Логотип Казан Утлары
Повесть

ХӘВЕФЛЕ СӘФӘР


Җилдән туган бала
орт тәүлек буе гөрләп тора. Төп фарватердан биек дамба белән
Т бүлеп алынган тын рейдка икешәр, өчәр катлы ак теплоходлар, баһадир буксирлар бер-бер артлы кайсы килә, кайсы китеп тора. Тимер-бетон причалларда куәтле краннар, тасмалы транспортерлар ярдәмендә баржалардан ташкүмер, цемент, гравий, тоз бушаталар, озатасы йөкләрне төйиләр. Безнең «Зөя» баркасы да шунда тулгана: ераклардан килгән баржаларны йөкләрен бушатырга краннар янына китереп куя. бушатылганнарын, рейдка чыгарып, юлга әзерли, төрле йомыш-юлга йөрүдән туктамый.
Икенче җәй инде мин—шул баркасның механигы. Тышкы күренеше белән артык мактанырлык матур булмаса да. яратам мин «Зөямне; күңел биреп, гел-теш тидермәслек итеп тырышып эшлим. Без вахтада өчәү торабыз. Машина бүлегендә мин. рубкада штурман Артур белән койрыкчы Харитон. Алар, матрос вазифасын бергә үтәп, акчасын урталай бүләләр.
Бүген- биш яшьлек улым Мансурның туган көне. Шунлыктан, вахтадан бушауга, шундук өйгә элдертмәкче идем. Тиз генә өс-башны алмашып, басмадан төшеп барганда штурман Артур юлымны бүлде һәм:
Ашыкма, әйдә, безнең белән. Бераз тамак чылатып алырбыз,— дип, Харитон кулындагы канистрга ымлады.Әһә, аңлашыла, көндез Псчишега барышлый Югары Ослан кафесы мичкәләрен, он. ярма гулы капчыкларын әшнәләрчә бушлай гына илткән өчен алар сыра һәм закускага каклаган балык юнәткәннәр иде, шуның белән кәефләнергә чакыралар икән.
Әмма мин бармадым, чөнки аларнын гел «юнәтү» белән шөгыльләнүләрен өнәп бетермим. Аннары, иртән эшкә киткәндә, хатыным Сәрвиназ: «Соңга кала күрмә, эштән бушагач та кичке ашка кайтып җитәргә тырыш», дип кисәген куйган иде.
Кыстап-кыстап та күндерә алмагач, Артурның чырае сытылды
Алайса бар кайг, Сәрви чибәргә миннән кайнар сәлам әйтергә онытма, диде, кинаяле төрттереп.
Ә мин барыбер бирешмәдем, бүтән сөйләнеп тормас тан. тиз генә көймәнең моторын кабыздым да. турыдан су өсләп кенә өйгә кайтырга чыктым
Шулай да бу моторлы көймәне әмәлләп шәп эшләдем мин. Элек Юдинодан поездда шәһәр аша портка бару-кайту шактый вакытны ала иде, әни ике сүзнең берендә: «Ташла шул җәһәннәм астына йөрүеңне. Анда көннәр буе коры-сары белән гамак ялгап, барлы-юклы жалунья хакына тимер-томыр арасында чиләнгәнче, Бәдретдин абыең янына ашханәгә керсәң, бер уңайдан тамагың да тук, өстең дә бөтен булыр», дип колак иген кимерә иде. Хәзер, үз моторкам бултач, эш көйләнде, станциядә поезд көтеп торулардан котылдым, портка турыдан-туры су өсләп кенә җилдертәм!
Бүген кон матур түгел. Төштән соң башланган пыскак яңгыр һаман сибәли, куе томан кебек, әйләнә-тирәне гомалап алган. Зур суднолар, тиз йөрешле «Метеориларга комачауламас өчен фарватердан читтәрәк. сул як яр буйлап саклык белән генә кайтам.
Тиздән, кыяташ кебек биек водокачка турыннан үтеп бераз баргач, Юдино поселогына күренеш ачыла. Текә яр өстендә безнең кызыл калай түбәле, зур-зур дүрт тәрәзәсе Иделгә караган алты почмаклы өебез, челтәрле тимер рәшәткә белән уратылган җиләк-җимеш бакчабыз бөтен урамга ямь биреп тора. Арткы якта кош-корт, терлек абзары, ак мунча, яшелчә, бәрәңге бакчасы Боларның барысы да минем эшкә уңган әни тырышлыгы белән булдырылган. Инде шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, ул хәзер дә көнаралаш базар юлын таптый, алу-сату итә. нәрсәдер юнәтү белән мәшгуль була.
Үзебезнең турыга килеп житәрәк күрәм: су читендә, такта басма өстендә, улым Мансур мине көтеп тора Их, малай актыгы, мәйгәм эчтән, өйдән әбисе күрмәгәндә чыт ын шылган булса кирәк, салкында яланбаш тора, курткасын да төймәләмәгән, ичмасам Көймәдән чыгын, чалканы бәйләргә өлгермәдем, ул:
Тукта, әтием, бәйләми тор... Әйдә, йөреп кайтыйк, дип. көймә эченә сикерде.
Юк белән башны катырма әле. улым, бу вакытта нинди йөрен кайту ул? дидем мин аңа каршы, аны-моны уйламыйча.
һи. оныттың ла мыни, әтием гуган көнемдә мине моторкада йөртәм, штурвал белән идарә игәргә бирем, дип әйткән идеи ич Менә шул көн җитте. әйдә, китәбез, диде ул борынын турсайтып
Хак сүз. гел сорап йөдәткәч, вәтъдә иткән идем шул Вакыт шактый соң булса да. ташбашымның теләген үтәргә туры килде. Рульне бе- рьяктан Мансур, икенче яктан күрсәт мичәрәк үзем тотып кузгалып киттек Шатлыктан малайның авызы ерылды. Аракчинота җиткәч, Сәрвиназның әтисе Зариф бабай өе каршында кире кайтырга борылганда. бет килгәнне ишетсен дип. хәтта сузып-сузып сирена кычкыртып алды
Үз басмабызга әйләнеп кайткач, көймәне су читендәге карт өянкегә чалбырладык. Аннары асылмалы моторны, бензины яртылай бушаган канистрны сарайга менгезеп куйдык.
Шул арада өй каршындагы чия, алмагачларны шаулатып, җил күтә-релде, веранда тәрәзәләренә борчак сипкәндәй бәреп, эре тамчылы яңгыр коя башлады. Бу хәлгә ничектер сагаеп калган Мансур, үзалдына уйланган сыман:
Әтием, мин дә шундый салкын җилдә тудыммы, туңмадым микән?— дип әйтеп куйды.
Мин аны-моны уйлап тормастан:
Ник алай дисең, улым, кем әйтте аны? —дидем гаҗәпсенеп.
Әби әйтте... Ул мине гел шулай, җилдән туган шалапай, дип орыша.
Әйе. шулайдыр шул, бала чакта ул еш кына мине дә шул әшәке сүз белән хурлап тирги торган иде. Шуңа күрә моңа әллә ни әһәмият бирмәдем:
Әбиеңнең сүзен тыңламагансыңдыр,— мөгаен, шуңа орышкандыр, — дип, четерекле әңгәмәне икенчегә борып җибәрергә тырыштым — Әйдә, юеш курткаларны верандада салып элик тә, өйгә керик. Син туган көнгә нинди сый әзерләгәннәр икән, күрик әле...
Биләмче хатын үтәп көннәрне бу вакытта бездә инде ут алынган, кичке табын әзерләнеп, өй эче тантаналы төскә кергән була иде. Бүген исә, бәйрәм көн булса да, бүлмәләр ярым караңгы - түр якта шыксыз тынлык, беркем дә юк; алгы стенадагы путаллы рам эченнән әнинең әтисе, ягъни Шакир бабай фотосурәте генә җәенке кашлары астыннан ачулы карап тора. Мәрхүм бабай заманында көн күрә белгән булса кирәк, әни һаман саен аның шул хасиятен мактап сөйләргә, мине дә аның кебек эш йөртә белергә, мал җанлы булырга өйрәтеп йөдәтә.
һи, күрми торам, әни кухняда пешеренеп маташа икән ич Кәефе шәптән түгел бугай, никтер ордым-бәрдем йөри; әнә ул аяк астында буталып йөргән ялагай мәчегә ачу белән тибеп очырды. Берни дә күр- мәгән-сизмәгәндәй. көр тавыш белән:
Күз бәйләнә бит инде, әни, ник ут алмыйсыз? Сәрвиназ кайда, кайтмадымыни әле?—дип сорадым, залдагы люстраны кабыздым.
Мин каян белим аны, биләмдә йөридер, диде әни, плитә янында маташа биреп Җүнле хагын булса, эштән соң туры өйгә кайтыр, кәнтәйләнеп йөрмәс иде.
Әмма гел дә инде үзеңдә, тапкансың сүз, әни Нишләп биләмдә йөрсен ул, эшендә берәр тоткарлык килеп чыккандыр.
Тоткарлыкмы, түгелме, анысы миңа караңгы. Аның эше беткәнгә әнә күпме инде Йә. үзең уйлап кара, ирен санга суккан, өйдә баласы барын онытмаган хатын шул тиклемгә олагамыни?...
Юеш өс-башны салып, кулларны юган арада Сәрвиназ кайтып .керде. Ул да яңгырга эләккән, плащы манма су, чәч бөтеркәләре чигәләренә ябышкан. Кулында азык-төлек тулы сумка.
Мест ком утырышы озакка сузылды, көчкә чыгып котылдым,—диде ул. соңгаруы өчен аклангандай.
Сәрвиназ кайтып керү белән өй эче җанланып китте, күңелсез киерен-келек юк булды. Моңарчы үзен ничектер басынкы тоткан Мансур да, әнкәсе чишенеп беткәнне дә көтмәстән, моторкада Аракчинога хәтле баруы. Зариф бабасы өе каршыннан гудок кычкыртып үтүе турында мактанырга тотынды. Сумка эченнән бссказырка, зәңгәр якалы матрос күлмәге килеп чыккач, тәбрикләп биргәнне дә көтмәстән, түземсезләнеп 68
сорап алды Минем дә бүләккә дип алдан әзерләп куйган уенчык биноклем бар иле Иокы бүлмәсендә яшереп куйган җирдән шуны алып чыгып биргәч, шатлыктан малайның башы күккә тиде. Диңгезче формасы кигән, муенына бинокль аскан хәлдә көзге каршында үзенә-үзе хәйран булып карап торды.
Озакламый табын әзер булды. Әни аш-суны мулдан әзерләгән иде. Мансур үлеп яраткан сый ит бәлеше дә зур табада тәмле ис бөркеп утыра иде. Барыбыз да ачыгып кайтканбыз икән, мактый-мактый ашадык. Сәрвиназның әлегә чикле күрсәтмәгән тагын бер күчтәнәче пломбир мороженое булган икән, сумкасыннан шуны алып биреп, баланы тагын бер кат шатландырды
Ниһаять, малайның алҗуы җитте бугай, тамагы туйгач, якынрак күчеп, әнкәсенә сыенды. Сәрвиназның, күңеле йомшарды, күрәсең, улын кочаклап, маңгаеннан әп итеп алды
Тышта җил тагы да көчәя төште. Бәреп яуган яңгыр тамчылары, тәрәзә пыяласында вак гөрләвектәй юл-юл булычч ага башлады. Оясын давыл туздыргачч булса кирәк, кызыл түшле бәләкәй генә кочпчык. түр тәрәзә рамына килечч кунды, ышыкка керергә теләгәндәй, канатлары белән җилпенде дә. төн караңгысы эчеччдә юк булды. Моны күречч торгачч Маччсур кызганычлы гавыш белән:
Әнием, мин дә шундый яңгырлы җилдә тудыммы, бик туңмадыммы? дип соран куйды.
Чү, улкаем, ни сөйлисең сичч, кем сүзе ул?! диде Сәрви
Әби сүзе... Җилдән туган, азмачч калдыгы, диде.
Табында авыр тынлык туды. Бер-беребездән уччайсызланычч. һәркай- сыбыз үз алдында караган хәлдә сүзсез калдык. Самавыр янында кара көечт утырган әни киччәз тончыккан сыман йөткеренеп алды. Аннары тиз генә битләрен сыйпап, амин тотты да, кухняга чыгып кич ге.
Ә тел бистәсе малай һаман тәтелдәүдән туктамый бич. Әбисе әйткән «азман» сүзечч ул кеше исеме дип аңлаган икән, чпуны сораштырырга кереште. Кәефе кырылган Сәрвиназ рәтләп тыңламагач:
Азмачч абый кайда ул. аның безгә килгәне бармыни? дип миңа ябышты.
Бу гайбәч, үзара күрәлмаучылык, ызгышлар инде теңкәчә тия башлаган иде. Көтмәгәндә, бая баркаста Артур әйткән кинаяле «кайнар сәлам» искә төште, әнинең шикләнүендә хаклык бардыр кебек тоелды. Шуның өс генә малайның ахмак сораулары мичче тәмам чыгырдан чыгарды. Күп уйлап гормастан
Ул азманның килгәнен-килмәгәнен мичч каян белим . Эччә әниеңнән сора, бәлкем, ул белә торгаччдыр, дичч ычкындырдым һәм гафу ителмәслек мәсхәрәле сүз әйтеп ташлавымны азактачч гына абайлап алдым.
Сәрвиназ кулында калтырый бачплаган чәйле чәшкесен өстәлгә куйды, яңаклары агарып кичче. Зур ачылган күзләре белән миңа бермәл аптыраулы карап
Ни әйткәнеңне аңлыйсыңмы син?! диде.
Ә мин, акыллы баччч, гафу үтенәсе урынла, бернигә исем китмәгәндәй. турсаеп у чыра бирдем Аннары, күп тәкелдәчч табынның ямен җибәрч он өчен Мансурны җиңелчә тиргәдем дә, өстәл яныннан торып киттем. XV « L.
Дөресен әйткәндә, монда малайның һичниндчч гаебе юк иде һәр яна күргән нәрсәне, яңа ишеткән сүзне ачцчарга тырычпучачч беркатлы сабый ыи сөйләмәс’ Андый мәйсез сүзне әни әйтергә тиеш түгел иле
Сәрвиназ бик үпкәләде, ахрысы, миңа бүтән күтәрелеп карамыйча, сүзсез ченә өстәлне җыештырырга тотынды Әни өчен дә. үземнең до- рфалычым әчеп дә иртәгә үк гафу үтенергә кирәк булыр дип уйлап куйдым
Гадәттә кичке аштан соң Мансур белән мин икәүләшеп, телевизордан «Әлли-бәлли бәү» тапшыруын карый торган идек. Баланы йоклаткач, үзем бер-ике сәгать имтиханга әзерләнеп тә ала идем. Бүген кәеф тәмам бозылды, уку кайгысы түгел. Сәрви белән күзгә-күз калмас өчен, ул табынны җыештырган арада, тизрәк ятып йокларга ашыктым...
Онытылмас сәфәр
мма үч иткән кебек, күзгә йокы керми, табын янында кузгалган күңелсез уйлар йөрәкне тырнап тора. Мин әнинең Сәрвиназны күралмавына, адым саен аңа бәйләнүенә тәмам гаҗиз идем. Бу арада бераз басылган кебек иде, никтер әнә тагын тузынып каныга башлаган. Инде нишләргә дә белгән юк болар белән. Билләһи менә, ник өйләндем дигән көнгә килеп җиттем.
Гаҗәп хәл: егет вакытта минем беркайчан өйләнмәм дип әйткән катгый сүзем бар иде. Чөнки гаилә тормышының һичнинди кызыгы юктыр, хатын-кызлар барысы да, минем әни кебек, һаман файда итү, мал арттыру турында кайгыртып, вакчылланып теңкәгә тиючәндер кебек тоела иде Шунлыктан кыз-кыркын тирәсендә артык чуалмаска тырыштым. күз атучыларны күрмәмешкә сабыша идем.
Шулай да мин азаккача сүземдә тора алмадым, көннәрдән бер көнне антымны онытып, өйләнүемне сизми дә калдым.
Барысы да юлда машинада барганда башланды. Ул чакны без, елгачылар больницасының яшелчә бакчасына кәбестә алышырга баручы бер төркем шәфкать туташлары белән, кичтән сөйләшенгәнчә, иртән порт идарәсе алдына җыелган идек. Әйтелгән вакытка машина да килеп җитте. Такта утыргычлы ачык кузовка төялешеп кузгалырга торганда, шәфкать туташларыннан берсе:
Бәрәч, бригадирыбыз Артур белән Сәрвиназ юк ич. дип кычкырып җибәрде Әй, шофер дус, әз генә көтик әле. Клубтан гитара, транзистор алырга гына киткәннәр иде. менә-менә килеп җитәргә тиешләр.
Аның сүзләрен раслагандай, нәкъ шул минутта клуб ягыннан алар үзләре килеп чыкты. Гитара аскан тузгый башлы, чөгендер төсле кызыл борынлы чандыр егет кабинага шофер янына кереп утырды. Аның белән килгән җиңел гәүдәле яшь кенә чибәр кызга мин. кулыннан тартып, кузовка менәр! ә ярдәм иттем дә, күршеләрне бераз кысрыклап, үз янымнан урын бирдем. Аның зур зәңгәр күзләре һава диңгезедәй төпсез тирән иде. Үзе көмеш кыңгырау кебек ачык тавышлы икән, алсу иреннәре белән ягымлы елмаеп рәхмәт әйтүе күңелемне иркәләп үтте.
Бу кыз белән мин бөтенләй таныш түгел диярлек идем, шәһәргә барганда-кай I канда ара-тирә поездда күреп кенә бераз беләм. Ул елгачылар больницасында эшли бугай. Беренче карашка үзен горур тоту- чан. тәкәббер сыман күренсә дә, асылда кеше белән җиңел аралашучан, киң күңелле булса кирәк, иптәш кызлары әле бер, әле икенче яктан:
Сәрви җаным, анда кырыйда уңайсыздыр, менә монда күчеп утыр. дип. аны үз янына чакырып дәштеләр.
Мә!әр ул күченеп кеше борчырга арусынмады, ахры, утырган урнын- да кала бирде Машина кузгалып китү белән, транзистордан яңгыраган «Юксыну» көенә үзе дә моңлы җыр сузып җибәрде. Аңа бердәм кушылып. башка кызлар да җырлый башлады.
Теге тузгый башка кабинада күңелсез тоелды бугай, машина туктаган бер арада кузовка менеп, алгы рәттәге кызлар арасына кереп у тырды.
Анда душно, бензин исеннән тошнить итә. диде ул. ярым татарча. ярым русчалап. Мин играть итәм, әйдәгез, сез җырлагыз,- дип. гитарасын зыңгылдатырга тотынды.
Дөресен әйтим, мин үзем аның нинди көй уйнаганын шәйли алмадым. Әле генә моңланып җырлап барган кызлар да бер-берсенә аптыраулы каранып. 1ынып калды. Минем белән янәшә утыручы Сәрвиназ үзалдына уйланган сыман:
Бу бичараны әйтәм, туган телендә адәм рәтле сөйләшә белми икән... Уйнаган көе дә ташка үлчим.— дип жәлләп куйды.
Ә машина урман эченнән сузылган тип-тигез асфальт юлдан кош кебек очып бара Колакларда җил сызгыра. Сәрвиназның җилфердәгән йомшак чәче бичемне кытыклый. Машина кинәт борылган мизгелләрдә, егылмас өчен, ул әледән-әле минем иңемә тотына һәм. гафу үтенгәндәй, сизелер-сизелмәс елмаеп куя. Моны сизеп алу белән, мин урынымны аңа биреп, үзем борт кырыена күчеп утырдым.
Больницаның ярдәмче хуҗалыгына барып җиткәч, безгә машинадан төшәргә дә ирек бирмәделәр Яшелчәчеләр звеносы җитәкчесе. — яшькелт курткасын җилбәгәй җибәргән чылгый мыеклы урта яшьләрдәге агай, шофер янына кабинага кереп утырды да. безне шундук басуга алып китте. •
Без туктаган җирдән чак кына читтәрәк кемнәрдер инде эшли башлаган иде. Бакчаны агай алар белән янәшәдә безгә дә һәркайсыбызга өчәр метр исәбеннән җир үлчәп бирде дә:
— Кәрзин һәм күчәнчапкыч пычакларны әнә тегеннән алырсыз, дип. җир башындагы такта сарайга күрсәтте. Сезнең белән күршедә эшләүчеләр үзебезнең кешеләр, алардан калышмаска тырышыгыз Ике кеше машинада калсын, башкалар алган кәбестәне төяп, пүчинкәгә амбарга ташый торырлар.
Бригадирыбыз Артурның тартырга сигареты беткән икән, яшелчәче агай белән кибеткә дип киткән җирлән озак кына йөреп килде, ә без шундук дәррәү эшкә керештек. Күчәнчапкыч белән коралланган кызлар һәркайсы үз кишәрлегендә баш калкытмый эшләде. Сәрвиназ белән мин алар алган кәбестәне машинага төяп, амбарга кайтарып бушата тордык
Иртәнге якта көн чалг аяз иде. урман полосасы ягыннан сизелер- сизелмәс кенә искән йомшак җилдә үрмәкүч тоҗымнары оча иде. Төштән соң. эш бетәргә бер-ике сәг ать каларак. күк йөзен бөдрә болытлар каплап аллы, кыйгач бәреп җылы яңгыр сибәли башлады. Чыланмасын дип. мин Сәрвиназга тужуркамны салып бирмәкче идем, кешедән арусынмады бугай, алмады, сүзсез генә рәхмәт әйткәндәй
Юк. юк. кирәк түгел, борчылма... Тоз түгел, болай да эремәм, дип елмайды гына
Пүчинкәнең үз кешеләре яңгыр ява башлау белән өйләренә кайтып киттеләр Аш әзерләсеннәр, әйтергә кирәк дип. алар белән бергә бригадирыбыз Apiyp ла алар артыннан китеп югалды.
Бу вакытта безнең эшебез күп калмаган иде. инде бетермичә туктамаска булдык Бәхеткә, тиздән яңгыр да үтеп китте. Ә без бер-беребезне ашыктыра-ашыктыра тагы да кызурак эшли бирдек Бераздан, бакчачы агай мотоциклда килеп төшкәндә, без инде эшне тәмамлап, соңгы корзиннәрне машинага төяп маташа идек. Бушап калган участокны күреп, аның исе китте
И-и, бетердегез дә мени. Шәп иткәнсез, безнекеләрнең борыннарына чирI кәйсез дип мактап рәхмәт әйтте. Чылангансыз, карыныгыз да ачкандыр. Әйдәгез, кайтыйк, юлга чыгар алдыннан тамак ялгап алырсыз.
Хак сүз. ачыккан идек, шулпалы пилмәнне дә. куян ите белән карабодай боткасын да яратып ашадык. Без чәй эчеп бетергәндә генә ашханәгә иреннәрен ялый-ялый Артур килеп керде. Ул бераз тамак чылатып алган бугай, күзләре ут уйный, болай да чөгендер төсле борыны тагы да кызара төшкән иде Безнең шелтәле карашны сизеп булса кирәк, акланырга теләгән сыман:
О том, что без действительно эшләдек, заведующидан справка алдым, шунда задержался,—диде.
Без юл буе әле шаярып-көлеп, әле җырлап кайттык. Ничектер шулай килеп чыкты, мин тагын Сәрвиназ белән янәшә туры килдем, аның иңбашы җылысын тоеп, юл буе колакны иркәли торган ягымлы тавышын ишетеп кайттым. Кичкырын, һава салкыная төшкәч, минем гужур- каны иңнәребезгә салып бөркәндек. Хәзер инде Сәрвиназ миннән читен- сенми, бераз үз итеп, җылырак карый сыман тоела башлады. Моңарчы гомер булмаганча, сихерләнгән кебек, аның күңелгә ятышлы мөлаем йөзеннән, елмаюлы алсу иреннәреннән күзләремне аера алмый идем.
Шунда мин Артурның да Сәрвиназга битараф түгел икәнлеген, әле- дән-әле аңа күз атуын абайлап алдым. Кызның игътибарын җәлеп итәргә теләгәндәй, гитарасын зыңгылдатудан туктаган араларда, төче телләнеп, мәзәкләр дә әйткәли. Әмма күрәм, сүзләре барып җитми, кыз ризасызлык белән кыйгач кашларын җыерып куя.
Шәһәр вокзалы янында Сәрвиназ белән мин машинадан төшеп калып, безнең якка бара торган поездга утырдык. Юлда сөйләшеп кайтканда мин аның больницада шәфкать туташы булып эшләвен, Аракчинода Идел яры буенда үз өйләрендә карт әтисе белән торуын белдем. Поезд Аракчинога җиткәч, Сәрвиназ белән бергә вагоннан мин дә төштем.
Гадәттә күп сөйләшүчән булмасам да, ул чакны кинәт телем чишелеп, байтак сайрадым, әлегә тикле һичкемгә әйтмәгән кадерле хыялларым, киләчәккә булган планнарым белән уртаклаштым. Моңар мине, мөгаен, аның игътибар белән теләктәшлек күрсәтеп тыңлый белүе рухландырган-дыр. Хәер, Сәрвиназ үзе дә тормышта күп нәрсәгә минем төсле карый, киләчәктә читтән торып укып, врач булырга ниятләнә икән.
Кичке эңгер-меңгердә Сәрвиназны өенә хәтле озатканнан соң, үзем Юдинога яр буйлап турыдан җәяү генә кайттым. Аерылганда икебез дә сизмәгәнбез, тужуркамны аның иңендә онытып калдыруымны өйдә әни әйткәч кенә искәртеп алдым.
һәм шуннан бирле без эшкә бергә бара, бергә кайта торган булып киттек. Моңарчы туйдырып бетергән поездда йөрүләр минем өчен бәхетле якты мизгелгә әверелде. Яңа бәхетле дөнья ачкан кеше кебек, мин гел елмаеп, Сәрвиназ турында уйланып, эчтән аның белән сөйләшеп йөри торган булып киттем.
Ярты ел чамасы вакыт үтеп, өйләнешергә килешкәч, Сәрвиназ мине әтисенә күрсәтергә булды Аның әтисе, Зариф агай, заманында авыр поездлар йөртүче атаклы машинист, безнең теләккә каршы килмәде. Әмма минем әнинең фатихасын алу җиңел булмады. Чөнки бу мәсьәләдә аның үз планы бар иде: ул мине пенсиягә чыкканда үз урынына ашханәдә мөдир итеп калдырган Азалия исемле бик тә чибәр, ут кебек чая яшь кенә тол хатынга өйләндермәкче. Шунлыктан ул Сәрвиназны үтә салкын каршылады, ник килгәнен белгәч, әдәп-нәзакат саклап тормастан, үзенә хас төрпәлек белән:
Чак кына оят белгән кызлар кияүгә тагылып чыкмыйлар, аларга яучылап өйләнәләр,— дип кырт кисте.
Сәрвиназның түземчән, сабыр холкын, әмма нык сүзле икәнен беренче мәртәбә мин шунда күрдем. Көтелмәгән хурлаудан аның төсе китте, иреннәре калтырый башлады, әмма әнигә бер генә дорфа сүз дә әйтмәде.
Гафу итегез, тагылып түгел.. Таһир чакыргач, сездән фатиха алырга килгән идек... Алайса, борчыганым өчен гафу итүегезне үтенәм... Хушыгыз,—дип әдәпле генә саубуллашып чыгып китте.
Минем әнине ачуланып тыңлата торган түгел. Мин Сәрвиназ кебек сабыр булырга тырыштым. Бераздан аны өенә озатып, мөмкин кадәр тынычландырып кайтканнан соң, әнигә катгый рәвештә:
Аның белән син торасы түгел, мин торачак,— дип әйттем.- Мин барыбер аңар өйләнәчәкмен Яхшылап уйла. Әгәр дорфалыгың өчен
барып гафу үтенмәсәң, мин иртәгә үк аларга күчеп китәчәкмен, бу йортка бүтән аяк басачак түгелмен
Икеле-микеле уйланырга урын калдырмаслык итеп каты әйттем һәм әйберләремне чемоданга тутыра башладым. Мин аның бердәнбер варисы. Минсез каласы килмәде бугай, теләсә-теләмәсә дә. зәһәрен йотып. Сәрвиләргә барып гафу үтенергә, аны үзе яучылап чакырырга мәжбүр булды. Без гаилә корып, матур гына яши башладык, бер елдан улыбыз Мансур туды.
Хәлбуки, әни сүзендә тормады, ачыктан-ачык каты бәрелмәсә дә. хуҗалыкта, кухняда үзе «командалык» итте, җае чыккан саен Сәрвиназга, мал җанлы түгел, йорт турында кайгырта белми дип бәйләнүдән туктамады. Шулай да соңгы вакытта бераз басылган кебек иде, бүгенге кебек зәһәрләнеп тузынганы юк иде. Шайтан белсен, әнә тагын никтер җене котырган, Сәрвиназны кимсетер өчен оныгын «азман калдыгы» дип атаган.
Юк. моңа юл куярга ярамый, иртәгә үк әни белән ныклап сөйләшергә кирәк, андый гадәтен ташласын, телен тыйсын. Табын янында ялгыш дорфа сүз ычкындырган өчен үзем дә иртәгә үк Сәрвиназдан гафу итүен үтенергә тиешмен.
Ай-Һай, улың микән?..
-w/» ичтән йоклый алмыйча озак уйланып ятканга күрә, ахрысы, ир- тегесен гадәттәгедән шактый соң уяндым. Хәер, зарар юк. күз ачу белән эшкә ашыгасы түгел. Бүген мин көнозын өйдә, кич белән генә төнге вахтага чыгачакмын.
Өйдә зурлардан беркем дә юк. Сәрвиназ бу вакытта, әлбәттә, инде эштә. Мансур кичә әнкәсе бүләк иткән матрос күлмәген киеп өлгергән, түр тәрәзәне ачкан да. мин биргән бинокльдән Иделне, аргы яктагы Печише кыяларын күзәтү белән мәшгуль. Әни, көндәгечә, базарга җыена бугай, ян тәрәзә каршындагы бакчада җете кызыл кыңгырау чәчәкле лаләләрдән матур-матур букетлар ясап йөри
Аны күрү белән кичәге ниятем искә төште, кичекмәстән хәзер үк сөйләшеп, каты гына кисәтергә булдым. Әһә, әнә ул кереп тә килә, лалә бәйләмнәре тулы кәрзинен верандага куйды да. кофтасын киеп юлга җыена башлады
— Әни. бер генә минутка туктале. сиңа әйтер сүзем бар. дидем, аның юлын бүлеп Менә нәрсә: Сәрвиназга бәйләнүеңне. Мансурга җилдән туган дип, тозсыз сүзләр әйтүеңне ташла син. Минем улым, синең оныгың бит ул. Кеше-кара ишетсә, әллә ни уйлавы бар.
Әни миңа әйтеп бетерергә дә бирмәстән:
Ай-Һай. оныгым микән?! диде, сүземне бүлеп Яхшылабрак карале сип аңа. безнең нәселгә аз гына да охшамаган, аның йөзендә синең чалымың да юк бит Шуны да күрмәслек сукырмыни син Моны бөтен күрше-күлән күрә, синнән көләләр ләбаса. Миңа ышанмасан. әнә Азалиядән сора...
Бу сүзләр, ут бөркегәндәй, битемне көйдереп алды, кулымдагы чәшкеле чәемне чүт түгеп җибәрмәдем Кинәт кузгалган ачуымны тыя алмыйча:
Тук га. җитте сиңа! дип гомеремдә беренче тапкыр әнигә каты бәрелдем Бүтән ләм-мим әйтәсе булма, ише гергә дә теләмим
Минем әни хәтәр кызу канлы, нервлы, бер кабынса, тиз генә басыла торган түгел. Бу юлы чамасыз ярсуымны сизде бугай, телен тешләде, каршы бер сүз дә әйтмәде. Шулай да барыбер үзенекен итте. Верандада кәрзинен кулына алгач, ишектән башын тыгып
Ярар, синеңчә булыр, ул хакта миннән бүтән бер кәлимә сүз ишетмәссең.. Син мескенне жәлләп, күзеңне ачарга теләп кенә әйтүем ие. дип, йөрәккә тоз салып, шәһәргә чәчәкләрен сатарга чыгып китте.
Үксез бәрән
ни белән сүзләшүдән бик борчылып калган идем, байтак вакыт тынычлана алмадым. Бакчада виктория җиләге, помидор төпләрен йомшартып, Мансур белән бергә Иделдә су кереп алгач кына, бераз басылып, имтиханга әзерләнергә утырдым. Әгәр ерып чыга алсам, быел көз ничек тә су транспорты институтына читтән торып укырга керергә иде исәбем. Үрмәкчедән күрмәкче дигәндәй, Мансур да кәгазь, карандаш белән «коралланып», минем белән бергә нәрсәдер сызгаларга кереште.
Әмма күңелем һаман тыныч түгел, зиһенем таркау, колакта әни сүзләре яңгырый иде. Дәреслектән аерылып, улым Мансурга текәләм, йөз чалымнарыннан үземә охшашлык эзләп вәсвәсәләнәм, әнинең аны шул тикле хурлап тиргәвенә аптырыйм...
һи. оныта язганмын, минем үземне дә шулай үртиләр иде бит. Инде күптән, бала чакта ук әле, урамда шуның өчен бер күрше малайны дөмбәсләгәндә, аның әнисе: «Үксез бәрән, җилдән туган бәдбәхет», дип мине яңаклады. Мин елап кайтып бу хакта әйткәч, әни урамга йөгереп чыкты да, теге хатын белән бик каты кычкырышты, әмма үзенә карата тагы да әшәкерәк сүзләр ишетте. Ул көнне кич белән Бәдретдин абый килгәч, әни теге хатынны тирги-тирги сөйләде, кеше күзенә күренер- легемне калдырмады дип зарланды. Шуннан соң күп тә үтмәде, без ул шәһәрдән бөтенләй киттек. Юдинода менә шушы алты почмаклы зур йортны сатып алдык. Тегендә туган кешебез саналган Бәдретдин абый да тиздән Казанга күчте һәм безгә еш килеп-китеп йөри башлады. Кайчандыр без яшәгән, әни пристаньда ашханә мөдире булып эшләгән шәһәрнең Чистай икәнлеген дә, күңелемә тирән сеңеп калган «үксез бәрән» дигән сүзнең мәгънәсен дә мин бераз үсә төшкәч кенә аңладым. Ул хакта әни берни дә әйтмәгәч, мин үзем:
- Бүтән балаларның әтисе бар, ник минем әтием юк, мин ник үксез'1 дип сораган идем.
Әнинең иртән эшкә китәр алдыннан көзге каршында киенеп маташкан чагы иде. Минем сораудан кинәт сагаеп калды. Кашларын җыерып бермәл миңа текәлеп карап торганнан соң, кеше-кара ишетмәсен дигәндәй, акрын гына:
Ул юк инде, үлде ул,— диде.— Бик җәнҗалчы, эчкече иде. Талаш- ты-талашты да. синең белән мине ташлап, читкә китеп югалды. Китүенә ике ел тулганда, аның кайдадыр Ерак Көнчыгышта янгын сүндергәндә һәлак булуы турында хәбәр килде. Үлгән-беткән, хәзер инде ул хакта сүз кузгатып, хәсрәтләнеп йөрүнең кирәге юк. Моннан соң ул турыда бүтән уйлама, сораштырып башны катырма, оныт син аны
Әмма мин оныта алмыйм, үсә төшкән саен күбрәк уйланам. Чөнки әтиемнең исемен дә. аның ниндиерәк кеше булуын да, туганнары бармы- юкмы икәнлеген дә әйтми әни. Безгә килеп-китеп йөрүче Бәдретдңн абый да туган кешегә бер дә охшамаган Күбрәк төшергән очракларда әни тирәсендә иркә кияү кебек сырпалана. Бездә кунган төннәрдә иртән әни бүлмәсеннән чыкканын берничә тапкыр күргәнем бар. Бу хәлне башыма сыйдыра алмыйча бик аптырап калдым һәм, моны Сәрвиназ күрмәгәе дип, әни өчен оялудан ут йотып йөрдем.
Сәрвиназ исә моны үзе дә сизгән булып чыкты һәм минем кебек уңайсызланмыйча:
Ана ник исең китте?.. Мин монда гайре габигый берни дә күрмим... диде Берсе ирсез, икенчесе хатынсыз, шунлыктан кемгәдер хыянәт иткән, кемнеңдер гаилә тормышын җимергән, дип гаепләргә урын юк Җилбәзәк яшь-җилкенчәкләр түгел, икесе дә өлкән яшьтәге кешеләр, ничек кирәген белә торганнардыр, үзләре теләгәнчә яши бирсеннәр Минем өчен тик бернәрсә күп еллар буе болай качып-посып йөргәнче, кешечә язылышып тормаулары гына бераз сәер
Дөрес, анысы да бар. Әмма минем әни алдын-артын уйламыйча эш итә торган хатын түгел. Исемдә, миңа ачуланган минутларда ул берничә тапкыр:
Син аңгыра бәрән өчен тырышам, сиңа артык варисташ булдырмас өчен иргә чыкмадым, дип тузынып алды
Уф, бу борчулы уйлар белән башым әйләнде, имтиханга рәтләп әзерләнә дә алмадым. Баксаң, көн кичкә авышып бара икән. Әнә станция ягыннан, буш кәрзинен күтәреп, әни дә кайтып килә Элегрәк, азык-төлек арзанрак вакытларда ул гел ипи төяп кайта, ипи ашатып үгез симертә, чәчәкләрне, алмагачларны да икмәктә ачытылган су белән тукландыра торган иде. Хәзер андый мөмкинлек юк. һәрнәрсә кыйбатланды. Товары уңышлы сатылган көннәрдә ул күтәренке күңел белән кайта, ара-тирә хәтта Мансурга күчтәнәч итен, бармак башы хәтле генә шоколад яки «Пенси-кола» алып кайгкалый иде.
Бүген ул караңгы чырайлы, кашы-күзе җимерелгән. Буш кәрзинен ишек артына ташлады да. калтыраган бармаклары белән кофта төймәләрен ычкындыра-ычкындыра:
Ах. харап иткән, күрәселәр бар икән., дип, ачыргаланып аһылдарга тотынды.
Ни булды,— мәйтәм, кем нәрсәне харап иткән'*
Кем булсын, шул синең кара еланың инде. Бәдретдин абыеңны эшеннән чыгарт гырган..
Ничек инде чыгарт гырган. Сәрвиназ аның начальнигы түгел бит Әни, син нәрсәдер бутыйсың бугай. Сәрвиназның ашханәгә һичнинди катнашы юк. Ул шәфкать туташы бит, аның эше палаталарда, авырулар арасында
Медсеора гына түгел, ул анда профсоюз оешмасында контроль комиссиясе члены да икән. Бүген базардан соң Бәдретдин абыеңа кергән ием, шул әйтә: әгәр ашханәгә тикшерүчеләр киләсен Сәрви аллан хәбәр итсә, барысы да шома үтәчәк, эләгәсе түгел ием. ди Йә. уйлап кара, телефоннан шалтыратып хәбәр итсә, теле корымас ис бит Ул оятсыз үзе дә Бәдретдин юнәткән ит. май белән тыгынып ята бит Гөнаһ шомльп ы. шул гикле дә яхшылыкның кадерен белмәгән, ашаган габагы- на төкергән мәнсез булыр икән.
Әни хәтәр дуласа да. нәрсәнедер әйтеп бетерми, һаман читләтеп- читләтеп тузына. Аның сүзләреннән Бәдретдин абыйның эштән куылуында Сәрвинең нинди кашашы барын аңлавы кыен Шунлыкган хәзер ул хакта җентекләп сораштырып торудан файда юк. Анда ни булганын иртәгә Сәрвиназның үзеннән белермен
Ә хәзер миңа төнге вахтага әзерләнергә кирәк
Көтелмәгән командировка
әсми исеменнән тыш. безнең баркасның «Йөзмә тәрбияханә» дигән кушаматы бар; ә капитаныбыз Әюпгәрәй агайны үзе артында кайберәүләр «Аяклы устав» дип йөртәләр. Чөнки бүтән суднолардан куы и.ш «өр ге штрафчы, сәрхушләрне кадрлар бүлеге акылга утыртырга бемә җибәрә. Гаҗәп хәл. һич теләмичә, мәҗбүрән килүчеләрнең күбесе гадәттә гөзәлеп. кешелеклеге, гадел таләпчәнлеге өчен капитанга рәхмәт әйтеп китә. Быел яз башында килгән яшь штурман Артур Со-
лтанов кына әле һаман акылга утыра алмый, сәрхушлеген дәвам иттера бирә.
Безнең «Зөя»нең тагын бер үзгәлеге бар ул кайчандыр хәрби судно итеп төзелгән булган, мачтасында күзәтү мәйданчыгы «Kapi а оясы» да бар Шунлыктан без аны ерактан күрү белән танып алабыз.
Гадәттә. «Зөя» смена алмашу алдыннан диспетчер дебаркадеры янына килеп туктаган була иде. Ә бүген суднобыз үз урынында юк. күрәм, никтер ул күрше причалда тәэминат склады каршында тора, палубасына төрле ящик, мичкә, капчык-капчык йөк төйиләр. Моторкамны үзебезнең дебаркадер басмасына чылбырлап, палубага менгәч белдем: безнең бар-каска ашыгыч рәвештә Кама елгасындагы гравий чыгару районына ун көнлек командировкага барырга фәрман булган; шул форсаттан фай-даланып. тәэминатчылар андагы ашханәгә азык-төлек, кибеткә товар озатмакчы икән.
Ә мин бу көтелмәгән хәбәрдән, нишләргә белмичә, тәмам аптырашта калдым. Үч иткән кебек, шундый уңайсыз вакытка туры килүен күр син.
— Өйдәгеләргә әйтмичә, болай бернәрсәсез баралармыни?, —дидем. һич югында алмашка эчке кием, сабын-сөлге, кырынырга пәке- мазар алырга кирәктер бит.
Капитан Әюпгәрәй агай миңа авыз ачарга да бирмәде:
— Юк, туганкаем, һичкая бардым юк,- диде җөйле-ямаулы чыраен сытып.—Озакка түгел, ун көнгә генә эчке бельесыз да түзәрбез.. Анда баркаслары ватылган, безне бик көтәләр, сәгать саен диярлек шалтыратып ашыктыралар. Менә бу йөкне төяп бетерү белән хәзер үк кузгалып китәргә приказ булды.
Әнә шулай Сәрвиназга берәр җылы сүз дә әйтә алмыйча, борчулы уйлар белән кинәт китеп барырга туры килде. Ахыр килеп, бу пошыну басыла төшкән кебек булды. Ярар, дөнья җимерелмәс әле, өйдәге җәнҗалдан бераз тынычланып торырмын дип. үзем дә ул хакта артык уйламаска кирәк таптым.
Кама буе —туган як
оңарчы минем Кама елгасында беркайчан булганым, аны JML үз күзем белән күргәнем юк иде. Мин аны бары тик юл
күрсәткеч китаплардан укып, «Гүзәллеге күңелләрдән җырга күчкән як» дип җырлаудан ишетеп, атаклы рәссамнарның сурәтләреннән күреп кенә азмы-күпме төсмерли идем. Шуңа күрә юлда, эштән буш вакытларда, әйләнә-тирәгә игътибар беләнрәк барырга уйлап куйдым.
Кама елгасы тамагына без кояш баеганда барып кердек. Әйләнә- тирә чиксез киң һәм моңсу. Кичке шәфәкъ балкышына алсуланган тын дәрья күңел түрендә яткан сагышлы уйларны уята; бик еракта калган борынгы заманнарны һәм бүгенге көннәрне берьюлы күргән кебек хис итәсең Кайчандыр бу җирләр Бөек Болгар иленең үзәге булган, бу яр буйларында безнең ерак бабаларыбыз иген иккән, мал асраган, шәһәрләр төзегән, суларында җәтмә белән балык сөзгән, җилкәнле корабларда ерак илләргә барып сәүдә иткән, һәркайда мул тормыш гөрләп торган бит... Мәгәр, көннәрдән бер көнне, аяусыз язмыш җиле боларның барысын да тар-мар иткән, мәһабәт сарайлар, гыйбадәтханәләр булган урыннарда хәрабәләр генә торып калган, җимерелгән мәчет һәм бабаларыбы- зның кабер ташларыннан кемнәрдер чиркәү салган Ирексездән башта сорау туа. ник болай булган, кем гаепле дип уйланасың...
Кайчандыр мин атаклы француз географы Ж. Реклюның: «Елгалар үзләренең дулкыннарында халыклар тарихын һәм тормышын алып килә», —дигән сүзләрен укыган идем. Хәзер бу тирәдән үткәндә ул сүзләрне
тагын хәтерләдем. Хәлбуки, илләр, халыклар кебек, елгалар үзләре дә бозыла, тереклек чыганагы булган чиста улар заарлы матдәләр белән агулана. Әнә бит ургып агып торган куәтле елга, торгын сулы күл кебек, акрынлап сөрси, өсте яшелләнә, суы эчәргә һәм балыклар яшәргә ярак-сызлана. акрынлап һәлакәткә бара. Бигрәк тә шунысы аяныч адәм баласы күп очракта моны күрергә теләми, үзе утырган ботакка үзе балта чапкан гамьсез кеше кебек, бу һәлакәтне үзе ашыктыра.
...Баркас зур тизлек белән үргә каршы бара бирә. Алда кичке шәфәкъ балкышыннан алсуланган су өсте көзгедәй шома. Артта без кузга ткан йөгерек дулкыннар сыртында җемелдек маяк утлары тибрәнеп кала.
Безнең штурманнар, рулевойлар Кама фарватерын белмиләр, баркасны саклык белән, маякларга карап кына алып баралар. Капитан Әюп- гәрәй агай да тыныч түгел. Үз вахтасы булмаса да. палубада транзистордан концерт тыңлап утырган җиреннән әледән-әле алга борчулы каранып ала һәм. баркас юлдан читкә тайпыла башласа, рубкадагыларга рульне уңга яки сулгарак тотарга команда бирә.
Койрык якта ашханә мөдире Азалия порттан алган азык-төлек өемнәре арасында актарына иде. Менә шул кинәт ачыргалы тавыш белән
- Ах, бер ящик ит консервалары юк... Сезнекеләр урлаган, башка беркем түгел. . дип шәрран ярды.
Капитан транзисторны борып туктатты. Азалия янына якынрак килеп: Ут чыккан кебек ник тавыш күтәрәсез, ни булды? диде.
— Ничек кычкырмаска, бөтен бер ящикны урлаганнар ич... Хәзер үк сезнең белән бергәләп, акт төзергә кирәк. Юкса, бәясен миңа түләргә туры киләчәк бит
Әлсгә тикле бездә андый кыек эш күренгәне юк иде. Бөтен командага зур гаеп бит бу. Акт төзегәнче, әйдәгез, яхшылабрак карыйк әле. ялгышмадыгыз микән.
Капитанның сүзе рас килде. Базадан бирелгән накладной буенча җентекләп санагач, берни дә югалмаган, консервалы ящик он капчыклары артында яткан булып чыкты. Азалиягә шундук телен тешләргә туры килде.
Тагын берәр аңлашылмаучылык тумасын, җил-яңгыр чыгып чылатмасын өчен, капитан кушуы буенча, рулевой Харитон белән Азалия барча азык-төлекне бер тирәгә җыеп, аның өегенә брезент капладылар да, аны аркылы-торкылы сүс бау белән тарттырып бәйләргә керештеләр. Шулчак, кулындагы бау ычкынып китеп. Азалия арты белән суга ауды, винт кузгаткан күбекле дулкыннар кайнамында юк булды... Аннары өскә калкып, кулын болгый-болг ый ашыгыч ярдәм сорап кычкыра башлады...
Бераз саф һавада җиләсләнергә теләп, тамбурдан яртылай чыгып торган чагым иде. Бу хәлне күрү белән тиз генә аска гөштем дә. рубкадан команда булганны да көтмичә, машинаны акрынайттым.
Берничә минуттан мин иллюминатордан караганда баркас инде агым уңаена борылган, якында гына прожектор белән яктыртылган су өстендә кемдер бер кулы белән ишә-ишә Азалияне өстерәп йөзеп килә иде Безнең егетләр алармы палубага күтәреп алдылар. Ког каручының капитаныбыз Әюпгәрәй агай икәнен шунда гына таныдым Ул трусиктан гына, ялангач тәнле, еш-еш сулый, битләре кебек үк. аның күкрәге, беләге, ботлары да күп санлы җөй-ямаулык белән капланган иде
Азалия дә баштанаяк манма су. бөтен өс-башы тәненә ябышкан. Ул бик курыккан һәм тончыккан, күрәсең, бизгәк тоткандагы кебек, дер-дер калтырый, буылып-буылып су коса. Бераз гын алгач кына көч-хәл белән:
Уф-ф. чак кына харап булмадым, диде Мин бер дә йөзә белмим бит ... Әюпгәрәй агай, сезгә рәхмәт инде Сез коткармасагыз. су төбенә китәчәк идем.
Капитан эскәмиядә салып калдырган киемнәрен жыеп маташкан җирдән:
Үзем дә нәкъ шуннан курыккан идем . Арткы палубада беркем дә белмагач. тиз генә чишенеп, суга үземә ташланырга туры килде,— диде һәм. юлны дәвам итәргә күрсәтмә бирде дә, каютасына киенергә кереп китте.
Моңарчы мин чәчләренә кырау төшкән бу агайның ямаулы йөзенә ихтирам катнаш кызганып карый идем, гомеренең көзе җиткән, гәүдәсе сызлана, хәлсезлектән интегә торгандыр дип уйлый идем. Әмма аның зурында аз белгәнмен икән. Бүген мин аның көч-куәткә ия. хәрәкәтләре ныклы икәнен күрдем .. Минем уйларымны раслагандай. Азалия дә соклану белән:
Кара син аны, төп кебек таза һәм җитез . -диде Алгы палубада домина уйнаучы яшьләр кыймылдаганчы, ул яшен тизлеге белән килеп коткарды. Әйтәм ич, юкса су төбенә китәчәк идем.
Якыннан танышабыз
_ _ омташ чыгару урыны Кама елгасының түбәнге агымында урнаш- К кан. Елгачылар җәй буе шунда су төбеннән кыйммәтле төзелеш материалы — миллионнарча тонна комташ чыгарып, ерак республикаларга. өлкәләргә озаталар. Бирегә килеп җитү белән без дә шул кайнамга чумдык, нәкъ порттагы кебек, буш баржаларны краннар, җирсуыткычлар янына китереп куябыз, йөклеләрен юлга озатырга әзерләп җыябыз, төягәндә эчләренә тулган суны насос белән бушатабыз, кешеләрне эшкә илтәбез, вахтадан бушаганнарын базага алып кайтабыз.
Ком 1 аш чыгару идарәсе куе урманлы биек тау итәгенә бәйләп куелган «Баһадир» исемле ике этажлы иске пароходка урнашкан икән. Элемтә бүлеге, медпункт, кибет, клуб һәм ашханәләр дә шунда. Каюталарында механизаторлар, канңелярчеләр яши. Террасада, коридорларда эреле- ваклы бала-чага дөбер-шатыр куыша, качыш-качыш уйный.
Безнең баркас командасын өске каз тагы икешәр урынлы каюталарга урнаштырдылар. Мин Әюпгәрәй Харисович белән бер каютага туры килдем. Ике яруслы агач караватның аскы катында —ул. өстә—минем урын; менеп-төшеп йөргәндә олы кешене борчымас өчен, мөмкин кадәр саграк булырга, шауламаска тырышам.
Әюпгәрәй агай — отставкага чыккан хәрби-диңгез флоты офицеры, капитан булып ул безгә былтыр гына килде һәм. хәрби корабтагы кебек, һәр эштә тәртип таләп итә башлады. Безнең арада кайберәүләр аны өнәп бетерми, үзен эре тотучан дип сукраналар. Шуңа күрә көтмәгәндә аның белән бер каютага эләккәч, ирексездән сагаеп калдым.
Мәгәр юкка шикләнгәнмен икән, мин моны шул кичне үк күрдем. Монда килгән көнне без урнашып, баш-күз алган арада ашханә ябылган булып чыкты, төнгә каршы кичке ашсыз калдык. Чәйнек белән кайнар су алып кереп чәй пешергәч, Әюпгәрәй агай өеннән алып килгән азыктан миңа да өлеш чыгарды, тартынып торуымны күреп, кыстый-кыстый сыйлады.
Төрле сменада эшләгәнгә күрә моңарчы без вахта алмашынганда гына очрашып, бер-беребезне аз белә идек. Чәй янында әңгәмә корып утыра торгач, якыннанрак таныштык. Сүз арасында ул. сәер нәрсә күргәндәй, кинәт миңа текәп карый башлады, аннары да берничә тапкыр күз кырыен маңгаема төшереп алды. Ахыр килеп түзмәдем:
Әюп агай, ник алай карыйсыз, нәрсә күрдегез?— дип сорап куйдым.
Ул көтелмәгән уңайсызлану белән:
- Юк. бодай гына Kain өстендә яна ай урагы сыман ярым түгәрәк минең бар икән, шуңа каравым.—диде һәм үз маңгаендагы җөйле ямавына бармакларын 1идереп алды
Әюпгәрәй агайның егет вакытында ике сабый баланы янгыннан коткаруын, үзенең ут эчендә һәлак була язганын, табипларның аны зур кыенлык белән үлемнән саклап калганын мин моңарчы да ишетеп белә идем Менә хәзер йокларга ятар алдыннан җиңсез майкадан гына калгач, киң күкрәгендә, иңбашларында зур-зур ямау җөйләрен якыннан күргәч тәмам тетрәндем һәм дулкынлануымны гыя алмыйча:
- Әюп агай, бик авыр булгандыр бит. шул тикле яну-көюгә, врачларның тирегезне каезлау, ямауга ничек чыдадыгыз0 — дип сорау бирдем.
- Түзми нишлисең, башыңа төшкәч, чыдыйсың инде, диде ул, җи- ңелчә елмаеп. Ярый әле кичекмәстән, һушсыз ятканда, самолетта Владивостокка озатканнар. Ярты елдан артык госпитальдә аунап ятарга туры килде Озак югалып торгач, үзем хезмәт иткән погранпостта исән калыр дип уйламаганнар, уттан балаларны коткарганда һәлак булды дип, туган шәһәрем Чистайга хәбәр җибәргәннәр Әмма мин исән калдым, дәваланып чыккач, хәрби-диңгез училищесына укырга кердем. Хәер, башта медкомиссия үткәрмәгән иде Әмма мин ярдәм итүен үтенеп, флот командующиена гариза яздым. Шуның кушуы буенча, комиссия кабат караганнан соң, эчке органнарымнан авыру тапмадылар, тышкы ямау-җөйләре төзәлгән дип, мине училищега кабул иттеләр. Җөйле курсант булып укый башладым
Бу «җөй» миңа гомерлеккә ябышты, соңыннан корабларда хезмәт иткәндә иптәшләрем дә үзара мине шул кушамат белән атап йөртәләр иде. Әмма кайда гына яшәсәң дә, күпме еллар үтсә дә. туган-үскән җир гел истә була икән, төшләргә кереп йөдәтә икән Шуңа күрә отставкага чыгу белән туган шәһәрем Чистайга кайттым, әтием-әниемнең чардуганын буяттым, сәдака биреп, ясин чыгарттым Үләр алдыннан әни мәрхүмнең әйтеп калдырган васыяте шундый иде Монда вакытны ничек тә тагын барып, каберләрен рәТләп кайтырга кирәк
Ул кичне без караңгы каютада байтак гәп корып ятгык Башлыча Әюпгәрәй агай сөйләде Минем дә гумышым буенча Чист айдан икәнлегемне белгәч, ул кинәт җанланып, гаилә тормышым, әнием турында кайта-кайта сораштыра башлады һәм сүз аралаш
Шулаймыни' Шулаймыни!. дип, мине хәтта бераз гаҗәпкә дә калдырды әле.
Хат һаман килми
—, аһадирпның беренче класс салонын «клуб» дип йөртәләр. Кич- «Г> ләрен анда үзешчәннәр концерты, танцалар булгалый. телевизор карыйлар Зур-зур тәрәзәләре шар ачылган, куәтле лампалар белән яктыртылган иркен салон төн уртасына хәтле шау-гөр килеп тора
Бирегә килгәннән соң атна-ун көн чамасы үткәч, бер кичне клубка мин дә кергән идем Көндез эш киемнәреннән ничектер килбәтсез күренгән кызлар, егетләр хәзер бәйрәмчә киенгән-ясанганнар һәм күңелле музыкага җиңел хәрәкәтләр белән парлашып бөтереләләр Аларга карап утыра торгач, мин дә күршемдәге коңгырт чәчле чибәр генә бер кызны танцага чакырдым Сүз арасында мин аның Гөлбикә исемле икәнен, быел гына кулинария училищесын тәмамлап, бирегә өч кыз белән бергә пешекче булып килүләрен белдем. Танцалар бетеп, клубта ут сүнгәннән соң да. алар белән юррасада беравык сөйләшеп йөрдек
Көндезге вахта һәм ганцалардан соң шак<ый арылганлыктан, бик тиз йокыга китәрмен шикелле иде Мәгәр алай булмады, шыпырт кына
урыныма менеп яту белән, күз алдыма өйдәге хәл килеп басты, башта берсеннән-берсе күңелсез уйлар кайный башлады. Бигрәк тә Сәрвиназны үпкәләтүем өчен оят, аннан гафу үтенмичә, тынычландырмыйча китүем өчен уңайсыз. Әнинең әлегә тикле беркайчан булмаганча зәһәрләнүенең сәбәбе дә аңлашылмый, нәрсәнедер әйтеп бетерми һәрхәлдә, гадәттән тыш нидер булган. Кайту белән ачыкларга, бу ызгышка чик куярга кирәк, дигән карарга килдем мин.
Мәгәр безнең командировка башта уйлаганча ункөнлек кенә булмады. Чистай заводында районның үз баркасын ремонтлау озакка сузылачагы беленде. Димәк, безгә монда Кама суларын тагын байтак сукаларга туры киләчәк икән әле.
Эшләр болайга киткәч, мин өйгә кайтуны көтмәскә булдым, ялгышлык белән ычкындырган дорфалыгым өчен Сәрвидән кичерүен үтенеп, аны да, улым Мансурны да бик сагынуымны, еш кына төшләремдә күрүемне әйтеп хат язып салдым.
Бу хатны җибәргәннән соң дүрт көн үткәч, почта йөртә торган «Метеор»ны ике күзем дүрт итеп каршылый, өйдән җавап көтә башладым Кыенлык белән булса да, берничә тапкыр телефоннан шалтыратып та караган идем, кызганычка күрә, Сәрвиназның эштә юк чагы туры килде.
Шулай ут эчендә тагын бер атна үтте, ә җавап һаман юк та юк. Отыры борчуга төштем, көн саен өйгә бер-бер артлы хат яудыра башладым. Көтеп-көтеп тә һичнинди хәбәр килмәгәч, әллә ниләр уйлап бетердем. Ашым аш. йокым йокы түгел иде, тәмам авыруга сабыштым.
Ихтирамлы дәвамчы
_ _ иһаять, түзәр хәлем калмады, капитан белән сөйләшеп, бер тә- д үлеккә өйгә кайтып килергә рөхсәт алдым. Шуның өстенә кием- салым да керләнгән, ашаган өчен түләргә янымда акчам да юк иде. Әюпгәрәй агайга рәхмәт, үтенечемне кире какмады, сәбәбен сораштырып казынмады. Каш өстемдәге миңемә күзләрен текәп карады да:
Соңга калма, әйткән вакытка кайтып җитәргә тырыш.— дип, якыннарча җылы сүз әйтеп озатып калды.
Азалия иртән ашханәдә, юлга ашыгуымны белү белән, мине контор-касына алып керде дә, кулыма зур гына сумка тоттырып:
- Менә. Миләүшә апайга аз гына күчтәнәч әзерләп куйган идем,— диде Монда күчеп киткәннән бирле күргән дә юк үзен, миннән күп итеп сәлам әйт Җәйнең иң матур чагы бит, әйт үзенә: ничек тә вакыт табып, атна-ун көнгә безгә кунакка килсен. Бераз ял итеп китәр, эшләгән җирләрен күреп, исенә төшереп китәр.
Шактый авыр икән бу, шул тиклем нәрсә соң монда?—дип гаҗәп-ләндем мин төенчекне кулыма алып.
Юк. юк, һич тә авыр түгел.. Анда нибары берничә банка икра, өсетер консервасы һәм һинд чәе белән шоколад кына Телдән әйт үзенә: бер төргәген минем әнигә кертеп бирсен. Мондый йомышны теләсә кемгә ышанып булмый. Син, зинһар, авырсынма инде, алып кайта күр инде.
Авырсынудан түгел, шул тикле деликатесны каян таптың дип әйтүем генә.
һи, каян таптың дип инде.— Азалия сәер генә елмаеп куйды.— Миләүшә апай мине кешедән кешене аера белергә, тормыш итәргә өйрәткән остазым бит ул. Пенсиягә чыкканда, начальство белән сөйләшеп, үз урынына мөдир итеп калдырды. Аның каршында мин гомерем буена түләп бетергесез бурычлымын.
Бал мичкәсе көенә
WWW’ Ул Ук көнне кичкырын мин Чаллы белән Казан арасында йөри III торган «Метеор»да Казанга кайтып төштем. Аннары үземнен шкиперда калдырган моторкама күчеп утырып, таныш юлдан су өсләп туп-туры Юдинога элдерттем. Чөнки вакыт тар. ашыгырга, бар эшне җайлап, иртәнге рейска өлгерергә кирәк иде
Аракчино турыннан үткәндә су читендә уйнаучы балаларның трусик кына кигән берсе мине күрү белән кулларын болгарга тотынды, башка берәү белән бутап булса кирәк, хәтта абына-сөртенә яр буйлап бераз йөгереп тә барды. Шул вакытта мин. ярар, кайтып җиткәч, улым Мансур да мине шулай каршылар, дип уйлап куйдым
Үзебезнең такта басма янына килеп туктаганда инде кояш батып барган вакыт иде. яр өстендәге өебезнең каралҗым күләгәсе вак дулкыннар өстендә тибрәнә. Бүтән көннәрне бу вакытта эштән кайтканда мине улым Мансур каршылый иде дә. һаман саен. әйдә, көймәдә йөреп кайтыйк, дип йөдәтә иде. Бүген ул юк Мин кайтасын белми бит. уйнап арып, өйгә кергәндер Басма янында карт өянке генә нәүмиз, уйга талгандай, су читендә бер ялгызы йокымсырап тора иде
Тәрәзәләрдә никтер уг юк. Веранда ишеге бикле булгач, әни өйдә юктыр, дип уйлаган идем. Үз ачкычым белән ачып керсәм, ул өйдә булып чыкты, түр яктагы зур көзге каршында авыз эченнән нидер көйли-көйли бит очларын, күз төпләрен сыйпап утыра иде. Мине күрүгә ул ярамаган эш өстендә I от ылгандай сискәнеп
Аһ, син кайттыңмыни?! диде һәм куллары белән күкрәген кап- лый-каплый тиз генә үз бүлмәсенә кереп китте
Өстәл өстендә буш аракы шешәсе, икс рюмка һәм ашамлык калдыклары. Күрше бүлмәдә әни ишетелер-ишетелмәс кенә нәрсәдер мыгырдый шикелле. Менә ул ефәк халатын киеп инде каушавыннан арынган хәлдә, һәрвакыт гагыча ныклы адымнар белән үзе килеп чыкты да. ни өчендер акланган сыман:
- Билләрем сызлап тора Бераз ярдәм итмәсме дип. мунчадан соң чак кына менә бу нәстәне капкан ием. дип тиз генә өстәлдәге шешәне, рюмкаларны җыештыра башлады Үзең нихәл, бөтенләйгә кайттыңмы?. Әбәү, сакал-мыегыңны күрми торам, йоннан төргән кебек булгансың.
Тегеннән Азалия биреп җибәргән күчтәнәчләрне әни бик шатланып кабул итте, рәхмәтләр әйтә-әйтә сумканы бушатырга тотынды Шунда сервапг өстендә яткан конвертлар күземә чалынды Алып карасам, кү- рәм. барысы да мин җибәргән хатлар, берсе дә ачып каралмаган.
— Болар ник болай ачылмыйча яга? дидем, бик аптырап Сәрвиназ белән Мансур кайда?
Өйдә түгелләр, алар хәзер безлә тормый ич диде әни.
Ничек инде бездә гормый? Ник киттеләр, кая киттеләр?
Анысын белмим, тәгаен генә әйтә алмыйм Ул ләтчә синнән соң монда күп тормалы, җилдән туган көчеген җитәкләде дә чыгып китте. Шуннан бирле күренгәне юк. ире өйдә юкта иркендә сөйрәлеп йөрүедер Ул хәзер әтисе янында булса кирәк, беркөн шәһәрдән кайтканда поездда Аракчино хатыннарының шулайрак такылдавы колагыма чагылып калган ис.
Тегендә борчылуларым юкка булмаган, күңелем сизенгән икән Шулай да бу тикле булыр дип уйламаган идем. Әнинең сүзләреннән кинәт миңгерәгәндәй, нишләр!ә белмичә аптырап калдым. Кузгалган ачуымны көч-хәл белән тыеп. сыкрану белән:
Тагын дөньяга сыймагансың, харап иткәнсең икән дип кенә әйтә алдым
81
— Әй, пүчтәккә борчылма сана...—диде әни, искитмәле берни дә булмагандай. Олагуы хәерле, күптән шулай кирәк ие. Бүтән чакыра күрмә, эзе дә булмасын берүк... Дөньяда хатыннар беткәнмени. Синдәй бай иргә менә дигәне табылыр... Әнә. Азалиянең кай җире килмәгән. Төсе-бите, уңганлыгы белән синең нәсел корткычың ише генә түгел Шуңа өйләнерсең, йорт җанлы хатын рәхәтен күреп яшәрсең, ичмасам.
Ни сөйлисең син, әни. нәсел корткыч булып Сәрвиназның безгә ни зыяны тигәне бар?
- Корткыч булмаса, Бәдретдин абыеңны эшеннән кудыртмас, конт-рольгә киләбез, сак тор, дип хәбәр итәр ие
Әни Сәрвиназны әшәке сүзләр белән хурлап сөйли, шул арада әледән- әле күз кырые белән генә үз бүлмәсе ягына борчулы каранып ала Чү. анда чынлап та ниндидер хәрәкәт бар бугай, ара-тирә нәрсәдер кыштырдый. уфылдап куя шикелле. Менә кемдер сулышы кысылгандай буыла- буыла кычкырып җырлый да башлады:
Җырлыйк әле, җырлыйк әле, бал мичкәсе көенә;
Яратмаса кайтып китсен анасының өенә...
Алла биреп баесам, камалы тун тектерәм Җә баермын, жә бөләрмен, бүгенгесен типтерәм
Җырлаучының Бәдретдин абый икәнен мин беренче сүзләреннән үк танып алдым. Артыграк төшерде исә, ул һаман «Бал мичкәсе көе»нә шушы ике җырын мөгрәргә тотына иде. Бүген ул тәмам хәлдән тайганчы чөмергән булса кирәк, рәтләп сүзләрен дә әйтә алмый, тамагына төер тыгылгандай, әледән-әле гырылдап куя.
Менә ул яткан бүлмәдә ниндидер авыр нәрсә дөп итеп куйды һәм Бәдретдин абый ах-ух килеп ыңгыраша башлады. Әлегә тикле берни дә ишетмәмешкә салынып маташкан әни дә инде, бүтән яшеренеп зормастан:
- Ай. караваттан егылды бугай, имгәнмәгәе. дип хафаланып бүл-мәсенең ишеген ачты.
Бәдретдин абый, дөрестән дә, караватыннан егылып төшкән дә кул-ларын як-якка җәеп идәндә «бүгенгесен типтерәмине мөгрәп ята иде. Без аны көч-хәл белән караватка күтәреп салдык. Әни аның өстенә ак җәймә япты, форточканы ачты, оялырлык берни дә булмагандай:
- Барысы да шуның аркасында...—дип тагын Сәрвиназны каһәрләргә тотынды — Элек болай ук булмый ие. синең азгының эштән чыгарткач. кайгыдан башын югалтты, һаман эчә дә эчә...
И. тик хәзер генә шәйләп алдым, бу ыгы-зыгы белән күрми торам, бөтен өй эче. талап чыккан кебек, бушап калган ич: ян стенадагы бизәкле зур келәм дә. сервант тулы хрусталь савыт-саба да, төсле телевизор белән тегү машинасы да урыннарында юк иде.
Нинди бөлгенлек бу. караклар баскан кебек Син өйдә юкта Сәрвиназ төяп киттеме әллә? — дип шаккаттым.
Юк, хәзергә аңа барып җитмәде әле, булмаганны әйтә алмыйм..—Әни як-ягына искәртүле каранып, тавышын акрынайта төште Шулай да Алла сакланганны саклармын дигән бит Бәдретдин тотылганнан соң, тентү-опись булмагае дип. затлырак әйберләрне Азалиянең әниләренә кертеп куйган ием.
Шикле шикләнер, чикмәнен бөркәнер, дип тикмәгә әйтмиләр, күрәсең. Әнә бит ничек, кәкре куллы булгач, калтырап яшәргә туры килә. Ә мин, күзле сукыр, нинди мохипә яшәгәнемне дә күрмәгәнмен.
Мәгәр ара тар, минем монда озын-озак чуалырга вакытым юк Иртәнге теплоходка хәтле Аракчинога барып, үземнекеләрне күрәсем бар бит әле. Артык зурга киткән бу низагны болай гына калдырып китеп булмый ич инде. Барыннан да бигрәк Сәрвиназны тынычландырырга, ничек тә
күндереп, икесен дә өйгә кайтарырга кирәк
Иртәдән бирле тамакка тәгам капканым юк иде. әнигә тиз генә берәр нәрсә әзерләргә куштым. Ул кухняда маташкан арада тиз генә юынып кырындым да. алмаш кисм киеп, сабын-сөлге алдым. Монда күз көеге булып тормасыннар дип. бер уңайдан ачылмаган конвертлы хатларымны да сумкага салдым
Иркенләп ашап-эчеп утырырга вакыт та. теләгем дә юк иде. Кан кайнаган чак. кызулык белән берәр ахмаклык эшләп ташлаганчы дип. бу бозыклык оясыннан тизрәк чыгып китәргә ашыктым. Әни бүлмәсе турыннан үткәндә эчке яктан сәрхүш Бәдретдин абыйның йокы аралаш көчәнә-көчәнә «Бал мичкәсе кое»нә мөгрәве ишетелеп калды.
Сәрвиназ
г ■ i ьппта инде төн уртасы. Куе томан төшкән. Су өстендәге маяклар, I елга аръягындагы утлар, ерак галәм җисемнәре кебек җемелди.
Аргы якта бер теплоход, томан таралганны көтеп, якорьда тора булса кирәк, сузып-сузып гудок кычкырта. Югыйсә, мондый томанда башка бүтән судноның килен бәрелүе бик ихтимал
Әмма мин томан таралганны көтеп тора алмыйм. Суднолар йөртү кагыйдәсен бозып булса да, тәвәккәлләп кузгалдым һәм көндез дә, төннәрен дә күп тапкырлар йөрелгән таныш юлдан саклык белән йөзеп китеп бардым.
Зариф бабайлар әле йокларга ятмаган бугай, елгага караган тәрәзәләренең берсендә ут бар. Әкрен генә шакуга өйалдыңда ут кабынды, мин икәнне белгәч, ишекне Сәрвиназ ачты. Әлерәк кенә башын юып. сөртенгән чагы булса кирәк, иңендә ак сөлге, чәче юеш.
Бер-беребезне сагынып эштән кайткач, гадәттә. Сәрви мине якты йөз белән каршылый иде, өйдә икебез генә булганда җиңел чә әп игеп тә ала торган иде. Бу юлы алай итмәде, елмаймады да. Күрәм, аның үзен тотышында моңарчы төсмерләнмәгән яңа чалым бар. ничектер күзгә туры карамый Төскә-биткә дә сизелерлек үзгәргән: күз карашы моңсу, яңаклары суырыла төшкән. Кыйгач кашлары арасында күренер-күренмәс кенә җыерчык сызыгы хасил булган Мине күрүгә әллә ни исе китмәде шикелле. Гадәттәгечә елмаеп каршы алмады Алгы бүлмәгә кергәч сөлгесен чөйгә элеп куйды да:
- Түр якта әти белән Мансур йоклый, шунда гына сөйләшик, дип өстәл янындагы урынлыкка күрсәтте, үзе каршыга утырды Беравык сүзсез утырганнан соң ризасызлык белән.
Инде төн уртасы бит. ничек болай сон киләсе иттең’ — диде
Мин бу очрашуны бөтенләй башкача күз алдыма китергән идем, тегендә төннәр буе йокламыйча борчылуларымны әйтергә җыенып, кара гайбәт аркасында арабызда туган салкынлыктан арынырга өметләнеп кайткан идем биг Аның шул тикле илтифатсыз каршылавыннан тел очымдагы җылы сүзләрем, җил алгандай, юкка чыкты, ирексездән күңелемдә шик кузгата башлады Әни дөрес әйтә, күрәсең, ул миннән тәмам бизгән, күзгә гуры карап сөйләшми дә, дип уйлап куйдым . Шулай да эчемдәген сиздертмәскә тырыштым, мөмкин кадәр сабырлык белән
11и булды сиңа, кеше көлкесе ясап, ник өйдән чыгып киттең? дип сорадым
Юк. үзем китмәдем, алар куып чыгарды мине, диде Сәрвиназ Ул кичне Бәдретдин абый бик исереп килгән иде. башга шул тиргәп бәйләнде Аннары, тары кебек кабынып, әниең ташланды, әллә ниләр әйтеп хурлап бетерде.
Бәдретдин абый лиенә ник тыгыласың"’ Әләкләмәгән булсаң, сиңа беркем дә тимәс иде.
- һич алай түгел, минем һичкемнең эшенә тыгылганым да, әләк-ләгәнем дә юк,— диде Сәрви, күзгә туры карап.—Дөресе нә болай булды аның: палаталарда авырулар ачлы-туклы утырабыз, ашларның тәме юк дип шаулый башлагач, профком кушуы буенча контроль группасы төшке аш вакытында ашханәдә тикшерү үткәрде. Нәтиҗәдә, кухняда Бәдретдин абый салып биргән һәр порциядә ит нормадан ким чыкты. Шуның өстенә кухня суыткычында аның сумкасына салып куелган ике килодан артык ит, ике пачка атлан май табылды. Ул инде моңарчы бер эләккән булган, шуның өчен эшеннән чыгардылар... Кызганычка каршы, контроль группасында мин дә бар идем, шунлыктан Бәдретдин абый каршында мин гаепле булып калдым: тикшерү киләсен берничә минут кына алдан шалтыратып хәбәр итсәм дә, беркем һичнәрсә сизмәячәк, барысы да шома гына үтеп китәчәк иде дип, мине таларга тотындылар.
Мин, акыллы баш, күп уйлап тормастан:
Чынлап та, ник хәбәр итмәдең? — дип әйтеп ташладым.
Бу сорау Сәрвиназга сәер тоелды бугай, колакларына ышанмагандай, бермәл гаҗәпләнеп карап торды да:
Андый уй ничектер башыма килмәде, диде.- Минем урында булсаң, син нишләр идең, хәбәр итәр идеңмени?
- Минме, синең урынында булсаммы?.. М-мин..— дип ык-мык ки-леп, сүземне әйтеп бетерә алмыйча, уңайсызланып калдым. Миңа эсселе- суыклы булып китте, кызаруымны сиздем.—Шулаймыни.. Алайса теге чакны ул якларын мин күреп бетермәгәнмен. Син дә ачык итеп әйтмәдең,—дидем, акланырга теләп.
һи, ул кичне син әйткәнне тыңларлык түгел идең шул, авызыңа су капкан кебек, иреннәреңне турсайтып, сүзсез утырдың. Баланың беркатлы соравына: Азман абыеңның безгә кайчан килгәнен әнә әниеңнән сора, бәлкем, ул белә торгандыр дип әйткәнеңне оныттыңмыни?..
- Юк, онытмадым... Андый сүзне 1иктомалдан ничек әйтеп таш-лавымны хәзер дә һич башыма сыйдыра алмыйм, бик үкенәм. Күңелеңдә үпкә саклама, зинһар, кичер, һич тә сине кимсетергә теләп әйтмәгән идем. Үзең дә беләсең, мин андый кеше түгел...
Кайчандыр беләм шикелле иде, ышана идем... Әмма белеп җит-кермәгән, күрәсең...
- Ялгышасың, бер дә алай түгел, кичер мине. Болай ярамый, әйдә хәзер үк кайтарып куям үзегезне.
Ялварып сорама, ул комсызлар янына мин бүтән аяк басачак түгелмен.
Үгетләп-үгстләп тә күндерә алмагач, мин аңа:
— Алайса әйдә болай итәбез: мин үзем сезгә күчеп киләм. Монда бергә яшәрбез, мин сипсез гора алмыйм, дип кинәт башыма килгән яңа ниятемне әйттем.
Минем уйлавымча, Сәрвиназ моңа каршы килмәскә тиеш, элегрәк шундый фикерне берничә тапкыр үзенең дә әйт кәне бар иде. Хәзер исә ул берни дә ишетмәгән сыман, үз уйларына чумган хәлдә битараф чырай белән сүзсез утыра бирде. Бу минутта ул безнең өйдән, холыксыз әнидән генә түгел, минем үземнән дә бизгән, тәмам суынган кебек тоелды. Үзе телдән әйтмәсә дә. мин моны күңелем белән сиздем һәм, суга бата башлаган кеше саламга тотынган кебек, безне бер-беребезгә бәйләүче йөрәк парәбез булуын искәртү теләге белән:
— Мансур нихәл йөри, мине телгә алгалыймы?— дип кызыксындым.
Сәрвиназ күзләрен һаман каядыр читкә төбәгән хәлдә:
Ни булсын аңа, көнозын бабасы белән йә бакчада казыналар, йә су буенда кармак салып утыралар,—дип теләр-теләмәс кенә әйтеп куйды.
Улымның мине телгә алу-алмавы турында берни әйтмәгәч, йөрәгем ачынды:
— Мансур мине шулай бик тиз онытты микәнни, бер дә искә алмыймыни? дип кабат сорадым.
— Искә алмаган кая ул, телендә һаман син генә... Су остендә мотор тавышы ишетелсә, әти түгелме дип. тәрәзәгә ташлана. Ә бүген кичкырын безнең турыдан үткәнеңне күргәч, ут чыккандай атылып керде дә. әти кайтты, әти. Әйдә аның янына, - дип шашына башлады Көчкә тынычландырып йоклата алдык.
Кара син аны, таныган икән балакаем, мин сезнең турыдан үткәндә яр буеннан миңа кул болгап калучы шул булган икән ләбаса Яшермим, моны белү йөрәгемә май булып ятты.
Минем шатлыгымны уртаклашкандай, нәкъ шул мәлне ябылып бетмәгән ишек аша түр яктан улым Мансурның йокы аралаш
Ур-ра, безнең көймә... Әти кайтып килә . дип кычкырганы ишетелде, улым мин монда дип, аның янына атылып керүдән чүт тыелып калдым.
Сәрвиназ халәтемне сизде бугай, тиз генә барып, ишекне кысыбрак япты. Аннары стенадагы сәгатькә карап:
— Таң атарга да күп калмаган. . диде. Иртән эшкә барыр алдыннан бераз черем итеп алырга кирәк. Бар. сиңа да вакыттыр инде.
Аның сүзләрен раслагандай төнге тынлыкны бозып, өй артындагы кетәклектә таң әтәче кычкыра башлады. Көнчыгышка караган ян тәрәзәдә дөрестән дә караңгылык сыегаеп килә иде Мина юлга кузгалыр вакыт җитте.
Сәрвиназ мине озата чыкты. Караңгы өйалдыңда мин аны кулыннан алып:
— Сәрви бәгырем, син бер дә болай түгел идең ич. дидем өзгәләнеп. Мин тегендә синең өчен ут йотып, төннәр буе рәтләп йокламыйча борчылып, сагынып кайттым. Шулай бер генә җылы сүз дә әйтмичә җибәрәсеңмени? Нишләвең бу, һич аңламыйм _
Хәзерге вакытта нишләвемне үзем дә белмим, башым тәмам түнгән... диде Сәрвиназ, күз яшьле тавыш белән Син дә мине аңларга тырыш: түзмәдем түгел, алты ел түздем, бүтән тәкатем калмады Тәмам җаным бизле, ул якка борылып та карыйсым килми
Өй эченнән Зариф агайның картларча буылып йөткергәне ишетелде.
Ярар, болай аяк өсли генә сөйләшә торган сүз түгел бу. Бар. хәерле юл сиңа... дип, Сәрвиназ минем артымнан өйалды ишеген ябып калды.
Сагынып кайткан хатынымнан бер генә җылы сүз дә ишетмичә, улымны да күрмичә, тагын да авыррак уйларга чумган хәлдә кире китәргә мәҗбүр булдым
Кадерен белмәдем
омер булмаган хәл, юлла моторым сүнеп кәҗәләнде, аны рәтләп Г мат ашын, иртәнге рейска чүт соңга калмадым. Мин портка төшеп
җиткәндә иртәнге «Метеор» инде пассажирларны кабул игеп бетергән, чалкаларын ычкындырып, ашыкмый гына юлга кузгала башлаган иде Йөгереп килгән шәпкә теплоходның койрык ягына башта сумкамны ыргыттым, аннары причал култыксасы аша тиз генә атлап чыгып, үзем сикердем Шунда мин дебаркадер кырыенда кулын болгап кемнедер озатучы бөдрә чәчле яшь кенә бер ханымны ашыгычлык белән чүт бәреп екмадым һәм теплоход палубасыннан гафу итүен үтенеп башымны илем. Чөнки мин кеше алдында тиргәп кызартыр ДИП уңайсызлаш ан идем Әмма кип кү не л ле икән ачх тап- малы, хәлемә кергәндәй, сизелер-сизелмәс елмаеп, бармак кына янаган булды
Теплоход халык белән шыгырым тулы Шулай да салонның сул як ишеге янында бер буш урын табылды. Шунда утырган хәлдә йокымсырап барганда янымдагы сумкамны кемдер тарткан кебек тоелды. Күтәрелеп карасам, техникумда минем белән бер группада укыган сабак- ташым Петр Некрасов шаярта булып чыкты. Шушы теплоходта механик ярдәмчесе икән, шундук үз каютасына алып керде. Эше тыгыз вакыт иде. озак сөйләшеп утыра алмады. Исәнлек-саулыкны белешкәннән соң. миңа һичнинди тартынусыз урнашырга әйтте дә. үз эше белән машина бүлегенә төшеп китте.
Бу Некрасов безнең группада укуда барыбыздан алда баручы булды, шуның өстенә ике ел эчендә үзлегеннән саф татарча сөйләшергә өйрәнде. Тик шунысы бераз сәер, кәефе начар кеше кебек, һәрвакыт караңгы чырайлы, аз сүзле, акрын кыймылдаучан иде. Хәзер аны тиз генә танырлык та түгел: шатлыгы эченә сыймаган кеше кебек, ачык йөзле, җиңел хәрәкәтчән һәм уенчан булып үзгәргән иде.
Кичәдән бирле аяк өсли йөрүдән һәм берсеннән-берсе күңелсез киче-решләр арасында бик арыган идем. Җиңелчә тамак ялгап, чәйләп алгач, ятып бераз черем итәргә булдым. Шунда карават белән янәшә тумбочка өстендә Некрасовның бөдрә чәчле бик тә чибәр яшь хатын-кыз белән башын башка куеп төшкән фоторәсеме күземә чалынды. Былтыр бугай, мин аны өйләнгән дип ишеткән идем, хатыны шушы ерык авыз булса кирәк. Рәсем астына кызыл кара белән: «Гомергә бергә» дип язылган, икесе дә кул куйган, йөзләрендә сөю-сөелү шатлыгы балкый. Шунда мин бу бөдрә чәчбинең бая причалда миңа бармак янаган хатын икәнен танып алдым.
Их, без дә болардан ким түгел идек, күзгә-күз карашып кына яши идек ич. Әлеге дә баягы һаман шул минем ваемсызлыгым. адым саен бәйләнү, җәберләрдән яклый белмичә. Сәрвиназымны үзем биздердем.
Шулай да арыганлык үзенекен иткән иде. авыр уйларга чумып ята торгач, оеп киткәнемне сизми дә калганмын...
Күпме йоклаганмындыр, белмим, бермәлне саташулы төш күреп уяндым. Сабый бала чагым, бик зур залда гимер караватта утырам имеш. Як-ягымда рәт-рәт тезелгән тимер караватларда да минем ише мескен нәниләр җанәрнеткеч ачы тавыш белән елый-елый кычкыралар:
— Әнием, мине монда калдырма...
— Өйгә кайтасым килә...
— Су бирегез, эчәсем килә...
Алар белән бергә мин дә шыңшыйм. «Әнием, мине тизрәк ал. монда каласым килми», дип кычкырып елый башладым һәм шул вакыт уянып киттем.
Бактым исә. әйләнә-тирәмдә һичнинди бала-чага да. ак халатлы сестралар да юк. Каршымда каюта хуҗасы Некрасов өстәл янында чәй эчә-эчә газета караштырып утыра. Минем аңгы-миңге уянуым аңа сәер тоелса кирәк:
Тынгысыз йокладың, шау-шулы төш күрдең бугай, берничә тапкыр кычкырып кемгәдер эндәштең, диде, термостан чәй салып, өстәл янына чакырды.
Әйе. бик сәер һәм чын тормыш белән һичнинди бәйләнеше булмаган төш күрдем, дип үзем дә гаҗәпкә калдым. Хәтерлисеңдер, техникумда физиология укытучысы безгә кеше төштә өнендә башыннан кичергән хәлләрне күрә, дип сөйләгән иде. Ә менә мин моны чынлыкка туры килми дип саныйм. Тукта, авыз ерма син... Чөнки минем беркайчан ятим сабыйлар йортында булганым юк. әмма бала чакта үземне шунда итеп еш төштә күрәм. Менә хәзер дә шунда елап яткан җирдән уяндым.
Некрасов мине игътибар белән тыңлаган кебек булса да. ара-тирә күз чите белән тумбочка өстендәге фоторәсемгә елмаюлы карап ала иде. Менә ул мин тынып торган бер арада:
— Ихтимал шулайдыр, син әйткәнчәдер, диде, көтмәгәндә күңелле кәмиткә юлыккан кеше кебек елмаеп Ярар, хәзергә катлаулы фән дөньясын калдырып юрыйк. Дусларча дөресен генә әйт әле. сина ни булды7 Ничектер үзгәргәнсең, күз карашың сагышлы Күңелсез күренәсең, шуңа соравым
Өйдәге ызгыш-талаш күңелле хәбәр түгел, аны теләсә кемгә әйтеп булмый би I
Бик алҗыган чагым, шунлыктандыр.—дип икеле-микеле җавап бирдем һәм Некрасовның үз хәл-әхвәле белән кызыксындым.
Ул исә шуны гына көтеп торган кебек, үзенең эше, быел институтка керергә әзерләнүе, тиздән бәби көтүләре турында җанланып сөйләп китте һәм сүз арасында тагын берничә тапкыр хатыны рәсеменә кайгыртучан күзләре белән карап
— Исән-сау котыла гына күрсен, берүк.- диде
Эчендә җаны булган мәкле кеше хатыны турында әнә ничек кайгырта, аның өчен ут йотып йөри. Ә мин. гуң йөрәк. Сәрвиназымны һәртөрле җәберләү, кимсетүләрдән яклап, вакытында канат астыма ала белмәдем.
Әюпгәрәй агай ник дулкынлана?
__ үземдә тордым, төнге вахтам башланырга өч сәгать кала мин <J гравий чыгару районына барып җигтем. Әюпгәрәй агай инде борчыла башлаган булса кирәк, мин каютага барып керүгә җөйле- ямаулы йөзе яктырып китте:
- Менә шәп булган, әйткән вакытка кичекмичә кайтып өлгергәнсең. диде һәм. мине күздән кичергәннән соң, кинәт сагаеп калды: Чү, ни булды сиңа? — Төсең качкан, каты авырудан терелеп, яңа гына аякка баскан кешегә охшап калгансың..
Гөнаһ шомлыгы, юлда килгәндә механик Некрасов ia әйткән иде. Менә тагын шул Шифоньер ишегендәге көзгегә карагач, үзем дә аптырап калдым бер тәүлек эчендә сизелерлек ябыкканмын, яңак сөякләрем калкып тора, борчылуларым йөземә чыккан иде. Ихтыярсыздан авыр көрсенеп куйдым
Әмма бу болай аяк өсли берничә сүз белән генә әйтә торган хәл түгел. Әюпгәрәй ai айның соравына, берни дә булмагандай, күтәренке кыяфәт белән:
Зыян юк, Әюп агай, шактый арыдым, шуның галәмәтедер. Фәкать шул гына, ял иткәч үгәр-китәр. дип күңелсез әңгәмәдән котылырга тырыштым.
Вахтага чыкканчы гамакка кабып, юлдан соң, аз гына булса да ял итеп алырга кирәк иде. Әюпгәрәй агай да әле ашамаган икән, ашханәгә бергә төштек Азалия мине күрү белән алтын тешен җемелдәтеп
Әле кызлар әйткәч кенә белдем. Таһир кайткан ич диде, төче телләнеп. Әйбәт йөреп кайттыңмы?.. Минем әманә1емне тапшырдыңмы үзенә?
Бу арт ык төчеләнеп елмаю беркөн әнинең: «Әнә Азалиягә өйләнерсең, кай җире кемнән ким». дип әйткән сүзләрен хәтерләтте Моны Әюпгәрәй агай да сизгән булып чыкты, ашап-эчеп каютага менгәч
’ Бу Азалиянең сиңа күзе төшкән, ахры, чамасыз чытлыклана, диде шаяртып Карале, ул кайтыртучанлык күрсәтеп сораштырган хатын аттың кеме, тут атт-тумачасы түгелдер ич?
Юк. Iутап-тумачасы түгел, ә остазы, эшкә өйрәтүчесе. Минем әнием ул. м „
Синен әниең шундый остаз кешемени?
Әйе. А талиянең остазы булган кеше Аңа ник шаккаттыгыз әле?
Шаккатудан түгел... Бер таныш хатынны хәтерләтте, шуннан гына әйтүем...
Әюпгәрәй агай күзләрен миңа төбәгән хәлдә хәрәкәтсез калды, кинәт дулкынланудан иреннәре генә дерелдәп куйды Әмма ул моны сиздермәскә тырышты бугай, шундук үзен кулга алды, җиңелче елмаю белән:
Ә-ә, алай-й икән, ихтимал, бик ихтимал...—диде, үзалдына уйлан-гандай. Аннары сүзне икенчегә борып җибәрергә теләгәндәй:— Азалияне әйтәм, чытлыкланучан булса да. яхшылыкка игелек кайтара белә икән. Беркөн судан коткарган өчен миңа да очраган саен рәхмәт әйтә, ашханәгә керсәм, калҗаның тәмлесен үзе салып биреп, мине кеше алдында уңайсыз хәлгә куя.
Әни Азалиянең уңганлыгын училищедан килгәч тә күргән, канаты астына алып шомарткан. Пенсиягә чыгар вакыт җиткәч, үз урынына аны ашханәдә мөдир итеп калдырган.
- Алай икән, тәрбияләп үстергән тугрылыклы дәвамчысы икән,— диде Әюп агай. Ярар, алар калып торсын әле. Йә. үзең ничек йөреп кайттың? Өеңдә нихәлләр. иминлекме?
Юк, Әюпгәрәй агай, кызганычка каршы, хәлләр имин түгел,—дидем. -Мин монда вакытта хатыным малайны җитәкләп, Аракчинога әтисе янына кайтып киткән.
Ничек инде кайтып киткән, шулай ярыймыни?! Хатының кызу канлымыни? Әллә чынлап җитди сәбәбе бармы?
Монда бергә булган кыска гына вакыт эчендә безнең арада инде җылы мөнәсәбәт урнашкан иде; мин Әюп агайны рәсми начальнигым булудан бигрәк, кеше хәлен аңлый бслүчән киң күңеллелеге өчен якын туганым кебек үз итәм, аның белән аралашудан җан азыгы табам. Шуңа күрә һични яшермичә, өйдә һәрдаим сизелеп торган киеренкелекне, әнинең Сәрвиназны күрәлмавын, адым саен төрлечә бәйләнеп җәберләвен — һәммәсен сөйләп бирдем.
Әюп агай игътибар белән тыңлады, мин туктагач, ямаулы битләре тартышып куйды, кашлары җыерылды. Беравык сүзсез утырганнан соң. күңеленнән кичергәндәй:
- Эшләрең шәптән түгел икән,—диде сузып кына,— Әниең алай бик зәһәрле булгач, бераз тыярга, хатыныңны якларга кирәк булмады микән? . Әллә араларына тыгылып, вакланырга теләмәдеңме?
Әйе, шулайрак булды, игътибар җитмәде, хатынны яклый белмәдем.
Ху-у-ш. әниең шулай булсын ди Ә әтиең ничек? Әллә ул да синең кебек, салкын канлымы, бу хәлгә битараф караучанмы?
Әюпгәрәй агай бу соравы белән минем бик авырткан җиремә кагылды, ни әйтергә дә белмичә аптырап калдым. Чөнки мин әтисез үскәнмен, аның кем икәнен, исемен-фамилиясен дә белмим. Әнинең әйтүенә караганда, ул бик җәнҗалчы, вөҗдансыз кеше булган, миңа ике яшь чакта безне ташлап китеп, кайдадыр еракта эзсез югалган. Берничә ел үткәннән соң, пожар вакытында янып һәлак булган бугай.
Бер башлагач, уңайсыз булса да, Әюпгәрәй агайга боларын да сөйләргә туры килде Башта тыныч кына тыңласа да. ул тиздән гадәти сабырлыгын югалтып, түземсезлек белән: «Шулаймыни, йә, йә, шуннан, аннары ничек?»- дип ашыктыра-ашыктыра сөйләтте, үзенә урын тапмагандай, ишекле-түрле иләс-миләс йөренә башлады
Безне эзәрлекләделәрме?
» 1 аркае командасы яңа урынга бик тиз ияләште. Тик мин генә тынгысыз, миңгерәү балык кебек, кая барып бәрелергә белмичә каңгырып йөрим.
Башта бу бу т алчык нигез, минемчә, болай зурга китмәс. Сәрвиназ белән рәтләп сөйләшкәч, барсы да җайланыр кебек иде, шул өмет белән юанып йөргән идем.. Чынлыкта киресенчә килеп чыкты, томанлы диңгездә калган ишкәксез көймәче кебек, гаҗизлеккә төштем. Ашым — аш. йокым йокы ТҮГ?Л’ эРснле шеш сыман, җанны һаман бер хәсрәт тырнап тора.
Шуның өстенә бу арада эшнең дә рәте-чираты юк. кәнитил арты кәнитил туып тора, бигрәк тә төнге вахталар ыгы-зыгылы үтә. Узган төнне эштән бушрак арада бераз һава алыйм дип өскә күтәрелсәм, ниндидер тар елга тармагында, әрәмәле яр буена бәйләп куелган кечерәк кенә агач баржа янында торабыз, имеш Палубасында бозау хәтле зур эт ачулы ырылдап арлы-бирле йөренә. Алгы якта кемнәрдер берсен-берсе ашыктыра-ашыктыра баркаска нәрсәдер төйиләр. Караңгыда кемнәр икәнен, нәрсә төягәннәрен рәтләп күрергә өлгермәдем, баржа палубасыннан карлыккан тавышлы кемдер:
— Әй, «Зөя» баркасында.. Бар, тизрәк ычкыныгыз . — дип кабаланып кычкырды. Әнә үрге яктан шикле ут якынайганы күренә, балык инспекторы яки милиция булмагае... Әгәр куып җитеп төпченә башласа, телеңне кыска тот: сез монда булмаган, мин сезне күрмәгән Тагын менә нәрсә: Азалия Чибәркәйнең исенә төшер әле: саранланмасын, котырган үгез сөтен күбрәк җибәрсен, бездән эш тормас диген
Безнең баркас рубкасыннан штурман Артур сагаеп кына
— Аңлашылды, әйтермен Тизрәк чалканы ычкындыр, без шылыйк. дип җавап кайтарды һәм машинаны эшләтә башларга команда бирде.
Без, кузгалу белән, зур тизлектә китеп барлык. Чалулы юлдан барган чана кебек, баркас әле уңга, әле сулга ташлана, елга төбенә бәрелеп, бөтен корпусы белән сикереп-сикереп куя. Сигнал утларыбыз сүндерелгән. Бая баржа янында торганда утлары күренгән теге шикле судно гудок кычкырта-кычкырта һаман эзәрлекләп килә, менә-менә куып җитеп, койрыкка басар шикелле.
■ Шулай да ул куып җиткәнче, без кысан елга тармагыннан Кама киңлегенә чыгып өлгердек һәм төнге рейдта мәш килгән күпсанлы суднолар, гравий чыгару агрегатлары, йөзмә краннар арасында эз югалтып, эзәрлекләүчеләрдән җиңел котылдык.
Тиздән без хәвеф-хәтәрсез базага кайтып җиттек Инде төи уртасы үткән булуга карамастан, ашханә мөдире Азалия безне көтеп горган. күрәсең Баркас «Баһадир» янына барып туктауга ишетелер-ишегелмәс кенә:
Кайттыгызмы, булдымы?, дип каршылады һәм, кладовой ишеген ачып, йөкне бушатырга урын күрсәтте
Рулевой, сыек гәүдәле сузан егет Харитон, балык тулы капчык күтәреп чыкканда аягы гаеп егылды. Әгәр шунда мин тотып калмасам, капчьп ы белән бергә үзе дә ике судно арасына барып төшәчәк иде Бу балык бер капчык кына түгел, шактый күп булып чыкты, рубкага менә торган тимер трап астындагы кәрзиннәр дә балык белән тулы иде
Азалия кесә фонаре яктысында мине күрүгә, бу нинди артык күз дигәндәй, кинәт аптырап калды Штурман Артур аны шундук аңлады булса кирәк:
Ой. бирергә онытканмын, менә балыкка квитанция, дип Азалиягә кәгазь кисәге сузды. Балык ашарга барыбыз да яратабыз, әйдәгез, бушатырга помогать итәргә кирәк.
Дөресен әйтим, башта миңа монда ниндидер кыек эш. урлашу бар кебек тоелган иде Әмма ялгышканмын, юкка шикләнгәнмен Ашханәгә дип законлы рәвештә алганнар бугай, әнә квитанцияләре дә бар бит. Өчәү бергә без балыкны кладовойга тиз ташып бетердек, бер уңайдан палубада калган пычракны да швабра белән сөртеп чыгардык Бар эш тәмам булгач, штурман Артур безне алгы кубрикка дәшеп алды
Тырыш хезмәт өчен Азалия безгә менә нәрсә бирде, дин өстәлгә үгез рәсемле бер шешә аракы, ярты кирпеч икмәк һәм каклаган өч балык, өч пачка сигарет куйды.
Ул үзе инде авыз итеп өлгергән, тукмак борыны сизелерлек кызара төшкән иде Моңарчы ничек күрмәгәнмендер. бу минутта ул бик тә Бәдретдин абыйга охшаган, нәкъ аның кебек итеп, тел очы белән әледән- әле аскы иренен ялап ала иде. Аракыны стаканнарга бүлеп салды да: «Тотыгыз, әйдә, чәкешми генә күтәрик», дип чөмереп куйды, һәм тешләре белән балыгын ботарлый башлады. Аның ярдәмендә эчүгә остарып өлгергән Харитон да стаканын бер тында чәйкәлтеп җибәрде Эчмичә балык капкалап утыруыма башта кырын карасалар да. азактан урталай бүлеп, алар минем өлешне дә бушаттылар.
Шуның белән дөньялары түгәрәкләнде, телләре чишелде. Азалиянең эш йөртә белүен, чибәрлеген мактый-мактый сигарет көйрәтергә тотындылар.
Ә мин һаман үзебезнең караклар кебек кемнәндер куркып качуыбызның сәбәбен һич төшенә алмыйм. Юкса, төягән балыкка документ та бар шикелле бит. Аптырагач, әллә һичнинди куучы булмады, миңа шулай тоелды гынамы, дип уйлап та куям.
Тау белән тау очрашмаса да...
адәттә. мин төнге вахтадан бушаган көннәрне сәгать унбердә И ’ уянып, төшке ашка хәтле физзарядка ясарга, коенып, кырынып
алырга өлгерә идем. Бүген күбрәк йоклаганмын, инде ашханәгә төшәргә вакыт җитеп килә иде. «Ах. син йокы капчыгы, шул тикле урын өстендә аунап ятырга ярыймыни...»—дип үземне җиңелчә тиргәп алдым.
Таһир туган, кемне битәрлисең син анда? -дип аста Әюпгәрәй агайның сөйләнгәне ишетелде.
— Юк, беркемне дә түгел, үземне генә. дидем һәм, өлкән кешене көттермәс өчен, тиз генә юынып өстемә киенә башладым.
Әюп агай өстәл янында ниндидер пичәтле кәгазьләр карап утыра иде. Мин торуга ул аларны тиз генә җыеп, курткасының куен кесәсенә салды. Нидер эзләгәндәй, эш киемнәре шкафын ачып иснәнә-иснәнә:
— Фу. менә моннан икән Борынга балык исе бәреп керә, синең эш костюмыңнан бугай,— диде.
— Әйе. шуннандыр Төнлә ашханәгә алып кайткан балыкны бушатуда булышкан идем, мөгаен, шуның иседер.— дидем Монда каютаны сасытып тормасын, тышка чыгарып, җилләтергә кирәк булыр...
— Туктале, нинди балык ул, кайдан алдыгыз? -дип Әюпгәрәй агай күзләрен миңа текәде.
— Бигрәк инде сез... Машина бүлегеннән торып, аның кайдан, кемнән икәнен мин ничек белим. Ул хакта штурман белә торгандыр, бик кирәк-сенсәгез, аннан белергә мөмкин.
— Юк, әлләни кызыксынудан түгел... Беркөн син юкта гражданский киемнән бер милиционер килгән иде. Моннан ерак түгел, аргы яктагы иске елга утравындагы балыкчылар базасына ниндидер судно ияләшкән ди. Кемнәрдер аракы, самогонга алмаштырып, капчык-капчык балык, тозлы икра төяп китәләр икән. Милиционер шуны эзләп килгән, берәр шикле судно күрмәдегезме, дип сораштырды
— Ул җәһәттән шикләнмәскә мөмкин. Хәер, башта миңа да бераз шикле тоелган иде. Әмма ялгышканмын, законлы рәвештә яздырып алынган булып чыкты, квитанциясен үз күзем белән күрдем.
— Алайса бүтән сүзем юк.— диде Әюп агай. Безнең команданы оятлы итәрлек булмасын дип әйтүем генә.
Балык караклары турында сүз белән мавыгып, көндезге ашка сонга кала язганбыз ич. Без ашханәгә барып кергәндә инде бар халык ашап- эчеп эшкә таралган, ян тәрәзә катындагы өстәлдә безнең штурман Артур белән рулевой Харитон гына чәйләп утыралар. Бераз кәефләнеп өлгергәннәр бугай, битләре кызарган, өстәл астында буш шешә ялтырап тора. Безне күрүгә сәлам бирделәр дә. авызларын сөртә-сөргә тизрәк чыгып юк булдылар.
Тик шунысы сәер — зур бәйрәмгә әзерләнгән кебек, бүген бөтен ашханә ялт иткән. Өстәлләргә зәңгәр чәчәкле яна клеенка җәелгән, стакан белән кәгазь салфетка, матур-магур фарфор савытларда тоз. борыч, горчица куелган, юынгыч янына бизәкле тастымал эленгән. Залдан прилавка белән генә аерылган кухняда ашчы хатын-кыз тыз-быз килә. Кыска ак халат кигән Азалия касса янында көндезге керемне саный булса кирәк, чут төймәләрен чалт-чолт салып утыра. Әйтәсе дә түгел, бик тә тырыш, бик тә уңган: ашханәдә мөдир генә түгел, кладовойчы да. кассир да барсына өлгерә, барсы да аның кулында.
Безне күрүгә аның җитди чырае яктырып китте. Акчаларын тиз генә касса ящигына салып бикләде дә:
— Хуш киләсез, менә монда рәхим итегез, дип түр почмактагы өстәлгә күрсәтте, аннары кухня ягына борылып: Әй, Гөлбикә җаным. Әюп агай белән Таһиры ашарга китер Аны кара, өсетер ухасына яшел суган салырга онытма, диде.
Быел гына кулинария училищесын тәмамлап килүенә карамастан, һәр эштә Азалиянең уң кулы булып өлгергән сөйкемле кыз Гөлбикә әсетер ухасын да. икенчегә итле бәрәңгене дә мул итеп кигерде. Әюп агай бигрәк тә яратып, мактый-мактый тәмләп ашады, азактан чынаяк чокырларына салып мәтрүшкәле чәй китергән Гөлбикәгә җиңелчә шаярту белән:
— Күптән болай сыйланганым юк иде. тәмле аш-су өчен рәхмәт сиңа, тормышта барча теләкләрең кабул булсын, диде
Менә ул чәйле чокырын авызына китергән хәлдә кухня ягына карап кинәт хәрәкәтсез калды, яртылай көйгән кашлары җыерылды, нервлануы йөзенә чыкты Әмма ул үзен кулга алырга тырышты шикелле, телдән аны-моны белгертмәде. Чокырын өстәлгә куеп сәгатенә карагандай итте дә:
— Ах, мин порт белән сөйләшергә заказ биргән идем, телефонга ашыгам, диде һәм аш-су өчен тиз генә түләп, элемтә бүлегенә менеп китте.
Өстәл янында үзем генә калгач, мин ирексездән кухня ягына каерылып карадым һәм анда пешекче хатын-кыз арасында әниемнең никахсыз ире Бәдретдин абыйны күреп шаккат iым Авырулар өлешенә кул сузган өчен шушы арада тына больница ашханәсеннән куылган шеф- повар монда килеп оялаган түгелме’.
Загс язуы ниләр сөйли
ерничә минут ган соң мин каютага менгәндә Әюпгәрән агай әле Б һаман тынычланмаган, авыз эченнән нидер сөйләнә-сөйләнә итпек-
ле-түрле йөри, ризасызлык белән әледән-әлс тамак кырып куя иле. Гадәттә һәрвакыт сабыр холыклы капитанның бу халәте мина сәер тоелды: _ ,
Әюшәрәй атай, ни булды, нәрсәгәдер кинәт кәефегез кырылды шикелле'.’ дип сорадым.
Әле генә кухняда поварлар арасында беләсеңме кемне күрдем мин диде ул. һәмишә басыла алмыйча Хәтерлисеңдер, беркөн мин сиңа Чист ай порты ашханәсендә мөдир булып эшләүче бер азгын
хатынның бергә эшләүче повар белән зина кылып яманаты чыгуы, аннары ире читтә эзсез югалгач, йорт-җирен сатып, ике яшьлек улын ятим сабыйлар йортына калдырып, сөяркәсе белән каядыр күчеп китүе турында сөйләгән идем бит. Менә хәзер кухняда шул хатынның сөйрәлчеген күреп шаккаттым.
— Ялгышасыз, Әюп агай, башка берәү белән бутыйсыз бугай. Сез әйткән кешене мин дә күрдем, кечкенәдән беләм мин аны. Бәдретдин исемле, безгә еш килеп йөри. Әнинең әйтүенә караганда, кем ягыннандыр туганы кебек иде. Әмма үсә төшкәч белдем, туган-тумача түгел, тик болай гына, күптән белгән-күргән дус кешесе сыман...
Күрәм, Әюп агай тагы да катырак дулкынлана башлады, уңайсызлану белән:
— Туктале, Таһир туган, әниең кем синең, исеме ничек?—дип сорады.
— Миләүшә исемле.
Миләүшәме?!. Әтисенең исеме, ягъни отчествосы ничек? Маликовна түгелме?
Әйе, Маликовна... Сез аны каян беләсез?—дип хәзер инде мин гаҗәпкә калдым.
— Әһә. алай икән. Миләүшә Маликовна икән-н... Алайса аңлашыла, барысы да мин уйлаганча килеп чыга...
Нәрсә аңлашыла? дидем мин түземсезләнеп. — Ачыграк әйтегез, сез уйлаганча нәрсә килеп чыга? Миңа берни дә аңлашылмый...
— Тукта, сабырсызланма. Алай бер-ике сүз белән генә әйтә торган түгел бу. Керәшен әйтмешли, әкрен кирәк, ипләп кирәк сөйләшергә... Шунсыз мөмкин түгел. -Сабыр булырга әйтсә дә, Әюп агай үзе дә дулкынлана, әммә сиздермәскә, тыныч күренергә тырыша. Сүзен ничек башларга белмәгән сыман, беравык уйланып торды да, минем иңемә кулын салып, ашыкмый гына сөйләп китте: — «Зөя» баркасына капитан булып килеп, беренче тапкыр күргәч тә, син минем игътибарны җәлеп иттең, күңелемдә дулкынландыргыч сизенү уяттың. Үзеңә белгертмәсәм дә. шуннан бирле игътибар белән күзәтеп, һәр сүзеңә колак салып киләм. Әмма ул хакта турыдан-туры сөйләшеп аңлашырга кыенсынып йөрдем. Күрәм. сизенүем нигезсез булмаган, хәзер мин моны ышанып әйтә алам. Менә бу кәгазь аны тагын бер кабат исбатлый. Әюп агай курткасының куен кесәсеннән алып, кечерәк кенә форматтагы яшькелт кәгазь күрсәтте Мә, игътибар белән кара, бәлкем, сиңа да кайбер нәрсәләрне ачыкларга ярдәм итәр.
Аның бу сүзләре миңа бик сәер тоелды:
— Нинди тылсымлы кәгазь ул. кайдан таптыгыз, кем бирде аны?— дип мәзәксенеп сорадым.
Анысы болай булды аның. Узган атнада Чистайга азау тешемне дәвалатырга барган идем. Шунда врачка чират торганда кайчандыр бергә укып үскән, суднолар ремонтлау заводында бергә эшләгән кордашым Каюмовны очраттым. Бик ябыккан, кечерәеп калган. Мине үзем әйткәч кенә таныды, шунда да күзләренә ышанмагандай, битләремдәге җөйләргә озак кына шаккатып карап торганнан соң: «Гафу ит, тиз генә төсмерләрлек түгелсең... Синең үлгән хәбәрең килгән иде бит, сөбханалла, исән-сау икәнсең...»—дип бик гаҗәпләнде.
Поликлиникадан чыккач та җибәрмәде, өенә алып кайтты. Өй кар-шындагы бакчасында берничә баш умартасы бар икән. Карчыгы чәй әзерләгән арада берәр чынаяк әчегән бал белән сыйлады. Карчыгы сүзгә саран күренсә дә, мин күршеләрендәге теге ашханәче хатынның баласы турында сораштыра башлагач, өстәл янына килеп утырып, теле чишелде:
— Хәтерлим, исемен дә хәтерлим, Җантаһир атлы иде, — дип сөйләп китте.—Ятим сабыйлар йортында яңа гына эшли башлаган көннәрем иде. Әнкәсе калдырып киткәннән соң, өйгә кайтасым килә дип кычкырып
елыи-елый тәмам шешенеп, тамагы карлыкты. Мескенне юата-юата йөдәп беттем Әнкәсе аны ике ел чамасы вакыт үткәч алып китте. -Бу вакытта ул хатын, йорт-җирен сагын, инде каядыр күченеп киткән, бүтән җирдә юра иде. Шуңа күрә ул баланың шуннан соңгы язмышын белмим, бүтән берни дә әйтә алмыйм.
Каюмовның гаиләсе зур түгел, загста мөдир булып эшләүче сазау кызлары белән өчәү бергә торалар Өйлә вакыты җитәрәк төшке ашка шул кыз кайтып керде. Сазау кызлар гадәттә ачулы, усал була торган иде. Ә бу, киресенчә, ачык йөзле, йомшак күңелле икән. Әнисе сабый малайның ятимнәр йортында интегүләрен телгә алып тагын сөйләгәч, бик тә кызганып, авыр сулап куйды. Алар тынып торган бер арада мин загс мөдиреннән:
Сез ничек уйлыйсыз, ул баланың фамилиясен, әтисе, әнисе кемнәр икәнен ачыклап булмас микән9 дип сорадым.
Эзләп карарга кирәк, диде загс мөдире. - Исеме, чама белән туган елы да билгеле булса, безнен архивта табылырга тиеш
һәм нәкъ шулай, ул әйткәнчә, килеп тә чыкты: иске кенәгәләрдән бергәләп эзләп гапканнан соң, малайга. «Туу турында таныклык» дубликаты язып бирде. Шунда бер уңайдан хатынымның миннән аерылуы хакында таныклык га алдым. Мә башта менә шунысын күр.
Әюпгәрәй агай биргән таныклыкка карау белән ике күзем дүрт булды, әллә ялгыш күрәмме дип. кабат укып чыкт ым Чөнки бу минем әни белән Әюп агайның никахы бозылганлыгын, ягъни аерылышуларын раслый торган рәсми документ иде.
Мин моны башыма сыйдырырга, рәтләп аңларга өлгермәдем. Әюпгәрәй агай миңа икенче кәгазьне тоттырды. Монысы Җантаһир дигән малайның тууы турында таныклык дубликаты: әтисе кем дигән графала безнең баркас капитаны Кирамиев Әюпгәрәй дип язылган, анасы кем дигән графада исә — минем әнинең исеме, фамилиясе.
Дөресен әйтим, акылга сыймастай бу көтелмәгән хәлдән күз алларым томанланып китте, төштәге кебек зиһенем чуалды. Шуңа күрәдер, аны- моны уйламасian. механик рәвештә:
Кара син аны. бу Җантаһир минем белән бер елда, хәтта бер числода туган икән дип әйтеп куйдым һәм. ниһаять, үзем турында сүз барганын, Әюп агайның минем... әгием икәнен абайлап, кинәт исем- акылым китте. Моны башыма сыйдыра алмыйча телсез калдым
Минем дулкынлануым йөземә чыкты бугай. Әюп агай беравык сына- улы карап торды да:
Ник уйга баттың әле син? Барып җитмимени? диде
Ул тагын нидер әйтмәкче булып авызын ачкан иде. шулчак өстәл кырыенда! ы репродуктордан кемнеңдер бераз карлыккан тавыш белән:
«Зөя» баркасы капитанын ашыгыч рәвештә район начальнигы кабинетына чакыралар... Тиз булыгыз, сезне көтәләр.. дигән команда сүзләре яңгырап үтте.
Әюп агай, дөресрәге, хәзер инде әтием, мине икемнән кочаклап:
Фу. тапканнар вакытын... диде, канәгатьсезлек белән. Ашыктырып чакыр! ач, бармый ярамас. Мин кереп чыккач, иркенләп сөйләшербез.
Ур-ра, мин әтиемне таптым!
ти район начальнигы янына кереп киткәннән соң. кинәт зиһене О чуалган кешедәй, каютада миңгерәп калдым Эчемә сыймаган зур шатлыктан: «Әй. кешеләр, барыгыз да ишетегез, белегез мин әтиле булдым, кара язмыш югалткан әтиемне гаптым». дип горурланып кычкырудан көчкә тыелып утырам, аның һәр җәһәттән әйбәт кеше булуына куанам
Бераз тынычлана төшкәч, ул калдырган герблы, түгәрәк пичәтле таныклыкны алып кабат карый башладым һәм бик аптырап калдым. Чөнки мин, кечкенәдән әни фамилиясендә йөрим икән, паспортымда да шулай язылганмын. Таныклыкта Җантаһир дигән исемем паспортта кыскартып Таһирга әйләнгән, әтисе кем дигән графада Әюпгәрәй түгел, ә Гәрәй дип кенә кыскартып язылган. Әнә шулай мин бөтенләй бүтән кешегә әверелгәнмен.
Тик шунысы сәер: игътибарсызлык аркасында килеп чыккан очраклы хәлме, әллә берәр максат белән эшләнгән махинацияме бу? һәрхәлдә, монда нидер бар, мондый әверелү үзеннән-үзе генә булырга тиеш түгел. Хәзер әти керү белән ачыкларга кирәк.
Әһә, аны озак көтәргә туры килмәде, район начальнигы яныннан ул тиз чыкты. Үзалдына нидер сөйләнә-сөйләнә каютага керә-керүгә:
— Бүген төштән соң. монда зур түрә — пароходчылыкның тәэминат начальнигы киләчәк икән.—диде Безнең баркаска керсә-нигсә. тиешенчә рапорт биреп каршыларга кушты.
— Кара син аны. кешеләр белән борын чөеп кенә сөйләшсә дә. үзеннән өстеннәр каршында әнә ничек яхшатланмакчы. дидем, гаҗәпләнеп
Ташла, төкер башына, ул турыда башыңны ватма... Бүген безнең иң шатлыклы көнебез бит. бер-беребезне табуга сөен син... Җантаһир, улым минем, кая яхшылап күрим әле үзеңне —дип әти иңнәремә кулларын салды, маңгаемнан үбеп алды. Ничәмә-ничә еллардан сон. ниһаять, табыштык бит. Шунысы гаҗәп, мин сине һаман сабый бала итеп күңелдә йөртә идем, төшләремдә күрә идем. Ә син әнә нинди баһадир булгансың, бер-беребезне белмичә, ничаклы вакыт бергә эшләгәнбез..
— Әткәй, мин дә сине бик юксына идем, урамда әтисе кулына тотынып барган шат бала күргән саен үземне дөньяда иң бәхетсез ятим итеп тоя идем. Бу табышуга мин әйтеп бетергесез шатмын. Күпме вакыт бергә эшләп, шушы көнгә кадәр бер-беребезне танымавыбыз гына гаҗәпләндерә. Шулай да мин сине өлкән туганым кебек якын итә идем, димәк безнең арада рухи уртаклык, кан тарту дигән нәрсә сизелерлек булган.
— Мин бу уртаклыкны беренче очрашулардан ук сизендем һәм игъ-тибар белән күзәтә башладым, вакытыннан элек әйтмәдем генә. Чөнки бу имеш-мимешкә. сизенүгә таянып кына кузгата торган сүз түгел. Менә хәзер загс таныклыгы белән дә раслангач, һич тә икеләнмичә, аяк терәп сөйләшергә мөмкин.
— Әлбәттә, шулай, монда аз гына да икеләнергә сәбәп юк. Тик шунысы бик сәер: загста әтием фамилиясендә теркәлеп тә. мин кечкенәдән әнием фамилиясендә йөргәнмен, паспортымда шулай язылган. Үз исемем, әтием исеме дә яртылай кыскартылган. Андый алмаштыру, кыскартулар кем тарафыннан, нинди максат белән эшләнүе аңлашылмый. Әллә болар бар да берәр игътибарсызлык нәтиҗәсендә, очраклы рәвештә генә килеп чыккан микән?
Юк. юк. һич тә очраклы түгел, бу ныклы уйлап, синең белән мине табыша алмаслык итеп адаштыру максаты белән эшләнгән. Ул вакытта Миләүшәнең әтисе милиция бүлеге начальнигы иде. бу махинация, һич-шиксез. аның эше булырга тиеш. Шуннан элегрәк, кызымны кыйнады дип. минем гаебемне күпертеп, ялган акт төзүдә, мине иректән мәхрүм итүдә, соңыннан минем йорт-җиремне кызы исеменә күчереп яздыруда — барысында аның кулы уйнаган. Күрше-колан моны ейзеп. ишетеп торган; өлкән яшьтәге агайлар, түтиләр әле дә булса\рньгГмаганнар. аталы- кызлы икесен дә комсыз-карун дип яманлап сөйлиләр
Дөрес әйтәләр, әни комсызлануын хәзер дә дәвам итә. андый сыйфатым булмаган өчен мине еш шелтәли. Сәрвиназны өзлексез җәберли. Мин монда вакытта әтисе янына кайтып китәргә мәҗбүр иткән.
Ә син күрә торып, шуңа юл куясыңмыни, хатыныңны нахакка кыерсы I удан якламыйсыңмыни?
Әйе. шулайрак килеп чыкты, вакытында әнине тыя белмәдем. Сәрвиназ миңа бик үпкәләде. Телдән әйтмәсә дә, беркөн очрашканда салкын сөйләште, ул йортка кире кайтачак түгелмен диде.
Йә. ярар, ул хакта калып торсын әле. Адәм рәтле хатын булса, гаиләсен алай кинәт кенә җимереп ташламас. Ничек тә аңлашырсыз, килешерсез дип өметләник. Зур шатлыклы көнне күңелсез уйларга бирешмик әле. Шулай да молодец, син, намуслы егет булып үскәнсең, барыннан бигрәк, шуңа шатмын.
Төш вакытында ашханәдә күзгә чалынган чистарыну, аш-суның га-дәттәгедән мулрак һәм тәмлерәк булуы, гомумән, бәйрәмчә күңелле җанлылык юкка түгел икән: менә-менә зур дәрәҗәле түрә пароходчылыкның тәэминат начальнигы килергә тиеш, һәммәсе дә шуны олылап каршыларга әзерләнә. Барыннан бигрәк пешекчеләр тырыша Ашханә залын, кухняны ялт иттерүдән тыш, дәрәҗәле кунакка дигән иң шәп каютаның урын-җирсн, тәрәзә пәрдәләрен тиз генә алмаштырдылар, хәтта клубтагы телевизорны, район начальнигы өстәлендәге вентиляторны да шунда кертеп куйдылар. Ашханә мөдире Азалия боларның барысын да үзе карап эшләтте.
Олы түрәнең килгәнен ерактан күреп хәбәр игү өчен махсус күзәтүче куелган иде. Кояш инешкә авышкач күп тә үтмәде, өске каттан каты тавыш белән: «Киләләр-p.. Әнә наратлы борыш артыннан «Тәэминатчы» килеп чыкты...» дип бар көченә кычкырып хәбәр итте. Аннары радиоузелдан пароходтагы бар кешегә сул як бортка чыгып, начальствоны каршыларга команда булды
Әти белән мин шунда күләгәдә күңелле гәпләшеп утыра идек. Тантаналы очрашу! а иң башлап Азалия командасы, ак халат, ак башлык кигән, кайберләре чәчәк бәйләме тоткан пешекчеләр килеп чыкты; алар артыннан күп төрле канцеляриячеләр, эштән буш механизаторлар, матрослар җыела башлады Кайберләрсн вахтадан соң ял иткән җирдән уятып чыгарганнар, күрәсең, арадан ризасызлык белән: «Ут чыкканмыни. ни шайтаныма вакьилы-вакытсыз борчыйлар», дигән сүзләр ишетелде.
Озакламыйча «Тәэминатчы» теплоходы рейдка килеп керде һәм. йөрешен акрынайтып, салмак кына сулга борыла башлады Йөзмә магазиннан үзгәртеп яраштырылган кечерәк кенә судно булса да. карар күзгә ул ярыйсы гына: тоташтан акка буялган, иллюминаторларында кояш нурлары җемелди, арткы мачтасы очында флаг салмак кына чайкала
Пароходчылыкның баш тәэминатчысы шактый өлкән яшьләрдәге калын гәүдәле агай рубка каршындагы чыбыклан үрелгән диванда түрәләрчә җәелеп утыра Ак тужуркасының җиңнәрендә сары укалы нашивкалары, күкрәгендә бер-ике орден, медаль җемелди: озынча баш очында зонтик сыман киң читле, сары эмблемалы зур фуражка Озата йөрүчесе булса кирәк, аннан сулда басканы челән кебек чандыр, чәй тәлинкәсе хәтле зур күзлекле яшьрәк елгачы, әйләнә-тирәгә бинокльдән карый-карый килә һәм. әледән-әле борылып, хуҗасына нәрсә турындадыр хәбәр итә.
Дәрәҗәле кунак каршылаучылар белән ягымлы елмаеп исәнләште, район начальнигы Петраков һәм Азалия белән кул биреп күреште Шунда ул тәрәзә каршында эскәмиядә утырган әтине күреп, кинәт хәрәкәтсез калды, үз күзләренә ышанмагандай, аксыл кашларын җыерын карап торды да:
Ба-а. кемне күрәм мин?!. Иптәш капитан-лейтенант, сезне күрәм- ме?.. дин 1аҗәпләнеп кулларын җәеп җибәрде. Аннары, моның белән үзен ничек iотарга дигән сыман, күз кырые белән генә район начальнигына карап алды Петраков әтинең баркас капи!аны икәнен әйтү
белән, шундук каушавыннан арынды, түрәләрчә кыю тонга күчте: — Менә бу чынлап та көтелмәгән очрашу... Әйдәгез, кул биреп күрешик әле, исәнмесез...
Мәгәр әти танымады:
— Гафу итегез, сез ялгышасыз, мине башка берәү белән бутыйсыз,— диде.
— Юк, һич ялгышмыйм, сезнең физиономиягезне башка беркем белән дә бутарлык түгел. Оныттыгызмыни, Тын океан флотында бергә хезмәт иттек бит. Сез командалык иткән корабта мин индендант идем.
— Әһә, менә хәзер искә төште, хәтерем ялгышмаса, сез Хазанов Сәмин Фидаярович бит?
— Нәкъ шулай, Хазанов, исемем, отчеством гына бераз башкачарак. Әйтергә уңайлырак булсын өчен мине хәзер Семен Федорович дип йөртәләр, сезгә дә шулай гына дәшәргә киңәш итәм.
— Әйбәт эшлисез, заманасы шундый,— диде әти, ирония белән.— Хәер, сез киң натуралы интернационалист бит, хәрби хезмәттә чакта ук үзегезне шулай йөртә идегез. Ул чакны сез какча гына гәүдәле яшь офицер идегез, хәзер әнә нинди зур дәрәҗәле җитәкче булып күтәрелгәнсез, төскә-биткә дә солидныйлангансыз.
Бу сүзләр киная белән әйтелгән булса да, адым саен ялагайлану күреп күнеккән Хазанов моны сизмәде, туры мәгънәсендә мактау итеп аңлады, үзенә бер горурлык белән:
— Дөресен әйтәсез, безнең идарәдә булдыклы кешеләрнең кадерен беләләр,—диде.
Безнең заман каһарманы
. шханә мөдире Азалиянең люкс каютасын зур тырышлык белән матурлап җиһазландыртуы юкка булып чыкты. Баш тәэминатчы туктаган портларда, затоннарда казна кунакханәләренә күченеп мәшәкатьләнүгә караганда, бөтен уңайлыклары булган үзенең персональ теплоходын кулайрак күрә, туктаган урыннарда киңәшмәләрне шуның салонында үткәрә, кешеләр дә шунда кабул итә икән.
Шуңа күрә ул зур тырышлык белән әзерләнгән комфортлы каютага кереп тормады. Очрашып хәл-әхвәл белешкәч тә, азык һәм промышленность товарлары кибетләренә кереп чыкты, иңенә ак халат салып, пекарняны. ашханәне, камбуз җиһазларын күздән кичерде, пешергән ашларын татып карады. Кешеләр тарафыннан әйтелгән зарлануларны, үтенечләрне озата йөрүчесенә яза барырга кушты.
Пешекчеләрдән кемдер ашханә кладовоенда яшерен рәвештә кудыры-лган самогон биреп, браконьерлардан балык алу, шуны халыкка ашатудан кергән акчаны мөдир үзләштерүе турында идарәгә ике тапкыр жалоба язган булган. Идарәдә аны да игътибарсыз калдырмаганнар:
— Аноним сигнал булса да, монда килер алдыннан мин аны махсус тикшерттем, әмма андый факт расланмады, диде һә.м киләчәктә алай яла ягу белән шөгыльләнмәскә кисәтте.
Семен Федоровичның базадагы инспекциясе шуның белән тәмам булды һәм ул эшләрнең торышы белән канәгать калды. Аннары район начальнигы Петраков белән бергә үз судносына утырып, гравий чыгаручы земснарядларда инспекция үткәрергә китеп барды. Азалия аларны озак йөрмәскә, бик соңгармыйча, мөмкин кадәр иртәрәк әйләнеп кайтырга искәртеп озатып калды.
Район халкы бу шау-шулы каршылауга мәҗбүри бер чара итеп карады. искитмәле һични булмагандай, шундук таралышып, һәркем үзенең көндәлек шөгыленә кереште. Хәер, мин үзем дә моңа әллә ни әһәмият бирмәгән идем. Хәлбуки, әтине бу вакыйга, төгәлрәге элекке хезмәттәше
белән очрашу никтер тәшвишкә салды, нервларын кузгатты. Каютага керү белән борсаланып, ризасызлык белән үзалдына мыгырдый башлады:
— Кара син хәрәмчене, нинди түрә булган, сугымга симертелгән чучка сыман тәмам бүртенгән.
Анын кинәт әсәрләнеп китүе мина сәер тоелды:
— Түрә булмагае, шайтан булсын, аңа ник исең китте?.. Син аны яхшы беләсеңмени? —дип сорадым
— Әйе, кайчандыр яхшы беләм кебек иде, диде әти Безнең корабта инденданг булып хезмәт иткәндә, хәрби званиесен күтәрү өчен мин аңа әйбәт характеристика язган идем. Нәкъ шуннан соң үткәрелгән ревизия вакытында аның командага дип ялган документ белән базадан алган обмундированиенс үзләштерүе фаш ителде. Шулай да янмады, бөтен гаепне писер белән баталер өстенә аударып, судан коры чыкты Гайбәт сатучы сыманрак булсам да, бер башлагач, сөйләп бетерим инде шуннан соң күп тә үтмәде, интендантыбыз шәһәргә чыккан чакларда кергәләп йөри торган тол хатынның унөч яшьлек кызын көчләгән өчен янды Бу юлы ул җиңел генә котыла алмады, трибуналга эләкмәс өчен авырыйм дигән булып, кемнәрнеңдер ярдәме белән тиз генә хәрби хезмәтләп шылып, күздән югалды... Әнә шул адәм актыгы хәзер зур түрә булып, корсак киереп йөрсен, имеш! Кагыйдә буларак, андый җитәкче үз тирәсендә үз ише яраннарын туплый, бөтен законсызлык, бозыклыкларын шулар ярдәмендә, һичкемнән курыкмыйча, оялмыйча шулар белән бергә эшли. Андый бозык атмосферада намуслы кеше дә юлдан язарга мәҗбүр була. Юкса, аны бик гиз кысрыклап чыгарачаклар Күпне белеп, телен теш артында тотмаса, башына җитүләре дә ихтимал
Гөлбикәнең хәтере калды
_ ич белән эш киемнәремне киеп, мин вахтага чыкканда начальство инде рейдтан кайткан, алар утырып йөргән «Тәэминатчы» тспло- ходы «Баһадир»ның койрык ягына бәйләп куелган иде Ә безнең «Зөя» баркасы исә алгы як га ашханә кладовое каршында тора. Бәдрет- дин абый белән пешекче хатын-кызлар аның палубасына төрле ашамлык, шешәләр гулы кәрзин, сумкалар ташыйлар. Штурман Аргур алар кигергән әйберләрне кабул итеп, рубкага менә торган баскыч астындагы зурларга тутыра, кубрикка төшереп урнаштыра бара иде
Мин машинаны, ягулык, майлау материаллары запасын күздән кичереп. вахтаны кабул иткән арада, баркаска начальниклар ла килеп керде Инспекциядә йөргән җирләрендә алар сизелерлек кәефләнеп кайтканнар бугай, артык кычкырып сөйләшүләре, хахылдап көлүләре аска машина бүлегендә дә ишетелә, ара-тирә гармун тавышы да яңгырап куя Ни булыр икән дип өскә күтәрелеп карасам, ашханә кызлары да безнең белән бара, гармунда шуларның берсе өздерә икән!
Хәзер кызлар баяна кебек ак халаттан түгел, кунакка җыелгандай, бәйрәмчә киенгәннәр, баркас кузгалып китү белән гармунга кушылып, күтәренке көйгә җырлый да бантладылар Азалия баш тәэминатчының култык астына керердәй булып сыланып утыра Чәч бөртекләре дулкын- дулкын булып иңнәренә төшкән. Өстендә зәңгәрсу ефәк кофточка, муенса таккан, яртылай ачык күкрәк йомрылары арасында черви тузы төсле кызылсу кулон җемелди. Каш-керфекләре сөрмәле, иреннәренә м>л итеп помада сөрткән һәм артык бизәнүдән үзенең габигый матурлыгын югалтып, ничектер чуар курчакка охшабрак калган.
Безнең белән баручы өч кызның берсе үзешчәннәр хорында башлап җырлаучы Гөлбикә артык бизәнмәсә дә. үзенең мөлаемлыгы белән җәлеп и гә: кызмача кунаклар аның талчыбыктай сыгылмалы зифа буена.
кызарып пешкән чия төсле тулы канлы көлемсәр иреннәренә комсыз күзләре белән йотардай булып карап утыралар. Бигрәк тә баш тәэминатчыны озата йөрүче купшы адъютантның күзе кызган, юк сәбәпне бар итеп, кәҗә тәкәсе кебек, гел Гөлбикә тирәсендә ышкыла.
Кунаклар үзара әвәрә килгән бер арада Гөлбикә койрык якка минем янга килеп чыкты һәм ачык тамбурдан машина бүлегенә кызыксынып карап:
Әбәү, синең монда харап эссе икән... Җитмәсә, колак тондыргыч гөрелте тагын. Ничек түзәсең, канатым,— диде, юри жәлләгән булып.
Шаян кыз алдында сер бирәсем килмәде:
Бер ияләшкәч, әллә ни кыен түгел... Сезнең кухняда мондагыдан эссерәк булса да, түзәсез бит. зарланмыйсыз. . Туктале, Гөлбикә туташ, шул тикле киенеп-ясанып кая барасыз? — дип сорадым.
Анысы безгә билгесез, ул хакта мин үзем синнән сорамакчы идем Азалия апай да әйтмәде, баргач күрерсең диде. Барган җирендә кунакларга хезмәт күрсәтергә булса кирәк, алар белән ягымлырак булырга, күңелләрен күрергә кушты Юлга чыгар алдыннан алар сезнең капитаныгыз Әюп агайны да чакырганнар иде. Әмма ул теләмәде, ахры. Иртән вахтага чыгар алдыннан ял итмичә мөмкин түгел, диде, бармады.
Хәзер бу сәфәр инде миңа да сәер тоела башлады. Аны-моны уй-ламастан, үзем дә көтмәгәндә:
Әйтәсе дә юк, дәрәҗәле кунакларга сый мулдан әзерләнгән. Өстә-венә десертка чәчәк кебек яшь кызлар да алып бара, тере ит белән сыйламакчы, күрәсең.— дип җиңелчә чеметтереп алдым.
Әллә ни әдәпсез сүз әйтмәгән шикелле идем, әмма Гөлбикәнең бик ачуы килде, шелтәле тавыш белән:
Кемне әйтәсең син. Азалия апайнымы?! — диде.— Шул тикле дә пычрак телле булырсың икән, оят түгелме сиңа?! Алай итәргә без кәни-зәкләр түгел ич...
Гөлбикә чынлап торып үпкәләде һәм. минем гафу үтенүемә карамастан. бүтән берни дә әйтмичә, ачулы адымнар белән китеп барды.
Шунсыз ярамый
ез базадан кузгалып киткәч, ярты сәгать тә үтмәгәндер, рубкадан ь» машинаны акрынайтырга, аннары туктатырга команда булды. Тамбурдан башым тыгып карасам, яр буена бәйләп куелган кечерәк кенә агач баржа янына барып туктаганбыз икән.
Монда без киләсен алдан белеп, көтеп торганнар, ахры, шундук кемдер өзек-өзек сәер шыгырдык тавыш белән: «Киләләр-р. киләләр- p. .» дип кычкырып хәбәр салды; әмма кыкыручы үзе күренми, ул каядыр яшеренгән җирдән чыжылдый сыман иде. Ул да түгел, палуба уртасындагы будка эченнән бозау хәтле зур сары эт чыгып, ярсулы тавыш белән һау-һаулап өрә башлады. Аның артыннан ук күлмәк изүен төймәли- гөймәли базык гәүдәле шкипер алпан-тилпән атлап чыкты: «Дускай, шаулама, болар үз кешеләр, кунаклар...» — дип аркасыннан сыйпап, этен тынычландырды.
Ул сизелерлек сәрхүш бугай, безнең баркастан сузылган чалканы тумбага элгәндә нәрсәгәдер абынып, чүт егылмады. Шулай да якты чырай белән:
Кадерле кунаклар, рәхим итегез.. Әйдәгез, юлны үзем күрсәтәм. диде, авызын ерып.
Азалия аның артык төчеләнүен өнәмәгәндәй, ризасызлык белән тамак кырып алды. Трап куйганны да көтмәстән. баржа палубасына сикереп чыкты да:
Озатуның кирәге юк. юлны үзебез дә табарбыз Ә син монда уяу бул. шикле ксше-кара күренсә, шундук хәбәр ит.— дип кисәтте һәм кунаклар оелән такта басмадан яр буена төшеп китте.
Алар 1ӘОӘНӘК яр өстендәге тар сукмактан тал-тирәк арасына кереп күздән югалгач, бермәл кайда икәнебезне чамалый алмыйча тордым. Шунысы сәер без һәрвакыт эшли торган күп сулы киң Камада түгел, ниндидер тар елга тармагында, кечерәк кенә агач баржа янында торабыз. Бөтенләй таныш булма! ан чит-ят җир, әйләнә-тирәдә сәер тынлык
һе, күрми дә торам: таныш урын, беркөн төнлә балыкны без шушы баржадан алдык бит!.. Әйе, әйе, нәкъ үзе. Әнә койрык якта киптерергә элгән җәтмә җылымнар да. эре хәрефләр белән «Карантинлы утрау, якын килмәскә!» дигән белдерүле фанер такта да. Дускай атлы бурзай да барысы да шулар. Ул чакны караңгыда шкиперын яхшылап күр- мәсәм дә, тавышы шул гырылдап сөйләшә ләбаса.
Әнә шулай гаҗәпкә калып торганда киткән җиреннән ут капкандай йөг ерә-атлый Азалия кайтып керде:
Черек ми. иң кирәк әйберемне онытканмын. - дип үзен-үзе әрли- әрли кубрикка төшеп китте. Бер-ике минуттан палубага чыкканда аның бер кулында кара икра гулы зур гына пыяла банка, икенчесендә аракылы шешә һәм ниндидер төргәк иде. Монда үзегезгә генә күңелсез булмасын, менә монысы сезгә.— дип шешә белән төргәген миңа сузды
Кирәк түгел, эш вакытында эчәргә ярамый.—дип шешәсен кире какт ым һәм кинәт кузгалган җирәнүемне сиздермәс өчен мөмкин кадәр сабырлык белән Карале, ник әле син үз исеменнән ваз кичкән шул Семен Федорович каршында җаныңны ярып бирердәй булып яхшатланып йөрисең? дип әйттем.
Азалиянең сөрмәле кашлары җыерылды, ни әйтергә белмәгәндәй чак кына уйланып торды да:
Безнең әчеп бик кирәкле кеше бит. шунсыз ярамый, диде. Синең әнкәң Миләүшә апай башлы хатын, ул да шулай итә. кирәкле кешенең салпы ягына салам кыстыра белә иде, мине дә шуңа өйрәтә иде. Әйтәм ич. шунсыз ярамый, аңардан гына ука коелмый бит.
Сәер утрау
равий чыгаручылар арасында колактан-колакка сәер сүз йөри Ка- В ’ ма елгасының сул як тугаенда «Карантинлы зона» дигән сәер утрау бар икән, югары оешмалардан килгән инспектор, ревизор кебек тикшеренүчеләрне шунда майлан йомшарталар, дәрәҗәлерәк түрәләрне хәтта «тере ит» белән дә кунак итәләр ди Кайда икәнен тәгаен генә әйтмәсәләр дә. ул җылы оя һәр яктан су белән урагын алынган, аңа илгә торган бердәнбер тар сукмакны яр буенда усал эт белән мылтыклы кеше саклый, дип сөйлиләр.
Беренче тапкыр ишеткәч, мин моңа аз гына да ышанмаган идем, мәзәк өчен генә сөйләнә торган уйдырма итеп караган идем. Әмма хәзер күрәм. минем әнинең тугрылыклы шәкерте Азалия дәрәҗәле кунакны алып килгән бу урын да шундыйрак аулак ояга бик охшаган: «Карантинлы зона» дигән белдерү дә. яр буенда куе әрәмәлеккә керә торган lap сукмак га. аны саклаучы ярсу бурзайлы шкипер да бар би!
Кунаклар әрәмәлеккә кереп киткәч, баржа палубасына чыктым Будка тәрәзәсе каршында!ы такта өстәл өстендә ике стакан, каклаган ике балык, икмәк һәм бер шешә аракы юра, аркасы белән стенага терәлгән шкипер, уйта талгандай, йокымсырап утыра иде.
Рәхим ит, әйдә утыр Менә Азалия калдырган күчтәнәч, сине дә сыйларга купи ы. диде дә. стаканнарга шаулатып аракы салды. Өстәл астында тсссдән әлсерәп яткан бурзай ачулы ырылдый башлагач 7*
Аракы исен күрәлмый, салмыш баштан якын килсәм, мине дә тешләргә генә тора,- диде.
Шул арада көтмәгәндә будка түбәсе кырыена ак канатлы саескан килеп кунды һәм гәүдәсеннән озын койрыгын болгый-болгый; «Хәерлегә түгел бу. хәерлегә түгел...» —дигәндәй, ятышсыз тавыш белән шыгырдарга тотынды.
Ул -шкиперның кулга ияләшкән һәм кешегә ияреп берничә сүз тәкелди торган саескан икән. Баягынак безне «Киләләр, киләләр» дип кычкырып каршылаучы шул булып чыкты.
Саесканым бик әйбәт хезмәт итә, ят кеше-кара килгәнен эттән дә элегрәк күреп хәбәр бирә торган иде,— диде шкипер. Авылдан өни килеп, монда бераз торган иде, шуннан ишетеп кошчыгымның холкы бозылды, өстәлдә шешә күрсә: «Хәерлегә түгел бу...» - дип әнидән өйрәнеп калган сүзләрне кабатларга тотына. Попугай кебек, һаман шуны такылдап, нервыда уйный. Ярар, черт с ним... Әйдә, бераз тамак чылатып алыйк әле.
Әнә шулай, саесканнан зарлана-зарлана аракыны икегә бүлде, аннары чыраен да сытмыйча, гулы стаканын берьюлы аударып куйды, киптерелгән балык эченнән уылдык алып авызына капты. Минем гомумән аракы эчмәвем аңа бик сәер тоелды бугай, колакларына ышанмыйча, беравык гаҗәпләнеп каран торды. Аннары мине мактап берничә сүз әйтте дә. синең саулыкка булсын дип, икенче стаканны да бушатты.
Шунда будка стенасына кадаклап куелган язулы фанер тактага тагын күзем төште:
Нинди карантин бу, сезнең монда йогышлы авыру бармыни?
Аның безгә куркынычы юкмы? —дип шикләнеп сорадым.
Юк. һичнинди карантин юк. Ул хакта аз гына да борчылма.—диде шкипер, кәефле хихылдап. Мин аны болай гына, чит-ят кеше бу тирәгә якын килмәсен өчен язып куйган идем.
Без килгәнче үк инде шактый салмыш шкипер, тагы ике стакан өстәгәч, отыры исерә төште, балык кылчыгы белән тешләрен казый- казый:
Тормышта иң мөһиме -файдасы тиярлек кешене табарга, аның ышанычына керә белергә кирәк, -дип акыл сатарга кереште. Элекке ашханә мөдире Миләүшә түтигә рәхмәт, монда кладовщик шкипер итеп мине шул куйды Бик башлы хатын иде, бу карантин белдерүен дә мин аның кушуы буенча яздым.
Дәрәҗәле ку-дклар утырган аулак оя моннан ерак түгел, кайдадыр якында гына булса кирәк. Яр өстендәге куе тал-тирәк арасыннан гармун тавышы, кычкырып көлүләр ачык ишетелә, шау-шулы җанлылык көчәй- гәннән-көчәя бара. Әле берсе, әле икенчесе мөхтәрәм Семен Федоровичны олылап, елгачылар турында аталарча кайгыртканы өчен аңа ихлас күңелдән рәхмәтләр әйтеп, озын гомер, саулык-сәламәтлек теләп тост күтәрә...
Бераздан мәҗлестә тәнәфес ясап таралыштылар бугай, өзек-өзек сөй-ләшү, чыр-чу килгән тавышлар төрле тарафтан килә башлады.
Әле без бирегә килеп туктаганда гына һава чалт аяз. көнбатышта офык буйдан-буйга кансу кызыл иде Кичке эңгердә күрми калганмын, мин монда сәрхүш шкипер янында көенеп утырган арада күк йөзен болыт каплаган булып чыкты. Көтмәгәндә кичке тынлыкны бозып, баш очында гына гөрселдәп күк күкрәде, эре тамчылы җылы яңгыр сибәләргә тотынды Әмма болыт агымы безгә кырые белән генә кагылды бугай, яңгыр озак яумады, балык чүпләре тулы өстәлне, киптерергә элгән җәтмәләрне чылатты да. агым уңаена түбән якка таба китеп барды.
Тәмам җебегән шкипер кыска вакытлы яңгырны сизми дә калды, ахры, будка стенасына аркасын терәп утырган хәлдә йокыга чумды. Ә мин үз баркасыбызда, эш юктан бер эш булсын дип, койрык якта кармак салырга утырдым.
Берсеннән-берсе күңелсез уйларга батып утырганда кинәт якында гына кемнәрнеңдер ыгы-зыгы килгәне, чытырманлык арасында дөп-дөп басып иө! ергәне ишетелде Караңгы тынлыкта ачы тавыш белән
— Таһир-р ярдәмгә кил-л.. - дип бер хатын-кызның кычкырганы яңгырап үгте.
к ЧҮ- ~ине ата” кычкыра бит, безнең ашханә кызларыннан берәрсе бугай. Тиз генә йөгереп чыгып, тайгак сукмактан яр өстенә менсәм, якында гына дәрәҗәле түрәнең озата йөрүчесе нәрсәдер мыгырдый- мыгырдый пешекче кыз Гөлбикә белән тарткалаша, култыклап аны куе чытырманлыкка алып керергә маташа иде.
L Нишлисез сез, туктагыз Оят түгелме дип туктатып, оялтмак- чы булган идем.
Кая ул оялу Төкереп тә бирмәде, ичмасам Искитмәле берни дә булмагандай:
Нинди оят булсын, диде ул.- Бу дуамал кыз тегендә минем күзлегемне төшереп югалтты, шуны эзләшергә генә алып бармакчы идем. Ә ул шуны аңламыйча, көйсез бала кебек, тавыш куптара
Мин Гөлбикәне тыңлыйм
_ик дулкынланган Гөлбикә баркас палубасына кергәч тә тиз генә тынычлана алмады. Аның өс-башы таушалган, чәче тузгыган, үзе. каты йөгереп килгән кебек, еш-еш тын ала. бөтен гәүдәсе сулкылдап калтырый.
Ярый әле син килеп җиттең, юкса эш харап иде, диде һәм, тузгыган чәчен рәтли-рәтли. башыннан үткәннәрне сөйләп китте «Яшел ресторан» дигәннәре әрәмәле кечерәк кенә утрауда зур өстәл, бүкән утыргычлар белән җиһазландырылган, һәрьяктан үрмәле колмак җәтмәсе белән каплаулы түгәрәк беседка булып чыюы Шунда тиз генә табын әзерләгәч. Азалия апай миңа начальникны озата йөрүче челән кебек ябык гәүдәле, чәй тәлинкәсе хәтле зур күзлекле бәндә янына утырыр!а, аңа илтифатлы булырга, күңелен күрер!ә кушты. Үзе исә һаман дәрәҗәле кунак янында булды, кайнар тостлар әйтә-әйгә аны сыйлады Ә минем баштарак тәкәббер күренгән куна! ым. киресенчә, үзе кайгыртучаилык күрсәтеп, тәлинкәмә закускалар алын салды, рюмкаларны чәкештерә-чәкештерә мине кыстап, көлдергеч мәзәкләр сөйләп утырды. Моның юкка булмаганын, сизгерлегемне оныттырып, мине исертү өчен эшләнгәнен чак кына соңрак күрдем
Сезнең Артур дигән штурманыгыз эчүгә сәләрәй. ахрысы Азалия апай аны: син эштәге кеше, безне алып кайтасың бар. күп эчмә, дип берничә тапкыр кисәтүгә карамастан, теге күрмәгән арада чөмерә дә чөмерә.
Бераздан тәнәфескә таралышып, сәйранда йөргәндә шыбырдап җылы яңгыр коен ява башлады Ярый әле. безнең бәхеткә, якында гына алан чигендә печән богылы бар икән. Бик чыланмас өчен, тиз генә йөгереп барып, шуның астындагы куышка кереп сыендык.
Куыш эче дөм карашы, күзгә төртсәң дә берни күрерлек гүгел. Әлегә тикле азмы-күпме әдәп саклаган кавалерым аулакта тыйнаксызланырга, шаярган булып, кулына ирек бирергә, капшанырга тотынды. Башта кунак хакына каты бәрелмәскә тырышкан идем Әмма apibiK узынырга тотынгач түзмәдем, бар көчемә этәреп җибәрдем. Караңгыла ялгыш бигенә эләкте бугай Ул шунда. «Ай. харап иттен. күзлегемне бәреп төшердең» дип аяк астындагы печән арасында кармалана калды, ә мин шул арада куыштан тиз генә чыгып ычкындым
Мин инде котылдым дип тынычланып, караңгыда ашыкмый гына кайтып бара идем. Ә ул әле һаман суынмаган, күрәсең, тиздән куын
җитте дә, баудан ычкынган кебек исәренеп, тагын бәйләнергә тотынды. Минем тавышка шунда тиз генә син килеп җитмәсәң, хәлем хөрти иде.
Хәерлегә түгел
әнәфестән соң утрауда мәҗлес тагын җанланып китсә кирәк, бер- г В ' сеннән-берсе катырак кычкырып сөйләшү, гармун, җыр тавыш
лары оторы көчәя барды. Кунакларның булуы җиткән бугай, нинди көйгә җырлауларын да аңларлык түгел, һәркайсы үзенчә мөгри. Ул да түгел, арадан берсе әче итеп сызыгырып җибәрә, кемнәрдер тыпыр-тыпыр бииләр. Пәри туе кебек дөбер-шатырдан бөтен әрәмәлек гөр килә, куркудан уянган кош-корт коркылдап куя.
Бу шау-шуга шкиперның саесканы да йокламаган, уяк булган икән. Кинәт шул һич көтмәгән җирдән: «Килә-ләр... Киләләр-р...»—дигән сыман гавыш күтәрде, аңар ияреп бурзай ярсулы ырылдарга тотынды. Әле һаман өстәл янында йоклап утырган шкипер үзе дә шундук уянып, пружина кебек, ялт торып басты.
Тиктомалдан кузгалган бу ыты-зыгы башта миңа һичнинди сәбәпсез, йокы аралаш саташу, иләс-миләсләнү кебек тоелган иде. Колак салыбрак тыңлап карасам, чынлап та безгә таба нәрсәдер үкереп килә, ара якынайган саен аның тавышы көчәя бара иде. Мин аның кай тарафтан, үр яктанмы, түбәннәнме.— ишетелгәнен чамаларга өлгермәдем, төн карасы эченнән зур тизлектә моторлы көймә килеп чыкты һәм. тын су өстендә дулкыннар кузгатып, баржа белән янәшә туктады. Аның мотористы — тузгак чәчле чандыр егет — шыпырт кына нәрсәдер хәбәр итүгә, сәрхүш шкипер кинәт корт чаккандай:
— Милиция нарядымы?!. Кай яктан киләчәкләр?..— дип кычкырып җибәрде.— Хәзер үк барып әйтергә кирәк, тизрәк таралсыннар... Әйдә син дә минем белән, ярдәм итәрсең...
Алар бик тиз йөгереп барып җиттеләр, күрәсең, берничә минуттан тегендә җыр. гармун тавышлары басылды. Әйләнә-тирәгә шом таратып шау-шулы ыгы-зыгы, тәртипсез кабалану кузгалды. Тиздән алар бер- берсен ашыктыра-ашыктыра әрәмәлектән яр читенә килеп чыктылар. Баш кунак көчкә басып тора, бер яктан аны район начальнигы Петраков, икенче яктан Азалия култыклаган. Озата йөрүчесе күзлексез начар күрә, ахрысы, штурман Артурга тотынган. Башкалары төрле савыт-саба, аш-сый тулы сумка, тартма күтәргән. Барысы да иләс-миләс, бер-берсен этә-төртә кабаланып ашыга.
Сыгылмалы iap такта басмадан баржага күтәрелгәндә авыр гәүдәле Семен Федорович тотрыклыгын югалтып, кинәт як-якка авыша, һавада тотка эзләгәндәй, кулларын болгый башлады, башындагы кайма читле шәп фуражкасы суга төшеп китте. Аның үзен мәтәлеп егылудан көчкә тотып калдылар.
Бу шау-шу зирәк саесканга җитә калды булса кирәк, ул бәла хәбәр-чеседәй: «Хәерлегә түгел... Хәерлегә түгел...»—дип әсәренеп шомлы тавыш күтәрде. Якында гына бәйдә тыныч яткан бурзай да ыгы-зыгылы сәрхүш кунакларны кертмәс өчен өзгәлән ташлардай ярсып өрә башлады. Хуҗасы аны читкәрәк күчереп бәйләде. Тик шуннан соң гына мөхтәрәм кунаклар баржа аша хәвеф-хәтәрсез үттеләр һәм, баркас палубасына аяк басып, ниһаять, җиңел сулыш алдылар.
Бары тик ярсулы саескан гына, кемнедер ләгънәтләгәндәй:
— Хәерлегә түгел!.. Хәерлегә түгел!..— дип гыжылдап, әйләнә-тирәгә шом тарата иде.
Инде котылдык дигәндә генә...
-B-V-W- 'УРман Артур сизелерлек сәрхүш булса да, ничек тә биреш- III мәскә, үзен кулга алырга тырыша. Район начальнигы Петраков хәзер үк кузгалырга кушу белән абына-сөртенә тимер баскычтан рубкага менеп китте. Аның артыннан күтәрелгән рулевой Харитон- ның чалбар кесәсеннән аракы шешәсе тырпаеп тора иде.
Мин дә тиз генә аска үз постыма төштем, рубкадан машинаны худка җибәрергә, аннары бар куәтенә эшләтергә фәрман булды. Ишкеч вал зур тизлектә зырылдап әйләнә, бөтен корпус дер-дер калтырый башлады, ә без бәйләп куйган кебек, һаман бер урында торабыз, һич кузгалып китә алмыйбыз. Менә өстә нәрсәдер ухылдап куптарылган. шарт-шорт сынган кебек булды. Әле генә куштанланып кунакларга булышып йөргән шкипер кинәт ут чыккандай
— Туктагыз, шайтаннар! Күзегез чыккырлары, бөтен ныгытмаларны җимерәсез ич, дип яман сүзләр белән сүгенә башлады; аннан катырак ярсып бурзай һау-һу куптарды, шомлы тавыш белән саескан тагын: «Хәер-рлегә түгел... Хәср-рлегә түгел...» дип гыжылдарга тотынды
Тиз генә машинаны туктату белән моның сәбәбе дә ачыкланды. Исерек баш рулевой-матрос Харитон арткы чалканы ычкындырырга оныткан, штурман Артур шуны күрмичә, машинаны бар куәтенә ипләтергә команда биргән булып чыкты. Нәтиҗәдә, баржаны яр буена тарттырып бәйләнгән тросларны өздереп, басманы җимереп, үзебез белән тарттырып китә язганбыз. Бүтән чакны моның аркасында зур җәнҗал чыгар, закон кушканча рәсми акт язылып, штурман җавапка тартылыр иде. Хәзер вакланып торырга вакыт юк. Зыян-низагны зурга җибәрмәделәр.
Ярар, тамак ертып кычкырышудан файда юк. Иртәгә балыкчылар кайткач, боларын алар белән бергә үзем рәтләрмен, дип. иң акыллы фикерне исерек шкипер әйтте. Булышкан өчен аларга тамак чылатырга бераз шайтан сөте калдырыгыз да. тизрәк шылыгыз. Шуның белән вәссәлам: сез монда булмаган, мин күрмәгән...
Бу киңәшкә барысы да бик теләп, берсүзсез риза булдылар. Азалия кушуы буенча Бәдретдин абый сумкадан берничә шешә аракы тартып чыгарды. Шкипер аларны борт аша гына сузылып алды да
Әнә үр яктан ниндидер ут якынаеп килә... Милиция катеры булмагае. тизрәк шылыгыз. Тон караңгы, бәла-казага юлыт уыгыз бар. сак йөрегез, дип. безгә хәерле юл теләп калды.
Баржа яныннан кузгалу белән, узышка чыккан кайнар чабышкы кебек, зур тизлекIә китеп бардык. Бу тирәдә елга тармагы бик тар һәм дугай- лы-дутайлы. әледән-әле уңга-сулга борыла-борыла элдертәбез. Сайрак урыннардан үткәндә елга гәбенә бәрелүдән баркас сикереп-сикереп куя. яр читендә суга салынып үскән талчыбык иллюминаторларны чалт-чолт камчылый.
Ниһаять, түзмәдем, нигә болай чамасыз кызулыйлар дип. тамбурдан башым күтәреп карадым. Алда дөм караңгы. Артыбыздан гудок кыч- кырта-кычкырта һәм прожектор белән яктыр та-яктырта ниндидер судно каулап килә Ә безнең сигнал утларыбыз сүндерелгән, бәладән качкан пиратлар шикелле, җан-фәрман җилдертәбез.
Эзәрлекләүче судно безнең койрыкка баса килә, ара якыная бугай, штурман Артур калтыравыклы тавыш белән.
«Самый полный Ишетәсеңме, самый полный» дни әледән-әле мине дә куыра.
Машина каты шауласа да. сөйләшү трубкасына якынрак килеп тыңласаң, рубкада ниләр булганын ишетеп чамаларга мөмкин Штурманның күзләре, әлбәт тә. алга төбәлгән, артка борылып карарга вакыты юк Рулевой Харитон ана әледән-әле:
— Якыная... якыная... Өч-дүрт минуттан куып җитүе ихтимал,—дип хәбәр итеп тора.
— Өч-дүрт минутмы?.. Алайса котылдык, -диде, штурман шатланып Әнә Кама киңлегенә чыктык бит Алар монда килеп җиткәнче, без төн карасы эчендә эреп югалачакбыз... Ух, тамагым кипте. Харитон дус. кесәңдәге шешәңне ач әле, хәзер инде шатлыктан авыз чылатып алырга да мөм...
Ул соңгы сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, кинәт үзгәргән йөрәк яргыч тавыш белән: Ах-х... Харап булабыз , дип кычкырып җибәрде, һәм шунда ук безнең баркасны нәрсәдер төртеп аударды һәм, дөбер- шатыр шыгырдап өстебездән үтеп китте. Ут сүнде, асты өскә әйләнгән корпус эченә гөрләп су тула башлады. Мин караңгыда нинди бәлагә дучар булуыбызны абайламый да калдым, башыма нәрсәдер бәрелеп, күземнән утлар күренде, аңымны югалттым...
Су төбендә бер төн
_ вызыма су тулуга чыдый алмыйча, тончыгып уяндым һәм буылып- буылып укшый башладым. Үзем муен тиңентен су эчендә утырам. Кайда икәнемне, бу хәлгә ничек эләгүемне һич белә алмыйм
Өнемме, бу әллә төшемме дип беравык шомланып торганнан соң, коточкыч һәлакәткә дучар булуыбызны хәтерләдем һәм асты өскә әйләнеп суга баткан баркас эчендә калуымны төшендем. Әҗәлем шушы икән дип йөрәгем жу-у итеп китте.
Әйләнә-тирәмдә тынлык, кайдадыр якында гына йөрәккә шом салып ишетелер-ишетелмәс кенә нәрсәдер чырылдый. Караңгыда кармалап эзли торгач таптым, ябылып бетмәгән иллюминатор ярыгыннан чаптырып су керә икән. Көч-хәл белән ябып, суны туктаттым.
Әмма су барыбер бүтән тишек-ярыклардан керүен дәвам итә. акрынлап күтәрелә бара, тончыкмас өчен аягүрә бастым. Хәлем хөрти, тиздән корпус эче тулып, мин баштанаяк су эчендә калып, гарык булачакмын
Асты өскә әйләнгән булса да, хәзергә баркас әле йөзмә хәлдә, салмак кына тибрәнә-тибрәнә агым уңаена бара бирә. Менә ул елга төбендәге сайлыкка төртелеп, кинәт кыйшайды, корпус эчендә шул якка ташланган су массасы мине дә тәгәрәтеп алып китте Көч-хәл белән аякка бастым, шул арада эчемә тулган мазутлы судан косып арындым.
Мәгәр бераздан корпус эчендә су басымы белән һава басымы тигезләнде бугай, су күтәрелү тукталды шикелле. Аның каравы һава басымы күкрәкне кыса, тын алуы сизелерлек кыенлаша башлады. Гел басып торудан тез буыннарым калтырый, трап култыксасына көчкә тогынып торам, хәлдән тая баруымны, уйларым буталуын сизәм. Аңым ачылган араларда: «Бирешмә, ничек тә түз... Минем монда икәнемне беләләр бит, тиздән ярдәмгә килеп җитәрләр...» — дип үземне өметләндерергә тырышам.
Мин аркам белән сөялеп торган тимер стенаның (переборканың) теге ягында кинәт нәрсәдер кыштырдаган кебек тоелды. Мин тук-тук итеп җавап бирүгә, аннан кемдер тагы да катырак шакый башлады, хәтта ачыргаланып кычкырган тавыш та тонык кына ишетелгәндәй булды... Бу аның соңгы өне булды бугай. Шуның белән тыны бетте, җан тәслим кылды, күрәсең, ул яктан бүтән берни дә ишетелмәде. Ирексездән, инде күп калмады, миңа да чират җитә, дип уйлап куйдым. Барыннан да бигрәк улым Мансурны ятим калдырып, хатыным Сәрвиназдан, яңа гына табылган әтиемнән аерылып китүе аяныч...
Ә өстә тормыш үз юлыннан бара бирә бит. Мин моны сизеп торам. Якыннан гына суднолар^ үткән саен шаулы дулкыннар килеп бәрелеп, баркасны як-якка кыйшайта, корпус эчендәге су чалт-чолт чайкала, биткә
чәчрәп йөдәтә Ярый әле әти бу өергә ияреп бармаган, югыйсә, минем кебек, ул да харап булачак иде бит.
Хәзер» инде минем тез буыннарым гына түгел, бөтен гәүдәм калтырый. аның саен хәлдән тая барам. Авыз, борынга мазутлы су тулмасын өчен иягемне югары күтәрәеп торырга мәҗбүрмен.
Әнә шулай җәфа чигә торгач, мәңге бетмәс кебек тоелган озын төн. ниһаять, үтте, гаң атуын хәбәр итеп, су катламы аша иллюминаторлардан тонык- кына булып яктылык шәүләсе күренде, шуның белән күңелдә янә өмет туган кебек булды.
Тиздән мин тагын аягүрә баскан килеш саташа башладым, ахры. Төшемдә якында гына нәрсәдер шакыганын ишетәм, баш өстемдә кемнәрдер дөп-дөп басып йөриләр шикелле.
Чү, төш түгел, коткаручылар килгән ич Водолазлар булса кирәк. Бик акрын кыймылдасалар да, корпус тирәсендә нәрсәдер маташ гыра- лар. Ә мин тәмам йончыганмын, тез буыннарым дер-дер калтырый, бер генә минут га басып торыр хәлем юк. Түзә алмыйча чүгәләсәм, мин бүтән күтәреләчәк түгелмен, ниһаять, котылам дигәндә генә суга батып харап булачакмын. Кызганыч, тышкы якта һаман сузалар, шак-шок бәреләләр, нәрсәдер җайлыйлар.
Менә әлегә тикле сайда хәрәкәтсез утырган баркас кинәт чак кына кузгалган кебек булды. Әһә, трослар белән эләктереп, йөзмә кран ярдәмендә күтәртәләр бугай. Баркас югары күтәрелә барган саен, әйләнәмдә суның кимүен сизәм, иллюминаторларның өскә калкып чыгуын күрәм һәм, бүтән басып тора алмыйча, сыек чыбык кебек сыгылып төшәм
Корпус эченнән су бушап бегү белән машина бүлегенә барыннан да элек әти килеп керде һәм ярым караңгыда миңа абынып чүт егылмады. Тел тибрәтерлек дәрманым булмаса да, мәгәр күрәм: мине үлгән дип хәсрәткә төште, ахры, таш кебек катып калды, авыр сулап куйды. Аннары минем иреннәрем кыймылдавын күрде бугай, тиз генә иелеп, пульсымны капшап карады да, шат тавыш белән
Тере биг.. Чынлаптыр исән, йөрәге тибә!, дип кычкырып җибәрде.
Шул арала машина бүлегенә тагын кемнәрдер кереп, минем тирәмдә ах-ух иттеләр. Арадан берсе үзалдына сөйләгәндәй.
- Кара син аны. монысы исән калган, бәхете бар икән. дип гаҗәпләнде.
Шунда мин хәлсезләнеп, тагын һуштан язганмын, бүтән берни дә хәтерләмим. .
Сәрвиназ нишләгән?
ргыл агымлы зур елгада су коенганда кинәт гәпсез упкынга эләктем Гөрелдәп бөтерелгән агым үз тирәсендә әйләндереп йөртә- йөртә мине төпкә тарта Ярдәмгә чакырып кул болгыйм, кычкырам Яр буенда җитәкләшеп йөрүче улым Мансур белән Сәрвиназ, мине бар дип тә белмәгәндәй, ашыкмый гына китеп баралар Ә упкын мине аның саен төпкә тарга Менә-менә батам, инде бетәм дигәндә:
Коткарыг ыз-з... харап булам-м.. дип көчкә кычкырып җибәрдем һәм үз тавышыма уянып киттем.
Шөксрана. бу бәла өндә түгел, төштә генә икән. Үзем шабыр тиргә батканмын, дер-дер калтырыйм. Кыйнап ташлаган кебек бөтен гәүдәм үтереп сызлый, кыймылдарлык та җегәрем юк.
Күземне ачсам, тирә-юнем караңгы, йомшак урында ятам. Брактаерак га, күк күкрәгән шикелле тонык кына гудок тавышлары яңгырап үтә Менә мин йокыдан тәмам айныдым, су астында газаплануларымны хәтерләп, йөрәгем кузгалды Тик бернәрсә, бу бәлагә ничек дучар
булуыбыз, безне кем аударып суга батыруы аңлашылмый. Кешеләр нихәл икән, бәла-казага тарымадылар микән?..
Ул хакта уйлый башлау белән тагын йөрәгем кузгалды. Тыным кысылуга чыдый алмыйча:
Уф. һава җитми...—дип авыр көрсендем.
Мин моны эчтән уйлагандай акрын гына әйттем, якын-тирәдә беркем дә юк сыман иде. Чынлыкта исә янәшәдә генә кемдер балаларча түземсезлек белән:
Әнә, әти уянды ич... Әти уянды .. — дип кычкырып җибәрде, калын шторны яртылай ачып, мин яткан якка улым Мансур атылып керде, караватка сикереп менеп, муеныма сарылды, әтәләнеп битләремнән үбә башлады.
Күктән төшкәндәй Сәрвиназ да пәйда булды, тәрәзә, бүлмә шторларын ачты, Мансурны бераз тыярга теләп:
Ай. тукта, улым, алай ярамый... Әтиеңне авырттырырсың,—диде, баш очыма утырып, маңгай тиремне сөртеп алды.
Әле генә төшемдә Сәрвиназ белән улым мине упкын эчендә калдырып киткәнгә бик нәүмиз идем. Менә хәзер көтмәгәндә шуларның килеп керүе көзге яңгырлы көнне караңгы болытлар арасыннан кояш елмаеп караган кебек, дөнья яктырып китте. Сәрвиназга рәхмәт инде, хәвефле хәбәр ишетүгә, улымны ияртеп, көне-сәгате белән килен җиткән бит.
Ә Мансур мине әле һаман танып бетермәгәндәй, күзләрен түгәрәк-ләндереп, бермәл сәерсенеп карап торды да:
Әтием, синең чәчең мондый түгел иде. менә бу төшен агарткансың икән.—диде, маңгай чәчемә кагылып.
Фу. бу очлы күзнең күрмәгәне юк. Бер уч маңгай чәчең чынлап та ап-ак булган икән,— дип Сәрвиназ да бик гаҗәпләнде. Әйтүе генә ансат, шул тикле коточкыч газаптан чәчең агару түгел, акылдан язуыңда ихтимал.
Хәер. Сәрвинең үзенең дә битләре сизелерлек суырылган, күз төпләренә борчылу күләгәсе кунган. Аның белән сөйләшүдән мин үземнең база медпунктында ятуымны белдем. Ашыгыч ярдәм врачы имгәнү, яралану юк, берничә көннән нервлары тынычланып хәл кергәч, аякка басар дигән. Турыдан-туры әйтмичә, йомшатып кына сөйләсә дә. Сәрвиназ үзе дә рухи ударга дучар булган: ирең су төбендәге баркас эчендә һәлак булды, дигән хәбәр алгач, бирегә юл буе елап килгән. Менә хәзер тагын күз яшьләрен сөртә-сөргә:
Сине исән-сау күрер көн дә бар икән, күңел әле һаман ышанып бетә алмый.— диде.
Ник ышанмыйсың... Әти яр буенда яткан мәетләр арасында түгел, менә исән ич... Җитәр, елама инде,—дип, Мансур әнисен юатырга кереште.
Ә мин аның сүзләрен башыма сыйдыра алмыйча кинәт миңгерәп киттем, зиһенем чуалды. Көч хәл белән:
Нинди мәет, кемнәр ул?!.— дип әйтә алдым.
Минем нервлануым йөземә чыкты, булса кирәк. Сәрвиназ ничектер югалып калды. Ни әйтергә белмәгәндәй ык-мык итеп:
Рәтләп күрмәдем, кемнәр икәнен танымадым, диде.
— Оныттыңмыни, әни... Азалия апайны таныдык ич...
- Их. син малай актыгы, әти-әниең сөйләшкәндә тик тор әле,— дип. Сәрвиназ Мансурны җиңелчә шелтәләп туктатты Таһир җаным, мин сиңа барысын да үзем сөйләрмен... Ә хәзер менә нәрсә: врач сиңа уянгач та укол бирергә язган иде, әйдә шуны эшлик әле.
Әнә шулай үзалдына сөйләнә-сөйләнә ул күлмәк җиңемне кайтарып күтәрде, шприц белән беләгемә чәнчеде. Боз тигәндәй, шул төшемне дару
туңдырып алды. Аннары бу салкын төер җылы агымга әверелеп, бөтен тәнгә таралды, салмак дулкын мине каядыр алып китте
Бабай, ник син безгә килмисең?
окыдан уянып күземне ачу белән:
Сәрвиназ... Мансур... Бик сусадым, су бирегез... дип сорадым
Яртылаш ачык шторның теге ягыннан:
Су кирәкме?. Хәзер була ул. дип ир кеше җавап кайтарды. Кем тавышы икәнен танырга өлгермәдем, сулы стакан тотып әти килеп керде. Сәрвиназ белән Мансур ашханәгә төшеп киткәннәр иде. тиздән менеп җитәрләр Алар бүген көндезге теплоход белән килеп төштеләр. Без таныштык инде. Мансур белән дуслашып та өлгердек. Әмма мин синең әтиең икәнне белмиләр әле. анысын үзең әйтсәң, әйбәтрәк булыр шикелле .. Шулай да бәхетебез бар икән, мәйтәм. Юкса бик борчылган идем, күп еллар көтеп табышканнан соң, шундук сине бөтенләйгә югалту ифрат авыр булачак иде.
Инде үзем бала атасы булсам да, әтинең бу сүзләреннән күңелем тулды, күзләрем яшьләнде.
Әмма, күрәм, әтинең яртылаш өтелгән кашлары салынкы, сүз арасында әледән-әле чырае сызылып куя иде. Ирексездән:
- Әт ием, кәефең шәп түгел шикелле, берәр җирең авыргамы әллә? дип сорадым
- Юк, авыртудан түгел, диде әти, тирән көрсенеп Әлерәк кенә мәетләрне теплоходка төяп шәһәргә озаткан идек Бик авыр күренеш, шуның тәэсиредер Азгын бәндәләр аркасында харап булган гаепсез кешеләрнең мәетләрен төяп озату, туганнарының күз яшьләрен күрү җанны әрнетә.
Аста машина бүлегендә булганлыктан, мин авариягә ничек эләгүебезне күрмәдем биз Бер башлагач, әти анысын да бәян итте: тар елга тармагыннан Кама киңлегенә чыгу белән безнең баркас үрге яктан ыжгырып килүче зур теплоход борыны астына барып кергән дә йөзтүбән капланып тапталган Чөнки рубкада штурман да, рулевой да исерек, аңгы-миңге; караңгыда теплоходтан да күрмәгәннәр, баркасның сигнал утлары сүндерелгән булган. Нәтиҗәдә баркастагы бар халык җан тәслим кылган, бер мин генә исән калганмын Мәрхүмнәрнең агым уңаена үле гәүдәләрен балыкчылар җәтмә белән җыешканнар. Арада бары тик безнең Бәдрездин абый гына әле һаман табылмаган
Бу җан өшеткеч авыр хәбәрдән, башыма тау ишелгәндәй, тәмам миңгерәп калдым, күз алларым томаланды. Көч-хәл белән аңга килдем Су төбендәге баркас эчендә ометсезлеккә төшкән газаплы минутларда мин алар турында: бәхетлеләр. исән калалар, дип уйлаган идем бит
Озакламый ашханәдән Сәрвиназ белән Мансур менеп җитте Өстенә тәлинкә каплаган мискидә миңа да нәрсәдер алып менгәннәр. Мансур миңа килеп сыенды, зур ачылган күзләре белән әтигә карап
Абзый, синең машаең, бизләрең ник әтинеке төсле түгел, ник ямаулы-ямаулы? диде кыюсыз гына.
Бу сорау Сәрвиназга урынсыз тоелды бугай
Ах. син. тел бистәсе, олылар янында гик кенә узыр. тының чыкмасын. дин малайны туктатырга теләгән иде.
Зыян юк. сораштырсын, кызыксынучан. төпченүчән булып үссен, диде әти Минем бит битләрем дә сезнеке шикелле шома иде Кайчандыр Мансур яшендәге бер малайны ут эченнән алып чыкканда каты пештем, врачлар үлемнән көчкә саклап калдылар, тәнемнең көйгән җирләренә ямау саллылар, җөйләделәр.
Әтинең бу сүзләреннән. Мансурдан бигрәк. Сәрвиназ ныграк әсәрләнде.
Ышаныргамы, юкмы?
езнең Кама елгасына гравий чыгару районына командировкага Б баруыбыз әнә шундый авыр фажига белән тәмамланды. Ул хакта сатлык җаннарны гаепләп, шулар аркасында һәлак булган пешекче кызларны кызганып язылган үзәк өзгеч бәет көне-сәгате белән тирә- юньдәге шәһәр, авылларга, пристаньнарга таралып, халык күңеленә шом вә хәсрәт салды.
Бу фаҗигадән соң бераз хәлем җиңеләйгәч. Сәрвиназ мине Арак- чинога үзләренә алып кайтты. Менә икенче ай инде мин монда. Сәрвиназ эштә вакытта Зариф бабай белән улым Мансур тәрбиясендә яшим Әти әле һаман командировкада, ватылган баркасны Чистай заводында ремонтлата. Ара-тирә хәл белергә бергә эшләүче иптәшләрдән берәрсе кил- гәли.
Беркөн транспорт милициясеннән тикшерүче килеп озак төпченде. Башта ул миңа авария гурында. сәрхүш түрәләр, аларны зурлап сыйлаучы артык кунакчыл хуҗалар турында сораштырыр кебек тоелган иде. Ә ул исем, фамилия, адрес кебек формаль мәгълүматларны язып алганнан соң:
Әйтегез әле. гравий чыгару районыннан кайткач, сезгә монда шеф- повар Солтанов Бәдретдин белән очрашырга туры килмәдеме? дип сорады.
Чү. ни сөйлисез сез?., дидем, шаккатып. Шеф-повар Бәдретдин Солтанов авария вакытында һәлак булды бит ул. үлгән кеше белән ничек очрашыйм мин?!.
Хәзер инде тикшерүче аптырап калды:
— Туктагыз әле. ни сөйлисез сез? — Әниегез сезгә берни дә әйтмәде-мени9 дип кара күн тышлы портфеленнән кәгазь чыгарды Әниегез милиция бүлегенә биргән гариза бу. Анда авария булган төннең иртәгесен Бәдретдин Солтановны күршеләрегез поселокта күргән, әниегез базарга киткән арада, аның алтын балдак-беләзекләрен. асыл ташлы алка, муенсаларын, акчасын, сатып алынган ваучерларын урлап качты, дип зарланып язылган. Әниегезнең әйтүенә караганда, ул хәзинәнең күп өлеше шәхсән сезнеке исәпләнә... Дөрестән дә шулаймы, ул тикле алтын, акча, ваучерлар чынлап та булганмы, аның күпме өлеше сезнеке?
— Нинди хәзинә, нинди ваучер ул... Белмим, һич күргән, ишеткән нәрсәләрем түгел.
Бу минем өчен һич тә көтелмәгән яңалык булды. Кара син ә. әнинең иң ышанычлы кешесе әнә кем булып чыккан, имеш!..
Ихтимал, белмәвегез бик ихтимал, әнкәгез астыртын, хәйләкәр кешегә охшаган, диде тикшерүче.
Аның бу сүзләреннән икеләнеп калдым: Бәдретдин чынлап та кайт-канмы. әллә кемдер әйткән имеш-мимеш кенәме бу? Әгәр авариядән исән калып кайткан булса, әнинең хәзинәсен сыптыруы бик мөмкин, бу аның холкына туры килә бит.
Әнине кем талаган
в- ин Аракчинода гора башлаганнан бирле әнинең килгәне юк иде. 1^/1 Бүген шәһәр базарыннан кайтышлый кереп чыкты Почмак тәрәзәдән карап тордым, кеше-кара күрмәсен дигәндәй, як-ягына карана-карана бакча яктан гына керде. Редиска, кыяклы суган саткан
булса кирәк, кулында буш кәрзин Өйдә үзем гевв икәнне күргәч, кыюлана төште. һичкайчан булмаганча якты чырай белән:
- Син анда зур бәхетсезлеккә очрагансың, чак кына башың бетмәгән булдыШУНЬ1 ИШетеп’ хәленне белер™ килүем ис.- дип сораштырган
Аннары, минем җавап биргәнне дә көтеп тормастан. үзенең бәлагә таруы, кемдер кыйммәтле әйберләрен урлап чыгуы турында үрсәләнеп зарланырга кереште. Бәдретдин урлаган булса кирәк, әйберләрнең кайда икәнен ул гына белә ие. Соңгы вакытта милиция еш кызыксына башлагач, каядыр ычкынып, эзен югалтырга җыена иде. һичшиксез, шуның эше. шул урлап качкан. Ул хакта милициягә биргән жалобамда да только шуннан шикләнәм дип яздым... Улым, игътибар белән тыңла, тагын менә нәрсә: ул жалобада мин җыен алкашлардан сатып алган ваучерларны синеке, ә алтын беләзек, йөзек, балдакларны Сәрвиназныкы дип язган исм^ Икегез дә белеп торыгыз, килеп сораштырсалар-нитсәләр, зинһар, шулай дип, безнеке дип әйгә күрегез. Юкса шул тикле акчаны ничек җыйдың, кайдан алдын дип төпченүләре бар
Мине, ягим бала кебек әтисез үсәргә дучар иткән. Сәрвиназны рәхимсез җәберләп гаиләмне җимерә язган әнигә ни әйтергә белмичә сүзсез калдым Бер-беребезнең эчке уйларын аңларга теләгәндәй, беравык күз- гә-күз төбәлеп торганнан соң:
— Син зиһенле, үткен күзле хатын биг, - дидем Гомер буе хәерсез тормышта яшәвеңне менә хәзер, упкын читенә барып чыккач кына күр-деңмени?!. Әмма мин сиңа берничек тә ярдәм игә алмыйм
- Ничек инде ярдәм игә алмыйсың? Туган әниеңә булышырга телә-мисенмени, әллә хатының ачуланудан куркасыңмы?! диде әни, кинәт агарынып.
Теләмәүдән дә, куркудан да түгел. Чөнки тикшерүче синнән элегрәк монда булып, миннән сорау алды инде. Аннары син бу гаепне Бәдретдиненә ягып ялгышмыйсың микән9 Әлегә тикле мәеге табылмаса да, ул авария вакытында һәлак булган санала бит
Юк, үлмәгән ул Әгәр үлгән булса, мин шәһәргә чыккан вакытны безнең ишекләрне ачып, өйгә керә алмас ие.
- - Бәлкем, ул булмагандыр, башка берәү ачкыч яратып кергәндер. Хәзер андый осталар аз түгел, аның саен квартира басып чыгалар
Бүтән кеше керсә, идән аегындагы күмелгән чүлмәкне таба алмас ие... Соңгы вакытта ниндидер теплоходта буфетчы булып эпгәүчс яшь кәнтәй белән бугала башлавы сизелә ие. шуның белән кыяклаган, димәк Мин биг аңа үземә ышанган кебек ышана ием. ләгънәт төшсен үзенә!
Авыр хәсрәт баскан, юка иреннәре дер-дер калтыраган әни әнә шулай сөяркәсен карг ый-каргый өйдән чыгып китте
Бабай белән онык
үген төштән соң Чистайдан. заводта баркасны карап ремонтлаткан җирдән әти кайтып төште. Ишектән керүгә каршына йөгереп барып сарылган Мансурны күтәреп кочаклады
Исән-саумы, үскәнем. . дип күкрәгенә кыегы, сумкасыннан алып, кул сәгате хәтле генә түгәрәк уенчык бирде Компас бу. диңгездә корабларга юл күрсәтә торган прибор. Урманда адашсаң, сиңа да дөрес юл табарга ярдәм итәр.
Мип аны Сәрвиназның әтисе Зариф бабай белән таныштырдым. Хәл- әхвәл белешеп, бераз гын алгач, без яр астына төшеп Иделдә су коендык Мансур һаман Әюп бабасы янында мәш килде, басма өстеннән баштүбән суга чумып күрсәтте, колачлап йөзә белүе белән мактанды, компасына карап дөнья кисәкләрен күрсәтте.
Без су буеннан менгәндә Сәрвиназның табыны әзер иде. Яңа өлгергән редиска һәм яшел суганнан салат ясаган, көндез Зариф бабай белән Мансур алып кайткан мәрсин балыгыннан уха пешергән. Бабайның былтыргы җиләк-җимеш вареньесыннан әчеткән ширбәте бар иде. хрусталь графин белән өстәл уртасына шуны китереп утыртты. Очрашу хөрмәтенә берәр рюмка бушатып, азрак капкалап алганнан соң әңгәмә корып, ике кода бер-берсе белән якынрак таныштылар Аннары сүз безнең баркас фаҗигасенә күчте, әти аны махсус комиссия килеп җентекле I икшерүе турында сөйләде. «Зөя»не ремонтлау көзгә тикле сузылачак, савыгып аякка баскач, мин дә шунда әтигә ярдәмгә барачакмын икән.
Табын янында гәп корып утыра торгач, шактый вакыт үтте, кояш түбәнәйде, әти кайтырга җыена башлады Аны поездга озата киттек. Урам буйлап сөйләшеп барганда, станциягә җитәрәк. әти мине култыклап алды, эчке дулкынлану белән:
Шулай да бәхетебез бар икән, озак еллардан соң булса да, ниһаять, табыштык бит. Безнең өчен иң мөһиме шул... - диде.— Синең өчен мин бик шатмын, шундый болгавыр кешеләр арасында намуслы булып үскәнсең Комсыз түгел, күпләр кебек эчүчелеккә бирелмәгәнсең, әйбәт гаилә коргансың. Сәрвиназың да, улың Мансур да әйбәтләр. Бер-берегезнен кадерен белеп, матур гомер итегез.
Бер-беребезне табышканнан бирле әтигә әйтергә уңайсызланып йөргән сүзем бар иде. Станциягә барып җитәрәк, менә шул тел очыма килде:
Әткәй, синең гаиләң бармы, кайда, кем белән торасың?—дип сорадым.
Гаиләм бар иде. бик тату тора идек, былтыр Казанга кайткач, ха I ыным вафат булды. Татарстан урамында икс бүлмәле фатирда торам Болай һичнигә мохтаҗчылык күрмәсәм дә. төзәлмәс яра кебек гел бер хәсрәт синең табылмавың интектерә иде. Аллага шөкер, менә сез табылдыгыз. Инде бергә яши башларбыз, бу болгавыр заманда берберебезгә таяныч булырбыз.
Тиздән поезд килеп җитте. Без әтине вагон ишегенә тикле озатып куйдык. Шунда аерылышыр алдыннан Мансур аны җиңеннән тартып иелдереп. кечкенә куллары белән муеныннан кысып кочаклап алды да:
Әйбәт бабай син. иртәгә дә кил, яме Мин көтәрмен, бергә балыкка барырбыз...— дип битләреннән үбә-үбә саубуллашты.
Мансурның дулкынлануы миңа да күчте, кинәт балага әверелгәндәй, әтине кочаклап үптем. Сабый авызыннан ихластыр әйтелгән җылы сүз-ләрдән аның да күңеле тулды, күрәсең, әсәренүе йөзенә чыкты. Тиз генә иелеп, калтыраган тавыш белән Мансурга:
Килермен, үскәнем, килермен — Бүгенгә хушыгыз, кадерлелә- рем. диде, йомшаруын сиздерергә теләмәгәндәй, күз төпләрендәге яшь бөрчекләрен тиз генә кул сырты белән сөртеп алды.
Вагон эченә кергәч, ул безгә баш изәп елмайды. Без аны поезд күздән югалганчы кул болгап озатып калдык
Хуш. әйбәт бабай, сау бул...
- Хәерле юл, әткәй, исән-сау кайтып җит...