Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Бүләк
Чәчелдем дә жирдә. әй гугелдем Һәм үкенмим үзем, үкенмим: Ни икәнен белдем рәхәтнең мин, Ни икәнен белдем читеннең.
Ничек бәяләргә дуслыкны һәм Дошманлык ни белдем ансын да. Йөрәгемне уч төбенә салдым Ничә тапкыр — ялган каршында.
Хакыйкатьнең сытык чыраеннан Өстен күрдем баллы ялганны: Тамчы булып туган бәлаләрем Кайгы диңгезенә ялганды.
Сер бирмәскә ләкин, сер бирмәскә! Ир булырга нинди хәлдә дә. И Илаһым, авыр минутларда Елмаюлар калдыр бәндәңә.
Әй кешеләр!
Сезне сөйгән әчеп
Чәчелдем дә кат-кат түгелдем. Яшәвемне кемдер бүләк дияр, Ә кемгәдер бүләк... үлемем.
1994
Чыңгызхан
Җиңелүне белмәс чирү белән Илләр яулап йөрдең кем өчен?
Нур ӘХМӘДИЕВ (1946) — шагыйрь, берничә китап авторы. Әлмәттә яши.
Күк алласы синең аяк аска Бар дөньяны салды. Тимучин.
Тупырдаган тояк тавышлары .. Берсен-берсе суйган кабилә. Йолдызлы күк асты— ызгышлардан Тыныч тора алмый әле дә.
Тупырдаган тояк тавышлары Мизгел — илләр көлгә әйләнгән. Ерактагы кыргый монголларга Кемнең «чәче ничек бәйләнгән»:
Саргларныкы, татар, урысныкы..
Ничек кенә гайрәт орсак та.
Төрле илләр, төрле гореф-гадәт.
Төрле киңлекләрдә торсак та.
Яшәсәк тә төрле кыйтгаларда. (Без бит үзгә хәтта җырда да.) Бөтенебез сыйган, ризык тапкан «Каһәрләнгән» Алтын Урдада.
Бүген исә уртак Ватан да бар.
Барыбыз да «тигез» көенә
Үз-үзенә урын тапмый кеше.
Сыя алмый туган өенә.
Хыянәтне, үчлек, явызлыкны Бармы тагын шулай җыйган җир? Бүгснгеләр белән чагыштырсаң. Син фәрештә генә. Җиһангир.
Ялгышлардан гына тормыйдыр ла Алла бәндәсенең язмышы
Колак салсам, тупыр-тупыр килә Киң далада тояк тавышы .
1993
Кызыл, кара төсләр
Без табындык бары кара төскә Йә кызылга, йәки карага Кара белән кызыл арасында Маңгайдагы чәчләр агара
Әле кызыл, әле кара төсе Чын хакыйкать булып тоелды Төсләр белән төсләр көрәшендә Бер гаепсез җаннар кыелды
Җан кадерле. Ләкин кем җаны ул?
Кара халык — кара сарык бит.
Сарык булулары, ай туйдырды, Кеше булуларга зарыктык.
Тормыш кансыз: горур кеше итеп Үзен кемнәр саклап тотала? Төсләр коллыгында яшәгәндә, Бөҗәк булып җаннар бутала.
Йә күбәләк, коңгыз, кырмыска ул, Йә булмаса — телә, кандала. Мескен икәнеңне аңлаулары Хәнҗәр булып җанга кадала.
Аңласак та афәт икәнлеген.
Туктап булмый хәтәр уеннан — Шул ике төс: кызыл белән кара Ныклап буып алган муеннан.
1992
Төнге шигырь
Мин ялгызым.
Төнге күккә карыйм:
Йолдызыңны, бәлки, танырмын.
Танырмын да зәңгәр тынлык аша Сагындым дип хәбәр салырмын.
Юк, кычкырмам, кипкән иреннәрем Кыяр-кыймас кына эндәшер.
Бик кычкырып әйтсәм, ишетер дә Әрсез җилләр үлеп көнләшер.
Шыпырт кына хәбәр салырмын мин. Фәрештәләр генә тоярлык. Күзләремне синнән алмый идем. Бер-береңнән ләкин туярлык.
Булмаган шул...
Гашыйк җаннарыбыз Метагалактика кебек тартылып, Уза гомер.
Рәхмәт сиңа, раббым.
Яраткансың безне бар кылып.
Ялгызлыклар...
Әллә язмыш шундый.
Менә тагын ялгыз бу төндә.
Ялгызлыктан ятим шигырь туа. Язмый торсаң — бигрәк читен лә.
Фәрештәләр!
Аның йолдызына
Илтеп җиткерегез: сагындым!
Аңласалар, тик гашыйклар аңлар: Телгәләнгән чагы җанымның.
1992
Җирдә генә, юк, мин кала алмам. Килер бер көн — күккә ашармын. Ашармын да башка киңлекләрдә, Башка үлчәмнәрдә яшәрмен.
Ә барыбер җирдә яшәвемнең һәр мизгеле калыр хәтердә... Башны киссәләр дә. әзер бит мин:
- Мин җирнеке!—диеп әйтергә.
Башка киңлек, үлчәмнәрне буйлап, Мин барыбер җиргә кайтырмын: Йә кош булып күктә талпынырмын. Йә гөл булып чәчкә атырмын.
Җаным күчәр, бәлки, колыннарга. Бер күбәләк, бәлки, булырмын Мине хәтерләгән һәрбер затның Күзләренә кереп тулар моң.
Кайтмый калмам,
Кайтмый кала алмам.
Шигъри җаным ашкан күкләрдән.
Бәхетемне бүлешәм.
Кайгыларны
Иңнәремә салып күтәрәм.
1993
Бер сәбәпсез, никтер, этләр өрә. Әллә алар шундый «әдәпсез»? Ялгышамдыр: этләр сизгер халык, Өрмәс алар, өрмәс сәбәпсез!
Өрә белгән эткә сәбәп юкмы Ихатага карак кергәндер Бәлки, шушы көчек биләмәсен Берәр мәче карап йөргәндер.
Йә бер күсе ауга чыккандыр да Этне адаштырып качкандыр.
Ашарына хуҗа бирмәгәндер. Өрүләре бәлки, ачтандыр
Этләр тиккә өрмәс.
Сизәләрдер
Эшнең кая табан барганын.
Буыла язып өрә. өрә этләр. Ярсып өрә. белми арганын.
Этләр өрә. бүре йөри тора. Зәңгәр күктә йолдыз атыла. Өрә-өрә этләр ни саклыйдыр. Бездән урлап Ватан сатыла
1993