АЛТЫН УРДАНЫҢ БҮГЕНГЕ ВАРИСЛАРЫ
1223 елда көньяк урыс далаларына бәреп кергән беренче монгол явы хакында когы
алынган Киев елъязмачысы «Аларны юньләп берәү дә белми кемнәр алар, иманнары нинди
Татар дип аталалар, кайсылары үзләрен таурмән дип таныта, бәжәнәкләргә дуслар, имеш».-дип
яза
Елъязмачының каушап калуы һәм өзек-тотек хәбәр бирүе, урыслар күчмәләр явы белән
беренче мәртәбә очрашкан, икән дигән ялгыш фикергә дә китерергә мөмкин Әмма гарихи
хакыйкать елъязмачы аңлатмасын кире кага, чөнки Киев Русе славяннары дала күчмәннәрс
белән IX йөздән үк торле дәрәҗәдәге социаль, икътисадый. сәяси һәм хәрби багланышларга керә
башлый Көнчыгыш славяннар Урта Иделдәге һәм Кара диңгез буендагы шәһәр мәдәниятенә ия
Болгар патшалыгын да үз биләмәсе иткән күчмән хазарлар белән бәйләнеш тота: кабиләләр
берләшмәсен төзеп, унынчы йөздә һәм унберенче гасырның беренче яртысында Кара диңгез буе
далаларында гомер сөргән күчмә бәҗәнәкләр һәм терлекче кыпчаклар белән күрше булалар
Димәк ки. төрле дәверләрдә аларның матди һәм рухи хәле, хәрби көче белән танышалар Чөнки
социаль-сәяси яктан алар белән күршелек мөнәсәбәтләренә керми яшәү һич тә мөмкин булмый
Шулай икән, чик буендагы далаларда монголларның пайда булуы Кара һәм Каспий
диңгезләре буенда күчмәннәр явының дәвам итүе хакында гына сөйли Шул ук вакыт га
күчмәннәрнсң бу дулкыны бүтән халыклар белән яңача багланышлар урнаштырырга омтылуын
да тоярга мөмкин була Элекке күчмәннәр ара-тирә генә яу чапса. XIII йөз башында Кара һәм
Каспий диңгезләре буе далаларына Чыңгыз оныгы Бату хан тарафыннан алып килгән монголлар
монда тамыр җибәрү өчен юлга чыга Бату хан «монголлары» чынлыкта этник яктан чуар Урал-
Алтай кабиләләре берләшмәсе рәвешендә барлыкка килә, монголлар аларның хәрби үзәген,
юлбашчыларын гына тәшкил итә Алар һөҗүм итәргә һәм шушы җирләрне басып алып, аны ил-
йорты, үз улусы итеп яшәргә омтыла Башта алар Идел-Кама буендагы шәһәрләшкән мөселман
Болгар ханлыгын басып ала. аннары 1236 1240 елларда шуннан көнбагыштагы җирләрне, җөм-
ләдән. Киев кснәзлеген дә үз биләмәсе итүгә ирешә
Бату походлары нәтиҗәсендә Идел-Урал буенда Бөек Монгол империясенең Жу-җи
патшалары нәселе һәм Алтын Урда дәүләте барлыкка килә Монголлар Кытайда Юань. Иранда
Илхан. Урта Азиядә Чьи гай патшалары нәселләренә тормыш бирг Алтын Урда биләмәләре
Урта Иделне, Көнбатыш Себерне. Урта Азиянең Хәрәзсм тирәсен. Төньяк Кавказны. Каспий
һәм Кара диңгез буе далаларын һәм Кырымны эченә ала. Алтын Урда, Темучиннын Бөек Монгол империясенә хас булганча, күчмә кабиләләрне
һәм утрак халыкларны сыгылмалы бердәмлеккә җыйный һәм куша алуы аркасында зур хәрби
уңышларга ирешә, ике гасыр ярым буе тотрыклы сәяси тормышта яши Шәһәр белән дала
багланышлары зәгыйфьләнгәч, күчмән- нәр белән утрак тормыштагылар арасында
каршылыклар арткач, шәһәр халкы һаман ярлылана баргач, сәяси татулык та йомшый, үзәктән
качу көчләре яңадан- яңа фетнәләр күтәрү аркасында, тормышның яме китә. XIV йөзгә таба
эчке ызгышларның көчәюе Алтын Урданың хәле мөшкелләнүен сиздергән беренче искәртү
була. Үзбәк хан (1313—1341) идарәсе заманында сәяси һәм мәдәни яктан Алтын Урда иң
югары үсешкә ирешә. Этник яктан үзара якынаю, исламны дәүләт дине итеп кабуллау
нәтиҗәсендә төрле кавем-кабиләләрнен бердәйләшү хәрәкәте җанлану дәүләтне
чагыштырмача югарырак баскычка күтәрә. XIV йөздә Алтын Урда социаль-икътисадый.
мәдәни-сәяси яктан нык оешкан, идарәче монгол аксөякләре катламы җирле халыкка сеңеп
беткән, төрки телле мөселман дәүләтенә әверелә.
XIV йөз ахырында яңадан куәтләнгән эчке көрәш XV йөз уртасында Алтын Урданың
таркалуына китерә һәм аның хәрабәләре астыннан яңа дәүләтләр. Урта Иделдә 1445 елда Бату
хан туганы Туга Тимер нәселеннән Олуг Мөхәммәт нигез салган Казан ханлыгы: 1430 елда
шул ук Туга Тимер нәселеннән Хаҗи Гәрәй нигезләгән Кырым ханлыгы: 1452 елда Олуг
Мөхәммәт улы. Мәскәү кенәзе вассалы Касыйм нигезләгән Касыйм ханлыгы: 1466 елда Алтын
Урда ханы Кече Мөхәммәт оныгы Касыйм нигезләгән Әстерхан ханлыгы: 1428 елда Бату хан
туганы Шәйбан оныкларыннан Әбелхәер нигезләгән Себер ханлыгы һәм күчмән Нугай
Урдасы, Бөек Урда калкып чыга.
Алтын Урданың таркалуы сәяси һәм социаль-икътисадый яктан шактый чуар өлешләрне
бергә кушып, беректереп торган уртак социаль төзелешне юкка чыгара. Батый хан һәм аның
варислары ишкән җепләрне өзә Алтын Урданы тәшкил иткән төрле биләмәләр бәйсез үсеш
юлына баса, әмма аларның һәркайсы шик тә юк ки, монголлар дәвере идарәсенең
мирасчылары була.
Идел буе болгарларына килсәк, аларның Алтын Урда составына керүе, соңгысының исә
XIV йөз башыннан төрки-мөселман дәүләтенә әверелүе аркасында. алар ислам мәдәнияте
нигезендә үсүен дәвам итә Алтын Урда XIV йөздә төрле шивәләрдә сөйләшә торган кавем-
кабиләләрне бергә куша һәм эретә торган учакка әйләнә — чуар масса шуның кайнар
казанында кайнап, бердәм Алтын Урда халкын барлыкка китерә. Идел буе болгарлары бу
кушылу хәрәкәтеннән читтә калмый Шул синтез нәтиҗәсендә Идел буе төркиләре Казан
ханлыгы халкы булып пешеп җитә.
Бәйсез сәяси берләшмә сыйфатында озак яшәмәсә дә (1445—1552), Казан ханлыгы
социаль-икътисадый һәм мәдәни яктан тормыш итәргә сәләтле булуын һәм үсә-үзгәрә алуын
исбатлый. 1552 елда ябырылачак урыс гаскәрләре һөҗүме каршысында аның мираска алган
дәүләтчелек төзелеше үзен акламавын, мөстәкыйль яшәр өчен тиешле шартлар тудыра
алмавын күрәбез Чөнки ул эчке утрак хуҗалыкның, җәмгыятьнең киңәя барган ихтыяҗларын
канәгатьләндерергә өлгерә алмый, шул ук вакытта ул көнбатыш чигендәге дәүләтнең кызу
тизлектә үзәкләшә, агрессивлаша һәм бер каким ихтыярына буйсынып хәвефле көчкә әйләнә
баруын сүлпән генә күзәтеп торудан бүтән чаралар тапмый
Казан ханлыгы Идел буе татарларының халык буларак оешуының соңгы баскычы —
шунда аларның теле төрки телләрнең аерым бер тармагы рәвешендә формалашып бетә.
Милли-мәдәни үсешнең шушы барышы, үзара охшашлык һәм бердәйлек мәсьәләсендә
мәйданга чыккан каршылыклар кебек үк. Идел буе татарларының Алтын Урда мирасына
дәгъвасын, ул мирасны әлеге дәүләт киңлекләрендә яшәгән бүтән кавем-кабиләләр белән
уртаклашу мәсьәләсен галимнәр алдына да китереп куйды.
Әле XIX йөзнең икенче яртысында да Идел буе татарлары үзләрен «мөселман» дип атауны
өстен күрә һәм шуңа омтыла иде. Хәер, алар этноним буларак «казанлы», «болгар», «мишәр»,
шулай ук «татар» исемнәрен дә кулландылар, урыслар һәм башка тирә-күрше халыклар да
аларны шулай төрлечә атап килде «Татар» атамасына өстенлек бирү исә Идел буе төркиләрен
XIII йөз монгол- татарлары, ягъни Бату хан гаскәрен җитәкләгән хәрби аксөякләр белән
охшаш- лаштыру җирлегендә тамыр җәйде.
«Тагар» исемен аклауда XIX йөз мәгърифәтчеләре Каюм Насыйри һәм Шиһабетдин
Мәрҗани төп рольне уйнады. Мәрҗани казанлыларны «татар» дип аталудан оялмаска өндәде.
«Рус халкының аларны кимсетү, хурлау рәвешендә татар дип әйтүләреннән кайберләре та*гар
булуны бер кимчелек санап, ул исемнән
чирканып, без татар түгел, без «мөселман» дип. тавыш-жәнжал чыгаручылар да бар... Татар булмасан.
гарәп, таҗик, нугай түгел, кытай, рус. француз һәм немец та түгел, инде кем булырсың? — дип
мөрәҗәгать итә ул милләттәшләренә — Әгәр синен «мөселман»нан башка бер исемеңне дин һәм
милләтен дошманы белмәсә иде. сине, әлбәттә, «мөселман» дип дошман күрерләр иде> ди Мәржа- ни.
Ул әнә шулай халыкның тарихи язмышына бәйле исемнән кайберәүләрнен баш тартырга маташуына
кискен каршы чыга, туган кавеме тарихының тиешенчә өйрәнелмәвенә үкенеч белдерә һәм
замандашларын ата-бабаларына ихтирам күрсәтергә чакыра.
Милли исемне аныклауга юнәлтелгән бәхәсләр, иртәме-соңмы, «татар» атамасының килеп
чыгышын да колачларга тиеш иде Әмма бу өлкәдә XIX йөздән алып бүгенгә кадәр галимнәр бер сүзгә
килә алганы юк әле Халыкның килеп чыгышын ачыклаудан жиңелрәк тоелса да. этнонимның пәйда
булуы хакында әле һаман ике фараз яши бирә
«Татар» атамасын монголларга бәйләп караучылар бу сүз кытайча «Та-тан» яки «Да-дан»га барып
тоташа, ягъни кытайлар монголларга әнә шулай кимсетеп эндәшкән, бу исем Чыңгыз хан буйсындырган
бер монгол кабиләсенә ябышып калган, дип исәплиләр. В Томсен. В Бартольд һәм башкалар орхон
язмаларында теркәлгән «татар» исеме әнә шул кабиләгә карый дип раслый
Монгол-татарлар VI VII йөзләрдәге ярым күчмән Төрки каганлыгының варисы булган төрки
кабиләләр арасында яши. Чыңгыз хан тарафыннан 1202— 1208 елларда яулап алынгач, монгол-татарлар.
Көньяк Себер тигезлеге һәм Үзәк Азия төрки кабиләләре кебек. Чыңгыз оныгы Бату хан чирүенә
алыналар
Монголлар һәм монгол-татарлар Бату хан гаскәрендә азчылык тәшкил иткәнлектән. Алтын Урда
халкы арасында алар тагын да кечерәк азчы тык хәлендә кала һәм Урал тавының көнбатыш тарафында
күпсанлы төркиләр тарафыннан төркиләштерелә Алар тел һәм кыяфәт ягыннан, мәдәни җәһәттән әйләнә-
тирәдәге күпчелеккә тәмам охшаш китә Әл-Гомәри XIV йөздә тасвирлаганча «Бо- рынг ы заманда бу
дәүләт кыпчаклар иле булган, ләкин татарлар яу булып килгәч, кыпчаклар аларга буйсынган Соңрак алар
(татарлар) тегеләр (кыпчаклар) белән аралаша һәм туганлаша, җир аларның (татарның) табигый раса
сыйфатларыннан өстен чыга һәм алар барысы да нәкъ кыпчак кебек кыяфәткә керә, әйтерсең, алар бер
ырудан Монголлар (һәм татарлар) кыпчак җирендә урнашканлыктан. алар белән никахка кергәнлектән,
алар (кыпчаклар) җирендә яшәп калалар»
Монгол татарлары кабиләләре карышуын юк итмичә. Чыңгыз хан кул астында бөтен монгол
кабиләләрен берләштерү мөмкин булмас иде Бу җиңүнең хәлиткеч нәтиҗәсе рәвешендә 1206 елда
Чыңгыз хан бар тык яулап алынган халыкларны «тагар» дип атарга әмер бирә Әмма күпмедер вакыттан
соң монголлар гнул яулап алынган халыклар тарафыннан йотылу гына түгел. 1246 елда итальян
сәяхәтчесе Плано Карпини билгеләп узганча, «монголлар үзләре лә. бигрәк тә ватаннарыннан аерылгач,
үзләрен гагар дип атый башлый Әнә шулай татар исеме монгол исеменең адашы булып китә»
Идел буе татарларының ата-бабалары әле XVI йөздә дә бу исемне гагута карышса. Алгып Урда
халыкларының күпчелеге яңа этнонимны ыгы-зыгысыз гына кабул иткән, күрәсең.
«Татар» атамасын «төрки тамырдан» диючеләр карашы азрак танылган Бу карашны Мәхмүт
Кашгарлынын «Диване лотатет-төрек» сүзлегенә таянган галимнәр мәйданга чытара Бу әсәрендә (1072
1074) М Кашгарлы, Иртеш елгасының көнбагышында горки телләрнең татар тармагы яши. дип билгеләп
уза Әхмәт Тимер, мәсәлән, шушы хәбәр монгол яуларына кадәр күп элек татар дип аталган төрки халык
яшәгәнлеген исбатлый, дип аңлата. Алтын Урда халыкларына шуның исеме бирелгән дип исәпли
Сүзлектәге хәбәргә таянып һәм үз фаразын тагып да үстереп. Ә Тимер бу исемнең бер-бсрсенә бәйсез
рәвештә төрле-төрле ике халыкка монгол кабиләсенә һәм Урал тавының көнбатышында урнашкан төрки
кабиләгә бирелү ихтималлыгын да белдер!
Әмма Мәхмүт Кашгарлы искә алган татар геле VI VII йөзләр Төрки хаканлыты мирасчылары
чолганышында яшәгән һәм шунлыктан аларның телен дә үзләштергән монгол-татар кабиләсе төркичәсе
булуы хакыйкатькә якынрак сыман. .
Идел буе татарларының килеп чыгышы элекке СССР һәм аннан тыштагы галимнәр арасында әле
һаман бәхәсле булып кала Шуның белән бергә, бик сәер бер хәл дә килеп туды бу хакта фикер алышуның
әле тәмамланмавына һәм
катлаулы булып торуына карамастан, кайберәүләр саклык, икеләнү күрсәтәсе урында, үз туксанын гына
туксан дип күрсәтергә ашкына.
Идел буе татарларынын килеп чыгышы хакында галимнәр арасында төрле фикерләр хөкем
сөрсә дә, аларның XVI йөздә Болгар ханлыгының төньяк биләмәләрендә яшәве, бу җирләрнең
гамәлдә Казан ханлыгы мәйданы белән туры килүе, шул заманның Көнбатыш Европа
карталарында бу төбәкнең Болгар- стан дип аталуы берәүдә дә шик уятмый.
Идел буе татарларының килеп чыгышын аңлатуда ике юнәлеш кыпчак һәм болгар
теорияләре яши Башка фаразлар булган тәкъдирдә, алар шушы ике теориянең варианты яки
аларның катнашмасы булып кала. Кыпчак теориясе тарафдарлары Идел буе татарларын Алтын
Урда татарларының турыдан-туры дәвамы дип исбатлый. Мондый караш урыс тарихчылары
С. Соловьев, Г Перетяткович. А Ашмарин, татар милләтчеләре һәм мөһажир тарихчылары М.
Рәмзи, 3. Вәлиди-Туган, Г. Баттал-Таймаслар тарафыннан мәйданга чыгарылды.
Болгар теориясе тарафдарлары Идел буе татарларының ата-бабалары Урта Иделгә һәм
Кама тамагына Азак диңгезе буе далаларыннан күчеп килгән болгарлар дип саный. Алар Идел
буе татарларының формалашуында Болгар ханлыгы мәдәнияте, аның сәяси җирлеге ята.
Болгар җәмгыяте исә 1236—1237 елларда монгол-татарлар ябырылганчы ук калыплашкан,
диләр. Бу карашны яклаучылар башка компонентларны инкарь итүдә, үз төшенчәләрен
бердәнбер хакыйкать итеп танытуда чамадан тыш кискенлек күрсәтәләр. Әмма мондый
кискенлек, гаҗәп ки, күпләрне болгар теориясеннән биздерми. Революциягә кадәр мондый
карашны Н Карамзин. И Березин. В Григорьев, Н Чернов һәм М. Аитовлар якласа, совет
дәверендә аңа А Халиков. X. Гыймади, Ә. Булатов, Н. Калинин һәм Ф Вәлиевләр тугрылыклы
булып кала.
Шушы теорияләрнең һәркайсы күп кенә фикер алышуларга җирлек би рде, алар
барышында яңа концепцияләр туды. Кыпчак теориясенә җавап итеп. Г Әхмәрев болгар-татар
мирасы теориясен тәкъдим итте Бу теория буенча, монгол явы алып килгән милли-мәдәни
кыйммәтләр болгар нигезенә килеп өстәлә, нәтиҗәдә ике башлангыч кушылып, аралашып үсеп
китә Ш Мәрҗани. болгар теориясен кабул иткән хәлдә, Идел буе татарлары мәдәниятенә
кыпчак өлеше дә зур роль уйнавын билгеләп уза.
Егерменче елларда совет галимнәреннән беренче булып Н. Фирсов һәм М Худяков
татарларның килеп чыгышында кыпчаклар уйнаган рольне таный, әмма алар татар зтносының
болгар асылын кыпчак йогынтысьш кин күләмдә үзгәртә алмавын искәртә.
1928 елда Газиз Гобәйдуллин кыпчак теориясен бүтәнчәрәк аңлата. Аныңча, болгарларның
һәм төркиләшкән җирле фин-угыр кабиләләренең кушылуы, аларның Алтын Урда татарлары
тарафыннан йотылуы нәтиҗәсендә, XV -XVI йөзләрдә Идел буе татарларының формалашуы
тәмамлана Шулай итеп, алар яна тел һәм яңа исем кабул итә Гобәйдуллин тикшергән Алтын
Урда татарлары Түбән Идел буенда яшәгән. XIII йөздә монгол-татарларны йота алган
кыпчаклар булуы күз алдында.
«Кыпчак теориясемнең бераз үзгәртелгән вариантын яклауда Гобәйдуллин ялгыз түгел
иде. Аның карашларын В. Смолин. Г Рәхим, Ш Мөхәммәдьяров һәм бүтәннәр дә уртаклаша.
Бу теория әлегә тулысынча танылып бетмәсә дә. Алтын Урда мирасын кабул итүгә үз өлешен
кертә.
1944 елда КПСС Үзәк комитеты татар тарихчыларының Алтын Урданы идеаллаштыруын
хөкем итә һәм татар тарихын «гыйльми өйрәнү» сон дәрәҗәдә әһәмиятле һәм актуаль булуын
басым ясап искәртә Җәмәгатьчелекнең сәяси күрсәтмәгә җавабы рәвешендә, 1946 елда Фәннәр
академиясенең махсус конференциясе җыйнала. Анда катнашкан галимнәр арасында
археологлардан А. Смирнов. Н. Калинин һәм С. Толстов; телчеләрдән Л. Җәләй. Н. Димитриев,
этнограф Н Воробьев; антрополог Т Трофимова, тарихчылардан М Тихомир- нов. Р Рәимов. Ә.
Булатов һәм X Гыймадиларның чыгыш ясавы бу конференциягә нинди зур әһәмият бирелүе
турында сөйли. Әмма монда яна ачышлар ясалмый. 1 алимнәр электән мәгълүм теорияләрне
яклап, төрле төркемнәргә генә аерылалар X Гыймади белән Н Калинин. Идел буе
татарларынын бердәнбер ата-бабалары Идел-Кама буе болгарлары булуын белдереп, үзләрен
болгар теориясе тарафдары итеп күрсәтәләр Үзләре тикшеренгән өлкәдәге материал ларга
нигезләнеп. А. Смирнов, Н. Воробьев. Т Трофимова һәм Латыйф Җәләй болгар-кыпчак
теориясен яклый.
Мәскәү конференциясе узганнан сон кырык елдан артык вакыт үтте, әмма татарларның
килеп чыгышын ачыклап бетерергә әле һаман бик ерак Ул хәзер тагын да актуальрәк мәсьәләгә
әйләнеп бара бугай, гыйльми бәхәсләргә янадан- яна тикшеренүчеләр кушыла
Бүген «болгар мәктәбе» карашларын кайнар яклаучылар сафында Альфред Халиков. Фуат
Вәлиев. Яхъя Абдуллиннар бирелеп хезмәт итә. Шулай да Казан татарлары килеп чыгышында
болгарлар һәм кыпчаклар тоткан өлешне бер- берсенә каршы куймыйча тикшерүне яклаучылар
саны җитмешенче еллар уртасыннан сон арта баруын әйтми булмый Миркасыйм Госманов Фуат
Вәлиевнен болгар сәнгатен өйрәнүдәге берьяклылыгын тәнкыйтьли. Сәнгать галименең
«болгарларның нәфис сәнгатенә дә. тулаем мәдәниятенә дә кыпчакларның дала сәнгате хәлиткеч
дәрәҗәдә тәэсир итә алмый иде».— дип аңлатуын М Госманов үзенчә анализлый. Вәлиевнен
Казан татарлары килеп чыгышын ачыклау максатын куюын, ләкин этногенез барышының
катлаулы булуын искә алмавын билгеләп үтә. Госманов чыгарган нәтиҗә буенча. Идел буе
татарлары болгарларны да. кыпчакларны да бары тик үз ата-бабасы итеп саный алмый, чөнки
алар Идел-Урал буенда яшәгән бүтән халыклар барлыка килүгә дә өлеш кертә.
Госмановның басынкы тавышын Мирфатыйх Зәкисв һәм Вахит Хаковлар көчәйтте. Алар
раслаганча, монгол басып алуыннан сон болгарлар һәм аларнын теле юкка чыкмый, киресенчә.
Алтын Урда корылгач, алар маг ълүм автономиягә ия була. Әмма яна куәтле дәүләтнең барлыкка
килүе, ханлык биләмәләре чигендә сәяси, социаль-икыисадый шартларның үзгәрүе барышында
кыпчак теле рәсми дәүләт теленә әверелә һәм шул сыйфатта ул болгар теле үсеш-үзгэрешенә дә
җитди йогынты ясый. Тел мәсьәләсендә Зәкиев белән Хаков «кыпчак-болгар» теориясе
тарафдарлары булса да. алар Идел буе татарларының антропологик яктан турыдан-туры болгар
дәвамы булып калуына басым ясыйлар.
Татарларның килеп чыгышы хакындагы хезмәтнен соңгы бүлеге якын арада языласына
өмет бик аз. Хәбәрдарлык һәм үзгәртеп кору рухы татарларның килеп чыгышы хакындагы
бәхәсләрне гыйльми даирәләрдә генә калдырмыйча, аларны киң җәмәгатьчелек мәйданына да
җәеп җибәрде Мисалга. «Вечерняя Казань» гәзитендә Р Фәхретдинов. Ә Кәримуллин. И
Гыйләжсв. К Фәсахов. Д. Вәлиев кебек танылган эшлеклеләр чыгыш ясады' Татарларның килеп
чыгышы хакында бәхәскә кергән милли галимнәрнең ахыр чикгә ике максаты бар: торгынлык
елларында ак тап булып калган татар тарихы сәхифәләрен язып тутыру; татар исемен «болгар»га
алыштыру омтылышына җавап бирү
К. Фәсахов. мәсәлән, кайберәүләрне тарихи наданлыкта, шулай ук урыс тарихы
материалларын бөгештереп файдалануда, шулай итеп җәмәгатьчелекне «болгар» исемен кабул
итәргә өндәп саташтыруда гаепли Фәсахов фикеренчә. «татар» исеменең яманатын кайбер
тарихчылар тарата Алар бүгенге Идел буе татарларын монгол-татарлар белән бердәйләшгерә.
монгол хәрби аксөякләренә тиңлештерә һәм әнә шулай монгол яулары аркасында авыр хәлгә
төшкән Руси- янең бәлаларен бүген татар дип аталган, чынлыкта Бату хан монголлары тара-
фыннан шулай ук басып алынган болгарларның дәвамы булган халыкка китереп бәйли. Татар
яшьләре, милли тарихларын яхшырак белсә, үзләрен тазар дип азаудан чирканмас, милли
исемнәрен алыштыруга омтылмас иде. ди Ф.кахов Ул мәгариф челтәренең томаналыгын гаепләп,
уку программаларында милли азчылыкларның тарихы чаг ылдырылмавын яисә аларнын
кимсетелеп, бозып сурәтләнүен аңлата
Фәсахов карашынча. дәреслекләрдәгс бушлык яки теге яки бу гарихи дәверне искечә
яктыру халык тарихын бозуга гына китерергә мөмкин Бүгсшс ia(арзарны гарихи монгол-тазарлар
белән тнн. бердәй күрсәтеп гәүдә. 1ондер|.>н җиленче класс дәреслеге шуңа бик ачык мисал
Халыкның рухи хәзинәсен әйтик, авыз иҗатын өзек-төтек бастыру, шешле аңлатмаларны
тошерсп ка глыру тарар гы эш. аңлы рәвештә хакыйкатьне яшерү Шушы фикерен рас гар эчен,
галим алтмышынчы елларда бер миллион нөсхәдә басы най бер открытканы ге п-> > га
Открыткада урыс былинасы каһарманы монголларны җиңгән бер баһа игрлың тантанасы
сурәтләнә. Рәсем өстснә:
Кырла мин өч зт-татарны.
Оч җайдакны үтердем.
■ Аңлашыла ки. татар телендәге вакытлы матбугатта мили тарихыбыг м.и.н,ц,.р1; тагын да киңрәк.
әтрафлырак яктыртыла, ләкин автор a rap белән танышу г.ш мәхрүм, күрәсең (Рс гакпия искәрмәсе)
дшән сүзләр басып чыгарыла.
Бу юлларның кайсы әсәрдән алынуы открытка артында күрсәтелә, әмма ул шундый вак
хәрефләр белән басыла ки, аны абайламаска мөмкин Әнә шулай урыс тарихында һәм аңында
татар халкы дошман образында мәңгеләштерелә. Алай гына да түгел, ди Фәсахов. урыс
тарихының борынгы һәм Дүртенче Иван патша дәверен чагылдырган, 1983 елга кадәр
басылып чыккан тикшеренүләр укучыларны саташтыра, алар Казан ханлыгы Алтын Урда
сәясәтен дәвам иттерә торган дәүләтчелек итеп таныта. Казан Алтын Урданың мәдәнияте
мирасчысы түгел, сәяси дәвамчысы дип танытыла һәм Русиянең XIII—XIV йөзләрдәге
уңышсызлыклары өчен җаваплы итеп сурәтләнә. И. Гыйләжев Идел буе татарларының үз
килеп чыгышында болгарлар тоткан урын белән кызыксынуы сәбәпләрен санап чыга да: «Әгәр
бүген кайбер татарлар туган телләрендә шөбһәләрен белдереп, без татар түгел, дип раслый
икән, бу әле аңыбызда болгар теориясе өстенлек алуын исбатламый, бары тик беркатлы һәм
берьяклы фикер йөртү, халкыбызны узган тарихи юлы белән тиешенчә таныштыра
алмавыбызны гына күрсәтә», ди.
Ә. Кәримуллин хәзерге Идел буе татарларын турыдан-туры XIII йөз монголга тарларына
тоташтыруга каршы чыгып кына калмый, хәтта Казан ханлыгының Алгын Урда мирасчысы
булуын яклаган бәхәсләрне дә кире кага. Ә Кәримуллин һәм бүтән татар галимнәренең
мөнәсәбәтен иске алып, шундый бер нәтижәгә килергә мөмкин Алтын Урданың Идел буе
татарларына йогынтысын киметеп күрсәтергә маташу, хәтта XIII—XIV йөзләрдәге мәдәни
синтезны да кире кагыр- га омтылу урысларның Руська Алтын Урда тәэсирен бозып аңлату
шикеллерәк бер адым ул.
XVI йөздә урыс дәүләте ватандашына әйләнгән татарлар 1552 елда Казанның егылуын үз
тормышларының һәр ягына тәэсир итүен тирән аңлап кына калмый, бәйсез ханлыкларыннан
килгән мирас таләпләрне истә тотып яшәргә дә өйрәнә Идел буе татарларының ата-бабалары
монголлар тарафыннан басып алынса да, ике гасырдан артык тәэсир итешүдә беренчеләр
җиңә, чөнки алар биологик һәм мәдәни яктан өстенрәк була. Алтын Урданың тора-бара төрки-
мөселман дәүләтенә әверелүе илбасарларны мәжүси монгол тамырларыннан тәмам аера.
Хәрби коч, сәяси өстенлек буйсындыручылар белән буйсынучыларны икегә аерып торган бер
дивар булса, мәдәният уртаклашу, кан-кардәшлекне җәелдерү, дин уртаклыгын киңәйтү күпер
кебек ике якны тоташтыра, шушы үзара керешү, катнашу мәгълүм сыйфат үзгәрешләренә
китерә
XIII йөздә монголлар урыс кенәзлекләрен буйсындыргач, яулап алучылар белән жирле
халык мөнәсәбәте сәяси, социаль һәм икътисадый каршы тору рәвешен ала Үзбәк хан Алтын
Урданы милли-дини яктан арадаш чиккә, әмма мөселман дөньясы әйләнәсенә керткәч, моңа
кадәр яшәгән каршылыклар урта гасырчыл христиан-мөселман дошманлыгы ташкынына
әверелә. Ханның Русьтагы ортодоксаль чиркәүгә зур ирек, өстенлекләр бирүе тату-дус яшәүне
тәэмин итми.
Урыслар һәм татарларның монгол әфәнделәре белән катлаулы мөнәсәбәтләрдә яшәве
аларның моннан соңгы язмышына, үз-үзләрен аңлавына һәм үзара берсен-берсе ничек кабул
итүенә дә житди йогынты ясый Басып алынган халык булса да. Идел буе татарлары, гадәттә,
үзләрен Алтын Урданың сәяси һәм хәрби чараларыннан аерып карамый Моңа аларны Урда
белән мәдәни уртаклык этәрә. Ә менә урыслар, Алтын Урданың кичәге вассаллары, яу булып
килгәч һәм басып алгач. Идел буе татарларының яңа илбасарга мөнәсәбәте'бөтенләй башка
була
Моны татар халык дастаны «Идегәй» бик әйбәт гәүдәләндерә Ул беренче мәртәбә XIX йөз
уртасында В. Радлов, 1919 елда аның икенче варианты Нигъмәт Хәким тарафыннан язып
алына 1940 елда «Совет әдәбияты» (№ 11— 12) журналында бастырып чыгарганда. Нәкый
Исәнбәт «Идегәй»нең нигездә Радлов һәм Хәким вариантларына таяна, әмма 1940 елда үзе
җыйган материалларны да файдалана Башкортлар дастанның үз вариантын 1941 елда нәшер
итә. Ләкин 1944 елда ВКП(б) ҮК карары белән «Идегәй» тыела һәм ул яңадан җәмәгатьчелеккә
1989 елда гына әйләнеп кайта - «Казан утлары» һәм «Агыйдел» журналларында икенче тапкыр
дөнья күрә.
«Идегәй»не аклауның озакка сузылуы һич тә очраклы хәл түгел иде. Чөнки дастанның
борынгырак дәвер урыс тарихын яктыртуга катнашы бар. ул милли азчылыклар һәм совет
дәүләте җитәкчеләре сәясәтен бәрелештерү ягыннан хәвефле иде.
Татар-башкорт халык дастанына рәсми даирәләр каһәре төшүен Идегәйнең гарихи шәхес.
Алтын Урда ханы Туктамышның әмире, хәрби юлбашчысы булуы 188
белән генә аңлатырга мөмкин. Ул 1398—1419 елларда мәмләкәтнең дилбегәсен чынлыкта үз
кулында тота Туктамыш белән Аксак Тимер бәрелешләреннән файдаланып. Алтын Урда
тәхетенә үз -курчак ханнарын» утырта
Идегәй таркала барган Алтын Урданы яңадан бергә тупларга алынган соңгы кодрәтле коч була
Табигый ки. ул Урда хакимлеген урыс кенәзлекләрснә кабат Жвяргә тырыша 1408 елда Мәскәүгә яу чаба
һәм юл уңаенда байтак җирләрне туздыра Урыс тарихы күзлегеннән караганда, шуңа күрә ул сугышчан
әмир. Алтын Урда чирүе юлбашчысы, башка тиңнәр арасыннан аерылып чыгып беренче булырга
омтылган Мәскәүнең бөек кенәзенә хәвев тудыручы Шушы җирлектәдер. күрәсең, компартия
җитәкчелеге башкортларның һәм татарларның үз дастанын күтәрүен әдәпсезлек, хәтта хыянәт дип
тамгалый, чөнки дастан рухы урыс җирләренең Алтын Урта карамагына керүен хуплый, дип фараз итә
Нәкъ менә шул сәбәптән, әсәрне басмага әзерләгән татар-башкорт галимнәре Ф Әхмәтова һәм Н.
Зарипов дастан каһарманы Идегәйне тарихи шәхестән аерып карарга тырыша; дастан сугышчан хәрби
юлбашчыны идеаллаштырмый, әсәр тарихи хакыйкать козгесе түгел, ул бары тик күпләр күңелендә
дөрләгән ирек идеалын гәүдәләндерә һәм халык аңында мәхәббәт казанган каһарманны данлый. дип
таныта
Дастан шундый аңлатмалар белән басы га ы. кайбер искәрмәләрдә, бигрәк тә Зарипов
төзегәннәрендә. «Идегәй» әсәре • ч i ...................................... гарихи фактлар бәйләнешендә
четрекле «аңлашылмаучылыклар» очрый Бш рәк гә урыс тарихчысы бәяләвеннән чыгып караганда.
Димәк. «Идегеймнең ха гык күңелендә кадерләп саклануында дастанда тасвирланган заман Алтын У рда
урыс кенәзлекләрснә хужа булган дәвер дә зур роль уйный Шул ук вакытга без «Идегәй»нен мәдәни
мираста абруйлы урын алуы урыс патшасының әле татарларга һәм башкортларга ия булмаган. Алтын
Урда таркалып бетмәгән шартларда әлс та тарный үз-үзенә хужа булу өмете сүнмәгән заманны
җанландыруына һәм искә төшерүенә дә бәйләнгән дип раслый алабыз. «Идегәй» дастаны һәм татар-
башкорт ларның шушы дастанга мәхәббәте хәзерге милләтләрне формалаштыруда борынгы та-
мырларның һәм нык идеалларның нинди зур роль уйнавына ышанычлы мисал булып тора