ИРТЕШ ТАҢНАРЫ
Сания бу конарсыз бәндәнең дөньяда барлыгын күптән оныткан иде J инде. Әллә шушы адәм актыгы белән очраштырыр өчен генә ачтымы Гитлер-иблис бу сугышны? Ялан авылыннан ничаклы ата балалары сугыш кырларында таралып беттеләр, ичмасам ник шуларның берәрсе очрасын! Ире Мөхәммәт тә өйдә генә ята алмагандыр, ул да шушы, дөнья халыкларының язмышы хәл ителә торган канлы мәйданнарның берәрсендәдер... Исәнме ул? Хат-хәбәрләр элегрәк тә саркып кына килеп җитә ала иде. Хәзер исә, дошман кулына әсир булып төшкәч, туган илдән бер хәбәр килеп ирешсә дә дөнья могҗизасы булыр иде
Ай ярым элек дошман кулына төшеп, хатын-кыз әсирләр арасына катнашып байтак лагерьлар узган, җәбер-җәфа ашаган, киеме теткәләнгән. йөзе алмашынган Сания шушы иләмсез алама адәм белән очрашырмын дип уйлый алмаган иде, оныткан иде ул бу мөртәтне!
Теге әшәке бәндә аны Форштад шәһәре тирәсендәге концлагерьга олактырды. Шул явыз гына ашады аның башын. Сания белән бер тирәдәрәк дошман кулына төшкән хатын-кызларның байтагысы немец алпавытларына эшкә таралды, бер ишләрен фабрик-заводларга урнаштырдылар. Сания өлешенә төшкән юл иң авыры, иң өметсезе, иң катлаулысы булып чыкты.
Чираттагы зонага аларны төнлә китереп ташладылар. Бу зонаның исеме, кайдалыгы белән дә кызыксынмады Сания. Сырхап тора, ике көн инде тәне кызышып, башы авыртып йөри. Сынык күңелдә бер аяусыз сорау гына тере калды: «Бер-бер чиге булырмы моның. Ходаем!»
Зона белән танышып өч көн узды. Яна урын, яңа иптәшләр, ә тормыш шартлары, режим һәркайда да бертөсле диярлек. Таңнан уяталар,
мәйданга чыгарып тезәләр, санап бетергәч тә таратмыйлар, кемнедер көтәләр. Менә төш җитә, төштән сон зонага хушбуй исләре таратып кәпә киенгән немец марҗалары кереп тула. Базар башлана, немец марҗалары әсир хатын-кызлар тезелгән рәтләр буйлап әкрен генә баралар, үзара бер-ике сүз алмашалар, җете күзләре белән Рәсәй хатыннарын тишеп-тишеп тикшерәләр -мал сайлыйлар. Кол кирәк аларга кара эшләрне башкарырга, мал-туар багарга, өй, ишегалды, бәдрәфләрне чистартырга кол кирәк. Шушы кол базарына Санияне дә китереп керттеләр. Беренче көнне аңа игътибар иткән кеше булмады, икенче көнне калку буйлы, нечкә озын иякле фрау тукталып, аның илдә кем булып эшләвен сорады. Саниянен врач икәнен белгәч, тиз үк анын яныннан үтеп китте. Әлегә дошман иленнән килгән врач аларга кирәкми иде. Ник шикләнгәннәрдер, Сания аңламады, атна буе коллар рәтендә басып торып берәү дә аны ияртеп китмәде.
Зона зур, шактый киң мәйданга җәелгән, бер ягы белән ир-атлар зонасына барып тоташкан иде Ир-ат әсирләр ишле булу өстенә, аларда хәрәкәт шактый көчле иде. Этап килә, этап китә, каяндыр китерәләр, каядыр ташыйлар. Бер төнне Сания йокысыннан куркып уянды, ничектер аның Мөхәммәтен дә шушы әсирләр зонасына китереп керткәннәрдер кебек тоелды. Әсирлектә күңелгә килгән курку тиз генә китми, куркып уянганнан бирле соңгы тынычлыгын югалтты. Хәзер ирләр зонасында ыгы-зыгы сизелсә, этләр өрә башласа, ул башын-күзен онытып ирләр зонасы ягына ташлана. Бүген дә шулай булды. Карлы яңгыр төшкәләп торган гөксе бер көн иде. Тегеннән дә, моннан да хатын-кызлар йөгерешергә тотынды, алар бар да ирләр зонасы ягына таба чабалар иде. Барасы да килә Саниянең, күңеле дә тартмый, аягына гер элгәннәрмени! Барса, бүген, нәкъ бүген ул тирәдә аны ниндидер күңелсезлек көтәдер кебек. Үз-үзе белән тарткалашып, атларга мәҗбүр итеп чәнечкеле тимер чыбыктан үрелгән киртә буена тезелеп баскан хатын-кызлар арасына барып керде Сания. Әсирләр! Урыс армиясе солдатлары. Таныш шинельләр. колакчыннары өзелтән таныш бүрекләр. Шәүлә-күләгәләр, кичәге солдатлар. И Аллам! Никадәр солдатлар, бәхетсез ана балалары! Кысыла I оргач Сания алгарак чыкты, әсир-солдатларны ачыграк күрә башлады. Танышлар, якташлар юкмы9 Шунда кемдер аның исемен әйтеп эндәшкәндәй булды. Сания, аякларын кузгатмыйча алгарак иелеп, бербер арIлы үтеп торучы солдатларга текәлде. Әллә ялгыш ишетелде инде9 Кем аны бу хәлдә танысын? Аның үзен танытасы килде, үзе дә сизмәстән яулыгын чишеп җибәрде. Бусы түгел, бу да түгел... Солдатларны берәм- берәм санап уздыралар, немецлар аларны ашыктыра, куалый, ара-тирә эт ләр гавыш бирә. Ләкин шушы тоташ шау-шу арасында кемдер ап-ачык игеп аның исемен атады. «Сания! Бу мин!»
Әсирләр сафын күзәтеп, Сания аларны урап атлаган немецларны онытып җибәргән икән, карамаган да, күрмәгән дә. Немецларның берсе барган җиреннән туктап, тимерчыбык киртәгә таба бер-ике атлагач кына Сания үзенә a ran эндәшкән немецка күтәрелеп карады «Булмас, юктыр! Ул түгелдер! Ачлы-туклы яшәп миңа гавык күзе булгандыр!» дип уйлады ул. Әмма аңа эндәшүче ул иде. .
Ялаша укытырга килгәч, авылны бер дә яратмыйча, тешен кысып кына сөйләшеп, язмышын каһәрләп йөргән Айсстдин иде бу! «Шушы төбәккә туры килүемнең бердәнбер бүләге Сания, сез!» дип ачыкт аначык аңа горле төстәге тәкъдимнәр ясаган кеше! Мең хәйлә, мәкерле гамәлләр габып аны Мөхәммәтеннән аерып алырга җыенган, Санияне эзәрлекләп Омскига барып җигкән әрсез алабай! Нигә немец киемнәре киеп йөри ул? Ничек алар арасына барып кергән? Хыянәтчеме, әллә сугышчан бурычын үтәп йөрүеме?
Әсирләрне ерактагы иң кырый баракка алып килеләр. Айсетдин дә бүтән нгдәшеп тормады, көязләнеп, иңбашларын күтәреп атлап аларны
озата китте Ир-атларны каршыларга чыккан хатын-кыз таралды. Өметсез уйлар җәтмәсенә килеп капкан Саниянең болай да башы исәрләнгән иде Айсетдинне күргәч, ул бер мәлгә уйлау сәләтен дә югалтты. Кич- кырын надзирательдән берәү, юантык, алтын тешле немец марҗасы аны сакчылар урнашкан бинага чакырып кергәч, мунча кертеп, юындырып таза киемнәр кияргә боергач, ни дияргә дә белмәде. Белгәнешеп өлгергән әз-мәз хатыннар аңа көнләшеп карадылар. Сания үзен күмеп ташлаган сорауларның берсенә дә җавап бирә алмады. Киенгәндә хатын-кызның иң кирәкле эчке киемнәре булмау гына аны шикләндерде. Тел белмәсә дә, ул үзенә тиешле киемнәрнең кайда булырга тиешлеген кулы белән төртеп күрсәтеп надзирательгә карады. Алтын тешле марҗа көлгәндәй итте, кулы белән күкрәкчәнең һәм ыштанның кирәк түгеллеген аңлатырга тырышты. Сания тугры мөселман хатыны, шушы җанга тия торган шакшы тормышта да мөмкин кадәр үзен карап, өс-башларын пөхтә тотарга тырыша иде. Марҗа каршы торырга маташса да. салган иске ыштанын киде, тупырдап торган имиләрен күкрәкчә астына яшерде...
Көтә дә, көтми дә. Айсетдин хакындагы шикле уйларын бүтәнчәрәк фикерләр алыштырды. Мөгаен, Санияне шушы хәлдә күреп бик нык жәлләгәндер якташы. Үткәндә, тегендә, Себердә чакта кылган ямьсезлек- ләре өчен үкенәдер. Хәзер шуларны исендә тотып Санияне бу җәһәннәмнән йолып алырга уйлыйдыр. Немец киемен киеп йөрүе бер-бер хәйләдер әле. Бүтәнчә булмас. Совет кешесе, татар, совет власте укытып чыгарган мөгаллим туган иленә хыянәт итә аламы? Язмаганны!
«Айсетдин мөгаллим мине дошман тырнагыннан аяп иреккә чыгарачак!»—дип үз-үзен ышандырырга тырышты Сания. «Тел белмәгән килеш монда чит җирләрдә, чит халыклар арасында нишләрмен?» — дип кыйналды һәм аның тәшвишле, әмма җылы уйлары тагын Айсетдингә барып җитеп тукталды. «Бер-бер әмәлен табар әле!»—дип өметләнде.
Аны каравылчылар йортына күз бәйләнгәндә алып киттеләр.
Айсетдин яшьтән үк чебен тимәс чер итәр диярлек иркә бала иде. Бала чагында аны чир-чорлар сагалап кына торды диярсең, танау асты кипмәде, җәйге челләләрдә дә өзмәс ютәлләп йөрде. Кызамык чыкты аңа. салган чәчәге чыпчык башы кебек кабарып, шешеп йөрде. Тамагына өч тапкыр балык кылчыгы кадалды, җиде яшенә кадәр астына сиде. Үзен бик бәхетсез санап, үсә төшкәч, әти-әнисен каргады: «Тәрбия итә алмагач. ник алып кайттыгыз мине?» — дип. җир тибә-тибә җылады. Качышлы уйный башлыйлар — тәкә булып Айсетдин кала. Лапталы уйнаганда чүрәкәй ике тапкыр аның кашын җимерде, хәзер дә эзләре бар Берәр әйбер бүлешсәләр, аңа гел калдык-постык, яисә өлешенә иң бәләкәе эләгә Тигез бүленсә дә. Айсетдинга үз өлеше иң кечкенәсе булып күренә. Берзаман класста диктант язганда маңкасы танавыннан чыгып дәфтәренә тия дигәндә укытучысы: «Айсетдин. кунагыңны җый!» —дип эндәшеп аны көлкегә калдырды. Шул кичне үк кире беткән малай укытучысының тәрәзә пыяласын бәреп ватты.
Шулай кимсенеп үсте Айсетдин, кыдрач, кире беткән һәм үчегергә әзер кеше булып җитеште.
Инде диплом алып, мөгаллим булып эшкә кайткач та аның бу холкы үзгәрмәде. Борын биектә иде егетнең! «Укытучы Айсетдин!» Бу инде вак-төяк түгел, бигрәк тә авыл җирендә укытучыларның абруе гаять югары йөргән чак! Җаны теләгәнен ашап, күңеле сайлаган киемнәрне киеп, күзе төшкән һәр чибәрне кочып яшәргә иде Айсетдиннең исәбе. Язмыш аның каршысына Санияне чыгарып бастырды. Егет аңа үлеп гашыйк булды дияргә ашыкмыйк, Айсетдин ярата да белми иде Алай да ул Саниягә аның уңганлыгына, чибәрлегенә тартылды, тиз үк кызның тулы хуҗасы булырга теләде. Ә Сания аңа әйләнеп тә карамады, үзеннән шактый өлкән яшьтәге Мөхәммәт Уразаевны яр итте. Укытучы Айсетдин тиз генә бирелмәде, ул яшь киленнәрне җиңү, кочакка алу ансатрак
булыр дип куанды. Аның тиз генә өйләнергә исәбе юк иде әле. Егетлекне озаккарак сузып, өстенә «ир» бурычларын өймичә генә «сылу кызларның каймагын ашап», чирттереп яшәргә иде анын чиксез зур планнары Сания аны кочагына кертмәде, куенына да алмады Айсетдин турыга бәреп әйткән сүзне түгел, кырын карашны да яратмый башлаган иде Теле белән әйтмәсә дә, ул Саниягә ачу йодрыгын йомарлап куйды, эченнән генә: «Дөнья куласа ул! Ике әйләнә дә бер баса!» дип кабатлады
Советлар илендә, беркемнән, бер чакта да яхшылык күрмәдем дип санаган, дөньясыннан, җирдән, күктән үч алырга ашкынган өтек ир кисәге армиягә алынып, сугыш кырына килеп җиткән беренче көндә үк үз иркеннән дошман ягына качып чыкты Немецлар андыйларны көтәләр иде, аны биш куллап каршы алдылар. Немец армиясе формасын киеп алгач егетнең шәбәюенең чиге юк иде. Хәзер ана әсирләр арасыннан мөселман легионына яраклы кадрларны сайлап алу. аларны әзерләү бурычы йөкләтелгән иде. Бу эшне Айсетдин яратып башкара һәм немецлар алдында абруе арта тора иде
Санияне күргәч, аның күңелендә җил-давыллар уйнады. Бердән, үзенә баш бирмәгән сылу хатынның алам-салам киемнәргә төренеп, нурсыз күзләрен нәүмизләндерсп текәлеп торуы ошады. Икенчедән. Айсетдин җиңүчеләр арасында! Ул җиңүчеләр затыннан!..
Зоналарны үткән хатын-кызга чучка исе сеңгәнен дә, аларнын түбәнлеген дә. байтагысының ә дигәнче мә дип, ыштан салырга торуларын да белә Айсетдин. Хатын-кызга мохтаҗлык юк иде югын Тамак тәмугка да кертә! Күңелендә ямьсез бер төен булып килгән Сания дә хәзер йөгереп аның янына килеп җитәчәк, аның итек башларын ялый-ялый ярдәм сораячак. Бер кыерчык икмәк бәрабәренә тәнен үзе тәкъдим итәчәк
Итекләрен ялтыратты Айсетдин. иртән бер кырынган булса да тагын бер мәртәбә чистарынып алды, әзерләнде. Муенына, чәчләренә хушбуй сипте. Үзенә-үзе чиксез сокланып, тар, җитлекмәгән чебеш күкрәген алга бүлтәйтеп йөреп маташканда ишек ачылды һәм аннан юаш кына атлап Сания килеп керде Әле генә корган матур планнар әллә кая очып таралды, Сания Айсетдин көткәнчә җебеп төшкәнгә бер дә ошамаган иде. Дөрес, ябыккан, беләкләре юкарып калган, күз төпләренә күгелҗем пәрәвезләр сарган Алай да күзләре элеккедәй матур, эчке бер нур белән яктырып яналар Идәнгә дә ташланмады Сания, елтыр итек башларын да яламады, ишек катына басып, озынча, туры муенын күрсәтеп башын чак кына артка ташлады. Бу кыяфәт, бу караш Айсетдингә оша.мады, ул үзенең шушы хатын алдында түбәнсенүләрен аермачык хәтеренә төшерде. Саниянең каршысына килеп басты. Юк, Сания анда да чигенмәде, нидер көтепме, аңа багып катты. Айсетдин иелде, бармак очлары белән Саниянең күлмәк итәген күтәрде һәм тонык тавыш белән: «Нигә ыштан киеп кердең минем янга?» дип кычкырып җибәрде Менә шунда инде Сания каушады, бер мәлгә эреп, югалып калды. Ләкин бу мизгел озакка бармады Күңеле каткан иде аның. Айсст диннән ярдәм өмет иткәне өчен аның горурлыгы үртәлде һәм ул салмак, җитди сабыр тавыш белән, нәфрәтен һәм җирәнүен ап-ачык белдерде: «Байтактан үз телебездә сөйләшкәнне ишеткәнем юк иде, татар теле сагындырды Әмма ләкин сат ынылган телдә беренче итеп шундый оятсыз, шулкадәр ямьсез сүзләр ишетермен дип уйламаган идем», диде.
Бу сүзләр әкерен яңгырасалар да шундый эчке көчкә, чиксез кодрәткә манылып чыкты ки. явызланган Айсетдиннең ирлеге шундук сүнде, гомере буе баллыны ашаган, кәнфит суырган Айсетдин элеккеге мәми авыз, маңка малай булды да калды .
Кара-каршы очрашып, язмышы хәл ителгәндә дошман киеменә төренгән мөртәтне каушата алса да. дөнья явызы Айсетдиннең арттан чагуына каршы юра алмады шул рыясыз татар хатыны! Мәкер остасы Айсетдин арттан килеп тез астына китереп бәрде, төзәлмәслек агу белән
чагып, хатынны упкынга ыргытты. Санияне башы-аягы белән юстапога илтеп яптырды. Иртәнчәк китергәннәр иде, әбәд алдыннан шоп-шома, мыеклары майлап таралган, базда үскән бәрәңге сабагы сыман озын, юка бер офицер каршына бастырдылар. Атна буе җәфалады аны офицер, үзе яңаклады, куллары арыгач мал суючыга охшаган, куллары йөнтәс, бүселеп торган итләч берәүне чакыртып алып аңардан тукматты. Күкрәген төйде немец Саниянең, ботын аерып тимер үкчәсе белән типте, чәченнән готып уңлы-суллы болгады. Аны «хатын-кыз әсирләр арасында империя интересларына каршы коткы таратуда» гаепләделәр. Янәсе ул: «Эш урыннарыгызда Германиянең көчен какшатырлык гамәлләр үткәрергә кирәк, империяне эчтән җимерү безнең бурыч».— дигән сүзләр сөйләгән.
Гаепләү адәм ышанмаслык ялган булса да, Айсетдин кемне ничек аяктан егарга мөмкин икәнлеген өйрәнеп өлгергән әшәке җан иде.
Гестаподан аны үзе шикелле үк нахакка хөкем ителгән урыс, украин хатын-кызлары белән этаптан этапка куа-куа Бухенвальд лагерена китереп җиткерделәр.
Нечкә күңелле, моңлы, тәнен вә җанын моңарчы явызлыктан, хыянәттән саклаган, урлашмаган, кеше ризыгына өметләнмәгән, ялагайланмаган, әләк-чәләктән ерак йөргән, шушы сыйфатларына таянып түбәнлеккә төшмәгән хатын Бухенвальдка килеп атна уздыруга, өметсезлек коесына төште. Ул монда илләр, халыклар кичергән чиксез газапларга бик сирәк кеше генә түзә алачагына ышанды. Фашизмның үлем тегермәнендә яшәүчеләр йә үләргә, йә акылдан шашарга тиешләр иде. Барыбер моннан котылмак юк. әҗәл көтеп тора, нигә газапларны озайтырга, дип уйлады ул шушы бер атнада. Монда язмышларга соңгы ноктаны Әҗәл куя, крематорий торбаларыннан кара дегет-сөрем Германиянең төссез күгенә көне-төне күтәрелеп тора. Адәм җаннары кара яулыкларын болгап дөнья белән саубуллашалар. .
Санияне бер нәрсә—лагерьда бала-чагаларның ишле булуы гаҗәп-ләндерде. Балалар барагы бераз читтәрәк аерым мәйданда булса да. ике арада сакчылар юк, теләгәндә кереп-чыгып йөрергә дә була икән. Бу арык, бичара ятимнәрне күргәч, Саниянең күңеленә кызы Фаягөл тып итеп килеп куна. Ире дә сугышка киткәндер, Фаягөл әти-әнисен вакытлыча җуйган ятимә, шундый ук бәхетсездер, дип уйлый. Сания бик тырышса, илдә-дә кала ала иде бит! Ире белән алар кат-кат мәслихәтләштеләр, икесе дә сукраер дәрәҗәдә ватанпәрвәр зат иделәр. «Дошман туган илгә басып керде! Аны тиз арада үз җирендә тукмап, җәһәннәмгә озатырга!» - дип ашкындылар...
Фаягөле өйдә әйдәсен, сөйкемле әбисе янында, ул нәбәрәсен кыерсытырга ирек бирмәс, дөнья нужаларын җиңеп яшәр яшәвен. Тик. сугыш шушы кадәр озакка сузылыр да дошман Урал тауларына барып җитәр дип кем уйлаган?.. Чын хәбәрләрне белмәгән Сания немецлар инде Урал тирәсенә барып җиттеләр дип белә иде.
Бухенвальдта адәмнәрне өметсезлек кимерә, туймас албасты булып тоткыннарның иңбашыннан төшми. Әнә шул тоткын балалар белән очрашу Саниянең боз белән капланган өметсез җанын чак кына җылытып җибәрде. Тоткын балаларның төпсез күзләрен күреп, ул кызы Фаягөле турындагы сагышлы уйларын өметле алгы көннәргә дә ялгый алды. «Бирешмәскә, әҗәлгә баш бирмәскә!» —дип үз-үзен юатты ул.
Балалар янына кергәләргә тырышты, керсә сорашты: «Ничек һәм кайлардан бу зонага эләктегез?» дип кызыксынды. Башта читенсенеп куркып, ятсынып кына караган балалар арасыннан аңа тартылганнар да барлыкка килде.
Тугыз яшьлек Валентин Нестеровны Сания аерата нык яратты. Урыс булса да, татарга бик нык охшаган иде бу Николаев шәһәрендә туып
үскән бала. Шәһәрдән алар әнисе белән бергә качып чыгып китәләр. Юлда аларны дошман самолетлары бомбага тота. Малай әнисен югалта һәм ике көн бер чокырда качып ята Тамагы бик ачкач эзләнә башлый, бәрәңге басуына юлыга һәм шунда бәрәңге төпләрен актарганда аны немец солдатлары тотып алалар. Ни сәбәптәндер баладан шикләнәләр, әйткән сүзләренә ышанмыйлар. Валентинны партизан отряды разведчигы санап, концлагерьга илтеп тыгалар.
Павелны исә Германиягә алып китәргә җыенганда урманда качып ятканы өчен кигереп япканнар. Аңлы рәвештә дошманга каршы көрәш башлаган яшь партизанны облава вакытында эләктереп алганнар. Әле җаннары ныгымаган, тәннәре көчәеп тә җитмәгән, ата-ана җылысында канат кагарга тиешле балалар, шушы, почмакларына куе бәс сарган, тынчу агач баракларга килеп эләгеп, явыз эт өргән тавышларны һәм явыз каравылчыларның акыру-бакыруларын гына ишетә алган яшь җаннар ниләр уйлый ала икән? Крематорий авызы алдына арбаларга төяп китерелгән, әрдәнәләп өеп куелган мәетләргә карап ничек йөрәкләре ярылмый аларның?..
Сания бу балаларның эчке тормышына үтеп кереп, аларның исем- фамилияләрен берчакта да белә алачак түгел иде: балалар барагына һәм балаларның йөрәгенә Санияне Нина Павловна Тарасюк ияртеп кермәсә Нина Павловна белән алар бер баракта, бер үк секциядә яшиләр булып чыкты. Баракта, адәм куелыгында танышмаганнар иде. очраклы гына, бер кичне, күк читендә ярымай уянып маташканда Нина Павловна бер хатынның тилмереп, өзелеп-өзелеп балалар барагына карап торуын абайлады һәм туктап эндәште
Туган илне сагынасызмы?
Сагынмый була мыни? диде Сания моңсу гына.
— Сез кай яклардан?
Шушы гап-гади сорауны ишетүгә Саниянең күңеле тулды, ул ике-өч сүз белән үзенең Себер ягы татары булуын, илдә шәфкать туташы, врач булып эшләвен. өйдә кызчыгы калуын сөйләп бирде. Нина Павловна үзе белән таныштырды, укытучы булып эшләгән икән, иренең сугышта икәнлеген, балалары юклыгын, табарга өлгермәүләрен аңлатты.
Алдагы көннәрдә дә очраштылар алар, бер-берсенә сыендылар һәм Сания Нина Павловна авызыннан яңа. сөенечле бер хәбәр ишетте. Шушында. балалар барагында, мәктәп эшләп килә икән!.. Чын мәктәп, сыйныф бүлмәләре, күргәзмә әсбаплар, китап-дәфтәрләр булмаса да, балаларның чын укытучылары бар икән һәм алар мөмкин булган кадәр даими дәресләр алып баралар, нәни тоткыннар! а аң-белем бирергә тырышалар икән Ике-өч көннән соң Сания дә Нина Павловнага ияреп мәктәпкә барды һәм тоткын мәктәпнең бердәнбер ир укытучысы Николай Васильевич Федосенконы күрде
Николай Васильевич кай ягы беләндер аның Мөхәммәтенә охшаган иде. Шундый ук озын гәүдә, киң. килешле җилкәләр, сүз арасын яктыртып елмаеп куюлары да, әз генә иелебрәк йөрүе дә. нәкъ Мөхәммәтнеке инде менә.
Нинди нигезләрдә, нинди фәннәр укыта икән, дип кызыксынып керсә. Николай Васильевичның дәресен тыңлагач Сания мөгаллимнең тапкырлыгына таң калды.
Бу суык дөньяга куып кертелгән ярым сынган күңелләрне нинди сүзләр, нинди уйлар белән генә җылытып була икән9 Мөгаллим әле бер бала, әле икенчесе янына барып баса да. җылы куллары белән аларның баш түбәләреннән сыйпап сораулар бирә: «Син үзеңнең кайда туып, кайда үсүеңне онытмадыңмы? Хәтерлисеңме туган җиреңне’ Син яшәгән урамның исеме ничек иде? Туган авылыңда чишмәләр бар идеме9 Тыкы- рыклар? Сезнең урманнарда нинди чәчәкләр үсә? Сөйләп бирче!» Сания мөгаллимнең зирәклегенә сокланды, аның шушы үтә гади сораулары, балаларга туган илләрен онытмаска ярдәм игү чаралары да ич’
һәм буй-буй төрмә киеме кигән, тоташ игезәкләргә әйләндерелгән балалар кинәт кенә үзгәрәләр, алар мөгаллим сызган сукмаклар буйлап хыялда туган якларына йөгерешеп кайталар, аларның сүрән йөзләре аклана, күңеленнән татлы балачак истәлекләре агарга тотына.
Федосенконың дәресләре Саниянең күңелен дә яхшы якка кузгатты, ул да уймакланып аккан Иртеш елгасын, Ялан авылының таралып утырган йортларын, шул йортларда яшәгән күңел бизәкләре авылдашларын һәрдаим уе аша үткәрә башлады. Авыл хакында ниләр генә уйласа да аның зарыгып сагынуы көчәя, дәрте арта, яшәүгә омтылышы һәм ышанычы ныгый иде.
Николаев шәһәре үсмере Валентин Нестеров, күрер-күзгә йомыкый һәм нык өшәнгән күренсә дә, асылда, шактый елгыр, ачык зиһенле малай булып чыкты. Йөрәкле дә икән үзе, лагерь карачкылары — надзирательләрдән дә куркып тормый, балалар барагының аръягында гына булган ирләр зонасына да барып керә, ниндидер юллар белән берәр кыерчык кына булса да икмәк тә юнәтә, табышын Сания апасы белән уртак итәргә дә тырыша иде. Әлбәттә, малай авызыннан ризыкны алмый Сания, рәхмәт әйтеп ягымлы карашы белән малайны иркәли. Ир-атлар, яшьме алар, өлкәнме, гомерләре буена хатын-кыз назына мохтаҗ булалар.
Беркөнне Валентин аны аерата дулкынланып каршылады, «Тетя Соня, тетя Соня! Кара сакаллы бер мужик, «а у вас, среди женщин, нет ли татарочки?» дип сорый»,—диде. Саниянең колакларына кадәр кызыша башлады:
— Ә син ни дидең?
— Әйтмәдем!—диде үсмер, гаҗәпләнеп.— Сезнең белән киңәшмичә ни әйтим.
Сания иреннәрен бөрештереп тешләп уйга калды, аннары Валентинның арык җилкәсен кагып:
— Ә син аның кемлеген сораш. «Татарочка нигә кирәк?» дип белеш.
Малай кайнарланып белешергә вәгъдә бирде һәм икенче көнне нәни генә кәгазь кисәген Сания апасының кулына тапшырды. Кәгазьдә татарча болай дип язылган иде. «Мин үзем Себер ягыннан, Вагай районыннан. Исемем Сабирҗан». Шушы саран сүзләр дә Саниягә җитә калды. Якташ та икән үзе, татар да икән, мөгаен, Мөхәммәт Уразаев хакында бер-бер нәрсә беләдер, күрмәсә дә ишеткәне бардыр, дип төрлечә уйлады.
Икенче көнне кич кырын алар әзгә генә очрашып алдылар. Сабирҗан инде олыгаеп килгән базык кына юаш бер абзыкай икән. Юк, Уразаевны очратмаган да, ишеткәне дә булмаган. Алай да бик гозерләнеп, иякләрен күкрәгенә бәрә-бәрә ялынды: «Монда татарлар бар-барын, ләкин якташлар, Себер кешеләре юк. Син минем якташым икәнсең, димәк, туганым булып чыгасың. Ходай безне очраштырды, форсаттан файдаланыйк. Минем кемлегемне белеп кал, онытма, илгә кайта калсаң безнекеләргә хәбәр җиткерерсең. Өйдә хатыным Хәмдия, анам һәм алты балабыз калды. «Мин күргәндә исән-сау иде», диярсең. Хәзер үзеңне белдер, мин исән кайта алсам, сезнекеләргә барып кайтырмын. Онытмам! Вәгъдә — иман!»—диде.
Алар бер-берләренең исемнәрен, адресларын бикләргә тырышып, ике- өч тапкыр кабатладылар, кул бирешеп, Ходайдан шәфкать теләп аеры-лыштылар. Шул очрашудан соң озак та үтмәде. Сания Валентинны ияртеп ирләр зонасына карый-карый йөреп торганда, малай кинәт кенә апасының җитәкләгән кулын ычкындырып кычкырып җибәрде:
«Әти, Әти! Анда минем әтием!»
Малай зоналарны аерган чәнечкеле тимер чыбык киртәсенә таба томырылып чаба да башлады. «Ярамый! Тукта!»—дип кычкырды Сания аңа, каушаудан көчен җуйган зәгыйфь тавышы белән. Уңдагы зона белән хатын-кыз бараклары арасындагы араны кораллы солдатлар саклый иде. «Анда концлагерьлардан бер тапкыр качкан тоткыннар ята» дигәнне ишеткәне бар иде Саниянең.
Аллы-артлы чабалар, малай ач, арык булса да әтисен күрү теләге шулкадәр көчле ки, ул болан баласыдай сикерә-сикерә томыла һәм бертуктаусыз: «Папочка, папочка!» — дип сөрән сала. Теге яктагы ирнен Валентинның әтисе түгеллеген Сания инде аңлап та өлгерде, ир малайның үзенә кул болгый-болгый жан авазы белән эндәшеп йөгергәнен күрде, әмма урыныннан кымшанмады. Әзмени Бухенвальд зонасында акылларын жуйган малай-кызлар? Ир шулай дип уйлады, ахрысы Менә тыелган зонага өч адым калды, ике... тыны бетеп мыш-мыш килгән малайны эләктереп алам дигәндә почмактагы вышкадан ату тавышы яңгырады, малай абынды, сөрлекте һәм чәнечкеле чыбыкларга егылды. Чалбар сәләмәсеннән бүселеп чыккан буй-буй ристан күлмәге канга манчылды. Сания малайның култык асларыннан эләктереп тартып алырга, усал чәнечкеләрдән араларга теләде. Ул арада аяусыз мылтык тагын бер мәргәбә гөрселдәде... Авыртуны сизмәде Сания, ничектер җиңеләеп калгандай булды Ярасыннан сулык-сулык кан акканын да ишетте кебек. Күз алдында кайнаган яшькелт томан эчендә Фаягөлнең шәүләсе тирбәлде дә югалды. Сания: «Балам! Кызым!» — дип кычкырды, дөньяны яңгыраткандай булды. Тик беркем дә аның тавышын ишетмәде, бичара хатынның тавышы чыкмады, ирен араларыннан кысылып кына кан ага иде.
Ходаның хикмәтләрен, язмышның кодрәтләрен беркем дә бер чакта да аңлатып бетерә алмый. Әгәр шул минутларда сул яктагы ирләр зонасында Сабирҗан күренмәсә. ул Саниянең һәлакәтен күреп калмаса. Ялан авылы кызы. Фаягөлнең әнкәсе. Мөхәммәтнең бәхете булып туган татар хатынының дөньядан китүен берәү лә белми калыр иде. Ике иңендә яшәп аның гомер юлын гамәл дәфтәрләрендә теркәп барган фәрештәләр белде белүен, алар ефәк канатларын кага-кага очып күккә аштылар Әмма алар гөнаһсызлар, языклы җиргә төшеп адәм балалары белән мөнәсәбәтләргә керә алмыйлар шул. Адәмнәргә атап эндәшсәләр, фәрештәләр күк гөмбәзеннән егылып төшеп һәлак булалар, югалалар
11
. яусыз, суык көннәр башланды. Башында тузынган бураннар атна азагына кадәр тынмады, улады да улады, Иртеш бозы өстене ж яткан карларны куып елганың өстен ачты, яр чокырларын күмеп бетерде. Атналар буе торага ат җигеп тә бара алмадылар, почтага тәгаенләнгән алаша да авылдан чыгып карады да, корсак астына кадәр тирән карга баткач, борылып кайтты. Җил-буран кайдадыр телефон чыбыгын өзеп бетердеме, тора белән элемтә өзелде Шулай җир шарыннан, дөнья хәлләреннән аерылып Ялан авылы көн, сәгать исәбен югалтып байтак вакытлар тилмерде. Юлларны буып куйган бураннарга төрле кеше төрлечә карады, әлбәттә.
Чырык Абдрахман кара бураннар тавышын тыңлап ходасына рәхмәт укыды, өстснә язык җыйганын белсә дә. Колгасар Миша Сорокинга, аның тирәсендәге әтрәк әләмнәргә әҗәл теләде «Кар каплап китеп бугазларын томаласын иде! дип ялварды карт Урман-яланнар мөртәтләрдән тазарсын иде, илаһым!»
Чырыкның мылтык-дары таба алганы да юк Сорокин явыт куенына салырлык хатыннар да күзенә күренми Карчыгын җирләгәннән бирле һушына килә алмаган Абдрахман гел-гел болай яши алмаслыгын белә, әмма көндәлек тормышын кайсы якка борып җибәрергә кирәклеген таба алмыйча, җиде җил күзендә утырган авылның җиде юлы чатында адашып. каңгырап басып тора иде Кай көннәрдә миченә ягарга, өенә җылы җибәрер! ә дә иренә, күпме көннәр Бүре Рәхмәтулла алачыгында, туңып- өшеп ияләш әп арык тәне, салкынны да сизми иде
2 «КУ»1*П..
Шулай бер көнне, буран-җил томалаган ишекне көч-хәл белән каерып ачып, аның җансыз йортына бишмәте өстенә калын шәл чукларын таратып ташлаган берәү килеп керде. Аралыкта ятып тәне язылмас булган Чырык эһем-эһем дип, бугазын чистартып, керүчегә күтәрелеп бакты. Кем дисәң, керүче Сәрвәр туташ икән. Чырык аны танымаганга салышты:
— Вакытсыз кем йөри икән анда? —диде.
Сәрвәр чишеп җибәреп шәлен иңенә, муенына төшерде, йөзен ачты, бияләен салып мич яңакларын сыйпады.
— Әллә мичеңә дә якмагансың инде, Абдрахман әкә, диде.
Чырык торып утырды, сул кулы белән шытырдатып муенын кашыды, уң кул учы белән авызын каплап кат-кат иснәде. Сәрвәр исә эшлекле кыяфәт белән нык-нык басып оялдына чыкты, бер кочак каен утыны күтәреп керде, коры яфракларны җәһәт-җәһәт мич төбенә тезеп таратты һәм каен тузы кисәкләренә ут элдерде. Морҗада шашып уйнаган җил утны ашыктырды. Берзаман морҗа шашып гүләргә югынды. Ул арада Чырык ямалган иске итеген сөйрәп мич авызы каршысына килеп утырды һәм күзләрен чет-чет йомып Сәрвәргә карады. Ник килгән? Нишләп йөри? Йомышы ни?..
Янган утка текәлеп бераз уйчанланып торган Сәрвәр йомшак тавышы белән картка эндәште.
— Мин, Абдрахман әкә, сезнең катка олы бер гозер белән килдем әле.
Шулай диде дә янган утка карап озак кына дәшми торды, озынча матур бармакларына шәл чукларын урады. Бер урады, ике, сүтте, шуннан соң гына, Чырыкның яшьләр тавышын күптән оныткан өй эчен сагышлы моң белән тутырып сөйли башлады:
— Үткәннәрне искә төшереп рәнҗеп йөрмим мин... Нишлисең, күрә- чәкне күрмичә гүргә кереп булмый, ди иде минем әни. Әниләр белми сөйләмәгәндер. Аңлагыз, Абдрахман әкә. ата-анам гүрдә, бик якын туган-тумача калмады. Киңәшер кешеләрем юк диярлек.. Син дөньяны күп күргән адәм. Минем Шамилнең кәләше булуымны да. аны армиягә озатып калуымны да, вәгъдәләр алышуыбызны да беләсеңдер инде.
Чырык үтә нык кызыксынып, күзләрен челт-челт йомгалап ияген какты. Кая таба сукалый бу кызыкай?
— Элек тә хатларны сирәк яза иде Шамил. . Хәзер бөтенләй туктады. Исәнме ул, моны миңа кем әйтсен? Ә белергә кирәк, бик кирәк. Абдрахман әкә! Син бер-бер ырымын беләсеңме шуның. Шамилнең исәнлеген өзеп кенә әйтә алмассыңмы? Мин бары тик аңа таянып кына яшим, минем алдагы гомерем, бар өметләрем аңа бәйләнгән!
Белә Абдрахман төлке, чамалый, күңелгә кайгы кунса кул буш булмый, мөгаллимәдән шактый чирттереп булыр иде. Бик сайрыйсы килә Чырыкның. «Шамилең исән-сау, сугышның иң алгы сызыгында йөри, шул сәбәпле генә хәбәрләре килеп җитми!» — дип ышандырасы килә. Берүк вакытта җаны тартыша, иманы: «Алдама, ялганлама, син туры юлга басам, дип мәрхүмә карчыгың Гөлҗамалның кабере авызында ант эчтең!»—дип кыйнап, искәртеп тора. Чырык уйнап түгел, чынлап ук уйга чумды.
— Чын күңелеңнән сорыйсыңмы моны, Сәрвәр кызым? — дип сорады ул актыктан.
— Мин бүтәнчә сөйләшә дә белмим. Абдрахман әкә. Күргән төшләргә карап кына өметемне алдарга теләмим. Миңа дөреслекне белү кирәк. Сине әүлияләр белән аралаша ала, дип тә сөйлиләр, җен-шайтаннар белән танышлыгы бар, дип тә өстиләр. Фал ачасыңмы, китаплар актарасыңмы? Исән-саумы Шамил, юкмы? Турысын әйт
һәм үз гомерендә беренче тапкыр Чырык Абдрахман үзенең гап-гади бәндә булуын. Ходай белән дә арадашлыгы чамалы икәнен, җен-шайтан- нарга юлы булмавын Сәрвәргә ачып салды.
Мич янып бетте, өйгә иренеп кенә җылы төште. Сәрвәр кесәсеннән ике унлык чыгарып Абдрахманга сузды:
Әгәр исән икән, «ризыгы киселмәсен!» дип телә, Абдрахман әкә Вафат икән «рухын якты кыл» дип дога укы,— диде ул саубуллашып.
Көздән ашык-пошык кына әзерләгән утын кыш уртасына да житмәде, убыр мичләр аны йотып бетерде. Олы мичләргә ягуны күптән туктаттылар, калдык-постык ботак-сатакны бердәнбер тимер мичкә ягалар да, дәресләр башланыр алдыннан сыйныф бүлмәләренә әз генә жан кертеп алалар Бүтән вакытларда мәктәп коридорларында усал җилләр уйный Атна буе уйнаган тоташ бураннар мәктәп сараендагы соңгы запасны да ашап бетерделәр. Мәктәп утынсыз калды Миңнурый. Сәрвәр. Мәүлияләр. ЯТганның яшь укытучылары, буран басылганны зарыгып, дүрт күз белән көтеп алдылар. Бүген дәресләр булмады. Аклы-каралы ямаулар белән чуарланган, җиңнәре кыскарган бишмәтләрен юкә бау белән буып алган малайлар, билләренә балталар, култык асларына пычкылар кыстырып мәктәп янына җыелдылар. Кырык өчнең гыйнвары мәктәп өчен аяусыз айга әйләнде. Утын китерерлек ир-атлар юк. хатын-кызлар гә-үдәләрен чак-чак күтәреп йөриләр. Мәктәп тирәсендә койма, читәннәр барысы да ягылып бетте.
Урман кисү кебек авыр эшкә тәвәккәлләсәләр дә. балалар шул әле алар, дөньяларын оныгын шаярып та алалар, чәрелдәргә әзер кызларны карга егып җылаталар. Укытучылар җитәкләгән балалар төркеме, каз бәбкәләре кебек тезелешеп, иң якын урманга таба юл алды. Әби-бабала- рдан, әти-әниләрдән алган дәү игек табаннары астында кар шыгырдый. Фаягөл белән Гөлнурның гына аяк тавышлары чыкмый Гөлнурның кат-кат ямалган киез итеге табанына әнкәсе йөнтәс бозау тиресе тегеп куйган Ә Фаягөлнең тишек үкчәсеннән чыккан чүпрәк олтырагы юлдагы карны себереп бара.
Урман авызындагы яшь каен чаукалыгына барып керделәр Мәктәптә чакта шаяргалаган балалар урман тынлыгына килеп кергәч сөйләшүдән туктадылар. Миңнурый апалары агач егарга дигәндә иң җәһәт белгеч булып чыкты. Ул арадан бер үткер бал ганы сайлап алды да тәртә юанлыгы каеннарга рәттән чабып чыкты. «Монау бу агачларны егарсыз, балалар, диде, гурарга да җайлы, төяргә дә җиңел булыр»
Өшегән, туңга әйләнгән каен кәүсәләренә балталар геләр-теләмәс кенә керәләр, бармак буе йомычкалар чәчрәп карга чума, урманда эш кайный, һәркем монда әндрәшкә-брәшкә' уйнарга килмәвен белә. Кем чабып ега, кем ботак кисә. Сәрвәр, Мәүлия. Миңнурыйлар эрерәк каеннарны буе-буе белән чәнәшкә-гәртнәләргә төйиләр. Көчлерәк малайлар баулар белән утынны бастырыклый. Бу чаналар тартып барганда карның тирәнлеген сизмәделәр кебек, хәзер юл газап булып чыкты Чалбар балакларын игек тышына салындырган малайлар күкрәктән кар ерып алдан баралар, карга баткан чәнәшкәләрне көч-хәл белән тартып чыгаралар. Угын тураганда шакгый җылынган кызлар гуңа. калтырый башладылар. Иртеш өсләп килгән җил җәяүле буранны тарата, килгәндәге эзләрне күмә, җәфалый Балалар калдырып киткән урман бик моңсу иде. Ботакларына ялтыравыклы бәс кунган каеннар, ылысларын кар баскан кедрлар моңланып баш иеп калдылар сыман Иң арттагы чәнәшкәләр мәктәп ихатасына кайтып кергәндә морҗалар күксел төтен төтәтеп масаялар, җиңгән сыман текә генә күккә күтәреләләр иде Җыештыручы Әсма апа беренче чанадагы утын белән мичне дөрлә ген ягып җибәргән икән Мәктәп бинасы да иске-москы шул, почмаклардан бәсле мүк кисәкләре асылынып тора, күпме яксаң дә җылы сакланмый Яңа мәктәпнең нигезен салдырган иде Мөхәммәт абыйлары, өлгергә алмадылар, сугыш чыкты. Мәк гәп элеккеге Бүре
Әндрашка-брошко юк эш
Рәхмәтулла йортында сыенып калды. Башлангыч класслар өчен янә- шәдәге Гафур мулла йортын җайлаштырганнар иде. утын төткәзә алмагач. аны да ташладылар. Мулла колхозлашу елларында бөтен има- ратын1 ташлап каядыр качты...
Берзаман мәктәп коридорында шау-шу купты, чыр-чу. пыр тузып чабышу. Әйтерсең лә дөньяны сугыш сөреме капламаган, әйтерсең лә дөнья элеккечә матур! Сәрвәр апалары балаларга бераз кипшенергә кушып бияләйләрен, шәлләрен тимер мич тирәсенә таратып эләргә кушкан иде.
Дәресләр юклыгы яшь укытучыларның да күңелен бөтәйтеп җибәрде.
Элеккеге кысан чоланда хәзер «укытучылар бүлмәсе». Анда тимер мич юк, укытучылар «чоланмга кергән арада коридор ишеген кысып кына ачык калдыралар. Бу ике-өч адым киңлегендәге «чолан» өчен ишек ярыгыннан кергән җылы ярап куя, әз булса да җылыта Әз дә җитә сугыш чоры кызларына. Алар азга да канәгать! Бик сирәк эләгә торган буш вакытларында алар шунда керәләр, шунда җыйналалар. Урындык вазифасын каен бүкәннәр үти Мәүлия өеннән алып килгән ватык көзге кисәген диварга элеп куйган. Көзге — кызларның бердәнбер кадерле җиһазы. Күңелләре көр чагында шул көзге каршысына басып чәчләрен төрлечә кыландыралар, күпертеп куялар, икедән үреп түшләренә салалар. кашларын кыска калган карандаш белән каралталар, битләренә кершән сөртәләр. Имештер, егетләр сугыштан кайткан мәлгә шулай бизәнеп торачаклар алар! Чынында, көзгегә караган булып кызлар посып килеп чыккан күз яшьләрен киптереп тә алалар.
Мәүлия Йосыфның хатларын җыеп бара, берсен дә калдырмыйча үзе белән йөртә. Күңелләре сынык чакта хатларны кабат-кабат. туктый- туктый. һәр ноктасына, өтеренә бармаклары белән төртә-төртә укыйлар, укыган саен яңа мәгънә табалар. Шамилдән хатлар башта ук сирәк килә иде. нишлисең, кулын төеп яздырып булмый. Миңнурый исә Мөхәммәт абыйсы язган хатларны алып килә, аның сүзләрен дә җыйнаулашып укыйлар, шатланалар
Ана теле укытучысы Казан кызы Зилә генә Себер шартларына күнегә алмыйча озак интекте. Зиләнең тавышы сөйләшкәндә дә матур, ә инде җырлый башласа, иптәшләрен моң дәрьясына алып кереп китә. Борынгы көйләрне аерата ярата Зилә. Җырлый-җырлый да әнкәсен сагынып җы- лап җибәрә.
Балалар аның моңлы тавышын үтә нык яраталар, күзләре яшьләнгән Зиләне кызганалар да иде.
Укытучы кызлар, ишеткәннәрен, укыган китапларыннан алган гыйб-рәтләрен кушып егетләр хакында гәпләшә башласалар. Сәрвәр бер чит- кәрәк тартыла. Ямьсез-бәхетсез булды моңарчы аның яшьлек гомере*' Әткәсе Әссәтне атып үтерделәр, әнкәсе Иртеш суына батып вафат булды Ә үзен, ә үзен . Үлмәс атлы әрсез пәри кызлыгын харап итте. Ниләр күрсәтмәде ул явыз! Сәрвәрнең сандугач оясына үтеп кергәндә читләр кызның кайгылы башын көлә-көлә тотып тордылар Искә төшкән мәлләрдә тәне әле дә чымырдап китә, чигәләренә ут каба. Ә искә төшерми була мени? Әле Шамилдән хатлар килгәләгәндә. егетне үз янында, күкрәк турысында дип хис иткәндә йөрәге шушы кадәр янмый иде. Хатларның юлы киселде, өмет учагы сүнде. Сәрвәрнең күңеле үтә сизгер икән, чамалый. Шамил исән! Исән-аман аның сөйгән егете, хат лары гына туктады. Нихәл итәсең, Шамил олы егет булып килә, дөньяны таный- белә башлагандыр, төрле авызлардан төрле гыйбрәтләр ишетеп бүтәнчә уйларга килгәндер! Томрап торган егеткә ни-нәрсәгә кеше калдыгы?!
Буранлы атна башындарак Сәрвәргә яман бер төш керде Гөлле- чәчәкле май ае. имеш. Сәрвәр тар гына инеш ярында бер ялгызы басып тора. Елга уймакланып-җырлап ага да ага!.. Башында ап-ак яулык
’ Имарат — хуҗалык, ихата.
Сәрвәрнең. Кинәт әллә каян җил чыкты, кызның ак яулыгын очыртып алып китте. Яулыкны алыйм дип үрелсә, тар инешнең теге ярында Шамиле баскан. Солдат киеменнән! Чибәрдер үзе. тазадыр, авызын ерган да Сәрвәргә карап тик басып тора. Ул арада яулык агып та китте, түбәндә, шактый еракта, шәүлә булып кына күренгән ят бер хатын Сәрвәрнең яулыгын тотып алды Тотып алды да иңенә салды Сәрвәр Шамилгә үпкәләп нидер әйтмәк була, ул арада инеш киңәя башлады. Киңәя, киңәя Шамиле бик тиз ераклашты, күздән гаеп булды.
Сәрвәр куркып уянды, өй стеналарына ятып җылаган җил тавышына кушылып озак кына үкседе.
Шул төш, шул төш иңгән төн аның сабырлыгын тузгытып ташлады һәм ул үтә кыен булса да Чырыкның ишеген какты Бүтәнчә барыр җире юк иде. Чырык та аның хәсрәтен юарлык сүз әйтә алмады
Кызлар егетләреннән килгән хатларын бергә укысалар да аерым- аерым укыйлар, аерым-аерым сагыналар. Сәрвәрнең Шамилгә әллә ниләр язасы килә, кулы бармый. Ни дип язсын ул аңа? Тиң кешеләр мени алар? Сәрвәр мәсхәрә ителгән бер бәндә! Ни кыз түгел, ни тол хатын түгел! Белми бит аның Шамиле барын да! Теге чакта вәхшиләрчә мәсхәрә И1те бит аны Үлмәс! Вәхшилек чигеннән чыгып, эш Сәрвәр танымаган кешеләр алдында булды! Оялмады җир бит. Караган врач аның инде бервакытта да бәби гапмаслыгын әйтте. Әйтеп ялгышты, хата кылды! Шамил исә балаларны өзелеп ярата!
Боларын да кушып уйлагач Сәрвәрнең йөрәге жу итеп китә Булмый. Шамилкәсм, синең белән кавышулар насыйп түгел безгә! «Бер-беребезне онытырга тырышыйк!» дип язасы килә Сәрвәрнең. Кая язсын, ничек эзләп тапсын? Кайчаннан бирле хат-хәбәре юк. Фронт гик тормый, фрон I күчә, күпме җаннарны күчереп йөртә!
Менә Йосыф яза ичмасам Мәүлиягә хатларны! һәр хаты җыр белән тәмамлана.
Хатка карап Зилә җыр җырлый башлый, Мәүлия белән Миңнурый күтәрен алалар. Борлыгып, күз яшьләренә юынып Сәрвәр читтә басып кала. Миңнурыйга рәхәт, әле аның мәхәббәт елгасының татлы да агулы да суын тчкәне юк. Сөймәгән дә ул, сөелмәгән дә!.. Кыш уртасындагы Себер бураннарының Ялан авылына күпме мәшәкать өстәвен күреп, белеп торса да Миңнурый шушы юлсызлыкка, чит төбәкләр белән арадашлык өзелгәнгә эчтән генә куана. Тик ул моны берәүгә дә әйтми, белдерми дә! Тамагы ач булса да, колагы бу көннәргә кадәр тыныч иде анык Тубылдан убыр булып теге кулсыз килеп чыкмады Миңнурый чамалый, ул шөкәтсез, чибәр кызларны болай гына калдыра юрган түгел, хатын-кыз буа буарлык булса да. Миңнурый чибәр шул. затлы кыз. «Бсрәрсенә ияләнеп мине онытса ярар иде лә!» дип ялвара Чиләбе кызы таңнарда. Ялвара да усалланып та куя. Сәрвәрнең тарихын, аның яшьли күргән газапларын, мыскыллануын ишеттергәннәр иде инде аңа Сәрвәр мисалы аның күз алдыннан китми... Беркөн чормага. Мөхәммәт абыйсының иске китапларын караштырырга менгәч, өрлеккә сузып салган. чүпрәк-чапракка уралган ау мылтыгын күргәч, мылтыкны да, патроннарын да аска алып төшеп, чолан почмагына яшереп куйды Әгәр теге явыз килеп чыгып аның сафлыгына кулын суза икән баш биреп торачак түгел Миңнурый Мәэзин бабасы үз иманын саклап милиционерлар өеренә каршы чыга алган! Миңнурый шул мәэзиннең тугры баласы, нәбәрәсе I үг елмени?!
Сугыш елларында бер генә көн дә тыныч кына, ипле генә үтмәде Мәктәпне бикләп, таралырга торганда, җылый-җылый шешенеп беткән Гөлнур килеп керде. Ниһаять, көч-хәл белән пар ат куып Тубылдан почтаны алын кайтканнар икән. Хатларда булган һәм хатлар арасында Гөлнурларга кара кайгылы хәбәр дә килеп ирешкән.
Укытучылар, кайтып китәргә өлгермәгән балалар кызны уртага алып як-ягына түгәрәкләнеп бастылар.
— Әтиемне фашистлар үтергән,— диде кыз яшькә буылып. Зилә апасы, нечкә күңелле Казан кызы аны кочып алды. Бүтәннәр тын гына аларга карап катып калдылар. Бүгенге көн дә корбансыз, бәхетсезлек китермичә үтә алмады. Әле алда ниләр булыр, әлегә сугышның очы да, кырые да күренми...
12
. на күңеле чиксез дәрья, бала — ана җанының яртысы. Саниясенең /% мәрхәмәтсез дошман кулыннан үтүен Мөхлисә карчык көне-сәгате белән белде. Төшләр дә күрмәде, юрап интекмәде дә, Саниясе үлгән көнне аның ярты ягы тораташ булып катты да калды. Кулы белән агач кашыгын авызына җиткерә алмады, уң аягын сөйрәп кенә йөртә башлады, уң як кашы мелт-мелт итеп чиртә торган булды. Хәтта уң ягындагы чәчләре тоташ агарган иде. Бер тапкыр да үз авылыннан чыгып чит җирләргә барып йөрмәгән, дөньяда германнар барлыгын да сугыш афәте чыккач кына белә алган татар карчыгы ни кодрәт белән уй җепләре артыннан Бухенвальдка барып җиткән дә кызның үлеме хәбәрен аңа кем җиткергән?.. Моны Мөхлисә әби белә дә, аңлата да алмый иде Йокысыннан уянды, калкынып намазын укырга җыенды һәм ярты гәүдәсенең тынып калганын аңлагач: «Сания балакаемны харап иткәннәр», диде. Гаҗәп, җыламады да Мөхлисә карчык.
Миңнурый Яланга күчеп килмәсә, карчыкның эше харап иде. Әле Фаягөл үсеп-ныгып китмәгән, көч маясын туплап калкынып кына килгән чагы. Ә әбинең күрер күзгә курач гәүдәсе шактый авыр булып чыкты Хәзер аны багарга, ничә мәртәбә тәһарәт алдырып, бөгелми торган аягын салындырып чиста бүкәнгә утыртырга, аның эчке бер тантана белән намаз укуын караштырып торырга кирәк иде. Беренче көннәрдә үз хәленә күнегә алмаган карчык, бүкәннән егылып китеп сул күз тирәсен нык ук канатты.
Миңнурый Фаягөлне җитәкләп мәктәпкә китә, юлда барганда иелеп өч-дүрт мәртәбә аны үбә, иркәли. Әбисе алдында сорашырга базмаган кызчык юлда, икәүдән-икәү генә барганда еш-еш: «Миңнурый апам, нигә әнием хат язмый?»—дип сорый. «Ник? Нигә?» Боларын каян белсен Миңнурый? Ул һәркөн җавапны яңачарак бирергә тырыша, төрле сәбәпләр эзли. Ләкин кызны бер җавап та сөендерми, аңа сүз түгел, әнисе кирәк. Фаягөл белә, әгәр әнкәсе өйдә булса, әбисе дә чирләп китмәс иде Әбисе нидер белә, аңа фәрештәләр хәбәр иңдергән булырга тиеш, мәгәр Мөхлисә карчык та нәбәрәсенә ачылып китми. «Нигә сабый җанын тинтерәтергә?»
Юллар өзек, беркем беркая чыга алмый, кибетнең айлар буе ачылганы юк, кыска гына ачылып торган арада исәннәр кибеткә кереп тула тулуын, алар буш киштәләргә карап бер офтаналар да кибеттә икәнлекләрен онытып үзара гәпләшә башлыйлар. Сүз һаман бер тирәдә бара. Сугыш, кемнәр үлгән дә. кемнәр хәбәрсез югалган. Сугыш хәлләреннән соң монда, авылга борылып кайталар Имеш, төн уртасында авыл аша чаңгыга баскан өч кеше үтеп киткән. Фәлән авылның колхоз фермасыннан соңгы дүрт сарыкларын алып чыкканнар Төгән авыз кибетенең тәрәзәсен ватып, бурлар кергән дә бар булган вак-төякне кырып-себереп алып чыкканнар...
Кем йөри, кибетләрне кем баса, мал-туарны кем урлый моны беркем белми... Сугыш шушы аулак авылга да яңадан-яңа афәт өстәп тора. Менә Мөхлисә әби йортында да шырпы, ипи-тоз бетте. Утлы күмерләрне калын итеп көл белән каплап саклаштыралар. күмер сүнеп киткәндә
балчык чүлмәк тотып күрше-тирәгә ут эзләргә чыгып чабалар. Ә тозны күршеләп сорап ала алмыйсың, алтын бәясенә дә таба торган түгел тозны. Бер көн тозсыз аш пешерделәр. Фаягөл чыраен сытып, зарлана- зарлана гына сыек өйрәне шопырды да, кашыгын куеп читкә барып ятты. «Әллә, тәмсез!» диде. Мөхлисә әби гадәттәгечә йомшак тавыш белән Миңнурыйга эндәште.
Кызым, әллә Шәгъбикәләргә барып карыйсынмы? Анда тоз да. шырпы да булырга тиеш.
Миңнурый карышып тормады, дәрес әзерләп утырган җиреннән тиз- тиз калкынып авылның аргы очындагы Шәгъбикәләр өен эзләп китте.
«Сугыш чыкса, илдә кемдер симерә, кемдер буш улак башы кимерә», диләр Хак сүз. Кырык беренче елның кара көзендә, сугыш башланган елны бик сон гына Шәгъбикәнең тәрәзәсен кактылар. Авыл читендә яшәгәч мондый хәлләр элек тә булгалый, соңарып йөрүче юлчылар фатир сорап аларга кергәлиләр иде. Шәгъбикә ертлач һәм батыр хатын, кисәү агачын сул кулына тотып, уңы белән өйалды ишеге келәсен күтәрде.
Кем йөри анда? Ни кирәк? -дип сорады.
Юлаучылар икән. Каяндыр кайтып киләләр дә атлары арган, үзләре ачыккан. ир1әдән бирле карлы-бозлы яңгыр ява, юллар җебегән, кыскасы, «Син. чибәр апасы, безне кундырып чыгар инде. Без икәү. Ашарга да юнәт® алсаң, буш итмәбез!» Шәгъбикәнең өе иркен, түре киң. нигә керт мәскә? Шәт буш итмәсләр әле, ат аунаган җирдә төк кала.
Атны лапас аегына кертеп, алдына печән катыш салам салгач, юлаучылар балчык ябышып батман-батманга әйләнгән кирза итекләрен оялдында калдырып өйгә керделәр, ишек катындагы агач чөйгә юеш кием-салымнарын элделәр һәм пар күтәрелеп торган кыска чәчләрен сыпыра-сыпыра өстәл янына кыю гына килеп утырдылар.
Алар сөйләргә ашыкмады. Шәгъбикә ашыктырмады, чыра телеп самавырына су тутырды. Ипи кыерчыгы чыгарды, иртәннән калган салкын бәрәңгесе һәм бер-ике кисәк балыгы бар иде, шу ларны такта өстәлгә чыгарып тезде.
Салкын бәрәңгене, кайнар чәйне тамаша итеп утырган юлчыларның өлкәне. Шәгъбикәнең калын, түгәрәк артына күз сала-сала күзләрен уйнатып болай диде:
Рәхмәт, чибәр апасы. Түреңне бирдең, чирканмадың, чәең тәмле булырга охшый Анысы өчен дә рәхмәт Тик безгә болар гына җитми. Син безгә бер ярты чыгар! Актан булса да ярый, самогоннан да баш тартмыйбыз, булсын гына. Ә без сиңа.. Юлаучылар бер-берсенә карашып алдылар. Шырпы, тоз калдырабыз.
Шәгъбикәкэң ерылган нәни бүрәнкә авызы тиз үк җыелды:
Шырпы, тоз? Кинәндерәсез икән! Ни пычагыма ул миңа шырпы- тоз?
Ялт ышма, апасы... Бүген булмаса, иртәгә аларны алтынга тиңләп йөртә башларлар!
«Алтын» дигәнне ишеткәч, Шәгъбикәнең калак сөяге астында нидер кыймылдап куйгандай булды һәм Гобәйбә буйдактан алып кайтып куйган сасы самогонын чыгарды. Юлаучылар аны чынаяк чәшкеләренә бүлеп салдылар да йотып та куйдылар. Табындагы ризыклар бик тиз юк булды. Юлаучыларның өлкәне телгә беткән Казан ягы кешесе икән, рәхмәтне каг-кат итеп мул яудырды. Инде төн урталары узып. Шәгъбикә дә изрәп йокыга китеп азапланганда теленә шайтан төкергән татар, ягкан җиреннән идәннән шуып-тәгәрәп кенә килде дә «ә» дигәнчә караватка менеп җитте, таза тәнле хатынны аерып-чаерып бәхет диңгезенә кереп тә чумды. Шәгъбикә «эх» игәргә дә өлгермәде. Алар төнне бергә уздырдылар..
Иртәнчәк Шәгъбикә әтәчен суеп, кайнар шулпа пешерде, йөгереп кенә Гобәйбә буйдак капкасын кагарга өлгерле. Тышта кара яңгыр ява. кар
төшә, тан байтактан атса да өй караңгы диярлек. Юлчылар ул көнне әле чыгып китә алмадылар. Шул ук тоз, шырпы вәгъдә итеп, сыйланып тагын бер төнне үткәрделәр. Бу төндә Шәгъбикә конарсыз юлаучыларның яшьрәген куенына алды. Тагын бер, өченче төннәрен кунгач, һавалар әз-мәз утырып киткәч, шома Казан татары Шәгъбикәгә болай диде: «Чибәр апасы, кайтып керүгә без сугышка чыгып китәсе... Әллә кайтып була аннан, әллә юк. Безне кабул иттең, рәхәтләндердең. Сиңа яхшылык бездән булсын: без сиңа дүрт капчык тоз, дүрт зур тартма шырпы калдырабыз. Киңәшемне тот: бүгеннән чыгарып салма син аларны, берәүгә дә белдермә! Ходай бәхетеңне бирсен, бәрәкәтен таты бездән калган малларның!»
Ошатты юмарт юлаучыларны хәйләкәр төлке Шәгъбикә, сүзләрен дә, биргән бүләкләрен дә ошатты. Иң мөһиме, юлаучыларның кунып ятуы да, калдырган маллары да авыл арасында сүз булып таралмады.
Сугыш заманы бик тиз үзен сиздерде, ярты ел дигәндә Яланда тоз да, шырпы, керосин да калмаган иде инде. Йорт хуҗалары вак-төяк затлы әйберләрен йомарлап Тубылга чаптылар, пароходларны көтеп алдылар, онытылып беткән кардәш-ыруларына Салехардка хат яздылар: «Коткарыгыз, булышыгыз!» Шәгъбикә шырпының, тозның исен чыгармады. «Әйдә бераз бәяләр күтәрелсен!» дип һаман өметләнеп көтте, көткән саен комсызлыгы котырды.
Кырык өчнең гыйнварына кергәч, Шәгъбикәгә тагын бер акыл иңде. «Әгәр бар булган малны алыштырмасам, Ялан авылында алтын-көмеш тә, йөзек-беләзекләр дә, акча да калмаячак!»—дип уйлады ул һәм тоз, шырпыны бик чамалап кына, саранланып, бәхәсләшеп, килгәннәрнең бугазларыннан алып шыпырт кына шудыра башлады. Хәбәр киртәләрне санламый, тоз-шырпы теләнеп күрше авыллардан килә башладылар. Аракыга да алыштырды Шәгъбикә хәзинәсен, балдаклар да җыйды, очы-очы белән кызыл мал да алды, йортын, чоланын, идән асларын мал белән тутырды. Пар ат җигеп аңа утынны да китереп ташладылар, он, ярмасы да әллә кайчанга кадәр җитәрлек булды Шәгъбикәнең.
Шул чакта, кырык өченчедә, Яңа елны каршылаган мәлләрдә авылга Тимерҗан исемле егет кайтып төште. Яраланган, сул кулын кара тасма белән муенына асып йөри, нужа шулпасын шактый ашаган егет икән, кайтып керүгә авылда күпме тол хатын барлыгын, кияүгә китмәгән кызлар ничә икәнен белешкәч, исәпләп чыгарган, исемлек төзегән. Хатын-кызларның тормыш мөмкинлекләрен чамалагач, Шәгъбикә исеменә төртеп күрсәткән дә: «Әйләнәм!»—дигән...
Миңнурый гозерләнеп Шәгъбикәләргә барып кергәндә Тимерҗан се-ләгәйнең кияүләп яткан ширбәтле көннәре иде. Ит югында җылы шулпа, тол Шәгъбикәгә Тимерҗан да ярап тора. Җитмәсә аны кичәге җыелышта колхоз рәисе итеп сайлап та куйдылар. Дәүләтшә әкә бик өшәнгән, тазалыкка туймый башлаган иде. Тимерҗанның сөяге сыек, күзенең комсыз икәнен дә беләләр, «әйдә ярар, ир-ат әле!» диештеләр Тимерҗан- га кул күтәреп ризалашкан Ялан хатыннары. Колхозның черек кулга барып кергәнен күреп торган Дәүләтшә әкә, төнлә карчыгын уятып: «Язгы чәчү якынлаша! Күтәрә алмам мин ул авыр эшне!»—дип, үзен-үзе акларга азапланды.
Миңнурый барып кергәндә Тимерҗан күлмәкчән генә түргә утырган да сары майга мана-мана, ясканып төче коймак ашый иде. Ишектән суыкта янып кызарып пешкән, заманына күрә һәйбәт кенә киенгән сылу кызны күргәч, коймак Тимерҗанның тамагына торды, ул чәчәде. Иренең чит хатын-кызга тасыраеп карап торуын күреп, көнче күбәләк Шәгъбикәнең җене котырды. Мөгаллимәнең тоз, шырпы сорап килгәнен ишеткәч. Миңнурыйга булдыра алган кадәр мыскыллап карады
Кулың буш.— диде ул төртмә тавыш белән.— Мин бит тоз-шыр- пыны акчага сатмыйм.
Кәләшенең сүзе Тимержанга ошамады, ул бүртенеп
Нигә сатмыйсың? Акчадан туйдыңмы әллә? — дип кычкырып куйды.
Шәгъбикә Миңнурыйның акчасын алып, күзгә кырып салырлык кына тоз, ике кап шырпы тоттырып озатып калды. Миңнурый артыннан капка ябылуга, ул уклау тотып Тимержанга ташланды.
Минем эшемә катнашма, ачбет! Тыгын, аша. ирлек вазифаңны стахановчыларча үтә, мәгәр телеңне тый! Мин сине алып кайттым, куып чыгарырга да күп сорамам!..— дип кабатлый-кабатлый иренең жилкәсен төйде Шәгъбикә.
Табан астына сүнмәс ут кабынган Шәгъбикәнең селәгәй Тимержанны йортка кертүе авыл арасында бер мәзәк булып, атналар буена авыз чайкарга яраса, икенче бер хатынның күрсәткән кыланмышлары Ялан авылын тетерәтте.
Иреннән озак вакытлар хәбәр-хәтер килми торгач, шактый хафага төшкән Мәүлихага Омск шәһәреннән, госпитальдән хат килеп төште. Чакыру хаты. Хатта кем дә аңларлык итеп ачыктан-ачык менә болай дип язылган иде: «Хөрмәтле Мәүлиха! Ирең батырларча сугышып бик күп яралар алды. Хәзерендә дә аның хәле җиңелдән түгел. Ул сезне, гаиләсен бик нык сагына. Теләсәгез, сез аны үз яныгызга алып китә аласыз»
Мәүлиха хатны өй борынча күрсәтеп йөрде, ни-нәрсәгә булыр бу чакыру, дип тирән аптырашта калды. Ике көн тоташтан баш ватканнан соң, баласын әбисе янында калдырып, ире Шәүкәт янына китте.
Мең бәла белән Омскига барып җитеп, көч-хәл белән гаскәри госпитальне эзләп табып, ире янына кергәч аптырап китте, чак кына авып китмичә калды. Иренең аяк-кулларын төптән үк кискәннәр, ул түгәрәк, ямьсез бүкәнгә охшап калган иде Яралылар үзара мондый бичараларны «самавыр» дип атап йөртәләр икән Бер палатага җыелган өч самавырның чарасыз калган күзләренә карарга курыкты Мәүлиха Андый солдатларны махсус беркетелгән шәфкать туташлары бага икән, шулар ашата, йомышларын үтәтә, урын-җирләрен карый. Шәүкәт бахырның җыларга да хәле калмаган, алай да икс күзеннән дә елга булып яше ата Мәүлиха ире янына якын бара алмады, чирканып та. гарьләнеп тә ишек катында шактый вакыт басып торды. Аны озата кергән врач «Таныйсызмы, бу сезнең ирегез!» — дигәч, җене чыгып, үртәлеп: «Юк. бу минем ирем түгел, минем бу кешегә кияүгә чыкканым юк!» дип кычкырып җибәрде. Хатынының күрәләтә үзеннән ваз кичүен күреп, иң актыккы өметенең дә юкка чыгуын күреп торган Шәүкәт: «И җаным. Мәүлиха! Бу мин. синең Шәүкәтең Менә нинди хәлләрдә калдым!» дип үрсәләнде Мәүлиха ул арада уйларын йомгаклап, акылын йодырыгына җыеп өлгерле «Юк. юк' Бу адәм саташа гына, аның һичкайчан минем ирем булганы юк!» дип кабатлады. Ул, мондый хәлләрне сирәк булса да очраткалаган врачны ышандырырга тырышты Үзе өзмәс: «Бу бүкән белән ничек яшәмәк кирәк? Болай да читен тормыш арасына бу имгәкне дә алып кайтсаң...» дип уй йөртте.
Шәүкәт исә Мәүлихасын бик яхшы таныды, өзелеп көткән хатынының үзен күргәч җимерелгән чыраена туры карарга тырышты «Мәүлиха, Мәүлиха!» дип йөз кабат тәкърарлады. Хатынының каты бәгырьле булуына исе китеп, врачка дәшеп карады. «Әйтегез аңа. зинһар аңлатыгыз Мин аның ире, исемем Шәүкәт!» дип ялварды Мәүлиханың якын килү түгел, арты белән һаман ишеккә таба чигенүен күргәч. Шәүкәт соңгы сүзләрен әйтеп калырга ашыкты
Бик кыенсынсаң, балам белән генә күрештер. Өйгә алып кайтып бер-ике кич балам янында кундыр. Улымны чиксез сагындым Минем каным ич анда! Үз балам!
Бу сүзләр йөрәкне умырып-яралап күкрәктән чыкса да. хатын черешеп каткан иде, һаман үз сүзен тукылдады «Юк. син минем ирем түгел!»
Бу сүзләрне тыңлап яткан, бердәй әче язмышка дучар ителгән ике солдат башта тыела алмыйча үкседеләр, аннары чыдамнары бетеп, аты- юлы белән сүгенергә, Мәүлиханы каргарга тотындылар. «Эчен әйләнеп чыксын, мөртәт!»—диде аларның берсе. «Бәлки үзара уртак фикергә килерләр, уртак сүз табарлар», дип, шәфкать туташлары, врачлар, күз яшенә тончыгып коридорга чыгып киттеләр. Аларга ияреп ишек бавына тотынган Мәүлиха, Шәүкәтнең соңгы үтенечен кире кага алмыйча, тукталырга мәҗбүр булды.
- Күрәм, танымыйсың. Нишлим, дөнья үзгәртте шул безне, танымаслык итте. Инде соңгы бер үтенечем генә калды Балабыз хакына ялварып сорыйм, Мәүлиха. Соңгы үтенечемне кире какма! Яшьлегемне озатканда бер үбим үзеңне. Мәңгелек хатирәң булып шул калсын! Кил яныма!
Шәүкәт үлем авазы белән ялваргач, янындагы гарип иптәшләре дә куәтләгәч. Мәүлиха чыгар җиреннән тукталды, борылып кире килде, күзләрен йомып, җирәнеп, укшуын тыеп тере «самавыр» өс генә иелде һәм шул арада Шәүкәт Мәүлиханың танавына эт булып ырылдап ябышты һәм күз ачып йомган арада акыртып хатынының борын очын өзеп тә алды. Кан чәчрәде.
- Ай-вай! дип акырган тавышка шәфкать туташлары, врачлар йөгерешеп керделәр һәм канга буялган хатынны хирургка алып кереп киттеләр.
Шәүкәт ачыргаланып:
- Син дә гарип булып яшә, аннары аңларсың' дип кычкырып калды, һәм авызындагы канлы ит кисәген төкереп атты.
Гаиләсе баш тартканнан соң мәңгелек гарип, сугыш батыры Шәүкәтне инвалидлар йортына илтеп тапшырдылар.
Берничә көн дәвалангач, иреннән ваз кичүе турында кәгазь язып, өзек борын очын Омскида калдырып, томшыгын кап-кара чүпрәк белән бәйләп Мәүлиха авылына кайтып җитте.
Шыксыз хәбәр аның артыннан ук колактан колакка сикереп, авыздан авызга күчеп Яланга барып та җитте. Мәүлиха: «Хата чакырганнар, бөтенләй танымаган, чит ирне күрсәттеләр!»—дип ышандырырга тырышып азапланса да, аның китек танавына карап сүзенә ышанмадылар. Шәүкәтне, заманасында авылның иң чибәр, иң ягымлы егетен жәлләмәгән кеше калмады Яшь, таза, куе бөдрә чәчле Шәүкәт өчен, җәйге таңнар сызылып атканда. Иртеш өстенә ак буран булып ак корт яуганда күпме җиткән кызлар кайнар яшьләрен түкмәгәндер? Андый егетне үзенә карата алган Мәүлихадан көнләшеп йөрделәр Авылның бердәнберен кулына төшергәч, Мәүлиха аны боргычлап тотты, кичке уеннарга чыгармады, шашып-шашып иркәләде, юмалады, юхалады, үпте, кочты. Кемнең кем икәнен — әүлияме, албастымы булуын — авыр хәлгә дучар булгач кына беләсең икән!
Намусың кайда синең? Бала атасыннан ана кеше баш тарта аламы?.. Намусы юкның иманы да булмый икән шул. дип беравыкка кадәр уфтанды Ялан кешеләре. Бу сүзләр Мәүлиханың бер колагына керде, берсеннән чыкты. Ул томшыгының китеген кара чүпрәк белән бәйләсә дә очраган бер чит иргә өзелеп күз салды...
13
лыТашкөй хакында сөйләшергә яратмый Йомабикә абыстай Таш- кәй төрмә бусагасын атлап кергәннән бирле аның чыраен дөньяга ачып рәтләп сөйләшкәне дә юк. Кызы Мәүлиягә дә ачык чырай бирми диярлек, аяк атлау рәвеше дә үзгәрде, кемнәндер качкан сыман чайкала-чайкала бара. Авыз ачып сүз әйтә икән, тыңкышлана, җөмләсенә
У
борын авазларын күбрәк кушып җибәрә. Мөхәммәт Уразаев армиягә киткәннән бирле аның табигате тагын да ныграк үзгәрде. Сандык төбеннән күптән онытылган намазлыгын эзләп алып, тәһарәтләнеп Аллаһе Тәгаләгә мөрәҗәгать итте. Бүтән эндәшер кешесе дә. сердәше дә калмаган иде аның. Ырсытдин вафат, кадерле улы Ташкәй рәшәткәле йортта Кызы Мәүлия белән аларның берчакта да борчаклары пешмәде. Ата кешенең мөгаллим Мөхәммәт абыйсы икәнен белгәннән соң, Мәүлия Йомабикәдән читенсенде. Алар бер йортта, бер түбә астында яшәсәләр дә һәр каюсы үз читлегендә, үз тормышы белән яши иде. Мәүлия мандолинада уйнарга өйрәнде, ялгызлык чиреннән мандолина чиртеп котылырга гадәтләнде. Ара-тирә аларга Зилә дә кереп утыра, бергәләп җырлап га алалар Яңа укытучы Миңнурыйның гына алар йортына аяк басканы юк Йомабикәне күргәч шушы билсез юантык хатынның Мөхәммәт абыйсының мәгъшукасы булуын ул һич күз алдына китерә алмый иде Эчке, тирән нәфрәт белән яратмый иде Миңнурый Мәүлиянең әнкәсен.
Ходага шөкер, Ырсытдин хәлле чагында йортны иркен итеп салган, икесенә ике башта ике өй, ике ишек, атналар буена күрешмичә яшәргә була. Йомабикә дә, Мәүлия дә ялгызлыкны ярата башлаган вакыт иде
Кышның сирәк очрый торган тын, аяз кичләренең берсендә Ырсытдин ихатасында әрсезләнеп кар шыгырдады. Кар шыгырдавы бераз тынын торды да Йомабикә бичә яши торган якның иске чүпрәкләр белән ышыкланган авыр ишеге шыгырдап ачылды. Йомабикә сискәнеп китте. Чал бөртекләр күренгәли башлаган чәчен ашык-пошык иске яулык астына бөтереп гык1ы керүче ир затыннан иде Якасыз иске бишмәт, йоны тырпаен тузган бүрек кигән гәбәнәк. курач бу кеше Чырык Абдрахман иде. Көннәрнең язга борылып яктыра башлавын тойган карт. Колга Миша Сорокинның кат-кат колагына киртләгән боерыгын исенә төшерде. Мылтык белән дары габарга кушкан иде бит ул. Аның һәр боерыгын үтәмәсәң, эшнең яман якка борылып китәсен хәтереннән чыгармаган Абдрахман, Йомабикәдән ничек тә булса мылтык, лары юнәтергә кергән иде Корулы мылтык Абдрахманның үзеннән дә артмас иде артуын
Кучкарда куыксыз җиделе лампа гына янса да Абдрахманның челт- челт күзләре шактый ачык күрә икән әле! Йомабикәнең ситса күлмәгенең алдан да. арттан да шактый нык кабарып торуын да. Ырсытдин хатыны- ныңөле бик үк тузмаганын да абайлап күңеленә салып куйды
Йомабикә Чырыкны ул көткәнгә караганда ачыграк чырай белән каршылады.
Әйдүк, әйдүк, Абдрахман әкә! Әле бер башым гына булгач чәй куярга да иренә идем, кунак булгач самавырны да җырлатырбыз, чәй чәшкеләрен дә биетербез, дип урын күрсәтте, тунын, бүреген салырга булышып чәйгә элеп куйды Тол дүдәк Чырыкның күңеле йомшарып китте. Ул нинди йомыш белән кергәнен дә онытты
Нихәлләрең бар соң, килен9 Ничек яшәп ятасың? дип моңлы тавыш белән тезеп китте. Йомабикәнең күңелен нечкәртергә, балавыз сыктырып йомшартырга, шуннан соң гына йомышын әйтергә дип әзерләнгән иде кунак.
Ни хәлләр дип, Абдрахман әкә! Хәзер кемдә дә бердер инде ул. Әле көндез Мөхлисә корткага хәл белергә кергән идем Ярты ягын паралич суккан диме, ипсез чакта җен-пәриләр кагылып киткәнме, яга менә монавы бүкән булып!
Сөйли Йомабикә, теле дә, үзе дә тик тора алмый, ялт итеп, симез артын як-якка чайкалдырып Чырыкка терәлеп диярлек үтеп китә, тагын борылып әйләнә. Җегсрли башлаган йон кабасын бер кирәкмәскә урыныннан күчерә, лампаның корымы чыкмаса да филтәсен бер күтәрә, бер төшерә.
Белә Йомабикә: Чырык таушалган, коры сөяккә калган бер өрәк кенә Әмма табигать бу хатынга шулкадәр мул дәрт, мәхәббәт чире биргән ки, ир-ат күренсә, ул яхшы бия кебек кешни һәм коерыгын чайкый башлый. Чырык та моны сизә, ирлек тәҗрибәсе юк түгел, яшьрәк чакта, ярминкәләрдә йөргәндә, Өркет каласына чаклы барып җиткәне бар. ярминкәдә ниләр генә булмый? Тәтәйләр янына да кергәли иде, шайтан алгыры...
Мөхлисә карчыкны әйтәм. Инде дөньяда бер өмете калмаган. Нәбәрәсе нәрсә, Фаягөл атлы аның нәбәрәсе, бала тек бала, сабый Фатирына мөгаллимә төшергән икән. Каян андый хәтәр кызны табып алып кайтканнардыр. Хак булса, Мөхәммәт эзләп тапкан, диләр.
Ниһаять, Йомабикәнең сере ачылды! Мөхәммәттән көнләшеп, шуның сөякләрен Иртештә чайкап утыра икән. Ә Чырык, яктыга очып кергән ябалак төсле, күзен бер ача, бер йома. Гөнаһына каршы, Йомабикә артын биетә-биетә үтеп киткәндә, аның мыймылдап торган йомырыла- рын тотып карыйсы килә. Бәрәкәт. Колгасар Сорокинга мылтык эзләп килеп, куенына алырлык бичә тапты түгелме Чырык?!
Ул арада самавыр гөлдердәп кайнап чыкты. Йомабикә әллә нинди хикмәтле үләннәр салынган чәйнеккә чырылдатып су агызды, бүлмәгә татлы урман исе таралды. Хуҗа зурлап кунакны чәйгә өндәгәч, Чырык пешенә-пешенә ике-өч тапкыр чәй йотты да, бугаз төерен калкытып башын арткарак чөйде һәм Йомабикәнең майлы күзләренә текәлеп:
Йомабикә бичә, сиңа йомышым төште бит әле,— диде.
Йомабикә юри көлгәндәй итте, күңеленә шик төште
- Син, ил агасы, йомышсыз йөрмәссең, гуй.
Хәтерем алдамаса, Ырсытдин замандашның бик шәп бер берданы булырга тиеш иде. Кедр очына менеп качкан тиеннең сул күзенә туп-туры бәрә торган бердан иде!
Йомабикә дә берданның барлыгын бик белә, ире ерак сәфәргә киткәндә үзе белән алган иде аны, ияртеп алып та кайтты, майлап, чистартып, карап тотты. Бу арык төлке каян белә әле чоландагы агач сандык төбендә бердан барын? Чырык Йомабикәнең җавабын ашыктырмаска теләп шапыр-шопыр чәй чөмерергә кереште.
- Син аны, ничек, сатып алырга кердеңме?
- И Йомабикә чибәркәй! — шулай диде корышкан Чырык, телен жәлләмәде,— ниемә сатып алыйм ди мин аны? Чаңгыларымны барладым, әле көчем җитәрлек, күзем нык. Ауга чыгып кайтыйм дим. бер- даныңны кире китерермен анысы. _
«Күзем нык» дигәндә Чырык Йомабикәнең сәдәфе ялгыш кына ычкынып киткән күлмәк ерыгына карады. Бер төймәли, бер ычкындыра зәңгәр сәдәфне Йомабикә. . Тәки җавабын уйлап тапты:
Габдрахман әкә, синең сүзне җиргә саласым килми. Тик шунысы бар гуй. исән микән әле ул мылтык дигәнең? Бу арада күзгә-башка күренгәне юк Менә, боерган булса, иртәгәге көнгә мин аны караштырып, эзләп куярмын. Әгәр бар икән, нигә биреп тормаска? Авың уң булып куяннарны күбрәк ата алсаң, мылтык хакына берәрсен миңа да бирерсең...
Сүз кай тирәләргә барып җитәр иде, әңгәмә шунда өзелде, авыр ишек шыгырдады, аннан шәлгә төренгән, ак бияләй кигән Сәрвәр килеп керде. Бу һич көтелмәгән кунакның болай килеп керүе өйдәгеләрне соң дәрәҗәдә гаҗәпләндерде Чырыкның авызы ачык калды. Йомабикә зәңгәр сәдәфен тоткан килеш керүчегә карады. Сәрвәр дә уңайсызланды, авызыннан чыккан сүзе аңлашылмады. Ул һич тә Чырыкны монда очра i ырмын дип уйламаган иде. Чын дөресен әйткәндә, кызның иләс-миләс чагы иде. Шамилнең хагы Мөхлисә тәтәйгә килгән, ул әткәсенең адресын сораган. «Хәбәре бармы? Сания апа язамы?» — дип тә кызыксынган. Боларын Сәрвәргә Миңнурый килеп сөйләде. Шамилнең элеккеге хатларында Сәрвәр хакында сүз булмый калмый иде. сәламнәрнең дә иң кайнары аның исеменә килә иде Бу юлы ләм-мим. Икенче хат килде. Бусында да Сәрвәр хакында сүз юк иде.
Сәрвәр пошаманга төште, рухы җимерелде. Ни уйларга белмәде. Кыз күңеле кая борылырга белми икән, ул сары сагышка салыша
Үзен яклап, җирбиг Үлмәсне теге дөньяга җибәреп, сигез елга төрмәгә хөкем ителгән Ташкәй хакында Сәрвәр бик сирәк кенә уйлаштыра иде. Башта чире көчле булды, ул вакыйганы, ул вакыйгага катнашкан кешеләр хакында уйлыйсы, искә төшереп газапларын арттырасы килмәде кызның. .
Инде менә, гаиләсендә япа-ялгыз калып, назлы өмете Шамиленнән дә хатлар өзелгәч, кызның рәнҗетелгән сизгер күңеле төрле якларга чәчелә башлады һәм шул чәчелгән очкыннарның берсе Ташкәйгә барып төште. Сәрвәр өчен үч алды бит ул егет! Аның намуслы исемен саклап Үлмәсне теге дөньяга озатты! Сәрвәр өчен генә чордашлары белән сугышка чыгып китә алмады. Ташкәй фронтта булса, кызны Шамил кебек хат-хәбәрсез интектермәс иде ул. Әзрәк җилпәк. әзрәк тупас булды Ташкәй, матур сүзләр сөйли белмәде, мәгәр ярата иде ич ул Сәрвәрне! һәр егет үзенчә ярага, мәхәббәтен үзенә хас сүзләр белән аңлата. Күз карашы да бердәй булмый егетләрнең. Ташкәйнең теле тупасрак булса да. күз карашы нинди ягымлы иде бит! Кыз намусын яклап зур гөнаһ кыла алган кешене ничекләр онытып җибәрде соң әле Сәрвәр?..
Мәүлиядән: «Абыеңның хәбәре бармы? Ниләр яза?»- дип сорарга базмады, аулак чакны сайлап Ташкәйнең әнкәсе янына кагылырга булды. Кызның иләс-миләс чагы иде. күңеленә бер уй килсә, аның очына чыгарга талпынган ярсулы мәле иде. Йомабикә түтәй янына кыенсынып, соңгы көчен җыеп килеп керде. Ишек катында тыелып тукталса да Сәрвәрнең нияте нык. теләгәне кичектергесез иде. Чырыкның монда булуы, бәлки, файдагадыр әле? Йомабикә вак-төяк сораулар, шикләнүләре белән кызның җанын кыйнаганчы Сәрвәр үз сүзен әйтер дә... һәм ул. Йомабикәнең кунак кызны түргә өндәвен ишетмәгән дә төсле, тынын эчкә алды да:
Йомабикә апа, миңа Ташкәйнең адресы кирәк иде. Хатлар яза торгандыр бит? дип сорады Чырык нигәдер җиңел сулап куйды. Йомабикә сикереп торды, ипи табаклары тезелгән киштәдә эзләнә башлады.
Ай аллам, хаты килмәгәнгә дә байтак булды инде. Бала өчен җаннарыңны бирәсең дә алар өй турында уйламый шул. Кыен ашый инде, балакаем, «Урман кисәбез, тимер юл салабыз», дип язган иде. Менә!
Мин бу хатны алып горыймчы. Йомабикә апа. диде Сәрвәр, аны-моны аңлатып тормыйча гына Иртәгә үк кертеп бирермен Сәрвәрнең Чырык алдында Ташкәйнең хатын укыйсы килми иде Аралары матур түгел ич аларның, матур түгел! Болай да авыл арасында әллә нинди сүзләр таратыр. Шикле кеше, озак вакытлар югалып торган бәндә!
Сәрвәр хуҗаның ризалыгын көтеп тә тормады, таушалган өчпочмакка бөкләнгән кәгазьне ап-ак бияләе эченә тыкты да. ак шәлен тартыбрак бәйләп ишеккә ябышг ы. Саубуллашмады, борылмады.
Кыз чыгып киткәч. Йомабикә Чырыкка күтәрелеп карамады, аның баягы шуклыгын. Чырыкның килен керүен уен итәргә теләп маташуын Сәрвәр алып киткән иде. Чырык исә әз генә аңгыраеп утырды да күтәрелеп карады, исе китте. Йомабикә ап-ак имиен күрсәтеп зәңгәр сәдәфләрнең бөтенесен ычкындырып бетергән иде Шулчак нидер булды, күптән хатын-кыз назын татымаган картның тәне буйлап астан өскә яшьлек дулкыны йөгерен узды, ул өреп утны сүндерде һәм арттан килеп Йомабикәнең култык асларына кулларын тыкты. Йомабикә каушап телсез калды «Үзем, үзем!» дип пышылдады Тиреләр җәйгән агач карават киң һәм иркен иде Барыннан ла бигрәк җып-җылы! Җылы гынамы сиңа кайнар, ут!..
Йомабикә. Абдрахман.инде коры сөяккә генә калган мәхлук, дип уйлап ялгышты, хәле-җегәре бар икән әле явызның. Мыймылдап торган бичәнең түшләренә яткан Чырык Абдрахман оҗмах капкасын ачып керде һәм тук мәче кебек мырлады. Үбешмәделәр, Чырыкның коргаксыган иреннәре тиеп киткәндә дә Йомабикә бичә җирәнеп йөзен борды...
өхлисә карчыкны чиргә сабыштырган. Сәрвәр сылуның җанын IVI кырыкка ярган. Фаягөл сабыйның тынычлыгын алган Шамил солдат, Шамил егет исән-сау иде. Ничәмә-ничә сугышларда катнашып, чигенеп, әз-мәз алга кузгалгалап, исәнлегенә куанып, моңарчы бер яра да алмавына гаҗәпләнеп яшәп ята иде. Төрле хәлләрне күрде Шамил, үзе белән хезмәт иткән бик күп сугышчан дусларын югалтты, аерата якын дусларын җирләгәч яшертен генә җылаган чаклары да булды. Солдат күңеле катыланса да, Шамилнең күңелендә җылы бер почмак үзгәрешсез кала бирде. Бу җылы почмакта егетнең туган-үскән авылы Ялан, кадерле әткәсе, Мөхлисә әби. сеңлесе Фаягөлдәй якыннары саклана иде. Дөресен әйткәндә, күңеленең иң зур урынын Сәрвәр били иде. Хат язарга артык әвәс түгел иде Шамил солдат, башта ул фронт хәлләрен, күргән-белгәннәрен, ишеткәннәрен әткәсенә язылган хатларга терки, шик-шөбһәләрен дә яшерми, «ник гел чигенәбез соң без?» дип язган чаклары да булды.
«Особый отдел»га чакырып алып пешекләделәр егетне! «Паникер!» дип атадылар. «Бәхетең, командирларың ярата үзеңне, кыю-батыр солдат дип атыйлар, югыйсә, әллә кайчан чыгарып ата идек!»—дип куркытып озаттылар. Солдатлар арасыннан да кемнәрнедер чакырып-чакы- рып алуларын, киткәннәрнең эзсез югалуын Шамил ишеткәләп тора иде. Димәк, аның бәхете бар икән әле. атмадылар, шуның өстенә яшереп тә тормадылар: «Сак бул, телеңне тый. кирәкмәгәнне күрмә, ишетмә дә!» — дип тә аңлатып куйдылар.
Артык курыкмады да Шамил, солдат әҗәл сүзенә ияләнә, үлемнән курыкмый башлый. Алай да авызын җыйды Шамил, күп сораулар бирергә яраткан иптәшләренә сагаеп һәм төпченеп карый башлады, кемнең кем булуын танырга өйрәнде, һәм хат язуларын киметте, язганнары да ике-өч җөмләдән артып китми иде.
Көтелмәгән бер хәл егетнең тормышын бүтән бер якка борып җибәрде һәм бу вакыйга аның тормышында үтә җитди урын алды...
Шамил хезмәт иткән полк, каты сугышлардан соң оборона алды. Полк таланган, йончыган һәм өстәмә көчләргә сусаган иде. Бүтәннәр әл-хәл ала. юына, кырына, өс-башны карый. Шамил беркетелгән разведка ротасында исә «кызу» эш бара. Бүген разведкага барырга кузгалганда Шамилләр тукталган авылны дошман бомбага тотты. Кара тәре таккан самолетлар, ике тапкыр ябырылып, авылның астын-өскә китерделәр.
Украин авылларын үткән чакта солдатлар төрледән-төрле хәлләргә шаһит булдылар, әмма бер нәрсә үзгәрешсез иде: сугыш хәлләрен бер генә кичермәгән украин хатын-кызлары хуҗабикәләр саранлыкны белмиләр иде диярлек. Бар булган ризыкларын жәлләмиләр, солдатны кадерлиләр, арсаң җылы урыннарын бирәләр, таләпчәнрәк, әрсезрәк булсаң куеннарына да алалар. Бу юлы Шамилләр гаҗәп саран бер хатынга юлыктылар. Ипи кыерчыгы түгел, кабыклы бәрәңгесен дә күрсәтми солдатларга! Ә хуҗалыгы нык кына! Немец авылны бомбага тотып тар-мар итеп киткәч, хуҗабикә артык дәрәҗәдә юмартланды. Казан тутырып бәрәңге пешерде, аны төеп, мул итеп көнбагыш мае сипте. Солдатлар лыкынганчы ашадылар. Хатынның биш капчык бодае өй базында саклана икән, күрше-каршы йортларның коры саламдай
шытырдап янып бетүен күргән хужабикә капчыкларны нык өсле тышкы базга күчерергә ниятләгән икән. Авыр, буаз капчыкларны хатын-кыз күтәрерлек кенә түгел. Егетләр «ә» дигәнче капчыкларны ташып куйдылар, лачинка белән балчык ташып баз өстен тагын да ныгыттылар. «Бомба түгел самолет үзе егылып төшсә дә баз түбәсен тишә алачак түгел»,- дип җорлангач, хуҗа хатын һәрвакыт тамакка таза солдатларны эремчек пилмәне вареник белән сыйлады. Пилмәннең бер башын тешләп өзеп, эченә тутырып ашар өчен куе каймак та чыгарды Хуҗаби- кәнең юмартлыгы бер көнгә генә җитте, егетләр бер-берсенә күз кысышып: «Немец мәлгунь авыл читенәрәк кенә булса да бер дәүрәк бомбаны ташлап китеп, безнең түтәйнең котын алмый ичмасам!» — дип шаярт-тылар...
Ниһаять, планнарны өр-яңадан тикшереп, картадан карап юлларны билгеләп разведкага чыгып киттеләр. Авылдан ерак та түгел жимеш агачлары арасында умарталык булган икән. Бомбалар ул тирәгә дә төшкән, кай якка карасаң да тирән-тирән чокырлар төтәп ята. Шамилләр үтеп барганда чокырларның берсеннән ике аяк чыгып торганын күрделәр. Адәм аягы! Кинәт аяклар селкенеп куйгандай булды! Димәк, балчыкка күмелгән гәүдәнең жаны бар! Взвод капыл гына туктап казынырга, бәлагә тарыган кешене коткарырга кереште Кеше! Гәүдә! Җитмәсә, хатын-кыз1 Гәүдәне тартып чыгарып, чирәме сау калган аулакка яткырдылар, күзен-битен юып мәшәләнгән арада кызның чыраена сүрән генә кызыллык кайтты, сулышы тигезләнде. Бераздан кыз күзләрен дә ачты. Шамил йөгереп барып палаткалардан носилка алып килде Алар туфрак астыннан чыккан япь-яшь кызыкайны госпитальгә тапшырып калдырдылар.
Разведгруппа үз юлында булды, алар хәвеф-хәтәрсез генә дошман ягына үтеп чыкчылар, кирәкле белешмәләрне дә тупладылар. Чуалып таралган кәкре-бөкре траншеялар арасыннан үтеп чыгып кайтабыз, котылабыз дигәндә дошман котырынып ут ачты, әгәр взводның үз ягыбызда тылда калган яртысы уяулык күрсәтмәсә, белмим. Шамилләр исән- имин кала алыр идеме икән'’
Шамил разведкадан җиңелче яраланып кайтты. Язмыш аны медсанбатта әлеге Зося белән очраштырды. Алар күрше палаткаларда булып чыктылар Җиңел контузия алып, кулбаш гиресе сыдырылган, уң кулы каймыккан яшь. сәламәт кыз озакламый аягына басты йөри дә башлады. Шәфкагь туташлары аны җитәкләп Шамил янына алып керделәр һәм «Менә сине теге дөньядан коткарып алып кайткан егет шушы, рәхим итеп, ал үзен!» дип шаярттылар. Шул чакта Шамил тәмам югалып калды, юньле сүз дә әйтә алмады бугай Беренчедән, кызның чибәрлеге аны коралсызландырды, икенчедән, коткаручы бер ул гына түгел ләбаса!
Зося ни уйлагандыр, дәшмәде, җәһәт атларга тырышып Шамил янына ук килде дә чуп ш гереп уң битеннән үбеп тә алды.
Икенче көнне ул Шамил яткан палатага ике кып-кызыл алма алып керде Ни хикмәт гер. Шамилнең кул сызлавы бүген басыла төшкән иде, ул үткән юнен рәхәт итеп, изелеп йоклады, күңеле көр, кәефе әйбәт чак иде Егет кызыл алмаларга карады Әйтерсең лә аның моңарчы андыен да сихри нигъмәтләрне күргәне юк иде. Алмалар чын түгелдер, алар ниндидер сихри ым ияләредер дип тә уйлап алды егет Шуннан сон гына күзе Зося! а төште. Зосяның битләре дә шул алмалар төсле янып тора иде. алмаларның берсенә энҗедәй ак тешләрен батыргач кына Шамил алмаларның чын булуына ышанды Алмадан чәчрәгән татлы су егетнең битенә кунды, ирененә сирпелде Зося исә һич тартынмады, алма сулы иренне үбеп тә алды «Рәхмәт сиңа, егет!» диде көлә-көлә Зося
Тыйнак татар кызларын гына күреп, сөйләшеп белгән егетнең исе китте, бер үк вакытта ул үтә дә бәхетле иде. ни әйтергә дә белмәде.
Ялгышып кына килеп кергән асыл күбәләкне куркытырмын дип, ни кылырга, ни сөйләргә дә кыймады. Зося Шамил яткан караваттагы җәймәнең читен ачып аның гәүдәсенә терәлеп утырды, бит очларын, түшен сыйпады, «Авыртмыймы?» — дип сорады һәм исемен, кай яклардан сугышка алынуын белеште. Шамилнең Себер якларыннан килгән татар угылы икәнен белгәч, Зосяның кыйгач кашлары дугаланып югарыга сикерде. «Син татармыни? «Без укыган дәреслекләрдә, китапларда татарлар алар мөгезле шайтаннар, алар мәгарәләрдә яшиләр, чи ит ашыйлар»,—дип язылган була иде. Татар түгелсеңдер син, мондый сылу, чибәр егет татар буламыни?»—дип шаяртты. Шамилнең җитдилеген, дөрес сөйләвен күреп, аны иркәләргә, йомшак бармаклары белән чәчен араларга кереште.
Зося үзе ашый башлаган алманы Шамилгә дә каптырды, аның иреннәре тигән урынны кат-кат үпте, күзеннән якты нурлар, теленнән йомшак сүзләр түкте. Әле хатын-кыз назын татымаган, егетлеген бозмаган саф, тәҗрибәсез егет ни кылырга да белмәде, аның ирлеге уянды... Моны сизеп шук кыз күзен кысты, бармагын селкеде: «Ашыкма, ашыкма! Бар да булыр!» — дип вәгъдәләр бирде.
Зося терелеп кулбашлары сызлавы, колак шаулаулары кимегәч, бер көнне палатага әнисе белән килеп керде. Алар «коткаручы батыр егеткә» слива, чия кебек татлы җимешләр, сөг, каймак алып килгәннәр иде. Зосяның әнкәсе дә ачык йөзле, әле чибәрлеге йөзеннән китмәгән мөлаем апа икән. Ул егетне үзләренә кунакка чакырды. Алар шул җимерелгән чүнник янында гына яшиләр икән. «Бабабыз да бар әле безнең, аның да сине күрәсе килә. Әчетергә куйган балы да бар!»—диде Зосяның әнкәсе...
Бу көннәрдә Шамилләр дивизиясе икенче эшелонга күчеп шушы авылда байтак тордылар. Разведкачы егетләрнең байтагысы авыл кызлары белән танышып өлгерделәр, кичке уенга чыктылар.
Ләкин Зося белән Шамилнең дуслыгы тирәнрәк, кадерлерәк иде. Кыз, коткаручыларның берсе, иң тырышканы Шамил дип белгәнгә, җаны-тәне белән аңа тартыла иде. Күрешүләр, очрашулар никадәр татлы булса да, Зося аерылышу сәгатьләре якынаюын белә һәм шуны уйлап төннәр буе борчылып, бәргәләнеп ята иде. Бер кичне ул «татар егете»н бабасына күрсәтергә ниятләп өйләренә алып кайтты. Бабасы җимерек өйне такта кисәкләре белән ямаштырып, аннан каккалап, моннан суккалап җәй көннәрендә яшәрлек хәлгә китергән икән. Кызлы йорт таләп иткәнчә, шушы өй әләмәсен дә икегә бүлгәннәр. Ишектән кергәч тә унда аш өстәле урнашкан, өстәлгә ишле-сыңарлы чәй чынаяклары, балчык чүлмәкләр тезен куелган. Зося бер минуттан үз ягыннан әйләнеп чыкты. Хәзер аның өстендә юка күлмәк, күлмәк кызның нечкә билен, матур гәүдәсенең һәр ноктасын сызыклап кысып тора. Чәчен бердән үреп күкрәгенә салган, яланаяк, җитез атлап ары-бире йөргәндә тулы балтыр-лары Шамилнең күзен кисә, үзенә ияртеп китә. Кыз бөтен күңелен салып кунагына чәй әзерли. Бабай егеттән өзмәс сораштырып утыра, теле сүзгә зарыккан диярсең. Ара-тирә гәпкә Зося да катнашып ала.
— Сезнең Себердә аш-суны бүтәнчәрәк әзерли торганнардыр?
Кыз сораган сорау егетне җилкендерә, ул кыюланып:
— Сылу кызлар әзерләсә, сый кайда да тәмле була торгандыр ул! — дип җавап бирә. Җавап бабайга да, Зосяның әнкәсенә дә ошады ахрысы, бабай иелеп, өстәл астыннан чирекле шешә тартып чыгарды. Дәү шешәнең бөкесен ачты, эчтәге сыеклыкны болгатып алды. Борынга ачы бал исе килеп бөркелде. Хатын-кызлар аны-моны китергәләгән арада Шамил белән бабай берәр тустаганны түнтәреп тә куйдылар.
Сугыш мәйданнарында, кан-яшь арасында йөзгән солдатның күңелле мизгелләре! Әче бал, тыныч өй, табындагы сый-хөрмәт Шамилнең күңелен шулкадәр нечкәртте ки, бабайдан, кызның әнкәсеннән читенсенсә дә ул күзләрен бәхете тулып ашкан Зосядан ала алмады. Нинди рәхәт!
Кызның әле унсигезе дә тулып җитмәгән икән. Бабасы да сокланып карый аңа, әнкәсе йомшак, иркә сүзләрен өзмәс әйткәләп табынны, очрашуны бизи. Кызның уңганлыгы күренеп тора, җитез, шәфкатьле. Әтиләре үлгән икән, Зося өч яшьтән бирле бабасы кул астында үскән. Ата да ул аңа, кадерле бабай да.
Ашап-эчеп алгач хуҗалар Шамилне кунарга калырга кыстадылар. Башта бик уңайсызланса да. як-ягына каранып башын кашыса да. яхшы кешеләрнең күңел җылылыгы үзенекен итте. Сугыш газапларыннан арынып тору, моңарчы татымаган рәхәтлек аны җиңде. Ул взводына Зосяны ияртеп барып килде, ике атна аларда фагирда торырга рөхсәт алды...
Взводташлары: «Новоиспеченный жених! Фәлән-төгән»,— дип. аннан көлеп, чеметкәләсәләр дә Шамилнең күңеле төшмәде, сүрелмәде.
Алар әйләнеп кайтканда йорт буш калган, бабай да. кызның әнкәсе дә каядыр чыгып киткәннәр иде. Кыз Шамилне җитәкләп үз бүлмәсенә алып керде. Бераз тын тартырга да базмыйча бер-берсенең учларын кысып, иркәләшеп утырып тордылар. Аннары Зося егетне кочып алды, иреннәре иреннәрне тапты. «Әнкәң кайтып керсә?» — дип сорады куркынып Шамил. Чая Зося бүлмәсен яңгыратып көлеп җибәрде «Алар безне икәүдән- икәү генә калдырырга теләп чыгып киттеләр ич! Бу бит безнең кавышу төне!» диде.
Куштан, әз генә чытлык, шук. наян Зосяны очратканчы ул гел Сәрвәр хатирәсе белән яшәде. Ятса-торса күз алдында гел Сәрвәр гәүдәләнде Кайсыдыр спектакльдән отып калган җырын адым саен кабатлый иде «Сәрвәрем. Сәрвәрем, мин сине сөям, һәр сәхәр вакьнында төшемдә күрәм!»
Эх, Зося, Зося! Нишләттең син татар баласын? Танымаслык үзгәрде егет! Хәзер ул Сәрвәре исенә төшсә күзләрен каршысында балкып утырган кыздан алып читкә төбәлә. Монда Зося. чит гәрәк Сәрвәре. Утыра торгач ике кыз бер шәүләгә әйләнә, бер кеше булып кына кала Әйтерсең лә, алар берсен берсеннән аерып ала алмаслык игезәкләр! Ләкин мондый хәлдә озакка калып буламыни? Зося егетне чынбарлыкка тартып кайтара, елмаеп егетнең икеләнгән җанын эретә. Шулкадәр охшаштык, мөлаемлык булыр икән! Уяулы-йокылы төшеннән арыныр очен Шамил чигәләрен уа... Ничә айлар сугышның кыргый кануннарына буйсынып, атып, үтереп, төннәрне көннәрдән аера алмаслык дәрәҗәгә җитеп миңгерәүләнгән егет, ниһаять, бәхетле оҗмах ишеген ачты Рәхәт тә аңа. газаплы да. Уйлары кызларның берсеннән икенчесенә күчеп интектергәндә, аның эчендә нинди утлар дөрләгәнен сизгәндәй. Зося егетнең тезенә менеп утыра, муенына сарыла. Бабасы өйдә, әнкәсе керә-чьпа йөри, һич читен- сенми. шайтан кыз Шамил югалып кала, кыенсына, йөзе чөгендердәй кызара.
Кызның һич чигснсенмичә яшь егет белән аралашуына әнисе дә сүз әйтми, киресенчә, аларның дуслыгына куана гына бугай' Егет муенына сарылу да бу якларда гаепкә саналмый, күрәсең
Ах. ул көннәр, ул көннәр! Төштәгедәй үттеләр дә киттеләр! Сугышның бар явызлыкларын оныттырып бәхет дәрьясында йөздергән кызга ничек рәхмәт укымыйсың да. аны ничекләр яратмыйсың’ Бәхетле иде Шамил, шул ук вакытта нидер аның йөрәген сызлата, талый иде.
Шамил бүген взводы белән бергә кунды Солдатлар походка әзерләнәләр, полк алгы сызыкка, дошманга якынгарак күчә һәр кеше юлга әзерләнә, оекбашлар, аякчулар юып киптерелә, гимнастерка якаларына ак тасмалар тегелә һәркем эч пошуын сиздермәс өчен шукланган була, кылана, алда торган сугышлардан куркуын эченә яшерергә тырыша
Таң яралгач кына ул Зосяларга китте Барса, бабай тәмле йокыда, ә Зосяның ишеге тартып ябылган. Зося янына үтим дисәң, бабайны уятырга кирәк Ул баскыч тактасында бөкшәеп утырганда Зосяның кайнар 3 «КУ» i* п
33
пышылдавын ишетте: «Поручик, кер бирегә!» Баксаң, ул йокысыз төя үткәреп егетен көтә икән. Иокы керәмени андый чакта?!
— Зосенька.— диде теле урыслаша башлаган татар егете Шамиле мин ки тәм. Саубуллашырга кердем.
Егет кызның маңгаена сак кына кагылды.
— Шамильчик!—диде егетнең исемен ике телгә дә җайлап куштан кыз.— Ашыкма, чак кына сабыр ит, зинһар.
Кыз карават янында иелеп торган егетнең муенын кочып үзенә тартып алды. Гәүдәсе белән май булып сыланды. Ничә көннәр, ничә төннәр кыз назына сусаган таза, сәламәт егет, башын җуеп кыз кочагына — упкынга ташланды. Аның колагы төбендә кыз сандугач булып сайрады, былбыл булып талпынды.
— Шамилем! Мой Шамиль! Мин сине яратам. Зинһар, мине башсыз бер азгын кыз дип уйлама. Минем әле үз гомеремдә бер генә егет белән дә үбешкәнем юк иде. Син минем беренче мәхәббәтем. Синең белән мине Езус Мария кавыштырды. Югыйсә мин беткән идем, балчык астында калып үләсе идем. Мин синең өчен өр-яңадан тудым, синең хакка гына терелдем. Мин сине әллә кайчаннан белә идем ич, син төшләремә керә торган идең. Мин сине гомерем буе көттем. Шамилем. Менә син килдең, кабул итеп ал, мин —синеке.
Шамил сиздерер-сиздермәс кенә читкә тартылды.
— Зосенька. туган илемдә минем сөйгәнем бар. вәгъдәләшкән кызым бар!
— Булсын, булсын! Хәзер син минеке. Мин синеке, Шамил. Алла билгеләгән язмышыма мең ризамын Мин сине сугыш беткәнче, алай гына түгел, гомерем буе көтәрмен. Коч мине, ал, үзеңнеке ит! Монда булмаса, теге дөньяда, һичшиксез, кавышырбыз. Балам булса, синең төсең итеп, иркәләп, назлап үстерермен.
Сафлыгын бүләк итте Зося, сөеклесен мәңге бергә яшәргә үз төбәгенә чакырды. «Тормышны бергә корырбыз, умарталар үрчетербез, кып-кы- зыл алмалар үстерербез»,— дип өзмәс тәкърарлады.
Алда ниләр көткәнен төптән уйлап бетермәсә дә Шамил бу мизгелләрдә аныңча уйлап, аныңча яши башлаган иде инде Полк авылдав кузгалган чакта ап-ак күлмәк кигән, кызыл комач яулык бәйләгән Зося юл читенә чыгып баскан иде. Сафка баскан Шамиле яныннан үткәндә, тигез басарга тырышып, кыз да аңар иярде, бара-бара муеныннан көмеш чылбыр алып, аны Шамилнең муенына бәйләде «Аллага тапшырдык!» дип. егетнең битеннән үбеп алды. Элегрәк кыз янына барып сеңгән егеттән көлеп-шаяртып йөргән иптәшләре дә. яшьләр арасының уеннан узып, тирән бер эзгә керүенә ышандылар
Кызның озын керфекләр каймалаган коңгыр күзләре егетне бик озакка кадәр озата барды, борылып карый-карый егетнең муены авыртып бетте. Кызыл комачы кызыл түшле кош булып талпынды Егетнең йөрәге урталай ярылып бәргәләнде. Үзе йөзләгән иптәшләре белән сафта бара, үзе ялгыз калып Ялан якларына, Иртеш буйларына, кедр урманнары— косоклыкка кайтып килә. Газиз илкәе шунда ич аның! Мең газап белән үзен аякка бастырган әтисе, сөйкемле Сания апасы, нәзек куллары белән аның муенына сарылып озатып калган чыркылдык Фаягөл, күзләрен тутырып өмет белән аңа баккан, язмыш ничә кат рәнҗеткән Сәрвәр.. Бу кадерле истәлекләрне берара кансыз офицер Кандалыев каплап китә . Уйлар күчә, уйлар аны өстери, ниһаять, бу тамаша күренешләр эреп югала, күз күременә сыйган офыкта яктырып, нурланып сөйкемле Зося гына кала..
Волхов фронтында ул монафыйк Айсетдинне күреп калды.
һич уйламаганда очраштылар. Айсетдин полковник киеменнән иде, Шамилне очратуына сөенмәде, күзен як-якка йөгертеп, ике-өч сүз белән хәл-әхвәл белеште дә, маңгаен бәрә язып машинага кереп утырды һәм
китеп тә барды. Әгәр Шамил Айсетдиннен немецларга хезмәт итеп. Сания апасының үлемен якынайткан хыянәтче икәнен белсә .. Очрашкан көнне немец разведкасының заданиесе белән безнең якка чыгып, совет гаскәрләре хакында белешмәләр җыеп йөрүен аңласа
Юк шул. белми иде егет, белә дә алмый иде.
Зося белән оҗмахта яшәп ятканда ул Сәрвәрне генә түгел, өй эчен- дәгеләрне дә онытып торды, авылына хат язмады. Дөнья бүгенгә сылу Зося белән чикләнгән иде.
14
ыйнвар азакларында, зәмһәрир салкын кичләрнең берсендә, урам- if тыкрыклар чекерәеп юрган йолдызларның сыек-сүрән яктысы
астында йокымсыраган Ялан авылын сискәндереп, урман ягыннан өч чаңгылы килеп керде. Берза.ман алар бүленделәр, икесе Чырык Абд- рахманнын авыш капкасын ачып кереп күздән югалды, берсе, арадагы иң озыны таяклары белән этенә-этенә чаңгысын чыжлатып Ырсыгдиннар турына барып җитеп туктады. Урамның ике ягында утырган агачлардан сыкы коеп җил исте. Озын кеше чыраен томалаган башлыкны ачты, колагын якасыннан чыгарып, тыңланып торды, алдына-аргына караштырып ипләп кенә капка келәсен күтәрде. Сәер юлаучыны сизепме кайдадыр эт һаулады, ләкин еракта иде эт тавышы, килүче бер мәлгә икеләнеп торды да, чаңгыларын кочаклап ишегалдына үтте. Ишегалды сукмаклары аңа шактый таныш иде ахрысы, кеше җәһәт атлап түр өйгә якынлашты, тәрәзәгә чиртте Тын төндә мылтык аткан тавыш булып нәни чиртү тавышы бөтен өйне кузгатты.
Ишек ачылды, чаңгылыны көтәләр иде ахрысы, өйдә тавыш-гауга ишетелмәде.
Мәүлия бүген бик соң кайтып яткан иде. «Мөхлисә әби нык ук сырхап тора», дигәч, ул Миңнурыйга ияреп китте дә алар мунча ягып, җитештереп, икесе ике яктан әбине кочып мунчага алып бардылар. Каен миннек белән аяк-кулларын кат-кат чабып, әбинең җаеннан гына торып кат-кат юындырдылар. Мөхлисә карчык «И бәбкәләрем, нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр Тик юкка тырышасыз, миңа озын гомер кирәкми инде Яшәсе яшәлгән. биргәненә шөкер Мин кар-бозлар китеп, җир ачылганын, җир җылынганын көтеп ятам... Дөньяда чакта да суыкны күп ашадым, инде анда да туң арасына кереп ятасым килми», дип яшь аралаш, әле инәлеп, әле шаярткан булып күңелен бушатты. Әбине алып кайтып, кайнар чәй тчергеп. чиста җәймә түшәлгән урында йокларга яткыргач. Мәүлия белән Миңнурый үзләре мунчага киттеләр Әби барында рәхәтләнеп сөйләшә алмаганнар иде. аулак калгач бер-берсенең зифа, бозылмаган нык гәүдәләренә карап сокландылар Бер-берсенә мактау сүзләре яудырдылар. Миңнурыйның шалкан кебек ап-ак гәүдәсе сукыр лампа як г ысында да аермачык күренгәч, Мәүлия соклануын яшереп гә тормады «Күз тимәсен сиңа, багалмам, диде ул. Кем бәхетенә сине болай үстергәннәр икән?!» Миңнурый мунчаны тутырып кычкырып ко- леп җибәрде дә моңсуланды. «Әй, җаным, безгә багышланган асыл егетләр сугыш кырыннан әйләнеп кайта аламы, юкмы... Тол кызлар булып утырып калмабызмы Синең ичмасам Йосыфың бар!» диде
Озын чәчләрен юып. аруланып, кояш исе килеп торган эчке киемнәрен кигәч гә ашыкмадылар, мунча сәкесенә утырып әллә ниләр сөйләшеп бетерделәр.
Мәүлия кайтып капкадан керүгә әнисе ягына күз ташлады, аның тәрәзәләре карашы иде Суык өйнең җылысын алган. Мәүлия юрган аегына чумды да. агач куышындагы тиен баласы сыман йомарланып ятты. Мунча тән арганнарын алган, изрәткән иде, алай да гиз генә
йокыга китә алмады кыз. Миңнурыйның «Синең Йосыфын бар!» дигән сүзләре колагында яңгырап торды. Әйе, бар. Мәүлия аны ярата. Аны гына! Хәзер дә кыз йокысын куып егетнең якты шәүләсе якында гына тирбәлә. Менә ул Мәүлияне үзенә таба тарта, иелеп колагына иң кадерле, иң газиз сүзләрен әйтә... Мондый суык, дәһшәтле төннәрдә кайларда куып йөртәләр икән аның солдатын?
Урыны җылынса да, җаны җылынмады тупырдап горган сәламәт кызның. Шулай бәргәләнеп ятканда әнисе ягыннан пышылдап кына сөйләшкән өзек-өзек тавышлар ишетелде. Ике йорт арасында элегрм ишек бар иде. ниндидер сәбәп белән хәзер аны такта белән кадаклаганнар. Йомабикә дә, Мәүлия дә ишекнең барлыгын да онытканнар, такталарны каерып ыргытмаганнар иде.
Нинди тавыш булыр икән? Кем булыр? Кунак-мазар килеп төшкән дисәң. Мәүлия сикереп урыныннан купты: әллә Ташкәй кайтып төшкәнме? Качып кайтканмы? Урманнарда төрмәдән качып чыккан, армиядән качып йөрүче адәмнәр күп дип сөйлиләр ич! Кыз кубарылып, ябынган юрганын идәннән сөйрәп ике арадагы ябык ишеккә килде, барлык ишетү сәләтен туплап колагын торгызды. Урысча сөйләшәләр икән. Ташкәй түгел бу, ят кеше.
Тотсалармы. . күз дә йоммыйлар: бөтенебезне тезеп аталар
Карлыккан тамаклы ир тавышы.
Бусы әнисе...
Тоттырма, дию ансат ла ул!.. Синнән ярдәм кирәк
Ни эшли алам ди мин?
Кума суыкка, ике-өч көн яшереп тот
Ә кыз?.. Аның барлыгын онытма. Аннан бүтәннәр дә... Авыл ич бу! һәркемнең капкасына тукталган эзләрне күреп, белеп торалар.
Әгәр куасың икән куасың икән! — дип кабатлады карлыккан тавыш.—Әгәр телең кычытып безнең хакта берәр сүз ычкындырасын икән... үзең дә беттең! Кызың да бетте.
Кызыма кагылмагыз.. Әйт анда, үзеңнекеләргә дим. кагылмасыннар! Ул минем карап торган бердәнбер юанычым. Бердәнбер' Соңгысы1 Ә мине... Теләсәң нишләт! Үтмәс пычак белән тиремне тунап бетерсәң дә дәшмим...
Мәүлиянең йөрәге котырып типте, тыны кысылды, иңе белән ара ишекне каерып ташлап әнисе янына керәсе килде. Керергә дә әүвәл башлап теге явызның бугазына пычак салырга... Әткәсеннән калган сугым пычагы кайда ята соң әле? . Мылтыгы чормада шикелле! Патроннары да бар! Хәтерли Мәүлия, хәзер шыпырт кына алып төшәргә дә күкрәгенә терәп...
Ай-яй. атарсың, үтерерсең, мәетен кая куярсың? Ни дип аңлатырсың9 Әнисе хакында ни әйтмәсләр? Нинди сүзләр йөрмәс9 . Болай да яман телләр, кыз яшьрәк чакта. Йомабикә турында тозлы-борычлы сүзләрне ычкындыралар иде. Аллам сакласын! Әнисе хакында гайбәтләрне һич чыгарырга ярамый Мәүлия мөгаллимә! Укытучы әнкәсе гайбәтләрдән ерак торырга тиеш ләбаса!.. Димәк, әнисе янындагы явызны килмәслек кенә итәргә кирәк! . Каян килеп кергән' Ә-ә, беркөн Сәрвәр «Чырык күзен тозландырып сездә утыра»,—дигән иде, мөгаен, шул сасы көзән ияртеп килгәндер әле монысын...
Тавышлар сүнде. Мәүлия туңып бозга әйләнгән аякларын җылыта алмыйча озак кына иза чикте. Өй эчендәге һәм күңеле i иренлегендәге бозлар белән сугыша-сугыша таңны аттырды. Таң алдыннан капка шыгырдаган тавыш ишетелде...
Төне буе керфек какмаган кыз түшәктән тәмам миңгерәү ләнеп торды, бакса, шул чатнама суыкта күлмәкчән генә мәктәбенә китеп бара икән. Борылып кереп бишмәтен киде, шешенгән күз кабакларын көзгедә күреп туктап калды. Әнкәсе янына керергәме, юкмы9 . Хәзер шул кискен сорау
боргычлый иле кызны Кермәскә булды, мәктәпкә барып әзрәк тынычлансын, уйласын, ни әйтсәң дә Мәүлиянең кадерле әнкәсе ич ул!Мәктәп ыгы-зыгылары да төнге вакыйганы оныттыра алмады, утырып та тормады Мәүлия, ары чапты, бире йөгерде.
Мәктәп әлләни ерак булмаса да. Мәүлия өенә бик озак кайтты, ботактан ботакка тын гына сикерешкән ач чыпчыкларны тамаша итеп торды, кесә гәбеннән бер-ике бөртек валчык ипи табып алып аны җиргә сипте. Ниһаять. кайтып җитеп әнисе ягының ишеген ачты. Әнисе кер уып маташа иде.
— Әнкәй, бәгырем, төнлә бездә кем булды? дип сорады кыз калтыранган ят тавыш белән. Йомабикә агарынып китеп, каушады, лып итеп, сыгып куйган керләре өстенә утырды
Кызым, кызым! Син сорама, мин әйтмим, диде ул көч-хәл белән.
Кызы авызыннан сүз түгел, ә бөтен тәнне ялман ала торган ут өермәсе ургылып чыккандай булып тоелды Йомабикәгә Аның бөтен тәнен очлы авызлы кырмыскалар сырып алды. Ире Ырсытдиннең теге чакта кырмыска түмгәгенә утыртудан да хәтәррәк булды бу юлы Оят та. куркыныч та иде аңа. Әллә йөгереп чыгып кос авызына ташланыргамы? Ул хәлсезләнгән куллары белән кызын күкрәгенә кысты Аналы-кызлы озак елашты алар, тәмам эчләре бушаганчы үкседеләр. Йомабикә кызының күпереп торган йомшак сары чәчләреннән сыйпады. Ниһаять, актык көчен җыеп кызының сорау тулган күзләренә карады
Кызым, йөрәк маем, кичер.. Туры гына яши алмадым мин. Бер бәла-казадан когылдым дисәм, икенчесенә барып гөштем Белгәнеңне беркемгә дә әйтә күрмә! Бутадылар минем башымны, кайгыга батырдылар. Аннан ансат кына котылмак юк' Үзем өчен түгел, миңа ни. Кар яуса ни дә, боз яуса ни! һичбер яклаучыбыз юк бит! Ташкәем өйдә булса, әллә шул явызларны куып гаратмас идеме?! Йөрәгем сизә, моның азагы яхшылык белән бетмәстер. Әткәң мәрхүмнән мең кат усалрак yji бәндә' Мин аннан котылу юлын һич тапмыйм. Мине куркыта «алай-болай кылансаң, кызың бетте!» дип кенә тора «Үтерәбез», дип янын
Моңарчы Мәүлиянең башы бүрек эчендә булган икән Нинди куркыныч бәла сагалый икән аны! Кызы язмышы өчен куркып әнкәсе кара кайгыга кереп баткан. Дошманнардан берәвссс әнисенең тәнен, җанын пычрата. «Чебен агуы эчертеп әллә җанын алыйммы?» дип тә карадым, йөрәгем җитмәде! дип кабатлады әнкәсе. «Үтерерсең, ә урманда аның иптәшләре! Хәзер эзеңә басып килерләр...»
Бу фани дөнья белән иң соңгы багланышы булган Мәүлия өчен Йомабикә тау-таш җимерергә, дөньясының астын-оскә әйләндерергә әзер иде
Үтерәм мин аны, яшәтмим җир йөзендә, диде ана, сүзенә ачык йомгак ясап Мәүлиянең күзе алдыннан бсрсеннән-берсе куркынычрак күренешләр тезелеп узды.
Юк. юк. әнкәем, алай ярамас. Алай булмый Мин бер-бер чарасын үзем эзләп карармын!
Берүк кызым, саклан. Төнгә калма, йөрәк маем! Кешегә авызын ачасы булма, кабып кына йогарлар, дип кат-кат ялварды әнкәсе.
Мәктәпкә җыелган балалар төрле хәбәрләр алып килгәннәр иде Колхоз фермасына бүреләр кергән, күселәр бер сыерның җиленен кимергән. чатан Хәйбулланың ике сарыгын алып чыгын киткәннәр «Берсе буаз иде гуй. бәрәннәр чагы җиткән иде лә! Ел саен ике бәрән китерә торган ак сарыт ым иде», дип. идәнне тырнап, яга-яга җылый ди. Хәйбулланың күзенә ак төшкән бичәсе: «Ишеттем, шикле тавышлар ишет тем Нишлисе соң. ирем аксак-туксак, үзем сукыр-букыр. Ходаның каһәре суксын!» ди икән
Мунча шифасы атнадан да артмады. Мөхлисә әби тәмам өзлекте. Кичтән аркасын мендәргә терәп утырган хәлдә бер-ике сәгать черем итеп
ала да төннәр буе йокламый. Кышкы суыктан бүрәнә шартлап ярылса да коты оча, песи мич башыннан сикереп төшеп Фаягөлнең куенына йөгереп кереп китсә дә йөрәге дерт итмичә калмый, һәрбер кылт-шылтка йөрәге кубып, ят бер хәбәр, күңелсезлек көтеп ята. Ярты сынын сөйрәп тимер мич ягасына барып җитә, җылыны өзмәс өчен бер-ике чыбык ташлап куя Әле ярый, шөкер, кияве Мөхәммәт утынны, вак-төяк булса да хәстәрләп киткән иде. Утын кимегәнне күреп хәвефләнә башлаган карчыкны юатыр өчен үткән якшәмбедә, ял көнне, Миннурый белән Мәүлия үрәчәле чәнәшкәгә җигелеп урманга барып, түбәләм итеп өеп каен ботаклары алып кайттылар. Мәүлиянең куян эзләрен кисеп-кисеп үткән чаңгы эзләренә ниндидер хәсрәт белән карап торганын күргәч, Миңнурый түзмәде. сорап алды:
- Ни булды сиңа, дустым, соңгы араларда нигәдер бик моңаеп йөрисең?—диде.
— Белмисез шул хәлләремне! — диде Мәүлия, кайгысын эченә йотып. Мул гына утын кайтканын күргәч Мөхлисә әби куангандай булды, елмайды. Тонык яктыда җәйрәп йоклап яткан Фаягөлнең юрганын кымтыды, хәзер нәбәрәсе аның күңел баглаган бердәнбер куанычы! Карчым тонык күзләре ачык чакта Фаягөл өйдә булса, гел аңа карап кына утыра. Керфекләре, чәче, бите—сылап куйган әнисенеке! Киң маңгай, йомыры борын, кысыграк күзләр — әтисенеке Мәүлия белән Фаягөл арасында да охшашлыклар бар, аларын күрмәскә тырыша Мөхлисә әби.
Мөхлисә карчык үзенең соңгы көннәре җиткәнен чамалый, ул яз җитүен, җирнең җылынуын гына көтә. Фаягөлнең чит кеше кулында калуыннан курка, шуны уйлап Ходасына ялвара: «Ходаем, йөрәк маемны ятимә итмә, әткә-әнкәсе белән кавыштыр!» Киявен телгә алганда. «Сугышып йөрер чагы узган, Ходаның рәхмәте төшеп, кайтарып та җибәрерләр әле»,—дип өметләнә.
Беркөн йокысыннан җиңеләеп, тән авыртуларын онытып уянды Мөх-лисә карчык. Миңнурый белән Фаягөл торганчы бәрәңге пешереп өлгертте, урындыгында янтаеп кына иртәнге намазын укыды. Намазын тәмамлап, бүгенге тән җиңеллегеннән куанып, Миңнурый белән Фаягөлне уятырга дигәндә, иртәнчәк, таң алдыннан күргән төше исенә төшеп уйга калды. Әллә тау арасында йөри, ниндидер тарлавыкларда, әллә кызлар убасының өстенә үк менгән, кайдадыр, шул тирәдә генә кызы Сания дә бар икән, имеш Бер югала Сания, бер күренә, күренгән саен кулын изи һәм: «Әнкәй, кил монда, кил. Монда рәхәт!» дип кычкыра икән.. Гадәттә, күргән төшләрен юраштыра торган иде Мөхлисә, бу төшен юрамады. . Миңнурый белән Фаягөл уяндылар, бер-берсен шаярып үчекләп юындылар, ипләп кенә бәрәңгене сыптырып куйдылар. Чыгарга җыенып киенделәр. Шулчак Мөхлисә әби утырган урыныннан калкынып аягын сөйрәп ишек катына килде һәм Фаягөл кызының, кадерле нәбәрә- сенең, яулык бөркәнгән маңгаен ачып кат-кат үпте.
Алар китте, өй ашыгып яктырды, «Яз килә, яз җитә, җирләр җылыныр!» — дип уйлады Мөхлисә карчык һәм түшәмгә карап уйсыз гына ятып торды. Төш алдыннан чәй җылытып алыйм дип көл таучыгын аударса, ни күрсен, учакта утлы күмер калмаган Юк. утнын очкыны да калмаган, алай гынамы, көле дә суына башлаган кече учакның...
Чәй эчәсе килүе дә онытылды, иртәнге җиңеллек «ә» дигәндә юкка чыкты, иңнәрен нидер басты, күз аллары караңгыланды Бер минутка гына, төшенә кергән Саниясенең шәүләсе күренгәндәй булды, ул баягы кебек итеп, кул изәп әнкәсен чакыра икән. «Саниям чыннан да дөнья куйган икән, үз янына мине дәшә!» -дип уйлады карчык Ул тирәнгә, упкынга убылып төшеп китте...
Әнә шул көннән Фаягөл караучысыз ятим калды. Әгәр янында Мин-нурый апасы да булмаса?..
i Мәүлия моңарчы Фаягөлнең язмышыннан читтәрәк булды Ул бу -акта баш ватып, уйлап та карамады, әткәләре бер. әнкәләре генә башка |кәнен. Мөхлисә әби вафатыннан соң гына ныгытып уйлый башлады Авылда ял имә кызның иң якын кешесе булып ул кала түгелме?
1 Ялан авылының сөекле бер кешесе Мөхлисә әбине җир куенына L шдерер өчен ике көн кабер казыдылар, ләхет алдылар Мөселман йола- шрын җиренә җиткерергә тырышып калдык-постык ир-ат. үсмер яшьләр җыелды, өтек гәүдәсенә тантаналы кыяфәт бирергә тырышып, ике сүзе, !ең берендә тамак кырып. Чырык Абдрахман дога укыды
Мәет чыккан моңсу өйдә Миңнурый белән Мәүлия, җылый-җылый күзләре кызарган Фаягөлне уртага алып, ни сөйләшергә, ни кылырга аптырабрак утырганда өйгә Гыйззәтбану түти килеп керде һәм кызны үзе белән алып китәргә нияте барлыгын әйтте
Тәкъдирдә шулай язгандыр, Уразай мөгаллимнән күргән изгелекләрне җепкә тезеп санап кына чыгарлык та түгел. Син. Миңнурый балам, уңган, җитез бала күренәсең, мәгәр эшең муеннан. Таңнан торып чабасың ,бар, мәктәп мичләренә чиратлап ягасыз Әйтер сүзем шул. ниятем нык. Фаягөлне үзебезгә алып китәм. Өйдә, янымда торсын. Күземә юаныч, күңелемә куаныч булыр.
Кызлар аяк терәп аңа каршы килделәр. Фаягөлнең үзен-үзе карарлык дәрәҗәдә зур булуын, кул арасына керерлек өлгер булуын әйттеләр, һичкем уйламаганда, көтмәгәндә Мәүлия болай дип әйтеп салды
Миңнурый ахирә1ем! Без әни белән икебез ике өйдә узын ягып, керосин әрәм итеп ятабыз. Синең миңа, минем сиңа килми калганыбыз юк Дәресләрне бергә әзерлибез. Тотам да мин сезгә күчеп киләм! Минем әни ялгыз торып күнеккән, ахыр чиктә аны да ташламабыз, диде.
Гыйззәтбану түти дә. Миңнурый да аптырап калдылар, мәсьәләнең кай якка борылганын төшенгән зирәк бала Фаягөл Мәүлия апасын кочаклап алды, сөенеп кычкырып җибәрде.
Мәүлия әнисе тирәсенә елышкан шикле бәндәләрне күргәннән бирле йорттан чыгып китү турында баш вата иде Әллә Тубыл-Төмән якларына күчеп китм микән, сугыш заманы, кайда да эш бетмәгән дип уйлап куйган чаклары да бар иде. Хәзер мәсьәлә гади генә, җайлы гына хәл ителде, кичкә әйбер-караларын ул кул тәртәсенә төяп Мөхәммәт Ураза- евлар йортына күчеп тә килде. Миңнурый белән ул кичне сөйләшмәгән сүзләре калмады, озакка сузмаска. Миңнурыйның сыерын монда алып кайтырга дип тә килештеләр..
15
__ на елга атна кала дигәндә, кызлар үзара сүз беркетеп куйганнар >1 иде инде. Мәүлия белән Сәрвәр торага барып белешәләр дә ТашкәЙне эзләп табалар, аннары Тубылга кадәр бергә барган Миңнурый Ростошка кадәр үзе генә бара да. сыерын ияртеп кайта Кем алданрак кайтып элгәшсә дә. кызлар торада бер-берен кәгеп алырга I иешләр. Ни булса да беркем дә Ялан юлына ялгыз чыкмый Бигрәк тә сыерлы Миңнурыйның бер башын юлга чыгарып җибәрергә ярамый иде. Йозакларны вагып. нык-нык абзарлардан мал-туарны урлап чыгып алган угрылар, сыер җитәкләгән сылу кызны юлда, аулакта очратсалар ни кылмаслар Мәүлия «Безнең әткәйдән калган мылтык та булырга тиеш». дип әтәчләнеп Йомабикәнең өй түбәсенә, чормага менеп актарынса да мылтыкны да элек күзгә күрешәләгән дары, патроннарны да тапмады Әнкәсеннән сорашмады, соңгы көннәрдә сирәк-сирәк кенә күрешкәлә! ән очракларда да Мәүлия әнкәсенә сораулар бирми, аны юк-бар белән аптыратмый иде
Миңнурый Уразаевның чолан почмагына яшереп куйган мылтыгщ алай да алырга булды. «Коралланган өч батыр кызга бер мылтык артьа булмас!» — диде.
Фаягөлне мәрхәмәтле Гыйззәтбану түтигә тапшырып, тәгәрәп® бәрәңге белән хәстәрләнгән капчыкларын күкрәкләренә кысып, таяклар белән дә коралланып, дөм караңгыда, йолдызлар яктысына гына ыша нып юлга чыктылар Гәүдәләре шулай җиңел булгандыр инде, кар щ шыгырдамады, суык тан куркып авыз ачып сөйләшмәделәр дә, этләр да һаулап аларны озатмады, урамны тиз-тиз уздылар. Кырда җил әрсезря исә икән, алай да күк чалг аяз, ак ялларын болгап җәяүле буран гына алар артыннан чаба «Җил арттан!» дип сөенештеләр кызлар. Тар юлдав өчәү рәттән сыймыйча әле берсе, әле икенчесе алга чыгып шактый ара бардылар. Ялкау таң. ниһаять, атты, уңда-сулда басу сакчылары — сыкылы ялгыз агачлар калды. Кар ныграк салган үзәннәрне кичеп, чокырларга төшеп батып бара-бара, кызларны бер атлы куып җитте. Кызлар юлның ике ягына тартылып, тездән карга батып, юлаучыны үткәреп җибәрәбез дигәндә, ат алар арасына килеп кергәч тукталды. Чуклы шлеялар, әле күненең каралыгы китмәгән дуга-ыңгырчаклар, тасма дилбегәсенә карап та. чанага чумып утырган, югары калкынган толып якасы эченнән борыны гына күренеп торган кешенең андый-мондый гына түгел, кәттә бер начальник икәнен аңлап була иде. Менә юлаучы толып якаларын ике якка кайтарып ташлады, эчтән шактый яшь. тукмак борынлы, нык иякле бер ир килеп чыкты.
Чабасыз, чабасыз, артыгыздан җитеп булмый,— диде ир. кашава-еннан төшә-төшә.
Барып җитәсе җирләребез ерак, - диде Миңнурый. кызларның иң чаясы.
- Кая кадәр инде алай, белергә яраса? —дип кызыксынды ир.
- Еракка. —диде Миңнурый һәм нидәндер шигәеп Мәүлия белән Сәрвәр ягына чыкты. Ул юлның уң ягында берүзе калган иде.
Кай яктан киләсез? дип сорады ир. кызларның шиген көчәйтеп.
Ялан авылыннан без.— диде, һичбер вакыт алдашырга яратмаган Мәүлия, — Тубылга барып ятабыз.
Ир чөмгереп атын кузгатты да үзе кызлар янына басып чана артыннан җәяүләп атлады. Сөйләшмәделәр, ирнең кызларны танырга теләгәндәй. үткер карашын берсеннән икенчесенә күчерә-күчерә баруы гына аның юлчы кызлар белән кызыксынуын раслый иде. Менә ул дилбегәсен тартып атына эндәште, туктатты һәм барыр юлга артын куеп кузлага менеп утырды, бушап калган чанасына кызларга утырырга кушты.
- Утырыгыз, утыр Байтак юл үткәнсез, барыр җирегез дә якын түгел. Өчәү сыясызмы?.. Сыясыз, сыясыз! Хәзер илдә юан адәмнәр калмады
Мәүлия белән Сәрвәр читенсенеп торалар иде, чанага беренче булып Миңнурый менеп утырды, бүтәннәр дә аңа иярде. Бер-берсенә терәлеп утыруга ук рәхәт булып китте Юлаучы дилбегәне Миңнурыйга тоттырды.
Юлны сез карап барасыз, алай-болай салулап чәчелеп төшеп калмыйк, -диде ул. Баралар, кузлада утырган ир һаман кызларга карап ала. күзләр белән күзләр очрашканда да читенсенми. бара-бара сүз чыгып, танышып та беттеләр. Ир әлерәк кенә Тубыл НКВДсына эшкә билгеләнгән Казан татары Ишморза исемле капитан икән. Фамилиясен әйтмәде.
НКВД дигәндә колаклары үрә торучы кызлар, башта тартынып утырсалар да бара-бара Ишморза капитанны үз иттеләр, төрле яктан сораулар яудырдылар. Ишморза сорауларга туры, төгәл җавап бирергә тырышты Чеметтереп-чеметтереп кенә булса да үзе дә сораулар биргәлә де.
Ярты сәгать чамасы тигез юлда юртып, үр менгәннәрдә һич ашык- иыйча атлатып бардылар, ә сүз, әңгәмә гел бер тигезлектә акты. Ишмор- >а ике кызның Ташкайне эзләп баруларын да. Миңнурыйның «Җәмилә әбисенә кунакка кайтуын да» белеп бетерде. Баштарак аны Миннурый сызыксындырган иде. Шактый ара җәяү килеп битләре бурлаттай кызар- ан. бу кызыллыкта кап-кара каш-керфекләренең аерата чибәрләнеп китүе, кызның җитдилеге, үз бәясен яхшы белүе, сүзләрне үлчәп кенә чыгаруы егеттә әле исеме ачыкланмаган кызыксыну уяткан иде инде. Әйтергә кирәк, Ишморза өйләнмәгән егет иде әле.
Сәрвәр белән Мәүлиянең мониан өч ел элек кеше үтереп төрмәгә кергән егетне эзләп баруларын ишеткәч, Ишморзаның бөтен игътибары аларга күчте. Мәүлия Ташкайнең туганы икән, ә Сәрвәргә кем була ул егет?.. Сорашты Ишморза, Миңнурыйның очкын күзләрен онытып торып. шактый сораулар яудырды.
Кызлар «кичке караңгыга торага барып җитсәк» дип хыялланганнар иде. НКВДның тук аты аларны күз бәйләнгәнче үк китереп җиткерде. Кызлар бер танышларына кереп кунарга җыеналар иде. Ишморза Миннурый белән кул биреп күреште дә. исем-фамилиясен сорашты: «Мин сезне эзләп табармын әле!» дип, кызның кая, кемнәргә баруын куен дәфтәренә язып алды.
Аптырап юл читендә басып торган Сәрвәр белән Мәүлияне ашыктырып чана гүренә утыртты да, атын юрттырып-каулап НКВДга алып китте.
Ишморза биргән вәгъдәләрен үти торган сүзле, эшлекле вә ышанычлы татар иде. Ике еллык юридик мәктәпне тәмамлагач та фронтка алынды, шунда каты яраланып (дошман минасының ярчыгы аның үпкәсен чәрдәкләп үткән иде), алгы ай чамасы госпитальдә ятканнан соң аны Төмән өлкәсенә эшкә җибәрделәр. «Себер урманнарында шактый күп санда дезертирлар, сугыштан качып ягучы хыянәтчеләр ята Алар үз тирәләренә угрыларны, каракларны да туплыйлар. Авылларга налет оештыралар, милиция хезмәткәрләрен үтереп коралларын алалар. Кыш айларында алар ерак авылларга, сазлык эченә утырган йортларга сеңеп, яшеренеп яталар да, язын, кар китеп юллар төшкәч элеккеге өннәренә, урман ешлыкларына җыелып гагын явызлык арты явызлык кылырга тотыналар», диделәр. Аны Тубыл районына беркеттеләр. Хәзер ул Н авылыннан, яшерен агент хәбәр иткән «адрес»ларны тикшереп кайтып килә иде. Юл буе аны бер уй борчыды карурманга тупланган явызлар арасына кемне дә булса җитез берәүне, совет властена аерата мөһим хезмәт күрсәтерлек кешене сеңдерергә кирәк иде Шуннан башка иксез- чиксез карурманнарга, сазлык-багкаклыклар, күлләр арасына качып яшәгән, тәҗрибә туплаган, хәйләкәр һәм явыз дошманнарны район НКВДсындагы җиде-сигез милиционер белән генә аулау да, тозакка төшерү дә мөмкин түгел иде.
Кызларның юлда очрауларын ул яхшыга юрады, арадан берсенең. Миңнурыйның сылулыгы аны тан калдырды, аның белән ялгыз калып сөйләшәсе, аңлашасы, дөньяның чуалчык хәлләрен онытып торасы килә иде Әле кызлар белән мавыгырлык вакыт түгеллеген дә белә Ишморза. Җаваплы, авыр чор иде. Хәзер кыш. апрель-майларда ил талаучылар гагын урманнарда тупланачак Быел, Ишморза дигән тагар егете эшли башлаган язда, аларны әзерлекле, акыллы вә хәйләле план белән каршылыйсы иде. Ишморзаның моңарчы башлаган эшен азагынача җиткермичә тук гаганы юк иде.
Әйткәнемчә, Сәрвәр белән Мәүлия кыйссасын тыңлагач, егет күңеле бүген яккарак борылып китте, ул арыган, шактый йончыган булса да, кызларны ияртеп НКВДга кайтты. Ташкайнең архивтагы эшен эзләтеп алды, егетнең сигез елга хөкем ителеп. Тубылдан утыз чакрым ераклыктагы биш йөз кешелек зонада ябылуда ягуын белеште.
Ташкәйнең утыз чакрымда булуын башта кызлар куркып тыңлагав-1 нар иде, аннары, бер-берсен дәртләндерә торгач күңелләре күтәрелде «Барабыз да кайтабыз, йөргән аякка ерак мени ул утыз чакрым!»—дпп таңнан кузгалырга булдылар.
Ишморзаның атын тугарып та тормаганнар иде, ул кызларны алда» килешенгән фатирга хәтле озата барды. Сәрвәр белән Мәүлияне өйг$ кертеп куйгач, күз ымы белән генә Миңнурыйны оялдына дәшеп чыгарды һәм үзенең кыз белән алда да очрашырга теләге барлыгын белдерде һәм кыздан шуңа рөхсәт сорады. Миңнурый аптырап китте, нинди чая, кыю булса да бер мәлгә югалып калды, исенә килеп курка-курка гына Ишморзага, көндез очрашканнан бирле үзен борчып торган соравын бирде «Сезнең белән Сидоренко дигән кеше эшләмиме?»
Ишморзаның коңгырт күзләре ныграк ачылды, кашлары югары күтә-релде: «Каян беләсез сез аны?»
— Белмәсәм яхшырак буласы иде дә...
«Сыңар кул, сыңар булса да тимер кул!» дип йөрткәннәр икән аны,—диде Ишморза тынычланып— Юк, ул мин килгәндә үк юк иде. Якын-тирәдә тагын бер лагерь-зона ачканнар да «тимер кул»ны шунда начальник итеп билгеләгәннәр.
- Рәхмәт, —диде кыз һәм Ишморзаның кулын учына алып кысканын сизми дә калды. Тагын очрашырга килешенеп саубуллаштылар.
Ишморзаның биргән сорауларын тезеп искә төшергәч, кызлар уртак бер фикергә килделәр: «Егет аларның язмышына битараф түгел, аерата ул Миңнурый белән кызыксынды»,— дигән нәтиҗә ясадылар. Мәүлия белән Сәрвәр кулларын чәбәкләп: «Сине ошатты ул, сине!»—дип ярым үчекләп, ярым сөенеп кызны йомшак кына үртәделәр. «Юк,— диде Мин- нурый, ахирәтенә каршы төшеп, — НКВДда эшләмәсә бер хәл иде. КНВД дигәнне ишетүгә каным кайный минем. . Күпме җәбер-җәфа китерделә]! алар безнең нәселгә!»
Төнне әңгәмәләр, бәхәсләр белән кыскарттылар. Йокыларыннан торып, бит-кулларын юып, әз-мәз чәйләп кенә өлгергәннәр иде, ишектән айдай балкып Ишморза килеп керде. Миңнурый янына дип уйласалар, егетнең планнары бөтенләй бүтәнчә икән.
— Мин хуҗа белән сөйләштем, ул Ташкәй утырган лагерь началь-нигына хат язды. Мин сезне зонага кадәр озатып та куям,—диде. А1 җигеп килгән егетне ничек елмаеп каршыламыйсың ди инде?
Миңнурый бер башы гына җәяүләп чыгып китте дә юл буе бер табышмакка җавап эзләде. Миңнурый белән очрашырга сүз куешкан Ишморза нигә дип әле Мәүлия белән Сәрвәргә ияреп китте!? Ни йомышы бар капитанның аларда? Әгәр күңеле Миңнурыйда икән, ул аны Җәмилә әбиләренә хәтле озатып куя ала иде ич?.. Бу җавапсыз калган табышмак, ахыр чиктә, аның ачуын чыгарды һәм ул: «Милициядән яхшы гамәл көтеп буламыни?.. Әгәр эзләп нитеп килсә, куам да чыгарам мин аны, тоз күзне!» — дип, кат-кат кабатлап уен беркетте.
Егетнең күзләре бер дә тозга охшамаган иде югыйсә, матур, акыллы иде милиция капитанының күзләре...
Кичәге ат, кичәге чана, аерма тик шунда гына—алар кашавай түрене кысылышып өчәү утырдылар. Ишморза сулда, уртада Мәүлия, аңа Сәрвәр терәлде. Ишморза кызларга бер толып тоттырды.
Кызларны гаҗәпләндергән капитан юл буе Ташкәй хакында сорашын барды, аның Ялан авылын ураган урманнарны, чокыр-чакырларны, ак өннәрен, сазлы күлләрне ничегрәк белүе хакында кайта-кайта сораула{ бирде.
— Әллә сез дә Күчем ханның хәзинәсен эзләргә җыенасызмы?—дин сорады Сәрвәр...
Тагын кем эзли хәзинәне? -дип шундук эләктереп алды Ишморза
— Сөйлиләр бит...
Кем сөйли? Кайда? Кемнәргә сөйли? Ишморза сорауларны туп- уры куярга ярата иде, кызларны җайсыз хәлгә куюын чамалап, ул сүзне >үтән якларга борып җибәрде, юл урманны ерып үр төшә иде. Ике якта та иңнәренә авыр-авыр кар ястыклар аскан кедрлар озатып калды, шушы ынлыкта. агач араларындагы зәңгәрсу бушлыкта ниндидер серләр бар :ебек тоела иде.
- Себер урманнарында шушы кадәр тантаналы матурлык бардыр шп бер чакта да уйлаганым юк иде, диде Ишморза һәм тагын кызлар- ты гаҗәпләндерде. Әле генә авыр-авыр сораулар биреп барган кеше латурлыкны күреп, аңа бәя биреп тә өлгерер икән.
НКВД капитанының сораулары бетмәгән икән әле. әңгәмә сизлер- личә генә тагын Ташкайгә әйләнеп кайтты. Кышларын чаңгыда йөргән- ле егет, ауга чыкканмы, тәвәккәллиме, егәре күпме. Сабан туйларында көрәшә идеме, сугыш чукмары идеме9 Мәүлиянең җаваплары кыска- сыска һәм өзек-өзек булса, бара-бара Сәрвәрнең теле ачылып кигте Беравык хәтта аңлашылмый да башлады: үзе өчен сөйлиме ул сүзләрен. »ллә Ишморзага ниндидер яңалыклар табарга тырышып барамы, чөнки сыз Ташкәй башкисәрне тоташтан мактый иде.
Урман кисә икән Ялан авылының ачы язмышлы егете Ташкәй. Ыр- :ытдин белән Йомабикәнең игелексез улы. кызларның моңарчы да тимер тыбык киртәләр белән тыгыз чолганган зоналарны күргәннәре бар иде, тллә мәгәр, ат куркыныч бер капка төбенә барып туктагач, зонага суркып, шикләнеп карадылар Монда Ташкәй утыра.
Ник килде монда Сәрвәр? Бу адымы аның олыгаюы, җитдиләнүе идеме, әллә япа-ялгыз калып типкән кайнар йөрәгенең уянуы, бүтәннәрдән дә җылылык эзләве идеме?.. Менә очрашырлар, күрешерләр, ни әйтер ул Ташкәйгә, килүен ничек дип аңлатыр?..
Кар көртләре тәрәзәләрне сарып томалаган, тәбәнәк бараклар аралаштан салынган сукмакларда берән-сәрән кешеләр күренгәли. килүчеләрнең бәхетләре, бүген Ташкәйнең ял итү көне икән Килүчеләр белән гекларны очраштыру кагыйдәгә сыймаса да. Ишморза сөйләшеп чыккач, ггетне кызлар белән очраштырдылар ППЧ начальнигы Крутиков күрелү өчен хәт га үз бүлмәсен биреп тә торды
Мәүлия белән Сәрвәрне күргәч, Ташкәй нишләргә белмәде, сөйләргә гсләдс сүзен таба алмады, сер бирмәскә, егетләнергә маташты икс күзеннән дә яшь сытылып чыкты. . Егет олыгайган, җилкәләре киңәйгән, куллары өрәңге тамыры, бармаклары корыч, ә күзләрендә яшь.
Баштарак Ишморзадан тартынып утырганнар иде. ул Ташкәйгә карап. тын гына бераз утырды да Крутиков янына кереп китте, кызлар 1ВЫ I (ашлары белән генә калдылар Кызлар бер-берсен бү тлерә-бү т тер.» твыл. йорт-җир хәлләрен сөйлән бирделәр Сүз күбрәк авылдан киткәннәр, кайтканнар, югалганнар һәм үлү хәбәрләре килгәннәр турында бара иде Әңгәмә уртасында Ташкәй ике тезенә кулы белән сукты да: «Ә Шамил? Хатлары киләме?» дип сорап куйды. Мәүлия уңайсызланды. Сәрвәр кызарды. «Юк. диде Сәрвәр, байтактан хаты юк аның да Язмый. Элегрәк килгәли иде. хәзер юк» Бу җавап тоташ билгесезлекләр- 1ә төренгән булса да Ташкәйнең йөзеннән ниндидер сәер яктылык йөгереп үт кәндәй булды, ул сылу Сәрвәрнең күзләренә туп-туры карап алды Мөхәммәт Уразаевның каты яраланып госпитальдә ятуын ишеткәч, егет иоңсуланып та алды. Сүз арасында кызлар төенчекләрен чишеп, алып килгән күчтәнәчләрен суздылар, әз-мәз төче күмәч, сохариларны күргәч Гашкәй күмәч кисәкләрен алып шунда ук ашый да башлады, җилдә киселеп, имән кайрысына әйләнгән яңаклары туктала алмыйча селкенеп горды
Димәк. Ташкәйнең күптәннән туя алганы юк!
Мәүлия «Әллә кайчан килергә кирәк булган», дип уйлады. Сәрвәр дә р алдына «Үзт әргән Ташкәй. бөтенләй бүтән кеше булган», дип уйлады
да. «Әллә үзем үзгәрдемме? Минем хакка ул монда ята ич! Минем исемемне даулап үтерде Үлмәсне!» Бу уйның элегрәк тә башына килмәвенә гаҗәпләнеп утырды-утырды да. аерылышканда ике кулы белән Таш- кәйнең нык муенын кочып, күкрәгенә кысты һәм яңагыннан үбеп алды.
Зона хуҗалары яныннан Ишморза килеп чыкты, алар элеккечә кашавай түренә кысылышып утырдылар. Озын юл, урман-кырлар аларны моңсу гына каршылап, моңсу гына озатып барды.
Атна үтте, ун көн. һич уйламаганда-көтмәгәндә Ташкәйне Тубыл төрмәсенә күчерделәр. Егет бу хәлнең теге капитаннан килүенә бәйләп дөрес аңласа да. мәсьәләнең төбенә төшеп җитә алмады Дөрес, зонага хәзер сугышларда катнашкан, хәлләрнең төрлесен күргән тоткыннар да килеп керә башлаган чак иде Алар җинаять кылган юткыннардан төзелгән штрафной батальоннар хакында сөйләп, егетнең канын кыздырганнар иде Ташкәй элегрәк тә үзен сугышка җибәрүләрен сорап зона башлыкларына гаризалар биреп караган, үтенечен Мәскәүгә Калининга да язып салган иде Әгәр Тубылга кайтуы шуларга җавап икән, ни өчен аны гурыдан-туры армиягә алмадылар икән?.. ~
Мәүлия белән Сәрвәр шул төнне үк торага кайтып җиттеләр.
16
. лаклылар өчен быелгы кыш аерата авыр булды. Язга таба боры- Ж лырга әле шактый вакыт бар, ә абзарларда салам-печән күзгә кырып салырлык кына калды, хуҗаларның базларында бәрәңге, чолан-келә!ләрдә он-ярма җан сакларлык кына калып бара иде. Аерата колхоз маллары нужарды. Үз гәүдәләрен күтәреп тора алмаслык хәлгә җиткән, атласалар адым саен абына торган атлар, коры сөяккә калган сыерларга караган саен язгы чәчү искә төшә. Ни майтарырсың бу күтәрәмгә калган кешеләр белән дә, бу малкайлар белән ничек сөрерсең дә, ничек чәчәрсең?..
Ниһаять, авыр атлап «үләм. үләм!» дип чайкала-чайкала язлар-жәй- ләр, көзләр-кышлар бер-берсенә тагыла-тагыла үтә торды, сугыш бара дип тормыш тукталмады. Чираттагы яз якынлашты. Гыйззәтбану кебек гәүдәле апалар үзләре сукага җигелеп җир сөрергә чыктылар. Алты солдатка сука тарта, ә җиденчесе сука башына ябышып кыеш-мыеш буразнаны алып бара. Көнлек ун-уникс сутый җир башына чыкканда иртән әле кыймылдый алган, кичкә көчсезләнгән, әлсерәгән хатын-кызлар әче тиргә, балчык, туфракка манчылып баскан урыннарында егылалар. аркалары, ботлары сызлауга зарланып, өметсез болытлар аккан күккә карап яталар. Бу бичара хатыннарны тик бер нәрсә яшәтә, тик бер нәрсә егылып үлүдән алып кала, бу — Өмет: менә-менә сугыш бетәр дә. кояш кебек әйләнеп ир-атлары кайтыр, кайтыр да бу авыр йөкне мәң-гелеккә үз өсләренә алыр.
Сәлимә дә шул якты өметнең коерыгына ябышып яшәде. Маннуры белән кавышу истәлекләре, кыска гына арада бергә яшәп калган сихри көннәр, төннәр аның җанын һәр таңда җылытып күңел түрендә сакланды. Эш беткәндә ир-ат турында уйлый алмыйсың, гәүдәң чергән бәрәңгегә әйләнә. Бөгелсә дә. сынмады Сәлимә кебекләр. Менә алар алты хатын каткак җир өстен җырмачлап сука сөйриләр, алты солдатка, алтысы да чордашлар диярлек, алтыдан дүртесе ирләреннән хат-хәбәрдә алмый. Ә егылмыйлар, тарталар. Бара-бара арганлык та онытылып китә, алар сугышның бетүен теләп Аллаһе Тәгаләне искә алалар. Тәңредән бәрәкәз сорыйлар. Сүз арасында гына авылның ямен җибәргән зинахурлар Шәгъбикә. Гобәйбә кебекләрне искә алып куялар. Каһәрләмиләр дә. сүкмиләр дә. чөнки Шәгъбикә сыңарлары Яланда әз. бик сирәк очрый.
Шәг ьбикәдә кунып чыккан товаровед бүләкне мул яудырган икән, әле дә шырпы-тозы авыл арасында калкып чыга
Ире Булат га исән ич әле анын! «Шәгъбикәм мине көтәдер».— дип салкын окопларда жылынып ятканда, ул Булатның исемен аяк астына салып таптап. әлеге дә баягы Тимержан рәис белән яшәп ята. Ялан хатыннары: «Иреңне юньле хатын булып көтмәдең, кайта калса, күзенә ничек багарсың? — диделәр.
Шәгъбикә нәрсә, күзенә шайтан төкерсә дә «иртәнге чык!» дип ышандыра ала, кулларын бөеренә терәп хатыннар өстеннән тәкәббер күзләрен йөгертеп-йөртеп
Алдагысын берегез дә белми, йә кайтыр, йә кайтмас. Кайтса куаныч, кайтмаса? Кайтмый калса мин нишләрмен? Мин әлегә ир исен иснәп яшим ичмасам. Ирсез бер көн дә тора алмыйм мин, көмәйләр. Табигатем шундый. Так шгу миндә сезнең эшегез булмасын! — дип кырт кисте.
Тыйнак, ипле, кешелекле Дәүләтша әкәдән соң рәис булып алган Тимерханнан авыл халкы җык күрде. Ул баш булып алган көненнән алга таба һичбер үзгәрмәде, колхоз амбарының бер почмагында калган снмә- нәлск орлыкны да капчыклап Гобәйбәнен базына шудыра горды. Тимержан үзе иттән өзелмәде. Шәгъбикәнең тамагы тук, Гобәйбә урлап ташыган арыштан «май» сыга. Дөньяны су басса, үрдәккә ни кайгы'.’ Шәгъбикә куштан Тимержан рәиснең, Тимержан сержантның аякларын һәр көн җылы су белән юа. элекке иренә бәрәңге дә пешереп ашата алмаган юбалгы хатын Тимсржанга тәмле сыйлар әзерли. Үзе тазарып аркылы- буе бер булып китте, кабарынкы артын, дөя үркәчләре сыман атындырып кына йөри. Кайнарлыкка туймас хатын Тимерханны мәс булганчы эчерткәч өс-башын салып, Тимерханын үбә-коча чишендерә, башка солдаткалар җеннәре өзелгәнче кырда-басуда сука тартканда, алар, затсызлар, рәхә!ләнеп җылы түшәктә аунадылар...
Тимержан, күргәнебезчә, сугышка кадәр байтак кешене чагып таш капчыкка озагкан. астырган-кистергән бәндә Халык, ул җәрәхәтләнеп кайтып төшкәч, «дөнья авырлыкларын күреп, әллә Тимер җаны йомшадымы» дип уйлаган иде, ялгыштылар, өметләр акланмады, жаны тимер адәмнең күңеле кайда да жәлләү, шәфкать, мәрхәмәт дигән нәрсәләрне белми икән.
Печәнгә әнә шундый авыр көннәрдә төштеләр. Өйдән-өйгә шашып йөреп, ачлыктан тәмам өшәнгән, хәлсезләнгән хатыннарны Тимержан усал сүзләр белән коендырып, акырып-үкереп эшкә өерләп куып чыгарды. «Сез нәрсә, коерыксыз кәҗәләр, военный время икәнен оныттыгызмы? Арт симер ген ятмакчы буласызмы? Без кемнәр өчен анда кан койдык? Сез бе... ләр өченме?» Кергән бер өйдән аның шакшы лакан суы койганы яңгырап торды. Ялан халкын үз катылыгына өйрәтеп бетергәч, егәрен саклаган Алаяк исемле айгырына атланып ишегалдына керә дә хуҗаны баскычка чакырып чыгарып камчы белән каезлый Чыгалар, камчы ашаганда да дәшмиләр, түзәләр.
Беркөнне Сәлимә аңа карышын нидер әйтмәк булган иде. Тимержан айгырны сикертеп аны аяктан екты. Ат тоягы астында коты чыгын аунап яткан хатынга Алаяк басмады, гәүдәсе аша сикереп үтте Ат булып ат жәлләде бичараны. Тимержан борылып килен, Сәлимәнең жилкәсснә татын бер-икене тамызды. Тимержан ни котырынса да Сәлимә ул көнне ипкә чыкмады, әле өенә керде, әле нидер югалткан сыман, башын аска иеп ишегалдына чыкты, үзенең кадерсезгә калу гарьлегеннән өзгәләнеп ҖТ.1 1.1 11.1
Алия исемле хатынның ире яраланып әзгә генә ялга кайтып киткән иде. орлыгы бәрәкәтле булган егетнең, хатын сөенеп-борчы.тын бәбәй көт тс. корсагы, уенын-чынын кушып әйткәндә, борынына менеп жигге. Шулай булса да ул бер көн дә эштән кала алмалы, һаман чыгып ярдәм
итешеп йөрде. Беркөн Тимерҗан сугыштан өйрәнеп кайткан бөтен алама сүзләрен чәчеп Алияне эшкә куып чыгарган, шуның өстевд, болынга, печән кибәннәре куйган урынга килеп, комарланып эшне күзәтеп торган. Гомер-гомергә кибән очлаган, шул эшнең остасы саналган Алияне, таудай корсагын күтәртеп, кибән очларга менгергән. «Миңа су үтеп череп утырган кибән кирәкми! Мен дигәч мен!» Менгән бичара хатын, тыңлаучан җан. тешен кысып түзгән, аны-моны сиздермәгән. Кибән очланып килә дигәндә генә Алияне тулгак тота башламасынмы? Астан хатыннар кычкыра, төрлесе төрле тавыш белән ашыгыч киңәшләрен бирә. Моны тамаша иткән Тимерҗан атына менеп, мескен хайванны чарлый-чарлый авылга кача. Нигә чаба, моны берәү дә белми кала, сонрак, эш узгач, Тимерҗан җирбит: «Мин кендек әбисе Сәгадәтбану артыннан чапкан идем», дип ялганлап котыла...
Алия балага зыян-зарар килер дип куркып кибән башыннан шуып төшәргә базмый, астагылар аның янына менәргә елгерми. бала туып, кибән очыннан дөньяга беренче авазын сала. Батыр хатын икән Алия, йөрәге ярылмаган, һушы китмәгән, итәгенә бәбәен салып аска шуып төшкән. Сабыйның кендеген чалгы белән кисеп, чистарак яулыкка төреп, «ата-анаңа игелек китер, озын гомерле бул» дип теләкләр теләгәннәр дә. печән түшәлгән арбага сабыйны кочкан әнкәсен утыртып авылга алып кайтканнар. Арбага биш хатын җигелгән, алар куанычларыннан юл буе җылаганнар.
Сугыш елларында күрелмәгән бик тансык малай иде бу. Барлык авыл Алиягә бала карашты. Кем кәҗә сөте китерде, кем «имезлек салырсың», дип актык бер уч онын бәбигә багышлады, бишек тә табылды, юа. балтырган, кәҗә сакалы алып килеп тә бала әнкәсен сыйладылар.
х Чөй өстенә тукмак дигәндәй, табигать тә усалланды, җәй буена нибары бер тапкыр аз-маз яңгыр сибәләп үткәндәй итте, җир саргаеп кипте. Дым җитешмәгәч начар эшкәртелгән басулар карун. Рәхмәтул- ладай бик саранланды. Гектардан ике-өч центнер уңыш алдылар яландылар. Элекке елларда колхозчылар кибәк җилгәреп, качып-посып башак җыеп, шырчайлык арыш, бодай җыештырып калалар иде. Быел анысы да юк. Балаларның шәүләсе күренүгә, басуның теләсә кай төшенә Тимерҗан чабып барып җитә дә, сабыйларның җилкәләренә камчы эзләре сыза. Яшьрәк хатын-кызларны туры китерсә, туймас күз Тимерҗан аларны әрәмәгә өерләп кертә дә... Әгәр берәрсе ризасызлык белдереп сүз чыгара икән, андыйларны Тимерҗан сәвиткә чакыртып, «икмәк урлаганда тотылды», дип актлар язып башын тинтерәтә. Күпме хатын-кыз шул Тимерҗан мөртәттән корсакка узып, яшереп бала төшереп, саулыгын җуйды.
Ярый әле, бәхетләре бар икән, үгездәй симергән, күз кабаклары ачылмас булып шешенгән; мәңге исерек Тимерҗанны военкомат аша яңадан фронтка озаттылар. Җәфа чиккән, җык күргән Тимерҗанның канатлары салынган трантас әрҗәсенә кырын ятып авыл аша үтеп баруын тамаша иткән хатын-кызлар: «Йөргән җиреңдә муеның астыңа килсен, карайөз!» дип каргадылар. Аларның каргышы төшкәндер, ихтимал, китеп ике ае да үтмәде. Тимерҗанның кара кәгазе килеп тә төште. Авыл сөенде. Шигъбикә белән Гобәйбә буйдак кына үкереп-үкереп. чәчләрен йолкып җыладылар да. эчеп-исереп алгач, авыл урамы аша кочаклашып җырлап үтеп киттеләр.
Тимерҗан киткән көн хатыннар өчен олы бәйрәмгә- явыздан котылу тантанасына әйләнде. Бөтенләй үк терелеп җитмәсә дә Дәүләтшә әкәгә барлык авыл хатыннары ялварып кергәч, ул пичәтне алырга ризалык бирде. Колхозчылар аны күтәреп йөртергә дә риза иделәр «Җылы сүзеңне ишетү дә зур бәхет, Дәүләтшә әкә, җаныбызга шифа була, син өметне сүндермисең, ичмасам, озын гомерле бул, бергә яшик, булдыра алган хәтле бергә эшлик», диделәр җылап-куанып яландылар ’
Кыш авыр булды дидек. Сыерлылар аз-маз җан саклап яшәделәр, сыерсызлар тоташтан ачыкты. Сыер барда күк сөт эчеп булса да яшәргә җай кала икән! Чәмәкә. Аймыш. Илүкә әкәләр. бар булган ризыкларын кисеп, нәбәрәләренә ашатырга тырышып яши-яши үзләре ачлыктан шешенеп үлделәр...
17
урмы ул, кечкенәме, сугыш елларындагы һәр вакыйганы авыл уртак итә. Дөрес, һәр вакыйга көне-сәгате белән уртак булып бетә алмый әле. һәр авылнын үз сере, яшертен тормышы, адәмнәрнең ашыгып дөньяга чыкмаган мөнәсәбәтләре була Әйтик. Чырык Абдрах- манның өенә төилә-төнлә кемнәрдер кереп-чыгып йөрүен күргәннәр. Авылның күзен каплап булмаса да. телен тыеп була. Мәсәлән. Тубылдан кәттә бер капитан Чырыкның үзен күреп тә сөйләште, күрше-күләнне дә идарәгә чакыртты. Чырык сирәк керфекләр уртасыннан саеккан күл кебек кенә елтыраган күзләрен челт-челт йомып, сөякчел куллары белән тар күкрәгенә ябышып, капитанның сүзен кире какты «Валлаһи, таллаһи. күргәнем юк. белгәнем дә юк. тавыклар белән бергә ятам!» диде. «Әтәчләр белән бергә уянасыңмы?» диде көлемсерәп Ишморза Тубылдан килеп төнге сәфәрчеләрне эзәрлекләп йөрүче кеше ул иле. Күрше- каршылар да бер сүздә булдылар. «Юк. чит-ятларның урамга кергәнен күргәнебез булмады Абдрахман әкә бер башы яшәп ята»
«Юк. юк! Юкка мин үзем дә тук! Кайчан бетәр бу «юклык», дип. күңеленнән зарланып НКВДсыпа кайтып китте Ишморза Муллин. Ә хәбәрләр киресен сөйли: Т авылында төнлә мәктәп тәрәзәсен ватып кереп, ике мелкашканы урлап чыкканнар. Мәктәп мелкокалиберный винтовкаларны тапшырырга тиеш булса да. коралларны тапшырмаганнар. Аларның сабыр г ына мәктәп шкафында ятуын кемдер, каяндыр белгән. Лапиков директорны кулга алып утыртып куярга ашкынса да. Ишморза аңа каршы төште. «Уйлап бетерәсе планнарым бар Әйдәгез, дошманны алдан ук өркетеп куймыйк», диде.
Иң зур. бик күп сүзләр, юраулар тудырган яңалык шул булды: фронт га. авыр сугышларда кат-кат яраланып, контузиядән чукракланган һәм сөйләм сәләген бөтенләй җуйган Булат авылга кайтып төште. Бөтен авылның колагы торды, һәммә кешенең, олысының, кечесенең игътибары шул якка борылды, ятып та. басып та тыңладылар: Булат кайтып төшкәч, бөтен пәрдәләре тыгызлап ябылган ой эченнән күк күкрәгән тавышлар ишетелмиме? Давыл чыкмаса да. иренең шулай «адәм актыгы булып» кайтып төшүе Шәгъбикәгә бер дә. бер лә ошамаган, имеш. Кайтып төшеп йорт-җире, капка-коймалары. келәзе белән танышып йөргәндә, хатыны җыен куйган байлыкны күреп, елга якын сүз әйтә алмаган Булат: «һм», дип кенә куйган икән, диделәр. Шуннан ары сүз әйтергә гырышмаган Булат, элек тә сүзен сатып кына бирә торган байгыш, үз эченә кереп бикләнгән. Авыл гадәте буенча аксакалларга, ил агаларына сәлам биреп, куанычын уртаклашып өй борынча йөреп тә чыкмаган, урам як тәрәзәсе каршысына утыра икән лә көннәр буе шуннан күзен алмый икән
Ирем кайтты дип. Шәгъбикә үзе сайлаган сукмактан тайпылмаган, әле Тубылга барды чана гартын, әле Төмәнгә барып кайтты. Авылда тамыры корыган товарлар: аш тәлинкәләре, тоз. шырпы, борыч ише нәрсәләр аның шома кулы аша һаман үтә тордылар.
Ишле бала-чагаларын, җилкәләрендә калган картларны, карчыкларны ничек ашатырга, ничек үтермәскә дип баш ваткан толлар, солдатка апа-жингиләр түшәк-ястыкларын, самоварларын, кием-салымнарын, чиккән сөлгеләрен, хәтта туй алкаларын, йөзекләрен дә күгәреп киләләр
иде Шәгъбикә янына. Киләләр дә бер-ике чиләк бәрәңге, бер янчым онга, бер кап шырпы-тозга алыштырып китәләр. Чиккән сөлгеләрне, милли тастымалларны Төмән шәһәренә эвакуациягә агылган марҗалар. яһүдә апалар бик теләп алалар иде. Җыялар да җыялар, ник җыялар, кая алып барып тагын кемнәргә саталар — болары Шә- гъбикәгә кирәк тә түгел. Аның үз көне көн! Кем дә кем аңа сүз куша калса—бетте. Шәгъбикә аны теле белән телем-телем турап ыргыта.
— Үз көчем белән тапкан хәләл малым. Кем тыя. бәрәңгесен дә үстерегез, бүтәнен дә юнәтегез. Чакыртып китермәдем, хаҗәтегез юк, алдыгыздан артыгыз матур!—дип кенә җибәрә.
Шәгъбикәнең мәрхүм әнкәсе болай дип әйтеп калдырган имеш: «Шушы балам белән авырлы чагымда талымладым да торна ите ашадым. Алагаем каты иде ите' Шуңа күрә кызым каты бәгырьле булды»,—дигән.
Күрер күзгә бик йомшак, ягымлы иде шикелле. Я гимнәрне күрсә жәлләр иде. капка каккан һәрбер хәерчене буш кул белән борып чыгармады. Мәүлияне карашты, төннәрен йокысыннан торып бакты, бер чакта да зарланмады. Өй эчендәге эшләрне бер үзе башкарып чыга иде.
Үсеп, кура җиләгедәй пешеп тулышкан кызны пәри алыштырды да куйды. Авылның иң затлы, мактаулы егете Шәүкәткә күңеле төште кызның. Аны җаны урынына күреп йөрде, эштән кайтканда сагалап торды, күрше апасы аркылы чиккән кулъяулыгы бүләк итте. Шәүкәт ана әйләнеп тә карамады. Тубылга кунакка баргач бер егет белән танышты, егет төскә-биткә бер дә Шәүкәттән ким түгел иде. Авылына алып кайтып мактаныр өчен генә ул чибәр егеткә «хокукларны» артык күп биреп ташлады, нәтиҗәдә, егет кызны урды-урды да юмартлыкларын күргәч кача ук башлады. Шул көннән Шәгъбикәнс кемдер кирегә аударып җибәргәндәй булды. Аңа бар кешеләр дә хәйләкәр, алдакчы, икейөзле, явыз булып күренә башлады. Үз бәхетен үзе яуларга ният итте Шәгъбикә. һәр тармакта үзен алга чыгарырга, бүтәннәргә мәңге юл сапмаска ант итте. Тыныч, юаш һәм үтә эшчән, булдыклы Булатны сөймәсә дә үзенеке итәргә булды. Мең хәйлә, мәкер белән Булатның күзе төшкән кыз хакында гайбәт таратты, алдалады, юмалады, җылан булып унга бөгәрләнде. тәки теләгәнен эшләде: сөеп йөргән кызы Мәүлихадан тартып алып үзенеке итте. Энә-җептән тормышын җыя башлады.
Тир түкмичә генә бушка килгән байлык теләсә кемне боза. Шәгъбикә колхоз эшеннән тәмам читләште, бөтенләйгә бизде. Бар нәрсәсе җитеш, тормышы түгәрәк булганда нигә аңа Сәлимәләр. Мәдинәләр рәтеннән бушка чиләнеп йөрергә? Бүтәннәрнең зар-моңына аның колагы чукрак-ланды. кеше газабын күзләре күрмәс булды. Дөньяның бар рәхәтен, ләззәтен үзенә җыеп, бүтәннәрдән өстен булып, дәү кедр агачы кебек биеклектән карап кына яшисе килде Шәгъбикәнең. Төннәрендә ниндидер бер таза егетнең шыпырт кына аның янына, келәтләренә килеп йөрүе хакында хәбәрләр бер калкынса да. Шәгъбикә бу имеш-мимешләрнең дә юлын кисте. Гайбәт таратучы апа-җиңгиләрне тыйды, кайсын юмалады, кайберәүләрен өркетте. Явызлык та. хәйлә дә җитәрлек иде аңарда. Явыз хатынның хәйләсенә каршы торырлык ир бармы икән бу дөньяда?.. Кая ул. Шәгъбикә юаш Булатны чәйнәмичә дә кабып йотты.
Дөньяның һәр сулышыннан үзенә файда алырга өйрәнеп, остарып җиткән Шәгъбикә телсез, өнсез ире кайтып төшкәч тә хафаланмады, хәтта сөенде дияргә дә ярый. Инвалид ирен дә карыйсы, тамагын кайгыртасы булгач, ул бәрәңге, тозга бәяләрне бермә-бер арттырды, мохтаҗлыктан зиһеннәре таралган, кулларыннан эш төшкән авылдашларының актыккы әйберләрен йолкып алганда да кулы калтырамады.
Нишләп оялып торыйм? Берүземә генә түгел лә! Илебез өчен кайнар канын койган батыр өчен дә тырышам! —диде ул Гобәйбә буйдакка ачылып китеп.
Хатынның туң төсен күреп, авызыннан чыккан суык сүзләрне ишетеп Булат үзенең исән калуына үкенә дә иде бугай Теле булмаса да кул-аягы бар. тормышта гулысынча рәхәт күрмәслеген белсә дә. тыныч тормыш өмет итеп кайткан иде ич егет! Күкрәгендәге медальләрнең чыңлавын ишетә алмаса да, аларнын нурланып елтырауларын көзгедә күреп бер генә куанмады ләбаса Булат. Үз учагына талпынып, канатланып кайтып кергән иде Учагы әнә нинди нурлар чәчеп дөрләп ята икән аның туган авылында, кайтып та керде Булат, канатлары көеп сәлперәеп тә төште, «һм» дигән аваз ургылып чыкканнан бирле аның мәңгегә дәшмәстән күренгән бугазы чистарып киткәндәй булды Атна-ун көн яшәп, туган ягына рәхәтләнеп, кинәнеп караганнан соң, колагы да әз-мәз ачылды шикелле. Ләкин ишетә башлавын да. бугазының сүзгә зарыгып, кымырҗып торуын да ул әлегә беркемгә дә сиздермәде Авызы ачылса, хатыны Шәгъбикә белән сөйләшергә туры киләчәк иде Авылдашлары Шәгъбикә хакында гау-тау хәбәрләр җиткерәчәк иде. Булатның сөйләшәсе дә. хатыны хакында беләсе дә килми иле. Күзе сау. күрә, хатыны ул югында йорт-җирне байлык, хәзинә белән тутырган. Хатын-кызга, бигрәк тә табан астына ут капкан хатыннарга мал-мөлкәтнең нинди юллар аша үтеп кергәнен Булат әз-мәз чамалый иде. Сугыш юлларында ялгыз калган ирләр, хатыннар турында күп-күп вәгазьләр сөйләп юаш. күрер күзгә мокыт Булат солдатның да күзен ачып кайтарганнар иде.
Булатның көннән-көн йомыла, шиңә баруын Дәүләтшә әкәгә дә иреш-терделәр. Ул бригадиры Сәлимәне ияртеп Шәгъбикәләргә килеп кергәндә. Булат иске шинеленә төренеп мич артындагы куышта йоклар-йокламас ята иде Хәзер мич арасы Булатның яраткан урыны, очлы күз Дәүләтшә әкә моны керүгә үк күреп алды. Солдатның баш очындагы урындыгында суык чәе тора, бер башы суда җебегән сохари телеме дә шунда. Шәгъбикә тимер мич өегенә таба утыртып май эреткән җиреннән туктап калды. Май эрегә дә пәрәмәчләрне май диңгезендә йөздерә. Янып пешкән үзе, кызарган, авызындагы пәрәмәчен капыл-копыл йотты да авызын ерды.
Кермисез, хәлләребезне белмисез дә, әнә авыру янвалид үпкәләп ята сезгә!
Вакыг җиткерер хәл юк. Шәгъбикә кызым. Язгы чәчү җитә дип башымдагы соңгы чәч бөртекләрем коелып төште. Гафу итә күрегез! — диде Дәүләтша әкә чын күңеленнән. Шәгъбикәне кыңгыр эшләре өчен әрләргә дип тә җыенган карт рәиснең күңеле җебеде дә төште Шәгъ- бикәнең кызгандыра белә торган җырлы-могигы тавышы Дәүләтшә әкәне дә сихерләде.
Кунакларның байтактан ишек катында басып торуларын күреп Шәгь- бикә көлеп җибәрде.
Әй ходаем, менә мине хәзәйкә диген инде, кадерле кунакларны ишек сакларга куйганмый гуй. И оят! Башымның әйләнгәне шул тиклем ки. Дәүләтшә әкә. әле дә ничек исән яшим. Шаклар катам Авыру ир белән азаплану үземне тәмам тинтерәтте. Дәүләтшә абзыкасм, чиге, чамасы юк бу газапның! Кереп хәлемне дә белмисез ичмасам, дип барысын бергә тезеп китте тасма тел Шәгъбикә Хуш килспсез. әйдә, түрдән узыгыз.
Ул аларны идәненә хәтфә палас җәелгән түр бүлмәгә алып керде. Кара лак белән көзгедәй ялтыратылган пианино корсагын ялтыратып түрдә утыра иде Ялан тирәсендәге элекке мөхтәрәм байларда да булмаган мондый затлы малны каян кулына төшергән бу шайтан хатын? Кемгә, нигә кирәге бар бу әкәмәтнең? Булатны да тәмам котырткан, өеннән бизәргә, хатыныннан ишләшергә мәҗбүр иткән төп сәбәп шушы кара тартма иде. Немец җирендә эшләнгән бу затлы әйбернең Ялан авылына ничек-ничек килеп җитә алуын Булат сорамаса да чамалый иде Шактый акча киткән булырга тиеш бу
шайтан калтырчасына! Пианинодан уңдарак, эреле-ваклы ялтыравыклы шарлар тезелгән киң карават тора. Кара бәрхет япмасы өстенә бихисап күп мендәрләр өелгән. Сандык, чемоданнар, талдан үрелгән кәрзиннәр нафталин исен чәчеп бер-берсен саклап уңда да, сулда да урын биләгәннәр. Уртадагы кызыл аяклы өстәл астында озын йонлы көрән аю тиресе жәеп салганнар иде. Сәлимәнең ул тирене элек Ырсытдин бүлмәсендә күргәне бар иде. «Ул да монда күчеп килеп яткан икән!»— дип уйлады Сәлимә. Сәлимә, кырык ямаулы оегын күрсәтергә теләмәгәнгә. паласка яланаяк басмакчы иде, Шәгъбикә аңа җылы эчле чүәкләр китереп бирде.
Берзаман, нафталин исен басып, йортка пәрәмәч исе таралды. Өстәл янына Булат та чыгып утырды. Ул кул бирмәде, кунаклар аның белән баш иеп кенә исәнләштеләр. Хуҗаның өстеннән фронттан киеп кайткан ямаулы гимнастерка төшмәгән иде әле. Түшен ике «Батырлык өчен» медале һәм гвардеец значогы бизәп тора. Шәгъбикә кече якта шактый озак кайнашты әле.
— Нихәл, солдат!—дип кычкырып исәнләште Дәүләтшә әкә. Булат күзләрен елкылдатып торды да. ике колагына ике бармагын юнәлтеп, иңбашларын сикертте. Берара тынлык булып алды. Дәүләтшә әкә баядан бирле күзен кырып утырган пианинога төртеп күрсәтте дә. «Син алып кайттыңмы моны?» дигәнне аңлатып ишарә ясады. Булат кабаланып ике кулын да күкрәгенә куйды һәм башын тиз-тиз чайкады, «юк, юк!» янәсе.
Бераздан өстәлгә кайнар пәрәмәч чүмәләсе килеп утырды, уртада елтырык җиз самавыр пышылдады. Хуҗа хатын мул артын тирбәтеп өстәл тирәли йөрде һәм кунакларны өзмәс кыстады. Сәлимә белән Дәүләтшә әкәнең хуш исле бөртекле чәйне, тәмле ис таратып ашказанын котырткан пәрәмәчләрне кайчаннан күргәннәре юк иде инде. Бик тыйнак кылансалар да пәрәмәч тавын яртыладылар, өчәр чынаяк чәй чөмерделәр. Сәлимә янә табакка үрелгән иде. күзе яндагы көзгегә төште. Көзгене уратып алган чүпләмле Казан сөлгесе бик тә таныш иде аңа! Сөлгене Сәлимә үзе чигеп, бик якын кешеләренең туена бүләк иткән иде. Сөлге монда килеп җиткән икән! Хуҗалар, ашарларына беткәч сөлгене бәрәңгегә яки тозга алыштырып киткәннәрдер, мөгаен. Сәлимә ашыгып амин тотты һәм табын тирәсеннән кузгалып та китте. Дәүләтшә әкә дә чынаягын түндәрде. Бригадиры аны моннан тизрәк китәргә өнди башлады. Ләкин Дәүләтшә әкәнең Булат белән бик нык аңлашасы килә иде. Сәлимә Булатның егет чагын. Мөхәммәт Уразаевта ликбезда укып йөргән чакларын исенә төшерде, һәм бу хакта Дәүләтшә әкәгә дә әйтте:
Язуын да онытты микән әллә бу бичара! - диде.
Шәгъбикәдән саргаеп беткән кәгазь сорап алдылар һәм Сәлимә латин хәрефләре белән бая Дәүләтшә әкә сораганнарны язып Булатка тоттырды. Булач кәгазьгә текәлеп карап торды да һәм кәкере-бөкере хәрефләр белән җавабын язды: «Хәлләр начар. Күрәсез хатын җилкәсен кимереп ятам».
Ике арада язма аңлашу китте. Дәүләтшә әкә әйтеп тора. Сәлимә яза: «Саф һавада кеше арасында булу сиңа яхшылыкка булмасмы?»
«Кеше арасына чыгып көлкегә генә калмаммы?» дип җавап бирде Булат Шәгъбикә эшләрен ташлап, өстәлгә иелгән Сәлимәнең җилкәсе аша ире һәм бригадир язганнарны ашардай булып күзәтеп, торды. Сак булырга кирәк; ире югындагы хәлләрне ишеттерә күрмәсеннәр.
«Йә, хуп. Дәүләтшә әкә, сүзеңне әйтеп бетер».
«Кулыңда егәр калгандыр ич?»
«Кул-аяклар ярыйсы». Менә бу.— Булат телен чыгарды, колакларына җәза биргәндәй аларны сугып күрсәтте. Аннан күзләре мөлдерәп китте, тиз-тиз йотына башлады. «Кхем. кхем» итеп алды. Әйтерсең, тамагын сугыш йоттырган төерне кырып атарга маташты, җылыйсы килгәндәй
ирен читләре калтыранды Шәгъбикә исә, чыраен һич үзгәртмичә, бу язмышка катнашы һич юк шикелле, сүз әйтмәде, сагаеп урыннан урынга күчә-күчә нидер көтте. Бераздан үз көен көйләргә, үз сүзен өскә чыгарырга кереште.
Гарип көенә ипләп йөрмәс инде. Тамагы тук. өсте бөтен. Дөрес аңламаслар. Шәгъбикә ирен эшкә куып чыгарган, дип гайбәт сөйләрләр. Бер ирне асрарлык кына көчем бар әле. шөкер. Сезнең көнегез шул янвәлидкә калдымы?
Дәүләттә әкә бер дә яратмыйча Шәгьбикәгә усал карап алды да кыза башлады.
- Син. Шәгъбикә сеңлем, нишләп алай кыланасың, иреңне тере килеш күмәргә ниятлисеңме әллә? Үзе теләсә, эшкә чыксын Яз җитә! Көч-хәл белән, күпме аяк итемне ашатып йөри торгач, әз-мәз симәнәлек бодай алып кайттык. Яртысы чүп-чар, аны җилгәрергә кирәк. Җилгәргечләребез дә. үзең әйткәндәй «инвалид». Төзәтергә кешебез юк. аны ашыгыч төзәтергә кирәк. Булат тимер-томыр эшен белә - ир кеше
Сәлимә, язып күрсәт Булатка. Барлык авыл эштә, картлар, карчыклар эшли-эшли аяктан егылалар. Син. Шәгъбикә, оялмыйча өйдә пәрәмәч ашап утырасың, җитмәс иреңне дә чыгармаска исәбең. Яз, Сәлимә! Ачык әйтеп яз!
- Таптың, Дәүләтшә әкә, оялтыр нәрсә. Мин әнә шул тере бүкәнне карыйм Эшкә чыксам, аны кем бага? Син аш-су әзерлисеңме аңа, өс-башын арулыйсыңмы? Мине эшкә куарга не имеешь права! Мин инвалид бичәсе!
Ирең өйдә юкта ниләр кыйратканыңны беләбез, дәшмә генә! Менә шул: иртәгедән эшкә чыкмасаң, колхоздан куачакбыз.
Шәгъбикәнең йодырыгы, тилгән булып, Дәүләтшанең борыны төбендә тирбәлде.
Андый праваң юк! Безне, сугыш кырларында кан койганнарның бичәләрен ничек әбиҗәйт иткәннәрен карап торырга кайтканмы ул"’ Кем өчен кан койган ул?
Сәлимәләр чыгып киткәч өйдә нинди давыл купкандыр, анысы билгесез. Тик шинелен җилбәгәй җибәргән Булат бер-ике сәгатьтән ындыр табагына килеп җитге. Моңаеп утырган җансыз җилгәргечне ике-өч тапкыр әйләнеп, карап чыкты. «Мескен, сагынып кайткан!» диештеләр солдаткалар. Иелеп бер уч бодайны алып үпте, кашына, күзенә сөртте, озак итеп иснәп горды. Тагын «кхм. кхм!» дип, тамак төбенә сөлек булып ябышкан төерне кырып ташларга тырышып көчәнде. Шинелен салып келәт ишеге катындагы калакка элде. Аннары ипләп кенә җилгәргеч тоткасына ябышты, әйләндерә башлады. Утыз биш яшьлек ирнең егәр- куәтс сизелеп тора. Биш солдатканы алыштырачак бу ир! Бер әйләндерде Булат, тукталып нидер уйланып торды, уңга чыкты, сулга иелде, турайды. Җилгәргеч тирәсендә аңа кадәр дә казынганнар иде. эшләре барып чыкмагач, вак-төяк коралларын шунда чәчеп калдырганнар иде. Җилгәргеч выж да выж әйләнә, треле-ваклы иләкләр генә тик тора, җилгәрми Берзаман Булат бөтен дөньясын оныгын борырга, тартырга, чүкеч белән суккаларга тотынды. Ходаның хикмәте. Булат әйләндергән уңайга иләкләр дә дөрелди. калтырый башлады. Эшли!
Хатын-кызлар Булатны ир кешене, солдатны урап алдылар, аның йөзенә елмаю йөгерде Шул чакта гына ул борын очын ак чүпрәк белән каплап куйган Мәүлиханы абайлады. Мәүлиха очып китә алмаган җәрәхәтле канатлы кош кебек талпыныр-талпынмас аңа карап каткан, күзләреннән урт ылып ут ага иде.
Яшь чагында шушы кыз артыннан җан атып йөргән иде ич Булат!
Өшгә апа җилгәргечкә беренче чиләк чүпле бодайны кигереп салды. Булат тотканы әйләндерергә тотынды. Кибәкләр тузгып бер якка очтылар. ә яп-якгы эре бодай бөртекләре куанышып иләк өстендә бии-бии
мөшкә аша капчыкларга коелдылар. Өннә апа бодай ташый-ташый тирга батты, менә аны Мәүлиха алыштырды. Шул чагында Булатның буып- нары бушап калды, туктап тирләгән муенын җиңе белән сөртә башлады. Ул арада булмады, Мәүлиха алъяпкыч кесәсеннән ап-ак кулъяулыгы чыгарып Булатка сузарга уйлады да, ниятеннән кире кайтты, чиста, хуш исле яулык белән Булатның куе төк баскан ияк асларын, муенын сөртә, корыга башлады. Хатын-кыздан гына килә торган татлы ис аның башын әйләндерде, ул нафталин исе сеңгән Шәгъбикәсеп күңеленә китереп борын җыерды Мәүлиха аңа туры карады, борын очының юклыгын исеннән чыгармаса да. Булаттан күзен ала алмады. Булат та үзенең яшьлек мәхәббәтен, шашып сөеп тилергән мизгелләрен онытмаган, күрәсең... Күз карашлары очрашкач Мәүлиханы бер суык алды, бер ут ялмап йотты. Булат әйләндерә, бодай тулы чиләк Мәүлиха кулында очып кына йөри Аларны урап алган хатыннар шаккатып күзәтеп тордылар да ындыр табагының бер читенәрәк тартылдылар. Җилгәргеч янында алар ничектер икәү генә калды.
Ике чордаш, ике кеше очраштылар. Булат Мәүлиханың иренә хыянәтен белми. Мәүлиха исә Булатның бүгенге хәлен, фаҗигасен аңлап бетерә алмый. Шулай да хатыннар Булатның үз күзләрен Мәүлихага уеп бирергә әзер икәнлеген дөрес аңладылар, төрле тарафларда төрле чош- пошлар китте.
Өннә: «Тамак ялгап алабызмы әллә, көмәйләр?» — дигәч, көздән чәчелеп калган салам учмаларына таралышып утырдылар. Сәрвәр Мө-хәммәт абыйның хатын үзе белән алып килгән икән.
Менә яза ичмасам Уразай мөгаллим хатларны! Саниясенең югалуына, Мөхлисә әбинең вафатына чиксез кайгыруын ишеткәч хатыннар кулъяулыкларына, күлмәк итәкләренә тотындылар. Мөгаллим ярты авылга сәлам әйтеп чыккан, үзенең госпитальдә дәвалануын бәйнә-бәйнә язган. «Үпкәм һаман савыгып бетми, йөткергәндә куе кан килә, мина ярчыклары чәрдәкләгән тезем ямалып килә диярлек»—дигән.
Хат азагына җыр да ябыштырып куйган.
Туктәле, җил, исмәле, җил!
Өзмә гөлнең чәчәген;
Алга килми белеп булмый Башның ни күрәчәген.
Телләре кычытып, тамак төпләре кымырҗыса да, хатын-кызлар бер мәлгә тынып калдылар.
Саниядән хәбәр юк, соңгы айларда Шамилдән дә хатлар килми.
Шамил исеме гелгә кергәч, Сәрвәр капылт агарынып, үзгәреп китте. Ул җәһәт кенә сүзне тагын Мөхәммәт мөгаллим ягына борып җибәрде.
Мөхәммәт абый кайтса, таяныр талыбыз булыр иде.
Сәрвәрнең җырлаганы күптәннән ишетелми иде, бу әңгәмә аның тынып торган яшьлек дулкыннарын да кузгатты, ахрысы. Ул ягымлы тавышы белән әкерен генә җырлап җибәрде, бүтәннәр уңнан-сулдан аңа кушылдылар:
Ямьле Иртеш буйларында Тавышым калсын билгегә; Уйларымда, җырларымда. Йөрәгемдә син генә!
Хатыннарның гомер-гомергә җырлана торган авыл җырларына мө-нәсәбәтләре үзенчә, әле генә бер йодырык булып ындыр табагын чистар-тучы. арулаучы, җыештыручы хатыннар җырлар җырлана башлауга таралдылар, һәркем үз якынын, сугыш кырларында әллә кайчаннан бирле йөри горган ир-атларын үзләренчә сагындылар, аларның җаннары 52
ерак-еракларга очып китте. Шушы өнсез Булат рәвешендә генә булса да... Кайтсын^ иде әле. . Ир-атлары өйдә булса болай интегерләр идемени алар? Әйе. йөрәк маен өзеп ала торган авыл җырларын сугыш та оныттыра алмый
Җырдан соң сүз килде, хатыннар рәхәтләнеп балавыз сыктылар, яшь чакларын искә төшерделәр, җиңеләеп калдылар
Үз мәшәкатьләре белән булышып хатын-кыз Булатны онытып җибәрде. Ул тирләгән җилкәсенә шинелен салып үзеннән үзе тәмәке пыскытып утыра иде. Аны Сәрвәр шаярта-шаярта култыклап алып килде, кесәсеннән ярты уч чикләвек чыгарып солдатка бирде. Булат рәхмәт әйтеп баш какты һәм моңарчы йомык авызыннан «рәхмәт» дигәнгә охшаган бер сүз кысылып чыкты. Үз сүзен үзе дә ишетте кебек. Булат сәерсенеп як-ягына карады: көлмиләрме аннан9
Иртештән ерак та түгел урнашкан ындыр табагы тирәсендә Булатны кузгатырлык хатирәләр дә җитәрлек иде. Эх. ул сихерле салам эскерт- ләре. кояшта ялтырап яткан арыш көшелләре Табалардан сикерешеп төшкән куырган борчаклар! Боларыннан да мең кадерле истәлекләре бар Булатның күкрәгендә Күзен йомса әллә ниләр күренә башлый Булатның күңел күзенә. Мәүлиханың салам астыннан сары шәл бөркәнеп чыккандай кызарынып-бүргенеп килеп чыгулары, аның йөземнән татлы иреннәре.
Икенче көнне дә эшкә килде Булат, тик бүген кичә гөрләп торган ындыр табагы буп-буш иде. Кичә үзе очырып, әлләни еракка җибәрә алмаган кибәкләр канатланып талгын җилдә бөтереләләр, чүп-чарлар, салам кисәкләре керфек арасына кереп йөдәтте егетнең. Ул кичә тәмәке тартып утырган урынына чүмәшеп, күзенә кергән чүпне чыгара алмый шактый азапланды, чүптән арынып, күтәрелеп караса, аның каршысында Мәүлиха басып тора. Кичәгедән яхшырак киеш әп. бер дә эшкә барырга җыенгандай түгел. Кыю. чая хатын шул Мәүлиха, икс кулы белән Булатның уң иңенә килеп кагылды, сөйдеме, бер-бер сүз әйтергә теләдеме? Булат сәерсенеп һәм сөзеп карады яшьлек дустына. Мәүлиханың тулышкан иреннәре кыймылдады. «Син минем хәлләрне беләсеңме?» дип сорады ул. Булат тагын да җитдирәк итеп таныш иреннәргә текәлде. Хәзер Мәүлиха авызын ачар да. аннан Булатның саулыгын кайтара торган сихерле, татлы гыйбарәләр чытардай тоелды һәм алар шунда буш ындыр табагында, үтәли йөгереп йөргән җил күзендә байтак утырдылар. Ходага шөкер, беркем аларга комачауламады, ым-ишарә.тәр дә катнашкан әңгәмәне өзмәде, чиг күз карашлары аларны өркетмәде. Мәүлиха солдатның хәлен сорашмады, болай да кирәгеннән артыгын белә иде. Шәгьбикә титез үзәнлектәге тау кебек, бөтен яктан ап-ачык күренә Мәүлиханың үз хәлен яшьлек дустына үз авызыннан белдерәсе килде. «Син Шәүкәтне ташлап калдырган дип мина үпкәләмә. Булат Ни кылыйм9 Мин көчле адәм түгел икән шул. зәгыйфь мин Әле бер баламны багу да кыеша килә Үзең күрәсең, хуҗалык таркалган. Колхоз әз генә дә коч бирми Былтыр налогларга, заем түләр өчен сыерымны сагын җибәрдем Суеп сатсаң, күбрәк алырга да булыр иде. эче-башы үзебезгә калыр иде дигәндәй, аның артыннан кем йөри9 Бер яктан җаным тынды Усаллар йөри, сыер-сарык.тарны чүпләп кенә торалар. Курмы юнәтү дә үтә читен иде бит. Булат. Сыерың булмасын, сарыкларың бетсен, аяксыз-кулсыз ирне алып кайтып яткырып ни кылмак кирәк9 Аның тилмереп карап ятуыннан йөрәгең ярылып үләрсең. Анда ичмасам үз тиңе арасында әлләни җайсыз да түгелдер сыйдырмасалар да сыясың Мено сип кати тын! Рәхмәт! Син дә кайтмасаң мин алдагы көннәремдә ничек яшәр идем?»
Ишетә дә. ишетми дә Булат. Аңлый да. аңламый да яралы солдат. Ләкин ул Мәүлиханың, яшьлек дустының үзе өчен бик кадерле, бүгенгә бик кирәкле сүзләр әйткәненә төшенә. Өйләнеп байтак гомер итсә дә ул
Шәгъбикәнс берчакТа да яратмады, юаш. сабыр егет белән үзенең үткәннәрен. шунда кылган гөнаһларын каплап кына кияүгә чыгуын тора-бара аңлады. Окопларда телләр чишелә. Булат колагы сау чакта гормышның байтак гыйбрәтләрен ишетте, ишеткән саен ул үзенең хәйләкәр Шәгъбикә кулында уенчык кына булуын аңлады Йортына, Шәгъбикә янына телсез, өнсез кайтып керсә дә, аның күкрәге тулы пошаманчы серләр иде...
Ярый. Шәгъбикә бозык җан, авыл арасында тагын яман сүзләр, әшәке хәбәрләр таратырга сәбәп тә булсын ди Ә аның Мәүлихасы... Сөйгән кешеңнең гасп-кыегын күрми башлыйсың, ул яшьтән йөрәгендә урын алган Мәүлиханың китек борынын да күрмәс дәрәҗәдә иде Әмма ләкин Әгәр Булаз Шәүкәт урынында булса? Аяксыз-кулсыз җанын саклап бүген дә Омск госпиталендә кара кайгыга батып ятса?.. Ниләр уйлый икән Мәүлиханың ире? Әллә төзек уйлары бетеп, аның йөрәгендә ачу суы гына калганмы? Ачы су тулган җан белән ничек яшәмәк кирәк9 Күрә ич ул. ишетә, сабырсызланып илдән хәбәрләр көтә торгандыр. Ил хәбәрләрен солдаттан да яхшырак аңлаган кеше була микән?
Булат шул көннән колхоз эшенә өзмәс катнашып китте. Сыер җигеп ызанга төште, сөрде, чәчте һәм ни сәбәптәндер икәүнең сукмаклары гел кисешеп килде. Юк җирдән дә Мәүлиха килеп чыга, каршысына арттан килеп җитә Теле туктамый Мәүлиханың, ул Булатны сөйләшергә өйрәтә. Үткер күзле карчыга сыман төнлә дә Булатны күзеннән ычкындырмаган Шәгъбикә Мәүлиханың әрсезләнеп ире артыннан сөйрәлүен ишетмәде түгел, ишетте, үз күзләре белән дә күрде. Баштарак ваемсыз гына йөргән иде, Мәүлиханың өзми-куймый ире артыннан ауга чыгуын чамалап. бу эшләргә чик куярга булды. Сүз авыл арасына нык ук таралгач. Шәгъбикәнең көнчелеге килде. Тагын җитди бер сәбәбе бар иде хатынның: башта мөгрәп кенә сөйләшкәли башлаган Булатның теле ачылды, колагы да ишетә башлады, һәм Булатны военкоматка чакырып исәпкә алып та куйдылар. Сугышның әле беткәне юк, шундый авыр контузия алган гарипне дә исемлеккә теркәп куйгач . хәлләр әлләкем булмагандыр шул!
Шәгъбикә Мәүлиханы ишегалдына чакырып чыгарды, тешен кысыл көтеп алды Мәүлиха баскычтан төшеп тә өлгермәде ул аның якасыннан элдерде. «Син,—дип ысылдады ул кара җылан булып,—әлегә танаусыз гына калган иден. Башсыз да каласың киләме?» Шәгъбикә чая усал. Мәүлиха исә усал чая Ир бирмәк — җан бирмәк! Бигрәк тә ир бүлешергә дигәндә хатын-кызлар Нил крокодилына, чүл бүресенә әйләнәләр. Булды. тарткалаштылар хатыннар, куллар чәчкә барып җитте. Эш шуннан арыга узмады.
Дөрес, карлар китеп. Иртештә бозлар аккач Шәгъбикәнең тузанлы, нафталинлы, йомшак булса да тәнгә кадала торган ятагыннан качып Булат ia лапас түбәсендә йокларга гадәтләнде. Таң алларыннан каяндыр кайтканын да күргәннәр, имеш, дип сөйләделәр сөйләвен, сугыш елларында иртәрәк котылып кайткан ир-ат турында ни генә сөйләмәде ул чактагы солдаткалар...
18
дәм балалары ничаклы ач, ялангач булсалар да. яз килгәнен алдан ук сизәләр, зарыгып көтеп алалар. Яз кыш буе туңып, калтырап йомшарган ятим йөрәкләргә дә кагылмый калмый, күкрәктә яшерен өметләр уята.
Әле рәислек белән чиләнгән, рәислектән төшеп торган араларда авыл язмышы, адәм балаларының хәсрәте белән йокысыз калган Дәүләтшә әкә беренчеләрнең беренчесе булып Иртеш буена төшеп җитә Яз исен сизәргә җәһәт малайлар, урам тутырып:
А
Боз кузгалды, боз китә!—дип кычкыра-кычкыра чатыр чабып узалар икән. Яланның ил агасы булып җиткән Дәүләтша әкәнең дә дәрте кузгала, ул кырпулы иске бүреген өскәрәк чөеп җибәрә дә аргыш таягы белән җирнең ныклыгын сыный-сыный Иртеш ярына барып баса. Иртеш- не ничә айлар богаулап тоткан калын бозлар шатыр-шотыр ватылалар. «Ничәнче язың инде?» дигән сыман, баш очына эленгән тургайлар да җыр түгәләр. Бер-ике үсмер ботак-сатаклардан «кораб» ясаштырып, төтене ургылып чыксын өчен черек саламнарга ут төртеп, яр буеннан өзлексез агып торган бозларның берәвесенә «утыртып» җибәрергә дип маташалар. Балаларның кыланышын күргәч, бабайның малай чаклары хәтеренә төшә
Хатыннар исә тулаем ирләре хакындагы хатирәләргә йотылганнар. Җәйләрдә талгын гына агып яткан Иртешнең сугыш башланган елларда котырынуын искә төшереп: «Ходаның кодрәте!» — дип куя картлар. Сугыш ачылган елларны Иртеш тәмам дилбегәдән ычкынды, ургылып, үкереп ярларыннан чыкты, болыннарны гына түгел, иген кырларын, мал йөртә торган калкурак җәйләүләрне дә су басты. Бик күп авыллар. Тубыл шәһәренең гүбән өлеше су астында калды Йортлар арасында колач-колач дулкыннар уйнап йөрде
Быел Иртеш алай ярсып акмый. Теге елда сугыш башланасын сизенеп котырган Иртеш яңадан усалланып уянмасын берүк! Ходавән- дәм! Кешеләр чарлакларга күчеп яшәделәр, өйдән-өйгә көймәләрдә йөрделәр, бүрәнә-такталардан саллар бәйләделәр. Күпләр өйләрен ташлап күчеп яшәделәр. Каракларга, яман адәмнәргә көн килде! Хуҗалар читтә кунып өйләренә кайтсалар— бар ризыкларын, кием-салымнарын чистартып куйганнар.
Тубыл кешеләре «Страховой акчасы», дип йөреп караганнар иде. кая ул, — кайсы ишекне каксалар да. борып кына чыгардылар.
Шулай да гомер-гомергә килгән Боз озату бәйрәме күңелләрне кузгаткан, хәле барлар Иртеш бозлары белән саубуллашырга төшеп җиткәннәр Агымсуларга карап егет булып килгән, бер кышта кыяфәтләре, рәвешләре танымаслык булып үзгәргән егет-җилән ярсый. Иртеш буенда җыр агыла. Яшьләр арасында Сәрвәрнең моңлы тавышы аерылып тора Ул башлаган җырны Миңнурый белән Мәүлия дә күтәреп алалар.
Карлытачым. килдең мени. Канатларын кагынып? - Сөйгән ярым кайтыр микән. Синен кебек сагынып. .
Иртеш буена җыелган халык бүген арурак, матуррак киенергә тырышкан. Сандык төпләреннән аллы-гөлле яулыклар чыккан, күлмәкләр ямалган. юылган. Алай да киемнәрнең искелеге, таланган, өтәләнгән булуы күзне кисә Көз көне яфракларын койган каенлыкта күпереп утырган чыршыдай, бер Шәгьбикә генә аерылып тора. Өстендә бик пөхтә зәңгәр күлмәк Нинди материядән тегелгәнен Ялан хатыннары әйтеп бирерлек тә түгел Аларның мондыйны моңарчы күргәннәре юк иде. Кызыл бәрхет камзул өстенә муенына купшы коерыклы төлке тиресен салган, башында елтыравык мех бүрек, аякларында тупый башлы, кара лаклы туфлиләр. Таза, тулы гәүдәсенә киемнәре бик ятышлы, байларча. Кысынкырак кара шомырт күзләр өстендә карлыгач канатыдай сызылып киткән нечкә кашлар, кояш нурларын чагылдырып елык-елык килеп торган ахак кашлы алкалар Ул күкрәкләрен өскә чөеп, тәкәббер төс белән хатын-кыз төркеменнән чит гәрәк бер ялгызы басып тора. Мәүлиханын аның тирәсенә якынрак барасы, ялгышлык белән дигән булып зәңгәр күлмәгенә, бәрхет камзулына пычрак чәчрәтәсе килә, әмма каг-кат юылып төсен җуйган күлмәк итәгенә, кыршылып калган җакетына карый да авыр көрсенә
Бер Шәгьбикә генә төркемнән читтә, аерылып тора дип без бераз ялгышканбыз, ахрысы. Яулыгын чишеп муенына салган, ике калын толымын плащы өстенә яткырган Миңнурый Шәгьбикә шикелле масай-маган, киресенчә, аның гадәттә шат чыраена борчылу галәмәтләре чыккан. Дөресен әйткәндә, ул Иртештә боз китүгә дә ул хәтле куанмаган төсле. Иптәш кызлары Сәрвәр белән Мәүлиягә дә ияреп кенә елмая кебек. Дәү боз кантарлары ярга бәрелеп, вак-төяк кисәкләрне изеп, сытып, урталайга яргаланганда тау кыясы хәтле бозларга да исе китми, ул үзенең авыл ягына карап торуын, ара-тирә Иртешкә алып төшә торган тыкрык тирәләрен уравын бүтәннәргә сиздермәскә тырыша...
Кызлар аның беркемгә дә чыкмаган һәм чыкмас серен дә беләләр: ул бүгеи Ишморза Муллинны, НКВД капитанын көтә. Белә Миңнурый, аңлый: әгәр аның әнә шул җәза отряды капитаны белән танышып- белешеп йөргәнен туганнары ишетсә, дөнья куйган бабасына җиткерсәләр, мөэзин бабасы ләхетендә әйләнеп ятып, аны төрле сүзләр белән каргар төсле. Ләкин, язмыштан узмыш юк, берәү дә ахыр чиктә язмышын авызлыклап тота алмый, моңарчы мәхәббәт күбәләге кунмаган кызның күкрәгенә Ишморза Муллин, Казан тумасы ут яккан икән, кыз ни кыла алсын?.. Мәхәббәт — дөньядагы иң зур җимергеч көч, ул хәйләкәр үрмәкүч, җәтмәсенә бер эләктеңме, беттең!.. Ишморза юлын туры китереп тә, уравыч ерак юлларны якын китереп тә Ялан авылына кагыл- галый башлады. Килә, Дәүләтшә әкәләрдә туктый, «хәл белешергә» дип, кызлар яшәп яткан йортның — Мөхәммәт Уразаевның тәрәзәсен кага. Миңнурый сизгер җан, ул егетнең ник килеп йөргәнен дә, оялып-читен- сенеп килеп керүенең сәбәбен күптән белә.
Яз җилләре Ишморзаның шактый кырыс холкын да үзгәртеп ташлады. «Чана ташлаганчы, әйдә, бер тапкыр булса да тораны күреп кайт!» — дип. егет Миңнурыйны үзе белән алып китте. Сәрвәр белән Мәүлияне дә дәшкән иде егет, Ишморзаның әдәп өчен генә чакыруын аңлап, кызлар баш тарттылар. Ялан белән Тубыл арасы гашыйк сәяхәте булды. Ишморза белән Миңнурый сүзне бик ераклардан, ата-бабаларын- нан башласалар да, мәхәббәттә аңлашу белән тәмамладылар. Ишморза капитан: «Яратам мин сине, Миңнурый, өзелеп сөям!»—диде. Күңелен сөенечнең сихри болытлары бизәгән кыз: «Мин дә!»—дигәнен сизми дә калды. «Мин дә!» — дип ычкындырды.
Кино карадылар алар, янәшә утырдылар. Соң гына төнге юлның матурлыгына сокланып, янәшә утырып Яланга кайттылар. Егет кызны озатып куйды, үзе Дәүләтшә әкәләргә кунарга китте...
Бүген тагын очрашырга, боз китү бәйрәмен бергәләп карарга сүз куешканнар иде. Иртә-таңнан килеп җитәргә тиеш иде егет! Бүтән чакларда һәрчак вәгъдәсендә торган, килешүләрне бер минутка да бозмаган егетнең бәйрәм көнне килеп җитмәве серле дә, аянычлы да, куркыныч та иде. Яз җиттеме, урманнар җанлана, әмма кошлар гына кайтмый урман ешлыкларына, әллә кайлардан. әллә нинди шикле кешеләр агыла тайгага. Яз җитүне Ишморза үзенә бер төрле тетрәнү белән көтә иде. Тубылда булган хәлләр аның эшен ашыктырдылар, аңа бүтәнчәрәк юнәлеш бирделәр.
Алтын Мөгез тирәсендәге авылларның берсеннән, Н. йортларындагы агентларның берсе: «Мөхетдинов дигән аучы, өлкән яшьләрдәге кеше көзен, әле кырпак та төшмәгән чакта, Күчем ханның базлары дип саналган мәйданнан балчык чүлмәк табып кайткан. Чүлмәктә тимер беләзекләр сакланган икән, алары күгәреп-череп уалып беткән, ди. Ә астарак шактый мул алтын тәңкәләр килеп чыккан. Мөхетдинов алтын тәңкәләрне Төмән базарына барып сатып та кайткалый...» Хәбәр килүгә, НКВД егетләре Н. йортларына барып та җиттеләр. Мөхетдинов яшереп тормаган, эшне түкми-чәчми сөйләп тә биргән. «Бардым, дигән. Таптым,
дигән, тәңкәләрнең бишесен сатып та җибәрдем, дигән» Калган унике алтын тәңкәне НКВДга акт белән тапшырган Мөхетдинов.
Боларында бернинди гаҗәпләнерлек эш тә юк югын, гаҗәбе соңрак башлана. Хәзинә табылган участокка экспедиция оештырабыз, менә кар гына китсен, дип әзерләнеп ятканда алтын тәңкәләр юкка чыга. Сейфның ишеге ачылган, кәгазьләр, документлар һәммәсе исән, алтын тәңкәләр генә юк. Тәңкәләрне нәкъ шул көнне банкка тапшырырга тиеш булганнар. Алтын тәңкә Армиягә зур ярдәм буласы иде...
Иртән тәңкәләрнең югалуын ачыклыйлар, көн уртасында НКВД йортында ат караучы, урам себерүче булып эшләүче адәм да гаип була. Эшкә килми, бер көн юк бу, ике көн, өченче көнне эзләп фатирына барсалар (ул шәһәр читендәге ялгыз карчыкта яшәп ята иде!), эзе дә юк тегенең. Карават астында почмаклары ашалып беткән иске чемоданы гына торып калган. Чемоданны ачалар, әлбәттә, кәгазьләрне НКВДга алып кайталар. Вак-гөяк таушалган хатлар, ертылып беткән адреслар, әллә кемнең үлеме турында белешмә... һәм арадан тикшерүчеләрне кы- зыксындырырлак бер-ике бит кәгазь дә килеп чыга. Күчем хан хәзинәсе белән кызыксынган ич бу бәндә!..
Урам себерүче, аг караучы булып ялланган бу бәндә хакында моңа кадәр дә бер-ике хәбәр НКВДга кергән иде инде. Исемсез, чатлы-ботлы эре хәрефләр белән сызгаланган бу хатларда, урам себерүченең бөтснләй- бөтенләй үзен белдергән кеше түгеллеге, аның элеккеге офицер Канталы- ев булу ихтималын искәртелгән иде. Сугыш бара, ил һәркөн яңа солдатлар сорый. Күпләр фронтка бармас өчен мең хәйлә табалар, керосин эчәләр, тәмәке суы белән тончыгып, ашказаннарын агулап илдә калырга тырышалар, врачларга ришвәт китерәләр. Каз-үрдәк кенә түгел, затлы Иргеш балыкларын да азсыналар. Т. авылыннан военкомат хуҗаларына тоташ бер поши түшкәсе китереп биргәннәр. Ике атна гына элек ыҗ- гырып барган поезддан өч кеше төшеп калган. Төшеп тә калганнар, югалганнар да. Колактан колакка күчеп йөргән хәбәрләргә таянсаң, аларның да шушы Тубыл тайгаларына чумуы бик ихтимал икән. Кемне эзләп табып өлгерәсең дә. кайнардан тотып ипкә китерәсең? Урам себерүче хакында килгән хәбәр бер мәлгә НКВД хәдимнәрен тирләтеп алган да, онытылган. Инде сейфтан алтын тәңкәләр югалгач. НКВДга сыенып яшәгән бәндә дә чыгып югалгач, һәммәсе җепкә тезгәндәй ачылып китте. Инде караваг астындагы иске чемодан да телгә килгәч, милици- ядәгеләр бот чаптылар. Шул! Үзе! Канталыев.
Шушы эшләр тирәсендә барган ыгы-зыгылар, ялгыш-хаталар. үкенечләр һәммәсе Ишморза Муллин өстенә төшкәч, ул. ашавын да онытып, йокысызлыктан кызарып шешенгән күз кабакларын үтә салкын су белән «дәвалый» да эшенә чыгып чаба, төнлө-төнлә авылларга да барып җитә. Гасабилануыннан. йокысызлыктан яралары сызлый Ләкин зарлана белми иде Ишморза, ул үзе тотынган эшне җиренә җиткерергә тырыша иде. һәм аның кулында шактый кызыклы мәгълүмәтләр дә җыелып килә иде. Ул да ярсып-кызып быелнын язын көтә иде Яз ана күп нәрсәләр китерергә гиеш иде. Беренчедән, Миңнурый белән алмашып тормыш корырга уйлый иде ул! Әгәр хатыны булса, аның гормыш шартларын җиңеләйтер иде ул. Миңнурый кебек уңган, аңлы кыз фикер, уй җәһәтеннән дә һәрчак ярдәмгә килер иде Ялан авылына барып боз озатканда алар бүген үзләренең төп мәсьәләсен хәл итәргә, киләчәккә юллар сызып га куярга тиешләр иде.
Ишморза никадәр сак. җиде уйлан бер генә кисә торган егет булса да. ул үз дошманнарының никадәр хәйләкәр, мәкерле икәнен күз алдына да кигереп бетерә алмый иде. Мәсәлән, кем уйлаган. Ялан халкы сөенеп, шатланып боз кантарларын боз диңгезенә озатып мавыкканда Чырык Абдрахманның мунчасында икс кеше качып утырыр дип. кем күз алдына кигергән? Бу икс кеше язгы төпнең караңгылыгыннан, авыл кешеләренең
кичләрен чыгып йөрмәвеннән файдаланып, курыкмыйча Чырыкның мун-часына кереп югалдылар. Мунча байтактан ягылмаган. Чырык күрше- күләннәргә юынырга йөри, бер үзенә утын әрәм итеп тормый, су ташып та мәшәкатьләнми...
Миша Сорокин белән Канталыевның байтактан күзгә күз очрашып сөйләшкәннәре юк иде инде. Кыш — очрашулар өчен җайсыз чак! Шулай да бер очрашып алырга, кар китеп кар-урманнар ачылуга, тагын бер талпынып алырга иде аларның исәпләре. Канталыев алтын тәңкәләр турында бер дә авыз ачасы түгел иде. дәшмичә кала алмады. Хан хәзинәсе барлыгына шикләнә башлаган Сорокинны ни белән булса да өметләндерергә, кузгатырга, җим салырга кирәк иде. Алтын елтыравын күргәндә Колгасарның күзләрендә яшен уйнап алса да, тәңкәләрнең каян табылганын ишеткәч, ул чак кына Канталыевны буып ташламады.
— Син дурак.—диде ул куе төкереген чәчеп.—син шыр тиле! Шушы тәңкәләрне урлап эшне бозып ташлагансың. Беләм. тәңкәләрне күрсәтеп син миңа хәзинәнең барлыгын расларга телисең. Әллә НКВДда туң күчәннәр генә утыра дип беләсеңме? Муллин дигән капитан килгән анда. Тешләгән җиреннән өзә. диләр. Хәзер алар да хәзинә барлыгына ышанып эзләүләрен көчәйтәчәкләр. Алтын тәңкә карагының да шушы тирәдән еракта йөрмәячәген белеп, бөтен юлларга капкын салачаклар! Син бөтен эшне боздың!
Канталыевның йөрәге ярсу, аның шушы газаплы, мәшәкатьле гомерендә беркемнең дә аны шушы кадәр сүккәне, түбәнсеткәне юк иде. Ул көчкә түзеп утырды, сикереп-сикереп торып кулларын болгады, әмма Сорокинның явыз тавышы, мунча караңгылыгында да кискен зәһәр күз карашлары, аны тыеп калды Чалбар каешы астына кыстырылган наганына да эш барып җитмәде. Әллә ниләр эшләр иде Канталыев. җанын алыр иде өтек офицерның, бүгенгә көч Сорокинда. Оешкан отряды бар. чарасыз калган дизертирлар өчен әлегә ул хуҗа, корал да аларда. Ә Күчем хәзинәсен сазлык-урманнар авызыннан бер үзең эзләп кара! Табарсың бик!
Сорокин бу очрашуга ныклы план белән килгән иде: Мөхетдиновны һич кичекмәстән эзләп табарга, бугазыннан алып алтын тәңкәләр табылган урынга алып барырга!..
Йомабикә абыстайның җылы почмагында посып ятканда аның уйлары туктауны белмиләр иде. «Хәзинә табылган сәгатьтә үк бу тирәләрдән юк булырга! Отрядтан ялгыз гына чыгып китүе авыр булыр дигәндә... иптәшкә бер Канталыевны гына ияртергә! Аны да юлда юк итәргә!»
Аның тизрәк бу тирәләрдән чыгып чабасы, ил киңлегендә югаласы килә иде. Ләкин бүгенге тартыш әле башланган гыпа икән... һич көтмәгәндә Канталыев тагын бер шарт куйды. «Хәзинә табылган очракта Көнбатышка барып тормыйбыз». «Кая барасың ди инде син? Японнар ягына чыгарсыңмы?» «Нигә японнарга? — диде Канталыев тыныч кына,— Көньякка китәбез. Телисең икән Әфганстан. теләсең һиндстан, Иран да ярап тора! Анда халык күп. шәһәрләрдә мәңгегә югалырга була. Малың гына булсын, анда яшәргә ярый!» Урыс тәрбиясен күргән Михаил Сорокинны Канталыев телгә алган илләр бер дә тартмый иде. «Борча- кандала ашатып, корчангыдан шатыр-шотыр кашынып яшәргәме?» — диде ул, ни уйлаганын яшереп тә тормастан.
Башта ук ызгышырга, талашырга торган ахириләр тора-бара бөтенләй чыгырдан ычкындылар, мунча «җиһазлары»—тоткасыз чиләкләр оча башлады, корым коелды. Җил-давыл тынган арада Сорокинның кычкырып көлгәне ишетелде. Канталыев аңа шикләнеп карап куйды, чалбар каешына кысылып хуҗасын җылытып торган наганын капшады.
«Дураклар без.—диде Сорокин,- син генә түгел, мин дә дурак. Атыл-маган аюның тиресен бүлешеп ятабыз!»
Бер башыңны «җүләр» дип атасалар, һәркемнең ачуы чыга, иллә мәгәр сөйләшүчеләр икәү булганда һәм очрашуның азагында икеңне дә Шул мәңге онытылмаслык сүз белән атыйлар икән, моның файдасы да бар, мунчада кызып килгән «сугыш» тукталды, ахириләр Чырык пешереп керткән кабыклы бәрәңгегә ташландылар.
19
—- иңнурый белән Ишморза ул көнне күрешә алмадылар. Язмыш аларны алдагы көннәрдә дә очраштырмады, икесе ике җирлә. Сак-Сок булып җан атып яшәп тордылар
Капитан Ишморза Муллин бу көннәрдә Ташкайне. Йомабикә бичәнең моңарчы дөньяга игелек күрсәтмәгән улын да исеннән чыгармады
Таза, көчле, шактый елгыр егетне зонада күргәч, аның уенда бер план йомарланды. Иксез-чиксез тайга урманнарына таралып яшеренгән кач-кыннарны вакыт-вакыт ясалган обловалар белән генә тоту мөмкин булмаган эш иде. һәр качкын печән арасына төшеп югалган инә ул. эзлә, тап син аны! Бигрәк гә Сорокин кебек тәҗрибәле отряд командиры, берничә адәмнең җанын кыйган куркыныч бандит, андый җәтмәләрдән шаярып га чыгып котыла ала. «Батыр йөрәкле, куркусыз, гәвәккәл. кансыз, усал һәм явыз». НКВДда саклана торган «Дело»сыида аңа шундый бәя биргәннәр Ишморза белә, дошман хәйләкәр икән, син аннан бигәр биш хәйләкәр, биш тапкыр көчлерәк һәм уяурак булырга тиешсен Яшермик. Ишморза үзен батыр да, акыллы хәйләкәр дә дип исәпли иде.
Әйткәнебезчә. Ташкәй белән күрешүдән соң ук ул үзе уйлаганын тормышка ашырырга кереште, ул Ташкайнең төрмәдан качыруын оештырып аны Сорокин отрядына «сеңдерергә» тели иде Эшнең ифрат авыр, катлаулы икәнен тулысынча аңлап кереш ге Муллин. Барыннан ла әүвәл НКВД начальнигы шактый тар маңгайлы Лапиковны ышандырырга. аны шушы эшкә «таргырга» кирәк иде. Аның катнашыннан, аның хәер-фатихасыннан башка бу. моңарчы сыналмаган четерекле эшкә алынырга да ярамый иде. Ишморзаның алдан ук шикләнүе хакка барып чыкты: Лапиков тыңлап та бетермәде, кул-аягы белән каршы тонне. Ишморзаны икс сүзе белән егып салды
Мине трибуналга тапшырасың киләме? Үзеңнең бетүеңне әйтеп гә тормыйм. Бүтәннәргә әйтә күрмә, тавыклар егылып көләр'
Муллин Лапиковнын үзен өлкәдә иң әзерлекле һәм мәшһүр начальник игеп санавын, бер-бер йомышлары төшкәндә Лапиков кул аегындагы күпләрнең, начальникларының йомшак ягыннан осга гына файдалануларын да чамалагг килә иде Ул әллә кая чәчелмәде, шушы «аргамакны иярләргә» булды.
Глеб Иванович! диде ул үтә хәйләсез төс белән Белем, ышанам. өлкәдә сездән дә тәҗрибәле, сездән дә куркусыз милиция командиры юк. Сезне өлкә белә, өлкә таный! Мин дә, сезне хөрмәтләүче кеше буларак, сезнең данга яңа төсләр бирмәкче булам Кайчанга кадәр без урман бандитларына районга хуҗа булып яшәргә ирек бирәбез? Көпә- көндез сейфтан алтынны урлап чыктылар! Бу безгә дан өстәми, моның күләгәсе сезгә дә төшә. Монда уйлап миләргә кирәклеген хәтеремнән чыгармыйм, әмма зур тәвәккәллек тә сорала монда. Глеб Иванович* Белүемчә, сез кыю ла, гәвәккәл дә...
Ипләп кенә сүз башлаган иде Ишморза, бара торгач кыюланып га китте, гавышында ышаныч авазлары күбәйде. Лапиков бераз икеләнде Ишморза, бандитлар тотыла калган очракта Глеб Ивановичның даны өлкә чикләреннән дә үтен чыгын. Мәскәүгә барып җитәсен дә сүз арасына керткәч. Муллин әзерләнгән «кандидат» белән Лапиков кызыксына башлады
Ташкәйнең җирле халык вәкиле, татар булуы аңа ошады, егетнең яшьлеге, дуамаллыгы һәм «мәхәббәт аркасында» гына төрмәгә эләгүе аны йомшартып җибәрде. Лапиков үзен ир-атларның бөркете дип саный, чын гыйшык дигәндә баш югалтырга да әзер икәнлеген үзара сөйләшкәннәрдә телгә кыстыра иде.
Инде егетнең үзе белән сөйләшеп карарга рөхсәт итегез,—диде Муллин. Глеб Иванович Лапиковка кат-кат рәхмәт әйтеп.
Ялан авылында аның әнкәсе яши. алай-болай булса, әнкәсен дә харап итәчәген аңлатырмын мин аңа,—диде.
Ташкәй белән сөйләшү НКВД начальнигы белән аңлашуга караганда да авыррак булды. Ике елдан артыграк зонада яшәп, тормыш тәҗрибәсе ныгыган, акны-карадан аерырга әзер торган егет, ярсу ат кебек чыгым-чыларга, тәртәгә тибәргә тот ынды
- Гаепнең берсен ясадым, үкенмим, теге мөртәт җәзасын алды. Кылган гамәлемә сөенмим дә. Ул... әле дә күз алдымда тора! Мин аның шәүләсеннән ничек котылырга белмим. Минем янга килеп киткәч, монда чакыртып кайтаргач, әллә сез миңа яхшылык телисезме дип өметләнгән идем. Ә сез мине тагын да ныграк батырырга телисез икән Юк-барны чәйнәп утырганчы сез миңа фронтка китәргә ярдәм итегез' Штрафной батальоннар бар икән. Сугыш беткәләгәнче шунда барып өлгерергә кирәк миңа. Сугышырга, исемемне акларга!
Ташкәйнең ярты сүздән аның тәкъдимен ашык-пошык кабул итмәвенә. ныклыгына, сүз сөрешенең төгәллегенә сокланып Ишморза һәм очраклы диярлек сайланган «кандидатурасының» ышанычлы, төпле булуын күреп сөенде.
Бер очраштылар алар. икс. тәүге очрашуларда Ташкәй күбрәк сөйләп. Муллин ул сөйләгәннәрне үлчәүгә салып, җаваплар әзерләбрәк утыра иде. Егет күңеленә килгәннәрне әйтеп бетерде, озак бәхәсләрдән, исбатлаулардан соң, Муллинның тәкъдимен кабул итеп «төрмәдән качкан кеше» булып качкыннар арасына вакытлыча «сеңергә» ризалыгын бирде.
Хәвефле, хәтәр эшнең ни белән бетәчәген дә әйтеп булмый! «Бандитларны тоттырып исән калсаң, сине акларга тырышып карарбыз, һич югында без сине фронтка озатачакбыз! Бусына шикләнмә!»— диде Муллин.
Зонадан качу версиясенең төрләрен, юл-сукмакларны. Ташкәйнең кая барырга тиешлеген, барысын да җентекләп өйрәнделәр, кат-кат кабат-ладылар. Ахыр чиктә Ташкәй соңгы теләге барлыгын белдерде:
Әнкәй янына кагылып чыгыйм бер! — диде ул.- Сагындым! Аннан ары күрешеп буламы, юкмы. . Әнкәй бит!.
Ишморза бу тәкъдимгә дә каршы килмәде, шулай килешенделәр: Ташкәй кичен караңгы төшкәч Яланга кайтып керде. Ул Төрмәдән качуын яшереп тормый. «Әзрәк баш-күз алгач, документлар юнәткәч фронтка китәчәкмен».—дип белдерде. Таңнан чыгып югалды...
~ «Бирим дигән колына — чыгарып куяр юлына!»— дип татарлар дөрес әйткән! Шулай булып чыкты да. Ташкәйнең берочтан Сәрвәрне дә күрәсе килә иде. Монысын ул Ишморзага әйтеп тә тормады. Күрәчәк ул Сәрвәрне. күрәчәк!
Ташкәйне Күбек чикләвеге дигән җиргә шулай дип аталган урман аланлыгына чаптар атта китереп җиткерделәр.
Моннан ары җәяүлисең.— диде озата килгән Ишморза Муллин. Сыңар күзле милиционер, мин дә сүзсез калмыйм инде дигәндәй, әйтеп куйды:
— Самай кызлар урлый гына торган төн!
Сыңар күз Ишморзаның нинди йомыш белән йөрүен дә, нигә монда урман ешлыгында юлаучыны төшереп калдыруларын да белми, әмма беләсе килә иде! Тик аның сүзенә колак салучы булмады, ул дилбегәсен беләгенә урап атны кирегә борды. Ишморза: «Бер чыккан килеш әллә
Яланга барып Миннурыйны күреп чыгаргамы9» — дип уйлап алды да. кулын гына селкеде. Ялан авылына Ташкәй юл тотканда, ул тирәдә күренеп йөрергә ярамый, һич ярамый иде
Юл коры һәм тигез диярлек иде. Сонгы яз-жәйләрен зонада, гөрмә камераларында үткәргән, тын җитмәүдән, яктылык юктан җәфа чиккән Ташкәй баравык җәяү теркелдәде дә җан-фәрманга йөгерә башлады Урманны йөгереп үтте, кырга чыккач күкрәгенә сыймаган йөрәгенең дөп-дөп какканын тыңлап торды Төгәл итеп Көнчыгышны эзләп тапты, сүрән шәфак утлары ярдәмендә кояш чыгар офыкны төгәл билгеләде Юлы ачыклангач кызу-кызу атлап китте.
Ул соңгы озын үрне йөгереп төште, авылга керәм дигәндә туктап калды: «Туп-туры әйтә кайтыргамы, әллә Сәрвәр янына кагылыргамы?»- дип уйлады. «Өйгә, өйгә!» — дип каулады аны ашкынган күңеле.
Капка эчтән бикләнгән иде, ул иңен терәп ачарга тырышып карады, капка бирешмәде Ташкәй озын-озак уйлап тормады.кушаяклап сикереп ике куллап койма баганасына ябышты, өскә менеп атланды, як-ягына каранып* бераз торгач ишегалдына сикереп төште
Михаил Сорокин бүген Йомабикә абыстайларда кунып ята иде Юк. Йомабикәнең мыймылдык тәне дә, бодай камырыннан изгән ап-ак йомшак беләкләре дә чакырып китермәгән иде аны. Михаил нык кына авырый иде. Кышын дымлы урман землянкаларында аунап ул быел чиргә тарыган иде. Бөтен тәнен чуан басты Колгасарның, утырып торыр әмәле калмады, олы йомышка кысталганда агачка ябышып чүгәләп кенә торды. Барыннан да бигрәк ютәл җәфалады урысны. Качкынның юлдашы тынлык, кая таба атласа да ул атлардан элек аяк астын тикшерә, ялгыз яткан ботакны сындырып нәни генә тавыш чыгарса да качкынның йөрәге дертләп китә Качкын куркак куянның юлдашы ул. Саклыкка өйрәнгән Колгасарның хәле яман, корык-корык ютәлли, үпкәсе авызына менеп җигә, кан төкерә.
Йомабикә абыстайның күңеле бу араларда әйле-шәйле, күзенә әллә ниләр күренә, колагына ерактан яңг ырап шомлы тавышлар килеп ирешә, тамагы нечкәрде су да үтми Колгасарны идән почмагына аркасын терәгән себеркене селкеп куды ул, кертмәскә тырышты.
Башың беткере! дип ачыктан ачык зарланды, карганды Беге- рәсең башкайларымны! Хәзер көннәр җылы, кешеләр өйдә генә утырмый. көнгә чыгалар, күрше-каршыга керәләр. Берәрсе керсә? Күреп калса?.. Синең аю өнендә ята-ята да сеңгән исең яргы чакрымга сизеләдер әле, мәлгунь. .
Бер генә төш ә! диде Колгасар һәм кесәсеннән ярт ы шешә самогон чыгарды. Эчте, ни бар шуны ашады, югын таптырмады, җылы су белән аякларын юлы. каен күмере белән казык-казык озын тешләрен чистартты һәм мич башына җылыга менеп ауды.
Яктырганчы уятырсың! дин мыгырдады.
Йомабикә абыстай бүген йокыны көтеп ала алмады, килмәде аңа бүген йокы, як-ягына мең кат зыр-зыр айләнгәләп. уйларның герледән төрлесен күңеленә кигереп, яшьли ятлаган догаларын кабатлан онытырга тырышса да. теләге кабул булмады. Уйларының да гөгәллеге. азагы юк иде бичара хатынның. Үткәннәрен уйлан юансынмы. Ырсыгдин белән бергә, ир белән чагын булган булып торган чакларыннан сөенечләр эзләсенме, бүгенгеләрне күз алдына китереп сөенсенме’ Ире гүрдә, күңеленен бердәнбер якты йолдызы Уразай-мөгаллим сугышта, улы Ташкәй төрмәдә, кеше үтерүче, кызы Мәүлия әткәсе йортын ташлап чыгып, чиг бусагада яшәп яга Авыл арасында бу хакта йөргән имеш- мимеш гәрне ишеттерәләр Йомабикәгә, нык ишеттерәләр Әгәр сорасалар. бүгенге дәвердә ни уйлап, нн-нәрсәгә өметләнеп яшәгәнен Йомабикә анык кына әйтә дә алмас иле.
Болганчык, шөбһәле уйларны читкә куып кинәт кенә башына бер уй кисәге иңде: «Үтерергә кирәк бу мөртәтне! Юк итәргә! Ул булмаса. ичмасам, тынычрак яшәр иде ич! Чырык белән киңәшергә дә, аннан бер-бер агулы үлән алып Колгасарның самогонына салырга... котылырга. котылырга! Шушы баш бәласеннән котыла калса... котылса.. » Намазлыкта оеп. кыйблага карап кына яшәр иде Ырсытдин бичәсе Берәүгә дэ кырын караш ташламас, ялгыш сүз ычкындырмас. Мәүлияне үз янына алып кайтыр, аның сүзеннән чыкмас... Раббем Алла, нигә шул дөрес якка борып җибәрмисең Йомабикәнең тормышын? .
Капкага кагылганнарын ишетте Йомабикә, тирә-як. урам-тыкырык- лар тып-тын иде. Беренчесе: «Әллә теге явызны алырга милиция килеп җиттеме?» дигән уй булды Тик. капканы какмадылар, келәсен бер-ике күтәрделәр дә төшерделәр. Колгасар Сорокин өйгә керер алдыннан капка-коймаларны ныгытып тикшереп, күздән үткәргәч кенә өйгә уза иде...
Койма тирәсендә нидер чыжтырдады. ышкылып китте. Йомабикә торып утырды, каршы күршеләренең Алабае абалап өрә башлады. Бүтә-нчәрәк итеп, яглар барын сизгәндәй өрә иде эт бүген. Кемнеңдер койма аша сикергәнен дә чамалады сак колаклы тол бичә. Ул ябынган корама юрганын бер якка атып бәрде, табаннарын куырып алган суык идәнгә яланаяк төшеп басты. Ул чап-чап басып, саклыкны оны тып, ишеккә таба атлады, колагын куеп тыңлана башлады. Тыелып кына кактылар, алай да Йомабикә оялды аша тышкы ишеккә бер генә сикерде..
Гадәттәгечә «Кем йөри анда?» дип сорамады, «теге бәндә ишектә кеше барын ишетте микән?» дип уйларга өлгерде дә келәне күтәрде.
Йомабикә белән Ташкәй бер-берсен тиз таныдылар
Улым, балам!—дип кычкырып җибәрде Йомабикә һәм улын ко-чагына алыргы теләде. Ташкәй кочакка сыймады, ул нинди дулкынлан-дыргыч вакыт булса да. ишекне бикләп керергә кирәклеген онытмады, келәне элде һәм әнисенең иңнәреннән тотып өйгә алып керде.
- Улым, улым!
Ташкәй каядыр ашыккан кебек, тиз-тиз чишенде, киемнәрен дә яшь чагындагы кебек анда-монда ыргытмады, һәрберсен гикшереп-барлап. таслап мич янындагы сәкегә тезеп салды. Ул арада Йомабикә казан астындагы күмергә чыра элдереп куыксыз лампага ут кабызды, лампаны сул кулына күтәреп, улының йөзенә карады. Ташкәй танымаслык булып үзгәргән иде. Аулак урам чирәмедәй куе сакалымы аны шулай үзгәрткән, җилкәләре җәелеп аңа шундый өлкәнлек төсе керткәнме?.
Ул арада Ташкәй күнегелгән урынга, мич арасына кереп, шалтыр- шолтыр килеп бит-күзен юып алды, әйләнеп чыкканда әнкәсе лампаны өстәлгә утыртып көйләп маташа иде. Өстәл уртасында кукыраеп утырган шешәне һәм шешә күләгәсенә кереп поскан сапсыз чәшкәне күреп. Ташкәй атлаган җиреннән шып туктап калды. Йомабикә моның сәбәбен аңышмады. Ул өзгәләнеп:
— Ничекләр кайтасы иттең, улым. Амнистия мазар булмагандыр бит? —дип сорады. Ташкәй сорауга каршы үз соравын бирде:
— Ашарга берәр нәрсәң бармы? - диде
Улым, балам, кайтасыңны белмәдем шул. Күңелем нидер сизде мәгәр иләсләнде. Бераз көтәрсең инде, хәзер бәрәңге пешерәм!
Кабыклы булсын бәрәңгең, — диде Ташкәй һәм өстәл янына килеп утыргач, сапсыз чәшкәне кулына алды, иснәде һәм тәрәзә төбенә илтеп куйды.
Ничекләр чыгардылар, балам!? дип сорады тагын бер кат Йомабикә.
— Мин әни төрмәдән качып чыктым.
Мич башыннан сак кыштырдаган тавыш килде. Йомабикә коты чыгып улына карады. Шулай, текәлгән килеш, авызы ачык килеш катып калды.
Мәүлияне ник уятмыйсың? диде Ташкәй мич башына ишарәләп. Йомабикә улының бу соравын ишетмәде, аның аңын, утын Ташкәйнең баягы сүзе биләгән иде.
— Ничек алай качып? Качып, үләт, эт күтенә бармакчы буласыңмы? Тагын тотып ябарлар да төрмәнең ныграгына, качалмаслыгына бикләп куярлар. Ай, улым. ай. балам! Хаталык кылгансың, гуй.
Йомабикә инде исенә килде, Ырсытдиннең төсе итеп тота торган үткер пычагы белән бәрәңгеләрне әрчемичә генә, урталайга ярып, кайнап чыгарга күбекләнгән суга төшерә торды, теле һаман бер үк сүзләрне кабатлады
Мич башында калын игеп ирләрчә ютәлләделәр. Ташкәй сикереп торды, әнкәсе кулыннан үткер пычакны тартып алды
Анда Мәүлия түгелмени? дип сорады.
Йомабикә башын чайкады, бөтен гәүдәсе дер-дер калтырады
Юлаучы ул. Туңган бичара, чирле дә икән үзе. Бик ялынып сорагач, кунарга керт гем үзен.
«Минем арттан күзәтергә НКВД җибәргән, мөгаен!» дип уйлады Ташкәй һәм пычагын кулыннан ычкындырмыйча гына төлмәчкә керде, мич башы караңгылыгына карап карлыккан усал тавыш белән:
А ну, фраер! Топай сюда! Топай, топай! дип кычкырды
Юк, бу карачкының НКВД кешесе булуы мөмкин түгел, җилдә дә селкенерлек арык гәүдә, ач яңакларга сырышып ябышкан сакал учмалары, эчке кием-салымнарының өтәләнгән, таланган булулары хәерчеме?.. Мич башыннан төшкән өрәк сүз әйтергә өлгермәде, Ташкәй бу йортның хуҗасы булуын сиздереп:
Утыр да сөйләп бир әле: ник безнең йортның капкасын кактың да. сиңа монда ни кирәк? дип сорады
Татар урманнарында качып ятмаса, татар илендә яшәмәсә. Сорокин бу кискен сораулардан каушап-җебеп гә төшәр иде. әмма ул Ташкәйнең төрмәдә утыруын Йомабикә бичә авызыннан каг-кат ишеткән, хәбәрдар кеше иде. Шуның өс генә ул Ташкәйнең ап-ачык итеп, авыз тутырып, хәтта бераз мактаныбрак га: «Мин төрмәдән качып чыктым!» дигән сүзләрен ишетеп калган иде. Аның каушавы бер минуттан үтте, ул ишек катында эленеп торган кыптыр тун кесәсеннән бер шешә самогон алып килде һәм, монда Ташкәй түгел, ул качкыннар отрядының командиры Михаил Сорокин хуҗа икәнлеген сиздереп. Ташкайне ризык бүлешергә чакырды. Бераздан, шешәдәге саргылт суны киметә төшкәч (әлбәттә Ташкәй эчмәде, иренен тидереп гә карамады! Бу хакта аны Ишморза Муллин кат-кат кисәткән иде «Беркем белән дә. беркайда да аракыны кабул итмәскә! Акылны югалтмаска!» дигән иде ул Кайткан гөнендә үк аракыга баш биреп үз иркс белән башын җәллад бүкәненә салмас инде, яшәргә ниятләп төрмәдән чыга алган егет!)
Сорокин болай диде:
Бу йорт гүрендә генә түгел, тирә-як урманнарына да хуҗа булырмын мин!
Эченнән куанса да, Ташкәй аны-моны сиздермәде, алар, сәер кунак белән ары-бире сүз алышын, бср-бсрсен кытыклап-тикшереп байгак угы* рдылар..
Таң яралганда Йомабикә кунакларны озатып калды. Кеше аягы кузгалганчы Яланнан чыгын югалырга кирәк иде аларг.г
Ташкәй бик теләсә дә. бавыры ташыса да, Сәрвәр сылу яшәгән йортка кагыла алмады, мөгаллимә кызга бер-бер авырлык кигерермен, дип курык г ы
20
ыйззәтбану түти Ялан авылының иң абруйлы, колхоз эшенә иң күп ■ ' көч куйган, эшлекле, ашка-суга шактый оста хатыннарның берсе "*■ иде. Юк. «холкы тигез иде аның, сабыр иде!» дип әйтергә җыенмыйм! Күкерт кебек дерт иткән чаклары да бар иде аның, өй өчен, ирен, балаларын туздырып буран куптарган мәлләре дә аз булмады. Җыеннарда, авыл җыелышларында булыр-булмас ир-атларның якаларыннан сөйрәп сәхнәдән өреп төшерүче дә ул иде. Кыскасы, замана хатыннарына нинди сыйфатлар хас дигәндә, Гыйззәтбану түтидә шуларның һәммәсе дә җитәрлек вә хәттин ашкан иде.
Сугыш аның да кикриген шиңдерде, койрыгына басты, юашлануын юашланмады безнең тутабыз, әмма ләкин кояш баеган мәлләрдә тәрәзәгә багып, бер кулы белән яңагына таянып, онытылып утырган хатын элеккеге Гыйззәтбану түгел иде, түгел!
Анау елда, язгы кыр эшләрендә, алты хатынны җигеп, сука башына ябышып җир сөреп йөргән көннәр тәмамысы җиргә бөкте хатынны, чая хатынны! Эштән кайтып, юынып-аруланып алды да урынга ауды. Чәй кайнатырлык та хәле калмый Гыйззәтбану түтинең. Хәер, аның чәе дә инде, урман-болыннардан җыйган үлән, чәчкә тамырларыннан кайнаткан чәй, ни мактасаң да. сәйлүн чәйләренә җитми инде. Чәй димәктәв, Яланда, авыл арасында чәй табарга була, әллә ниндиләрен сата йөзе кара Шәгъбикә, ләкин алты хатын җигеп җир сукаласаң да колхоз чәй сатып алырлык та сәрмия бирә алмый шул...
Көне-сәгате килеп җитте, быел хатыннарның сукага җигелерлек хәл-ләре беткән иде инде. Арыкландылар, тәннәрендә карга чукырлык та ит калмады...
Апрельгә кергәч үк Дәүләтшә әкә Гыйззәтбану тирәсендә юргалый башлады. Килеп керә дә, теленә май ягып, сүзләренә бал кушып, Гыйз-зәтбану түтинең йөрәген кузгата торган уйларга барын ябыша.
Йосыфыңнан хат килгән икән, ишеттем, ишеттем! Шокер Ходайга! Сугыш бер бетәр, бетми калмас. Хода кушып, сугыштан соңгы җиңеллек-ләр килсә, Сәгьдетдинең дә кайтып төшсә... И. ни бит әле, улыңның хаты Мәүлиягә дә килгән икән! Куандым, нык куандым! Мәүлия уңган бала. Берзаман шаулап-гөрләп килен төшерәселәр бар әле. Насыйп булса, башкода булып түрегездә үзем утырырмын. Хәзер ни. Себердәге татар йолаларын белүчеләр дә күп калмагандыр инде. Сәгьдетдиннән хат- хәбәр киләме?..
Сандугач булып сайраган рәис Гыйззәтбану түтине тәмам эретә, ул һич читенсенмичә балавыз сыга башлый. Тагын нидер сөйләшәләр, кемнәрнең ничек яшәүләрен тикшереп чыгалар, Дәүләтшә әкәнең сүзе һич бетми, сыерын карарга, аңа җылымса су эчерергә бик вакыт, анда да сүзе бетми бал авызлы рәиснең, хуҗабикәгә ияреп абзарга да чыга, Гыйззетбануның терәге, ярдәмчесе, өмете булган куәс имиле кола сыерның муенын кашып иркәләп тора. Сыерга нәрсә, ул да йомшак күңелле кешегә таба сузып, телен чыгарып аның кулын ялый. Соңгы керүләрендә Дәүләтшә әкә сәеррәк сүзләр дә ычкындыра башлады:
Язга чыгып барабыз... Бөтен җирләрне сөреп-чәчеп булмаса да, җиркәйне бөтенләй үк мәхрүм итеп булмас. Булат белән килешендек, ул һәр эшнең әмәлен белә, сыерларны сукага җикми булмас, сбруйлар хәстәрли башларга диебрәк торабыз.
Гыйззәтбану ишетә ишетүен, мәгънәсенең тирәнлегенә генә төшенеп җитә алмый. «Сыерлар җигәргә»,— ди рәис. Сүз Гыйззәтбану түтинен авылда иң сөтләч, иң уңган сыеры турында бармыйдыр ич?.. Юк. юк, рәис ярты чакрымнан эре кабыргалары күренеп юрган, кәҗә хәтле дә сөт бирә алмаган хайваннар турында сөйлидер. Алариы ни, җиксәң ни дә, җикмәсәң ни!
Кашлак урыннарда җир кибеп эшкә керешәбез, дигән сүзләр тарал-ганда,Дәүдәтшә әкә тагын килеп керде боларга. Рәис кадәр рәис бригадиры Сәлимәне үк ияртеп кергәч, Гыйззәтбану түти коелып иңде. Керүчеләрнең төксе чырае бодай да күп нәрсәне белдерә иде. инде сүзләрен дә ишеткәч, Гыйззә1бану түти шап и геп артына утырды
Дәүләт шә белән Сәлимә Гыйззәтбану түтине кодаларга, сыерын җигеп сабанга чыгарга үгетләргә кергәннәр икән. Имеш, сыер муенына яраклы камыт та әзер икән, сыерга әз-мәз печән, салам да ашаталар икән...
Гыйззәтбану яргаланган куллары белән күзен каплап җылатт җибәрде.
— Бәген күрше-тирә, карт-коры, чиргә дучар булганнар шул сыерның дүрт имчәгенә карап торабыз. Сөте каймаклы. Тормышымны шуның белән генә алып барам
Озак җылады. озак карышты Гыйззәтбану түти, ахыр чиктә болай килештеләр. Ул фермадан үзе сайлап, әзрәк арт санын күтәреп юра алырлык сыерны ала, өендә тота, ашата, карый һәм сабанга чыта. Сыер алдыннан әйдәкләп йөрерлек баланы да сайлап алдылар
— Фаягөл булышыр, бүрек белән бәреп егарлык түгел, буе-сыны бар... диде хуҗа хатын. Килешер-килешмәс, рәис белән бригадирны озатып чыгаргач та Гыйззәтбану түти җилтерәп фермага төшеп китте һәм бармагын тешләп уйга калды малкайлар янына якын барырлык түгел иде. Абзар-куралар ишелеп беткән, тишек гә гошык. бер генә тәрәзә дә исән калмаган, абзар эче караңгы. Ләкин бүтән чара юк иде, ул әле аягына баса алырлык чуар сыерны алып кайтып, бушап калган келәтенә кертте. Йә чире-фәләне йогар дип үз коласы янына якын да җибәрмәде. Чуар мүкләк кола сыер өлешенә керде һәм биш-алты көн ашаткач басуга да чыкты
Басуга күндәм генә чыккан иде мүкләк, кыр башына җитеп, муенына камыт кигертә башлагач үрлс-кырлы сикерде малкай. Ферма хатыннары мүкләкне арада иң юаш хайван, дип мактаганнар иде, кая ул. Фаягөлне ике тапкыр очыртып җибәрде, Гыйззәтбану сабанчыны тибеп екты Чыбык белән сыптыргалап, дөньяның иң ягымлы сүзләрен ишеттергәч, күнде тагын, бичара сыер, ипләп кенә буразна сызын бара башлады.
Көн матур, җылы талгын җил әллә кайлардан хуш исләре ташып, тыныч заманнарны искә төшерә, җылыйсыны китерә Бер көн чиләнделәр, икс көн интектеләр. Гыйззәтбану гүти белән Фаягөл кызыкайның утырып кочаклашып җылатан чаклары булды, инде эш җайлана дигәндә, кич кырын мүкләк җиртә ятты, күзен агартып аякларын сузды һәм җан бирде.
Сугыш заманы өчен бу коточкыч хәл иде Мәсьәләне идарәдә чишә алмагач, гомуми җыелыш та җыйнадылар. Торадан кеше килде, Шәгъ- бикәләр, Гобәйбәләр акырып-бакырып торгач «сыерны Гыйззетбанудан түләтергә» дигән карар чыт ардылар. Мондый чакта Дәүләтша әкә дә сүзсез калды, Сәлимә дә танавын күлмәк изүенә яшерен утырды
Гыйззәтбану түтинең юмартлыгыннан бик еш файдаланган, яхшылыгын телләреннән төшермәгән күрше-тирәләр җыелышка килсәләр дә суык су кабып утырдылар..
Булат та ул көнне җыелышка бармаган иде. җыелыш хәлләрен очына- очына, сөенә-сөенә аңа хатыны Шәтьбикә сөйләде. Шәгъбикәне кырыс кына тыңлаган Булат та. хатынының
Бер ул тына йөрмәсен әле әүлия сакалын. Ариагысын алтынга манып, алдат ысын көмешкә чумдырып яшәтмәсеннәр әле. дип хөкем чыгарып куйгач, ул җәелеп утырган хатынының каршысына килеп басты
Көнләшәсеңме? диде ир әзен каран
Бәй, кай җиреннән көнләшим ди. гуй?. Ул да ишетсен диюем генә...
— Менә нәрсә, катын—диде Булат сүзләрне учы белан җыйгандай кулын болгап—Хәрәм малны син шактый эләктергәнсең. Тукта, тукта, бүлдермә! Бүген минем сүзне бүлдерә торган түгел. Кылган яманлык- ларың өчен шушы сүз белән котыла алсаң, рәхмәт әйтерсең. Сүземне уйлап кына башламадым, ишетсен колагың. Гыйззәтбану түтидән көлер- гә түгел, ярдәм итәргә кирәк аңа.
Тилердеңме әллә син? Ярдәм, имеш. Кемнекен ашап ятканыңны беләсеңме?— Шәгъбикәнең ике сүз белән ирен егасы, аяк астына салып таптыйсы килә, сүзен таба алмый, юк аның кулында көчле сүзләр. Йодрыгы белән иренең күкрәген төясе, мыскыллыйсы килә — курка. Әгәр Булат аның кыек эшләрен саный башласа...
Шәгъбикә тыелып та өлгермәде. Булат аңа авыр гаепләр өяргә тотынды.
Җитәр,—диде ул артыгын кызмыйча гына —Син кылган языкларың өчен җәһәннәмнең җиде каты аша үтәргә тиешле! Тәүбәгә китерәм мин сине, хәрәм малыңны кара кан итеп йоттырам. Хәзер барасың да Гыйззәтбану түтигә бер сыерлык акча биреп торасың^ Әйдә, тынычлансын. Дөнья тынычлангач. Сәгьдетдин абзый белән Йосыф кайткач, үз вакытлары белән түләрләр. Катын! Каршы килеп маташма, ачуымны чыгарма...
Шәгъбикәнең эченә усал эт кереп яткан шул. сабырлыгын җыярга теләсә дә. барып чыкмады, йодрыкларын йомарлап иренә ташланды, ләкин Булат ныгып өлгергән иде. бер генә кычкырды.
— Тыел, явыз! Акчаңны ал. югыйсә бар мөлкәтеңне мунча мичендә яндырам. Сыпырт моннан!
Сугышка хәтле дә. хәзер дә Шәгъбикәнең иреннән мондый тавыш, мондый сүзләр чыкканын ишеткәне юк иде. Почмакка кадалып мышык- мышык җыласа да. ирен җиңә алмады. Шәгъбикәгә барырга. Гыйззәтбану түтине жәлләгән булып кыланырга, нәни генә спектакль уйнарга туры килде. Гыйззәтбану түти башта ышанмады, акча бер кулдан икенчесенә күчкәч кенә Шәгъбикәне кочаклап җылады. Шәгъбикә түзмәде:
Булатка әйт рәхмәтеңне, миңа түгел. Әллә кемнәр, әллә ниләр күрсә дә жәлләсем юк, мине берәвесенең дә кызганганы юк!
Шәгъбикәнең авыр күз карашы белән озатып калган ире янына кайтасы килми иде. Гыйззетбанулардан чыккач, ул урам уртасында аптырап тукталып калды. Кемгә барып кереп вакытны уздырырга? Уйланып, башын эшләтеп шактый басып торды, әмма аны аңларлык, күңеленә хуш килерлек беркемне дә эзләп таба алмады. Урамнар буйлап өй борынча йөреп чык. Шәгъбикәдән нәрсә-кара сатып алмаган, аны каһәрләп телгә кертмәгән адәм калмаган икән! Ул беренче тапкыр бу хакта шулай апачык итеп, әрнеп уйлады. Әгәр ире Булат әүлия булмаса. бу дөньяда кеше арасына чыгарлыгы калмаган икән аның... һәм Шәгъбикә иренә игътибарлырак булырга, аның көен көйләп, җаеннан гына торырга уй беркетте. Ирс исән булса, яши ала икән әле ул!..
Шулай уйлады Шәгъбикә. үзен бүтән якка борып кертергә, һәр кешегә шәфка гь-мәрхәмәт күрсәтеп Гыйззәтбану түтиләрне һәр тарафтан узып китәргә булды, шулай да хәзерге сәгатьтә өенә кайтасы килмәде аның. Ире җәзаның берсен генә әйткән кебек булды аңа. Булатның тел төбендә нидер калган кебек тоелды. Кайтып керүгә тагын бер авыр сүз әйтсә, нишләрсең? Әллә Гобәйбә буйдак янына кереп чыгарга инде9 Аның янына керсәң шул инде, самогонын чыгарыр, лач-лач нарат сагызы чәйнәп гайбәт сөйләр, имиләрен селкетеп авызын җырыр. Икеләнеп, газапланып шактый басып торса да күңеленә бөгәрләнеп яткан усал эт барыбер үзенекен итте. Шәгъбикә кайтып барган җиреннән кире борылып Гобәйбәләргә китте.
Ахирәтләр кайнар кочаклашып, бер-берсенең битләрен ялап күреш-теләр. Каян килеп тора диген, Гобәйбә кичәгенәк кенә самогон куйган икән, сасы исе өйдән чыгып та бетмәгән әле.
Тустаган төбенә чәк кенә салып берне күтәрделәр, беренчесе икенчене чакырды, ярты сәгать утырдымы икән. Шәгьбикәнен зиһене томаланды, мие түнде. Гобәйбә җырлап ук җибәрде, Шәгьбикә дә ана кушылып маташты. Кыскасы. Булат янына кайтып кергәндә аның аяк атлаулары чалшайган, иреннәренә тилеләрчә елмаю ябышып каткан иде.
Булат бүген дәшмәде, хатыны киткән җирендә шактый озак торгач, ул эшнең кая таба киткәнен чамалады. Шәтьбикә аңа ышкылып-ыш- кылып. ирен юмалап ишекле-түрле шактый йөрде, Булатның кызмас- лыгын чамалап урынга барып ятты.
Иртәнчәк торып юынып алгач, Булат озаклап кырынды, чистарынды һәм аңгы-миңге яткан хатынын уятты.
- Тор, юын. Сиңа сүзем бар, диде ул җимерек кашларын тагын да түбәнгәрәк салындырып.
Нидер сизенгән, иреннән усаллык кына көткән хатын Булат картлысына, өстәлнең икенче ягына килеп утырды
- Менә нәрсә, диде Булат, ике баш бармагын гимнастеркасын буган киң каеш эченнән йөртеп Маеңа чыдый алмыйсың син. маеңа! Ә синдәй хатыннарның эч мае бозылган була. Тәүбәгә килергә вакыт сиңа, катын, һәм мин сине тәүбәгә кигереп, гөнаһларыңны йолырга уйлыйм
Ничек итеп? Шәгьбикәнен иреннәре чак кыймылдады
Булат беравык эндәшмичә утырды, тез башларына яткан кулларының калтыравы гына аның нык гасабиланганын, борчылуын сөйли иде. «Йа аллам, дип уйлады Шәгьбикә, синең телсез, саңгырау чакларың нинди рәхәт булган икән! Каян кайтып төштең син. иблис? Сугыш азагына хәтле шунда яткан булсаңчы!»
Менә Булатның авызы ачылды.
Синең ниләр уйлаганыңны беләм мин, дип башлады ул сүзен Шунда ятып калган булсаң, дип уйлыйсың. Телсез, чукрак чакларың рәхәт иде синең дисең син!
Түзмәде Шәт ъбикә, күңелендәгенең читкә чыгуын сизмичәрәк калды.
- Иблистер син. шайтандыр! дип кычкырды, җыларга тогынлы.
Иблис имәсмен, җен-убырлар да миңа булышып, котыртып тормый Бер булышчым бар, ул Аллаһе Тәгаләдер Күрәсең. Шәгьбикә. савыктым мин! Әле сугыш кызып кына бара. Дошманны тар-мар иткәнче әлс-с! Бик күп көтәргә кирәк Мөгаен, мине озакламый алып китәрләр. Карышып тормам. Китәргә икән, китәргә! Ләкин минем бу юлы тыныч күңел белән китеп, кирәгенчә сугышасым килә. Уйладым мин. аркылы- сын-буен үлчәдем, нык ваттым кантузияле башымны! һәм менә нинди уйга килеп туктадым. Бер юлы ике куянны атарга ниятлим: сиңа да сабак булыр, Мәүлихага да!
Безнең арага Мәүлиха оятсызмы кертмә! дип чәрелдәде Шәгъ- бикә.
Кертмим, андый ниятем дә юк. әмма аны да акылга утыртасым килә.
Тагын ниләр уйлап чыгардың син, тилебаш! Теле кайтса да. кан- тузиясе тиз генә үтмәс дигәннәр иде аны
Моны синең Гобәйбә ахирәтең әйткәндер инде!
Әйтсә, ул кеше түгел’ мени'’
Чүбек чәйнәп май чыгарып булмый Утырмыйк корыны бушка әвештереп Кыскасы, менә шул! Мин Омскига барып, аяксыз-кулсыз ятучы Шәүкәтне алып кайтам. Үзебезгә алып кайтам Икәүләшеп карыйбыз аны Ничек инде мин. иманлы татар баласы, үз авылдашымның читләр күзенә карап тилмереп ятуына түзә алыйм! Минем дә шул хәлгә төшүем ихтималы бар иде бит' Ишет, колагыңа киртлә: әгәр мин тагын сугышка чытып китсәм, анда да Шәүкәт бичараны ташламыйсың Менә сиңа минем актыккы сүзем. Мине ир дип саныйсың икән, кушканнарым- ны үгисең Үтәмисең икән дүрт ягын кыйбла
— Ә Мәүлиха? Мәүлиха? Ул бүксәсен киереп миннән көлеп йөрсенме? Ай-һай-һай...
Шәгъбикә тагын ниләрдер әйтеп, унлаган дәлилләр табып Булатның уен җимереп ыргытырга ярсыса да теле әйләнмәде. Җыларга теләде, кр төпләрен усалланып бармак башы белән каезлады, челт иткән дым чыкмады. Ире кушкан, алда торган эшләр Шәгъбикәне бик күп бәлаләрдән коткарып килгән күз яшьләрен дә киптергән иде...
21
угыш ул кинәтлек. көтелмәгәнлек. Сугыш кешеләрдән бүтән төрле с адәмнәр ясый, күп вакытларда җаннарын алыштыра. Әйтик, элек илендә чакта бармагы киселсә дә уфылдап йөргән бәндәләр, кан күргәндә сискәнеп китәргә әзер адәмнәр, ай. ай ярым сугышта катнашканнан соң канга да, үлемгә дә гадәти тормыш күренешләре итеп карарга гадәтләнәләр. Кышкы суыкларда окоп өстенә мәетләр тезеп җилдән ышыклану кирәкме сиңа, каткан гәүдәләр өстенә чәркә куеп «әбәд ашаулар», «аракы чөмерүләр» бик еш кабатлана торган хәлләргә әйләнә.
Бу зур авыл тирәсендә сугышлар шактый озак булды. Тупчылар кан араларда үз позицияләреннән кузгалырга да өлгермиләр, кичә генә авыл урамнарына бәреп кергән пехота бүген чигенгән, бөтенләй бүтән сызыкта ныгып, окоп-траншеялар казып маташа. Кулдан-кулга күчеп йөри торгач. авыл йортларының эзләре генә, капка баганалары һәм сугыш корымына буялган дәү-дәү мичләре генә калгән.
Сугыш ике як солдатларын да кырды, Йосыф белән Шамил элек бер полкта булса да, үзгә батальоннарда иделәр, резервтан өсгәмә көчләр килеп җитмәделәр, батальоннарны берләштерергә мәҗбүр булдылар. Яңа батальон өстәмә көчләрдән төзеләчәк, имеш. Янәшә урыннарда сугышсалар да Йосыф белән Шамил гел-гел күрешеп тора алмыйлар, бигрәк тә соңгы көннәрдәге авыр сугышлардан соң. күп югалтулар кичергән, көчсезләнгән батальоннардан әллә ни чыгып китеп булмый иде...
Менә ике көн инде ике як та «яраларын ялап» ял итә. хәл җыя. Йосыф та. Шамил дә артиллериядә, тупчылар. Беренче көнне Шамил батаре-ясеннән аяк атлап читкә китә алмады, машиналарда ягулык беткән иде, хәстәрен күреп, тынлыктан файдаланып ягулык ягын кайгыртырга кирәк булды. Ул элек тә урам булган, хәзерендә төтен, сөрем исенә баткан юлдан әкрен генә үз частена кайтып бара. Авыл шомлы тынлыкта һәм бушлыкта иде. Эт-писиләр күренмәгән авыл әкияти ят. „сәер урынга әверелә икән... Сөенече бар Шамилнең, кичәгенәк алар Йосыф белән кавышып озак кына гәпләшеп утырдылар. Уртак сүзләре, уртак уйлары күп иде авылдашларның, Ялан авылы егетләренең. Илдән килгән һәр хат, һәр хәбәр алар өчен көтелгән, тансык вә кадерле иде. Йосыф очынып-очынып Мәүлиядән килгән хатларны күрсәтте. Мәүлия һәр хатын «Җанымнан артык күргән Йосыфым!» дип башлап китә дә. өзелеп сагынуын, түземлелек белән көтүен әллә нинди җылы сүзләр аша язып белдерә. Шул сүзләрне авылдаш егетенә укыгач. Йосыф офицер кенәгәсе эченә хатны кыстырып, йөрәге янында йөрткән Мәүлиянең фотосын ала да. янында иптәше барлыгын да онытып, Мәүлиянең сихри нур чәчкән зур күзләренә карап тора. Мәүлиясе: «Минем күңелем керсез, җаным, тәнем пакь», дия сыман.
Шамил планшеттагы карта астына кереп яткан ул хатларны үзенә килгәндәй бирелеп тыңлый, яратып сихри хисләргә чума. Хат азагындагы бер сорау җөмлә аның бәгырен сизелмәслек мизгелдә чеметеп үтә. Мәүлия һәр хатында: «Нигә Шамил Сәрвәргә хат язмый?» — дип сораган була.
Шамил үзгәрде, хәзер ул йомшак күңелле. Сәрвәр өчен өзелеп торган егет түгел, бигрәк тә үз тормышына ядрә булып атылып килеп кергән купгган кыз Зосядан соң. Улы бар хәзер Шамилнең, малае! Бу хәбәрне ул Йосыфтан яшермәде, яшерүен, ләкин ничек аны Сәрвәргә житкермәк кирәк? «Ничек алай булды?» дип сорасалар, Шамил ачык кына бу катгый сорауга җавап га бирә алмас иде. Ниләр булганын ничек аңлатып бегермәк кирәк? Татлы иде шул аның Зосясы, егетне ихлас күңелдән яратты, саф, намуслы яшьлеген бүләк итте. Әле шул олы хөрмәт тә егеткә мәңге оныта алмаслык бәхет китергән иде. инде улы да тугач «Исемен син куясың, егетне мин таптым», дип язган иде Зосясы Әле исем тапканнары юк, бу хакта Йосыф белән кат-кат сөйләшсәләр дә сүзнең очына чыга алмадылар. «Үзең уйла!» дип килде Йосыф моңарчы. Ничек уйлыйсың да, ничек дөрес исем табасың9 Зося ялгыз түгел, бабасы, әнисе бар. Шамилнең татар исеме куясы килә, ә ул аларга ошамаса?
Бүген Шамилнең күңеле күтәренке: ха гы госпитальдә яткан әтисенә Мөхәммәт Уразаевка барып ирешкән. Ул үзенең бабай булуын. Зося исемле сылу кызның Шамилдән бәбәй табуын ишеткән. Куанмаган да сыман, күтәрелеп тә бәрелмәгән. «И улым! Улың бәхетенә гомерең озын булсын!» дип тәмамлаган
Шамил сәгатенә карый-карый ашыга башлады. Йосыф белән керешергә дип вәгъдәләшкән вакыт җитеп килә иде. Кайтып җит гс. билгеләнгән урында Йосыф юк, ә очынып-очынып диярлек кайткан Шамил Уразаев- ны көтелмәгән яңалыклар, уйланмаган вакыйгалар сагалап торган икән.
Зурлыгы белән кечкенәрәк шәһәргә тартым бу авылны дошман юкка гына ташлап чыкмаган икән! Безнең халыкның иң йомшак урынын аракыга хиреслеген белеп тозак корган икән явыз Авыл белән янәшә диярлек, бераз читтә, элеккеге завод хуҗасы алма, чия, каен агачлары утыртып, завод биналарын яшеллек эчендә калдырып салдырган аракы заводы бар икән. Йортлар җимерелгән, күперләр сүтелгән, юллар калмаган ә аракы заводына пычак га булмаган! Завод исән-сау. спирт тутырылган цистерналар да. каядыр китәргә әзерләнгән төсле, гын гына утыралар. Бүген иртән разведчиклар тап булганнар моңа. Башта шыпан- шыпан гына котелокларына тутырып үзләренә ташыганнар Күз күртән агай-энегә сатканнар, әйбер-карага алмашканнар Анттан офицерларга «бүләк» алып кайта башлаганнар Башларына киткәч, бугаз киереп мактанганнар, цистерна кранына чиратка басканнар, ул гына җитмәгән ач күз совет солдатларына, мылтыклардан агып цистернаны тишкәләтән- нәр! Спиртны флягаларга, мичкәләргә тутырып ташыганнар
Шамил янына Йосыф кайтып кергәндә янәшәдәге өч полк та эчеп, чучка булып егылган.
Йосыфның кәефе кырылды, солдатларның ачкакланып спиртка таш-ланулары өчен генә түгел иде бу борчылу. Шамилнең шул исерекләрне тәртипкә китерергә маташуы ошамады ана. Аракыга тап булган урыс солдатын ипкә китерерлек бер-бер әмәл бармы соң9.
Үз солдатларын, үз сугышчыларын танымады Йосыф Кайсы жылый. кайсы җырлый, кемдер түш медальләрен югалтып үлән арасында мүкәләп йөри Ике солдаты бер кәгилүк спиртны су кушыйча ач карынга сосып бетергәннәр, чуендай караеп янып үлеп киткәннәр Хәтта туплар янына каравьина баскан сак солдатлары да лаякыл исергәннәр Аларга башлык булып батальон командирының урынбасары калган иде Хәрби тәртип таләп иткәнчә, капитан күренүгә, рапорт бирергә тиеш. Йосыф урынбасары, ул күренүгә, ава-түнә аның каршысына килен басты, рапорт әвәләргә кереште Имештер, «батареяда все в порядке!» Үзе шунда ук мәтәлеп барып төште. Торды да яңадан рапортына ябышты
Отставить! .тигән боерыкка карамастан һаман рапортын башлап. тәмамлый алмыйча ярты юлда туктап, өр-яңадан тотынып Йосыфның геңкәсенә тиде Ачуына буылган комбат үз ярдәмчесен бар көченә
этеп җибәрде. «Әле шушы юньсезләр аркасында трибуналга эләгүең до бик ихтимал!» - дип уйлады ул. Шул мизгелдә аның башына ару гына уй килде: солдат гомере буе команда белән яшәртә күнектерелгән, шуЩ гадәтләнгән. Башы-күзе тонса да. ул һаман солдат ич һәм исерекләр аунаган, жылашкан. юк тавышлары белән җырлашкан мәйдан өстеңдә Йосыфның нык тавышы яңгырады:
Исерекләргә салкын су коярга!
Әз-мәз аякта басып торырлык солдатлар, өлкәнрәкләр, үзләрен «аек» дип кабул итүләренә сөенеп чиләкләрен шылтыратып коедан су ташырга тотындылар...
Косасыны китергән шушы ямьсез хәлләрне тамаша кылып гөрганда Йосыф янына взвод командирларыннан берәү. Идел буе татары йөгереп килде. Аның кыяфәте соң дәрәҗәдә куркынган иде. Ерактан ул кычкыра иде татар, тавышы да әллә ничек, әйтерсең лә аның артыштан өч башлы аждаһа куа килә.
- Командир, командир!
Йосыф аңа әйтеп бетерергә ирек биреп, чыраена текәлде.
Командир, бәла!
Нинди бәла?
Капитанны Шамил Уразаевны үтергәннәр.
Йосыф Саратов татарының якасын кулына урап тотты.
Син исерекме? Әллә шаштың укмы?
Татарның күзләре оясыннан атылып чыгардай булып шарга әйләнде. Йосыф ни җилкенсә дә. татарны үзен атардай булып кабурасын капшаса да. аның колаклары дөрес ишеткән икән. Соңыннан мәгълүм булды капитан Шамил Уразаев. исереп үзара сугыша башлаган тупчылар арасына барып кергән. Арада Зосяны күреп гашыйк булгандай кылангав, соңыннан Шамилдән үтә нык көнләшкән бер сержант бар икән. шул. «ыгы-зыгы арасында кем атканы сизелмәс», дип уйлап, командирның җилкәсенә аткан. Пуля Ялан авылының гүзәл егете. Уразаевның бердәнбер сөекле улы. Зосяның сөйгәне, моңарчы Сәрвәр бәхетсезнең яшерен өмете булып килгән кешенең гомерен шул минутта ук өзгән иде.
Болары соңрак, хәрби трибунал утырышында мәгълүм булды.
Йосыф авылдашын үз куллары белән кабергә иңдерде. Нәни генә нарат-чыршылар үсеп утырган таучыкта ялгыз кабер ятып калды. Кабер өстенә Шамилнең туган, үлгән еллары язылган, кызыл йолдыз сурәте төшкән фанер такта кисәге кадакладылар. Кыска гына салют һәм бетте- китте.
һәр көн. һәр килмеш төн. йөзәр, меңәр кеше җаны белән хушлашканда кемгә кирәк вакытсыз һәлак булган татар баласы?! Әле ярый, кеше төсле итеп җирләргә янында Йосыф булды.
Документларын махсус бүлеккә тапшыргач, Йосыф Шамилнең кыр сумкасын, планшетын үзе белән алды, эчтәге язу-сызуларны. кәгазь- конвертларны берәм-берәм күзеннән кичерде Иң мөһиме Зося белән Мөхәммәт абыйсының адресларын табарга кирәк иде аңа. һичшиксез, аларның икесенә дә хәбәр җиткерергә кирәк. Никадәр авыр булса да. белеп торсыннар. Дөнья йөзенә килеп аваз салган, ике яшь кешенең мәхәббәт җимеше булып туган балага да. ниһаять, исем табылды, ул Зосяга аны язып салыр... Шамил булыр ул егетнең исеме... Тау халыкларының бөркете, мөселман дөньясында туып урысларны дер селкеткән Шамил исемен бөтен халыклар да авыз тутырып әйтә ала Шамил булыр ул баланың исеме! Инде моңарчы күргәннәреннән йөрәге ярылмаган Сәрвәр бу кайгы-хәсрәтне дә үткәреп җибәрер. Соңгы вакьп ларда хатлары бик сирәк килгән икән Сәрвәрнең.. Язганнары да әллә ничек кенә, җиңел-шуклык төрелгән иде ул язуларга. Шамилнең күңеле бүтәндә икәнен сизгер Сәрвәр чамалаганмы?.. Әллә багучы күрәзә-корткаларнын берәвесе аның күзен ачарга ярдәм иткәнме?.. Менә аның актыккы хаты:
«Шамил, күп сәламнәр сиңа. Иптәш кызларым да сина сәламнәр .•үндерүемне үтенделәр. Әле ярый. Ходага мен шокер, без өчәү. Өчебез өч әрле. Сугыш заманы кызлары бәхетсез дә алар, бәхетле дә. Без<ә papa сыланып мал ашасы юк, һәммәсе күз алдында. Мәүлия белән икәү фрон т .атларын укып юаиабыз... Дөрес, синен хатларның юлы нигәдер өзелде, ионарчы язмый Topian идем, бүген сина белдерәсем килә: без Ташкән утырган юрмә лагерена барып кайттык. Исән-сау. Фрошка барасы килә. <Шуннан башка мина аклану юк»,—ди. Ничек уйлыйсын: сугышка чыгып затырлыклар күрсәтсә, аны акларлармы?.. Минем өчен гөрмә рәшәткәләре артына утырды бит егет!»..
Соңгы хаты кызның! Моннан ары егеттән килгән хатларны Сәрвәр укый алмас, Шамил дә аның эчкерсез хатларын көтеп тормас. Ул әнә тегендә, вак чыршы-наратлар үскән чаукалыкта, яз җирләрдә мәңгелеккә йокыга талган
Йосыфның да тормышының чите кителде, Шамил аның бик күп яшьлек хатирәләрен үзе белән алып китте
Әле сугыш бетмәгән, әле дошманны бөтен фронт буйлап куарга гына әзерләнәләр. Әле кырык өченче ел гына1 Әле Йосыфны алда ни көткәнен бер Ходай үзе генә белә..
22
шморза Муллин тешләк кеше түгел, әмма ләкин авызында сүзен тота белә. Миңнурый белән арада әнә шул бетмәс кыенлык бар: НКВД капитаны үз эше хакында, бик якынына әйләнгән зирәк Миңнурыйга да сөйли алмый Дөрес, иленнән сөрелгән мәэзин вәбәрәсе Миңнурыйның да сөйгән яры белән кулга алулар, төрмәләр, этаплар хакында сөйләшеп утырасы килми. Тик шуны да онытмыйк: егет белән кыз үз хезмәтләре, яраткан шөгыльләре хакында гәп кормыйлар икән, гел-гсл йолдызларга 1ына карап әкият сатып, аккан суга текәлеп бабаң- нар хакында гына сөйләшеп тә булмый ич' Мәхәббәт язмышлар уртаклыгы ул. Егет белән кыз никахлашкач, күрше йортларда үсеп, бер-берсен белгән кебек булсалар да. тормыш кора башлагач, сөйгән ярларының моңарчы күз алдына ки!ерә алмаган сыйфатларын ачып гаҗәпләнеп, хәтта ки шаккатып калалар. Әлерәк кенә танышып китүчеләр исә, сайлаган ярларына күңел капкаларын ачалар да әкрен генә аларны җаннары янына үткәрәләр. Егетләрнең күңел капкасы кырык катлы булса, кызларда исә., юк. ялгышырмын дип куркам, кызларның күңел капкаларын ачып бетерә алган затлар зирәкләр гарихга юк. булмас та.
Кызга ачылып китә алмавына Ишморза бик борчыла иде Егетнең кайара телен тешләп, сүзен тыеп калуларын Миңнурый сизенгәләп шундук сагая, икәү очрашкан кадерле минутларында алар бер-берсен сынап, шигәеп, сүзләрне йотып, күңел коесының төбеннән чыгарырга кыймый- гарак үткәрәләр иде. Бу юлы алай булмады. Ишморза Миңнурыйны эйдән чакырып чыгарды, нигәдер өйдә сөйләшәсе килмәде аның Иш- иорза ниндидер яңа сүз алып килгән кеше кыяфәтендә иде. Өй тирәсенең ераграк киттеләр, авыл чигенә атладылар, урамны да чыктылар. Миңнурый мәктәп хәлләрен, балалар башыннан кичкән вакыйгаларны зөйләштереп, арага җылылык, якынлык иңдерергә тырышты.
Баш га игътибар белән гьщлагандай булган Ишморза Миңнурый үзенең азагында аны бөтенләй ишетмәде, аның уе әллә кайларда чиг гә 1орүсн кыз да сизде
Син бүген минем янга килмәгәнсең. Ишморза Гәүдәң килсә дә каныңны уйларың читкә алын кигә, диде
Алар тау итәгендә коры урын табып янәшә утырыштылар
И
— Үпкәләмә. Миңнурый. рәнҗемә дә! Чыннан да. бүген минем авыр көнем. Хезмәт урыным таләп иткәнчә бу хакта минем сүз башлавым хыянәт. Ул турыда беркемнән сыңар сүз дә чыгарга тиеш түгел. Бу зш буласын Тубылда биш-алты кеше һәм Төмәндә ике-өч кеше генә белә. Бу эшне үтәп чыгарга тиешле кешеләр дә чын дөреслекне азагына хәтле белеп бетермиләр. Аны без икәү генә беләбез. Мин беләм дә. начальнигыбыз Лапиков белә.
— Лапиков9—дип сорады Миңнурый. гәрчә НКВД начальнигыныц исемен ишеткәләгәие булса да.
— Мине бу җаваплы эшнең эчтәлеген нибарысы ике кеше гена белүе борчый. Миңнурый,—дип дәвам итте, торган саен җитдиләнә барган Ишморза,- Бу хакта кәгазьгә язылмаган, планнарның берсе дә приказлар булып дәфтәрләргә теркәлмәгән. Ә эш хәвефле, азагы ничек булып бетәр. - һәм шунда, тау итәгенә утырып. Мин- нурыйның зур ачылган сөйкемле күзләренә карап, ике учын да үз кулларына алып, кысып. Ишморза соңгы вакытларда ниләр кыдырып йөрүен сөйләп бирде. Ташкәйне очраткач та башына бер уй килүеннән башлап китте дә, күптән түгел генә аны бандитлар отрядына сеңдерүенә кадәр берсен калдырмыйча сөйләп, аңлатып бирде.
— Ташкәйнең үз йортында Сорокин дигән явыз белән очрашуы бу мәсьәләгә нык йогынты ясады, башкалар егетне карышусыз һәм шиклән-мичә үз араларына алдылар. Озакламый сазлык утрауларының берсендә отряд тулы составта җыйналырга тиеш. Әлеге планнары тулысынча анык түгел, алай да без аларның җыелгән вакытларыннан файдаланырга һәм отрядны туздырып ташларга телибез... Шул көнне булачак кискен бәрелештә Ташкәй белән без. кара каршы торып, очрашырга мәҗбүр булачакбыз. Лапиков белән килешү буенча, мин Ташкәйнең исәнлеген, бөтенлеген кайгыртырга тиеш.
— Нәрсә шикләндерә соң сине, җаным?..
— Әйтә алмыйм. Әгәр дә мин аны тәгаен белсәм, бүген сиңа һәммәсен инәсеннән-җебенә тиклем сөйләп бирер идем. Ләкин син. бүген, өченче кеше буларак төп-төгәл бер нәрсәне белеп, ятлап калырга һәм мәңгегә онытмаска, бутамаска тиеш! Бүгенгенең сере киләчәк өчен документ булып синең хәтердә кала: сакла аны! Ташкәйне зонадан без алдырдык. Аның төрмәдән качуын без оештырдык. Ул бандитлар арасына барып сеңеп, аларны эчтән таркатырга, һәр адымнарын, планнарын тулысынча безгә хәбәр итеп торырга вәгъдә бирде. Ташкәй моңа кадәр тугры һәм ихлас хезмәт итте. Бу бик мөһим. Миңнурый! Ни булмас?.. Лапиковның тиз һәм ансат кына мин уйлаганнарны кабул итүе шикләндерә мине... Белмим, алай шикләнергә нигез дә юк шикелле. Әмма дөнья мине шикләнергә өйрәтте.
Ишморзаның ачылып киткәне дә, болай теләп, ясканып һәм ышанып сөйләшкәне дә юк иде шикелле.
— Туган ягыңны ташлап бу тирәләргә үз ирегең белән килдеңме? дип сораганнарың бар иде. Миңнурый, элегрәк әйтмәдем, аңлагач кичерерсең... Утызынчы еллар башында минем әткәйне дә төнлә килеп алып киттеләр дә. шул төннән ул эзсез югалды. Беләсең килсә, безнең язмышлар уртак диярлек. Миңнурый. Себер ягына эшкә килүем — бердән эз югалту булса, икенчедән мин әкерен генә әткәйнең эзләрен эзлим. Исән булып, бу тирәләргә китерелгән икән, аның бер-бер эзе калырга тиеш ләбаса! Тубыл НКВДсы аша үткән тоткыннарның саны юк, бихисап алар. Мин ипләп кенә, мөмкинлек рөхсәт иткәнчә, шик-шөбһә уятмаслык итеп кенә, үткән елларның кәгазьләрен караштырам. Әткәмнең эзләрен табарга тиешме мин. юкмы?
Миңнурый түзә алмады. Ишморзаны кочаклады, бер-берсен көтеп зарыккан иреннәр иренгә ялганды.
—у чокырга җыела», - ди татар Очсыз-кырыйсыз тайга урман- XX VJ наРына сеңгән дезертирлар, теге яки бу сәбәп белән җәмгыять кануннарына буйсынмыйча, үз белдекләре белән яшәргә керешкән гражданнар шактый иде ул елларда. Төгәл исәбен алырга мөмкинлек булмаса да. НКВД opi аннары Аромаш районында. Березовка. Голыш- манова тирәләрендә, Тубыл урманнарында оешкан отрядлар хакында азмы-күпме беләләр иде инде
Ү гкән ел дәвамында бандитларның эзенә төшәргә, берәм-берәм тотып алырга тырышып карасалар да НКВД кешеләренең ниятләре тормышка ашмады. . Качкыннарның «элемтәсе» җайга салынган һәм ул моңа кадәр бер ялгышсыз эшли булып чыкты Бандитларнын үз кануннары туып, оешып алар, сүз берләшеп шул канун-кагыйдәләргә тугры яшәргә тырышалар Алар закон бозучыларны шундук юк итәләр иде. Иксез-чиксез, төпсез сазламыкларда, үлән-мүк белән капланган төпсез күлләрдә аерым кешене эзсез югалту бик җиңел. Бүген бар кеше — иртәгә юк! Шуңа күрә отрядтагылар үзләре өн корган тирәләрдәге авыллардан мал-туар, әйбер-кара урларга тырышмадылар, сагайдылар...
Төпсез сазлыклар ур i асына кереп поскан коры утрауларны да, ат кереп күмелерлек үлән-камышлар арасыннан боргаланып үткән сукмакларны да алар яхшы үзләштерделәр. Миша Сорокинның кулында утрау сукмакларының төп-төгәл картасына хәтле бар иде.
Ташкәйнең отрядка килеп керүе тыныч кына узды диярлек. Сорокин югында отрядта баш булып күптәнге банди1, өч тапкыр лагерьдан качкан Голубев Павел кала торган иде. Бер ул гына Ташкәйнең әйткән сүзләренә ышанмады, алай да, болай да егетне капшап, саташтырып, чәлмәштереп сораулар биреп азаплады. Ташкәйнең бәхетенә күрә, ул килер алдыннан гына элек отрядка тагын өч кеше килеп кушылган иде
Армиягә алынган яшь җилкенчәкне ул чакларда Омски тирәсендә әзерләп фронтка озаталар иде. Шунда хәрби өйрәнүләр үткән өч егет, күрше авыллар, бер-берсен әллә кайчаннан белтән яшьтәшләр, Ишимга җитәрәк мылтыкларын алып вагоннан сикереп төшеп калалар да Проку- ткино, Сорокине авыллары аша Березовка урманнарына барып чыгалар Ә анда лафа! Авыл саен туганнары, кардәш-ырулары бар. бер кичне монда, икенчесендә тегендә, җылы мунчаларда, тол хатыннар янында яшәп язны җиткерәләр. Өченче кон Сорокин отрядына килеп кушылалар. Таза-таза өч егетне күрсәтеп. Павел Голубев Ташкәйне чокчыды:
Төрмәдән качтым дисең.. Нигә берүзең качтың? Нитә иптәш әзерләмәдең?
Җәһәннәм юлларын үтеп, коралларын калдырмыйча үзләренә килеп кушылт атт өч егетне мисалга алып. Голубев Ташкәйне сыт арта т ырышты.
Менә алар шиксез, чиста егетләр. Ә син кем? Синең кемлегеңне сөйләп бирүче бармы?.
Ташкәй таза, көчле егет. Тәмәке суы эчеп саргайган, бер чакта да гамагы туймаган, бу күксәү адәмне бер чиртүдә стар иде. әмма төрмә күргән, кыен ашаган Павелның отрядта сүзе үтә Берәүгә дә ышанмаган шикчел Сорокин да аның сүзенә колак сала.
Голубсвның егетне каезлатанын күреп, мыек астыннан көлемсерәгән Сорокин бер-ике сүз генә әйт те:
Ташла, бәйләнмә егеткә! Төрмәдән качканмы, качкан.
Кыен чакларда кулланырсың дип, зирәк Ишморза егеткә бер-ике үгет-нәсихәт тә бүләк итеп куйган иде.
Кыеш а килә башласа, үзең һөҗүмгә күч. йоклан торма, кирәк икән сугыш' Көчеңне күрсәт. Синең атаң авылдан куылган, очраклы рәвештә генә исән калган кеше. Бу синен кулындагы корал, онытма! дигән иде.
Сора син егетләрдән, сора, белеш! Әтиләре кем булган да алар, ның, совет власте алариы ничек иркәләгән? Без гаиләбез белән куылган кеше.
Сорокинның йомшак кына яклавы. Ташкәйнең үзен саклап чытырдап торуы, теле-телгә йокмыйча әрәпләшеп торуы күпне күргән Голубевны да икеләндерә, егетнең лагерь телендә сүгенеп җибәрүе аны дәртләндерм Ул Ташкәйнең нык җилкәсенә кагылып ала.
Не горюй, сынок. Я из тебя сделаю человека! — дип кабатлый.
Хәзер отрядтагылар Ташкәй алдында яшеренмичә, ачыктан-ачык сөй-ләшәләр Урман отрядына кергән бандитларның телләрендә күпчеде шул була: алар, әлбәттә, киләчәкләренә планнар коралар!
Ташкәй килеп катнашкан унике кеше отрядның чиреге генә икән әле Алар бик кирәк чакларда гына, айга бер генә җыйналалар икән. Җый-налалар, мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр дә авылларга таралалар икән Мунча керәләр, ял итәләр, булдыра алган кадәр ипи-тоз юнәтеп вакытлы өннәренә юнәләләр, соңра сазлык-ястыкларны тибрәтеп, билдән су ерып төп урыннарына барып җитәләр.
Отрядның төп «өнендә» аларның кораллары, талап алган әйбер- каралары саклана. «Өн»гә үтү сукмакларын алар күз карасыдай саклыйлар. утрауны ташлап чыкканда, чит кешеләр үткәнен белер өчен, сукмак өстенә агач ботаклары, үләннәр җәеп калдыралар. Күчем хан хәзинәсе саклана дип уйланылган урыннар бу «өн»нән еракта түгел икән. Теге алтын тәңкәләр дә шушы тирәләрдән табылган. Отрядның максаты нидән гыйбарәт икәнен хәтта Павел Голубев та белми, аны белүчеләр икәү генә. Әле шул «икәүлек» комсыз Сорокинны кытыклый. Аның һәр нәрсәгә бер үзе баш булып каласы килә, моның өчен ул Канталыевтан котылырга җыена.
Ташкәй отрядка килеп кушылганнан соң Канталыев та урман сукмак-ларына килеп чыкты Бүтәннәргә баш бирмәгән, ызгыш-талаш чыкканда да ырлап ябыша ала торган Сорокин да Канталыев килгәннән сон авызын үлчәп кенә ача башлады. Кочаклашып күрешсәләр да «солых» озакка бармады. Канталыев белән Сорокин читкәрәк китәләр дә, бүтәннәргә сиздермичә генә пәрмә-пәр талашырга тотыналар иде.
Бер таңда Сорокин Ташкәйне уятты. «Әйдә әле!» — дип. аны аулакка алып китте. Сүзләр ишетелмәслек ара киткәч, ул куеныннан елтырап торган наган чыгарды.
Мә, ал! Мин сине урман иясе иттем, шуның бәрабәренә син берәүне юк итәргә тиеш!
Кемне? диде Ташкәй нык борчылып.
Үзеңнән соң килгән чатанны! Мин аны үзем дә юк итә алам, әмма минем сине сыныйсым килә.
Сорокин башта үтенде, аннан ачулана башлады, иң соңыннан егетнец бугазына үрелде. Ни тарткалашсалар да Ташкәй бирелмәде, явызнын тәкъдимен кабул итмәде, үпкәләгән булып отрядтан ике көнгә китеп горды. Моның файдасы да булды. Ташкәй тиешле урынга барып, билгеләнгән кешене күреп, моңарчы үзе күреп-белгәннәрне бәйнә-бәйнә Ишморза Муллинга хәбәр итә алды.
Ул гафу үтенеп отрядка кайтып кергәндә Канталыев анда юк иде инде. Ташкәй үзе сорарга батырчылык итмәгән иде, соңгы килгән егетләрнең берсе сүз арасында гына:
- Ә теге аксакны аю ботарлаган!—дип куйды.
Канталыевны нинди аю ботарлаганын чамалый иде Ташкәй. ялгышмый иде Менә иң авыр, иң җитди көн килеп җитте Бүген якын- тирәләргә таралган дезертирлар бергә җыелалар Җыелу урыны — бат- как-сазламаклар уртасындагы утрау. .
Ташкәйдән хәбәр алынып, бандитлар отрядының туплану көне мәгълүм булгач. Төмәннән бер майор килеп төште, ул өч районнан милици
яләрне. мәктәпләрдән военрукларны җыйды. КГБ начальниклары, про-курорлар да шушы хәвефле эшкә тартылды. Төмәннән килгән майор гомуми җитәкчелекне Глеб Иванович Лапиковка тапшыргач, тегенең борыны бөтенләй күз ирешмәс югарылыкка менеп китте
Милиционерларны, җыелган барлык көчләрне барладылар, һәммә кешенең өс-башын алыштырып, аларны урманда буталып йөрүче сукбайлар рәвешенә керттеләр Иртәгесен Сорокин отряды җыела дигән кичне юлга кузгалып, төн урталарында утрауны ярым алка булып камап алдылар. Күзләрдән йокы качты. Төне буе явыз черкиләр белән сугышып көтсәләр дә. сукмакларда кеше-кара күренмәде. Лапиков үзеннән ерак та түгел урнашкан Ишморза Муллинны эт игеп сүкте.
— Алдады синең егетең, төпсез коега утыртты. Исеңә ал: мондагы хәлләр Мәскәүгә дә билгеле! Анда да бездән җавап көтәләр.
Ишморза Ташкәйгә тулысы белән ышана иде. шулай да. дөнья бит. ни булмас. Нидер үзгәргәндер, җыелу сәгате алышынгандыр. Ташкәй өстәмә рәвештә хәбәр җиткерә алмагандыр.
Әле ярый камаучылар, утрауда кеше юк дип исәпләп, тавышланып- нитеп йөрмәгәннәр иде. Икенче көнне ул яктан искән җил нәни генә төтен исе һәм мыгыр-мыгыр сөйләшкән тавышларны китерде Ничәү алар, ни уйлыйлар? Кемне көтәләр? Ни әзерлиләр? Кон үтте, төнлә дә әлләни яңалыклар сизелмәде, таң яралганда, иртәнге өчләрдә утрауда хәрәкәт көчәйде. Милицияләр утрауга үтеп керердәй сукмакларны тапкандай кылансалар да, бандитлар алардан мең остарак булып чыкты. Алар милиция вәкилләренең борын астыннан үтеп киткәннәр, ә болары алар- ныц коерыкларын гына күреп калганнар икән
Тавыш-хәрәкәтләрне чамалап, бандитларның санын якыпычка исәпләп тә алдылар. «Егермегә якын бандит булырга тиеш!» диде Лапиков. Бу зур. милиция уйлаганга караганда шактый кимрәк булса да. куркыныч. көчле оешкан банда иде.
Алдан билгеләнгән юнәлешләрдән дошман базаларына мөмкин кадәр якынрак килергә тырыштылар Камаучылар арасында иң борчылганы Ишморза Муллин иде. әлбәттә. Дошманнар арасында Ташкәй бар! Ул күндерде егетне, ул үгетләде. Ул «саклап алып калырмын!» дип Миңнурыйга ант итте. Якынлашкангамы, әллә стаканнар, шешәләр ешрак чыңлый башлагангамы, качкыннарның тавышы ачыграк ишетелә башлады. Үзара танышу, мактану китте: кем фермадан егерме 1авык урлаган да. кем урман каравылчысының борыны төбеннән сыерын йомдырып киткән Әле Сорокинның сүз алганы юк. әле җитди әңгәмә кузгалмады Шау-шу отыры тынды, шул чагында Лапиковнын бераз каушаган, әмма көчле тавышы гирә-якны яңгыратты: «Сез камалуда! Бирелегез!»
Ипде генә мач килде дип уйлыйсың, инде генә теге аракы чүлмәкләре эчеп-кызып саклыкны онытты дип беләсең, юк. күңелле очрашу мәҗлесе кинәт тынды, бандитлар төрлесе төрле якка сибелде, мылтыклар гөрселдәде. Ишморза Муллин прокурор белән янәшә урнашкан иде. прокурор кирәк чакта биеккәрәк менер өчен бер урынга ботак-сатак өеп шул таучык өстенә күренмәслек итеп үлән түшәгән иде Аталар бандитлар, кемнеңдер ыңгырашканы да ишетелде Милиция кешеләренә ату тыелган. чөнки анда бандитлар арасында Ташкәй бар. аны ничек тә исән алып чыгар! а кирәк! Кая ул. сиңа атканда коралсыз килеш түзеп торасың?!
Ишморзаның һәр якта күзе бар кебек, алны да. як-якны да күрә Теге яктан ике кеше янәшә диярлек сулга ташландылар Берсе Ташкәй! Камалыштан чыгып ычкына алса ярый ла! Ничек булышырга? Ничек аң- i.niii.ipi .1 ’ Ишморзаның «Монда габа кил!» дип кычкырасы килде Ярамый1 Ташкәй куактан-куакка. түмгәктән-түмгәккә кача-сикерә чапканда ана барыр юлны күрсәтте. Күрдеме егет. юкмы, мәгәр Ишморза теләгән якка iашланды. Ул ара да булмады, прокурор үзе әзерләгән
чүмәләгә менеп басты һәм болай таба йөгергән Ташкәйне абайлады, наганын шуңа төбәде. Соң дәрәҗәдә киеренке хәлгә килгән Ишморза «Атма! Бу безнең кеше!» — дип кычкырды...
Мондый чакта була торган буталыш хәрәкәте башланды: кайда уңда, кайда сул икәнен аерырлык түгел иде. милиционерлар бандитларның берничәсен эләктәреп, тимер беләзекләр кигертеп юеш җиргә сузып яткырдылар. Алар дошманны җиңелгән санап үзара кычкыра, мактана башладылар Ә прокурорның наганы үзләренә таба ашыккан Ташкайга таба төбәлгән иде. Егет бер күренә, бер югала, аяклары батып китеп егыла, прокурорның наган көпшәсе чайкала. Ишморза бөтен көчен җыеп: «Атма!» дип кычкырды да тынсыз калды. Ташкәй белән прокурор арасына кергәч, гөрселдәп җиргә ауды...
Бандитларны, шул җөмләдән, күпме вакытлар тоттырмыйча эзен яшереп килгән Колгасар Михаил Сорокинны да кулга алдылар. Берничә кеше качып котылды. Бандитлар арасыннан өч кеше үлгән булып чыкты, милиция кешеләреннән ике кеше җәрәхәтләнде, бер кеше -Ишморза Муллин вафат булды...
Кулга төшкәннәрне Тубыл төрмәсенә алып кайтып, төрле-төрле ка-мераларга кертеп тутырдылар... Ташкәй дә алар арасында иде.
Прокурор: «Капитан Ишморза Муллинны әнә теге яшь бандит атып үтерде!»— дип бар гаепне Ташкайгә сылап куярга теләсә дә. аны һичничек исбатлый алмады. Лапиковның да эшне артык зурга җибәрәсе килмәде, ул: «Кем атканын кем белгән, пулялар төрле яктан сызгырып оча иде», дип баргач, прокурор да җиңелде, «Капитан Муллинны дошман пулясы алып китте». — дигән нәтиҗә ясадылар, ялкынлы речьләр сөйләп егетне җиргә тапшырдылар.
Бер Миңнурый гына бу сүзләргә ышанмады, монда ниндидер сер калганын аңлап, ул Лапиков янына да керде, прокурор белән дә сөйләшеп карады. Актык чиктә кызны Ташкәй белән очраштырдылар.
Өзеп кенә әйтә алмыйм, хәл бик авыр, катлаулы иде. Мина төбәлгән наганны күрдем, ләкин азаккача күзәтеп басып тора алмадым.., Аткан тавыш яңгырады, теге кеше, прокурор аткан кебек тә булды... прокурор булган икән. ух... Бер нәрсәне өзеп әйтәм, мин дә, минем янәшәмдәге егет тә. беребез дә атмадык Муллинга.
Миңнурыйның райкомнарга барып, нидер эзләп, чокчынып йөрүен ишеткән Лапиков, ашык-пошык приказ әзерләп. Ташкәй Ырсытдин улы Йортлыбаены фронтка озаттылар, ул турыдан-туры штрафбатка барып керде.
Отрядка соңгы вакытта килеп кушылган Березовка егете, өчнең берсе. Сорокин боерыгы белән ниндидер аксак адәмне атып үтерүе хакында белдерде. Ул күрсәткән җирдән Канталыевның мәетен казып алдылар.
Өч-дүрт ел буена Төмәп-Тубыл тирәләренең котын очырып торган бандитлар шайкасы шулай тар-мар ителде. Бандитларның һәркайсына унар ел биреп, Колыма-Магадан тирәләренә тараттылар. Сорокинны чыгарып аттылар. Лапиков орден алды, калганнарга зур-зур акчалата бүләкләр яуды. Прокурор да. милиция кешеләре дә Миңнурый дигән укытучы кызны күңелләренең кара почмагына бикләп куйдылар. Эзләнә- казына торгач. кызыйның кем баласы булуын да, нинди юллар белән Яланга килеп төшүен дә ачыкладылар. «Әһә»,— дип күз кысты Лапиков прокурорга, «Эһем!»—дип тамак кырды прокурор Лапиковка карап...
Миңнурыйның киләчәге әнә шулай җиңел генә хәл ителде.
Ахыры бар