Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЪРИЯТ

Шундый көннәр була
Була шундый көннәр: көләч Кояш Күзен кыса мина беренче, Яртылаш ят кешен, шат елмаеп. Әйтер кебек. «Рим. сөенче!»
Кызык та соц дөнья, - көнгә чыксаң. Куанычлы хәбәр көләсең;
И ваемсыз бәндә! онытасың Кайтып булмас җиргә китәсең.
...Сүнә кояш, салкын чоңгылына Чәнти бармак чаклы арадыр;
Сөенеч гәп мәхрүм бәндәләрнең Йөрәгеннән каннар гамадыр.
1994.
«Гөнаһсыз фәрештә түгелсең...» Дип йөрәкне өзгәләмәгез;
Мин кечкенә кояш (кичке).
Нурларым да сүрән гәпле. Якыйнарым. үпкәләмәгез!
«Мәхәббәттә Мәҗнүн түгелсең...» Дип бәгырьне кискәләмәгез;
Шагыйрь халкы гомер бакый Гүзәллеккә гәрәз шакый. Сөйгәннәрем, үпкәләмәгез!
«Дөньяда мәңгелек түгелсең...» Дип җанымны телгәләмәгез;
Алмаларны юып. сөрттем.Гөлләргә су сибеп киттем, Исәннәрем, үпкәләмәгез!
1994.
Җир-күкгәге барча жисемне дә Кунак иттем жылы җанымда, Суга баткан жәйдә яр читеннән Сыек кулын сузган Талыма Рәхмәтлемен.
Зар-кайгымны тыңлап тормыйча да Куган чакта якын туганым, Ялгызны бит ялгыз аңлар диеп. Көткән идем Айның тулганын Дүрт күз белән.
Ә күктә соң күпме кардәшләрем! Ага Болыт. Аһ, ул болытлар! — Тезләремә чүгеп, көлә-көлә Күз яшьләрен сыккан оныклар Минем алар.
Күк йөзенең җем-җем шадралары,— Йолдызлар бит.— яшьле күзләрем. Көзге төндә өшеп күшексәләр. Учларыма алып үзләрен Җылыттым мин.
Бер җанымны меңгә бүлә-бүлә Яшәмәдем, бугай, мин юкка: Йолдызны Ай белән кавыштырдым. Сыек Талны елак Болытка Т оташтырдым.
И Җаныем, сәламнәр дә бармас Җирләргә мин китеп юлыксам. Түкмә яшең, көзге йолдызларны Кочагыңа алып җылытсаң. Кайтырмын мин.
1994.
О. Могҗиза! Торма якында, Торыр булсаң әгәр якында Гайбә! кубар синең хакыңда.
Туры килер шуны татырга: Кояш булсаң, бирмәс балкырга, Алтын булсаң, манчыр бакырга.
1994
Бер сөйләгән идең...
Саламга дип киткәнсен кыш, мине
Салкын өйдә ялгыз калдырып:
— Көчкә эзләп таптым сине. — дидең,—
Мич эченнән, чыра яндырып
Бүген сине мин югалттым, әнкәм: Кабереңдә киттем калдырып.
Тик табалмам сине эзләсәм дә
Көндезләрен чыра яндырып
14 февраль, 1992.
И әнкәем, табутың! - Сабый чагымда тирбәлгән Бишегем кадәр генә. Җаның берлән тәнеңне дә Әллә безгә өләшкәнне. И ваемсыз балаларың! — Белдекме бүген генә?..
Кайларда калды сүрелеп Җаннарны Ө1әр хисләр? Баешларга баккан саен Калкына үкенечләр
Барасы юлым бик ерак, Офыктан ашкан иде. Анда бәхет каршыларга Кочагын ачкан иде;
Елларның мин җилләрдән дә Җитез атында җилдем. Хыялым белән күкләрнең Җиде катында илем;
Ак иде минем иманым. Ярдым һава: «Ха ак җиңә!»
. Сөрлекте атым кинәттән һәм кадалдым как җиргә:
Егылганнар кемгә хаҗәт! — Атым тукталмый китте, Шөкер иттем шул хәлемә: «Ярый, таптамый үтте!»
Яраларым ялый-ялый Киттем тагын кузгалып, Ялгыз башым шау яланда. Йөрәгемнән куз алып.
Яктым учак. Тән салкыны Җанга күчмәсен, дидем, Сабыйлар бар, дөньясына Кырау төшмәсен, дидем;
Ут-учагым йолдызларны Балкытмагандыр, бәлкем, Тик күкләрне, тик күзләрне Төтәсләмәдем ләкин;
Бетмәгән икән омтылыш: Җиһанның тын алышын Тыңлый-тыңлый акрын гына һаман алга барышым:
Көенмәмен,— алда бәхет Ачмаса да кочагын, Сөенәмен,— дөрләтерләр,— Тере калды учагым.
...Көн сүнә үтә күренеп, Тәмен югалта төсләр; Ишелә кояш офыкка,—
-Ишәя үкенечләр.
1983.
Тоташтыр
Йосыф ага Гәрәй истәлегенә
«Арабыздан китте ул»,—дип Сөйләү, бәлкем, ялгыштыр. Китмәү, бәлкем, шагыйрьләргә Килә торган язмыштыр.
Төренсә дә күз яшьләре Кайгы төсе — карага, Тереләрдән-тере булып Утырасың арада.
Халкыңның аһ-зарын тойсаң. Аһ, авыр кичерәсең, Ә үзең белеп торасың Йөрәкнең киселәсең
Ә язмышың каһарманга Төшә торган язмыштыр. Син исәнсең, исәннәрне Киткәннәргә тоташтыр. Тоташтыр!
9 апрель. 1994.
Белеп тор!
(Энекәшкә шаян кш/әш)
Син белеп тор, сине ялантәпи Утлы куз өстендә биетер. Бер тамчысы ялгыш тама калса. Котыпның бар бозын эретер. Хатын-кызның кайнар күз яше
Син сынап тор, агу сораганда Дару салыр бәллүр савытка. Гөнаһың юк килеш оҗмахыңны Әйләндерер утлы тәмугка. Хатын-кызның зәһәр күз яше
Син күреп тор, сыек муеныңа Камытның иң зурын кидерер. Әгәр шайтан ияләшкән булса. Шайтанына башың илерер. Хатын-кызның гөче күз яше
Син әзер тор, имеш-мимеш хәбәр Колагына кунса кайдандыр. Бөртек «юк»ны тулы бер йөк «бар»га Алыштырып алып кайтартыр. Хатын-кызның ялган күз яше.
Син түзеп тор. кала күрмә көнгә Үзең теләп Себер китәрлек.
Өмет итмә, көн-төн түгелсә дә Түгел һич тә агып бетәрлек. Хатын-кызның дәрья күз яше
1994.
Тотып булса җилне Я1ьмәгә. Булса аңа элмәк кидереп.
Ялган заманнарда турыдан Ярган өчен күптән асарлар Иде сине дарга мендереп.
Шул җил кебек чая, ирекле Ирне күрсәм кышын саламын Исән башымдагы бүрекне.
1994.
ДҮРТЬЮЛЛЫКЛАР
Президентның нотыгы
Ил дә алтын, җир дә алтын, Рәсәй халкы эштә алдын, Җиде диңгез артларыннан Алтын биреп, ашлык алдым.
«Билгесез солдат кабере» янында
Санамагыз безне диванага.
Хакыйкать бар, беркем тигесез: Нинди ил ул, илен яклаган ир Үз илендә булса билгесез?!
Бер авылда бары бер өй калган, Салкын өйдә — кеше җылысы. Сөйләп туйгач, көйләп алды әби. Туң гасырның соңгы җырчысы.
«Нинди гүзәл чәчкә!» Бактым аңа Әллә күпме вакыт тоташтан;
«Нигә әле сула башлады ул?» — Каплап торам икән кояштан.
Тор син сакта, Шагыйрь, Җиргә Бәла-каза килгән вакытта. Син табиб та, хәзрәт тә бит Бәндәләрдә хәсрәт бар чакта.
1969—94.