БЕРӘГӘЙЛЕ БУЛСЫН ИДЕ
БУЛАЧАК «ТАТАР ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ» (ТЭ)НӘ БЕР КАРАШ
атар энциклопедиясе», аны төзү принциплары, кыенлыклары, бу эшнең I ' барышы
турында фән даирәсендә сүзләр аз булмады. Энциклопедия өчен " язылган мәкаләләр фән
тармаклары буенча галимнәр җыелышларында тикшерелде, аларга карата күп фикерләр
әйтелде. Әмма татар вакытлы матб угаты бу гаять әһәмиятле эшне тиешенчә яктыртмады,
радио-телевидениебез дә бу турыда тиешле югарылыкта тапшырулар алып бармады.
Энциклопедия төзүгә гыйльми җәмәгатьчелекне тагын да киңрәк тарту өчен, югыйсә, бу бик
кирәк иде.
Билгеле ки, энциклопедия — белемнәрнең барлык яки аерым тармаклары буенча фәнни
яки фәнни-популяр белешмәлек Дөньяның алга киткән халыклары үз энциклопедияләрен
инде күптән төзеде, без яшәгән урыс һәм совет империясе хакимияте татар халкына әлегә
кадәр мондый мөмкинлекне бирмәгән иде
Энциклопедия үзәгендә табигатькә яки җәмгыятькә мәгълүм бер караш тора. Бу караш
андагы мәкаләләрдә чагыла Энциклопедия әзерләүнең бөтен дөнья тәҗрибәсе шуны күрсәтә
— төзүчеләр никадәр объектив булырга тырышса да, үз заманының, иленең, халкының сәяси-
икътисадый идеологиясеннән бик читкә тайпыла алмый Мәсәлән, фән дөньясында иң
мәшһүрләрдән булган «Британия энциклопедиясе», Италиянең «Фән, әдәбият, сәнгать
энциклопедиясе». Алмани- янең «Брокгауз энциклопедиясе», Франциянең Ларуссе фирмасы
чыгарган күпсанлы энциклопедияләре. «Төрек энциклопедиясе», «Ислам энциклопедиясе»
табигатьне, җәмгыятьне, аның күптөрле күренешләрен шактый үзенчәлекле аңлаталар.
«ТЭ»нең дә үз төп юлы булырга тиеш, әлбәттә. Мәсәлән, объективлык төп принцип
булсын иде. Ул чакта энциклопедиябез милләтебезне бүгенге авыр хәленнән чыгаруда җитди
этәргеч бирер иде. Франциянең Д. Дидро һәм Ш. Д. Аламбер редакциясендә чыккан
«Энциклопедия яки фәннәрнең, сәнгатьнең, һөнәрләрнең аңлатмалы сүзлеге» XVIII XIX
йөзләр Франция мәгърифәтенең төп байракчысы булган ич.
«ТЭ»нең сүзлеге басылып чыкты, ул 16 мең берәмлекне үз эченә ала. димәк,
энциклопедиягә кертү очен 16 мен мәкалә язылып тикшерелгән Галимнәр бу сүзлек
басылганчы һәм басылып чыккач үткәрелгән фикер алышуларда да. аерым тәртиптә дә үз
сүзләрен әйттеләр. Табигый ки. энциклопедия мәкаләләрен камилләштерү. яңа белешмәләр
язу эше һаман дәвам итә, мәгълүмат базасы тулыландырыла.
«ТЭ»нең гуманитар бүлеген тикшерүдә катнашкан галимнәр андагы мәкаләләрнең
эчтәлегендә мәгълүм күләмдә за.ман сулышы, фәннәрнең бүгенге казанышлары чагылуын
билгеләп үттеләр Байтак мәкаләләр бөек державачыл шовинистик. зарарлы большевистик
карашлардан азат, бу тарихка караган белешмәләрдә дә шулай Мәсәлән, 1552 елдан соң Казан
ханлыгы халыклары альт барган азатлык сугышлары элеккечә «фетнә» дип түгел, «Казан
ханлыгынын бәйсезлсген торгызу өчен сугыш» дип бирелә. Мондый уңай якларны күп
китерергә була. Шул ук вакытта галимнәр энциклопедия мәкаләләрендәге зур ялгышларны
күрсәтеп, аны төзү принципларының кайберләре белән килешмәүләрен дә әйттеләр
Галимнәрнең фикере энциклопедия төзүчеләргә җиткерелде, алар тәнкыйтьләгән
ялгышларның кайберләрен төзәтү эше бара, кайбер мәсьәләләр буенча бәхәсләр кабынып
китә. Мәкаләләрнең авторлары белән киңәшелә. ләкин кайберәүләр житешсезлекләрне
танырга теләми Югыйсә:
а) Аерым белешмәләрдә татар халкы һәм дәүләтләре тарихы фәнни яктан бәхәсле
нигездә язылган булуы, аларда объективлык җитмәве ап-ачык.
б) Татар халкының үз дәүләтчелеген торгызу өчен гадел көрәшең аңламау, аның
тарихи әһәмиятен күрмәү дә ярылып ята.
в) Аерым шәхесләрнең энциклопедиягә кертелүе яки кертелмәве дә аптырашка
калдыра.
Фәнне галимнәр тудыра, ә ул галим — билгеле бер дәүләтнең, милләтнең, сыйныфның,
иҗтимагый системаның вәкиле Бу иҗтимагый фәннәрдә бик тә нык чагыла Мәсәлән, татар
халкының тарихын алып карыйк Моңа кадәр аны күбесенчә урыс галимнәре үз
чьпанакларына таянып язды Явыз Иван заманыннан алып урыс тарихи чыганаклары берничә
мәртәбә «төзәтелеп», татарга каршы юнәлдереп иҗат ителгән. Урыс летописьләре күчерелеп,
«редакцияләнеп» басыл-
ган. татар!а каршы юнәлдерелгән -Царственная книга» төзелгән Бу чыганаклар шундый итеп
төзәтелгән ки. урыс кенәзлскләренен. урыс халкынын артта калуына. наданлыгына,
эчкечелеккә. фәхишәлеккә. барлык бүтән кыргый гадәтләргә бирелүендә Болгарстан. Алтын
Урда. Казан. Кырым һәм бүтән ханлыклар татарлары гаепле икән! Татар урыснын тарихи
дошманы итеп күрсәтелә. ә урыс идеологиясе буенча, «дошман юк ителә» (М. Горький)"
Урыс тарихчылары татар халкынын. анын дәүләтләренең үткәнен аңлы рәвештә бозып
сурәтләгән, юри саташтырган чыганакларга таянып. Русиянен и.м- периячел-шовинистик
төшенчәләренә «Өченче Рим» концепциясенә ярашлы итеп яздылар
Октябрьгә кадәрге татар галимнәре Ш Мәрҗани. К Насыйри. Р Фәхретдин. Г Әхмәрев һәм
бүтәннәр халкыбызның тарихын объективрак язарга тырыштылар. ләкин аларнын
чыганаклары чикле иде Шуның өстенә. патша цензурасы дөрес язганны үткәрмәде дә.
Кайвакыт татар тарихчылары да урыс чыганакларын тәнкыйтьсез кабул иттеләр. Мәсәлән, үз
халкынын азатлыгы өчен көрәшкән Һади Агласыйнын Казан һәм Себер ханлыклары.
Сөембик.’ турындагы хезмәтләре урыс чьп анакларына артык ышанып, тәнкыйтьсез караштан
язылган
Татар галимнәренең әнә шундый хезмәтләре дә Октябрьдән сон комму нистик идеология
тарафыннан тыелды. Совет чорында татар тарихы нигездә 1917 елга кадәр! е рәсми урыс
тарихы киләчәкләрендә (традицияләрендә) язылды Ком мунистик хакимият дөньяда беренче
булып неоколониаль система урнаштырды Совет чоры тарихы бу системаның бер колониясе
булган Татарстанның уңышларын күпертеп күрсәтте ул арада татар милләте, анын теле,
мәдәни мирасы исә тәмам юкка чыгу хәленә килеп җитте
«ТЭ»н төзүчеләр татар халкы, татар дәүләтләре тарихын яктыртканда, алда искәрткәнемчә,
нигездә дөрес карашта торалар, әмма алар! а бу эштә кыюлык һәм эзлеклелек җитми Моңа
Татарстанның «бердәм, бүленмәс Русия» кулыннан ычкына алмавы да. башка сәбәпләр дә
комачаулый, әлбәттә.
«ТЭ» бөтен дөнья өчен языла, ә дөнья татарның дөрес тарихын белергә тиеш
Татар халкының азатлыгын кайтару, дәүләтен торгызу өчен алып барыла торган милли-
азатлык көрәше «ТЭ»ндә иң четерекле мәсьәлә, тик ул. кыпаныч ки. тиешенчә әтрафлы һәм
дөрес яктыртылмый Татар халкының милли-азатлык көрәше төрле чорларда төрле формаларда
барган XVI гасырның икенче яртысында ул халкыбызның Ватан сугышы рәвешендә, соңрак
юмум Русия крестьян сугышларында (Булавин. Разин. Пугачев җитәкчелегендә) катнашуы
төсендә; Батырша. Карасакал җитәкләгән һәм бүтән баш күгәрүләр формасында мөйдаша
чыккан Бу көрәшләр мәгърифәтне, мәдәниятне үстерү ислам динен көчәйтү, шуның нигезендә
милләтне, анын мирасын, үзаңын саклауга юнәл 1 е.'п ән иде
Милли-азатлык көрәше татарның үз ватаны чикләрендә дә. вакыты белән аннан бик
еракларда да алып барыл! ан Гасырыбызның 20 —40 елларында бу көрәш илебез чигеннән
еракларда Харбинда. Хайларда. Мукден да. Варшавада Берлинда. Корея. Япония. Торкия
шәһәрләрендә дәвам иттерелгән Бу көрәш ватаныбыздан ерак җирләрдә сут ыштан соң да.
бүген дә алып барыла
Татар халкының үз дәүләтен торгызырга, шул максат өчен көрәшер! ә хакы бар
Энциклопедиядә аны яктыртудан курыкмаска кирәк
Бу көрәш күпмедер дәрәҗәдә булачак энциклопедиядә урын алган, ләкин кабатлап әйтәм.
мәкаләләрдә эзлеклелек, тарихи хакыйкать җитми
Халкыбызны чукындыру, ислам диненә каршы көрәш те энциклопедия тә тиешенчә урын
алмаган әле Татарстаннан читтә яшәнзн милләттәшләребез тарихы да бик зәыайфь
яктыртылган Моны Себер татарлары тарихы миса тында да күреп була Искер. Чннги Тора
калалары. Себер ханнары. Себер татарларының 1395 елда ислам динен кабул итүе. Күчем хан
һәм аның исеме риваятьләргә кер! әп хатыны Сүзге (Сөзге’). Себер татарларының изте
каберләре аст аналар 1 у рында. Себер татарларының шактый зур компонентлары саз
татарлары, бохаралылар һәм бүтәннәр хакында та мәгълүматлар юк.
Әстерхан татарлары. Башкөртсганда яшәүче бер миллион ярым мил лөттәшләребез. Көньяк
Уралда. Казаг ыс ганда. Урта Азиядә Кавказда яшәгән һәм әле дә яшәүче тагарлар турында
белешмәләр гафу ителмәслек
дәрәҗә !■' .1 I
Энциклопедиядә урын алган бер ямьсез күренеш большевизмнан котыла алмау Большевиклар
властена каршы булган «Чапан сутышы». «Сәнәкчеләр сугышы» советка каршы «фетнә» дип бирелә
Анын каравы. Татарстанга
тоталитар режим урнаштыручы «каһарманнарның» берсен дә калдырмыйча — Ходоровский, Грасис.
Олькеницкий. Тихомирнов, Лацис, Шейнкман һәм алар ишләренең исемнәрен мактаулы төстә «ТЭ»нә
шыплап тутырып, үзебезне мәсхәрәләү кирәкме икән9 Алар турындагы мәкаләләр кичәге ВКП(б)
тарихы рухында язылган, эшчәнлекләренә тәнкыйтьнең эзе дә күренми. Югыйсә бу бәндәләр — татар
милли-азатлык көрәшен буучылар, хәтта большевистик бутафор Автономияле Татарстанны төзүгә дә
каршы көрәшүчеләр.
Энциклопедия сүзлеген тикшерү җыелышларында галимнәрне гаҗәпкә калдырган һәм
көчле нәфрәт уяткан нәрсә —«Татар энциклопедиясе»нә кертелгән номенклатура
чиновниклары. Кем генә юк анда! Төрле елларда компартия, дәүләт аппаратына оялаган
түрәләр, район, шәһәр масштабындагы җитәкчеләр һ. б. йөзләгән «бөек» кемсәләр. Әле ике-өч
ел гына район, шәһәр башлыгы булып эшләүчеләр дә. Министрлар кабинетында «күләгәдә»
хезмәт итүчеләр дә онытылмаган Район җитәкчелегенә куелып, бу эшне тарта алмаганлыктан,
яше җиткәнче үк пенсиягә чыгарылган, шул ук вакытта Казанда фатир биреп бүләкләнгән
«каһарманнар» да «ТЭ»нә кукыраеп кереп утырган. Исемнәре Алмыш, Кубрат ханнар,
Сөембикә, Батырша, Мәрҗаниләр белән янәшә!
Энциклопедия төзүчеләр: «Бу безнең теләк буенча түгел, өстән әмер биреп кертелде».—
диләр.
Коммунистик олигархиянең хакимлеге кайчангача барыр? Үзләренә махсус шифаханәләр
кордырып, махсус санаторийлар төзетеп, дәрәҗәле шәп йортларда яшәп, персональ югары
пенсияләр алып, иркәләнеп-назланып яшәүчеләргә бәлки махсус «Партократия
энциклопедиясе» чыгару кулаерактыр? Хәзер заман башка, «Татар энциклопедиясе» битләренә
теләсә кемне тутыру шома гына үтеп китәр дип уйлау хата. Дөньяны көлдермик, бу изге
булырга тиешле китапны лиллипут- лар. яманатлы бәндәләрне кертеп пычратмыйк, бүгенге
һәлакәтле хәлгә шулар китерде ич инде безне!
Энциклопедиянең сәнгать бүлегендә дә хәл ителмәгән мәсьәләләр бар әле. Кайбер
таләпләргә туры килми, дип, «Халык артисты» исемен алмаган, дип, сәнгатебезгә зур өлеш
керткән, тамашачы күңелендә абруйлы урын алган шактый сәнгатькәрлә ребез хакында
энциклопедиябездә белешмә бирү ниятләнмәгән Мәсәлән, баянчы Мохтар Әхмәдиев. җырчы
Динә Сираҗстдинова, Габдулла Рәхим- кулов, Ания Туишова. Гөлзада Сафиуллина, Габделхак
Шаһиев исемнәре дә анда юк Аларга мактаулы исемнәрне, тиеш булса да, әл еге бюрократик
номенклатура үзе бирми калдырды лабаса. Аннары тагын бер парадокс — «Атказанган сәнгать
эшлеклесе» исемен алучылар «ТЭ»нә кертелгән, ә «Атказанган мәдәният хезмәткәре»— юк.
Беренчеләре, күбесенчә, ят милләт вәкилләре, икенчеләре, игътибарга лаексызлары —
башлыча, татарлар.
XX йөз башында татар музыкаль культурасы зур үсеш ала. ләкин бу дәвернең
музыкантлары, җырчылары энциклопедиягә кермәгән диярлек.
Мәгариф, педагогика бүлеге «ТЭ»нең шактый тулы эшләнгән өлеше, анда бай мәгълүмат
тупланган. Ләкин ни өчендер 40 ел буена татар балаларын «Әлифба» китабы, укытучыларны
уку ярдәмлекләре белән тәэмин итеп килүче ике галим укы гучыбыз — Сәләй ага Вәгыйзов.
Рәмзия апа Вәлитова исемнәре энциклопедиябездә очрамый Халык мәгарифе министрлыгы
хезмәткәрләре «Әлифба» авторларын белми яшәмидер ич?
Милләтебез тарихында, аның мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүдә, ислам динен ныгытуда
һәм шул нигездә татарны саклап калуда бәя биреп бетергесез зур роль уйнаган
мәдрәсәләребезнең күпчелеге «ТЭ»ндә тиешенчә яктыртылмаган «Мәгълүмат, чыганак юк»,—
диләр. Бәлки шулайдыр да. Ләкин Мәрҗанинен «Мөстәфаделәхбар»ында йөздән артык
мәдрәсәбез турында хәбәр бирелә ич
«ТЭ»өстендә эш әле дәвам итә. Кимчелекләрне төзәтергә, мәгълүматны тулыландырырга
әле соң түгел. Энциклопедиябезне югары дәрәҗәдәге фәнни хезмәт итү өчен җәмәгатьчелекне
тулырак тарту кирәктер, һәм ашыкмаска, кабаланмаска, чиле-пешле белешмәлек тәкъдим итеп
хурлыкка калмыйсы иде. Милли энциклопедиябезнең беренчесе булса да, төерле булмасын,
берәгәйле булсын ул!
Габделбәр ФӘЙЗРАХМАНОВ, тарих фәннәре кандидаты. Г
Ибраһимов исемендәге ТӘТИ өлкән фәнни хезмәткәре