УЛ ЯШӘСӘ, БЕЗ БӘХЕТЛЕ
КАЗАН УНИВЕРСИТЕТЫНЫҢ ТАТАР БҮЛЕГЕНӘ 50 ЕЛ
_ ешелек тарихында эзе, хәзерге яшәештә, мен төрле халыклар арасында үз
урыны, сихәтле жире булган милләт исемен йөрткән бүлеккә илле, аның
мәрхәмәтле куенында аякка баскан факультетка биш яшь тулды.
Бүлек үткән юл — үзе бер олы дәрья Бу юл табадай такыр, шома, тигез генә
булмаган. Дәһшәтле 1944 елда кафедра һәм бүлек ачуга рөхсәт бирү бер хәл.
Иң әүвәл укытучыларын табасы, аннан әзерлекле студентларын жыеп аласы,
аларны язылмаган, басылмаган дәреслекләр буенча укытасы, университет
дәрәжәсенә тап төшермәслек итеп белем бирәсе бар Киләчәге томанлы
белгечлекне үзләштерергә ашкынып торучылар да күп булмый. Химия,
авиация, техник белгечлекләр буенча китсәң, авызың балда-майда йөзәр,
торган жирен шәһәр үзәгендә, кайнар сулы өйдә булыр.
1949 елгы беренче чыгарылышыбызның нибары жиде кешедән торуы
гаҗәп түгел. Хәзергәчә сакланган сугышчан рухны бүлеккә фронтовиклар
буыны алып килә Дары исе аңкып торган тозлы гимнастеркаларын да салырга
өлгермәгән, дөресе, алмашка күлмәкләре дә булмаган Зыя Мансур. Рашат
Гайнанов. Мәхмүт Хөсәен. Әбрар Кәримуллин. Ибраһим Нуруллин. Илбарис
Надиров кебек милли пәрвәрләр буыны бүлекнең абруен күтәрә һәркайсы олы
шәхес, язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе булып җитешә Шул егетләр белә н,
оста дирижер сыман, Рабига апа Хәкимова җитәкчелек игә. Бик күпләр өчен ул
туган аналары кебек якын һәм газиз кеше була Әдәбият укытучысы Я куб ага
Агишев та ихтирамга лаеклы затларның берсе. Ул сүзнең тәмен, әдәби әсәрнең
ләззәтен тыңлаучыга ирештерү сәләтенә ия сәхнә кешесе дә иде
Төп эш урыннары фәнни-тикшеренү институтында булса да. Мөхәммәт
Гайнуллин, Латыйф Җәләй, Хәмит Ярми кебек изге җаннар яшьләрне үз итеп,
алар белән аралашып, булган белемнәрен студент зиһененә сеңдерер! ә вакыт
табалар
Профессор Хатип Госман кафедра белән җитәкчелек иткән чорда бүлек яңа
сыйфат югарылыгына күтәрелә Шигырьгә гашыйк бу олы галим оста оеш-
тыручы. тәрбияче дә иде Ул эшләгән дәвердә Диләрә Тумашева. Мирфагыйх
Зәкиев, Нил Юзиев, Мансур Хәсәнов кебек фән докторлары оештыручы,
җитәкче булып күтәрелә. Соңрак аларга кесәләрендә шул бүлек дипломын
йөрткән Әбрар Кәримуллин, Вахит Хаков, Гомәр Саттаров. Азат Әхмәдуллин.
Фоат Ганиев, Фәрит Хатипов, Рүзәл Йосыпов. Фәрит Йосыпов. Фирдәвес
Гарипова. Хатип Миңнегулов, Резеда Ганиева кебек һәркайсы татар теле һәм
әдәбият белемнәренең олы бер фәнни юнәлешен җитәкләгән галимнәр килеп
кушыла. Аларның гыйльми ачышлары турында озын-озак итеп сөйләп булыр
иде. Хезмәтләре, язылган китаплары күз алдында Арабыздан иртә киткән
Әнвәр Әфләтунов кебек фидакарьләрне, лаеклы ялдагы Зәет Мәжитовны,
Ибраһим Нуруллинны. һаман да татар теле өчен янып-көеп йөргән
профессорлар Диләрә Тумашсваны, Вахит Хаковны, Мирфатыйх Зәкиевне
хөрмәт белән искә алмый мөмкин түгел.
Бүлектә белем эстәп, илнең төрле почмакларында хезмәт иткән мәгариф
һәм мәгърифәт алдынг ылары факультетның терәге бул! ан укытучы-галимнәр
Флера Сафиуллина, Фәһимә Хисамова. Флера Ганиева. Сәгадәт Ибраһимов.
Альберт Яхин. Марсель Бакиров. Шәйхелислам Садретдинов. Камил
Биктаһировлар да җылы сүзләргә лаек Әлеге мөхтәрәм укытучылар янына яшь
көчләр өстәлә тора Сонгы берничә елда Гафур Сөнтатов. Фәнүзә Нуриева.
Дания Заһидуллина. Таһир Гыйлажев, Искәндәр Гыйлажев. Динә
Мостафиналар фән кандидатлары булдылар
Татар бүлегенең эшчәнлете һәрьяктан бәрәкәтле булды. Шунда белем
алган шәхесләр җөмһүриятебезнең әдәби, мәдәни, хәтта сәяси үсешендә,
ижтимагый тормышында мөһим урын тоталар «Казан утлары». «Сөембикә».
«Чаян». «Мирас», «Идел», «Ялкын-. «Сабантуй», «Салават күпере» кебек
гәзит-журналлар- ның баш мөхәррирләре, күпчелек хезмәткәрләре туган телгә,
мен еллык тарихлы әдәбиятыбызга мәхәббәтне татар бүлегендә алган олы
затлар. Татар халкының рухи-фәлсәфи үсеше көзгесе «Казан утлары» үзенен
бүгенге сыйфаты белән Равил Фәйзуллин. Рашат Низамиев. Наис Гамбәров.
Рәдиф Гатауллин. Шамил Маннапов, Мансур Вәлиев кебек татар бүлеге
шинеленнән чыккан ир- егетләргә бурычлы
1993 елда Татарстанның халык язучысы дигән исемне алган ике олуг
әдипләребез Гариф Ахунов белән Аяз Гыйләҗев бүлектә белем алсалар,
өченчесе Мөхәммәт Мәһдиев шунда аспирантура тәмамлап, утыз елга якын
яшь буында татар әдәбиятына. Тукай шигыренә мәхәббәт тәрбияләгән
Бүлекне тәмамлаган зыялылар күп өлкәдә тормыш сәхнәсенең үзәгендә
кайныйлар Район гәзитләре мөхәррирләренең, журналистларының зур
күпчелеге безнең бүлектә укыган. Журналист ика фәне факультеты башында
торган Флорид Әгьзәмов. әлбәттә инде, сүзгә мәхәббәтне татар бүлегендә
алган
Татар бүлеге офыклары Татарстан белән генә чикләнми Оренбург ягында
туып-үскән Мөсәгыйт Хәбибуллин. Мәскәү өлкәсе егете Тәүфикъ Әйди. Төмән
тарафының Вагай районы вәкиле Булат Сөләймановларны бүлек бик теләп
үзенә кабул итте, белем бирде
1994 елда Тукай бүләгенә лаек булган Нурихан Фәттах Башкортст аннан
татар бүлеге һәм әдәбияты белгечлегенә юл ярган беренче дулкын вәкиле
Аннан соңгы елларда татар әдәбиты Әхсән Баянов. Рәдиф Гаташ. Роберт
Миннуллин. агалы- энеле Зөлкарнәевләрне. Госман Садәләрне үзенә чакырып
алды
Милләт язмышы өчен янып-коеп яшәгән фидакарь җитәкчеләр арасында
бүлекне тәмамлаучылар җитәрлек Казан педагогия институты ректоры Рүзәл
Йосыпов кесәсендә шул белгечлекнең дипломын йөртә Алабуга педагогия ин-
ституты ректоры Наил Лансов бүлектә диплом һәм кандидатлык диссертаци-
яләре язып. Тукай лирикасы буенча белгеч булып бездә җигешә
Татарстан академиясен ачу. оештыру, аякка бастыру өчен безнең бүлекне
тәмамлап, шунда укыткан, җитәкчелек иткән Мансур Хәсәиов. Мирфатынх
Зәкиевләр тырышып йөрде.
Татарстан язучылар оешмасы башында торучы Ринат Мөхәммәдиев,
Зиннур Мансуровлар тәрбияне, заманча һом итагатьле фикерләү дәресләрен
татар бүлегендә алганнар Мәскәү университеты профессоры Роберт
Бнкмөхәммәтов. У фа университеты дамелласы Әхәт Нитъмәгуллин. Ижауда
татар бүлеген ачып йөрүче Дуртали Мохәммәтшин шулай ук безнең бүлек
шәкертләре
Безнекеләр халык хуҗалыгының башка өлкәләрендә дә сынатмый
Азнакайда эшләр һәр тармакта төрләп бара, татар гимназияләре, мәктәпләре,
мәчетләре ачылып юра дип тикмәгә генә әйтмиләр Аның сере хакимиятнең
башында безнең бүлекне тәмамлаган Әнәс Исхаков торуында
Казан салым идарәсенә башлыкка намуслы, белемле, кыскасы, булган,
җитлеккән кеше кирәк икән, рәхим ит. андый җитәкчене бүлекне тәмамлаган
егетләр арасыннан сайлап алып була Ул 1968 73 елларда бүлектә укыган Равит
Әхмәтшин.
Тарих-филология факультетында укыганда ук булачак профессорлар М
Зәки- св. И Нуруллиннарны машина йөртергә өйрәткән Фалис Вәлневнс нинди
эштә генә сынап карамадылар Беркайда да сер бирмәде Хәзер ул Зәй райсоветы
рәисе
Казанда «Синдикат» исемле качакларга, мөһажирләргә ярдәм кулы сузучы,
шәфкатьле оешма үсеп чыкты Аны оештыручы, башында торучы кеше татар
теле һом әдәбияты укытучысы дипломына ия Наил Мостафин Бу төр мисаллар
бихисап дияргә мөмкин
Бүлектә белем алган кешеләрнең ижади. сәяси, мәдәни киңлеге, беркайда
да ют алып калмавы белгечлекнең асыл хасиятендә ята булса кирәк.
Татар теле итагатьле. Йомшак, нәфис җыр лөгате Аның сүз байлыгында
орышка, сүгенүгә, әдәпсезлеккә өйрәткән гыйбарәләр, җөмләләр бик аз
Чал тарихлы татар әдәбияты дөньяда ин фидакарь, намуслы, бары гнк
яхшылыкка. шәфкатьле леккә. сабырлыкка өндәүче сүз сәнгатьләренең берсе
Башка халык дәүләтчелеге зчендә шулай гөрләп үскән, сәнгатьчә югарылыкка
ирешкән олы әдәбият тар күп түгел җир шарында Бәлки юктыр да Бу үсешкә
этәргечне халык рухы бирсә, икенче сәбәп милләтнең үткәне, төрле сәнгатьләр
үсешенә дәрт, көч биреп торган Бөек Болгар һәм Казан дәүләтләре, шул шаулы
көннәрнең кайтуына, үз дәүләтчелеге торгызылачагына ышанычы иде.
Матурлык көзгесе әдәбият ышаныч вә өметтән, чынбарлык вә хыялдан башка
яши дә. үсә дә алмый Нәкъ менә шуңа күрә татар халкының бәхетле киләчәге,
азатлыгы өчен көрәшчеләрнең беренче сафында үзебезнең шәкертләрне
күрәбез. Шулар белән янәшәдә татар теле һәм әдәбияты дәреслеген кулына
тоткан йөзлә! ән укытучылар да бар. Алар —туган телебезнең,
әдәбиятыбызның каһарманнары, иң авыр, мактаулы хезмәтне җилкәләренә
салган кешеләр — безнең төп байлыгыбыз, терәгебез. киләчәгебез. «Татарстан
халык укытучысы» һәм башка мактаулы исемнәргә лаеклы педагоглар, авыл
педагоглары, рус телле мәктәпләрдә эшләүче фидакарь җаннар алдында бүген
баш иябез, аларга уңыш, исәнлек, бәхет телибез.
Татар теле һәм әдәбияты бүлеге илле еллык гомерендә төрлесен, туган
халкы кебек үк. какканны да, сукканны да күрде, сөенече дә, көенече дә. олы
хуҗаларның ишеге төбендә салкын бозда аягын туңдырган дәверләре дә булды
Ләкин ул язгы үренте кебек гел яктыга, яңага ашкынды. Тыны кысылган, һава
җитмәгән чорларда Роберт һәм Рәшит Әхмәтҗанов. Ф. Миңнуллин, Ә.
Рәшитов. В. Нуруллин. К Тимбикова. Р Мингалим, Г. Рәхим, Н Хисамов, К
Сибгагуллин, Зөлфәт. К. Булатова, С Маннапов, X. Әюпов. Р Юныс, И.
Гыйләжев, Г. Морат, А Минһаҗева, Р Зәйдулла кебек сәләтле егетләр-кызлар
укырга кереп, аның яшәвенә җан өрә торган булды.
Милли телләрнең яшәеш даирәсе тарайган, татар мәктәпләре ябылган, мат-
бугаты кысылган сиксәненче еллар башында белгечлеккә конкурс кими. Ата-
аналар да. яшьләр үзләре дә почмак теле көненә кала барган лөгать белән
киләчәкләрен бәйләргә теләмиләр. Элек бүлектә егетләр өстенлек итсә,
торгынлык чорында анда кызлар күбәеп китә.
Бары тик хөррият җилләре исә башлагач, үзгәртеп кору чорында гына
бүлегебез тормышы җанланып китте. Анын эшчәнлегенә яңалык рухы иңде
Әүвәл татар халкы тарихы дигән өстәмә белгечлек кертелде
Рәсемдә: Казан университетының татар бүлегеннән бер төркем
галимнәр, язучылар һәм студентлар. Рәсем Фатих Әмирханның 90 еллык
юбилеена багышланган тантаналы кичә уңаеннан төшерелгән. 1976 ел.
1989 елда шул чорда университетның уку-укыту эшләре буенча
проректоры М. Г османов тәкъдиме белән гыйльми берлек татар бүлеге
нигезендә татар филолог иясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетын
булдыру турында карар кабул итте. Ике ел элек Татарстан хөкүмәте, татар
факультетының фәнни- методик ярдәме белән, мәктәпләр өчен татар теле һәм
әдәбияты, инглиз һәм көнчыгыш телләр укытучылары әзерләүгә чакырылган
Татар дәүләт колледжын ачып җибәрде Анда хәзер Татарстаннан ике йөзгә
якын студент белем ала Факультетның үзендә 700 дән артык кеше белем ала.
һәр елны көндезге бүлеккә 100 читтән торып уку бүлегенә 60—70 кеше кабул
ителә. Шуннан да арттыру кирәк түгел дип саный факультетның гыйльми
берлеге. Сыйфат дәрәҗәсен төшерү килешмәс
Факультетка чын-чынлап аякка басу, һәр яңа белгечлек буенча бүгенге
таләпләргә җавап бирерлек эшмәкәрләр әзерләү өчен бик нык тырышасы,
эшлисе бар. Читтән ярдәмгә дә бик мохтаҗ безнең оешма.
Факультет элек бүлек биләгән уку-укыту мәйданнарында калды. Кысын-
кылык. тыгызлык, утырып укырга аудитория җитешмәү, укытучы кадрларга
кытлык — төп кыенлыкларыбыз
Техник әсбаплары да, компьютер, лингафон кабинетлары да юк әлегә
факультетның. Мәгълүм сәбәпләр аркасында ятимрәк хәлдә калдык Ә бит
бездә укучы талип-талибәгә, галим-голәмәгә мөнәсәбәтнең асыл нигезендә олы
сәясәт икенче дәүләт теленә караш, аның киләчәге мәсьәләләре ята.
Бүлекнең татар телен, сүз сәнгатен, димәк ки. халыкның үзаңын саклауга
керткән өлеш бәяләп бетергесез.
1917 ел борылышына кадәр татар зыялылары «Галия». «Мөхәммәдия».
«Хө- сәения», «Күл Буе» кебек атаклы уку йортларында белем алганнар, хәлле-
сәләт- леләре Каһирәнең 972 елда ачылган Әл-Әзһәр. Парижның Сорбонна
университетларына чаклы барып җиткәннәр.
Ил чикләренә тимер рәшәткәләр төшерелеп, әлифбалар алыгпынып. милли
тел почмакка куып кертелгән, ул яклаучысыз, үги йорттагы ата-анасыз бала
халәтендә кала Шул чорда татар бүлеге ачылып, шунда тел һәм әдәбият буенча
белгечләр әзерләнмәсә, хәзер ана телсбезнсн ни хәлдә буласын күз алдына
китерүе дә кыен.
һәрхәлдә, тел байлыгының яртысы алынмалардан торыр, әдәби телебез
гарип һәм күпкә зәгыйфь булыр иде. Тел саклаучы фидакарьләрне гыйльми
оешма да, фәннәр академиясе дә үстерә алмый Бу олы вазифаны, гарихи
ихтыяҗны бары тик югары уку йорты гына үти ала Җөмһүриятебезнең югары
уку йортлары икенче дәүләт телендә укытуга күчмичә торып, татар теле
тиешле дәрәҗәгә күтәрелә алмаячак
Бүлекнең 50 еллык эшчәнлегенә гомуми бәя биреп шуны әйтәсе килә: ул
татар халкын зыялы милләт буларак саклап калуга, телен, әдәбиятын, гомумән
.мәдәниятен, мәгърифәтен үстерүгә ифрат зур, бәяләп бетергесез өлеш керткән
Ул татар халкының бәгыре, йөзек кашы, күзе, колагы, дине һәм дене булган үз
чоры өчен
Сүземнең ахырында, Фатих Әмирхан фикерен бераз үзгәртеп «Китерегез
агы энҗе чәчәкләр, гнул бәхетле көннәренең шигъри гөсләрен исенә төшереп,
киләчәк белән рухлансын! Мәңге яшә татар теле, гатар әдәбияты! Син яшәсәң,
без дә яшәрбез!» дип кабатлыйсы килә