Логотип Казан Утлары
Повесть

ЧЫТЫРМАНДА КОШ ОЯСЫ

ыйльметдин нык-нык басып баскычтан күтәрелде, өйалдына кергән 1,1 уңайга җилкәсендә ипле генә яткан газ савытын җай гына төшереп.
почмактагы плитә янына куйды. Күңел түреннән эләктереп алган ниндидер җырны өтә-сүтә көйләп, плитәнең ак керәчтәй капкачын ачып җибәрде: эчтә гамьсез генә утырган, инде җиңеләеп калган кызыл савытны колагыннан өстерәп чыгарды да аның урынына яңасын урнаштырды. Эш беткәч, канәгать елмаеп, маңгаена табан шуышкан майлы кәпәчен баш түбәсенә үк этәреп куйды.
— Көтүче абзыйлар кайтуга газың бетсә, керер урын тапмассың, диде ул, кулларын чалбарына ышкый-ышкый Газсыз дөнья сансыз!
Янәшәдә генә кемдер күзәтеп торган кебек тоелды аңа. Ул шикләнгән сыман як-ягына каранды, беркем дә юк иде. Аның көткән кешесе Гөлҗиһаны, Гөлкәе ник Iер күренми. Өйдә дә тавыш-тын ишетелми Инде шул гомер Өйдә булса, чыкмый торыр идеме?! Ихата арасында йөри микән? Алай дисәң, Гыйльметдин тракторын турларына туктатуга капка янына атылыр, ирнең иңсәсендә яткан газ савытына килеп ябышыр иде.
- Рәхмәт, Гыйльметдин, инде үзем генә кертеп куйыйм, син кереп мәшәкатьләнмә дияр иде ул ярымпышылдап. Кайнар сулышы колак яфракларын өтеп алыр иде Әхнәф кич кайткач, корып куяр әле. дип өзгәләнер Кешеләрдән оялудан бигрәк, хатыны Сәкинәнең тавыш чыгаруыннан курка ул.
Суга-мазарга киткәндер, җә. Хатын-кыз унга ярылса да. өй арасында эше бетми инде аның Гыйльметдин Гөлҗиһанны күрә алмавына кәефе
Факил ӘМӘК (Сафин Факил Мнңнемөхәммәт улы. 1954) шагыйрь һәм прозаик «Соңгы коз» Л<»« «Тузганак чәчәге» дигән китап tap авторы Ча.мыоа чиш
кырыла төшеп, чыгу ягына кузгалган иде, үтә дә мөһим нәрсә исенә килеп, өйгә керәсе итте.
Гадәттәгечә, пөхтә итеп җыештырылган, авыл өйләрендә генә була торган яктылык, күңелгә тынычлык иңдерә торган тыйнак пөхтәлек бөркелеп тора иде аннан. Өй эченә җир җиләге исе тулган... Карават ягына күз салуга, Гыйльметдин әллә нишләп китте Йөрәге өзелеп төшәрдәй кысылды, битенә эсселек бәреп чыкты. Ул тетрәнеп калган иде. Караватта, дөньяда бер гаме юк шикелле, Гөлҗиһан йоклап ята. Үзе шундый сылу, йөзе гөнаһсыз, саф нәкъ яшь чактагы кебек... Ир ашыгып карашын гүбән төшерде. Читкә борыла төшеп, тамак кырды:
Эһем-һем. . Газ савытын алыштырдым, Гөлкәй...
Түзмәде, янә хатынга күз ташлады.
Гөлҗиһанның йөзенә җиңелчә генә алсулык йөгергән сыман булды. Ул тагын да сөйкемлерәк тоелды, хатынның озын керфекләре тибрәнделәр. әмма күзен ачарга ашыкмый иде әле ул. Кара борчак төшкән ак күлмәгеннән төртеп торучы күкрәкләре ирнең күңелен иләсләндереп, башын әйләндереп җибәрде. Их. хәзер, шушы минутта башны хатынның күкрәгенә куеп онытыласы, иркәләнәсе иде. Дөньяларың ник асты-өскә килми шунда! Яратасы, яратасы, гомердә булмаганча, яратасы иде...
Гыйльметдин бер-ике адым алга атлады да, мич йөзлеген кытыршы куллары белән сыйпап, авыр гына тын алды. Башка гамь төшкән чак шул.
— Сәйфи үлгән. Әле үзем дә яңа гына ишеттем...— Ул Гөлҗиһанның кинәт куырылып китүен тойгандай булды.— Ат белән печән алып кайткан булган, мескенкәем. Дөнья куды бит инде ул. Капка төбенә кайтып җиткән, йөк өстеннән төшми дә, төшми ди... Кече малае капка ачып атын керткән. Гөлзада чыккан да. Сәйфине исерек дип белгәндер инде, йөкне арбасы ние белән аударып ташлаган, ди. Сәйфи бүрәнә кебек шапылдап килеп төшкән. Шуткы түгел, чандыр дисәң дә, ир-ат гәүдәсе ул.
Гыйльметдин сүзен бүлеп, өйалды ягына борылып карады. Бая ук күңелен тырман торган шиге янә тышка бәреп чыкты. Кемдер өйалды идәннәрен шыгырдатмаска тырышып, ишек алдына табан йөгереп чыгып киткәндәй тоелды аңа. Ул тәрәзә аша урам як капкасына күз салды. Чыгучы-фәлән юк. Әмма аяк тавышларын аермачык ишетте лабаса! Гөлҗиһан да бик сәер хәлдә кебек. Гыйльметдиннең сүзләрен ишетте дә сыман, тик тавыш-тыны юк
Гыйльметдин йөгерә-атлый тышка чыкты һәм бер мәлгә баскычта тукталып, тирә-якка күз салды. Йөрәге ашкынып тибә башлады. Әйе, ул ялгышмаган, бәрәңге бакчасыннан ындыр артындагы әрәмәгә табан чәчен-башын гуздырып бер хатын-кыз җан-фәрманга йөгерә иде. Бер кулы белән күкрәгенә нәрсәдер кысып тоткан кебек. Ул арада йөгерүче киртәләрне сикереп кенә үтте дә, әрәмә арасына кереп югалды. Куакларда хафасыз чыркылдашкан чыпчыклар көтүе һавага күтәрелде.
Гыйльметдин ни уйларга да белми, янә тирә-ягына каранды, аптыра- улы халәттә, тагын өй эченә үтте. Аны Гөлҗиһан аяк өстендә каршы алды...
Күзләре зур булып ачылган, бите буйлап яшь ага. Кулында ак ситсага уралган төргәк.
_ Менә, таба алмаган бит, - диде Гөлҗиһан калтыранган тавыш белән һәм төргәкне Гыйльметдингә сузды.
Ир гаҗәпләнеп артка чигенде.
Нәрсәне таба алмаган? Теге... хатын кем иде ул? Кемнән качып йөри ул?
Гөлҗиһан исенә килгән сыман булды, сәерсенеп Гыйльметдингә карап торды да. башын ирнең күкрәгенә куеп, сулкылдап елап җибәрде:
Хараплар була яздык бит. Гыйльметдинкәем.
Ир, хатынның иңнәреннән кочып алды, үзе каушавыннан ни эшләргә белми, һаман бер сорауны кабатлый иде:
— Теге... хатын кем иде сон ул? Мин аны күргәнем дә бар кебек...
Әфүзә... дип сулкылдады Гөлҗиһан. «Шамилнең ... әнисе» димәкче булган иде, геле әйләнмәде. Шамилне алып китәм. дип кайткан булган. Әллә нәрсә, һушым китеп ятканмын. Инде чыгып киткән иде ул. кабат кереп, шкафтан өй салырга дип җыйган акчаны урлап китмәкче булган, ләгыйнь. Үзем сизеп ятам, юк инде, бер сүз эндәшә алмыйм. Ярый әле, син килеп керәсе иттең, дип Гөлҗиһан Гыйльметдиннең көчле кулларын читкәрәк этәреп, урындыкка барып утырды Акча дип белеп, Шәйхаттар абыйның язуларын эләктереп качкан. диде ул, әр- нүле тавыш белән.
Инде Гыйльметдин үзе кергәнче монда нинди хәлләр булганын аңлаган кебек иде. Әмма шулкадәрле көтелмәгән һәм ышанмаслык хәл иде бу аның өчен, нәрсә әйтергә белмичә, баскан урынында таптанып торды- торды да:
Җир дә йотмый шуның ишеләрне,- дип, үз гомерендә беренче мәртәбә сүгенеп куйды.—Кеше хакына кул сузарга ничек оялмыйлар диген.
Бая Гыйльметдин әйткән хәбәр хатынның аңына яңа барып җитте, ахрысы. Ул акча төргәген күкрәгенә кысып тоткан килеш, урыныннан сикереп торды:
И бичара, Сәйфетдин үлеп киткән дисең бит. Гөлзада нишли икән инде, бу кадәр кайгыга ничек түзмәк кирәк. Ичмасам, янына барып, бераз юатып кайтырга иде. дип. яулыгын төзәтеп бәйли башлады
I
_ _ ыз ой турларына ничек кайтып җиткәнен дә сизмәде. Юк. атлап К түгел, очып кайтты бугай ла ул!..
... И-и. бу язның серле табигате, күңелләргә чак кына кагылып китсә дә, дөньяны ялкын, ут итә һәм йөрәкләрдә посып яткан өмет тойгыларын дөрләтеп җибәрә алырлык сихри көче! Озак-озак йокыдан айный алмаган халәтендәге табигатькә җан иңде. Ул уянды, талчыгулы. әмма хозур хәрәкәткә килде.
«Әй, Кешеләр! - диядер төсле Яз-сылу. Белом, беләм. караңгы көзләрдә, салкын кышларда сагынып, ашкынып мине көткәнсездер, йокымсыраган хыялларыгызны терелтәм мин сезнең, аларга канатлар куям, хыялларыгыздан да югарырак биеклекләргә әйдим Наз. сөю. дәрт алып килдем сезгә: яшәү дигән мөкатдәс гомернең кадерен белеп калыгыз»
Тыгыз, дымлы өрфиядәй йомшак җилләр колакка ерак кыйтгалар авазын алып киләләр сыман. Тыңлап карагыз әле җилләрне, сак кына тыңлап карагыз һичшиксез, алар да сезне каядыр чакыралар, җанда рәхәт тыелгысыз хисләр өермәсе тудыралар Сак кына тыңлагыз, колак салыгыз әллә нинди ымсындыргыч авазлар, көй-моңнар. шаулы кыңгырау чыңнары ишетерсез сез язгы тансык җилдә Җир туйга хәзерләнә Җиргә яз килә, яз! Аһ. шушы язларда мәңге калырга иде дә, хыялларга беркайчан да көзге кыраулар кагылмасын, кышкы салкыннар җаннарга уралмаса икән!..
Бүген Фәймәләрдә аулак ой Гөлҗиһан да шунда керергә тиеш. Болай ашкынып кайтуы да шуның өчендер әле. Аулак ой үткәрүнең тәртип- мәшәкатьләрен көндез үк сөйләшеп куйдылар, өйгә кайткач, озаклап юанасы түгел Нишлисең инде, башка җай калмагач, ичмасам, рәхәт* ләһёп аулак өйдә күңел ачып калырга кирәк Почмак якларыннан үтәли җил йөргән клубка барып эчкә суык төшереп утыру булмас әле Хәер, клубка барын Ы ни кырасың? Хәзер анда кыз-кыркынның күңелен
җилкендереп торган гармун тавышын да ишетә алмыйсың бит Көздән бирле шулай. Кичләрен урамнарында гармун тавышы ишетелмәгән авылдан да шыксызрак авыл юк икән дөньяда.
Баһау Гыйльметдине авылның бердәнбер гармунчы егете. Чаллыга тракторчылар курсына китте дә барды. Ул да китте, күңел күгендә җемелдәп янган йолдыз да сүнде. Башка яшьләргә кышын чыгу бер газап булса, эч пошыргыч бертөрлелек белән тулган һәр кичне үткәреп җибәрү мең газапка әйләнде Гөлҗиһанга. Җитмәсә, Гыйльметдин киткәннән бирле яшьләр аңа кырын караган сыман. Болай. бу хакта авыз ачып сүз әйтүче юк-югын да, кыз моны күңеле белән тоя. Астан гына сирпелгән утлы карашларны күтәреп утырмас өчен, башны алып, әллә кайларга олагырдай булырсың.
Әйе, Гыйльметдиннең уйламагаида-көтмәгәндә курсларга китеп ба-руына Гөлҗиһанның әтисен колхоз рәисе Мелеховны гаепли яшьләр. Имеш, булаһак киявен прастуй көтүче итеп йөртмәс бит инде рәис хәтле рәис кеше. Бүтәннәр, күзләреннән канлы яшьләр агызып еласалар да. җибәрәчәк түгел, югыйсә. Ә Гыйльмине, әллә үзе сораган, әллә юк, ат белән Чаллыга кадәр үк озатып куйганнар, ди бит...
... Китте дә барды. Хәтта, Гөлҗиһан белән саубуллашмады да... Соң чиккә җитеп рәнҗемәсә дә, кыз Гыйльметдингә үпкәләде. Китәсен нигә әйтмәде икән ул? Әллә, Ходаем, әтисенең кыланышына гарьләндеме? Әллә..Әллә күңеле суынды микән?..
Йөрәктә төерләнеп калган ул кичне бүгенгедәй хәтерли әле Гөлҗиһан Шимбә киче иде ул. Фәрвәҗетдин Мөлеков бик тә дуамал кыланды шул. Яшьләр шау-гөр килеп «бичер» ясап ятканда, клубка атылып килеп керде дә, гармунының моңыннан битәр, күз алдында бөтерелгән сылу кызларның дәртле биюеннән тәмам әсәрләнеп утырган Гыйльметдиннең якасыннан суырып та алды
Шушында гына туктап калса әйбәт буласы иде дә. Фәрвәйнең эше кәяли башласа, шулай тузынып, тиресенә сыя алмый йөри торган гадәтен беләләр. Моңа олысы-кечесе күнегеп беткән инде. Юктан башка нәрсә юк заманда колхоз кадәр колхозны сөйрәп кара әле, котырмас җирдән котырырсың, дип кенә уйлыйлар.
Әмма бу юлы Фәрвәй ярты юлда туктап калмады Гыйльметдиннең кулыннан гармунын суырып алды да бер якка селтәп җибәрде. Гармун, һавада шыңгыраулы мәхлук аваз чыгарып, ишек янына ук барып төште
Фәрвәй исерек иде. Алыптай гәүдә, нәсел үгезендә генә була торган мәгънәсез акаеп каткан күзләр, җил тегермәне канатлары шикелле иләмсез куллар. Бер-бер күн итегенә дә өч егетнең аягы шыплап кына кереп утырыр сыман.
Рәис өнсез калган яшьләрне томанлы карашы белән айкап алды да Фәймәгә сыена төшеп, шым гына утырган Гөлҗиһан ягына атлады Болай да куркудан иреннәре күгәреп, бөрешеп калган кызына җикерде:
- Сиңа ни калган монда?! Хәзер үк өйгә кайтып кит!
Гөлҗиһан, яшенә тыгылып, йөгерә-атлый клубтан чыгып китте. Бу хәлдә ни эшләргә белмичә аптырашып-куркып утырган яшьләр, Гөлҗиһан ачкан ишек ябылырга өлгермәсен дигәндәй, дәррәү чыгу ягына кузгалдылар. Гөрләп торган клуб бер тын эчендә бушап та калды. Бераз исенә килгән Гыйльми идәндә аунап яткан гармунын күтәреп алды, йөзенә чыккан аптыравын яшерә алмыйча, «тагын ни кыланырсың»— дигәндәй, Фәрвәйгә карап катып калды.
Яңадан да безнең өй тирәсендә гармун шыңгырдатып йөрсен, матри, малай, гармуның-ииең белән койма башына элеп куярмын!—дип гайрәт чәчте Фәрвәй, егетне янә котсыз карашы белән сөзеп.
Чыгып киткән чагында Гыйльметдинне тагын бер аптыратты Мөлеков. Авыр имән ишекне тибеп кенә ачып җибәрде дә һаман да урыныннан кузгалырга җөрьәт итмәгән Гыйльметдингә борылды ул.
— Иртәгә таңнан Чаллыга, тракторчылар курсына китәсең. Ишетсен колагың, соңга калырлык булма! Кирәкле кәгазьләрне җитештерәсе булыр—килешли силсәвит Кәлине дә уятып чык.
Көтмәгәндә рәистән бу хәбәрне ишетеп, Гыйльминең күз аллары томаланды. Үзе дә сизмәстән:
— Кем белән барам? дип сорап ташлады Аннары бу сүзләре өчен үкенгән сыман. Ярый. Фәрвәжегдин абый. Кәлимулла агайга кайтышлый ук кереп, әйтеп чыгам,—дип, баштагы мәгънәсез соравын ямап куярга ашыкты
Әмма рәиснең клубка кергәндәге кызуы сүрелгән иде инде. Ни сәбәптер кәефе дә күтәрелеп кит те. шуңа күрә егетнең соравына да ипле генә җавап кайтарды:
— Куян Сәйфи белән икегезне җибәрәм.
Колхоз рәисе клуб ишеген ябып та тормыйча, нидер сөйләнә-сөйләнә. караңгылык эченә кереп чумды.
... Гыйльминең дә эченә җан керде. Баштагы мәлдә котырып дулаган рәнҗеше басылгандай булды. Күпме хыялланды ул тракторчылар курсына китәргә. Инде өмет бетте дигәндә Әле игеннәрне җыеп алгач. Куян Сәйфи белән җаен китереп Фәрвәйгә бер шешә көмешкә салдырганнар иде алар, һәм идарә исеменә тракторчылар курсына укырга җибәрүләрен сорап алдан ук язып куелган гаризаларны да төрткәннәр иде. Димәк. Фәрвәй бу хәлне онытмаган; иртәгә Чаллыга юлга җыенырга. ди бит
Моннан өч ел элек Бикмәч урманында агач кискәндә ун кулының бармагын өздергән иде егет. Узган ел армиягә алынырга тиеш иле комиссия үтә алмады. Шул бер бармак аркасында инде. Табиблар: «Тәте тартырга иң кирәкле бармагы юк», дип. аны солдат шулпасыннан мәхрүм иттеләр һәм «кәҗә» билеты биреп җибәрделәр Егет яман хәсрәткә баткан иде ул чакта. Беренчедән, сау-сәламәт көе. яшьтәшләре армиягә киткәндә, бетәшкән авыру хәлендәгедер рәтендә «кәҗә» билеты тотып кал инде. Икенчедән, «тәте тартырга иң кирәкле бармак» гармун уйнаганда да алыштыргысыз иде шул. Әмма Гыйльми ничек игеә- итте шушы гарип кулы белән дә сыздырып гармун уйнарга өйрәнде
Үзе көенеп йөрсә дә. аның армиягә бармый калуына авылдагы кызлар сөенделәр генә. Гөлҗиһан да кош тоткандай йөрде Тычканга үлем, мәчегә көлке, ди
Гыйльми, колхозда атлар карау белән беррәттән, клуб мөдире вазифасын да башкара иде. клубны бикләп чыкты да. шылт иткән тавыш та ишетелмәгән урамнардан җәһәт атлап өенә, әнисеннән сөенче алырга ашыкты.
«Тракторчы булсаммы! дигән куанычлы уйлар йөгереште аның миендә. Тамак та туяр, өс гә бөтен булыр, «кәҗә» билеты да оныгыдыр' Ул чагында Гөлҗиһан белән дә аяк терәп сөйләшергә булыр
ыйльмегдиннән узып авылның бер егете дә Гөлкәйне озатып куярга В ' батырчылык итмәде.
Клубта биеп, күңел ачын талчыккан, әмма йөрәкләре җилкенгән. күңелләре очынган яшьләр соң гына өйләренә таралалар. Башгагы шактый ишле һәм шау-шулы төркем әкренлән сирәгәя, три Бер мәлне урам уртасыннан гармун чыңлатып баручы егет белән янәшә атлаучы Гөлҗиһан гына кала
... Гомер-бакый яктырт кыч-фәлән күрмәгән төнге авыл урамы Гасырлар буе күпме серләрне үзенә сыендыргандыр ул Яхшысын да яманын да. Тик мәхәббәт, сөюгә кагылышлы серләрне генә ул изге итеп.
мәңге хәтерендә саклый торгандыр. Күпме яшь йөрәкләрнең бер-берсенә биргән кайнар вәгъдәләренә шаһит булгандыр ул. Боларны ул үзе гена беләдер, саф хисләрне шыксыз җилләргә дә сипми, усал күзләрдән да яшереп тотадыр ул. Әй, син, төнге авыл урамы! Менә әле дә янә меңнән бер гашыйк парның ялкынлы сөю хисләренә шаһит булгансыңдыр...
Юк, төнге авыл урамы караңгы түгел ул, һич түгел. Аны төпсез күкта чекерәеп янган йолдыз тәлгәшләре генә нурландырмый, бәлки гашыйк ярларның тылсымлы сөю ялкынына уралып та балкый ул. Әлеге балкышны мәхәббәт утында янучылар гына күрә, тоя ала шул. Күңел күзләре сукырларга төнге авыл урамы дөм караңгы, очсыз-кырыйсыз кебек Гыйльметдин өздереп гармун уйный, аннан, хисләренә бирелеп, көй җаена җыр сузып җибәрә:
Алларым диям сине.
Гөлләрем, диям сине.
Аллы-гөлле чәчәгем, дип, Өзелеп сөям сине.
Гөлҗиһанның йөрәге өзелеп төшкәндәй була. Мөмкин булса, оялуын басарлык көч таба алса, егетнең кулыннан гармунын бер читкә алып торыр иде дә, егетнең кочагына атылып керер иде, куенына сеңәр иде, эрер иде Ходай тәгалә Гөлҗиһанга буй-сынны да, чибәрлекне дә жәлләмәгән. Инде миннән калмасын дигәндер, кызга өздереп бию сәләтен дә, моңлы итеп җырлау осталыгын да кызганмаган. Җырга Гөлҗиһан да кушыла. Кайдан чыга бу кадәр йомшак, матур тавыш, сүзләрен каян таба дип уйла син:
Аргы яктан бирге якка
Басма салдым киң итеп: Әй, гомерлек яр булсын, дип. Сине сөйдем тин итеп.
Җырның хикмәтле көче шунда да инде — телең белән әйтә башласаң, аптырап бетәр идең, буталып, иң кирәкле сүзләреңне таба алмый гаҗиз булыр идең, шабыр тиргә төшәр идең, ә монда исә — мә, әзер калыпка салынып куелган нәкъ син әйтәсе килгән уйлар. Җырга күңел түреннән ургып чыккан бар хисләр дә сыйган шул.
Капка төпләрендә сыенышып утырган чакларда егетнең өзгәләнеп «яратам» диюләре генә дә ничә мәртәбә кабатлангандыр. Кыз исә бу ялкынлы сүзне ишетүгә, сабырсыз егетнең иреннәрен учы белән яба да куя. Гыйльметдин бер мәртәбә өйләнергә ниятләвен дә әйтеп салды инде. Тик бу хакта Гөлҗиһанның гына ишетәсе килми. Унсигезе дә тулмаган килеш кияүгә атлыгып торырга, ул үз акылында бит әле. Кешеләр әллә нәрсәләр уйлап бетерерләр. Болай да тик тормый авыл гайбәтчеләре. «Гыйльми тракторчылыкка укып кайтуга Гөлкәйгә өйләнә икән», дип кайчаннан бирле тел чарлыйлар. Бу хакта егетнең үз теле белән әйткәне дә юк иде әле. Гайбәтчеләр фараз итеп сөйли, бу фаразлар рас килә дә куя тормышта. Гайбәтчеләрнең күрәзәчелек сәләтләре дә бар микәнни соң. ә?..
Хәер. Гыйльметдин үзе дә озак көттермәде — ул сүзләрнең дөреслеккә бик якын булуын әйтеп бирде. Чыннан да. егет тракторчылар курсына укырга җибәрелүен сорап гариза язган булган икән. Бу мәсьәләне идарә карый дисәләр дә. асылда Мөлеков үзе хәл итә бит. (Егет ике дә уйлап тормый, сүз колхоз рәисенә килеп кагылса, «Мөлеков» дип кенә җибәрә Гөлҗиһан моңа күнегеп беткән инде; бөтен колхоз, олысы, кечесе шулай сөйләшә). Шулай да. Гыйльметдин үз теләгенә ирешүенә шикләнми, «берәр җае чыгар әле», ди, аның өчен хәсрәтләнә башлаган кызны тынычландырып. Егетнең кайгысы башкада — ул укырга киткәнче кыз
дан вәгъдә алмакчы була да, менә бәла - - кыз һич кенә дә вәгъдәләр бирергә ашыкмый.
Егет карап торуга юаш, ипле генә кебек күренсә дә. кызып китсә, тыярмын димә икән. Гөлжиһан бу кадәресен дә белә Шушы Фәймә аркасында инде.
... Узган яз Фәймә аны үзләренә туган тиешле күрше авыл егете белән таныштырмакчы булган иде дә... ахыры һәр ике як өчен күңелсез тәмамланды. Фәймәне әйт инде Гыйльметдин белән Гөлҗиһанның аралары көннән-көн якыная барганын белеп, күреп тора иде бит. Җүләр. нәрсә уйлап чыгарган — күрше авыл егетләре белән йөрү мәртәбәлерәк, имеш Булды, ди!
Шулай бер кичне Гөлҗиһан клубта, яшьләр уены оештырып йөргәндә. аны Фәймә бер читкә алып китте. Бүген әллә нәрсә булган Фәймәгә - клубка да соңлап килеп керде, сүзләренең рәте-чираты юк. еш-еш сулыш ала үзе. Өеннән клубка кадәр кемдер бастырып куып килгәндер диярсең. Фәймәнең кулларын бутый-бутый Гөлҗиһанга нәрсәдер аңлатырга тырышканын, тегесенең исә каршы килеп, тәртәсен кире борырга җыенуын. Гыйльметдин дә күреп алды. Күңеле нәрсәдер сизенде, сагаеп, астан гына бу ике ахирәтне күзәтә башлады ул. Бармаклары күнегелгән серле гадәт буенча гармун телләрендә чабыша, күрүкләр ярсын тартыла, көйдән-көйгә күчелә әмма күзләр, уйлар гел башкада Әнә бит Фәймә һаман үзенекен тукый, үрсәләнеп Гөлҗиһанны каядыр барып килергә кыстыймы? Чү, Гөлкәй бирешә түгелме сон? Әйе. Фәймә култыклап, аны ишек ягына алып китте. Сак бул, Гыйльметдин, гармун кочаклап кала күрмә.
... Фәймә исә ахирәтен үгетләвен белә
Өч кенә минутка урамга чыгып керик әле. дип Гөлҗиһанны ышандырырга тырышты ул. Котың чыкгы.кемнән куркасың ул кадәрле? диде ул күзләрен сәер елтыратып Бер генә сүз әйтәсем бар
Соң, сүзең булса, монда әйт. дип, Гөлҗиһан читкә тартылды
Монда булмый шул, Фәймә. инде ахыр чиктә, әйтеп салырга мәҗбүр булды, анда сине бер кеше кәгә
Кеше9 Гөлжиһан бу сүздән соң бөтенләй үзгәреп китте Минем бер кеше белән дә очрашасым юк...
Фәймәнең күзләре яшьләнде.
Миңа ышанмыйсыңмыни, ә? Әйтәм бит, чыгып, сөйләшеп кенә керерсең, өметләндердем бит инде аны. Сиңа да уңайсыздыр, тик мине дә аңла инде син, кыен хәлдә калам
Күрәселәре, ишетәселәре булгандыр инде. Фәймәнең тәкатьсезләнеп әйдәкләвенә буйсынып чыгып кит ге Гөлжиһан
... Караңгы язгы кич иде бу. Фәймә аны клубтан читтәрәк торган ярым җимерек, хуҗасыз йорт ятына алып китте Үзе һаман сөйләнә дә сөйләнә Колаклар тонды аның бытылдавыннан
Көнләшәм синнән, малайкаем! Чынлап әйтәм. Синең урында булсам. белер идем мин нишләргә?
— Нишләр идең? дип көлде Гөлҗиһан
Нишләр идемме?! Егетләрнең «Гөлҗиһан» дисәң башы-күзе юна бит. Белмәгән булып кыланма инде Бик яхшы сизәсеңдер әле. Әнә. күрше авыл егетләренең дә башын әйләндерергә җитешкәнсең икән. Фәймә кычкырып сөйли, үз-үзен белештермичә Гөлҗиһанның беләген кысып-кысып ала.
Бу сүзләрне ишеткәч, кызның күңеле вәсвәсәләнә башлады Күрше авыл егетләренең монда ни катнашы бар «Бер кеше» дигәне кем була? Кайда соң ул? Җитмәсә, Фәймә аны зәхмәтле өй ягына алып бармакчы була. Бөтен яшьләр бергәләп клубтан таралган чакта да Гөлҗиһан ул йорт яныннан тын алырга куркын үтеп китә торган иде Бу өйдә Нәгыймә исемле әби яши иде. Сугыш вакытында, кышның зәмһәрир суык
көннәренең берсендә өендә катып үлгән ул. Керүче булмагандыр инде, ай буе яткан шунда...
Ул аяк терәп карыша башлады.
Кая алып бармакчы буласың син мине, Фәймә. нәрсә уйлап таптың? Нинди көнләшү сөйлисең тагын? Үзең кемнән ким? Такылдыйсың тузга язмаганны!
Фәймә шаркылдап көлеп җибәрде.
— Йә инде, әйткән бер сүзгә бәйләнмә. Беркайда да бармыйбыз, килеп җиттек менә. Бер кеше көтеп торырга тиеш иде- дип тә өстәде ул.
Гөлҗиһан туктагач, ул да туктап калды. Алга табан ахирәте бер адым да атламаячагын аңлаган иде инде ул.
— Кыйланма. Фәймә. Әйттем ич инде, кемгәдер мин кирәк икән, клубка керсен. Нигә караңгы почмакларда яшеренеп йөри ул?..
Шулай җиңел генә Фәймәгә ияреп чыгып китүенә үкенә башлаган иде инде Гөлҗиһан. Аның бер кеше белән дә очрашасы да. сөйләшәсе дә килми, тизрәк кире клубка гына керергә кирәк. Кире борылырга бик вакыт Чыгып киткәннәрен Гыйльметдин дә күреп калды
- Кеше дигәч тә, мин сине әллә нинди өрәк янына алып бармыйм бит. Күрше авылдан егет килгән иде. Синең белән танышасы килә. ди...
Гөлҗиһанның ачуы тышка бәреп чыкты:
— Мин синнән егет таптырганым юк бит әле. Яучы булдың мыни? Фәймә аны юмаларга кереште.
— һи. малайкаем, безнең авылда аның ише егет юк ул. Сугышта да катнашырга өлгергән, аннан Мәскәүдә ниндидер зур эштә булган. Кома-ндир. Юкка ачуланасың син, безнең туган тиешле кеше булгач, каршы килмәдем инде. Клубка чыгарга әзерләнеп беткәч килеп керде дә: «Шун- дый-шундый кыз белән танышасым килә».— ди. Сине узган атнада базарда күреп калган икән ул.
Гөлҗиһан аңлап алды Чыннан да. алар үткән атнада Әмәкәй базарына барып кайтканнар иде, үги әнисе белән. Шунда сары, сирәк тешле бер егет Гөлҗиһанга бәйләнеп җәфалаган иде. Кылтык, һай кылтык егет иде. «Синдәй кызны кулга төшермәсәм, исемем Хираҗ булмасын'- дип әтәчләнде ул.— Икенче атнада ук капитан Хираҗ Камалиев йөрәк ишегеңне шакыр, чибәркәй, көтеп кенә тор»,—дип тә һаваланган иде. Кайсы авылдан икәнен төпченгән чагында Гөлҗиһан шаяртып: «Түбән Таллыктан». — дип кенә котылмакчы иде дә, үги әнисе сатты шул: - Нигә яшереп торган буласың инде. Күперледән диген», —дип ярды да салды. Тегеңә шул җитә калды, базардан кайтып киткәнче тирәләрендә бөтерелде, кызның бу сагыз-егеттән саруы кайный башлаган иде хәтта. Шушы уйлар башында бөтерелгән арада, авызына тәмәке капкан егет үзе дә пәйда булды. Кыз аны тавышыннан таныды.
Җир астында булсаң, аннан да эзләп таба идем, чибәрем, дип ул Гөлҗиһанның каршына килеп басты. Гвардия капитаны Хираҗ Камалиев сезне бераз урам әйләнеп кайтырга чакыра.
Күренеп тора, егет үз-үзенә шулкадәрле ышана иде ки. Гөлҗиһан аның тәкъдимен кире кагар дип уйламый да иде. ахрысы
Бу урамнарда күп йөрдем инде мин. Йөрисең килсә үзен йөр Фәймә белән икәүләп...— дип тә өстәде кыз
Хираҗ көлгәндәй итте.
Хә-хә-хә... Фәймә дә ярамаслык кыз түгел. Тик ул миңа сеңел тиешле кеше бит. Килешеп бетмәс
Иңнәрендә Фәймәнең кулын тойды Гөлҗиһан
Шушындый егетне дә ычкындырасың —дип пышылдады ул һәм ахирәтен җиңелчә алга этәрә төште.
Гөлҗиһан аптырашта иде. Саллырак итеп җавап бирмәкче иде, өлгер-мәде. Клуб ишегенең шактый каты тавышланып ябылганы ишетелде.
Гөлҗиһан гына түгел. Фәймә белән Хираҗ да сагаеп, тын калдылар. Гыйльметдиннең ачулы тавышы йөрәкне чеметтереп алды
— Кай якка киттеләр алар?
Аяк тавышлары да ишетелде. Эре-эре атлап йөгерүче Гыйльметдин Гөлҗиһаннар турысына яшен тизлегендә якынлашты
— Нишләп тору әле монда?! Нигә клубка кермисез?—дип сорады Гыйльметдин килен җиткән уңайга.
Гөлҗиһанның күңеле дөрес сизенгән — Гыйльметдин аларны юллый чыккан иде. Тавышы төксе егетнең. Сулышы кабынган, ярыйсы ук ярсыган да кебек...
Гыйльметдиннең шулай тәкәллефсез генә арага килеп керүе Хираҗга ошамады
— Син сорамасмы дип торабыз,—диде ул авызындагы тәмәкесен бер читкә өреп. Үзе Гөлҗиһаннан бер адымга чигенми, һаман аңа сырыша
Гөлҗиһан ике ут арасында калды.
Гыйльметдин бу хәлдә үзен ничегрәк тотарга белми, икеләнебрәк калды. Ул үз алдында торган чакырылмаган кунакның күрше авылның сазаган егете «Куык» кушаматлы Хираҗ икәнен танып алган иде. Үз авылларында яучы җибәрмәгән кызы калмады бугай. Инде Күперлеге кармак салырга уйлаган икән.
Хираҗга да Гыйльметдин яхшы таныш. Якын-тирәдә гармунчылар бармак белән генә санарлык. Алар арасында иң остасы Гыйльми. Әмма кунак егете кызлар өчен тарткалашын өйрәнгән иде инде. Үзенә кызлар тәтемәсә дә. егетләрнең канына тозны күп салды. Алай <из генә шыр җибәрүчеләрдән түгел. Ул Гыйльмине танымаганга сабынны
— Слушай, син кем буласың соң? Би-ик харап кыланасың' Мин сине белмим, и знать нс хочу! Урамыгыз киң күренә, юлыңда бул! Аның түше Гыйльметдиннең күкрәгенә тия язып тора иде инде Кунакның авызыннан аракы исе килә, ул әтәчләнүен дәвам итте.
Яхшы чакта аттыр моннан.
«Кара син моның әрсезлеген!» дип уйлап алды Гыйльметдин Моңа ирек бирсәң... Юк инде, ансы булмас! Җебеп төшәргә ярамый
Кем аттырыр би т әле. агай-эне. карт җизни! Бусы кунакны үчекләү иде. Гыйльметдин Гөлҗиһанга эндәште. Каян килеп чыккан кош бу? Кем чакырып китерде?
Гөлҗиһан тәмам каушап калган иде.
— Бел-мим... Аның иреннәре калтырый, йөрәге дөп-дөп гибә. бу хәлгә үзен гаепле тойганга, күзләреннән яшь атылып чыгардай булды
Мондый чакларда фәлсәфә сатып, сүз куертып торудан мәгънә юклыгын яхшы үзләштергән иде Хираҗ. Инициатива кемдә, җиңү шунда! Ул, көтеп тормастан, куш йодрыклап Гыйльметдиннең күкрәгенә тондырды Үзе читкә сикерде
Юлда торма дим бит. сопляк! Чакырып китерүләргә калган кеше тормый каршында. Хираҗ пулеметтан аткан сыман сиптерде генә сүзләрне. Ул Гыйльметдин аяк астында тәгәрәп ятар дип уйлаган иде дә. тегесе чайкалып китсә дә. егылмады.
Гыйльметдиннең тыны кысылды, бугазына төер утырды. Үз авылында диярлек сөйгән кызыңны куеныңнан тартып алын, үзеңне тукмап китәргә маташсыннар инде. Гарьлеге ни тора! Ул. арыслан кебек. Хираҗга ыргылды һәм «кунак»ның шинелен изү турысыннан эләктереп аллы. Әллә шинель бик үк яңа булмады, әллә эләктерү «чамасыз» булды Хираҗның кү.тгык аегы «шатырт» игеп аерылып чыкты
Йә. кем белән сөйләшәм инде мин? дип сорады Гыйльметдин сүзләрне геше арасыннан гына чыгарып Кем ул маңка ’
Хираҗ мондый дуамалланып ябышуларны да күрмәгән кеше түгел. Касыкларына бер төртсәң, бөгелеп төшәләр алар Шуңа күрә шүрләп
төшмәгәнен сиздерергә булды. Йодрыкны ияге белән читкәрәк зтәреп ысылдады:
Капитан интендатской службы Хираж Камалиев булам мин. энекәш1 Фронтовик! Ә син - Ул мыскыллы тавыш белән Фәймәдән сорашкан булды.— бу малай әллә... теге...
Фәймә ашыгып җавап бирде:
Гыйльметдин... Юк нәрсә өчен бугазга бугаз килмәгез инде,— дип, егетләрне тынычландырырга тырышты ул. Ник дисәң. Хираҗ бик әтәчләнсә дә. кемнең өскә чыгасы билгеле түгел. Кунагың җиңсә ярый да...
Аның сүзләренә игътибар итүче булмады. Егетләр инде ярсыганнар, мыш-мыш килеп бер-берсенең буыннары ныклыгын сыныйлар. Өзешмичә туктау юк иде.
Ә-ә дип сузды Хираҗ, һаман да шул мыскыллы тавыш белән. Үзе кисәк кенә каерып Гыйльметдиннең кулын ычкындырмакчы булды.— «Кәҗә» билеты алган җегет шушы буламыни инде? Фронговик- ка кул озайтып маташасыңмы, ә?!—Ул Гыйльметдиннең кулыннан ычкынып га китте, «гөрс» итеп егетнең йөзенә китереп тә сукты.
Гыйльметдин турында, аның Гөлҗиһанга булган мәхәббәте хакында да Фәймә Хираҗга сөйләп, аңлатып өлгергән булса кирәк. Сугуына караганда «кәҗә» сүзе ныграк тәэсир итте Гыйльметдингә. Гөлҗиһан, каршысына баскан Фәймәне этеп җибәрде дә, егетләрнең уртасына кереп басты.
Туктагыз инде! Мин бит болай булыр дип уйламадым. Гафу ит. Гыйльметдин. Сугышмагыз гына... -дип ялынды кыз. Ул елый иде
Гыйльметдинне тыяр көч юк иде инде. Җитмәсә, йөзенә сукканнан соң. авыз эчендә гозлы тәм барлыкка килде. Кан китте, авыздан. Кемне, пи өчен гафу итәргә?! Иң элек ул Гөлҗиһанны бер читкә селтәп җибәрде.
Егет эзләп чыктык та, хәзер яклап йөрисеңме Куыгыңны? Мыскыл иткән буласыңмы?!— Шул арада Хираҗның ипи шүрлегенә дә менеп төшәргә өлгерде ул. Бу ярсу каян килгәндер -үзендә тыелгысыз көч сизде егет. Хираҗның мондый йодрыкны беренче тапкыр гына татуы булды, ахрысы, «гык» кына итте дә, арыш көлтәсе шикелле авып та төш I с. Язгы юлга сузылып яткан егет тын да тартмый, селкенми дә.
Моңарчы артык тавыш чыгармый, күзәтеп торуны хуп күргән Фәймә төнге һаваны дер селкетеп кычкыра башлады:
— Коткарыгыз! Кеше кыйныйлар! Сугышалар, коткарыгыз!
«Кунак» һаман җирдә ята иде әле. Фәймә Хираҗның баш очына тезләнеп, колагын егетнең авызына якын китерде. Тыны бармы, җан тәслим кылмаганмы, янәсе. Кызның тузгыган чәче йөзен кытыклапмы, чырыйлап кычкыруыннанмы. Хираҗ аңына килде. Үзенә иелгән башны Гыйльминеке дип белеп, куллары белән тегенең ике колагы турысыннан эләкгереп алды да, кисәк кенә күтәрелеп башы белән «дошман»ның маңгаена тондырды. Фәймә «аһ» итәргә генә өлгерде, бүкән урыныннан бер як кырыйга тәгәрәде. Хираҗ әле һаман эшнең нәрсәдә икәнен анлап бетермәгән иде. «дошманын» тәгәрәткән уңайга җитез генә аякларына торып басты, әмма аны янә Гыйльметдиннең тимер йодрыгы каршылады Бу юлы Хираҗның эченә эләкте. «Кунак» егет урталай сынды, алпан-тилпән ике-өч адым читкәрәк каерды һәм. «дошман» якка подкрепление килеп җитте дип уйлап булса кирәк, җан-фәрман караңгылыкка ыргылды.
Шулай итеп, япуннарны тар-мар итүдә катнашкан фронтовик Хираж Камалиев өчен Күперледәге алыш уңышсыз тәмамланды.
Ахырдан аңлашуы бик җиңел булмады Гөлҗиһанга. Гыйльметдиннең акылы үз башында, башта бик үртәлсә дә, тиз суынды тагын. Егетнең бигрәк тә Фәймәгә ачуы килгән иде.
Күреп тордым бит. ничекләр юмалап алып чыгып китте ул сине. Юха елан икән. Син аның өчен үлеп торган буласың. Ахирәт, имеш...
Гөлҗиһан бар гаепне Фәймәгә өеп калдыруны өнәмәде. Ана ачу сакламавын үтенде егеттән. Гөлҗиһанда да гаеп юк түгел бит. Чакыручылар күп булыр, нигә иярергә. Җүләрлек инде.
... Егетнең киткәннән бирле бер хат та язмавын Гөлҗиһан бик авыр кичерде. Бу кадәр үткәрә алмыйча интеккән, бәгырьләргә төшкән кышны ул белми иде әле. Гыйльметдинне уйлап өзгәләнмәгән чагы юк. йоклап китсә дә, төшләренә кереп йөдәтә егет. Мәхәббәт дигәннәре барсын эстен-аска китерә икән. Эшкә дисәң эшкә кул бармый, ашарга утырса ашауның рәте юк.
Бүген, бәлки, шушы шөбһәле-газаплы уйларга чик куелыр -Фәймә әйтә, аулак өйгә Гыйльметдинең дә кайтып җитешмәс "микән әле. ди. «Каян беләсең?» дип соравына каршы уенын-чынын бергә кушып «Телеграмма суктым, Гөлкәең бөтенләй янып, көл булып беткәнче, күрергә кайтып кал дин, яздым»,— ди. Үзе көлә.
Фәймә көлүеннән туктап, Гөлҗиһанның күңел тынычлыгын алырлык сүзләр дә әйткән иде:
- Куян Сәйфинең хаты килгән. «Укулар ахырына якынлаша, шушы көннәрдә сынаулар башлана. Әзерләнү өчен бер атна вакыт бирәләр, бәлки авылга да кайтып килербез», дип язган ди. Кайтсалар, икәүләп кайталар инде алар. Гыйльметдинен генә берәр шәһәр Чибәркәенә иялән- мәсә.
Гөлҗиһанның сер бирәсе килмәде
һәй. Чаллының шәһәр дип әйтерлек җире дә юк. ди бит аның.
Барыбер, кызлары без түгел инде. дип. үрiәвен дәвам итте Фәймә. Шәһәрнекеләр авыл егетләрен эләктерсә, җибәрми инде алар Авыл егете эшнең рәтен белә. Шәһәр егетләре аракы эчеп, шәлперәеп беткәннәр. алардан ни малака. ни ширест. Фәймә җитдиләнеп, Гөлҗиһанга эндәште. Юк-бар эш табып, аулак өйгә килми калма, дим'
Киләм. дидем ич инде. Фәймәнең хәбәреннән башы әйләнеп киткәндәй булды.
Их. Гыйльметдин кайтса! Күңелләрдә бар шик-шөбһәләр таралыр, ул гына да түгел, Фәймә белән Гөлҗиһан арасындагы салкынлыкка, киеренкелеккә чик куелыр иде. Мөнәсәбәтләр ачыкланса, алар элеккечә көләрләр, шаярырлар, серләшеп туймаслар иде. Әйе, бүген нәрсәдер булырга тиеш. Күңел юкка урыныннан кузгалмагандыр!
енә шушы хәбәрдән ашкынып кайтты ул өенә.
м Караңгы өйалдына кереп, ишек тоткасына үрелгән иде. өй эчендә быдыр-быдыр сөйләшкән ирләр тавышын ишеген. Гөлҗиһан ирексездән тукталып калды. Кунаклар бар дисәң инде Аларның өйләренә чит-яг кешеләр сирәк керә, болай кичкә калып килүчеләрне сошы вакытта хәтерләми дә. Чөнки беләләр: йорг хуҗасы ордым- бәрдем холыклырак адәм. Дүрт класс белемле Фәрвәй Мөлеков сузыштан соңгы авыр елларда фәкать шул усаллык чигенә җиткән дуамаллыгы. «давай»лыгы белән генә колхозны җилтерәтеп алып баручы рәисләрнең берсе иде.
Өй эченнән яңгыраган ят iавышлар ишеген, кыз каушап киттеме соң. ишек тоткасын таба алмый җәфаланды. Кармаланып, ишекне ачып җибәрү!ә, борыша әчкелтем-төчкелтем исләр килеп бәрелде. Чит кеше берәү генә иде Өстәл өстенә туры китереп түшәмгә эленгән унлы лампаның кызгылт як!ысында бригадир Әүхәтне шәйләп аллы Гөлҗиһан.
Әүхә! ялгызы гына гомер сөреп ятучы буйдак ир иде. Сугыш вакытында әнисе, хатыны белән бердәнбер улы да яз көне кар аегыннан
чыккан башак ашап, кан косып, тиз арада алды-артлы гүр иясе булдылар. Әүхәтнең бу вакытта сугыш гарасатлары эчендә гизгән чагы, шушы хәбәрләрне ишеткәч, полк командирына рапорт язды, үзе телеп разведка взводына билгеләүләрен сорады. Куркусызлыгы, тәвәккәллеге белән күпне күргән тәҗрибәле аркадашларын да гаҗәпкә калдырган мәлләре аз булмады аның. Гомере булгач, сугыштан да исән-сау чыкты, әле яулар тынгач та җиде ел солдат хезмәтен үтәп кайтты ул. Аны инде бетте, сугыш вакытында ук хәбәрсез югалды, дип, якты дөньядан күптән киткән кешегә санап йөриләр иде. Гел онытып бетергәндә, гимнастеркасына өч орден тагып кайтып кермәсенме! Әүхәтнең исән-имин кайтуы авыл өчен сугыштан соң иң зур вакыйга булгандыр, мөгаен. Аннан күп еллар алда кайтып, сугыш хикмәтләрен бераз хәтердән җуя башлаган фронтовиклар Әүхәткә көнләшеп тә карадылар— якын-тирәдә өч орденлы фронтовик бер Әүхәт кенә булып чыкты. Ләкин Әүхәтнең хәле көнләшерлек түгел иде Кайткач та, аркылы-торкылы такта белән када-кланган йорты болдырына утырып үксеп-үкссп елап, күңелен бушатып алды ул. Аннан күршеләре Бәдри абзый белән зиратка юл тоттылар. Иң якын кешеләренең каберләрен эзләп таптылар Икенче көнне җир белән тигезләнеп бетә язган каберне (берьюлы үлгән өч мәеткә өч кабер казырга ул чагында авылда җүнле-башлы кешесе булмаганмы, барсында бер кабергә күмеп куйганнар икән) төзәтте. Колхоз идарәсе аша сорап алган такталардан койма тотып, кабер өстенә өч каен утыртып куйды. Вафат булучылар рухына картлардан Коръән укытып, хәер таратты да. башы-аягы белән колхоз эшенә чумды. Аны сугыш елларында партиягә алганнар иде, озакка сузмыйча, бригадир итеп куйдылар.
Әүхәт. карап торуга, үз алдына бикләнеп, йөзенә хәсрәте бөркелеп чыккан басынкы табигатьле, салмак хәрәкәтле ир иде. Әмма эчеп алса — янына килгесез кыргый көчкә ия кешегә әйләнә. Үткән көзгә кадәр Фәймәгә адарынып йөрде ул. «Өйләнергә, йортка җан иңдерергә кирәк», дип, кызның күңелен дә кузгатып җибәрде.
Сарык фермасында бәрәннәр караучы кызлар төннәрен алмашлап каравыл өендә куналар, буаз сарыкларны саклап бәрәнләтәләр, бәтиләр әнкәләрен имгәч, җылы торакка ябып куялар иде. Төн дисәң дә. кызларга әллә ни куркыныч түгел, чөнки каравыл өендә төнен дә кеше өзелеп тормый. Ат караучылар да тыз-быз йөриләр, сыер торагын саклаучылар да кереп чыгалар, һәркайсының үз вазифасы, үзенә йөкләгән эше бар.
Фәймәнең ялгыз калган чагын, ничек чамалыйдыр, әмма Әүхәтнең моңарчы форсатны ычкындырганы булмады. Башкалар исә Әүхәтне каравыл йортында төн уртасында күрсәләр дә, әлләни гаҗәпләнмиләр — бригадир бит. йомышы төшкәнгә йөридер, дип кенә уйлыйлар иде.
- Шушы Әүхәт башыма җитәр микән инде —дип, бер көнне Фәймә балавыз сыгып алган иде. Төнлә каравыл йортына килеп минем башымны катырып утырмаса нәрсә була! Кеше шикелле өйгә сорарга килсә, бармас идеммени инде. Юк, бит, эчмәгән чагында кайда икәнемне дә белми, бераз авызына керсә, килеп җитә. Яратмый ул мине. Үзе йөри — Фәймә уфтанып куйды Туйдым инде болай яшәүдән, әнкәй авыру, әткәйне яралары интектерә. Җүнлерәк кияүгә чыксам, ичмасам, аларга ярдәм итеп, булышып яшәр идек Кыз күз яшьләрен бишмәт җиңе белән сөртте дә. битараф тавыш белән өстәде:
— Безнең ише хәерчеләргә Әүхәт кебекнең күзе төшкәнгә дә рәхмәт инде. Кеше фәрештә булмас, сорап килсә, ике дә уйлап тормыйм, чыгам да куям'
Фәймә шулай кияүгә чыгам, балалар үстерәм. җиң сызганып дөнья көтәм дип хыялланып йөргәндә, өстенә кар тавы җимерелдемени Әүхәт аннан читләшә башлады. Кыз баштарак аптырап, аңгы-миңгерәк йөргән иде дә. бераз һуш җыйгач, әлеге хәлнең сәбәбен дә аңлагандай булды. Әүхәгнең күзе Гөлҗиһанга гөшкән икән бит
Ана бу хәбәрне Куян Сәйфи җиткерде. Егегнен ниндидер документы җитешеп бетмәгәнме, аңа тиз генә авылга кайтып килергә туры килгән иде. Гыйльметдин җай туры килүгә куанып, аның артыннан Гөлҗиһанга хат җибәргән иде.
Сәйфи хатны иясенә клубта тапшырырмын дип чыкса Гөлҗиһанның кизүдә икәнен белеп алды. Яшьләр белән хәл-әхвәл алышып. Чаллы хәлләрен биш-ун мәртәбә арттырып, мактанып сөйли торгач, төн җиткәнен дә сизми калган Кайтыр вакытта гына Гыйльминең гозере исенә төшеп, Сәйфи каравыл йортына табан атлады. Йорт янына җиткәч, ничегрәк Гөлҗиһанны чакырып чыгарыйм да. ничегрәк хатны тапшырыйм микән, дип уйланып тора иде. йорт ишеге шаулап ачылып китте. Сәйфи әллә шүрләп, әллә кызык өченме, якындагы зур су чаны артына посты.
Аермачык күрде: ишектән чыгучы бригадир Әүхәт иде. Артыннан озата чыгучыны да танып алды Сәйфи анысы Гөлҗиһан. «Юкәдә икән чикләвек».—дип куйды Сәйфи. Ул Әүхәттән чын-чынлап курка иде. Шуңа күрә каравыл йортына кереп, Гөлҗиһанга хат бирү теләге шушы мизгелдә үк сүнде. Бәладән баш-аяк. Гыйльми укуда, дип. чибәр кызның күңел кылларын тарткалаучылар булмасмыни! Әле Гөлҗиһанның Гыйльмине яратамы-юкмы икәнен кем белә. Егет үзе генә хыялланып ятамы шулай? Ә Әүхәт белән Гөлҗиһанның аралары бер дә уен-муен булырга охшамый, әнә төнлә дә бергә-бср калып серләшеп йөриләр икән Күреп тора каравыл йортында бантка кешеләр юк ич. Хат китереп, араларына кереп йөргәнне Әүхәт сизеп алса, муеныңны артка борып куяр
Иң яхшысы тизрәк таю кирәк.
Куян Сәйфи күргәннәрен икенче көнне үк Фәймәгә дә җиткерде. Чаллыга әйләнеп килгәч. Гыйльмигә дә түкми-чәчми сөйләп бирде.
Гыйльми бу хәбәрне ишеткән көннәрне нинди газаплар белән үткәргәндер. әмма Фәймәнең бөгеп җанын, тәнен Гөлҗиһаннан үч алу тойгысы биләп алды.
Гөлҗиһаннан кай төшем ким соң дип. төннәр буе елап, күзләре шешенеп бетә иде кызның. Күңелендә ахирәтем дип йөргән кешегә никадәр ачу. үпкә җыелмасын, ни гаҗәп Әүхәткә бер рәнҗеше дә юк иле. Бар гаеп Гөлҗиһанда! Ул егетләр алдында инсафлы гына йөргән була, ә үзе аларга астан гына күз сирпеп ала. Ир-егеткә шушы бер караш җитә до инде. Әллә Гөлҗиһан шуны белмиме? Белә! Белә торып кылтая, башкаларның сөйгән ярларын тарт ып алудан тәм таба ул. Ни әйтсәң дә. персидәтель кызы, шуңа масая! дип уйлап ята Фәймә. Ахырда, түзмәде. Гыйльметдингә хат язып җибәрде. «Син. Гыйльми, кеше белән сугышырга беләсең дә. гармун кычкырт ырга оста. Башка эләккән эш юк синдә!» дип төгәлләгән иде хатын Фәймә
йе, Гыйльметдин китеп озак та үтмәде. Әүхәт Гөлҗиһанга сыры- ша башлады Бу Гөлҗиһан өчен көтелмәгән хәл булса да. Әүхәт өчен алдан уйлап йөртелгән эш иде Гөлҗиһан белән Гыйльметдиннең бер-берсенә булган хисләрен белә иде Әүхәт. Аларның арасына болай 1 ы на барып кереп гә булмаячаг ын аңлый, әмма, йөрәк бер купса, тиз генә урынына утырмый икән шул Гәүдәсе Фәймә янында, колагына кызның кайнар сулышы бөркелә тегесе аңа нәрсәдер сөйли, чытыклана. ә Әүхәтнең уйлары Гөлҗиһанда. Ул аның белән яна. аның белән хыяллана Төннәрен Гөлҗиһан белән саташа башлады
Шундый тынгысыз хисләр биләп алган көннәрдә Куян Сәйфи белән Гыйльминең тракторчылар курсына укырга җибәрүен сорап гариза язуларын ише I те
Беркөнне, кичке нәрәттән соң, Фәрвәй белән икәүләп салып утырганда колхоз рәисе үзе ычкындырды бу хәбәрне. Күренеп тора, Мелехов егетләрне һич кенә Чаллыга җибәрергә атлыгып тормый.
Әүхәткә разведчик чагындагы үткерлеге әйләнеп кайткандай булды. Юк. бу форсатны кулдан ычкындыру ярамый иде. Гыйльметдин монда чакта Гөлҗиһан аңа тәтемәячәк!
Ул саклык белән генә егетләрне укырга җибәрергә үгетли башлады. Шул сөйләшүдә Мөлековның Гыйльмине өнәп бетермәвен дә сизде ул. Монсы да аның файдасына иде.
Әүхәт әлеге уенны тиешенчә уйнап чыкты- егетләр укырга китеп бардылар, хәзер аңа комачау тудырып йөрүче бер кеше дә юк иде авылда. Калганын әкренләп җайлаячак. Ул моңа ышана иде.
Әүхәтнең клубларга чыгып, яшьләрнең иркенләп күңел ачып, биеп йөрүләренә түзеп утырырга, аннан урамнарда озатышлы уйнап вакыт сарыф итәргә исәбе юк иде. Ул өйрәнгән юлыннан китте Гөлҗиһанны каравыл йортында очратырга, күңел кылларын чиртеп карарга, аннан инде барлык осталыкны җыеп, һөҗүм итәргә. Кызны үзеңнеке итмичә туктау булырга тиеш түгел. Киресенчә булса, Әүхәттәй ир-егет өчен гарьлек булыр иде. Уйлап карасаң—Гөлҗиһан кебек чибәр, уңган кызга авылда гына түгел, тирә-якта да тиң булырлык егет кисәге юк бит. Әүхәт кенә тиң аңа. Әүхәт, и, Мөлеков әйтмешли, баста! Шушы уйдан чигенергә ярамый. Үзе бригадир, дөньяны айкап кайткан кеше, йорт-жире бар, җитмәсә, партийный Кем кирәк тагын Гөлҗиһан сылукайга!
Менә, хәлиткеч кич килеп җитте. Бүген Гөлҗиһан кизү чыгарга тиеш иде. Әүхәт, кыюлык өчен бер тустаган «чөгендер суы» җибәрде дә каравыл йортына табан атлады...
өлҗиһанның быел беренче мәртәбә кизүгә чыгуы иде. Яңа гына | бәрәннәр торагыннан әйләнеп кайткан чагы. Кар йолдызлары җемелдәшкән шәлен салып, карават башына элеп куйды да. башкалар кергәнче өйне җылытып алыйм әле дип, фонареның утын баса төшеп, калай мичкә утын өстәргә иелде.
Әнә кемдер әйләнеп керде дә бугай инде...
Ул ишектән керүченең кем икәнен абайламаган иде. Инде теге кеше тын гына Гөлҗиһан каршына килеп чүгәләгәч, сискәнеп китте, үзе дә сизмәстән аяк өстенә басты. Керүче — бригадир Әүхәт иде. Сәер, бик сәер иде бу хәл.
Соңгы көннәрдә Фәймә елаудан бушамый. Әүхәткә әллә нәрсә булды, миннән читләшә, мин аның каршысына чыгам, ул күрмәмешкә салынып, үтеп китә, дип өзгәләнә, бичара. Әүхәтнең исә кызның күз яшьләрендә кайгысы юк икән, төн карты кебек, монда килеп чыккан менә. Ә Гөлҗиһанның җан тынычлыгы югалды. Ул ишек катындагы кыйшайган урындыкка барып утырды.
— Курыкма... — диде Әүхәт берни булмагандай. Ул пыскып янган калай мич авызы каршынарак күчте, кесәсеннән сары тузанга баткан, кайчандыр ак ситсыдан тегелгән матур чигүе дә булган тәмәке янчыгын тартып чыгарды. Бер мәлгә янчыкка текәлеп торды һәм:
— Әйе...— дип куйды. -Чибәр, уңган кыз син. Гөлкәй...
Әүхәт ашыкмыйча гына тәмәке төрде, мич ишеген ачып соскы белән утлы күмер эләктереп алды, пыш-пыш суырып тәмәкесен кабызып җибәрде. Күмерне кире мич эченә ташлап азапланганда, алга сөрлегеп, бүрек кашы белән мичне «сөзеп» тә алды. Төнге кунакның шактый кызмача икәнен сизеп, кызның баштагы шомлануы тагын да көчәйде, эчен нидер яндырып, өтеп алды. Ләкин Әүхәт кызны шикләндерерлек хәрәкәт күрсәтмәде.
- Күзгә йокы керми.—диде ул авыр сулап Фонарьдан төшкән яктылык аның йөзен тагын да хәсрәтлерәк, моңсурак иткән шикелле тоелды.
Әүхәт калкынып аякларына басты. Гөлҗиһанга карап торды да. үзалдына гына сөйләгәндәй:
Баһау Гыйльмиенә әрәм син,- диде —Егет кешегә сугыш күрү мәҗбүри түгел, түлке, армиягә бармаган малайны кешегә чутлап сөйләшмим. дип мич авызына чертләтеп төкереп алды
Гөлҗиһан нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Әүхәттән ишелеп салкынлык бөркелгән шикелле булды. Ирнең тыйнаксызлык күрсәтмичә генә чыгып китүе дә тынычландырмады аны. Гыйльметдиндә ни эше бар иде аның, җә?. Урман кискәндә имгәнеп калмаса. армиягә бармас идемени ул! Үзе дә шуңа кимсенеп йөрде, «трудовойга булса да алмадылар бит»- - дип сыкранды гел. Киткәннән бирле кайтып күзгә күренгәне юк. «Бик исегез китмәгән сыман йөри идегез, тилмертим әле»,— ди торгандыр инде. Куян Сәйфи, әнә, җай чыкса, кайта да җитә. Әллә хат язып. Сәйфи аша җибәрәсе инде?
Әүхәт ишекне катырак япкангамы, авыр ишек яртылаш ачылып китте, Гөлҗиһан шуны ябарга барган җиреннән, нигәдер тышкы баскычка ук чыгарга итте, салмак атлап өйлән ераклашып баручы ир артыннан бераз карап торды да, тәненә суык үрмәләвен тоеп, кире борылды. Шулчак көздән бирле йорт каршында аунаган зур чан артында кемнеңдер йөткергәне ишетелгән сыман булды. Ир-ат. ахрысы Сабырсызланып таптанган аяк тавышы да ишетелеп китте. Кызның элекке куркуы да чигеп бетмәгән иде, шомлануы тагын көчәйде, күз-ачып йомганчы өй эченә чумды, кергән уңайга фонарьның пилтәсен калкытты
Ул арада ат караучыларның сөйләшә-сөйләшә йортка якынлашулары ишетелде Кыз шунда гына үзенең бик нык арыганын тойды, башны күтәреп булмый, керфекләренә йокы эленде...
... Әүхәг Гөлҗиһан кизү торган бер төнне дә калдырмады диярлек җай табып сугылып китә иде Эндәшми генә тәмәкесен пыскыта, һаман да ара-тирә көрсенеп ала, «Әйе», дип куя Хәер, ул эндәшсә дә. Гөлҗиһан аңа җавап кайтармаска, аның белән сөйләшерлек бер генә сүзе юклыгын ачык сиздерергә тырыша иде.
Ә берсендә Гөлҗиһан туп-туры сорады
Син. Әүхәт абый, нигә әлс Фөймәне болай саргайтасын’- диде ул. Көтелмәгән кыюлык, кызның маңгайга бәреп бирелгән соравы Әүхәтнс бөтенләй аптырашка калдырды
Фәймә... диде ул тавышының калтыравын басарга тырышып Ни биг. Гөлкәй, һәр кеше үзенә тиңне эзли Миңа тиң түгел ул
- Кызык Нигә бу хакта башта ук уйламадың соң син, Әүхәт абый Сез бик тә пар килгәнсез, минемчә
- Юк-юк! Әүхәт кабаланып кулларын буташтырып алды Ярату дигән нәрсә дә бар бит әле. Гөлкәй, тормышта Мин аны ярата алмадым Әмма дә ләкин тырышкан идем.
Гөлҗиһан бераз сүзсез торды.
Кешене көчләп яраттырып булмый шул. диде ул. ниһаять. Аның тавышында киная бар иде Син. Әүхәт абый, мин кизү торганда монда килмә инде, яме Без биг Фәймә белән ахирәтләр. Аңлый торгансыңдыр Турысын әйткәнгә ачуланма
- Алайса өегезгә киләм Әүхәт елмаерга тырышты Әмма аның бите кызганыч рәвештә чалшаеп кына киткәндәй булды
Өйгә дип тотлыгып калды кыз. Өйгә бигрәк тә килмә..
... Бу сөйләшүдән соң Әүхәт кызны тиз генә кулга төшереп булмасын аңлап алды. «Так I ик һәм стратегик планнар үзгәрде», дип уйлады ул. Иң ышанычлысы Фәрвәй Мөлеков Гөлҗиһанның әтисе белән киңәшләшергә кирәк! Шунсыз эш барып чыкмаячак Сак. әмма кискен хәрәкәт
итәргә! Кыз исенә дә килергә өлгермәсен. «Тәвәккәллә, разведчик! дип җилкендерде ул үзен-үзе.— Тәвәккәллек — ярты уңыш!»
Әтисе белән кызып-кызып нәрсәдер хакында гәп куертып утырган Әүхәтне күргәч тә, кайтып кергәндәге кайнарлык сүрелгәндәй булды «Киләм», дигән иде бит. Тәки үз туксаны туксан, югыйсә, ап-ачык, бернинди шик калмаслык итеп әйткән иде бит инде.
— Исәнме. Әүхәт абый - Бу сүзләрнең авызыннан ни рәвешле тәгә-рәшкәннәрен кыз сизми дә калды.
Әтисе өстәл башында, ишеккә яны белән утыра иде, кызы кайтып керүенә куанып, киң итеп елмаеп җибәрде. Урындыгын яман шыгырдатып Гөлҗиһанга табан борылып утырды, күзләрендә бераз аптырау галәмәте дә бар кебек
Әүхәт сүзен шундук Гөлҗиһанга күчерде:
— Менә, Гөлкәй үзе дә кайтып җитте...
Аның бу сүзләре җавапсыз калды. Гөлҗиһан өс киемнәрен салып чөйгә элде һәм чаршау эченә үтте. Әүхәтнең нинди йомыш белән йөрүен белә бит инде. Җаны бәргәләнә башлады. Әмма кызның күңелен тырнап торган минутларга тиз генә чик куелыр кебек түгел иде. Тәлинкәләргә аш бүлеп мәшәләнүче үги әнисе дә кызга мәгънәле итеп күз сирпеп алудан үтмәде. Гөлҗиһанның үз әнисе, сугыш вакытында яз көне Әҗәкүлдән чәчүлек орлык күтәреп алып кайтканда өзлегеп, җәй буе хасталанып үлеп киткән иде. Әтиләре сугыштан кайтканчы олы абыйсы белән Гөлҗиһан икәүләп дөнья көттеләр. Кайту белән Фәрвәй яшь хатын алды, кыз үги әниле булды. Олы абыйсы Шәйхаттар исә. әтисе Фәрвәҗетдин кебек үк буйчан, таза бәдәнле егет, узган ел армиягә китеп барды. Тын океанда, флотта хезмәт итәм, дигән хатлары килеп тора.
Әтисе белән Әүхәт, Гөлҗиһан кайткач, өзелеп калган сүзләрен дәвам иттеләр.
— Мытыеста үзебезнең егетләр эшли башласа, зыян булыр дисен-ме?— диде әтисе бәхәсләшкән кебек итеп.
Әүхәт рәис белән килеште.
— Ул егетләрне күптән җибәрергә кирәк иде. Гел читтән җыелган шалапай, колхозга килсәләр дә, һич җайларына ятып булмый. Үзебез- некеләр булса, сөйләшә белер идек...
— һе шул маңкалар белән сөйләшеп торырга! Приказываю, баста!—дип кызды Фәрвәй. «Шап» итеп өстәлгә сугып, сүзен дәвам итте:— Кем дип беләсең Куян Сәйфие белән Баһау Гыйльмиен!—Аннан әтисе, урынсыз кызып китүен үзе үк өнәмәгән төсле, тавышын йомшартып, Гөлҗиһанга эндәште: - Кызым, безнең янга чык әле... Ашны инәң дә җитештерер. Менә Әүхәт абыең бик зур эш белән килгән...
Гөлҗиһанның болай да янган йөрәге сулкылдап тибә иде. Хәзер бу өзгәләнү тагын да көчәйде. Гыйльметдиннең исеме мыскыллап телгә алынуы күңелен бөтенләй ярсытып ук җибәргән иде.
Әтисе тагын эндәште:
— Гөлҗиһан, дим!
Кыз аптыраулы халәттә чаршау артыннан чыкты һәм акшарлы мич буена сузып ясалган утыргыч-ушага килеп утырды.
— Ушага утырма. Гөлҗиһан, алайса ни... бәхетең булмас.—дип акыл сатып алды Әүхәт.
Сөйләшкәндә «ни»ләрне төрләндереп кушарга һәвәс иде ул. Авыл халкы юктан да мәзәк табарга оста. Әүхәтнең дә бу гадәтен тиз эләктереп алдылар һәм җай чыкса, сөйләп-көлешергә дә форсат табалар иде. Имеш. Әүхәт әниле-кызлы яшәгән Әсма белән Бикәгә эшкә әйтергә тиеш икән дә, әнисенә нәрәтне җиткергән. кызын һич кенә таба алмый икән. Шулай йөргәндә аңа Мөлеков очраган. Әүхәт җитди кыяфәт белән: «Менә. Мөлеков иптәш, Әсма белән Бикәне нитеп йөрү әле. Әнисен ниттем, кызын нитеп булмый бит әле»,— дип зарлана икән.
... Әүхәт нең сүзләренә Гөлҗиһан җавап кайтаруны артык санап эн-дәшмәде. шулай да ушадан торып китте, өстәл янынарак, урындыкка күчеп утырды Күзләре ирексездән, Әүхәт күзләре белән очраштылар. Әүхәтнең карашында тыелгысыз ашкыну, тәкатьсезлек чагыла иде. Буй җиткән Гөлҗиһан шушы караштан хатын-кызны тансыклаудан гаҗиз булган буйдак ирнең яшерен хисләрен бар тулылыгы белән төшенгәндәй булды. Бөтен гәүдәсе куырылып килде
Әтисе Гөлҗиһанның тирән кичерешләр эчендә катып калуын күрмәмешкә салышты. Исе китмәгән кыяфәт белән сүз башлады
Гөлҗиһан, кызым... менә бу кеше — Әүхәт абыең инде. Әүхәт кенә дип сөйләшсәк гә ярый.
Кызның маңгаена тир бәреп чыкты. Үзе дә сизмәстән җавап кайтарды. Бу җөйләшүне ниндидер мәгънәсез сүз алмашуга гына кайтарып калдырырга тырыша иде ул
Белом...
— Беләсең... Бригадир, грамотный кеше Өс нык, ихата-курасы. Үзе ялгыз...
— Әткәй!..
Мөлеков кызынып сабырсызланып инәлүенә игътибар бирмичә, сүзен дәвам итте:
Колхозның киләчәге Әүхәтләр кулында. Без инде әллә ни майтара алмабыз.
Әүхәт телгә килде. Ул Мөлековның гадәтләрен яхшы белә. Сүз арасында рәискә бераз мактау сипләп җибәрсәң, Фәрвәйнең башы күккә тиячәк. Ул аны сиздермәскә тырыша, әмма салпы якка кыстырылган салам үзенекен итә, рәиснең йөзенә тәкәбберлек, һавалану галәмәтләре бәреп чыга.
— Синең кебек колхозны тартучылар ни... сирәк әле ул, иптәш Мөлеков. Кая инде безгә
Әүхәтне бүлдереп, сүзен эре генә дәвам итте Мөлеков:
Әйе, колхоз сезгә кала. Ул Гөлҗиһанга эндәште. Менә шундый хәлләр, кызым
Гөлҗиһан сүзне артыкка җибәрми, шушы тукталыштан файдаланып калырга омтылды.
Мин әнкәй янына керим инде, әткәй. Сез сөйләшегез.
— Туктап тор! Без сөйләшәсен сөйләштек инде. Әүхәтне миннән дә яхшырак белүче юктыр. Бушка тел чарлап, гомер уздыручы түгел. Малай-шалайлык tail яше үткән, кыскасы, ул өйләнергә ниятләп йөри.
Тел очында гына торган диярсең. Гөлҗиһан нәрсә уйларга өлгермәде, инде авыз ачылып та ябылды:
Кемгә?
Аяз көнне күктә яшен яшьнәп алдымыни!
Сиңа!- диде әтисе коры гына
Әүхәг күзләрен елт ыратып, Гөлҗиһанга карады
Менә, Гөлкәй, шуңа килү инде минем, ачуланмасан
Без инде әниең белән дә киңәштек,- диде әтисе, кызының аптыраш Iа калуын күреп, без каршы т үгел Фәрвәжетдин алдында торган тулы стаканны кулына аллы, бераз карап горды да кире урынына куйды Аңласаң аңла, аңламасан юк: башка кешегә бирәсем килми сине. Миннән хәер-фагиха!
Гөлҗиһан яшьле күзләрен читкә борды:
Мин. әткәй, кияүгә чыгарга җыенмыйм бит әле Мин дә кеше ләбаса Очраган беренче кешегә тагып җибәргән кебек.
Кызның карыша башлавына хәтере калган Мөлеков җикеренә үк башлады
Кем ул очраган беренче кеше? Әүхәтме?! Юк, кызым Теге гармун шыңгырдагын йөргән малайларны оныт инде Дөнья көтүләре уен-муен
түгел ул. Әгәр дә Әүхәткә чыгарга каршы киләсең икән минем кызым түгел син! Менә сина кияү, и баста!
Мөлеков исәнгерәп калган кызына күтәрелеп та карамыйча, стакандагы аракысын иләмсез зур авызына чөнкәйтеп җибәрд дә. тын алган уңайга хатынына кычкырды:
Кая. ашыңны китерәсеңме?.
Гөлҗиһанның күз алдыннан үги әнисенең шәүләсе йөгереп үтте. Күз-ләренә яшь тыгылды, өй эче чайкала, лампаның ялкын теле зурайганнан зурая, түшәмнәрне ялмап ала сыман. Бөтен дөнья утка чорналды, тик каршыда гына караеп түмәр кебек ике шәүлә утыра. Шәүләнең берсе шопыр-шопыр аш чөмерә башлады, икенчесе. Әүхәт тавышлысы «ни»ләп алды:
Сезгә килүнең ние... сәбәбе дигәндәй, шушы инде. Гөлҗиһан. Әйдә. Гөлҗиһан, мин яратам сине, чын Өйнең түбәсен быел ниттем такта белән. Сыер алып җибәрербез. Ни инде. . Яшәргә була. Бүген үк язылышырбыз инде. име?.. Кәлине дә ниттем... Сельсәвиттә көтеп тора. Әүхәт өстәл яныннан кузгалып. Гөлҗиһанның каршысына ук килеп чүгәләде Иртәгедән калмыйча никахны да укытырбыз. Ат җигүле минем, язылышып кайтыйк, дим...
Гөлҗиһан зур булып ачылган күзләрен Әүхәткә текәгән иде. әллә нишләп китте: аның моңарчы беркайчан да бу кадәр ялварудан шашыр дәрәҗәгә җиткән карашны күргәне юк иде әле. Әгәр Гөлҗиһан каршы килсә, мөлдерәп яшькә тулышкан җете зәңгәр күзләр идәнгә тәгәрәшеп төшеп китәрләр, чәлперәмә килеп уалырлар: дөнья убылыр, өйнең асты- өскә килер кебек иде. Күзләрдән шулкадәр хәсрәт, өмет, чарасызлык бөркелә, Гөлҗиһанның бер сүзе һәм... бетте... әлеге чүгәлеп торучы ир-егет мәңге аягына күтәрелә алмас, идәнгә сеңеп юкка чыгар иде сыман
Соң. Әүхәт абый, диде Гөлҗиһан.— синең өчен өзелеп төшәргә әзер кызлар бар бит. Нәрсә дип миңа каныгасын инде, ә?- Түзеп тора алмады, сулкылдап елап җибәрде Үзен үк әйткәнең бар бит яратмаган кешегә ничек ризалык бирмәк кирәк...
Әүхәт. ярдәм сораган кебек. Фәрвәйгә карады.
Ни бит Гөлкәй.. Мин дә аз уйламадым, уптым-илаһи гына бәреп керү түгел сезнең өйгә.
Нәрсә кешенең насырын корытып утырасың.- дип гайрәт чәчте әтисе. Син дә. Әүхәт. егет бул. киенешегез дә. язылышырга киттек — Үзе иң беренче булып чөйдәге пәлтәсен алып иңенә салды...
Дөньяда иң көчле хис—мәхәббәт хисе, диләр. Әмма, кызгану хисе аннан да көчлерәк түгел микән? Дөрес анысы, сөю ул мәңгелек, сизмәгәндә генә дөрләп кабына да, кешене соңгы сулышына кадәр, ташламый озата бар. Шушы хис булмаса. тормыш булмас иде. диләр. Ул бернәрсәгә дә буйсынмый, яшьлек-картлыкка да карамый, милли аерымлыклар да юк аның өчен, кабына да берәүләрне бәхет диңгезендә йөздерә, икенчеләрен сагыш утында көйдерә. Ә кызгану хисе еш кына аңны томалап ала. Берәүләрдә була андый хискә сәләтлелек, икенчеләрдә — юк. Әмма кызгану хисе озак яшәргә сәләтле түгел, кабына да сүнә. Әнә шушы кызгану хисе уянган чакларда кешеләр әллә никадәр яхшылыклар кылып калалар, инде дә килеп, гомер буе үкенеп сөйләрлек гамәлләр дә кылына шул әлеге хис акылдан өстен чыкса
Гөлҗиһанны бернинди көч тә Әүхәткә кияүгә чыгарга мәҗбүр итәр кебек түгел иде. Ул үзенең ахыргача каршы тора алуына ышана да иде кебек хәгта. Әмма Әүхәтнең күз карашы аны әллә нишләтте дә куйды, аның үҗәтләнеп каршы торырга маташуын күзгә күренмәс серле көч юып алгандай итте Үзе бар тәне-җаны белән каршы, үзе елый, үзе өздереп «Юк» дип әйтә алмый арурак киемнәрен юллап киенергә җыена башлады. Шушы кызгану хисе уянган мәл иде кызның йөрәгендә. Мәңгелек үкенечкә салыр хис...
II
үхәтнең ихата-каралтысы да, йорты да кешенекеннән ким-хур түгел Кулы балта-пычкы эшенә ягып тора Илләр-жирләр гизеп кайткач, дөньясына үч итеп, кайгы-хәсрәтләрен онытырга теләп гайрә! белән ихатасын, йортын торгызган, яңарткан иде ул. Гөлжиһан төшкән атнада ук базардан коба сыер сатып алып кайтты.
Карчык! Сыер ниттем әле... сатып алдым Син дә чыгып кара.— диде ул ишектән керә-керешкә. Ничек тә бу эшкә куаныч чүпрәсе саласы килүе ярылып тора иде аның сүзләреннән.
Гөлҗиһанның язмышка буйсынудан башка чара юк диеп йөргән чагы иде. Ә димәде, җә димәде, өстенә киенде дә ишек алдына чыкты Әүхәт инде сыерны абзарга кертеп бәйләп куйган, улакка хуш исле печән салып маташа иде. Малкайның ялындырып торырга исәбе юк иде. Ун чакрым тәпиләп кайту да үзенекен иткәндер, дымсу кара танавын чак кына печәнгә төртте. Аннан «пош» итеп тирән сулыш алды, авыз кырыеннан озын телен чыгарып, бер учманы бөтереп эчкә дә алып кереп китте, моңсу күзләрен озын керфекләре астына яшереп, ашыкмый гына чәйнәргә кереште. Сыерның ялындырмый-нитми печәнгә ябырылуы Әүхәтнең күңелен кузгатып җибәрде. Яшь тибеп торган күзләрендә шатлыклы очкыннар пәйда булды. Солдат бүреген баш очына табан этәреп, сөенечле карашын Гөлҗиһанга күчерде
- Ашаган малда ни инде, әйеме, карчык. Өмет бар. һе-һе...
Шушы мәлдә Гөлҗиһанның елап-сыкгап кайткан бәгыре җылынып киткәндәй булды. Башына шаулап кан йөгергәнен сизде, әлеге сәер җылылык аркасы буйлап аяк табаннарына кадәр төште. Йөрәгендәге авыр таш эри. күңелдәге газаплы рәнҗеш югала башлаган сыман тоелды Гөлҗиһан моны нәрсәгә юрарга да белмәде. Сөт исләре аңкытып, әллә сыерның кытырт-кытырт печән ашавы, әллә Әүхәтнең лапас түбәсенә сөялеп куелган баскычтан җәһәт кенә менеп, гиз-тиз учлап сары гәрәбәдәй солы саламын йолкый башлавын күрепме, аңарда хатын-кыз рухы уянды. Тормыш ихласлыгы кайта башлавы көн кебек ачык иде. Нәрсәгә дөньясы җимерелгән шикелле юра соң әле ул? Типсә тимер өзәрлек ир. Тормышлары җитеш, мал-туарлары үрчеп бара
Иске бишмәткә исе киткән бичә кебек тору туйдырды, ахрысы. Гөлҗиһан җил-җил атлап өйгә кереп китте, озак та үтмәде, бер кулына җылы су салыш ан комган, икенче кулына чиләк, йомшак тастымал тотып килеп тә чыкты
Әүхәт инде абзар түбәсеннән төшкән, лапас терәгенә сөялеп, тирән моңсулыкта басып тора иде Хатынының сыер саварга җыенып чыгуын күргәч, кисәк ике-өч адым алга атлады, аннан шып туктады да ак тешләрен күрсәтеп елмаеп җибәрде. Чагыштырмача яшь гомерендә шактый авыр кайгы-хәсрәтләргә дучар булып, чын назга сусаган ир йөрәге Гөлҗиһанда!ы бу якты үзгәрешне сизми калмады, билгеле. Хатынының йөрәгендәге боз тавы эри башлаячагына иманы камил иде аның Бу юлы да алдан күрүчәнлеге рас килде: сыер тирәсендә кайнашкан Гөлҗиһанга аңлатып булмаслык илаһилык иңгән иде.
Тыныч холыклы сыер булган бу. нитеп ни. иркенләп сау. дип такылдады Әүхәт. килешле итеп сыер савып утырган Гөлҗиһанның, әле уң ягына, әле сул ягына төшеп...
... Әүхәтнең. эчеп кайтса, бер яман гадәте бар иде: юк-бар сораулар биреп, шулар! а җавап таптырып җәфалый иде ул яшь хатынын Хәер, моңа Гөлҗиһан артык бәрелеп-сугылмады «Бер минем ирем генә тчеп дөнья шаулатамыни соң? Әле. тфү-тфү. әйттем исә кайттым, алай кул күтәреп, сугарга ук талганы юк»
Әнә Нәфисә белән Гарифның өйләнешүләренә канчан, инде Нәфисәнең кара янмаган төше калмаган, ди. Бик яратышып, сөешеп чыксаң да
ярап бетми икән ул. җете кызыл тиз уңар. Нәфисәне туганнары килеп аерып алып китмәкче дә булып караганнар, тик хатын гаҗәпләнүләренә каршы, үтә тискәрелек күрсәткән: өректәй иремне теләсә кемгә калдырып китәсем юк, бүген сугышабыз, иртәгә кочаклашып йоклыйбыз, ди икән. Шулаен шулай да, суккан җиргә май үсми инде ул...
Әүхәтнең кыланмышларына түзәргә була әле. Артыграк исереп алса: «Нигә һаман шул Гыйльметдинеңне уйлап йөрисең?—дип бәйләнгән була башлый. Гөлҗиһан эндәшми. Тегесенең моңа ачуы гына кабара,— Эндәшмисең, иеме?.. Эндәшмисең, чөнки мин дөрес нитәм... әйтәм»,— дип гайрәт чәчә.
Йә ир төн уртасында әллә нинди яман тавышлар белән кычкырып, өй буйлап чабулап йөри башлый. Кисәк туктый да куркынган күзләренә карап:
Менә. син. миңа карап торасың, әйеме?.. Янә кычкырып җибәрә— Ә син нитә аласыңмы?—Ул күлмәк изүен аерып төшерә дә йодрыгы белән ишек яңагын төеп ала.— Кеше үтерә аласыңмы, дим!—Гөлҗиһанның каршысына килеп катып кала. Үзенең бөтен тәне тартыша. Кулында мылтык бар сыман, түшәмгә, түшәмнән акырын гына тәрәзәгә төшерә, урысчалап:
Шакал, шакал! Ычкындырма!- дип кычкыра һәм «пых-пых» «ата» башлый Шакал кем ул беләсеңме?—ди ул тынычлана төшеп.— Менә мин җиде ел теге якта шакаллар куып йөрдем инде,—ди ул. Еламсырап өстәп куя.— миннән дә төз атучы юк иде...— Урт тешләрен шыгыр- шыгыр китерә һәм авыр сулап:—Ник кирәк иде миңа ул кешеләрнең җанын кыю? Алар бит үз илләрендә, үз җирләрендә. Төшкә керәләр, һич йокларга ирек бирмиләр...
Шуннан соң Әүхәт урынга каплана да лампа эшләпәсеннән түшәмгә төшкән шәүләгә бик озак карап нидер уйланып, исәпләп ята. Мондый чакларда Гөлҗиһан әллә куркудан, әллә Әүхәтне жәлләп, тын гына елап та ала. Ире гырлап йокыга киткәч кенә, бераз тынычлана. Кайбер төннәрне Әүхәт үлгән хатыны, баласы белән саташа башлый. Гөлҗиһанны караваттан җилтерәтәп кенә төшерә дә хатынын, малаен таптыра башлый. Ишекле-түрле улын чакырып, кычкырып йөри. Гөлҗиһанга иң авыры шушы иде дә инде. Әмма хатын тешен кысып булса да түзде, кешеләргә сөйләп, Әүхәтнең яман атын чыгарудан курыкты.
өлҗиһан кияүгә чыкканнан бирле, аның белән Фәймә арасына I калын таш стена өеп куйдылармыни. Әүхәтнең өйләнгәнен ишеткәч. Фәймә үз-үзенә кул салыр дәрәҗәгә җитте. Шулай да хәсрәтен тышка чыгарып түкмәскә тырышты. Бигрәк тә Гөлҗиһан алдында сынатасы килмәде. Элекке ахирәтен бөтенләй күрмәмешкә салынган булды ул. Әүхәтен әйт инде: ымсындырып йөрде-йөрде дә, менә сиңа, мә — чүмеч урынына куна тактасы!
Гөлҗиһан да үзен Фәймә алдында зур гаепле итеп санап йөри иде. Чынлап уйласаң. Фәймә алдында бик гаепле ул. Белә иде бит Фәймә Әүхәткә өметләнеп йөрде. Хәзер ничек акланырга да белмәссең. «Җебегән шул мин. карыша алмадым»,—дияргәме Шундый хафалы уйлар белән эшләп йөргәндә, аны аулакта Фәймә үзе эләктереп алды.
— Ничек соң’ диде ул бәрәннәр бүлмәсенә салам түшәп йөргән Гөлҗиһанның каршысына ук килеп.
Көтелмәгән сораудан. Фәймәнең мыскыллы карашыннан Гөлҗиһан каушап калды. Кабатлап сораудан башка чара тапмады:
— Нәрсә ничек?..
— Кияү кочан»!, дим.. Фәймә шыпырт кына көлеп куйды.—Мин аңлаганны, син белмәскә инде... Теге нәрсәгә өйрәнеп буламы соң?.
— Кияүгә чык. син дә белерсең,— диде Гөлҗиһан ахирәтенең әдәпсез әрсезлегеннән кызарып.
Фәймә һөҗүмен дәвам итте.
- Кияүгә чык. дип... Безгә дигән кияүләрне бездән юхараклар эләктереп торгач ни Шулай инде, безнең ише хәерчене кем алсын? -Фәй- мәнең күзләреннән зәһәр очкыннар чәчелде.— Персидәтель кызлары сайлап алып бетерсеннәр әле кияүләрнең кәттәләрен, аннан без кузгалырбыз. Безнең алай сайланырлык чама юк, кем кул сала, шуңа... Персидәтель кияве, дип, әйтүе генә ни тора бит. малай. Юк. синнән көнләшеп әйтүем түгел... Хәерченең бәхет янчыгы тумыштан тишек, ди. Фәймә сөйләшүгә җентекләп әзерләнгән иде. Гөлҗиһанның бәгыренә кадалырлык сүзләрне тезде генә. — Гыйльметдиннән хат алдым әле. Кияүгә чыкканыңны ишеткән... Чаллы качкан җир түгел, яман хәбәр анда да барып җиткән.— Фәймә «яман» сүзенә басым ясап әйтте.— Әү- хәт каравыл өендә мине генә кымтырыклап йөри дисәм, синең белән дә сере уртак булган икән. Мин ни, томана, кияүгә чыкмый торып сафлыгыма пичталет белән килсә дә ягылдырмыйм дип ант эчеп йөрим тагын. Син остарак булгансың, чукынган кызый. Әйтәм аны. Әүхәттән зарлана башласам: «Нык тор, бирешмә!»—дип котырта идең. Үзең буш җибәрмәгәнссңдср, ә!..
— Нәрсә сөйлисең, Фәймә!— дип Гөлҗиһан яшьле күзләрен читкә борды. -Кияүгә чыгарга исәбем дә юк иде бит. Үзең беләсең.
Кешенең нәрсә уйлаганын белергә, мин Гаплатыйп түгел, дип кырт кисте Фәймә. Аннан, теләсә ни эшлә дигәндәй, кулын селтәп куйды: «Ниттемең» үзеңә булсын, насыйп булсак без дә яр табарбыз, диде һәм тырт-зырт басып, торакның икенче башына табан атлады.
... Берничә көннән Фәймә авылдан китеп барды. Шәһәргә, ялланып (авылча әйтсәк «вербовка» белән) эшкә киткән, дип сөйләделәр.
ысл яз ашкынып, ургылып килде. Ике-өч көн эчендә, әле кыш нык Б тора, бирешер!ә исәбе юк дип йөргән җирдән, карлар эреп бетте.
аяк асты боламыкка әйләнде. Димәк, Коры елга күпере дә ирәвән- ләп тормас, ташкынга ияреп китәр дә барыр.
Елганың исеме «Коры» булып, колакка бик мескен табигатьле кебек яңгыраса да, һич тә челтерәп кенә агып ятучы инеш түгел ул. Җәйге кояшлы көндә тирән яр төбеннән көмештәй инешнең елтыр-елтыр уйнаклавын күрерсең. Төбендә бака кабырчыклары, күгәрчен сабыны. Аска төшеп карасаң, агымга каршы көтүләре белән вак балыкларның үрләгәннәре күренеп юра. Тирәнрәк җирендә кызылканатлар, чабаклар мәш килә, һәрхәлдә, кармак алып Коры елгага төшсәң, буш кул белән кайтмассың.
Менә шушы инеш, кыш буе гайрәт җыеп яткан чабыш аты кебек, яз җитүгә тыйгысызга әйләнә Күперле авылын күперсез калдыра да куя! Күпер.юләрнең үз хафасы колхозның барлык фермалары да елганың икенче ягына, урман буендагы тау битенә урнашкан. Күпер китәр вакыт житкәч. барлык терлекчеләр сул як ярга чыгып калалар
Бу минутларны авыл халкы яхшы белә, елга төбеннән умырылып күтәрелгән калын бозлар күпер авызына килеп тыгылмыйча берәү дә кузгалмый әле. Күперне калын бозлар томалап алгач, актарылып аккан болганчык су ярты кон чамасы ике яклап сузылган тигез яланнарга җәелә Бу яланнар ярты чакрым киңлектә булып, елга буйлап югарыга.
офыкка ук барып тоташа. Яланнардан соң сөзәк тау сырты башлана. Күперле үзе дә тау башынарак менеп кунаклаган авыл.
Иң кызыклы, зарыгып көткән мизгелләр җитә — күпер өстеннән шаулап су ага башлый. Терлекчеләрнең күпчелек өлеше теге як ярга чыккан, өлкәннәрнең күзләрендә чая чаткылар уйнап ала, йөрәкләре дәртлерәк тибә- алар яшь чакларына кайткандай булалар, яшь-җилкенчәк, балачага чыр-чу килә. Сөеклеләре белән хушлаша алмый аптыраган егет- җилән су ерып теге якка ашыга. Ургылып аккан көчле агь;м аларны ияртеп алып китәр кебек.
Менә су бөтен күперне иңләп ага башлый. Тагын берничә минут һәм... боз-су ташкынына түзә алмыйча, күпер торыклары шартлап сына, ава башлый. Күпергә түшәлгән такталарның ярдан аерылып кымшанганнары күренә. Тагын берничә талпыныш һәм күпер өсте торыкларыннан аерылачак, актарылып аккан ташкын йомычка урынына гына бөтереп алып китәчәк аны...
Нәкъ шул вакытта халыкны өнсез калдырып: «һайт, юл бирегез... китегез, майтти, едрить-кудрить!»—дигән гайрәтле кычкыру яңгырап китә.
Моңарчы идарәдә утырган Мөлеков шушы мәлне каян белеп тора диген, су ташкыны күперне кузгатты инде дигәндә, таш юлдан Кара айгыр өстендә томырылып чабучы Мөлеков пәйда була. Ул татарчалы- урысчалы кычкыра-сүгенә юл буена тезелгән халык арасыннан чабып үтә, аның акаеп киерелгән күзләре генә ялтырап кала, бөтерелеп-бол- ганып-кайнап аккан су янына җитәрәк Кара айгырның сыртына каеш чыбыркы белән шартлатып тамыза. Кара айгыр хуҗасының теләген аңлап алган кебек, уктай су ташкынына ыргыла. Белмим, айгырны нинди көч теге як ярга чыгарып өлгерәдер, шушы унбиш метр араны әллә очып чыга ул. әллә йөзеп үтә, аның арткы ак бәкәлләре ярга басарга җитешми, күпернең астыннан аһылдап ындыр табагы кадәр бозның зәңгәрсу сырты калкып чыга.. Шушы минуттан башлап, ике яр арасында су кайный башлый...
... Әтисенең Кара айгыр өстендә Коры елга аша шушы ыргымын күрмәс өчен Гөлҗиһан әллә ни бирердәй була. Ел саен шулай малайларча кылана бит.
Быел да Мөлеков әлеге гадәте буенча барлык авыл халкын шаккатырды. Кемгә кирәк инде ул?.. Гөлҗиһан тын алудан калып, йөрәге шартлар чиккә җитте. Иллене тутырган кешегә дә акыл кермәсә керми икән.
Тик быелгы ыргым башка еллардагыча шома гына барып чыкмады. Кара айгыр инде хәлиткеч талпыныш ясап, коры җиргә атылмакчы булган иде. әллә күтәрелеп урыннарыннан кузгалган күпер тактасы арасына туры килде, әллә күпердә көздән калган зур тишек-тошык булганмы —ал аягы төште дә китте. Әмма инде гәүдә ыргым ясарга кыл кебек тартылган, айгыр әкияттәге Дөлдел кебек очарга талпыныш ясаган иде—ул киң түше белән яр читенә килеп сыланды. Айгырның аягы шартлап сынды, Мөлеков үзе кулларын җәеп ташу суына барып төште, моны аръякка чыккан һәм ярга якын торган ир-ат халкы күреп, әүвәл өнсез калдылар, кемдер айгырның тезген очын эләктереп калган икән, инде бахбай ташу суына ияреп ярдан читкә таеша дигәндә, тезгенгә тагын ике-өч ир килеп тотынды. Кара айгыр рәхмәт әйтергә теләгәндәй пошкырып алды, кисәк-кисәк талпынып, яр өстенә үк менеп баса алды. Аның авызыннан күбек ташый, күзләре куркынып аларган, үзе дер-дер калтырый, өч аяклап булса да. ярдан читкәрәк китәргә азаплана иде. Үзе ыңгыраша, мондый хәлгә төшергән хуҗасына ләгънәт укыган кебек. Сынган аяк тиредә генә эленеп тора, аннан кызыл тасма ага...
Мөлековны да бәхет басты. Ярсыган ташу аз өстеннән егылып төшкән уңайга йотып кына куяр кебек иде аны. әмма Бәдри агайда озын саплы багор булган икән, ул аның тимерле башын колхоз рәисенә сузып
өлгерле, мондый хәлдә су салкынча сизми дә калды, бар гәүдәсен ниндидер шыксыз ялкын өтеп алган сыман гына иде. үзенә сузылган багорны бер кулы белән эләктереп алды, ул да булмады, аңа ике куллап ябышты, күзләрен чытырдатып йомды. Бәдри агайга да ярдәмгә килделәр, бергәләшеп Мөлековны да ярга өстерәп чыгардылар.
Кара айгырны бер торак ышыгында суеп маташалар иде..
—ул як ярда колхозның төп байлыгы терлекләр. Шуңа күрә Фәр- вәй Мөлсков бу якка чыга да инде. Идарә ягында башлык булып бригадир Әүхәт калды. Ул Гөлҗиһанны атка утыртып иртүк бу якка чыгарып куйды. Сүзсез диярлек аерылыштылар. Икесенең дә уенда коба сыер булды, ахрысы. Шушы хакта Гөлҗиһан авыз ачып сүз әйтмәкче иде, Әүхәт алданрак җитеште:
— Гөлкәй, син борчылма име, сыерны мин үзем нитәрмен. Кешегә ялынганчы...
Гөлҗиһан сүзсез генә баш какты:
... Икенче көнне каравыл өенә төшке ашка җыелгач, Гөлҗиһанга күңелсез хәбәр җиткерделәр: әтисе иртәдән бирле температура белән янып ята икән. Хастаханәгә барырга теләми, ди, бер чүлли аракы «бәреп еккан» да, бөркәнеп яткан. Тик температурасы һаман төшми, саташа башлаган. Ташу чорында терлекчеләр белән сул якка чыгып калучы яшь медсестра кыз чынлап хавада иде. «Урау юллардан булса да Бакалыга илтергә микән?» дип киңәшкә килгән. Бәдри абзый арбага мичәүләп икс ат җигү хәстәре белән йөри икән инде. Үзләренең район больницасына илтү турында сүз булырга да мөмкин түгел, Гөлҗиһан кергәндә әтисе ныклан саташып яга иде. Йөзе агарып калган, маңгаенда борчак-борчак тирләр. Медсестра кыз укол кадарга җыена.
— Гөлҗиһан... Гөлҗиһан, дип ыңгырашты Мөлеков.
— Мин монда, әткәй.
Кызының тавышын ишеткәч, Фәрвәҗетдиннсң аңы ачылып киткәндәй булды. Күзләрен чак кына ача төшеп:
— Кызым, чәй ясап китер әле, диде. Үзен өйдә дип хис итә иде булса кирәк.
Гөлҗиһан калай мич өстендә пар бөркеп утырган чәйнектән чәй ясады Авыруның чәйгә кагылырлык хәле юк иде. Гөлҗиһан әтисенең башын күтәреп горды, кемдер кашык белән аңа чәй каптырды. Фәр- вәҗетдиннең бөтен тәне тартыша, калтырана иде. Кызы бу хәлне күреп, куркынып калды. Юк, бу гадәти салкын гию генә түгел иде Ничек булса да әтисен тизрәк Бакалыга озату чарасын күрү кирәк. Ул арада йорт каршына хастаны алып китү өчен хәзерләнгән җигүле атлар да килеп туктадылар. Дүрт кеше күпкә китә дин, Гөлҗиһанны арбага утыртмадылар. авыруны медсестра үзе озата, ә дилбегә тотып баруны бер егеткә тапшырдылар.
Аларның кайтуын Гөлҗиһан төн йокламый көтте. Юлаучылар икенче көнне генә кайтып җиттеләр. Мөлсковның хәле шәптән түгел, бик нык салкын тидергән, дигәннәр табиблар. Шәфкать туташы Гөлҗиһанга
- Мөлсков абый, бик күрәсем килә, Гөлҗиһанга әйтегез, килсен әле. диде
Бу хәбәр Гөлҗиһанның бар тынычлыгын алды. Күңеле нәрсәдер сизенә, әтисенең хәле шәптән түгелдер, ярдәм кирәктер дигән уй минут та тынгылык бирми иде. Әтисенең чатнама суыкларда да яланбаш көе. чәчләрен тузгытып Кара айгырга җигелгән кошовкага аяк өсте баскан килеш кар бураннары уйнагын, идарә очыннан чабып үтүе күз алдына килә.
8 -КУ. №П 1,3
Ничек тә әтисе янына. Бакалыга барырга карар итте ул. Икенче көнне Гөлҗиһан иртүк бәрәннәргә киптергән хуш исле юкә яфраклары таратып чыкты да, калган эшләрен Фәймә урынына килгән яшь кызга тапшырып, ферма мөдире Бәдри абзый янына китте. Эзләп тапты, мөдирдән Бакалыга. әтисенең хәлен белеп кайтырга җибәрүен сорады. Бәдри абзый үзе дә рәиснең капыл гына хастахәнәгә озатылуына кыбырсып йөри иде. Күпер киткән көнне алар Мөлеков белән ярты төнгә кадәр икәүләп таш келәт почмагында «сыйланып» утырганнар иде. Мөлековның итеген салып келәт ишеге аша гына чолгауларын сыгып алуына да шаһит ул. Бәдринең:
Иптәш Мөлеков. салкын-фәлән тия күрмәсен. - дигән кайгыртуына. тегесе көлеп:
Бәдри. мин салкынның үзенә тиям, ә фәләнне фәлән итәм,—дип һаваланган иде. Әле аннан соң да келәтнең таш стенасына арка терәп, фонарь яктысында күпме гәп куерттылар, ничә мәртәбә махра төреп тарттылар...
— Ни арба, ни чана.— диде аптырап Бәдри.— Кем белән җибәрергә сине, үзең генә барып җитә алмыйсың, язгы юлда нәрсә булмас...
— Фермадагы кешеләр болай да санаулы, аларны кузгатып йөрмәбез инде. Бәдри абзый. Үзем генә дә барып җитәрмен әле. Атланып барырга ат бирсәгез...
— Атланып? дип. сәерсенеп сорап куйды Бәдри абзый.— Кит бул-маганны. хатын-кыз атка атланып чыгар юлмыни бу.
— Курыкма Бәдри абзыкай.—диде Гөлҗиһан ныклы карарга килүен белгертергә теләгәндәй тавышын өзеп-өзеп әйтте ул.— Мин бит атка атланып йөрмәгән кеше түгел!
Бәдри абзый сүзне озынга сузмаска булды.
— Җаны теләгән елан ите ашаган. Алайса тәвәккәллә, үземнең атны биреп торам. Бик юаш холыклы ат. мәхлук. Инде юлда бәла-казага гына очрый күрмә, кызым. Аннан миңа җавап бирәсе булыр. Язгы юл бит. язгы юл. дип өзгәләнде мөдир.
Юлда капкаларга бераз ризык алып. Бакалыга барып җиткәч, атка салырсың дип. Бәдри абзый биргән бер чиләк чамасы солыны ияренә ныклап бәйләп. Гөлҗиһан юлга чыкты.
Ат өстендә җайдак сыйфатында иркенләп йөргәне булмаса да. бөтенләй үк бу эштән мәхрүм түгел иде: абыйсы Шәйхаттар армиягә киткәнче атлар карады. Җәй көннәрендә, атларны утлауга алып чыккач. Гөлҗиһан абыйсына әбәт ашарга илтә иде. һәр көн диярлек абыйсы сеңлесен ат өстендә йөрергә өйрәтә. Гөлҗиһан шул хәтле кыюланып китте, хәттә бер мәртәбә Әлкәй болыны буйлап «ду» килеп чабып киткән иде.
Атка атланып бару уена килгәч, Гөлҗиһан артык коелып төшмәде, шул вакыттагы күнекмәләре булмаса, үзе дә ялгызы ат менеп ерак юлга чыгарга йөрәксенмәс иде.
х Бакалыга барып җиткәнче шактый изаланырга туры килде аңа. Кар сулары күп урында юлларны тәмам эштән чыгарган, күперләр җимерек иде. Җирән кашка юлдан читкә аяк басса, «гөрс» итә дә тез тиңентен кар катыш пычракка чума. Мондый чакларда Гөлҗиһан чытырдатып атның аксыл ялына ябыша Җирән кашка, акыллы малкай, җан-фәрманга тырыша. әйтерсең, җайдагының тәҗрибәсез булуын абайлап, җаваплылык- ны үзенә алган сыман, кызга тезген белән артык эш итәргә урын калдырмый, җай гына кире каты юлга чыга, юлын дәвам итә иде.
Таш юлга чыгып, ат үз җаена гына бара башлагач, Гөлҗиһан уйлар эчендә йөзә башлады.
Сугыштан кайтканнан бирле әтисенең балалары белән иркенләп, җайлап сөйләшкәне булмады. Әниләренең үлеменә балаларын гаепле санаган кебек...
Их, кулларыннан килсә, әниләрен газаплы сыкранулардан йолып алмаслар идемени соң? Әле әниләре авырып кайткач та Шәйхаттар авыл фельдшеры Сәйдә апага йөгергән иде. Сәйдә икенче көнне генә килде. Әниләрен юньләп тыңламый да. Аның: «Сәйдә, үзең дә күреп-белеп торасың, сугыш башланганнан бирле гел эштә, ичмасам, сырхауларым бераз үтмәс микән, зинһар, справка бир. өйдә ятып торыйм».— дип ялынуларына тегесе колак та салмады. Чәрелдекле тавышы белән кычкырган булды: «Нәрсә сөйләгәнеңне беләсеңме син. Бану?! Сугыш вакыты икәнен оныттыңмы әллә, чак кына сырхаулаган саен эштән калын ята башласак, кая китә? Оят кирәк фронтта ирләребез шулай кылансалар, без монда... Әллә нәрсә булмас, бер кузгалып чыгып китсәң, языла ул»,—дип тавыш кубарып, чыгып киткән иде. Тик әниләре аякка баса алмады шул..
Кайтып озак та үтмәде, әтиләре үги әни алып кайтты. Үги әни фельдшер Сәйдә иде. Ул сугышның соңгы елында тол калган иде.
Әтисенең Сәйдәгә өйләнүенә Шәйхаттар теше-тырнагы белән каршы булды. Хәтта әтисе сүз башлап:
— Балалар, иртәгә мин сезгә үги инәй алып кайтам инде. Өйдә хатын-кыз булмагач, бик кыен бит ул. Сәйдә апагызны. диюгә. Шәйхаттар дәртләп кабынып киткән иде
Их. әткәй, әткәй, диде ул ачынып. -Сон, әнкәйне үтерүче шул иблис бит инде Әгәр ул әнкәйгә тиешле дарулар бирсә, көн саен килеп эшкә кушмаса, бәлки әнкәй исән дә калган булыр иде!
Әти кеше шактый эндәшми утырды. Шуннан 1ына каты итен Шәйхаттарга селтәнеп җибәрде, әмма тыелып калды, сукмады.
- Кара аны. малай актыгы! Бу хакта Сәйдә апаң килгәч авыз ачсаң, ишетсен колагың, каравыл йортына куып чыгарам мин сине, дип, урысчадан нидер җикеренде. Гөлҗиһан аның сүгенү сүзләре икәнен генә чамалый иде.
Сәйдә йортка килеп кергәч тә, Шәйхаттар абыйсы өйдән эзен суытты. Күпчелек гомере каравыл йортында, атлар янында үтә иде. Ашау кайгысы басса гына өйдән уран китә, анда да Сәйдәгә күтәрелеп бер караш ташламас.
Шәйхаттар армиягә киткәч, үги әнисе бәйрәм ясады. Ни әй icon дә. Шәйхаттарның мондый салкын карашы сәбәбен белә иде ул Әтиләре белән үги әнисенең аралары нигәдер якынаймады. Көн саен диярлек ызгыш, тавыш Абыйсы киткәч тә бу хәл туктамады Инде үги әнисе Гөлҗиһанга бәйләнә, тавышның сәбәбен өйдә ике хатын-кыз булуга бәйләп аңлата, әтисен гизрәк Гөлҗиһанны кияүгә бирергә этәрә иде. Инде менә бу теләге дә кабул булды үги әнинең Тик өйгә кот керерме, юкмы?
Кичке зәңгәр иңгәндә Җирән кашка Гөлҗиһанны Бакалы хастаханәсе каршына китереп җиткерде. Гөлҗиһан мәрәлән агын киртәгә бәйләштер- гәндәй итте, капчык авызын җайлап, бахбайның алдына солы куйды Үзе авыр аякларын лыштыр-лыштыр сөйрәп, хастаханәгә табан юнәлде
Күн белән тышлантан авыр ишекне ачып алгы бүлмәгә үтүгә, борынга дару катыш гынчу ис килеп бәрелде Ишек төбендә ябык кына бер түти бәйләм бәйләп утыра иде Газапланып кына тупса аша атлап үткән яшь кызны күреп, үз уйларына оеп утырган түти урыныннан сикереп торды
И-и бала, бала Нәрсә булды суң сиңа? . Кизү санитарка-керә- шен түтиенең беренче сүзләре шул булды.
Гөлҗиһанның озаклап аңлатырга хәле юк иле. язгы җилдә кибешеп чатнаган иреннәрен чак кына кыймылдатып:
Зуравыл районыннан. Күпсрледән килдем, диде
Күперледән? Әй. аллакайгынам... Бу араларда гел сезнең яктан хаста Ничек килен җиттең суң. үскәнем’ Юл-мазар юктыр бит инде. Ай-һай. егерме биш чакрым җирне җәяүләп үтәргә.
— Ат белән килдем... Атланып...
— Әйтәм аны... Өс-кыяфәтеңә карарлык түгел, пычранып беткән. Озатучың кая калды суң?
— Үзем генә килдем.
Кизү санитарка Гөлҗиһанның сүзләрен әллә ишетеп бетермәде, әллә бу араны үзе генә, җитмәсә ат өстендә, үтә алуына зур шик белдерде, бәйләмен читкә алып, аңа җылы башмаклар китереп бирде.
Үскәнем, кай төшең авыртып килдең суң?— дип сораштыруын дәвам итте кизү түти. — Иртәгә иртүк килерсең инде, бүген приюм юк Казер кизү врач кына йөри.
Мин авырып килмәдем,- диде Гөлҗиһан акрын тавыш белән. Аның тәне туңып, калтырана башлаган иде.— Сезгә өченче көн Күпер- ледән бер авыру китергәннәрне. Хәлен белергә дип килдем.
Күперледән?. Кизү түти сәерсенгән рәвештә кабатлап сорады.— Колхоз рәисе диделәрме суң... әллә шулмы? Ул көнне дә минем кизү көнем иде. Килгәндә үк ушы юк иде аның. Тәки ушына килмәде, бичара Аннан сүзен бүлеп, күзләрен чекрәйтеп Гөлҗиһанга текәлде - Ә син... кеме буласың суң аның?
— Кызы.
Кизү зиһене ачылып киткән кешедәй, урыныннан кузгалды. Бая артыграк сүзләр ычкындырганга үкенеп, кабалана төште:
Кызымыни. .—дип сузды ул.— И-и, аллакайгынам. врачны чакырыйм, менә монда утырып кына тор. — дип җил-җил атлап, озын коридор буйлап китеп барды. Озак та үтмәде, кизү түтигә ияреп, ак халатлы табиб килеп җитте.
— Мөлековның кызы буласызмы?
Әйе. —Хәзер инде Гөлҗиһанның туңуы бетеп, тәне кымырҗып яна башлаган иде.
Кизү табиб ике кулын халат кесәсенә тыгып, дәшми-нитми бер тын басып торды да. санитарка түтигә:
— Серафима Павловна, кыз әйбәтләп юынсын, тамагын туйдыр һәм — ул Гөлҗиһаннан сорап куйды. — Сезнең төн кунар урыныгыз бармы?
Юк шул. - Инде хәл кергәндәй булды. — Әткәйнең хәле ничек соң? Кайсы палатада ята ул?
Табиб бу сорауны ишетмәгән дә кебек, янә Серафима түтигә эндәште.
— Болай сөйләшәбез. Серафима Павловна. Сеңелкәшнең атын (санитарка табибка кызның ат өстендә язгы су ерып килүен әйтеп өлгергән икән инде) хастаханә утарына кертеп ябыгыз, ә үзе.— ул Гөлҗиһанга ым кагып.— кизү бүлмәсендә кунсын инде.— Табиб хәзер генә Гөлҗиһанның соравына җавап кайтарды, - авырулар турындагы мәгълүматларны, сеңлем. иртән генә бирәбез. Хәзер исә ял ит. Иртәгә...— табиб сүзен өзеп, башын аска ия төшеп, китеп барды.
Гөлҗиһан табибның әтисе хакында ләм-мим сүз әйтмәвенә күңеле борлыкса да. тәртип шундыйдыр инде дип. хафага калмаска тырышты.
Иртүк Серафима түти керткән кайнар чәйне эчеп, бераз килеш- килбәтен тәртипкә китерүгә аның янына кизү табиб белән тагын бер ак халатлы кеше килеп керделәр. Таныш булмаганы Гөлҗиһанның кәефе, сәламәтлеге хакында сорашып алгач:
— Сезгә., зур сабырлык күрсәтергә туры килер, сеңлем.—диде. Аның бит-маңгай тирәләре тартышып алды — Без бик авыр хәбәр алып килдек . Әтиегез кичә төштән соң аңына килә алмыйча... вафат булды.
Күз алдыннан стеналарның акшарлы шәүләләре йөгерешеп-бөтерелеп уздылар, теге кешеләр идән белән бергә кинәт түшәмгә чөелделәр Ике куллап утыргыч читенә ябышты Гөлҗиһан.
— Ничек... Үлде?...- диде ул үзен белештермичә. Күзләреннән яшь атылып чыкты, иңсәләре тыелгысыз калтырый иде.— Сез... Сез... нигә әтием янына кертмәдегез?!—дип илерде ул.— Мине чакырган бит ул!
— Сабыр, сеңлем, сабыр,— диде табиб,—аны бераз акылына китерергә омтылып. Яхшылап аңлап калсын, дигәндәй, ипләп кенә сүзен дәвам итте.- Әтиегезнең безгә килеп җиткәндә гомере санаулы сәгатьләр Генә калган булган шул. Нык тидергән салкынны Монда килергә чыккач та юл өзеклеге бит, көне буе арбада килүләр... Соңгарак калдылар, соңгарак Табибның сүзләрен Гөлҗиһан юньләп ишетми дә, аңламый да иде инде, әмма тегесе һаман сөйләвендә булды.— Мөлековның абруйлы кеше икәнен беләбез. Үзебезнең район җитәкчеләренә җиткердек, алар телефон аша Зуравыл белән дә сөйләшкәннәр.
... Күперленең зираты Коры елганың уң ярында булып, Мөлековның гәүдәсен каравыл өенә кайтарып җиткергән көнне дә әле су күәте кимемәгән. елга гөбердәп, кайнап ага иде. Ир-атлар киңәштеләр-табыштылар да, «Чапаев» исемендәге колхозны дистә ел җилтерәтеп барган дүрт класс белемле, дуамал холыклы. Фәрвәжегдин Мөлековны сул яктагы күрше авылның зиратына илтеп җирләделәр. Аның кабере турыннан Күперле басуының бер почмагы күренеп тора иде.
Үги әни Мөлековның үлүенә артык көенмәде кебек. Йорттагы мал- туарны. кирәк-яракны арзан бәягә күрше-күләнгә таратты да, иренең үлүенә кырык көн тулыр-тулмаста, үзенең туган ягына кайтып китте.
Гөлҗиһанның үги әнисе янына барып, дөнья малы өчен тавышланып йөрү исенә дә килмәде. Әтисенең кинәт кенә җир куенына кереп ятуына ышана алмыйча тирән кайгыда йөрде.
Ill
* вгуст ахырларында Әүхәтне Зуравылга, райкомга чакыртып ал- дылар. Ул аннан икеле халәттә кайтты Бер карасаң сөенгән, үсенгән кебек, икенче карасаң, йөзендә борчу галәмәтләре дә шәй- ләнә иде. Күрәсең, «тегендә» сөйләшү җитди булгандыр. Ишек алдында булатын йөргән хатынына Әүхәт әлләни илтифат итмәде сыман тоелды. Гөлҗиһанның:
— Кайттыңмы? дигән соравына да бер сүз белән генә җавап кайтарды:
— Кайттым ла...
Ул өйалды баскычыннан йөгерә-атлый күтәрелеп, өйгә кереп китте, хатыны да аның артыннан иярде.
Йә, нигә чакырганнар, райком кадәр райкомга’’ дип үҗәтләнде Гөлҗиһан. Әүхәт эндәшмәде, эре кыяфәт белән кесәсеннән яңа папирос кабы алды, бер почмагын ашыкмый гына ачты Тәмәкесен бармагы белән әүшәләп йомшарчы да, авызына кабын ут элде Тирән иген төтен суыргач, ниһаять. Әүхәт телгә килергә маташа башлады:
Менә партия- мәктәбенә нитәләр., кыстыйлар Горькийга Ике елга, ди.
Гөлҗиһан төпченүен дәвам итте:
Кемгә хажә! соң ул партия мәктәбең?
— Ни бит... Менә үсәргә кирәк, диләр. Партия оешмасы секретаре итмәкче булалар.
— Кайда?
Үзебеиә инде Күпсрлеы
Әле хәзер генә сүзнең нәрсә хакында барганын төшенгән Гөлҗиһан «һөҗүмгә» күчте
Ике елга!. диде ул шаккатып. Ә мин оез Әллә..
Син ни инде Авылда калын торасың. Әүхәт янә папирос суырды.
Ничек бер үзем калам? Шушы болын кадәр өйдәме9... «Гаиләм бар», дип әйтергә башың җиттеме соң. Ходай бәндәсе? Хатыным авырлы, дип.
— Ансын партия сорап тормый инде. Сугышка китмим бит. Үсәргә кирәк, диләр, әнә...
- Тагын ничек үсмәкче буласың! Җиде класс белемең бар, бригадир...
— Ул гына җитми, ди бит.
— Кем әйтә?
Партия инде. Үсәргә кирәк, ди. Завуд-фабрикта, авыл хуҗалыгында эшләп чарланган кешеләрнең үсүе шарт. ди.
Әүхәт райкомда булган сөйләшүдән эләктереп кайткан акыллы сүзләрне өзми-куймый кабатлый иде.
Ял! ыз башы кышлар, җәйләр үткәрәсен уйлап, инде борчуга калган иде Гөлҗиһан. Ялварулы тавыш белән үрсәләнеп сорады:
Көмәндәге балам белән мин нәрсә эшләргә тиеш булам инде. Алла колы?
— Синең бар белгәнең Алла да Ходай, диде Әүхәт көтмәгәндә җитди итеп - Бәдри абзый белән Шәмсия түтигә әйтеп китәрмен, ташламаслар. күз-колак булып торырлар. Быелга утын-печән җитәрлек, киләсе елга җәйне авылда, практикта үткәрәм. Аннан бер кыш нитәсе дә. бетә дә...
Чарлап кайтарганнар моны дип уйлап алды Гөлҗиһан. Әүхәт һаман үзенекен тукый бирә.— Партия мина нитә., ышана икән акламый булмый инде, Гөлкәй. Теләсә кемне райкомга чакырып, партшкулга димләмиләр. Хатын-кызның эше бала табу. Шул балага бәйләнеп тик ята ул. Бөтен ил белән йөкле хатыннарны саклап ятарга тиешме без?! Хәзер бездәге хатын-кызлар иң күп нитүчеләр... бала табучылар. Туже кирәк эш...
Гөлҗиһан ире белән сүз көрәштерүнең мәгънәсез икәнен аңлап, өстәл хәзерләргә тотынды. Хатыны сүздән туктагач, Әүхәттә бичә гаме китте, мич алдына чүгәләде дә тәмләп тәмәкесен суыра бирде. Ара-тирә ирен читенә эчкерсез елмаю җәелә иде аның.
-W--W--W- ыксыз суык февраль көннәренең берсе иде. Гөлҗиһан иртән [ авыр тойгылар эчендә уянды. Бөтен тәнне хәлсезлек ваткан, изгән кебек. Фермага барып җитеп эшкә керешер-керешмәс үк хатынның хәле мөшкелләнә башлады. Кулдашы яшь кыз булса да. Гөлҗиһанның хәлен аңлап:
Ныгытып чирли башламас борын, бар, өеңә кайтып кит. син. Гөлҗиһан апа.—диде. Корсагың авызыңа җиткән, ничек курыкмыйча эшкә дип чыгып киттең9.. Ат белән илтеп куяргамы соң. бөтенләй төсен киткән бит.
Гөлҗиһан үзе дә эшнең уеннан үтеп баруын тоя иде. эшкә килүенә дә үкенеп туя алмый иде. Тик, үзе шайтан котырткандай, һаман киреләнә бирде.
- Атсыз да бик әйбәт кайтып җитәрмен әле. Вакыт җитмәде бугай... карыным актарылган кебек, чыдап булмый, бәлки... әле үтеп тә китәр. Иртә бит әле.
— Үтәр, үтми-ни,- диде кыз көяләнеп.
Гөлҗиһан көрпә тузанына баткан халатын салып, чөйдә эленеп торган сырмасын алып киде, аһылдый-аһылдый шәленә уралды да. кышкы кояшның сүрән яктысында чана юлы буйлап авылга табан төшеп китте. Авыл башына җиткәндә ныклап чирли башлавына, тулгак тотуына тәмам ышанган иде инде ул. Эче борып-борып ала. карлы юлга ятып
ауныйсы килә Күзеннән туктаусыз яшь коела. Үзе һаман кешеләрдән оялып, тирә-ягына караштыра. «Ничек тә өйгә кайтып егылырга, юлда андый-мондый булып адәм көлкесенә генә калмаска иде,—дип эченнән генә Ходайга ялвара ул, үзе тәкатьсезлектән башы әйләнүен сизеп, егылып китүдән сакланырга чамалый. Аякларын сак кына шудыра торгач, ниһаять, Бәдри агайлар турысына кайтып җиткәндә аны томалана башлады, һич тә түзәр әмәле калмаган иде. Баш миенең ерак почмагында: «Беттем, үзем дә харап булам, бала да харап була».—дигән җан өшеткеч уй чагылып үтте. Аркасыннан шыбырдап кайнар тир түгелә, тәнендә чәнчүләр биешә Өйгә кайтып җитсә дә. биек баскычтан күтәрелер көч тапмаячак ул, шуңа күрә, ихтыярсыздан Бәдри агайларга табан каерылды, ашыгып ишекләрен дөбердәтә башлады. Бәхеткә каршы. Шәмсия түтинең комган тотып тышка чыгып барган чагына туры килде ул. Әби аптырый төшеп ишек шудырмасын тартып җибәрде һәм баскыч төбендә чүгәләп торучы, төс-кыяфәте киткән Гөлҗиһанны күреп бер мәлгә телсез калса да, үзен тиз кулга алды. Бар мәшәкатен онытып, комганын куйды да, өйдә тамак ялгап утыручы Бәдри абзыйны чакырып чыгарды:
- Әйдә, карт, җебеп торма! Чананы китер, күрәсең бит. баланың вакыты җитеп ашкан.
Бәдри абзый карчыгының Әмәкәй базарына йөри торган сары юкә баулы бәләкәй чанасын баскыч төбенә китереп куйды. Йөгереп өй алдыннан чыпта алып чыгып чана гәбенә җәйде һәм Шәмси түти белән икәүләп Гөлҗиһанны чанага салып, каршы як өйгә йокле хатынның үз өенә алып кереп киттеләр. Юл уңаенда Шәмси карчык тәтелдәп алды
- Болай булгач, өйләренә кайтарып өлгерәбез. Ходай насыйп итсә. Үз өеңдә, үз көең ди
Кешедә соң... бәбәй табу дигәч тә. Әүхәтне әйт инде, тәки хагын йөкле дип тормады, укуга китеп барды Кәмүнискә хатын кирәкми микән, ә?.. Билетын кочаклап ята микән инде?
Чананы җилдертеп Гөлҗиһаннарның баскыч төбенә үк китереп җит-керделәр.
...Шәфкагь туташы килеп җиткәндә, Гөлҗиһан якты дөньяга бер малай «алып кайткан» иде инде. Алар тирәсендә Шәмси карчык ботерелә. Анасының куен җылысына төреп салган балага теләкләр теләп туймый иде.
Аллага шөкер, исән-сау котылды, балакаем, диде ул кет-кет көлеп Өенә дә җылы төште, су да җылытып өлгердем гәки. Сабыйның туган оңгайга дөнья яңгыратып сөрән салуын күрсәң, син. дип шәфкать туташына чишенергә булышты Тавышы кайдан чыккандыр, йодрык кадәр генә бит үзе!
үхәгтән хат алганның икенче көнендә үк Гөлҗиһан иренең теләген JZb үтәде балага Әхнәф исемен яздырып кайтты
Июнь урталары Зарыгып көткән кояшлы көн. Быел җәй артык кинәндермәде. Әле һаман да көннәрнең җылыга туена алганы юк Май ахырларыннан бирле кояш юньләп күзгә күренмәде. Яңгыр да җил тәмам үзәкләргә үтте Шуңа күрә аз гына кояш чыкса, күңелләр күтәрелеп дөнья түгәрәкләнеп киткәндәй була. Әхнәфне имезеп, бишегенә салгач Гөлҗиһан йөгерә-йөгерә чишмәдән су алып кайтты Улының берни сизмичә изрәп йоклап ятуын күргәч, апаның йөрәге янә сөенеч белән тулды Ипләп кенә улының аегындагы чүпрәкләрне караштырды асты коры әле. «һай, бигрәк балык гогарга ярата», дип үз алдына
елмаеп куйды ул. Бишеккә сак кына кагылып, сиртмәсен аска тартты. Шуны гына көтеп торган сыман, сиртмә җанланып китте, үзе белгән көй җаена бәллүли башлады. «Үсәбез, әйеме. улым, үсәбез! Эттә кайтуына зур булып үсәбез»,— дип такмаклады әни кеше.
Гөлҗиһан, улының матур гадәтләренә сөенеп, сабыйның дым типкән маңгаеннан үбеп алды. Өстендәге япмасын әйбәтләп япкан чакта, җил капканың шыгырдап ачылганын ишетеп, тәрәзәгә күз салды. Капкадан зур чемодан күгәреп, ыспай гына киенгән бер ир заты кереп килә иде. Гөлҗиһан баштарак әлеге ир кешене чит-ятка санап, аптырабрак калса да, аның Әүхәт икәнен йөрешеннән чамалап, ишеккә ташланды. Аннан үзе үк бу сабырсыз кыланышын килештермичә, тупсаны үтәр-үтмәс туктап калды. Борылып тиз генә өй эчен караштырып алды. Өйдә тәртип иде. Чигүле тәрәз пәрдәләре өй эченә илаһи аклык, сафлык биреп торалар. һәр нәрсә үз урынында, пөхтәлек бөркелеп тора иде. Шуннан соң гына хатын өйалдына үтте, ул арада Әүхәтнең баскычтан менеп җитүе ишетелде. Шул шәпкә киереп ишекне ачты, каршысына чыгып килүче хатынын күргәч, арыган кыяфәт белән елмаеп җибәрде һәм нәрсәдәндер тартынып торган кебек:
Ниттем, карчык... менә... каникулга,—дип чемоданын бер кулыннан икенче кулына күчереп азапланды.
Гөлҗиһанга Әүхәт бөтенләй ят кеше сыман тоелды. Ул аның кайтуын көтте. Әмма бу көтү сагынып, зарыгып көтү түгел иде. Кулларына урын таба алмыйча (үзеңнең ирең белән, читтән кайтучы башкаларга кул сузып күрешкән сыман, күрешергәме, юкмы?), Әүхәтне өйгә кыстады:
— Әйдә, әйдә... Өйгә керик,—диде дә. иң әһәмият лесен әйтеп калырга тырышкандай.— Әхнәф яңа гына йоклап китте,—дип. иренең чемоданына барып тотынды. Бик авыр бит, ничек күтәреп кайттың шул тиклем җирдән.
— Авыр дип... Анда ни... китаплар инде,— диде ул акланган шикелле. Алар шулай, үзләре дә белештермичә Әүхәтнең йөге белән кайнаша- кайнаша эчкә үттеләр. Шунда ир кеше исенә килде:
Исәнме, карчык, дип хатынын иңнәреннән кочып алды.
Әүхәт кайтып кергәч, өй эче тулыланып китте кебек. Гөлҗиһан тәненең җиңелчә генә кызыша башлавын тойды. Ул арада Әүхәт бишек тирәсендә иде инде. Япмасын ачып, ашыгып балага үрелде.
Кулларың салкын түгелме? — дип сорады Гөлҗиһан пышылдап. Әүхәт җавап кайтармады, нарасыен бишектән алып күкрәгенә кысты. Сабый иреннәрен кыеш-мыеш иттереп торды да, авызын бар хутына ачып, кычкырып елап җибәрде.
— Кара, кара, әттәсен ничек тавышланып каршы ала бу егет,—дип көлде Әүхәт. Шулай да Әхнәфнең «тактик» алымы бу юлы аңа уңыш китерде малайны әнисе кулына тапшырудан башка чара калмады.
Ха тынының читкә борыла төшеп, елавыннан туктый алмыйча маташкан сабыена күкрәк каптыруын Әүхәт тыелгысыз дәрт белән карап торды.
Гөлҗиһан кызара төшеп, иренә борылды:
Сөннәткә утыртырга да вакыттыр инде, тынгысызлана.
- Сөннәткә? дип гаҗәпләнгән шикелле кайтарып сорады Әүхәт.— Ни бит, карчык, безнең кебек партийныйларга мондый эшләр белән шөгыльләнү килешеп бетмәс. Әнә. урыслар сөннәтсез дә шәп яшиләр. Искелек калдыгы бит ул. Тагын шунсы да бар,—хатынының бу ниятеннән кайтарырга саллы дәлил табуына сөенгәндәй, Әүхәт ныклы ышаныч белән сөйли башлады. Армия! ә баргач та көләчәкләр аннан, мыскыл итәчәкләр. Үземнән беләм...
Кайтып кермәс борын ире белән бәхәскә керүне яхшысынмыйча, Гөлҗиһан тынып калды. Әхнәфне бишегенә салды һәм самавырга чишмә суы коя башлады.
...Әүхәт җәй буе юньләп өйдә тора алмады. Кайтышлый ук райкомга кереп чыккан иде, каникул чорында эшкә дә тәгаенләп куйдылар үзен. Ана агитколлектив оештырып, авылдан-авылга, бер кыр станыннан икенчесенә йөреп, халыкка партиянең тарихи егерме икенче съезды карарларын аңлатып чыгарга күрсәтмә бирелде Партия эшендә исә карар катгый, шикаятькә урын юк! Ил башлыгы Хрущев та. партия мәктәбе тыңлаучысы Әүхәт Гайсин дә партия уставы каршында тигез һәм моның шулай булуына Гайсин иптәш чын күңелдән ышана иде
Шулай җәй буе чабулап йөрде, йөрде дә, Әүхәт янә Горький каласына, укуын дәвам итәргә китеп барды Кышлык утын да әзерли алмады хәтта
Киткән чагында Әүхәт: «Хафаланма, колхоз рәисе белән сөйләшенгән, утын китереп бирәчәкләр?» — дип кат-кат тәкърарласа да, сентябрь ахырлары җитеп килүгә карамастан, әле ишек алдына бер пүлән утын кайтып кергәне юк иде. Көннәр җылы тора иде Иң элек Гөлҗиһан урманга барып, бер арба чамасы утын хәзерләде, икенче көнне ат-арба алып, янә урманга юл тотты.
Урманга инде сары төс иңгән. Агачлар көз бүләк иткән соңгы җылы көннәрнең рәхәтлекләрен үзләренә сеңдереп калырга тырышкандай, талгын тынлыкта оеп утыралар. Якындагы басуда МТС тракторлары дәү сабаннар белән басу актарып йөриләр Караланып калган ерак кырлар артындагы Ык буе күлләреннән һавага торналар күтәрелә Алар үзләре канат ныгыткан күлләр, оялары җылысы сакланган, моңсу пошаманлыкка төшкән камышлыклар өстеннән кыйгачлап бер әйләнәләр дә. үзләреннән алдарак күтәрелеп, ырудашларын сабырсыз чакырып очкан төркемгә килеп кушылалар. Сары төс балкытып янган урман сагаеп торна iавышларын тыңлый. Урман почмагыннан үтеп, Чикләвеклек ешкынлыгына борылуга, урман читеннән боргаланган юл буйлап кара кучкыллы төтеннәр чыгарып, дөбер-шатыр килүче трактор күренде. Тимер албастыдан куркып-өркүеннән шикләнеп, малкайны урман авызына борып туктатып калды.
Трактор юлдагы кантар, чокыр-чакырларга исе китмәгәндәй, борынын йә өскә чөеп, йә аска капыл чөңкәеп алга үрмәли иде Җигүле ат турысына җигкәч, тракторның үкерүе кинәт басылды, кояшта ялтырап торган чылбырның дулап әйләнеше әкренәйде, ахырда, тимер тавы юл буйлап бераз барды да туктап калды: Ишексез кабинадан Баһау Гыйльмиенең майлы кәпәч кигән башы күренде Ул бер тын Гөлҗиһанга карап торды һәм бөтен гәүдәсе белән трактор чылбырына чыгып басты, җиңел генә җиргә сикерде Хатынны шунда ук танып алган иде, арба янына килеп, әле кичә генә капка төбендә аерылышкан җан сөйгәнен күргәндәй, көр тавыш белән сәлам бирде:
- Хәлләр ничек. Гөлкәй? Арбаң бик хорт икән, аратасыннан төшеп кала күрмә, мин сиңа әйтим
Урман буенда Гыйльметдин каршы килеп чыгар дип Гөлҗиһан күз алдына да китермәгән иде, әлбәттә. Төптән юан егетнең янына килеп басуыннан шактый югалып та калды, кыенсынды да.
Утынга килеш. Сүз юнәлешен үзгәртәсе килепме, жебеп iөшүен сиздермәскә тырышыпмы, күтәрелеп егеткә карады. Укып га бетердеңмени инде?..
- Ә кәк же. дип тел шомартты Гыйльметдин кәпәчен баш түбәсенә табан күтәрә төшеп һич тә исе китмәгән кыяфәт белән тракторына ишарә ясады Мы-ты-еста шушы үтилне бирделәр, вәт Бүген «Чапа- еввка җибәрделәр, мондагы егетләр сыната башлаганнар, ярдәм сорыйлар Егет сүзне Гөлҗиһанга борды. Урманга барам дисеңме’ Әүхәт кайда, эчтәрәк, угын хәзерләү белән мәшглльме’
Егетнең бу сорауны бирми калмаячатына иманы камил иде Гөлҗиһанның
- Әүхәтне укырга җибәрделәр бит. Райком ашыктырды, менә утын да әзерләргә өлгермәде. Яшь хатынның ялгызы урманга кереп баруын ишеткәч, Гыйльми сәерсенеп кашларын күтәрде.
- Үзен генә ничек утын төяп алып чыкмакчы буласың? Әйдә, мин дә булышам. Без аны хәзер -дип җанланып китте —Эшем ул кадәрле ашыгыч түгел, авылга кайтып кунсам, шул җитә. Идарәдән плугарь сорыйсы гына кала.
Егетнең сүзләрен ишетүгә, Гөлҗиһан кайнарланып, аңа каршы төште:
- Ни сөйлисең, Гыйльметдин! Утын дигәч тә, чикләвек чыбыгы гына инде ул. Якында гына Бар, үз юлында бул. Кеше-кара килеп чыкса. Аллам сакласын, берне биш итеп сөйләрләр...
Әмма егет Гөлҗиһанның бу сүзләренә игътибар да итмәде кебек. Юл уртасында гөрелдәп утырган тракторын да онытты, җәһәт кенә арбага менеп кунаклады да хатын кулындагы дилбегәгә үрелде.
Аптырама, Гөлкәй, хәзер төяп алабыз аны... - дип, ара-тирә тракторга куркулы караш ташлап торган атка чөңгереп җибәрде.
Гөлҗиһан, Гыйльметдиннең бу тәвәккәллегенә каршы нәрсә әйтергә белми, егет кулына күчкән дилбегәне кире үзенә алмак булды.
Монда гына дим бит инде. Кит, кеше күрсә..
Ни сәбәптер аның тавышына, хатын үзе теләсә дә, таләпчәнлек, катгыйлек бәреп чыкмады. Янында Гыйльметдиннең булуына эчтән генә сөенде дә сыман хәтта. Урман-чытырман диләр, япа-ялгыз утын җыеп йөргәндә дә шикләнеп, куркып кына эшләде. Күңелгә әллә нинди уйлар килә. Әнә Надулат чокырында сугыш вакытында угрылар качып ятканнар, ди. һаман да якын-тирә авыллардан мал-туар югалып кына тора. Халык арасында: «Качкыннар әле дә булса шунда килеп чыккалыйлар икән. Фәлән кеше урманга баргач, землянкалары янына ук барып чыккан, имеш. Төтен чыга иде, нәрсәдер пешерә торганнардыр дип әйткән, ди»,— кебегрәк сүзләр дә ишетелгәли иде. Дөресен әйткәндә, бераз пошаманда иде Гөлҗиһан. Шуңа күрә, Гыйльметдиннең арбага менеп утыруына бик үк риза булмаса да, артык карышып та маташмады. Дилбегә хатын кулына күчкән иде инде, атны куе үлән каплап бетерә язган иске урман юлына борды. Дымсу урман эченнән ике-өч минут баргач, атын зур гына чыбык өеменә туктатты.
- Шушында...
Гыйльметдин баштагы әрсезлегеннән кыенсынган шикелле, сүзсез калган иде. Шулай да сыртлап өйгән чыбыкны күргәч, сызгырып җибәрде:
- Фью-ю. Бу кадәрне ялгызың өйдеңме?..
— Үзем инде. Урманга барган саен мине тракторчы егетләр каршы алмый бит.
Гыйльметдин үз-үзенә ышанган хәлдә, атны җайлап өем янына борып куйды Арба силәсенә бауларны тиешенчә бәйләп, эшкә тотындылар.
Кияүгә чыгуыңны ишеткәч, Гөлкәй, атна-ун көн исәнгерәп йөрдем,—дип Гыйльметдин хатирәләргә кереп китте.— Укуны ташлап, Ижау якларына да китмәкче булдым...
Гөлҗиһан эндәшмәде. Гыйльми төпченә башлады:
Әүхәт белән чынлап яратышып йөрдегезме, әллә?.. Каравыл өендә очрашып йөрисең икән, дип ишеткән идем... Әйттеләр...
Егетнең болай сөйләнүе Гөлҗиһанга ачу китергеч тәэсир итте.
- Кем белән кайда очрашуымда синең ни эшең бар? — диде ул кырыс тавыш белән. (Очрашкан мәлдә чыкмаган тавыш каян килеп үзгәрде, дип уйлады ул)—Әүхәт бер дигән кеше. Өйләнештек, яшибез Укуы да тәмам булса — Гөлҗиһан, көтмәгәндә, күңеленең иң түрендә төенләнеп калган рәнҗешен тышка чыгарды.— Үзең булдырдың бик! Чаллыга китүеңне дә кешеләрдән генә ишеттем. Сез, егетләр, барыгыз да бер иш. Сөйләгәндә шома сиптерәсез, кызларның күңелендә нәрсәләр бар — ан-
сын уйлан та карамыйсыз. Әүхәт белән каравыл өендә очрашканмы- юкмы, белмисең, беләсең дә килми. Ә сөйлисең. . Фәймәгә гайбәт хатлары язып ятканчы, кайтып күзгә күренеп китәләр аны!
Гөлҗиһанның сүзләре егетнең мин-минлеген кытыклап үттеләр, инде күтәреп алган чыбыкларын кире өемгә ташлап, сузып кына
- Гайбәт түгел, Гөлкәй, белеп әйтәм. диде. Әмма тавышында ышаныч юк иде инде.
Каян беләсең? —диде Гөлҗиһан, егетнең авызыннан чыккан бу сүзләрнең тамырын беләсе килен.
Егет тә сүзен бирәсе килмәде, әйткән сүз — аткан ук. яшереп торуда файда юк. турысын ярып салды:
Сәйфи әйтте. Ул авылга кайтып килгәнне бит Артыннан сиңа хат җибәргәнисм. тапшыр дип... Барган ул синең янга, каравыл йортына Көндез күрергә җай чыкмады, ди. Вәт, Әүхәт белән чөкердәшеп утыралар иде, анда синең кайгың юк. ди килгәч... Озак та үтмәде, синең кияүгә чыгу хәбәре.. Дөрес түгел дисеңме инде?!
- Тинтәк! диде, Гөлҗиһан гарьләнүен яшерә алмыйча. Бу сүз кемгә төбәп әйтелгәндер, һәрхәлдә, аны Гыйльметдин үзенә кабул итте.
Шулай, тинтәккә дә әйләнәсең инде .
Гөлҗиһан кайнарлануын дәвам итте:
- Каравыл өенә кем кермәс тә, кем чыкмас сон? Егет кеше булса. Сәйфиең нигә өйгә кереп амәнәтеңне үтәмәгән?
Гыйльметдин эндәшмәде. Акрын гына җыр сузып җибәрде:
Су буеннан сулар алып.
Су сибәм гөлләремә;
Мәңге шиңмәс гөлләр булып
Калдын күңелләремдә..
Йок төялеп беткәнче яңадан сүзләре ябышмады. Гөлҗиһан әллә кайда калган ямьле кичләрне уйлап күңеле йомшара төшүен сизеп. Гыйльметдингә ялварулы тавыш белән эндәш ге
Калганын үзем дә төян бетерермен, рәхмәт, син кит инде. Гый-льметдин.
Юк инде. Гөлкәй, башланган эш беткән эш. Сиңа үпкә дә. рәнҗү дә сакламыйм. Үземдә гаеп кыюлык җитмәде
Эш тәмамлангач, егет куак төбенә пинҗәген җәеп куйды да. бер кырыена утырып, кесәсеннән папирос алып кабызды.
өлжиһанны идарәгә дәшеп алдылар. Хәл-әхвәл сорашкан булып ■ ■* маташтылар да хатын өчен бөтенләй көтелмәгән эш дуңгызлар
карарга тәкъдим иттеләр. Кон үткән саен үтәлмәгән хезмәт көннәре арта бара, инде бәрәннәрне карауны башка кешегә тапшырганнар авылга яшь килен төшкән икән. Гыйльметдин өйләнгән
...Бу кышны Әүхәт каникулга кайтмады. «Соңгы ел бит. укыйсы, өйрәнәсе фәннәр арны, печтеки генә вакыт юк», дип зарланып язган иде соңгы хатында. Укуны инә белән кос казу дип юкка гына әйтмиләрдер, шулай булмаса. типсә тимер өзәрлек ир зарланып ятмас иде'
Инде Әхнәф тәпи йөри башлады Эштән кайтышлый ук Шәмси түтидән сабыен кереп ала Гөлҗиһан. Ул ишектән күренүгә малай «Энном!» дип әнисенә I ашлана. Үзенә бер каз оясы кышкы суык ияргеп кергән хатын бер мәлгә аптырап тора. Сабыен ни кулына алырга белми, үзеннән читкә нәрсә дә. нәүмиз итәр кебек Ярдәмгә Шәмси түти килеп җитә: «Ип Ходаем, киемнәре боздай салкын, киез итекләренә кар сарган, хәзер очаплый башлыйсың?» дип Әхнәфне әнисеннән көч-хәл
белән кубарып алуга ирешә ул. Малаен киендергән арада Гөлҗиһанга исе китеп сөйләнеп ала:
Әүхәт, зимагур, кайтмыйм дигәнме?! Бу хөкүмәт нәрсә уйлый икән, ә? Яшь баласы белән инәсен ялгыз калдыр да, ирен алып кит инде... Уку дигәч тә, егет-кызлар бетмәгән, шулар укысын. Сугыш вакыты түгел. Үзең дә, кызым, куш йөрәкле икәнсең. Мин булсаммы! Сугышка чаклы Бәдри абзыеңны да укырга кыстаганнар иде, ветсанитар булып кайтырсың, начальства булырсың дигәннәр иде. Балалар ишле иде. Ишектән атлап чыкмыйсың, дидем. Чыгып китсәң — бусагам төсен күрмәссең, дидем. Әүхәтеңә нәмә җитми икән? Шаклар катам —кәмүнискә хатын да, бала да кирәкми икән.
Гөлҗиһан карчыкның сүзләрен сабыр гына тыңлап тора да күтәрелеп- бәрелми генә җавап кайтара:
Кем арбасына утырсаң—шуның җырын җырларсың, диләр бит. Бригадир булып та әйбәт эшләгәч, күреп алганнардыр инде (Шәмси түти сизә -хатынның Әүхәткә тел-теш тидерәсе килми).— Укысын, кеше булсын. дигәннәрдәр. Башка кешегә әйтмәделәр бит. Әүхәтне җибәрделәр. Күп калмый инде, бер кичкә—кер мичкә дигәндәй, җәйгә кайтып та җитәр.
Гөлҗиһан саташып уянды. Исәнгәрәп. шактый вакыт кайда икәнен белештермичә ятты. Тешләре яңак итләрен авырттырып кысылган, куллары йодрыкланган — ниндидер күзгә күренмәс дошманының ярсулы һөҗүмен кайтарырга хәзерләнгән халәттә иде ул. Тирә-юньне тутырып ачыргаланып кычкырган авазы һаман да яңгырап тора сыман. Әүвәл бик кычкырмакчы булып та тавышын чыгара алмый интекте бугай ул. Аннан соң гына бугаз төбенә бөялгән төен кинәт тышка бәреп чыкты, өй эчен яшь хатынның «Аһ!..» дигән уфылдавы тетрәтте.
Ул төш күрде Имеш. Әүхәт белән җәйге матур көндә атка утырып урман буендагы ямь-яшел аланнан печән чабарга килгәннәр. Аланның гүзәллеген сөйләп аңлатырлык кына түгел. Талгын җилдә аллы-гөлле чәчәкләр тибрәнә. чәчәкләрдән дә матур төрле-төрле күбәләкләр уйнап очалар. Җитез, нәфис канатларын җилпегәннәренә кадәр аермачык. Бал кортларының безелдәве колакларны иркәли, әллә нинди бөҗәкләр кайнаша Чәчләргә тияр-тимәс дымсу җил исеп куя. Якында гына көмеш чишмә чылтыравы ишетелә.
Әүхәт-гаярь ир солтаны. Хәрәкәтләре салмак, ипле. Ап-ак күлмәгенең җиңнәрен сызганып җибәргән. Җәһәт кенә атны тугарып, арба силәсенә бәйләп куйды, арбада тыныч кына уйнап утырган Әхнәфен күтәреп алды, малайны «үчтеки-үчтеки» үсендерә, күккә чөя башлады. Сабый куанычына чыдый алмый, кулларын-аякларын бутый, икәүләп көлешәләр, чыр-чу киләләр Ул да булмады, каяндыр әзер, шома киртәләр табып алды Әүхәт. Гөлҗиһан белән икәүләп матур шалаш корып куйдылар. Гөрселдәп күк күкрәде, аяк аслары чайкалып китте, тезгенен өзгән акбүз ат ялларын җилгә таратып чабып үтте. Дөнья караңгыланды, агачлар арасыннан иләмсез кыяфәтле гыйфрит килеп чыкты да, Гөлҗиһан искә-санга алганчы Әхнәфкә килеп ябышты. Ир белән хатын икесе тиң гыйфриткә ташландылар, аның шыксыз, корыган ботакларны хәтерләткән кул-чук- лары арасыннан нарасыйларын йолып алырга тырышалар, имеш. Бала өчен җан-фәрман көрәшкән җирдән теге гыйфрит япь-яшь матур чибәр кызга әверелде дә куйды. Кыз берни булмагандай елмая төшеп. Әхнәфне әнисенең кулына тапшырды, Гөлҗиһан исә чырыйлап елаган баласын кайнар күкрәгенә кысты. Борылып караса. Әүхәт белән пәри кызы җитәкләшкән кулларын адым уңаена чайкый-чайкый урман эченә кереп баралар. Гөлҗиһан бар көченә кычкырмакчы була, туктатып калмакчы була, тик тавышы чыкмый, тораташ кебек катып калды, имеш...
Хатыннын тынгысыз күңелен әлеге төш вәсвәсәләде. Куенында изрәп йоклап яткан Әхнәф әнисенен кисәк кычкырып җибәрүеннәнме, әллә асты юешләнгән дә, хәзер үзенә игътибар таләп итәме мышкылдый башлады. Хатын исенә килде, әлеге хәлнең төш кенә булуына сөенеп, эченә җылы йөгерде. Шулай да күңелдә шик калды—хатын-кыз заты төшкә керсә, йә чир, йә бер-бер хәл килеп чыгуын көт.— ди иде мәрхүм әнкәсе. Уйлап баксаң, төшкә ниләр генә керми инде. Шәмси түти әйтмешли, хәере белән булсын...
—.оңгы айларда Әүхәттән хат-хәбәр булмады. Инде җәй уртасы. С л һаман кайтып җитә алганы юк. Шуңа пошаманга төшеп йөрүе.
Эштән кайтышлый Гөлҗиһан авыл советына кереп акчалата налогларның бер өлешен түләп чыкты, Әүхәт кайтып җитсә, киңәш- табыш итешерләр дә, бер-ике баш сарыкны суеп сатмыйча бу налог дигәннәреннән котылып булмас, дигән уйлар эчендә өенә ашыкты. Шәмси түти инде Әхнәфне сыйлагандыр, тәмләп чәй эчергәндер, капка төпләрендәге утыргычка утырып, «әнкәнең» кайтып җитүен дүрт күз белән көтеп торалардыр.
...Ерактан ук үз турларында гадәти булмаган җанлылык күреп, талпынып куйды Гөлҗиһан Йөрәге кысылды, буыннары йомшарды. «Әүхәт кайткан... Ниһаять, кешечә, бергәләп яши башларбыз!» Күңеле нечкәреп, тамак төбенә төер килеп утырды. Арыган кыяфәттә, эш киемнәрендә Әүхәткә һич тә күренәсе килмәгән иде дә. нишлисең, менә ул кайтып җиткән.
Рәхәт моңсулык биләп алды аны, аңлата алмастай тойгылар эчендә яна башлады ул. Адым саен «Кайткан, кайткан...» дигән уй баш миенә сулык-сулык бәреп бара...
Әмма капка төбенә җиткән саен аннан үзенә табан шомлы салкынлык бөркелгән сыман хис итте ул Шәмси түти нидер сөйли. Бәдри абзый бөкерәя төшеп басып тора. Әхнәф күренми. Кайда икән ул?.. Теге, капка баганасына сөялеп торган таза гәүдәле ир. чыннан да. Әүхәт бугай. Тик нигә соң ул Гөлҗиһан ягына күтәрелеп тә карамый. Урам буйлап кайтып килгән хатынын күрми калмагандыр ич инде Шәмси түти торган саен кыза, ахрысы, Гөлҗиһан ягына төртеп күрсәтә-күрсәтә Әүхәткә нәрсәдер аңлатмакчы буламы’’ Колагына аерым сүзләр чалынып китте:
Җирбит сез. җирбитләр! Ничек җир күтәрә диген Гөлҗиһанның кай җире ярамаслык, җә? Теге кәнтәеңнең нәмәсе артык? Ике ел буе танавы белән кәс ертты, кайтуыңа, дөнья таралмасын дип казганды. Рәхмәтең-шушы булдымы?
Әүхәт эндәшми. Капка баганасына кадаклап куйган кебек кымшанмый да тора бирә. Авыл башына карап тик тора. Инде Гөлҗиһан алар янына ук килеп җитте, Әүхәт нең каршысына килеп басты. Шәмси түтинең сүзләреннән үтә дә сәерсенеп:
Әүхәт.. диде. Башка сүз таба алмагандай сорап куйды Укуыңны бетерепме'’ Йөрәге кайнарланып тибә, ашкынып җавап көтә иде ул.
Әүхәт өчен Шәмси түти җавап бирде
- Уку кайгысы булган дисеңме анда! диде ул тавышына зәһәр ачы чыгарып.
Бәдри агай, әлете сөйләшүнең шаһиты буласы килмәгән кебек, әкрен генә үзләре өенә табан атлады.
Ниһаять. Әүхәт телгә килде:
Нит тек лә. кайттык...
Гөлҗиһан Әүхәтнең сүзләрен ишетмәде. Ул ишектән чыгып килүче Фәймәне күреп, телдән калган иде. «Нишләп йөри ул монда? Нигә Әүхәт, аны ишек алдына үткәрмәскә теләгән кебек, кымшанмый да тора соң әле?..»
Әүхәтнең сүзләрен Шәмси түти элеп алды.
Кайтканнар берәүләр. Күрмисеңмени —себеркесен ияртеп алып кайткан бит,—дип ярып салды ул. Тик Гөлҗиһан һаман һичнәрсә аңлый алмый, үзенә карата искиткеч гаделсезлек эшләнгәнен генә чамалагандай булды.
Әүхәт теш арасыннан янә сыгып чыгарды:
Без. ни... Фәймә белән ниттек... Горькийда ирле-хатынлы яшәдек... Ана өйләндем... Авырлы инде ул... Без ни инде, Гөл җиһан, кискән ипи ябышмас, әйбәтләп кенә асрылышаек. Без Фәймә белән минем өйдә нитәрбез, синең үз өең бар...
Гөлҗиһанны җен алыштырган кебек булды. Зиһене котырып актарыла, уйный, шул ук вакытта Әүхәтнең нәрсә сөйләгәнен дә яхшы аңлады аның каршысында хатынына, баласына хыянәт иткән ир кисәге басып тора иде.
Әүхәт нидер сөйләнә калды, Гөлҗиһан тынычлыгын сакларга тырышып ишек алдына үтте, кычкырып елап җибәреп, күрше-күлән алдында сынатасы килмәде. Эчке тоемлау белән сизә иде — хәзер тирә-як күр-шеләрнең күзе-колагы шушында... «И Дөнья, нигә мәрхәмәтсез син бәндәләреңә?—дип сыкранды хатынның күңеле.— Инде нишләргә, мондый чакта нинди гамәл кылырга тиеш ул?...» Җанын әрнеткән сорау шушы иде. Гөлҗиһан гаҗәпләнүдән зур булып ачылган күзләрен Фәй- мәгә төбәде:
Син... син ничек... белә торып?.. Безнең бит улыбыз. Әхнәф үсеп килә...
Фәймә әлегә рәсмиләштерелмәгән тол хатынның беренче һөҗүмен ни рәвешле кире кагу хакында кат-кат уйланган булса кирәк, яшьлек дустының яшь томалаган күзләре дә, ачыргаланып биргән тәүге соравы да аны әллә ни чыгырдан чыгармады. Йөзе агарып киткәндәй булды, иреннәре тартышып куйды. Әмма бирешергә исәбе юк иде. Авыры беленеп торган корсагына ике кулын кушырып, әкрен генә сүз башлады:
Дөнья куласа. бер әйләнә, бер баса, диләр бит. Безнең белән дә шул булды инде. Гаеп-кыек элеп торасы юк. Теге чакта... син миннән Әүхәтне тартып алдын, мин авызны салындырып калдым Күпме газаплануларымны үзем генә беләм. . Персидәтел кызы белән даулашырлык түгел идек шул. Югыйсә, белмәдең түгел —инде Әүхәткә кияүгә чыгарга җыенып беткәнием. Әүхәт тә минем өчен җан атып йөрде бит Өйләренә кайт кан чаклар да булды... төнлә... Юк, син белмәмешкә салышма хәзер. Бөтен авыл беләдерие. Сине күргәч, Әүхәтнең башы әйләнеп киткән инде, ир-ат җүләр бит ул. Хәзер бик үкенә дә. терсәк ерак... Әүхәтне син яратмый да идең, уенда Баһау Гыйльмие булды. Персидәтел кызы дигәч тә... Хәерче кешене санламадың, бай кияү кирәк булган сиңа. Шул гына! Язмыштан качып булмый икән, Әүхәт белән Горькийда тагын очраштык. Бу юлы син аны миннән тартып ала алмаячаксың инде. Фәймә, каршысында тавыш-тынсыз торган хатынны өркетергә теләгәндәй, җиргә тибеп куйды.
Сөйкемле хатынның бәгырьләрне яндырырдай рәхимсез сүзләрен ты-ңлап. Гөлҗиһанның сулуы киселгән сыман булды. Бу кешеләргә нәрсә булган, нигә алар шулкадәрлс мәрхәмәтсез кыланалар, нигә дип ачык- ган-ачык җанын хурлыйлар, талыйлар. Җитмәсә, үзләрен җиңүчеләр кебек тоталар, сүзләрендә мыскыллау ярылып ята. Ир бирмәк җан бирмәк, диләр. Башны иеп. чыгып китәргәме, әллә өйгә кереп бикләнергә дә. берсенә дә ачмаскамы?. Алай нәрсә ота ул... Башта бөтерелгән томанлы уйларны Шәмси түтинең еламсыраган тавышы бүлде:
■ — Бетеренмә, Гөлҗиһан кызым.—диде ул. Бу адәм актыкларына өч сәгать буе бернәрсә тукыйм инде, һич аңларга исәпләре юк. Әүхәтне әйтәм, йөзе кара, укып мулла, чукып карга булмас намәкәй. Алладан курыкмасалар. бәндәдән оялырлар иде!
IV
нкәй, дим, әнкәй, ипи бир әле. «Йолдыз»ны Теллетау ягыннан уратып кайтам.
Дөбер-шатыр атылып, өйгә Әхнәф килеп керде. Гөлҗиһан улына яратып карап алды да, тавышына ачулану билгеләре чыгарып
Чабышка барам, дип, тәмам теңкәгә тидең инде. Төш вакытында әйбәтләп тамак ялг ап китсәң, ни була? диде.
Күкрәгенә терәп ипи кисте, зур гына телемгә май якты, шикәр комы сипте һәм ишек катында сабырсызланып торган малайга тоттырды
Чамалап йөр. улым, имгәнә күрмә! Чыгып китәсең дә әллә кайнарга олагасың...Эшең барын оныгма!
Малай әнкәсенең сүзләрен бик үк өнәп бетермичә, ишеккә тартылды.
— Сабантуена ат әзерләүнең гәртибе бар. ди Бәдри бабай Ул нәрсә әйтсә шул закон. Син уйлаганча, һич тә ат җәфалап, чабулап кына йөрмим!
Бәдри агай инде җитмешен тутырып килсә дә. һаман колхоз эшенә катнаша, колхоз, авыл советы җитәкчеләре җигә торган атларны карый иде. Авылда бу атларны «кәнүшни атлары» дип йөртәләр. Аннан, аның һәр язда башланып, сабантуй көнне генә тәмамлана юрган «җәмәгать эше» дә бар иде. анысы сабантуйга чабыш алларын хәзерләү белән җитәкчелек итү. Шуңа күрә бу эшкә дәртсенгән малай-шалай Бәдри бабайлары тирәсендә уралуны зур дәрәҗәгә саныйлар, ә булыр-булмас малайны үз тирәсенә сырыштырмый да ул. Быел колхозның иң шәп чабышкысын, иң елгыр егет дип. Әхнәфкә тапшырган иле Малай чая да. андый-мондый хәлләрдә гиз генә югалып га калмый иде Монысы әтисез үсү галәмәтедер инде, һәр эшне башлар алдыннан әнкәсе аның белән киңәшләшә, малай исә сынатмаска тырыша, башын эшләтеп, зурлар шикелле акыллы сүз әйтергә омтыла.
Әтисез малай 1ауда чана шуып, чаңгы белән җил куып артык йөри алмый ул сәнәк күтәрә ала башлаган көннән дөнья көтәр!ә тотына.
Малайның чата-карман килеп аты тирәсендә бөтерелүенә Бәдри бабай сөенеп бетә алмый. Әледән-әле үсендереп юра
һәй. булдырасың. Әхнәф улым Чистый, җегет булдың бит, ә! Сабантуйда ат чабыштыру жегет сол ганнарының мне инде ул. Бар халыкның күзен яндырып дулап чапкан ат өстендә үтеп кит әле син һәй. инәңнең баш баласы. Коры елгада күт әй сөзеп йөрү түгел инде ул! Бабай соклануын яшерми «Йолдыз»га карап ала һәм кеткелдәп янә сүз башлый, һе-һе. бу аг быел тәгаен беренче булачак, улым
Күз тидермә, бабакай
Тиярлек күзләр миндә калмады инде. улым. Моңа тиңләшерлек ат Куян Сәйфиендә генә булырга мөмкин Якын-тирәдә башка чабыш күренми Ә Куян Сәйфиендә эләккән эш юк. ел да бер аг яндыра ул. Малкайларны җаен белеп тәрбияләсәң генә, бар җегәренә узыша ала, ирендеңме бетте.
...Әхнәф чыгып барышлый әнисенә гагын берничә сүз ташлап өлгерде
Бүген Гыйльметдин абыйны күрдем. У|ынынны кистеңме әле. дип сорый. Әллә кайчан бетердем инде, дидем «Маладчнна». ди.
Әхнәфнең ярты сүзе әйтелеп тә бетмәде бугай, ул өй турысына, тезгене койма башына элеп куелган аты янына атылды
Ә
...Гыйльметдин исемен ишеткәч, Гөлҗиһанның йөрәге кысылып куйды. Әле беркөнне эштән кайтышлый кибеткә кереп чыгарга уйлаган иде дә, пик кергәненә үкенде соңыннан. Кибет ишегеннән атлап керүгә Гыйльметдин хатыны Сәкинә белән маңгайга-маңгай бәрелешә яздылар. Тегенең кулында буаз тана кадәр букча. Кемдер Сәкинәдән:
Кибеткә бер чыгуда ярты еллык запас аласыңмы әллә?- дип шаяртып сораган иде. Сәкинә шушы сорауны гына көткән кебек, Гөлҗиһанга туп-туры карап тезеп китте.
Гыйльметдин абыеңны тәрбиядә генә тотарга кирәк бит, малайкаем. Авыл тулы ирсез хатыннар, шуларның эшен эшләп, күңелләрен күреп, бөтенләй әлсерәп бетмәсен, дим. Шуңа тырышу. Ир миргә яраса да. тәрбияләү бер миңа кала бит.
Менә хәзер дә, улы Әхнәф Гыйльметдиннең исемен телгә алгач та, бу яну. оялуларның чын сәбәбе хәтердә яңарды.
Укулар төгәлләнеп килә иде. Ул көнне бер төркем баланы укуда ирешкән уңышлары өчен дип, Казанга өч көнлек экскурсиягә алып киткәннәр иде. Әхнәфкә яңа күлмәк, яңа чалбар, сандалилар сатып алды әнисе. Алтынчы классны тәмамлаган улы малайлыктан чыгып килә, артык сайланырга яратмаса да. эленке-салынкы йөрүне дә өнәми иде. Әтисе Әүхәткә охшап гәүдәле, киң җилкәле булмакчы иде малай Инде эш тә белешеп куйган. Сабантуйга кадәр үк бозаулар көтәргә керәм дип. очынып йөри. Укуны яхшы тәмамлавы, төшемле эш юнәтүе дә малайны дәртләндереп, әнисе каршында абруен күтәреп җибәрде.
Әхнәфне озаткач. Гөлҗиһан көн буе үзенә урын таба алмый йөдәде. Кич. эштән кайткач, өйгә керәсе килми, ишек алдында вак-төяк мәшәкать табып юанды. Янында улы булмагач, күңелсез иде ана. «И. Ходаем, тулы ялгызлыктан сакла».— дип ялварды ул Әтисенең инде шактый искергән өе тагын да шыксыз сыман тоелды, йөрәк сыкрый, ялгызлык баса...
Ел артыннан ел үтә тора. Әүхәткә булган үпкә-рәнҗешләр инде хәзер дөрләп кабынып китмиләр, вакыт дигән бөек табиб бәгырь яраларын дәвалый, күп нәрсәгә битараф карата. Әхнәфнең ятим үсүе генә кимсетә иде аны. Фәрвәҗетдиннең ташландык өенә кайтып кергән көннәре кара хәсрәткә уралган иде. Аның өчен гомер агышының кызыгы бетте, яшь йөрәге сызланулардан мәңге арына алмас кебек иде. Күнегелә икән. Баштагы мәлләрне барсы да томанда гына кебек иде. кайгы болытлары аны үзләренә эләктереп алып, каядыр, җир читенә илтеп ташлаганнардыр да. ул шунда соңгы айларын үткәрәдер кебек иде. Яшәүнең мәгънәсен тапмый җәфаланды яшь хатын. Тик Әхнәфе «әннә» дип муенына сарыла, нидер сорый, ялвара, кызык табып уйный-көлә, йә булмаса. һич тә юктан көйсезләнә башлый — менә шундый мизгелдә ул яңадан үзенен яшәвен тоя. күңелсезлек болытларын әллә ничекләр итеп туздырып, гади хатын-кыз халәтенә кайтасы килә башлый.
Әүхәтнең хыянәте аның рухын җимерде, ул ир-ат халкын күрә алмас дәрәҗәгә җитте. Баштагы елларны аларны бер генә сүз «хәшәрәтләр» дип кенә атады, берсен дә якын җибәрмәде. Ә аңа кызыгучы, яхшылык белән өйләнеп тормыш итәргә ният итүчеләр дә, нәфесләренә булышучылар да аз булмады һәм гаҗәп тә түгел. Ул бит егерме яшен яңа тутырган хатын. Кызларга биргесез. Үзе чибәр, сәламәтлеге ташып тора Йөзендәге сагыш, күз карашларындагы моңсулык та аңа килешә, аны тагын да сылурак итә. ир-ат халкын үзенә тартып, ымсындырып, башларын тәмам әйләндереп бетерә иде.
Ул чакларда бигрәк тә Куян Сәйфи каныкты аңа. Гөлҗиһанга караганда берничә яшькә өлкәнрәк, авыз кырыеннан су тибеп йөрүче (хатын- кыз күрсә, бигрәк) чандыр гына ир иде. МТСлар таралып, анда эшләүчеләр үз авылларына кайткач, аны ферма мөдире итеп куйдылар. Өйләнгән. тормыш тәҗрибәсе дә бар дип, аңа зур өметләр баглаганнар иде
ул вакытта Куян Сәйфи беренче көннәреннән үк үз кул астындагы хатын-кыз затларын «өйрәнә» башлады Үзенең эшеннән башкага тыкшынып йөрмәүче, эч серләрен дә дөньяга чыгарып җилпергә ашыкмаучы, зарлану, булыр-булмас үтенечләр белән бимазаламаучы яшь хатынның үз кул астында эшләвенә Сәйфи һич тә битараф түгел иде. Җай чыккан саен ул аңа булышлык күрсәтергә тырыша, башкалар күрмәгәндә кулына сәнәк, көрәк тотып та эшләүдән тартынмый иде. Беркөнне исә тәвәккәлләргә булды... Шулай ярдәм иткән булып Сылу хатын, билгеле, Сәйфинең ярдәменнән ашыгып баш тартты, озын керфекләрен тибрәндереп мөдиргә карап алды, ишстелер-ишетелмәс кенә рәхмәт әйтте һәм аның кулындагы сәнәккә үрелде.
Рәхмәт, Сәйфетдин абый, үзем дә җитешәм ич
Хатынның ныклап каршы килмәвенә Сәйфинең кәефе күтәрелде, күңеле иләсләнеп, сылукай тирәсендә сырпалануын дәвам итте, ягымлы сүзләр әйтеп, аның күңеленә үк үтеп керергә көчәнә иде.
— һи, Гөлкәй, синдәй җиләк кебек хатынны дуңгыз бугы арасында йөртәмме соң! Үзенең күзләре ялт-йолт уйнап алды, комсызланып хатынның түшләреннән капшап узды. Тиз генә янә бер мәртәбә торак эченә караш ташлап, сүзен дәвам итте - Рәхмәтне соңыннан әйтерсең, ак эш чамалап йөрим әле үзеңә. Сәйфинең бүлтәйгән иреннәре чапылдап алды Үгезләр карарга куям мин сине, нәсел үгезләрен Чатан Хәби- бәне бүген үк чыгарам
— Тузга язмаганны сөйләмә, Сәйфетдин абый. Кеше эшенә кызыкмыйм. Җитмәсә, гарип апаны эшеннән алам, дисең. Рәнҗеше төшсә...
һи. сантый! Яшь хатынның тиз генә бирешмәвенә артык исе китмәгән Сәйфи, Гөлҗиһанның янына ук килде, кулын ялг кына яшь хатынның биленә салып, үзенә тарта төште. Күзләре майланган, борын тишекләре киерелгән, соңгы ыргымга хәзерләнгән киек җанвар сыман иде ул бу минутларда. Моны ук көтмәгән Гөлҗиһан читкә тайпылды, күзләреннән дәһшәтле очкыннар чәчрәде. «Тәвәккәллек ярты уңыш», дип, һич чигенергә исәбе күренмәгән Сәйфи бер мәлгә югалып калды
— Кара аны, Сәйфетдин абый, әгәр адәм рисвае буласың килмәсә, миңа кулыңны сузма!
Бәй, диде Сәйфи хәйләкәр төлке, гөнаһсыз тавыш белән Гөлкәй, нигә ул кадәр тавышка җибәрәсең? Мин бит сиңа яхшылык белән, ә син...
Башыңны җүләргә салма, нәрсә теләгәнеңне яхшы беләм.
Сәйфет диннең түземе төкәнде
— Кыланма инде, Гөлкәй Фәрештә түгелсең ир астында кыш чыктың. Әүхәт тә юкка аермагандыр, кешегә рәхәт күрсәтмәсәң, үзең дә рәхәт күрмисең аны. матуркаем. Ул янә хатынны юмаларга кереште. Уйлап кара. Гөлкәй, мин бит Хәбибә урынына теләсә кайсы хатынны җибәрә алам Әйткәне берсе йөгереп барачак. Сине үз итеп кенә Нәрсә, яшь, чибәр хатынны ярату языкмыни' Әмма Гөлҗиһанның каршыльп ын болай гына сындыра алмаячагын сизеп, дорфа сөйләшүгә күчте Әле синең. Гөлкәй, ирләрдән качу түгел., шыбыр тиргә батып ул калган сүзләргә аеруча басым ясап, аты-юлы белән әйтте, нәкъ таманга туры килә Үз кадереңне үзең белмисең Юк икән, юк Дөнья шаула тып кычкырма, минем дә ул көнгә калганым юк! Әйдә, йөр инде ата дуңгыз йомыркасына карап
Сәйфи ачуына чыдаша алмый. Гөлҗиһанны яңа кайтарып аударган салам өеменә табан төртеп җибәрде Аның уенча, бу базык гәүдәле хагын Сәйфинең җилкәсе тиюгә, өемгә мәтәлеп кенә китәргә тиеш иде Әмма, көтелмәт он хәл килеп чыкты: шактый җитез гәүдәле Сәйфи сизми дә калды Гөлҗиһан, икенче якка очасы урынга мөдирнең саллы гына кагылып китүенә селкенмәле дә, ул гына түгел, үзе Сәйфинең халат кигән
иңсәсеннән эәктереп алды һәм күз ачып йомган арада, мөдирне болгап торып салам өеменә атып бәрде. Сәйфи бурлаттай кызарды, күзләре гаҗәпләнүдән шардай ачылдылар. «Инде монсы гафу ителмәячәк!»—ди- гәндәй гайрәтләнеп сикереп торган Сәйфинең йөзенә оннан бушаган капчык алагаемга килеп сыланды. Ак буран күтәрелде. Тын юлына он тузаны капланган Сәйфи тончыга-йөткерә үзе яңа калкынган салам ояга кире кереп чумды... Сүгенә-яный торып басканда Гөлҗиһан торакның икенче башына китеп барган иде.
Шул көннән башлап Куян Сәйфи Гөлҗиһанга үч саклап йөри башлады.
_ер түгел, әле утызның өске ягына яңа чыккан хатын күпләрнең J кҮзен кыздыра иде. Кат-кат кияүгә сорап тилмерүче егетләр дә булмады түгел, бу эшкә җиң сызганып Шәмси түти үзе алынып караган чаклар да булды, әмма Гөлҗиһанның, бердән, ир-ат халкына ышанычы бөтенләй диярлек беткән, яңадан мәхәббәт утларында яна алырмын дип башына да китерә алмый иде. Күңелләр каткан, кырысланган. Икенчедән, хәзер Әхнәфе әтисез үссә дә. сыенырга әнисе бар Кыстауларга. вәгъдәләргә вәсвәсәләнеп кияүгә чыкса, бөтенләй ятим калачак бит ул. Ир-ат халкы авызы белән кошлар очыра ул. Әхнәфне дә сыйдырып алмакчылар, ә тора башлагач, нәрсә булыр, ансын бер Алла белә... Шуңа күрә кыстауларны сабыр гына кире кага торды, тик күңеле нидер өмет иткән кебек, йөрәгендә кем өчендер иң татлы хисләре саклана сыман...
Менә шулай үз гамьнәренә төренеп, чапкан печәне ике-өч мәртәбә яңгыр астына калып чыланганга кайгырып йөргән чакларда аны Гыйльметдин коткара иде. Печәнен дә алып кайта, утын ягын да кайгыртыша. Ул тәгәрмәчле тракторда эшли. Халык телендә «Белорусь» дип кенә аталган «җен арбасын» иярли. Гөлҗиһанның тилмереп техника эзләп йөрүең белгәндәй, каршысына ук килеп туктый хатынның. Кабинадан башын сузып, елмаеп эндәшә:
— Гөлкәй, утыныңны алып кайттыңмы әле?
— Тыңлаучы табылмады шул.
— Нигә үземә әйтмәдең, интегеп йөрисең шунда...
— Сәкинә тузыныр бит... Узганында да колхоз идарәсенә барып әйткән, диделәр.
Ярый, ансын үзем җайлармын. Сәкинәнең утын, печән дип кайгырасы юк, мине саклап гомере үтә. Бар кайгысы шул гына.— Гыйльметдин шаяртуга күчә: — Үзем тыңлыйммы соң, Гөлкәй?
— Белмим инде, Гыйльметдин, белмим...
Утыныңның кайда икәнен беләм. «Акбашың» әзер булсын, йөкчеләр дә табармын, кайтарып аударырбыз ишек алдыңа,— ди ул җитди тонга күчеп. Ул арада трактор гөрелдәп кузгалып та китә. Гөлҗиһан ни шатланырга, ни көенергә белми урам уртасында басып кала. «Сәкинә тагын дөнья җимерә инде. Миңа утынга барган өчен генә түгел. Гыйльметдин кемгә йөк алып кайтса да. хатыны кара тавыш чыгара». Үзе аркасында Гыйльметдиннең ызгыш-талашка дучар булуын теләми иде ул.
. Әхнәфләр Казанга киткән көнне исә, инде җиргә кичке караңгылык иңгәч. Гыйльметдиннең ишек шакуын Гөлҗиһан нәрсә дип бәяләргә дә белмәде. Бу араларда Гыйльметдингә йомышы төшкән иде төшүен, сүз тишәргә җай таба алмый йөри иде. Авыл советы делянкасын чистартып кайтканнар иде Әхнәф белән икәүләп. Сөенә-сөенә эшләделәр: гел болай туры килми ул! Утыны да мул чыкты. Алып кайту турында уйласаң гына. башка хәсрәт төшә.
Менә шундый шыксыз, дөнья мәшәкатьләре, җан тынычлыгын югал-тырлык ялгызлык баскан караңгы кич иде бу Ишек шакучының Гыйльметдин икәнен белеп алган хатынны сәер халәт биләп алды. Дөресен генә әйткәндә, күп еллар элек, урманда икәүдән-икәү очрашып, иңгә-иң горып диярлек утын төягән көннән соң, аларныц, менә шулай, бер-берсенең сулыш алуларына кадәр тоеп торырлык якынлыкта калганнары юк иде дә, ахры. Ара-тирә, кичке урамнарда гармун тавышы ишетелгәндә генә, Гөлҗиһанның үзәкләре өзелеп китә, ирексездән түр як тәрәзә янына килеп баса, пәрдәсен күтәрә гәшеп, тәрәзәгә сыена, тын калып, зәгыйфь кенә ишетелгән гармун моңын тыңлый. Эссе чүлдә озын юл үтеп әлсерәгән мосафир чылтырап аккан чишмәгә тап булганнан соң, бар дөньясын онытып, көмештәй салкын суга ташланган сыман. Гөлҗиһан да йотылып, ләззәтләнеп тыңлый ул моңны Әмма хәзерге яшьләрне белмәссең, гармун тавышлары торган саен сирәгрәк ишетелә, кич җитсә, авыл урамнары төпсез тынлыкка чума. Бар да үтә икән, яшьлек тә. урамнарда алар җырлап йөргән җырлар да җуела, хисләр-кичерешләр дә суына, еллар аша хыяллар да көлке кебек күренә. Әнә шул пыяласына яшь типкән гәрәз аша саркып кергән сүнеп баручы гармун моңы гына күңелдә Гыйльметдинне терелтә, йөрәк тимер читлеген ватып чыгарга талпынган кош шикелле бәргәләнә, җанны талкып хәтирә. тәр өермәсе кузгала. Юк. ул аның өчен җитдиләнгән, күзләренә сагыш бөркеп юрган ир уртасы түгел, һаман да япь-яшь, иреннәренә оялчан елмаю кунаклаган Гыйльметдин генә яши иде Гөлҗиһанның йөрәк түрендә
Ишек шакыганда Гөлҗиһан инде көндәлек мәшәкатьләреннән бушаган, бераз булса да эч пошуларыннан арынырга теләп, кәгазь, каләм алып, абыйсы Шәйхаттарга хат язарга утырган иде
Шәйхаттар Тын океанда хезмәтен тутырганнан соң, кире авылга кайтып тормады Туганлык җепләрен өзмәскә теләп, ике арада хатлар гына йөри Ә үзенең ничә еллар инде туган нигезен күреп китә алганы юк. Абыйсы бишьеллык флот хезмәтендә чакта ышаныч бар иде әле менә ул кайтыр да өйне, ихага-каралтыларны яңартыр, өйләнеп җибәрер, авырлыклар килсә, таяныч булыр, Әхнәфе дә яраткан дәү абыйсы тирәсендә уралыр, ятимлеген сизмирәк көн үткәрер дигән яшерен хыялы әкренләп сүнде, күрешүләр көтеп кенә яшәргә калды Шәйхаттар корабтан чыгып ярга басуга, туп-туры Урта Азиягә китеп барды Бергә хезмәт иткән иптәше Тау институтына керергә әзерләнгән, Шәйхаттар да аңа ияреп шунда киткән, эшләгән, укырга кергән. Инде институтны тәмамлаганына да байтак еллар. Әле студент чагында ук марҗага өйләнеп, малай белән кыз үстереп яталар.
Шәйхаттар теолог, айлар буе Памир тауларында эзләнүләр белән мәшгуль булып йөри. Гөлҗиһанга абыйсының нәрсә эзләве дә, ничек яшәве, тормыш итүе дә караңгы, тик марҗа җиңгинең бер дә бу якларга кайтасы, иренең туган тияген, аның ялгыз гомер сөрүче сеңлесен күрергә атлыгып тормавын гына чамалады ул абыйсы хатларыннан
Абыйсын бик сагына ул. әлбәттә, әмма ни хәл итәсең, башны ташка орын булмый, исән-сау булсыннар, кайтырлар Кайтмыйча түзә алмас абыйсы Кендек киселгән җир бит ул Туган җир! Ел саен абыйсы «Мәшәкать чыкты, тагын кайта алмадык инде», дип яза. Шәһәр кешесенең кул-аякларын бәйләп торырлык нинди мәшәкатьләре бардыр, дип уйлый Гөлҗиһан Җитмәсә. Урта Азиядә кышын да кояш кыздырып тора икән, утын дип кайгырасы, печән дип ут йотасы юк Хатында шуларнытт барсын да тезмәкче иде дә хат ике-өч юл яэылтан килеш өстәлдә калды сак кына шнек шакуга сискәнеп, өй алдына чыкты, шөбһәле уйлар эчендә каударланып ишек келәсенә үрелгән хәлдә хәрәкәтсез калды
Пышылдап диярлек:
Гөлкәй, бу мин. Гыйльметдин, дигән тавыш ишетте ул
Хатын башында бөтерелгән уйларын тәртипкә китерү өчен вакыт отарга теләгәндәй, суза төшеп, кабат сорады:
— Кем бар анда, инде төн уртасы бит?..
— Мин бу,—дулкынланудан тыны кысыла иде булса кирәк, ике сүзне дә берьюлы әвәләде Гыйльметдин.
Гөлҗиһан тәмам аптыраган иде. Нәрсә дип ишек ачты соң әле бу төн кошына?! Хәтта, үзен аклый да алмый иде. Әгәр үз-үзен тынычландырырга теләсә, болай дип фараз кылырга мөмкин булыр иде: ишек шакучының кем икәнен башына да китермәде, әллә юлда ватылыл-мазар Әхнәфләрне кире алып кайттылармы дип уйлады... имеш... Юк. әлеге эчкерсез хәйлә дә бу адымны аклый алачак түгел. Ул бит Әхнәфнең аяк гавышын ике-өч өй аша тоеп ала, аның һәр хәрәкәтен, һәр гамәлен әллә каян таный. Әхнәф булса-а!.. Ишекне сак кына кагып маташмый инде ул, сабырсызланып, кат-кат дөбердәтер иде. Аның болай беркатланып төн уртасында чит кешегә ишек ачуын акларлык бер сәбәп тә юк иде. Гыйльметдин булса да...
Гөлҗиһанга кыен да булып китте. Инде кунакны өйгә уздыргансың икән, болай эндәшмичә торып та булмый бит инде. Ләкин нәрсә дип сүз башларга?.. Гыйльметдин үзе дә сүз башлый алмый интегә, бөтенләй ят дөньяга килеп эләккән кеше кебек аптыраулы кыяфәттә, зиһенен җыя алмыйча тик тора иде. Хатын яныннан үтеп киткәндә үзендә гаҗәеп бер үзгәреш сизгәндәй булды. Иң беренчесе,— күптән көтелгән җан рәхәтлеге иңгәндәй булды. Сәер, бик сәер иде бу хәл. Икенчедән, күңел түренең иң ерак почмагында моңарчы йокымсырап яткан, инде онытылып га барган газаплы вә татлы хисләр уянды, чигәдәге кан тамырлары шаулап тибә, сулыш кайнарлыгы иреннәрне өтеп ала. Шушы мәлдә күңелне биләп алган сәер халәт томандай эреп юкка чыкты, ул куркулы хисләр чолганышында калды Инде аңлый да иде: ул үзе гомере буе тыеп килгән һәм моны хатын-кызлар гына аңлый ала торган назга сусау дигән коточкыч хис өермәсе эләктереп алырга маташа иде. Болай озаклап басып торып та булмый. Гөлҗиһан дулкынлануын тыярга тырышып телгә килде:
— Шәйхаттар абыйга хат язып утыра идем әле...—диде ул Гыйль-метдингә күтәрелеп карарга кыймый. — Утырып тор, димме?..
Гыйльметдин күрсәтелгән урындыкка утырды, Гөлҗиһанның сүз ба-шлавына куанып, аңа кушылды.
Да-а Яшьтине күрмәгәнгә бишбылтыр... Инде зур кеше булгандыр ул. Укыган кеше-ни...
— Укыдым дип инде... Сагындым, бер кайтып та китмиләр, ичмасам...
Гыйльметдин үзе дә аңлап бетермәстән, сүзне икенчегә борды.
— Әхнәфләр Казанга киттеләрме?.. Мәктәп янында машинага төял-гәннәрен карап тордым. Әхнәфне әйтәм, миңа кул болгап китте, шайтан малай.—диде ул кеткелдәп.
Төнге кунакта исереклек галәмәте күрмәсә дә, аның шыр аек булуына да шикләнә иде хатын. «Аракы-мазар өмет итеп кергән дисәң... Әткәсе әйтмешли, бераз «көртлек мае» капмаса, ир-ат болай йөрмәс иде», — дип тә уйлап алды ул.
Гыйльметдин, бик мөһим нәрсә әйтергә җыенган сыман, берара тын калып торды да тирән итеп сулыш алганнан соң, сүзен дәвам итте:
Син гаеп итмә инде, яме, Гөлкәй. Ерак басуга карабодай чәчәргә җибәргәннәр иде дә... Чәчүлек орлык китермәделәр. Караңгы төшкәнче көттем дә. тракторны чәчкече-ние белән басу башында калдырып киттем. Каравылчы бар анда, диде ул аклангандай.— Ашлама чәчәргә килгән сәмәлүт тә шунда төшә бит... Турыгыздан үткәндә карыйм — утың яна... Менә керәсе иттем... Хатынның сабыр гына тыңлап торуын күреп, Гыйльметдин җанланып китте.—Әле утын кайтарта алмадыңмы соң. Гөлкәй?..
Юк шул... диде хатын сүзнең үзәгенә үткән нәрсәгә килеп терәлүенә күңелсезләнә төшеп,- Сине күреп сөйләшим микән дип тә исәпләгән идем Ул кабалана-кабалана төшеп самавырга килеп тотынды Самавыр яңартсам инде... Кинәт исенә килгән бу ниятеннән шундук кире кайтты мондый вакытта ир-ат белән икәүдән-икәү генә чәй эчеп утыруны һич тә башына сыйдыра алмады ул Шул ук вакытта Гыйльметдинне куып чыгара да алмый ич инде
Бу фикер аңа тынгы бирми, әлбәттә. Әмма алай эшләргә уңайсызлана шул. Авылда бердәнбер таянычы булган кешене югалтудан курка иде ул. Күңеленә туган әлеге шөбһә белән бергә, йөрәкне яндырып торган яшерен сихри хис тә бар бит әле. аның да тынып калганы юк. Гыйльметдинне өйгә керткән чакта кабынган тойгылар һаман да сүрелмиләр, •җанны ымсындырып, кытыклап тик торалар.
Гыйльметдин урыныннан күтәрелә төште
- Чәй дип мәшәкатьләнмә. Гөлкәй. Аракы салып бирсәң инде ...—диде ул хатынның болай эшләвенә ышанып бетмичәрәк Әллә нигә күңел ярсып тора. Бүген көне буе шулай Белмим, нәрсәгә җилкенә торганмындыр... Авыр сулап куйды. Өйгә кайтасы да килми. Туйдырды . хатынның колак итен чәйнәве Ул да миннән ялка торгандыр инде Ичмасам, балабыз да булмады. Синең Әхнәфең кебек ут борчасыдай бер малай үстерүләре насыйп булса икән. Гел икәү, егет белән кыз сыман кара-каршы утыруы да бавырга тия. Гөлкәй. Башына төшкән кеше үзе белә...
- Нишлисең инде. Гыйльметдин, берәүнен дә ихатасы буш тормый һәркемнең үз борчуы, үз хәсрәте. Адәм баласына шулай гомер кичерергә язгандыр инде Икегез дә сау-сәламәт, тормышыгыз җитеш, шокер итеп кенә яшәгез.
Әй-й... дип көрсенде Гыйльметдин һәм өстәл янына күченеп утырды. Кабалана төшеп Гөлҗиһан каяндыр чыгарып утырткан аракы шешәсен кулына алды
Утын кайтартырга дип кенә тота идем дә.
Утыныңны алып кайтырмын. Гөлкәй, кеше эзләп йөрмә, диде Гыйльметдин ярты стакан чамасы аракы эчеп куйгач. Сөт өсте ягып ипи капты, үз эченә бикләнгән кыяфәттә ашыкмый гына чәйнәргә кереште
Дөнья мәшәкатьләренә кагылышлы тагын берничә кәлимә сүз алыштылар. Гөлҗиһан шактый озакка сузыла башлаган эчке киеренкелекнең тизрәк тәмамлануын, җанга якын бу ир кешенең чыгып китүен теләгән кебек тә, шул ук вакытта, бөтен жаны-тәнс белән, әлеге кара мыеклы, киң күкрәкле ирнең үзе янында озаграк тоткарлануын да тели шикелле иде Гыйльметдингә дә җиңел түгел, керүен керде дә бит. Гомере буе яшертен сөю утларында газапланган ир очрашуның сәгадәтле минутларын ничек озайтырт а белми җәфалана иде.
- Гөлкәй, тәмәке тартып керим әле. ә?..
И Гыйльметдин, тышка чыгып йөрмә инде, кеше күрсә Өйалдыңда гына гарт тәмәкеңне
Югыйсә. Гөлҗиһанның уенда бөтенләй башка сүзләр иде бит «Әле татын килеп керергә чамалыйсынмы? дияргә тиеш иде ләбаса, ул. Тон уртасында синең белән сайрашып утыра алмыйм инде, бигайбә. Кайтып китү ятын кара», димәкче идең түгелме соң син. Гөлҗиһан?! Ләкин баш миеннән сызылып киткән әлеге сүзләр тышка бәреп чыкмадылар шул. Әйтерсең, күзгә күренмәс ниндидер көч аны тыен тора, ирне чыгарып җибәрмәс өчен барлык чараларны да күрергә куша иде Ишектән яртылаш сынып чыгып барган Гыйльметдингә карады да тораташ кебек катын калды «И Ходаем, дип ялварды ул. бөтенләй чыгып кына китсә ярар иде Ул ла акылына килсен, мине дә җү тәр адымнан сакла, адәм рисвае булып бегмәсәк ярар иде. Раббсм .» Ул шундый нкеләнүлс уйлар астында өстәлне җыештыра башлады.
Хатынның ялваруы чын күңелдән иде. Әмма кабул булмады... Өй ишеге тавыш-тынсыз гына янә ачылды. Гыйльметдин артыннан әчкелтем тәмәке төтене бәреп керде. Күңелең тарткан кешенең тәмәке төтене дә татлы икән. Гөлҗиһан яшь чакларына, Гыйльметдин белән икәүләп йөргән тансык кичләргә кайткандай булды. Ул чакта да егетнең тәмәке пыскытуы кызны иләсләндереп җибәрә иде. Башка ирләрдән тәмәке исе бөркелсә, күңел болгана, ни хикмәт, Гыйльметдиннең тәмәке тартуы күңелне алгысыта...
Гыйльметдин дулкынланудан тәмам югалып калган Гөлҗиһанга кү-тәрелеп карарга кыенсынып, иреннәрен чак кына кыймылдатып әйтеп куйды:
— Гөлкәй, өйалды ишеген элеп кердем мин. . —Ул бар кыюлыгын җыеп хатынга күтәрелеп карады һәм йөзе алсуланып янган Гөлҗиһанның иңсәсеннән сак кына кочып үзенә табан тартты. Шашынган йөрәк тибешенә кушылып Гыйльметдиннең җаныннан ярылып чыккан сүзләре ишетелде: «Яратам. Гөлкәй, теләсә нишләт, яратам!»—дип пышылдады ул тилергән кыяфәттә һәм хатынны бар куәтенә үзенең гайрәтле күкрәгенә кысты Гөлҗиһан үзен, бер мизгелгә, давыл котырынган дарьяда көймә эчендә калгандай хис итте. Бар дөнья әйләнә, барсы бетте, барсы җимерелә, барсының асты-өскә килә - Ирнең муенына сарылган кулларын ычкындырмакчы була, әмма ул моны теләгән саен ирнең кочагына сеңә генә бара иде.
—Гыйльметдин жүләрләнмә Тилермә, зинһар... дип аһылдады ул, соңгы мәртәбә үзен кулга алырга омтылып. Әмма сулкылдап чыккан тавышы кайнар иреннәре арасында эреп юкка чыктылар.— Ут та сүнмәгән бит.. Гыйльметдин...
Ир үрелеп утны сүндереп куйды..
Әхнәфнең көтмәгәндә Гыйльметдин исемен телгә алуы, бәгырьне өтеп үтте. Утырып килгән күңеле янә талпынып куйды. Хәзер инде ул Җир йөзендә үзеннән дә гөнаһлы кеше юктыр дип исәпли. Бу гөнаһны юарга да мөмкин түгелдер... Авылдашларының күзенә дә карарга ояла ул бу көннәрдә, аларның барсы да теге гөнаһлы төнне беләләрдер, хәтта ир белән хатынның шашып-шашып бер-берсен яратышуларын да карап торганнардыр кебек. «Их. Гыйльметдин, никләр кердең, дип үкенә ул ялгыз калган чакларда.— Кеше күзләренә ничек күреним дә. бернәрсәдә булмагандай ничек йөрим ди инде мин. ә?..—ди ул кайнар яшьләрен алъяпкычы белән сөртеп. Сизсәләр, нинди гарьлек бит! Әнә Зуравылда бер ир ялгыз хатынның куенына кергәч, үзенең хатыны моны белеп алып, күрше хатыннары белән җыелып килгәннәр дә теге тол хатынны нәрсәләр кыландырып кына бетермәгәннәр, ди. Тәрәзәләрен кырулары бер хәл. үзен анадан-тума чишендереп, йомшак җирләрен кычыткан белән чапканнар, ди. Кызып җитүләре шул кадәр булган — бичара хатыннын миченә хәтле сүтеп ташлаганнар икән Шундый хәбәрләр ишетсә, Гөл-җиһанның күз аллары караңгылана, ул үз-үзен битәрләп бетерә алмый. Бу адымын ул мәңге гафу итмәячәк, юк. итмәячәк?!. Качып-посып сө- юшүдән дә татлы, ләззәтле хәл юктыр дигән булалар, аның ахыры газаплардан гына тора шул. Намусыңнан качып та. посып та калып булмый икән...
Ахыры киләсе санда.