«ЗАМАН КЕМНЕҢ ЗАМАНЫ ?..»
* * *
Көтмәдекме безне баскан басымның басылуын? Җанга, рухка, хөр фикергә юлларның ачылуын?
Көттек. Көттек... Ниһаять күзләр шәрран ачылды. Күз алмасына шәп-шәрә чынбарлык кереп тулды.
Кануннар шартлап ярылды. Ил-җирләр тетрәнде. Әтрәк-әләмнәр көрәйде, хезмәтле - -бөкерәйде...
Империя коллыгында гел күнеккәч искегә, «Демократиямсеннән дә юылмаган ис килә.
Равил ФӘЙЗУЛЛИН (1943) шагыйрь, күпсанлы китаплар авторы. Татар-станның Г Тукай исемендәге Дәүләт. Республиканың М. Җәлил исемендәге яшьләр премияләре лауреаты.
Әче төтене заманның күзләрне ачыттыра Яхшыга да. Яманга да капкалар ачык тора!
Ә Вакыт ашыктыра..
Пародокс
Көтәсең газиз кешеңне - бер имгәк шылтырата. . Ялманып алтын эзлисең алдында нәҗес ята.
Җилләр белән җыр юллыйсың - ул гайбәт булып кайта Хәер бирсәң, кыйба т карак үзенә китереп сага
Берәүгә икмәк сузасың ә ул сиңа таш ата...
Гавәм җанын пакьлим дисең - ә ул күзен акайта.
Изге хөрлеккә өндисең вәхи сүз ката-ката.
Ыржаеп Тарихи Хата ботын күтәреп ята.
Кар төшерәм түбәдән...
Кар төшерәм түбәдән, кар төшерәм. Куеннарда назлы март җиле!
Шул карлар күк. иңнән елларның бер кадерен төшерәсе иде!
Ә I үбәнең кояш т өшкән ягы күптән кибеп, инде ялт игкән! Гомер төшлегеңне бер уздыргач, гел «I love you»'лар оят икән...
Күләгәле якта кар катламы.
Шул якны бит кирәк көрәсс!
Ә шулай да. яшьне тыеп, килә Кояш якка карап көләсе!
ингл.) мин сине яратам
Әни ишетми калган җыр
«Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы».
Г ТУКАЙ
Яшь чакта, сау чакта дәрьялар, диңгезләр кичәргә ишкәк тә, каек та табылыр.
Давылда адашсаң, караңгы төннәрдә яктыртып әнкәңнең йөрәге кабыныр.
Яшь чакта, сау чакта даныңа, малыңа, җаныңа дуслар да. ярлар да сарылыр.
Хәсрәткә тарысаң, догада, күкләргә илереп, тик газиз әнкәең сагыныр.
Яшь чаклар, сау чаклар, болыттай, мәңгегә кайтмаска, җилләргә сарылып агылыр.
Ахыргы көндә дә чәчәкләр күзендә күрерсең — әнкәең карашы чагылыр.
Җаны көйгән Акбай турында
Камил туганым истәлегенә
Халык чабышып
килеп җиткәндә — өй кысасы янып беткән.
Авыл өстендәге ап-ак болыт киезләнгән ысланудан, тончыгудан.
Халык «аһ-ваһ» килеп йөргәндә абзар-кураларга ут күчкән.
...Бәйдәге эт ярсый-сикерә, өрә бөтен җанвар тавышы белән. Авызында кеше сүзләре дә шәйләнә — җан ачысы шулдыр инде.
. Чылбырыннан ычкындыргач, инеш янына барып кан коскан.
Күзләрендә ят кызыллык әллә ничә айга барды.
. Вокзалларда, болын, мәйданнарда чатыр корган качакларны күргәч, янгын тоеп, чак котылган шул Акбай-эт искә төшә.
Сабыйдай сөенәм кайчакта, югалткан юк кына бер нәрсәм табылса.
Уйланмый еш кына ни бәхет икәне — әниең, әтиең сау булса!
Күпмебез бичара хәлендә калабыз югалту убылса һәр яктан
Исәннәр аңа дип багышлап юллаган догасын тапмаган әрвахтай.
КӨЗГЕ КҮКРӘҮ
«Мин Синең тормышыңа соңга калыбрак, гомереңнең кочена табарак килеп кердем. .»
(Хатыннан юллар)
Әйтәләрме сине яратты дип? Сөйлиләрме — сине сөйде дип?.. Син горурлан! Сөйсәм-сөймәсәм дә, тормышыма инде кердең бит!
Тавышыңнан — балачакта калган бер кадерле өнне шәйләдем Күз карашың Кояш булып торгач, мин Йолдызга, ахры, әйләндем.
Сезнең урам аша үчем бүген. Тәрәзәңдә калды күзләрем... Керфекләрем йомып нидер әйттем, хәзер хәтерләмим сүзләрен
Шактый ара бардым белешмичә. Хатирәләр алды бөтереп.
Ул елларның асыл бөеклеген мөмкин түгел ашчан бетерү
Булган яшьлек, булган чын ярату, һәм яңару булган һәр даим. Яшьлегемнең ни догасы өчен бүләк иткән Сине ходаем?
Кеше гомеренең буладыр ул Бәхет таҗы иңгән бер чагы! Әйтүчеләр булды: боларның бу — сүнү белмәс Сөю учагы!
...Хатирәләр, татлы хатирәләр керфекләргә дымны тарата.
Казан нинди мәрхәмәтле булган бу йорт аша безгә карата.
. Калтыранып куйдым. Әйтерсең лә кышка кердем җәйге киемнән.
Кире килгән чакта караңгы иде, мин таксида кайттым өемә.
Төн уртасы. Йоклый алмыйм. Ятам мең-мең сорау биреп үземә.
Сиңа, хәзер, бәлки, ай карыйдыр тәрәзәңдә калган күземнән...
Озак эзләдемме мин сине?
Әллә тиз таптым?..
Егермеләп еллар үткәч — инде очраттым...
Синең яшьнәп Дөньяга килешең иде.
Минем арып, Язмыш белән килешү иде..
Син парлы була торып та, канатсыз идең.
Мин җайдак була торып та, ...атсыз идем...
Дәрт очкыны чәчрәгәч синең йөрәктән, яшьлек таны янә туды минем күкрәктә!
Җандашлыктан, игезәкләрдәй охшаш ук булдык.
Бар вөҗүд бергә кушылгач, тоташ ут булдык.
Ходай үзе өсти мәллә хисне, теләкне?
Икебезнең бер тәнебез бер куш йөрәкле!
Аякларың — «алтын кайчы!» Кисә дә тора!..
Бәгьреңдәге татлы «шартлау» ыңгыраштыра! .
Озак эзләдемме мин сине?
Әллә тиз таптым?
Шунысын беләм: мин кич таптым. Кичегеп таптым...
«Аралар юк, без — тиңнәр!» — дип, рәхмәт, юаттың.
Мин дә, ахры, бәгыреңдә нидер уяттым.
«Сөю сәгадәт» дигәне шушыдыр инде
Син Мәхәббәтемнең соңы «хушмыдыр инде.
Әйттең ничә, күземә карап, айлы төннәрдә:
«Әй. абыем! Бу хәлемдә калам кемнәргә?...»
Үз соравым башым ята синең иңнәрдә
Нидер әйтмәкчемен, булмый аңлатып кына!
...Күрәсең җавапны әй гер тик Вакыт кына.
Галәмдәш замандаш илдәш милләттәш кардәш кандаш җандаш -
Нәрсә ӘЙ1 им?
«Рәхмәт!» диям Сиңа төнге яңгыр шавын тыңлап. изерәп упкындагы чыра яктысына дүрт күз белән карый алгач'
Бер-беребезгә артык якынаймыйк' (ерагая башларбыз дип куркам!) Хыял күкләренә менеп шашмыйк!
Син дә тукта!
Мин дә...
Тамчы күз яшь куйсын нокта.
Калыйк без Яшәү Картасында сагыныплар көтәр якынлыкта, гомер буе теләр ераклыкта!..
Мин карт булам яшәрмәгәндә. Яшәрмәгән көнем бик сирәк!
Кемдер көлемсерәп әйтеп куя: «Агай, сиңа күптән шул кирәк!»
...Белми алар — Миңа Син кирәк!
Качар җир — убежищелар нәрсәгә ди миңа?
Иң хәвефсез урын —ул бит Синең куенында!
Күкрәгеңә терәлеп бер йоклап киткәнмен дә, төш күрдем: имеш, бер тиен зур бер куш имәндә нигъмәт җыяр куыш тапкан, өй булыр дип кышкы.
...Ә төптән кисеп яталар, чыж-чыж килә пычкы!
Элеп киптер мине кер итеп. Яфрак булып калыйм имиеңдә. Тәмле төшең булып уятыйм. Өмет булып куныйм иңеңә!
Мин барсына риза.
Кеше булып калсам, япь-яшь җаның аша, янә күрсәм хыялый таң—яшьлек чагымны.
Ә Син әзерме соң, яшел тирәк килеш зәмһәрир кыш урталарында яланаяк басып торырга?
КЫСКА ШИГЫРЬЛӘРДӘН
Кеше ник дип өзә икән үзенә иң газиз кылны!
Үзем эшафот та. кискеч балтасы да...
Җәллады да. корбаны да барсы — үзем...
Сукбай
Зиннәтле сарайларда тордым...
төшләремдә.
Хур кызларын кочтым...
уйларымда.
.Күләгәмә урын тапмый иза чигәм ирсксездән ирекле булып!..
һәр зат Җирдә тигез булса кыя-таулар бөгелеп килеп, үзәнгә тулыр иде!
...Каргалар шигырь укыса — күгәрчен булыр иде!
Яшәдең, эшләп җан аның... Йә. үзгәрттеңме бераз Дөньяны. Илне?
.Сизәме тау очып төшкән Тәмәке көлен?
Кем явызлыгыннан кибә.
Кем изгедән сагая.
...Көнләшүдән күгәргәнче сагынудан саргаям.
Мин, бәлки, бер бөртек яшенә тормыймдыр?.. Ә үзеңә торам!
...Безнең озын гомергә- бер кыска юрган.
Дошманыңнан гөл алсаң син, артык гаҗәпләнмә! ...Дусларың агу бирсәләр — әзерме, син, бәндә?
Өметләндек: җырыбыздан илләр куаныр, диеп.
...Комга рәсемең ясадым — җилләр юаныр инде!
Без!
Без бәләкәй түгел! Сузылсаң бар буйга гасырлар буена булганбыз Тарихның муенында!
Бер агай сүзләре
Ялган гаеп чыннан безне гарип иткән...
Шул ялганны фаш итүе — гаеп икән!..
Чәчәкле май чагым үтте. Хәзер — җәйге мәлемдә.
...Батыр калыр көч тоеп та. Көрәшмәгән хәлемдә.
Кирәктер карау да таулардан — талларга. Вакы т гыр җандагы дәрманны барларга.
Юл ач син күңелендә буылган салларга!
МЕТАМОРФОЗА
Яшьлек (иртә)
Ай т үгел, көн торып булмый бер-беребездән башка. Бар газапка да ризабыз, аерылудан башка.
Ир чак (көндез)
Ыгы-зыгы. Вакыт җитми Эш. аш. йокыдан башка. Миһербанлы күзәнәкләр үлеп баралар башта.
Картлык (кич)
Күмәклеккә омтылып яшь җан саташа башта. Дөньяның гармониясе фәкать тик ялгыз башта.
Безнең көннәр штрихы
Урылмый калдылар игеннәр
Кыраулар өшетте мул кырны
Базарның чагында угрылар гармунын алдылар сукырның.