Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-сәяси тормышыбыздан


ТАТАРСТАН ЮГАРЫ СОВЕТЫНЫҢ
XXII СЕССИЯСЕНДӘ
10—13 октябрь көннәрендә Казанда уникенче
чакырылыш Татарстан Югары Советының XXII
сессиясе эшләде. Анда Татарстан Республикасы
Дәүләт хакимиятенең вәкиллекле һәм башкарма
органнарын үзгәртеп коруга бәйле рәвештә ТР
Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр
кертү, Татарстан Республикасы халык депутатла-
рын сайлаулар турында Закон проектлары,
Татарстан Республикасының икътисади һәм
жәмгыяви прогрессы хакында Дәүләт про-
граммасы. җөмһүриятебезнең 1994 елга төгәл
ләштерелгән республика бюджеты проекты һ. б.
мөһим мәсьәләләр каралды
Сессия барышында тикшерелгән мәсьәләләр
һәм тормышыбызның иҗтимагый-сә- яси,
икътисади проблемалары буенча Татарстан
Президенты М. Шаймиев чыгыш ясады
Сессия эшендә 23 ноябрьгә кадәр тәнәфес
игълан ителде
ХӘТЕР КӨНЕ
Казан ханлыгының Иван Грозный тара-
фыннан яулап алынуына 442 ел тулу көне быел
Татарстан күләмендә милли матәм көне буларак
билгеләп үтелде. 15 октябрьдә Хәтер көнендә -
изге көрәштә шәһит киткән каһарман
милләттәшләребезне, Идсл- Урал халыклары
вәкилләрен искә алырга, алар рухына дога
кылырга җөмһүриятебез башкаласына
Әзәрбайжан. Украина. Чечня, Башкортстан,
Чувашстан республикаларыннан. Түбән
Новгород, Ульяновск, Төмән. Омск. Пермь.
Самара. Миас шәһәрләреннән дә бик күпләр
килгән иде Хәтер көне Ирек мәйданында
башланып китте Ш Мәржани исемендәге
мәдәният җәмгыяте президенты 3 Зайнуллин,
җөмһүриятебезнең Аксакаллар Шурасы рәисе Р
Хәмидулла. БТИҮ рәистә- ше Р Сафин.
Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты
әгъзасы Р Ягьфәров, «Суверенитет» комитеты
рәисе Ә Мәхмүдов, Идел-Урал халыклары
Ассамблеясе һәм Чуваш Милли Мәҗлесе рәисе А
Хузангай. Татарстан халык депутаты М Мөлеков.
Башкортстан «Азатлык» татар яшьләре берлеге
рәистәше М Кәримев, галим Н Хисамов,
җырчылардан М Галиев. А Әхмәтшина һ б.ның
чытышлары мәйдандагы халыкны хә- тер-иман
сагында уяу торырга, бердәм булырга. дус-тату
яшәргә өндәде.
Ирек мәйданында матәм мнтингысы тә-
мамланганнан соң, халык Сөембикә манарасы
янына барын, шәһитләр рухына багышлап дога
кылды. Татарстан линия назәрә- те мөфтие
Габдулла хәзрәт вәгазен тыңлады Матәм көне
Чаллыдан килгән укучы балаларның мөнәҗәт
әйтүләре белән тәмамланды
ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ —
ФРАНЦИЯДӘ
27 29 сентябрь көннәрендә Президент М
Шаймиев җитәкчелегендәге Татарстан
Республикасы делегациясе Франциядә эш визиты
белән булды Очрашулар барышында Казан
аэропортын, Казансу аша салынган күперне.
«Казан» кунакханәсен реконструкцияләү,
Татарстанның шикәр заводларын үзгәртеп кору,
республикабызга шикәр чөгендерен үстерү
технологиясен бирү һ б мәсьәләләр буенча
эшлекле сөйләшүләр булды.
Татарстан делегациясе француз җитәкчеләре
һәм эшмәкәрләренең Милли Советында түгәрәк
өстәл уздырды Җөмһүриятебез Президенты
Франция Республикасы Сенаты Президенты Р
Монори. Премьер-Министр Кабинеты директоры
Н Базир һәм хөкүмәтнең күп кенә министрлары
белән очрашты, соңыннан француз һәм чит ил
хәбәрчеләре катнашында уздырылган матбугат
конференциясендә чыгыш ясады
29 сентябрьдә М Шаймиев җитәкчелегендәге
бер төркем делегация әгъзалары Америка Кушма
Штатларына киттеләр
АМЕРИКА ҖИРЕНДӘ ОЧРАШУЛАР
АКШта 7 октябрьгәчә дәвам иткән визиты
барышында Татарстан Президенты М Шаймиев
сәяси һәм эшлекле даирәләр вәкилләре белән
кызыклы, файдалы очрашулар үткәрде. 3
октябрьдә ул Гарвард университетының Кеннеди
исемендәге Хөкүмәт мәктәбендә «Россия
Федерациясенең киләчәге Татарстаннан караш»
дигән темага лекция белән чыгыш ясады
Тыңлаучыларда ул зур кызыксыну уятты
5 октябрьдә АКШ Конгрессында М Шай-
миев Ассигнованиеләр комитеты. Европада
иминлек һәм хезмәттәшлек комитеты рәисе
сенатор Д. Деконсини. Экспорт-импорт банкы
рәисе К Броуди һәм банкның Европа өчен
җаваплы вице-президенты Т Моран әфәнделәр
белән һәр ике як өчен дә файдалы сөйләшүләр
алып барды
6 октябрьдә Татарстан вәкилләре «Дже-
нерал Моторе» фирмасы җитәкчеләре белән
очраштылар һәм Алабугада автомобиль заводы
төзелешендә катнашу һәм капитал салу
шартларын тикшерделәр
Визит барышында М Шаймиев чит ил эшләре
буенча Дәүләт департаментында да булды
УНИВЕРСИТЕТТА —ТАНТАНА
Казан дәүләт университетының татар теле һәм
әдәбияты бү легенә 50 ел, татар филологиясе.
тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты
ачылуга 5 ел тулуга багышлап, әлеге уку йортында
13 14 октябрь көннәрендә тантаналар булып узды
Беренче көнне университетның икенче
корпусында татар телен һәм әдәбия1ын өйрәнү,
укыту, татар тезен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә
багышланган фән- ни-гамәли конференция
үткәрелде Икенче көнне УНИКС мәдәнияг-спорт
комплексында юбилейга багышланган тантаналы
җыс- лыш үткәрелде Аны кереш сүз белән универ-
ситет ректоры, академик Ю Коноплев ачты Татар
филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре
факультеты деканы язучы, профессор Т
Галиуллин доклад белән чыкты
Юбилярны Татарстан Президенты һәм
хөкүмәте исеменнән Премьер-министр уры-
нбасары И Хайруллин котлады. Юбилей уңаеннан
бер төркем галимнәргә мактаулы исемнәр
бирелде, грамоталар тапшырылды
Тантаналы җыелышта коглау сүзләре белән
Татарстан Фәннәр академиясе президенты М
Хәсәнов. Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р
Мөхәммәдиен, республика халык мәгарифе
министры В Гайфуллин. Югары Советның даими
комиссияләре рәисләре Р Вәлиен. М
Шәрифуллин. университетның тарих факультеты
деканы, академик И Та- һиров. Казан дәүләт
педагогия институты ректоры, академик Р
Юсупов. «Ватаным Татарстан» газетасы баш
мөхәррире М Әһ- лиуллин. -Казан утлары»
журналы баш мөхәррире Р Файлу длин.
«Сөембикә» журналы баш мөхәррире Р
Туфитуллова. Г Иб- раһимов исемендәге Тел.
әдәбият һәм тарих институты директоры,
академик М Зәкнев һәм башкалар чыкты
Соныннан бәйрәм концерты булды.
СӘЙФИ КУДАШНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫ
6 7 октябрь көннәрендә Башкортстанда
республиканың халык шат ыйрс. төрки халык
ларның олуг әдибе Сәйфи Кудашның тууына 100
ел тулу бәйрәме турлап билгеләп үтелде.
Шагыйрьне искә алу иң элек ул җирләнгән
Акманай авылы зиратында (Чишмә районы)
башланып китте Аннары С Кудашның туган авы
ты Келәштәге мәдәният йортында. Уфа да
Башкорт дәүләт филармониясе залында юби лей
кичәләре булып үтте Башкорт дәүләт
университетында халык шагыйрснәбат ышла-
нган фәнни конференция уздырылды С Ку- даш
яшәгән йортка мемориаль такта куелды
Юбилейга Казакьсз аннан. Татарстаннан да
кунаклар килгән иде 1атарстаннын халык язучысы
Әмирхан Еники белән таны т ган шатыйрь -Казан
утлары- журналы ның бүлек мөхәррире Рәдиф I
аташ. Казан кунаклары буларак, барлык
очрашуларда да катнаштылар һәм чыгыш
ясадылар
ӘМИРХАН I-НИКИНЕ ОЛЫЛАУ
10 октябрьдә Уфада татын бер зур кичә булып
узды Башкортстан Республикасы Министр тар
Кабинеты. Бөтснрусия мәгариф <|юпдының
республика «Мәгариф» бүлеге Башкортстан татар
телле ятучылар берлеге. Благовар. Дәүләкән.
Бүздәк районнары хакимиятләре Татарстанның
халык язучысы Әмирхан Еникигә 85 яшь тулуны
тантаналы төстә билгеләп үттеләр Иң элек.
Башкорт- станнын төрле районнарыннан килгән
татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашын-
да, олуг әдип ижатына багышланган фәннн
конференция үткәрелде. Аннары Актерлар
йортында юбилей кичәсе уздырылды Анда.
Башкортстан әдипләре, татар язучылары, сәнгать
осталары белән бергә. Татарстаннан шагыйрь
Рәдиф Гаташ та чыгыш ясады Юбиляр адресына
күп кенә җылы сүзләр әйтелде. ана истәлекле
бүләкләр тапшырылды
МОСТАЙ КӘРИМГӘ —75 ЯШЬ
Бүгенге төрки дөньяның танылган әдибе
Башкортстанның халык шагыйре, драматург һәм
җәмәгать эшлеклесе Мостай Кәримгә октябрь
аенда 75 яшь тулды. Шул уңайдан Башкортстан
Республикасында зур тантаналар булып узды
Юбилярны котларга Татарстаннан Язучылар
берлеге идарәсе рәисе Ринат Мөхәм- мәдисв.
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов.
«Татарстан хәбәрләре» газетасының баш
мөхәррире, шагыйрь Ренат Харис һәм М Җәлил
исемендәге опера-балет академия театры
җырчысы Хәйләр Битичсв килгән иде. Алар
Мостай Кәримгә Татарстан Президенты
Минтимер Шаймиевның котлау хатын
тапшырдылар һәм Уфада. юбилярның туган
авылы Келәштә. Чишмә районында узган барлык
тантаналарда катнаштылар
ШАГЫЙРЬГӘ —ХАЛЫКАРА БҮЛӘК
II 15 октябрьдә Испаниянең Севилья
шәһәрендә Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты
буенча халыкара советның (Ай-Би-Бн- Уай) 24 нче
конгрессы булып узды Анла татар шагыйре
Роберт Миңнуллин да чакыруны нле Конгресста
Анлсрсеннын 1994 елгы Мактаулы исемлеге
игълан ителде Ул исемлектә Р Мнңнут.тиннын
«Дөньядагы иң зур алма» китабы да бар
Шагыйрьгә шулай ук халыкара бүләк Андерсен
исемендәге Почетлы диплом тапшырылды
МӘСКӘҮ ТАТАРЛАРЫ БЕРЛӘШӘ
Мәскәүле яшәүче татарлар, үзара берләшеп.
Асаду ллаевлар йортын, миллн-мә- дәни үзәк
буларак, кире үзләренә кайтарып алу буенча
оештыру комитеты төзе к тар Аның рәисе итеп,
бертивыштан. армия генералы. хәрби фәннәр
докторы, академик М Гәрәен, урынбасарлары
итеп галимнәрдән Ә Борһанон һәм В Мнрзаянов
сайлан ты
Оештыру комитеты октябрь башында
үткәргән татар җәмәгатьчелеге кичәсенә да-
нлыклы милләттәшләребез күпләп җые т ты Кнчә
барышында татар рәссамнары һәм һө-
нәрчеләренең сәнгазн әсәрләре аукционы ипләде
Сөйләшүләр һәм чыгышлар Казаннан махсус
килгән Рамил Миндияр. II.IHIO Фагыйхона. Наил
Нәгыймов кебек җырчыларның моңнары белән
а ралашып барды
Әлеге кичәне Мәскәүдәгс Интел тсктуа- льләр
клубының генераль директоры, я зучы Нәзифә
Кәримова оештырды һәм алын барды