САГЫНАМ, ДУСЛАР, ИЛКӘЙНЕ...
Мин нәкъ утыз ел Казан уннверсн1е1ынын татар бүлегендә укытучы булын эшләдем. Шул эшнен күп дәрәҗәләрен түбәннән ннарьна габа у злым: ассистент, өлкән укьпучы, доцент... Кон а башына менеп жнлгә җилфердәгән ефәк яулыкны алам дигәндә генә Обком һәм анын факулыепа1ы иярченнәре' аягымнан гартын төшерделәр. Кызу төшкәндә гадәттә кул. тез тиреләре яна, ләкин минем кул да, тез дә янмады.
Булса да ул чакта бездә керсез нман. саф күңел. Күп саташтырдык рәзнл шәйтанны чын инсан белән. Ашы-MHHie баш белән дә эшләдек, булсын кабул; Җәбраил ачкан ул эшләр! ә <эн с з ка ■ күккә юл.
(ТУКАЙ.)
һәм менә истәлекләр. Гомерем узган факультет кешеләре турында кечкенә генә хикәячекләр. Хронология сакланмый. Хәтергә кем килә шул кеше турында. Ләкин күңелемдә әчү ■ аш юк. Юк...
I
оридорда торабыз, төген чигәбез. Лаборантка әйтә' «Таралыш-
К магыз. бүген ашыгыч рәвештә кафедра утырышы булуы мөмкин.
Уфадан бер диссертацияне укырга кешеләр билгеләргә кирәк.
Хатип Усманович сәгать икегә килеп җигә», ди
Шулай, эшсез, кагылып-сугылып коридорда йөрибез, сигарет тартабыз. Ниһаять, сәгать ике Химкорпусның дүртенче кат коридорыннан.
гадәттәгечә авыр атлап, Хатип абый килә. Бераз бөкрәя төшкән, ике култык астында да калын папкалар. Күреп торабыз йөзе чытык. Димәк. кайсыбызгадыр әйтер сүзе, үпкәсе бар. Аның гел шулай, йөзенә чыга. Исәнләшәбез, ишеген ачып кабинетына уздырабыз. Бераздан көтү булып керәбез, шыбыр-шыбыр урнашабыз. Ул җимерелеп каш астыннан безгә карый, гаҗәпләнә.
Нәрсәгә җыелдыгыз?
Хат ип ага, безгә кафедра утырышы буласы дип әйткәннәр иде.
Шунда ул безгә җыерылып нәфрәтле караш ташлый һәм зәңгәрле* яшелле тавыш белән өстебезгә ике җөмле ишеп төшерә:
Нинди кафедра утырышы ул. әнә сез Анголада нинди хәлләр барганын ишетмәдегсзмени? Радио тыңламыйсызмыни сез?
Без дә шатланышып таралышабыз — тамак бик ачкан иде. Ә Анголада, тәгаен генә переворот ясап йә берәр полковник властька килгәндер, йә Брежнев безгә әйтмичә генә гаскәр керткәндер. Әмма, безнең тамак бик ачкан иде әле...
II
—. акультет фестивале бара. Партбюро, профбюро мине кыса: мин
Д W кураторлык иткән группадан фест ивальдә берәү дә катнашмый икән Әллә нинди сәер группа булды бу ни җырлаучы, ни биюче юк. Барысы да тәнкыйть мәкаләсе яза. стена газетасына әллә нинди рецензияләр урнаштыралар Арада икемс-өчме инвалид егет тә бар. лекцияне бүлдереп сораулар бирәләр, семинарда гел бәйләнеп утыручылар бар. Әмма җырчы, биюче юк
Шулай да. бик нык тырышып, ярымҗырчы берәүне таптым. Октябрь Норлаты мишәре Гел бишкә укый, бернигә исе китми, юл өстендә «манигъ күрсә» (Тукай), тибә дә аудара...
Сәхнәгә шуны чыгардык «истфилфак» фестивале көнендә. Универси-тетның Актлар залын биргәннәр иде Бик кыю чыкты сәхнәгә әлеге «Октябрь манигы» (манигъ — киртә мәгънәсендә). Мин горурланып партбюро һәм профбюроның «әдәбият-сәнгать бүлеге» белән җитәкчелек итүчеләренә—ул йә Зәет Мәҗитсв, йә Людмила Куткова була инде — карап алам: күрдегезме, Мәһдиев кураторлык иткән группадан фестивальгә нинди егет катнаша! Шалишь, браг, безнең труппа белән...
һәм әлеге «манигъ» баян шавы астында бер җырны бирмәсенме! Зал аһ! Каян килгән бу егет? Нинди көчле тавыш бу? Кем бу?
Ә, бу Мәһдиев кураторлык иткән группадан. Октябрь Норлаты егете. Сез «не думайте».... Без менә шулай эшлибез... Ну-ка, ну-ка әле, егетем.
һәм егетем, залны сихерләп, залны кул чаптырып җырлый:
Суда, суда.
Суда йөзаласыңмы?
Мин горурланып артка борылып карыйм: күрдегезме? Егетем залны тетрәтә:
Мин сине күрми түзалам,
Ә син түзаласыңмы?
Фу ты. блин. Фу ты, мля Зал егылып, тәгәрәп көлә. Минем башта инфаркт Хәер, инфаркт башта булмый бугай ул Ну инде, миндә инфаркт булды, анысы «тучны», әмма, ул аякларда иде Горький яза бит әле «Минем университетларым»да: «Минем теш сызлау авыруым бар. әмма ул — йөрәктә».
...Кайтырга чыгабыз. Вестибюльдә кием элгечләре янында фикер алышабыз Коллегаларым мина көлеп карый. Миңа кыен.
— Нуруллин алган группа бит ул. што ты хочешь9 ди берсе.— Анда бит гел сәер кеше генә була
Шунда күзем ачылып китте, җиңел сулап куйдым. Ачылды «алдында тарихтан театр пәрдәсе» (Тукай).
Татар бүлегендә шундый легенда яши иде. Доцентлар, профессорлар чирач буенча, уртача биш елга бер тапкыр, җәен кабул итү имтиханнарында өлкән экзаменатор булып эшлиләр. Урга мәктәп тәмамлап килгән яшьләрдән студентлар группасын әнә шул өлкән экзаменатор формалаштыра. Үзенә ошаган өметле абитуриентларның колагыннан тарта, тарих, чит тел экзаменаторларының артыннан чаба «ыелушай. менә бу абитуриентны батырма инде», дип телләрен тасма итә. Өлкән экзаменатор нинди группа шундый. Моны беренче сентябрь көнне беренче лекциягә кергән беренче укытучы шундук аңлап ала Җайсыз, ерпач, кытыршы бер группа утырамы алдында? Беркемнән дә сорама бу җәйдә өлкән экзаменатор булып Ибраһим Нуруллин эшләгән. Чибәр- чибәр. буйлы, мыеклы егетләр утырамы группада? Әһә. «понятно», бу җәйдә бит имтиханда фәлән ханым белән фәлән ханым эшләгән иде Ясно Тез башларын ялтыратып, авыр майлы керфекләрен салындырып, юеш кара карлыган төсле күзләреннән авыр нурлар «сачеп» утыралармы ун-унбиш кыз егерме биш кешелек группада.’ Бәрәч, ана ник гаҗәпләнәсез, бу җәйдә бит өлкән экзаменатор булып Мәһдиев эшләгән иде..
Университетның гарих-филология факультетында шундый легенда яши иде. Дөреслеккә туры килеп бетми инде ул...
Легенда сүзлекләрдә әйтелгәнчә, «уйлап чыгарылган» нәрсә. Иң гади итеп әйткәндә әкият.
Без киенеп университет бинасыннан чыкканда теге «манигь» Володя Ульянов һәйкәле артына өелгән кар өстенә дүрт-биш кызны бәреп егып, шуларны чикылдатып әвәләп, донья шаулата. «Старая клиника» янындагы карт тополь башында йоклаган чәүкәләрне уятып, нервларын боза иде.
Ill
абул итү имтиханнары бара Химкорпуста. дүртенче катта. 93 нче ике ишекле аудиториядә. Алгы ишектән керәсең, теманы кара тактага язын куясың (инша), өч тема инде ул. аны бөтен Татарстан белә: 1 Нинди матур минем туган җирем. 2 «Җырларым, сез. шытып йөрәгемдә . »; 3. Һади Такташ традицияләре бүгенге әдәбият га Ничә ел инде шулай...
Мин теманы кара так гага язам, кыштыр-мыштыр эш башлана Өлкән экзаменатор профессор Вахит Хаков. Без аның белән гомерлек дуслар. Мин алама, тәртипсез, җайсыз кеше. Вахит Хаков җайлы, тәртипле кеше. Без альянс.
Ара-тирә коридорга чыгабыз. Кем алдагы ишектән, кем арттагы- сыннан. Арттаг ысыннан кергәнне, бичара абитуриент сизми, шпаргалка куллана. Университет уставы буенча болай: сочинение (инша) вакытында шпаргалка кулланган абитуриент «автоматически» төшеп кала һәм «приемная комиссиядән делосын алып кайтып китә» Моны бөтен абитуриент белә.
Ләкин бит минем сигарет тартырга дип алгы ишектән чыгып китеп, коридорда сигаретны сүндереп, арткы ишектән шыпырт кына кереп рәтләр арасыннан килгәнне белми ул теге бала, теге бахыр
Киләм арткы рәтләрдән, киләм күзәтеп. Күрәм, якты ботлы, кыска итәкле бер кыз ботлары арасына шпаргалканы куйган һәм шуннан үзенен өстәлдәге кәгазенә умыра гына бит! Нишләргә? Кыз бик чибәр. Хәзер мин моны тотсам, «дело» сын ябып, университеттан куарга кирәк. «Жалко ведь!» Нишләргә? Бу кызны саклап калырга иде. Шәһәр кызы булса кирәк, юбкасы бик кыска Шпаргалка өчен бер дә җайлы түгел ул кыска юбка. Киләм арттан әкрен генә, ә теге сизми бит. Әйтерсең, гәрәзә кәрнизенә бәйләп куйган каза итен песнәк чукый Ләкин песнәк ул, өч-дүрт тапкыр чукыгач, як-ягына каранып ала. Ә бу кыз карамый. Ә мәче һаман якыная. Нишләргә? Тотыла, әрәм була бит бу Юк. бу баланы сакларга кирәк. Шунда мин аның артына килеп басам да, бик ыспай хәрәкәт белән генә теге шпаргалканы алам. Дөрес, бераз мәшәкать чыга, кызыкай кискен хәрәкәт белән «гармошканы» (шпаргалка гармун формасында эшләнә) эчкәрәк шудырмакчы булды, ләкин кәгазь минем кулда иде инде. Безнең бу «бәрелеш»не берәү дә сизмәде, күрмәде Шпаргалканы мин чалбар кесәсенә яшердем. Бераздан бу тирәгә яңадан килдем. Кызыем берни язмыйча тик утыра, яңакларыннан ялкын бәрә иде. Мин аңа шыпырт кына:
Нигә язмыйча утырасың? — дидем.
Бу инде тулы реабилитация иде һәм ул сулыш алды. Кызу-кызу яза башлады. Мин дә, кешегә яхшылык эшләвемә сөенеп, җиңел сулап куйдым...
Ләкин беренче сентябрь көнне аудиториядә мин аны күрмәдем. Бичара, йә язганы икелек булган инде аның, йә баллары җитмичә калган...
IV
_ акультетның партбюросында «оргсекрегарь» булып эшлим. Яхшы итеп, тырышып эшләргә кушалар «Әнә Табеев үзенең карьерасын шуннан башлады, студент вакытта ук партоешма секретаре булды, диләр». Уйлап йөрим: начар булмас иде. шулай күтәрелеп дөнья оҗмахында бер яшәп алсаң
Ләкин миндә җыен «пычрак» эш: «персональное дело»ларны мин әзерлим. Кемгә кисәтү, кемгә каты кисәтү, кемнедер партиядән үк чыгарырга. Бүгенге бюрода ике эш: партиягә әле генә кабул ителгән (кандидатлыкка) бишенче курс студенты Х.ның тәртибен тикшерәбез. Җитмәсә. рекомендациянең берсен мин биргән идем.
Гаеп зур: яңа елны каршы алганда студент X. салкын портвейн эчкән. Тулай торак бүлмәсендә бәйрәм иткәннәр. Бервакыт салкын портвейннан моның эче бора башлаган. Түзгән бу. түзмәгән түгел. Әмма актык чигенә җиткәч, урыныннан сикереп торган һәм. бәген егет-кызларны гаҗәпкә калдырып, бүлмәдән чыгып йөгергән. Тик Туалетка барып җитә алмаган, коридорның караш ы башында, бер ишек янында эшен бетергән. Шуннан үз бүлмәсенә кайтып яткан. Ә төн уртасында бу урынга якын бүлмәдә яшәүче кыз торып караңгы коридорга чыгып аяк атлауга, таеп, гөрселдәп барып төшә, яңак сөяген кара янарлык итеп паркетка бәрә...
Ну, что это такое? — дип гаҗәпсенә профессор Николай Александрович Гуляев, бюро әгъзасы.- Что это за дикость? Просто, я не понимаю.
X. ның өстенә очып-кунып мин сүгәм.
Вы же не с того мероприятия начали свой кандидатский стаж,— лип үрсәләнәм (бюро утырышлары бары тик рус телендә генә бара. КПСС, гомумән, рус телендә генә яши иде).
Бичара егетне партиядән чыгарырга дип карар кабул итәбез. Бу инде миңа эш. Моның «эше» буенча папканы күтәреп мин университет
парткомы белән ике араны таптарга тиеш, аннары Вахитов райкомы бюросына папканы, егетне алып барырга кирәк
«Персональ эш»нең икенчесе - аспирант Рим Ширияздановныкы. Сәләтле, шәп егет. Алтын медаль белән мәктәп бетереп Башкоргстаннан килгән. Аспирантурада калдырганнар. Без дуслар. Без ике кафедрага (тел, әдәбия!) өч аспирант. Өченчебез Фәрваз Миңнуллин. Яшь тәнкыйтьче. Өчебез дә бер үк төрле нужада, берәр балабыз бар. кайсыбыз коммуналкада. кайсыбыз тулай торакта. Аена туксан сигез CJM стипендия алабыз. Шуны алган көнне, һичшиксез. «Восток» ресторанына төшеп өстәл алабыз. Борын башына биш сум чыга. И ул андагы утырулар, мәсәхәбә. бездәге акыл. Хәзерге бер генә кооператор да миллион сум түләп өстәл янында безнең дәрәҗәдә акыллы сөйләшеп утырмыйдыр. Ә без шулай, Рим - татар теле белгече, Фәрваз -татар әдәбияты белгече, мин —тарихчы (теге өлкәләрдә миннән юк). Римны тагар теле өлкәсендә шулкадәр әзерлекле диләр, менә бер генә мисал Мин үземнең бик тә әзерлексез көе аспирантурага эләккәнемне аңлагач (бу гурыда «Ачы тәҗрибә» дигән китабымда яздым), ике көнней берендә фәнни җитәкчем Хатип Госман янына йөрдем. Гел консультация алдым. Ул да моңа ияләнде, берәр көнне килми калсам, миңа кисәтү ясый иде. Ә Шириязданов, кайдадыр еракта, кирпеч заводы тирәсендәге коммуналкада яши, ялгышмасам, бала да карый иде кебек Минем шикелле белемгә ач әрвах булып авызын ачып йөрми Килми университетка, йөрми консультациягә, һәм сөйләүләре чын булса, аптырагач, аның «коммуналка»сына фәнни җитәкчесе профессор Мирфатыйх Зәкиев үзе барып йөри икән. Булыр, булыр, университетта шундый галимнәр бар иде ул чакта: берәр аспирант кулына килеп керлеме, ул инде аны кеше итмичә калмый: болар И. М Ионенко, Н. А. Гуляев. А С Шофман, М. Зәкиев шундыйлардан...
Менә шул мактаулы Шириязданов янган бит әле. Нәрсә белән дигез? Биш ай буе партвзнос гүләмәгән. Юк. акча кызганудан түгел Болай. «просто» ул факультетка килгән көнне взнос җыючы килмәгән, взнос җыючы килгән көнне Шириязданов күренмәгән.
Декан Н А. Гуляев яңадан гаҗәпсенә:
Ну что это такое? Я просто не понимаю
Рим аклана, бала янында утырдым, җае чыкмады, ди. Минем тырышлык белән нибары «телдән кисәтергә» дигән карар кабул игәбез. «А задолженность немедленно погасить».
«Дсло»ны мин шул көнне үк университет парткомына илтеп тапшырам Әле безне анда карарга тиешләр.
Шулай, көтәм. Февраль, март узды, апрель узды парткомга чакыручы юк. Майның матур бер көнендә партбюрога телефон
Магдеев, немедленно разыщите члена КПСС Шириязданова. Завтра в 15 часов слушается его дело.
Бәген кафедраны эшкә җигеп Римне эзләп табабыз, вәгъдәсен алабыз Икенче көнне ул парткомның кабул итү бүлмәсендә иде инде Безне чакырдылар Партоешма (университет) секретаре мәрхүм Виссариан Фе-дорович Семенов иде (мин боларны язып утырудан бер ай элек, 1993 елның декабрь башындамы, ноябрь ахырындамы В Ф Семенов урамда йөрәге туктап үлде).
Мин «)Ш»не сөйләп бирдем Бәхәс кипе Берәрләр «cipoiaM. бег занесения в личное дело», икенчеләр «строгий выговор с занесением в личное дело» тәкъдим иттеләр. Рим дә башын аска иеп. өстәл башында басып тора
Рек г ор Михаил Тихонович сөйли бер үк сүзләр'
Я просто нс понимаю. Как это можно в течение пяти месяцев не платить взносов? Вы же молодой коммунист Это же элементарная обязанность коммуниста Почему, я. ректор, нахожу время для этого, а
вы молодой аспирант — не находите? Или не считаете нужным? Может он, в самом деле, не’ нужен партии? — Ул сораулы карашын В Ф Семеновка юнәлтә.
Римне партиядән куып чыгарабыз дигәндә КПСС тарихы кафедрасы мөдире Р. И Нәфыйков күтәрелә (партком әгъзасы).
Мин аңлап бетермим. Бу егет миндә укыды, һәйбәт, юньле егет иде. Мин аңлап бетермим. Бу — ниндидер недоразумение. Бу егет андый булырга тиеш түгел иде.
һәм Рәфыйк Нәфыйковның бу чыгышы Римнең язмышын хәл итте «Строгий выговор без занесения в личное дело» дигәнгә партком әгъзалары кул күтәрделәр, секретарь кыз беркетмәгә нәкъ шулай дип язып куйды: «за»—18, «против»—берәү, «воздержались»—2. Беркетмәгә кул куелды. В. Семенов безгә үзенең шома ияге белән ишара ясады: «бездельник» Ширияздановың белән сиңа,— «бездельниккә» чыгып китәргә мөмкин, дигәнне аңлатты.
Шунда, шунда Виссарион Семенов... минем «подопечный» Римнан... партбилетын сорады. Рим бирде партбилетын, бирде. Әмма, бирмәсә шәп буласы икән. Чөнки... Рим Шириязданов взносын «погошать» итмәү генә түгел, әле май аенда да теге «әҗәтен» түләмәгән, һәм ул инде сигез ай түләмәгән икән.
Партком «ах» итте, ләкин карарын инде үзгәртә алмый иде. Парткомнан чыгып киткәндә күреп алдым: ректор Михаил Тихонович күкрәк кесәсеннән алып ниндидер таблеткалар йотып маташа иде...
V
1990 ел. Минем өчен авыр ел. Гыйнвар аенда сөекле апам үлде. Явыз авырудан тазара алмады. Аннан үзем авырый башладым. Яз айларында бик каты авырый идем инде, кешегә әйтмәдем. Кулыма каләм тотып автографлар бирерлек хәлем юк иде. Тукай исемендәге бүләкне алган көнне митингтан качып машина эченә кереп утырдым. Бер әрсез ханым шулай да тапты, автограф сорады. Ә мин каләм тота алмыйм. Үзем белән бергә эшләгән бер иптәш моны бик гади итеп аңлаткан бер мәҗлестә: «Кулына каләм тота алмыймы? Рюмканы бик еш тотканныкы ул»,-- дигән.
Бу гайбәт миңа килеп җиткәндә мин хастаханәдә идем инде. Диагнозны гиз куйдылар: панкреатит.
һәм мин, яшем җитеп, пенсиягә чыгарга әзерләнә башладым.
Сентябрь ахырында эшкә килсәм — коридорда стена газетасы. Бер ватман күләмендә мәкалә — минем иҗат турында. «Бәхилләшү» дигән китабымнан каерып алып рәсемемне дә биргәннәр. Тукай исемендәге бүләк белән тәбриклиләр. Мин инде быел икенче тапкыр шулай стенада телгә алынам. Беренчесе — гыйнвар аенда. Апамны җирләгәч эшкә килсәм — стенада кара шрифтлы бер табак ватман. «Апасы үлү сәбәпле доцент Мәһдиевнең...» Миңа моны күрү бик авыр булды, ләкин шунда җиңел бер сулыш та алып куйдым: коллективта мине ихтирам итүчеләр бар икән. Белеп торам инде, моның инициаторы — факультетнын партоешма секретаре Флюра Сафиуллина. Гомере буе кеше кайгысын кайгыртып, авыр вакытта коллегалары янына очып килеп җитә торган кеше. Вулкан булып, зил-зилә булып...
Менә, ниһаять, декабрь ае җитте. Алдан биргән вәгъдәм бар: паспорт буенча алтмыш яшем тулган көнне ярты көн эшлим дә. төштән соң кайтам да китәм.
һәм шул «ярты көн»гә дип килсәм... килсәм... Коридорда стена газетасы, «әпәйт-тәки» минем рәсем һәм бер табак ватманда котлау: «хөрмәтле фәлән-фәләнич... Сезне 60 яшь тулу...»
Кыен булып кипе. Нәрсәгә дип әле сиксән проценты кызлардан торган факультет алдында минем картлыкка басым ясап котлыйсыз?
Коридорда йөрим. Бүлмәләрнең ишекләре юка, катырылган пычкы чүбеннән. Бер бүлмәдән тавыш ишетелә.
— Юк, мин андый алмыйм. Бер кешенең портретын елына ничә тапкыр бирергә мөмкин, ә?! Мин беләм, ышту. Мәһдиев популярлыкка мохтаҗ түгел. Ну да ләкин, нәрсә дип елына ике тапкыр аның рәсемен бирәбез әле? Мин моны аңлый алмыйм
И агайне, коллега. . Киттем инде мин сездәң, киттем. Минем портрет анда бүтән күренмәс инде, тыныч бул.
Ләкин, белмәссең... Кара рамка эчендә күренеп алуым бар бит әле минем Соңгы тапкыр Ни әйтсәң дә утыз ел шунда эшләдем бит. Ул көнне дә син шулай дуларсыңмы? Юктыр инде, дуламассың...
VI
_ _ ин студентлар алдында лекция сөйлим. Фатих Әмирхан. Галим- JV1 җан Ибраһимов әсәрләренә анализ ясаганда искелекне, борынгы гореф-гадәтләрне, җен-пәри, аждаһаларга ышануны гәнкыйть итәм. ләкин үзем гел җеннәр чолганышында яшим Бу менә болай: мин университетка эшкә барам, трамвайга кереп утырам. Алдагы тукталышта мин утырган вагонга ун-унбиш кеше керә, шулар арасында җитмеш- сиксән яшьлек бер карчык була. Әнә шул карчык, һичшиксез, минем янга килеп баса. Кысыла-кысыла килә. Әллә никадәр яшь җилбәзәк утырып бара югыйсә, ә бу нәкъ менә минем урындыкка килеп тотына Бу. әлбәттә, җен эше. Бу һәркөннс шулай булганлыктан, трамвай тукталышында берәр карт, карчыкны күрсәм уйлап куям
И иптәшкәем, син инде минеке
Лекцияләрем бетә, «Ленин бакчасы» дигән тукталышка чыгып басам. Трамвай яки троллейбус көтәбез Көтүчеләр арасында бер исерек бар. Мыркылдый, сүгенә, кемгәдер бәйләнәсе килә Бу шулай ук минеке һичшиксез, мин утырган ват онга керәчәк ул. һичшиксез, минем янга килеп басачак ул. һичшиксез, минем белән сөйләшергә, бәйләнергә омтылачак бу. Әнә шуны алдан белгәнлектән, мин кайвакыт аның янына үзем киләм һәм үзем сүз башлыйм, чөнки ул барыбер минеке инде
Яз килә, мин өстәлем янында көннәр буе утырам: лекцияләргә дә әзерләнәм, аз-маз әдәби әсәрләр дә язгалыйм Безнең йорт алты подъездлы. урам ягында матур аллея йорт буйлап сузылган. Ул аллеяда асфальт кибүгә, балалар «сызык» уйный башлый, ләкин алар бары тик минем тәрәзә турысында т ына уйныйлар Яз буе, җәй буе шулай. Каршыбызда гына кибет бар. анда керен-чыгып йөрүчеләр кара-каршы очрашканда сөйләшеп тору өчен нәкъ минем тәрәзә астына киләләр. Сәгатьләр буе сөйләшеп торалар. Мин кайвакытта урамга чыгып карыйм: йөз метрдан да артыкка сузылган йортыбызның бары тик бер генә урынында минем тәрәзә турысында гына хатын-кыз сөйләшеп тора, бала уйната. Әле алай гына да түгел. Урамда кәгүе белән хуҗасыз этләр йөри. Төннәрен форточка аша ишетеп ягам, алар сөрлегешеп чабалар, каядыр ки ген баралар Ләкин мин көтеп ягам бераз чабышып, каннарын кыздырып алгач, болар, һичшиксез, минем тәрәзә турысына җыелалар Котчыккыч гауга куптарачаклар, мине йоклатмаячаклар Кайвакытта аллеядагы куаклар арасында ике мәче котчыккыч ямьсез мыраулап йә мәхәббәт, йә нәфрәт хисләре белән уртаклашалар Мин йоклый алмыйча урамга чыгам Бөгеп подъездлар тыныч, теге оятсызлар нәкъ менә минем тәрәзә аегында Болар, әлбәт тә. җен мне Ул җен гел мине тәрәзә астында саклап яши Хәер, минем бүлмәдә дә берсе яши аның Җәйге ял вакытында мин. тадәгтә. әдәби әсәр язам Бүлмәмнең ишеген ябып 9 «к.у.мто 129
сәгатьләр буе берүзем утырам. Язам, арыйм. Ике. өч. дүрт сәгать язам, берәү дә борчымый, керми. Шунда бик нык арыганымны сылтау итеп, дәва булсын дип бер рюмка гына хәмер эчмәкче булам. Яшереп куйган ■җирдән шешәне алам (балалар күрергә тиеш түгел), бик шыпырт кына рюмкага салам... дигәндә генә дыркъ итеп ишек ачыла һәм мин тотылам, һәр очракта да тотылам. Югыйсә, ярты көн буе ишегем янына килүчедә булмый.
Кешеләр теләсә нәрсә әйтсеннәр, әмма мин җеннәр белән әвәрә килеп яшим.
VII
ниверситет — туган йорт ымны сагынып яшәрлек булгач, ник аннан киттем? Миңа бу сорауны гел биреп торалар. Минем җавап стан- ~ дарт: яшьләргә юл бирергә кирәк. Ләкин тулы җавап түгел бу. Төп сәбәбе башкачарак.
Менә бервакыт Казанга без еллар буе сүккән Гали ага Акыш килде. Опера театрында моның белән очрашу булачак. Миңа чылтыратып әйтәләр: фәлән-фәлән йортның фәлән бүлмәсендә сезгә билет бар, кереп алыгыз. Киттем, эзләп таптым. Керә-керешкә бер егет белән очраштым, кул биреп күрештек.
Нихәл, Фирзәр, — дим,— синең җырлавыңны бик яратам.— дим. Ул да билетка килгән икән. Ләкин билет бирүчеләр ана Фирзәр дип түгел. Ренат дип дәшәләр. Чынлыкта ул «Сорнай» ансамбленең җитәкчесе Ренат Гыйләҗев икән. Хуш. кып-кызыл булып янып йорттан чыгып киттем. Театрда урыным өске яруста иде, Гали аганың мәһабәт борынын чамалап булырлык иде Очрашуда ыбыр-чыбырлы чыгышлардан туеп кайтып киттем: Гали ага белән иртәгә аерым очрашабыз, «Татарстан — Төркия» җәмгыятен тәкъдир игү мәҗлесендә. Ә ул мәҗлесне, бу оешманың президиум әгъзасы буларак, мин алып барырга тиеш.
Киттем мин икенче көнне Галимнәр йортына «презентация»гә. Кердем йортка, күтәрелдем икенче катка, халык җыелган, күрәм. каршымда Гали ага Барып күрештем, бик якын итеп күрештем.
Кичә бик арыттылар сезне, ничек йокладыгыз?- дидем.
Ул бераз гына гаҗәпләнгән сыман булды:
Рәхмәт, әйбәт йокладым.—диде.
Мәҗлес зур булмаган бер залда, шампанскийлы, лимонлы, алмалы дүртәр кешелек өстәлләр янында башланып китте. Америка. Төркиядән килгән унлап татар бар иде калганнары үзебезнең галимнәр, артистлар. Хуш. мин бит алып баручы инде.
Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр, хөрмәтле кунаклар.—дип тезеп киттем мин.— Бүген безнең шатлыклы көнебез: татар халкының зур галиме, ватанпәрвәр бер улы Гали ага бездә кунакта... Сул як өстәлгә таба кулым белән ишарә ясадым, күп кеше шунда таба борылды. Оешмабызның президенты Фирдүс Фәтхелисламов йөзенә зур канәгатьлек хисе бөркеп миңа карап алды: ул бит атна буе телефоннан төшмәде.
Мөхәммәт абый, пожалуйста, мәҗлесне алып баруны өстеңә ал инде.—дип күпме-күпме тапкыр әйтте. Менә хәзер ул бәхетле: бөтен кешедән дә булмый ул андый кереш сүзләр...
Мәҗлес; кызды, шампань бөкеләре Синопта Төркия флоты белән Россия флоты бәрелешкәндәгедәй гөп тә гөп килеп атылып тордылар. Шамил Әхмәтҗанов төрекчә бер җыр җырлап Төркия кунакларын таң калдырды...
Шунда... шунда... (руслар андый очракта: «Фу ты, ну ты. лапти гнуты» диләр) шунда пышылдау купты, залны урталай ярып, таза гына бер ир килә иде безнең өстәлгә таба...
— Гали ага! Әссәламе галәйкүм!
— Гали aia! Исәнмесез, әйдә узыгыз,—дигән тавышлардан мин гәүдәмнең авырлыгын югалттым. Өстәлебез янына Гали Акышнын үзе килеп утырды, ә теге, мин күрешкәне экстрасенс доктор Наил Хәкимов икән
Мин шактый вакыт «шок» дәрәҗәсендә утырдым. Чит телләр сүзлегендә «шок»ны француз сүзе дип аңлаталар. Минем үз версиям бар: шок - татар сүзе. «Шаккату» аптырау, югалып калу — безнекеме? «Ша- кай» бернинди эмоциясез карап торган кешегә шулай диләрме? Шоп- шома, йомры тезбаш сөяген «шакай сөяге» диләрме сыер-үгезләрнен? «Шок» безнеке. Әнә шуңа күрә мин әлеге мизгелдә «шокайган» хәлдә идем.
Хуш, өстәлгә бер кәгазь китерәләр. Минем исемгә. «Мөхәммәт абый, миңа ике минутлык кына сүз бирсәгез иде. Төрек гимназиясенен директоры Айдар Низамов» Ник бирмәскә инде, Айдар? Мин сине гомер буе ихтирам итеп яшим, син акыллы егет. Казан пединститутына синең янга йомыш белән дә килгәнем бар һәм син минем үтенечемә колак салдың, тыңладың. Хәзер, Рәшит Мостафин гармуннарында уйнап бетерсен дә
Ул арада Айдар безнең өстәл янына килеп утырды. Чөнки безнең өстәлгә беркетелгән бер ханым Америкадан килгән кунак янына күчеп утырган, бездә бер урындык бушаган иде.
Айдар белән сөйләшеп киттек. Мин әйтәм. Рәшит Мостафин уйнап бетерүгә сиңа сүз бирәм, иркенрәк сөйлә, нигә ике минут кына. дим. Ул биш минутлап сөйләргә вәгъдә бирә.
Гармун туктауга, мин пычак сырты белән фужерга суккалап (Ә Еники: «Төнге тамчылар» әсәренең бер персонажы Кәли. прототибы мәрхүм Хәмш Ярми), болай дим
- Хөрмә1ле ханымнар, әфәнделәр! Хәзер сезнең алдыгызда башкалабызның педогогия институты каршындагы төрек гимназиясе директоры Айдар Низамов сүз әйтә.
һәм кулым белән ишарәләп әлеге көдрә чәчле кара егетне күрсәтәм. Шунда . шунда. Иң арткы өстәл яныннан кү1әрелеп безгә таба бер ир килә. Кара чәчле, кара тут йөзле. Бу —Айдар Низамов икән, килде, рәхмәт әйтте, сөйли башлады
Мәҗлестә минем улым Искәндәр дә бар иде, кайтканда ул мине гел саклады, бишенче т рамвайга ут ыртты, «Совет мәйданы» дигән тукталышта мине төшерде, үз өебезгә кадәр алып кайтты. Рәхмәт инде аңа. Тик өебезгә кергәч безне ишек ачып каршы алган хатыныма, улымның әнисенә, мин бераз шикләнеп карадым, ә «вдруг» бу минем хатын түгел, ә кибет идәнен юучы Маша түти?
VIII
дәбият галиме Тәлгать Галиуллинның «Еллар юлга чакыра» дигән исем белән тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы басылып чыкты. Г Галиуллин республикада ин яшь ректор, докторлыкны якларга йөри. Радиода әдәбият-сәнгать бүлеген алып баручы Рим Кәримов (Тәлгатьнең иң якын дусты иде, мәрхүм) телефоннан чылтырата миңа (иллә дә шәп бәрхет тавышлы иде!):
Карале. Мөхәммәт, бер юньле эш эшлик, ә.’ Тәлгатьнең теге монографиясе iурында радиотапшыру эшлик әле алдагы якшәмбе өчен
— Анда кемнәр катнаша соң?
Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин һәм университет галиме буларак син Кереш сүзне үзем әйтәм Димәк, килештек Син бераз әзерләнеп гор: «запись» (магнитофон лентасына язу) иртәгә сәгать унбердә була. Фәрваз дә нәкъ шул вакытка килә
Иртәгесен сәгать унбердә мин радиокомитетта идем инде. Рим үзенең кереш сүзен инде яздырган, миңа сорау биргән Мин аның сөйләгәнен тыңладым да шундук ялгап алып киттем. Биш-алты минут сөйләдем бугай Фәрваз күренмәде. Без студиядән чыктык, бүлмәсенә керсәк—телефон. Фәрваз икән:
Ашыгыч эш чыкты, мин кичке дүрткә генә килә алам, яздыра алырсызмы?
Рим аны көтәргә вәгъдә бирде.
Бер көн үткәч Рим белән телефоннан сөйләшәбез:
— Фәрваз килдеме?
— Килде, язылды.
— Миннән соң сөйлиме? Ничек ялгадыгыз? Мин сөйләгәнне тыңлат-тыңмы?
— Юк. вакыт бик тыгыз иде, туп-туры сөйләп китте. Әйбәт язылды.
Ну бит ул ялгарга тиеш иде мин сөйләгәнгә. Ул бит минем нәрсә әйткәнемне белми.
— Ялгады, бик әйбәт ялгады.
— Ну, карагыз аны...
Ял көне радио янында утырам. Менә Рим сөйли. Әйбәт тавыш белән затлы итеп сөйли. Менә бик үк бай булмаган тавышым белән мин сөйлим. Тәлгатьнең кигабын мактыйм. Менә сөйләп бетерәм. Хәзер ул Миңнуллин ничек итеп ялгый инде? Дер калтырап утырам.
Әйе. Мәһдиев хаклы.— дип башлап китә Фәрваз,— мин аның фикере белән килешәм. Ну. «дает»! Тапшыру тәмамлануга, мин Фәрвазга телефоннан чылтыратам:
Ничек инде син минем фикеремне белмәгән көе «әйе. Мәһдиев хаклы» дип ялгап китәсең? Бәлки, минем сөйләвемнең соңгы җөмләсе менә мондыйдыр: «Тәлгать Галиуллинның бу монографиясе әдәбият белеменә берни дә өстәми». Алай булса, ничек?
— Юк, мин синең кайда, нәрсә, ничек сөйләячәгеңне алдан ук беләм. Шуңа күрә, курыкмыйча шулай ялгадым.— ди Фәрваз Миңнуллин.
IX
. нгина белән авырып ятам. Бер көн, ике көн. Менә бервакыт хәлем начарланды, тамак төбе тыгылды. «Ашыгыч ярдәм» чакырырга булдык. Балалар—әле кечкенәләр — куркып калдылар. Шунда мин аларны яныма чакырып китердем дә, башларыннан сыпырып васыятемне әйттем:
Андый-мондый үлеп китсәм, китапларны болай бүлегез: балалар әдәбиячының барысы да — кызыма. Әкият китапларының барысы да — улыма.
Болар дәшмичә, аңлап бетермичә, күзләрен мөлдерәтеп карап тордылар да, тиз үк минем бүлмәдән чыгып киттеләр.
Ул арада врачлар килеп керде. Карадылар, рецепт яздылар, ниндидер бер укол бирделәр дә чыгып та киттеләр. Хатын аларны озатып йөргәндә ишетәм, балалар бүлмәсендә ыгы-зыгы, дөбердәү тавышы. Урынымнан авырлык белән торып бүлмәләренә барып керсәм, күрәм: балалар идәндә әүмәкләшеп, тәгәрәшеп бер-берсеннән китап йолкыйлар, ниндидер китапларны бүлешә алмыйча сугышалар икән. Бүртенеп беткәннәр. Миңа җиңел булып китте, сабыйлардагы эчкерсезлек, самимилеккә сокландым. Беренчедән, алар үлемнең нәрсә икәнен белмиләр, икенчедән, алар «безнең әти үләр» дип башларына да китермиләр. Өченчедән, алар бу турыда бөтенләй уйламыйлар да. Кигаплар бүләсе бар вәссәлам. Мин авыру килеш елмаеп бүлмәмә кереп киттем, балалар исә байтак сугышты әле.
...Терелеп эшкә чыккач, мин бу хәлне кызыклы бер хикмәт итеп кафедраның, лаборантлар бүлмәсендә сөйләп утырдым. Укытучылар ке- рә-чыга йөриләр иде әле. Гадәти эш көне башланды.
Өйдә дә тынычлык, кичләрен китап укыйбыз, мультфильм карыйбыз. Китап бүлешү турында да сүз юк. Гадәти эш атнасы узып та китте Ә бер көнне миңа, кайчандыр безнең бүлектә укып диплом алып чыккан бер ханым очрый. Хәл-әхвәл сорашабыз. Йе. кияүдә, кияүе прораб, бер балалары бар. үзе китапханәдә эшли.
Безнең ике бала, - дип ялгап алып ки тәм мин Безнеке бер кыз. бер...
Ләкин ханым мине бүлдерә, күзләрен зур ачып сөйли башлый
И. Мөхәммәт абый, чынмы ул? Беркөнне сөйләп тордылар: ну да бәхете булмаса булмас икән бу Мәһдиев абыйның, дип - Кеп-кечкенә балалары әтиләренең үлемен көтеп, мал бүлешеп сугышалар икән, дип —Чынмы шул?
Ник чын булмасын инде, үзем сөйләгән идем бит кафедрага барып
X
■у акультетның партҗыелышы төнге унга кадәр сузылды. Ул елларда без гарих-филология. журналистка бер коллектив идек, һәр җыелыш шулай сузыла безнең. Моның сәбәбен мин аңлыйм карар проектын кабул иткәндә бит фәлән-фәлән эшне башкаруны фәлән коммунистка тапшырырга, дип конкрет күрсәтелә. Әнә шул конкретлыктан качу өчен өч-дүрг өлкән коммунист проектны «нигездә кабул иткәч» котчыккыч бәхәс ачалар. Ул бәхәс, гадәттә, бер-ике сүзгә бәйләнүдән башлана. Әйтик, карарда «рассмогрегь» диелгән булса, теге хәйләкәрләр җыелышта зур активлык белән тавышланалар «пересмотреть» кирәк карарда «поручить это коммунисту такому-то» булса, һәм ул әлеге өлкәннәрнең берсенә кагылса, алар гөж киләләр: «рассмотреть в рабочем порядке» һ.б. Нәтиҗәдә, гел гомуми сүздән генә торган бер документ кабул ителә
Шундый җыелышларның берсеннән кайтып ишек яңагындагы төймәгә бастым Безнең өйдә гадәт: «Кем анда?»— дин сорала Бу юлы сорау бирүче булмады, ишек дырык итеп ачылды, хатын шундук кухняга кереп юк булды Гадәт төгечә, «ай-йәй, озак тордың» дигән җөмлә әйтелмәде, гадәттәгечә, кулымдагы дипломатны алып залга узу булмады Залда балалар телевизор карыйлар иде. алар да каршы чыкмады Мин чишендем, киемнәремне алыштырдым, кулларымны юып кухняга уздым Өстәл янына килеп утыргач хатынның чыраена карасам. Хиросима өстендәге төтен. Күзләр шешенгән. Димәк, елаган. Ул арада аның кулыннан аш кашыгы гөшеп китә (мине ашатырга өстәл әзерли), шуны бөгелеп идәннән алам дигәндә яулык очы белән эләктереп илитә өстендәге озын саплы алюмин чүмечне өстерәп төшерә, идән кайнар сөт белән гула Нәрсәдер булган факт Мин ашый башлыйм, үзем уйланам: тә-ә-к, дим Әтисе дә, әнисе дә исән моның. Аларга бер хәл булган булса, ишектән керүемә муеныма асылынып елый башлар иде бу Димәк, исәннәр Балалар исән залда үзем күреп чыктым Минем әти инде утыз җиденче елда ук хәл ителгән, әнине җирләгәнебезгә дә инде ун еллар. Димәк, монда мәсьәлә туп-туры миңа кат ыла. Димәк, мин югында моңа бер кеше чылтыраткан Тә-ә-к Димәк, хәзер нишләргә'* Бер сорау да бирмәскә. Ул бит миннән сорау көтә, ә инде хатын-кызны беләбез, ире кайтышка аның инде җырчылар Зәйнәп Фәрхетдинова яки Венера Ганиева концерты озынлыгында тына кассетасы булмый калмый Хатын-кызны беләбез инде, эчендәгессн барыбер озак саклый алмый ул. мин никадәр вакыт дәшмә- сәм. аның чыдамлыгы шулкадәр тиз кими Карт бүре бит мин
һәм, ниһаять, чәй биргәндә, ялгыш төшереп бер чынаяк чокырыбызны ватып, минем уң аякны шактый ук пешереп, идәнне яңадан сөртеп, яңадан кулларын юып, яңадан чәй биргәч, хатын түзә алмады:
Ленинский районнан трамвай белән кайттыңмы?
Ә мин университеттан, «Ленинский садмтан кайткан идем.
Тә-ә-к. Бер «ачкычмны бирде бит бу. Мин бит Кызыл Байраклы Балтик флотының бер базасында СНИСта («Служба наблюдения и связи») элемтәчеләр, шифровальчиклар белән, разведчик, контрразведчиклар белән әвәрә килеп, телеграф ленталарыннан чыккан шартлы сүзләрне укып утырган егет яшьлегемдә. Анда бит сигнальщик, флагларын болгап, корабльдән яр буендагы постка шундый хәбәр бирә: «Иванов хуҗалыгына ике тонна ит, егерме өч коробка кефир төятегез. Имза Ахияшвили». Шифровальщнклар өчен бу тексг менә болай ачыла: «Киров» крейсерына бүген төнге егерме өч сәгатьтә командующий вицеадмирал Алексеев килә, рейдны саклау өчен база командующие контрадмирал Кисилев җаваплы. Имза: флот адмиралы Горшков».
Димәк, мин Ленин районында кич уздырганмын. Дәшмим, чәй чөме- рәм. Тагын бер ачкыч:
Квартирасы бер бүлмәлеме?
Ие, бер бүлмәле,- кызык булып китте үземә дә. Хатын да җиңелрәк сөйләшә башлады.
Кооперат и вныйм ы"’
Ие. кооперативный (чәй эчәм).
Синең акчага алындымы?
Ие, бөтенесен мин түләдем.
- Балагыз күпмелек инде?
Монда бераз уйларга кирәк. Күпме дип әйтергә? Быел армиягә китте. Әфганстанга эләкте, дип үк әйтсәм җитди түгел. Ә миңа бу уенны беткәнче җитди итеп алып барырга кирәк, һәм мин киттем.. Ычкындым...
Бүген җиде ай тулды. Шуның туган көне иде.
Бүтән сораулар бирелмәде. Ә сорау бирелмәү хатынны борчый. Аның сорау бирдертәсе. шуңа җавап алып, эчен бушатасы килә. Мин исә әле гел чәй эчәм. Шунда ул түзмәде:
— Мине сатмыйсыңмы?
-— Ничек итеп?
Кем чылтыратканын әйтсәм, мине сатмыйсыңмы?
- Нәрсәсен сатасың аның, гел дөресен сөйләгән бит (ну, мин дә явыз инде).
Хатын шунда җиңел сулап куйды һәм миннән «сатмаска» тагын ант сорады. Ант итәргә туры килде, ләкин әйттем:
Мине бу кешенең кем булуы һич кызыксындырмый.- дидем.
Шунда ул... ул... кайчандыр читтән торып бездә укыган, миңа имтиханнар тапшыргаң, бераздан укуын ташлап чыккан, ире белән мин исәнләшеп, хәл-әхвәл белешеп йөргән бер хатынның исемен әйтте. Теге хатын безнең өйгә әнә шундый информация биргән.
— Ирең, бу минутта Ленинский районда үзе алып биргән квартирада, яшь хатыны, баласы янында утыра,—дигән. .
Юләр икән бу — үзенең кем икәнен дә әйткән.
Ни гаҗәп, исеменен дөресен әйткән... Гадәттә, алай булмый.
Иртәгесен кафедрга киләм. Лекцияләр башланырга әле ярты сәгать бар. Гайбәт сөйлибез: бишенче трамвай рәтле йөрми, уникенчесендә дә рәт юк. Җиденче троллейбуска якын да килмә, эченә керсәң- сытып бетерәләр, әнә минем пальтоның бер төймәсен бүген ничә кеше эзләп тә таба алмады...
Шунда мин иркенләп кафедра халкына (доцентлар, ассистентлар, лаборанткалар) кичәге хәлне сөйлим. Дөресен әйтим, өйдә ни булса,
килеп шул турыда сөйләп бетерүче кеше коллективта бер мин генә идем Сөйләвемне әсәренеп тыңлыйлар һәм мин нокта куйгач, бер-ике секунд тын алгач, лаборанткабыз кычкырып көлеп җибәрә
- И, Мөхәммәт Сөнгатович (бездә рәсми дәшү шулай гына иде ул заманда)! Сез бик соңга калгансыз. Ул хатын инде безнең гаиләгә әллә кайчан мондый спектакльне күрсәтте...
XI
_ _ айсыдыр советка сайлаулар вакыты. Сайлау участогыбыз Красная Позициядәге студентлар тулай торагында. Мин тагын секретарь Ну рәхәтләнде партком авылдан килгән бу йөк атына! Буш эштән авыл мәктәбендә укыт канда да туеп беткән идем. Каян белеп алдылар мине? Безнең авылда сугыш вакытында егерме бишенче елгыларга комиссиягә хәбәр килгәч ике кызы һәм бик кадерле төпчек малае белән фәкыйрьлектә көн итүче тол карчык Маһирәтти урамга чыгып:
Минем улым барын Арча урыслары каян белсен, күршеләр эше бу. шулар чаккан, көнләшәләр, дип елап йөргән иде
Мин дә шулай уйлый идем партком ишегеннан кергәндә.
Менә төнге сәгать уникене сугарга җыена, бюллетень санау булачак. Райком вәкиле килеп керде: университетның элеккеге ректоры Кирилл Прокофьевич Ситников. Мәһабәт гәүдәле, таза бәдәнле. Әдәп белән генә ярым елмаеп сөйләшә.
Уникене сукты, ишекләрне бикләдек. Урналарны кызыл комачлы зур өстәлгә бушаттык. Саный башладык.
- Мәһди, тутыра башла протоколыңны, диде участок сайлау комиссиясе рәисе Әнвәр Ахунҗанов. Ул моны татарча әйтте. Мин гаҗәпләндем:
Туктагыз, әле бит нәтиҗәсе билгеле түгел..
Ә. кишерем, санасаң да, санамасаң да гукеан тугыз бөтен йөздән туксан тугыз инде ул. Әйдә, тутыра башла...
Мин беркетмәнең кайбер пунктларын тутырдым, әмма цифралар куярга иргә иде әле.
Бер сәгать эчендә санап бетердек. Ләкин нәтиҗә ясаганда бер матавык чыкты: өләшенгән бюллетеньнәр саны белән урнадан чыккан бюллетеньнәр саны туры килми. Тагын бер кат санадык. Чыкмый, вәссәлам. Кырыклап бюллетень җитми Өнсез-телсез калдык Дөрес, кырыйда i ы на запас бар безнең, ал да куй. Әнвәр абый үзенең елгыр кара күзләрен әлләничә тапкыр юнәлтте ул пачкага, әмма райком вәкиле утыра бит Әнвәр абый миңа күз кыса рөхсәт сора әле Кирилл Прокофьевич тан. янәсе.
һәм мин. авыл малае, шулай сорыйм да:
Кирилл Прокофьевич, теге чиста бюллетеннарны кушыйк монда,—дим.
Акыллы карт, урыныннан тора һәм ишеккә таба барышлый мина әйтә:
Мин сезгә бу турыда берни дә әйтә алмыйм, ди һәм коридорга чыгып ук китә.
Аның артыннан ишек ябылуга Әнвәр Ахунҗанов ялт! бер уч бюллетенив геге запастан алып безнең алга чәчте.
Пи кишеремә дип баш ватып торасың, менә ич алар, габылды Аларны бит бүген төн буе райисполкомның котельныенда яндыралар. Бездән бит райисполкомга протокол гына кирәк
һәм ул җәһәт-җәһөт атлап ишеккә китте, ишекне ачып кычкырды
Кирилл Прокофьевич! Кирилл Прокофьевич! Бюллетени нашлись! Оказывается, лежали под моей рабочей папкой! Надо же. а??
Бөтенебез дә бәхетле идек, мул таза йөзеннән нурлар «сачып» бүлмәгә мәһабәт ир килеп керде, өстәл янына килеп утырды һәм әйтте:
— Ну и отлично. Хорошо то, что хорошо кончается.
Әнвәр абый бәхетле кыяфәт белән мундштугына сигарет киертеп маташа иде.
Сәгатьләребезгә карадык: ике тулып унбиш минут икән. Ул арада райисполком машинасы килеп җитте. Кәгазь төяп шунда мин барасы. Узышлый Кирилл Прокофьевич. Әнвәр Мәхмудовичларны өйләренә төшереп калдырасы...
Иртән, исән булсак радио тыңлыйсы: партияле һәм партиясезләр блогы өчен туксан тугыз бөтен йөздән туксан тугыз процент... Эстониядә, Литвада туксан сигез... Төрки халыкларның кайберсендә йөз....
Без барыбыз да шат идек: зур эш башкардык.
XII
_ өмәннән килеп татар бүлегендә укып йөрүче Рәфыйкъ исемле егет г Д "* (исемен үзгәрттем) бар иде. Себер татарлары бик кызык халык:
кышкы салкында да. җәйге эсседә дә аякларында кирза итек. Алар икеме-өчме егет иде Себердән. Ике-өч мең студент арасында җәй дә. кыш та кирза итектән йөрүчеләр бары тик шулар гына иде.
Менә шул Рәфыйк бер көнне айныткычка эләккән бит. Тиз үк деканатка кйгазь килеп җитте. Деканат «тикшереп чара күрергә» дип бу кәгазьне кафедрага чыгарды. Чакырдык теге егетне кафедра утырышына, бастырып куйдык. Сораулар конкрет: ник эчтең? Әйе. Ленин укыган университетның абруен төшереп ник эчтең? Хәзер бит ректор приказы белән сине университеттан куалар...
Әмма егет һич тә каушамады, бик җитди кыяфәт белән әйтте дә куйды:
— Куалар дип... Анысы инде Ленинның үзен дә куганнар. — Без. яшьрәкләр, чүт кенә көлеп җибәрмәдек, әмма өлкәннәр кыза калды. Бигрәк тә кафедра мөдире Хатип ага.
— Ни сәбәпле эчтегез, сөйләп бирегез. - диде ул. Егет тамагын кырып болай башлады:
— Стипендия алган көн иде. Бауман урамына төштем. Урамнан барам, күрәм. «Закусочная». Стипендия алган көн итеп әллә кереп чыгаргамы? Шунда минем башымда ике фикер сугыша башлады; кара фикер һәм кызыл фикер. Кара фикер әйтә: Рәфыйкъ. кереп бер стакан эч. ди. синең моңа хакың бар, ди. Беренчедән, ди, син бүген стипендия алдың. Икенчедән, син кичә генә Гафур Колахметов иҗаты буенча уңышлы гына курс эше якладың. Кер. ди. салып чык, ди. Ләкин кызыл фикер моңа каршы килә, мине каһәрли. Кермә, Рәфыйкъ. ди. син данлыклы Казан университеты студенты. Бу олы исемне пычратма, ди. Шулай, бер фикерем ике булды. Озак сугыштылар алар. Нәтиҗәдә кара фикер җиңде. Минем сезгә бүтән әйтер сүзем юк...
Җәза бирү өчен җыелган коллективның бөтен энергиясе комик ситуациядә инде йомшаган, хәлсезләнгән иде. Егетне чыгарып, ишекне яптык. Киңәш башланды. Нинди җәза бирергә? Шул чак Якуп ага Агишев, кафедрада иң өлкән кеше, болай диде:
— Җәмәгать, телдән генә кисәтик, егет бик ошады миңа, диде — Бу
бит коеп куйган әдәбият галиме... .
Барыбыз да җиңел сулап куйдык һәм егетне чакырып керттек. Хөкем карарын тыңлаганда да аның чырае нәкъ бер үк төсле иде: әллә тикшерделәр аның эшен, әллә телгә дә алмадылар. Менә ул Себер характеры...
XIII
_ ниверситетта райком дәрәҗәсендәге профком рәисе булып эшлим. Безнең эшне югарыдан гел тикшереп торалар: йә Облсовпрофтан.
и йә Мәскәүнен үзеннән үк ВцСПСтан. Өлкәдән килгәне белән эш җайлы, подвалдагы ашханәгә алып төшеп бер ашатасың да, пальтосын киертеп озатып каласың. Мәскәүдән килгәне белән эш авыррак кунакханәгә кадәр култыклап озатасың, поездга илтәсе, сумкасын тутырасы болар гадәти хәлләр Моңа расход каян чыгарасы9 Минем кесәдән түгелдер ич инде? Мине өйрәтәләр үземнең аппараттагы хатыннар: безнең кулда бит спортклуб бар. Ул безнең бюджетта. Аның акчасы байтак. Чакырыгыз Мөнирне, диләр, ул рәтен белә. Сездән һәм бухгалтердан имза гына кирәк
Чакыртам Мөнирне, ул -спортклуб директоры. Сөйлим кыйссаны Мәскәүдән килгән тикшерүче ир кеше булса, бүлмәсенә бер шешә коньяк, апельсин, лимон, бер тавык һ.б. әйберләрне номерына илтмичә булмый; хатын-кыз булса алмадыр, торттыр, чорттыр
- Ә, була ул. ди Мөнир, иманлы йөзле егет. Хәзер миңа бухгалтер рөхсәт итсә, бер документ кирәк булыр. Итмиме сон инде, үз тамагыбыз өчен түгел бит, ялганның иң шәбе коллектив ялган инде аның
һәм бухгалтерның өстәленә бер ведомость кигереп салына. Анда язылганча, бүген безнең спорт залында К ДУ белән КАИ волейбол командалары очрашкан икән, ә ул очрашуда катнашкан спортсменнарга ашау-эчү өчен күпмедер акча түләнә Менә Иванов. Семенов. Хайруллин, Петров. Мөхәррәмов егермеләп кеше. Рас' Мин тегенең почмагына: «Бухгалтеру: оплатить, подпись» Эшең бетте, кодагый. Кунакханәгә кем барып килә? Тәк с. һәр эшнең дә җае бар. ботканың да мае бар, диләрме? Без моңа ияләнгән идек инде. Әмма, бер комиссия белән борчак пешмәде. ВцСПСтан килгән таза-таза ике ир иде. Болар мине, хуҗалык эшләре буенча проректор Николай Одринскийны, партком секретаре Марат Садыйковны алып студентлар тулай торагына киттеләр. Ике машинага төялеп бардык Бүлмәләрдәге тәртипне тикшереп йөрибез, сентябрь ас. студентларның күбесе бәрәңгедә. Әһә, бәрәңгедәме? Димәк, кандалалар ач Әнә шуңа күрә стенага ачык җиргә чыкканнар алар. Тук кандала беркайчан да кеше күзенә күренмәс. Бүлмә саен кандала күреп мәскәүлеләр шаккатты. Телләрен цок то цок кигерделәр Күңелсез генә аерылыштык. Төштән соң миңа Облсовпрофка утырышлар залына килергә куштылар Килсәм барысы да танышлар Казан ВУЗларының профком рәисләре Без шулай семинарларда, пленумнарда гел очрашабыз, фикер алышабыз Мәскәүлеләр ике кон эчендә студенi тулай торакларының барысын ла карап чыкканнар. Әлбәттә, теге кызыл партизаннар очраштырган, әмма инде университет тулай торагындагы кебек алла сакласын.
һәм мине бастырып куйдылар Сорау ала башладылар Минем инде өченче елым бу эштә, азу ярган Кандала тулай торакларда элек тә бар иде. һәм комиссия белән минем арада шундый диалог бара
Ни өчен тулай торагыгызда кандала бар?
Кандала мин уйлап тапкан бөҗәк түгел.
Сезгә ничек ояг түгел! Ленин укыган университетта, понимаете ли. . һәм кандала
Ә ул кандалалар бездә Ленин укыганны белмиләр
Мәскәү комиссиясе телсез калды. Миңа ниндидер бер кисәт ү белдереп җыелышны яптылар
Минем до Мөнирне борчыйсы булмады
XIV
_ афедрадан өемә Ибраһим ага Нуруллин чылтырата:
К Әйдә, иртәгә кызыклы бер сәяхәткә чыгыйк әле: университет, китап нәшриятының Кырлайдагы Тукай музеена культпоходы. Машина миннән, лекцияләрең төштән соңмы? Кичке биштә? һи-и, көндезге өчтә монда булабыз без. Килештек. Димәк, нәшрияттан Рәис Даутов. Шәүкәт Галиев. Тарихи бер экспедиция булачак бу. Димәк, без сине юл уңаеннан кереп алабыз...
Иртәгесен бу компанияне мин үзебезнең урам башында көтеп алдым. Кеп-кечкенә «Запорожецмның артына таза-таза Рәис белән Шәүкәт кереп сеңгән, миңа алгы утыргыч калдырылган иде. Шәп сәяхәт бу! Кайткач бу турыда факультетның «Әдәби сүз» газетасына бер ватман табагына җитәрлек мәкалә язармын дип уйлап алдым мин машина ишеген шапылдатып ябуга. Ләкин... Ах! Ух! Фу-у-у! Ибраһим абый кызыл утка керде. Якында гына ГАИ инспекторы гора иде. Ибраһим абый: е-е-х! Ы- ы-х! — машинасын артка бирде. Ләкин артта... чыкырт! деңгерт! — металл. пыяла тавышы ишетелде. Ибраһим абый үзе дә:
— Ы-ыһ! Мы-ыһ! — дигән газаплы авазлар чыгарды, ярый әле артта машина юк, тимербетон багана гына икән. Ярый әле арттагы фаралар гына кырылып беткән икән...
Тагын ике-өч тапкыр шулай чыкырдашкалап. ухылдашкалап, уфыл- дашкалап, ниһаять, тыгыз Казан каласын чыгып Казан-Арча-Балтач трассасына тәгәрмәч бастык («аяк бастык» дигән сүзгә юри иярүем). Биектау тирәсендә трасса тагын тыгызланды, юл тулы тимер, таш. торба төягән авыр йөк машиналары. Берсе үзәгебезгә үтте: бортының арт ягы ябылусыз, авыш соскыч формасында эшләнгән тимер кузовлы машина. Күәс чиләге хәтле чупай ташларын тутырган. Зур бер кисәге бераз йомрырак, иң артта шунысы гел селкенеп бара.
— Әз генә ара калдыр инде, Ибраһим абый,—дим,— бер тукталышта безнең өскә төшәчәк бит бу.
— Ие шул. ие шул,— ди машинабызның хуҗасы һәм бераз газны киметә, ләкин шул вакытта артта чыкырдаган тавыш ишетелә, безне бер КамАз җиңелчә генә этеп маташа икән.
Без тагын теге таш астына килеп җиттек, мин борчылам. Ибраһим абый ара-тирә ыңгырышкалап куя. Шәүкәт утырган җиреннән борсалана:
— Мондый җайсыз, каты утыдгычны беденче тапкыд күдүем.— ди ул.
Бер Рәис Даутов кына Будда кебек тыныч утыра. Коркачыкның патша заманында ук салынган тар таш күпере тирәсендә... «бөке» ясалган. Без теге куәс чиләгеннән дә зур, дөресрәге шырпы ящигы кадәр иләмсез кырлы сары таш астына тагын барып кердек, ярты минут чамасы көттек. Колонна кузгалды, Шәүкәт урынында борсалана иде. мин аңа таба борылганда Ибраһим абыйның «ох» иткән тавышы ишетелде һәм. миң аңлап алганчы, ярты тонналы сары таш (машина кузгалган секундта) безнең өскә тәгәрәде, чыкырдау тавышы ишетелде. Мин күзләремне ачтым: таш безнең өскә төшкәндә ян якка авышып киткән һәм капотның уң як борынын гына изеп узган иде. Без исән калдык, инде Шәүкәт тә зарланмый, шул рәвешчә эчтән генә уйланып Кырлайга кадәр барып җитте. Шөкер ходага, исән калдык дип музей каршында туктап машинадан чыктык. Безне анда көтәләр иде, бер көн алдан телефоннан хәбәр ителгән. Машинадан иң ахыргы булып, аякларын җыя алмыйча газапланып Шәүкәт чыкты.
— Билләһи, кайтканда бу удынга утыдмыйм мин, хадап итте бу мине,— дип ул аякларын яза башлады.
— Нәрсә дип зарланасың син? Әле моңарчы бер кешенең дә зарланганы юк иде,— дип, Ибраһим абый машинасының ишеген ачып артка үрелде һәм утыргычның җәймәсен рәтли башлады.
Бәрәч! дип кычкырды ул шатлыклы аваз белән. —Бәрәч! Менә бәхет! Мин биI моны инде өч көн буе эзлим. Менә шатлык!
Җәймә астыннан, Шәүкәт утырган турылан ул саллы гына монтировка тимерен lapibiu чыгарды Авызы ерык, чыраенда шатлык бөркелә иде. Тик Шәүкәт кенә, аш шулпасын капканда авызыннан пешкән таракан тапкан кешедәй, чыраен сытып читтә басып тора иде
Музейны, Сәгъди абзый йортын карадык, дуслар белән чәй эчтек. Кыскасы, ял иттек. Кайтканда инде урыннар да җайлы булыр, таш йөге астына да кермәбез, дигән матур хыяллар белән юлга чыктык. Әмма Кырлай басуын узып олы юлга борылуга. Ибраһим абый ынгырашып куйды
Ы-ыһ.. Ах. чурт
Мин куркынып алга-артка карадым: әлегә безне бәрдерерлек машина юк иде. монтировка тимере дә безнең аяк астында ята иде
Сәгъди абзый өенең чоланында Ибраһим абыйның таягы калган икән, кире борылып Кырлайга керергә туры килде. Безне озаткан дуслар урамда әлс таралышмаган иде (бездән соң берәр нәрсә оештырыргадыр инде исәпләре, безнең белән булмады бит: беребез рульдә, минем лекциягә кайтып керәсем бар), безне күреп бик гаҗәпләнделәр. Без таякны алып 1агын юлга чыктык. Уф. алла... Тыныч кына кайтыйк әлс. кайтыйк әле, кайт...
Ы-ы-һ,- дигән тавышка сискәнеп киттем. Тагын бәрелдекме? Тормоз чыкырдады, әсәренеп Ибраһим агайга карадык Ул ялварулы караш белән миңа дәште:
Мөхәммәт! Минем бит чәй эчкән җирләме, әллә музейдамы, портфель калган (без инде Арчага җитеп килә илек), нишлибез9
Нишлисең? Хәзер кире борылсак мин лекциягә соңга калам Кафедра мөдире мине яратмый, берәр «промах» биргәнне көтеп кенә яши
Юк. Ибраһим абый, сез мине лекциягә өлгертергә вәгъдә бирдегез, мине яндырмагыз..
Ну бит анда минем документлар: паспорт, машина йөртергә «права». Бодай булмый бит!
Сүзгә Шәүкәт кушыла. Даутов әле һаман Будда хәлендә тыныч утыра Шәүкәт әйтә:
Ул подфелең кайда иде? Мин аны күдмәдем Ни төсле иде?
Сары, чын күннән Кулымда иде
Сүзгә Будда катнаша:
Мин менә бүген грамм да эчмәгән, миңа ышана аласыз, сезнең машинада андый крокодил тиресеннән эшләнгән портфель юк иде
Шулай бәхәсләшә-бәхәсләшә Арчаның «АЗС»ына килен туктыйбыз минем лекция башланырга сәгать ярым калып бара Шлангны киертеп, кассир белән алыш-биреш ясаганда Ибраһим аганың куртка кесәсеннән паспорты белән «права»сы килеп чыга. Шатлык! Портфель генә эзлисе калды...
Ә анысы кайтуга табылды Университетның «химкорпус» бинасында эшли идек без ул чакта. Килеп туктап. «стоянка»га куйганда читенен, машинаны тагын бер җиреннән чүт кенә яньчеп алгач. Ибраһим ага минем белән бергә дүртенче катка күтәрелде 97-нче аудиториядә бер урындык өстендә аның, крокодил ук булып бетмәсә дә. яхшы гына портфеле ята иде...
Хикәя шуның белән тәмам. . Юк, юк Русчалатып әйтсәк, «никаких!» Дәвамы бар Лекция башланырга әле унбиш минут Инде тынычлап бер тәмәке Iартып алырга да була. Коридорга чытабыз Шунда Ибраһим аганың исенә төшә: сигаретлары бит машина эчендә калган Ә мин тартмыйм Дүртенче каттан аска йөгереп төшеп, машинаны ачып сигарет тзлим юк. бер җирендә дә юк Теге монтировканы да кузгатып карыйм урыныннан: сигарет кабы юк Күңелсезләнеп кенә
өскә күтәреләм. Күрәм — болар Әнвәр Ахунҗанов белән бер тәрәзә төбенә кунаклаганнар да, тәмләп төтен чигәләр.
Ә, Мөхәммәт Сигаретлар куртка кесәсендә икән минем. Напрасно төшеп йөргәнсең. Ну күңелле дә йөреп кайттык инде, ә? Әле шул турыда Әнвәр Мәхмудовичка сөйләп торам...
Иртәгесен кафедрада, лекцияләр башланыр алдыннан мин спектакль куям, күрсәтәм: без ничек кузгалып киткәнбез, ничек бәрелгәнбез, ничек итеп өстебезгә таш төшкән һ.б. Миңа берьюлы ике рольдә уйнарга туры килде: Ибраһим ага һәм монтировка өстендә утырып барган Шәүкәт. Тавыш, интонацияләрне куйдым, бөтен ымлыклар, аһылдаулар, «р» авазсызлыкны бирдем. Күзлеген идәнгә төшерә-төшерә көлүче Хатип Миңнегулов булды.
Ул арада кыңгырау һәм без аудиторияләргә таралдык. Тәнәфес вакытында Миңнегулов миңа әйтте:
- Сезне соңгы курс студентлары каршыдагы аудиториядә көтәләр, кереп чыксын иде. диләр.
Мин тиз үк кереп киттем. Керсәм — җиткән кызлар, солдат хезмәтен узып кайткан мыеклы егетләр шат елмаеп минем белән исәнләштеләр. Күрәм өстәлдә кәгазь:
«Мөхәммәт Сөнгатович. Ибраһим абый булып машина алып барып һәм Шәүкәт Галиев булып арткы сиденьедә утырып күрсәтегез әле».
Мин матур рәнҗеп аудиториядән чыгып киттем. Нәрсә, мин клоунмы әллә?
... Ләкин шул аудиторияне мин сагынып яшим.
XV
ез уналты катлы «учебный корпус»та эшлибез: математиклар, гео- Б графлар, тарихчылар, журналистлар, рус һәм татар филологлары...
тагын әллә кемнәр. Без -танышлар. Математикмы син. географмы, телчеме, әдәбиятчымы, тарихчымы...
Иртән эшкә килгәндә лифт янында очрашабыз, күрешәбез, хәл-әхвәл сорашабыз. Монда «специализация» юк: без —ирләр, танышлар, коллегалар. Син укыт үзеңнең «а» плюс «б»ыңны, мин укытам Дәрдемәнд иҗатын, теге иптәш Патагониядәге кара тәнлеләрнең хижина гөзү ысулларын. бу иптәш Мережковскийны, тагын бер иптәш суффикс, аффиксларны. ә менә бу иптәш, инде Чыңгыз хан походлары белән шашкан
Бүген исә мине бер иптәш туктатты. Иртән лифт янында аның белән очраштык, һәр җөмләсе алдына «үзең әйткәндәй» дигән бер кисәк кыстырып сөйләшергә ярата
Лифт көтәбез. Галим-голәма, студентлар. Тып-тын. Әлеге иптәш сүз башлый:
Әй, дим, кичә телевизор карадыңмы син? Үзең әйткәндәй, геге шапылдык шыр падан, ялганчы икән бит (сүз Л. И. Брежневның КПСС съездында кичәге доклады турында бара).— Минем, куркудан, тәнемә каз итләре чыга. Студентлар безгә игътибар юнәлтәләр Моны КГБ ишетсә? Минем бит алай әйткәнем юк Брежнев турында.
Лифтка керәбез. Гадәттә, лифт кабинасында тынлык була, сөйләшмиләр. Ә бу орып та бирми:
— Әй. ул безнең ректор, үзең әйткәндәй, аңгырайган икән бит. Беркөнне зур советта чыгышын тыңладык без аның. Минем чәчләр үрә тора, студентлар моны тыңлый. Лифттан мин чыгарга тиеш. Ул әле бер-ике кат өскәрәк күтәрелә Минем лекция — тугызынчы катта. Соңгы сүзе:
Карале, бу обкомның беренче секретаре, үзең әйткәндәй, чисти үз кешеләрен тутыра бит җитәкчелеккә. Болай барса, үзең әйткәндәй, Тата-рстанны сатып бетерә бит бу. ач калдыра бит бу безне...
...Юк. юк. боларны әйткәнем юк минем. Мин андый кеше түгел. Начар кәеф белән өйгә кайтам, ишек кыңгыравын басам, хатын каршы ала. Ишектән керүгә беренче җөмләм автомат рәвештә авызымнан чыга:
— Син! Үзен әйткәндәй, шыр зиле син. белдеңме? Үзең әйткәндәй, надан син . Татарстанны, үзең әйткәндәй, сатып бетердең син...
Хатын гиз үк пустырник тамчылары, валериан әзерли.
XVI
анкет шаулый. Ундүртенче каттагы буфет залында утырабыз Аста «Кольцо». Трамвайлар пенал, тукталышта торучылар курчак хәтле генә күренә.
Банкет алтынчы курсларныкы, читтән торып укып диплом ялганнарныкы. Аларда акча бар, банкетны шәп оештырганнар Күңелсез генә утырам, тәрәзәләр шар ачык, аста Казан гөрли. Казан яши Тегене җырладылар, моны җырладылар, биеп тә алдылар һәм кинәт
Дамский вальс!
Без татар кемнән ким? Болконскийлар, Ростовлар танцевать иткәнме? Пушкиннар, Анна Керннар, Татьяна Тургеневалар танцевать иткәнме? Менә без Апастан, Сабадан, Балтачтан, Мамадыштан килгән кызлар, ханымнар алардан киммени? Нигә әле классик рус романнарында гына «бальный танецмка бииләр, ә без нигә әле «Ярлы кызы Гөлсараны» җырлап утырырга тиеш? Болконскийлар. Ростовлар. Керннар бит без Казан ягыннан түләгән налог хисабына, бездән киткән ит. май. бал. мех хисабына шулай гуләйт иткәннәр. Әйе. без кемнән ким9
Дип, уйланып утыра идем салат ашап, яныма чибәр бер кыз килеп басты, елмайды, мине танцыга чакырды Тордым, биеп киттек, йөземдә шатлык юк, ә танцыга бары тик оптимист кешене генә чакырасы. Минем белән биен йорү ул котельная трубасын кочаклап йөрү белән бер. Хуш. кем әле бу. мине танцыга чакырган чибәр, яше узып бара торган «заочница»? Белом, сеңлем, сине, бик нык хәтерлим. «Егерменче йөз башы татар әдәбияты» курсы буенча нәкъ өч тапкыр «икеле» алып чыктың син миннән. Сип бик чибәр, ә бик чибәр кызлар, гадәттә, бәхетсез булалар. Мин сиңа ярдәм итәргә теләдем, инструкция буенча исә ике тапкыр бер үк фәннән бирә алмаган студент инде имтиханын комиссия алдында бирә, шунда да бирә алмаса. аны университеттан приказ белән чыгара-лар. ә мин синең бәхетле булуыңны теләдем, комиссия төзетмәдем. чөнки син. йә группа белән, йә. районнан килеп, сессия араларында, ялгыз гына имтихан бирмәкче булып минем каршымда утыра идең Икеле сиңа, заманча әйтсәк, «неуд» сиңа. Син шулай елмаеп утырып миннән өч тапкыр «неуд» алдың Син дә дәшмәдең (укымагансың бит!), мин дә дәшмәдем Безнең факультетта йөргән гайбәт ул гайбәт кенә имеш. Мәһдиен чибәр кызларга, җавап бирмәсәләр дә. гел бишле генә куеп утыра «Шалишь, кума, не с той ноги плясать пошла», һәм. ниһаять, син дүртенче тапкыр килүендә менә дигән иген җавап бирдең билетындагы сорауларга, мин җиңел сулап сиңа «дүртле» куйдым, «бишле» куярга минем хакым юк иде. чөггки «пересдача» Университетның үз канун-нары бар. ул кануннарга буйсынырга мин мәжбүрмсн
Мин сине биг икс ел буе «мутузить» иттем, «гәк просто» гына сиңа билге куймадым Синең иң зур дошманың мин Тукгале. тукгале, син нигә мине ачык гәрәзә янына таба алып барасың9 Вальсны бит мондарак та, буфет ишеге гөбенәрәк тә барып биеп була. . Тукгале. зур гәрәзә янына нәрсәгә өстерисең әле син мине, сеңелкәем ’ «Куйбышев мәйданы» дигән җиргә син мине иеп. тәрәзәдән ташлап, минем изелгән гәүдәмне күреп, теге өч тапкыр алган «ике»ленне бәйрәм иг мәкчеме
Б
Юк, «шалишь брат», мин теге чибәрнең нечкә билен кысып, тәрәзәдән читкәрәк алып китәм. Буфет, кухня, тирәсенә. Беләм мин: Апае кызлары «опасно»!
Шулай буфет тирәсенә якынлашкач, мин тегеңә сорау бирәм:
- Туташ! Нигә дип мине танцыга чакырасыз? Сезнең бит факультетта иң яратмаган кешегез—мин. Мин бит Сездән бер үк курс буенча дүрт тапкыр имтихан алдым. «Вы же меня ненавидите».
Туташ елмайды:
Ялгышасыз, Мөхәммәт абый. Мин бүген диплом алдым, бәхетле көнем. Мин хәзер дөресен сөйли алам. Беренчедән, мин сезгә дүрт тапкыр кермәдем, ә биш тапкыр. Шуның дүртесендә әзерлексез кердем, елмаеп кына «дүртле» яки «бишле» алып чыгармын дип уйлаган идем. Кайбер фәннәрдән, кайбер ирләрдән мин шулай алгалаган идем. Сезне дә сынап карадым. Сезнең турыда матур кызларга сорап та тормыйча, «бишле» куясыз икән, дигән гайбәт йөри. Менә мин сезне сынап карадым: сез иң гадел кеше икәнсез. Мин сезне ихтирам итәм. Шуңа күрә иң беренче итеп сезне «дамский вальска» чакырдым.
Без инде гүзәл туташ белән ундүртенче катның ачык тәрәзәсе янында биеп йөри идек...
XVII
_ ядской паркында (бакчасында) кичке һава сулап йөрибез. Мин — ярлы аспирант, тегеләр зубрлар. Әдәбият, татар филологиясенең башында торучылар, мин алардан арттарак калып атлыйм Теге эшелон—Гомәр Бәширов, Хәмит Ярми, Хәсән Туфан, әле генә докторлыкны яклаган Хатип Госман. Сүз кыза, әңгәмә кыза, иң кызган чагында Шәйхи Маннур килеп чыга: сигарет мөштектә, пыс-пыс...
Мин,- ди Хатип ага (минем гыйльми җитәкчем) бүген бер ачыш ясадым: без — татарлар, бөек рус культурасын тудыручылар булганбыз бит Ул Эрмитажлар, Третьяковкалар, Казанский соборлар. Смольный- лар, Кремльләр бит барысы да безнең Казан ханлыгы кушылгач төзелгәннәр. Димәк, без—бөек рус культурасына нигез салганбыз...
Карт гвардия дәшми. Шыгыр-шыгыр карлы сукмактан атлый. Татар әдәбияты кафедрасы мөдире Хатип ага исә үз фикеренә бәя көтә. Шунда усал Шәйхи ага бер җөмлә әйтә:
Алай икән, ызначит, без урыс культурасы үссен өчен тирес ролен үтәгәнбез икән...
һәм ул, шундук, төркемнән аерылып, өенә кайтып китә..
XVIII
_ инем белән исәпләшкән (бәлки ихтирам белән караганнардыр) JV1 нибары өч кешене сагынып искә алам мин Ни гаҗәп, берсе дә татар түгел. Болар: күпмедер еллар декан булып эшләгән профессор (аны мордвамы, удмуртмы диләр иде) Николай Александрович Гуляев, борынгы тарих кафедрасы мөдире, минем пединститут буенча остазым, зур галим, профессор Аркадий Семенович Шофман һәм СССР тарихы кафедрасы мөдире Иван Михайлович Ионенко Иллә дә үзебезнең татар галимнәре мине яратмады инде «Яратмады» дигән сүз бик кечкенә сүз, иң төгәле «ненавидели». Бу мәсьәләдә мин иң бәхетсез кеше булып утыз ел шунда яшәдем, эшләдем. Дәлилләр?
Менә ГЭК комиссиясе («Государственная экзаменационная комиссия») утырышы бара. Диплом яклыйлар егетләр, кызлар Әгәр син
кафедра мөдире, яки декан яки куәтле тавышлы кеше икәнсең синен җитәкчелек тә язылган диплом эшенә бары гик «биш»ле генә Әгәр син «рядовой» доцент икәнсең (әйтик, М Мәһдиев). синен җитәкчелектә язылган диплом эшенә—«өчле» яки, тартып-сузып «дүртле». Мин утыз ел буе шушы экзекуцияне үз тәнемдә татып яшәдем. Деканнар, кафедра мөдирләре, көчле бугазлы укытучылар җитәкләгән диплом эшенә гел «биш» кенә тезәләр, минекеләргә гел «өч» тә «дүрт» Мин комиссия утырышларында үз студентларыма югары билге өчен беркайчан да көрәшмәдем мин якламыйм, студент яклый би!
Нурания исемле бик юньле бер кыз бар иде, әйбәт укый, сәхнәдә бик матур итеп җырлый, активистка. Бәхетсезлегенә каршы, миннән тема алды. Бик тә әйбәт, тирән бер хезмәт язды Моңа «пять с плюсом» дип оппонсн I ы чыгыш ясады. Аның белән бер үк утырышта декан, кафедра мөдирләре җитәкчелек иткән тагын берничә диплом эше каралды:
Нураниянекенә караганда күпкә кайтыш эшләр бар иде. Комиссия студентларны һәм ГЭК әгъзасы булмаган укытучыларны чыгарып җибәреп, тегеләргә «биш»ле тезде, ә Нураниягә чак-чак «дүрт»ле куйды. Студентларны чакырып комиссиянең карарын игълан иткәч, аудитория телсез калды.
Нурания... кинәт сикереп торды, ишектән чыгып китте. Аның артыннан мин. Әмма ул озын коридор буйлап томырылып йөгерде дә. лифтны да көтеп тормастан аска төшеп китте Шул көннән соң ул университетта бөтенләй күренмәде.
Наил дигән төпле, акыллы егет яклый. Бик әйбәт язган диплом эшен. Оппонент «биш»ле тәкъдим итә. Җитәкчесе мин Зачет кенәгәсен актарабыз. Алты ел бус гел әйбәт билгеләр генә алып килгән Менә шуңа каныкты гына би1 комиссиянең бер әгъзасы. Унбиш-егерме сорау бирде, егетне тәмам йончытты. Мин катышмадым, гаделсезлекнең берәр чиге буламы икән, дип газапланып утырдым. Түрәләр н бәхет чиктеләр инде, миңа карап ала-ала. Егет кызганыч иде. Студентлар чыгып киткәч болай сөйләшәләр:
Моңа ничә куябыз? «Дүрт»леме?
— Оппонент бит «биш»ле диде.
Ә мин «ике»ле куйыйк дип утырам әле (монысы аеруча мина дошман М М).
Чак-чак «дүрт»ле куйдылар.
Ун еллар узгач, егет гәп аны якламаганым өчен мин гафу үтендем Ул миңа игелек, игътибар күрсәтеп яши, Казанда зур, җаваплы эштә
Фирая исемле отличница яклый СНО (Студенческое научное общество) җитәкчесе Биш ел буе гел «биш»ле генә алып укыды Баскан җиреннән ут чыгара Инде моңа да «биш»ле куймасалар Ләкин кызыйның «биш»ле алырга комачау и гә юрган бер «кимчелеге» бар: диплом эшенең җитәкчесе... әлеге дә баягы Мәһдиев. һәм кызыйны «тәгәрәтә» башлыйлар
Ә менә син «Учительская газета»нын быелгы икенче апрель санын укыдыңмы?
Ә менә син «Советская педагогика» журналының 4 нче санындагы баш мәкаләне укыдыңмы?
Шулай бер ахмагы үзе нәрсә укыган, шуларны санап, унлап сорау биреп, кызыйны кешелектән чыт арды. Биш ел буе бөтен факультетны бер итеп иҗтимагый эш алып барган, гел «биш»легә укыган, кара карлыгандай күзле, кап-кара. көлтә чәчле, куәте ташып торган Фирая, бичара, мондый хәлгә әзер түгел иде, җеби башлады Оппонент ябык утырышта күпме генә тырышса да аның диплом эшенә «бишле»не куйдырта алмады Нәтиҗә төрне әйткән вакытта мин ул бүлмәгә кермәдем мораль хакым юк иде. чөнки Фираяны яклап бер сүз дә әйтмәдем
Менә бер вакыт коридор гөрли башлады, чәчәк төргән целлофан чытырдавы, букет бирүләр, рәхмәт әйтүләр Мин лаборантлар
бүлмәсендә үземне «побитая собака» дип хис итеп түбән карап басып тора идем.
Ишектә букет тоткан Фирая күренде. Минем янга килде... бер сүз әйтә алмый... кинәт кенә минем җилкәгә башын салды да дер-дер килеп елап җибәрде... Аны изгәннәр, ватканнар иде.
Фирая, бу язмамны укысаң, синең алда гафу үтенүем дип аңла. Мин сине ул көнне яклый алмадым.
Дөньяда синең кебек куәтлеләрне дә елата торган гаделсезлекләр бар...
Соңгы сүз
__ _. ин бу истәлекләремнең җыелмасын «Сагынам сине, илкәем» дип исемләгән идем. Җырдан бер өзек бу. Аңлашылса кирәк, гали уку йортын сагынып яшим мин. Әйе. мин дә фәрештә түгел, минем дә хаталарым булгандыр. Хаталар Маркста да, Энгельста да, Ленинда да булгандыр (соңгысыныкы — бүген күз алдыбызда). Мин — алар түгел.
Ләкин минем теләгем изге: 60—80 еллардагы университетның татар бүлеге тарихыннан кайбер «штрих»лар бирү
Кем ничек кабул итә моны -аларның эше. Истәлекләремнең әлеге өлешендә матурракларын сайларга тырыштым, чөнки бу елның көзендә татар бүлеге үзенең 50 еллык юбилеен билгели. Аннары карарбыз әле.
Бәйрәмнәр котлы, мөбарәк булсын!
(Истәлекләрнең беренче кәлтәсе тәмам).