким ага. Марсель урта белем алгач университетның юридик факультетына укырга керә. Укый, инде тәмамлыйм, диплом алам дигән елны. Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы билгеләнә. «Король Лир»ны әзерли башлыйлар. Мәһабәт гәүдәле, көчле, кылыч селтәү остасы Марсельны да уенга чакыралар. Сугыш сәхнәләренә катнашып китә Марсель һәм сугышчы актер сыйфатында Мәскәүгә үк бара. Мәскәүдә шул елларда Марсельның яшьлек дусты Празат Исәнбәт укып ята. ГИТИСта. Декада вакытында алар көне-төне диярлек бергә булалар, тыгыз аралашалар. Празат мәшһүр драматург Нәкый Исәнбәт улы! Празат Марсельгә бер үгет бирә: «Ташла юристлыгыңны, кер ГИТИСка укырга Режиссер бул!»—ди.
Әтисе Сә.шм Хәкимҗанов белен.
Үз вакытында әйтелгән акыллы киңәш тә еш кына адәм улларының юлын һич көтелмәгән якка борып жибәрә ала Мәскәүдә уку белән кызыктыра Празат Марсельны, меңнәрчә тере мисаллар китерә.
Декада шаулап-гөрләп бара һәм татарның ул чактагы талантлы актеры, халык-тамашачы мәхәббәтенен тәмен татыган Рифгать Бикчәнтәев: «Сәхнә лабиринтына бер килеп кергән кеше аннан бер чакта котылып чыга алмый. Син каптың инде. Марсель!»—дип дусларча юрап куя.
Кирәк бит. Рифгать Бикчәнтәевнең сүзе фәрештәләрнең «амин!» дигән чагына туры килә. Марсель дипломын да алып тормый (хәрби лагеры а барып, сугыш фәне буенча имтихан биреп йөрми!). ГИТИСка укырга керә Театр дөньясын күргән, ата-анада яхшы тәрбия, үз тирәләрендәге затлы зыялылардан эзлекле белем алган Марсельны берсүзсез укырга алалар һәм ялгышмыйлар.
Театрлар Марсельның сәләтен тиз чамалыйлар, аннан да. моннан да эшкә чакырулар ява. Марсель ары-бире карана, төрле театрларда спектакльләр куя. әмма Бәрәскә каны аны татар мәркәзе Казанга алып кайта Яшь тамашачылар театрында режиссер була. Гыйбрәтле спектакльләре белән Казан яшьләрен театрга тарта.
Хөр фикерле, үзсүзле, дөньяга карашы инде ныгыган, коммунистлар партиясенең төсен, исен аңлаган Марсель партиягә керү турында уйлап та карамый. Әмма, баш режиссер хезмәтенә алынгач, четерекле бер хәл туа Җыен талантсыз, шакты-шокты актерлар, кызыл билетларына ябышып кына батмыйча яшәп ятучылар, җыелалар да бикле ишекләр артында карарлар кабул итеп дөнья, эш белән идарә итеп яталар. Ә баш режиссер, таулар күчереп эшләүче зат. коридор
да йөри Язучылар арасында да шул «тамашамны күзәтә идек ләбаса! Съезд җыела, сүзләр куера, карар кабул изәбез дигәндә, «партгруппа» дигән геркем аулакка керә дә бикләнә. Партиясез «Мескеннәр» карар көтеп әкрен генә кулуарларда йөри торалар ■<Мескеннәр» дигәне кемнәр була инде, күрик Нәкый Исәнбәт. Әмирхан Еники. Фатих Хөсни. Атилла Расих. Шәриф Хөсәенов. Нурихан Фәттах, Аяз Гыйләжев.
Ничарадан-бичара Марсель Сәлимжанов та «кызыл пропуск» тотып югары дәрәжәдәгс җыелышлар!а йөри башлый Сүз озынга китә, югыйсә партия конференцияләрендә ул күрсәткән «гыйбрәтләрне» бик күп язып булыр иде Кайберә- үләре Марсельның җитмеш, сиксән еллыкларына калсын
Алтмышынчы еллар уртасында Марсель Сәлимжанов татар академия театрына эшкә кайта һәм озакламый баш режиссер итеп билгеләнә Ул шушы утыз еллык эш дәверендә сиксәннән артык спектакльне доньяга чыгарды. Ана кадәр театр сәнгатендә якты урыннар яулаган фидакярларьне һич кимсетмичә. Марсель Сәлимжановнын татар театр сәнгатен яца бер биеклеккә күтәрүен авыз тутырып әйтергә кирәк Заманны анлаган. бүгенгене генә түгел, киләчәкне дә күз уңында тота алган олы шәхес кенә юлын туры билгели ала һәм ниләр генә булып үтсә дә юлыннан тайпылмый Әйткәнемчә, татар театры милләтне яклау, телебезне саклау җәһәтеннән иң ышанычлы көч булды Дөрес. Марсель эшләгән чор чуар һәм катлаулы иде. Бер яктан сөремле цензура бугазга ябышып торса, икенче яктан аңа бәхет тә елмайды. Инде мәңгегә югалды дип саналган К Тинчурин. Ф Бурнаш. Г Ибраһимовлар татар сәхнәсенә китмәскә әйләнеп кайттылар. Сәхнә корифейларының әле җир селкетеп яшәгән чаклары иде Н. Исәнбәт. М. Әмир. Р. Ишморат кебек өлкән кәлам осталары янына X Вахит. Ю Эминов. Ill Хөсәенов. С Шәкүровлар килеп кушылды Аларнын эзенә баса-баса Т Миңнуллин. И Юзеев. Батулла. Р Хәмид. Р Мингалим. Ф Садрнсвлар сәхнә түрләрен яулап алдылар. Ш Хөсәенов. Т Миннуллиннар Марсель Сәлим- җановнын ижади мөмкинлекләрен ачарга төп ярдәм итүчеләр булды Уртак нжат нәтиҗәләре һәркайсы өчен бәрәкәтле чыганак иде
Мено шулай, туганнар
Театр дөньяның йөрәк тибешен тикшереп торучы, һәр сәгать, һәр минут эшлекле хәрәкәттә яшәр!ә тиешле гаять зур көч ул. Милләт яшәешенә театр кадәр көч өстәгән бүтән бер хәрәкәт бармы икән’’ Театрны хәрәкәткә китерер өчен сәләт, коч. белем, үз-үзешге аямау, халыкка тәмам онрелгәнлек. барыннан да бигрәк саф. нык иман кирәк Әй!ик. егерменче, утызынчы елларда языл!ан пьесаларны бүгенге көннең иркә, чак кына бозылган тамашачысы кабул итәрлек
дәрәҗәдә куя алу — аерым бер сиземләү, кодрәт, чиксез талант таләп итә. Мәшһүр «Сүнгән йолдызлар»ны Марсель өр-яңадан укыды, моңарчы ачылмаган дәрт-дәрманнарны берәм-берәм эзләп тапты һәм әлегерәк «күз яшьләренә манчып» кабул ителгән пьеса, катлаулы, фикерле, дәһшәтле трагедия булып яңгырады.
Урыс режиссер-педагогларының, Марсельның остазларының үз иҗат алымнарына тәэсире зур булуын да искә алырга кирәк. Андрей Михайлович Лобановның, Андрей Александрович Гончаровларның үзен рухи бөтенлеккә китергән бәрәкәтен Марсель гомере буе рәхмәт хисләре белән яд итә. Талант бөеклеге реаль көчкә әйләнсен өчен адәмнең тәкъдир сайлап алга чыгарган уллары кемнәрдән генә шифалы көчләрне кабул итмиләр?!
Гайрәтле, мөккәмәл ижат көченә ия булыр өчен Марсель бөек талантлардан өйрәнә Сатира театрында А. Островскийның «На всякого мудреца довольны простоты» пьесасын атаклы режиссер һәм гражданин А Эфрос сәхнәләштерде. Эфрос мәшһүр драматургны үзенчә укый, көтелмәгән ижат мөмкинлекләре таба һәм нәтиҗәдә бу «искраметный, озорный спектакль» Марсель күңелендә мәң-гелеккә урын ала Аның Островскийга мәхәббәте шул көннәрдән килмимени?!
Үткәннәргә карап, бүгенге күпсанлы ижади мисалларга таянып, Марсель Сәлимжановның татар театр сәнгатен дөнья югарылыгына күтәрүен билгелибез. Аның ижади ысулларының серләрен, әйдә, белгечләр ачсын Мин анын халыкка күрсәткән хезмәтләренең бер-икесен генә аерып алам Марсель, кара көчләр төрле яктан һөжүм иткәндә дә, татар театрының милли йөзен саклап кала алды. Бик күп театрлар буп-буш заллар, салкын сәхнәләр көненә калганда да безнең театрлар тамашачыларын югалтмадылар. Милләтебезне, туган телебезне саклап калуда аларның хезмәте бәя биреп бетермәслек зур. Әгәр бүген атаклы Кабан күле ягасында, киләчәккә илтүче җилкәннәрен киереп күтәргән театрның яна бинасы балкый икән — без монда да Марсель Сәлимжановнын ихтыяр көченә бурычлы.
Зиһенле укучы хәтерлидер: Советлар илендәге мәгънәсез борылышларның берсендә, мәркәзебездә башланган байтак зарурый төзелешләрне шып туктаттылар. Шул җөмләдән Академия театры өчен яңа бина салу да тыелды. Марсель Хәким улы тәкъдиме белән ашыгыч рәвештә чан кагылды Мәскәүдән Г. И. Усманов кайтып төште, анын катнашында җыелыш җыелды Кызыл авызлар шушы мәгънәсез карарны хуплап утырганда Марсель сүз ала һәм кайнарланып, кызып, ярты сәгатьлек нотык тота. Уннарча дәлилләр китерә, «совет власте елларында театрларга багышлап әле бер генә бина да салынганы юк!» Тәки ышандыра җыелган халыкны, җиңә, җыелыш: «Театр төзелешен туктатмаска!»—дигән мөһим карар кабул итә Ул арада Чаллыярдан Рәис Кыям улы Беляев кайтып төшә, ике дус Марсель Хәкимович белән Рәис Кыямович. төзелешне үз кулларына алалар
Татар /ти Академия театрының чңи динасы.
Режиссер буларак. Марсельның үз стиле, үз карашы, үзе эзләп тапкан, үзе көч биргән кагыйдәләре бар. һәр спектакль — яңадан туу ул
Репетицияләргә керешкәндә анын кулында азагынача уйланылган. ныгыган план булмый диярлек Анын еш кабатлый торган бер сүзе бар: «Спектакль как птица, ее надо лепить на лету». Эш башлаганда әле тышкы формалары гына пюйләнгән спектакль сәхнәдә, катнашучылар белән берлектә туа Марсель «театр — фикердәшләр берлеге» дигән уй белән бер чакта да килешмәде. Аныңча, «театр шәкертләр берлеге, нигез, тамырлар бер булганда, максат берлегенә дә ирешелә»
Ат чабышын, татарча көрәшне ярата Марсель Үзе дә көрәшә, әмәлләрен белә Бервакыт, Идел буендагы бер җәйләүдә ул якын туганы, һөнәре буенча тимерче булган Булат белән бил алышты Булатның авырлыгы, ай-һай-һай! Центнердан артык. Алышалар болар, берзаман күрәм. Бу лагның алып гәүдәсе болытларга тиярдәй булып күктә йөзә! Аннары гөрс' Җир тетрәде
Марсель куркусыз Пермьда РСФСР театрларының репертуарын тикшерергә җыелдык Матур гына тәмамладык, китәр юлга чыгып вокзалга төштек Без шактый «җылынган», вокзалда хуҗа булып таза бер бәндә йөри Теләсә кемгә бәйләнә, бер-ике кешенең муен тамырына да кундырып алды шикелле. Буйга Марсельдан озын, беләкләр, гөбе, аяклар бүрәнә Бер эндәшә аңа Марсель, икс Тынмый гына теге бәдбәхет! Андый чакта блатнойлар. хулиганнар «Әйдә, чыгып керик әле!» дип урамга чакыралар, янәсе, кеше күзеннән читтә арт сабак укытмакчылар Марсельның кыяфәт килгән, ике-өч тапкыр кисәткәч, тегеңә әйтеп салмасынмы. «Әйдә әле. чыгып керик'» Тынды теге әзмәвер, коерыгын бот арасына кысты... Диван башына сеңде дә теш арасыннан гына: «Син ничә клиндер ашадың?» дип сорады. «Төрмәдә ничә ел утырдың», дип соравы иде. Клиндер ашамаса да. Марсель сүзе, күз карашы белән җиргә сеңдерде тегене
Без авыр бер чорны үткәрдек, хәзер — хатирәләр заманы Биог рафияләрс сыек җаннар әй талпынган булалар, юк-бар тормыш юлларыннан вак-төяк чүпләп үзләрен әллә кемгә куярга маташалар. Аю тиресен бүлгәндә аюны урманнан куып чыгаручы куяннар хәзер хәтсез булды, алар, кон туса, ишәя торалар. Сүзләр белән уйнамаска кирәк, булмаганны булды, дип раслап шөһрәт казануның кемгә кирәге бар?.. Эшен булсын, эшен! Куйган хезмәтен булсын'
Марсель Сәлимҗановка алтмыш яшь. Кабан күле ярында мәгърур татар театры бар. Халыкка ничә еллар тугры хезмәт иткән асыл ир Марсель Сәлим- җанов бар. Ул үзенең шәкертләре беләгг халык рухын саклау юлында нык тора
Марсель Сәлимҗановка «КОМАНДОР» дигән дәрәҗәле исемне мин түгел, адашы Марсель Галиев бирде Романтик хисләр белән эретелгән, урта гасыр рыцарьларының җитәкчесеннән калган бу яңгыравыклы исем мина искиткеч ошады. Татар халкы бәхетле, аның яшәешен бизәп торучы олуг заг «КОМАНДОР» МАРСЕЛЬ ХӘКИМ улы СӘЛИМҖАНОВ бар Аңа бүген алтмыш яшь. Алтмыш кына әле!..