Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘСӘН ТУФАН ҺӘМ СӘЙФИ КУДАШ ХАТЛАРЫ


ӘСӘН Туфан мирасында аның иҗатының кн ары ноктасы дип бәяләнерлек һәм моңа кадәр укучы шътнбарыннан чигтә калып килгән тагын бер (армак бар. Бу — анын хаглары. Аларда конкрет кеше тормышында, көнкүрешендә була торт ан аерым очраклар, әдәбият һәм ил I ормышындагы хәлләр! ә бәя-монәсәбәтләр, ш) лардан туган кочле эчке кичерешләр бик гә тәэсирле, үтемле, инәл—димәк ки гомумиләштерү.ie, обратна ча!ылыш тапканнар. Ә бу хәл, үз чирагында, ул хатларның сәнгать әсәре, әдәби иҗат итеп ипләнүен искәртә. Аларда шагыйрь тормышы һәм яшәү рәвеше i)рында баи мәгълүмат туплашан. Хатларда! ы һәр сүздә, һәр (ыибарәдә тезмә әсәрләр) ә хас mm ьрия) бар.
(әйфи Кудашның дусты Хәсән Туфан:а япан хаыарынла да шул ук стихия оермәләнен, кайнап, шундый ук тоюл сәш атьлелек ни арыльн ына күтәрелә. Шулай итеп, Хәсән Туфан һәм ( әифи Кудаш — iaiap 1 ормышындагы хаг-хәбәрләшүләрне чын сәнгать киарыльнына куларын һәм бу ол- кәдә күзгә күренерлек олге, үрнәк була алырлык саллы мирас калдырган әдипләр.
Журналның бу санында бет укучылар!а алар имананың шушы олкәсен- нән кайбер үрнәкләрне юкьдим итәбез.
Мәсгут ГАЙНЕТДИНОВ.
9 нчы .чарт 1964 ел Сәйфи! Кабатланмас туганым Сәйфи'
Ах, күп гә сон сиңа әйтәсе, сөйлисе килгән уйлар, сәламнәр Сөенәм дә менә, бераз коснәм дә Сөенәм: дөньяда син бар. иң якын иткән кадерле туганым Үткәнебез, яшьлегебез. киләчәгебез белән дә ин якын туганым булган кешем син бар Коснәм
Өйне шигырь белән тутырып
Бер сайрашыр илек утырып.
диеп сагынышып яшибез үзебез. Ә күрешүләр, очрашулар нинди сирәк, сай-рашып, серләшеп угыру сәгатьләре нинди кыска Безнең күрешү кичәләре таңнарга тоташтырган сөй гәшүләр, е пар буена норәккә туп танган омег горне уртаклашырга дигән гемаларның прологлары гына булып нкла, ( әйфи. пролог зары гына Без беркайчан да сайрашасы гигән омег .тәребезнең эпилогына барып җитмәбездер безнең тандык ил зшендә бергә януның зчгәлеге торган саен киңәя, тулылана. !урая бара, тормыш аңа сәхифәләр яна битләр өстәп баета да баета Iына Син үзен сизмисеңдер. Сәйфи. « мина ачык күренә иҗади канатын
Х
ныгый да ныгый, рухи байлыгын балкый да балкый гына. Синең шулап яктырып, балкып яшәвеңә окланам һәм дулкынланам Димәк, минем учакка да нур өстисен. яна-яна яшәргә илһамландырасың Мин бары бер нәрсәгә. Сәйфи, кулыннан каләм төшмәгәненә, авыруларга бирешмәвеңә ышанам, синең рух. бер яктан, давылларда чыныккан ветеран; икенче яктан, һаман алгы сафта барган азамат. Бу рухның тормышка, яшәүгә, халыкка мәхәббәте чиксез, һичбер авыруга ишек ачмаячак. Тегендә, «җәһәннәмдә» ' тормыш мина үзенең бер серен әйтте «һәлакәт ул кешенең, адәм баласының өмете сүрелгәнен, яшәүгә ышанычы беткәнен сагалый. Өметең сүрелдеме, димәк беттең» Шулай икәнен күрдем мин аның, тормышның Ул безнең җаннарны аралый-аралый эндәште, боексак «Ярамый, ярамый: өмете беткәнне һәлакәт сагалый!» Яшәүгә мәхәббәт сүрелсә әгәр дә, торалмас идек без кырыкка кадәр дә. Какса да ничә кат йөрәкне һәлакәт, ачмады ишекне аңарга мәхәббәт» Син дә үзеңнең бөтен гомерең белән, олы гомерең белән «ишекне» ачмауның, бирешмәүнең җанлы мисалы бит «Диссертация»н 1 2 римләрнең Хероннарын 3 искә төшерде, логикасының көче белән бәхәскә урын калдырмаслык хакыйкатләре белән, үткен стиле белән, раслаган мәсьәләнең бөеклеге белән тарихи әсәр ул. Соклангыч гыйльми хезмәт ул. Мин аны алгач та барлык эшләрне читкә ташлап, бер утыруда укып чыктым Искиткеч оста, акыллы язылган: җәдит турында бер нәрсә дә сүз юк кебек, ләкин ул мәсьәләдә: «кул җылыт каннарның суны болгатып балык тотарга маташканнарның ясалма нигезләрен», «гыйльми» корамаларын ничек тар-мар итеп ташлый. Асылда алай гына түгел, аларга үзләренең кылган хаталарын аңлата һәм әгәр дә аңлый алырлык сәләтләре булса, тарихны фальцификацияләүләреннән котылырга яр-дәм итә ала. Син бездәге ата җәдитченең 4 5 кем икәнен беләсең, билгеле Гомәр- дән * соң «диссертация»не шуңа илтеп укытып, кылган эшләренә күз салырга ярдәм итсәң, ничек булыр, дип уйлаган идем. Гомәр белән киңәштек тә. файдасы булмас, иртәрәк диеп, без фикердән кайттык. Мирсәй 6 7 8 9 шактый озак тотты: союздагы ыгы-зыгылардан бушый алмады бугай Аңарда да яхшы, тирән эз калдырган: «Бу мәсьәләдә тулы бер курс үткән кебек, ныгыдым мин хәзер. Бик аз белгәнмен икән, гаҗәп көчле дәлилләре алдагы эшләрдә безгә дә терәк була ала», ди ул.
Аннан соң Әмирхан ’ укыды. Хатип • исә өйгә килеп, бик кызыксынып танышып чыкты Бездә яшьләр арасында да антижәдитчелекнең аңа «теркәтапов- чылыкта» ’ икәнен яхшы аңлаган егетләр бар. Шундыйларның бер-икесен «диссертация» белән таныштыру кирәк булды Алар сиңа сәлам белән бергә рәхмәт белдерделәр.
Безнең чын мәгънәсендә яктылык симптомы булган мәгърифәтче Зыя10 11 буынын Романовлар охранкасына сатып яткан карагруһларның юньсез, хәерсез токымы вәрисе" рәвешендәге Алтайлар11 бездә дә бар Шуларның берсе Бадамшин дигән бер «Унтер Пришибеев» 1961 елда «Соң. Татарстан»да (№ 165) «Тел мәсьәләләрендә буталчыкка каршы» янәсе мәкалә белән чыккан иде Үткән ел син аларны күздән үткәргәнсеңдер. «Телебезнең дөрес үсүе өчен» мәкаләсе белән балык тотып маташты. («Соң. Татарстан», 25.8) Бадамшин дигән исем бездә «унтер» мәгънәсендә йөргәненә күрә, ул мәкалә имзасыз бирелгән иде Язучыларның киңәйтелгән гомуми җыелышы искиткеч бердәм рәвештә бу мәкаләдәге нәҗес ялаларны кире каккан иде. Менә шундый кабахәт Алтайлар. Вадамшин- нар үзләренең доноска ошаган, донос исе аңкыган язмалары белән кабахәт кулларын алдынгы төп язучыларның намусына сузылулары белән иҗат эшләребезгә аяк чалалар, борчыйлар, илһамлап иҗат итүне суытырга, игътибарны читкә юнәлдерергә, үзләре белән бәхәсләшүгә тартырга маташалар Сиңа менә «Бар ул, бар!» дигән шигыремне жибәрәм Бу
1 Төрмәдә, сөргендә.
I С Кудашның Казахстан Өлкә партия оешмасы секретаре ип. Кунаевка я пан хаты күз алдында тотыла.
’ Херон гарәпчә язудан ялгыш укылган күрәсең. Цицероннарын булса кирәк
* кем икәне билгесез
’ Язучы Гомәр Бәширов.
6 Язучы Мирсәй Әмир
’ Язучы Әмирхан Еники.
" Галим Хатип Госман.
’ Теркәтаповчылык
Зыя Камали Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенең мөдире.
" Варне —мирас алырга хокуклы кешеләр
11 Ачтайлар — дингә каршы көрәшүчеләр.
шигырь сиңа татар язучыларының
нинди борчулар зчсндә яшәүләрен, яна «Пришибеевларнын» ни рәвештә тенкәгә тиюләрен ачык иген сәйлән бирә аладыр Уфадагы унтер алтайлар мина да «кул суза», ягъни мине дә борчылырга мәҗбүр итә Зыябыз тарында шитырь языла башланды Язмыйча, дәшмичә калырга мөмкин түгел. Сәйфи, мөмкин түгел Бу турыда киңәшербез әле Менә бер-ике строфасы
Шырпыга ла мохтаж заманнарда Партадагы урыныбыздан барысы
Өйдән өйгә күчкән ут кебек. Бер аршинла. икс аршинда
Забойларга килеп керде исмен. Утырдык без якты киләчәкне
Йөрәкләргә безнен нур биреп Үтә күргән йөзен каршында
диясем килә минем! Ул бөек остазыбыз Зыя ага. бәлки үзе дә сизмәгән хәлдә, материализмга юнәлдерде безне Минем хәтердә монын бик күп фактлары бар Ул безне Тукайча янып яшәргә, обыватель булмаска, фидакарьләрчә яшәргә сокландырды Без олы буыннар бер-беребезне яхшы беләбез Без иҗтимагый киң кол ачлы лар. без тыныч кына, мыштым гына, битараф кына обывательчә яши белмибез Бездә, аллага шөкер, андый «сәләт» юк. ләкин. Сәйфи, уйлыйсын да. әйләнәсең дә. карыйсың да. йөрәк жуу итеп куя. Ах. аз ла яна белүчеләр, ах. сай жанлылар да безне алмаштырачак яшьләр' Йөрәкләренә обывательлек, ниндидер әрсез мещанлык оялаган. Төп мәсьәләләрдә шундый сүренкелекләре «арба ватылса утын, үгез үлсә ит» дигәндәй
Әдәбиятка килеп кергәндә, тумыштан дигәндәй, таланты, янып яшәячәге күренеп торган яшьләр дә бар. Ләкин халтурада обывательнең дә үзенә «алтын чор» гудырылган зәминга (җирлеккә) ясалма иҗат белән чын иҗат бергә буталып яшәгән мәйданга килеп керү белән яхшы сыйфатларын югалта башлыйлар, талантлы яшьләр керләнә баралар Дөньяны пакь тый алырлык яклары югала бара
«Диссертациямне җибәрәбез. Казанга килгәндә аны да алуын яхшы булыр Нәкый1 һәм Хәким1 дә укыр иде. бәлки Казанга үзеңне кәгәбез Димәк, алда очрашу, сайрашу көннәре. Гомернең язы килә кебек, күнелле миңа хәзер Мәгъ-фурәгә. үзенә туганлык сәламнәре белән Хәсән.
9.3 1964
Менә шунда кадәре өлешен авырый башлавың турындагы хатны алу белән яза башлаган идем Аннары тагын бүлендем, җан ыгы- гыгы эчендә яшәде Мина бер вакытта да салкын тия алмый иде. Ни эшләгәнмендер. авырып га алдым Телефонда сөйләшкәндә сиңа әйтергә онытканмын безнен Мөнир Тутасв Тукай залында чыгыш ясаган иде Шунда сине, «Хәтердә калган минутлар»ны бик матур бәяләп, телгә алып киткән иле Бәлки Өлкә комитет тар үзара киңәшен, сөйләшеп >ш итәләрдер дигән яхшы уй туган иде миндә, шу тай булсын'
Хатның дәвамы: шигырь.
Бар ул, бар!
Кем беләкдер залга килеп керде Пришибеев кебек искәнсп.
Дивардагы Тукай, хәтта Горький Куш ан кебек булды сискәнеп Сатамшинмы. әллә Саламшинмы. Исме-нисе истә калмады.
Җаныбызны таптагандай итеп Карап торды бераз. Аннары
Әйтеп куйды ымлап-пышлап кына Болар бар да узкий патриот!
To-есть. монда
Киң карашлы кеше
Почти юк'
Пантюркист лар болар Нәкъ Такташ күк. Беспартийный болар һәммәсе Шикле, го-есть. телче кешеләр болар.
• Язучы Нәкый Исәнбәт
’ Шагыйрь Сибгат Хәким
Безгә болар ишме!9 янәсе _ Бу унтерга, әйе, иш түгел без. Бу турыда бәхәс юк безнең. Ә ул безне— Партиясезләр,— ди. Төп максаты ни соң бу сүзнең!?
Сатамшинмы, әллә Саламшинмы? Исме-нисс истә калмады, Истә бары Безне «төрткәләргә» Күнегеп беткән керле бармагы Менә шундый Ярым космополит, Ярым нигилист булган бәндәгә Ленин васыятьләрен «төзәтергә» Ирек бирә калсак әгәр дә. Катып беткән догма бүкәнендә Тамга салып Безнең колакка, Тезеп куяр иде һәммәбезне Я «сул» якка. Яки «уң» якка... Гадәте шул Аның — бичараның: Шыпырт кына суны болгата. Ялгыш эләккән билет ышыгында Балык тотып ята ул пока; Аса пока Безнең муеныбызга Яла исе килгән язмасын, Сала пока Безнең ап-ак йөзгә «Шикле кеше» дигән тамгасын, цитат итеп кенә «аңлап» бара Партиябезнең программасын. Иш түгел без һичбер Сатамшинга, Бу турыда бәхәс юк безнең. Ә ул безне партиясезләр ди. Төп максаты ни соң бу сүзнең? Бар ул, бар ул Безнең партиябез! Менә монда, безнең Жанда ул. Юк, Сатамшин, Тыгыла алмый анда һичбер нәҗес керле Кара кул!
Бу үрдәк тә—Саламшин да бәлки Ап-ак юлда яралгандыр да...
Ил күленнән күлдәвеккә күчеп. Сазда яшәп каралгандыр ла. Болдырың да, илем, ап-ак синең, һәрбер өең күңелең кебек пакь. Кайда туып, кайда үсте икән Менә шундый битсез, нәҗес зат?
1.8.1964 ел.
Сине озаткач, Кудаш. Гомәр аэропорттан туры «Аккош»ка (бакча) китте. Ә мин өйгә. Нигәдер, әллә нинди моңсулык басты үземне. Нишләп син шундый гаҗәп матур форсаттан файдалана белмәдең әле? —дип үз-үземне шелтәләргә керештем Әгәр сине Уфага, өенә кадәр озатып китеп баруым булган булса, икебез өчен дә нинди күңелле, кабатланмас кызык булачак иде. Өйгә кайтып.
күңелсезләнебрәк утыруымны күргәч. Монжи я дә «Озата барырга кирәк иде Сәйфи абыйны» дин нәкъ шул минем күнелдәге фикерне әйтеп куйды Бүген менә хатынны алып, исән-сау кайтып җитүеңне белдем Син дә шулай ук «Нигә бергә китмәдек-кайтмадык икән сон9» дип уйлагансын икән Хәерле булсын инде, бусында булмады. Давай. Кудаш. тагын кил Казанга
Келәштән. Акманайдан син бөтенләй киткәнгәмедер. ягъни аны Тукайча әйткәндә. Сәйфи, ягынны укучыларга тапшырганга (син бөтенләй Юматауга күчкәнгәчә) кадәр күрәсе килә Гомереңнең байтак өлеше шунда үткән кадерле изге урын бит ул.
Келәш «Галиямдә чакта ук минем күңелгә кереп утырган иде инде. Ә «Ак- манай» сүзе күңелне били бара, мөкатдәс сүз булып тоела
Рафаэлебез12 13 Мәскәүдән яңа хәбәр алып кайтты безнең. Безнең поэзия атналыгы беренче октябрьдән башлана икән Минем анда барасым килми Җан да. аяк та тартмый инде. С. Евсесваның1 «Когда придут татарские собаки».—дип. татар халкының яңагына суккан эзе әле һаман бетмәгән бит Бу оятсызлык, «шовинистик дуңгызлык» бу дип чыккан булса да («Лит Россия»), бу кызның, дөресе ялангачлык шагыйрәсенең сүзләрен абыйлары ишетмәмешкә салышалар бит Димәк, безне «сабаки» дип атау белән килешәләр что ли алар9 Атналыкның вакыты әлегә кадәр ачык билгеле түгел иде Рафаэльнең бу хәбәре әйбәт Минем октябрь башында Уфага, безнең өчен чиксез кадерле шигырь бәйрәменә барасым бар бит
«Русча-башкортча сүзлек»не таптым. Казанга да килгән икән ул. Анда «сө-рән» белән «оран»ны бер мәгънәдәге сүз итеп биргәннәр Бу сүзләрнең аер-малары бар бугай бит? Инде татар әдәбиятында да кулланыла торган «тәү» сүзе «беренче» мәгънәсендә генә түгел бут ай Башкорт телен яратам мин Син мина аның нечкәлекләрен төшендерг әләүдә булышырсың әле Кичә Вәсим абый Со- лтановтан' хат һәм шигырь килде. Кыскача тына үзенең терекчелеге (автобиог-рафияне шулай атый ул) турында да язган Галимҗан абый шәригы икән 1909 елда «Галия»дән бергә сөрелдек» дип язган ул. Шул турыда тәфсиллерәк итеп язуын үтендем. Беренче җыентыгы «Канау буе» 1906 елда басылып таралды, дигән сүзе кызыклы
Димәк, ул Тукай белән бер вакытта яза башлаган дияргә була. Бу бик кызыклы хәл булып тоела миңа Җибәртән шигырьләре бодай төгәл язылган назым (көйле, рифмалы — С.К ) булудан узмаса да. ветеран булуын искә алганда, ихтирамта лаеклы әсәрләр
Гомәргә сәламеште тапшырдым. Тынычланды «Ул ничек кайтып җитте икән? Хәле-саулыгы әйбәт микән?» дип. борчылып йөри иде. «Җолдыз» казакъ телендә әдәби журнал өчен рәхмәт Шәригыбыз Баембәт Майлин турындагы истәлегең киң. тулы икән Үткәннәрне яңарта-яңарта рәхәтләнеп укыйм Ну хәтерең синең. Сәйфи, мат нитофон да. кинокадр да. энциклопедия да ул' Безнең тарихи бәхет ул! Сине. «Җолдыз»ны да уку казакъ телен үзләштерергә, төшенергә ярдәм итә
Хәзер бездә иртәнге алты инде (тагын биш минуттан алты тула) Мин ятмадым әле Төн буе шигырь яздым Якгыра башлаганда тына бу хатны язуга күчтем Сездә ничектер, бездә көн тын. уйчан Явыйм микән ачылыйм микән дигән сымак уйга калган бездәге бу иртә. Җил кайдадыр киткән, күрәсең. Агачлар аяк очларына гына басып, нәрсә булыр икән дигән кебек, нидер көтеп- т ынып тыңлагандай торалар.
Хәерле иргә сиңа! Икегезгә дә сәлам белән Хасан.
Р S. Ягар алдыннан тына чәчкәләр янына чыккан идем Иң ярагкан чәчәгем кыңгырау чәчкә зәңгәр гүзәллеге белән көлемсерәп тора, мин аны урманнан алып кайтып утырткан идем Игътибар и гү ошады бут ай үзенә менә икенче мәртәбә чәчкә ата. 20 кыңгыравы бар ә урмандагы туганнары икенче мәртәбә чәчкәләнмәделәр Без дә шулай бит. Кудаш яхшы җирлектә икенче, өченче тапкыр да чәчәк аталабыз
Менә кыңгыравын хат эченә салам, барып җитә алса, сиңа сәлам әйтсен'
' Рафаэль Мостафии язучы
13 С Евсеева рус шагыйрәсе
’ Вәсим Солтанов «Галия» мәдрәсәсенең беренче шәкертләреннән, язучы, берничә китап авторы
17.4 1965 е I Казан, урман.
Моны. Сәйфи, «Аккош күле»ннән, теге кыңгырау чәчәкләр иленнән язам: табигатьнең ничек уяна башлавын күрик, тагы бер күрик дип бу якка килеп чыга торган гадәт бар безнең. Безнең дигәнем — Бәшир, Хәким дә мин. Аякларыбызда резин итекләр Кулда көрәк. Гөрләвек кырына басып, уйга калып, аның җырларын тыңлап торабыз, ә ул—без китәбез, сез каласыз дигәндәй, кайдадыр ашыккан сымак йөгерә дә йөгерә . Бу су дигән нәрсә мәңге хәрәкәттә. Чиксез мәңгелек эчендә кайларда гына булмагандыр инде ул. Никадәр илләрне, җирләрне күргәндер. Тамчыларның кайсыларыдыр буга-томанга әверелеп, күккә менәр, кайсылары җиргә сеңәр. Күктә булганым бар, анда көндез йолдызлар күренмәгәндә шыксыз шыр бушлык Ә җир эчендә балчыклар арасында караң- I ы, үле тынлык. Җирдә, кояш нурлары эчендә кеше хәлендә яшәүгә ни җитә! Ах, җансыз материя— матдә булып яшәү, акылдан язарлык күңелсездер. Шулай уйланып басып торганда, гөрләвек ярны шыпырт кына астан уеп алган икән... Яр кинәт ишелде дә, төштем дә киттем суга. Ярый әле билгә генә чаклы баттым.. Бәширләр кулына тотынып ярга чыктым Итекләргә тулган суны бушаттым. Тау кырында кардан ачылган төштә көлдә бәрәңге пешерербез дип яккан учак бар да, аның җылысында гына киптерерлек тү1ел минем хәл. Өйгә кереп киемнәрне алыштырып чыктым. Балалар кебек мавыгып гөрләвеккә юл ерышабыз, аны үзебезнең күлгә агызабыз. Күл эчендә каеннар, куаклар үскән утрау бар Күлгә су аккан саен, утрау каеннары-ниләре белән бергә күтәрелә бара
Урманда, безнең өйләр тирәсендә—язгы кошчыклар чыр-чуы. Нәселләрен дәвам иттерү мәсьәләләре турында киңәшәләр, бәхәсләшәләр күрәсең. Миндә, ничектер, үз кошым да булсын иде. дигән хосусый милекчелек хисе туган иде Үз кулым белән сыерчык оясы ясап куйган идем Алар кабул итү комиссиясе кебек, бик эре генә, ашыкмыйча гына шул ояның сыйфатын тикшерәләр. Бәлки үтәр дип уйлыйм. «Фән һәм тормыш» журналындагы проект буенча төзегән идем сыерчыкларга дигән өйчекне Бәшнриең хәле-кәефе яхшырак: аныкы былтыр ук кабул ителгән оя. «Минекеләр кайттылар инде, теге илләрдә ниләр күрүләре турында хисап бирәләр әнә»,- ди ул Менә шулай, Сәйфи, өендәге гомуми эшләрне онытып торырга, бераз хәл алырга телисең дә бит. ләкин булмый, булмый. «Совет әдәбияты»ның исемен көчкә-көчкә генә алыштыра алдык, ул «Казан утлары» булачак. Инде аңа яңа шул исеменә лаек редактор табу мәсьәләсе турында баш ватабыз. Иң лаек кеше Бәшир дә бит. риза булмый, алынмый, димләп кенә түгел, сүгеп тә карадым, юк, күндереп булмас ахры
Икегезгә дә бәхетле яз һәм җәй теләп — Хәсән.
Әй таркау да соң мин. туганым Сәйфи!
Башлаган хатым өстәлдә очына чыкканын көтеп, ятып калды! Мәгьфүрәне дә, үзеңне дә яз белән! Бәйрәм белән!
Теге бәндә (Наум)†††† безгә килде. Казанда андый Дон-Кихотка зәмин (җир-
†††† Наум Хәнәф Наум - тәнкыйтьче
' Гплнмжан Галимҗан Ибраһнмов.
27.4.1965.
Рәсемдә: Нури Арслан. Сәйфи Кудаш. Хәсән Туфан һәмСибгат Хәким (сулдан уңга). Җитмешенче еллар ахыры.
лек С К.) юк: Галимҗан1 абыйга кизәнергә маташкан кулны өзеп ташлаячак Казан. Үзем нәкъ егерменче еллардагыча янып, канатланып, җыелышлар, оч-рашулар укучылар белән давылында бөтерелеп яшим Китабың турында төрле яшьтәшләребез сила рәхмәт укыйлар Алар бөтен тирәнлеге белән төшенәләр кебек күренә Кичә Тел. әдәбият һәм тарих филиалында борынгы әдәбият турында киңәшмә булган иде. Тәнәфес вакытында синең киТап зурында бер- берсснә шатлануларын белдерештеләр.
Сиңа бсразыи җибәрәм. Кирәк булса, яз. тагын җибәрермен. Сәлам-сәлам — Хәсәнең.
Аэропорт 27.4 1965
Казан 3.02.1966 e.t.
Кадерле туганым. Сәйфи!
Сезнең Мәгьфүрә белән икегезне күздә тотып әйтүем — улларыгыз, кызларыгыз. зурлары һәм нәниләре миндә гаҗәп матур эзләр, онытылмас истәлекләр калдырдылар Җәйнең синең белән бергә үткәрелгән өлеше әле һаман йөрәкне җылытып тора. Яңадан күрешәсе килә. Әллә ничек үтә лә. узып тора ла бу тормыш Көз көне дә. ничектер, күрешә алмадык. Барып кайтыйм, йә үзеңне китерим дип торганда больницага керергә туры килде. Быелгы язның беренче чәчәкләрен, аларның хуш исле сәламнәрен бергә каршылыйсы иде Бу үтәлми калуы мөмкин булган теләк булып тоела миңа
Аңа кадәр күрешербез, бәлки: Сине Җәлил бәйрәменә дә көтәбез (Чакыруны алгансыңдыр. Союз сине. Наҗарны, Сәгыйтьне чакыра.)
Киевтан арып-талып кайткандыр ди Гомәр. Мин аңа Сәйфи гипноз белән дә яши ала ул дим, алда берәр зур эш торганда арулана, авыруларны үзеннән алып ташлый ала ул дим. Мин савыгып җиттем. Авыру чорларымдагы хатларың, киңәшләрен, кайгыртуларың миңа мәгънәви дару булды Күз элекке хәленә кайтканнан соң. грипп кебек вак-төяк авырулар бәйләнгәләделәр. Аларны аяк өстендә генә үткәрдем. Әпсәләм (язучы Габдрахман Әпсәләмов) белән Пермь өлкәсе татарлары арасына мин дә барасы идем Врачлар мине җибәрмәделәр. Казаннан чыкмаска киңәш бирделәр. Әпсәләм хәлен ишеткәнсеңдер инде Ул анда авылда сәхнәдә ауган. Параличның бер төре инде Казанга кайтарылды Больницада, әкренләп исән калу ягына таба бара Бүген Оренбургка. Мостафа! a (М. Җәлилнең туган авылы) китәбез. Минский. Хузанган һ б. Мәскәүдән Френкель. М Львов, тагын үзбәкләрдән кемдер бара бугай. Казандагы бәйрәмгә кайтып җи гәргә тиешбез. Бәйрәм Казанда башлана Мәскәү. барлык союздашларның вәкилләрен җыйнап. 18 ндә Казанга килә. Мәскәү алып килергә тиешле кунаклар исемлегендә 80 кеше. Бәйрәм 20 нче февральдә Мәскәүгә күчә Мәскәүдән килгән кунаклар бездә өч кенә кон була. Бездән алар!а кушылып 10 кеше китәргә тиеш. Минем анда барасым килми Җәлилне хөрмәтләү бик матур, күңелле, кирәкле эш тә. шуңа кушылган ыгы-зыгылары арыта Ленинградта! ы әдәбият атнасына да шуңа күрә бармаска булган идем Бармауны санга санамау дип аңларга теләүчеләр табылуы мөмкин булганга күрә. Гомәргә мин: «Булмаса авырырга кирәк миңа» дигән идем. Шаяру төсендә генә әйтелгән иде бу. Гомәр «Ничек инде ул. андый эш мөмкин мени?» дигәч, мин ана әйтә куйдым «Мин бит үземне авырмаска' дигән әмерем, карарым белән генә сау яшәтеп килом. Әгәр шул карарны нәфи (юкка чыгарып) кылып, киеренкелекне вакытлыча гына йомшартсам да. нервалар пружинкаларын бушатсам, шундук авыруларым мөмкин дигән идем» Юри генә әйтелгән иде бу Ә нервалар чынга алганнар күрәсең аны Шуннан икенче көнне үк авырый башладым. Йөрәккә бәреләсе катастрофаның күзгә китереп бәрүе. Сәфәргә чыгу көне җиткәндә, мин больницада идем инде Мин моны. Сәйфи, сиңа әйтәсе, сөйлисе, язасы сүзләрнең, серләрнең тезислары рәвешендә генәәйтәм. Врачлар: борчылудан бу. диделәр Язучылары- быздагы мещанлык, нафталинлы обывателлекләр. Тукайларча гомуми эшләребез өчен янып яши алачаклар дип күрүләр мине бнк-бик нык борчыган rue Бу газап барыбер әле дә бар. Сүнмәде, сүрелмәде дә Зур шатлыклар ла бар халык үз әдәбиятын ябырылып укый. Газета-журналларның тиражлары (беркайчан да болай булганы юк иде) искиткеч арта, Ләкин кайгылар болардан да зуррак мәктәпләребездәге хәлләр, телебез язмышы һ б шундый аяныч яклар, авырт-тырган яклар бар. хег гот та сөрән сал. Борчылмаска' дигән әмер белән, тешне ныграк кысу белән генә бирешми яшисең Безнең бер төркем язучылар Төмән тарафларына әдәбият атналыгы үткәрергә барган иде (мин анда да бармадым)
Мәктәпләр беренче класстан ук икенче телгә күчерелгәннәр Ә балалар аны белми әле Өлгереш начар Бу хәл укытучыларны борчый, билгеле Кайберләре балалар икенче телне үзләштерсен өчен, ана теле белән араны өзәргә кирәктер дип, туган тел китапларын җыеп яндырганнар. Ужас бит бу. ужас XXIII съездны көтәбез. Бик зур өметләр, ышанычлар белән көтәбез. Бәлки Ильич васыятьләренең ничек үтәлүе мәсьәләләренә дә күз салыныр Тарас агай иленнән. Тычинабыз өеннән язган шигъри хатын кәефең яхшы булуны раслый Шигырь яза алу хәлендә булу күңелле факт ул. Әйбәт истәлекләр, матур уйлар-тойгылар белән канатланып кайткансыңдыр, бәлки. Павло миндә беренче күрүдә үк чын шагыйрь бу дигән тәэсир калдырган иде. Ул һаман шулайдыр кебек. Әхнәфнең (Ә Харисов) «мирасы» турындагы мәкаләңне («Кызыл тан»да) укыган идем. «Мирас» турында Казанда төрле фикер бар Тулысынча күздән үткәрергә өлгермәдем әле. Ләкин ул мәсьәләдә синеңчәрәк карашта торам әлегә.
Үзенә. Мәгъфурәгә һәм соклангыч семьяңа сәлам белән Хәсән.
Сәфәргә жыена-жыена язам, бераздан юлга чыгабыз. Хәер-догаңнан таш-лама. Хатның башында мин сиңа башы шигырьләрдән, ижади миләрдән ял итеп алсын дип. бер табышмак (Җ—Б—С — В куйдым, таба алмасан үзем булышырмын. уннан язылышы Ж — Б — С—В) Бездән соңгы яшь буын безнең хатларга күз салганда, нәрсә икән бу дип кызыксынырлык булсын, янәсе.
Казан 12.05.1966 ел.
«Кадерле» дип башланса да. Сәйфи, гадәт буенча бездә хатлар, ләкин син мина кадерле генә түгел, бу сүздәге гадәти мәгънәдән бик күп мәртәбәләр киң һәм бөек минем сиңа юнәлгән тойгыларым, хисләрем.
«Кадерле» дигән сүз урынына башка сүз күңелдәге хисләрне тулысынча әйтерлек бүтән сүз эзләп карадым Юк. табылмый, бары иң өлкән туганнар хәлендә син һәм Нәкый (Исәнбәт) күз алдына килеп басалар. Нәкый дигәннән, үткән көннәрнең «азмы какканын вә сукканын күтәргән «буын өчен» — «авыру жаннын бишмәтен-тәнне дәваның төрлесе белән һәр көнне ямау. » (Тукай сүзләре—С К.) кебек хәлләр артык искитәрлек нәрсә түгел, безнең ул бит гади вакыйга. Нәкый Шамов яткан шифаханәдә дәвалана. Мин дә Нәкый һәм синең кебек үк «бишмәтнең иртән тагын ертык» булмавына ышанган хәлдә больницага керәм Моны шунда барырга чыгып китәр алдыннан язам. Доктор «апалар» һәм «сеңелләр» яхшылап, җентекләп житди тикшерү үткәрү кирәк дип табалар Мин анда күп булмам Майның 20 ләрендә чыгармын дип уйлыйм Малеевкага барасы бар иде. Рувим Моран белән русчага китап әзерлисе бар Күңел тыныч дияргә була, тик борчылмый яшәргә мөмкин булмаган нәрсәләр аз түгел инде алар. Барыннан битәр безнең әдәбиятларның татар-башкорт әдәбиятының кайбер күңелсез яклары, үзара тиргәштереп, гаугалаштырып яшәтергә теләгән кәсепчеләр карамагына эләккәләве рәвешендәге күңелсезлекләр шактый борчый мине. Төп мәсьәлә булмаган ваклыклар белән мавыгу заманы мени, суны болгатучыларга битараф булып калу заманымы хәзерге көннәребез Харисның (профессор) Әхнәф Харисов) «мирас»ы Казанда да төрлечәрәк фикер тудырды Каш төзәтәм дип, күз чагырырга юл куймау ягында мин. яман балалар сыман . мирас өчен ыз1 ышмау ягында мин. Үткән ел без синең белән бер сүзгә килгән һәм Мостай әйткән мәсьәләне мин монда беркемгә дә әйткәнем юк әле Мостайның монда чагында, ничектер, ул турыда сөйләшергә онытканмын Киткәндә, аэропортта искә алган идем дә, аягүрә ашыгыч кына сөйләшүнең мәгънәсе булмады. Бу бик мөһим мәсьәлә һаман да шул урында тора бирә икән дигән фикергә килдем мин. Гомумән. Башкортстанда туып үскән татарларның башкортларга аерата якынлыклары турында бер әйбәт шигырь темасы үсеп килә минем йөрәктә. Менә шуны язасы килә. Вак-төяк кәсепчеләрнең, бизнесчыларның күзләренә бәреп төшерерлек шигырь язасым килә.
Өстәлендә, язуларын янында, менә шундый уйлар эчендә яшисең Ә баш күтәреп тышка күз салсаң, анда яз, табигать. Синең «кешенең» һәрбер төрле аһ-ваһларына исе китмичә генә үз эшен башкара. Дөньяны яшәртә, жирне яшеллекләр белән төрә Тагын яз килде. Сәйфи, тагын килде Табигатькә якынрак йөрергә кирәктер безгә, аңардан гыйбрәт алырга кирәктер, салкын канлырак булырга, борчылмаска өйрәтә бугай ул безне
Мәгъфүрәнең. үзеңнең хәлләрең ничек? Бирешмәгез, туганнар. Бик күп. бик күп язларны, жәйләрне бергә каршылыйсы һәм кәгазьдә аларның гаҗәп гүзәл эзләрен калдырасы бар әле безнең.
Егетләргә Рөстәмгә, Раилгә, Искәндәр! ә. кызларга Сөембикәгә. Чулпанга,
Наиләгә һәм барча нәниләргә һәм үзегезгә сагыну сәламе белән
Хәсәнегез.
Р S. «Кызыл таң»ыбызнын Татарстандагы әдәбият дөньясы хәлләренә игъ-
тибар биреп җиткермәве бераз гаҗәпләндерә мине Нигә ул шундый «битараф»
икән9 «Башкортстанны» ничектер яздырмаганмын. Аңарда июньгә кадәр
нинди әдәби вакыйгалар, әсәрләр булганын белми яшәргә туры килде
Казан
3.03.1967 e.t
Безнең егетләр, Сәйфи. Уфадан шактый ук. алай гына да түгел, бик кү
тәренке күңел белән кайттылар. Уфа сәламнәрен, бигрәк тә синең сәламнәрне,
сиңа асра га ихтирам игүләрен чатылдырган хәлдә тапшырдылар Беренче
карлыгач буларак Фагих килеп керде Уфадан алып кайткан барлык
гәэсирәтләрен синең белән җыелышта, өеңдә һәм Мәргәндә (язучы һәм галим
Кирәй Мәргән) очрашуларының гүзәллеген, шигъриятен түкми-чәчми сөйләп
бирде Фатихта да. Әмирханда да (язучы Әмирхан Еники) тормышның һәм
анын күренешләренең шигъри якларын күрә ала торган күз бар Аларнын мина
бу сәфәрләре турында «хисап бирүләре» кызыклы хикәяләр булып гоелды.
Фатих минем хатны «аманәт жан саклый» дип. барып җиткәч тә тапшырырга
булып, алып киткән иде. мин аңа синең телефонны бирергә онытканмын, ә ул
юньсез, барып җитү белән үзен биләп алган шигърияткә чумып, югалып
калган, ләкин аны бәхилләргә кирәк, гадәте шулай аның. Моңа Уфадагы
искиткеч шигъри, җылы, әдәби һава гаепле Безнең Татарстан язучыларынын
иң матур бәйрәме Уфада гатар-башкорт туганнарыбыз арасында, аларнын
ничектер бердәм, күтәренке, илһамлы һәм талантлы әдәби тормышлары,
самими кунакчыллыклары эчендә үткәрелгән көннәргә кайтып кала Без
югалткан матур гадәтләребезне, гүзәл үзенчәлекләрне сездән өйрәнәбез,
Сәйфи, аңлатырга тырышабыз Ләкин бу тырышу сокланудан узмый Кыскасы,
без Башкорт станнан һәр баруда яңарып, яшәреп кайтабыз Рәхмәт сезгә,
башкортеганлы туганнарыбызга, чын күңелдән рәхмәт! Анда ашлык кибәксез
булмый, билгеле, саф орлык арасында кибәкләр дә бардыр Ләкин алар Уфаның
асыл әдәби тормышында типик күренеш түгел Асыл юнәлешкә очраклы
рәвештә генә элеккән вирус кынадыр алар Алдагы хатта искә алырга
онытканмын. «Лит газетамдагы Келәш турындагы очеркны сокланып укыган
идем Ул бик акыллы, галантлы очерк язган егетнең кем икәнен белми идем
Халык еш әйткәнчә икән: Арысланнан куй гумый' Миндә «егет бераз шаян
бугай» дигән сыманрак уй бар иде. Шаян булса да. димәк, наян түгел Безнең
дә шаян чаклар булгандыр, ләкин еллар төзәтте бит. Сабыр гөбе сары алтын,
дибез инде
Әгәр дә, Сәйфи туган. Мәгъжанны. задан злы Мәгъҗанны терелтә алсан, ә
син терелтә аласың, Казан халкының иң күпчелеген чиксез шатландырган
вакыйга булыр иде ул Мәрхүм Мәгьжан өчен әлбәгьсе бәгъдәлмәүег (үлгәннән
сон терелү С К ) булыр иде. Исендәдер. Казахстанда булган чагыбызда,
казахның яшь галимнәре бу мәсьәләгә чын күңелдән теләктәш булуларын
белдергән иделәр Аларның үзләренә җайсыздыр Синең бу инициатива
Ауэзовның Галимҗан абыйны (Ибраһимов) һәм Җәлилне (Муса) тертегергә
катнашуы кебек булыр иде Заман сиңа саулыклар гына бирә күрсен!
Бөтенлеккә «амин» диючеләр берничә генә түгел, берничә миллионнар бит
алар Мин Галимҗан абыйның берәүгә бүләк иткән «Безнең көңнәр»нең
беренче басмасына гарәп шрифгын- дагысына очрадым Гарәп хәрефе гаҗәп
рәхәт укыла, гагын бер кат укып, хәтерне яңарттым Яңалифтә басылганы
белән бусы арасында шактый аерма бар Мине төп вакыйгаларның урыны-
географиясе һәм прототипларның кемнәр булулары кызыксындыра Мин
аларны ачык белмим Сина минем «Безнен көннәр» һ б буенча байтак
сорауларым бар иде Синең ярдәм кирәк иде I ик аларны хәзергә калдырып
горам үзең килгәч, рәхәтләнеп сөйләшербез, серләшербез әге Афзал (Шамов)
миннән мартның 13 ндә музейда булачак утырышка Галимҗан абыйны күреп
белүчеләр киңәшмәсенә килергә вәгъдә алды Сәйфи дә була ул утырышта диде
ул Сәламәтлек анарчы рәт ләнер әле Барам дидем Син дә анда булгач, ничек
бармый калыйм Димәк, озакламый бездә булачаксың Кил. Сәйфи, кил, үлеп
сагындым. Күрәсе килә Безнең әдәби тормышта күңелле яңалык зар.
җиңешләр дә. шактый борчыган хәлләр дә бар Бары турында да үзен килгәч
сөйләшербег Мостайны да. «Сау булыгызны» бик сагындым Анын г урында
сорашасым, синең аша хәлен беләсем килә Яңа елда Малесвкадан хатын алган
идем дә. больницага китеп бардым, җавапны яза алмадым. Кичә Мәскәү «Ай
тотылганда»ны тапшырды. Тәрҗемәсе дә нәкъ оригиналы кебек Вот это да. —
диярлек әйбәт. Үзеңне көтәбез, Сәйфи, үзеңне. Мәгъфурәгә, егетләргә һәм кыз-
ларга иң җылы сәлам.
Киләсе көнеңне алдан белдерә алсаң, күңеллерәк булыр иде Хәсәнең.
Менә сиңа, Сәйфи, күптән вәгъдә иткән «Могикан» Укып кара әле. Бәлки
киңәшләрең булыр (моны һәм башка шигырьләрне «Казан утлары»на. 70
елның беренче яки икенче саннарында бирергә уйлыйм) Димәк, әгәр кирәк
булса, үзгәртүләр кертүгә вакыт бар әле бераз.
Икенче шигырьнең тере могикан турында исемен «Гомер эзләре буйлап»
дип кую яхшырак булыр кебек синең «Яшьлек эзләре буйлап»ка бераз аваздаш
булуы кызыклырак шикелле тоела. Бу шигырьдә асылда «тик рухыңны талап
китәргә» һәм талап яшәргә маташучыларга шигъри җавап та. аларны шигъри
инкарь итү дә истә тотылды. (Киңәшең булса, тартынып торма, тиз арада миңа
хәбәр ит Бу шигырь синең шигырь белән бергә 12 нче санга керә. «Казан
утлары»на җибәргән шигырьләрне өйгә алып кайтып, күздән кичердем
Эчтәлекләре белән гүзәл лирик шигырьләр. Ритмик яктан кайбер үзгәрешләр,
бик аз гына үзгәрешләр керттем. Шулай итү мәгънәләрнең, фикерләрнен.
хисләреңнең ачыла төшүенә ярдәм итә «Казан утлары»ннан алган төп
нөсхәләрне үземдә калдырып редакциягә яңадан машинкада басылган
нөсхәләрне бирдем Урнашу тәртибе менә шулай булса яхшырак була бугай:
«Көнләшәм», «Барыбыз да хәзер». «Җыр алып чыксаң иде», «Исемем
хакында», «Әгәр дә», «Ни кылырсың9». «Тик яткырмас». «Тик шулай да»,
«Гөлләрнең дә телләре бар икән», «Агыйделдә». «Урман юлында», «Алып
китә» һәм «Каләмем югалды», «Кызыл таңнан». «Килми алар»ны өстәдем.
Сиңа ике мәртәбә телефон тоташтырырга теләп карадым, ләкин автомат-
телефон нигәдер тоташтыра алмады. Гомумән, сөйләшер сүзләр бик күп. Теге
шигырьдән Акмулла һәм Җангилде турындагы һәм үзеңнең казах халкына
мәгърифәт ярдәме күрсәтүең турындагы строфаларны гына сайлап алганда да
әйбәт шигырь килеп чыга, теге сатлык җан «минем турыда бу», дип әйтә
алмаслык шигырь була ала. Шулай итеп аны да бу шигырьләргә өстәргә дип
уйлаган идем Ләкин бу шактый четерекле, җитди мәсьәлә булганга күрә, үзең
белән киңәшмичә, аны гамәлгә ашыру ярамый, билгеле Тәртибе болай: (һәр
строфаның юлларын күрсәтәм. Шуннан кайсы строфалар икәнен чамаларсың)
I Ак теләкле Акмулланың эзләре...
2. Акмулланы абактыга (төрмәгә — С. К.) салдырган.
3. Алматаның (бу сүзне Казахстанга хас булган башка исем белән алмаш-
тырырга кирәктер) Ак атаның тулпарларын аксаткан..
4 Бик күпләрнең учакларын сүндергән...
5 Кичәр еллар кичүләрдән кичтеләр...
6. Булса да ул күпме генә мәкерле...
7 Бу законны саклый торган закон бар...‡‡‡‡
8 Ике башлы бөркет җәеп канатын...§§§§
9. Сары аркадан (дала — С. К ) гарәсәтләр (давыллар мәгънәсендә — С.
К.) узганда...
10. Бу буранда күпме ирләр адашкан...
II Кичәр еллар кичүләрдән кичтеләр..
(бу строфаны тагын бер кабатлап, шигырьне тәмамлаттырырга мөмкин).
Шул рәвештә генә матбугатка чыкса да, Казахстанда моның нинди шигырь
икәнен аңларлар иде. (Бу шигырьнең тулы хәлендәгесен алар беләләр иде бит
инде ) Бәлки ашыкмаска, сабыр итәргә кирәктер
Мостайның бәйрәме кайчанрак була? Син үзең юбилееңа каршы булсаң да,
хөкүмәт һәм партия барыбер юбилей ясамау белән килешмәс Бу тур ыда яз'
Безгә алдан белеп тору кирәк.
Балалар һәм икегезгә дә сәлам белән Хәсән.
Аккош. 25.9.69.
‡‡‡‡ Бу строфаның ахыргы юлын «үзгәртә алмый барыбер сатлыклар» дип («Сабит- лармны
алмаштырып) алырга була.
§§§§ Бу строфадан шигырь үзең турындагы сүзләргә күчә.
Бүген бәйрәм киче, Сәйфи Ләкин тиздән Уфада синен белән күрешү минем
иң кадерле бәйрәмем булыр кебек тоела. Күнел үзенен шундый хисләрен
шигырь итеп әйтергә тели:
Бу дөнья шундый бәйрәмгә Бердәнбер бәйрәм түгел ул.
Даталар бирә торсын: Меңнән бер бәйрәм булсын!
Димәк, фәрештәләрнең «амин» дигән чакларына туры килә күрсен. Сине бу
«Язучы трагедиясе турында»гы гыйльми әсәрең дә диссертация булып
чыккан. Сәйфи. Алгач та төн буе утырып, туктала-туктала. уйлана-уйлана
укып, яратып укып чыктым.
Дәлилләрен шул кадәр көчле ки. алар янында гүя Ленин үзе басып тора
Гомумән, безнен әдәбиятлар, өчен, совет илендәге байтак халыкларның әдәби
мәйданнары өчен таяныч, терәк, аргумент булган (һәм булачак) фактларга
нигезләнеп ижат иткәнсең. Моның өчен һәрбер әдәбият рәхмәт әйтергә тиеш
сиңа. Сәйфи
Гомәр бу хезмәтеңне укыганчы ук, хатларын аша чамалап та: «Кайбер
урыннарын жаен табып безнен «Казан утлары»нда да биреп булмасмы икән»
дигән иде Үзем укып чыккач та. Гомәргә (больницага) илттем Телефон аша
сөйләшкән идек, укыган, ул да шулай ук ижади фикердә, аерата сөйләшергә
булдык Иртәгә анын янына барам Анын тәэсиратләрен күнелгә салып, сиңа
алып барачакмын
Үзебездәге әдәбият мәйданы вакыйгаларын язып тормыйм баргач телдән
сөйләрмен Гомумән, хәлебез, ягъни Язучылар союзынын хәле борчылмаслык
түгел Димәк, әгәр борчылабыз икән, тыныч түгелбез икән, бу да яман хәл түгел
тыныч булырлык, борчылмаслык чаралар күрертә сәбәп булыр Синен белән
тагын элекке очрашулардагы кебек үк сайрашырбыздыр дип уйлыйм Ләкин
Мәгьфүрә больницададыр бит әле. ул да өйдә булса, табын түгәрәк булыр иле
Синең киңәшләреңне барын да исәпкә алып. «Могикавмны яңадан
редакцияләп чыктым «Гөнаһсызрак» хәлгә килә язды бугай. Мостаебыз
бәйрәменә дип бер шигырь язган идем Укып карадым да. бер шигырьдән ике
шигырь килеп чыкты:
..Менә шундый моңсу көннәремдә
Казаннар) а килеп чыгасың да.
Аккош күлендәге ак каенга
Пс) асыңны бәйләп куясың да.
Тик күршедән кергән кебек кенә
Торагыма килеп керәсең...
Сагынуларым, димәк, сина. Мостай. Барып житә, житә
күрәсең.
рәвешендәге лирик өлешен
Син россиян, импорт исемнәргә Мохтаж түгел синен осталык
рәвешендә)е фикерләрдән аерып, ике шигырь төзедем Казанга Нәжибәк
(Хафизов) килеп чыккан иде Берсен «Кызыл тан»га. икенчесен «Башкортстан-
та дип. ана биреп җибәрдем Гомәрнен дә барырга нияте бар иде (Ана ла
чакыру килде), ләкин бара алмын врачлар шактый тырышсалар да, төзәтеп
житкерә алмадылар, ремонтлары озаккарак сузылды Снбгат тә юллама алып
кушан булган икән. Ессен туки) а «ремонтка» китеп барды Бүген бездә көн аяз.
ә iei әчә Казанны атна буена болытлар томалап торды, самолетлар йөрмәде
Шуны искә атып Ахун (Г Ахунов язучы) белән без поездда барабыз дип тора
идек һәрхәлдә. 13 нче ноябрьдә, сина. Уфа телефонында «Әссәламегаләйкем
»не әйтеп, өенә йөгерермен дип өметләнеп торам
Мәгьфүрә! ә. балаларга минем сагыну сәламнәремне тапшыра тор һаман
шулай, һәрвакыттанача, янып яшәрлек саулык, тереклек теләп
Хисан.
Р S. Иптәш Кунаевка адресланган хат ынны үзем белән алып барам
Кинәше- рбез әле безнең кайбер акыллы, гәпле яшьләргә укытасы иде аны
Кадерлебез Сәйфи!
Гасырыбызның җитмешенче елларына да, җиденче уннарына да килеп
кердек. Бу унны иҗади тынгысызлар хәлдә бергәләшеп, яңгырап яшәп
сигезенче унына керергә насыйп булсын!
«Казан утлары»ның 12 нче санын күргәнсеңдер инде. Яшьләр-
шагыйрьләр тирән ихтирам белән яратып, сокланып укыйлар сине
Шигырьләр «Саумысыз, дим, әй киләчәк яшьләр!» рәвешендә үзләренә
эндәшү белән башланып китүе, олы шагыйрьнең кечеләргә яхшы теләктә
булуы — игътибар итүе аларны да дулкынландыра, билгеле. Сиңа язган идем
дә. Аларны үзем белән Уфага алып барган идем Ләкин туйганчы күрешеп,
сөйләшә алмадык. Якында иркенләп күрешер!ә насыйп булсын. Уфага барып
җиткәч, иртәдә үк синең яныңа алып баруларын үтенгән идем. Ләкин яшьләр,
сине өзлектермәүне искә алып булса кирәк, баруны, синең белән күрешүне,
янына кереп чыгу белән генә чикләделәр. Хәлеңне сорашып торам. Инде
шаять шифаханәдән чыккансыңдыр. Сине дә. Мәгъфурәне дә өегездә
гөрләшеп яшәгәнегез хәлендә күрәсем килә минем.
Менә Исәнбәтнең дә бәйрәме үтеп китте Үзе анда, Уфада. Бу хәл шактый
уйландыра торган мәсьәлә Очрашканда сөйләшүләргә калсын. Уфадан
кайткач, Аккошка барып бикләндем дә җыентыкны тәмамладым һәм
Татнәшергә тапшырдым Ләкин бу гомеремдә бер тулырак күләмдә чытарга
тиешле китапны тынычландырганым юк: өстәү һәм кыскарту (кайбер
шигырьләрне төшереп калдыру) рәвешендәге эшләрдән тыела алганым юк.
Февральдә Гомәр белән Малеевкага барырга җыенабыз. Шунда гына
тынычлык табар ахыр бу җыентык.
Күрәсе килә, күрәсе, үзеңне күрәсе килә, Сәйфи.
Хат-диссертация турындагы үтенечеңне Гыйлемдар (Рамазанов) әйткән
иде миңа. Ул турыда тыныч бул.
12 нче санда Бубилар турындагы мәкаләне күздән кичергәнсеңдер. Яшь-
ләребез арасында әнә шундый зирәк галимнәребез бар. Казахстаннан
(Исәнбәт бәйрәменә) Нортазин (галим — С. К ) килгән иде Ул Мәгҗанны
танучыларның берсе, акыллысы. төплесе икән Кустанайда Майлин
бәйрәмендә синең белән бергә булуларыбызны сагынып искә алдык
Исән була күр. сау була күр, Сәйфи. Синең күпне күргән, кичергән
йөрәкнең ныклыгына инанабыз без
Үзеңә, Мәгъфүрәгә һәм балаларга самими сәламнәр белән Хәсәнегез.
28.2.70.
Малеевка Синен һәр хатың, Сәйфи, Тукай һәм Галимҗан абыйлар кебек
гүзәл гамь эчендә яшәүеңне, безнең чорның, безнең әдәби -ижтимагый
тормышның тынгысыз кыңгыравы хәлендә гомер итүеңне хәтерләтә. Бу
хатың да шундый
Олы буынның бер өлешен шәхес культы гарасаты төзәлә, терелә
алмаслык итеп имгәтеп үткән. Аларның иң кадерле идеалы иң хәерсез
обывательлек булып калган Имансыз бәндәгә әверелгәннәр. Аларның
җанына «денем очен түгел, көнем өчен» дигән гамьсезлек шайтаны оялаган,
күрәсең Ләкин андыйлар- ның бу халәте, имансызлыгы, Тукай әйтмешли,
«коеп куйган» гына түгел, ә тоеп туган яшьләрдә реакция, яхшы мәгънәдәге
реакция тудыра Яшь галимнәр алардан йөз чөерәләр, имансызларны «көне»
өчен генә яшәргә юнәлгәннәрне алмаштырырга әзерләнәләр. Мондый
яшьләрнең хәле җиңел түгел, әмма авырлыклар аларны чыныктырган гына
Имансызларның да һәм Генрих Гейнечә әйткәндә, аларга кәфен
тукучыларның да исемнәрен әйтеп үтүнең кирәге юк. Син аларны күрәсең,
беләсең. Без бу язда синең белән, әлбәттә, күрешәчәкбез бит Фатих абый
Кәримов турындагы борчылуларын һәм гамьсезләр турындагы борчулы
кайнар сүзләрең бездә менә шундый кичерешләр тудыра. Без сине аңлыйбыз,
Сәйфи: Әгәр дә син гүзәл гамьнәр накалыннан «азат» булсаң, яши дә алмас
идең.
Пушкин «Яшәсен кояш, яшәсен акыл!» дисә, безнең «Яшәсен гүзәл гамь!
Яшәсен гүзәл тынычлык!» диясе килә.
Алтайларның шалтай-балтайлары да ленинчыларда нәфрәт тудырырга
тиеш Егылганны — шифаханәдә яту хәлендә булганны кыйнау — гаҗәп
оятсыз әдәпсезлек Этикасызлык бит. Коммунистларның, чын
ленинчыларның бу хәлне күрмәүләре гаҗәпләндерә.
Син монда, Малеевкада, 49 нчы елдан бирле булганын юк икән. 21 ел дигән
сүз бит ул Минем хәл дә шулай 1931 елда Муса Жәлил белән бергә ял итә-итә
язып яткан идек~ Уйлап карасан. ана 40 ел инде Гомәр белән съездга кадәр
монда калырга уйлаган идек, урын да бар. алмадылар. Переделкинога
күчерәләр 5 иче мартта шунда китәбез. (Димәк, адресыбыз 22 нчс мартка кадәр
Передел- кинода.)
Табигатьнең барлык күренешендә, кояшында, һавасында, урманнарында,
сукмакларында ниндидер якты, җылы елмаю барлыгы сизелә, табигать зур
хәрәкәт башлануны, уяну, терелү көннәрен көтә. Сина да бу нәкь шундый
хәлне алып килсен Мәгьфүрә. тор инде. гор. Әкренләп йөри башла.
Йоматаудагы бөреләр, кар астындагы чәчәк бөреләре —кар киткәч тә килер
дип сине сагынып көтеп яталардыр. Безнең сезгә чәй эчәргә дә барасы бар бит
әле. Тор әйдә. Мәгьфүрә. күтәрел, күтәрел
Дачадагы Раилгә дә, башка балаларга да. үзегезгә дә сагыну сәламнәре
белән
Хәсәнегез.
Р S. Гомәрдән дә сәлам: «Син яза тор. 2—3 көннән мин дә хат язармын»,—
диде ул.
Рәсемдә (сулдан уңга) С и б г а г Хәким Сәйфи К у д а ш. Нәкый Исәнбәт. Хәсән Туфан һәм Әмирхан
Е ники 1964 ел
29.3.70. Москву, гост. Россия.
Кадерлебсз Сәйфи!
Съезд дигән тамашабыз да үтеп китте менә Барлык ваклыклары һәм
«эрс»ләре алдан билгеләнеп куелган рәвеш гә формаль хәлдә узды. Съездның
иң күңелле ягы бер-береңне күрү, фикер алышу, аралашу булыр дип унлаган
идем Ул да булмады. Бу шәһәр кебек олы гостиницаның горле катларына
таралабыз, эзләп таба алмаслык ерак ителеп таралыштык. (Шулай
урнаштырдылар ) Телефоннар аша гына аз-маз сөйләшкәләдек. Рәхәтләнеп
кара-каршы утырып фикер алышулар булмады Ыгы-зыгыга күмелеп яшәдек
Безнең ише олы яшь- тәгеләр өчен’ съездларга йөрүнең кирәге юк дигән
фикергә килдем Безнең кордашлар моны күшән төшенгән булганнар күрәсең
Мәскәүдә генә яшәгәннәр дә съездга бөтенләй йөрмәделәр Безнең өчен һәм
гомуми чын язучы өчен иң мөһим, бердәнбер мөһим нәрсә и жат. фәкать иҗат
игеп яшәү дигән иман тагын да ныгый төште.
Безнең быеЛгы беренче «съезд» синең дачаңда булыр дип язны щатланып
көтәм: өчәүләп (Гомәр. син һәм мин) сөйләшеп утырулар съездларга караганда
күбрәк нәрсә бирәчәк безгә
Миңа юлга чыгарга ун минут калды.
Икегезгә сәлам белән Хәсәнегез.
Хәсән туган!
Менә син кайтып киткәнгә инде әллә ничә айлар үтеп
бара да кебек тоела һәм сагындыра да башлады. Әгәр дә сине озатып җибәргәч
мин өйгә ялгызым гына кайткан булсам, бик-бик юксынган һәм ятимсенгән дә
булыр идем әле. Ләкин ул алай ук булмады. Мостай мине озатып куйды. Өйгә
кереп Мәгъфүрә. Мостай һәм мин өчәүләп, бик шәп итеп, иртәнге чәйне эчтек.
Шулкадәр самим һәм туганнарча сөйләшә торгач без, хәтта төшке ашнын
җиткәнен дә сизми калдык. Бер заман Мәгьфүрә чәй табынын җыеп аш табыны
хәзерли башлагач кына белдек без бу хәлне. Ашны бик иркенләп, озак итеп
ашаганбыздыр инде ахрысы Мостайның аштан соң ятып алу гадәте бар икән.
Ул йоклап торгач гатын да чәй эчәргә утырдык Менә шул вакыт аны эзләп
безгә Рауза килеп керде. Менә шул минутта без үзебезнең гафиллегебезне
аңладык Без әллә кайчан ук Раузаны чакырып алырга тиеш булганбыз икән
шул. Ләкин, чынын әйтим, монда гаеп бездә түгел. Монда Мостай үзе гаепле.
Чөнки аш ашап утырган чакта Рауза безгә шылтыратты Мостай иртәнге чәйгә
кайтмагач, ул аны эзләп төрле җиргә шылтыраткан икән Сезне аэровокзалга
илтеп куйган М. У Гәрәев ана «алар Сәйфи ага белән кайтып киттеләр» дигәч.
Рауза аны бездән тапкан иде һәм: «мине югалтма, мин озакламый кайтам» дип
тынычландырган иде. Күрәсен. ул озаклап калган. Шуңа күрә тегесе
тынычлана алмагандыр инде. Без бит әнә шул карчыкларыбызны һәрвакыт
булмаса да, борчылырга мәжбүр иткәлибез, туган. Әгәр дә без үзебез әз генә
булса да, алданрак борчылган чакта, карчыкларыбызга алай тынычсызланырга
да туры килмәс иде Ләкин аны без эш үткәч кенә төшенәбез шул. Мостай
иртәгесен Мәскәүгә китте. Ул инде анда озаграк булачак Мин аны бик нык
сагыначакмын Чөнки ул минем иң ихлас һәм ин самим сөйләшә торган
дусларымның берсе. Элек мин Хәбибулла мәрхүм Ибраһимов белән шулай
сөйләшә идем. Хәзер Мостай белән. Сине озаткан көнне мин нишләптер тагын
да салкын алдырганмын. Шуннан соң тагы да көненә әллә ничә тапкыр
аспирин эчереп йөдәтте мине Мәгъфүрә. Әгәр дә ул булмаса, мин бер генә
даруны төгәл эчә алмас идем.
Менә шул ятыштан өйдә ятып мин кичә генә башлап һавага чыктым
Башлап иртә белән чыгып репетиция ясадым. Ә кичкә инде үзәк китапханәгә.
Шәехзадә Бабичның 70 еллыгына багышланган кичәгә бардым Кичә ярыйсы
гына үтте. Ә. Харисов кайткан икән, җыелыш белән ул җитәкчелек итәргә
мәжбүр булды. Чөнки Союз җитәкчеләреннән беркем дә вакытында килмәде
Назар Нәҗми ярты сәгать соңлап, җыелыш башлангач кына килде Вакыт үтеп
баргач, башлап җибәрергә мәжбүр булдык. Баязит эчеп килгән, якын барып
булмый, аракы исе анкып тора иде Сәгыйть белән Баязит берничә яшь язучыны
ияртеп эчеп йөргәннәр һәм Сәгыйть— Баязитның әйткәнен язам, сәрхуш
булып егылып калган икән Менә без икебез дә карт кешеләр. Син дә. мин дә.
хәзер алласызлар Ә элек кешеләр мәчеткә исереп баралар идеме? Мин үз
гомеремдә андый хәлне күрмәдем Хәзерге театрлар, сәнгать сарайлары,
китапханәләр безнең хәзерге иң саф, иң изге һәм хөрмәтле мәчетләребез. Мин
бу урыннарга кешеләрнең исереп — сәрхуш булып килүләрен башыма
сыйдыра алмыйм Җитмәсә тагын Шәехзадә Бабич кебек шигырь пәйгамбәре
булган бик аек бер шагыйрьнең хөрмәтле кичәсенә эчеп килүне намусым да.
вөҗданым да кабул итми Җитмәсә тагы үзеңнең исереклегең кебек, яшь
язучыларны да шундый түбән дәрәҗәгә төшереп тәрбияләр һәм аларга шунда
әшәке үрнәк булуны мин. Бабич алдында да. совет җәмәгатьчелеге алдында да
зур гөнаһ бер эш иттереп карыйм Бу бер.
Икенче — кемнең доклад сөйләячәген һәм кемнәрнең истәлекләр
сөйләячәкләрен мин китапханәгә баргач кына белдем. Бу хакта инде китапханә
җитәкчеләре, әлбәттә Союз белән сөйләшкән булгандыр инде, алдан чара
күргәндер, дип уйлыйм. Докладны университетта татар әдәбияты укытучысы
Вазыйх Исхаков ди1ән кеше сөйләде. Ул акыллы гына, җитди генә бер егет Ул
үзенең докладында, әлбәттә, элек матбугатта игълан ителгән материалларга
таянып, Бабичның казакъ шатыйре Абай тәрҗемәләре аркылы Пушкин һәм
Лермонтовларны белүен әйтте. Бу, әлбәттә, дөрес. 15 яшьлек Бабич, әлбәттә.
Пушкиннарны Тукай һәм Абайларның тәрҗемәләре аша гына белгән әле ул
чакта (191G—-1911 елларда) Ул Пушкин һәм башкалар турында, әлбәттә.
«Галия»нең соңгы елларында гына, бигрәк тә анда Галимҗан Ибраһимов
әдәбият укыта башлаган елларда гына яхшылап белә башлагандыр.
Докладчы соңгы сүзләрен әйтү белән үк. кызмача Баязит сикереп торды да
Исхаковка отпор бирде Менә Баязитнең шул звоногы, үзе белән эчеп йөргән
яшь шагыйрьләргә бик тиз барып җитте. Шунда ук президиумга «нишләп сез
17.1 1965. Уфа.
баш
корт шагыйре турында татардан һәм татар телендә доклад ясатасыз9» дигән
а нонимка килде
Әлбәттә, доклад башкорт телендә булса яхшырак булыр һәм милләтче
элементларда укалар кузгатмауга да яхшы булган булыр иде Исхаковнын мәка-
ләләре башкорт телендә була. Хәтта Бабич турындагы хикәяләре дә башкорт
телендә иде Шулай булгач инде мин анын доклады да башкорт телендәдер дип
уйлаган идем Истәлек сөйләүчеләрдән элекке «Галия» шәкертләре Касыйм
Гыйрфанов белән Мәгъдән Мәһдиевләр дә татарча сөйләделәр Тик мин генә
башкортча сөйләдем Харисов башкортча ачты һәм алып барды Гомумән кичә
һәйбәт булды. Истәлекләр бик матур булдылар
Тик менә шул югарыда әйтелгән хәлләр кичәгә һәм минем күңелемә күләгә
төшерделәр. Чынын әйткән чакта Бабич бит гомер буе татарча язган бер
шагыйрь Хәтта ул бит әле башкорт милләтчеләре оясына барып кергәч, чеп-чи
милләтчелек рухында һәм татарга дошманлык рухында язган шигырьләрен дә
татар телендә язды. Аның соңгы китабы гына башкорт телендә басылган
Сәгыйть Агишның әйткәне чын булса, аны татарчадан башкортчага тәржемә
итеп чыгарганнар икән. Ләкин мин аңа ышанмыйм Башта ук ул Бабичнын үзе
тарафыннан шулай башкортча язылгандыр Чөнки 1918 елның урталарында
(июльдә) Чиләбе шәһәрендә чыга торган «Башкорт» гәзитәсендә Бабичнын
ураза бәйрәме уңае белән башкорт телендә басылган бер шигыре бар
Менә син киткәннән бирле өйдә яткан бер кешенең беренче мәртәбә һавага
чыккач алып кайткан тәэссоратлары шулар. Әхнәф Харисов белән кичә
Урманче турында сөйләштек һәм иртәгә обкомга керергә сүз куештык Анда
кереп сөйләшү белән үк, нәтижәсен якын дус Урманчега язармын Күрсәң
шулай әйт Телефоны булса шалтыратып сәламемне тапшыр
Мәгъфурәдән дә, үземнән дә туганлык сәламнәре белән:
Сәйфи.
Гомәргә, Фатихка. Габдрахманга сәлам әйт
26. VI.1965 Йоматау
Кадерле Хәсән туган!
Фрунзега Туктагол Сатылганов юбилеена китәр алдыннан язган хатыңны
алган идем һәм сиңа күңелле һәм илһамлы сәфәр теләп калган идем инде
Өченче көн врачка күренер өчен Уфага кайткан идем Көтмәгәндә Әсгать
Мирзаһитовны күрдем Ул безгә килеп Кыргызстан хәбәрләрен сөйләп, алып
кайткан күчтәнәчләрен тапшырып китте Менә шул. мин. хатыңда ялан
планыңа карап: «Хәсән Фрунзеда калгандыр әле. чөнки Кыргызстанны күбрәк
күрергә һәм белергә теләге бар иде анын». дигәч ул:
Юк. бергә кайттык, ул хәзер Казанда, дип болай кайтуның сәбәпләрен
сөйләп алып китте. Булмаса, бу хатны мин сина июль башларындарак язармын
дип тора идем әле
Шуның өстенә кичә «Йолдыз» журналының (казакча) редакторы акын
Сырбай Мауленовган хат алдым. Ул Бөембөт Майлиннын юбилее 5—10
июльләрдә Кустанайда булачагы турында хәбәр итә һәм безне дә чакырачак-
ларын белдер,» Менә шул турыда да эшкәртеп куйыйм дидем үзенә Кәефем
начар түгел. Әгәр дә чакыра калсалар (хәтта чакырмасалар да) тәвәккәлләп
барырга исәпләп торам Чөнки моннан сон саулыкның һәм мөмкинлекләрнең
ничек булачагын, алдан белеп булмый бит. туган. Мин гадәттә, гомер буена,
зур өметләнеп, эшләрнен ал да гөл булуын алдан көтеп яшәр) ә өйрәнмәдем 1
адәггә эшләрнен күләгәле якларын элек уйлыйм. Шунлыктан, мина килгән
шатлыклар һәм бәхетләр көтелмәгәндә килеп чыккан кебек булалар Шуңа күрә
дә мин алар белән шашмыйм да. исермим дә. Хәзерге яшьтә һәм саулык белән
шулай эшли һәм яши алгач зур бәхеткә саныйм Бүген Мәгьфүрә белән дә шул
хакта
л-■шеи алдык _
Әгәр дә бара алсам һәм бара калсам. Кустанай!а инде синен белән
икәүләшеп барыр! а дип. бик нык ышанып торам Чөнки минем өчен.
Кустанайга барып, тагын да бер кабат яшьлек эзләре буенча атлап үтүгә,
моннан да уңайлы очраклылык йә булыр да. йә юк.
Шуның өстенә безгә язмышы белән дә, ижагы белән дә Бәембәт
Маилиннан да якын кеше юк анда Без бит ул оядан канат кагып, киләчәккә
карап очкан һәм максатларга карый атлаган «гуышкан»нарбыз
Әгәр дә. ризык булып. Кустанайга бара калсак, жулдастар белән очрашкач
та. үзебезнең теләкләребезне әйтеп куярбы» Әгәр дә Сабит Моканов
Кустанайга килә калса, анын белән бергә йөрербез Чөнки ул үзе Кустанай
тирәсендә йөрергә
теләге барлыгын язган иде. Ул мотлакан килер. Чөнки ул бит Бәембәт туеның
комиссия председателе.
Бәембәтнең ике шәриге, ике кордашы һәм табакташы катнашу —аның
тантанасы өчен бик-бик күңелле хәл булачак Аннан соң Бәембәтнең карчыгы
Гөлҗамалта да килергә вәгъдә биргән идем. Анда баргач нәрсә сөйләү һәм
Бәембәтне ничек сагыну турында әйтәчәк нәрсәләр хакында очрашкач сөй-
ләшербез.
Мостай белән Наҗар минем дача күршеләрем булачаклар. Мостайга казык
кактык инде.
Башка хәлләр, хәбәрләр һәм язарга теләгән нәрсәләр турында икенче
хатларда язармын Очрашкач сөйләнер. Теге милләтче карт татар рабо -
тникларына яла ягып, тагы да әшәке рәвештә ЦК га хат язган. Күргәч
сөйләрмен.
«Татар совет әдәбияты» рус телендә чыккан икән. Укып ятам. Гарәп
классик әдәбияты турында бик кызыклы бер әсәр укыдым инде. «Русские
поэты» дүрт томлыгының беренче томы килде. Шуны укый башладым. Ярый,
хәзергә хуш. Гомәргә, Сибгаткә, Әпсәләмгә һәм Афзалга сәлам әйт Икебездән
сәлам белән, сагынып: Сәйфи.
Кустанайга бару турында фикереңне көтәм.
Син яраткан ике чәчәк жибәрдем.
25.VIII.1965. Уфа.
Хәсән!
Мин инде син кайтып китү белән үк бер хат язган идем, алгансыңдыр. Үзем
соңгы көннәрдә, һичбер көтмәгәндә, ангина һәм радикулит белән берьюлы
җәфаланып яттым. Чөнки өзлексез яңгырлар үзәккә үттеләр.
Бер мәртәбә врачка килеп киткән идем инде, бүген менә Мәгъфүрә белән
тагын да килеп җиттек Әле менә врачым сәгать 2 дә генә кабул итә икән. Шул
араны файдаланып, кайбер дусларга кыска гына булса да хат язарга утырдым.
Уфада артык хәбәрләр юк Гафури көннәрен үткәреп җибәрдек. Мостай
дача эшләре белән йөргән чакта дачага кереп хәл белеп чыкты. Мин түшәктә
ята идем һәм сөйләшергә тамагым да бик авырта иде.
Бу арада авырудан башка бернәрсә дә эшләмәдем. Тютчевнең ике томын
яңадан бер укып чыктым икән. шул.
Менә берничә фото җибәрәм Искәндәр дә Кустанайда төшергән кайбер
рәсемнәрне җибәрергә жыена. Өйрәнчек нәрсәләр генә инде, әлбәттә Ниш-
ләтәсең, кулыннан килгәне шулкадәр генә булгач.
Синең үрмәле гөлләрен үсәләр Аларны көзгә яки язга үзеңә бүләк итеп
бирербез инде.
Агишның, миңа бик ачуланып, сүгеп йөрүен сөйләделәр.
— Туфан белән дус идек. Сәйфи Кудаш араны бозды,— дип әйтә, ди.
Белмим, без синең белән беркемнең дә гайбәтен сөйләмәдек Агиш турында
да сүз булмады Чөнки үзең Уфага килгәч тә: «беркем белән дә очрашырга
теләмим, мин килгәнне беркемгә дә әйтмәгез» дип Мостайга искәртү ясагач,
мин беркем белән дә очрашу мәҗлесләрен ясамадым шул. Әгәр дә ул чын
дуслык дигән нәрсә була икән, аны шайтан да. иблис тә бозарга мөмкин түгел
бит Шуңа күрә дә мин моңа Агишның гадәттәге бер ваклыгы, дип кенә
карадым. Балигъ булыр өчен яшьнең 60 ка җитүе шарт булмый икән шул
туганкай, диюдән башка нәрсә әйтә алмыйм.
Казанда нинди яңалыклар бар? Поэзия турында нинди әңгәмәгә хәзер-
ләнәсез?
Мәгъфүрә сәлам язарга куша.
Гомәргә сәлам әйт.
Булмаса, көзгә Гомәр белән килеп китегез. Рәхәтләнеп, бер чеңгелдәшеп
утырыр идек. Хәзергә шул. Күрәсең, хат болай гына языла.
Сагынып: Сәйфи.
12.XI. 1965.
Синең авыруын турындагы хәбәр йөрәккә кереп утырды да. нәкъ, кечкенә
генә, ләкин бик үткер тешле кара тычкан кебек, бертуктаусыз кытырдатып
кыра да тора.
Әгәр дә син бер нәрсәне, бер хәлне, бер вакыйганы, ничек булганын ачык
белмәс.)ц. ул сина тынычлык та. тынгылык та бирми, борчый да тора Син. үз
хыялын белән ул эшне үзеңчә фараз итәсең. үзенчә аны ә ллә нинди
кыяфәтләргә кереп бетәсең. Менә синең авыруыңны белгәннән бирле мина яңа
бер авырх өстәлде. Әнә шул авыру минем йөрәгемне һәрвакыт чеметеп, тырнап
һәм әрнетеп кенә тора. Мин синен белән бергә авырыйм
Мөнҗиянең әйтүенә караганда син хәзер өйдә булырга тиешсең Шулаймы
икән? Өйдә я (асынмы икән? Өйдә син дәвалану тәртипләрен бозып, авыруны
көчәйтә торган нәрсәләр эшләмисенме? Күз белән шаярырга ярамын Мин анын
белән җәфаланган кеше түгел. Ләкин карамыйча, күрмичә һәм үз кулларын
белән гәзитә һәм китап тотып укымыйча тору, әлбәттә, бик-бик авырдыр инде
ул. Мин аны күз алдына китерөм дә. тоям да Ләкин нишлисен бит. шундый хәл
килеп туган һәм факт хәленә әйләнгән икән, аны җиңәргә. төзәтергә кирәк
Монын өчен үзенне күп нәрсәләрдән вакытлыча мәхрүм итәргә дә мәжбүр
булырсың Моңа да түзәргә һәм киләчәк өчен, чыдарга кирәк Бигрәк тә
дәвалануга зарарлы нәрсәләрдән саклана күр инде, туганкай Врачларны тыңла
һәм балаланма Авыруны җиңәр өчен үзеңне дә кызганмаска кирәк Вакытлы
мәхрүмлекләрне җиңәргә көчең җитсә, авыруны җиңәсең, минемчә Син бик
зур бәхегсезлскләр вакытында үзеңне тота белгән кеше бит. Бу очракта да егет
булып калырсың, дип ышанам.
Без шулай яшәп ягабыз. Авыргалап та алабыз Тагын да торып китәбез.
Көндәлек эшләрдән бушап булмый. Дачага барып кайтабыз Укыйм Хатлар
язам.
Кустанайдан хатлар алам. Ике күңелсез хат килде. Теге, безне кунакка
килеп алган элекке шәкертем Куйжыгул Туктауловнын улы вафат булган.
Соңра минем «Яшьлек эзләре буйлап» та исемсез генә язылган бер яшь акын
бар иде. Шул фаҗигале рәвештә үлгән. Хатыныннан хат алдым. Яңа елдан
Кусганайда казакь телендә гәзитә чыга башлый. Теге облисполком секретаре
Сәет Абдибиков яза
Алма-Атада минем китабымны казакчага аударып беткәннәр һәм производ-
ствога тапшырганнар. Татарчасыннан да. башкортчасыннан да яхшырак-тулы-
рак итеп чыгарабыз, дип язалар. Гөлсем ханымнан хат алдым Анын Галимҗан
абзый турындагы истәлеген «Дружба народов» журналында кабул иткәннәр.
Ләкин Галимҗанның Тукайга карашы һәм яңалифкә карашы турында өстәп
язарга кушып, үзенә кире кайтарганнар
Үземнең Бабич турындагы истәлекләрне документаль хикәя итеп кабул
итүләрен һәм яратуларын язган идем. Хәзер аны калган материаллар белән
тулыландырып, аерым ки ran хәлендә чыгарыр өчен Казанга жибәрмәкче
булып горам
Уфа хәбәрләрен күп белмим. Мостай Италиядә йөреп кайтты. Килеп
утырырга вәгъдә иткән иде. һаман килеп чыкмый әле
Икенче томны тапшырдым. Әгәр дә жәй коне булса, яшьлек эзләре буйлап
тагы да Кустанайга китәр һәм «Тургай даласында» дигән китабымны язар идем
Чөнки эзләгән кешеләрнең адресларын таптым Хәзер анда барасы гына калды
инде.
Без сиңа. Бәхги Гайсишгың синең сүзләреңә язган җырын жырлый-жырлый
телеграмма да җибәргән идек, алгансыңдыр инде Әле дә менә Фәридә радиода
җырлый Мин аны тыңлый-тыңлый хат язып утырам. Хәзергә менә шу г Мәгъ-
фурәдән дә. үземнән дә барчагызга да сагынычлы сәлам белән кочаклап Сайфи.
Чынлап дәвалан һәм саклан!
28l XII1965
Хәсән!
Бүген менә бер китап жнбәрәм. Аны син мотлакан укып чык Үкенмәссең
Бүген Гомердән хат алдым Ул синең күзләреңнең элеккегә караганда да ях-
шырак күрә башлавын язып бик шатландырды. Ләкин кара, күзем һәйбәтләнеп
китте, дип күзне сукырайта торган нәрсәләргә бик төбәлеп карама һәм андый
нәрсәләрдән тыел
Безнең шигырь бәйрәме бик яхшы үтте. Күпчелектә яхшы шигырьләр яң-
гырады Шуның белән бергә артта калган тыңлаучыларның зәүкына карабрак
сөйләнгән нәрсәләр һәм сөйләгән кешеләр дә булгалады. Үзеңә сер игеп кенә
әйтим, без ике китап хәзерләп ятабыз. I) «Тукай Башкортстанда» дип агада Ул
Тукай турындагы мәкаләләрдән, шигырьләрдән һәм башка нәрсәләрдән гора
Юбилей көненә чыгарачакбыз 2) «Г. Ибраһнмов Башкортстанда» булачак Аны
да шулай ук 1%7 елда Галимҗан абзыйның юбилеена чыгарабыз
Тиз көндә тагын бик мөһим бер китап җибәрермен. Ул китап чыкканы юк
әле. мин аны укып ятам. Ләкин ул китап турында доносчылар югары
урыннарга язганнар инде Чөнки китап татар һәм башкорт халыкларының һәм
башка төрле халыкларның үзара культура һәм әдәби мөнәсәбәтләре турында,
бик нигезле һәм чын мәгънәсендә гыйльми итеп язылган. Әсәрдә татар
культурасының һәм әдәбиятының башкорт әдәбиятын барлыкка китерү
юлында иткән йогынтысы турында сүз бара. Бу халыкларның тарихи
дуслыкларын данлыклый. Ә менә кайбер кешеләрнең шуңа эчләре поша, шуңа
үтләре сытыла Бу китап берәүнең докторлык диссертациясе. Мин шул китап
турында гәзитә битләрендә берәр сүз әйтмәкче булам.
Хәзергә шул.
Тагын да Яңа ел белән! Сәйфи Кудаш.
12.02.66.
Уфа.
Хәсәнем!
Бүгенге кичке почта синең 66 елның өченче февралендә язылган
табышмаклы хатынны китерде. Хатында аерым-аерым туктала торган
мәсьәләләр бар. Мин әле сиңа үземнең Украинага Павлоиың юбилеенә барып
кайтуым турында бик озын хат язарга җыйнала идем. Менә бу табышмаклы
хатың килеп төшкәч, ул хатыңны икенче нәүбәткә калдырып, шушы юлларны
язарга кирәкле таптым. Табышмакны дөрес чишкәнменме? Киевтән кайткач
мин сиңа һәм Гомәргә ике тапкыр шылтыраттым Ләкин өйдә туры китерә
алмадым. Соңгы шылтыратуымда инде Гомәрне өйдә таптым. Син инде
Оренбургка киткән булып чыктың.
Мин Киевкә авырып, иреннәрем кутырлаган хәлдә чыгып киткән идем һәм
шулай чабырткан иреннәр белән йөреп кайттым да. Мин дә. нәкъ синең кебек
бит Андый шау-шуларны бик дулкынланып каршы алам һәм бик арып, тәмам
йончып, хәлдән таярдай булып үткәрәм. Киевкә мине. 27 нче январьда булачак
юбилейгә 10 нчы январьда чакырганнар иде. Иң элек, нәкъ ун көн буенча,
барыргамы-юкмы? дип борчылдым. Чөнки авырып өйдә яга идем һәм һәр көн
укуллар ала идем. Шул ун көн буенча тәмам эштән чыктым Ә Мәгъфурә:
теләсәң нинди язмышка очрасаң да бар. Бу бит инде дүртенче тапкыр рәсми
рәвештә чакырулар. Әллә нәрсә уйларлар. Павло Григорьевич белән Лидия
Петровнадан яхшы түгел, дип үгетләргә һәм юл нәрсәләре хәзерләргә кереште
Шуннан сон. ни булса булыр, тәвәккәл, дип 20 сендә барачагымны белдереп
телеграмма бирдем Ярар, бу хакта киләчәк хатта язармын. Менә әле дә кәефнең
күге болытлы. Бик арып һәм йомшарып кайттым. Кайткач тагын да иреннәрем
чабырып чыктылар Температура булгандыр ахрысы. Чөнки мин
температурамны үлчәмим.
Казаннан Муса юбилеенә чакыру кәгазе алдым. Чынын әйткән чакта, мин
чакыру көтми идем Чөнки Мусаның яшьтәшләре һәм җитәкче язучылар бар
Аларны чакырырлар дип тора идем Кәгазь килгәч бераз аптырабрак калдым.
Җитмәсә тагы Наҗарны чакырмаганнар да икән әле Сәгыйть инде ул Муса
турында китап язган кеше, бергә укыганнар да. Шуңа күрә ул үзен барырга бик
хаклы саный, диләр. Шәриф Камал юбилеенә ул бармыйча мин барган өчен.
Союзга барып шаулап йөргән. Мин мондый нәрсәләрне бер дә яратмыйм һәм
дәгъвәләшмим дә. Ә кайберәүләр шундый нәрсәләрне бик ямьсез
интригаларга, гайбәтләргә корал итәләр. Мин гайбәт һәм интрига иҗат итә
торган кеше түгеллекне үзең бик яхшы беләсең. Ач тамагым — тыныч
колагым! Синең белән Кустанайга барып кайткач та бик нык гайбәт сөйләүче
«дусилар булдылар. Алла сакласын! Мин андый нәрсәләрне бик авыр күтәрәм.
Саулыгыма зарар килә. Эшемә зыяны була.
Казанны да, дусларны да бик сагынган идем. Мусага инде мин болай да бик
яхшы һәм туганнарча карыйм Үземнең шигыремдә ул бик ачык әйтелгән
Мусаның миңа язган хатларын Газига тапшырдым Алар эшкә бәйләнешле
хатлар гына.
Боларны үзеңә генә язам. Гомер булса, саулык рөхсәт итсә Тукай бәйрәменә
барырмын Ә аңа кадәр бер күрешербез әле. беләсеңме9 Без апрель башында ук
дачага күчәбез — Мәгъфүрә белән Син майда Дим ташкыннары басылып,
тугай яшәргәч, сандугачлар сайрый башлагач бер килеп кит безгә Мин сине
Бабич белән йөргән юллар белән йөретеп, күрсәтеп чыгармын, ярыймы9
Икебездән дә, балалардан да — барчабыздан да сиңа иң изге фатихалы
теләкләр һәм туганлык сәламнәре белән: Сәйфи.
Гомәргә сәлам әйт
Бик чәнчешеп үткәч үзәгемә. Сабырларым беткәч
түзәремә. Йөрәгемне ачып карадым - Ышанмыйча торам
күзләремә. Чьи армадым санап исәбенә Андагы ук. энә.
яраның..
Нинди тешләр шулай талагандыр. Кандай телләр энә
кадагандыр. Кемнәр агулы ук аткандыр9 Боз безләре ясап
керфекләрен. Бөркелдереп агулы үтләрен Кемнәр шулай
чәнчеп баккандыр9.
Усал куллар салган чаралары Дәвалар!а таптым
дәвалары: Бик килеште халкым мәхәббәте. Тик юк икән
әле дару жирдә. һәм дәвалап булмый икән бер дә Дуслар
теле салган жәрәхәтне
1965.
14. VII. 1968.
Уфа
Хәсәнем һәм Гомәрем!
Икегездән дә хат алгач байтак көннәр үтеп китте. Шигырьләрем басылган
гәзитне җибәргән идем, әлбәттә, алгансыздыр инде, ышанам Мостайга сездән
хат алганлыгымны әйткән һәм сәламе) езне тапшырган идем Бер көнне хат-
ларыгызны аңа да укып бирим әле. дип барган идем дә. булмады, алар Келәшкә
ки скәннәр икән. Берничә көннән соң. малай, минем барып йөргәнне сизгән
кебек, үзе килеп житкән һәм:
-- Кая. тегеләрнең хатларын укыйк әле. дип ымсынып тора. Укыды Сезнең
хатларга кушып тагын Ташкенттан һәм Алма-Атадан килгән хатларны да укы-
ды. Ул гына җитмәсә, язылып бетмәгән һәм язылып га. үзем дөньяга
чыгармыйча каклатып. чыныктырып яткыра торган берничә (бик авыр)
шигырьне дә укыдым Алар турында Мостай:
- - Боларны бездә басмаслар, ә Мәскәү басар, диде.
Бу арада үзем аякка киез итекләр киеп булса да ихатада йөрим Элек җәйге
эссе көннәрдә аякларына киез итек кигән кешеләрне күрсәм.
- Эшлексез, ялкау һәм кышлыксыз, дип китә торган идем Менә хәзер рем
жәй аягыма киез итек киеп тә җылыта алмыйм «аякларга кан бармый, тамыр-
ларда спазма» диләр врачлар. Нәрсә тартынган инде ул канга, түбән габа гына
агарга да минем аякларны җылытырга кирәк иде. ахмаклар' Шулай булса да
моңа мин ышанмыйм. Ә менә аяк өстендә озак басып горганнан-йөргәннән сон.
дөньяның асты-өскә килеп, башым әйләнеп китә Бусына ышанам Басып торган
чакта йөрәк башка канны илтеп җиткерә алмый, ә килеп яткач, кан агышы үзе
мигә кинә) бәреп керү белән, баш әйләнеп китә икән. Ләкин мин боларга
гадәтләнгәнмен инде Ә менә Мәтъфүрә белән 51 ел яшибез инде Анарда булган
бер хәлгә гадәтләнә һәм күнегә алмыйм һаман анык авырганын яратмыйм Юк.
алай түгел. Аны авыру итеп күрәсем килми Минем ул һаман да йомгак кебек
йомарланып, туп кебек тупылдап йөреп кенә торырга тиеш. Ул уфылдамасын
да. сулкылдамасын да. йөге якты, сүзе татлы, өстәле сыйлы, кочагы җылы гына
булсын! Ә ул гел генә шулай булып тора алмый башлады хәтер Еш. йөрәге
чыгырыннан чыгып, ятып ала. Әллә нинди укуллар ала торгач, беләкләрен кара
яндырып бетерделәр инде бичараның. Менә аның авыруын авыр кнчерә.м мин.
туганнар Үземнеке үзәгемә үтсә до. өзелмим, йөгенмим, егылмыйм, сыгыл-
мыйм. һаман кыймылдыйм да кыймылдыйм!
Гафу итегез Бу хатны мин бит сезгә үтебезнең гаилә мәмләкәтенең дәхиле
эчке хәлләрен сөйләр өчен түгел, бәлки шушы арада «Казан утлары-
журналында укыган бер истәлекнең йөрәгемә салган җәрәхәтенә түзә алмыйча,
җанымның сөрән салуын ишет герер өчен яза башлаган илем бит мин
Чынын әйтәм, мин ул истәлекләрне нәфрәтләнеп укыдым. Әле генә доктор-
лык диссертациясе яклаган бер галимнен шундый җиңел караштан чыгып,
өйрәнми. тикшерми, чагыштырмыйча Бәширинең баштанаяк, алдаудан һәм
үзен зурайтып күрсәтергә тырышудан гыйбарәт булган тыйнаксыз язмаларын
журнал редакциясенә басарга тәкъдим итүе гафу ителерлек түгел, туганкайлар!
Хәзерге чорда, аерым авторның аерым әсәренә караганда, мемуар язмаларын
чыгару эшенә ныграк игътибар итәргә кирәк. Чөнки аерым әсәр — ул бер
авторга гына яки файда, яки зыян китәрәчәк Ә мемуар әсәрләрдә җибәрелгән
хаталар һәм бозулар алар бөтен милли әдәбиятның тарихына, аның зур
кешеләренең биографияләренә зарар китерәләр. Неужели Казанда шуны гына
аңлаучы галимнәр, редакторлар һәм рецензентлар юк икән9 Бәширнең ул
истәлекләре татар һәм башкорт халыкларының культуралары —әдәбиятлары
өчен бик кадерле булган Тукай. Гафури, Галимжан, Бабич һәм башкаларның
тәрҗемәи хәлләрен бозып күрсәтә. Бәшири, әлбәттә, үз таланты, көче, хезмәте
белән татар культурасына заманында үз өлешен керткән язучы Ләкин ул татар
әдәбиятының үзәк баганалары. матчалары булган Тукайлар, Гафурилар.
Галимҗаннар. Әмирханнар түгел! Ул иҗаты белән дә. татар иҗтимагый
хәрәкәтендә, иҗтимагый фикер-аң үстерү эшендә, көрәшендә дә югарыда
әйтелгән мөхтәрәм затлар уйнаган актив рольне уйнамады, уйный алмады
Шуның белән бергә ул алар белән актив аралашып та яшәмәде һәм табакташ
та, кабакташ та була алмады. Ә ул үзен менә шул кешеләр белән очраклы
рәвештә генә, 10—15 елда бер килеп очрашуны, җан дусларга әйләндереп
тасвирлый Хәсән, син беләсең, аның шигырьләре Галимҗанның «Яңа
әдәбият». X. Искәндәревнең «Белек йорты» хрестоматияләрендә дә юк
Галимҗан анын шигырьләрен аһәнсезлеккә. кытыршылыкка мисал итеп кенә
китерә иде бит Аның бу истәлекләре безгә бик мәгълүм: кырыгынчы елларда
мин аны үзем яздырта башладым Азактан, үземә рецензиягә биргәч, (Гафури
турындагы җыентыкка кертер өчен), мин аларның дүрттән., өлешенең ялган
икәнлекләрен ачтым һәм дәлилләр белән беркетеп, нәшриятка бирдем.
Шуннан соң аларны нәшрият кире какты һәм үзенә кайтарып бирде. Менә
шуннан соң инде ул мөгезсез сыер кебек, Казанга барып интрига куертып
йөрде-йөрде дә, без забраковать иткән кулъязмасын зур бәя белән анда эшкә
ашырып кайтты
Мин соңгы елларда Тукайлар, Гафурилар, Галимҗаннар. Бабичлар турында
язылган бик күп хатирәләрне укыдым. Гәзитә-журнал редакцияләре өчен
шуларга рецензияләр язып, бик күп ялганнарны — фашлап калдым Булмаса,
бездә хәзер Союзлар янында «мемуаристлар» секциясе төзергә була иде инде.
Шул турыда мин зур мәкалә язарга җыенып килә идем һичбер көтмәгәндә
менә, без Уфада ялганлыкларын ачып юкка чыгарган «истәлекләрне»
журналда бастырып чыгардылар Мин хәзер бәзен ачуларым,
сабырсызлыкларым кайнап, «Казан утлары» журналы битләрендә басылган
«көлҗәмнәр» турында комментарийлап. 40 битлек хат яздым Хәзер инде мин
элек җыйналган материалларны да туплап, гомуми бер мәкалә рәвешенә
китермәкче булам Ләкин мәкаләнең төп нигез материалы Бәширинен «Казан
утлары»нда басылган ялган истәлекләре булачак.
Мин бу мәкалә-хатымда ваксынмыйм, шәхси мәсьәләләргә кагылмыйм.
Бәлки, Бәширинең истәлекләрендә тыйнаксыз рәвештә бозылган фактларны
конкрет дәлилләр белән беркетеп кенә язачакмын. Әгәр дә мәсьәләне шул
көенчә калдырсак. әдәбиятчылар ул ялз аннарны. бозуларны «саф алтын» итеп
кабул кыйлачак- лар Чөнки гарәп хәрефе белән чыккан иске әдәбиятны,
матбугатны укый алмаган яшьләр генә түгел, хәтта яшь галимнәр, революциягә
кадәрге татар әдәбияты тормышын белмиләр Аларга нәрсә сөйләсәләр, нәрсә
язсалар, шуны кабул итәләр Киләчәктә яшьләр өчен дөрес хәлне аңлау бигрәк
тә мөшкелләнәчәк Шуңа күрә дә безнең кебек шул дәверне үзе күреп, татып,
укып, кичереп һәм җәфаланып белгән язучылар, хәзер ул дәвернең Галимҗан
агалар үзләре язып калдырырга өлгермәгән әдәби тормыш процессларын
бозып күрсәтүчеләргә каршы отпор бирмәсәк, ул ялганнар, хакыйкый хәл
булып китәчәкләр.
Элек авылда тәлинкә юк иде Ашны барыбыз да бер зур табактан бер
табынга утырып ашый идек. Шул табынның түрендә баш булып безнең дәү әни
Кайдәфә карчык утыра иде. Әгәр дә берәр комсызланып, кашыгы белән башка
кешенең алдын капшалый башласа, дәү әни: «комсызланма, кеше ризыгына
кул сузма! дип кашыгы белән теге кешенең кулына, «шак!» иттереп кундырып
ала иде.
Минемчә, хәзер без үзебезнең әдәбиятыбызда комсызланып, кеше
алдындагы ризыгына кашык сузучыларның кулларына сугучы әдәби дәү
әниләр, дәү әтиләр булырга тиешбез!
Йе. әйтегез, шушы әдәби жинаятькә түзеп, дәшми калыргамы, яки ялган-
чыларның кашыкларына сугаргамы? Хат көтәбез
Сагынычлы сәлам белән, икегезне дә кочаклап Сәйфи.
Мос т ай Мәскәүгә сессиягә китте. Аннан безгә киләчәк төрек язучысын
каршылаячак
21. VII1968.
Уфа.
Хәсән!
Мин сезгә — Гомәр белән икегезгә бер хат язган идем. Алгансыздыр да —
әллә бу Сәйфи акылдан шаша башлаган микән? дип куйгансыздыр инде Ләкин
мин акылдан шашарга җыенмыйм әле Барлы-юклы акылымнан һаман да.
культурабызның тарихын, әдәбиятларыбызның тарихларын һәм аларнын бөек
кешеләренең биографияләрен, тормышларын бозып күрсәтергә тырышкан ач
күзләргә, ялганчыларга каршы көрәшергә багышлыйм Ялган истәлекләрдән
торган китапны әдәби эшкәртеп дөньяга чыгарырга юкка көч түккәнгә Гали
Халитка 40 битлек хат язган идем. Мондагы егетләргә укыгач шаккаттылар
һәм: «хат язма, кайтадан эшләү булса да мәкалә итеп яз. теләсәң журналда
чыгартырбыз. дигәч, хатны архивкә ташладым да. мәкалә яза башладым Менә
күрерсез әле кемнәр ничек үзләренең барлы-юклы хезмәтләрен Тукайлар.
Гафурилар, Галимжаннар һәм Бабичлар пьедесталенә мендерергә
тырышканнар Хәтта хәзер зур язучылар саналган кайберәүләр (Казанда һәм
Уфада) Бабич һәм Гафури турында ялган «хатирәләр» язалар
Хәсән, беләсеңме, синең җыр текстларыңны әлегә чаклы Фәридә белән
Бәх- ТИТ8 тапшыра алмый торганга бик борчыла идем Алар өченче көн
гастрольдән кайтты 85 концерт биргәннәр, планны һәрьяклап тутыргач
филармониягә 10 мең саф файда алып кайтканнар Кичә безгә дачага килделәр
Мин алар белән Уфага кайтып папкаңны аларга кочаклатып җибәрдем Димәк,
өстән бурыч төште Кәефләре бик һәйбәт Сиңа бик-бик күп сәлам язарга
куштылар Ләкин безнең күкләр тыныч һәм шат түгел. Мәгьфүрәнең саулыгы
начарлана бара Үзем бирешмәскә тырышам
Менә шул. Кызларга. Гомәрләргә сәлам әйт.
Сагынып: Сәйфи.
Социализм һәм ислам
Француз лисанында нәшер иделмәктә булган «һиндстан хәяты» исемле
журналның соңгы номерында Мәшир Кодавиның «Социализм вә ислам-
исемендә мөһим бер мәкаләсе басылып чыккан Бу мәкаләсендә ул Коръәнне
тәфтиш итеп, карап чыкканнан соң. Коръән кәримнең һәрбер социализм
ислахчылары өчен мөрәҗәг ать итәрг ә яраклы бер ки ran бу. и анлыг ын бәян
кыйла
«Коръәнне укып чыкканнан соң. Мөхәммәт пәйгамбәрнең беренче
буларак, гамәли сурәттә социализм ислахлары ясаган кеше булган, дип
ышанмау мөмкин түгел Ул хәзерге заман гавамиятнең асыл нигезен салучы бер
кеше булмыштыр» ди Коръәннән беренче аятьләрне дәлил буларак
күрсәткәннән соң. мәзкүр мөхәррир ошбу нәтиҗәләрне чыгара «Коръән бер
аллага иман китергән кешеләргә нәҗит илә бәшарәт биргәннән соң инсаннар
арасында һич тәфавст (аерма) юклыкны һәм инсаннарнын һәркайсының бер -
берсенә кардәш икәнлекләрен бәян кыйла
Капиталның бер кеше кулына җыелуына юллар калдырмый»
Хәсән! 1911 ел 9 нчы август «Йолдыз» гәзитәсе № 717 Мәкалә өчен кирәк
булгач. «Йолдыз-ны актардым Менә шул вакыт бик кызыклы бер шул хәбәргә
очрадым да, сиңа күчереп җибәрәм Укып карагыз әле
Сәлам белән Сәйфи.