Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Багышлану
УЛ томаннар калган инде җанда, таратсагыз, таратмасагыз да... Мин сезнеке инде, и туганнар, яратсагыз, яратмасагыз да...
Мәхәббәтсез үрдәк баласыннан охшап барам инде аккошларга. . Тәнрем кушкан мина тумыштан ук бәхетемне сезгә багышларга.. Мин сезнеке инде бөтенләйгә...
Яратсагыз, яратмасагыз да, Салават күперенә керми калган ак тасмагыз, кара тасмагыз да.
Кайтавазы - даһи мескенлекнең, шәүләсе бер сынык сыныгызның Җаныгызның тере бер кисәге Өзеге бер сулыш-тыныгызның... Үзегез мин иң шәп чагымда да. ясасам да исәр-ялгыш адым..
Яратсагыз, яратмасагыз да нарат-сагыз булып ябышмадым. .
Мин сезнеке инде, ватандашлар! Кай җирләрдә калсам каңгырап та. Ерак ташлар тавышын тапшыргыч мин. Бик якында торсам яңгырап та.

Кызганыч...
Ялгыз роза чәчкәседәй, янып, өшеп калдым көзге бу бакчада... Җитми калды сөю ялкыннары дөрләп янган дәртле учакка да...
Җитми калды күкрәү-яшеннәре, ашыгып узган кыска җәйләр кебек... Бушап калды җаным, дәртсез каным, кайнар уксыз калган җәя кебек...
Җитми калды хәтта артык сүзләр, үтте яшьлек — әйләнеп тә бакмый. Чәбәләнер идем бии-бии,— ни кызганыч, инде корт та чакмый...
1990
Аңлашуга өмет
Безнең җырлар — үрсәләнгән җаннарга терәк әле...
Без аңладык... Сезгә — безне аңларга кирәк әле... Чакырсалар, җитәм барып — чакырымнар киртә түгел. Соңардым... Аның каравы инде бик иртә түгел...
Без сезне аңладык күптән... (Андыйлар сирәк әле.) Сезгә дә безне тирәннән аңларга кирәк әле... Сез миңа— карап тордыгыз. Мин сезне— күреп тордым... Сез мине — тыңлап тордыгыз. Мин сезне — ишетеп тордым... Күпләр миңа ук аттылар — ә мин үткен сүз аттым... Салкын караш, салкын сүздән өши-өши, боз ваттым...
Йа, Ходам, иңдер җаныма Галәми ярашуны!.. Аңлатыйм Кеше телендә мин кешеләргә шуны... Аңлатыйм шигырь телендә, яраклашмыйча гына... Бик якын килмичә, әмма ераклашмыйча гына...
Без сезне аңладык күптән — (Андыйлар сирәк әле)... Сезгә менә -безне төптән аңларга кирәк әле...
1992.
Чишмә белән күрешү
— Исән-саумы, Чишмәкәем! Тигезме агышларың?..
Ничек үтте ничә җәең. Ничә яз-көз, кышларын?
Иңнәремдә суларыңны Күп ташыдым, Чишмәкәй. Никтер сиңа төшә идем Гел ашыгып. Чишмәкәй...
Сөйләшергә, серләшергә. Тыңларга тавышыңны Гел тар була иде ара... Үзең дә сагышыңны Тормагансың сөйләп безгә. Яшьләр аңламас диеп. Әйтермен әле, үзләре Аңлый башлагач, диеп... Чишмәкәем, күптән сиңа Су сорап үрелмәдем..
Кайларда йөрдең соң. бала?.. Бик озак күренмәдең.. Ю битеңне суым белән. Арын бар сагышыңнан Сагынганмын би1 үзем дә Таныдым тавышыңнан... Сез китсп югалсагыз да. Мин бит кипмәдем әле...
Сусап кайтырсыз дип көттем. Агып бетмәдем әле...
И, Чишмәкәй! Әнкәм сыман Юмаргсың икән һаман Тезләнеп эчим суыңны. Янам бит. янам, янам Оялып синнән янам...
1983—93
8 «КУ»*н>
Юксыллар илендә
«...Сотри случайные черты...» (А. БЛОК)
Атасызлар. Анасызлар...
Ватансызлар, Алласызлар... Алма бакчаларын корытып, Мәхрүм калган алмасызлар... Корабсызлар, җилкәнсезләр... Мәчетсезләр, имамсызлар... Мәгънәсезләр вә тозсызлар. Шәригатьсез, имансызлар... Җилләр калган хәрәкәтсез, Илләр калган бәрәкәтсез, Бала туган — мәхәббәтсез. Дөнья туңган—мәрхәмәтсез...
Хәттин ашкан «сыз»лар. «сез»ләр,— Бозга каткан шыксыз сүзләр...
Сызып ташлар идем «сыз»ын. Бетсә шуннан бәхетсезләр...
Шул «сыз»ларга карап, кемнең Исән калган җаны сызлар?..
Шул тозсызлар, комсызланып, Кисмәк-кисмәк кыяр тозлар...
1992.
Шулпасының шулпасы...
Рәхмәт, дөнья! Шәп «сыйладың», тәмле булды шул ашың: Кемнәрдән калган бу «куян шулпасының шулпасы»?...
Кемнәр өчен пешкән куе өйрәләрнең өйрәсен иртә-кичен туглыйсың да, саласың да бирәсең..
Рәхмәт инде. . туйдык тәмам: көләсе дә, җырлыйсы...
Төште безгә — кояшның да җылысының җылысы.
Шулпа нәрсә! Чын тормышның татыйсы иде тәмен! — Бәлки. Бәхетнең үзен бер күрсәтер әле Тәңрем...
1985.
Син ышанма, Аллам, аларга!
Алар си на ихлас бирелмәгән Син ышанма, Аллам, аларга! Синен исемең белән тырыша алар Адым саен Сине алдарга..
Алар сиңа барыбер ышанмыйлар., һич ышанма син дә аларга.
Алар Җиргә Синнән качып килгән. Алар осга алдап таларга...
Гөнаһлары артык күп булганга. «Хәер» суза алар чат саен... Ышанмасаң минем сүзгә генә. Шаһитым бар чатта Ак каен
Алар көн-г өн синең исемең белән Почмак саен сату итәләр...
Кирәк чакта, иблис-шайтапның да Үзе белән тату бит алар...
Ки ran тотып аннан ант итәләр...
Үбү түгел әзер яларга...
Алар сиңа тамчы ышанмыйлар Бик ышанма Син дә аларга!
Күк тарафларында түгел фәкать Акча янчыгында күзләре.
Алтынга би1 алар табыналар. Тиеннәрдән башлап сүзләрен..
Син ышанма, Аллам, андыйларга.
Бер кәлимә сүзләренә дә...
Сиңа түгел, алар гомер буе Ышанмыйлар үзләренә дә.
1993.
Кара рәсем
Кара рәсем, тупас пумалалар.. Җанны урлан карак, юмалаган. Ай Кояш күк тотыла-тотыла янам. Чыра ягып, кем ул юмалаган?.
Җаныма ул кара буяу салган. Нәкыш чигеп, йолдыз уясына Алып менер чакча кулдан тогын, Мәхәббәтнең бәллүр кыясына.
Бу җаныма чәчри юра таплар.
Шәфәкъләрдән нурлар коеласына...
Ә адапгкан күңел гел тартыла һаман шул бер Сөю кыйбласына... Әҗерен көтә һаман күңелемнең Ап-ак киндер тарткан киергесе. Кара буяу сылап үтә җанга. Әле берсе очрап, әле берсе...
Иң нарасый бизәкләремне дә Йолкып, талап, урлап китмәсәләр!.. Чәчкәләрдән күчереп алган идем — Шул җаныма дегет сипмәсәләр!..
1991.
Күңел нечкәргәндә...
Минем дә бит тулган ай күк. Мөлдерәп туласым килә... Минем дә бит, синең кебек. Бәхетле буласым килә. Бер-береңнең кадерен белү Нигә соң болай соң килә? Синең дә бит, минем кебек, Бәхетле буласың килә...
Матур димә яздан — җәйне. Матур, димә җәйдән көзне, һәр бәхетнең кабатланмас Үз сулышы, үз мизгеле... Яз килсә дә, җәй килсә дә. Тигезләми бәхет безне.. Тик эзләмик — бәхетсезләр Арасыннан үзебезне... Күңелемнең ак энәсе Нечкәргәннән нечкәрә гел... Моңсуланам — моң суларын Бик тирәннән эчкәнгәме? Бер-береңнең хәлен белү Нигә соң болай соң килә? Минем дә бит, нәкъ синең күк. Бәхетле буласым килә! Синең дә бит -нәкъ минем күк,— Бәхетле буласың килә...
10.12.93